Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тарих һәм заман

Тарих фәннәре докторы Дамир ИСХАКОВ белән Рәфикъ ЮНЫС әңгәмәсе

Тарих фәннәре докторы Дамир әфәнде белән инде чирек гасырлап аралашабыз. Бу күренекле галим, шөкер, татар халкын һәм аның үткәнен өйрәнү белән генә чикләнмичә, халкыбызның киләчәге өчен дә җан атып яши, һәм шуның хакына шактый гына тәгаен эшләр дә эшләде әле. Мәсәлән, татар халкын 2002 елгы халык исәбен алуның зыянлы нәтиҗәсеннән коткарып калыр өчен иң нык тырышкан кеше нәкъ менә ул булды дип беләм.

Шул җәһәттән кылган күп кенә игелекле гамәлләре арасында ике әңгәмәбез дә бар. Берсе («Без – татар халкы», «Идел», 2002, №3,4) – җанисәп алдыннан, икенчесе исә («Безне санадылар», «Казан утлары», 2005, №7) аңа йомгак ясалгач чыкты.

Дамир туган! Дамир Исхаков атлы ошбу галим кайда туып, нинди туфракта үсте икән ул? Тарих җиле беренче кат кайчан, ничек килеп орынды икән аңарга?

– Кызык сорау бу. 65 яшең тулып ятканда? ихтыярсыздан үзең дә уйлап куясың инде бу хакта... Казаннан йөз чакрымдагы Шәмәрдән посёлогында туып-үстем мин. Катнаш татар-урыс бистәсе инде бу. Совет чорын ничек кенә сүксәк тә урыс мәктәпләре дә, татар мәктәпләре дә бар иде әле ул чакта. 1200 укучылы зур мәктәптә татарча укып чыктым мин. Бик шәп китапханә бар иде мәктәптә һәм посёлокта. Университетка укырга кергәндә, 1969 елны бу, имтиханнарны татар телендә бирергә дә ярый иде әле, бу миңа бик ярдәм итте. Мәктәптә Татарстан АССР тарихын да укыталар иде. Аннан, университетта укыганда, күренекле археологыбыз Альфред Халиков түгәрәгенә йөрдем мин. Һәм шул чакны Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият, тарих институтына да кергәли башладым, чөнки Халиков анда да эшли иде. Әйе, ул чакта, ни дисәң дә, миллилекне саклауның ниндидер механизмнары бар иде әле. Кытайда хәзер дә шулай бит әнә.

– Шаккатмалы хәл инде бу безнең өчен, Дамир. Кытайда милли депутатлар да бар икән бит: әйтик, уйгыр депутаты, казакъ депутаты, татар депутаты... 1998-2008 елларда Кытай татарларының дәүләт депутаты булган Әдибә Исхакова белән әңгәмәм «Казан утлары»ның 2013 елгы 7нче санында чыкты әнә, шул ук елны «Татар гаме» дигән китабыма да керде әле ул. Әдибә ханым сөйләгәннәрдән бер өзек тә укып күрсәтим инде үзеңә. «Менә безнең татар мәчетебезгә йөз елдан артып киткән. Нык искерде. Бу хакта халык фикерен үзәккә җиткергәч, халык җәмгыятенең милли эшләр комитетында моңа күңел бүлеп, яңача салдылар. Өремчедәге иң зур, иң әйбәт салынган мәчет хәзер – татар мәчете. Безнең татар авылыбыз бар. Пекиннан, милли эшләр комитетыннан килеп корып бирделәр бу Татар Чишмә авылын. Ничә министр гына килеп китте монда, үз күзләре белән күреп. Аерым мәктәп, больница салып бирделәр, күңел куеп. Юллар яхшы имәс иде, моны мин безнең Шенҗан-Уйгыр автоном районының рәисе Абләт Әбдерәшиткә җиткергәч, авылның бөтен юлларын шундый шәп, матур итеп ясап чыктылар...» Дамир туган, аңлатып бир әле, этнология ни дә, этнография ни? Тарихтан һәм бер-берсеннән кай яклары белән аерылып тора соң алар?

– Этнология – тарихка мәдәният аша карау ул, хәзерге сәяси процессларны да этнос аша, ягъни этник күзлектән карап өйрәнү. Этнография исә традицион мәдәниятне өйрәнә.

– Нигә нәкъ менә тарих юлыннан киткәнеңне әйтеп җиткермәдең әле, Дамир.

– Бала чактан ук кызыксына башладым мин тарих белән. Норвегиянең этнологы һәм археологы Тур Хейердал китапларын уку да тәэсир итте моңа. Аннары инде шул археология түгәрәгенә йөри торгач, Альфред Хәсәновичка ияреп ике ел археологик экспедицияләргә дә йөрдем әле. Һәм диплом эшемне дә аның җитәкчелегендә яздым. Әмма эчтәлеге үзгәрде соңыннан. Археологиядән этнологиягә күчте, Нократ татарлары буенча булды ул.

– Нигә үзгәрде инде?

– Археологиягә бик күңел ятмады шул. Экспедицияләргә дә 3нче курстан этнологлар белән йөри башладым, әкренләп этнология ягына авыштым.

– Хыянәт була түгелме соң бу? Халиков үзе ничек карады соң моңа?

– Сүз әйтмәде. Институтта археология дә, этнография дә кергән секторга җитәкчелек итә иде ул.

– Өйдә утырып кына өйрәнеп булмыйдыр инде халыкны, этнологның җиме дә йөргән аякка иярәдер?

– Шулай, әйе. Бусы институтта эшләгәндә инде. Тамбовтан Омскига кадәрге арада биш йөздән артык авылга үз аягым белән бардым. Татар турында сөйләгәндә, мине беркем дә берничек тә алдый алмый шуңа күрә.

– Ниләр керде инде колакка? Гомер онытылмаслык мәгълүмат та юкмы арада?

– Менә монысын һичшиксез оныта алмаячакмын. Төмән өлкәсендә 5 аты, 10 сыеры булган ир-атны кулакка чыгаралар. Нишләтергә? Себер кешесен Себергә сөреп булмый бит инде. Архангельск өлкәсенә, Беломорканалны казырга җибәрәләр. Хатыны өч бәләкәй бала белән кала. Түзми, имчәк баласын алып ирен эзләп китә ул. Һәм күп газаплар кичереп булса да эзләп таба бит! Ике бәләкәчен исә күрше әбисендә калдырган була, әмма ул бераздан үлеп китә. Аннары бүтән күрше хатын күз-колак була боларга. Ләкин ни ашатсын соң ул аларга? Шунда бу ачтан үләсе балаларга... тычканнар ярдәмгә килә! Алар бик тә олы яу булып зур амбардагы ашлыкка ябырылалар. Бу яуны берничек тә җиңә алмагач, үтерелгән тычканнар өчен онлата түли башлыйлар. Шунда авыл балалары мәчегә әйләнә. Теге ике бала да җепкә асып тычкан койрыклары тапшыра башлыйлар һәм исән калалар! Күрше апалары он шулпасы пешереп ашата башлый аларга. Тагын ярты елдан исә әниләре дә кайтып җитә.

Институттан соң өч ел мәктәптә тарих укыттым – Саба районының Иске Икшермә авылында. Тарих түгәрәген дә алып бардым – ул вакытта бу шулай тиеш иде. Һәм укучы балалар белән авыл тарихын да яздык әле. Кешенең формалашуына йогынты ясый торган нәрсәләр бу. Үзем өчен исә иң мөһиме 1977-1980 елларда Мәскәүдә Этнография институтында аспирантурада укуым булды. Ул вакытта бу институтта 70 процент галимнәр яһүдләр иде. Алар бит инде чит телләрне дә шәп белгәннәр, экспедицияләргә чит илләргә дә чыгып йөргәннәр. Бик тә белемле галимнәр. Минем үземнең фәнни җитәкчем Соломон Ильич Брук булды, танылган этнодемограф бу.

Халыкны исәпкә алу белән шөгыльләнгән, 1970, 1979нчы еллардагы җанисәпләрне оештырган кешеләрнең берсе ягъни. Ул күп нәрсәләргә өйрәтте мине. Һәм мин СССРдагы милли проблемаларны аңлый башладым. Чөнки ул вакытта яһүдләр дә кысылган-изелгән халык иде бит. Мин аларның ничек бер-берсенә ярдәм итеп шушы сәясәткә каршы тора алуларын күрдем-белдем. Алар белән нык аралашып яшәдем инде. Арада дусларым да бар иде хәтта. Кайбер нәрсәләргә нәкъ менә яһүдләрдән өйрәндем. Һәм шунда укыганда без шул яһүд дуслар белән семинар да оештырдык әле. Караимнар белән башланып киткән иде ул, анда Кырым татарлары проблемасы да килеп чыкты. Бөтенсоюз География җәмгыятенең Мәскәү филиалы каршында үткәрелде бу семинар. Әмма Кырым татарлары турында сөйләшкәч, шунда ук КГБдан шелтә килде безнең институтка. Һәм институтның директор урынбасары Людмила Терентьева, рус кешесе, бик әйбәт апа иде, мине чакырып: «Дамир, бүтән бу эш белән шөгыльләнмә, синең өстән шундый шикаять килде ки, укып бетерә алмассың!» – диде.

– Нидән гыйбарәт инде ул «шөгыльләнүләрең»?

– Кандидатлык диссертациям татарларның демографиясе буенча иде. Халык санын исәпкә алу материалларын караганда, Кырым татарлары килеп чыга анда. Кәгазьләрдә рәсми рәвештә юк бу, «татарлар» дип кенә язалар иде ул вакытта аларны, ә менә документларда бар иделәр, шулар аша күп нәрсәдән хәбәрдар булдым. Алар хакында аспирантурада укыган чакта ук беркадәр белә идем үзе, чөнки Мари Республикасындагы биш авылга сөрелгән Кырым татарларының берсе Эдэм Әмәтов белән тулай торакта бер бүлмәдә тордым. Ул миңа күп нәрсәләр сөйләде. Сүз уңаеннан әйтим әле: Абхазиянең булачак Президенты Владислав Ардзинба белән дә бер вакыттарак укыдык.

Милли аңымны, татарлыгымны көчәйтү җәһәтеннән миңа Мәскәүдә укыганда күренекле галим Шамил ага Мөхәммәдъяров шәп кенә ярдәм итте. Аның белән нык аралаштык, чөнки ул диссертацияләр яклаган вакытта институтка килә иде. Ул бик шәп оппонент иде, һәм мин яклаганда шулай ук бер оппонентым ул булды. Мин аның өенә дә барып йөрдем. Миңа татарлар турындагы кайбер сирәк очрый торган китапларны да укытты әле. Чөнки алар ачык рәвештә юк иде. Совет чорында «Спецхран» дигән нәрсә бар иде китапханәләрдә. Материал кирәк булгач, гариза язып керәсең дә шунда укыйсың. Әмма, кул куеп кергәч, ниләр укыганың исәпкә алына инде. Мин сирәк китапларны укыштыргаладым шулай, һәм, Шамил Фатыйхович та биргәч, татар дөньясы турында өр-яңа карашларым формалашты. Шамил ага гомер буена Алтын Урданы, татар ханлыкларын беренче чиратка куйды.

– Ә ул заманда Алтын Урданы өйрәнергә ярый идеме соң? Мәрхүм Миркасыйм ага Госманов әнә «Алтын Урда» урынына бу мәмләкәтнең «Җучи олысы» дигән элеккерәк исемен кулланган. «Шуңа күрә өлкә комитетында университет нәшриятының тематик планын раслау шома гына узып китте», – дигән иде ул миңа.

– Юк инде, ярамый иде, Шамил Фатыйхович шуны күбрәк «татар ханлыклары» аркылы язарга тырыша иде. Татар ханлыклары иде аның беренче белгечлеге. Әмма Алтын Урданы өйрәнмичә, Казан ханлыгының ни икәнен аңлап булмый бит. Шуңа күрә ул шәп беләдер иде бу әйберләрне. Һәм шуннан соң җаен табып боларны СССР тарихына да керткәләде әле. Менә шул вакытта мин татар тарихына кагылышлы мәсьәләләрне башкачарак күрә башладым.

Аспирантураны 80нче елны бетереп, диссертацияне 81нең башында якладым мин. Инде ул вакытта ук СССРда милли проблемалар бу институтта барысы да күренә иде. Галимнәр шөгыльләнә иде болар белән. Хәтта ки шунысын да әйтә алам әле: минем белән аспирантурада укыган кешеләрнең шактые милли хәрәкәт башына басты. Мәсәлән, шул абхаз Ардзинба. Этнология белән шөгыльләнү милли аңны бик нык үстерә ул. Чөнки шунда ук милләт белән очрашасың. Аннан соң мин Казанга кайтып төштем дә, 1981 елда бу, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият, тарих институтында эшли башладым һәм шундук күренде: монда галимнәр арасында ниндидер бер кайнау процессы бара иде. Ягъни кешеләр ачылып сөйләшә башладылар, бигрәк тә яшьләр. Институтта ул вакытта яшь галимнәр советы бар иде. Күпмедер вакыттан мине шуның башына куйдылар да, шунда яшь галимнәрне туплап, без тарих турында сөйләшә башладык һәм безнең башка шундыйрак фикер килде: безнең тарих дөрес язылмаган, аны яңадан язарга кирәк! Һәм менә шушы 1981-1983 еллар тирәсендә төрле семинарларда без шул мәсьәләне тикшерә башлагач, безгә археолог Равил Фәхретдинов та килеп кушылды. Юкса 45 яшь тирәсе иде инде аңа. Ул вакытта бездә эшли иде, чөнки археологлар бүлеге шушы институтта иде, әмма ахырдан тарихчыларга китте. Шул вакытта безнең белән аралаша башлады. Ә инде 1985 елга ул яңа бер тарихны язу өчен проспект та эшләп бирә алды әле.

Менә бер хикмәт тә бар бит әле монда. Тарихчы шәхесе формалашу тарих аша бара. Ләкин заман, бүгенге көн дигән нәрсә дә бар бит әле. Тарихчыларның шактые, хәтта ки күпчелеге, шушы заманга кайта да үткәнне бүген соралганча тасвирлый. Заманга җайлаша ягъни.

– 1944 елны заман татарга ВКП(б) карары аша Алтын Урданы онытырга, үзен бары болгар баласы дип кенә санарга куша, шулаймы?!

– Әйе, нәкъ шулай. Кешеләр ничек җайлашалар бит. Мәсәлән, Сәлам Алишев, мәрхүм инде, Мирфатыйх Зәкиевләр әнә бик каты болгарчылыкны алга сөрәләр иде ул вакытта. 70-80нче елларда халык иҗаты мирасын җыю буенча бик зур эшләр эшләнгән иде. Шуның нәтиҗәсе булып күп томлы фольклор китабы да нәшер ителгән иде. Аннан тагын – «Идегәй» дастаны. Ул бит 1940 елны ук «Совет әдәбияты»нда басылган инде – Нәкый Исәнбәтнең кереш сүзе белән. Болардан исә безнең Болгар кысасында түгеллек килеп чыга иде. Шушы нәрсәләр безне, яшь галимнәрне, яңача карашларга этәрә башлады, нәкъ шул дәвердә Горбачёв та үзгәртеп коруын башлап җибәрде.

– Халиков белән Фәхретдинов карашларындагы каршылык та шул Болгар аркасында бит инде.

– Шуның аркасында, әйе. Төп сәбәп шул. Докторлыкны яклаган вакытта диссертациясенең Алтын Урдага кагылышлы өлешен кисеп калдырганнар. Ул исә моның белән килешмәгән. Һәм без шул агым белән бергә тарихта татар юнәлешендә ныклап шөгыльләнә башладык. Һәм аннан соң иҗтимагый хәрәкәткә дә кереп киттек.

Мине бер нәрсә уйга салды. Татарның милли хәрәкәте көчле булды дип әйтү бар. Башка халыклар белән чагыштырганда инде бу. Татар сан ягыннан зур бит. Аннан, Тел, әдәбият, тарих институтында алдынгы карашлы галимнәр булганга, милли аңның беркадәр базасы да эшләнде бит инде. 1990 елны үткәрелгән бер социологик тикшерү материаллары бар. Коммунистлар партиясен Татарстандагы татарларның 7 проценты хупласа, Татар иҗтимагый үзәген 11 процент хуплаган. Ул вакытта иҗтимагый үзәк төп милли орган иде, ягъни ул 11 процент милли хәрәкәтне хуплаган дияргә була. Ләкин барыбер калган 89 процент нигә милләтнең киләчәгенә битараф булган соң дигән сорау туа. Русларның алдынгырак карашлылары үз халкын сүгә әнә хәзер. Демократик рухлары юк, алга китәргә уйламыйлар, авторитар режимда яшиселәре килә дип. Безнең халыкның да күпчелек өлеше шундыйрак түгелме соң? Халык массалары аз-маз селкенеп алды да, 90нчы еллар башында ук бу нәрсә бетте чынлыкта.

– Соң монда халык гаепле түгел бит инде, Дамир. Аны бит гасырлар буена кире иләктән иләгәннәр. Асыл орлыклар чүпкә чыгарыла барган, ягъни атылган яки төрмәгә утыртылган, калганнарына исә берөзлексез максатчан идеологик су бөркеп торганнар. Шуңа карамастан халыкның бер өлеше уянган, тагын шактый өлеше уянуга якын иде әнә. Ләкин көчле чигенү башланды бит. Кайчан башланды соң ул? Инде бөтен эш тә эшләнгәч! Референдумда җиңү яуланды, Конституция кабул ителде, Россия белән Шартнамәгә кул куелды юкса. Халыкның күңеле шуңа сүрелде инде ул.

– Мин бу фикер белән килешәм, ләкин яртылаш кына.

– Нигә яртылаш кына?

– Чөнки теге 11 процентка халыкның күңеле сүрелүләр керә алмый. Бу сан 1990 елны алынган. Чигенү түгел, күтәрелү башланганда. Ә чигенүгә килсәк, әйтик, латыш халкы мондый чигенүгә юл куяр идеме, йә? Шуннан килеп чыга бу, Рәфикъ: Балтыйк буе илләренең демократик юл белән китү теләге зуррак булган.

Татарстанны үстерүнең төрле юллары бар иде. Мин, мәсәлән, Татарстанны эчке яклап федеральләштерергә тәкъдим иттем. Ягъни Бельгия моделе буенча.

– Халыклар, кавемнәр нигезендәме?

– Әйе, кавемнәр нигезендә. Бу – сәясәтне алып баруның авыррак юлы, әмма килешү юлы белән барырга була иде барыбер. Дәүләт телләре статусын кертү өчен анда һәрбер төбәктә телнең әйләнешен тәэмин итәргә кирәк. Димәк, яңа законнар кабул итәргә кирәк була. Финляндиядә, әнә, шведлар яшәгән районнар бар, һәм бер шәһәрдә яки посёлокта алар 70 проценттан артык булса, анда инде швед теле алданрак йөри.

Тагын ни әйтим инде? Милли мәктәпләр һаман кими бара. Бу яктан безнең перспективалар бик юк кебек. Бәлки, безгә таррак даирәдә булса да эшләргә тырышырга кирәктер?

Без милли университетны булдыра алмадык бит инде. Ә чынлыкта ел саен 10-15 галим тәрбияләсәк тә җитәр иде. Әмма болар махсус тәрбияләнгән шәхесләр булырга тиеш. Мәсәлән, ни өчен Казандагы төрек-татар лицейларына 1 урынга 24-25 кеше керергә тели иде? Чөнки уку татарча да, инглизчә дә. Аннан сыйфат дигән нәрсә бар иде. Әгәр дә татар мәктәпләрендә дә сыйфат яхшы булса, аларга да керергә атлыгып торырлар иде. Мин, мәсәлән, 15нче татар гимназиясендә хәзер музей төзеп ятам. Анда 300гә якын бала укый. Шунда руслар да балаларын китерә башлаган. «Ни өчен алай?» – дип сорадым. Ата-аналар: «Монда тәртип яхшы!» – дип әйтәләр икән. Димәк, хәтта шәп тәртип кенә булса да, ата-ана баласын бирә икән бит! Шуңа күрә бүген без татар мәктәпләренең сыйфат ягын кайгыртырга тиешбез.

Шушы көннәрдә Казакъстан Президенты Назарбаевның интервьюсын тыңладым. Анда, Астанада, Назарбаев исемендәге университет эшли. Якын дустым Юлай Шамил улы хәзер шунда укытып ята. Инглиз телле университет бу. Казакъ теле дә бик шәп укытыла анда. Назарбаев 250 миллион доллар биргән бу университетны яшәтер өчен. Казакъстандагы тагын 50 урта мәктәптә балаларны шул университетта уку өчен әзерлиләр икән. Инглиз теле, рус теле, казакъ теле укытыла икән аларда. Әмма чынлыкта шушы мәктәп һәм университет аркылы казакъ элитасы әзерләнә бит.

Аннан, галимнәребез һичшиксез милләттәшләребезнең милли аңын уяту һәм үстерү белән дә шөгыльләнергә тиеш. Тагын менә шуны әйтергә телим: зыялыларыбыз, галимнәр, язучылар, журналистлар бергә җыелып сөйләшсәләр, бәлки, ниндидер бер сихәтле уртак фикергә килеп, шуны халыкка җиткерә алыр идек. Менә шуны оештыру – безнең алдагы бурычларыбызның берсе.

– Дамир туган, мин сиңа, соңарып булса да, рәхмәт әйтим әле. Нәкъ менә «казан» өчен. «Идел» журналында эшләгәндә, безнең киләчәккә тәэсир итәргә мөмкин үтә җитди мәсьәләләргә төрлечәрәк караш ташларга мөмкин зыялыларыбызның фикерләрен тыңлау кирәклеген тоеп йөри идем. Һәм бу хакта синең белән киңәшергә булдым. Һәм син, шөкер, шунда ук җавап та бирдең: аналитик үзәк оештырырга кирәк! Һәм бераздан исемлек тә төзеп китердең. 1995 елны булды бу.

– Әйе, Рафаэль Хәкимов, фәлсәфәче Рашат Әмирхан, ислам дине белгече Рәфикъ Мөхәммәтшин кебек акыллы, оригиналь фикерле затлар керде анда. Җәмгысе ун кеше. Кайбер утырышларга башка саллы белгечләрне дә дәштек әле.

– Баш мөхәрриребез Фәиз Зөлкарнәй бу аналитик үзәккә бик шәп исем дә кушты: «Акыл казаны». Утырышларны син алып бардың. Шөкер, югары кимәлдә үтте алар һәм текстлары журналда басылып та барды. Менә кайберләренең исемнәре: «Татарстанмы, татар станымы?», «Җәдитчелек һәм милли идеология», «Татарстан Япония була аламы?», «Татар тарихы татарча язылыр», «Миллилек һәм милек»... Резонансы нинди булды бу «казан»ның?

– Бик көчле булды. Хәтта ки Тел, әдәбият, тарих институтыннан «тарих»ның мөстәкыйль институт булып «башка чыгуына» да беркадәр тәэсир итте әле ул.

– Син теләгән яңа, зуррак «Акыл казаны» берөзлексез кайнап торсын иде! Таптабигый әйбер бит инде бу: татар халкы бөтен яклап яши алырга, үсә алырга тиеш. Һәм шуннан әле куркып торучылар да бар бит – мондый тырышлыкны әллә нинди «подпольный» эшкә тиңләп.

– Әмма чиновникларны да тәрбияләргә кирәк бит. Укытудан башлана бу. Әгәр дә безнең милли университет кебек уку йортыбыз булса, һәм булачак чиновниклар шул уку йорты аша үтсәләр... Милли даирәңдә кайнасаң, милли эшләр буенча мәгълүматлы шәхесләр укытсалар сине... Бу әйберләр юк бит. Кызганычка каршы, моны ике көндә генә эшләп булмый. Бераз вакыт кирәк моңа.

– Аннары таләпне дә тоярга тиеш бит чиновниклар. Хәзер менә «Яңа Гасыр» телеканалыннан шалтырата башладылар – теге министрлыкка, бу министрлыкка, татарча җавап бирә аласызмы, дип. Бик дөрес эшлиләр.

– Килешәм, бу бит бер-берсенә бәйле әйберләр. Инде демократик юнәлеш буенча киткәнбез икән, халык үзе дә активрак катнашса, ул вакытта чиновникларның да җаваплылыгы артыр иде. Әмма әлегәчә чын-чынлап демократия барып чыкмады һәм халык чынлыкта чиновникларга йогынты ясый алмый. Әмма бу, минемчә, мәңгелек күренеш түгел, дөнья үзгәргәч, Россия дә үзгәрер дип уйлыйм мин. Башкачарак тенденцияләр булыр.

– Ә үзебезгә шушы хәлдә дә берөзлексез эшләргә кирәк. Шул вакытта милләтнең үсеше буенча уңышлар булырга мөмкин.

Әңгәмәдәш Рәфикъ ЮНЫС.