ТАМЫРЫМДА МӘҢГЕ КАЛЫРМЫН

Үзгәрергә!
Җанны талкый һаман заман уе,
Төште инде сагыш йөзләремә...
Яшәп булмый элек яшәгәнчә, –
Кирәк безгә, кирәк үзгәрергә!
Яшәп булмый элек яшәгәнчә.
Таң шәфәгы минем күзләремдә.
Нур өстисем килә туар көнгә...
Кирәк безгә, кирәк үзгәрергә.
Нур өстисем килә туар көнгә,
Нур саласым килә сүзләремә.
Итәгемнән тарта үткән төннәр...
Кирәк безгә, кирәк үзгәрергә.
Итәгемнән тарта кара төннәр...
Ышаналмыйм кайчак түзәремә.
Яңа көнгә яңа кеше кирәк...
Кирәк безгә, кирәк үзгәрергә.
Яңа көнгә яңа кеше кирәк...
Басмак булам заман эзләренә.
Алдан бара әйдәп фидаилар...
Кирәк безгә, кирәк үзгәрергә.
Алдан бара әйдәп фидаилар.
Ияртерләр микән үзләренә?
Җанны талкый һаман заман уе:
Кирәк безгә, кирәк үзгәрергә!

Һәйкәлләр
Күңелләргә сыймый дала моңы,
Җырларга ул ничек сыйсын ди?!
Һәйкәл булып өстән карый шагыйрь,
Булмаса да зурдан буй-сыны.
Без бөек тә, таш һәйкәл дә түгел,
Без бу җирдә – гади кешеләр.
Дус-дошманга ачык күңелебез...
Без – акыллы һәм без – шыр юләр.
Урамнардан җырлап узабыз без,
Юллар безнең арттан иярә...
Ай-йолдызга менеп булмас, ахры...
Безнең язмыш гади иярдә.
Без – кешеләр, гади кешеләр без.
Без очрашкан мәлләр – шәп мәлләр!
Ә бөекләр һәйкәл булып калган...
Тик очраша алмый һәйкәлләр.


Моңсу шаяру
Мин күмәч тә пешермәдем,
Күккә акча чөймәдем,
Кемгәдер баш та имәдем…
Мин бары җыр көйләдем.
Сату-алуны белмәдем.
Егермедә өйләндем.
Дошманнар гайбәт сөйләде…
Мин бары җыр көйләдем.
Пегаска да атланмадым,
Парнаска да менмәдем.
Йөрәкләрне дә ватмадым…
Мин бары җыр көйләдем.
Алар бергә учак якты,
Мин ялгызым көйрәдем.
Хорда җырлап булмас, ахры…
Мин ялгыз җыр көйләрмен.


***
Язлар миңа сине китермәде.
Хәбәр бирми үтте җәйләр дә.
Ничәнче ел инде бу йөрәгем
Җир тирәли ялгыз әйләнә.
Бураннардан табармын күк сине
(Юраганга, диләр, юш килә).
Яз гөлләрен күкрәгенә тезеп
Тәрәзәләр, әнә, төш күрә.


* * *
Һәр көз саен таллар телсез калган,
Телсез калган юкә, имәннәр:
Яфракларын җилгә чәчә-чәчә
Язга кадәр алар үлгәннәр.
Яфраклары үлгән, карлар күмгән,
Җир җылыткан ләкин тамырын...
Көзге җилләр телем алсалар да,
Тамырымда мәңге калырмын.


Яз
Утызы да тулмый, февраль киткән...
Урамнарга шыплап март тулган.
Агачларның саллы җәясенә
Ук түгел лә... яфрак тартылган.
Каргалар да безгә каркылдамый...
Без мәңгелек инде бу җирдә.
Бер туйганчы күккә карыйк әле,
Ике кулны куеп бөергә.
Кайгыларны салыйк гөрләвеккә,
Тургай итеп чөйик шатлыкны!
Яз хәбәрен ишетеп, барча кошлар
Безнең якка таба ашыкты.
Такса таксын дошман төрле исем...
Бар табигать безне үз итә...
Безне сагынып, кошлар килә бүген,
Күңелләрдә бүген боз китә.


Көтү
Әнисеннән ул елмаю көтте,
Әтисеннән – киңәш,
Дошманнардан иң көчлесен көтте,
Дусларыннан – тиңдәш.
Болыт килсә, ул кояшны көтте.
Аяз булса – болыт.
Юкәләрдән һаман алма көтте,
Тупыллардан – шомырт.
Шагыйрьләрдән акыллы сүз көтте,
Музыканттан – зур хис.
Кешеләр аннан көлеп сөйләделәр:
«Ул көтәргә хирыс...»
Ә хатыны тап-тар бүлмәсендә
Көтте кара малай.
Язмыш көтте, җилдән бишек асып
Кәкре карамага.


Яңа «карурман»
Кара да гына урман, караңгы төн,
Юл читендә юк шул маяк та.
Иһаһайлап чапкан кашкаларың
Көчкә басып тора аякта.
Кара да гына урман, караңгы төн,
Бал кортлары чәчәк табалмый.
Чишмә кипкән, агачлары корыган,
Бушап калган инде тау алды.
Кара да гына урман, караңгы төн,
Әй яктыра инде, яктыра...
Бары үлгән, бары сорыланган,
Тик күңелдә генә ак тора.
Кара да гына урман, караңгы төн,
Хатирәләр генә ак тора.
Һәр яз саен сандугачлар килеп
Авылыма мине чакыра.


Иң беренче тирәк
– Эшлә, – дисең. Кулларыма минем
Тоттырасың көрәк.
Эш – мәңгелек, эш ул – тамак ялы.
Миңа бәхет кирәк.
– Чокыр казы. Менә шушы төшкә
Утырт, дисең, тирәк.
Утырттым ди. Үсә бирсен әйдә...
Миңа бәхет кирәк.
– Төбен йомшарт, яраларын бәйлә,
Суын сипмә сирәк.
Барысын да эшлим. Тик барыбер
Миңа бәхет кирәк.
– Үскән инде. Калдыр тирәгеңне.
Ары киттек тизрәк.
Үстер, дисең, бакча. Тик барыбер
Миңа бәхет кирәк.
– Хәзер инде шушы һөнәреңне
Башкаларга өйрәт.
Барысын да эшлим. Тик барыбер
Миңа бәхет кирәк.
...Эш күрсәтеп, кулларына бирдем
Балта, пычкы, көрәк.
Кабатлады алар, миңа кушылып:
«Безгә бәхет кирәк».
Сорадылар аннан: «Бәхет ни?» – дип,
Ярсып типте йөрәк...
Сүз тапмадым. Искә төште шулчак
Иң беренче тирәк.


Чәчәк бәйләме
Язмыш мине алга әйдәде дә...
Гомер бирде, чәчәк бәйләмедәй.
Яңгырларда калдым, күрдем карны.
Гөлләремне юлга сибеп бардым.
Килеп җиттем инде җир читенә.
Ялгыз бару юлда, һай, читен лә.
Үткәннәргә борылып карадым да...
Чәчәк эзләп, кире барам менә.
Кайда соң син, кайда, умырзаям?
Үткән мәллә яшь гомерем зая?
Кайда соң сез, кайда гөләпләрем?
Үтәлгәнме олы теләкләрем?
Бәхетлеме соң мин, әйт, ромашка!
Хыялларым чынга ашканнармы?
Язмыш мине тагын алга әйди,
Чәчәкләрдән бәйләм бәйли-бәйли.


Сагынам
Рәшит Абдуллин музыкасы
Тәрәз каршындагы өянкеләр
Синең кебек ак шәл ябынган.
Синең чәчең төсле ак җил тузгый,
Мин кышларда сине сагынам.
Карашыңдай җылы, аяз көннәр,
Җилләр исә синең ягыңнан.
Гөрләвекләр булып кайтыр идем...
Мин язларда сине сагынам.
Бөтен дөнья бүген шау чәчәктә,
Арынган җир хәсрәт-кайгыдан.
Шатлык төяп кайтып килер идем...
Мин җәйләрдә сине сагынам.
Синең сагыш әллә күчкән инде? –
Урманнарга сары кабынган.
Күзләремдә яшьме, яңгырмы ул? –
Мин көзләрдә сине сагынам.
Офыкларга карап, һәр көн саен
Сине уйлыйм, сиңа табынам.
Бөтенләйгә тиздән кайтырмын күк, –
Сине, әнкәй, сине сагынам.


Сөембикә
Резеда Ахиярова музыкасы
Казаныма төннәр иңсә,
Сине эзләп карыйм күккә.
Зәңгәр күктә Ай моңлана,
Моңлана күк Сөембикә.
Кушымта:
Ай моңлана зәңгәр күктә,
Казан һаман сине көтә.
Язмышыма хуҗа булып
Кайтчы, зинһар, Сөембикә.
Сине уйлап үтә язлар,
Сине уйлап көзләр җитә.
Яңгыр булып көз еламый,
Син елыйсың, Сөембикә.
Кушымта:
Ай моңлана зәңгәр күктә,
Казан һаман сине көтә.
Язмышыма хуҗа булып
Кайтчы, зинһар, Сөембикә.
Сагышларны сүтә-сүтә
Айлар үтә, еллар үтә.
Безнең язмыш синең белән
Мәңге бергә, Сөембикә.
Кушымта:
Ай моңлана зәңгәр күктә,
Казан һаман сине көтә.
Язмышыма хуҗа булып
Кайтчы, зинһар, Сөембикә!

Реклама