Логотип Казан Утлары
Публицистика

Зыялы режиссёр иҗаты

ПРАЗАТ ИСӘНБӘТНЕҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ

Татар режиссура сәнгате мәйданында ХХ гасырның икенче яртысында ат уйнаткан олуг шәхесләр арасында актёр, режиссёр, педагог, инсценировкалар авторы, Татарстанның халык артисты (1981), ТАССРның һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1967, 1986) Празат Нәкый улы Исәнбәт (1927-2001) исеме иң беренчеләрдән булып аталырга хаклы. Дәрьядай киң эрудицияле булганы, энциклопедик белеме, профессиональ осталыгы өчен генә түгел, бәлки тумыштан килгән зыялылыгы, тәрбиясе, кабатланмас бай эчке дөньясы өчен дә. 1944-1949 елларда Мәскәү театр институтында (ГИТИС) актёрлык һәм 1951-1956 елларда режиссёрлык факультетларында белем ала ул. 1958 елдан гомеренең ахырына кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты һәм режиссёры булып эшли, милли театрыбыз үсешенә бәяләп бетергесез колачлы зур өлеш кертә.

Театрга багышланган биш дистәгә якын ел, житмештән артык куелган спектакль, уйналган рольләр, инсценировкалаштырылган, сәхнәгә күтәрелгән проза әсәрләре. Штрих кебек өзек-өзек булса да, гомер озынлыгын иңләгән театраль-педагогик эшчәнлек. Каян башлана соң бу бәрәкәтле зур иҗатның башы?

П.Исәнбәтнең режиссура сәнгате белән кызыксынуы А.В.Луначарский исемендәге Дәүләт театр институтының Татар студиясендә уку елларында уяна. Студия җитәкчеләре О.Н.Пыжова һәм Б.В.Бибиковлар, гәрчә үз шәкертләренең идея эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан бербөтен сәхнә әсәре тудыру омтылышын хупласалар да, режиссёр профессиясенә шәхес буларак өлгергәнлек, тормыш тәҗрибәсе кирәклеген искәртәләр. Бәлки шуңа күрәдер дә П.Исәнбәт, ГИТИСның режиссура бүлегенә шушы ук югары уку йортының актёрлык осталыгы буенча Татар театр студиясен тәмамлап, Казан Яшь тамашачылар театрында һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында берничә ел эшләгәннән соң, шактый тәҗрибә туплап, 1952 елда гына укырга керә. Остазы Н.М.Горчаков кул астында режиссёр профессиясе серләренә өйрәнә. Ниһаять, бу юлы да студент еллары артта кала. 1957 елда ул диплом спектакле куяр өчен яңадан Г.Камал исемендәге театрга кайта.

Илленче елларның икенче яртысында, бөтен совет театр сәнгате кебек үк, татар театры да яңарыш чоры кичерә. Иҗатчыларның сәхнәдәге тормыш дөреслегенә карашлары үзгәрә, реализм рамкалары киңәя, үз эченә шартлылык төшенчәсен дә ала башлый. Шул ук елларда халкыбызга К.Тинчурин, М.Мутин, Г.Ибраһимов, Ф.Бурнаш, Ш.Усманов кебек танылган сәнгать эшлеклеләренең, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗади мираслары кире кайтарыла. Сәхнәгә Ш.Хөсәенов, А.Гыйләҗев, Х.Вахит кебек драматурглар күтәрелә. Яшь режиссёр алдына тәүге адымнардан ук шул социаль ситуацияне исәпкә алу, аны үз иҗатында актив чагылдыру бурычы килеп баса.

Әтисе Н.Исәнбәтнең «Муса» трагедиясе буенча эшләнгән спектакль илдә барган шул яңарыш процессының сәхнәдәге җанлы гәүдәләнеше булып тора. Җәлил образын сәхнәбезгә беренче буларак алып чыккан бу әсәр республика мәдәни тормышында зур вакыйга буларак кабул ителә. Бөек Октябрьнең 40 еллыгына багышланган әлеге беренче эше өчен яшь режиссёр махсус диплом белән бүләкләнә. Әтисе Н.Исәнбәт исеме телгә алынгач, шул ук авторның икенче бер әсәре буенча куелган спектакльгә дә тукталып китик. Н.Исәнбәтнең истәлекләренә караганда, беренче татар артисткасы С.Гыйззәтуллина-Волжская шәрәфенә һәм татар театрының кырык еллыгына багышланган пьеса инде 1944 елда ук язылып беткән була. Шул ук елны уздырылган иң яхшы пьесалар конкурсында беренче вариантта «Сәхипҗамал Волжская» дип аталган әсәр икенче дәрәҗәдәге бүләккә лаек дип табыла. Әмма аның сәхнәгә юлы шактый озак һәм сикәлтәле булып чыга. Беренче тапкыр ул бары тик 1963 елда режиссёр П.Исәнбәт тарафыннан Г.Камал исемендәге театрда куела. Моның сәбәбе, автор әйтүенчә, тарихи шәхесләрнең һәм уйлап чыгарылган персонажларның катнаштырылып бирелүендә. Ул елларда мәдәният өлкәсендә эшләүче кайбер хезмәткәрләрне «вакыйгада катнашучылар тарихи билгеле исемнәргә генә кайтарып калдырылса, бу аларны сәнгатьчә гомумиләштерелгән образлар итеп күрүгә комачаулык итәчәк», дигән фикер дә борчыган. Әмма татар хатын-кызының тиңсез каһарманлыгын сурәтләгән һәм халыкның милли үзаңын тәрбияләүгә юнәлдерелгән әсәрнең куелмавының төп сәбәбе бөтенләй башкада. 1944 елда ВКП(б) Үзәк Комитетының һәм хөкүмәтнең татар халкы тарихын, аның бөек шәхесләре эшчәнлеген, данлы үткән юлын сызып ташлау өчен чыгарылган «Татарстан партия оешмасында масса-сәяси һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» дигән 9 август карары кабул ителә. Шуңа күрә Н.Исәнбәт тарафыннан татар милләтенең беренчеләрдән булып сәхнәгә чыккан батыр ул-кызларына тирән хөрмәт, кайнар мәхәббәт белән язылган һәм шундый ук хисләрне тамашачыларда тәрбияләячәк әсәр ул елларда берничек тә театр репертуарына кертелә алмаган. Бу бары тик «Хрущёв җепшеклеге» дип аталган һәм идеологик басым бераз кимегән алтмышынчы еллар башында гына мөмкин була.

Спектакльнең премьерасы 1963 елның 12 сентябрендә зур уңыш белән уза. Бу чынлап та күмәк иҗат тантанасы – режиссёр П.Исәнбәт, рәссам Ә.Тумашев, уенда катнашучыларның гаҗәеп берлеге, бөтенлеге нәтиҗәсе була. Сәхнәдә уен түгел, чын тормыш мизгелләре урын алган кебек тоела. «Гөлҗамал» исә – режиссёрның шактый тәҗрибә туплаганнан соң куелган спектакле. Аңа кадәр Г.Ахунов һәм Ф.Мостафиннарның «Тынгысыз йөрәк» (1959), Илдар Юзеевның «Янар чәчәк» (1961), М.Кәримнең «Җырланмаган җыр» (1962), бераз соңрак Х.Вахитның «Карлыгач канат кага» (1964), А.Расихның «Ике буйдак» (1967) кебек әсәрләр сәхнәләштерелде. Аларда П.Исәнбәтнең заман проблемаларына җитди игътибары, көн геройларын сәхнәгә күтәрергә тырышуы сизелде. Бу спектакльләрне куйганнан соң, Празат Исәнбәт тамаша барышында үзенчәлекле психологик атмосфера тудырырга, характерларның эчке дөньясын тирәннән ачарга сәләтле лирик-драматик пландагы режиссёр буларак ачыла. Алга таба да аңа автор тәкъдим иткән материалга үтә сак караш, сәхнә бизәлешендә тормыш дөреслеге кануннарын саклау хас.

Әгәр П.Исәнбәтнең «Татар хатыны ниләр күрми» (Г.Ибраһимов әсәре буенча Х.Сәлимҗанов инсценировкасы, 1960), «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт, 1963), «Ата хакы, Тәңре хакы» (В.Лаврентьев, 1965) кебек спектакльләрендә тормыш-көнкүреш төгәллеге, яшәеш детальләре өстенлек алса, Бразилия драматургы Фигейредоның «Кол» («Эзоп», 1967) пьесасы белән аның иҗатына бөтенләй башка төрле сурәтләү чаралары, гомумиләштерү, яңа образлылык килеп керә. Шуңа күрә дә стиль ягыннан бу спектакль алдагыларыннан күпкә аерыла. Биредә тамашачыга тормыш дөреслеге кануннарыннан чыгып төзелгән интерьерлар түгел, бәлки, шартлы образлылык таләпләрен исәпкә алып эшләнгән, бөтен спектакль өчен уртак корылма тәкъдим ителә. Сәхнәнең бар тирәнлеге һәм киңлеге кулланыла. Бу спектакльдән соң П.Исәнбәт үз иҗатында традицион тормыш дөреслеге театры сурәтләү чараларын да, шартлы-метафорик театр образлылыгын да бердәй осталык белән куллана башлый. Алга таба режиссёр иҗатындагы традицион линияне «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (Ю.Әминев, 1969), «Туй алдыннан», «Мәхәббәтең чын булса» (Х.Вахит, 1969, 1972), «Эңгер-меңгер» (А.Гыйләҗев, 1971), «Тартюф» (Мольер, 1978), «Бәхетсез егет» (Г.Камал, 1986) кебек әсәрләр дәвам итсә, икенчесен «Акчарлаклар» (Ш.Камал, 1971), «Татар хатыны ниләр күрми « (1978), «Банкрот» (Г.Камал, 1978), «Ике фикер» (Г.Колахмәтов, 1981), «Һаваларда йолдыз» (М.Горький әсәрләре буенча П.Исәнбәт инсценировкасы, 1984) шикелле спектакльләр тулыландыра. Соңгы төркем сәхнә әсәрләрен куйган, режиссёрга драматургик материалга ирекле мөнәсәбәт, форма активлыгы, сценографиянең күпмәгънәлелеге, образларның тирәнлеге, психологик төгәллек хас.

Р.Батулланың «Кичер мине, әнкәй...» трагикомедиясе шулай ук режиссёр иҗатындагы традицион линиягә карый.

Ярты гасырлык режиссёрлык дәверендә П.Исәнбәт күп кенә милли классик драматургия үрнәкләрен өр-яңадан сәхнәгә күтәргән, көтелмәгәнчә шәрехләгән эзләнүчән шәхес икәнен кат-кат дәлилли. Г.Камалның «Банкрот» комедиясе режиссёрның бу пьесага төптән-тирәннән уйланган мөрәҗәгате иде. Заман режиссурасының соңгы казанышлары спектакльдә ничек чагылыш таба? Вакыт факторы әсәрнең жанрында, стилистикасында, структурасында нинди үзгәрешләр тудыра?

Г.Камал үзе «Банкрот»ны «пьеса» дип кенә тәкъдим итә. Аны, гадәттә, тормышкөнкүреш комедиясе итеп уйныйлар иде. Режиссёр П.Исәнбәт, әнә шул традицион куелыштан китәргә тырышып, спектакльнең жанрын «водевильгә якын музыкаль комедия» рәвешендә хәл итә. (Спектакльнең программасында «музыкаль комедия» дип куелган.) Жанр атамасының беренче сүзе әсәр тукымасында музыканың мөһим урын тотуын сөйли. Бу чыннан да шулай. Музыкага режиссёр гаять күп яңа функцияләр йөкли. Ул спектакльнең темпо-ритмын билгели, аерым образларның лейтмотивы буларак килә, персонажларның эчке кичерешләрен, халәтләрен тамашачыга тулырак җиткерә, режиссёрның, артистларның аерым персонажларга мөнәсәбәтен ачыграк белдерә.

«Банкрот» спектаклендәге фантазия байлыгы, эзләнү һәм фикер төгәллеге Г.Колахметовның «Ике фикер» пьесасы буенча сәхнәгә куелган спектакльгә дә хас.

Пьеса инкыйлабкача да, Совет власте елларында да сәнгать әһелләренең игътибар үзәгендә тормый. Моны иң элек аның шартлы-аллегорик һәм тормыш чынбарлыгы алымнары нигезендә бик үк гадәти булмаган формада язылуы белән дә аңлатырга мөмкиндер. Чөнки һәрбер классик әсәрне сәхнәләштергәндә, режиссёр алдында котылгысыз рәвештә килеп баса торган актуальлек проблемасы өстенә пьесаның катлаулы стилистикасын ничек саклау мәсьәләсе дә туа.

Г.Колахметовның тууына 100 ел тулу уңае белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында чын ачыш дәрәҗәсендә яңгыраган «Ике фикер»не куйган режиссёр П.Исәнбәт әлеге проблемаларны ничек хәл иткән соң?

Актуаль яңгырашлы спектакль тудыру максатыннан, режиссёр әсәрдәге вакыйгаларны турыдан-туры хәзерге көнгә күчерә. Спектакль бүгенге көн тамашачысына бернинди файдасыз, уйсыз, теләксез, күңел ачып кына яшәүнең мәгънәсезлеге турында сөйли, битарафлыкка, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүчеләргә каршы чыга, хакыйкать өчен көрәшкә чакыра, тормышта үз урыныңны табарга, җәмгыятькә файдалы кеше булырга өнди.

Сценография ачышлары, мизансценаларны метафора буларак файдалану режиссёр П.Исәнбәт тарафыннан Г.Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» повесте буенча эшләнгән спектакльдә дә киң кулланыла.

Әсәр үзәгенә куелган мәңге искерми торган гомумкешелек проблемаларын хәтергә төшерергә кирәк. Театр коллективы повестьның рамкаларын киңәйтеп, үзәккә куелган хатын-кыз язмышы аша масштаблы полотно тудыруга ирешкән. Шул ук вакытта спектакль яхшылык һәм явызлык, кеше күңеленә төзәлмәс яра ясап, аны үлемгә илтеп җиткерергә сәләтле битарафлык, күңел тупаслыгы турында зур сөйләшү буларак та кабул ителә. Режиссёр П.Исәнбәт әсәрнең сәхнә варианты өчен шул проблемаларны нигез итеп алган һәм алар соң дәрәҗәдә актуаль булып яңгырый.

Режиссёрлык эшчәнлегенең уңышлы башланып китүенә карамастан, П.Исәнбәт халык арасында иң элек актёр буларак таныла. Артист хезмәте өчен «үлчәп теккәндәй» буй-сын, мөлаем йөз, табигый, иркен пластика, төрле төсмерләргә бай тавыш, үзенә генә хас тыенкырак уен манерасы ул башкарган Әхмәт (М.Әмир, «Гөлшаян»), Да-Хай (Цао Юй, «Тайфун»), Синцов (М.Горький, «Дошманнар»), Васильков (А.Н.Островский, «Котырган акчалар») һ.б. рольләрнең уңышлы чыгуын тәэмин итә, аларны спектакльләрнең үзәк персонажлары рәтенә күтәрә. Икенче яктан, артист профессиясенең серләрен бөтен нечкәлекләренә кадәр белү, Казан художество училищесында кечкенәдән үк мавыккан рәсем сәнгате буенча алган махсус белем кебек үк, П.Исәнбәткә режиссёрлык хезмәтендә зур ярдәм итә, спектакльне тудыруда катнашкан башка барлык иҗатчыларны тирәннән аңларга, кирәк чагында аларга дөрес юнәлеш күрсәтергә, булышырга мөмкинлек бирә. Ярты гасырлык иҗат дәвере дәвамында, актёр буларак, Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә Празат Исәнбәт шактый күп образлар иҗат итә: Кодар (Г.Мөсрепов, «Кузы-Көрпәч һәм Баянсылу»), Дерамо (К.Гоцци, «Болан-патша»), Васильков (А.Островский, «Соңгы корбан»), Синцов (М.Горький, «Дошманнар») һ.б

П.Исәнбәт актёрлар белән эшләгәндә үзе теләгәнен тыныч кына, сабыр гына аңлатырга тырыша. Бу эштә аңа табигый эчке культурасы һәм киң эрудициясе, күп белүе ярдәм итә. Белгәне белән бик теләп уртаклаша иде ул. П.Исәнбәт үткәргән репетицияләр еш кына сәнгать тарихы, теориясе дәресләренә охшап китә, режиссёрның чиктән тыш иҗат юмартлыгы сәбәпчедерме, артистлар аның белән эшләргә ярата иде. Сәхнә әсәре иҗат иткәндә, Празат Нәкыевичның үзе генә куллана торган методикасы булды. Һичкайчан теге яки бу артист шәхесенә ят төсмерләр, уен алымнары тәкъдим итмәде ул. Киресенчә, һәр очракта да аларның иҗади мөмкинлекләрен, сәләтен, тәҗрибәсен исәпкә алып эшләргә омтылды. Әйтик, яшь артист сәхнәдә ни эшләргә белми югалып калды ди. Режиссёр ситуацияне шул дәрәҗәдә кора ки, башка актёрлар ярдәмендә аның ул халәтен шундый «уйната», спектакльдә тәҗрибәсезлек кимчелек түгел, бәлки уңай як, табыш буларак кабул ителә башлый. П.Исәнбәт – артистларны үстерә торган режиссёр, һич икеләнмичә аны режиссёр-педагог дип атап була иде.

Педагогика турында сүз чыкса, Празат Нәкыевичның татар театрлары, үзешчән сәнгать өчен яшь кадрлар әзерләү өлкәсендәге эшчәнлеген дә искә алу урынлы булыр. В.И.Качалов исемендәге Зур драма театры каршында оештырылган студиядә, Театр училищесында, Казан дәүләт культура институтында кайчандыр ул тәрбияләгән шәкертләр хәзер танылган артистлар, халык театры режиссёрлары булып җитештеләр.

Татар театр сәнгатенең илле елга якын вакыт аралыгындагы үсеше П.Исәнбәт иҗаты белән аерылгысыз бәйләнгән. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссёры (баштагы ун елда артисты да) милли культурабызның алга барышында төпкә җигелеп тартучы, әйдәп баручы лидерларның берсе иде

...Празат ага белән миңа берничә ел Казан дәүләт культура институтында актёрлык осталыгы һәм режиссура буенча дәресләр алып барырга туры килде. Дәресләр вакытын иң беренче пар итеп билгелиләр. Ул вакытта әле кафедрада беркем булмый. Икебез дә егерме-егерме биш минутка алданрак килгәнгә, безгә аның белән шактый озак гәпләшеп алырга мөмкинлек була иде. Шул сөйләшкән арада да мин аның күпне белүенә, дөнья әдәбияты, сәнгате, театры, мәдәнияте буенча киң мәгълүматына, үзара аралашу мөнәсәбәтенә соклана идем. Хәзер дә уйлап утырам, еш искә алам. Шул кыска гына вакыт аралыгында да күп нәрсәләр турында сөйләшенгән, никадәр баеткан икән мине Празат абый! Бу язмам – шул вакытлар истәлеге – Рухыңа дога булып барып ирешсен!