Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАРИХ БОРЫЛМАГАН ЕЛЛАР ЮК


Сүз калган
Безнең гомер күргән падишаһлар!
Шаккатырлык Тарих үзе дә.
Ярты юлдан кире борыл, имеш,
Коммунизм төзе-төзе дә.
Борылдыкмы? Алга барышмы йә,
Чамаларлык хәл дә калмаган.
Ак өметләр күптән суга баткан,
Хыялларны утлар ялмаган.
Илнең үткәннәрен Тарих язган,
Патшалары киткән... Сүз калган.
Алар телендәге ул сүзләрдә
Ачыла гына бара һәр ялган.
...Коммунизм төзеп булмаса да,
Юлларны гел төзеп торалар.
Һәр чорда да бер үк мәгънә бирә
«Булдырабыз!» яки «Ура!»лар.
Патша белән Шагыйрь Тарих буйлап
Гасырларны бергә кичкәннәр.
Һәм еш кына, телен кисәлмәгәч,
Шагыйрьләрнең башын кискәннәр.
Падишаһлар килә-китә торган,
Ялганнарда заман, чор янган.
Башын иеп кояш карап торган,
Баш киселгән... Барыбер Сүз калган.
Тарих – гадел, шагыйрь – үткен күзле,
Һәр икесе шундый дан алган.
Киләчәкнең ачык капкасыннан
Барыбер Сүз керә иң алдан!


Ком сәгате
Дөньяның күзәтәм агышын,
Ком ага тын гына, моң гына.
Суларга кыймыймын – тыңлыймын,
Вакытмы каплана тыныма?
Тавышын ишетмим Вакытның,
Тик күрәм: ага ул ком булып.
Чорларга күмелеп калганы,
Җуела барганы йомылып,
Сибелеп киткәне җилләргә,
Яңгырга чыланган бүртеге –
Барсы да ул минем халәтем –
Гомерем минем ком бөртеге.
Ә комда – хәрәкәт, алгысу,
Вакыт ул мин булып чыгаммы?
Тик миңа бәйләнгән елларның
Җитәрме мәңгегә чыдамы?
Шуңа да тын гына агам шул,
Ул җепне, Илаһым, өзмә Син.
Мин менә нәкъ бүген күзаллыйм
Ком өйгән тауларның тезмәсен.
Ни кылып өлгердем? Җавабым?
Бар галәм тыңлый күк, дөнья тын.
Ашыгам... Тикмәгә түгелдер,
Ком ага... Әлегә ага ком...


Иң зур сер – гомерем
Һай, озак яшәлде бу җирдә,
Утларга төшелде... Пешелде...
Дөньяның мин тамчы белмәгән
Нихәтле серләре чишелде.
Чишелми калганы – бер галәм,
Тагы да бер гомер җитмәслек.
Аһ, булсын иде лә бу яшәү
Тормышның гайрәте чикмәслек.
Яшьлегем мәңге тез чүкмәслек,
Картлыкка камзуллар текмәслек,
Буш орлык чәчмәслек бу җирдә
Заты юк иген дә икмәслек.
...Мин күрдем кояшның кызарып
Пешүен, үзеннән качуын.
Тын гына сер түгеп тәрәзгә,
Айның төн пәрдәсен ачуын.
Мин күрдем үзенә сыешмый
Йөгергән утлы җил тынуын.
Мин күрдем, өшегәч, үзәктән
Ялкынның дерелдәп торуын.
Яз көттем үземә килер, дип,
Яз саен бар җиһан яшәрде.
Мин көткән үткәнгә әйләнде.
Дөньяда, һай, озак яшәлде...
Давыл да бер тына икән шул,
Утлар да бер сүнә икән ул.
Өметләр ягына талпынып,
Тик күңел җилкенә икән ул.
Югалткан – тапканнан кадерле,
Һич болай булмас дип йөр-йөр дә
Тукталып кал, имеш...
Ә баксаң,
Шундый әз яшәлгән бу җирдә!
Утларда, суларда чыныккан
Мәңге яшь сулыкмас күңел шул.
Иң зур сер – гомерем... Тик никтер
Яшәгән кебек тә түгел шул.


Җырым минем
Син миңа канатлар куясың,
Таны, дип, үзәнен, кыясын.
Күтәр, дип, җиһанны югары,
Биектә моңнарның юллары,
Җырым минем!
Син мине үз итеп киләсең,
Елата-елата көләсең.
Җанымны телемләп теләсең,
Шул мәлдә гөлләргә төрәсең,
Җырым минем!
Сүзләрне алларга мин манам,
Көнем юк, төнем юк, ял гынам.
Ташлама мине, дип ялынам,
Тик шулай тормышка ялганам,
Җырым минем!
Гомерме мәңгелек? Ел саны?
Җан һәм җыр югалмас, бел аны.
Яктылык, нур җый да күңлемнән,
Сакла син, җылыт син дөньяны,
Җырым минем!


Барыбер кадерлең мин синең
Хатамны күрүгә тиргисең,
Ә үзең, кадерлем – син, дисең.
Мине сүз үтерә, ә синең
Китмидер шикелле һич исең.
Сүзләрең кош, гүя...
Минем күк
Уеңны кушмыйсың, бүлмисең.
Мине сүз яшәтә, син шуны
Белмисең. Ничекләр белмисең?!
Табигать салганы үзгәрмәс,
Булмышың шулдыр ла, җисемең...
Тиргисең... пышылдыйм тын гына:
«Барыбер кадерлең мин синең!»

Мөгаен
Көмеш болытларның күзе көлә,
Бөтен җиһан чумган якты сергә.
Йолдызларның йөрәк тибешен күр! –
Мөгаен, бер шагыйрь туган җиргә.
Сызгырды җил... Каен дертләп куйды,
Сыенасы килеп өянкегә.
Ә ай күктә тынычлыгын җуйды, –
Мөгаен, бер шагыйрь туды җиргә.
Ялгызлыктан айга кыен булмас,
Күктә ни бар – яшәр бергә-бергә.
Давыл үтте шау могҗиза эзләп –
Мөгаен, бер шагыйрь туды җиргә.
Яшәп кара шунда үзең булып,
Бөтенесен бер йөрәккә төр дә.
– Дөнья матур! – диеп дәшәр өчен,
Мөгаен, бер шагыйрь туды җиргә.
Ай күк сабырлыкта яшәү авыр,
Һәм җиһанга тимәсен һич кер дә!
Давыллары – давыл, җил – җил булыр, –
Мөгаен, бер шагыйрь туды җиргә!
Тереклекнең сулаганын тоеп,
Яшәр өчен сөеп, бергә-бергә,
Бар галәмне төреп якты сергә,
Мөгаен, бер шагыйрь туды җиргә...


Шәһри Болгар, саумы!
Шәһри Болгар, саумы! Туфрагыңны
Минем дә бер килде күрәсем.
Бабамнарның рухы булып шыткан
Чәчкә төшләренә керәсем.
Гөлләр чәчен Идел җиле тарый,
Үз итүе җилнең – чәч тарау.
Бу килүем – үткән гасырларга
Башны борып бары бер карау.
Ә карарга кирәк үткәннәргә,
Киләчәккә шунсыз юллар юк.
Борылырга кирәк үткелләргә
Тарих борылмаган еллар юк.
Халыклар юк тарих күрми калган,
Башкайларны ташлар басканда.
Бер борылып карагандыр әле
Шайтани зат – явыз баскын да.
Бу җирләрдә бары тарих яши,
Тарих исән, һәм ул безнеке!
Җаным бүген шәһри Болгарныкы,
Ә чәчәкләр, бәлки, көзнеке?!
Җиңүчеләр кайда? Алар да юк,
Без җиңелгән булыйк ди, ярый...
Тарих кала икән... Кала эзләр...
Чәчләремне сөеп җил тарый...