ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

Тәңрем ташламасын
– Әгәр дә әбиләр кебек яулык бөркәнеп, төренеп йөри башлыйсың икән – мин
сине ташлыйм! – диде Азат каты гына итеп. – Әнә, дөньяда ниләр бара! Сиңа да
берәр сылтау табып бәйләнсәләр? – Кыз икеләнеп, юк, икеләнеп түгел, уйланып
калды. Егеткә зур зәңгәр күзләре белән карап алгач, болай диде:
– Ә син якламас идең дә мәллә? Сине ныклы таянычым дип йөри идем...
– Син минем белән йокларга да теләмисең. Ничек мин сине яклыйм ди?
– Аңа килгәндә, минем уемны беләсең. Бары никахлашканнан соң гына.
– Магазинда итек алганда да киеп карап алалар. Син никах та, никах, дисең. Әнә
башкалар никахсыз да яшәп яталар.
– Мин – итек, тормыш кибет түгел, – диде Рауза, егет белән ачуланышырга
теләмичә, әйткәләшүне уенга борып.
– Ташлыйм дигәч, ташлыйм. Ябалак кебек бөркәнеп йөрисең, – диде дә егет
борылып китә дә башлады.
– Аллага шөкер! Ташларга мин ватык чынаяк түгелмен. Ходаем үз мәрхәмәтеннән
ташламасын! – диде кыз, тамагына төелгән яшен йота-йота.
– Во... во, шул Аллаң свиданиегә чакырыр. Ходаең белән җитәкләшеп йөрерсез.
Ха... ха... ха! Ходай, имеш! Мәчеткә йөри, Ходай янына. Ха-ха!!!
Азат шулай шаркылдап көлә-көлә китеп барды. Кыз, зиһене буталып, кая
барганын белмичә, урамның икенче ягына чыгарга теләде. Урамда җыелып яткан
күлләвеккә аягы белән килеп баскач кына һушына килде. Тик соң иде: зур тизлектәге
бер машина аны баштанаяк пычрак су белән коендырды. Ярый асфальттагы суга
басып туктап калды. Юкса, машина астында калачак иде. Үтеп киткән машина,
артка чигеп, елап басып торган кыз кырына килеп туктады. Аннан озын буйлы, киң
күкрәкле егет чыгып, кызның тетмәсен тетеп әрли башлады:
– Син нәрсә? Тилекәй! Машина астына ташланасың? Үләсең килә...
Егет кызның хәлен чамалап, аннан да бигрәк аның чибәрлеген күреп туктап
калды. Суланып кыз тәненә сылашкан күлмәге аның зифа буен тагы да ныграк бизәп,
тагы да сылурак итеп күрсәтә иде. Егет:
– Әйдә, утыр! Хәзер ипкә китерербез, – дип, Раузаны җитәкләп машинага утыртты.
Үзе хуҗа булган супермаркет магазинына алып килде.
Алар Салих белән менә шулай танышып киттеләр...
Бер атна үтәр-үтмәстән, Азат, Рауза яшәгән фатирга килеп, кыз белән сөйләшеп
аңлашырга, гафу үтенергә теләгән иде дә барып чыкмады. Анда Раузаның күчеп
китүен әйттеләр. Һәм бу вакыйгаларга бер ел үткәч, Азат аны көтмәгәндә очратты
һәм бу хәл бөтенләй башкачарак килеп чыкты. Кызның мәчеттә әби-апаларга гарәп
теле һәм дин дәресләре өйрәткәнен белә иде ул. Мөгаен, адресын беләләрдер
дип кергән иде. Рауза исә мәчет ишек төбендәге аяк киемнәрен тәртипкә китереп,
төшкән чүп-чарны себереп булаша иде. Азат, елмаеп:
– Нәрсә, һаман әби-сәби карап, мәчет себереп йөрисеңме? – диде.
181
Рауза, тураеп, аңа бер күз сирпеп алды да, берни дәшми капка төбендәге “Лексус”
машинасына утырып китеп барды. Кыз бармагындагы алтын балдак елтыравы
егетнең йөрәгенә утлы уклар булып кадалды.
Раузаның түгәрәкләнгән билен чамалап, егетнең тамагына төен утырды.
Күзләренә яшь тулган егет мәчет бусагасында берүзе серәеп басып калды...


Хәерче
Әлеге вакыйга инде онытыла да башлаган иде. Тик менә бүгенге хәл аны
барсының да янәдән исенә төшерде. Таныды ул аны. Менә бүген аның алдында
нәкъ ул басып тора. Ә бит күпме эзләде ул аны. Кибет төбендә, яргаланып беткән
кулын сузып, калтыранып басып тора. Сакал баскан битендәге ярасы да урынында.
Карлыккан тавыш белән, кергән-чыкканга:
– Әпәйлек булса да бирегез әле, рәхим итеп, – ди.
Тәүдә ул аңа бер иллелек бирергә уйлады, таныгач, бу уеннан кире кайтты. Кайбер
нәрсәләрне ачыклыйсы бар! Каршыда торган кафены күреп:
– Икмәклек бирмим. Әйдә, үзеңне бер сыйлыйм, – дип, кафега башы белән
ымлады. Хәерче танымады. Аны сыйларга теләгән ир бүтәнчә сүз катмый гына
кафега таба атлады. Хәерче дә тыйтаклап аңа иярде.
Бик тә сәер иде: зал түрендә кыйммәтле ризыклар тулы өстәл артында икәү утыра.
Берсе – урамдагы бомж, карарга җирәнгеч. Икенчесе – олпат гәүдәле, бик яхшы кием-
галстуктан, түгәрәк йөзле, әйтерсең лә берәр завод директоры. Чынлап та, ир бер
зур гына оешманың җитәкчесе иде. Бомж гына ашыга-ашыга ризыкларны авызына
озата. Менә ул туя башлады, ахры, ашавы сүлпәнләнде. Ир, бокалга кыйммәтле вино
коеп, бомжгарак этәрде дә:
– Сөйлә!!! – диде.
– Нәрсә сөйлим?
– Ничек бу көнгә төштең?
Бомж винога үрелде. Тик түрәгә охшаган ир бокалны кулыннан ычкындырмаган
иде. Ул виноны кире үзенәрәк тартты:
– Башла! Монысы дөресен сөйләсәң генә.
Бомж озак кына үзенең тормышын барлады. Гаиләсе турында, ничек төрмәдә
утыруын – барсын да сөйләде. Директор дәшми генә тыңлап, каралтылган күзлеге
аша хәерчене күзәтте. Теге ашап туйды шикелле, тагын бокалга сузылды. Дәшми
генә тыңлап утырган кара күзлек тамагындагы төердән карлыккан тавыш белән
әкрен генә:
– Хәлимә кайда? – дип сорады.
Сорау бомж өчен аяз көнне күк күкрәгәндәге кебек көтмәгәндә яңгырады. Аның
йөзе аклы-күкле булып китте. Бокалга сузылган кулын кара елан тоткандай кинәт
тартып алды. Йөзендә әллә нинди үзгәрешләр чагылып, куллары гына түгел, ияге дә
калтырарга тотынды. Хәтта тешләренең бер-берсенә бәрелеп шыкылдавына чаклы
ишетелде. Һәм ул, чак ишетелерлек итеп:
– Хәлимә үлде, – диде һәм, бераз дәшми торгач: – Үч алырга уйлыйсыңмы? –
дип куйды.
Каршысында утырган кара күзлекне хәзер бомж да таныды.
– Юк, Хәлимә хөрмәтенә сиңа тимим. Бу кадәр шакшы бәндәгә кулымны
пычратасым килми. Тик кисәтеп куям: кайдан кайттың, шунда олак! Югыйсә сине
бетерәчәкмен. Башкача районда күренәсе булма!..
Ир озак кына уйланып утырды. Ул армиядә чакта шушы шакшы ничек итеп аның
сөйгәне Хәлимәне җиләк җыйганда көчләп, аңа өйләнүен дә, аннан соң кайдадыр чит
якларга чыгып качуын да белә иде. Ярый юньле-рәтле яшәгән булса, юк, гаиләсенә
һич игелек күрсәтмәде. Хәлимәне имгәтеп, мине карамыйлар дип, балалары белән
судлашып та йөрде әле...

Күзле бүкән
...Ир дигәне җай гына үз көненә яшәп, бернинди наз, ярату хисләрен
тойдырмаганга илереп әйтте ул бу сүзләрне. Әйе, әйе, шулай диде. Тик ирнең моңа
бик исе китмәде. Гадәтенчә бер тутырып карап алды да елмаеп кына куйды. Хатынның
моңардан җен ачулары килеп, тәмам ярсып:
– Син... Cин кеше ирләре кебек әрләшә-сугыша да белмисең бит. Түмәр син,
түмәр! Хет яратып кына булса да бер яңакка чабып җибәрер идең. Сугып егар идең,
тартып торгызып яратыр идең!
Күрәсең, ирнең тәмам ачуы кабарды. Ул, елмаюын яшерергә тырышып, хатыны
кырына шәп-шәп атлап килде дә, көрәктәй учларын җәеп, кулын өскә күтәрде.
Моны көтмәгән Гүзәл чытырдатып күзен йомды һәм җир ярып кычкырып җибәрде.
– Ай... ай... Үтерәләр!
Тик ир дигәнең тәүдә хатынының ансыз да бәләкәй генә гәүдәсенә, аннан үзенең
өскә күтәргән килбәтсез зур кулына карап алды. Һәм, гадәтенчә кулбашын сикертеп,
кире үз эшенә барып тотынды. Ә хатын, һаман чәрелдәвен белеп:
– Сугып кына кара, сугып кына кара! Бармагың белән чиртсәң дә, иманыңны
укытып, унбиш тәүлеккә утырттырам. Бүкән син! Күзле бүкән!
Хатын пыр тузып әниләренә чыгып китте. Ул тагын әнисенә барып ирен яманларга
уйлады. Әнисе дә кызының холкын белә. Киявенә сүз тидерми. Тик Гүзәл әниләренә
барып җитә алмады. Юлдан шәп итеп килгән машина астына эләкте. Хатынны
больницага озаттылар. Ничәмә-ничә операция ясап, аны яңадан җыйдылар дисәң дә
була. Бүтәнчә ярдәм итә алмыйбыз диеп, өлкә больницасыннан кире кайтардылар.
Насыйп булса, берәр елдан аягына басар, язган булса, сөйләшә дә башлар, диделәр.
Менә шул насыйпны, Ходай язганын көтеп, унбиш ел үтеп тә китте. Балалар да башлы-
күзле булып, аерым торалар. Ярый олы кызлары урам аша гына яши. Көнаралаш килеп,
әнисен юындырышып караша. Бер килгәнендә әтисенә, инде ничәнче тапкыр дигәндәй:
– Әти, әллә безнең күршедә торган Минзифа апаны алып килеп торасыңмы? –
диде. – Әнине үзебезгә алып кайтып, үзем карыйм. Әле бит сиңа илле дә тулмаган.
Үзеңә дә җиңелрәк булыр. Минзифа апа риза, – дигәч, әтиләре:
– Юк, кызым, булмас инде. Әниегездән башка кеше белән яшәүне күз алдыма
да китерә алмыйм. Яраттым мин аны, нык яраттым. Әле дә яратам.
Шул чакны кыз белән әти кешене аптыратып, менә инде ничәмә еллар сүзсез
яткан Гүзәл:
– И-и, күзле бүкәнем! Тискәренең тискәресе бит ул, – диеп ыңгырашып куйды.
Һәм, ни могҗиза, шул көннән башлап әниләре күзгә күренеп арулана башлады.
Алты ай дигәндә аягына басты. Чир белән Гүзәлнең иренә шар-бар килеп кычкырыну
гадәте дә китте. Тик кайчакларны гына иренә сыенып, кулларыннан тотып сырпаланып:
– Ичмасам, менә болайрак итеп кочакла, – дип, иреннән үзен кочаклатып
яраттыра иде...


Күрше кызы
– Әни, мин күрше кызы Сәлимәгә өйләнәм! – диде Дамир.
– Юк! Юк! Юк! – диде әнисе.
Авыл сәхнәсеннән әлеге сүзләр ничектер үтә җитди яңгырап, бик тә табигый
килеп чыкты. Ә бит бу спектакльдә әни ролен башкаручы Рәмилә алай дип әйтергә
тиеш түгел иде. Әни кеше: «И балам, без бу мизгелләрне күптән көтеп йөри идек.
Бик тә тәүфыйклы бала. Үзебезнең күз алдыбызда үсте», – дияргә тиеш иде. Менә
сиңа мә! Буталды Рәмилә, буталды. Ни уйлап шулай дип әйтте соң ул? Әллә сүзләрен
оныттымы? Үзенең ялгыш зур хата җибәргәнен аңлап, берчә куркудан, берчә
аптыраудан Дамирга карап, нәрсә эшләргә дә белми, сәхнәнең уң ягында торган
караватка барып утырды.
183
Барысына да капылт тамаша залына килеп кергән ире Ринат гаепле иде. Спектакль
куярга барырга әзерләнеп йөргәндә генә, әлеге шул сыер турында сүз кузгатудан
килеп чыкты бу. Имеш, быел печән әзерләү кыен, сыерны бетерергә кирәк дип, шул
бер балык башын чәйнәргә тотынды. Авылда яшәп, сыер да асрамагач, ничек була
инде ул? Ире эш ягына авыррак кузгала иде шул. Сыер да асрамагач, балаларга
сөт-катыгын каян аласың ди? Үзең дә каймаклап чәй эчәргә яратасың лабаса! Юк,
юк, сыерны бетермибез, дип ишекне каты гына ябып, клубка, үзе эшләгән урынга
төшеп киткән иде. Менә бит ничек килеп чыкты. Нәкъ Дамир үз ролендәге сүзләрне
әйтә башлауга, залга Ринат килеп керде. Рәмиләнең башыннан, вәт җен алыштырган
нәрсә, казларны да ябып тормый килеп җиткән, сыерны да эләктермәгән инде бу,
дигән уй яшен тизлегендә йөгереп үтте. Ул гына да түгел, сыер турындагы бер
сәгать элек кенә әйтешкәннәре исенә төшеп, авызыннан шушы сүзләр чыгып очты:
– Юк, юк, юк! – диде.
Менә хәзер сәхнәдә, ярга чыгарып ташлаган балык кебек, авызын бер ачып,
бер ябып зиһенен җыя алмый утыра. Ул гына җитмәгән, алдагы әйтәсе сүзләрен
дә онытты.
Бу ялгышу, бу буталудан егет ролен уйнаучы Дамир да югалып калды. Тагын
бераз шулай торсалар, спектакльдән, давылда печән чүмәләсе тузгыгандагыдай,
теткәләнгән күбә генә торып калачак. Авылдашлар алдында мәсхәрә булачаклар.
Районнан килгән жюри әгъзалары ни әйтер тагын?!
Ярый әле сәхнәгә чыгарга үз вакытын көтеп торган әти кеше ролен башкаручы
тракторист Вәли хәлне аңлап алды. Сәхнә уртасына чыгып басуга ук:
– Нәрсә булды? Балтасы суга төшкән татар кебек утырасыз? – диде ул.
Бу сүзләр дә пьесада юк иде. Шулай да әти кеше улы Дамирга карап сүзен дәвам
итте:
– Нәрсә булды, улым? Нигә әниеңнең төсе качкан?
Шуны гына көткән диярсең, әни кеше дә спектакльдә буталганын бетерергә
тырышып телгә килде. Тик баягы сыер турындагы, ире белән әйтешкән хәлләрдән
аерыла алмый һаман шул «сыер» сүзе телендә буталды буталуын:
– Сыер, сыер Сәмиясенә өйләнәм ди бит. Ничәмә ирдән кайткан, ике баласын
балалар йортына озаткан Сәмия ди бит.
Бу хәл, бу сүзләрдән телсез калып, әти кеше дә аптыраулы карашын улы Дамирга
күчерде. Дамир, чая, яшь егет, тиз генә башын эшләтеп:
– Сыер Сәмиясенә түгел, күрше Сәлимәгә өйләнәм! – диде.
Бу килеп туган хәлдән чыгу юлын тапкан Вәлигә, аннан да бигрәк авылга
практикага кайткан булачак ветврач һәм спектакльдә Дамир ролен башкаручы
Илдарга рәхмәтле иде Рәмилә. Шатланып урыныннан ук сикереп торды да өзелгән
диалогын дәвам итәргә чамалады. Залга карап алды. Ишек төбендә хатынының
ничекләр оста итеп уйнаганына сокланып авызын ерып торган ирен күреп:
– Якын киләсе булма сыерга! Сыер сыер инде ул, – дип, иренә йодрык күрсәтеп
алды. Аннан пьесада ничек язылган, шулай дәвам итте: – Ай, улым! Бик тә дөрес
ниятләгәнсең. Без каршы түгел. Үзебезнең күршедә, күз алдыбызда үскән бик тә
уңган инсафлы бала. Бу мизгелләрне күптән көтә идек, – дип, улының аркасыннан
да кагып алды. Ә үзе эчтән генә: «Бу бик үткер һәм уңган егет азаккы курста укый.
Ишетүенчә, Илдар Рәмиләнең кызын ныклап озатып йөри шикелле. Иншаллаһ, шушы
бала гына кияү булырга насыйп булсын», дип уйлап куйды. Тик спектакльдә тагы
да ялгышудан куркып, бу турыда уйламаска тырышты.
Шушы өлеше халыкка бигрәк тә нык ошап китте. Зал дәррәү озак кына алкышлап
алды. Спектакль шәп килеп чыкты. Хәтта жюри әгъзаларына да шәп тәэсир итте.
Һәм алар бу спектакльне район сәхнәсендә күрсәтергә дә лаеклы дип таптылар.
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ.
Башкортстанның Эстәрлебаш районы Турмай авылы

Реклама