Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРЛЫКТА ТАТАР УЛЫ... КЕМ?

Кызыксынган кешегә мәгълүм: соңгы елларда халыкларның генетикасын өйрәнү киң колач җәйде. Бу эш безнең җөмһүриятне дә читләтеп үтмәде, һәм, ихтимал, моңа фәкать куанырга гына кирәктер: шулай, үзебезне үзебез өйрәник. Комачау итмәс. Юкса кичә-өченче көн Мәскәүдәге бәгъзе фәнни академияләр дә җиң сызганып татар геномын өйрәнергә керешкән иде. Шактый кызыклы мәгълүматлар да казып чыгардылар. Мәсәлән, урыслар, баксаң, ике өлештән тора икән: беренчеләре (Россиянең үзәк һәм көньяк төбәкләрендә яшәүчеләр) ДНК җәһәтеннән – славяннарга тартым, икенчеләре (аларын «төньяк урыслар» дип атыйлар) – угырларга. Һәм, калын-калын пыялалы күзлек киеп карасаң, төньяк кардәшләренә караганда без фәкыйрьләрегез (ягъни, татарлар) «гадәти» урысларга якынрак икән. Бернишләтә алмыйсың! Кызганыч, мондый чакта күңелгә корт төшми каламыни: «Әллә, уф Илаһым... сәясәт кенәме бу?» – дип тә уйлап куясың. Бердәм «российский» милләт ясау максатының чираттагы күркәм чарасымы? Бүген татар кешесе үзенең килеп чыгышын төрлечә аңлата: кемдер – болгарның дәвамы, кемдер – Чыңгыз туруны... Шуларга өстәп, «тегесе дә, бусы да – хәзер барыбер шул ук без бит инде ул» дип кырт кисүчеләр, ихтимал, күпчелекне тәшкил итәдер. Аптырамассың да: төйнәлеп-чуалып беткән тарихи-иҗтимагый бәйләнешләр арасында җеп очын табып кара син! Һәрвакыттагыча, монда да җиңел юлдан китү мәгъкуль. Икенче уйласаң, парадокс: телләре, гадәтләре, йолалары үзгә ике кавем бәрелешсен, бер-берсен суешсын да... бербөтенгә әверелсен. Мөмкин хәлме? Хәер, куркынычы бу түгел әле... Ә алга таба – ун, егерме, илле, йөз, ике йөз елдан – милләтебез әүвәл маңкортлашып, аннары – урыслашып бетсә (тәүбә, тәүбә! Аллам сакласын!), яңа буын үткәнгә, буй җитмәслек еракта калган уналтынчы гасыр вакыйгаларына өрфиядәй җиңел караш ташлап, исе китмичә: «Икесе дә без бит инде!» – димәсме соң? Киләчәк кай тарафта? Кая барабыз? Минем урыс-татар яисә татар-урыс кушылмасыннан гыйбарәт «суперхалык» өчен чимал буласым килми. Тамырларымда, җелегемдә имин сакланган бабамнар хәтере мондый винегретка риза түгел! Кабер җылылыгына сусаган кавемнәрнең (дәригъ!) гайрәтлерәк күршесенә кушылудан гайре чарасы юктыр. Вәләкин нинди тойгы бу, белмим – калебемдә якты өметләр тыпырчына. Без бик куәтле әле. Без әле Мөхәммәдьярлар сөйләшкән телдә дөнья җәүһәрләреннән калышмаган әдәби әсәрләр, Аурупаның иң мәһабәт концерт залларында яңгырарлык музыка тудырырга сәләтле. Безнең япь-яшь егет-кызлар татар театрын тагын да зуррак үрләргә күтәрергә омтыла, татар киносын булдырырга тырыша, яңа Илһамнар, Хәйдәрләр дөньяның төрле почмакларына татар моңын тарата. Димәк, бездән җан чыкмаган әле. Ә җан биргәнгә җүн бирер, дигән борынгылар. Мин иртәгә кичәгедән яхшырак буласына ышанам. Һичшиксез! Барыбыз да шуңа ышансак иде. Фикер – матди ләбаса. Аның чынга аша торган гадәте бар.

 

Редакциядән: Бу мөһим мәсьәләгә карата галимнәребез дә үз фикерләрен әйтсен иде.