Уй буеның уйлы урамнары

Татар тарихының бик күп сәхифәләре Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәре белән бәйле. Ул – танылган рәссамнар, шагыйрь һәм әдипләр, галимнәр ватаны. Монда М.Гафури, Г.Тукай йөргән эзләр саклана, әлеге калада Тукай вафаты алдыннан гына – 1912 елның августында – атаклы галим, монументалист рәссам, портретчы, миниатюралар остасы Ч.Әхмәрев туган. Монда бормаланып, ярларына тулышып, безгә шомлы, данлы ерак гасырлар авазын да, гамен дә җиткергәндәй, уйлы Уй елгасы ага... Уйның җирле тарихчылары хәтерендә Чалла татар (Ярам татар), Кара туры егет тәхәллүсләре белән билгеле һәм милли сүз сәнгатебез тарихында чынбарлыктагыдан лаеклырак урын табарга тиешле Галимов Әкрәм Миннегали улының (1892-1913) кадерле исеме саклана. Дөрес, гади халык арасында онытылуына борчылып, Чиләбе өлкәсе шагыйре Басыйр Рафиков аның турында «хәтердән чыгарылган шагыйрь», дип яза (Поэт из забвенья // Вперёд. – Троицк, 1993. – 16.01). Шулай да Ә.Галимов турында ниндидер мәгълүмат табарга була, чөнки исеме берничә белешмәлеккә, шул исәптән Татар энциклопедиясенә һәм Чиләбе өлкәсенекенә кертелгән.

Ә.Галимов иҗаты, әдәби-мәдәни бәйләнешләре, бигрәк тә шагыйрьнең Тукайга мөнәсәбәтен ачу һәм бу исемне пропагандалау эше белән төп шөгыльләнгән кеше – Троицкида яшәгән рус кешесе А.А.Шмаков1. Казакъ галимнәре дә Ә.Галимов иҗатын өйрәнүне туктатмый. Безнең өчен шунысы сөенечле: алар да Ә.Галимов иҗатын милли багланышлар кысаларында яктырта2, чөнки ул – ХХ гасыр башында казакъча һәм татарча иҗат иткән шагыйрь, драматург, журналист; тәрҗемәче; кардәш төрки халыкларга мәгърифәт тараткан татар мөгаллиме. Аны казакълар, татарлар гына түгел, гадәттәгечә, нәсел бәйләнешләре булмаса да, аларча язмаса да, башкортлар да үз язучылары саный. Ә.Галимовның әтисе – татар, әнисе – кыргыз. 1913 елда Кустанайда туса да, ул, белем алу максатыннан, Көньяк Җаекта бик мәртәбәле булган «Рәсүлия» мәдрәсәле Троицк шәһәренә күченә. Бу уку йорты аны ныклап торып татар-башкорт һәм казакъ мәдәниятенә алып керә, чөнки егет, анда укыганда ук, бик күп каләм ияләре белән аралаша. Дөрес, ул берара туган җирендә балалар укытып ала, әмма, үз мөмкинлекләрен ныграк ачар өчен, әдәби-иҗади тирәлекле Троицкига әйләнеп кайта.

ХХ гасыр башында Ә.Галимов әсәрләре «Шура», «Кармак», «Акмулла», «Идел» һ.б. вакытлы матбугат битләрендә дөнья күрә, ул Троицкида чыга торган «Айкап» журналының сәркатибе, «Акмулла»ның әдәби хезмәткәре булып эшли. 1912 елда Казанда Кәримовлар типографиясендә чыккан «Яшьлек җимешләре» («Джегетен джимесдяри»; «Җастык җимесдәре») җыентыгы Тукай язган «Сөткә төшкән тычкан» әсәренең казакъчалаштырылган варианты белән ачыла. Ә.Галимовның бу вакытка исеме төрки халыклар арасында гына түгел, яшь рус язучыларына да яхшы билгеле була, шуңа да карамастан аны русча бастыру мәсьәләсе көн кадагына куелмый. Унөченче елның август аенда язган мәкаләсендә Чиләбе шагыйре А.Туркин мөселман әдәбиятының, шул исәптән Ә.Галимов шигырьләренең тәрҗемә ителмәвенә, русларның алар белән үз телләрендә таныш булмавына үкенеч белдерә һәм: «Ул безнең янәшәбездә яшәгәнгә һәм иҗат иткәнгә, үз халкы гамендә булганга, аны бездән яхшырак белгәнгә, бигрәк тә кызганыч. Аның фикерләре нәкъ менә күпне кичергән һәм утлары шәүләләнгән халык улы булганга оригиналь дә», – ди.

Ә.Галимов вафаты матбугатта, бигрәк тә җирле газеталарда киң чагылыш таба3. Аның үлеменә хәтта башкала газеталары да битараф калмый. Санкт-Петербургта чыга торган «Мөселман газетасы»нда аның үлеме яңарыш, яктылыкка хәрәкәт юлындагы авыр сынауларның берсенә тиңләнә. «Шура» журналы хушлашу сүзе янәшәсендә (Гафифи С. Шагыйрь Әкрәм Галимовның вафаты // Шура. – 1913. – №17) шагыйрьнең үз әсәрен дә бастыра. Журналистлар, җирле тарихчылар әдәбият тарихында гаять талантлы, халык зур өметләр баглап, әлеге талантның ачылганын көтеп торган Ә.Галимов онытылганны язса да, аның «Май мәсьәләсе» («Май мәсәдеси») комедиясе, фольклор әсәре сыйфатында, узган гасыр ахырынача халык театрлары, үзешчән артистлар тарафыннан уйналган4 . Үз заманында әлеге әсәр гаять тә популяр була. 1918 елның 25 гыйнварында, мәсәлән, Уфаның «Новый клуб» залында «Галия» мәдрәсәсендәге «Милли көй, сәхнә һәм әдәбият түгәрәге» файдасына өч бүлектән торган зур кичә үткәрелә, һәм аның беренче бүлегендә Әкрәм Галимовның «Май мәсьәләсе» дигән бер пәрдәлек комедиясе куела, әсәрне тотып торган Гариф мулла ролен С.Кудаш башкара. Икенче бүлектә Ә.Галимов иҗаты яхшы таныш милләт вәкилләреннән – татар, башкорт, казакъ, кырым татарларыннан мәдрәсәнең музыка укытучысы Вильгельм Клименц аерым хорлар оештырып җырлата.

Ә.Галимов шигърияттә Акмулла, Гафури һәм Тукай традицияләрен дәвам итүче санала, Тукайны татарның иң бөек шагыйре һәм үзенең остазы дип хисаплый. Вакытлы матбугатта даими басылган мәкалә һәм фельетоннарын аның калыбында язарга тырыша, казакъ халкының артта калганлыгы, аңа мәгърифәткә юл ачарга кирәклек турында сөйли. Ул сатирик иҗатында иске карашлы, байларга тәлинкә тоткан ишаннарга каршы рәхимсез көрәшә. «Айкап», «Акмулла» журналларында эшләгәндә, шагыйрь үз чорының җитешсезлекләрен, социаль гаделсезлеген, тормыш контрастларын тасвирлый. Аның шул юнәлештә эшчәнлек алып баруына Тукай иҗаты турыдан-туры тәэсир итә. Чалла татар шигырьләре «Шура» журналында, Хаҗитарханда чыккан «Идел» газетасында да дөнья күрә. Ә.Галимов рус телен яхшы белә, Тукай йогынтысында рус әдәбияты белән дә ныклап таныша. Г.Тукай да Ә.Галимов иҗатын даими күзәтеп бара һәм бервакыт сатираюмор калыбындагы язмасын (Гөмберт. Матбугатымызның «фәсахәт нәмүнәләре // Ялт-йолт. – 1913. – 15 март) аңа адреслый. Бу язма Ә.Галимовның Тукайга булган уңай мөнәсәбәтен үзгәртми. Үзенең дә икътисади хәле, сәламәтлеге шәптән булмаган егерме яшьлек егет Ә.Галимов Тукайның вафатын авыр кичерә һәм, хәсрәте чирен көчәйтеп, озак та үтми үлә. Аны җирләү Тукайны күмүне хәтерләтә – шагыйрьне бакыйлыкка озатучылар агымы урамнарны тутырып җыелган яшьләрнең манифестациясенә әверелә. Ә.Галимовны күмәргә дип рус журналистлары да килә. Вафатыннан соң иҗатын анализлаган һәм югары бәя биргән язмалар чыга.

Ә.Галимов, Тукай кебек үк, бик авыр һәм ярлы тормышта, һичбер ялсыз эшләп яши, үзе хезмәт иткән редакциядә төннәр буе утыра, журнал саннарының чыгуына башыннан ахырына кадәр үзендә җаваплылык сизә. Әйтик, «Айкап»ның номерын тапшыру көннәрендә ахыргача өенә кайтып китми торган була. Шагыйрь хәтта гонорар сорарга кыенсына, кайбер журналларга бушка гына яза.

Сәйфи Кудаш «Яшьлек эзләре буйлап» хезмәтендә (1964. – Б.49-51; 66-68) Ә.Галимовка да туктала, әмма аның турындагы сүзләре гел Тукайга мөнәсәбәтлеләре белән кушылып китә. Ул 1911 елда Кустанайда Хәлил Абзалимов, Рәсүл Мөхәммәдиев исемле приказщиклар һәм яшь шагыйрьләрдән Вәлиулла Хәлили белән Әкрәм Галимовның һәвәскәр труппа төзүен, ә режиссураны рус артисты Павел Сысинга тапшыруларын сөйли. Труппа «Казанга сәяхәт» тирәсендә оешкан бер актлы комедия уйный һәм программаның икенче өлешенә кертелгән шигырьләр арасында Г.Тукайныкылар да була.

Ә.Галимов – бәхәссез, Уй буе шәһәрләренең урамнарын уйлы иткән, бу төбәктә Тукай иҗатын таратуга көч куйган һәм иртә үлеме әдәбиятыбыз өчен гаять үкенечле булган шагыйрь. Һич югы яшьтәш әһле каләм белсен өчен, кулларына алып карарга китапханәләрдә җыентыгы да юк шагыйрьдер.

 

Реклама