Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тукай очырган карлыгачлар: «Бездә юк, булса да бик аздыр, беләм, тәнкыйтьчеләр».

Татар тәнкыйтенең рухи зәгыйфьлеге, сыйфат ноктасыннан түбәнлеге генә түгел, хәтта микъдари да азлыгы турында еллар дәвамында язабыз, әмма аның уңай нәтиҗәләргә китергәне юк. Әдәбиятны бәяләүчеләр азлыгы, булганнарының тиешле дәрәҗәдә анализ бирә алмавы турында борчылулар моннан бер гасыр элек тә күзәтелгән, әмма ул вакытта кешеләр сүзләрдән эшкә күчкән. Минем үземне шул заманнардан бик сөендергән бер күренеш шулдыр: Г.Тукай, Г.Ибраһимов һәм башка зур талант ияләре генә алынырга җөрьәт иткән бу өлкәгә, батырлыклары җитеп, хатын-кызларыбыз да үтеп кергән. Белемле һәм үзләре дә иҗатка сәләтле ханым-туташларның язганнары исем алу өчен генә иҗат итүче кайбер ир-атларыбызның да борынына чиртерлек булган. Инде минем, төп фикер агымына керешкәнче әйтәсе килгән сүзем шул: ханымнар, җенестәш каләмдәшләрем, әйдәгез әле, бергәләп тамырлары бик борынгыда ятса да, Тукайлар чорында гына ныклап җанланып киткән тәнкыйтьне ирләрне шаккатырырлык итеп җанландырыйк. Бу юлда безгә үрнәк булырлык мисаллар бар. Ерак барасы да түгел. Нибары бер гасырлык ара. Җир шарының без күзаллый алмаслык саннар белән билгеләнгән гомерендә ул мизгел дәрәҗәсендә дә түгелдер.

ХХ гасыр башында Тукайның шигъри каләме, үткер фикере, башкалар иҗатына бәяләмәләре тәэсирендә әдәбият мәйданына баскан күпсанлы хатын-кызларыбыз арасында сүз сәнгатенең иң кыен өлкәсе булган тәнкыйтьне алга җибәрүгә көч куючыларның берсе – Мәфтүха Вәлидия. Бу өлкәдәге бушлыкка һәм, чын тәнкыйть булмаганлыктан, үзенчәлекле һәм мөстәкыйль текстларның сан ягыннан артмавына борчылган Мәфтүха Вәлидия «Кыйтга» шигырендә болай ди:

Бездә юк, булса да бик аздыр, беләм, тәнкыйтьчеләр,

Шул нисбәттә бездә бик күптер сукыр тәнкыйтьчеләр.

(Шул сәбәпле бездә бик күптер сукыр рәвештә ияреп язучылар.)

1915 елда Казанда басылган «Күңел бүләкләре» исемле җыентыгына керештә М.Вәлидия (1894-1925) шигырьнең укучыга хисси тәэсире һәм тәрбияви йогынтысы турында сүз алып бара; каләм иясенең «Фәлсәфи бер тәнбиһ» шигырендә исә, татар вакытлы матбугат органнарының күпсанлы исемнәрен төрле мәгънә яссылыкларында файдаланып, берьяктан, әлеге органнарның эчтәлек-мәсләкләрен билгеләп уза, икенче яктан, яңа заман укучысының, яшьләрнең, гомумән, татарның нинди булырга тиешлеге турында сөйли:

Сезгә әйтәм, туганнарым, тырышсак,

Һич шик вә шөбһәсез, «Аң»лы булырбыз,

Күрсәтик без йөзебезне «Кояш»ка,

Йитәр, күп йөрдек инде карап аска.

Асыл таш тикле юк бит кыйммәтебез,

Чыгадыр, ятмый урынында асыл таш та.

Булыйк без сүзебездә «Бәянелхак»,

Сөйлик гәрчә, ачы булсын хакыйкать.

Бу шигырьдә М.Вәлидия Г.Тукай хезмәттәшлек иткән газета-журналларга югары бәя бирә. Шагыйрәнең үз иҗатына да Тукай йогынтысы сизелерлек.

Маһруй Мозаффария (1873-1945) «Габдулла әфәнде Тукаевның хатын-кыз галәменә тәэсире» язмасында татар әдәбиятындагы бәйләнешләр турында заманына күрә югары дәрәҗәдә сүз алып бара. Монда ул Г.Тукай иҗатының һәр сыйныфка адреслануы, эчтәлеге, рухы, әлеге иҗатта хатын-кызларга мөнәсәбәт кебек проблемаларын күтәрә. Мәхбүбҗәмал Акчурина шулай ук, Тукай һәм аның даирәсендәге башка талантлы каләмдәшләре үрнәгендә, «Иске әдәбиятымыз»га күзәтү ясый, «Сәйфелмөлек», «Таһир илә Зөһрә» кебек әсәрләргә анализ биреп үтә, милли ядкарьләрне саклау, сүз сәнгатенең, музыканың борынгы тамырлары турында төрле фикерләр язып уза.

Г.Тукай, гадәттә, вакытлы матбугат материалларына, басмаханәчеләргә, теге яки бу басмада хезмәт итүчеләргә юмор-сатира ракурсыннан карый, ә менә анны олылыклаган шагыйрә туташлар татарча дөнья күргән һәр язманың уңай якларын тотып алырга тырышалар. Алар шул ук вакытта, Тукай кебек үк, татар сүз сәнгатендә хатын-кызлар тавышы күбрәк яңгырауны кайгырталар. Дөрес, вакытлы матбугаттагы материалларга, аерым авторларга, аларның эш-гамәлләренә тәнкыйди бәяләмәләр бирүчеләр дә юк түгел. Әйтик, Фәрханә Алушева «Сибирия хатынларының тавышы» язмасында каләмдәшләренә, Тукай стилендә – аныңча төрттерүләр белән, шушы рәвешчә мөрәҗәгать итә: «Әй, кардәшем Сөләйманова мөкаддәмләре, сезләрнең мәкаләләреңезне «Казан мөхбире»ндә укып шатланмыш идек. Нә булды сәңа, тавышың бетте? Әллә Һади әфәнденең әлифбасындан чыга алмыйсыңмы? Куй аны, ал кулыңа хөрмәтле каләмеңне!

И Шәфыйка ханым! Сезләр бик олуг исемдә журнал нәшер идә башлап та, берничә чигү канар вә берничә негр хатинларының рәсемләрен күстәреп, бик тиздән инәңезне башыңыза кадап уйкуга талдыңыз. Нә гаҗәп, бик тиз гайрәтеңез кайтты? Синең атаң ирләр өчен 25 сәнә күпме агырлыкларга тәхәммел идеп, хезмәтендә дәвам итте. Гыйбрәт! Гыйбрәт!»

Әдәбиятка нисбәтле фикерләрне Мәхмүдә Мозаффариянең шигъри текстларыннан да табарга мөмкин. «Ханымнар» әсәрендә Тукай иҗтимагый тормыштагы искелекне, ахмаклыкны, мәгънәсез эш-күренешләрне тәнкыйть иткән пародиясенә сюжетын нигез итеп алган «Кисекбаш» поэмасын шагыйрә шушы рәвешчә телгә алып уза:

Иҗек-миҗек, «Кисекбаш»тан туйдык инде,

Искелекне җилкәсеннән суйдык инде.

ХХ гасыр башында иҗат иткән шагыйрәләребезнең нәфис текстларында Г.Тукай иҗатына бәяләмәләр шактый югары. Мәсәлән, Х.Шаммасова «Наме үлмәс!»тә Г.Тукай язганнарга фикер төзеклеге, бөеклеге, милләтҗанлылык хас икәнлекне ачык аңлаешлы яза. Шагыйрәләр мирасыннан иҗат лабораториясе, илһам, язып китү һ.б. күренешләр турында фикерләр табарга мөмкин (Х.Шаммасова. «Каләмәем»).

Мөнирәнең «Шагыйрьләрдән илтимас» язмасында, Г.Тукай кебек, мили көйләребез, әдәбиятыбыз нинди булырга тиешлеге проблемасын күтәрә, аның узган чордагы әдәбиятка бәяләмәләре билгеле бер күләмдә Г.Тукай карашлары белән аваздаш.

Шулай да хатын-кызлар каләменнән төшкән саф тәнкыйди-публицистик язмаларның бик мөһиме – Мәрьям Мөхетдиниянең шагыйрь вафатына өч ел тулу мөнәсәбәте илә иҗат ителгән «Габдулла Тукаев әдәбияты» язмасы. Анда Г.Тукай шигърияте танылган урыс шагыйрьләре җирлегенә куеп бәяләнә һәм үз чоры өчен, халыкка хезмәт итү ноктасыннан якын килгәндә, аларныкына караганда да кыйммәте зуррак икәнлеге күрсәтелә. Әдибә фикеренчә, моның сәбәбе шунда: Тукай фаҗигале язмышка ия татар халкының һәр социаль катламының язмышын кайгырта, проблемаларын җырлый: «Безнең бүген искә төшерә торган милли шагыйребез Тукай да тормышның бер генә кылын чиертми: аның шигырьләрендә җырланмыйча калган нәрсә, аның күңелендә искә төшермичә үткәрелгән хәятның һичбер тармагы юк; ул кышларны, җәйләрне көйли, шәһәр вә авылларны, иске мәктәп вә мәдрәсәләрне искә төшерә; дус вә дошманнарны, кайгы вә хәсрәтне, гашыйк вә мәгъшукларны берсен дә калдырмый шигырьләрендә яд итә (искә ала)».

Тәнкыйтьче милли гамьнәр, мәгариф һәм мәгърифәт, яшьләргә өмет һәм башка проблемалар белән янган шагыйрь иҗатында хәтта мәхәббәткә дә тиешле дәрәҗәдә урын бирелгәнлеген күрә, бу хисне чагылдыруның романтиклыгы турында да язып үтә: «Хәят суының һәрбер дулкынында йөзә торган шагыйрь хатыннар турысында да сызланмый калмый. Ул үзенең шигырьләрендә гыйшкыны көйли, аңар күп урын бирә; ләкин дикъкать итәргә кирәк: Тукайның мәхәббәте гали һәм пакь рухани мәхәббәт».

Шул ук вакытта, автор фикеренчә, Тукай бары тик мәхәббәт хисләрен җырлау белән генә чикләнми, хатын-кызның җәмгыятьтәге ролен үстерүне, аны ирекле итүне дә кайгырта: «Сөйкемле хатыннарның коллыкта, тоткында торулары шагыйрьгә начар тәэсир итә. Ул адәмнәрнең яртысы булган ханымнарның хөр, ирекле булуларын чын күңеленнән тели. /.../ Шагыйрьнең хатыннарга вә бөтен адәмнәргә хөрлек теләве аның табигатенең гали булганлыгына куәтле бер дәлилдер».

М.Мөхетдиния Г.Тукайның төрле катламнарны аңлавын, һәрберсен ирекле итәргә теләвенең сәбәбен шәхси сыйфатлары – үзенең дә ирек сөюе белән китереп бәйли. Шагыйрь үзенең бу карашларын тормышта да булдырырга тырыша, аның гали табигате агымга ияреп коллыкка бирелми, дип белдерә.

Тәнкыйтьче Г.Тукай иҗат иткән лирик минне шагыйрь белән тиңләштерә, күпмедер инфантильрәк тотышын холкындагы горурлык чагылышы дип кабул итә: «Шагыйрьнең үзен яратканнарны гына яратуы да горурлыгын ап-ачык күрсәтә. /.../ М.Мөхетдиния тәнкыйте бу заманда да шактый актуаль яңгырашлы. Ул тәнкыйтьчеләрнең дустан дошманы күбрәк булу, урынсыз һөҗүләргә дучар ителүе турында да сүз алып бара.

Тәнкыйтьче ханым Тукайны аңлауга бик тиешле күрсәтмәләр биреп уза: «Шагыйрьнең мондый шигырьләре тәрбия өчен бик мәгъкуль, ләкин мөрәбби вә мөрәббияләребез (тәрбияче ир һәм хатын-кызларыбыз), шагыйрьне тормыштан югары иде, әҗәл тели иде, дип уйлап, шул ук фикерне шәкертләренә дә тукып, пессимистлар җитештермәсеннәр иде. /.../ Юк, Тукай башта чын күңеле белән дөньяны сөя, әҗәл теләми иде. /.../ Аның кайсыбер шигырьләрендә «дөньядан туйдым» дигән сүзләре булса да, психология буенча һәр күңел тынычланырга тырыша.

Менә безнең Тукай да дәртенә дәрман булмагач кына, әҗәлдән кача алмаслыгын белгәч кенә, үзен тынычландырыр өчен, «әҗәл сөям» дип күңелен юата. «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» дигән шигырендә ул дөньяның тәмен эзләп карый: сөюен, ачуын, патша вә башка могътәбәр кешеләр булуын, сугышта нишан алуны да уйлый, тагы әллә нәрсәләр башына китерә...»

М.Мөхетдиния тәнкыйтендә, үз сүзләре беләнрәк әйткәндә, Тукайның мили шагыйрьлеге, хәзерге һәм киләчәк буын татар балаларының рухын тәрбия итәчәклеге, аның тирән мәгънәле шигырьләре күп кешеләрне якты, яңа тормышка алып барачаклыгы турында сөйләнә.

Әдәби тәнкыйтьнең форма-алымнары бихисаптыр. Әле ул махсус өлкә булып аерылып чыкканчы, каләм ияләре, шул ук Кол Гали, Кандалый һәм башкалар сүз нәфислеге, мәгънәлелеге, иҗатның максат-бурычлары турында шигъри текстлар эчендә әйтеп биргән. Соңрак әдәби-публицистик формалар тәнкыйтьнең бер оясын калыплаштырган. Әле татар тәнкыйтенең мөстәкыйльләшеп килгән чорында да поэзия ярдәмендә иҗат турында фикер йөртүләр киң таралышта булган. Язучыларга язылган мәрсия-мәдхияләр дә, эчтәлекләренә бәйле рәвештә, шушы оя эченә керә ала.

ХХ гасыр башының танылган шагыйрәләре арасында йөргән Оркыя Ибраһимованың күләмле «Китте шагыйрь» ядкарьнамәсе шагыйрь иҗатын шактый киң ача, аның мили рухлылыгына, халыкчанлыгына, тормышчанлыгына, фольклор белән бәйләнешләренә игътибар итә. Ул шушы рәвешчә башлана:

Китте дөньядан бу милләтнең чын шагыйре,

Яуме мәхшәр фаидәсенә шигъре улсын шаһиде.