ҺӘР СҮЗНЕҢ ҮЗ МОҢЫ, ҮЗ КӨЕ

Язмыш
Әүвәл җиргә сүз яралган, диләр.
«Бул!» дигәннән адәм бар булган.
Каләм биргән аннан бәндәсенә,
Күк катыннан җиргә сузылган.
«Каләм яза, кәгазь түзә», диләр.
Бәндә юрар, тәкъдир, әй, көләр.
«Мин – бәхетле!» – диеп шар ярганда,
Ниләр язылганын кем белгән!
Ихтыярсыз җиргә туа кеше,
Ихтыярсыз китә дөньядан.
Үз язмышым үзем яздым мәллә,
Тайпылдыммы Ходай язганнан...
Үзгәртергә теләп мең талпындым:
«Минем язмыш мондый булалмый!»
Мин «ак», дисәм, ул гел «кара», диде,
Мин еладым, ул кычкырып көлде,
Камчылары ялык-йолык килде,
Уңнан-суңнан сукты аямый!
...Минем язмыш мондый булалмый!


Сәяхәт
Мин Болгарда йөрим
Сәяхәттә.
Үз җиремдә бүген мин сәях.
Ислам килгән монда,
Мөселманлык,
Ибн Фадлан кылган сәяхәт.
Юлъязмасын язып калдырган ул
Килер буыннарга берочтан.
Зирәкләре ханның дин үткәрер,
Тик үткәрмәс халкын кылычтан.
Җимерелгән Болгар,
Алтын Урда.
Казан ханлыклары аяныч.
Ханлыксыз да, дәүләтсез дә халык
Диндә тапкан бераз юаныч.
...Яңа буын яңа Болгар төзи,
Яңа солых кора – шартнамә.
Милләт кенә никтер берләшалмый,
Милләт кенә һаман таркала.


Язылып бетмәгән шигырьләр
Язылып бетмәгән шигырьләр...
Һаман да күңелдә йөриләр.
Кәгазьгә төшкәннәр югыйсә,
Хисләргә салынган ул көйләр.
Юл ала агымсу шикелле,
Һәр сүзнең үз моңы, үз көе.
Кемнәрдер яратыр үз күреп,
Кырыйга тибәрер кайбере...
Язылып бетмәгән шигырьләр...
Җан өрү кирәкме сезләргә?!
Аңлаучы булырмы сезләрне,
Минем күк бәгыре өзелеп.
Уйларым – пәрәвез ятьмәсе,
Мин – әсир, колымын аларның.
Өстәлдә яталар күч булып
Буталган, чәчелгән уйларым –
Яшәлгән гомерем еллары,
Узылган гомерем юллары...


Оныгыма
Таң вакыты. Гавам йоклый.
Кемнең кемдә ни гаме!
Тулгак газабына тарган
Яшь ана гына бары.
Мин – сәҗдәдә. Тәһәҗҗедтә1.
Улымның улы туа!
Нәселебез дәвамчысы –
Татар канлы ир бала!
Таңда бүген дөньяга,
Өстәлде сабый-инсан.
Исемеңә җисемең килсен,
Кальбең булсын мөселман!
Ризыгың хәләлдән булсын,
Хәрәмне итмә юлдаш.
Һөнәрне үзең сайларсың,
Йә мөгаллим, йә илбаш!
...Тулгак газабына тарып,
Тагын күпме әниләр,
Кеше тудыра дөньяга –
Бүген әле бәбиләр!
Мәрхәмәтле булчы, дөнья
Китермә сугыш-афәт!
Җан ачысы белән ана
Бала таба – мең рәхмәт!
Кендек бавы өзелүгә
Керәдер дөнья гаме.
И сабыем!
Нәселеңнең дәвамчысы,
Горурлыгы бул, яме!
1 Тәһәҗҗед – төнлә укыла торган намаз.

***
Кочагымда – улым, әй, оныгым!
«Туган тел»не көйлим тын гына.
Милли моңны тәү кат ишетүе,
Йокы алмый аны, тын тора.
Аваз салганына бу дөньяга
Нибарысы булыр өч тәүлек.
Сихри бер моң, татлы исләр –
Җәннәт исләренә тиңләрлек.
Тәү кат ишетте ул әнкәсенең
«Улым!» диеп өзелеп дәшүен,
И Ходаем, насыйп итсәң иде,
Милләт улы булып яшәвен.
Аллаһ сүзен – азан моңын
Ишеттерде тәү кат әткәсе.
Үзенә дә насыйп булсын иде
Исем кушып азан әйтәсе.
...Аваз салганына бу дөньяга
Нибарысы булыр өч тәүлек.
Шул өч көннең сөю-сәгадәте
Булсын гомеренә җитәрлек.


Нигә?
Юллар безне бер сукмактан йөртә,
Очраштыра кайчак күзгә-күз.
Сүзләр генә никтер ялганалмый,
Сүзләр генә никтер кадерсез...
Аңлашулар күптән узган инде –
Хәлләреңне сөйлә-сөйләмә.
Тик бер сорау тынгы бирми җанга:
«Нигә икән, нигә, нигә лә?»
Нигә генә болай булды икән,
Тиеш иде юкса башкача.
Җыр башласаң – җырың отып алдым,
Тыңлый идем сине соңгача.
Нигә димен, нигә болай булды,
Синме, минме, кем яңадан туды?
Кемдә яңардылар яңа күзләр,
Яңа күзләр – ятлар эзен эзләр.
Ят эзләрме сине адаштырды,
Ят сукмаклар бүлде юлыңны?
Бергә салган юлда бер ялгызым,
Ниләр димен, ниләр соң булды?..

Берәүгә
Мин бит сиңа гашыйк идем,
Үзеңә түгел, яшьлегеңә.
Яшьлекнең яшел күлмәген
Салмас идем бер көнгә дә.
Мин бит сиңа гашыйк идем,
Сөйләмеңә, йөрешеңә.
Төпле итеп, тыныч кына,
Ипле фикер сөрешеңә.
Син Йосыф та түгел үзең,
Бармы тиңнәр пәйгамбәргә!
«Йосыф-Зөләйха» кыйссалары
Иш булырмы бездәйләргә?!
Зөләйха шул аңлаталган
Сөюенең көчен, серен.
Телем-телем тураттырып
Бармакларын, итеп йөзем.
Ә безгә соң ни сан кала –
Яшерен яну, яшерен көю.
Яшьлекнең яшел күлмәген
Берәр көнгә урлап кию!
Урлашулар, беләм, гөнаһ,
Яшерен сөю тагы да газап!
Бу гөнаһлы уйларымнан,
И Раббым, итче азат!
... Ә шулай да йөгерер идем
Чыклар төшкән үләннәрдән.
Яшьлекнең яшел күлмәген
Кияр булсам берәр көнгә!


Җавап
Үзгәрмәдең, димә, нык үзгәрдем.
Үзгәрделәр йөзем, күзләрем.
Көзгедәге чагылышым аша
Танымый да торам үзләрен.
Чапкан аргамакны туктатырлык
Карашларым талгын, сүрәннәр.
Очып кына йөргән адымнар да,
Акрын-салмак көйгә көйләнгән.
Хисләр ярсулыгы тынып калган,
Зирәклекме инде юл алган.
Үзгәрмәдең, димә, мең үзгәрдем,
Үзгәртә ул дөнья, бел, балам!

Реклама