Шаян сәхифә

Гамил АФЗАЛ
Неон яктылыгында
Ясалма күн өстә,
Ясалма йон өстә,
Ясалма сөт алда,
Ясалма дәрт канда.
Яңартылган никах,
Ясалма игътибар,
Ясалма соклану,
Ясалма аксымнар...
Ясап куйган бөер,
Тегеп куйган йөрәк.
Урлап алган бүләк,
Сорап алган хөрмәт,
Ясалма елмаю,
Ясалма ихтирам –
Ясалма шаккатып,
Исем китеп торам.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Шикле кеше

Театр директоры Шамил Закиров һәм артист Николай Дунаев белән
Алабуга шәһәренә керәшеннәр бәйрәменә барырга чыккан идек. Бик һәйбәтләп
директорның җете кызыл «Жигули»ена хозурланып утырдык та киттек.
Шәп кенә итеп барганда, 1552 елда Казан Кремлен шартлату планын төзегән
немец Бутлер токымы – бөек химик Бутлеров һәйкәле янында безне милиция
туктатты. Машинадан чыгарга боердылар.
Чыгып тезелдек. Горур атлап каршыбызга килгән милиционер алдында
каушап калган Шамил, акланган сыманрак итеп:
– Менә бу – күренекле драматург Туфан Миңнуллин, монысы – күренекле
артист Николай Дунаев, мин театр директоры булам, – диде.
Милиция өчебезне дә бөркетнекедәй үткен карашы белән тикшереп чыкты
да, минем кулдагы дипломатка күрсәтеп:
– Ачыгыз, – дип боерды.
Ачып күрсәттем. Күрсәтмәс идең, кулында резина күсәк – муен тамырыңа
менеп төшәргә дә күп сорамас. Кыяфәте шундый.
Минем дипломаттан һәм театр машинасыннан бомба тапмагач, безне
җибәрделәр.
Менә уйлап язып утырам: ни галәмәт икән бу? Әллә минем кыяфәтем
террорист кыяфәтенә тартым микән, әллә фамилиям шикләндерде микән,
әллә надан милиционер «драматург» дигән сүзне ялгыш «демократ» дип
аңлады микән?

Разил ВӘЛИЕВ
Китү сәбәбе

1965 елда Казан университетына укырга кергәндә, абитуриент Разил
Вәлиевне әдәбият галиме һәм университет доценты Гази Кашшаф әңгәмәгә
чакырган. Әңгәмә вакытында булачак шәкертнең кылларын тарткалап,
«шүрлегендә ни барын» чамалап карарга ниятләгән ахрысы.
«Нигә Казан университетына керергә булдың?» – дип сораган Гази Кашшаф.
Разил аптырап тормаган, кистереп җавап биргән: «Чөнки монда Толстой
укыган, Ленин укыган...» «Ярый, әйбәт, дөрес фикерлисең», – дип, Гази ага
егетне мактап чыгарып җибәргән.
Икенче курстан соң, Разил, университетны ташлап, Мәскәүдәге Әдәбият
институтына керергә ниятләгән. Документларын алырга рөхсәт сорап, Гази
Кашшаф янына кергән. «Нәрсә, китәргә булдыңмыни? Моннан ике ел элек
кызылавызланып «Толстой укыган, Ленин укыган» дип торган идең, нәрсә
булды сиңа?» – дигән Гази ага. «Университетны Толстой да, Ленин да ташлап
киткән...» – дип елмайган Разил. Гази Кашшаф кулын селтәгән дә Разилгә
документларын бирергә кушкан.


Фамилияң охшаш булса...
Республика китапханәсендә директор булып эшли башлагач, Разилгә еш
кына, эше төшеп, обком секретаре Морзаһит Вәлиев янына йөрергә туры килә.
Бу турыда Разилнең хатыны Алия белән бергә эшләгән кешеләр арасында
шундый сүз була: «Обком секретаре Вәлиевне ишетеп беләбез. Синең ирең
дә Вәлиев. Соңгы арада аның гел обкомга кереп барганын күрәләр икән. Ирең
әллә обком секретаре булып эшлиме синең?» – дип сораганнар моннан. «Юк
ла, ул бит китапханәдә эшли, 200 хатын-кыз арасында, республикада барлыгы
5 мең хатын-кыз китапханәче бар. Шуларның башлыгы ул. Обком секретаре
– башка Вәлиев, минеке – бабком секретаре», – дигән Алия ханым.


Бүген кая барасың?
Татарстанның халык депутаты булып сайлангач, Разил Вәлиевкә берьюлы
Дәүләт Советында да, Милли китапханәдә дә эшләргә туры килә. Өйдән чыгып
киткәндә, Алия ханым болай дип сорый икән: «Разил, син бүген иртән кая
барасың: эшкәме, әллә Дәүләт Советынамы?»


Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ
Төшсә шигырь бәясе

Тукай фәкыйрь булмаган ул,
Санын милләт күтәргән!
Затлы кунакханәләрдә
Күп гомерен үткәргән.
Менә без ул – ыштансызлар –
Кагыйдәдән чыгарма:
Айлык пенсиям дә җитми
Бер кич кунып чыгарга...
 

ҮЗЕ
Рәхмәтле кошлар

Өйләре кырыенда мәһабәт өянке төбендәге эскәмиядә янәшә утырган
мәлләре. Марсель Гали вакланган солы бөртекләрен кабы белән сибүгә, ботакта
йокымсырап утырган күгәрченнәр, дәррәү очып төшеп, җим чүпләргә керешә.
– Ашатма шуларны! Күгәрчен дә булдымы кош! – ди җәмәгате Динә ханым.
– Борынгы заманнарда күгәрчен халкы зур абруй казанган. Король-хан-
шаһ-солтаннарның почтальоны булып, алар ил белән ил арасында мөһим хәбәр
йөрткәннәр, – ди Марсель Гали. – Мин аларны затлы бабалары өчен сыйлыйм...
– Син аларны ялкаулыкка өйрәтәсең. Нахлебниклар! – дип, Динә ханым
һаман үзсүзләнә.
Ул арада, сибелгән җимне ялт иттергән кошлар, канатларын канәгать
җилпеп, өянке ботакларына менеп кунаклыйлар.
Марсель Гали, шылтыраган кесә телефонын учына ала... Шул мәлдә өске
ботактан нәкъ экранга турылап – ләчперт! Сыек солы коймагы секунд эчендә
бөтен экранга җәелә. Динә ханым, борынын җыерып, читкәрәк тартыла:
– Әйттем ич, ашатма шуларны дип!
Марсель Гали, «авторы» кайсы микән, дип өскә күтәрелеп карый, әмма
күгәрченнәрнең барысы да бертөрле-ипле тәртиптә утырганын күреп елмая:
– Сүз әйтмә, алар бит... рәхмәт белдереп, телефонга SМS җибәрделәр, – ди.


Хәвефле ымлык...
– Әй, чәй кайнадымы? – дип кычкырыбрак дәшә Марсель Гали үз
бүлмәсеннән. Кухня ягыннан Динә ханым шундый җавап бирә:
– «Әй!» – димә миңа! «Әй!» – дигәнгә, әнә, Сталинның хатыны үзенә-үзе аткан...


Юлдашлар юмартлыгы
Өч язучы ерак бер районнан машинада кайтып килә. Юл йончыткан. Арыганнар.
Кама күперен чыккач кына салонда җанлану сизелә башлый, кәефләре
күтәрелеп китә. Мөхәммәт Мирза учында җылынып беткән телефоныннан
хатыны Рушаниянең номерын җыя:
– Күперне чыктык. Әйе, кайтып җитәргә күп калмады. Телефоннан тәмле
ис килә, уха пешерәсең, ахрысы. Стерлядь янына судакларны салдыңмы?
Алабугаларны онытма – балкондагы суыткычта...
Газинур Морат та, хатыны барлыгын капылт исенә төшереп, телефонын
кабыза:
– Әлүү, күперне чыктык, Флүрә. Борай бәлеше дисеңме? Әйбәт! Борай
бәлеше ханнар өстәлендә генә булган элек... Актаныш белән Азнакайларга
бик тәтемәгән ризык...
Өченче булып Марсель Гали, телефоннан дәшеп, хатыны Динәне кузгаткан:
– Күперне чыгып җиттек. Син анда, фәнни эшләреңнән бүленеп, ашарга
пешереп мәшәкатьләнә күрмә... Кайтышлый, минем әле ике өйгә кереп
сыйланып чыгасым бар... Ухадыр, бәлештер ашап...
Юлдашларының кунакчыллыгына ышанган Марсель Гали ул көнне ач калган.

Сәхифәне МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ әзерләде

Реклама