Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

«Тукай» романы казакъ телендә
Казакъстан матур әдәбият нәшрияты Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романын казакъ
телендә бастырып чыгарды. Романны Җ.Есбатыров тәрҗемә иткән. Китап әйбәт
тышлыкта, 8 мең тираж белән чыгарылган.
Бу китап ике тугандаш республиканың культура элемтәсе ныгуын раслый торган
бер күңелле факт.


Балалар газетасы
Хәзерге чор урта буын кешеләреннән Бөек Ватан сугышына кадәр балалар өчен
чыгып килгән «Яшь Ленинчы» газетасын яратып укулары турында сөйләүләрен еш
ишетергә туры килә. Заманында бу газета битләрендә басылган кызыклы-кызыклы
хикәяләрне, шигырьләрне, төрле әкиятләрне аларның күбесе әле дә хәтерли. Аннан
тыш күп кенә яшь язучыларның иң беренче хәбәрләре, зарисовкалары яки шигырьләре
әнә шул газета аша дөнья күрде.
Менә, озакламый, 1961 ел башыннан элек сөеп укылган бу газета яңадан чыга
башлый. Яшь буынны тәрбияләүдә, балаларның рухи зәвыкларын үстерүдә аның
әһәмияте зур булачак.


Кытай дусларга кунакка
Татарстан АССРның җыр һәм бию дәүләт ансамбле ике айлык гастрольгә Кытай
Халык Республикасына китте. Ансамбль коллективы, республикабызның җыр һәм
бию сәнгатен Кытайдагы дусларга күрсәтүнең никадәр җаваплы һәм мактаулы
бурыч икәнлеген аңлап, җитди әзерлек эшләре үткәрде. Репертуарда «Әллүки»,
«Сибелә чәчәк» кебек халык җырлары, Н.Җиһановның «Минем республикам» исемле
кантатасы, А.Холминовның «Ленин турында җыр»ы һ.б. күренекле әсәрләр бар.
Хор составына РСФСРның халык артисты Ф.Насретдинов, РСФСРның атказанган
артисткасы З.Хисмәтуллина, А.Зәйнуллин һ. б. кертелде.
Ансамбльнең биючеләре «Мәдрәсәдә булган хәл», «Ялчылар» (Гай Таһиров
постановкалары), «Кияү», «Бормалы су», «Егетләр» һ.б. күптөрле биюләр күрсәтәчәк.
Ансамбль Кытай Халык Республикасының зур шәһәрләрендә һәм промышленность
предприятиеләрендә чыгыш ясаячак.


«Шүрәле» балеты – клуб сәхнәсендә
Мәскәү өлкәсендәге Ступино шәһәрендәге үзешчән хореография труппасы белән
балетмейстер Мөхәммәт Байдәүләтов җитәкчелек итә. Труппа шәһәрнең Культура
сараенда күптән түгел Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетын күрсәтте. Шүрәле партиясен
– мастер Анатолий Морозов, Былтыр партиясен коммунистик хезмәт бригадасы члены
Василий Кузьмин, Сөембикә ролен Альбина Лушчева башкарды.
1960, №9