«ЙӨРӘКЛӘР ТУРЫНДА ЯЗАСЫ БАР ӘЛЕ...»

ГӘРӘЙ РӘХИМГӘ 75 ЯШЬ
Шагыйрь Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә
Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Федотовка авылында туа. Туган
авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда, авыл китапханәсендә эшли,
1962-1967 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы
татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Укуын тәмамлагач, «Татарстан
яшьләре» газетасы редакциясендә, Татарстан китап нәшриятында эшли. 1972-1979
елларда Язучылар союзында әдәби консультант, «Казан утлары» журналының проза
бүлеге җитәкчесе вазифаларын үти. 1979-1981 елларда Мәскәүдә Югары әдәби
курсларда белемен күтәрә һәм РСФСР Язучылар берлеге идарәсенә Россиядәге төрки
әдәбиятлар буенча консультант итеп эшкә калдырыла, 1987-1992 елларда Татарстан
Язучылар берлеге рәисе урынбасары, «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә бүлек
мөдире буларак хезмәт юлын дәвам итә. 1992 елдан – Татарстан Дәүләт Советында
референт, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр бүлеге мөдире, җәмәгать эше
тәртибендә Татарстан Язучылар берлегендә әдәби фонд рәисе вазифаларын башкара.
Шагыйрьнең беренче шигырьләре мәктәптә укыганда ук языла һәм районның көндәлек
матбугат битләрендә басыла башлый. Поэзиянең олы мәйданына Г.Рәхим алтмышынчы еллар
уртасында чыгып, шигърият мәйданында «алтмышынчы елгылар» буынының бер вәкиле
буларак урын ала. Беренче китабы «Вәгъдә» исеме белән 1967 елда басыла һәм шигърият
мәйданына үзенчәлекле шагыйрь килүен хәбәр итә. Аннан соң дөнья күргән «Хәтер» (1970),
«Гөрләвек» (1974), «Зирек бөдрәләре» (1976), «Моңнарым» (1978) кебек шигырь китаплары
белән ул татар поэзиясендә традицион шигырь калыбын яңа алымнар белән баетучы
лирик шагыйрь булып таныла. «Чәчәк сатучы малай» (1968), «Шатлык елы» (1972), «Ак
күлмәкле кыз» (1977), «Көннәр язга авышкач» (1979) кебек җыентыклары Г.Рәхимнең проза,
драматургия өлкәләрендә дә каләм сынап каравын хәбәр итә, тик гомумҗәмәгатьчелектә ул,
иң беренче чиратта, шагыйрь буларак танылу ала, хикәя, парча, пьеса, скетч жанрларында
язылган әсәрләрендә дә шагыйрь булып кала, лирик каләме сизелеп тора.
Г.Рәхимнәр буыны үз чорында шигырь төзелешендә «торгынлыкка» каршы чыгып,
традицион кысаларга сыеша алмаган фикерләрне укучыга җиткерүдә яңа формалар
тәкъдим итә, аналитик, фәлсәфи фикерләү калыбының үрнәген бирергә омтыла.
Иҗатларының башлангыч чорында алар татар шигъриятен шәкел өлкәсендә тәҗрибәләр
белән дә баета һәм әлеге үзенчәлек Гәрәй Рәхимнең башлангыч чор әсәрләрендә дә урын
ала. Р.Фәйзуллиннар буынына хас булганча, Г.Рәхимнең 60-70нче еллар иҗатында да ике-,
өч-, дүртьюллыклар аерым урынны били, кыска шигырьләрендә мәхәббәткә бәйле югалту
һәм өмет, яшәеш мәгънәсе мотивлары зур урын тота, тормыш хакында уйланулар алга
чыга. Аларга хикмәтле сүз әйтергә омтылу, яшәешнең төп кануннарын аерып чыгарырга
яки тормышның «кыекларын» төзәтергә омтылу сыйфатлары хас. Мондый шигырьләрдә
лирик герой тормыш-яшәешнең ике чиген тоташтыручы – табигать белән гармониядә
яшәүче һәм шушы халәттә тормыш-яшәешкә бәя бирүче герой булып төгәлләшә. Мәсәлән:
Көндез монда ап-ак кызлар су коена,
Ә төннәрен күләгәләр туе гына.
(«Су буе» (Этюд))
Әйтерсең лә узган гасырларда
Басып калган илсез сукбайлар –
Су эчендә тырпаешып тора
Каторжаннар суккан субайлар.
(«Җимерек күпер яныннан узганда»)
142
Беренче шигырь тукымасында көн-төн, ап-ак кызлар һәм күләгәләр кебек
капма-каршы якта торган образлар кеше яшәешендәге ак-кара башлангычларын
төгәлләштереп, лирик геройның яшәешкә бәясен алга куйса, икенчесендә субай
һәм сукбай образларын уйнату аша Г.Рәхим тормыш рәхимсезлегенә юлыккан кеше
язмышлары, җимерек тормыш хакында уйлана.
Тагын бер тенденция төсендә Г.Рәхимнең кыска шигырьләрендә кеше халәте –
табигать янәшәлеге, параллелизмы алымының еш кулланылуы күзәтелә. Табигать
образларына мөрәҗәгать итү, хис-кичерешне җиткерү юлында файдалану татар поэзиясе
өчен традицион алымнардан санала. Ләкин Г.Рәхим укучының игътибарын табигать
картинасындагы бик вак детальләргә, мизгел-күренешләргә юнәлтә һәм шигырь
тукымасында табигать күренешләре, идеяне тулысынча ачыклаудан бигрәк, автор
фикерен, позициясен эзләп табуга ачкыч хезмәтен үти. Мәсәлән: «Инде март, инде яңару,
/ Туктатам димәсеннәр. / Котылырсың инде, яфрак, / Бөреләр төрмәсеннән». («Яз»)
Беренче укылышта шигырь табигать күренешләре, яз килүе хакында хәбәр итә
кебек, ләкин әсәр тукымасында бөре янәшәсенә язгы табигать матурлыгына хас
булмаган төрмә образының урнаштырылуы аны башкача шәрехләү мөмкинлеген
дә бирә. Әлеге ачкыч сүз аша укучы алтмышынчы еллардагы яңарышны, халык
күтәрелешен дә таный ала, шушы дулкында дүртьюллык «йокысыннан уянган»
халыкны туктату мөмкин түгеллеген искәртә.
Карамыйсың гөлгә кызыгып,
Чәчәкләре беткәч коелып.
Тик бит, дускай, нәкъ шул гөлләрдә
Яңа чәчәк өчен мең орлык.
(«Карамыйсың...»)
Биредә чәчәкләре коелып беткән гөл образы – өлкән, орлык – яшь буынны
төгәлләштереп, автор фикерен ачуга этәргеч бирә һәм шигырь структурасында буыннар
бәйләнешен, буыннардан буыннарга тапшырыласы тәҗрибәләр хакында уйланулар
тергезелә. Аерым кыска шигырьләрдә Г.Рәхим, ассоциатив образлылыкка таянып,
бер-берсеннән ерак торган төшенчәләрне тәңгәлләштереп, аларны көтелмәгәнчә
берләштереп, яңа образ-сурәтләр дә тудыра. Мәсәлән: «Тал башында калды карга
оялары, / Хуҗалары ташлап киткән авыл кебек. / Җәй буена шаулап торган ялгыз
талга / Кыш чыгарга монда калу авыр кебек». («Каргалар киткәндә»)
Әсәр тукымасында сурәтләнгән карга оялары һәм шаулап торган талның ялгыз
калуы көзге табигать күренешен күзалдына бастыра. Шул ук вакытта татар поэзиясенә
хас традицион көз-картлык янәшәлеге шигырьне башка дулкында уку мөмкинлеген
дә калдыра. Икенчел яссылыкта ул балаларын төрле тарафларга озатып, ялгыз калган
аналарның яшәешен, татар авылларының халәтен тергезә. Шул рәвешле, гадәти генә
күренешләр ярдәмендә автор татар авылларының язмышы, аналарның хәсрәте турында
сөйли. Шулай да Г.Рәхим каләменнән төшкән кыска шигырьләрнең күбесендә дидактик
фикер алга чыга, эзләп табылырга тиешле идея шигырь тукымасында турыдан-туры әйтелә.
1970 елларда ачык күренгән салмаклылыкка омтылыш тенденциясе бу буын
шагыйрьләр иҗатына да тәэсир ясый, сыйфат үзгәрешенә алып килә: тышкы ярсу кими,
алар да «тыныч лириклар» эзләнүләренә якынлаша. Беренче булып бу юлга Г.Рәхим
чыга, хис-кичерешләр дөньясына үз юлын табып, сабыр лиризмга, төгәл ритмикага
өстенлек бирә башлый. «Сандугач», «Оныттың бугай», «Уйнагыз, гармуннар», «Моңлы
уй», «Сагышланма» кебек шигырьләрендә мәхәббәт, яшьлек, гомер агышы, кеше һәм
табигать кебек мәңгелек төшенчәләр турында уйланулар урын ала.
Г.Рәхим иҗатының шактый өлешен иҗтимагый барышка бәя мотивына нигезләнеп
язылган әсәрләр тәшкил итә. Мондый поэтик үрнәкләрдә камил булмаган җәмгыятьтә
яшәүче халык тормышына бәя бирелә, аларны җәмгыятьтәге тәртипләрне тәнкыйтьләүче
лирик герой тибы бер бәйләмгә туплый. Аларда, традицион төстә, метафора-символлар, эзоп
теле аша җәмгыятькә, сәяси системага бәя урын ала, кешенең үз-үзен танып-белү мәсьәләсе
төп проблема буларак күтәрелә, әсәрләрнең үзәгенә «без нигә мондый, тормыштагы
гаделсезлеккә мин ничек җавап бирәм?» кебек сораулар куелып, тормыш гаделсезлеге
тудырган борчылу, үкенү хисе эчтәлеккә үтеп керә. Шагыйрьнең «Үлән арасыннан йөгергән
Н У Р Ф И Я Ю С У П О В А
143
бөҗәк», «Әлли-бәлли бәү итмә», «Сызыклы уен», «Кеше башлы Гыйфрит», «Өч плакат»
(Триптих), «Безнең ил» һәм башка шигырьләре шул хакта хәбәр итә.
Мәсәлән, «Өч плакат» әсәрендә плакат образы һәм аларның эчтәлеге аша кешеләр
тормышына, шул чор хакимияте алга сөргән идеалларга бәя бирелә. Әсәрнең
«Ышанырга!» дип аталган беренче өлешендә «Аллага ышанырга» гыйбарәсе уйнатылып,
көрәк алласы, балта алласы, җир асты, җир өсте аллалары һ.б. аша динсезлек һәм
денсезлек сәясәтенә ирония алымнары аша бәя бирелә. Әсәрнең икенче, өченче
өлешләрендә дә икенчел эчтәлек аша кешеләрнең кушылганны үтәп яшәргә мәҗбүр
ителү сыйфаты тәнкыйтьләнә. Лирик геройның борчылуы, сызлануы кешеләрнең бу
тормыштагы авыр көнитешләре, өстән куелган таләпләргә буйсындырылуы белән бәйләп
аңлатыла: «Кызганмаска / Җирдәге беркемне һәм бернине дә. / Табигать бар иткән /
Һәр әйбер, һәр күзәнәк, һәр күренеш / Чиксез бөек. / Ә бөекләр булмыйлар кызганыч
беркайчан да! / Шул исәптән син үзең дә!» («Өч плакат»)
1960-1980 елларда эзоп теленең хакыйкать темасы белән бәйләнештә активлашуы
юмор-сатира үсешенә китерә, әлеге сыйфат Г.Рәхим иҗатын да читләтеп үтми.
Шагыйрьнең «Ялган шигырь», «Гаилә рифмалары», «Шәрә шар», «Эт белән мәче кебек»
һ.б. юмористик шигырьләрендә кеше холкындагы кимчелекле яклар, төзәтелергә тиешле
сыйфатларын яхшы итеп күрсәтергә омтылган типлар яратып көлү үзәгенә алына. «Шәрә
кендекле кызга», «Элек һәм хәзер», «Әйләнәдер куласа», «Ертык җырлар», «Тезләнүче
акыл» кебек сатирик әсәрләрендә исә яшәп килүче җәмгыятьтәге бюрократлык,
әхлаксызлык, социаль-көнкүреш җитешсезлекләр ачы тәнкыйтькә дучар ителә.
1990 еллардан Г.Рәхимнең иҗтимагый эчтәлекле шигырьләрендә милли теманың
көчәюе күзгә ташлана. Аларга хас төп тенденцияләр буларак татарның бәйсезлеге, киләчәге,
язмышы, үткәне өчен сызлануның яки аның милли сыйфатлары белән горурлануның алга
чыгуы күзәтелә, символик образ, метафора, детальләргә мөрәҗәгать ителсә дә, алдагы
әсәрләр белән чагыштырганда, милләт язмышы хакындагы фикерне турыдан-туры
белдерергә омтылу сыйфаты калкулана, үзгәртеп кору биргән мөмкинлектән файдаланып,
фикер әйтеп калу теләгенең көчәюе эзоп телен икенче планга күчерә. Мәсәлән, «Тамыр»,
«Татар җыры», «Татар кешесе», «Тукай», «Әй, Идел-йорт», «Халкыбыз дәшә», «Мин
ирекле» һ.б. шигырьләрендә әлеге сыйфатлар калку чагылыш таба.
Г.Рәхим иҗатының буеннан-буена сузылган мотивларның тагын берсе – туган якны
сагыну мотивы. Ул еш кына туган якка, әнигә мәхәббәт темасы белән керешеп китә.
Мондый шигырьләргә тирән лиризм, табигать образларының байлыгы хас, аларны
туган ягына мөкиббән, еракта аны сагынып сыктаучы лирик герой бер бәйләмгә туплый.
«Сандугач», «Уйнагыз, гармуннар», «Урамнар артында яшел болын...», «Елагыз!»,
«Елыйсы да, көләсе дә», «Җилләп барам», «Натюрморт», «Туган як имәннәренә»,
«Кылганнар», «Хатирә», «Романтика» һ.б. шигырьләрендә Г.Рәхим туган як образын
лирик-фәлсәфи төсмерләрдә баетып, үзенә иң якын, изге урын буларак төгәлләштерә:
Мин бит сезне бик сагынып кайттым,
Мин ич шушы җирнең баласы.
Имәннәрем, сезнең яшәештән
Килә минем өлге аласым.
(«Туган як имәннәренә»)
Югарыда аталган шигырьләрдә туган як белән горурлану, матурлыгына соклану
хисе яки туган якны сагыну тойгысы алга чыкса, шагыйрьнең аерым лирик әсәрләрендә
туган як темасының башка яссылыкта ачылышы да күзгә ташлана. Әйтик, «Туган якта»
шигырендә лирик геройның әрнү хисенә кайчандыр шаулап-гөрләп торган, тулы канлы
тормыш белән яшәгән авылның югалуы, андагы рухи яшәешнең үткәннәрдә калуы,
яшь буынның әхлаксызга әверелүе, буыннар арасында рухи бәйләнешләрнең өзелүе
фаҗигале төсмер бирә, авылның рухи бөтенлеген сакларга тиешле яшь буынның
«нахалга әверелүе», илаһи матурлыкның югалуы, табигатьнең бозылуы хис тудыручы
сәбәп булып килә: «Сары балчык... / Тузанлы юл... / Көтү таптаган ярлар... / Нахал
оныклар үстерә / Без сөйгән асыл ярлар».
Һәр шагыйрь иҗатындагы кебек үк, Г.Рәхим шигъриятендә дә мәхәббәт мотивы әйдәп
баручы сукмакларның берсен тәшкил итә. «Оныттың бугай», «Мәхәббәт», «Сөюдар»,
«ЙӨРӘКЛӘР ТУРЫНДА ЯЗАСЫ БАР ӘЛЕ...»
144
«Мәхәббәт хаты», «Йола сүз», «Камыш һәм кувшин», «Соңладык», «Кышкы җыр» һ.б.
шигырьләре шул хакта хәбәр итеп мәйданга чыга. Аларда, гомумән, мәхәббәткә сокланучы,
хәтта табынучы, сөйгән ярына мәдхия җырлаучы лирик герой алга чыга, традицион
образ-сурәтләр мәхәббәтне яшәеш нигезе, яшәү мәгънәсе, асылы югарылыгына күтәрә.
Мондый шигырьләрдә шагыйрь еш кына үзләре мәхәббәт символына әверелгән типларга
яки шәркый символикага мөрәҗәгать итәргә ярата. Мисал өчен «Мәхәббәттә синең белән»
шигырендә Таһир-Зөһрә образлары мәхәббәттә тугрылык темасын ачарга ярдәм итә:
Ләкин син дә минем белән
Чатырлар куялмадың.
Син Зөһрә булган чакларда
Мин Таһир булалмадым.
Нишлисең, безнең сөюләр
Яшиләр ике якта.
Икесе бер үк ялгышу,
Икесе ике хата.
Аерым шигырьләр традицион мәхәббәт-нәфрәт каршылыгына корыла. Әйтик, «Боз
сөңге» шигырендә ут-боз сөңге янәшәлегенең мәхәббәт-нәфрәт күчешен җиткерүгә
юнәлтелүе матур шигъри табыш булып тора.
Г.Рәхим иҗатында актив мотивларның тагын берсе – иҗат мотивы. Ул еш кына
шигырь структурасында яшәү мәгънәсе, яшәү кыйммәте турында уйланулар белән
үрелеп китә. «Шигырь», «Көч», «Тамыр», «Китап», «Сүз тәме», «Төрлесеннән язып
карадык без», «Туар булсаң әгәр өтек хисләр», «Кичке шигырь» һ.б. шигырьләрендә
иҗат мотивының мондый фәлсәфи уйланулар белән бер үремтәдә бирелүе Г.Рәхим
иҗатының бер үзенчәлеген тәшкил итә. Мондый лирик үрнәкләрнең асылы
шагыйрьнең «Вәгъдә» шигырендә үк урын ала, ул, гомумән, бу бәйләм шигырьләр
арасында «программ шигырь» буларак та бәяләнә ала:
Йөрәкләр турында язасы бар әле –
Һәм исән йөрәкләр,
Һәм үлгән йөрәкләр,
Һәм сүнгән йөрәкләр турында.
(Мин беләм:
Бер исән йөрәкнең күптәннән сүнгәнен,
Бер үлгән йөрәкнең һаман да сүнмәвен...)
Экзистенциаль мотивлар белән сугарылган шигырьләрдә дә шигъриятнең
мәңгелеге, үлемсезлеге сыйфаты калкытып куела. Мәсәлән, «Китмә» шигырендә әлеге
күренеш белән очрашабыз:
Беркөн мине үлем алып китәр,
(Белмим, шагыйрь аңа ник кирәк?!)
Тик ул чакта китмә минем белән,
Бу дөньяда кал син, шигърият!
Охшаш мотивлар шагыйрьнең «Быжылдап оча божан», «Җир яңара» кебек
шигырьләрендә дә урын ала.
Шул рәвешле, Г.Рәхим иҗатын иҗтимагый барышка бәя, туган якны сагыну, мәхәббәт,
иҗат мотивлары иңләп ала. Шагыйрь поэзиясенең үзәгендә төрле статуслардагы –
тормыш-яшәешкә бәя бирүче яки милләт яшәеше хакында уйлануларын җиткерүче,
аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылучы, шуның белән янәшәдә мәхәббәткә
табынучы – лирик герой тора. Әлеге сыйфат-үзенчәлекләр барысы да Г.Рәхим иҗатының
шигърияттәге традицияләрне дәвам итүе, үстерүе, яңартуы хакында сөйли.

Редакциядән:
Каләмдәшебез Гәрәй Рәхимне олуг юбилее белән котлыйбыз! Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары, күңел көрлеге, рух ныклыгы, сәгадәтле гомер телибез!

Реклама