Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ЭЗЛИМ


2016 ЕЛ ПОЭЗИЯСЕНӘ БЕР КАРАШ
1. Шигырь – серле могҗиза
Мәкаләнең гадилеге белән сәеррәк исеме кемсәнеңдер күзенә чагылуга, ул телен
шартлатып, «вәт дивана, тәнкыйтьче атын күтәреп йөргән була, үзе шуны да белми,
хәзер яше-карты, хәреф чыгара алганы шигырь сырлый, һич югы бәет чыгара, мөнәҗәт
көйли, Язучылар берлеге чыгарган белешмәдән йөздән артык тезмәче таба алыр
иде», дияр. Матбаганы күзәтеп барганы «Казан утлары», «Идел», «Безнең мирас»,
«Мәйдан», «Сөембикә» журналларында, «Мәдәни җомга» һәр атнада биреп барган
шигырь битләрендә, башка басмаларда күпме кешенең уйлану-сагышлары, эзләнүләре,
өмет-ниятләре белән танышырга мөмкин, дип тә өстәр кебек.
Бу мәсьәләгә шагыйрь Г.Мөхәммәтшин, мыек астыннан елмаеп, үз карашын
белдерә. «Шигырь һәм заман» парчасында: «Күптән инде шигырь язганым юк. – /
Кемгә кирәк бүген шигырең? / Шигырь язучылар бүген инде / Миннән башка да
бит шыгырым», дип күзгә төтен җибәрә дә, «Казан утлары»ның унынчы санында
«Яшьлегемнән мәңге китмәс идем» дигән циклын тәкъдим итә. Яшьлегенә «ябышып»
яткан затның каләменә богау салып булыр идеме икән?
Һәр шигырьдә ахыргача ачылып җитмәгән «сер» булырга тиеш дигән фикергә
таянып, «Шагыйрь эзлим» гыйбарәсенең мәгънәсен мәкалә ахырында аңлатырга
вәгъдә бирәм. Әдәбият тарихы мондый «серләрне» бик күп саклый. Мәсәлән, 1917 ел
инкыйлабына чаклы Маяковский, Бурлюк, Крученых – яшь футуристлар – Одессада
түләүле чыгышлары алдыннан пианиноны түшәмгә элеп куялар һәм тамашачыларның
үрсәләнеп кызыксынуына «кичәнең ахырында аңлатырбыз» дип җаваплыйлар. Очрашу
тәмамлангач, «сез вакытыннан алдан чыгып китмәсен һәм интрига өчен пианиноны
күтәреп куюлары»н әйтеп шаккатырганнар. Көнләшеп искә алуым түгел бу вакыйганы.
Үзебезнекеләр дә башкалардан ким-хур түгел икән. Әйтик, футуризм агымы белән
саташып йөргән яшь шагыйрь Г.Кутуй айга шлем кидереп куя. Исе дә китми!
2016 елда дөнья күргән шигъри дәрьяны тулы иңләү мөмкин түгел. Милләт гамен,
яшәү үзәнен чагылдырган, С.Хәким әйтмешли, «җиз иләк» аша үткәрелгән иң камил
үрнәкләре әдәби барышның барометры, йөзек кашы «Казан утлары»нда басылып
чыгуларын истә тотып, шул мәҗмуга битләренә күз салу мәслихәт, максатка ярашлы
булыр дип «юлга чыктым». Әдәбиятның элгәр, җитез, элеккечәрәк әйтсәк, көн кадагына
сугучы, кешенең рухи дөньясына, табигатькә иң якын жанр булуын истә тотып булса
кирәк, журналыбыз шигърияткә урынны кызганмый. Озак еллар дәвамында саклана
килгән ошбу традициянең, күрше-күләнгә әйтеп, урамда «шаулап йөрү» мәҗбүри
булмаган янә бер сере бар. «Совет әдәбияты» – «Казан утлары» белән, мин хәтерләгән
дәвердән, күренекле шагыйрьләр җитәкчелек итә: З.Нури, Р.Харис, Р.Фәйзуллин,
И.Ибраһимов. Кыска вакытка гына булса да, бу вазифаны Сибгат ага да үтәп алды.
Журналда басыла килгән шигырьләрнең сыйфатын озак еллар дәвамында поэзия бүлеге
белән җитәкчелек иткән зәвыклы, укымышлы Р.Гаташ тәэмин итүен дә онытырга
ярамый. 2016 елның һәр унике санында кимендә өч-дүрт, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт
язучылары иҗатына багышланган айларда дистәләгән шагыйрь иҗатыннан үрнәкләр
бирелә. Үтеп киткән ел татар шигърияте кайсы сыйфатлары белән үзенә җәлеп итә соң?
Совет чорында шигъриятнең, дөресе, бөтен әдәбиятның умыртка баганасын, җанын,
шәхси башлангычны иҗат методы, уңай герой, алдынгы эшче, колхозчы алыштырырга
115
тиеш иде. Иншалла, хәзер андый шартлы киртәләр, кысулар, тәртәгә кертүләр юк. Үзең
өчен язылган шигырьнең үзәгендә яткан кичереш, фикер-хис дулкыны укучыны да
бөтереп алсын да күңел түренә үтсен, ягъни ул, «карале, шагыйрь минем хисләрне,
уй-хыялларымны матур итеп әйтеп биргән ләбаса», дип әйтерлек булсын!
Шигъри тәлгәшләрнең күплеге, эчтәлекләрендәге тематик төрлелек, шәкли
эзләнүләрдә кабатланмаска, яшәешебезнең төрле кыйтгаларын иңләргә, дөнья
картинасын тулырак чагылдыруга омтылыш сокландыра. Шигырьләрнең муллыгы
безнең милләтнең менталитетына, гореф-гадәтләренә бәйле дип уйлыйм: ул җырсыз,
көйсез, матур сүзсез тормышын күз алдына да китерә алмый. Халык җырларына, бәет-
мөнәҗәтләренә, дастан-риваятьләренә күз салыгыз! Аларда төрки-татарның тарихы,
томан артында калган бөеклек һәм гасырлар дәвамында җиңүчеләр тарафыннан
кимсетелү, мөстәкыйль халык буларак саклану өчен көрәш, милли изелү белән
килешмәү тулышып ята. Шигърият ошбу юнәлеш-проблемаларның үзәгендә кайный.
Милли тормыш-яшәеш авырлыгы, югалып калу, киләчәккә ышанычның какшавы,
90нчы еллардагы үзгәрешләрнең кайтуына ышанмау шигърияткә, хәтта иң «титуллы»
шагыйрьләр иҗатына да үтеп керә.
Төрле буын вә өслүб шагыйрьләрен берләштергән уртак юнәлешләр: халкыбыз,
телебез язмышы, җәмгыятьнең бүгенге халәте, байлар белән ярлылар арасындагы
чикнең ерагая баруы, вакыт, яшәү-үлем фәлсәфәсе... Шагыйрь Р.Вәлиев шул
юнәлешләрдәге борчылуларны ике юлга сыйдыра алган:
Бүлгәләнде кавем, илләр, җирләр,
Бүленми тик патша тәхете...
(«Ут эчендә татар язмышы»)
Күпчелек шигырьләрнең мәхәббәт, сөю-сәгадәт мәүзугына багышланган булуын
инкяр итмәстән, Тукай фатихасын алган ике агым бик күп шигырьләрне бер үзәккә
туплый: татарның үткәнен искә төшерү аша аның киләчәге өчен борчылу.
2. Тукайны сөю – халкыңны хөрмәт итү
Үтеп киткән ел мәдәни-милли тарихыбызга бөек шагыйребез Тукайның тууына
130 ел тулу бәйрәме булып кереп калды. «Казан утлары»ның апрель саны тулысынча
Тукайга, аның иҗатына багышланган. «Сөя халык үзенең Тукаен» дигән гомуми оя
төрле буын шагыйрьләренең илһам җимешләрен тәкъдим итә. Инде бакыйлыкка
күчкән Хәсән Туфан, Наҗар Нәҗми шигырьләрен Фирүзә Җамалетдинова, Рифә
Рахман, Рәмис Аймәт, Рөстәм Сүлти, Йолдыз Миңнуллина кебек яңа буынның эзләнү-
уйланулары тулыландыра.
Татарстанның халык шагыйре Р.Гаташ белән Ф.Сафинның Тукай наменә багышланган
шигъри гөләндәмнәре күңелне нурландырып, үзләренә җәлеп итеп тора. Р.Гаташ
«Тукай хозурында» дип исемләнгән, өч мөстәкыйль бүлектән торган әсәренә «Гомер
дастаныннан» дигән ачыкламыш биргән. Романтик Р.Гаташ Тукай бөеклеген татар
тарихында тирән эз калдырган Туран, Һуннар, Дәшти Кыпчак кылганнарына бәйләп
сурәтли. Аның җаны исә «йөз, мең гасырның» ярсуын, әрнүен тоя. Икенче бабта шагыйрь
биниһая күп патшаларны, ханнарны күргән Идел, Казан язмышлары турында уйлана.
Халкым җаны ирек даулый,
«Әй, байтагым, дип, байтагым –
Илем, сине алдырдыкмы тагын?
Дошман талар килгән соң,
Әл-аман бул миннән соң!»
Үзе уйлап тапкан яисә башка төрки телләрдән алынган сүзләрдә, катнаш кафияләрдә
(2-3, 4-5 юллар), халыкның аянычлы тарихы, милләтләре өчен җан атып яшәгән
шагыйрәләрне кинәт искә төшерү дә Р.Гаташка килешә. Икенче бүлектә «Сөембикә
116
сынлы Фәүзияләр, Саҗидәгә сеңел шагыйрәләр» аталса, соңгы бүлектә «алтын
энҗедәй сүзле Туфан, Хәким, Арсланнар», шулай ук фани дөньядан күчкән «Юзәй,
Шәүкәт, Әхсәннәр» тезелеп китә. Үзе белән бер чордарак яшәгән, мәңгелеккә киткән
һәр шагыйрьнең аңа гына хас сыйфаты табыла: «Нечкә җан Рәшит артыннан китте
бунтарь Роберт дусты» – «Моң шагыйрьләре – Мөдәррис, Зөлфәт, Наис, Харраслар».
Күзләрне камаштырырлык бу санаулар татар шигъриятенең үткәнгә таянган хәзерге
торышын күз алдына китерә сыман. Р.Гаташ сөю, мәхәббәт, гыйшык шагыйре, аңардан
мантыйкка корылган төгәл сюжет димим, хәтта кичерешнең эзлекле үсешен дә таләп
итеп булмый (шуңа да ул прозага алынмый, тәнкыйть белән публицистикасында да
үзенә турылыклы кала). Безне ташлап киткән шагыйрьләрне яд итүгә, төрки-татар
кызы өчен» «мең җаны» булса, барысын фида кылырга әзер. Уйлап та тормыйча!
Иҗатында Р.Гаташ, әйтик, С.Рәмиев, С.Есенин, М.Әгъләм, Зөлфәтләр кебек
сиземләвенә, дөньяны үз аңлавына таяна, эчке рефлекциягә буйсына. Аның хисси,
хәтта мәгънәви күчеш-борылышлары да көтелмәгәнчәрәк булырга мөмкин. Әле
генә үткәндә ясалган хаталар, бүгенге югалтулар өчен җаны әрнегән шагыйрь кинәт
шатлыклы, яңгыравык аһәңнәргә өстенлек бирә башлый. Анысы да Р.Гаташка килешә.
Исәннәргә юл – алга табан.
Идел ага... Яши Ил. Хыял – аман.
Төрлечә уйласа-язса да, Р.Гаташ бер генә мизгелгә дә милли символ турында
онытмый. Ул – Тукай бөеклеге, Тукай рухына тугрылык. Бу иманыннан аны җил-давыл
котырынуы да, җир тетрәүләр дә чигендерә алмый.
Проза өлкәсендә җитди уңышларга ирешсә дә, нигездә шагыйрь булып калган
Ф.Сафин 2016 елда укучыны «Без – Тукайлы халык» (киң әйләнешкә кереп киткән «Без –
Тукайлы» гыйбарәсен безнең чорда, беренчеләрдән, шул исемдәге поэмасында шагыйрә
Э.Шәрифуллина кулланды бугай) исемле сонетлар такыясы белән шатландырды.
Көнбатышта туып, инглиз, итальян әдәбиятларында калыпка утыртылган, шәкли
таләпләре ифрат катгый (ул ундүрт юлдан торырга, һәр мисрагы кафияле булырга тиеш
һ.б.) жанр Ш.Маннур, Ш.Мөдәррис, М.Хөсәен иҗатларында мәгълүм уңышларга ирешсә
дә, безнең чорда телебезнең силлабик «бишегендә» үзен иркен хис итә башлады. Үтеп
киткән елда Р.Харис («Ай, үзгәрә дөнья» бәйләме), Ф.Сафин лөгатебезнең сыгылмалы
мөмкинлекләре сонетта дан казанган телләрдән ким-хур булмавын раслыйлар. Иң
мөһиме: өлешчә Шекспир иҗатында, тулысынча Петрарка сонетларында төп мәүзугъ
мәхәббәт, сөю-сөелү сагышы булса, Ф.Сафин Тукай образын милләт вазгыятьләре
яссылыгында тудырса, Р.Харис, сонетлар бәйләменең исеменнән үк күренгәнчә,
дөньяның үзгәрүенә бәйле күп яклы үзгәреш- яңарышларны нигез итеп ала. Ике шагыйрь
иҗатында да фәлсәфи хөкем үзәк агымны тәшкил итә.
Ф.Сафин Тукай образын, аның дәвамчылары рухын ачкан, милләт, тел язмышы
турында уйландырган 15 сонеттан торган, махсус сөйләшүгә лаеклы цикл иҗат иткән.
Һәр сонетына Тукай шигъриятеннән юллама-эпиграф алып, үзен «юлга» чакырган
максатын тәгаен билгели.
Хәйлә, мәкер, йокы – безнең йортны сүтәр...
Биеклек бар – Тукай! Маяк итеп барыйк.
Бу юлны соң бездән башка кемнәр үтәр?!.
Шагыйрь йөрәген «Тоташ сызлау, яну телсә дә», туган телебезне, милли гореф-
гадәтләребезне саклау өчен лирик геройның ярсуы, чәпчүе, чебеннең тәрәзә пыяласын
ватарга маташуыннан ары китә алмый. Чөнки татар җәмгыяте көндәлек мәшәкатьләр
белән мәш килеп, иртәгесе көн турында уйламыйча, битарафлык бозлыгына кереп
баткан.
Гаҗиз шагыйрьгә «Теләк белән, туган телдән качып барыш» дигән мәрасименнән
соң, үзен: «Без бәхетсез халык түгел, без – Тукайлы халык», дип юатырга гына кала.
Ф.Сафинның тирән һәм шактый бай эчтәлекле сонетларына, шигырь техникасы
Т Ә Л Г А Т Г А Л И У Л Л И Н
117
җәһәтеннән бәя биргәндә дә, аның кыю эзләнүләрен инкяр итеп булмый. Жанрның
шәкли кысаларында да шагыйрь, эчке һәм юл азагындагы кафияләрдә тартык һәм
сузык авазларны ярәштереп («Түбәм – нуры үтә», «беләм – җилләр өтә»), соңгы ике
куплетны 4-2 урынына өчәр юлга чыгарып, фикерен өздереп әйтә, үзен эзләнүчән
шагыйрь буларак раслый.
Татарстанның халык шагыйре, шигъри, драматик жанрларда уңышлы әсәрләр
авторы Р.Харис «Аһ, үзгәрә дөнья!» (5нче сан) тупланмасында сонет жанрының
мәгънәви эчтәлеген яңартып, дөньяви, фәлсәфи мотивларны әхлакый югарылыкка
күтәреп сурәтли. Күңел халәтен, рухи эзләнүләрен укучыга җиткерү максаты белән,
«Үлмәс зынҗыр», «Бәхет төшенчәсе», «Алманың хушлашуы» кебек сонетларында
аллегорик, символик нисби төшенчәләрне яңача яңгыратып, чынбарлыкны тирәнрәк
аңлау һәм сурәтләү юлларын эзли тынгысыз шагыйрь. Үзенең иң тирәндә яткан хыялын
да калкытып кую җаен таба.
Нарасый бала кебек гөнаһсыз,
фәрештә кебек аһсыз һәм ваһсыз
яшәп карыйсы килә кешечә...
(«Бәхет төшенчәсе сонеты»)
Р.Харис каләменнән ак кәгазьгә төшкән сонетлар арасында «Эндәшмәү сонеты»
иң кадерлесе дип сизенәм, чөнки биредә сүз Илаһи көчкә – Ходай Тәгаләгә якынлашу,
табыну турында бара.
Мин эндәшмим – мине Аллаһ тыңлый!..
Аның белән шулай аңлашам...
............................................................
Мин Аллаһны аңлагандай булам...
Сөйли генә белмим халыкка...
(«Эндәшмәү сонеты»)
Лирик затның хисен, уен («Мин эндәшмим») икенчесенә каршы куйгандай тоелса
да («Аллаһ мине тыңлый», «Сөйли генә белмим халыкка»), антитеза, диалог-аңлашу
тумаса да, бу алым кешенең Раббыбыз белән рухи сиземләүгә омтылган эчке халәтен
ачып сала. Бетми торган «күңел ярасы», «бәхет төшенчәсе», күңел боҗралары
турында киеренке уйланулар белән беррәттән, көтмәгәндәрәк «Алманың хушлашу
сонеты»нда шагыйрь алманың «эчке сөйләмендә» җирнең тарту көчен өзелеп төшкән
алма ярдәмендә аңлаган бөек галим Архимед ачышына ишарә ясый.
Мин иртәгә синнән китәмендер –
үзәгемне нидер кимерә...
Ләкин белмим – кая төшәрмендер,
Җиргә төшсәм, аны җимерәм.
Алма бу сонетта ачкыч сүз, код булып кына калмый, ә әдәби образ дәрәҗәсенә
күтәрелә. Тулаем, бу жанрда үзен шагыйрь иркен, ирекле сизә. Шәхеснең гадәти эчке
кичерешләре турында язганда да, үз-үзе алдында җаваплылыкны сизеп, яшәү хакында
хөкем иткәндә дә, иң нечкә кылларга кагылмыйча үтә алмый.
Барысы да үтә икән, сизәм...
Бетми икән ләкин берсе дә,
бигрәкләр дә – күңел ярасы...
Р.Харис белән Ф.Сафин эзләнүләрендә «үзебезнеке» булып киткән «кылтык»
сонет жанрында үзләрен иркен тотуларын, эчтәлекне, шәкли алымнарны баетудагы
табышларын хупламый мөмкин түгел.
ШАГЫЙРЬ ЭЗЛИМ
118
«Яшәп карыйсы килә кешечә» дигән хыялында Р.Харис ялгыз түгел, аныңча
фикерләүчеләр тагын бар икән. Җөмләдән, шагыйрь, эпиграммалар, шаян күзәтүләр
авторы Ләбиб Лерон яңа шигырьләр бәйләмен «Бер яшисе килә кешечә» (8нче сан)
дип атый һәм аны тормышка ашыру әмәлләрен эзли.
Әдәби әсәрләрендә, яшәү рәвешләрендәге кебек, холык-фигыльләре чагылган,
ягъни ясалмалыкны кабул итмәгән, үзләре булып калган шәхесләр була. Р.Гаташ
шундый романтик зат дигән идек. Л.Леронның «Мәңгелек өн», «Яхшылык», «Чеховка
кайту яки Ротшильд скрипкәсе», «Бер яшисе иде чын-чынлап» кебек шигырьләре белән
танышканда, үзеннән-үзе аның мәһабәт гәүдәсе, сүзен ашыкмыйча, әмма өздереп әйтүе
күз алдына килеп баса. Ничек күңеле тели, шулай яза, кемгәдер охшарга тырышып,
көчәнеп маташмый. Аны укуы рәхәт. Шигыренең ахыргача камил эшләнешенә дә исе
китми, сикереп төшми (мәсәлән, «Кара шәм»).
Бүген мине йокы җиңәлмәде...
Бер ялгызым төнгә керәмен.
Куанычтан дөньям – мөлдерәмә:
Шигырь эчәм – кайнар перәме!
(«Йокысызлык»)
«Керәмен-перәме» кафиясен «йотып» җибәрсәк тә, ни өчен (йоклый алмау
сәбәплеме?) дөньясы мөлдерәмә икәнлекне кайнар шигырьдән дип кенә фаразларга
кала. Л.Лерон, эпиграммаларындагы шикелле, лирикасында усалланып та куя белә.
Азатлыкның әле исе дә юк.
Күренгәне дә юк ирекнең...
(«Чеховка кайту...»)
Кешечә яшәүне ничек, ни рәвешле күзаллый соң шагыйрь. Аның таләпләре шактый
һәм саллы:
Бер яхшылык эшлим әле, дисәң,
Кылыйм әле, дисәң, игелек –
Тома ятимнәргә назлы сүз әйт,
Башларыннан сыйпа иелеп!
Тукай 1910 елда язылган «Нәсыйхәт» шигырендә шул ук инсани хыялын калкытып
куйган иде:
Булса – бир, булмаса исә – җайлап сөйлә булмаслыгын, –
Сизми калма ак сакаллы карт Хозыр Ильяслыгын.
(«Нәсыйхәт»)
Яхшылык кылуның юллары төрле икәнне санап чыкканнан соң, Л.Лерон төп
нәтиҗәсен ясый: «Иң әүвәле кеше булып яшә. Кеше булып кал син иң элек».
Һәрвакыт ачык йөзле (һәрхәлдә мин күргәндә), итагатьле Ләбибкә дә ялгызлык
кебек замана чире йога ала икән. «Исән килеш дуслар... үлә бара» гыйбарәсе белән
килешмәсәм дә (үтермәсәләр, бер җан иясе дә сау-сәламәт килеш үлми), аның «Бер дус
исән әле: Ул да булса – Шигырь» дигән сүзләрен хупламый мөмкин түгел. Идеализм,
әмма яхшы мәгънәсендәге күпертү... Чөнки биредә фәлсәфи вә иҗади фикер лирик
геройның дөньяга карашы аша иңдерелә.
2016 ел шигъриятенең асылы кешегә игътибарлы булуга гына кайтып калмый,
ә рухи-дини, әхлакый нигезләрне аңлап, саклап калуга омтылышта да ачык күренә.
Җөмләдән, Ә.Рәшитнең соңгы пәйгамбәребезгә багышланган «Мөхәммәд» поэмасы,
Н.Әхмәдиевнең «Пәйгамбәрләр турында кыйсса», «Фәрештәләр белән бәхәсләшмим»
кебек дини-тарихи чыганакларга, аллегорик символларга таянып иҗат ителгән
Т Ә Л Г А Т Г А Л И У Л Л И Н
119
әсәрләре пәйда булды. Үткән гасырның беренче чирегендә Һ.Такташ, М.Гафури,
Ф.Бурнаш, М.Җәлил һ.б. иҗатында ислам мифологиясенә, Коръән поэтикасына
тәкълид итеп язылган кыйссаларыннан соң, совет чорында бу мәүзугъка мөрәҗәгать
итү тыелды. Берәүнең дә ут белән уйныйсы килмәде. 90нчы елларда, мәгълүм иҗат
иреге бирелгәннән соң да, куркытылгын өлкән буын ошбу теманы әйләнеп үтүне
исәнлеккә файдалырак дип саный килде.
Күренекле шагыйрь Казан ханлыгы чорының бөекләре турында мифоэтик
әсәрләр («Сөембикә» (1987), «Колшәриф» (1990), «Мөхәммәдьяр» (1996)) иҗат иткән
Ә.Рәшитнең пәйгамбәр образына алынуы табигый иде.
«Казан утлары»нда поэманың кыскартылган нөсхәсе бирелсә дә (3нче сан), ул
шактый күләмле, бай эчтәлекле. Ә.Рәшит ислам динен тотучылар өчен изге зат
Мөхәммәднең шигъри сынын тудырганда, тарихи, әдәби чыганакларга, халык дәһри
елларда да Аллаһ илчесен бәетләрендә, мөнәҗәтләрендә зурлавын дәвам иткән
әсәрләргә таянган. Шул ук вакытта ул бу тарихи-хыялый чыганакларны үзенчә
«укырга» тырышкан.
Кинәт кенә шунда әллә нәрсә булды,
Ишегалды якты нурлар белән тулды.
................................................................
Һәм Мөхәммәд, һушы китеп, җиргә ауды,
Өстенә иштеләр гүя зур бер тауны.
Шагыйрь Аллаһының Мөхәммәдкә Коръәнне иңдерүен, пәйгамбәрнең ислам
динен тарату юлындагы сәләтен, ышандыру көчен, үзен-үзе кызганмыйча, кяферләр,
дошмани кавемнәр белән көрәшүен икеләтелгән проекция алымын кулланып яисә
ничәмә гасырлар элек булган хәлләрне үзе күргәндәй итеп сурәтли. Бу алым поэманың
ышандыру көчен арттыра.
Әллә нинди сәер уйлар туды җанда,
Ышанган һәм ышанмаган булды анда.
.................................................................
Туганнары, яшьтәшләре арасында
Тигез иде аның өчен син дә, мин дә.
Тулы килеш укылмаган әсәргә дәгъва белдерү иртәрәк булса да, Ә.Рәшитнең иҗади
мөмкинлекләрен белгән кеше буларак (аның иҗаты, бигрәк тә поэмалары турында
язарга насыйп булды), кайбер теләкләремне әйтмичә кала алмыйм. Телгә алынган
кыйссасында Н.Әхмәдиев дөрес яза:
Пәйгамбәрләр җиргә килгән, киткән,
Үз дигәнчә һәркем көн иткән.
Пәйгамбәр дә судан яралмаган,
Кендекләре җиргә береккән.
Димәк, Мөхәммәдне идеаллаштыру белән беррәттән, аның кешелек сыйфатларын,
хатыны Хәдичә белән мөнәсәбәтләрен, мәхәббәтләрен, балаларын тәрбияләүләрен дә күрсәтү
лаземдер? Инде үзебезнең төрки-татар дөньясы ничек, ни өчен ислам динен кабул иткән?
Поэманы тулыландырганда, әгәренки кирәк тапса, Ә.Рәшит әлеге мәсьәләләргә дә
җавап, аңлату эзләп, Мөхәммәднең шәхесен тулыландырыр, бәлки, дәвамчыларының
Исламны тарату юнәлешендәге эшчәнлегенә дә тукталыр дип ышанасы килә.
Әйтелгәнчә, 2016 елда пәйгамбәрләр тарихы вә язмышы кебек изге мәүзугъны
яктыртуга алынган шагыйрь бер Ә.Рәшит кенә түгел. Прозаик, шагыйрь Нур Әхмәдиев
«Офык артларында офык бар» (12нче сан) исемле бәйләменә кергән «Пәйгамбәрләр
турында кыйсса», «Фәрештәләр белән бәхәсләшмим», «Кеше җаны» кебек, мифологик
ышануларга, аллегорик образларга «иҗат иреге» биргән шигырьләрендә пәйгамбәрләр
ШАГЫЙРЬ ЭЗЛИМ
120
язмышына кагылып, аларның Адәм балалары булуына басым ясап, «Аларга да ташлар
атканнар, Хак илчесе дип тормаганнар», алар да безнең кебек тормышның ачысын-
төчесен татыган дигән фикер уздыра.
Пәйгамбәрләр җиргә килгән, киткән,
Күктә шулай кирәк тапканнар.
Хак илчесе диеп тормаганнар,
Аларга да ташлар атканнар.
Нух, Гайсә, Ибраһим, Сөләйман пәйгамбәрләргә баш иеп, «Ахырзаман пәйгамбәре
булып, Тик Мөхәммәд», дигәннән соң, кыйссасының төп өлешенә, шигърият нәбиләре
– пәйгамбәрләрен сурәтләүгә күчә. Шигырьнең беренче өлеше дини укучыларны
«җәтмәсенә» эләктерү өчен җим булып чыга, ягъни биредә дә икеләтелгән проекция
алымы кулланыла. Шигъри «тасмада» Кол Гали, Тукай, Пушкин, Лермонтов кебек
шигърият даһиләре турындагы сөйләмдә лирик каһарманның күңел тәрәзәләре ачылып
киткәндәй була. Әмма алар шунда ук ябыла. Чөнки автор үз шәхесен сурәткә алып
кереп, кемгәдер дәгъвасын белдерә, шаяртыбрак булса да, «мескенләнә».
Мин дә шагыйрь, тел сагында торам,
Фикерем бар, баймын хискә дә.
Шигърияттә бер пәйгамбәр булу
Кереп карамый тик төшкә дә.
(«Пәйгамбәрләр турында кыйсса»!)
«Кеше җаны» шигырендә ул кешене табигатьнең иң югары казанышы, горур зат
дип саный һәм үлгәннән соң аның җаны башкага күчүгә ышана: «Белсәң иде: кайсы
асыл затта Бәргәләнә Тукай йөрәге». Шагыйрь зәңгәр томан артында югалып калган
олы тарихыбыз белән масаю юлына басмый, аны күбрәк кешелекне, татарны саклап
калган «Газиз Аллаһ»ның мәрхәмәте, «Карурман»нарны тудырган нечкә күңелләр
язмышы борчый. Ул саф татар телендә тигез 9-9, 10-9 иҗекле силлабик шигырьдә үзен
иркен сизә. Иҗади активлыгын хупламый мөмкин түгел. 2015 елда да, 2016 санәдә дә
ул укучысын яңа шигъри тәлгәшләре белән сөендерде.
3. Шигырьләрдә – милләт гаме
2016 елда Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Вәлиев, М.Мирза, И.Гыйләҗев, Р.Миңнуллиннарның
яңа шигырьләре бер хакыйкатькә инандырды: иҗатчының һөнәре, яшәү рәвеше,
иҗтимагый тормыштагы вазифалары аларның зиһененә, хиссият дөньясына юнәлеш
коды сала һәм бу «бәйлелектән» алар, бик теләсәләр дә, кул селтәп кенә котыла алмыйлар.
Гомеренең зур өлешен мәгариф, мәгърифәт, фән үсешенә, халык язмышын кайгыртуга
багышлаган, Татарстанның халык шагыйре Р.Вәлиевне «Без – мәңгелек туган җир
белән» (9нчы сан) тупланмасында да милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге, Тукай теленең
язмышы борчый. Бу җәһәттән аның «Җидегән» шигыре үзенчәлекле. Сүз Түбән Кама
шәһәрендә озак еллар гөрләп яшәп, яшь буын иҗатчыларын әзерләүгә зур көч куйган
«Җидегән чишмә» әдәби-мәдәни берләшмәсенең (ул аны оештыручыларның берсе һәм
берәгәйлесе дип беләм) дәртле, җилле чоры турында бара. Шагыйрь гади күзәтүче,
вакыйганы эзмә-эз сөйләп бирүче була алмый.
«Милләт», диеп утка керде алар,
Ә кемнәрдер кабер казышты...
Ут эчендә бүген Тукай теле,
Ут эчендә татар язмышы.
(«Җидегән»)
«Халыклар һәм илләр адашканда», күпләр өчен якты маяк булып балкып торган
Т Ә Л Г А Т Г А Л И У Л Л И Н
121
«Җидегән чишмә» каһарманнарына багышланган шигырь киң гомумиләштерү,
татарның илләр, җирләр буйлап югалткан бәхетен эзләтеп йөрткән холкы турында
җитди уйлануларга алып чыга:
Бәхет эзләп халкым җирләр гизгән,
Татар һәрчак төпкә җигелгән,
Җиңелгәнне алдап була икән
Орден-медаль, тәти җим белән.
(«Җидегән»)
Әлбәттә, гомумән шигърияткә хас шартлылыкны «читкә куеп», орден-медальләрнең
дә «затлыракларын» җиңүчеләр үзләренә тагалар, дип бәхәсләшеп тә булыр иде
шагыйрь белән. Мәгәр авторның сүзен өздереп әйтеп, чаң сугып, халык мәнфәгатьләрен
югары өслүб белән калкытып куюы теләктәшлек уята.
Күптән инде, күптән, ирек даулап,
Чатырларга байрак элгән юк.
Тукай әйткән: татар йоклагандыр...
Уянырмы берчак? Белгән юк...
(«Моңлы ядкарь»)
«Мин соң кемгә эндәшим?» шигырендә шаярып, көлеп, шагыйрьнең тормыштагы
урыны, «биектә-күктә» булып, җиһанга эндәшсә дә, аның ялгызлыгы турында уйлана.
Яныңда кешеләр күбрәк булган саен, эндәшер затлар сирәгәя икән.
Күренә ки, Р.Вәлиев эзләнүләрен төрле юнәлешләрдә алып барырга тырыша һәм,
күп очракта, ул шигъри эшләнешкә, вәзен, кафия төгәллегенә зур әһәмият бирә, җеп
очын, уңмаган хатын шикелле, салындырып калдырмый.
«Минем дошманым» башка шигырьләре арасында аерым урын тота. Гадәттә, синең
һәр ялгышыңны алдан күреп, адымыңны санап торган дошманыңны күрә алмыйсың,
аның белән бәхәсләшәсең, үзеңнекен исбатлыйсың. Р.Вәлиев каһарманы, күзенә туры
карый алмаган бәндәнең үз-үзен тотышыннан, «әшәкелек эшләвеннән дә «файда» таба.
...Дошманыма карап юлга салам,
Үзгәртәм мин тормыш агышын.
Ул булмаса, каян белер идем:
Кайсы дөрес, кайсы ялгышым.
(«Минем дошманым»)
Көтелгән нәтиҗәнең киресен китереп чыгару – логик анализның сыналган классик алымы.
Татарстанның халык шагыйре Р.Фәйзуллин да укучысын «Яңа шигырьләр»
тупланмасы (6нчы сан) белән сөендерде. Мәгълүм булганча, ул иҗат манерасы, сурәтле
фикерләү рәвеше, бер бөегебезгә дә охшарга тырышмавы белән аерылып торды, шәрык
белән гаребтән иңгән робагый, газәл, сонет, ода, баллада һ.б. жанрлар белән мавыкмады,
хәтта мәсәлгә дә (балалар өчен язылганнарны санамаганда) «баш бирмәде».
Соңгы елларда поэмадан да читләште. Шул ук вакытта яңача уйлаучы шагыйребез
– милли җирлектә күтәрелгән, күпмедер дәрәҗәдә традицион әдип. Аның бер-ике-
өч-дүрт юллыклары – ташка чүкеп язылган Орхон-Енисей ядкярләреннән, мәкаль-
әйтемнәрдән, хикмәтле сүзләрдән үсеп чыккан шигырьләр.
Узып киткән Тукай елында дөнья күргән язмаларында нинди уйлар, хис-кичерешләр
дулкыны били соң шагыйрьнең тынгысыз җанын?
Җиңсәң – хөрмәтләрләр. Җиңмәсәң – юк!
Җиңсәң – санлашырлар. Җиңмәсәң – юк!
Җиңсәң – яратырлар! Ә җиңмәсәң –
суыныр синнән хәтта җиңгәчәң үк...
ШАГЫЙРЬ ЭЗЛИМ
122
***
Мәңгелеккә килмәгәнбез.
Яхшылыкка – ашык!
Иреннәрең бер йомылыр.
Калыр... көмеш кашык.
(«Дүртьюллыклар»)
Шагыйрь «Ахырзаман», «Тентү», «Киңәш», «Безнең икмәк», «Уйланыйк» кебек
шигырьләрендә дә, әйтемгә тартым, кыска күләмле, тыгыз эчтәлекле һәм көтелмәгәнрәк
нәтиҗәле хисси уйландыруында да сөйләм теле белән ирекле шигырьгә турылыклы кала.
Табигый сәләтен, акыл җегәрен, зиһен көчен халкының бүгенгесенә, киләчәгенә
багышлаган, мәгънәле сүзе белән аның йөрәген җылыткан, тормышның, кеше рухының
төрле кыйтгаларын сурәтләгән, кечкенә күренгән хәл-әхвәлләрдә хәрәкәтчән сюжет
тапкан, һәркайсына яңарак чагыштыру, метафора эзләгән шигырьләрендә Р.Фәйзуллин
үзе яулаган үрләрендә калырга тырышкан.
Төрле буын татар шагыйрьләре иҗатында бүгенге рухи-сәяси халәтебезне өмет,
ышаныч белән тулыландыру рухы бер агым буларак яши. Язучыларыбызны да аңлап
була: сүздә булса да ирекле яшәү, халкын дәүләтле мәмләкәтләр белән бер дәрәҗәдә
күрәсе килү теләге табигый. Шагыйрь әкият «канатында» гадәти яшәешебездән
өскәрәк «күтәрелеп», чынлыкта икенче өр-яңа дөнья тудыра. «Казан утлары»ның 8нче
санында ифрат милли җанлы лирик, публицист, нечкә күзәтүләргә ия шагыйребез
Р.Миңнуллин «Дәверләргә китеп барышы» (кемнең, ни өчен, нинди «йомыш» белән
китеп барышы дигән сөаль туа) исемле бәйләменә кергән «Хөррият», «Кол Шәрифкә
мәдхия» шигырьләрендә, хыялын «бәйдән ычкындырып», күңелендә йөрткән теләген
чынбарлык итеп сурәтли, ягъни үзе тудырган миф «тозагына эләгә».
Халкым сине гомер буе көтте –
Өметләрне акла, хөррият!
Без хөрлеккә әле өйрәнмәгән,
Хөр яшәргә безне дә өйрәт!
Сине безгә бүләк итмәделәр,
Яулап алдык сине, хөррият!
(«Хөррият»)
Нур чәчеп тор! Син үзең дә
Нурга күмел, Кол Шәриф!
Без кол түгел, без кол түгел,
Без кол түгел, Кол Шәриф!
(«Кол Шәрифкә мәдхия»)
Роберт каләмдәшебез! Синең иң изге ниятләрең-сөенечләреңне хуплаган хәлдә дә,
сорыйсы килә, кай тирәләрдә бездән «качып йөри» икән ул «яулап алынган хөррият»,
тоташтан ябыла килгән татар мәктәпләре, гуманитар йә педагогия институтлары, юкка
чыгарылган милли факультетлар бусагасында яшь агызып ятамы, әллә вак милләтләрне
надан, кол хәлендә калдыру өчен уйлап табылган бер телле ЕГЭ дигән зәхмәтнең
кампитрындамы? Мин шагыйрьне аңларга тырышам. Ул бу әсәрләрен халкыбыз дәррәү
күтәрелгән, «азатлык» дип шашып мәйданнарны тутырган, Рәшит Әхмәтҗановның
«Ачлык мәйданы» кыйссасы белән бер чорда, 90нчы елларда ук иҗат иткәндер дә
хәзер матбугатка тәкъдим итәргә булгандыр. Юкса, әлеге шигъри бәйләмдә хәзерге
халәтебезгә ифрат дөрес «диагноз» куйган әсәрләр дә җитәрлек. «Пушкин бәйрәме»
шигырендә лирик затның гаделсезлеккә мөнәсәбәте, иҗат кешесенең җәмгыятьтәге
урыны мәсьәләсен гаҗәп нечкә һәм үтемле итеп калкытып куя.
Дөньядагы гаделсезлекләргә
Ничек түзсен шагыйрь йөрәге?!
Т Ә Л Г А Т Г А Л И У Л Л И Н
123
Түзәр иде – җәмгытькә әгәр
Шагыйрьләрнең булса кирәге.
(«Пушкин бәйрәме»)
Мостай Кәримгә багышланган «Алып булып калыкты», «Казакъ акыннарына»,
«Нигә кирәк сиңа Казан?» кебек, үзәкләрендә кичереш үсеше яткан, җылы, күңелләрне
иләсләндереп тә, үрсәләндереп тә җибәрердәй шигырьләре укучыны битараф калдыра
алмагандыр дип ышанам.
Татар халкының сибелеп, бастырыксыз салам кибәне кебек, таралып яшәве, бер-
берсенә авыр мизгелләрдә ярдәм итә алмавы – зыялыларның, аңлаган кешеләрнең
бәгырен телгәләгән дөреслек. «Талдыкорганда да татарлар бар...» шигыре шул хакта.
Лирик герой еракта көн күрүче татарларның хәлен белергә килгән.
Күзләрендә – сары сагыш кына,
Телләрендә – истәлекләр генә!
Талдыкоргандагы татарларга
Телим бары исәнлекләр генә!..
Язмышларына баш игән, тормыш күчәрен кирегә әйләндереп булмасын аңлаган
тәкъдирдә дә, «Сагыналар алар Ватаннарын». Шагыйрь мулрак көнитештә яшәүче
бәхетле бәхетсезләрне кызгана.
Картайганнар инде, картайганнар
Талдыкоргандагы татарларым...
4. Тарих аша – киләчәккә
Тарихи үткәнебезне, бүгенге рухи-сәяси халәтебезне өмет, ышаныч белән сурәтләү
хәзерге татар шигъриятендә үзәк бер агым буларак үстерелә. Тарихилык рухы Ә.Рәшит,
Җ.Сөләйман, М.Мирза, Н.Әхмәдиев, яшь шагыйрә Г.Батталова эзләнүләренә юнәлеш
биреп тора. Кара морзалар нәселеннән чыккан, русның бөек галиме Н.Карамзин
тарихилыктан өч юнәлешне аерып куя: тарихи чыганак, тарихи чынбарлык һәм тарихи
белем. Татар-төрки тарихына мөрәҗәгать иткән, югалтуларыбызга күңелләре әрнегән
шагыйрьләр интуиция-тоемлау белән Н.Карамзин билгеләгән юнәлешләргә, ягъни
тарихилык принцибының берсенә килеп чыгалар. Җ.Сөләйман белән Г.Батталова
өчен татар тарихы чынбарлык булса, Ә.Рәшит, М.Мирза, Н.Әхмәдиевләр үткәннән
гыйбрәт (белем) ала.
Үткән белән хәзергенең, киләчәкнең бердәмлеге – Җ.Сөләйманның «Испания
дәфтәре»ннән» дигән ачыкламыш белән бирелгән «Яңа халәт тоеп оча күңел»
бәйләменең (11нче сан) үзәк мотивы.
Әүвәл шагыйрь, укучыны ымсындырып, җылы диңгез буенда, «җәннәт
биләмәсендә», ирекле илдә яшәүче халык тормышы белән сокланып, яхшы
мәгънәсендә көнләшү (димәк, халкы шуңа лаек) уяткач, үз милләтебезнең шанлы
үткәне һәм тарихи барыштагы югалтулары турында киеренке, сагышлы фикерләре
белән реальлеккә кайтара.
Безнең кебек, мәңгелек дип,
Корганнардыр йортларын да.
Кыпчаклар да, болгарлар да
Яши, дибез, безнең канда,
Әмма кайда ул халыклар,
Исеме кайда, йорты кайда?
(«Киләчәккә карап уйлану»)
Бу юллар ирексездән 20 яшьлек Тукайның «Кичке азан» шигырендәге атаклы
юлларны келт итеп искә төшерә.
ШАГЫЙРЬ ЭЗЛИМ
124
Беләмсез ни
Дияр азан:
Китте Касыйм,
Китте Казан,
Бетте татар,
Кырылды хан,
Бохар Хуканд
Һәм Әстерхан.
(«Кичке азан»)
Гуманист, миһербанлы шагыйрь Җ.Сөләйман ерак бабаларыбызны «Халык булу,
яшәп калу – Сирәкләргә тигән Өлеш», дип «аклау» әмәлен таба һәм татар халкын
илаһи биеклеккә «алып менә».
Татар телен канат итеп,
Нигез итеп Идел-йортны,
Үскән халык, горур халык,
Яңа татар – сәлкеш халкы!..
(«Киләчәккә карап уйлану»)
Үз милләтен апофеозга күтәреп, югары бәя бирүендә хыял белән реаль чынбарлык
арасындагы чикне «бутавын» аңлап, шагыйрь «кайтып» төшә: «Бу – бер хыял, сез
күрәсез».
Югары мәдәни зәвыклы Сөләйман, реалистик һәм заманча фикерләү алымнарына
турылыклы калып, эчке һәм тышкы кафияләр, авазлар яңгырашын төгәл саннардагыча
саклап, үзенә дә кыю бәяләр биреп куя:
Дөнья башка, мин дә – үзгәрәк,
Әйтерсең лә кичә курчак идем,
Бүген инде очам... күбәләк...
Сөләйман – күкләр, галәм, җир берәмлеген, җан, тән, фикер-хисләр – нәфес
арбаларын бербөтен итеп күзаллаучы шагыйрь.
Тән дә исән! Җан – тән белән,
Аучы – ханнан аерылмас лачын кебек!
Шигъри бәйләмнең соңгы юлларындагы лирик затның (шагыйрь үзе дип әйтәсе
килми) төшенкелеккә бирелүен хупламадым:
Фани дөнья арбасында мин – юк,
Юллар инде бакыйлыкка таба...
Аның хаста хәлен белгән тәкъдирдә дә, биредә беркадәр иркәләнү, чытлыклану да
бар кебек. Бу «юату» артык наив күренсә дә, Тукай сүзләре искә төшә.
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә.
(«Шагыйрь»).
Олы иҗтимагый вазифаларны иңенә алып, Бөтендөнья татар яшьләрен хәрәкәткә
китергән «Сәләт» оешмасына нигез салган, шигырьләрендә дә интеллектуал булып
кала алган Сөләйманга исәнлек, озын гомер телик. Аның Ходай биргән һәрьяклы
таланты безгә бик кирәк әле!
Өлкәннәрнең төрле юнәлешләрдәге эзләнүләренә яшьләр битараф калса,
Т Ә Л Г А Т Г А Л И У Л Л И Н
125
шигъриятебез су күрмәгән гөл шикелле шиңәр иде. Иншалла, остазларның
дәвамчылары бар икән.
Яшь шагыйрә Г.Батталова әлегәчә «ирләр темасы» саналган тарихи үткәнгә «пар
атта» килеп керә. «Ихласлыкка сусаган җан» (5нче сан) бәйләменә кергән «Гафу
итмәс тарих», «Безнең кавем», «Дога кылам», «Мең ел үткән...» шигырьләрендә
югалтуларыбызны, «тарих төшкән кылыч кыннарыннан, язмышыбыз – күңел
кылларыннан», дип йөрәге аша уздырып, экзистенциаль сагышка бирелеп уйлана
шагыйрә.
Мең ел үткән...
Далаларда – тояк тавышлары.
Гасырларның тоям агышларын.
Мең ел үткән...
Яулар килгән, яулар киткән.
Милләт көткән –
Мең ел үткән.
(«Мең ел үткән»)
«Киләчәгем татарына Динем белән телем илтәм» юлларын һәм «Моң өзелмәс, рух
җиңелмәс», дигән өмет чаткыларын хупламый мөмкин түгел.
«Татар кызы канын...» горурлык белән йөрткән Г.Батталова – 2016 ел шигъриятенең
бер казанышы. Аңа иҗади уңышлар телик!
Тарихыбыз инде аркылыга-буйга өйрәнелгән, халкыбызның үткәнен барлаучылар
күрми калган кыйтгалар юктыр, дип йөрсәм дә, «Казан утлары»ның 11нче санында
М.Мирзаның «Хакны нахактан аерып...» шигырьләр тупланмасында урнаштырылган
бер шәлкем шигырьләре бүген дөньяның кешелек яратылган изге туфрагында кан коеш
сугышларга багышлана. Аның элгәрерәк язылган «Тарих тора патшаларның тәхет
бүлешеннән, орышыннан» дигән юллары, «Әнкәй», «Кысыр Гариф» поэмалары һ.б.
шигырьләрендә күтәрелгән мәңгелек тема – сугыш һәм тынычлык темасына тагы да
әйләнеп кайта. Тупланмадан «Сарай шагыйре» исемле, Н.Карамзинның «тарихи белем»
бүленешенә туры килгән, романтик әсәре янә фикерләремне уятты. Тарих – төпсез кое
икән. Эчтәлеге вә йөгерек өслүбе илә баллада жанры кысаларында язылган («баллада –
ялан тизлек» (Н.Тихонов); С.Хәкимнең «Ибраһим Йосфи» балладасын искә төшерегез)
«Сарай шагыйре» төрки-татар ханнары яннарында чәчән-шагыйрьләр тотканнар дигән
риваятьне үзәккә алган. Дәүләт эшләрендә мөһим урын биләмәсәләр дә, шагыйрьләр
ханның гамәлләрен хуплап, урыны-вакыты белән үтемле вә файдалы киңәшләрен дә
биргәннәр. Шунда бөек драматург Туфан Миңнуллинның еш кабатлый торган гыйбарәсе
искә төште: «Язучылар һава торышын үзгәртә алмасалар да, аны бозарга мөмкиннәр».
М.Мирза сарай шагыйрьләре, хан янында асыл келәмдә утырып, «балда-
майда йөзеп», рәхәттә яшәгәннәр дигән имеш-мимешкә ышануы өчен борынгы
каләмдәшләреннән гафу үтенә һәм шунда ук, чигенеш ясап, түрәләргә ләббәйкә
җырлап көн күрүчеләр, мул тормышта яшәүчеләр хәзер дә буа буарлык дигән фикерен
калкытып куя.
Чор-заман үзгә...
түгел дә кебек.
Хакимнәр шул ук,
шаһ ирләр дә бит,
тик якынында
тиле, юләрләр
өелгәннәр ник?
(«Сарай шагыйре»)
Шагыйрь хакимият алдында «солых яки орыш» дигән котылгысызлыкта да һәрчак
солых юлларын эзләргә чакыра.
ШАГЫЙРЬ ЭЗЛИМ
126
Булыйк без түзем –
Илче булырга,
Имче булырга
Әзермен үзем!
«Сарай шагыйре» балладасы белән М.Мирза поэзиябезгә өр-яңа мәүзугъ алып керә
һәм, иң мөһиме, каләм иясенең тормышта, җәмгыятьтә тоткан урыны, иҗтимагый
функциясе турында фикерләре белән уртаклаша. Иҗатчыга тегеләй яз, болайрак уйла,
дип киңәш бирүе җитди булмаса да, бер гөманым белән уртаклашасым килә: балладаны
реаль шәхесләр белән тулыландырсаң, әсәр тагын да отар иде шикелле. Әйтик,
шагыйрь Мөхәммәд Әмин үз кырында чәчәннәр тоткан, шигъри бәйгеләр уздырган,
ди риваятьләр. Шул дәвернең күренекле шагыйре Мөхәммәдьяр үзе, хан төрбәсендә
сакчы булып кына тордым, дисә дә, сарай тирәсенә якын булуына аның Казан илчелеге
составында, тылмач булып, Мәскәүгә баруы, Муром тирәсендә үтерелүе, аның гади
укчы гына булмавына дәлил. Менә шул легендаларны бераз «уйнатканда», баллада
күп яктан отар иде кебек. Тулаем бәяләгәндә, М.Мирзаның «Сарай шагыйре» – 2016
ел шигъри елъязмасының бер табышы.
М.Мирза соңгы елларда иҗатының яңа бер чорына кереп бара кебек. Робагыйлар
белән мавыгудан арына килеп, үзен поэма, баллада кебек гомумиләштерү, холык-
менәзләрне ачу мөмкинлеге зуррак жанрларга алынуын хупламый үтү берьяклы булыр
иде. Дөрес, ул кыска шигырьдә эзләнүләрен дәвам итеп, шактый җете фикерләрен
күңелләргә иңдерә.
Дүрт йөз алтмыш дүрт ел
Коллык хөкемендә...
Адәм баласының
Кулында лом-көрәк
Туар һәр көнендә...
«Адәм баласы»н «татар баласы» белән алыштырып кую теләге туу табигый дип
саныйм.
М.Мирзаның «Хакны нахактан аерып...» бәйләмендәге шигырьләр турында сүз
купкан икән, аны тулаем кабул итеп, «Иблис ихтыяры» шигыренең «Ак күлмәктәге
җетелек йога ап-ак болытка» метафорасы белән сокланган тәкъдирдә, җаннан да,
таштан да кан чыгарырга яраткан шагыйрьләр (эпиграфларны кара) рухында лирик
затның «җир шарын» урап алган салкын шәфәкътә югалып калуы сискәндерә.
Җәллад төскәп аткан тәнгә –
Ядрә ярчыклый җанын...
Җан күзеннән чәчрәп чыгып
Күлмәген манчый каны.
Ләззәт бирергә, күңелне иркәләргә тиешле мистик юллар җанны өшетә, каз тәне
чыгара. Тәнгә атылган ядрә иң гади, мантыйк буенча, канны шуннан чыгарырга тиеш
иде кебек, ә ул җанны ярчыклый. Аллегорик манзараның да реаль мәгънәсе булырга
тиеш. Бәлки, ялгышамдыр, мин дә бит адәм баласы гына.
5. Кыскалыкта – осталык
Үткән елда кыска күләмле шигырьнең активлашып китүе күзәтелә. Кечкенә
мәйданда төгәлләнгән фикер әйтүгә омтылыш үзәк эстетик юнәлеш, замананың
динамик тормышына җайлашу буларак, гомумиләштерү, характерлар тудыру
мөмкинлеге зуррак лиро-эпик жанрларны да «кысрыклап», алгы нәүбәткә чыгуы
сер түгел. Поэма уңышлары белән артык мактана алмый. Ә.Рәшитнең «Мөхәммәд»
әсәрен санамаганда, ел дәвамында тыйнак күләмле бер поэма – Р.Шәриповның
тормышта да, сугышта да сынатмаган абыйсы Закирга багышланган «Җомга»
Т Ә Л Г А Т Г А Л И У Л Л И Н
127
(2нче сан) әсәре пәйда булды. Шагыйрь каһарманының иманлы, нурлы йөзле
психологик портретын бер үзара сөйләшүдә (диалогта) күз алдына китереп
бастыруга ирешә.
– Нинди бәйрәм бүген, Закир абый?..
– Җомга ич!.. – ди, миңа аптырап.
Алдарак Закир сүз алып, эчке сөйләмендә дөньяга карашының, холкының төп
юнәлешен ачып бирә:
Чукрак булдым кирәкмәгән сүзгә
Телсез булдым кирәк вакытта.
Темасы татар әдәбияты өчен яңа булмаса да, Р.Шәрипов, үз вәзенен табып,
абыйсына шигъри һәйкәл куйган.
2016 елда кыска шигырьдә акыл һәм каләм көчен сынап карамаган шагыйрь
юктыр. Бигрәк тә дүртьюллыкларның «өлгерлеген» әйтми үтү дөреслеккә хилафлык
кылу булыр. Бу өлкәдә аеруча Р.Фәйзуллин, Р.Вәлиев, Р.Низами, И.Гыйләҗев,
И.Иксанова, М.Мирза һ.б. эзләнүләре игътибарга лаек. Җөмләдән, Р.Вәлиев халык
мәнфәгатьләре белән яшәп, мәдәният, мәгърифәт, мәгариф үсешенә зур өлеш керткән
шәхесләргә багышланган дүртьюллыклардан торган тәлгәш иҗат иткән (9нчы сан).
Анда Т.Миңнуллин, М.Госманов, Ә.Кәримуллин, Х.Бигичев кебек бакыйлыкка күчкән
олы шәхесләр һәркайсы үз бәясен ала. Исәннәрдән бу исемлеккә И.Таһиров кына лаек
була. Дөрес, парчаларда мәгълүм стандартлык, «изгеләштерү» сизелә һәм бөекләрнең
артык гомуми билге-сыйфатлары гына атала. Күңелгә сеңеп калганнары – Хәйдәр
Бигичев наменә багышланганы һәм «үз бакчаларына» таш аткан, иронияле «Бераз
Тукайчарак» (сәяси шигырь) исемлесе.
Гасырлардан күкрәп аваз килә,
Җырлый күкрәп, җырлый тын гына...
Бәгырендә аның Тукай рухы,
Аның җаны тоташ моң гына.
(«Хәйдәр Бигичевка»)
Шагыйрь, прозаик Р.Низами 10нчы санда 20дән артык дүртьюллык тәкъдим итә.
Парчаларының мәүзугълары төрле, әле генә булып узган хәл-әхвәлләргә мөнәсәбәтен
белдерү белән беррәттән, элегрәк булган вакыйгалар, әдәп-әхлак, иҗтимагый тормыш
мәсьәләләренә дә игътибарлы шагыйрь. Күптән түгел татар зиратында йөзләгән
кабер ташларын вату-җимерү җәмәгатьчелекне телсез калдырды. Шагыйрь билгесез
җинаятьчеләрне вандалчылар дип атый.
Каберташны вату, җимерү өчен
Кирәк түгел көч тә, акыл да.
Сәйдәш моңнарына кизәнгәнсез –
Сез бит ҖИНАЯТЬЧЕ асылда.
(«Вандалчы...»)
Сәяси мәсьәләләрне калкытып куйган дүртьюллыкларына да күзәтүчәнлек,
психологик нечкәлек һәм самими лиризм хас.
Сандугач һәм тургай моңнарының
Гомер озынлыгын кара син:
Бер киртәсез узып китә алар
Кыйтга белән кыйтга арасын.
(«Гаҗәпләнү»)
ШАГЫЙРЬ ЭЗЛИМ
128
Милләтебезнең, туган телебезнең язмышы кыл өстендә торуы, җаваплы кешеләрнең
ваемсызлыгы турында ачынып язганнан соң, шагыйрь, юмор хисенә ирек биреп,
шаяртып, көлеп тә ала. Мәгәр ул башкаларны рәнҗетми, читкәрәк китеп, үзен «чеметә».
Бу – комизмның югары күренеше санала.
Тукай сыман җиктереп пар ат,
Киттем Парнаска таба карап.
Күчәр сынды, арба ватылды –
Аһ, егетләр, тәмам эш харап!
(«Үзтәнкыйть»)
Кыска юллыкларда (ошбу фикер башка шагыйрьләрнең шул төрдәге парчаларына
да карый) дистәләгән лиро-эпик әсәрләр өчен зәмин-оеткы ята.
Татар язмышы, теленең киләчәге, җаваплы кешеләрнең битарафлыгы, бердәмлек
җитмәү («Килер микән соң бу татарыма Кыйтгаларда кабат яңгырау?» («Вазгыять»))
кебек борчулар бик күп шагыйрьләр, аерым алганда, 2016 елда ошбу мәүзугъны әйләнеп
узмаган Җ.Сөләйман, Р.Миңнуллин, М.Мирза, Н.Әхмәдиев һ.б. шигырьләрендә төп
мотивларның берсен тәшкил итә.
Чаллы, Төмән төбәкләрендә, бигрәк тә Әлмәт тарафларында «Сарай шагыйрьләре»
исемен күтәрерлек, тормыш барышын, һава торышын сизеп, тоеп яшәүче, оста куллы,
бай телле шагыйрьләребез аз түгел. Әлмәтлеләрдән 2016 елда К.Булатова Тукай бүләген
алуга иреште. И.Гыйләҗев, Н.Әхмәдиевләр түгәрәк тормыш бәйрәмнәрен билгеләп
үттеләр. И.Гыйләҗев үзен кыска күләмле, тыгыз эчтәлекле шигырьдә раслады.
«Халкың гаме коткарыр» (1нче сан) исемле яңа шигырьләр бәйләме – шуның ачык
мисалы. Шагыйрь тормышның төрле борылышларын үзәккә алган уйларын, хисләрен
җыйнак гәүдәсен хәтерләтеп торган шигырьләренә сыйдырган. Кыска, афористик
юлларда ул гаҗәеп төгәллеккә ирешә. «Бимазалап йөргән уй-хисләрем Шигырь булып
тиеш ачылырга! ...Кабалану кирәк, кабалану» («Матур омтылыш»).
Халык тормышын яхшы белгән гамәли эш кешесе буларак, ул ялтыравык җимнәргә
алданмый, күктән йолдыз чүпләми, башка милләтләр ареолында биләгән урыныбызны
белеп яши һәм «Тыелган биеклек» шигырендә бу хакта фикерен төгәл вә образлы
итеп әйтеп бирә.
Җиде катлы манара дип
Күз алдына китерсәк,
Татарларның Рәсәйдәге
Урыны күренер, шәт.
Бик сирәкләр күтәрелә
Дүртенчедән югары,
Алтынчыга менеп җиткән
Татар күргән юк әле...
Биредә гарьләнү, ачыну, үпкәләү белән ирония (үзе дә шулар арасында ич) –
барысы бергә укмашкан. Кемдер безнең биюче Р.Нуриев, космос галиме Р.Сәгъдиев,
вулканолог Һ.Таҗиев һ.б. бөекләребез бар бит, нигә мескенләнә шагыйрьләребез, дияр.
Кызганычка каршы, алар татарлыкларыннан «качып», башка милләткә хезмәт итеп
кенә бер-ике баскычка өскә күтәрелә алганнар шул.
И.Гыйләҗев – реалист һәм язмышыбызны аек акыл, ачык күз белән бәяли
алучы шагыйрь: «Өметләнмим, күпме тырышсак та, Җиңелгәнне җиңгән аңламас»
(«Шуңардан башлыйк»).
Кешеләр, бигрәк тә иҗат әһелләре арасындагы мөнәсәбәтләргә бәясендә дә ул
туры сүзле булып кала:
Әле кайчан гына, монда килсәм,
Йөри идек дәррәү шатланып...
Т Ә Л Г А Т Г А Л И У Л Л И Н
129
.....................................................
Бу юлысы күргәч гаҗәпләндем:
Салкынайган сезнең аралар.
(«Казан шагыйрьләренә»)
Шагыйрь, бер яктан, хаклы, дөнья белән акча, шоу-бизнес идарә иткән чорда чын,
ихлас дуслыкның кадере китте.
«Акча булган җирдә дуслык бетә...» дигән фаразы гына дөрес түгел. Монда
мәсьәләгә Тукайча килү сорала, минем кесә ягы такырайгач, «Казан шагыйрьләре»
танымый ук башладылар, дию дөреслеккә турырак килер иде.
И.Гыйләҗевның шигъри өслүбе, бер караганда, бик гади, аралашу теленә якын
кебек. Ул шаккатыргыч чагыштырулар, текә метафоралар эзләмәсә дә, таныш хисләрне
ачу юлларын төрләндереп, көтелмәгән борылышлар ясап, фәлсәфи нәтиҗәләргә килә.
«Җитлегү юлы» шигырендә Л.Толстойның язмышын, үләр алдыннан «мине мөселман
дип санагыз», дигән язуын христиан руханиларының «Чиркәүдән кит... анафема!» дип
тавыш күтәрүләрен искә төшереп, мондый йомгак ясый:
Хак дин юлын эзләп табу
Булмыйдыр шул җиңелләрдән...
(«Җитлегү юлы»)
И.Гыйләҗев шигъри юлларны куплетларга аерып тормыйча, мисрагъларны шырпы
тартмасына шыплап тутыргандай, тыгыз итеп, урынны исраф итмичә урнаштыра. Ул
– гомерлеккә үз юнәлешен, мәүзугын, кыйбласын тапкан шагыйрь.
Әмма аның тирән тамырлары белән туган җиргә, милләтнең бәгыренә барып
тоташкан иҗаты озак еллар дәвамында тиешле бәясен алмый килде. Р.Мостафин,
Ф.Миңнуллин кебек профессионал тәнкыйтьчеләребез арабыздан китеп, М.Вәлиев
фамилиясенә Барҗылы кушаматын өстәгәч, тынычланып калды, аның каравы
Ш.Бабичның дәвамчысы, шаян шигырь (эпиграмма) остасы Р.Мәннанның
дүртьюллыгына лаек булды.
Элек Мансур Вәли идең,
Өстәп куйдың «Барҗылы».
Ярый әле булмагансың,
Сөбханалла, марҗалы.
Тәнкыйтьнең битарафлыгына исе китеп, сүзнең кадерен белүче, нәзакәт-эстет
шагыйрь З.Мансуров уйланып йөрде дә 2016 ел башында олуг юбилеен уздырган
И.Гыйләҗев иҗаты турында «Шигырь белән ясак түләп...» (3нче сан) исемле мәкаләсе
белән чыкты. Үз юнәлеше булган, шигъри осталыкның иң тирән серләрен үзләштергән
милли җанлы, тыйнак И.Гыйләҗев шигъриятенә мондый мәкалә күптән язылырга тиеш
иде. З.Мансуровның бәясе дә төпле, нигезле: «...шагыйрь Илдус Гыйләҗев үзенең
күңеленә сеңдерелгән илаһи хасияткә тугры калды, шуның нәтиҗәсендә асылына
ятышлы язу рәвешен артык көчәнмичә камилләштерә барды».
6. Хиссият дулкынында
Тукай елында хатын-кыз шагыйрәләребез поэзия үсешенә җитди өлеш керттеләр.
Кайберләренең исемнәрен атап чыгу гына да күп нәрсә турында мәгълүмат бирә:
К.Булатова, Ф.Җамалетдинова, И.Иксанова, Р.Мөхияр, Г.Әхтәмова, Ф.Солтан,
Э.Җәлилова, Л.Вәлиева, Таңчулпан, Л.Гыйбадуллина, С.Якупова кебек төрле буын
вә өслүб шагыйрьләре чордашыбызның рухи дөньясын, табигать ямен, буыннар
арасындагы якынлыкны саклау, ата-ана, бала назы, җәмгыятьнең, милләтнең киләчәге
өчен җан ату, хатын-кыз бәхете, мәхәббәт күрке белән рухланып иҗат итәләр. Төрле
традициядә, жанрда, үз тормыш тәҗрибәләре белән шигъри бәйгедә катнашкан
ШАГЫЙРЬ ЭЗЛИМ
5. «К. У.» № 3
130
шагыйрәләрне якынлаштырган үзәк мотивлар – гаделсезлекне, явызлыкны, кешеләрне
рәнҗетүне кабул итмәү, яхшылык эшләргә, игелек кылырга чакыру. Шундый бөек
идеаллардан башка шагыйрьнең хаҗәте дә юк.
Фикерләрем ирешмәсә әгәр,
Уй-хисләрем килешмәсә мәгәр
Кешеләргә?..
Языйм микән? Риза булыйм микән
Телне-тешне кысып яшәвемә?
Соң нишләргә?!
(Р.Рахман. «Бир син миңа»)
«Хатын-кыз шигърияте» дип аталган саф, игелекле, вакыты белән тозлы сулы
дәрьяны тулысынча иңләү мөмкин түгел. Шуңа күрә бу бүлектә төрле юнәлештә,
мәүзугъта иҗат иткән берничә исемгә генә тукталам.
Әлмәт төбәгендә яшәп, үз юнәлешен, үзәнен тапкан, укытучылар, мәктәп, димәк
ки, әдәп-әхлак, буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрне үзәккә алган, тыштан тыныч,
салмак, фәлсәфи һәм «тәртәгә» тибеп алудан да тайчынып тормаган Клара Булатова
2016 елда (3нче сан) укучыга «Шигъри көзләр әле дәвам итә» дип атаган шигырьләр
гөләндәмен тәкъдим итә. «Җирнең өсте ак та...», «Ялгыз Каштан», «Җәйнең соңгы
ае», «Шигъри көзләр әле дәвам итә...» шигырьләрен самими лиризм, эчкерсезлек,
күңелен бушату, рухи омтылыш берләштерә.
И, Ходаем! Раббем! Сынау гынамы бу?
Ил иманын җуйды. Шуңа гынамы бу?
Кемнәр ялгышлыклар җирдә кылган өчен
Ник афәткә тара бер гаепсез кешең?!
(«Җирнең өсте ак та...»)
Юлларында күпләрне тәшвишкә салган, чәчләребезне агарткан сорауларны
калкытып, усалланып та куя шагыйрь. Аның шигъри бәйләмендә, нигездә, тыныч,
ышанучан уйлану, табигать белән бердәмлекне тою өстенлек итә.
Шигъри көзләр әле дәвам итә,
Гомер дигән юллар бар әле.
Җанны назга, кышны язга бәйләп
Калдырасы җырлар бар әле.
Менә шундый киләчәккә өмет белән язылгын ихлас шигырьләр янында
«Исемдә калган чынбарлык», «Матәм» кебекләре сугыштан соңгы елларда күргән
авырлыкларны, әтисен күмү мәшәкатьләрен бәян итүләр прозаны тезмәгә күчерү
булып кына кабул ителә. Бу язмаларны автор оныклары өчен күңел дәфтәрендә генә
калдырса, дөресрәк буласы икән. Бөтен ил күргән авырлыклар, елау-сыктаулар турында
күп яздык, күп укыдык бит инде.
Без чынлап та үтә фәкыйрь идек,
Хәттин ашкан иде ярлылык.
Әти-әни – «детдом балалары» –
Әз-мәз ярдәм итә алырлык
Туганнары да юк...
(«Исемдә калган чынбарлык»)
Мәктәп директоры баласына болай ук мескенләнү кирәк идеме икән?
Дөресен әйткәндә, ул чорда укытучыларны, гомумән, авыл интеллигенциясен
хөкүмәт онытмады, паёкка талон өләшеп торды. «Матәм»дә иҗек саннарын бүлгәләп,
Т Ә Л Г А Т Г А Л И У Л Л И Н
131
сөйләм теленә – интонацион шигырьгә охшатырга тырышу да артык уңышлы
чыкмаган. Үпкәләштән булмасын, Клара ханым, әлеге тәнкыйть сүзе генә тулаем
иҗатыңа уңай, җылы карашымны киметми.
К.Булатова белән бер үк санда, әле күптән түгел генә Язучылар берлегенә әгъза
итеп алынган З.Захарова «Күңелдән шигырь тама» исемле шактый саллы тезмәсендә
йөрәк түрендә туган хисләрен, олы дөньяга, якыннарына мөнәсәбәтен, сөю-сәгадәт,
мәүзугын ачып бирердәй шәкли алымнар эзли: «Безнең арада», «Кешегә», «Ниләр
булган бу көнгә?», «Булырмы сагынып калучы...»
«Юк», – дияргә ашыкмале,
Өзмәле өметләрне,
Синең җылыңа сусаган
Җанымны өшетмәле.
Нәкъ «авылча», тәмле итеп сөйләшүне чагылдырган юллар, «Кешене бәхетле итәдер
Ихластан әйтелгән җылы сүз» («Кешегә») кебек нисби төшенчәләрне чагылдырган
юллар янында «Керәшен зары» диссонанс булып кабул ителә. Автор керәшен
«националистлары» әледән-әле болгата килгән теманы күтәрә һәм шактый буталчык,
караңгы почмакка китереп терәгән, аныңча, «хәйләкәр» нәтиҗәгә килә.
Телем – татар, денем – урыс,
Хөрмәт татар, урыска.
Мөселманның кулын кыссам,
Күзем кысам урыска.
(«Керәшен зары»)
Үзәк тарафыннан хупланган, болай да таркалып яшәгән татар кавемнәрен бүлгәләү,
чыннан да, яшәп килгән проблеманы куерту, гади халыкны котырту, мескенләнү,
зарлану яхшыга илтми. Христиан динен кабул иткән якут, чуваш кебек төркиләр, угро-
финнар динне милли күрсәткеч итеп санамыйлар (аларның бер өлеше һаман мәҗүси
булып калган). Ә халыкны бербөтен иткән үзәк – тел, гореф-гадәтләр, мәдәният, диләр.
Зинаида сеңелкәшкә дә гасырлар дәвамында чишелешен таба алмаган проблемага
кереп, ике юл чатында адашып калганчы, шигырь белән чәчмәне, илаһи нечкәлек
белән урам сөйләме арасындагы чикне сиземләргә өйрәнәсе иде.
Шәхеснең рухи дөньясына, яшәеш, үзенчәлекләренә, хатын-кыз бәхетенә, сөю-сәгадәт
низагларына, сөенеченә, табигать матурлыгына тиң шигъри бизәкләр тапкан шигырьләр
Ф.Җамалетдинова, И.Иксанова, Р.Мөхияр, Иделбикә һ.б. хатын-кыз шагыйрәләр иҗатында
аз түгел (Ф.Җамалетдинова. «Җир шарына әйләнүләр телә» (7нче сан), И.Иксанова.
«Гомерем фасыллары» (2нче сан)). Һәркемгә хас хисләр-уйлар төрлелеген Р.Мөхияр
«Күңелемнең төрле чагы була» дигән шигъри гөләндәменең исемендә үк калкытып куя.
Күңел бүген гел күкләрдә оча,
Күңел бүген былбылларны коча.
Күңел бүген болыт-бишекләрдә,
Җир өстендә гүзәл илләр кичә.
(«Бүген күңел»)
«Сулар ага – комнар кала» (11нче сан) тупланмасында Ф.Солтан табигать
күренешләрен сурәтләү аша кешенең асылын, яшәү мәгънәсен аңларга омтыла.
«Сыенамын, җирем, сиңа» шигырендә янәшәлек, ягъни психологик параллелизм
алымы мәһабәт наратның өскә «үрмәләвендә» кешегә хас чалымнарны калкытып
куярга мөмкинлек бирә.
Наратлар үрмәли күккә,
Аяк астында ылыс.
ШАГЫЙРЬ ЭЗЛИМ
5*
132
Нарат ылыслары кебек
Яшәү чәнчүле, кырыс.
Биредә сүз уйнату, чагыштырулар остасы Сирень Якупова, өйрәнчек чорын тиз
узып, җитди иҗтимагый-сәяси мәүзугъларны күтәрү сәләтен ача килгән, классик
силлабик системаны тоник шигырь алымнары белән баеткан Лилия Гыйбадуллина
шигырьләре дә игътибарга лаек: «Әни! Бүген белдем – Бер күз ачып йому гына Икән
гомер...» (С.Якупова. «Кызганам яшь гомеремне»)1.
Үтеп киткән елның шигъри мәҗлесендә Ф.Гыйззәтуллина, Л.Шагыйрьҗан,
Э.Мөэминова, С.Гәрәева һ.б. өлкәннәребез катнашмаса да, 2016 ел шигъриятенә дәгъва
белдереп булмый, бер яктан, «Казан утлары»нда һәр санәдә басылу мөмкин түгел,
икенче тарафтан, «илһам уты» гел кабынып, Пегас һәр елны «сыртын» бирмәскә дә
мөмкин.
7. Күңел догалары
Хәзерге татар шигърияте күпкырлы, киң колачлы. Сүзен өздереп, чаң сугып, халык
мәнфәгатьләрен югары өслүб белән калкытып куйган, тарихилык рухы өстенлек иткән
шигырь янәшәсендә тыныч, салмак, самими хисле әсәрләрнең йөрәге тибә, ягъни олы
дөнья мәшәкатьләрен, зурдан купкан хыялларны бер мизгелгә булса да оныттырып
торган, эчке уйлануга, үз-үзеңә хисап бирүгә, психологик күзәтүгә корылгын медитатив
лирикада яши һәм үсә. Күңелнең нечкә кылларына кагылган шигырьләр, дога кебек,
җанга май булып ята. Медитатив, ягъни тыныч, моңлы, эчке серләреңне «үзеңә-үзең»
ачкан, күзәтүчән лирика үрнәкләрен күренекле рус, татар шагыйрьләре иҗатында
күпләп таба алабыз: А.Ахматова, Б.Пастернак, О.Мандельштам, Н.Заболоцкий,
Б.Ахмадуллина, үзебездә Х.Туфан, С.Хәким, Ш.Маннур, М.Әгъләм, Л.Шагыйрьҗан,
Ш.Җиһангирова, И.Иксанова, Р.Аймәт һ.б. 2016 елда ошбу юнәлеш үрнәкләрен барлык
шагыйрьләр иҗатында диярлек табып була.
Сүз осталары үзләрен аңлауга табигать фасылларын, йөрәк серләрен, уйлануларын
ачуга еш кына эчке сөйләм-монолог аша киләләр. Кайбер галимнәр ошбу юнәлешне
«элитар» поэзия дип тә атыйлар. Р.Җамал «Үзем белән сөйләшәмен әле» (10нчы сан)
шигъри көлтәсенә кергән «Арада юп-юка пыяла», «Безнең киләчәкләр – куе томан»
һәм бер төркем кыска (4-12 юллыклар) шигырьләрендә тыныч, үз эчке дөньясын,
рухи халәтен, тирәлекне аңларга, бәя бирергә омтылып яшәгән, иҗатчының үзенә,
күңеленә якын (совет чорында аны авторның «рупоры» диярләр иде) лирик затны
алгы нәүбәткә чыгара. Ул беркая да ашыкмый, кабаланмый, язмышына үпкәләми, ә
бары тик уйларына, хисләренә бирелеп, үзен аңлау нияте белән яши. Күңелнең нечкә
кылларын уяткан хисси-моңлы сүзгә халык бик мохтаҗ! Юк, ул тышкы мохит өчен
ябык түгел, мәгәр дөнья мәшәкатьләренә йөрәк серләрен, җан ярсуын ачу аша килә.
Бу – медитатив лириканың дәреслекләрдә тәкъдим итәрлек үрнәге.
Үзем белән сөйләшәмен әле,
Шыпырт кына, тып-тын, килешеп.
Кайвакытта нидер пышылдый күк
Талгын гына җылы җил исеп.
(«Үзем белән сөйләшәмен әле»)
«Уйлар, уйлар... Кайчак алар – тып-тын Җәйрәп аккан елга агымы», дип, шагыйрь
иң тирән серләре белән уртаклаша: Әнисенә сабыйларча мөнәсәбәте, җитлеккән,
дөнья күргән ирләрчә, хатын-кыз матурлыгына мөкиббән китүе хакында ачыктан-
ачык бәян итә.
Р.Җамал бик әһәмиятсез күренгән вакыйгада да олы мәгънә орлыгы таба. «Мәҗнүн»
сөеклесенең бүлмәсендә ут кабынганны көтә, ә кыз караңгыда «өзелеп егетне күзәтә».
1 «Казан утлары»нда (1нче сан) Д.Заһидуллина «Чаллы шагыйрьләренең иҗат үзенчәлекләре» мәкаләсендә
С.Якупова, Л.Гыйбадуллина, Р.Мөхияр турында шактый тулы мәгълүмат бирә.
Т Ә Л Г А Т Г А Л И У Л Л И Н
133
Гашыйкларны кавыштырмаган «гаепле» дә табыла: «Көтәләр йөрәкләр бер-берсен –
Арада юп-юка пыяла». Икенче шигырьдә арадашчы «локаль» образ буларак томан
алына һәм кичереш шуңа бәйле рәвештә «туарыла». «Безнең киләчәкләр – куе томан...
Ул томанда бәхет бар сыман». Бөтен кеше зарланганда, кемне дә булса гаепләп
сүккәндә, Р.Җамалның каһарманы дәшми, тик елмая, чөнки аның уңышсызлыгы – бары
аның гаебе. Күрәсез, Р.Җамалның бар кешегә дә яхшылык, күңел тынычлыгы теләгән,
шуның өчен җанын бирергә әзер каһарманы матурлыкны үз җанында, уй-хисләрендә
таба һәм яшәеш фәлсәфәсенең менәзен шунда күрә.
Шушы җирдә биргән тормыш өчен
Рәхмәтлемен насыйп язмышка!
(«Тирә-якта бар да зарланыша...»)
Г.Мөхәммәтшин «Унсигездә», «Юлчыга», «Шушма» (10нчы сан) кебек лиризм
тирән агым булып саркыган шигырьләрендә «Ак сакалым – ак намусым үзем белән
һаман да», дип, туган җирендә, табигать кочагында, яраткан кешесе янында узган
гомерен олылый һәм бар кешегә бәхет теләп, талгын тынычлык дулкынында «йөзә».
Каударланмыйча гына үз-үзе алдында, намусы каршында хисап тота.
Һәр чибәргә гашыйк булам,
Сабый күрсәм елмаям,
Гел игелек, гел могҗиза
Көтеп яшим дөньядан.
(«Унсигездә»)
Яшәештә гашыйклык чоры да уза, тормыш ваклыкларына кереп, югалып калган
чаклар да була.
Иртән торам да кушылам
Тормыш чынбарлыгына,
Шикләнсәм дә вакыт-вакыт
Ерып чыгарлыгыма.
(«Иртән торам да кушылам...»)
Медидатив лириканың үзенчәлекле чагылышын Р.Харисның «Тәрәз каршындагы
юкәләр» бәйләмендә (5нче сан) таптым. Ихлас әсәр язу өчен фәләненче еллардагы
кебек завод-фабрикаларга, кырларга чыгып йөрисе дә юк икән. Тирә-юньне аңлау,
күзәтү һәм, чакмадан ут үрләткән шикелле, маңгай һәм күңел күзең күргәнне хисси
дөньяң аша уздырып, Ходай биргән сәләтеңне уята алсаң һәм шигырь серләрен белсәң,
«юллар» үз үлчәмнәрен, сурәтләү байлыкларын «сайлап» алалар. Табигатьнең һәр
күзәнәгендә, чәчәкнең «күз ачып йомуында» югары шигърият саклана имди.
«Тәрәз каршында юкәләр» гөләндәме язылуының нигез сәбәбен дә чамалыйм.
Шагыйрь чиратын уздырып, кыска вакытка гына чирләп алды. Күрәсең, җегәре ташып
торган Р.Харис урамга яисә мәдәният эшләре белән читкә чыгып йөри алмаганда,
тәрәзәдән йортта үсеп утырган юкәләрне игътибар үзәгендә тоткан, шул «аралашу»
уяткан хисләр дулкынында мәхәббәт маҗараларын янәдән кичереп утыргандыр, дип
фаразлыйм. «Баллы яңгыр»шигырендә бу хакта үзе дә «тәмләп» искә ала:
Искә төште юкә аллеясы:
аягыбыз балга ябышты;
балга басып, баллы һава сулап,
балдай татлы итеп кавыштык...
(«Баллы яңгыр»)
Әледән-әле кабатлана килгән «баллы яңгыр» гыйбарәсе, мәхәббәт күрке, шәхес
ШАГЫЙРЬ ЭЗЛИМ
134
язмышы, яшәеш фәлсәфәсе символы дәрәҗәсенә күтәрелеп, лирик каһарманның хис-
кичереш дөньясын ачуга буйсына.
«Юкә балы» образы «Яшел яфрак аша» шигырендә, сары төскә кереп, гомер
агышын, талгын сагышны сурәтләүгә буйсына.
Тәрәз каршындагы юкәләрдән
әле генә сары бал тамды...
Бүген – сары яфрак!..
Гомер оча!..
Тизлегенә аның таң калдым...
(«Яшел яфрак аша»)
Сизәсезме, бик күп мактаулы дәрәҗәләр алган шагыйрьдә гомернең кыска булуына,
тиз үтүенә исе китеп, шигырь дилбегәсен дә беразга кулдан «ычкындырып», юлларны
бүлгәли, сүзләр үзләре, мисрагътан «очып чыгып», мөстәкыйльлек таләп итәләр.
Шагыйрь, хисләр дулкынына бирелеп, йомшарып китүеннән оялып, чираттагы
шигырен: «Мин курыкмыйм... Башны учка салып, кыш турында уйлап утырам», ди.
Ә уе «Искә төшә иртә киткән дуслар, җимеш булмый калган өметләр...» хакында икән
(«Көзге яшел яфрак»). «Табигатьнең Морзе әлифбасы», «Карт бер ала карга», «Әллә
нишләде дөньялар», «Ятьмә кебек ботаклар» шигырьләре табигать белән кешенең
бердәмлеге турында.
Табигатьнең һәр фасылы, күренеше, детале кеше кылган гамәлләрне кабатлый,
һәрхәлдә шуңа омтыла дигән тәэсир туа «Ятьмә кебек ботаклар» шигырен укыганда.
Кара җептән үргән ятьмә кебек
ботакларын җәеп, юкәләр,
тәрәзәмә карап, нәрсәнедер
эләктермәк булып көтәләр...
Иң соңыннан лирик герой яз кошларын безнең якка чакырып хат җибәрүен
хәбәр итә. Гади күзәтүне катлаулы метафора, четерекле күчешләр эзләп тормыйча,
каушамыйча, ашыкмыйча гына, кәгазьгә төшерә. Олы проблема да, каударлану да юк.
Ә җан ял итә, табигать (шәһәрнеке булса да) кочагында иркәләнә.
Шагыйрь дә адәм баласы, ул гомер бакый бер дукында, дошман көткән керпе кебек,
энәләрен тырпайтып кына яши алмый.
Р.Вәлиевнең «Моңлы ядкарь», «Тик минеке», «Көз», «Авылга кайту» кебек
шигырьләрендә талгын, кешелекле моң, үткәндәге үрләрне сагыну һәм үз эчке
дөньясын тирәнрәк аңларга омтылыш өстенлек итә.
Күңелемә кайгы-сагыш төшсә,
Ак чәчәкләр җирдә эзләдем.
Офыкларга карап көтә торгач,
Сагышларга мандым күзләрем.
(«Тик минеке»)
«Көз» шигырендә рухи халәтне табигать күренешләре, янәшәлек психологизмы
ярдәмендә ачу, самими, ихлас беркатлылык укучыны битараф калдыра алмас дип уйлыйм.
Кабат кайтмас яфракларын сагынып,
Бар агачлар ятып елады.
Агачларга кушылып мин еладым,
Сагындым да үткән елларны.
Урамнарда йөрдем дәрвиш кебек...
Ай урамда йөзә, ай арган.
Т Ә Л Г А Т Г А Л И У Л Л И Н
135
Боз астында катып калыр кебек...
Айны кудым пычрак сулардан.
(«Көз»)
Минемчә, ай образын җанлы итеп сурәтләгән, аны кызгынып, пычрак судан
арындырган символик мәгънәле шигырь юк иде кебек.
Эчтәлекләре, сурәтле фикерләү үзенчәлекләре буенча әлегә иң җитлеккән ихлас
шигырьләр бәйләмен («Гомерем фасыллары» (2нче сан)) И.Иксанова Тукай елына
саклап тоткан дигән тәэсир туды күңелемдә. Ул – тыныч, талгын, салмак лирика
тарафдары. Медитатив юнәлеш шул ук вакытта аның эзләнүләрендә үзенчәлекле
чагылышын таба. И.Иксанова шәхси кичерешләре, рухи дөньясы турында язса да,
әйләнә-тирә, олы мохит мәшәкатьләре, якын шәхесләре («Әни», «Тукайга») турында
да оныта алмый.
Юккамыни синең әрнүләрең
Бәгыремдә минем сулкылдый.
(«Тукайга»)
Татар халкы кичергән, әле дә дәвам иткән ХХI гасыр фаҗигасен ул, табигать
сурәтенә (ялган фасылына) таянып, берничә юлга сыйдыра.
Гыйнвар.
Агачлар бөредә.
Ымсынып саташу бу бары.
...Хәтердә яңарды милләтнең
«Яз!» диеп алданган еллары.
(«Алдану»)
«Җәйге этюдлар» тупланмасында И.Иксанова кешегә хас кичерешләрне, хәтта
үзара аралашуларны да табигать тормышында күрә.
Башаклар серкә очыра, –
Кыр өсте – яшькелт рәшә.
Тын гына,
Тибрәлеп кенә
Җир белән күк сөйләшә...
«Җир белән күк сөйләшкән» мизгелдә 2016 ел – Тукай елы – сиздермичә генә
«шигъри таякчыкны» 2017 елга тапшыра. Уңышлар телик аңа! Синең белән дә исән-
сау күрешергә язсын!
***
Исемгә чыгарылган «Шигырь эзлим» гыйбарәсенә аңлатма бирергә вакыт җитте
кебек. Мине «котыртучы» шәхес мөхтәрәм Гаяз Исхакый булды. Үз мөхәррирлегендә
чыккан «Таң йолдызы» гәҗитәсенә килгән тезмә әсәрләрне өйрәнеп чыкканнан соң, ул
мондый нәтиҗәгә килә: «Шигырьләр күп, ә шагыйрь юк». Шул чорда аның янәшәсендә
Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев, Сүнчәләй йолдызлыклары балкый, ә әдип һаман канәгать
түгел. Аның күбрәк башлап язучыларны, үзешчәннәрне күздә тотуын аңлаган
тәкъдирдә дә, остаз белән килешүе кыен. Мин исә 2016 ел шигъриятен аркылыга-
буйга укып, мием аша уздырып чыккач, милләт гаме, аның кайгы-хәсрәте, шатлыгы,
үткәне, хәзергесе, киләчәге белән яшәгән бер илаһи зат таптым. Аның исеме – 2016
ел татар ШИГЪРИЯТЕ.