Замандашларны аңлау юлында

Туган телебездә хатын-кызлардан беренче булып роман язган Мәдинә Маликованың иҗаты белән күп еллардан кызыксынып киләм. Аның «Юлдашлар» исемле беренче китабы чыгуына быел нәкъ илле ел икән. Шул еллар сүз сәнгатебездә яңа исем барлыкка килүен укучылар да, өлкән каләмдәшләре дә искәрми калмады. Бу инде әле генә каләм тибрәтә башлаган кеше өчен сөенечле хәл. Мондый игътибар аны яңадан-яңа әсәрләр язарга канатландырды. «Кар сулары», «Узма, гомер!» кебек хикәяләр җыентыклары, берничә повесте бер-бер артлы укучыларга барып иреште. Ул чорның күренекле тәнкыйтьчесе Фәрваз Миңнуллин аның иҗаты камилләшә баруын күрми калмады, күзәтүләрен «Үсеш баскычлары» (1975) дигән мәкаләсендә бәян итте. Фәнис Яруллин, Мансур Вәлиевләр дә, бу иҗатны хуплап, матбугатта чыгыш ясады. Мин үзем сүз бара торган әсәрләрне күзәтеп килсәм дә, ничектер, мөнәсәбәтемне белдерергә үз вакытында тәвәккәлләмәгәнмен. Ниһаять, 1983 елда аның «Шәфкать» романы басылгач, кулга каләм алдым, төп журналыбызда «Халатың ак, күңелең пакь булса» дигән мәкаләмдә М.Маликованың чыннан да үсештәге иҗатына карата сөенүемне белдердем. Шуннан соң дүрт ел үткәч, кулга килеп кергән «Басып сайрар талы бар» романына да битараф кала алмадым. Чөнки бу романнар сурәтләнгән тормыш чынбарлыгы белән дә, сәнгатьлелек алымнары җәһәтеннән дә әдәбиятыбызда яңа күренешләр иде. Аларга карата техник фәннәр докторы булган адашым Фоат Гарифуллин да үз сүзен әйтте, «укып туймаслык әсәрләр» дигән бәя бирде (Мәгърифәт, 2008, 12 апрель).

Мәдинә ханым шуннан соңгы елларда тагын берничә роман бирде. Әсәрләренең гомуми тиражы 428 мең данәгә җитте. Алар укучылар кулына чагыштырмача җиңел генә күчә торды. Инде бу иҗатка тиешле фәнни дәрәҗәдә гомумиләштерелгән бәя бирү дә сорала иде. Шул ният белән Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетындагы аспирантурага укырга кергән Лилия Хисмәтова дигән яшь тикшеренүчебезгә диссертация темасы итеп М.Маликова иҗатын өйрәнү тәкъдим ителде. Элеккеге студентыбыз Лилия Котдус кызы «Мәдинә Маликова иҗатының сәнгатьчә үзенчәлекләре» дигән бу зур эшне әйбәт итеп башкарып чыкты һәм, аны 2009 елда уңышлы яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алды.

Инде менә М.Маликованың быел Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүен белгәч, мин аның үзеннән дә артык шатландым. Талантлы әдибәбез ярты гасыр дәвамында ирешкән олы казанышларына тиешле бәясен алырга лаек бит. Бу тыйнак, тыныч кына иҗат итеп яшәгән ханымның бер генә әдәби бүләге дә юк икән. Ышанмасагыз, «Татарстан язучылары – әдәби премия лауреатлары» дигән белешмәлекне (2011) алып карагыз, анда М.Маликова исемен таба алмассыз.

Инде быел шушы дәрәҗәле премиягә тәкъдим ителгән «Арыш тәме» («Ихлас» нәшрияты, 2012) дигән китап турындагы тәэсирләрне һәм уйлануларны бәян итүгә күчик. Иң әүвәл шуны әйтәсе килә: әлеге җыентык иң беренче булып матур әдәбият сөючеләрнең үзләре тарафыннан тиешле бәясен алды – 2012 елда ул иң күп укылган китапларга уздырылган республика конкурсында беренчә дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, «Ел китабы» дип аталды. Бу үзе генә дә М.Маликова иҗатының абруе турында сөйли.

Китап укучыларны иң кызыксындырганы – романда сурәтләнгән хәл-әхвәлләрдә берничә буын хатын-кызларыбыз язмышының бөтен катлаулылыгы белән күз алдына бастырылуы. Шулай да була, берәүнең әсәрен укый башлыйсың, берничә биттән соң читкә этеп куясың, язылганнар белән мавыгып китеп булмый, ягъни синең игътибарыңны эләктереп алмый. М.Маликованың каләм хасияте исә беренче битне укуга ук вакыйгалар эченә бөтереп алып кереп китә һәм соңгы битен ябып куйганчы шушы кызыксыну кимеми. Кешеләрнең (бу очракта хатын-кызларның) язмышы күп вакыт илдә һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең нинди булуларына да нык бәйләнгән. Шул ук кешеләр дәүләтләр яки илнең үз эчендәге төрле көчләр арасында гауга китереп чыгаралар, алай ук түгел икән, бер дә булмаса, янәшәдәгеләрне төрле мәкер җепләре белән урыйлар. Күпме кеше, алар җәтмәсенә эләгеп, шуннан ычкына алмыйча, гомер буе тыпырчына, ахыр чиктә, көрәшергә көче бетеп, үзенең аяныч хәле белән килешергә мәҗбүр була. М.Маликова чынбарлыктагы бу катлаулыкларны өч буын хатын-кызлар язмышы мисалында күрсәтеп бирүне максат иткән, шуңа күрә вакыйгалар вакыт ягыннан да шактый дәвамлы җирлектә гәүдәләнгән.

Кешеләр, үз хәлләренә бәя биргәндә, еш кына «язмыш», «тәкъдир» сүзләрен кулланып, үзләре тарыган хәлләрнең котылгысызлыгын танырга, шуның белән күңелләрен күпмедер тынычландырырга омтыла. Бу хакта романда Нәзилә исемле карчыкның уйланулары кызыклы. «Иман ияләренә, Аллага ихластан инанган кешеләргә яшәү җиңелрәк, чөнки аларның өмет белән сыгынырлык, мәрхәмәтеңнән ташлама, дип ялварырлык заты бар. Һәммәсе дә тәкъдирдә язылган диләрме? Ә ни өчен меңмиллионнарча кешеләрнең тәкъдиренә шундый кайгы-хәсрәт, җәзалар язылган? Кылган гөнаһлары өченме?.. Әгәр күкләрнең хөкеме гадел икән, һәркем үз кылганнарына бәрабәр җәзасын алырга тиеш! Әмма асылда бу һич тә алай түгел бит. Димәк, күкләр гадел түгел. Ничек дигән әле А.Пушкин? – «Җирдә гаделлек юк, күкләрдә дә юк бит ул!»

Чыннан да, романда сурәтләнгән хатын-кызларның үткәнен һәм бүгенгесен җентекли башласаң, моның шулай икәнлеген күрми булмый. Әйтик, аларның иң өлкәне – Нәзилә карчык. Ул бүгенге көндә генә карчык, әсәр кысаларында бала вакытыннан алып бүгенгәчә булган олы юлны укучы күз алдында үтә. Ул Финляндия чигендәге Карелиянең бер авылында туа. Әтисе шундагы хәрби гарнизонда хуҗалык эшендә булган. Нәзилә яшьтән үк җырга һәвәслеге белән аерылып торган. Солдатлар концерт куйганда, ул да сәхнәгә чыга, русча җырларны да нәкъ аларча итеп башкара. Бәхетенә, кыз фашистлардан качып Германиядән бирегә килгән музыка белгече Берта Иосифовна дигән яһүдә хатынының игътибарын җәлеп итә. Ул Нәзиләнең зур мөмкинлекләре булуын билгели, тик сугыш башлана. Әтисе – фронтка, Нәзилә исә әнисе белән туган якка юл тота. Кайту ай ярымга сузыла. Юлда очраган яхшы кешеләр ярдәмендә исән калалар. Туган авыллары Мулкүлгә кайтсалар, ихтимал, җиңелрәк тә яшәп китәрләр иде, әмма әнисе, моннан ун ел элек кулакка санап, үзләрен сөргән кешеләр хозурына килеп басуны мәгъкуль күрми. Озакламый әнисе үлеп китә. Нәзилә сугыш чоры үсмерләре өлешенә төшкән авырлыкларны иңрәеп күтәрә. Шундый шартларда да мәхәббәт дигән изге хис кешеләрне ташламый икән. Наил исемле үсмер егет аңа бергә булырга тәкъдим ясый. Өстенә кияргә эчке киемнәре дә булмаган кыз, фәкыйрьлегеннән оялып, сабыр итәргә куша. Егетне армиягә алалар, ул Мәскәү янында хәрби һөнәр курсларына эләгә. Аңа якын булу өчен, кыз да башкала тирәсенә торф чыгару эшенә ялланып килә. Азмы-күпме очрашуга да ирешәләр. Курсны тәмамлагач, егетне башка урынга җибәрәләр. Кыз тагын ялгызы кала. Авырып китеп, көмәне дә төшә. Шул аерылышудан алар инде бүтән күрешә алмыйлар. Наил Оренбург төбәгендәге Тоцк мәйданында атом бомбасын шартлатып сынау вакытында һәлак була. Олыгаеп беткәч кенә, Нәзилә ике аяксыз Мансур дигән кеше белән гаиләле булып яши башлый. Яхшы күңелле карты белән икесе арасында чын мәгънәсендә уй-фикердә гармония тоеп, намаз ияләре булып, кешеләргә ягымлы сүзләре, акыллы киңәшләре белән ярдәм итәргә омтылып яшәп ятулары.

Әмма романда Нәзилә тормышы алда сүз барачак Ләйсән, аның кызлары Гөлүсә белән Айзирәкләр язмышы гәүдәләндерелгән хәл-әхвәлләргә бер элгәр җирлек булып кына хезмәт итә. Әдибәнең бөтен игътибары менә шушы ике буын хатын-кызларның яшь бала Солтанга бәйле мөнәсәбәтләрен, эчке дөньяларын ачуга юнәлә. Күреп узганыбызча, әгәр элгәр буын вәкиле Нәзилә, нинди генә авырлыкларга, сыналуларга дучар булуына карамастан, эчке дөньясының бөтенлеген, милләтенә хас күңел киңлеген, кешеләргә карата сизгерлеген һәм шәфкатьлелеген саклап калса, аннан соң килә торганнарның ахыр чиктә тормыш китереп кыскан хәлләр белән артык исәпләшеп тормаулары күренә. Вакыт-чор башка, дөнья-илдәге тәртипләр үзгә, кешеләре дә бүтәнчәрәк.

Әни кеше булган Ләйсәнне, ике кызы белән, ире ташлап киткән. Соңыннан билгеле булганча, ул Камчаткада башка хатын белән малайлар үстереп ята икән. Наркологтабибә булып эшләүче Ләйсәнне, яше җитүгә, ашыга-ашыга, пенсиягә җибәрәләр (монысы да аны күпмедер бәяли булса кирәк). Педагогия институтын тәмамлап, аспирантура үтүче Гөлүсә һәм авыл хуҗалыгы институтында белем алучы Айзирәк исемле кызлары турында ул әлләни борчылмый. Кызларының тормыш сукмакларын табуына сөенеп, аларга алга таба да мөмкин кадәр ярдәм итү урынына ул: «Муеннан ике бала утырган арбаны сөйрәүче ат камыты төште», – дип кинәнә һәм яңадан үз тормышын кору ниятенә килә, моны, үзен акларга теләп, «алар өстенә авырлык салмау ягын кайгырту», дип аңлата. Мисырның Хургада дигән җиренә барып ял итеп тә ала. Аннан ул үзенең карары дөрес булуына ышанычын тагын да ныгытып кайта. Барыннан да бигрәк, анда чит илләр кешеләрен күреп, алар үрнәгендә, «заманга туры китереп яшәүне» иң дөрес юл дип саный башлый. Моның өчен иң комачау иткәне – чит телләрне белмәү икәнен төшенеп, инглизчә өйрәнү хәстәрен күрә башлый. Интернет аша австрияле Курт дигән алман милләтеннән булган илле яшәр ир белән дә таныша. Курт аны үзе килеп күрергә тиеш иде кебек, һәрхәлдә безнең халык этикасы буенча бу, һичшиксез, шулай. Ләйсән ханым исә, битен ертып, аның янына үзе чыгып китә, Альп таулары буенда торып та кала. Менә бу инде – әсәрдә сурәтләнгән хатын-кызларның икенче буыны. Аннан элгәре буын вәкиле Нәзилә исә мондый адымны ясый алмас иде. Ләйсәндә ана булуның җаваплылыгын тою, балалар бәхете, иминлеге өчен яшәү дигән омтылыш калмаган. Ул яңа шартларда аз булса да ирле булып яшәп калуны максат итә. Шуңа күрә балаларын һәм оныгын, авылдагы йорт-җирен калдырып, шактый җиңел генә күчеп тә китә. Кызлары белән интернет аша аралашу белән канәгатьләнә.

Ләйсән – тулысы белән безнең тарихтагы динсез яшәгән унъеллыклар җимеше. Шулай булмаса, кызы үлеп яткан өйдә, дога кылып утыручы «әбекәйләрне йокы басмасын дип, чәй кайнатып, чыжылдатып коймак пешерергә керешмәс» иде. Бу инде – татарда бернинди киртәләргә сыймый торган гамәл. Мәет янында төн кунучыларның тамагын һәрвакыт күрше-күлән үзенә чакырып туйдыра торган булган. Шул ук күршесе Нәзилә карчык моны эшли алмаган булыр идемени? Димәк, бу хатын көн итешебезнең гап-гади таләпләреннән дә хәбәрдар түгел.

Мондый мантыйк белән барганда, аның кызлары әлеге мәсьәләләрдә тагын да талымсыз булырга тиеш иде кебек. Хәер, олы кызы Гөлүсәнең бу нәрсәләр турындагы карашын белми дә калабыз. Ул, сабые Солтанны, ире Касыймны ялгыз калдырып, юл һәлакәтендә харап була. Аның сеңлесе Айзирәк алдына исә, яшь булуына карамастан, бер-бер артлы катлаулы мәсьәләләр өелә. Ул авыл хуҗалыгы институтында бергә укучы сөйгәне Васил белән ярәшү алдында тора. Әмма көтмәгәндә апасының сабые аның карамагында кала. Кыз җизнәсе – баланың атасы – Касыйм белән бер өйдә куна калырга мәҗбүр. Ихлас гашыйк Васил хатыны булачак кызның икенче бер ир янында төнгә калуы белән ризалашмый, баланы әтисе карамагына тапшыруны таләп итә. Тик Айзирәк (исеме генә дә нинди бит!) туганының баласын язмыш кочагында калдыра алмый. Уйлый торгач, ул ныклы карарга килә: баланың киләчәк язмышын кайгыртырга әтисе бар, Айзирәк исә шәхси тормышыннан баш тартырга тиеш түгел.

Кыз күңелендә барган хисләр, уйлар көрәшен әдибә шактый эзлекле тасвирлый, шул сәбәпле Айзирәкнең сөйгәне Васил белән бергә булуга өстенлек бирүе дә укучы тарафыннан аңлап кабул ителә. Дөресен әйткәндә, баланың язмышы белән барыннан да элек әлеге дә баягы әбисе Ләйсән кызыксынырга бурычлы булгандыр. Ләкин аңа иң мөһиме – бүгенге көндә импортный алман ире белән яшәү. Шул рәвешле, төрле чор хатын-кызларының күңел дөньялары сурәтләнгән бу әсәрдә үзенең табигый асылыннан тайпылуга урта буын аеруча бирелгән булып чыга. Аннан соңгылар, өйдә тиешенчә куелмаган очракта да, күпмедер дәрәҗәдә дини һәм рухи тәрбия алды, шушы мохит аларга тәэсир итми калмады. Моны Айзирәк мисалы да күрсәтеп тора. Ул гаилә, туганлык мәсьәләләрендә нык җаваплылык тоя.

Романда автор тарафыннан үзәккә куелган тагын бер мөһим мәсьәлә бар. Ул да булса – ашый торган ризыкларыбызның табигый сихәтле сыйфатлары җуела баруы. Бу афәтнең аянычлыгын автор әлеге дә баягы сабый бала Солтан язмышында күрсәтүне отышлы булыр дип тапкан. Һәм дөрес иткән. Ни өчен дигәндә, өлкән буынның тормыш итү, яшәү рәвешенең ахыр нәтиҗәләре әнә шул яңа буыннар язмышында чагыла да инде.

Эш шунда: әнисенең күкрәк сөтеннән мәхрүм калган әлеге сабыйга бер ризык та хәерле була алмый. Аңарда бүген аеруча таралган аллергия дигән авыру көчәя бара. Хастаханә табиблары да баланы нинди юл белән дәваларга белми. Баксаң, авыруны җиңүнең юлы шактый гади икән. Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты профессоры Кәүсәр Галимовна әйткәнчә, «элеккеге заманнарда сабыйларның авызына арыш икмәге чәйнәп, чүпрәккә төреп каптырганнар. Бу аларга туклыклы, файдалы ризык кына түгел, һәртөрле сырхаулардан дәва да булган... Сабыйлар арыш ипиен суырып үскән заманнарда андый хәл сирәк очраган бит... Бүгенге көндә кибетләрдә дә чиста арыш ипие сатылмый. Кырларга күп төрле ашлама кертәләр, агу сибәләр...»

Чыннан да, бары тик әлеге институт кырларында гына чип-чиста табигый арыш, солы үстерелә икән бит. Шулардан әзерләнгән чи арыш боламыгы, солы кесәлләре белән тукландыра башлагач, баладагы күзгә күренерлек бөтен авыру билгеләре әкренләп юкка чыга, сабый сәламәтләнә. Хуш исле саф арыш тәмен тойган бала яшәү яме булып әверелә.

Хәзерге вакытта фән-техника алгарышы ашый торган ризыкларыбызга, эчә торган суыбызга, сулый торган һавабызга гына түгел, еш кына кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләребезгә дә тискәре йогынты ясый. Бу җәһәттән беренче карашка чибәр, аралашучан, тапкыр Энҗия образы – моның гыйбрәтле мисалы. Аның шушы сыйфатлары артына хыянәт, кара көнчелек яшеренгән, үзенә кирәк вакытта әлеге бәндә шуларны эшкә җигәргә сәләтле. Ул Айзирәкнең сөйгән егете Евгенийны ансат кына читкә этеп куя, дус кызының яңа гашыйк булган егете Васил белән араларын бозуга да бик җиңел генә бара. Бәхеткә, Васил белән Айзирәкнең мәхәббәте аның барлык мәкерле тырышлыкларыннан өстен булып чыга.

Әйе, бу роман янәшәбездәге гап-гади кешеләр турында. Алар бернинди каһарманлыклар да кылмыйлар, нинди дә булса хәттин ашкан хәлләрдә дә сыналмыйлар. Гадәти яшәеш мохитендә хәрәкәт итәләр. Әмма аларның күңел дөньялары шул беренче карашка көндәлек хәл-әхвәлләрдә бөтен каршылыклары белән ачыла. Укучы алар өчен борчылып, хис-кичерешләрен уртаклашып яши. Моңа ирешә алган әдибәне чын мәгънәсендә осталыкка ирешкән димичә, ни дисең?

Инде әйтелгәнчә, «Арыш тәме» романы – М.Маликованың уңыш казанган әсәрләренең берсе генә. Уннарча роман-повестьларында, күпләгән хикәяләрендә ул кешеләрне чынбарлык тарафыннан тудырылган хәтсез хәл-әхвәлләр чолганышында сурәтләгән, ничә буын укучыларның күңеленә изгелек орлыклары чәчкән.

«Язгы такыялар» повестена карата миңа матбугатта чыгыш ясарга туры килгән иде инде. Автор аны тагын да камилләштереп тәкъдим итә. Газзә белән Маһруй образлары узган гасырдагы хәл-әхвәлләрне кичергән татар хатын-кызларының типик вәкилләре дәрәҗәсенә күтәрелгән.

Тормыш чынбарлыгына тугрылык, гомумән, М.Маликова каләменең отышлы ягы. Аның Бакый Урманче, Марат Мөлеков, Гариф Ахунов, Сара Садыйкова, Шәриф Хөсәеновларга багышланган хатирәләре үзләре генә дә аерым тәкъдир ителүгә лаек. Олуг шәхесләребезнең гадәти тормыш-көнкүрешләрен, иҗади мохитләрен, халкыбыз мәнфәгатьләре өчен көрәшләрен әдибә, күңел җылылыгын кушып, яратып сурәтли. Кешеләрне яратсаң, үзең дә мәхәббәтсез калмассың, ди халык. Мәдинә Маликова үзе дә, һәм шәхес, һәм язучы буларак, замандашларының, күпләгән укучыларының мәхәббәтен казанды. Шушы олы бәя рәсми рәвештә расланган очракта да табигый кабул ителер иде.

 

Реклама