ИЛБАШЫ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ, ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ОЛУГ ШӘХЕСЕ МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ ТУРЫНДА ХИКӘЯЛӘР

Хезмәт кенәгәсе
Тулы исеме – Минтимер Шаһишәрип улы Шәймиев.
1937 елның 20 гыйнварында Татарстанның Актаныш төбәге Әнәк авылында
урта хәлле игенче гаиләсендә туа.
1954 елда урта мәктәпне тәмамлый, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының
механика бүлегенә укырга керә.
1959 елда – Мөслим төбәгендә инженер, баш инженер.
1959 елдан – Минзәләдәге «Сельхозтехника» төбәкара берләшмәсе җитәкчесе.
1967-1969 елларда – КПСС өлкә комитеты инструкторы, бүлек мөдире
ярдәмчесе.
1969 елдан – Татарстан мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.
1983 елда – ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары.
1983 елдан – КПСС өлкә комитеты секретаре.
1985 елдан – ТАССР Министрлар Советы Рәисе.
1989-1990 елларда – КПСС өлкә комитетының беренче секретаре.
1990-1991 елларда – ТАССР Югары Советы Рәисе.
1991-2010 елларда – Татарстан Республикасы Президенты.
2010 елдан – Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе.
Йола
Йоласыз халык – юлсыз халык.
Татар халык әйтеме
Күп балалы ата-ана, әби-баба үз балаларын, оныкларын тәрбия кылам
дип башына да китермәгәндер. Алар, хәтта «педагогика» сүзенең ни-нәрсә
аңлатканын, Макаренко, Сухомлинскийның кем икәнен дә белмәгән килеш,
тулы канлы, сәламәт зиһенле балалар үстергән. Эш арасында, табын-тәгам
Рабит БАТУЛЛА (1938) – Татарстанның халык язучысы; иллегә якын китап авторы, Г.Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казанда яши.
11
ИЛБАШЫ
янында үзара сөйләшүләр, кайсы капкадан чыккан баланың начарлык кылганы,
кайсы капкадан чыккан баланың кешеләргә игелек кылуы турындагы әңгәмәләр
– шул була торгандыр инде ул йола, гадәт, шәригать тәрбиясе.
Ат җигеп урманга бару, ничек агач аудару, ничек аны турыйсы, ничек
төйисе, камыт бавын ничек кыскартасы, атның сыртын ыңгырчак яки камыт
суктырмас өчен ни кылырга кирәк – бала, атасы кылганнарны күреп, икенче
вакыт, атасына охшатырга тырышып, шушы гамәлләрне кыла – шул түгелме
инде ул хезмәт белән тәрбия бирү?!
Капкадан чыкканда, әбисенең, анасының, атасының, апа-абыйларының:
«Нәселебезнең йөзенә кызыллык китермә, апаем!» – дип, көн саен озатып
калуларыдыр инде ул олы тәрбия.
«Апаем» – Актаныш, Сарман якларында кыз балаларга, сабый оланнарга,
үзеңнән кечеләргә әйтелә торган иркәләү сүзе.
Басу капкасыннан читкә чыгып киткәндә, авылдашларыңның: «Апаем,
зинһар, авылыбызның йөзенә оят китермә!» – дип, сине озатып калуларыдыр
инде ул «педагогика» дигән нәрсә.
Казаннан, Татарстаннан чит җирләргә, илләргә чыгып киткәндә, бөтен
халкыңның: «Татар милләтенең йөзенә кызыллык китерә күрмә, апаем! Синең
белән танышкач, менә татарлар нинди уңган, менә татар милләте нинди
итагатьле, зиһенле олан үстергән дип сокланып калсыннар», – дип, үгет-
нәсихәт биреп калуыдыр инде ул тәрбия.
Актаныш төбәгенең Әнәк авылы оланы Миңкәй шушы гадәт-йолаларны
зиһененә сеңдереп үсте.
«Миңкәй» – Минтимернең сабый чактагы кыскартылган исеме.
Адәм баласының холкын, гамәлләрен, фикер юнәлешен борынгы ата-
бабалардан калган әнә шушы йолалар билгели.
Ана теле, йола, гаиләнең игелекле гамәлләре баланың рухына мәгънәви
нигез булып ята. Гаилә йоласы нык булса, тышкы мохит, урам, яман төркем
берни дә эшли алмый. Чөнки булачак шәхеснең баш очында ата-бабаның
кылыч кебек үткер кисәтү йоласы эленеп тора.
Шул чагында милләтең таза, нык, чит-ятлар йогынтысына, яманнарның
котырыгына бирешмәс булыр. Балалары, оныклары яшәүгә теше-тырнагы
белән ябышып ятса гына, халык башкалар алдында абруй казаныр. Ана телен,
үз халкының йолаларын белмәгән кеше мескенлеккә-кимсенүгә дучар була,
читләр йогынтысына тиз бирешә. Ул милләт әкренләп «халык»ка әйләнәчәк,
тора-бара маңкортлар өеренә әвереләчәк. Йоласыз, тәрбиясез өердән Аллам
сакласын! Милләтен, йолаларын җуйган өер үз халкы өчен генә түгел, башка
халыклар өчен дә куркыныч була башлый.
Табын янындагы сиздермәс тәрбия генә түгел, укытучы остазлар, әдәбият,
халык сәнгате, аулак өйләр, Сабан туйлары, бәйрәмнәр, риваять-әкиятләр дә
кешенең рухын ныгыта, аны үз милләтеннән читкә җибәрми, милләт мәркәзенә
ныграк тарта һәм беркайчан да аны үзеннән ычкындырмый. Милләтнең үзәккә
тарту гайрәте дә шундадыр.
Кушамат
Бу сүз ике өлештән тора. Кушым – «өстәмә, кушылган», ат «исем, ат»
мәгънәсендә килә. Кушылган исем, тагылган исем, Кытайда (Шәркый
Төркестанда) яшәүче татарлар телендә «такма ат» дип тә әйтәләр.
12
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
Шәймиләр токымының кушаматы – «Чаптын».
Минтимернең бабасы Шаһимөхәммәт (Шәймөхәммәт, кыска исеме –
Шәйми) авылның хәлле кешесе булган, аны хәтта «авыл бае» дип тә атарга
мөмкиндер. Аның каралты-курасы нык, мал-туары күп, яхшы атлары Сабан
туйларында гел беренче урынны ала килә. Өстендә төлке тун, башында камчат
бүрек.
Сандугач сайрыйдыр кайларда,
Төлке тун, камчат бүрек байларда...
Минзәлә өязендә уза торган Сабан туйларында Шәйми чабышкыларына
чыккан ат булмаган, диләр. Нәсел кушаматы «Чаптын» әнә шуннан килә.
Шәймөхәммәтнең Чаптын айгырын тарантасына җигеп, чигүле чикмән
киеп, башына каракүл бүрек элеп урамнан узганда, тузан бураннары уйнап
кала торган була. Ә инде ул төлке толыбын киеп, башына камчат бүреген
батырып, арка терәүле чанасы – кошёвкасына утырып урамнан узганда, авыл
кар өермәсенә уралып калган, диләр.
Яучы
Чаптын Шәймөхәммәте, йола сагында торучы шәхес-гаилә тәртипләрен
ныклы кулында тотучы буларак, улын үзе сайлаган кызга, Нәгыймәгә
өйләндергән.
Хәер, «Шәймөхәммәт бай улы Шаһишәрипне Нәгыймәгә өйләндергән»
дигән сүз бигүк дөрес тә түгелдер. Ул вакытта төрки халыкларда, шул исәптән
татарларда да яучылар мәктәбе эшләгән. Яучы соралмаганда, ягъни ике гаилә
озак еллар якыннан аралашып яшәгәндә, «колак тешләтү» йоласы булган.
Бер гаиләдә кыз бала туган, икенчесендә ир олан дөньяга килгән. Ике ата
болай килешкән (бу йола Чыңгыз хан заманасыннан ук калган): бишектәге
ике баланы бергә якын китереп, колакларын тешләткән, ир олан кызның
колагын авырттырганчы тешләргә, кыз еларга тиеш булган. Сабый кыз
елаганда, кодалар да куанычларыннан елашкан, аннан соң шатланышкан, кул
бирешеп, калым-мәһәр алмашкан. Балигъ булганчы ике бала үзара аралашып,
бер-берсенә күнегеп яшәгән. Соңра балигълык вакытлары җиткәч, аларны
никахлаганнар. Гадәттә, бу никах бик нык булган, алар күптин-күп, чуктин-
чук балалар үрчеткән. Бу йола, кызганыч, онытылган инде.
Яучы ярдәмендә кавыштыру исә шактый катлаулы гамәл булган. Яучы
һөнәре нәселдән нәселгә күчеп килгән. Яучы психолог та, күзәтүчән очлы күз
дә булырга тиеш. Чын яучы якын-тирәдәге авыл-шәһәр кешеләренең нәсел-
нәсәбе, нәбрә-токымы турында мәгълүмат туплаган. Кайсы нәселдә нинди
чир бар, кайсы гаиләнең балалары кызыш, чорсыз, пырдымсыз – барысы да
яучының башында, яшерен дәфтәрендә сакланган.
Шәймөхәммәт, әлбәттә, яучы яллаган булырга тиеш.
Әйтик, менә шушындыйрак сөйләшү булгандыр яучы белән бай арасында.
Яучы хатын килеп керә. Аның кыз яучылап килгәнен хуҗабай күрсенгә,
ул читек балтырыннан бер балагын чыгарган, озын итәген бераз ача төшкән.
Хуҗабай шуннан аңлый: әһә, бу яучы хатын минем улыма кыз димләргә
килгән, дип уйлый.
Хуҗа ишарәсе белән яучыга табын әзерлиләр. Яучы, озак кына дога
укыганнан соң, сүз башлый:
13
ИЛБАШЫ
– Кем, Шаһимөхәммәт, җиткән җегетең бар, ие, кем...
– Бар-бар, Аллага шөкер, кем, Хәсилә бикә...
– Өйләндерергә кирәк, кем, Шаһимөхәммәт...
– Бик кирәк, кем, бик кирәк...
– Үзеңнең берәр теләгән кешеңнең кызын алдырасың килмиме соң,
Шаһимөхәммәт?
– Әнә теге, кем, Тауасты Гыйззәтулланың...
– Айа-һу, кем, Шаһимөхәммәт, аларның нәселендә җыгыла торган чирлеләр
бар бит... Озак яшәмиләр алар, кем...
– Таптым! – дип кычкыра Шаһимөхәммәт. – Күрше Усы авылындагы
Сафиулланың төпчек кызы Нәгыймә!
– Нәкъ өстенә бастың! – ди яучы. – Тамырлары нык, кем, Шаһимөхәммәт!
Үзе чибәр, үзе уңган, үзе китап укый. Ерак чишмәдән су алып кайтуларына
гына кара син аның. Гәүдәсе тал чыбыгыдай сыгылмалы, шөпшә билле, ул
атлаулары, аккош йөзәмени...
Кыз сайлана, яучыга мул итеп әҗер бирелә, чәйләр эчелә, бетте-китте
вәссәлам!
Шаһимөхәммәт туйны шәпләп уздыра.
Карт хаклы булып чыга бит, Нәгыймә йорт җанлы, бала җанлы килен була.
Ул Шаһишәрипкә никахлап кияүгә чыккач, Нәгыймә Шәймиевага әйләнә.
Минтимернең нәсел исеме бабасы Шәймөхәммәттән килә.
Совет хакимияте урнашкач, Шәймөхәммәт кара кулаклар исемлегенә
кертелә. Ләкин Себергә сөрелми кала. Әле ул чагында кулакларны Себергә
сөрү кампаниясе тизләнеш алмаган була. 1929 елда, 60 яшендә Шәймөхәммәт
бакыйлыкка күчә. Ул Себер, Колыма, каторга, ГУЛАГ җәһәннәменнән вафаты
аркасында гына котылып кала. Бәхетле кеше дими ни диярсең, валлаһи!
Шаһимөхәммәтнең улы, Минтимернең атасы Шаһишәрип, көр каралтыга
хуҗа булып кала. 29 яшьлек акыллы мужик Шаһишәрип дөньяның кай тарафка
барганын сизеп ала, чорсыз кыланмый, сабыр гына, тыныч кына колхозга керә.
Шаһишәрифнең кыска исеме – Шәрип, җирле сөйләмдә халык «ф» урынына
«п» авазы куеп сөйләшә, әйтик, Фатима – Патима, Фәхри – Пәкъри...
Нәгыймә килен ун бала китерә. Тугызынчысы – әсәребезнең каһарманы
– Минтимер Шәймиев булыр! Ул, гаилә куанычы булып, 1937 елның 20
гыйнварында дөньяга килә.
Минтимер дөньяга аваз салганчы, бу токымга байтак җәфалар кичерергә
туры килә әле. Минтимернең бабасы Чаптын Шаһимөхәммәте ихатасына
бәлаләр ишелеп төшә, көр каралты-кураны, хәләл көч белән тупланган бөтен
малны тартып алып, гаиләне урамда калдыралар. Ләкин кулаклар исемлегенә
кертелсә дә, Шаһимөхәммәтне ни өчендер Себергә сөрмиләр, әмма ул үзен-
үзе туган авылыннан сөрә.
Шаһимөхәммәтнең улы Шаһишәрип партиягә кереп ала, коммунист буларак,
аны күмәк хуҗалык җитәкчесе итеп куялар, ул кулаклардан талап алынган
маллар белән идарә итәргә керешә.
Бу гамәл Шаһимөхәммәтне яшен суккандай итә. Ничек инде аның сөекле
улы коммунистларга – халыкны кычкыртып талаучыларга хезмәт куя?
– Ризалыгым ю-ук! – дип кычкыра токым башы.
Шаһишәрип ярсыган атасына аңлатып карый.
– Әткәй! – ди ул сабыр гына. – Тышта, урамда, калада ниләр булганын
аңламыйсыңмыни син?
14
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
– Адәмнәр алдында хурлыкка калдырдың син нәселне! Мәңге бәхил түгел!
Кире кайт, балам, бу уеңнан! Минем улым дәһриләр ягында, ул алласызлыкка
язылган! Тфү, әстәгъфируллаһ! Тәүбә ит, улым!
– Мин алласызлыкка язылмадым, әткәй.
– Камунистлар Алласыз, кара дәһри алар!
– Син бит Коръәнне дә, хәдисләрне дә яхшы беләсең, әткәй! – дип, һаман
сабыр гына аңлатырга тырыша Шәрип атасына. – Сөекле пәйгамбәребез
Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вә сәлам заманасында була бу
вакыйга. Каты җәзаларга чыдый алмыйча, кайбер мөселманнар, балаларын,
якыннарын шул җәзалардан коткарыр өчен, кяферләр алдында Аллаһны
инкяр итеп, эчтән генә шаһәдәт догаларын кабатлаган һәм аларны
Аллаһ ярлыкаган, чөнки алар күңелләре белән Аллага ышанган. Мин дә
күңелемдәге Аллаһы Тәгаләне инкяр итмим, халкымны, нәселемне саклап
калыр өчен, аларның сүзен кабатлаган булам, Алла шаһит, мин кяфер түгел,
әткәй!
Ләкин Шаһишәрип үзсүзле картны җиңә алмый. Шаһимөхәммәт, туган
авылы Әнәкне ташлап, Уразмәт авылына, олы кызы йортына күченеп китә.
Һәм калган гомерен шул йортта, кызы тәрбиясендә яшәп, гүр иясе була.
Авыр туфрагы җиңел булсын! Шаһимөхәммәт мәрхүмнең урынын җәннәттән
әйләсен! Амин!
Гармун
Үзен белә башлаганнан бирле Минтимернең беренче ачык хатирәләре Бөек
Ватан сугышы белән бәйле булды. Сугыш башланган чакта аңа нибары дүрт
яшь иде.
Атасы... Кырыс йөзле атасы сабыйның хәтерендә яхшы саклана.
Каушаганмы, аптыраганмы, сөекле хатыны, балалары ятим кала ич... Әллә
кайта, әллә юк, бу хатын өй тутырык балалар белән нишләр соң...
Анасы... яулык почмагын тешләп, башкаларга күрсәтмәскә тырышып кына
сыктый. Апалары бер кырга – аталары янына, бүредән куркып чулаган мал
кебек бергә өелгән, сабый Минтимер-Миңкәй дә шунда... нарасый әле, ни
булганын, ни булачагын аңлап та бетерми...
Гармун тавышы... Җиз телле тальян авазы сагышлы моң булып зиһен
түрендә калган. Атасына, анасына, апаларына ияреп, Миңкәй дә урамга чыкты,
анда шау-шу, кычкырыш, елаш, җырлаш, гармун тавышы...
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар...
Чиный, өзелеп-өздереп чиный гармунның уң як урта теле. Хәтерли әле
Минтимер, ул тавыш, гармун тавышы, бигрәк тә әнә шул чиный торган тавышы
агайлар ерак-еракларга киткәч тә озак ишетелеп торды...
Сабан туйларында, гармун бәйрәмнәрендә тальян гармун тавышы
ишетелгән саен, Минтимер Шәймиев һәрвакыт атасы белән бик күп
ир-егетләрне сугышка озатканнарын хәтерендә яңартыр. Күпләрне, бик
күпләрне гармун сугышка озатты, бик күпләрне кире алып кайтмады. Авыр
туфраклары җиңел булсын! Мәрхүмнәрнең урыннарын җәннәттән әйләсен!
Кайтканнарының да күбесе аксак-туксак, кулсыз-чулак, саңгырау-чукрак
иде бахыркайларның.
15
ИЛБАШЫ
Кәҗә сөте
Ачлыкка чыдый алмый башлагач, кемдер шешенә, кемдер артык нык ябыга,
кемдер, һични сорамыйча, битараф йөз белән, сәкегә сузылып, түшәм санап
ята. Шәймиләр курасында да рәт юк, җиде җан ачыга.
Авылда колхозлашу чорыннан калган келәтләр бар. Аларны амбар дип тә
атыйлар. Анда ашлык саклыйлар. Ашлык астан җилләп торсын дип, язын кар
сулары, җәйге яңгыр сулары кермәсен өчен, аларның барысын да субайлар
өстенә утыртканнар. Җәйге кызу көннәрдә кәҗәләр, гадәттә, көпә-көндез
көтүдән качып авылга кайта. Күләгә урын эзләп, шул келәтләр астына керәләр.
Дус малайлар киңәш итте.
– Әйдәгез, кәҗә савып сөт эчәбез! – диде кемдер.
Малайларның кайсысы өеннән атасы фронттан алып кайткан котелок,
кемдер алюмин мискә алып, ә Миңкәй тоткасыз кружканы күлмәк астына
яшереп, келәтләр янына төштеләр. Кәҗәләр, кызудан качып, күләгәдә рәхәт
чигә, барысы да күши. Бер кәҗәнең сөте җилененнән үк тамып тора.
– Миңкәй, – диде Җылгыр, – анау теге кәҗәнең сөте артык, киметергә кирәк!
Ике үсмер кәҗәне тотып алды. Берсе, ике мөгезеннән тотып, кәҗәне җибәрми
тора, Миңкәй, күлмәк эченнән тоткасыз кружкасын чыгарып, кәҗәне сава
башлады. Кружка яртылаш булгач, эчеп тә куйды. Кәҗәнең сөте җып-җылы,
куп-куе иде. Миңкәй торды, савылган сөтне Җылгырга биреп, үзе кәҗәнең
ике мөгезен Җылгыр кулыннан алды. Җылгыр кәҗә сава башлады, аңа савуы
җайсыз иде бугай, ул, кружканы бер читкә куеп, чалкан ятып, кәҗә җиленендәге
сөтне имә башлады. Яңак сеңерләре арыгач кына туктады, Миңкәй кәҗәне
ычкындырды. Кәҗә, җиңеләеп киткәндәй, ятып тагын күшәргә тотынды.
– Рәхмәт, кәҗәкәй! – дип, малайлар келәт астыннан чыкты.
Шул көнне Җылгырның эче китте. Эт карынына сары май килешми инде
ул! Шуннан соң аңа Кәҗә Җылгыр кушаматы тагылып калды.
Кемдер үсмерләрнең бу гамәлләрен күргән бит тәки. Шулай итеп, авыл
малайлары, ай буе кәҗә савып, сөтен эчеп, ачлык хисен баса төшә. Ә кәҗә
хуҗалары көтүчегә килеп зарлана ук башлаган:
– Ай буе кәҗәләребезнең җилене буш кайта. Әллә үзең савып аласыңмы?
– дип шелтә белдергән.
Җитмәсә, малайларның ниндидер савытлар тотып келәт янына йөгергәннәрен
дә күреп алганнар...
Самавыр янында тагын сорау алу башланды.
– Шул дөресме? – диде кырыс ана.
Минтимер дәшмәде.
– Димәк, дөрес! – дип, тавышын күтәрә төште әнкәсе. – Атагыз гына
исән-сау кайтсын! Үтерер атаң бу эшең өчен! Хат язам атагызга. Атагыз ни
күзе белән карар халык йөзенә, аның баласы Минтимер ятим гаиләнең карап
торган бердәнбер кәҗәсенең сөтен сава. Аларда берсеннән-берсе бәләкәй ике
сабый бала, кәҗәнең сөт җыеп алып кайтканын көтеп, ач утыра. Син аларның
өлешен имгәнсең, җүнсез бала.
Әнкәсенең иң олы ачулану сүзе «җүнсез бала» яки «тәрбиясез бала» иде.
Шул сүзне әйтсә, җир тишегенә кер дә кит, билләһи.
Язмый әнкәй, нишләп инде әнкәй тикле әнкәй фронтта сугышып йөрүче
атасына малаең Минтимер кеше кәҗәсен яткызып имгән дип хат язсын ди,
юк, болай гына куркыта ул.
16
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
– Әнә атагызның камчысы! – дип, Нәгыймә апа матчада эленеп торган
камчыга төртеп күрсәтте.
Белә лә Минтимер матчада атасының камчысы эленеп торганын, ләкин аның
ул камчыны матчадан алганы булмады. Камчыны анасы еш ала иде, җилпенеп
дулгана-дулгана да сукмыйча кире үз урынына элеп куя. Бетте! Камчының
тәрбияви вазифасы шуның белән тәмамлана.
Үскәч, Минтимер аңлар: анасы балалары каршысында иренең абруен
күтәрер өчен шулай куркыткан, аталарыннан шүрләп торсыннар, янәсе. Шул
рәвешле, аталары сугышта булса да, әнкәләре балаларын тәрбияләүдә актив
катнаша булып чыга. Машалла! Яшәсен халык тәрбиясе!
Сагышлы гармун сугышта яраланган Шәрип абзыйны авылга, туган нигезгә
алып кайтты, шөкер.
Зур сөенеч иде атаның кайтып төшүе, алты бала белән калган солдатка-
ана бик куанды. Яралы булса да, тере бит, дип елый иде Нәгыймә. Ул тавыш
чыгармыйча гына, тыйлыгып кына елый. Аннары елмая.
Үсә төшкәч, Минтимер аңлар: аның атасы, җәрәхәтле булса да, исән кайткан
әле, шөкер, ул куаныч булып ана йөзендә балкый, ә башкаларның ирләре,
яшь киленнәрнең япь-яшь кияүләре мәңгегә кайтмас, Нәгыймә ана кайгылы
аналарның, хәсрәтле толларның кайгысын уртаклашып шулай сыктаган икән.
Бу да – кеше өчен кайгыра белү – Минтимер өчен олы бер сабак иде.
Шатлыгым бар дип, хәсрәтле кеше алдында күрсәтеп, артыгын сикеренмә.
Хафага төшкәннәрнең хәсрәтен, кайгысын уртаклаш. Аларга ярдәмче бул. Бу
гамәл кешене басынкылыкка чакыра, сабыр булырга өнди. Минтимер Шәймиев
гомере буе шатлыгыннан сикереп шатланмады, кайгысын башкаларга күрсәтеп
кайгырмады. Бу аның гадәте, холкы, фигыле иде.
Аш белән ат
Бервакыт Миңкәй мәктәпкә бара торган җиреннән кире борылып кайтты.
Аның аякчуы, өс-башы чыланган иде.
– Ай Аллам, ни булды, балакаем? – дип каршы алды аны Нәгыймә апа.
Атасы эндәшмәде. Ул кырыс кына тамак кырды да камыт бавын рәтләвен
дәвам итте.
– Анау теге җүнсез мин барасы юлга ялган чокыры ясап куйган, – диде
Минтимер күңелсез генә.
– Ә кем күргән аның чокыр ясаганын? – диде атасы, эшеннән аерылмый
гына. – Бәлки, ул ясамагандыр.
– Әйттеләр! Малайлар күргән! – диде Минтимер.
– Кеше сүзе кеше үтерер! – диде анасы. – Ул ясамаган булса?
Ана улының букчасын иңеннән алды, букча да манма суга баткан, итеген
мич авызына кибәргә куйды. Чыланганнарын салдырып, баласы өстенә коры,
җылы киемнәр кигезде. Аннары карыш-карыш калтырап утыручы улына
мәтрүшкәле кайнар чәй ясап бирде.
– Кар суыннан томау төшмәсен, мәтрүшкәле чәйне күбрәк эч! – диде
Нәгыймә апа, аннан соң өстәп куйды: – Ни кызык табалардыр инде бу балалар
бер-берсен суга батырып.
Ялган чокырын ясаган җүнсез малай Минтимердән көнләшә иде. Аның
алдынгы укучы булганына да, пимасы өстеннән кызыл эчле галошлар киеп
йөргәненә дә кызыга. Шуңа күрә ул ялган чокырын кичә үк ясап куйган. Көрәк
17
ИЛБАШЫ
белән чокыр ясагач, анда күп итеп кар суы тула, аннан соң, көрәк белән тагын
юеш кар салып, чокырның авызын каплыйлар да көрәкне сак кына тартып
алалар, чокырны каплап торган юка кар шулай тотылып кала. Аннары чокырны
күрмәсеннәр өчен аның өстенә саламдыр, тирестер сибеп чыгалар. Ашыгып
эшкә яки мәктәпкә барганда, кеше юка кар каплавычына баса да аягы белән
чокыр тулы салкын суга бата. Йөгереп барганда шул чокырга төшеп аякларын
каймыктырган, хәтта сындырган кешеләр дә булгалый. Бу – куркыныч уен.
– Мин аның үзенә дә ялган чокыры ясап куям әле! – диде Минтимер.
Атасы эшеннән аерылмыйча гына әйтеп куйды:
– Үч алу егет кешегә килешми! Таш белән атканга аш белән ат! – диде.
Шушы бер җөмләгә татар халкының зиһнияте, тарихы, холкы, сабырлыгы,
йоласы сыйган. Кем сиңа чокыр казыган икән, син аннан үч алма. Кемдер
синең бакчаңа таш ыргытса, ыргыткан кешенең кем икәнен белгән очракта да
син аннан үч алма, аңа яхшылык эшлә. Бәлки, ул сине аңлар, бәлки, ул синең
дустың булып китәр. Дус булмаган очракта да син аңардан үч кайтарма. Син
ул түбән кешедән өстен булып кал. Җаның тыныч булыр. Һич югында, сиңа
кабахәтлек кылган кеше яңадан сиңа яманлык эшләмәс.
Ишле гаилә табын янына җыелып утырганда, бәләкәй Миңкәй бу мәкальне
бик еш ишетә торган иде.
Таш белән атканга аш белән ат!
Үч кайтарма!
Җәза бирсәгез, үзегезгә бирелгән җәза микъдарында гына җәзалагыз. Ләкин
үч алмыйча, сабыр итсәгез, һичшиксез, сезнең файдага булыр. (Коръән, 16: 126)
Абый
Агай-эне, ак мыек,
Бер-беребезне какмыек,
Бер-беребезне каккан чакта,
Бер-беребезне яклыек.
Халык җыры
Апаларга бай булды Минтимер, ике апасы, бер сеңлесе бар. Абыйсы берәү
генә. Апалары Минтимерне сөя, юата, тәрбияли, ә менә абыйсы Хантимер –
башка. Ул абый гына да түгел. Ул яклаучы да, аның эшен башкаручы да. Умырып
эшли, машина-комбайн җене кагылган кеше ул абый. Бәләкәйдән үк Хантимер
энесен машинаны танып белергә өйрәтте. Бәләкәйдән үк алар бергәләп мал
карады, су ташыды, кар көрәде, хайваннарга курмы салды. Минтимер укырга
һәвәс, атлыгып тора, күп вакыт өйгә бирелгән эшләрен дә әзерләргә өлгерми,
абыйсы дәшмичә генә Минтимер башкарырга тиешле эшне эшли. Укысын энем,
һәвәсе булгач. Нәгыймә апа да читтән генә ике улының нинди мөнәсәбәттә икәнен
күзәтә. Хантимернең Минтимер башкарасы эшләрне дә майтарып ташлаганын
да күрә, ләкин эндәшми. Ике ир туганның дус-тату булганына ана кеше нык
сөенә иде. Алар бер-берсе өчен җан ата, бер-берсе өчен үләрдәй булып тора.
Бер алманы бишкә бүләек,
Беребез өчен беребез үләек.
Әйтерсең лә шушы матур җырны бары тик Минтимер белән Хантимер өчен генә
чыгарганнар. Һәрвакыт ике туган арасында бары – бергә, югы уртак була килде.
Олыны – олы, кечене кече итү шул буладыр инде ул.
18
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
Мәргән
Малайларның һәрберсе үз маясында булган шәпиләрен (кузналарын) су
буена алып төшәргә тиеш иде. Кемдер сигез кузна алып (хәлле гаилә баласы),
кайсыдыр – дүрт кузна (урта хәлле гаилә баласы), кайсыдыр бер шәпи алып
(үлле-мәлле гаиләдә яшәүче), кемдер буш кул белән су буена төшә, монысы
җир идәнле, ярым ач, ярым ялангач йортта яшәүченең бичара баласы иде. Ул
кузна уенын карарга, кем өчендер җан атарга килгән.
Уен башланыр алдыннан һәр малай үз маясыннан берәр кузнаны күчкә
куя. Ике яки бер кузнасы булганнар өемгә өлеш чыгармый. Җиде бала өемгә
берәр кузна куйды.
Кайсыдыр, Гитлерга охшатып, тактадан карачкы ясап, яр буена утыртып
куйган. Малайлар барысы да чуерташ җыйды. Карачкыдан унбиш адым ара
калдырып, сызык сыздылар.
– Хәзер төз ату ярышлары булачак, – дип кычкырды Җылгыр. – Һәркем бишәр
таш кына атарга хокуклы. Кем дә кем шушы арадан Адольф Гитлерга таш атып
тигезә ала, карачкыга иң күп тигезгән малайга өемдәге җиде шәпи була!
– У-у... – дигән аваз яр буйлап китте.
– Чиратка басабыз! Санап барабыз!
Ташлар карачкыга атылып бетте. Иң төз атучы Миңкәй булып чыкты, аның
биш ташы да Гитлерга тигән иде. Шулай итеп, аңа үзенең дүрт кузнасы өстенә
җиде шәпи мәргәнлеге өчен бирелде, унбер кузналы Минтимер горур иде.
Яр башын тигезләп, такыр ясадылар, һәр бала теземгә берәр шәпи куярга
тиеш. Һәр бала тимерлектә тимерче абыйлар коеп биргән тимер аткый тоткан.
Һәр катнашучы шул тимер аткый белән шәпи тезмәсенә төбәп атарга тиеш,
аткый ничә кузнаны аударса, ауган кузналар атучыга була.
Уенның кызган чагында гына Миңкәй карт тал янында мышык-мышык
елап торучы шәписез малайны күреп алды. Бу малайның кузна уенында бик
тә катнашасы килә иде, ләкин аларның курасында бозау, сарык түгел, кәҗә дә
юк, ул каян алсын кузнаны. Бу җир идәнле фәкыйрь баласы Самат иде.
Минтимер, үзе откан кузналардан аерып, аңа өч кузна бирде.
– Мә, апаем, бу шәпиләрне ал, син дә уйна! – диде.
Уен кыза бара, малайлар шунда бәргәләшеп тә ала. Уенның кызган чагында
гына Минтимер әйтте:
– Иптәш уенчылар! Уенда Самат та катнашачак! Куй, Самат, шәпиеңне! –
диде.
Самат кыюсыз гына, ләкин эчке бер куаныч белән бер кузнасын тезмәгә
куйды. Менә аңа да атарга чират җитте. Бала каушаган, аның тимер аткые юк
иде. Минтимер аңа үз аткыен сузды. Самат рәхмәт әйтергә дә онытты, аның
игътибары кузналар тезмәсендә иде, ни өчендер ул ике учын төкерекләде дә
аткыен, уң кулына тотып, уң күзенә якын китереп, озак кына төзәп торды,
киерелеп кизәнде дә тимерне кузна тезмәсенә таба атты. Аткый, тезмә яныннан
гына узып, читкә очты.
– Һәй, кыек кул! –дип кычкырды малайлар.
Тагын чират көтәргә туры килде. Уенчыларның аткан бере кузна аудара.
Самат тезмәдә миңа шәпи калмас инде дип кайгыра. Ниһаять, аңа тагын чират
җитте. Бу юлы аткый беренче кузнага тияр-тимәс кенә узды.
Малайлар ыржаеп көлеште.
– Чулак! – дип кычкырды.
19
ИЛБАШЫ
Самат аның саен каушый барды.
– Сабыр, сабыр бул! – дип пышылдады Минтимер.
Самат тезмәгә соңгы шәпиен куйды. Бу юлы аның аткые тезмәдәге бөтен
шәпиләрне себереп алып китте.
Малайлар шаккатты, бигрәк тә Минтимер сөенде. Самат чәчелгән
шәпиләрне кабалана-кабалана итәгенә җыйды.
Малайлар соңгы шәпиләрен теземгә куеп чыкты, Минтимернең дә соңгы
кузнасы иде. Откан кеше буларак, Самат тулы теземгә беренче атарга тиеш
иде. Һәм атты да бар шәпине себереп тә алып китте.
– Хәрәмләште, ул сызыкка басып атты! – дип кычкырып караганнар иде
дә, булмады, Минтимер кырт кисте:
– Сызыкка басып атканын күргәч, нигә туктатмадыгыз? – диде.
Шулчак Самат кузналары белән мәш килеп кыптырдый башлады, шәпиләре
арасыннан өчесен, иң олыларын, ата шәпиләрне сайлап алып, Минтимергә
сузды:
– Минем сиңа бурычым бар иде, Миңкәй, ал! – диде.
Минтимер кузналарны алып, өчесен дә тезмәгә куйды, Самат та нәкъ шулай
эшләде.
Җылгыр әйтте:
– Дуслар, туаришлар! Ике арада уен яңадан башлана! Кем беренче ата?
– Откан кеше! – диештеләр.
– Юк! – диде Җылгыр. – Бу – яңа уен! Шобага салабыз! Кемдә бакыр акча
бар?
Минтимер кесәсеннән Әби патша акчасы чыгарды, Җылгыр акчаны алды
да әйтте:
– Мин акчаны чөям, күн ягы, ягъни ике башлы кош ягы төшсә – Миңкәйгә,
иләк ягы, ягъни сан ягы төшсә – Саматка.
Акча зыңгылдап һавага очты, такырга килеп төште, барысы да акчага иелде.
– Күн як! – дип шаулашты малайлар.
– Иң беренче булып Миңкәй ата! – дип кычкырды уенбаш.
Минтимер кулына аткыен алды. Бик озак төзәгән булып торды да атып
җибәрде, әмма аткый тезмә өстеннән очып китте.
– Җүри генә атты! – дип кычкырдылар. – Җүри тидермәде!
– Җүриме-түгелме, атарга тиеш кеше атты! Кыштырдамагыз! – дип боерды
Җылгыр.
Хәзер Самат чираты иде. Бу юлы ул төзәмичә генә атты – алты кузна
берьюлы тезмәдән чыгып та очты.
Шәпи уены тәмам булды. Бу көнне Самат батыр калды.
Малайлар таралды. Саматның чалбар кесәләре, күлмәк итәге, түбәтәе кузна
белән тулы иде.
Алар, Минтимер белән Самат, юлда бергә кайтты.
– Миңкәй! Син бит иң төз атучы! Син җурамал гына тигезмәдең бит, иеме,
Миңкәй? – диде Самат. – Шәпиләр миңа булсын дип...
Минтимер иң өсләрен сикертте, ләкин бер сүз дә әйтмәде.
Самат бәхетле иде.
– Беләсеңме, Миңкәй... мин бу шәпиләремне сатам!
– Нигә, ни өчен? – дип, гаҗәпләнеп сорап куйды Минтимер. – Алга таба
да уйнарсың бит әле, уйнарбыз...
– Мәктәпкә йөрергә минем букчам юк, – диде Самат. – Калганына берәр
20
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
аяк киеме юнәтәсе булыр. Анысына көзен чикләвек җыярмын, Алла боерса.
Егерме биш стакан чикләвек сатсаң, яхшы киндер букча алып була икән...
Бу мәлдә Самат бик тә бәхетле иде, ә Минтимер бөтен кузналарын оттырып
бетергәненә күрә бәхетле иде...
Тургай
Сабан тургайлары сайрый,
Мактап Сабан туйларын...
Халык җыры
Язын җир кабаргач, туфрак пешкәч, бакча эшләре башлана, бәрәңге
утыртырга кирәк. Әмма иң беренче теләк – ачлыкны басу. Казылган җирдән
чыккан черек бәрәңгене, крахмалга әйләнгән, бөрешеп беткән кәлҗемәне лар
төбендәге көрпә белән бутап, кычыткан җыеп, кысыр аш пешерер әнкәсе.
Лар – он, икмәк саклау өчен калын тактадан эшләнгән зур тартма, икмәк
сандыгы; ларёк – вак-төяк сата торган кечкенә кибет; ларец – бизәнү әйберләре
салып куяр өчен тартмачык.
Кечкенә Миңкәй, болынга чыгып, кузгалак җыеп кайтыр. Катык булмаганда,
кузгалак кысыр ашка гаҗәеп әчкелтем тәм өсти. Кысыр аш ул – итсез, майсыз,
үләннәр салып пешерелгән сыек шулпа.
Кузгалак җыярга барганда, Минтимер тургай тавышын ишетеп туктап
калды.
Болын җәйрәп ята, каерылып печән үскән, быел болынны ике тапкыр
чабып алырлар, Алла боерса. Каерып-каерылып агай-апалар печән чабар. Их,
егетләр, печән чапкандагы чалгы тавышын тыңласаң, дөньяңны онытасың,
билләһи. Чҗиңк-чҗиңк – үткен чалгы печән чаба, чалгы узган җирдә озын
үлән сабаклары авып кала, икенче селтәнгәндә киселгән печәнне чалгы сул
якка алып китеп тезмәгә сала. Байтак вакыт чапканнан соң, чалгычы туктый,
билбавыннан янавычын чыгарып, чалгысын үткенли, оешкан комнан ясалган
кайрак кебек янавыч корыч чалгы буйлый йөри башлый, чалгы гаҗәеп матур
тавыш чыгара, әйтерсең лә скрипка уйный, чалгы үзе скрипка, аның сыза
торган кылы – янавыч, үткенләнгәч, тагын чҗиңк-чҗиңк башлана. Йөз ел
тыңлар иде Миңкәй шушы музыканы.
Батыр егет печән чаба, дисәнә,
Үтми аның чалгысы, дисәнә;
Үтәр иде чалгысы, дисәнә,
Анда кызлар кайгысы, дисәнә.
Йөгрә-йөгрә җиләк җыя, дисәнә,
Зәңгәр күлмәк кигәне, дисәнә;
Җыймас иде җиләген, дисәнә,
Кайтыр тиздән сөйгәне, дисәнә.
Ай, миленький, кызларның душасы,
Яучыларга кемнәрне кушасы?
Агай-егетләр авыр эш эшләми дә кебек, алар уйный гына сыман, шулкадәр
җиңел селтәнәләр. Агайларга шатлык: мул печән өлгергән, печән ул – сөт, ит,
май, бәлеш, гөбәдия. Шуңа күрә бу эшне эшләве аларга авыр, җәфа түгел,
арыганлык та ләззәт бирә агайларга. Беренче тапкыр мул печән чабып, аны
21
ИЛБАШЫ
киптереп, эскерт, кибән, чүмәләләргә өеп куйгач, бераздан болында курпы
өлгерә. Курпы ул уҗым сыман кыска була, әйтерсең лә көрәшчеләрнең кыска
чәче кебек. Курпысын чабарга агайлар чалгыга кечкенә тырмачык беркетә,
чөнки курпыны чалгы җыеп бетерә алмый.
Каерылып үскән, чабылмаган печән арасында ат кузгалаклары күп була,
күгәрчен күзе, сары, зәңгәр чәчәкләр күкрәп үсә.
Күктә тургайлар сайрый, аларның тавышлары гына ишетелә, үзләре
күренми. Бары тик күктән серле тавыш иңә. Игътибар беләнрәк карасаң, зәп-
зәңгәр күктә бер нокта шәйләргә була. Шул нокта сайрый да инде. Бер урында
талпына, үзе сайрый, тургайның телен аңлап була аның, сүзләр әйтеп сайрый
сабан тургайлары. Өздерә генә тургайлар, гүя үзара ярыш оештырганнар.
Миңкәй, болынга ни өчен килгәнлеген дә онытып, тургай сайравын тыңлый:
Киррам-киррам төеп,
Тиррам-тиррам чөеп,
Фистивай-фистивай,
Кире тай, кире тай...
Тю-тю-тю-тю-тю-тю...
Бит-бит-бит-бит-бити.
Фит-фит-фит-фит-фити,
Чурт-чурый, чурт-чурый,
Чеп-чеби, чеп-чеби.
Физдики-миздики, киздики, чирт.
Чика-чиру, чика-чиру,
Чика-чиру-чикиюр,
Тирриур, тирриур-пәк.
Физулики-мизули титиррр...
Аяк астындагы печән арасында чикерткәләр кайнаша, аһ, аларның сайравы
үзенә күрә бер могҗиза, үзенә күрә бер оркестр, музыка. Көн эссе булганда,
чикерткә тавышы аеруча зыңлап тора.
– Бик каты сайрый чикерткәләр, челлә эссесе яндыра, кичкә яңгыр яумагае,
– дип, үзалдына сөйләнеп алды Миңкәй бабайлар сыман.
Малай, ике кулын артка куеп, алга таба китте. Бу мәлдә ул сабый оланга
түгел, гомер кичергән зиһенле картка охшый иде.
Зурлар кебек, кулны артка куеп,
Йөри идек таптап болынны...
Ул сазлык ягына борылган гына иде, әллә каян тәкәрлек килеп чыкты, аңа
башка тәкәрлекләр кушылды да, кызганыч тавыш белән чиелдый-чиелдый,
Миңкәйнең баш очында әйләнә башлады.
– Һәй, – диде Минтимер. – Курыкмагызсана! Тәкәрлек, курыкма, мин синең
ояңны туздырырга килмим. Мин синең йомыркаларыңны ватарга килмим, мин
синең балаларыңны урларга килмим. Тимим мин сиңа.
Тәкәрлекләр, баланың игътибарын үзләренә тартып, оялары яныннан читкә
алып китәргә тырыша иде.
– Бар, юлыңда бул, кеше, син безнең ояларыбызга якын килмә, әнә теге
якка, безнең оялардан икенче якка кит, – дип чиелдый иде тәкәрлекләр.
– Әй, аптыраттыгыз инде! – диде Миңкәй. – Киттем-киттем, миңа сезнең
балаларыгыз кирәкми, миңа кузгалак кирәк.
Шулай сөйләнә-сөйләнә, Миңкәй болын түренә китте.
22
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
Ул күп итеп кузгалак җыйды да, ялан тәпиләрен ялтыратып, авылга элдерде.
Сазлык яныннан узганда, аның каршысына тагын тәкәрлек өере күтәрелде.
Алар тагын сабыйны ояларыннан читкә алып китәргә маташа иде.
Чыннан да, ул юраганча, кичкә таба, челләдән кызган һаваны яңгыр
болытлары каплап алып, шәп итеп яңгыр явып китте.
– И-и, балам, – дип каршы алды аны әнкәсе. – Сыерыбыз ташланган иде,
катык урынына кузгалак салырмын, иншалла. Рәхмәт, балам, кулыңнан куан!
Абага чәчәге
Абага чәчәген тел астына салган
кеше күренмәс була.
Халык әкияте
Мал асларын тазарту, мал-туарга салам-печән ташлау, җыелган тиресне чуманга
(талдан үрелгән зур кәрзин) тутырып, лапас артына ташу – оланның вазифасы.
Яшьли тырыш, эшчән, ару белмәс булып үсте Минтимер. Арыган чакта да ул
анасына, апаларына, абыйсына арыганлыгын сиздермәскә тырыша иде.
– Җегет кеше арыганын башкаларга әйтеп тормый инде ул! – ди олылар.
Әткәсе кайткач, тормышлар бераз рәтләнде. Шәрип абзыйны күмәк хуҗалык
җитәкчесе итеп тә куйдылар.
Кичләрен җыелышып сәкедә утырганда, ниләр генә сөйләнми, халыкара
хәлләр турында да, күрше-коланнарның тормыш-көнкүреше хакында да,
борынгы риваятьләр, нәсел тарихы турында да дәресләр иде ул кич утырулар.
Гадәттә, ата кеше сүз башлар иде.
– Минем чын исемем – Шаһишәриф, – дияр иде ул. – Ул «шаһ» белән
«шәриф» сүзләреннән ясалган. «Шаһ» – падишаһ, патша дигән сүз. «Шәриф»
исә абруйлы, данлы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең яраннарына карата әйтелә
торган дәрәҗә булган.
«Димәк, безнең әткәйнең исеме «дәрәҗәле патша» дигәнне аңлата», – дип
уйлады Миңкәй.
Сабый ата-бабасының риваятьләрен тыңлап үсте. Булачак шәхесне риваятьләр
генә түгел, мал-туар да сиздерми генә тәрбия кыла. Ул апаларының, абыйсының,
әнкәсенең малларга карата иркә сүзле, миһербанлы булуларын еш күрә иде.
– Сыерга, кәҗәгә ягымлы, иркә сүзләр әйтсәң, сөтне тагын да күбрәк бирә!
– ди апалары.
Дөрестер дә!
Бәлки, кешеләр дә назлы сүзгә мохтаҗдыр?
Минтимер гомере буе йомшак тавышлы, назлы сүзле, әмма кирәк чакта
кырыс та, гадел дә була белде.
Табын янына җыелгач, хатирәләр башлана. Ни өчен әти-әнисе Хантимер,
Минтимер исемнәре кушкан балаларына? Баксаң, аларның кыз балалары күп
булып, ир оланнары туган бере үлә барган икән. Андый очракларда тагын йола
ярдәмгә килә: Үлмәс, Тансыкбай, Яшәр кебек исемнәр пәйда була. Тимер кебек
чыдам, нык, сәламәт булсын дигән өмет белән ата-ана оланнарына Хантимер,
Минтимер исемнәре куйдырган. Чыннан да, Хантимер дә, Минтимер дә сау-
таза булды, шөкер.
Минтимер басынкы, уйчан булып үсте. Ул да сабый чакта хыялыйрак иде.
Әкиятләр, ата-бабасы сөйләгән риваятьләр аның хыялый күңелен уята торган
иде. Ул кара бураннарда, туктаусыз яңгыр яуган чакларда избачка чаба. Элек
23
ИЛБАШЫ
китапханәне «избач», ягъни «изба-читальня» дип атыйлар иде. Әнә шул
избачтагы китапларны Миңкәй күп укыды. Ә менә абага чәчәге турындагы
риваять аның күңеленә ныклап кереп утырды. Абага чәчәгенең могҗизасы
турында аның олылар авызыннан да күп тапкырлар ишеткәне бар иде инде.
Имеш, абага җәй уртасында, ай тулган төннең уртасында чәчәк ата икән.
Шул чәчәкне өзеп тел астыңа салсаң, син күренми торган кешегә әйләнәсең,
ди. Миңкәйнең кулына Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» исемле китабы
да килеп керде, шуны кулдан-кулга йөртеп укый-укый туздырып бетерде
балалар. Китапта Рөстәм исемле бер малай абага чәчәген өзеп авызына каба
да, күренмәс кешегә әверелеп, фронтка китә. Һәй, нимесләрне кырып кына
сала, малай, мин сиңа әйтим. Фашистларның штабларына кереп, карталарын-
документларын алып, совет командирларына тапшыра, корал саклана торган
складларын шартлатып йөри, ә үзенә берни дә булмый.
Чыннан да, абага бик тә серле үсемлек бит. Ул елга бер генә, җәй уртасында,
ай тулган төнне, сәгать уникедә генә чәчәк ата. Ә төн уртасында карурманга
ничек барасың, урман тулы сугыштан качып килгән бүре чирүе. Уникешәр
тавыш белән улый башласалар, куркуыңнан котың ботыңа җитәр. Шулай да
кызыксыну куркуны җиңде. Йөрәкле малайлар карурманга абага чәчәк атканны
карарга китте. Абага чәчәген өзеп, тел астына салып, күренмәс кешегә әверелеп
йөрсәң, иллә дә кызык булыр иде бит.
Урман белән авыл арасында Шүрәле чокыры бар. Ниләр генә сөйләмиләр
ул Шүрәле чокыры турында, имеш, соңга калган юлчыларны, чокырыннан
чыгып, Шүрәле кытыклап үтерә икән, имеш, Шүрәле кытыклаган кеше исән
калса, гел көлеп йөри торган җүләргә әйләнә икән. Төн уртасында малайлар
Шүрәле чокырын урап йөгерде. Шөкер, Шүрәле чыкмады. Кайтканда да
Шүрәле чокырын әйләнеп уздылар. Алай да котлары ботларына җиткән иде.
Ләкин батыр йөрәкле малайлар, әллә ничә тапкыр куркыныч Шүрәле
чокырыннан узып, урманга барса да, абаганың чәчәк атканын күрмәде. Алар
күренмәс кешеләргә әверелә алмады.
Соңыннан Минтимер белде: абага ул чәчәк атмый, споралар, хлорофиллар
һәм тамыр бүленүе белән үрчи икән. Минтимернең өмете киселде, күңеле
төште. Матур әкият, маҗаралар вәгъдә итә торган гүзәл риваять җимерелде.
Малай олыгаеп киткәндәй булды, ул тагын да җитдиләнде һәм шуннан
соң беркайчан да тормышка ашмас хыяллар белән матавыкланмады. Аның
вөҗүденә, бәдәненә, зиһененә прагматиклык, аек акыл белән фикер йөртү
рәвеше салынган иде инде.
Кече ураза
Әбиләр җәйге челлә вакытында да, урак урганда да, печән чапканда да
ураза тотуларын өзмәде. Бичаракайлар утызар сутый арыш урганда да, никадәр
кибеккән, сусаган булсалар да, авызларына бер тамчы су капмыйча, бер бөртек
арыш-бодай ашамыйча, кайберләре һуштан язып егылгаласа да, уразаларын
бозмады. Савап өчен, Аллага инанган өчен, оҗмахка керер өчен, алар шушы
җәзаларны кичкән, күрәсең.
Малайларның да ураза тотканы бар.
Шулай бервакыт, Шүрәле чокырын узып, алар урманга җиләккә китте.
Миңкәй җиләкчеләр арасында иң чосы, иң остасы иде. Аның савыты иң алдан
тула. Моның сере бар. Җиләк исе бөтен аланны тутырган, савытка салганы
24
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
тагын да ислерәк, малайларның түземсезләре иң башта җиләкне савытка
түгел, үз авызына сала. Беттең! Син инде савытыңны тутыра алмаячаксың.
Хуш исле тәмле җиләкнең өзеп алган берсе синең авызга кереп барачак. Берне
кабам, икене чиләккә салам дип җыйсаң да булмый. Нәфес үзенекен итә, җиләк
үзеннән-үзе авызга кереп китә.
Ачыккан балага бу үзенә күрә ураза, тыйлыгу, нәфесеңә юл куймау сынавы
була килде. Нәфесеңне тыя белү сине күп бәлаләрдән коткарачак, ул синең
холкыңны ныгытачак. Нәфес – шайтан ул, һаман котырта, берне генә кап,
тагын берне генә аша, ди.
Шуңа күрә кагыйдә бик кырыс: савытыңны тутырмыйча торып, бер генә
җиләкне дә авызыңа аткарма! Юкса җыйган җиләгең савытыңның төбен дә
күммәячәк. Савытыңны мөлдерәмә, түбәләмә итеп тутыргач, күзең күргән
җиләк синеке, рәхәтләнеп аша.
Җиләк белән тулган чиләгеңнең өстен мәтрүшкә учмасы белән каплап
куясың. Җиләк түгелмәсен өчен дә, кояш эссесеннән саклау өчен дә. Түбәләмә
тулган чиләк белән өйгә кайтып керүгә үк өйдәгеләр:
– Һай, Минтимеребез җиләкне күп җыйган! – дип, аны мактап каршы ала.
Сабыйга шуннан да зур сөенеч бармы икән! Кылган эшеңне күреп, мактау
сүзе әйтсәләр, бигрәк тә рәхәт булып китә.
Тулы савыт белән мәтрүшкә учмасын күргәч, әнкәсе:
– Менә хәзер җиләк белән мәтрүшкәле чәй эчәрбез! – диде.
Хәдичә апа
Минтимер шахмат белән мавыга башлады. Шахмат бик кыйбат тора.
Мәктәптә дә ул берәү генә. Чиратыңны озак көтәргә туры килә. Шуңа күрә
Минтимер аны үзе ясарга булды. Шахматның шакмаклы тактасын әтмәлләү
әллә ни кыен булмады. Юка фанер тактаны кул пычкысы белән кисте дә
акка кара шакмаклар ясады. Ә менә фигураларны ясавы шактый катлаулы
булып чыкты, дөрес, пешкаларны, филләрне, тураларны ясау да авыр түгел
иде, тик атларны ясау озакка сузылды. Агачтан кисеп алынган түмәрчекне
атка әверелдерергә кирәк иде. Минтимернең кулы алтын бит аның. Атларны
ясап бетергәч, кара, ак буяуга буяп, кояшта киптерде. Шәп килеп чыкты.
Буш вакытларында, бигрәк тә коеп яңгыр яуган чакларда, малайлар, эшне дә,
ашауны да онытып, печәнлектә, җылы мунчада шахмат ярышлары уздыра иде.
Шахмат уены аның тормышының нигезе булып ятты. Шахмат алдын-артын
уйлап эш йөртергә өйрәтә, ордым-бәрдем кеше шахматчы була алмый.
Минтимер бер яктан икенче тарафка сугылмас шәхес булып өлгереп килә
иде инде.
Малайның бу басынкылыгын укытучысы Хәдичә апа бик тиз күреп алды,
һәм аны сыйныфның старостасы итеп сайладылар. Мәктәпне тәмамлаганчыга
чаклы ул алыштыргысыз лидер була килде. Аның язмышына «син – лидер»
дип язылган иде инде.
Гадәттә, лидерлар шау-шулы, җитәкче булырга атлыгып торучы, үзен лидер
буларак күрсәтәсе килүләре белән аерылып тора. Андыйлар күзгә керә, гаугалы
дан яуларга тырыша. Минтимер калай әтәчләрне яратмый иде. Калай әтәчләр
алар күп сөйли, аз эшли, эшләгәндә дә кеше күрсенгә генә эшләгән булып
кылана. Дөресе шул: андыйлар эшләгәнгә салыша, эшләгән булып маташа.
Ю-ук, әтәчлекне сөймәде ул. Миңкәй – җитди олан, төпле олан. Шушы кечкенә
25
ИЛБАШЫ
генә татар авылында туып үскән малайга андый тактика, стратегия, итагать,
эчке культура каян килгән?
Ул беркайчан да атасының күмәк хуҗалык җитәкчесе булуын купайтмады,
атасы белән мактанмады, персидәтел малае дип, колхоз эшләреннән йөз
чөермәде, башкалар кебек, ни кушсалар, шуны эшләде. Үзенә ташламалар
таләп итмәде. Шуңа күрә дә аны сыйныфташлары да, укытучылар да хөрмәт
итә, аңа ышана, аңа таяна иде.
Яшерен-батырын түгел, укытучылар, гадәттә, авыл җитәкчеләренең
балаларына үзгәрәк мөнәсәбәттә тора. Авыл Советы яки колхоз җитәкчесенең
баласына билгене арттырып кую дисеңме, дәресен белмәсә дә, аны яклау
дисеңме. Гади колхозчы баласын битәрләгәндә, башлык баласының башыннан
сыйпау дисеңме – барысы да булды инде. Минтимер бу яклауларга, бу
ташламаларга мохтаҗ түгел иде, чөнки ул бөтен фәннәрдән дә алда бара.
Җитәкче баласы булганы өчен түгел, тырышлыгы, үз зиһене белән лидерлыкка
чыккан үсмер иде ул.
Шулай да дәрес әзерләргә өлгермәгән очраклары да булгалый. Каралты-
курада да, колхоз эшләрендә дә бөтерелә торгач, өйгә бирелгән эшне эшләү
арткарак күчә. Бәс, дип уйлый укытучы Хәдичә апа, димәк, балаларга
бирелгән теманы дәрестә ныграк, тирәнрәк аңлатырга кирәк. Хәдичә апа
балаларның ерак урманнан чәнәшкәгә салып утын алып кайтканнарын да,
«уфалла» арбасы белән ерак болыннан печән ташыганнарын да белә, ашлама
өчен көл җыйганнарын да, черемә ташыганнарын да күзәтеп тора, шуңа күрә
ул укучыларының сабакны дәресханәдә үзләштерүләрен тели һәм кайбер
очракларда кыен хәлдә калган укучыларга ташламалар да ясый торган иде.
Башка яшьтәшләре кебек үк Минтимер дә каралты-кура тирәсендә бөтерелә,
колхоз өмәләрендә дә катнаша, персидәтел малае буларак, аңа артта калырга,
эштән качарга ярамый, ул үрнәк булырга тиеш. Шушы гадәтенә күрә укытучы
Хәдичә апа Минтимерне хөрмәт итә.
Атасы гелән әйтә иде:
– Балалар, бүтәннәр авыр эшкә алынмаганда да сез баш тартырга,
хәйләләргә тиеш түгел. Чөнки сез – персидәтел балалары, сез Алланың кашка
тәкәләре түгел! – дия торган иде.
Зиһенле бала үсеп килә.
Бу – ата-ана тәрбиясе. Хәйләләп, авыруга сабышып, авыр эштән калу юк.
Бу – авыл йоласы һәм, ниһаять, милләт йоласы!
Мөгаллимә Хәдичә апа балаларның авыр заманада, сугыштан соңгы ачлы-
туклы елларда яшәгәннәрен ачык күрә, аларны эчтән генә кызгана да иде. Ләкин
кызганганын балаларга күрсәтми. Кызгансаң, бала гел кызганганыңны өмет
итеп яши, кызгану, яклашу баланың үҗәтлеген киметә, тырышлыгын азайта,
ул кызганганны-яклаганны көтеп ялкаулана. Бу бала мәктәпне тәмамлаганнан
соң еш кына югалып кала, үзе өчен көрәшми, кемнеңдер ярдәмен көтеп яши
башлый. Гадәттә, көткән ярдәм аңа килми, кеше төшенкелеккә бирелә, бар
кеше дә аңа дошман булып күренә, ул эше уңмас адәмгә әйләнә, аңа бер генә
юл кала: хәмер эчү яки үч алу. Аның күңелендә уңыш казанганнарга кызыгу,
аларның дәрәҗәсеннән көнләшү хисе уяна. Кызыгу хисе көнләшүгә әверелә,
көнләшү үч алуга илтә. Чибәр кызның йөзенә көндәшенең агу сибүе, матур
биючене биемәслек итеп кыйнап, аякларын имгәтеп ташлау, үзенекеннән
яхшы тормышлы кешенең йортына ут төртү – барысы да көнләшү вә үчлектән
килә. Үчле кешенең йокысы тыныч булмый, ул гел ничек итеп дошманыннан
26
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
үч кайтару турында гына уйлап ята, аның ашказанында ялкынсыну барлыкка
килә, ялкынсыну җәрәхәткә әверелә, ә инде җәрәхәтнең олы авыруга әйләнүен
көт тә тор. Андый кеше үзенең булдыксызлыгын, уңышсызлыгын башкалардан
күрәчәк, бәс, башкалар гаепле икән, ул алардан үч алырга тиеш булып чыга.
Аһ, нинди читен тормыш, үзенә дә читен, аның юлында очраган бүтәннәргә
дә читен тормыш әзерли ул көнчел бәндә.
Шушыларны аңлау каян килә? Әлбәттә, гаилә тәрбиясеннән, йолалардан
килә, әмма тулы канлы шәхесне алар гына да тәрбияли алмас иде, әгәр дә саф
канлы шәҗәрәң, каннан килә торган нәселдәнлек булмаса...
Авылда башлангыч сыйныфларны укытучы Хәдичә апага каян килгән бу
сиземләү, бу зиһният?
Минтимер Шәрип углы Шәймиев гомере буе беренче укытучысы Хәдичә
апа Әхмәдуллина турында уйланыр, аңа сокланыр, аңа чиксез рәхмәтләр укыр.
«Хәдичә Әхмәдуллина» дип өстәге җитәкчеләр генә әйтә торган иде
укытучыга, бөтен балалар өчен ул бары тик «апа» булды. Бу мөгамәлә укытучы
өчен иң олы дәрәҗә иде. Ни өчендер хәзер балаларга «Хәдичә Ибраһимовна»,
«Габделхәй Гатиятуллович» дип эндәшергә кушалар. Бу гадәт татар халкының
йоласында юк иде бит, хәтта олуг ханнарга, падишаһларга да «син» дип, олыларга
«абый», «ага», «абзый», «әфәнде», «туташ», «ханым» дип эндәшә торганнар иде.
Олуг шәхесләребез Нәкый Сираҗетдинович Исәнбәткә дә, Бакый Идрисович
Урманчега да без «Нәкый ага», «Бакый абый» дип олылап эндәшә идек. Бу
бер дә әдәпсезлек саналмый, киресенчә, шәхесләрне зурлау булып аңлашыла
торган иде. Ә нигә укытучыңа, остазыңа олылап «Хәдичә ханым», «Минтимер
әфәнде», «Шәриф ага», «Мансур абый» дип эндәшмәскә?! Бу – йоладан килгән
бөек культурабызның чагылышы бит, бер дә культурасызлык түгел!
Киләчәктә боларның барысы да Минтимергә ярдәм итәчәк, һичшиксез
ярдәм итәчәк.
Ганимәт кашыгы
Бервакыт өстәл янына бөтенебез ашарга җыелып
утырдык. Өстәл уртасында тары боткасы салынган
зур табак тора. Тәлинкәләр юк инде ул чакта, барыбыз
да шушы табактан ашыйбыз. Ботканың кыл уртасына
май салынган. Ботканы кашыкка аласың да майга
манып кабып җибәрәсең. Мин, бәләкәй булгач, чамалап
бетермичә, боткага бабайдан алдарак сузылганмын,
күрәсең, бабай үзенең кашыгы белән шалт итеп кулыма
сукты.
Минтимер Шәймиев
Укытучы Хәдичә апа үз эшенең остасы, балаларның остазы иде. Һәм
ул бик бәхетле иде, ничәмә-ничә буын баласы аның дәресханәсендә укып,
белем алып чыкты. Башлангыч сыйныфта төпле белем алса, бала җиденче
сыйныфта югалып калмый. Җиденче сыйныфны яхшы тәмамласа, сигезенчегә
барып кергәч, каушап калмый, урта мәктәптә төпле белем алса, алга таба
инде ул ныклы адымнар белән бара. Хәдичә апага үз сыйныфында укып
чыккан йөзләгән шәхесләр чиксез рәхмәт укый. Аның иң төп сыйфаты шул
иде: ул, балаларның ата-анасы кем булуына карамастан, аларга тигез бакты.
Начар укыганнарга яхшы укучыларны ярдәмче итеп куйды, фәннәр җиңел
бирелгәннәргә исә мавыгулар уйлап таба торган иде.
27
ИЛБАШЫ
Сыйныфта Минтимер алда бара, аңа уку җиңел бирелә, шуңа күрә ул агачтан
үзе ясаган шахмат уены белән мавыга, электр техникасы, машина техникасы
белән әвәрә килә, аңа ат җене кагылган. Җитешмәгән җире юк.
Оештыру сәләте дә бар малайның, кычкырмас, ләкин тыңлатыр, әйтерсең
лә ул аларның яшьтәше түгел, әйтерсең лә ул – укытучы.
Мәктәптә әбәт ашау оештырырга кушылган иде. Табын өчен, ризык китертү
өчен Минтимер җаваплы.
Сыйныфта болагай бер укучы бар иде, үзе кыланчык, пәрвайсыз, әнкәсе
әйткәндәй, «җүнсез-җүнтек» бер малай инде шунда. Кылана торгач, бу шаталак
башка бер кешенең ашын түктерде. Минтимер түзмәде, атасының сугыштан
алып кайткан саллы кашыгы белән малайның шәрә маңгаена кундырды.
Катырак сукты бугай. Малай кычкырып куйды, аннан ике учы белән кашык
төшкән урынны каплады, елый ук башлады, аның маңгае күбеп чыккан иде.
Минтимер сукты сугуын, әмма үзе малайны кызгана иде. Малай озак еламады
елавын, шуннан соң аның тәртибе майлаган кебек булды. Ләкин Минтимер
һаман тынычлана алмады, катырак сукты, гаделсезлек кылды бугай ул...
Чукмар
Бүре, никадәр куәтле һәм акыллы
булса да, барыбер бүрек була.
Аталар сүзе
Шәрип абзый, туры айгырына атланып, уң кулына чукмар (кистән) тотып, бүре
ауларга китте. Мылтык белән бүрегә теләсә кем бара аны, ә менә син мылтыксыз,
чукмар белән генә барып кара. Анысын бик сирәк аучылар гына булдыра ала.
Шәрип Шәймиев әнә шул сирәк аучыларның берсе иде. Тәвәккәл, гаярь ир.
Бүреләр күрше авылларның ферма түбәсендәге саламны актарып тишек
ясаган да, абзарга кереп, әллә ничә сарыкның башына җиткән. Әнәк авылының
фермасына гына бүре төшмәгән. Димәк, көт тә тор, Әнәк сарыкларына да ач
бүреләр тарафыннан һөҗүм булачак.
Байтак йөрде аучы урман тарафында һәм эзләгәненә юлыкты да. Бүреләр,
гадәттә, бишәр, җидешәр булып ауга чыга. Менә урманнан биш бүре тезелешеп
чыкты. Яланга чыксыннар, урманга кереп кача алмаслар, дип уйлады Шәрип
абзый. Ат шомлы итеп акрын гына кешнәде дә колакларын шомрайтты.
– Сабыр... – дип пышылдады аучы. – Сабыр...
Бүреләр абайлаганчы һөҗүмгә атылырга кирәк. Бүре чирүе юл такырына
чыгып, урманнан байтак ара киткәч, Шәрип әче итеп сызгырды да атының
янбашына типте. Турайгырның бүре авына беренче генә чыгуы түгел, ул бүре
өстенә барырга өйрәтелгән иде.
Бүреләр көтелмәгән бу сызгырудан, өсләренә ажгырып килүче айгырны
күреп, төрлесе төрле якка сибелде. Шәрип-аучы чирү башына төбәп чаба
иде. Калган бүреләрне ян-якта калдырып, ул чирүбаш артыннан элдерә.
Тәҗрибәле, азау ярган бүре иде ул. Кар салган якка, урман ягына каерырга
маташа, белә ул, ат тирән көрттә чаба алмый, карга баткан айгырга бүре үзе
ташланырга мөмкин. Шәрип-аучы аты белән аның урманга юлын кисте, азау
ярган бүрене такыр басудан чабарга мәҗбүр итте. Бүре бөтен көченә ыргый,
ат та тиресеннән чыгардай булып чаба. Шәрип-аучы бүрене куып җитеп узып
китте дә, каршысына төшеп, аны Шүрәле чокырына таба чабарга мәҗбүр итте.
Үзе атын тыя төште, чапсын бүре, хәле бетсен, ат хәл алсын. Бераз хәл алгач:
28
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
– Әйдә, малкай, – дип, ул тезгенне җибәрде, турайгыр белән бүре арасы
якынайганнан-якыная бара, алар инде янәшә чаба, бүрене бастырып куганда,
Шәрип, өзәңгегә аягүрә басып, киерелеп, кирәмәйләп, бүренең ике колагы
арасына чукмар белән орды. Бүре тәкмәрләп артта калды. Шәриф атын борды,
бүре кар туздырып ауный иде, аучы җәһәт кенә атыннан сикереп төште дә
итек кунычыннан артыш таягын чыгарып, ыржайган бүренең теш арасына
тыкты, алдан әзерләнгән сүс катнаш нечкә каеш белән үрелгән киндерәне аның
танавына урап та куйды. Берни эшли алмый җанвар шулай иткәч. Тәвәккәл
Шәрип бүренең аякларын бәйләде, атын чакырды. Чирү башы кырык килолап
булгандыр, аучы аны, көчкә күтәреп, атының сыртына аркылы салды.
Шәрипнең беренче тапкыр гына тере бүре алып кайтуы түгел иде бу, шулай
да колхоз идарәсе янына кеше күп җыелды, бигрәк тә бала-чага. Минтимер дә
шунда иде. Хәзер атасы бүрене тире җыючыга алып китәчәк, карап калырга
кирәк. Балалар да, олылар да бүренең алагаем олы булуына шаккатты.
Минтимер бүре янына килде. Аның карашы бүре күзләре белән очрашты.
О-о, ул караш! Тыныч ятса да, буйсындырылган булса да, әгәр аны иреккә
җибәрсәң, бугазыңны чәйнәр.
Минтимер бүрене кызганып куйды. Бичара! Балаларың синең аудан бәрән
алып кайтканыңны зарыгып көтәдер, ә син юк, бәрән дә юк, ирек тә юк –
чирүбашы тоткын. Хәзер аны, төбәк мәркәзенә – Пучыга алып китеп, тире
җыючыларга тапшырырлар. Бүре тоткан аучыга байтак кына акчалата бүләк
тә бирәләр бугай.
Бүре сабыйның үзен кызганганын аңлады кебек, ул тагын Минтимергә бакты.
Акыллы бүре үз хәлен бик яхшы аңлый иде, ахрысы. Аның карашы сабыр.
Шулай, кайчандыр син чирүбаш, кешеләрнең йөрәгенә курку салган батыр
бүре булгансың, хәзер синең тиреңнән йә бүрек тектереп киярләр, яки, тагын
берничә тире кушып, толып тектерерләр.
Бала-чага шау-шу килә, олылар да, бүрегә карап, Шәрип-аучының батырлыгына
соклана. Минтимер генә сөенми.
Йокларга яткач та, бүре карашы аның күз алдыннан китмәде.
Бичара җанвар! Синең хәлдә калырга язмасын!
Бер уч арыш
Тамак тәмугка кертә.
Аталар сүзе
Сугыш елларында да, сугыштан соң да халык ачыкты. Дөресен генә
әйткәндә, халыкның тамагы ипигә 1965 елларда гына туя башлады. Бичара
игенче үзе иккән игеннән бер уч ашлык алса, әгәр дә аны тотсалар, башы бетте
– ун елга утырталар иде. Икмәкне бүлгәндә дә, бер хезмәт көненә, уңышына
карап, 100-200 грамм арыш тия торган иде. Шуңа ничек мал асрыйсың, шуңа
ничек өс-баш карыйсың? 365не 100гә тапкырласаң, 36,5 кило арыш тия, ягъни
ел буе эшләгәнеңә ике пот икмәк чыга. Авыл кешесенә ал юк, ял юк, ул елның
365 көнен дә колхозда эшләргә мәҗбүр ителгән. Колхозчы «курорт, шифаханә»
сүзләрен ишетеп тә белми.
1861 елда түгел, әле 1961 елда да Россиядәге авыллар өчен крепостное
право бетерелмәгән иде.
Сугыштан яраланып кайткан Шаһишәрипне колхоз рәисе итеп куюлары
Әнәк халкында өмет-ышаныч уятты. Күрше хуҗалыкларда сугыштан соңгы
29
ИЛБАШЫ
чорларда күпме кешене, икмәк урлауда гаепләп, зинданнарга ташладылар.
Нинди урлау ди тагын, бер кесә, бер уч бодай өчен утырталар иде. Булыр-
булмас бөтен малын тартып алып, шәрә калдырдылар.
Чирек гасыр персидәтел булып эшләү дәверендә Шаһимөхәммәт улы
Шаһишәрип Шәймиев бер генә кешене дә төрмәгә утыртмады.
– Бар, улым! – дия иде Шәрип абзый. – Ындырда эшләүчеләргә, арыш
уручыларга әйт, бер бөртек тә итәк асларына алмасыннар. Иртәгә тентү килә.
Минтимер йөгерә-йөгерә барысын да кисәтеп чыга торган иде.
Иртәгесе көнне кичкырын, көтү кайтыр алдыннан, уракчылар да кайта
башлады. Шулвакыт авылга тентү килеп төште. Тентүчеләрнең бигрәк тә
кәттәләре иде бу юлы. Жуков «газигы»на төялешеп килгәннәр: алда утырганы
– прокурор Кашапов, арттагылар – башкарма комитет вәкиле, участок
милиционеры. Соңгысы берәрсен кулга аласы булса дип килгәндер инде.
Болар, кемне дә булса икмәк белән тотып, бүген үк алып китәргә ниятли иде,
ахрысы. Чакырылмаган кунаклар чәйләгәндә, Шәрип абзый, тарантасына
утырып, алардан алдарак юлга кузгалды, уракчылар инде басудан олы юлга
чыгып килә иде.
– Алмадыгызмы? – дип сорады Шәрип абзый.
Хатыннар дәррәү җавап кайтарды:
– Җу-ук, Шәрип абзый! – диеште.
Ләкин Шәрип аганың очлы күзе иң артта посып кына торган бер хатынны
күреп алды, ул тарантасыннан төште дә хатын янына килде.
– Тиз бул! Юл кырына түк арышыңны! Тегеләр килеп җиткәнче түк тә
туфрак белән капла!
Персидәтелнең тавышы каты булды, ахрысы, хатын елый башлады:
– Шәрип абый, ике балам ач утыра, өйдә бер кабарлык бөртек юк!
Башкалар да, яшь хатынны кызганып:
– Бигрәкләр дә кызганыч балалары! – дип, кыюсыз гына аны яклады.
– Таш капчыкка утыртсалар, ике балаң кемгә калыр? – диде Шәрип абзый.
Уракчыларның бичара хатынга теләктәшлеге аның күңелен йомшартты бугай,
ул хатынны җилтерәтеп читкә алып китте. – Бар, тиз бул, анау теге уйсулыкка
кереп ят! – дип, Шәрип абзый хатынны чокыр сымак җиргә таба төртте. –
Тикшерүчеләр киткәнче тыныңны да чыгарма!
Хатыннар да, персидәтел дә бу урыннан тизрәк китәргә ашыкты. Ул арада
калкулыкта тентүчеләрне төягән машина күренде.
Хатыннар машинага юл сапты, машина туктады. Аннан тентүчеләр коелды.
– Нинди җыелыш монда? – диде Кашапов.
– Яхшы урганнар хатыннар, малатсы! – диде Шәрип абзый. – Ике норманы
тутырып кайтып киләләр, арыганнар.
– Карап караек! – дип, Кашапов кулы белән ишарә ясады. Милиционер
хатыннарны тенти башлады.
– Күрмисезмени? – диде Шәрип абзый. – Аларның кесәләре буш, бер
җирләре дә калкып тормый.
– Калкып тора! Менә бит! – дип, милиционер әдәпсез рәвештә олы күкрәкле
хатынны капшый башлады.
Барысы да айгылдап көлде. Бары тик бер кеше генә көлмәде, прокурор
Кашапов кына. Персидәтел Шәймиев хатыннарның арыш белән тотылмаганнарына
сөенеп көлде, прокурор исә хатыннарны тота алмаганына көенеп
кара коелды.
30
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
Тикшерүчеләр буш кул белән кире борылды.
Бичара яшь ана караңгы төшкәнче чокырда ятты, аны күршесе килеп алды:
– Киттеләр теге яэҗүҗ-мәэҗүҗләр! Чык! – дип кычкырды ул.
Бервакыт Шәрип абзый эштән арып-талып кайткач, соң гына йокларга
яткан иде, каты итеп тәрәзә кага башладылар.
– Ай Алла-Ходаем! – дип, Нәгыймә апа сикереп торды.
Аннан соң Шәрип абзый тамак кырды:
– Кайсы йөри төн уртасында! – дип киенә башлады.
Ирле-хатынлы күршеләр иде бу, аларның өч баласы ачлыктан хәлсезләнеп
ята. Баксаң, болар, кешеләр йоклап беткәнне көтеп, колхоз амбарына ачкыч
яратып, дүрт-биш кило арыш урлаган икән.
– Урлавын урладык та, – дип сүз башлады хатын, – Әбүбәкер әйтә,
сизенсәләр, Шәрип күзенә ничек карарбыз, кешеләр ни әйтер, диде дә менә
урланган арышны монда китердек, кире йөрсәң, кеше күрер, дидек. Зинһар,
кичер, Шәрип абзый.
Шәрип, ир белән хатынны ияртеп, кире амбарга алып китте, арышларын
кире салдырып, амбарны бикләп кайтты.
– Атасы, – диде Нәгыймә ана, – балалары ач бит, бер-ике уч калдырырга
иде, ичмаса.
Шәрип, ишетелер-ишетелмәс кенә:
– Калдырдым инде... – дип, янә йокларга ятты.
Моң
Үсмер Минтимер авылда «көнчелек», «көнләү» сүзләрен күп ишетте.
Көнләшүчеләрне дә, көнләүчеләрне дә күп күрде. Икесе дә яман хис, начар
гамәлдер.
Нәрсә соң ул көнчелек, ә нәрсә ул көнләү, көнләшү?
Көнчелек ул – кызыгу, башкаларның байлыгына астыртын кызыгу,
башкаларның хатынына әхлаксыз рәвештә кызыгу, сәләтлеләрнең сәләтенә
усал кызыгу. Кызыгу ул үзе гөнаһлы гамәл түгел. Мин бик яхшы биючегә,
мәшһүр җырчыга кызыгам, ләкин миндә аларга карата көнчелек хисе барлыкка
килми. Мин Илһам Шакировка, Рудольф Нуриевка кызыгам. Мин алардан
көнләшмим, чөнки, аларга зыян эшләсәм дә, аяк чалсам да, алар урынын яулап
ала алмаячакмын. Мин аларның сәнгатенә кызыгам, аларның сәнгатеннән
ләззәт алам, мин аларны хуплыйм, хөрмәт итәм. Әгәр дә кызыгуның төбендә
мәкер ятса, ул көнчелеккә әверелә.
Ә көнләү нәрсә? Ир хатынын көнли. Сәбәпсез көнли. Хатынының гаебе дә
юк, ләкин ире билгесез кешедән хатынын көнли. Бу – ирнең үзенә ышанмавы,
хатыным миннән яхшырак егетләр белән чуалмыймы дип уйлавы, ягъни ул –
үзен башкалардан кимрәк дип, кимсенү, мескенлек чире йоктырган бичара.
Көнләшү дә көнләүгә бик якын. Бусы конкретрак шәхескә карата кулланыла
бугай. Ул хатынын дустыннан көнли.
Ул бәк көнчел кеше, бу очракта кеше байлыгына кызыгу да, хатынын
башкадан көнләү мәгънәләре дә хәрәкәт итә.
Ул Габдулланы хатыныннан көнли. Ул Габдулладан көнләшә.
Дөньяда, кешелек җәмгыятендә көнчелек кебек нәҗес хиснең булганы юк
һәм булмас та.
Кызыгудан башланган һәм көнчелек, көнләү, көнләшү дәрәҗәсенә җиткән
31
ИЛБАШЫ
бу нәҗеснең үрнәген фани дөньяга Адәм галәйһиссәламнең баш углы Кабил
күрсәтә.
Адәм угыллары Кабил белән Һабил Әкълимә исемле бер кызны сөя.
Әкълимә Һабилгә чыгарга тели, Кабил аларга комачаулый, тарткалаш китә.
Адәм әйтә:
– Икегез дә Аллаһка корбан чалыгыз! Аллаһ кайсыгызның корбанын кабул
итә, Әкълимә шуңарга кияүгә чыга! – ди.
Икесе дә корбан чала, Аллаһ Һабилнең корбанын кабул итә. Чөнки Һабил
ихластан корбан чала. Кабил исә мәҗбүр булганга гына корбан китерә. Һәм,
үч итеп, Кабил Һабилне үтерә.
Җиһанга беренче үтерешне дә әнә шул көнчел кызыгу алып килә.
Багыгыз сез дөньяга! Сугышларның, үтерешләрнең, хыянәтләрнең,
талауларның барысы да кеше малына, кеше хатынына, җиргә, нефтькә, алмазга,
алтынга мәкерле кызыгудан башланган. Бүген гарәп илләрендә бара торган
кан коешларга да төрле сылтау табалар, ә төп сәбәбе – нефть ятмалары...
«Бер генә кешегә кызыктым – гармунчыга, бер генә кешедән көнләштем –
гармунчыдан!» дип әйтер Минтимер, Илбашы булгач.
Чыннан да, аның сабый чагында гармун уйнарга бик тә өйрәнәсе килә иде.
Өйләрендә гармун да бар югыйсә, ләкин, күпме генә шыңгырдатса да, көй
чыкмый. Гармун уйный белү – егетлек галәмәте, гармунчысыз уен юк, туй
юк, озату юк, каршы алу юк, гармун ул – татарның җаны.
Аларның курасыннан ерак түгел оста гармунчы яши, аның улы Зөфәр дә
гармунчы. Зөфәр болай гына кергәнме аларга, әллә атасы чакыртканмы аны
Минтимер янына, Зөфәрдән гармун уйнарга өйрәнсен дип, шайтан белсен.
Бераз сөйләшеп утырганнан соң, Зөфәр кулына гармунны алды, аның шунда
гармуны әллә нишләде, тавышы үзгәрде, Зөфәр, башын бер янга кыегайтып,
көй эченә кереп китте, бу «Озату» көе иде. Зөфәрнең бармаклары телләргә
тияр-тимәс кенә кагылып уза. Бас ягындагы урта тел кызганыч тавыш белән
чинап-чинап ала.
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар.
Бу – Минтимернең атасын, бик күп абыйларны сугышка озаткан көй.
Минтимер дә, атасы да, башкалар да көй тәэсирендә иде. Анасы Нәгыймә
апа, күз яшьләрен башкаларга күрсәтмәс өчен, яны белән борылды да яулык
очы белән битен каплады, нәкъ 1941 елның 22 июнь көнне кебек. Үзәк өзгеч
көй иде бу.
Басу капкасын чыккач та
Күтәрелде тузаннар;
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар.
Көй туктады.
– Әйбәт гармун! – диде Зөфәр.
Миңкәй могҗизаның шаһиты булды һәм аның башыннан бер фикер-теләк
сызылып узды: ничек булса да, мин дә шулай уйнарга өйрәнәчәкмен дип,
күңеленә беркетеп куйды.
Ул мунчада да, лапас кыегына менеп тә гармун уйнарга маташып карады,
32
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
тик гармун Миңкәйгә буйсынырга теләмәде, бармаклары аны тыңламады.
Күпме генә тырышса да, ул гармуннан көй чыгара алмады.
Узар вакытлар. Күп эшләр майтарыр Әнәк сабые Миңкәй, олы дәрәҗәләр
яулар, Минтимер Шәймиев булып, дөньякүләм дан казаныр. Җиңә-җиңә алга,
югарыга күтәрелеп, бик бәхетле булыр ул.
Илбашы буларак туган көнен уздырганда, аңа бик кыйммәтле, затлы бүләкләр
тапшырырлар. Ләкин иң кыйбатлы бүләк әле тапшырылмаган булып чыгар.
Туган көн туе гөрләп барганда, сәхнәчеккә Минтимер Шәймиевнең хәләл
җефете Сәкинә ханым, ике углы – Айрат белән Радик чыгар һәм алар бәйрәмдар
хөрмәтенә аның иң яраткан җырын җырлый башлар. Зал да, бәйрәмдар да тынып
калыр... Салмак кына моң агыла, Минтимер шатланган да, каушаган да. Гаиләсенең
бергәләп җырлаганын аның беркайчан да ишеткәне булмады. Гаиләсе аңа сюрприз
әзерләгән иде. Монда бер ачыш, бер могҗиза барлыкка килде. Сәкинәнең җыр
сөйгәнен, үзе дә җырлаганын ул яхшы белә, ә менә балалары – инде ир-егетләр
булып өлгергән улларының җырлаганын беренче тапкыр ишетә. Ул, кунакларга
сиздермичә генә, куаныч яшьләрен сөртеп алды. Җыр тәмам булды, Минтимер
Шәрип улы күңеле тулганын күрсәтмәс өчен уңайсыз гына елмайды.
– Сез үзегезнең иң бәхетле кеше икәнегезне кайчан белдегез? – дип сорады
бер журналист бәйрәмдардан.
Минтимер Шәймиев бу сорауны көтмәгән иде, каушабрак калды һәм
уңайсыз елмаеп әйтте:
– Менә шушы мизгел минем бәхетем! Хатыным, балаларым халык моңы
белән мине тәбрикли! – диде. – Сезгә тагын бер серне ачыйм инде: шушы
туган көнемә килеп җиткәндә, мин гомерем хыялына ирештем. Гармунда
яраткан көйләремне чыгара башладым. Менә сиңа мә, Ходай, күрәсең, шулай
кушкан, – бәхет өстенә бәхет!
Мунча
Тәнгә – мунча, җанга юк!
Габдулла Тукай
Кичләрен капка төбендә картлар утыра, яшьләр, сабыйлар олылар янына
елыша. Агайлар анда сугышта күргәннәре, әсирлектә булганнары турында
сөйли. Сабыйлар йотлыгып тыңлый. Сугыш маҗараларыннан соң өлкәннәр
тормыш-көнкүреш, колхоз эшләре, гореф-гадәтләр турында сүз башлый.
Шулчак ерактан:
– Зөфә-әр! Мунча өлгерде-е, ка-айт! – дигән тавыш ишетелде.
– Бар, әнкәң мунчага чакыра! – диде кемдер.
– Кайта-а-м! – дип, Зөфәр өйләренә таба йөгереп китте.
Сөйләүче агай Зөфәрнең ялан аякларыннан бөтерелеп калган тузанга карап
торды да әйтте:
– Һәй, почык борыннар! – диде. – Сез мунчаның ни икәнен беләсезме соң?..
Җавап та көтеп тормаенча, ул сөйләп тә китте:
– Мунча ул – фәйләсүфиә, дускайларым! Мунча бик борынгы заманнарда
татарларда барлыкка килгән... Әүвәл-әүвәлләрдә халык мунчаның ни
икәнен белмәгән. Су коенган, суда юынган да вәссәлам. Билгуар ханның өч
углы булган. Баш ханзадәнең исеме – Ташкын, уртанчысыныкы – Чапкын,
төпчекнеке Качкын икән. Берзаманны Билгуар хан баш угланы Ташкын
ханзадәне өйләндерергә ниятләгән. Төрле илләрдән бик күп гүзәлләр килгән.
33
ИЛБАШЫ
Ханзадә иң гүзәл кызга өйләнгән. Шәпләп туй ясаган болар. Туй узуга,
ханзадәне билгесез чир баскан. Табибларны да, өшкерүче-төкерүчеләрне дә,
сихерчеләрне дә, тылсымчыларны да чакырганнар – берсе дә ханзадәгә ярдәм
итә алмаган. Ханзадә үлгән. Йола буенча икенче ханзадә Чапкын тол калган
җиңгәсенә өйләнергә тиеш булган. Туйлап алганнар. Шул ук хәл кабатланган.
Ханзадә Чапкынны да чир баскан, ул да озакламый вафат булган. Олуг хан
Билгуар уйга калган: бу тол киленгә өйләндерсәм, соңгы углымны да әрәм
итәрмен, ни киңәш бирәсез, дип, ул яраннарын җыйган. Яраннар әйткән: бу
киленең синең юха елан булырга тиеш, дигән. Аның юха икәнен белер өчен
син мунча ясат, уртасына чуерташлар өеп, мич чыгарт, каты итеп мунчаны
кыздыр. Вә әйт киленеңә, без яңа йола-гадәт башлыйбыз, никахтан соң кәләш
белән кияү мунчага барырга, чишенергә, бер-берсен юындырырга тиеш, диген.
Юха еланнан туган хатынның кендеге булмый. Чөнки еланнар күкәйдән чыга.
Чебешләрнең, бәбкәләрнең, еланнарның кендеге юк. Имезүче җан ияләреннән
туганнар кендекле була, чөнки алар ана карынында ярала.
Шулай итәләр дә, никахтан соң кияү белән кәләш мунчага китә, хатынның
күлмәген салуы була, кияү аның бүксәсенә бага, ә бүксә шоп-шома, анда кендек
юк икән. Ханзадә Качкын тиз генә мунчадан чыга да ишекне терәтеп бикләп
куя. Хатын никадәр ялварса да, ханзадә ишекне ачмый. Бераздан тавышлар
тына, ишекне ачып керсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр, теле белән ишек
тоткасына уралган елан үлеп ята, ди. Никахтан соң бергәләп мунчага керү
йоласы әле дә булса саклана. Матри, почык борыннар, чибәр кызга өйләнәм
дип, юха еланга юлыга күрмәгез!
Ахириләр
Ат көтүен сакларга алар өч малай чыкты.
Иртән бер ярка кабыклы бәрәңге ашап, бер чокыр шикәрсез кабакчәй эчкән,
икенчесе көрпә катыштырылган бер телем алабута ипие ашап, өченчесе арыш
боламыгы йотып чыккан малайлар төш вакытында бик каты ачыкты. Алар
чишмәгә ятып су да эчеп карады, печәнне чабып алганнан соң тырпаеп калган
ат кузгалагының каты көпшәсен дә чәйнәп бакты, ачлык барыбер үзенекен
итте. Эчтә бүреләр улый иде.
– Булмый болай! – диде Зөфәр. – Кузакка барырга кирәк.
Карар нык иде. Ат көтүче өч малай болай план корды:
– Берәү балаган янында каравылчының игътибарын басудан читкә тартып,
сөйләндереп тора, калган икәвебез коры яр эченнән борчак басуына үрмәләп,
күпме булдыра ала, күлмәк эченә кузак тутыра. Соңыннан каравылчыны
сөйләндергәнгә дә тигез итеп бүлеп чыгабыз!
– Килештек! – диде үсмерләр.
– Ә кем каравылчыны сөйләндерә?
– Миңкәй сөйләндерә! – диде Фәрит.
– Персидәтел малае... – дип каршы төште өченче көтүче.
– Бигрәк яхшы, аны урлаша дип уйламас.
Үз араларына ышанычлы иптәш итеп алганнарына Минтимер эчтән генә
куанды, димәк, алар аны чит итми, аңа ышана.
– Киттек! – диде Фәрит.
Минтимер атына атланды да каравыл чатыры ягына чаптырып китте,
калганнары җәяү коры яр юлы буйлап атлады. Коры ярга җитәрәк, малайлар
2. «К. У.» №1
34
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
үлән арасыннан үрмәләп барды, аннан соң шуышуга күчте, ул арада Минтимер,
атын чаптырып, каравылчы куышы янына килеп җиткән иде инде. Ул бабайга
сәлам бирде, тамак кыра-кыра, каравылчы чатырыннан чыкты.
– Ә-ә, синмени әле бу, Миңкәй улым! Арумы?
– Аруын ару, кем, бабай.
– Ни йомыш, олан?
– Йомыш шул, бабай: мәктәптә җәйге каникулларга өйгә эш биргәннәр ие...
– Соң?
– Соң... Менә син сугышта күргәннәреңне сөйләсәң, мин аны эстинә
гәҗитәсендә чыгарам, кызык булыр иде...
– Һәй, кем, улым Миңкәй, хәтер бетте...
– Хәтереңдә калганнарын булса да сөйлә...
– Әйдә кер минем куышка, торма анда кояшта, атыңны агачка бәйлә, – дип,
бабай чатырына кереп китте, атын бәйләгәч, Минтимер дә эчкә узды.
Куышта караңгы, салкынча иде. Каравылчы бабай, сырмасына кырын ятып,
тамагын кырыштыргалап, сүз башлады.
– Кыхым, Жуковны күрдем мин фронтта... Ай-яй гаярь кеше ие ул... Ну
исемсез калкулыкны алганда тутырды инде халыкны пүләмүт астына...
Солдат бабай озак сөйләде, аның белән бергә Минтимер Берлинга хәтле
үк барып җитте.
Берлинны алгач, малай куыштан чыкты, атына атланып, коры яр тарафына
элдерде. Ул барып җиткәндә, күлмәкләрен шыплап тутырган «юан корсаклар»
коры ярдан чыгып килә иде. Шулчак Минтимер ат өстеннән атасының урта
юл буйлап, ниндидер бер кешене тарантасына утыртып, бирегә таба килгәнен
күреп алды. Малайлар уйсулыкта, аларны күрми. Борчак караклары туп-туры
тарантас каршына килеп чыгачак! Һәм тотылачак!
«Әгәр районнан килгән палномочный булса, бетте баш, әткәйне дә, мине
дә, малайларны да апкитәчәкләр!» дигән уй сызып узды малайның башыннан.
Ул атының корсагына типте, бераз чапкач, яр астына карап сызгырды.
Малайлар башларын күтәреп аңа бакты, Минтимернең кул хәрәкәтләреннән,
аның хафалы чыраеннан алар хәтәр килгәнен аңлап алды. Минтимер аларга
кире борылырга, ярга кереп посып ятарга кушты. Озакламый тарантас тавышы,
персидәтел айгырының пошкырганы ишетелде. Минтимер атын аскы якка,
олы юл тарафына куды. Тау астыннан атлы тарантас күренде, Минтимер атасы
каршысына китте. Шәрип абзый атын тыя төште, аның янында, чыннан да,
район вәкиле утыра иде.
– Улым, син нишләп йөрисең монда? Нишләп син көтүдә түгел? – дип
сорады атасы.
– Әткәй, – диде Минтимер, – анда малайлар калды, мин каравылчы бабайдан
фронт хәлләрен язып алдым.
– Алайса, ярый, – дип, атасы атына чөңгерде, айгыр тарантасны ындырга
таба алып китте.
Тарантас узып киткәч, Минтимер сызгырды, яр чокыры борылмасыннан
малайлар чыкты. Алар, өчесе бер атка атланып, болын ягына чапты. Минтимер,
малайларны төшереп, басуга кереп бара торган атларны җыярга китте. Малайлар
кузакны өлешкә тигез итеп бүлеп чыкты. Минтимер әйләнеп кайтканчы алар
кузакка кагылмаган, бергә җыелгач, дәррәү кузакка ябырылдылар.
Шушы вакыйгадан соң малайлар – Минтимерне, Минтимер малайларны
«ахирәт дус» дип йөртә башлады.
35
ИЛБАШЫ
2.*
Мунча пәриләре
Татарда «Ахирәткә чаклы дус булырга» дип ант итү йоласы бар. Малайлар,
егетләр бил каешларын, пәкеләрен алмаша һәм аулак урында бер касәдән
икесенең каны тамызылган кымыз яки сөт эчә, бер-берсенә ахирәткәчә дус
булырга сүз белән ант итә. Шуннан соң егетләр бер-берсенә «ахири» яисә
«ахир» дип эндәшә башлый...
Ахириләр тагын киңәшкә җыелды.
– Избачка Таҗи Гыйззәтнең пьесалар китабы кайткан! – диде Минтимер.
– Кайда укыйбыз? – диеште ахириләр.
– Зөфәрләр мунчасында!
– Ие, безнекеләр бүген мунча яккан иде, башта кунаклар керер, аннан әткәй-
әнкәй керер, аннан бала-чага, мунча сәгать сигезләрдә бушар... – диде Зөфәр.
Узганында Фәритләр мунчасында Шәриф Камалның хикәяләрен укыганнар
иде, «Сәмруг кош» хикәясен укыганда, ләүкәгә дә, идәнгә дә ятып, тәгәрәп,
эчләре катканчы көлделәр.
...Менә күктә оча торган машиналар уйлап табучыларның ярышы уза,
Германиянең дә очкычы ялтырап тора, Россиянеке дә ким түгел, французлар
да яңа очкычлары белән мактана. Ә инде татар очучысының агачтан эшләнгән
машинасын күреп, бөтен дөнья халкы көлә башлый. Менә Айга очып китәргә
старт бирелә, немец машинасы корымга батып ватылып төшә, Россиянеке дә,
Айга барып җиталмыйча, керәчине бетеп, кире борыла, французның очкычы
бөтенләй Ай кырында күренми, ә Гайнетдин исемле татарның агач очкычы
Ай тирәли очып йөри дә, тегесе үзенең кәләпүшен Айга кадаклап төшә.
Татар галәме шаулаша:
– Әйтергә кирәк Гайнетдингә, кәләпүшен ике-өч көн алмыйча торсын! Әһле
дөнья белсен татарларның кем икәнен!.. – ди.
Бу юлы ахириләр, Таҗи Гыйззәтнең пьесаларын укып, бичара Гөлчирәне
кызганып елады.
Мунчада сукыр лампа яктысында китап укып, малайларның бите-башы
сөремгә буялып кайта, шуңа күрә аларга «мунча пәриләре» дип кушамат
тактылар.
Шулай итеп, кемнең мунчасы җылы, малайлар шунда күчә-күчә китап укый.
Виктор Гюгоның «Хокуксызлар»ын, Гарриет Бичер-Стоуның «Гәрчич оҗмахы
балалары»н, Марк Твенның «Том Сойер маҗаралары»н, Кави Нәҗминең «Язгы
җилләр»ен, Мирсәй Әмирнең «Агыйдел»ен күмәкләп укый-укый туздырып
бетерделәр.
– Иң яхшы китап – кулдан-кулга йөреп тузган китап, – дия иде китапханәче
апа.
Медаль
Минтимергә уку бик җиңел бирелә иде. Аның алтын медальле аттестат
алачагына бөтен мөмкинлекләр дә бар. Барча имтиханнарын да ул «бишле»гә
генә бирде. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, тәртибе дә «бишле». Алтын
медаль алырга өмет тә, ышаныч та бар иде. Әмма Минтимергә алтын медаль
эләкмәде, көмеше дә тәтемәде. Күрәсең, әллә кайдагы татар малаена алтыннары
җитмәгәндер инде.
Кыскасы, Мәгариф министрлыгында утыручы чиновниклар ни өчен
36
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
Минтимер Шәймиевкә алтын медаль бирелмәгәнлеккә сылтавын да тапканнар.
Имеш, ул математика мәсьәләсен чишкәндә «тригонометрик функцияләрне»
кыскартуда иң кыска юл белән китмәгән.
Кызганыч ки, югарыда утыручы «педагоглар» әллә кайдагы, Актаныш
ягындагы Әнәк авылы баласын рәнҗеттек дип уйламагандыр да. Ихтимал,
ул алтын медальне кемгә дә булса барыбер биргәннәрдер.
Әлбәттә, бу гаделсезлек Минтимернең кәефенә китереп сукты. Күрәсең, аны
алда катлаулы, кайчакларда аңлашылмый торган тормыш көтә булыр. Мәктәп
диварларын калдырып, олы дөньяга аяк басканда, ул бу турыда нык уйланыр.
Шуңа күрә Минтимер «алтын медаль» вакыйгасын тиз онытты. Гаилә
йолалары, Әнәк авылы гадәтләре, Пучы мәктәбе укытучылары Минтимер
Шәймиевне олы юлга сыйфатлы итеп, тәвәккәл итеп, максатчан итеп әзерләгән
иде инде.
Һәм Минтимер Шәймиевне мактаулы тормыш юлында күп тапкырлар
орденнар, медальләр белән бүләкләрләр, аның күкрәге никадәр киң булса да,
ул бу орден-медальләрне сыйдыра алмас иде.
Ленин ордены – 1966
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены – 1976
Халыклар дуслыгы ордены – 1987
II дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены – 1997
I дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены – 2007
III дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены – 2010
IV дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены – 2014
Дуслык ордены – 2015
Батырлык һәм намус ордены – 2004
«Әбүгалисина» исемендәге көмеш медаль – 2011
Ахьдз-апша ордены – 2004
«Россия-ЮНЕСКО»ның истәлекле медале – 2005
Әл-Фәхр ордены – 2005
Изге Сергий Радонежский ордены – 2005
Минин-Пожарский ордены – 2005
Олимпия ордены – 2008
«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены – 2010
Бу орден-медальләр Минтимернең хәләл көче белән яулаган алтын медален
бирмәгәннәренә язмыш тарафыннан түләү, бурыч кайтару иде.
Ике капчык тары
1949 елда, атасы Шаһишәрип хуҗалык җитәкчесе чагында булды бу хәл.
Сугыш тәмамланган булуына карамастан, халык әле һаман ачыга, кешеләр
ачтан шешенә, шешенә-шешенә ябыга башлый, аннан шыр сөяккә калып үлә
иде. Халык язга чыкты. Үләнгә ябырылды. Җир сөрергә, булган орлыкны
чәчәргә кешеләрнең хәле юк иде. Атларга, сыерларга өй түбәсеннән төшкән,
күгәреп беткән салам череге ашаталар. Сабан тарту түгел, үз аягында көчкә
басып тора бичара хайваннар.
Хуҗалык рәисе коммунист Шәрип Мөхәммәт углы төннәрен йоклый алмый
иде. Аның башында бер генә уй: «Ничек халыкны ачлыктан коткарырга, ничек
итеп соңгы ашлыкны туфрак куенына тапшырырга? Чәчми калсак, ни ашарлар,
тагын ачлык булачак...»
37
ИЛБАШЫ
Ә райкомнан чәчүне башлагыз дигән хәбәр юк, имеш, туфрак өлгермәгән.
Өлгергән, туфрак пешеп беткән, чәчәргә вакыт!
Әйе, йокыдан калды Шәрип абзый. Күпме фаҗига, күпме үлемнәрне күреп,
сугышта да агармаган чәченә чал төште. Инде төзәлеп беткән, онытыла язган
җәрәхәтләре сызлый башлады. Нишләргә? Малларны ничек аякка бастырырга,
кешеләрне ничек сакларга?
Аның инде ничә төн ут йотып ятканын хатыны Нәгыймә генә аңлый иде
шикелле.
Ул сак кына иренә эндәште:
– Син, атасы, ике ут арасында шулай яначаксың, – диде.
Шәрип абзыйның бугазыннан ут булып «у-уф» бөркелеп чыкты.
– Нишлим соң, карчыгым? – диде чарасыз Шәрип.
– Күрәләтә хайваннарны да, кешеләрне дә үтереп булмый бит инде, атасы!
Әткәй ничек кылган булса, син дә шулай кыл!
Шаһимөхәммәт ачлык елларда арыш биреп авыл халкын үтермичә калган!
Шәрип абзый юрганын атып бәрде дә, сикереп торып:
– Карчык, куй җиз самавырыңны! – дип кычкырды.
Тавышка балалар уянды. Ут кабыздылар. Нәгыймә апа самавыр шалтырата
башлады, балалар да сикерешеп торды, олы якка керделәр, әмма аталарының
елмайган йөзен күргәч, ни әйтергә белми аптырап калдылар.
– Яхшыга гына булсын! – дип теләделәр.
Таң алды иде бу. Чәй янында бәйрәм кебек иде.
Чәйләп алгач, кыска тунын, күн белән тышланган каракүл бүреген киеп,
Шәрип абзый идәнгә каты басып чыгып китте.
Силсәвиттә кизү торучы хатынга язу тоттырып, ул амбар башлыгына
җибәрде. Кәгазьдә: «Маяда торган ике капчык тарыны ашлык җилгәрә торган
урынга китерт. Калганын аңлатырмын! Маһирәне аш пешерүче хатыннарны
уятырга җибәр, таң атуга, чәчүгә төшәбез, олы казанны ындыр табагына
китерт. Ботка пешерер өчен суга җибәр. Калган чәчүлекне, минем атка төяп,
ерак басуга ташыт», – дип язылган иде.
Ул икенче кизүчегә дә язу биреп, каядыр юллады. Бу кәгазь бригадирга
аталган иде: «Аягында басып торган ат белән үгезгә башак бирдерт, яхшылап
эчерт. Аннан аларны сабанга җигегез, сөрә барырбыз, чәчә барырбыз».
– Бетте-китте! Вәссәлам! – дип кычкырды Шәрип абзый.
Бу мәлдә ул ярым шашкан кыяфәттә иде. Юк, бу аның шашканлыгы түгел,
шатлыгы иде. Ниһаять, хәл ителде, бер кабаладан котылды. Бу аның шәхси
карары иде! Бу аның авыл халкын коткаруы иде!
Ашасыннар, тамаклары туйсын! Яхшырак эшләрләр. Ләкин туфракны
кысыр калдырмабыз, орлыкны амбарда күгәртмәбез! Беләм, бер уч икмәк
өчен ун елга утырталар. Беләм, бер сәнәк салам урлаган өчен катыр сөрәләр.
Сөрсеннәр, ичмасам, минем вөҗданымда тап булмас!
Бу көнне авыл халкы кабердән терелеп чыккан өрәкләр кебек иде.
Чәчүчеләргә генә дип пешерелгән ботка аеруча нык ачыкканнарның балаларына
да бераз эләкте. Персидәтелнең бу тәвәккәллеген бәһаләп бетергесез иде.
Чәчү тәмамлангач, Шәрип абзый тагын кычкырды:
– Машалла! Хәзер орлыкны казып ала алмаслар!
Ләкин Нәгыймә бикә генә тыныч түгел иде.
– И Ходаем, ниләр генә булыр инде, утыртмасалар гына ярар иде, мин бер
итәк бала белән тагын ни кылырмын?! – дип, эчтән яна иде бичара.
38
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
Бер кабаладан котылды, икенче кабалага килеп капты Шәрип абзый.
«Яхшы» кешеләр әләкне төбәк мәркәзенә түкми-чәчми ирештергәннәр.
Куркыныч комиссия, Шәймиевләр капкасын киереп ачып, курага керде.
Барысы да артык җитди, бар агентлар да кысыр күн портфель тоткан. Прокурор
Кашапов, итек кунычына чат-чот чыбык белән суккалап:
– Саботаж! – дип кычкырды. – Контра!
Бу сүзләрдән Нәгыймә бикәнең дә, балаларының да җаннары табан астына
төшеп китте шикелле.
– Кем рөхсәт итте сиңа башбаштаклык кылырга?! – дип ысылдады Кашапов.
– Дәүләт малын әрәм-шәрәм итәргә партячейка карар чыгардымы? Партия
куштымы? Райком куштымы?
– Беркем дә кушмады, – диде Шәрип абзый. – Башкаларны монда бутамагыз,
зинһар! Алар гаепле түгел.
– Алайса, кем кушты? – дип кычкырды прокурор. – Контра капиталистлармы?
– Вөҗданым, намусым кушты! – диде Шәрип абзый.
– Күрсәтәм әле мин сиңа вөҗданыңны!.. Ничә пот тары чәчтегез? Бәлки,
син кем беләндер чәчүлеккә дип калдырган тарының яртысын урлагансыңдыр?
– Мин бер бөртек тә үземә алмадым, барысын да халыкка бирдем! Ә күпме
тарының ач колхозчыга ашарга бирелүе, күпмесенең чәчелүе турындагы
кәгазьләр кладаушикта, бригадирда!
– Тентегез! – дип кычкырды Кашапов.
Ике милиционер, ике пүнәтәй йортка, амбарга, лапасларга кереп актарына
башлады, ләкин берни дә таба алмады.
– Ни өчен райком белән киңәшмәдең? – диде Кашапов.
– Калганы турында мин адвокат каршында гына сөйли алам! – диде Шәрип
абзый һәм тоткынны алып китәргә әзерләнгән арбага үз теләге белән менеп
утырды. – Борчылмагыз, – диде ул хатынына, балаларына. – Минем гаебем
юк. Озакламый кайтырмын, Алла боерса!
Халык үз җитәкчесен басу капкасына чаклы елый-елый озата барды.
Мин гадел хөкемдар булачакмын!
Район үзәге Пучы урта мәктәбендә укыганда, Минтимер хокук фәне белән
кызыксына башлады. Ул вакытта төбәк мәркәзендә Исрафилов фамилияле
мәшһүр бер адвокат эшли, ул Минтимер укыган мәктәптә мантыйк фәне
буенча керә иде. Укучылар аны бик ярата, хөрмәт итә. Халык арасында аның
гаделлек сагында торуы, гаепсезләрне яклау нотыкларын оста-матур сөйләве
һәм еш кына гаепләнгәннәрне аклап-яклап калуы турында сүзләр күп йөрде.
Бер төркем үсмерләр төбәк мәхкәмәсенә шул адвокатның чыгышларын
тыңларга бара башлады. Гаҗәеп кызыклы өлкә икән ул «хокукчылык» дигән
нәмәстә. Гаепләүчесе дә хаклы кебек, аңа да ышанып утырасың, яклаучысы
да хаклы кебек, аңа да ышанасың. Ә хөкемдар бөтенләй башка бер хөкем
карары чыгарып куя.
Минтимер күңелендә хокукчы булу теләге борынлады. Ул, бөтен яклап
тикшереп, гаепсезне аклар, бары тик гадел хөкем генә чыгарыр иде. Ул
мохтаҗларны, кимсетелгәннәрне, мескенлеккә төшкәннәрне, бичараларны
яклар иде.
Бу теләк атасы белән булган, чак кына фаҗигагә китермәгән вакыйгадан
соң тагын да көчәйде.
39
ИЛБАШЫ
Күп еллар җигелеп халык файдасына эшләгән колхоз җитәкчесен,
Ватан азатлыгы өчен сугышта яраланган солдатны, намуслы коммунист
Шаһишәрип Шаһимөхәммәт улы Шәймиевне гаепләп, прокурор Кашапов
эш кузгатты. Халык пошаманга калды. Кашапов бик тә канәгать иде:
Джеймс Бонд исемле америка шпионын тотканмыни, Рейхстагка Җиңү
байрагын кадаганмыни!
Шәрип абзыйны гаепләр өчен прокурор ниләр генә кыланмады, аның
курасында кабат тентү ясатты. Ләкин актарынучылар һични таба алмады.
Казан-табак төбендә бер генә бөртек тары тапсалар да, Шәрип абзыйны күп
елларга зинданга аткарачаклар иде. Халык яклады, дуслары яклады, иң зур
дәлил үстергән уңыш булды, чөнки чәчүне үз вакытында оештыра алмау
сәбәпле, районның күп хуҗалыкларында иген уңмады. Адвокат яклады,
дәлилләр булмау сәбәпле, хөкем эше туктатылды. Партия райкомының
әмереннән башка үзбаш эш кылганы өчен Шәймиев Шәрипкә каты шелтә
биреп чыгардылар. Анысына гына түзәр батыр Шәрип.
Минтимер хөкем барышын башыннан ахырына кадәр тыңлап, карап
утырды. Ул атасының аклануына чиксез шат иде, адвокатның гаепсез кешене
ничек яклавына аның исе китте. Һәм ул эчтән генә:
– Мин адвокат булачакмын! Гаепсезләрне, гаделлекне яклаячакмын! – диде.
Чибәркәй
Азагы яхшы тәмамланган шушы шомлы вакыйгалардан соң Минтимер янә
укуга ябышты. Укуда аның эшләре һәрвакыт ал да гөл була килде. Хәтере шәп,
тирә-якны, табигатьне, кешеләрне күзәтүе аның холкын ныгыта, мантыйкка
өйрәтә. Минтимерне бигрәк тә кешеләрнең үзара мөнәсәбәте, мөгамәләсе
кызыксындыра. Ул кемнең кайда нәрсә әйткәнен яхшы хәтерли һәм, вакытлар
узгач, әгәр дә бу кеше әүвәл исбатларга тырышканына каршы сөйләсә, кирәк
чакта ул аның нәрсә әйткәнен исенә төшерә. Шуңа күрә, үсмернең олыларча
җитди фикер йөртүенә карап, аннан бераз шүрлиләр иде. Чыннан да, Минтимер
үзен бик җитди тота иде. Шул сәбәпле, башка җилбәзәк егетләр кебек, ул бер
кыздан икенчесенә күчми. Әйттем исә кайттым, Минтимернең моңарчы кызлар
белән ныклап танышканы да булмады әле.
Ләкин аның күз тоткан кызы бар иде. Ул аны сиздермәстән генә күзәтә: кыз
ничек көлә, ничек атлый, ничек киенә?
Кыскасы, ошый аңа бу чибәркәй. Ул вакытта татар авылында бай киенүче
кызлар юк иде. Әмма чибәркәйнең итәге, күлмәге, яулыгы, хәтта олтанлы
итеге дә, чытлыкыйлыгы да үзенә килешеп тора. Минтимернең басынкылыгы,
кычкырып көлмәве, бары тик тыйнак кына елмаюы, ордым-бәрдем эш йөртмәве
чибәркәйгә дә ошый. Аларның карашлары бик еш очраша. Тансы-мансыларда
алар гел бергә бии. Читтән күзәтеп торганнарга алар менә дигән пар булып
күренә. Бәлки, ул шулай булгандыр да әле, бер уйласаң. Ләкин язмыш
дигәннәре кешеләрне һәрдаим сынап бага, кайсысын рәхимсез шартларга куеп
сыный, кайсысын җиңелчә генә, фаҗигасез генә тикшерә.
Минтимер Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кереп, беренче
курсны тәмамлап кайткач белде: аның чибәркәе башка егет белән йөри
башлаган икән.
Хәер, Минтимер, бу хәбәрне ишеткәч, аның чыннан да дөрес икәненә
ышангач бәргәләнмәде, кичерешләрен читләргә сиздермәде. Аналитиклар,
40
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
гадәттә, сабыр була, холериклар кебек, пычак тотып, кызын яки көндәшен
суярга чыгып йөгерми.
Баш беткәнмени? Башка чибәрләр юкмыни? Китсен! Бәлки, икесе өчен дә
шулай һәйбәтрәк булыр. Әгәр дә ул башкага тиз генә күчә алган икән, димәк,
аның хисләре нык булмаган, какшау хисле кызның ниемә кирәге бар? Ул,
бәлки, шул кеше белән бәхетле булыр. Нигә аларның бәхетенә комачау итәргә?
Минтимернең чибәркәй янына барасы да, аны күрәсе дә килмәде. Ул аңа
битараф иде.
Бу уйлардан егеткә җиңел булып китте. Аның кәефе күтәрелде. Ул якты
язмышына таба җиңел атлады.
Син Кәтиев булырсың!
– Улым! – дип эндәшер аңа атасы Шәрип абзый. – Син МТС башлыгы
Кәтиев кебек бул... Аның кулында халыкның өмете, аның кулында техника,
аның кулында икмәкнең уңышы. Яхшы каралты-кура җиткезеп, абзар тулы
мал-туар асрап, ныклы нигез корып яшә. Үз нигезең нык булсын, башкаларның
нигезе дә нык булсын өчен, син авыл хуҗалыгы техникасына баш бул! Илне
ашатучы кеше үзе ашаткан кешеләрдән фәкыйрьрәк яшәргә тиеш түгел! Икмәк
булса, бар да була. Җыр булса, икмәк тә була, дип тә әйтәләр. Шулкадәр мул
икмәк җитештергән кеше башкалардан хәерче булырга тиеш түгел!
Икмәксез җыр ул бары тик кайгылы җыр гына булырга мөмкин. Чыннан
да, татар халкы мең ярым елдан арткан гомеренең соңгы 400 елын ачлы-
туклы, кайгылы тормышта уздырды. Ләкин җыр чыгарудан, шигырь язудан,
дастаннар иҗат итүдән, Коръәнне күпләп бастырып таратудан, мәчет, мәдрәсә
корудан туктамады. Димәк, «икмәк булса, җыр да була» дигән гыйбарә
яртылаш кына дөреслеккә туры килә. «Икмәк булса, җыр да була» әйтемен
заманча таркатып баксак та, мантыйк аксый кебек. Шәймиев Илбашы булып
утырганда, Татарстан икмәксез калмады. Аның шәкерте Рөстәм Миңнеханов
Илбашы булганда да Татарстан икмәксез калмас. Икмәк булса, ит тә, сөт тә,
кием дә, икътисад та – барысы да була. Бүген дә татар халкы авыл хуҗалыгы
мәхсулаты* белән үз-үзен тәэмин итә. Мохтаҗларга да өлеш чыгарып тора
әле, шөкер. Икмәк күп, ләкин халыкта бәетләр чыгару, дастаннар иҗат итү
юк. Әдәбиятыбыз саекты. Композиторлар мәктәбендә шәхесләр азайды.
Эстрадабызны бер күзәнәкле, гел кабатлана торган, бер-берсенә тач охшаш
көйләр басты. Җырчылар азайды, җырлаучылар күбәйде. Әллә дөнья
төшенчәләре үзгәрә, әллә табигать, йолалар үзгәрә, әллә халык мәкальләре,
халык әйтемнәре искерә бара – белгән юк.
Минтимер атасына «мин адвокат булам» дип әйтергә базмады. Ул аның
сүзләрендәге хакыйкатьне аңлады, әлбәттә. Егет техниканы, математиканы
ярата. Чыннан да, ә нигә әле җир кешесе булмаска?
Киләчәктә ул әйтер: мин сәясәтче булмасам, җир кешесе булыр идем, дияр.
Минтимер «ә» димәде, «җә» димәде, документларын туп-туры авыл
хуҗалыгы институтының механика факультетына илтеп тапшырды һәм
ялгышмады. Ул атасының киңәшен тотканына беркайчан да үкенмәде. Адвокат
булып киткән очракта да ул шөһрәт казаныр иде, ләкин тар даирәдә генә. Ә
аның узган юлы, тар даирәләрне үтеп, киңәя, тирәнәя барып, бөтен халыкның
казанышына әверелде. Шул түгелме бәхет?!
* Мәхсулат – эшләп чыгарылган мал, бу очракта – ит, май, сөт, икмәк.
41
ИЛБАШЫ
Озак еллар Илбашы булып эшләгәндә, бик күп катлаулы мәсьәләләрне
чишкәндә, Минтимер Шәймиев, чыннан да, адвокат сыйфатында иде. Казан
Кирмәнен, Болгар каласын ЮНЕСКО исемлегенә керттерүдә аның адвокатлык
эшчәнлеге бәһаләп бетергесез булды. Тарих әле Шәймиевнең бу өлкәдәге
эшчәнлегенә яңадан әйләнеп кайтачак.
Сабак
Минтимернең тәкъдирендә шулай язылгандыр инде, күрәсең, аны
беренче курстан ук рәһбәр (староста, җитәкче) итеп куйдылар. Институтта
укый башлаганчы ук, сентябрь аенда, аларны авылга бәрәңге алырга
юлладылар.
Студентлар авылга бәрәңге алырга килгәч, кызыклар була иде инде ул.
Балачакта ук Минтимер үзе өчен эчке тәртип кагыйдәләрен булдырган иде,
ул үз-үзен кулда тотарга өйрәтте. Кемнеңдер үз эшенә җавапсыз караганын,
әштер-өштер эшләгәнен күрсә, күңеле әллә нишләп китә. Институтта укыганда
да ул шушы, үзе төзегән кагыйдәләрне тотарга тырыша иде.
Курсның рәһбәренә эчке тәртип кагыйдәләреннән читкә чыккан студентны
шелтәләргә, клубта кичә вакытында хәттин ашса, тиз генә җыелыш җыеп,
студентның тәртибен тикшерергә, колхоз эшеннән кыяклаганнарга кисәтү
ясарга хокук бирелгән. Ә бит андыйлар да табыла, алар үзләрен башкалардан
өстен куя, башкаларны кимсетә торган гамәлләр кыла.
Толя Марамыгин атлы бер студент бар иде аның курсында. Үзе укуын да
рәтләп укымый, колхоз эшеннән дә гел кыяклау ягын карый, иң алдан ялга
утыра, иң арттан кузгала. Бәрәңгенең сабагын гына йолкый, бәрәңгесен туфракта
калдыра. Минтимер, бу эшне сизеп, Толяны читкәрәк алып китеп кисәтү ясады:
– Кешеләр бу бәрәңгене халык өчен үстергән, көч түккән, ә син аны туфракта
черергә калдырып китәсең! – дип битәрли башлаган иде, Марамыгин аның
сүзен тыңлап бетермичә китеп барды да, аннан, борылып:
– Чаплашка! – дип кычкырды. – Какое твоё дело!
«Чаплашка» дигәненә Минтимернең исе дә китмәс иде, түбәтәй киеп
йөргәч, «чаплашка» инде, әмма Анатолий бу сүзне шундый нәфрәтле, шундый
мыскыллы итеп әйтте ки, Минтимер ни сабыр булырга тырышса да түзмәде,
кулындагы зур гына бәрәңгене Толяга томырды. Бәрәңге тегенең уң чигәсенә
килеп тиде. Ул, ике кулы белән бәрәңге тигән җирен каплап, җиргә чүгәләде.
Минтимер каушап калды, шундук Толя янына атылды. Бичараның күз төбе
күгәреп-кабарып чыккан иде.
Бу хәлне башка студентлар да күреп торды, алар Минтимер яклы иде. Шулай
да ул, мине институттан куарлар инде дип, хафага калды.
– Курыкма! – диде сыйныфташы һәм авылдашы Гайнулла Гыйздуллин
пошаманга калган Минтимергә. – Чакырсалар, без – шаһитлар да барырбыз.
Чакырсалар, чатнатып әйт: СССРның Төп Законы ни? Дөрес! Конституция,
диген. Конституциядә ничек язылган, диген. Конституциядә «СССРда
халыкларның, милләтләрнең хокукы тигез!» диеп язылган, диген. Бәс,
милли низаг чыгарырга маташканы, ягъни сине түбәтәй киеп йөргәнең өчен
«чаплашка» дип мыскыллаган Анатолий Марамыгинның үзен комсомолдан
чыгарып, институттан куарга була!
Авылдашы, шәриге Гайнулла Гыйздуллин, институтны тәмамлагач,
Бөгелмәдәге һөнәр училищесы директоры булып китәчәк.
42
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
Чыннан да, эшне зурга җибәрмәделәр. Анатолий да бәлаләп йөрмәде. Ләкин
ул үзенең тар маңгаена зур бәрәңге генә түгел, зур сабак та алган иде.
Сабак алды ябалак!
– Этнең койрыгын кем киссә, шуңар җизнәй дип әйтә! – диде ул Гайнулла
дустына.
Күңел күзе
Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе
– ботак тишеге.
Халык әйтеме
Адәм баласына тумышыннан ук үзенә тиң пар әзерләп куелган, диләр.
Акылы белән уйламастан, кеше үзенең парын эзли. Ир кеше ялгызы – ярты
кеше, хатын-кыз ялгызы – ярты кеше. Бер-берләрен табышып, йола кушканча
кушылгач кына алар бербөтенгә әверелә, ди.
Ләкин егерме-утыз яшенә чаклы сөйгән ярын эзләп тә, адәми зат үз тиңен
таба алмаска мөмкин.
Шулай итеп, бик күпләр үз парын табалмыйча үлеп тә китә.
Әллә ничә хатынга өйләнеп тә яхшы гаилә кора алмыйча – үзенең сөйгән
ярын табалмыйча дөнья куйганнар бар.
Бөек бәхет ул – эзләгәнеңне табу.
Аллаһы Тәгалә адәм баласына күңел сиземләве биргән, шул күңел сиземләве
аша ул, бу кыз синең ишең түгел, бу егет синең парың түгел, дип хәбәр
ирештерә торадыр.
Ләкин кемдер шушы хәбәрне ишетми, кемдер аңа игътибар итми һәм нык
ялгыша.
Адәм баласының маңгай күзе булган кебек, күңел күзе дә була.
Кешеләрнең күпчелеге дөньяны, вакыйгаларны, әйберләрне маңгай
күзе белән генә күрә. Азчылык маңгай күзе белән дә, күңел күзе белән дә
күрә. Алар күңел күзе белән вакыйгалар сөрешен, кешенең рухын, чуалчык
вакыйгаларның серен күрә ала.
Күңел күзе сукыр кеше вакыйгаларны, процессларны маңгай күзе белән
генә күрә, шуңа күрә ул, кешеләргә яхшылык кылам дип, яманлык кыла.
Революцияләрнең барысы да кешелеккә яхшылык эшлим дип кылынган
җинаятьләр. «Бөтен җир крестьяннарга!» дип, бай җир биләүчеләрнең җирен
талап алып, крестьянга биргән булып, крестьянны да, алпавытны да хәерче
иттеләр. Халыкка игелек кылам дип махсус оештырылган продразвёрстка
талаулары булды. Яки болар – чынлап торып халыкка игелек кылабыз дип
инанган талаучылар. Һәр ике очракта да бу – җинаять!
Күңел күзең күрмәсә, син хата артыннан хата ясарсың һәм бәхеткә ирешә
алмассың. Башкаларны да бәхетсез итәрсең.
Минтимернең күңел күзе ачык иде.
Күңел күзе ул – навигатор, күңел күзе ул – компас!
Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге.
Аның юлында да яхшы кешеләр дә, яманнары да очрады. Күңел күзе ачык
Минтимерне күңел сиземләве коткара килде, шөкер!
Ләкин аның булачак яры кайда, кайларда йөри торгандыр, билгесез.
Билгесез, ләкин Минтимернең күңеле сизенә, бу дөньяда бар аның пары,
бар! Ул аны һичшиксез эзләп табар, алар барыбер кавышыр, иншалла!
43
ИЛБАШЫ
Сәкинә
Бер мәхәббәт табар өчен
Бер яшьлегем җитәрме?..
Разил Вәлиев
Сәкинә ул сөйкемле кызның исеме, Сәкинә Ахунова. Сак, сабыр, тыныч
мәгънәсен белдерә ул «Сәкинә» исеме. Кешенең исеме аның холкын билгели,
диләр, дөрестер дә. Алга таба күрербез!
Сәкинә белән Минтимернең нәсел тарихы да бераз охшаш. Сәкинәнең
бабасы да таза гаиләле, көр тормышлы булган, димәк, мал таба белгәннәр,
бәрәкәт саклый белгәннәр.
Сәкинәнең ата-бабасы, әби-анасы Казан артындагы Күн авылы кешеләре.
Һо-о, Күн авылының тарихына кереп китсәң, чыга алмассың, билләһи.
1552 елда Казанны җимергәч, ханлыкны юкка чыгаргач, Явыз Иван буе
арба чәкүшкәсеннән узган һәр татар оланының башын чаптырырга әмер
бирә.
– Татарларны Казаннан куып, авылларыннан сөреп чыгарырга! Аларның
йортларына рус воеводаларын урнаштырырга! Татарлар Казан каласына кырык
чакрымнан да якын утырмаска, йорт салмаска тиеш! Татарларны Казанга якын
җибәрмәс өчен, юлларга сак, каравыл гаскәрләре куярга!
Тикшереп карагыз сез: Казаннан кырык чакрымнан якын авылларның
исемнәре татарныкы булса да (Тылмачи, Майдан, Карагуза), анда татарлар
түгел, руслар яшәп ята. Кырык чакрым ераклыктагы Шәле, Күн, Әлдермеш,
Чыршы авылларында татарлар яши. Борынгы йола дәвам итә. Рус белән
чиктәш булып яшәргә курыкмаган батыр халык яши ул авылларда. Усал
халык.
Күн, Шәле авыллары Явыз Иван заманасында ук булган. Каһарманнар
яши ул авылларда. Һәр авылның үз һөнәре булган. Шәлеләр шәл бәйләгән,
Күннәр күн иләгән, баш бирмәгән, бай булган. Көр тормышлы халыкның каны
уйнаган, Сабан туйлары атналарга сузылган, кыз урлау йолалары әле һаман да
яшәп килә. Хәтта Совет хакимияте дәверендә дә Күн белән Шәле үзләренең
мәчетләрен җимерттермәгән, манараларын кистертмәгән.
«Күн» атамасының тарихы болай. Авыл борын заманда Казанга бик якын
утырган булган. Җиңүчеләр бу халыкны Казаннан кырык чакрымга күченеп
китүен таләп иткән. Халык буйсынмаган. Сугыш башланган. Мәскәүгә
буйсынган әнчек татарлар халыкны үгетли башлаган.
– Күчеп утырырга күн инде! – дип, алар авыл башлыгына ялварган. – Күнмәсә-
гез, Иван, тагын да зур гаскәр белән килеп, барыгызны да кырып бетерәчәк!
Шуннан соң гына халык күченеп, шушы урынга килеп урнашкан һәм бу
авылга «Күн» дип исем кушканнар.
Халык телендә икенче бер риваять тә йөри.
Имеш, Күн авылы иң кирәкле һөнәр – тире иләп, күн эшләү белән дан
тоткан, иләгән тире каймак кебек йомшак, каеш кебек чыдам булган.
...Менә 1931 ел килеп җитә. Көр тормышлы хуҗаларны кулак дип
гаеплиләр. Революция булгач, җыен галах, кәҗә дә асрый алмаган хөрәсән
ялкаулары коммунистларга куштанлыкка языла. Күн авылының бер куштаны
Шакирҗанның кайсы малы кайда ятканлыгын әләкләп, аны зинданга
яптырырга уйлый. Шакирҗан Ахунов хатыны Гөлсем белән, бөтен малларын
талаучыларга калдырып, эш коралларын гына алып, Казанга күченеп китә.
44
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
Волков урамындагы бер ташландык йортның подвалын сипләштергәләп,
алар шунда яши башлый. Шакирҗанның кулы тире иләргә дә, балта эшенә
дә оста була. Аларның тормышы рәтләнә. Менә шушы Волков урамындагы
22 нче йортның 9 нчы фатирында 1939 елның 23 августында Минтимернең
булачак сөеклесе Сәкинә дөньяга килә...
Шәһәрдә туса да, Сәкинә җәен авылда – йә Күндә, йә Шәледә туганнарында
үсте.
Күн, Шәле авылларының йолалары бик тирәнгә китә. Йолаларның берсе –
ирләр җәмгыятендә тыйнак, басынкы кыз эштә ут өертергә тиеш, палас сугарга,
малын карарга, чишмәдән су ташырга, мунча ягарга, энеләре, сеңелләренә
күз-колак булырга, олыларга, ата-анага хөрмәт тәрбияләргә тиеш.
Сәкинә дә нәкъ шушы тәрбиядә үсте. Ул инде буй җиткән кыз, кооперация
техникумында укый башлады. Техникумда бәйрәмнәр-танцылар еш була
иде. Бервакыт ул дус кызы белән танцыга китте. Бер татар егете аны биергә
чакырды. Бер чакырды, ике чакырды – алар азакка чаклы бергә биеде, егет озата
кайтырга да рөхсәт сорады. Карап торышка үзе бер дә начар түгел, кыз риза
булды. Менә шуннан китте аларның танышуы, байтак кына бергә йөргәннән
соң, Сәкинә егетне өенә, гаиләсе белән таныштырырга чакырды.
Чәй эчеп утырганда, әнисе Гөлсем егеттән сорап куйды:
– Син кайсы якныкы буласың?
Егет кыю гына сөйләп китте:
– Минем әти-әни Питрәч районы Күн авылыннан! – диде.
– Кем баласы буласың?
Егет атасының исемен әйтте. Шунда Гөлсем апаның кулыннан тәлинкәсе
төшеп китте.
– Әни, ни булды? – дип, Сәкинә әнисе янына килде.
Гөлсем апа итәгенә түгелгән чәйне тастымал белән сөртте. Бераз тынычлана
төшкәч, аягүрә басты һәм:
– Кызым, синең бу егетең – безнең малларны талап алган, безне катыр
сөрергә уйлаган кешенең баласы! – диде.
Егет белән Сәкинә тораташ кебек катып калды, Гөлсем апа берни
булмагандай ишек катына барып басты. Бу хәрәкәт «егет, чыгып кит!» дигәнне
аңлата иде.
Сәкинә бер егеткә, бер анасына карап алды.
– Әни, дөресме шул?
Әнисе сабыр гына:
– Дөрес, кызым, – диде. – Алар безнең бөтен малны туздырып, ашап бетерде!
Егет бер сүз дә әйтмичә китәргә җыенды.
– Бу егетнең безнең өйдә кабат эзе дә булмасын! – диде хуҗабикә. – Үзем
исән чакта кызымның шундый кеше баласы белән йөрүенә юл куймам!
Егет сүзсез генә чыгып китте. Ишек ябылуга, Гөлсем апа калтыранып елый
башлады. Алар кочаклашып, икәүләшеп елый иде.
Кызга – егет, егеткә кыз ошый иде. Нишләтәсең, шулай язгандыр. Алар
мәхәббәт бөреләнгәнче үк аерылышты.
Ләкин әле бу эш моның белән генә төгәлләнмәде. Егет солдат хезмәтенә
китә икән. Егетнең анасы ялынып килде:
– Зинһар, безне гафу ит! – дип башлады хатын сүзен. – Без гаепле түгел,
аңа куштылар бит...
Гөлсем бер сүз дә әйтмәде.
45
ИЛБАШЫ
– Улым әрмиягә китә, Сәкинәнең озата төшүен бик тели... Гөлсем, минем
улым Сәкинәңне бик ярата, зинһар, аны солдатка озата төшәргә җибәр.
Гөлсем апа, мәрхүм иренең диварда эленеп торган фоторәсеменә якын
килеп, хатынга әйтте:
– Кара! Сез менә шушы изге кешене хатыны, күкрәк баласы белән өеннән
кудыгыз! Малларын талап, балаларын хәерчелеккә сөрдегез! Кара, туры кара
Шакирҗанымның йөзенә. Без эт тә яшәмәс подвалларда яшәдек. Шакирҗаным
аркасында без янә аякка бастык, ә сез һаман хәерче. Юк! Җибәрмим мин алмаз
кебек кызымны! Чыгып кит, зинһар!
Хатын чыгып китте. Ана белән кыз тагын бер-берсенең кочагына ташланып
үкси башлады.
Сәкинәнең, бәлки, егетне озатырга төшәсе дә килгәндер, ләкин ул анасын
өзелеп сөя, ул аның ихтыярына каршы баралмый иде.
Сәкинәнең дә күңел күзе ачык, аның да күңеле сизгер иде. Әгәр дә бу егет
белән кушыла калса, очрашкан саен ике як пычакка пычак килер иде. Юк, бу
егет Сәкинәнеке түгел.
Шәле кичләре
Күн авылында туган нигез калмагач, әнисе Сәкинәне вә башка балаларын
җәйгелеккә Шәле авылына кайтарып куя торган иде. Сәкинәне эш вакытында
авыл кызларыннан аерып булмый. Суын ташый, урагын ура, утынын яра,
мунча яга, сыерын сава – менә дигән уңган килен. Сәкинә дус кызлары белән
кичләрен клубка чыга башлады. Бу чагында ул инде шәһәр кызына әйләнгән,
ләкин шулай да яулыгын Шәлечә бәйли иде. Шәле кызлары чигешен маңгайга
туры китереп, калфак кебек почмаклап бәйли яулыкны. Балитәкле ситсы
күлмәк, шәлеләр чиккән алъяпкыч, ак йон оекбаш, ялтыравыклы кызыл эчле
галош – гаҗәеп килешә иде бу кием кызга. Шулар өстенә тез астына җиткән
ике озын кап-кара толым. Шәле егетләренең күзе Сәкинәдә. Казан кызы бит,
җитмәсә, үзе шундый чибәр!
Клубта бииләр, җырлыйлар, түгәрәк уеннар уйныйлар.
Сәкинәне берәү генә озата кайта ала – гармунчы егет кенә. Кыз да аның
озатуын тели иде. Егет гармун уйный-уйный кызны озатып куя да, капка
төбендәге бүрәнәдә бераз сөйләшеп утыргач, гармун уйный-уйный кайтып
та китә. Сәкинә, ишегалдына кергәч, капканың теге ягына посып, гармун
тавышы тынганчы тыңлап тора. Ошый иде Сәкинәгә Шәле кичләре. Егете дә
бик ошый иде.
Әмма тора-бара гармунчының Сәкинәне озатулары ни өчендер сирәгәя
барды. Сәкинә дә моңа аптырамады. Очрашкан чакларда алар бер-берсенә
елмаеп сәлам бирешә, сәлам алыша иде.
Алар шулай дус булып кала белде. Ул үзе егетне ошатса да, Сәкинәнең сизгер
күңеле егет белән очрашканда дәртләнмәде. Аның күңел күзе гармунчыны
үзенә пар итеп күрә алмады.
Ә Шәле кичләре онытылмаслык булып күңелгә кереп калды. Иң самими,
иң ихлас, иң саф хатирәләр саклый Сәкинә Шәле табигате, Шәле кешеләре
турында.
Җәйге каникуллардан соң Казанга кайтып, тагын техникумда укуын дәвам
итте кыз. Язмыш Сәкинәнең юлына тагын бер асыл егетне китереп куйды.
Бөтен ягы да җитешле-килешле иде ул Илгиз Мөхәммәтгатин атлы егетнең.
46
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
Сәкинәнең сизгер күңеле сизә, егет аны бик тә ярата, ләкин эчке сиземләве
кисәтә дә: ашыкма, кызый, каударланма, бу әле синең парың түгел, ди. Чыннан
да, алар аерылышты: егет солдат хезмәтенә китте.
Укуын тәмамлагач, Сәкинәне Актаныш ягына, Калинин районы үзәге
Пучыга эшкә юлладылар. Ул Пучы райпотребсоюзында икътисадчы булып
эшләячәк. Ура!
Адәм белән Хәүва
Җәннәттән куылгач, Адәм белән Хәүва җир йөзенә аерым-аерым: берсе –
Сәйлүн утравына, икенчесе Мәккә ягына килеп төшә. Бер-берсен сөюче ике
җан бер-берсен эзли китә. Аларны күңел тоемлавы компас кебек бер-берсенә
якынайта. Ерак араларны, куркыныч урманнарны, диңгезләрне узып, алар,
ниһаять, гомергә аерылмаска кавыша.
...Минтимерне диплом практикасына туган ягына кайтардылар. Бу 1959 ел
иде. Ул яраткан эшенә кереште. Аның зиһене-фикере, таланты, теләге, яшәү
рәвеше җир-туфрак, механика-техника белән укмашкан иде.
Ләкин бөтен шушы барлыгы белән ул тәкъдир тарафыннан билгеләнгән
сөекле ярын да эзли иде. Тыштан эш белән мавыккан булып күренсә дә,
аның бөтен гамәле, фәгалияте бер теләккә, сөекле ярын табып, гаилә коруга
юнәлтелгән иде.
Юк, Минтимер мөкәммәл хатын эзләми иде, чөнки андый хатыннар булмый,
алар дөньяда юк, ул хыялыйлар-шагыйрьләр уйлап чыгарган бер гүзәл шәкел генә.
Минтимер Тукайның хур кызына атап язылган шигырен бик тә ярата.
Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне,
Күрермен ай йөзеңдә үз йөземне.
Беләм инде: мине әсир итәрсең,
Сихерләрсең, мине әфсүн итәрсең...
Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың,
Матурларның матурыннан матурсың.
Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, асыл ташсың,
Ләкин җир кызы төсле үк түгелсең.
Күркәмлегең, дөрес, һәртөрле мактауга лаек,
Шулай да җир кызы синнән сөеклерәк.
Ә Минтимер җир кызын эзли иде.
Ләүхелмәхфүздә язылганча, аларның очрашуына күп калмаган иде инде.
Юл башы
Яраткан эшең, сөйгән ярың,
милләтеңнең үзбаш булып яшәве
ул – бәхет!
Батулла
Ни өчендер бүген Сәкинәнең күңеле сөенә, ни өчен икәнен ул үзе дә тәгаен
белми иде. Мөстәкыйль эш башлавына сөенәме унтугыз яшьлек кыз? Булачак
һөнәрен практика вакытында ук яратып өлгергәненә куанамы әллә? Пучы
47
ИЛБАШЫ
авылы кешеләренең, эш урынындагыларның үзенә карата ягымлы булганына
шатланамы?
Яшь белгеч буларак, аңа торырга йорт бирделәр. Ул чебешләр, бәбкәләр
алып җибәрде, кыскасы, тулы хуҗалык белән авылда яшәргә уйлый иде.
Аның янына тагын бер яшь белгечне керттеләр, Рита исемле кыз иде ул.
Сәкинәнең олы бер шатлыгы беренче тапкыр хезмәт хакы алу булды.
Башка кызлар, кулларына акча керүгә, күлмәкләр, бизәнү әйберләре, алка-
йөзек сатып ала башлады. Сәкинә исә сөекле сеңлесе Асиягә ап-ак куян тун,
икенче хезмәт хакыннан әнисенә, абыйсына матур-матур келәмнәр алып
бүләк итте. Кызның башы күккә тигән иде ул чагында, бүләк тапшырганда,
әнисенең, туганнарының күз яшьләре белән куанганнарын күреп, ул да
бәхетле иде.
Кешегә куаныч китерүдән дә олы бәхет бармы икән ул?
Очрашу
Аһ, ул заманнарда клубтагы кичәләр! Яшьләр күп, яшьләр дәртле, егетләр
кызлар алдында егетлек күрсәтә, өздереп гармун уйный, бии, җырлый, кызлар
өчен бәйләнешеп тә ала. Кызлар басынкы, тыйнак, гүзәл, ләкин эчләрендә
богауланган дәрт-гайрәт ята. Тымызык күлдә корт уйный.
Минтимер ул кичне клубка никтер ашкынып килде. Анда кичәнең иң кызган
чагы иде. Яшьләр әле яңа гына биеп туктаган, хәл алалар, тамашачылары
да күп, иннек-кершән яккан, күзләренә сөрмә тарткан, тырнакларын кынага
буяган кызлар эскәмиядә утыра, егетләр бер читтәрәк кунак кызларының
кайсын кем озата дигән мәсьәләне хәл итә, малай-шалайлар мич артында
кайнаша.
Минтимер ишекне каерып ачты, бөтен кеше ишек тавышына борылып
карады. Йөз күз Минтимергә карый, Минтимер ике күзе белән йөз күзгә
бага.
Минтимер клуб ишеген ипләп кенә япты да бусага төбендә басып калды:
аның карашы әле яңа гына күзе төшкән бер кызда тукталды. Таныш түгел кыз
иде ул. Үзе ап-ак кофта кигән, карасу сарафаннан, исең-акылың китәрлек озын
кара толым да үзенә бик килешеп тора. Кунак кызымы, әллә эшкә кайткан
бер-бер яшь белгечме?
Кызның карашы да Минтимернеке белән очрашты. Шул мәлдә ике йөрәк
арасында тәкъдир җепләре тартылды да бугай инде.
Сәкинәнең тәне буйлап кайнар дулкын йөгерде. Бу – ул эзләгән яр, ул
эзләгән мәхәббәт иде.
Шулвакыт баянчы Сара Садыйкованың «Көтәм сине» көен уйный башлады.
Ул чакта бу көйне «Беренче татар тангосы» дип йөртәләр иде.
«Теге егет биергә мине чакырсын иде, башкалар чакырганчы чакырсын иде,
монда чакырган егет белән биюдән баш тарту әдәпсезлек санала, башкалар
чакырса, теге егет бүтән кызны чакырыр», – дип уйлады Сәкинә, уе шундук
Минтимергә барып та иреште. Ул туп-туры атлап кыз янына килде дә аны
биергә чакырды.
– Сез минем белән биемәссез микән? – диде егет.
Сәкинәнең дулкынлануына чик-чама юк иде. Минтимер дә тыныч түгел,
ләкин ул үзен ир-егетләрчә тота. Бию башланды. Пар-пар булып яшьләр бии,
кайсыдыр биегән вакытта көйне сүзләре белән җырларга ук кереште.
48
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
Син кайларда йөрисең икән,
Алтыным, көләч йөзле иркәм,
Кайтырсың дип мин өмет итәм,
Мин сине һаман көтәм, көтәм...
Минтимер дә сүзләрне кабатлый, кыз да чак кына ишетелерлек итеп
җырлый иде.
Гаҗәеп илаһи бер мизгел иде бу. Каян, ничек шулай килеп чыкты? Нинди
ярашканлык, нинди самимилек, нинди сафлык! Минтимер кызга бакты, кыз
биегән уңайга башын кыңгыр салып, идәнгә текәлгән, ләкин ул идәнне күрми,
аның бар игътибары, күңел күзе Минтимердә генә. Ул егетнең күзенә карарга
кыймый. Бу гүзәллеккә бу тыйнаклык бик ятыша, юк, бу тыйнаклыкка бу
гүзәллек бик яраша. Бөтен яшьләр җырлый:
Синнән башка бер ямь юк миңа,
Син кайтмасаң, бәйрәм юк миңа.
Таң балкуы кебек кайт, иркәм,
Мин сине көтәм, көтәм, көтәм...
– Нинди матур җыр! Кем сүзләре икән ул? – дип сорады кыз кыюсыз гына.
Шулчак аларның карашы очрашты – хисләр дулкыны ике йөрәккә
берьюлы китереп сукты. Бу караш ике ялгыз йөрәкне берләштерде,
тоташтырды. Минтимер шунда үзенең гашыйк булганын аңлап алды.
Сәкинә исә моны күптән, җыр дәвамында ук аңлаган иде. Минтимер,
дулкынлануын тыя төшеп:
– Сүзләре Әхмәт Ерикәйнеке, көе Сара Садыйкованыкы! – диде.
– Нинди гүзәл җыр, сүзләре дә, көе дә...
– Биючеләре дә... – дип өстәде Минтимер.
Сәкинә челтерәп көлде. Бию тәмамлангач, алар утыргычка таба китте.
Яшьләр дә Минтимер белән Сәкинә арасындагы күренмәс җепләрне күрде,
сизде кебек. Биюдән таралганда барысы да инде әлеге парга карап соклана иде.
– Каптырды бу гүзәл кыз асыл егетне! – диде кемдер.
– Миңкәй каптырды асыл кызны! – дип куйды кайсысыдыр.
Бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре менә шушыдыр инде ул. Сәкинәнең
болай да тулы-матур тормышы тагын да тулылана төште.
Хатлар
Тормыш ике гашыйк арасына киртәләр дә кора башлады.
Калинин районы бетерелеп, Сәкинә туташ Казанга – әнисе янына кайтып
китәргә мәҗбүр булды.
Ике арада кайнар мәхәббәт хатлары йөри башлады. Хат көн саен Казанга
китә, көн саен Пучыга килә. Хат ташучыларга эш артты...
...Минтимернең атасы улыннан канәгать иде. Ул күзәтә. Эшнең рәтен белә
малай, мәгънәсе бар, кешеләр белән сөйләшү маһирлыгы бар, шөкер!
Тик менә йөргән кызы гына юк бугай. Шәрип абзый күзәтә. Тирә-юньне
тыңлый. Ә бөтен яңалык базарда була. Базарның колагы сак, күзе үткер.
Шәрип абзый сөлек кебек чем-кара айгырын шәп тарантаска җигеп, һәр ял
көнне базарга йөри: гаиләсе өчен, колхоз өчен кирәк-ярак караштыра, һәркем
аның белән олылап исәнләшә. Күренеп тора: бу кеше халык арасында бик тә
49
ИЛБАШЫ
абруйлы. Карсак буйлы, төптән юан чыккан, галифе балагын ялтырап торган
күн итек кунычына тыгып куйган, кара кашлы, кара күзле, кара чәчле әлеге
ир игътибарны үзенә тартып тора иде.
...Бервакыт Сәкинә үзе дә сизмәстән таныш хатыныннан сорап куйды:
– Бу агай кем була? – диде.
Ул – Пучыдан, колхоз персидәтеле Шәрип абзый Шәймиев! – дип җаваплады
хатын.
Шәрип абзыйның да карашы Сәкинә туташка төште. Ул, карый торган
товарын куеп, аны күзәтә башлады.
– Бу кем кызы? – диде Шәрип абзый, үзе дә сизмәстән.
Камыт сатып торучы агай әйтте:
– Райпотребсоюзда иканамис булып эшли, Казаннан кайтты, – диде.
Шуннан соң ул җае туры килгән саен Сәкинә турында сораштыра башлады:
малайга – хатын, өйгә килен кирәк ләбаса.
Кызның да күңел түрендә бу олпат кешегә хөрмәт уянды, хөрмәт
белән бергә тагын ниндидер, үзенә билгесез хис тә барлыкка килде. Рух
туганлыгымы, җан уртаклыгымы – ни дә булса бар, ләкин Сәкинә әле бу
турыда уйларга базмады.
– Улым, әллә кая каранма! – диде хуҗабай. – Мин сиңа – кыз, үзебезгә
килен таптым, ул райпотребсоюзда эшләүче кыз Сәкинә булыр! Ике дә уйлама,
шуңа өйлән!
Минтимер елмайды, алар Сәкинә белән күптән таныш, һәм араларында
инде мәхәббәт тә бөреләнеп килә иде.
Ата кодалады, улы үз җаен карасын!
Тәвәккәл таш яра
Сәкинә киткәч, Минтимернең көн саен Казаннан хат алганын, ул, хатны
алуга ук, берәр аулак урын табып, кат-кат укыганын Шәрип абзый сизде, күрде
һәм аңлады: аның яучылаганы бушка китмәгән икән.
Атаның кәефе күтәрелде, ул оланы өчен сөенә иде. Ләкин хат алышу озакка
китсә, хисләр суынырга да мөмкин. Шуңа күрә Минтимергә тимерне кызуында
сугарга кирәк иде.
Шәрип абзый, күчтәнәчкә ике каз алып, Минтимер улына кыз сорарга
Казанга китте.
Сәкинә, туганнары янына кайткач, «Теплоконтроль» заводына эшкә кергән
иде, шуның өстенә Мәскәү финанс-сәүдә институтында читтән торып укуын да
дәвам итте. Бер ел да узмагандыр, аның тормышында биниһая зур үзгәрешләр
булды. Туганнар белән чәй эчәргә генә җыенганнар иде, ишектән карга баткан,
өстенә тун кигән бер кеше ишелеп килеп керде.
– Ахунова Сәкинә шушында тора, диделәр, әссәламегаләйкем!
– Исән-саулармысыз! – диеште аптыраган хуҗалар.
– О-о, Шәрип абзый! Хуш килдегез! – дип, Сәкинә кунак янына атылып
килде дә аңа чишенергә булыша башлады.
Хуҗалар да шатланышып кунакка ярдәм итте.
Бер җаен табып, Гөлсем ханым пышылдап кына кызыннан сорап куйды:
– Кызым, бу кем?
– Бу – мин сиңа сөйләгән егет Минтимер Шәймиевнең атасы Шәрип
абзыкай! – диде Сәкинә.
50
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
Ир-егетләр күчтәнәчләрне өйгә алып керде.
Сәкинәнең абыйсы Мөбарәкҗан көләргә тотынды:
– Чыпчык-карга күтәреп китмәсен, ди абзый! Көчкә ташып бетердек...
Таныштылар, аңлаштылар, чәй табыны янына утырыштылар.
– Мактап кына йөрисез икән! – диде Гөлсем апа.
– Шушындый уңган кызны хурлыйлармыни! – дип сүзгә кушылды Шәрип
абзый. – Ул бөтен Актаныш ягын үзенә гашыйк итте, рәхмәт сезгә шундый
кыз үстергәнегез өчен!.. Озын сүзнең кыскасы: мин, Гөлсем ханым, сезнең
кызыгыз Сәкинәне улым Минтимергә яучылап килдем...
Сәкинә, әнисеннән теләктәшлек көтеп булса кирәк, Шәрип абзыйга
карамыйча гына, анасына багып әйтте:
– Шәрип абый, минем әле читтән торып финанс институтын тәмамлыйсым
бар, кияүгә чыга алмыйм, – диде.
– Анаңнан алда сүз йөртмә, апаем! – диде кунак.
Сәкинә бүлмәчкә кереп китте. Ул анда әллә елый, әллә куана идеме – белгән
юк.
Сәкинә сеңлесе Асия белән бүлмәчтә утырган чагында, тәвәккәл кунак
Сәкинәнең абыйсын, анасын күндереп бетергән иде инде.
– Чык әле, кызым! – диде ана кеше.
Асия белән Сәкинә зур якка чыкты. Сәкинәнең еламсыраган чыраен күргәч,
Шәрип абзый әйтте:
– Кызым, институтны аны кияүгә чыккач та бетереп була, алай җиңелрәк
тә булыр. Минтимер мәгънәсез егет түгел, аңлар! – диде.
Атасы урынына калган абыйсы Мөбарәкҗан да, анасы Гөлсем дә, хәтта
энесе Галимҗан белән сеңлесе Асия дә Сәкинәнең кияүгә чыгуын бик тә тели
иде кебек.
Хәер, Сәкинәнең үзенең дә Минтимер белән гаилә корасы килә иде, бәлки,
ул, йола кушканга, бераз киреләнгән атлы булып кына торгандыр. Һәм, ниһаять,
Сәкинә Минтимергә кияүгә чыгарга риза булды!
Шәрип абзый, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, көр күңел белән өйдән чыкты.
– Ай-һай, кода гаярь кеше! – диде Мөбарәкҗан, кунакны озатып кергәч.
Бу көнне сүз Минтимернең атасы, Сәкинәнең булачак каенатасы турында
гына булды. Атасына охшаса, Минтимер сиңа таш койма кебек булачак,
булдыклы нәсел! Үкенмәссең, иншалла!
Абыйсы хаклы булып чыкты: Сәкинә – Минтимергә йорт-учак сакчысы,
Минтимер Сәкинәгә ачы җилләрдән саклаучы тау ышыгы иде.
Кияү белән кәләш ярәшелгән килеш очраша торды, шулай итеп кыш, яз
узды, җәй дә килеп җитте.
Никахны Казанда укыттылар. Актаныш ягыннан да, Күн-Шәле ягыннан да,
Казаннан да, тагын әллә кайлардан туганнар, танышлар, кунаклар җыелды. Бик
матур булды яшьләрнең никахы. Иң сөенгәне Галимҗан белән Асия булгандыр,
мөгаен, чөнки алар җизнигә тиенде. «Җизни, җизни, синнән җаным бизми»
дип, алар Минтимер янында бөтерелде. Минтимер балдызына матур күлмәк-
яулык, Галимҗан каенишенә затлы пәке бүләк итте. Пәкене биргәндә, ул әйтте:
– Йола буенча, җизни кеше каенишенә кылыч, хәнҗәр бүләк иткән, – диде.
– Хәзер кылыч-хәнҗәр йөртергә ярамый. Шуңа күрә мин сиңа пәке бүләк итәм.
Бу пәкене ярамаган эшләргә тотма, бары тик каләм очлаганда, чаңгы бавын
рәтләгәндә, сыбызгы-курай ясаганда гына куллан.
Никах мәҗлесеннән кайткач, бер шаяны әйтте:
51
ИЛБАШЫ
– Никахлы яшьләр хәзер кияү мунчасына барырга тиеш! – диде.
– И-и, – диде Гөлсем апа, – монда мунчабыз юк шул, Шәледә кияү мунчасы
әзер.
– Юк, җәмәгать! – диде Минтимернең якын дусты, яшь артист Наил Әюпов.
– Кияү мунчасын туйдан соң Минтимер туган йортта ягабыз!
Минтимер алдан ук, Чаллыга хәтле кайтыр өчен, пароходка билетлар алып
куйган иде.
Сәкинә өчен дә, Минтимер өчен дә бу сәяхәт хыялый бер төш рәвешендә
генә истә калыр. Булдымы икән шундый матур көннәр, булдымы икән шундый
бәхетле мизгелләр? Булган очракта да алар инде чынбарлык түгел, бары тик
хыял гына, ләкин тормышка ашкан хыял.
Узар гомерләр, хезмәт баскычларыннан югарыга менгәндә, Сәкинәсе аңа
терәк, киңәшчесе, балаларының анасы, оныкларының әбисе булыр. Әмма
пароходта кайту – ул сөйләп бетергесез моңлы да, ямансу да, шул ук вакытта
бәхетле мизгелләрнең хатирәләре булып та гомерлеккә калыр!..
Заманнар узгач, журналистларның берсе Президент Шәймиевтән:
– Иң бәхетле көнегезне хәтерлисезме? – дип сорады.
Минтимер җавап бирергә ашыкмады. Байтак вакыт узгач, әйтте:
– Иң бәхетле көн дисезме? О, бу бик күптән инде, Сәкинә белән ак пароходта
йөзеп барганда булды...
Минтимер Шәрип углы Шәймиев Татарстан Президенты булгач, аның
хакында китап чыгарырлар. Ул шул китапның иң беренче нөсхәсен сөеклесе
Сәкинә ханымга бүләк итәр. Анда шундый сүзләр язылган булыр: «Сөйгәнем
Сәкинәм! Үз гүзәлен ак пароходка утыртып, туган ягына алып киткәндә
әле почык борынлы егет үзенең Татарстан корабында капитан булачагын, ә
гүзәленең халык тормышындагы хәлиткеч еллар давылында юл күрсәтүче
йолдызга әвереләчәген күз алдына китердеме икән? Мәхәббәтең, игелегең
өчен рәхмәтем чиксез! Минтимер, 30 декабрь, 1995 ел».
Гаҗәеп самими сүзләр, искиткеч ихлас хисләр.
Аллага шөкер, ул шулай булачак, әмма алда әле көчле агымлы, астында
кыя-ташлар тырпаеп торган давыллы дәрьяларны исән-сау кичәсе бар.
Ә хәзергә Чулман өсте тигез, аста таш бусагалар юк, маяклар дөрес юлны
күрсәтә, хәвеф-хәтәр якынлашканы сизелми. Бүген аларны яр буйлый чәчәкле
болыннар, чыелдык акчарлаклар, серле урманнар, матур авыллар, балыкчылар
озата бара.
Пассажирлар да, туганнары, кунаклары да уйный-шаяра-көлә буфет тирәсен
кат-кат әйләнә, кайсыдыр шаяны алар каютасының ишеген шакып китә,
кайсыдыр тәрәз каршыннан:
– Кияү белән кәләш озак йоклый! – дип шаяртып уза.
Пристаньда, яр башында Шәрип абзыйның «Волга»сы тора, ул кунакларны
каршы алырга Актаныштан Чаллыга килгән. Юл буе шаяра-сөенә кайттылар.
Ә туй тагын да күңеллерәк узды.
Авылда кунакларны бер төркем яшьләр каршы алды, күрәсең, алар клуб
тирәсендә кайнаша торган һәвәскәрләрдер, үзләрен бик кыю, иркен тоталар.
Машинадан төшүгә, киленне гүзәл чигешле мендәргә бастырдылар, ике сабый
касәләрдән аңа бал-май каптырды.
– Гомерегез балда, майда гына узсын! – диделәр.
Бал-майдан соң яшьләр җыр башлады. Оркестрлары – буяулы тәти
кашыклар, бер барабан, бер курай, бер сыбызгы, бер гармун һәм ике җиз
52
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
самавыр капкачы. Берсе, каен тузының юка элпәсен кабып, сандугач тавышы
чыгара башлаган иде, җиз самавыр капкачлары оркестрдагы фанфаралар
кебек чаңлатып сукты, барабан кагарга тотындылар. Аларга курай-сыбызгы,
гармун килеп кушылды. Шактый ярашып уйный иде һәвәскәр музыкантлар,
кемдер ике тапкыр һавага мылтык дөпләтте. Биш кешедән торган җырчылар
котлау җырын башлады, яшьләр яндырып биергә тотынды, бию кызганнан-
кыза барды:
Туй шәп була, шәп була,
Шәп була туегыз, шәп була.
Улыгыз кияү була,
Кызыгыз хатын була.
Шәп була туегыз, шәп була,
Туй шәп була, шәп була.
Анда никах укыла,
Анда мунча ягыла.
Шәп була туегыз, шәп була,
Туй шәп була, шәп була.
Анда бер шәйләр була,
Кызыгыз хатын була.
Шәп була туегыз, шәп була,
Туй шәп була, шәп була.
Улыгыз әти була,
Кызыгыз әни була,
Балагыз тәти була.
Шәп була туегыз, шәп була,
Туй шәп була, шәп була.
Кызыгыз үсеп җитә,
Аннан кияүгә китә.
Шәп була туегыз, шәп була,
Туй шәп була, шәп була.
Анда мунча ягыла,
Анда бер шәйләр була,
Кызыгыз хатын була,
Улыгыз әти була,
Атагыз бабай була,
Анагыз әби була.
Шәп була туегыз, шәп була,
Туй шәп була, шәп була.
Шушы көйгә бөтен урам дулап биеде. Һавага акчалар, конфетлар чөелде,
бала-чага шул акчаларны, конфетларны алу өчен әвәрә килә башлады.
Чыннан да, туй шәп булды. Минтимер кияү белән Сәкинә кәләшне никах туе
белән котлап, артист Наил Әюпов «Кандыр буе»н җырлады. Бу искиткеч матур
җырның моңы, Наилнең оста башкаруы әле дә булса колакта чыңлап тора.
Туйда ата кеше бу бәхетле парга дүрт башына дүрт ялтыравыклы никель
шарлар беркетелгән тимер карават, керосинка, бер өстәл, ике урындык бүләк
итте. Минтимернең абыйсы Хантимер бүләккә җиз самавыр әзерләгән иде.
53
ИЛБАШЫ
Шулар өстенә киленнең бирнәсен дә санасак: юрган, урын-җир әйберләре, ике
алюмин кашык, ике алюмин чәнечке, ике алюмин тәлинкә... Аз түгел, бер дә
аз түгел яңа гына тормыш башлап җибәргән яшь гаилә өчен.
Сөйгән яр
«Нәрсә ул мәхәббәт» дигән сорауга фикер ияләре дә, язучы-шагыйрьләр дә
гасырлар дәвамында җавап эзли, әле дә булса төгәл җавап табылмаган. Бәлки,
ул сорау үзенең куелышы белән үк дөрес түгелдер? Ихтимал! Бәлки, ул сорауга
җавапны эзләргә дә кирәк түгелдер? Һәркемнең яратуы үзгә. Монда аерым
бер калыпка, аерым бер үлчәүгә салып, мәхәббәтнең анатомиясен ботарлап
карарга ярамыйдыр.
Мин сине үлеп яратам, дип тә яратмаска мөмкин. Мин сине яратмыйм,
дип тә яратырга мөмкин. Мин сине яратам, дип яратырга мөмкин. Мин сине
яратмыйм, дип яратмаска мөмкин. Бер сүз дә әйтмичә дә яратырга мөмкин.
Күп кабатлаудан «мәхәббәт» сүзе тузарга, мәхәббәт үзе дә таушалырга мөмкин.
Ике аякны аерып басып, муен тамырларын кабартып, «мин сине ярата-ам» дип
сәхнәдән акыралар икән, анда ихлас, самими мәхәббәт булуында шик бар.
Мәхәббәт, гыйшык тоту ике генә кешенең сере, ике ярның гына шәхси эше
булырга тиеш. Аны урамга чыгып кычкыру, кешеләргә сөйләү ул – җинаять.
Нәрсә ул сөйгән яр? Нәрсә ул ярәшү? Нәрсә ул ярашып яшәү? Нәрсә ул
яраклашып яшәү? Нәрсә ул яратышып яшәү? «Алла адәм баласын яратты»
гыйбарәсе нәрсәне аңлата?
Яр – күп мәгънәле сүз. Яр – утын яр. Ягъни утынны икегә аер. Утын яркасы
шуннан килеп чыга. Урманны кишәрлеккә (делянкага) яру. Иген басуын
чалгы яки урак белән ярып чыгу. Ярыш шуннан килеп чыга. Елганың ике
яры. Ихтимал, «аеру» сүзе дә ярудан килеп чыккандыр. «Яр» сүзе бербөтен
нәрсәнең ике яртысы мәгънәсен белдерә. Сөйгән яр. Сөйгән ярлар бергә
кушылса, бербөтен гаилә була. «Ярык», «ярылган» сүзләре икегә ярылган
мәгънәгә ия.
Алла адәм баласын яратты дип язабыз, сөйлибез, ягъни «ясады», «барлыкка
китерде» була.
«Ясады», «барлыкка китерде» икән, «яратты» түгел, «яралтты» булырга
тиеш. «Яралгы, яровой» сүзләре нәкъ менә «яралу», «үрчү», «нәсел калдыру»
мәгънәсендә килә. Яратты – сөйде булыр иде. Яралтты – барлыкка китерде,
ясады. Аллаһы Тәгалә адәмне яратып (сөеп) яралтты (барлыкка китерде).
Бер елганың ике яры. Аның сөйгән яры (яртысы) була.
«Ярәшү» «ярашу»дан алынмадымы икән? Ярашу – сөйгән ярларның үзара
килешеп яшәве. Ярәшү – ике ярның бергә кушылуын теләп ярәшәләр. Ике
сөйгән ярның бергә яшәвен теләп, без аларны ярәштек. Һәм аларны никахлап
куштык. Ике яр бер гаилә корды. Никахлы ике ярга без яхшы теләкләр теләдек:
бергә яшәгез, ярашып яшәгез, яратышып яшәгез, дидек. Ярашып яшәү ул
– чын мәхәббәт дигән сүз. Бер-берсен сүздән генә түгел, күз карашыннан да
аңлап яшәү ул – ярашу; иренә ни кирәген алдан сизенү, хатынына ни кирәген
алдан сизенү ул – ярашу; бер-береңне хөрмәт итү ул – ярашу, бер-берең өчен
җан ату ул – ярашу; бер-береңә хуҗалыкта ярдәм итү ул – ярашу. Ярашып
яшәүчеләргә сокланырга кирәк! Чөнки нәкъ менә алар чын гашыйклар, нәкъ
менә алар чын мәхәббәт нурында коена.
Ярашып яшәү ул – олы мәхәббәт!
54
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
Яраклашу – приспособление. Яраклашып яшәгәннәрне дә хөрмәт итәргә
кирәк. Ир белән хатын өйләнеште, ди. Балалары булды, ди. Ир – хатынын яки
хатын ирен яратмаганлыгын аңлады, ди. Иремне яратмыйм икән дип, баласын
күтәреп, ата-анасы янына кайтып киткән хатынны аңлавы, аның бу гамәлен
аңлатуы кыен. Ә бала? Бала атасыз калды. Хатынымны яратмыйм дип, баласын
ташлап чыгып киткән ирне дә аңлавы кыен. Ә бала? Бала атасыз үсәчәк.
Баланың хокукы турында ике якның берсе дә уйлап карамый. Яшьлегем уза,
яшәп калыйм дип, баласын ятимнәр йортына биреп, үз җаен караган ата-ананы
да аңлавы кыен. Ә бала? Бала тилмереп гомере буе ата-анасын көтәчәк. Алар
өчесе өч җирдә бәхетсез булачак.
Бәс, иреңне яратмаганыңны аңлагансың икән, түз, ялгышың өчен җәзасын
күр. Яратмаган ярың белән яшә. Яратмаганыңны иреңә сиздермичә, шушы
яратмаган ирең белән тор, бала тулы гаиләдә үсәр. Хатыныңны яратмаганыңны
аңлагач та түз! Хатаң өчен бу дөньяда җавап бир, яратмаганыңны сиздермичә,
балаңны тәрбия кыл.
Элекке заманда күпме ир-хатыннар бер-берсен яратмаган килеш тә
яшәгән, аерылып китмәгән, балаларын ятим калдырмаган, тәрбия кылган.
Алар балалары хакына яраклашып яшәгән һәм ата-ана бурычын намус белән
башкарып чыккан.
Тарихыбызда, әдәбиятыбызда, халык хәтерендә Йосыф-Зөләйха, Таһир-
Зөһрә, Миркәй-Айсылу, Фәрһад-Ширин, Кәрим-Заһидә кебек гүзәл мәхәббәт
каһарманнары бар.
Минтимер белән Сәкинә дә шулар янәшәсендә түгелме?
Ана
Сәкинә буйга узгач, Минтимер үзгәрә төште. Ул хатынына тагын да
назлырак бага, эше тыгыз булганда да, йөгереп кайтып, хәләленең хәлен
белешә, аны йөрергә алып чыга. Авыр әйбер күтәртми, матур музыка тыңлата,
сахрага алып чыгып, табигать матурлыгын күрсәтә иде. Сәкинәне бала табу
йортына салгач та, табиблардан аның хәлен һәрдаим белешеп торды.
Бер атнадан ул хатыны белән баласын алырга китте. Шәфкать туташының
кулыннан сак кына биләүне алды. Биләү эчендә нидер кыймылдый башлады,
аннан соң елауга охшаш аваз ишетелде: бу – Минтимернең каны, бу –
Минтимернең токымы шулай аваз сала иде.
Өйгә кайткач, ул сак кына улының яңагыннан үбеп алды, бәбәйдән сөт исе,
Сәкинә исе, җан җылысы килә иде. Аның күзеннән бәхет яшьләре бәреп чыкты.
Минтимер, кадерле җан иясе яткан биләүне кочагында сак кына тирбәтеп,
әрле-бирле йөренә башлады. Шулчак аның күзе никах, туй вакытында төшкән
фоторәсемгә төште, һәм ул, түр диварда эленеп торган шул никах фотосы
янында туктап, улына эндәште:
– Менә, Айрат улым, әнкәең синең шундый иде, хәзер тагын да матуррак, –
дип, сөекле баласына, сөекле хатынына сөекле шагыйре Такташның «Мәхәббәт
тәүбәсе» шигырен салмак кына сөйләргә кереште:
Мәхәббәт
Ул – үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта...
55
ИЛБАШЫ
Табын янында әвәрә килүчеләр колак очлары белән генә шигырь тыңлый иде.
Ә мин үзем бөтенләйгә
Тәүбә иттем андый эшләрдән,
Читтән генә хәзер көлеп йөрим
«Гыйшык!»
Диеп йөргән кешеләрдән...
Шулай да әле, кызлар,
Алла хакы өчен,
Миннән бераз читтә йөрегез,
Йә тәүбәмне шунда боздырырсыз,
«Гашыйк» итеп куеп берегез!..
Юк шул,
Гыйшкым хәзер иясенә
Кире алынмаска бирелгән,
«Аның» рәсмен беркем бервакытта
Ала алмас минем күңелдән.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Ә ай күктә һаман сүгнеп йөри,
Җил йоклады исә төн белән;
Айның хатыны да юк,
Ай ялгыз ул,
Төн үткәрсен соң ул кем белән...
Җил, хәерсез, ятып йокламаса,
Җирдә алай-болай иткәли,
Төнлә йөргән кайбер кешеләрнең
Бүрекләрен урлап киткәли...
Ә ай көлә,
Айга кызык була,
Ай ялгыз ул картлык көнендә,
Өйләналмый калган,
Шуның өчен
Кайгы нуры күренә йөзендә...
Сәкинә түзеп утыра алмады, урыныннан торып, бала тоткан ире янына килде,
бер кулын сак кына биләүгә куеп, икенчесе белән иренең биленнән кочып, башын
аның иңенә кырын салып тын калды. Айрат җиденче мартта дөньяга килде, үзенә
күрә аның әнисен Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән котлавы иде бу.
Өч җан иясенең идиллиясе узып китте, инде көнкүреш мәсьәләләре итәктән
тарта башлады. Алда бәби туе тора иде. Туй җырында җырланганча, кешенең
гомере туйлар аша уза. Өй туе, никах туе, бәби туе, сөннәт туе, Сабан туе,
бакыр туй, көмеш туй, алтын туй, алмаз туй...
Бу җан ияләренә шушы туйларның барысын да туйларга язсын, Раббым!
Шәйми токымының эш ысулы
Котылыр өчен эшләргә кирәк!
Жан Поль Сартр
Нәрсәдән котылыр өчен эшләргә кирәк? Төрмәдән котылу өченме?
Коллыктан котылу өченме? Милли изүдән котылу өченме? Хәерчелектән
котылу өченме? Үз нәфесеңнән (комсызлыктан) котылу өченме? Наданлыктан
56
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
котылу өченме? Бурычтан котылу өченме? Икътисади буналыштан* чыгу
өченме?
Француз язучысы Сартрның шушы дүрт сүзе нинди тирән мәгънәләрне үз
эченә сыйдырган! Ә җөмлә гап-гади сүзләр белән язылган.
Даһилык гадилектә! Гадилек даһилыкта!
Шушы мәгънәдәге сүзне нәкъ шул вакытта (сугыштан соңгы елларда)
бер-берсен белмәгән ике кеше әйткән, берсе – Сартр, икенчесе – Шаһишәрип
абзый. Колхоз персидәтеле Шаһишәрип егерме алты ел җитәкчелек кылганда
бу сүзне авылдашларына еш кабатлый торган була:
– Котылу өчен тырышып эшләргә кирәк!
Җитәкче булсаң, үз вазифаңны яхшы аңла, үз һөнәреңне яхшы бел, үзеңнең
төгәл кеше, пөхтә һәм сүз кешесе икәнеңне исбат ит. Кешеләргә ягымлы бул,
кирәксә, таләпчән дә, кырыс та була бел. Шәхси үрнәк күрсәт. Халык алдында
гыйбрәт булма.
Кырыс бул, гадел бул – үзеңне һәрчак хөрмәт итәрләр!
Элек түрәләрне, гадәттә, читтән китереп куялар иде. Читтән килгән түрә
синең матур табигатеңне саклыймы? Ул халык күңеле турында уйлыймы?
Аңа план булсын, калганында аның эше юк. Югыйсә югары җитәкчеләрне
үз ягыбызда үскәннәр арасыннан сайлап куярга кирәк тә бит. Ул беркая да
китә алмый. Урыныннан төшкән очракта да халык арасында кала. Дөресен
генә әйткәндә, элек җөмһүриятебезнең олы җитәкчеләре барысы да диярлек
килмешәк булды. Һәм халык аларга ышанмады, каршы чыкмаса да, барыбер
аларга шик белән карады.
Шулай да бер искәрмә дә бар иде. Семён Денисович Игнатьев, Татарстан
өлкә комитетының беренче секретаре булып өч кенә ел эшләп калса да
(1957-1960), милли сәясәтне акыллы кора белде. Халык аны яратып өлгерде,
ул татарларга, Татарстанда яшәүче башка милләтләргә тигез, гадел карашта
булды. Аның кешеләргә карата миһербанлы мөгамәләсен сиксән яшьлекләр
әле дә булса хәтерли. Ләкин аның бу сәясәте Мәскәүгә ошамады һәм аны,
оештыру сәләте куәтле булуына карамастан, Татарстаннан алып, башка
вазифага күчерделәр.
Казаннан китеп барганда, имеш, Игнатьевтан:
– Семён Денисович, вы же так хорошо начали работать, а почему вас
переводят? – дип сораганнар.
Игнатьев, сагышлы гына елмаеп:
– Меня зачислили в татарские махровые националисты! – дигән.
Узган гасырның алтмышынчы елларыннан Татарстан җитәкчелегенә
татарларны куя башладылар. Гомумән алганда, ул татарлар Мәскәү кубызына
биючеләр иде. Бигрәк тә милли мәсьәләдә.
Әле күптән түгел генә вафат булган шундый түрәләрнең берсенә язучы Нәби
Дәүли йорт җиһазы сорарга килгән, кибетләрдә андый җиһаз юк, дефицит,
булса да, еллар буе чират көтәргә туры килә. Олы түрә әйткән, имеш:
– Нәби ага, син дөрес килмәгәнсең бит! Монда мебель фабрикасы түгел,
монда обком! – дигән.
Икенче бер язучы олы түрәгә язылып кергән. Кергән дә әле яңа гына чыккан
китабын аңа бүләк иткән.
– Ни йомыш, Ибраһим абый? – дип сораган тегесе.
* Буналыш – эшнең буылып торуы, кризис.
57
ИЛБАШЫ
– Менә нәшрият китапларымны чыгармый, ярдәм итә алмассызмы?..
Олы түрә Ибраһим ага бүләк иткән китапны сыпырып, әйләндереп караган
да әйткән:
– Ә бу сиңа китап булмый... таякмыни? – дигән.
Андый мәзәкләр төгәл дөрес булмаса да, түрәләрнең сәнгать кешеләренә,
сәнгатькә мөнәсәбәтләрен ачык аңларга ярдәм итәдер.
Гомумән, әдәбият-сәнгать кешесе түрәләрнең эшчәнлеген әдәбиятка-
сәнгатькә мөнәсәбәте буенча бәяли. Һәм ул шулай булырга тиеш тә.
Асылда, соңгы ике Илбашыбыз гына ихластан ватан өчен, Татарстан өчен
җан ата. Чөнки алар икесе дә Татарстанда туып үскән, үз республикасының
чын патриотлары.
Идарәченең иң төп сыйфатларыннан берсе ул – буйсынарына* эш куша
белү маһирлыгы, эшне кушканнан соң бераз вакыт узгач, әмеренең үтәлгәнен,
үтәлмәгәнен тикшерү. Үтәлгән икән, буйсынарыңның күңелен күр! Хуплау
сүзе әйт! Матди ярдәм күрсәт! Үтәлмәгән икән, сүз белән шелтәлә, материаль
ягына сук! Әштер-өштер генә башкарган икән, һөнәрдәшләре алдында аның
майтарган әпен-төпен эшен күрсәт!
Халыкны аны курку белән өмет арасында тотарга кирәк дигән мәсләк –
миһербансызлар мәсләге.
Кайбер түрәләр акыру, кычкыру ысулы белән эш майтарырга тырыша,
буйсынарлары да алардан куркып-калтырап тора. Андый түрәләрнең, гадәттә,
эшләре дә алга бара кебек. Ләкин халык күңелендә андыйларга хөрмәт юк,
алар аның акырганын ишетмәс өчен генә эшли. Бу бәндә кеше күңеленә
миһербан чәчми. Андый җитәкче хөкүмәткә мал тапшыру планын арттырып
үти, хөкүмәтнең амбарына аш сала, кешеләрнең бәгыренә таш сала.
Андый кеше атасыннан, анасыннан, мулласыннан «Кылган гамәлләрең
миһербан белән сугарылсын!» дигән үгет алмаган шул.
Елмаю
Минтимер кычкырып сирәк көлә, ул бары тик елмая гына, аның елмаюы
үзенә күрә бер тасвирлама таләп итә.
Зур баш, киң маңгай, кара чәч, Шамкай көнләшерлек куе-кара кашлар, бик
җитди, хәвефле чакларда да елмаерга гына торган татар күзләре. Елмайганда ул
эчке бер итагать белән, тарсыныбрак, минем көлүем башкаларга уңайсызлык
китермәсме дигән кебегрәк, авызын җыя төшеп, иреннәрен бөрештеребрәк
елмая. Минтимер елмайганда бөтен тирә-як елмая кебек, аннан ниндидер нур
бөрки, ул кешеләрдән кәеф урламый, ул үзе кәеф тарата. Яшьләр аны «позитив»
дип атый, Минтимердән әнә шул миһербан нуры агыла.
Аның белән якыннан аралашкан чит ил кешеләре дә, үзебезнекеләр дә әйтә:
– Минтимер Шәриповичның беренче сүзеннән үк синең киеренкелегең
юкка чыга, син үзеңне ирк ен тота башлыйсың. Аннан миһербан агыла...
– ди.
– Төшемдә Минтимер Шәриповичны күрсәм, һәрвакыт яхшыга була, – диләр
Шәймиев белән бер тапкыр очрашмаганнар да.
Һәм бик күпләр шулай сөйли.
Атасы Шәрип абзый еш кына: «Эшчәнлек кешеләргә карата миһербан белән
* Буйсынар – буен сындырып, түрә каршында иелеп торучы.
58
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
сугарылмаса, ул коп-коры була. Ул эшчәнлекнең файдасына караганда зарары
күбрәк», – дия торган иде.
Минтимер атасының шушы сүзен гомере буе күңелендә шәмаил итеп
йөртте.
Эшчәнлек кешеләргә карата миһербан белән сугарылмаса, ул эшчәнлекнең
файдасына караганда зарары күбрәк.
Бу сүзләрне атом-төш, техника галимнәренә дә, корольләр, патшалар,
президентларга да ятлатырга, өйрәтергә, каннарына сеңдерергә кирәк.
Шушы шәмаил аның хезмәт юлында юнәлеш күрсәтүче булды, авыр-кыен
мәсьәләләрне хәл иткәндә дә аңа шушы шәмаил ярдәмгә килде. Ул беркайчан да
үзенә таш белән атканнарга таш белән атмады, алардан үч алу юлына басмады.
Үч кайтарылырга тиеш. Кем боларны (үзенә зыян салганнарны) гафу
итсә, ул кешенең гөнаһлары кичерелер. (Коръән, 5: 45)
Хәтерлим, заманында бер яшь язучыга иҗат итәр өчен бер бүлмәле фатир
биреп, телефон да кертеп куйганнар иде.
Минтимер Шәймиев Илбашы булып сайлангач, әлеге язучы, аның эшчәнлеген
киметергә-кимсетергә теләп, бик төртмәле, чәнечкеле әсәр язып бастырган иде.
Шушы пародия чыккач, халык шау килде:
– Бу авторга көн бетте, Илбашына кизәнгәне өчен аны кичермәячәкләр
инде, – диде.
Һәм язучыга телефон керттергән директор тиз генә моның телефонын
кистереп тә ташлый, аннары бүлмәсеннән дә куып чыгара, яшь язучы урамда
кала. Шулай итеп директор, өстән күрсәтмә төшеп җиткәнче үк, түрәләргә
ялагайланып, язучыга җәза бирә. Ләкин өстә тынычлык, шау-шу юк, язучыны
эзәрлекләүче юк. Язучы үзе дә өстән күсәк төшүен көтеп яши, ләкин күсәк юк.
Матбугат та бу турыда ләм-мим. Урталыктагылар да авызларына су капкан.
Бәлки, Илбашына кайбер куштаннар әйтеп тә карагандыр: авызлыкны
тешләгән теге язучыга җавап бирик, аны акылга утыртыйк, дигәндер.
Минтимер Шәймиев үз мәсләгенә, атасы, бабасы мәсләгенә тугры калды:
үч алмады, язучыны башкалардан кыерсыттырмады, яклады һәм отты!
Күз алдыгызга китереп карагыз сез: әгәр дә совет чорында шушы язучы
олы түрәгә пародия язып чыкса, ни булыр иде? Язучының башы зинданнан
чыкмас, чыкса да, аңа көн күрсәтмәсләр иде.
Минтимер Шәймиевнең эшчәнлеген бер пародия белән генә бәреп егып
булмый шул.
Чын пародия ул Илбашы дәрәҗәсендә, сәнгать үлчәмендә, югары сыйфатлы
булырга тиеш. Әйтик, артист Эмиль Талипов пародиясе. Талантлы актёр
Илбашының тышкы кыяфәтен, атлап йөрешен, аңа гына хас хәрәкәтләрне,
тавыш интонацияләрен, тыйнак елмаюларын шулкадәр оста тотып алган,
нәкъ «Точь-в-точь»тагы кебек сәнгать әсәре килеп чыккан. Нур чәчеп торган
пародияне күпме карасаң да карап туймыйсың. Сәкинә ханым белән Минтимер
әфәнде дә бу сәнгать әсәрен кат-кат карады, көлде, ләззәт алды, әлеге пародия
Минтимернең үзе кебек миһербан нурлары чәчә иде.
Миһербанлы-елмаюлы сәнгатең өчен рәхмәт, Эмиль кардәш Талипов!
Минтимер сөекле хатынына һәр сәфәреннән дә истәлекле бүләкләр, кием-
салым алып кайта. Ни гаҗәп, ул алган күлмәк Сәкинәсенең үзенә үлчәп
тегелгән кебек матур утыра, бик килешә. Минтимер төсләрне дә хатыны
зәүкына туры китереп сайлый белә. Бу инде ярашканлык галәмәте, аларның
зәвыклары да тәңгәл килә.
59
ИЛБАШЫ
Ә каян килә ул тәңгәл зәвык? Абага чәчәгеннән килә. Сыек зәңгәр, яшькелт
төсне ярата Минтимер, ул төс фирүзә дип атала һәм Сәкинә ханымга бик тә килешә.
...Төнлә абага чәчәген өзәргә дип урманга баргач күрде ул шундый төсне. Төнге
урман шомлы да, куркыныч та, төн кошлары хәтәр тавыш белән кычкыра, ябалак
ухылдап куя, кыргый мәчеләр кеше тавышы чыгарып мияулый, агачлар очындагы
ачыклыкта, зәңгәр күктә хисапсыз йолдызлар җемелди... Кинәт Минтимер абага
чәчәген күрде. Могҗизалы төн иде ул. Куе абагалык уртасында бер абага чәчәк
атты. Ясмык зурлыгындагы искиткеч нәфис, зәңгәрсу, яшькелт төстәге асылташ,
үзе алмаз кебек җемелди. Минтимер, тын алырга да куркып, агач артына посты.
Ни хикмәттер, чәчәк әкрен генә һавага күтәрелде, бер урында асылынып торды
да очып йөри башлады. Шуннан бөтен абагалык җем-җем чәчәкләр белән тулды.
Күктәге йолдызлар абагалыкка төшеп очып йөри кебек. Минтимер поскан
җиреннән чыкты да, кәпәче белән тотарга дип, асылташларны куарга кереште.
Шунда бер асылташны тотты да, асылташ чыгып китмәслек итеп, кәпәчен кысты.
Бәхет кошын тоткан кебек, ул җан-фәрманга авылга таба йөгерде. Өйгә кайткач,
кәпәчен киндерә белән бәйләп лапас өрлегенә элеп куйды. Өйдәгеләрне уятмас
өчен, печәнлектә генә йоклады. Йокысы йокы булмады. Таң атар-атмаста ул
печәнлектән төште дә, кәпәчен сак кына чөйдән алып, яктыга, ишегалдына чыкты,
киндерәне чиште. Кәпәч төбендә ниндидер коңгырт бөҗәк бөгәрләнеп ята иде.
Минтимер каушап-аптырап калды. Нишләргә белмәгәч, кәпәчен кире абзарга
алып керде. Караңгыга керүгә, әлеге коңгырт бөҗәк гүзәл асылташка әверелде. Ул
бөҗәкне тагын ишегалдына алып чыкты, бөҗәк тагын коңгырт кортка әйләнде.
Малай алданганын шунда аңлады. Бу бөҗәкнең койрыгында яктырткыч матдә
була икән. Минтимер аны иреккә җибәрде. Алдану кәефсезлеге тиз узып китте.
Ләкин Минтимер «абага чәчәге»нең төсен, аның илаһи гүзәллеген күзенә, күңеленә
сеңдереп калды. Булса да булыр икән гүзәллек!
Әнә шул фирүзә төс Сәкинәгә бик тә килешә иде. Сыек зәңгәр күлмәк
киеп, фирүзә асылташлы алкаларын да тагып җибәрсә, Сәкинә Минтимернең
зиһенендәге «абага чәчәге» хатирәләрен яңарта иде.
Ә менә ул Һиндстаннан чыннан да ханбикә-солтанбикәләргә генә бирелә
торган бер бүләк алып кайткан иде. Бер бөек рәссам ясаган чүлмәк рәсеме
иде бу. Чүлмәк Һиндстан асылташлары белән бизәлгән. Гаҗәеп серле,
хикмәтле чәчәкләр бу кувшинны тагын да балкытып тора. Ә Сәкинә өчен иң
кыйммәтлесе – рәсемнең арка ягына, «чигеп», Минтимернең үзе чыгарган
шигыре язылган иде:
Асылташлар чүлмәге.
Искитәрлек чәчәге.
Сәкинәмә бүләгем –
Кабул итче, гүзәлем.
23.08.1999
Ант
(Президент Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең республика халкы алдында
биргән анты).
Халыкка тугры хезмәт итәргә, Татарстан суверенитетын ныгытырга һәм
якларга, Татар ССР Конституциясе һәм законнары буенча гына эш кылырга,
ватандашларыбызның хокукларын һәм азатлыгын сакларга, миңа – Татар
60
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
Совет Социалистик Республикасы Президентына ышанып тапшырылган
бөек вазифаларны намус белән башкарырга тантаналы төстә ант итәм.
1 июль, 1991
Ялгызлык
Минтимер Шәймиевнең киң җилкәсенә, зур башына дәүләт җитәкчесенең
бетмәс-төкәнмәс, иксез-чиксез, олы-авыр вазифалары ишелеп төште. Үзе
әйткәндәй, аңа гел вакыт җитмәде.
Атна саен дип әйтерлек Мәскәүгә чакыртулар, анда азау ярган җитәкчеләрнең,
күңел күзләре ачылмаганнарның янаулары, хәтта «с пристрастием»
сөйләшүләре турында аның беркемгә дә, сер сыярдай якын дусларына да
әйткәне булмады. Хәтта иң якын кешесе, иң якын киңәшчесе, иң якын
теләктәше Сәкинә ханымга да ул барысын да сөйләмәде. Сәкинә ханым сизенә
иде, сизенә иде аның сизгер күңеле. Минтимергә авыр, көннән-көн авыр
бимазалар килгәнен ул аңлый иде.
Командировкаларга киткәндә иренең һәрчак елмаеп, «тиздән күрешербез,
Сәкинәм» дип әйтүләренә, җае чыккан саен шаяртуларына күнеккән ханым
соңгы вакытта иренең Мәскәүгә чыгып киткәндәге моңсу карашын, әйтергә
теләп тә әйтелми калган сүзләрен тоя, сагышлы карашын күреп, аның бәгыре
өзгәләнә иде. Ул киткәч, Сәкинә иренең Мәскәү аэропортына исән-сау
барып җиткәнен белешеп, кат-кат шылтыратып, тикшереп тора, Кремльгә
киңәшмәгә кереп киткәч тә, бер җанына урын табалмый йөди. Нишләтерләр
аны мәскәүләр? Нишләрсең, тотса мәскәүләр якаң?
Минтимергә авыр, бик авыр иде. Ә иң авыры – ялгызлык! Күпме дусларың,
сөекле хатының була торып, күп кенә мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп,
киңәшеп, бер бушанып алырга да ярар иде. Юк, ярамый шул. Мәскәүдә ул
бигрәкләр дә ялгыз. Кайчак Минтимер үзен чынбарлык тормышта түгел,
ниндидер аңа таныш булмаган, аңа каршы мохиттә яшидер кебек тоя иде.
Аның эшләре Актанышта, Мөслимдә, Минзәләдә ал да гөл иде. Ул үз эшен
белә, эшне оештыра белә, аның тырышлыгын, башкарган эшләрен вакытында
күреп, вакытында бәяли торганнар иде. Министр, обком секретаре, хөкүмәт
Рәисе булып эшләгәндә дә, эше катлаулы булса да, ул мондый кыенлыкларны
күрмәде. Кыенлык кына түгел, кыйналу иде бу. Бөтен депутатлар өчен, урамга
чыккан бөтен халык өчен, ачлыкта утыра торган егерме кеше өчен берьялгызы
кыйналу иде. Сәкинә ханым шунысына игътибар итте: аның ире, Мәскәүгә
киткәндә, үз гәүдәсен төз тота, аннан кайтканда исә йөгенгән була, әйтерсең
лә ул төне буе авыр йөк ташыган, әйтерсең лә аны җирнең тарту көче тагын
да ныграк тартып, баса-бөкрәйтә төшкән!
Сәкинә, ни булды, мәскәүләр нәрсә диде, дип, ирен йөдәтмәде. Ул болай
да чамалый иде анда ниләр булганын...
Менә бу юлы да Минтимер, өйгә керүгә үк чишенә торган кеше, өстен-
башын салмыйча, таушалган йөзе, моңсу күзе белән сөеклесенә карады, тирән
көрсенеп, диванга утырды да сүзсез калды. Сәкинә ханым барысын да аңлады:
бу юлы тагын да ныграк кысканнар Татарстан Президентын.
Минтимер иркен сулады, елмайды, аның елмаюы һәрвакыттагыча моңсу
иде.
– Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң, – диде Минтимер Тукай
сүзләре белән.
61
ИЛБАШЫ
Сәкинә ханымга да җиңел булып китте.
– Әйдә, карчыгым, куй чәеңне, төкер башларына! Мин бүген бик арыдым!
– Чәй әзер! – диде хуҗабикә.
Чәйдән соң Минтимер ял итәргә ятты. Сәкинә ханым, арыган ирен
борчымаска тырышып, сак кына, аяк очларына гына басып, йокы бүлмәсеннән
чыкты, иренең кәгазьләр букчасын алып куйыйм дигәндә, документлар
арасыннан бер кәгазь кисәге очып идәнгә төште. Ханым кәгазьне алды. Бу
ниндидер ачык хат һәм ул ике телдә язылган иде.
Якташ Минтимер!
Әгәр дә Татарстанның ике яклап буйсыну проекты расланса, син үз
урыныңда калырсың һәм рәхәт чигәрсең, ләкин «куркак» кушаматына ия
булырсың. Әгәр дә син җөмһүриятебезне мөстәкыйль дәүләт итә алсаң, син
урыныңны сакларсың һәм халкыбызның сәяси каһарманы булып калырсың.
Сакла татар халкын, углан Минтимер! Татарстан халкы гына түгел, тигез
хокуклылык һәм азатлык теләүче башка халыклар да сиңа өмет белән бага!
Язучылар: Батулла, Фәиз Зөлкарнәй, Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла, Газинур
Морат, Зиннур Хөснияр, Мәгъсум Хуҗин.
23.08.1990
Сәкинә ханым хатны букчага салып куйды. Ул каушаган, аптыраган иде.
Аның ирен ике яклап та кагалар. Мәскәүләр – «буйсын!» дип, татарлар
«буйсынма!» дип кыйный. Аңламыйлармыни соң алар? Яклыйсы урында
болары да төрткәли, дип, Сәкинә тавышсыз гына елый иде.
Бервакыт Сәкинә ханым дус хатыннары белән Ирек мәйданына нәмаешка*
барган иде. Халык мәйданны тутырган, гөж килә, Ирек мәйданы кайный иде.
Анда-сандa өндәмәләр язылган транспарантлар күренә. Берсенә: «Минтимер!
Булма камыр, бул тимер!» – дип язганнар. Зур гына кәгазьдә Минтимер,
Горбачёв һәм Ельцин сурәтләнгән, бу карикатура иде. Минтимер камыт кигән,
авызлыкланган, арбада Горбачёв белән Ельцин аягүрә баскан, аларның бер
кулында – дилбегә, икенчесендә – озын чыбыркы. Горбачёв белән Ельцин
Минтимерне чыбыркылап куа. Тегесе кешни-кешни ыргып чаба.
Сәкинә ханымга әллә ничек, читен булып китте, ул тизрәк мәйданнан
китәсе итте.
Сәкинә ханым иренең эштән кайтканын түземсезләнеп көтте. Ул үзенә урын
табалмый иде. Карикатура аның тәмам тынычлыгын алды. Эче пошканнан
телевизорны кабызган иде, анда да шул ук рәсемне күрсәтәләр. Сәкинә ханым
тиз генә телевизорны сүндерә торган төймәгә басты.
Минтимер кайтты. Хатыны аны елмаерга тырышып каршы алса да, елмаюы
барып чыкмады. Минтимер сизде: хәләленең кәефе юк иде.
– Ни булды, җаным? Кем рәнҗетте минем Сәкинәмне? – дип сорады
хуҗабай, шаярган булып.
Сәкинә яшереп маташмады, турысын әйтте:
– Сине, олы җитәкчене, мыскыл иткәннәр бит! – диде.
– Һи, исең киткән икән! – диде Минтимер.
– Нигә син шундый хулиганнарның колакларын бормыйсың! Они слишком
много себе позволяют!
* Нәмаеш – митинг, тупланыш, демонстрация.
62
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
Минтимер елмайды, елмаюы көлүгә әверелде.
– Сәкинәкәем! Дөрес ясаганнар, талантлы ясаганнар, шельмалар. Алар,
Минтимер, Мәскәүгә үзеңне авызлыклатма, үзеңә камыт кигерттермә, үзеңне
арбага җиктермә, дип әйтә бит.
Сәкинә ханымның күңеле ачылып китте. Минтимернең бу карикатурага ачуы
килми икән, ни өчен әле мин борчылырга тиеш дип, ул тәмам тынычланды.
Инде өйдә тәмам иминлек урнашты, рәхәтләнеп бер ял итик дип торганда,
Мәскәү телефоны шылтырады. Минтимер трубканы алды. Бераз тыңлаганнан
соң:
– Да, я буду! – дип, трубканы кире куйды. – Кремль чакыра!
– Нәрсәгә?
– СССР халык депутатларының чираттагы корылтаена! – диде Минтимер
кәефсез генә.
– Әле корылтай башланырга ике көн бар бит!
– Димәк, минем Михаил Сергеевичка иртәрәк кирәгем чыккан! Сыйларга
чакырадыр!
Сәкинә ханым иренең тел төбен яхшы аңлады, «сыйларга» сүзе «кыйнарга»
булып ишетелде.
Татарстаннан килгән хулиган
1990 ел, 10 июль.
Әлеге корылтай СССР Конституциясенә кайбер үзгәрешләр кертүгә
багышланган иде. Бу бик тә мөһим мәсьәлә, монда каты бәрелешләр дә булуы
ихтимал.
Минтимер Шәрипович Горбачёв бүлмәсенә керүгә үк аңлады: ул
«автономный»лардан берүзе генә чакырылган булып чыкты. Гадәттә,
автономиялеләр төркеме аерым, союздашлар төркеме аерым чакырыла
торган иде. Минтимер Шәриповичның сораулы карашын Михаил Сергеевич
шундук аңлап алды. Шәймиев тә Михаил Сергеевичның теләген ачык күрде.
Татарстаннан башка автономиялеләр «безгә союздашлар хокукын бирегез» дип
гауга куптармаячак. Бер Татарстан гына икътисад ягыннан союздашларның
күбесенең борынына чиртә. Горбачёв Минтимернең эчке теләген тоя, аңлый
һәм аннан бераз сагая да иде.
Шулай булып чыкты да, Горбачёв ык итте, мык итте, кырыс сөйләшеп тә,
юмалауга да күчеп карады.
– Ну, будьте же вы благоразумны, Минтимер Шарипович! Не делайте вы
этого!
Ике як та килешә алмыйча аерылды. Ике көн буена Минтимер үзен кая
куярга белмәде. Эчпошыргыч, шомлы көннәр иде ул.
Корылтай көне килеп җитте. Съездлар сараенда гадәти бер шатлыклы да,
киеренке дә мохит хөкем сөрә иде. Минтимер танышлары, башка төбәкләрнең
башлыклары белән исәнләште, хәл-әхвәл сораштырды, ләкин ул тышкы
мохиткә игътибарсыз кала бирде, аны Горбачёвның тәкъдиме борчый иде:
дәшмә, тын утыр, без үзебез беләбез ни кыласын, диде ич ул.
Кавказ, Урта Азия, Балтыйк буе җөмһүриятләре аерым-аерым, кызып-
кызып бәхәсләшә, ә «автономнар» алар арасына кереп аралаша алмаудан
гаҗиз иде.
Менә корылтай башланды. Союздаш республикалар вәкилләре аеруча үҗәт
63
ИЛБАШЫ
кылана иде, азау ярганнар, дилбегәнең бушаганын сизгәннәр, авызлык тешләп,
алар алга ыргылды. Бу съезд бер дә совет заманнарыныкына охшамаган, ул
чакта барысы да риза, барысы да кул күтәрә иде. Ә бүген исә Съездлар сарае
умарта күче кебек гөжләп тора. Мөнбәргә чыккан һәр союздаш республика
башлыгы киңрәк, иркенрәк вәкаләтләр таләп итә, үтенми, сорамый, таләп итә.
Горбачёв та, президиумда утыручылар да каушаган, аптыраган иде.
Советлар Союзының таркалу куркынычы тәмам алга килеп баскан иде.
Президиумда утыручы Горбачёв, СССРның бөтенлеген саклап калыр өчен,
Федерация Союзын төзергә тәкъдим итте. Беркатлы Горбачёв! Җен чүлмәктән
чыгып килә ич инде.
Минтимер күзәтеп-күреп, аңлап утыра. Кавказ, Урта Азия, Балтыйк
буе җөмһүриятләре симез калҗаны каптырачак, Татарстан белән башка
автономиялеләр «шәҗәрә»ләрен учлап калачак!
Федерация Союзы төзү мәсьәләсе тавышка куелырга тиеш иде.
Минтимернең сабыр йөрәге урыныннан кубарылып чыгардай булып тибә.
Ашык, Минтимер, менә форсат чыкты, әйт сүзеңне, синең артта – Татарстан.
Мондый уңай форсат кабат булмаячак! Тәвәккәллә, Минтимер!
Шунда протоколда каралмаган бер могҗиза булып алды, Минтимер
Шәймиев, урыныннан торып, мөнбәргә таба китте, рәислек кылучы
Горбачёвтан рөхсәт тә сорап тормыйча, мөнбәргә күтәрелде.
Горбачёв башта аңламады, Минтимер микрофонга иелгәч кенә аңлап алды:
тыштан тыныч күренгән бу татар гыйсъян куптарырга маташа түгелме соң?
– Мин сезгә сүз бирмәдем, товарищ Шаймиев! – дип кычкырды Горбачёв.
Ул, янында утырган СССР Югары Советы Президиумы Рәисе Лукьяновка
иелеп:
– Этот тихоня Шаймиев хулиган оказывается! – дип тә өстәде.
Тегесе:
– В тихом озере черти водятся, не даром он татарин! – диде.
Минтимер, йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып ярсыса да, тыштан
тыныч кала алды, ул, берни булмагандай, микрофонга бераз иелә төшеп әйтте:
– Я предлагаю внести поправку: членами Союза Федерации должны быть
и автономные республики на равных правах! – диде.
Горбачёв катгыян каршы килде:
– Вы опоздали уже, Шаймиев! – дип кычкырды ул. – Почему вы не подали
своё предложение в письменном виде?
– Времени не было, Михаил Сергеевич! Но я прошу мою поправку ставить
на голосование!
Халык вәкилләренең күбесе, Минтимер Шәймиев керткән тәкъдимне яклап,
ачык тавыш бирде. Бу тәкъдим СССР Конституциясендә канунлаштырылды.
Шушы мизгелдә автономиялеләр союздашлар белән тигез хокуклы булды.
Чынлыкта Минтимер Шәймиев тарих юнәлешен башка якка үзгәртте.
Машалла!
Гүрбашчы
Безнең халык җор да, зирәк тә бит ул. СССРны таркатканы, ягъни Советлар
Союзы дигән ясалма дәүләтне кабергә күмгәне өчен, ул Горбачёвны – гүр
башчысы, күмүне оештыручы – Гүр-баш-чев дип атый башлады.
Михаил Горбачёвны Генераль секретарь итеп куйганнарына Минтимер
64
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
Шәймиев куанган иде: үзе демократ, сөйкемле, буйсынарлары белән
мөгамәләсе яхшы. Ләкин Минтимернең куанычы озакка бармады. Горбачёв
хакимияткә килүгә, ордым-бәрдем «коры канун» кертте, шуңа күрә халык
аны «Минеральный секретарь» дип тә атап йөртә башлады. Ягъни мәсәлән,
мәҗлесләрдә хәмер эчмичә, минераль су гына эчеп утырырга тиеш иде СССР
ватандашлары.
Россиядә гел шулай: бер идеяне аһ итеп күтәреп алалар да ура кычкыралар, ә
аның азагы гел хурлыклы рәвештә «каравыл» кычкыру белән тәмамлана килде.
Россиядә, СССРда хәмергә каршы болай көрәшеп буламыни? Аракы бу
илдә сыек валютага әверелгән, карчыкларга печән-утын китертү аракысыз
башкарыла алмый. Берәр йомышны үтәгәнгә дә бары тик аракылата түләргә
кирәк. Йөзем бакчаларын бетергәч, аракы сатуны бик нык чикләгәч, халык
күпләп көмешкә куарга кереште, ялган аракы ясау артты, наркоманнар күбәйде.
Кешеләр техник спирт, денатурат, идән асты аракысы эчеп кырыла башлады.
Бу фәрманы белән Горбачёв халыкка, яхшылык кылам дип, зыян гына эшләде.
Аракы белән көрәшәм дип, ул наркоманияне арттырды.
Әйе, күңел күзе сукырлар, яхшылык эшлим дип, гел яманлык кылучан була.
Николай патша, бәйрәм ясыйм дип, халыкны бушлай әче бал, сыра-сумса
белән Ходынкага ымсындырып китереп, тыгылыш, өелеш ясап, меңләгән
ватандашларын издереп үтерде.
Ленин, кешеләргә бәхет алып киләм дип, аларны бәхетсез итте.
Сталин, халыкны дошманнардан азат итәм дип, күп миллионлаган халыкны
юк итте. Аның табуты артыннан баручы меңләгән кеше бер-берсен таптап
үтерде, кемдер аяк астындагы капкачларны ачык калдырып, кешеләр йөзәрләп-
йөзәрләп җир астына егылып һәлак булды. Һәр канализация чокырыннан
егермешәр-утызар мәет тартып чыгардылар. Сталин кабергә кергәндә дә
халкын күпләп кырып китте. Урыны җәһәннәмдә булгыры!
Хрущёв, коммунизм таңын аттырам дип, халыкны ярым ач яшәтте.
Брежнев, Әфганстанга ярдәм итәм дип, әфган халкын кырдырды.
Горбачёв, СССРны саклап калам дип, Алма-Ата, Баку, Тбилиси, Балтыйк
буенда халыкның канын койды, йөзем бакчаларын турап, наркоманияне тагын
да арттырды.
Ельцин, Чечняга яхшылык кылам дип, калаларын җимереп ташлады.
Болары тагын нишләр?
Ахмакка намаз укырга кушсаң, таш идәнгә бәреп башын ватар, ди.
Ельцин
Борис Николаевичның бик тә мөһим бер очрашуы бар иде. Сергей Шахрай,
Михаил Полторанин, генерал Ёрин, маршал Грачёв белән. Барысы да җыелган,
алар Президентны көтә иде. Ул бераз соңга калып килде, барысы белән дә кул
биреп күреште.
– Собрал я вас, господа, чтобы известить вас, что пора покончить с Золотой
Ордой – Казанью! Мы хуже Ивана что ли, а? Необходимо ввести войска в
Татарию!
Барысы да сагаеп калды, ләкин берсе дә авыз ачып сүз әйтмәде. Ельцинның
элек тә Казанга гаскәр кертергә теләгәнен һәрберсе белә иде. Димәк, ул кызган,
бәлки, кыздырганнардыр, бәлки, котыртканнардыр. Җыелыштагыларның
күпчелегенең Шәймиев гамәлләренә болай да эче поша иде, күңелләре белән
65
ИЛБАШЫ
алар Ельцинның тәкъдименә каршы да түгел кебек, ләкин мондый канкоешка
сәбәп булырлык тәвәккәллекне үк көтмәгәннәр иде.
– Шаймиев захотел себе вернуть ханство! Предлагаю подтянуть танковые
части, моторизованные подразделения к Казани, Приволжский военный округ
должен стать под ружьё! Всё!
Тынлык урнашты. Шахрай үзенең кара мыегын сыпыра, Ёрин ялтыратып
шомартылган китель төймәсен бөтерә, Грачёв теш төбен суыра. Михаил
Полторанин сул кулына кечкенә куен дәфтәре тоткан, уң кулындагы алтын
каләмен әле бер, әле икенче якка әйләндерә.
– Жду вашу реакцию! – диде Ельцин.
Берсе дә сүз башларга кыймады. Барысы да, Ельцин ни кушса, шуны
башкарачак кебек тоелды.
– Молчание – знак согласия, да? – дип тынгысызлана башлады Ельцин. –
Пора покончить с этой анархией!
Полторанин сак кына тамак кырып куйды.
– Ай-да, Михаил Никифорович! – диде Ельцин.
– Борис Николаевич! – дип сүз башлады Полторанин. – Бу – бик
катлаулы мәсьәлә. Бу Сүәеш каналы, Куба кризисларыннан ким түгел. Хәзер
Казанга гаскәр кертсәк, көтелмәгән вазгыять туарга мөмкин. Бу – Россия
ватандашларын кыру булачак. Гаскәр кертүгә үч итеп, татарлар «Дружба»
нефть үткәргечен, качалкаларны шартлата башласа, социалистик илләр газсыз
калачак, катастрофа булачак. Гаскәр керткәч, атарга, тыныч халыкка атарга
туры киләчәк, бу Ходынка гына булмаячак бит, иптәшләр. Безне бөтен дөнья
гаепләячәк! Анда татарлар мәйдан тутырып демонстрациягә чыга, танкларны
шул халык өстенә җибәрәбезме?
Полторанин тынып калды. Берсе дә сүз әйтмәде. Шулай тын гына
таралыштылар.
Полторанинның кисәтүе Казанны коткарды бугай: Татарстанга гаскәр
кертелмичә калды.
Минтимер Шәймиев бу турыда белә, чөнки Ельцин аны Мәскәүгә махсус
чакыртып сөйләшкән иде. Ләкин Шәймиев, йомшак кына сөйләшеп, үз сүзендә
каты торды.
1990 елларда Мәскәүгә чакыртып «эшкәртүләр» бик еш була торган иде.
Минтимер Шәймиевнең бимазаларын, йокысыз төннәр уздыруын ике генә
кеше белә иде: Сәкинә ханым белән Илбашы үзе генә.
Ләкин Ельцин үзе дә бит каушап калган иде... Аны урап алган сәясәтчеләр,
хәрбиләр дә нишләргә белми. Хасбулатов та, кая керер тишек тапмыйча,
Татарстан юлбарысы өчен тимер читлек үрә башлады. Әмма Минтимер
Шәймиевне алай гына кабып йотып булмый иде. Шулай да Татарстанны
куркыныч шаукым чорнап алган, шаукым гына да түгел, аны шом баскан иде.
Дөресен генә әйткәндә, җөмһүриятебезнең хәле бик тә мөшкел иде.
(Дәвамы киләсе санда)

Реклама