Хикәяләр

Җиктереп пар ат, Казанга...
Мин йокы сихереннән кайта башлаганда, җиһанда көз тантана итә иде инде.
Аптырарсың да: кичә генә сыерчык бураны котырды лабаса. Тәүге яңгыр,
тәүге яңгыр... кара син аны! Чын күңелдән, түбәләрне дөбердәтә-дөбердәтә
ява, тәрәзәләрне челпәрәмә китерәм дип кага! Ә юрган астында җылы, рәхәт.
Ачык калган форточкадан кергән җепшек кар исе, яңгыр исе килеп яңакны
сыйпый, борынны үбә. Иренеп кенә кулымны чыгарам да өшегән танавымны
сыпырып алам. Торырга кирәк, биш тулгандыр инде. Зәңгәрсу ялан тәпиләр
ялтыравык идәнгә орынуга, бөтен гәүдә буйлап кырмыскалар йөгереп уза, бала
йоннары тырпая. Үз-үземне кочаклап, бер аяктан икенче аякка ава-ава, бии-
бии кече якка юнәләм. Әтәй чәй эчеп утыра. Башы салынган. Хәле авырдыр.
Мин аңа карамаска тырышам. Авызымны турсайтып:
– Сәлам, әтәй, – дим дә, җавабын ишетеп тормастан, ишек уемына кереп
югалам. Юлымда дәвәнәй очрый. Аның мал карап керүе булса кирәк.
– Сәлам, дәвәнәй.
– Намаз карчыгы алдында шәрәтән йөрмәсәң, ыштыр бит! – дип ул да миңа
хәерле иртә теләп кала...
Мин кече йомышымны үтәп лапастан чыккан арада яңгыр йорт
кыекларыннан яшь түгеп утырган үксез сабыйга әверелгән. Күк болытлы. Аяк
асты – лыгыр. Төне буе дулап, тәки үзенекен иткән: язгы кар белән яңа күкрәк
ачып килгән җир пычрагын бергә әвәләп, дөньядан зур бер сазлык боткасы
ясап куйган. Менә кем ул ыштыр бит!
Өйгә кергәндә, әтәй «әппәр» итмәгән иде әле. Һаман чәй эчеп утыра. Мин
аның янәшәсенә арт төрттем.
– Казанга барабыз.
Чалу сөягемә китереп суктымыни, бугазыма төер тыгылып, көчкә йотып
җибәрдем, мәлҗерегрәк булсам, ихтимал, үкереп еларга да күп сорамас идем.
– Нигә? – дидем мин, чокыр өстенә иелә төшеп.
– Укырга керергә. Бүген ачык ишекләр көне, ди...
– Кем әйтте?
– Эчеп бетер дә җыен.
Шулай да, әтәйнең бу сүзләреннәнме, әллә буы ирен өстендәге төкләрне
кытыклап, тамакны яндырып үткән кайнар куе сөтле чәйдәнме, эчкә җылы
йөгерде. Казанга! Училищега!
Дәвәнәй бутыйларны юып куйган иде инде. Ботинкаларны пакетка тутырдык
та, кулга алып, өчәүләп авыл башына юл тоттык. Әтәйнең хәле бик авыр, ахры.
Көчкә бара. Аның каруы, дәвәнәй ыжгыра гына, артыннан куып җитмәле түгел.
Сиксәннең якасына ябышкан булуына карамастан, ут уйната әле ул, әтәйнең
дә, минем дә кирәгебезне бирә, баскан җиреңдә йоклап торсаң, урысча белгән
өч-дүрт сүзен кушып, пешекләп алырга да күп сорамый. Намаз карчыгы, имеш!
«Бисмилла» белән «җаппашмайт»ны аера белсә иде, ичмасам. Хәер, сүгенү
дип уйламый да бугай ул аны. Кемнәндер ишетеп теленә кергән дә инде, кирәк
санаганда, хәтер сандыгыннан актара да чыгара, чыгара да сала. Һаман саен
шаккатам: шундый җеннән ничек шундый җебегән әтәй туа алды икән?
Тукталышка килеп җиткәч, бутыйларны пакеттагы ботинкага алыштырдык.
Тезгә кадәр пычрак менгән иде, билгеле. Чирек сәгать саз ерып бар да! Дәвәнәй
аяк киемнәребезне умырып алып, сукрана-сукрана, берүзе генә өйгә таба кайтып
китте. Мескен карчык. Аңа бу яшьтә сөекле килененең кайнар ашларын ашап, үз
почмагында мыдыр-мыдыр дисбе тартып ятасы лабаса. Ә ул... бөтен хуҗалык
аның өстендә. Мин көне буе мәктәптә. Әтәй көне буе эштә. Аны, гадәттә, төн
җитәрәк кайтарып кына куялар. Андый бәхет елмаймаган чакларда миңа авыл
бетереп эзлисе. Дәвәнәй себереп чыгара: салкын карда йоклап әрәм булмасын,
өстеннән трактор-мазар узмасын, этләр ботарламасын. И-и, минем күргәннәр...
Район үзәге белән ике арада автобус сәгать саен йөри. Шуңа күрә озак
көтәргә туры килмәде. Дәвәнәй иртәнге алсулыкка төренгәндә, без авылдан
чыгу юлына борылган идек инде. Их, юллары да юллары, ичмасам!.. Автобуста
беркем дә юк. Әтәй белән икәү. Тиешле хакын алып, билет бирмичә генә үз
урынына барып утырган йөртүченең дә тәмәке төтене генә күренә...
Дөнья караңгы.
Мин бу караңгылыктан бер котылырмын әле!
***
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап...
Сорасалар, шушы шигырьне сөйләп күрсәтермен, мөгаен. Күңелемә бик
туры килеп торган чагы. Нократ Аланына килеп җиткәнбез икән. Халык коела
башлады. Шәһәр эчендә йөргән автобуска күчеп, вокзалга барасы да хәзер,
аннан электричкада Казанга... Моңлы Казанга! Нурлы Казанга!
Аһ, ул кала төшләремә кереп йөдәтеп бетерде инде, валлаһи! Татарстан
гәҗитләре дә, телевидениесе дә мактап туймый үзен! Меңьеллык мәркәзем!
Чү, күңел төбендәге нинди уй «синең мәркәзең түгел ул» дип кәефемне
кырмакчы? Нигә минеке булмасын?! Башка төбәктә тусам ни! Татарстанның
Толлысына бездән бер карыш ара инде, чик буйлап чәнечкеле тимерчыбык
сузылмаган алай, сакчылар тормый... Кемнеңдер йодрык төеп татар дөньясын
вак кисәкләргә таркатканына минем ни гаебем бар? Җырдагыча, мин дә татар
баласы ла...
Әтәйдән бөркелгән махмыр исе үземне дә шактый йомшарткан, ахры, оеп
утырган җирдән бигүк торып китәсе килмәде.
– Нәрсә соң ул әртис? – дип тиз генә сөйләнеп алды әтәй, кырыкмаса-
кырык төштән ямаулы, ватык йөрәкле һәм черек үпкәле «ПАЗ»дан төшешли.
Ул һәрвакыттагыча ихлас иде. – Инжынир дисәң, аңлар идем әле, ыстраител
дисәң... Әртислеккә дә укыталармыни? Нәрсә соң ул?
Халык агымын ерышлый, буфет яныннан үтәргә туры килде. Мин әтәйне
тагын бер кызганып куйдым:
– Кереп чыкмыйбызмы соң?
– Нигә?
– Җиңелрәк булмасмы, дим...
– Юк.
Әтәй кытыршы иреннәрен бер-берсенә ышкып алды. Аннан ары узмады.
Дәвәнәй аңа тиененә кадәр санап кына биргәндер шул.
– Миндә акча бар.
– Кирәкми. Син урысча яхшы беләсең бит, вокзалга илтә торган автобуска
кайда утыралар икән?
***
Каршыма ук ыжгырып килгән тимер тауны күргәч, йөрәгем бертуктаусыз
тибенә башлады – күкрәгемне бәреп чыга хәзер: «сау чагында табанны
ялтыратыйк, юкса бу безне тирә-юньгә чәчрәтеп кенә ташлаячак!» ди бугай.
Поездның ялына чытырдатып ябышкан алагаем гәүдәле зимагур җил перронда
таптанган халыкны бер канаты белән сыпырып алыр да үзенә ияртеп китәр
сыман тоелды. Тәгәрмәчләр сызгыра, сызгыра-а! Дөнья гүли, гүли-и! Бусының
офык тарафыннан йотылуы җитте, артыннан куа килгән шикелле, яңасы пәйда
булды, ул арада диктор җандагы иң рәхәт хисләрне сыйпап алырга ашыкты:
– Казанга бара торган поезд икенче юлга килә...
Халык бертөсле измәгә әверелеп вагоннарга ябышты, эчкә үткәч, агач
урындыкларга җәелеп төште. Әтәй белән капма-каршы утырдык без. Ул салмак
кына тизлек җыя башлаган дөньяга тәрәзәдән күз ташлады һәм янә үз эченә чумды.
Шундый матур иде минем әтәй! Шундый яшь иде! Әле кайчан гына бер
агарган чәче, йөзен тырнап үткән бер җыерчыкның әсәре дә юк иде. Шундый
көчле, зур иде ул! Өйгә килеп керүгә, мине күтәреп ала, түшәмгә кадәр чөя
иде, мин көләм, миңа – куаныч! Үтереп кытык килә! Әти шырпыдай тыгыз
сакалын муеныма батыра, сабый тәне тырнала, әчетә, ләкин барыбер коточкыч
рәхәт, рәхәт! Ул вакытта әнәй дә бар әле. Дәвәнәй генә, уенын-чынын бергә
кушып: «Төшер баланы, имгәтерсең!» – дип мырлап ала иде...
Картайды әтәй. Агарынган ефәк чәчләре тыңлаусызга әверелде, яңгыр
бәргән печәнлек сыман әвеш-тәвеш яталар әнә, арадан кайбер әрсезрәк
бөртекләре генә, табигатьнең бу холыксызлыгына буйсынырга теләмәгәндәй,
тырпаеп тора бирә. Битенә дә түп-түгәрәк сакалы урынына өч-дүрт озын төк
хуҗа. Маңгайда – буразналар. Яңаклары шәлперәеп төшкән, аскы ияктән
күпмедер асылынып та торалар кебек. Куллары тупас, кытыршы, яргаланган.
Киселмәгән калын тырнак аслары кер тулы. Механизатор бит ул. Аңа, ихтимал,
шундый булу тиештер дә. Үзе алтын куллы инде! Теләсә нинди техниканы
күз йомган килеш сүтеп-җыя ала! Кемнең «дружба»сы, кемнең матае, кемнең
машинасы ватылды – барысы да аңа килә. Әтәй һәрвакыт ярдәмләшә, билгеле.
Рәхмәт урынына сыйлыйлар. Аннары ул кереп түнә генә... «Капиталистлар
дәүләте»ндә тугангамы:
– Нигә акчалата алмыйсың? – дип ачуланганым да булмады түгел. Хак ич:
болай да дәвәнәйнең пенсиясендә утырабыз, букчам тузды, ботинка келәйдә
генә тора, ә ул эчеп йөри...
– Авыл кешесеннән ничек оялмыйча акча аласың инде?
– Алайса чамалап кына эч, төтенгә әверелгәнче булмасын!
– Анысы безнең кулдан килми.
Отыры Кукмараны, Шәмәрдәнне уздык... Икеләнү хисләрен таратып:
«Курса», – дип төгәллек кертте поезд радиосы.
Вагон гырлый. Әтәй дә изрәгән инде. Ләкин һаман, нишләптер, ныклап
йокыга китә алмый изалана. Вакыт-вакыт елмаеп ала. Ул үзе белән бик
горурланадыр хәзер: улын Казанга алып бара бит...
Мин, һичшиксез, училищега керергә тиеш! Менә ни-нәрсә икәнен
белешеп кайтыйк та, җиң сызганып имтиханнарга әзерләнә башлармын.
Мин, һичшиксез, артист булырмын! Мин меңләгән тамашачының күңеленә
нур сибәрмен, йөрәгенә җылы салырмын, җаннарына утырган юшкыннарын
юармын! Мин зур сәхнәдән берсеннән-берсе гүзәл шигырьләр сөйләрмен,
җырлар башкарырмын! Халык мине алкышларга күмеп туймас! Минем
Булатым «аһ» иттерер аларны, минем Хәлилем бәгырьләрен елатыр, минем
Жан Баевичем егылганчы көлдерер, минем Хлестаковым чиркандырыр, минем
Сатиным уйга калдырыр, минем Гамлетым алар белән бергә миллионлаган
сорауларга җавап эзләр!
Әй-йа! Хыял-лый җүл-ләр!
Нәсел-нәсәбеңдә таш салучыдан югарырак һичкемең булмаган килеш!
Әтәй бер кәефсез чагында аңлаткан иде бит инде: «Башыңны чүбек белән
тутырма, әнә, миннән калачак трактор ишегалдында көтә сине», – дип...
***
Безнең авыл елга буенда урнашкан. Агым буенча аскарак төшсәң, гаҗәп
матур үзәнлекләр җәйрәп ята. Тал арасында калган болыннар элгәре заманнарда
күмәк хуҗалыкныкы саналган, печәне чабылып, малларга кайтарылган, халык
монда җәй буе гөр килгән, хәзер исә һичкемгә хаҗәтсез килеш, сагышлы күл-
күзләрен күккә төбәп, тик аунап ята бирә. Хәер, алай ук түгелдер... Авыл көтүе
шушы тарафларга төшеп утлый. И ул көтүнең рәхәтлекләре!
Таң тишегеннән авыл башына менәсең, чыбыркы шартлатып дөньяны мәрттән
уятасың да, акрын гына малны җыеп, түбән очка төшә башлыйсың. Башта иң
беренче йортлардан дүрт-биш сарык, бер-ике сыер чыга, түбән очка якынлашкан
саен, мал-туар саны арта гына, утыз-кырык сарыкка, ун-егерме сыерга җыела,
алары исә, аннары, авылдан чыгып китәрәк, ниһаять, чып-чын көтүгә әверелә!
Көзге салкынча иртә. Елга буе. Саргаеша башлаган үләннәрнең колак
яфрагында энҗе чык тамчылары эленеп тора. Һавага дым сарган гүя. Юешлек
исе. Кулыңны җилпеп җибәрсәң, җиңең, һичшиксез, сыгып алмалы булыр кебек.
Әтәй белән көтүдә һәрвакыт рәхәт. Җил куып йөрсәң дә, бер сүз әйтми.
Ул, гомумән, ачулана белми. Кул күтәрүе турындагы уйны башыма да китерә
алмыйм. Тфү-тфү! Тәүбә! Тугызлар җитәрәк, дәвәнәй тутырган әбәттән авыз
итәсең. Анда, гадәттә, пешкән йомырка, ит салынган була. Иң әүвәл әтәй ала.
Аннан алда ризыкка үрелергә йөрәк җитми. Йомыркага кул сузасың. Сак
кына әрчисең дә, кабыгын җил уңаена очырып, тәмләп карарга ашыгасың.
Шулвакыт әтәй пакет суза:
– Табигатьне чүпләмә, мә, җыеп ал.
– Монда бөтен тирә-юнь чүплек ич, – дип карыйм. Чыннан да, аяк асты –
консерва савытлары, тәмәке каплары, аракы шешәләре...
– Булсын. Ә син чүпләмә, – ди ул.
Менә нинди ул минем әтәй!..
Чүбеңне җыеп, шыпырт кына йөгереп киләсең дә урыныңа утырасың.
Тагын бер хәл истә калган. Җәй көне. Коеп яңгыр яуды. Җелеккә кадәр
салкын үтте. Өс – манма! Якын-тирә тулы агачлык булса да, учак ягып җибәрә
алмыйбыз, булганы – чи, чи түгеле – дымлы... Көч-хәл белән әллә каян туз
табып, ниһаять, ут тергездек, уч төбендә җылынган кан, йөрәк тарафыннан
куылып, бөтен гәүдәгә таралды, тәнгә рәхәтлек керде. Көне буе ул утны күз
карасыдай сакладык без. Кайтып китәрәк, артык калган тузны да үрсәләнеп
янган ялкын кочагына ыргытырга уйладым, әмма әтәй бу ниятемә кискен
каршы төште:
– Шунда, учак кырыенда калдыр син аны, бездән соң килгән кешеләргә
җиңелрәк булыр.
Менә нинди ул минем әтәй!
***
Әнәй шул юашлыгы аркасында ташладымы икән аны? Миңа, әлбәттә,
«аны» дип чикләнү җиңелрәк, болай дигәндә, җан ярасы ул кадәр кузгалмый.
Гәрчә, билгеле, әнәй аны гына түгел, икебезне дә ташлап китте. Дөресрәге,
киткән. Мин ул вакытта сабый әле. Аннары икенче кешегә кияүгә чыккан дип
ишеттек, ләкин әтәйдән дә начаррагы туры килгән, ахры – кычкырыша-талаша
яши торгач, буып үтергән ирен. Төрмәгә тыкканнар. Миңа моның барысын
тәфсилләп сөйләүче юк, әлбәттә. Тегеннән-моннан, авыл хатыннарыннан
һәм... бергә укыган малай-кызлардан ишетеп кенә беләм. Икенче сыйныфларда
идемме, берзаман кайтып җитте ул. «Каян килдең, шунда китеп югал! – диде
әтәй. Юк, юк, җикеренмәде, тавышын беркадәр күтәрә генә төште. – Бу авылны,
бу йортны оныт!» Әмма әнәй күпмедер вакыттан соң тагын пәйда булды.
Әтәйнең эштә чагы иде. Дәвәнәй – бакча ягында. Мин берүзем ишегалдында
таптанам. Чакырып алды да үземне, машинага утыртып, әллә кая алып китте.
Рульдә күн курткалы куркыныч адәм утыра иде. Чәкәш, Мәтвиләрне узып,
бераздан шәһәргә килеп кердек. Мин чыр-чу җылыйм! Әнәй тынычландырырга
тырыша. Менә бу кеше яңа әтәең була инде, ди. Искесе нишләгәндер?
Йортларына килеп кергәч, һушымны җуеп егыла яздым – черегән байлар
икән ләбаса! Диварларда картиналар, баш очында әллә нинди төсләрдә
уйнаган люстралар, сервантларында әллә нәрсәләр ялык-йолык килеп тора,
ә уенчыкларның ниндие генә юк! Җәннәткә үттеңмени! Ике катлы, кышкы
бакчасы булган чып-чын оҗмах, валлаһи! Мин андагы чагымны Тукайның
Соснада уздырган көннәренә охшатам. «Исемдә калганнар»ны укыганыгыз
бардыр, шәт? Әмма әтәй әллә каян пәйда булып, мине табып алганда, бу
эчпошыргыч затлылык үзәгемә үтәргә өлгергән иде инде: юк, алтын читлектә
бикләнеп тотылган сандугач булганчы, иректәге тиресендә казынган тавык
булу мең артык! Шул дүрт дивар арасында күпме азапланырга мөмкин?
Бәдрәфенә кадәр өйдә бит аның, ичмасам – һич югы, печ итеп кергән арада
азатлык сулап калыр идең.
Әтәй үзе генә түгел, милициядә эшләгән Азат абый белән бергә иде.
Анысына тагын икәү ияргән. Без чыгып киттек. Алар калды. Дәвәнәй
сөякләремне авырттырып бетергәнче кочаклап, буыла-буыла елады... Елаганын
шунда беренче һәм бердәнбер тапкыр күрдем.
Бераздан «Вятско-Полянская правда»да «яңа әтәемне» атып үтерүләре
турында хәбәр чыкты. Ишләре белән «асфальт» бүлешә алмаганнар, диелгән
иде. Әнәйне, нишләптер, тагын төрмәгә олактырдылар. Дәвәнәй бик озак вакыт
авыз эченнән: «Бәхетсез хатын», – дип сөйләнеп йөрде әле.
Ләкин тормыш, гомумән алганда, яңадан үз көенә кайтты, бер көн икенчесен
алыштырып, шулай бертөсле ага бирде, ага бирде...
***
Без Казанга кергәндә, монда да, календарьны инкарь итеп, көз тантана итә
иде. Җанны изеп торган авыр болытлар белән офыктан-офыккача капланган
дымлы, караңгы башкала идәннәре баскан саен аяк астында кыштырдый,
ыңгыраша төсле иде.
Эри башлаган аксыл соры кар эреп бетә алмый интегә. Җиргә сылашкан
ярымҗимерек йортларның нигез-почмакларындагы чүп өемнәре (гүя махсус
эттереп куелган чүп өемнәре!) белән бергә бөгәрләнеп-череп яткан кар көртләре
кимсенеп кенә, ниһаять, сап-сары кояш чыгып, аның кылычтай нурлары
тарафыннан туракланып, бу калада җан асрарга мәҗбүр язның каһәрле күз
яшьләре булып агып китәргә телиләр иде...
Без аяк астындагы туңдырма кәгазьләренә, тәмәке төпчекләренә һәм
файдаланылган мәхәббәт капчыкларына басмаска тырышып, эчкәрәк –
Казангарак керә бардык, керә барган саен, мәркәз махмырдан айнып бетмәгән
бомжны хәтерләтте миңа. Җанымдагы ниндидер бер бик нечкә хис җебе вокзал
төбендә үк чертләп өзелгән иде инде...
Халык чаба, чаба, чаба! Кая чаба, ник чаба? Машиналар ыжгыра,
автобуслар, көчәнә-көчәнә, алардан калышмаска тырыша, зәһәр матайларга
атланган гаярь матайчылар рәтләр арасыннан тиз генә, шома гына үтеп
чыгарга тели. Күк тимерчыбыклар белән капланган. Кешенең өскәрәк,
күккәрәк чыгарга хакы юк! Трамвайлар, троллейбуслар, шуларны алып атарга
теләгәндәй, кулларын сузган, әмма орынуга, фәләнчә вольтлы читлек челтәре
тешләп ала үзләрен, һәм алар, чабуына ут капкан шикелле, бу урыннан җәтрәк
эз суыту ягын карый...
Трамвайга утырып күпмедер келтерәгәннән соң, ниһаять, таныш йортлар
күзгә чалына башлады: Камал театры, «Болгар» кунакханәсе... Янәшәдә
Милли университетка әзерләнгән бина, диделәр. Зу-ур бер кибет янындагы
тукталышта төшеп калдык.
– Әйдә, Казанны күрсәтәм, – диде әтәй.
Унбергә кадәр вакыт бар әле, нишләп беркадәр сәйран кылмаска?
Әтәй бик күп еллар элек авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә
теләгән дә... урыс теленнән инша яза алмыйча кайтып киткән. Шулай да үзен
мәркәзне белә саный.
Без Бауман урамына аяк бастык.
– Да-а, донҗалар үзгәргән икән, – дип, куян бүреген баш чүмеченәрәк этеп
куйды ул. – Монда гел икенче төрле ие...
Иң беренче эш итеп игътибарым чатта урнашкан гарәп хәрефле сәгатькә
төште, башымны әле бер, әле икенче якка аударып, ни язылганын укып та
маташтым әле: «Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан...»
«Макдоналдс»ны, «Казан» кунакханәсен, татар китабы кибетен (кайсыдыр
гәҗит аны озакламый ябачаклар дип язган иде) урап чыкканнан соң, эскәмиягә
гөрселдәп төштек. Аннары яңадан тәпиләп училищега юл тоттык. Тирләп-
пешеп уку йортына килеп кергәндә, аяклар да, гәүдә дә ярыйсы гына алҗыган
иде инде. Ишек төбендә басып торган бөкре әзмәвер белән ике-өч сүз алышып
алган арада, безгә шактый күңелсез хәбәр килеп иреште: баксаң, ачык ишекләр
көне... кичә булган икән. Йөрәк кысылып куйды.
– Бүген ничәсе соң? – дип сорады әтәй, каушап. Мин: «Унысы», – дигәч,
маңгаена шап итеп берне сукты ул: – Анаңны-сс...
***
Казан дегеттәй төнгә чумды. Пыскаклап кына яңгыр ява. Шагыйрь
әйтмешли: «Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый... Нәрсәдәндер
күз эленгән һәм тәмам баскан йокы...»
Бик күп дөньяларга чыгара торган ишегенә җиткәч тә, мәркәзнең безне тиз генә
үткәреп җибәрәсе килмәде әле. Әүвәл өч вокзал арасында адашып йөрдек. Аннары
ялгышына кереп, ерак сәфәрләргә илткән поездга билет алдык. Нократ Аланына
кадәр. Ат бәһасенә. Әтәй дурак калганын аңлап, билетларны кире тапшырырга
ашыкты, әмма берьюлы ике урындыкны биләгән сөбханалла гына кассир ханым
ярты бәядән артыгын кире кайтарырга уйламады да. Тәртибе шундый икән.
– Монда җитми бит инде, – дип үртәлде әтәй.
– Минем акча бар...
Шулай йөреп, төшке электричкага соңардык. Кичкесен көтәбез.
Әтәй терсәген тезләренә таяндырган да кәкре-бөкре бармаклары белән
чәчен капшый, баш сөяген тишеп үтеп, эчтәге бер ми күзәнәгендә яшеренеп
калган кайсыдыр фикер төшен чокып чыгармакчы була гүя. Үзе әледән-әле
авыр көрсенеп куя. Ләкин бер сүз дә дәшми. Бер сүз дә. Ә мин дәвәнәйне
кызганам. Бутыйларны күтәреп ничә кабат тукталышка чыккандыр инде ул...


Гадәти бер кич иде
Сәгадәт апа бу юлы да, сәламемне алып тормастан, сүзен арт сабагымны
укытудан башлады:
– Кичә «Хәерле иртә»дә карадым. Чыгышың бер дә ошамады. Андый
шигырь сөйлисе түгел иде... Ничек әле... Мин ватык ояның... ялгыш исән калган
бер кошы... Шулаймы? Нишләп алай дисең? Гаиләң тулы түгелме? Кагылып
үстеңме? Горабасыңмы? Җирбит!
Кич җитүгә карамастан, Сәгадәт апаның тавышы утырмаган иде әле, язгы
җилдә кыюсыз яфрак лепердәве кебек кенә ишетелсә дә, тарткан саен языла
барган йон йомарламыдай җиңел, үтә күренмәле сүзләренә кушылган зәһәре,
үзегез күрәсез, чатнап чыкты.
– Мин дә сине күрүемә шат, Сәгадәт апа...
– Ничек кайтып җиттең? – дип беркадәр йомшара төште ул.
– Әйбәт кенә. Башта электричкада. Кукмарадан әти килеп алды.
– Җирләдегезме?
– Җирләдек...
Ленар абый турында сорашуы. Ай буе айнымыйча эчеп йөргән дә, өченче
көн, болай булмый, дипме, ниһаять, элмәккә менеп котылырга уйлаган.
Әнисенең бердәнбер өмете иде. Хәзер ул карчык ялгызы нишләр?
О, ул Ленар абыйның футбол тибүен күрсәгез сез! Дистәләгән Пелеларың
яисә, кем әле анда хәзер, Мессиларың читтә торсын! Үзе шундый таза, шундый
чибәр – куаклыкка кызлар үзләре ябышып керә иде артыннан. Бик озак Казанда
эшләп алды. Аның чия «девятка»сы авылның җәйрәп яткан сазлавыклы
урамнарыннан очып кына үтә иде!
Шул... Нәрсәдер килеп чыкмады менә... Кырау сукты үзен. Күпмедер
вакыттан соң авылга кайтты. «Девятка»сын әүвәл кытай тракторына, бераздан
анысын белорус мотоблогына, тагын күпмедәндер велосипедка, ахырдан
анысын бер яртыга алыштырды. Әйе, әйе, валлаһи, нәкъ теге мәзәктәге кебек.
– Кеше күп идеме соң?
– Бар инде. Яшьләргә халык йөри бит...
– Мәгъсүм төшмәде, – диде Сәгадәт апа. Аннары сүзсез калды. Бер тынга.
Соңрак, озакка сузмыйча, үт сытарлык ачы соравын чыгарып салды ул:
– Ник асылына алар?
Каушап калсам да, әһәмият бирмәскә тырышып, «тормышлары авырдыр»
дип кенә котыласым килгән иде, әмма, бәхеткә, тыела белдем. Тормыш авыр,
ансы. Авылда эшсезлек, азганы азды, талыйсын таладылар... Җитмәсә, ярты
Татарстанны үзләштереп, хәзер менә, ничектер, «банкротка чыккан» инвесторның
бурычларын да якын ун-унбиш ел эчендә авылдан савып алачаклар икән... Ләкин
тормышның, гомумән, кайчан җиңел булганы бар соң? Бусы – бер. Икенчедән,
җиденче елын ятакта аунаган сырхау карчыкка ничек алай дип әйтәсең инде?
Ә Сәгадәт апа бетерешкән. Бетерешкән Сәгадәт апа... Түшәккә сеңгән,
бөгәрләнгән җәймәнең бер башыннан шырпыдай нечкә ике ап-ак аягы чыккан да,
икенче башыннан йодрык кадәр ап-ак башы гына тырпаеп тора. Чиргә сабышкач, ире
әллә кая шабашкага китте дә шуннан соң кайтып күренмәде. Улы үсеп җитеп, килен
алып кайткач, алар арасына да сыймый башлады. Гадәти хәл, кыскасы! Моңарчы
кереп-карап кына йөргән буйдак энекәшенең кулына калды. Әле дә ярый ул булды.
Башта әтисен, аннары зиһене зәгыйфьләнгән әнисен соңгы юлга озатканнан соң,
бушанып калган вакыты иде аның. Апасын үзе янына алды. Хәзер бергә яшиләр.
– Белмим шул, – дип мыгырдандым. Бүлмә янә тынып калды. Раил
Садриевның телевизордан сикереп чыккан катыклы-әрсез тавышы гына дүрт
дивар арасында адашып йөрде.
– Мәгъсүм абый эштәме соң?
– Кайтты инде. Каралты-кура тирәсендәдерме.
Һич рәхәт күрмәде инде ул, мескен. Өйләнгән иде дә... Әнисе белән тәлинкә-
вазаларны вата-җимерә бер талашканнан соң, хатынын: «Үзегезгә булсын!» –
дип, алган җиренә кире кайтарып куйды. Шуннан соң буйдаклыкта. Авызына
бер тамчы да капмый. Капса дураклана чөнки. Башы китә. Үзе җен кебек
тырыш, эш аты инде. Былтыр зеңләп торган сап-сары чыршы бүрәнәсеннән
нинди йорт җиткереп куйды, абзар тулы мал, чебидән алып сыерына кадәр
бар, ишегалдында «УАЗ» кетердәп утыра... Өйгә килгәндә, анысына хатын-
кыз кулы җитми инде, билгеле: идән ярыклары пычрак белән томаланып
беткән, тәрәзәдә таплар, чебен тамгалары... Түшәм белән дивар кавышкан
почмаклардагы пәрәвездә үрмәкүчләр Сабан туе ясап мәш килә...
Ишегалдыннан: «Каһәреңне себерим!» – дигән янау белән бергә тереләй
ысланган чучкадан чыккан җан ачысыдай хәтәр чинау ишетелде: Актүш тагын
аяк астында буталып маташкан, димәк.
Бераздан тупсада Мәгъсүм абый үзе күренде.
– Нихәл, студент?
– Ярыйсы...
– Хәзер оныттың син безне, маңка чакта гына «чиле-пешле йомырка
пешереп ашат әле» дип төшеп җитә идең...
– Юкны сөйләмә инде, кайткан саен киләм ич.
– «Ич»ләп җибәргән була тагы!
Мәгъсүм абыйның сипкелләрен каплап йөзенә чыккан шаянлыгы шул
арада сүрелергә дә өлгерде, беркадәр җитдиләнә төшеп, әмма елмаюын җуеп
бетермичә, Сәгадәт апага борылды ул һәм иллә дә ягымлы рәвештә:
– Ашап алабызмы, апа? – диде.
Җавап урынына түшәктәге җан иясе күзен генә йомып алды.
– Озак сөйләштегезмени?
– Әллә ни түгел инде...
Сәгадәт апаның беркадәр вакыттан соң шым булачагы мәгълүм иде миңа:
тел очыннан ярты аваз да шудырып төшерә алмаган халәттә, ияген алга сузып,
иреннәрен балык сыман чуп-чуп кына китереп ятканын үз күзләрем белән
күргәнем бар. Чире нерв системасы белән бәйле. Тавыш ярыларына да тәэсир
итәдер инде, күрәсең.
– Башта тәһарәтләник әле...
Эшнең нидән гыйбарәт икәнен аңлап, шыпырт кына кухняга чыгып киттем.
Хәзер Мәгъсүм абый апасының астын алыштырачак. Газ мичендә быгыр-быгыр
ботка кайнап утыра, утын беркадәр бастым, чәй ташыган, анысын сүндердем.
Сөт салынган чокырда чалкан ятып йөзгән черкине калак арты белән генә алып
аттым да, эчемлекне бер йотым уртлап куйдым. Залда карават шыгырдавы
тынганнан соң, ике бүлмә арасындагы ишек тәрәзәләре зеңләп куйды:
– Манныйны бер тәлинкәгә салып чыгар әле...
Мин күндәм рәвештә аның боерыгын үтәргә ашыктым. Мәгъсүм абый
«Бисмилла...» дип бер кашык тәгамне апасының авызына китерде, изге кәлимәне
никадәр олылап әйтергә тырышса да, аның авызыннан кара көеп кыйналган бер
имгәк сүз кебек мәтәлеп төште ул. Күпме шулай утырганбыздыр, карашым һич
көтмәгәндә Сәгадәт апада абынып, умыртка баганасы буйлап җан өшеткеч салкын
йөгерде: аның шар ачылган күзләрендә... яшәү уты дөрли ләбаса! Хәлсез иреннәре,
бакчы, тәмсез боткалы ямьсез кашыкны ничек кысып капкан! «Җибәрмим!» –
дип кычкырып тора! Беләзек кадәр генә калган муенына Газраил бармакларын
батырырга уйласа, ул аны да, сау калган ярым-йорты дүрт-биш теше белән кимереп
ташлаячак, чәрдәкләп бетерәчәк, ахыр чиктә, барыбер өзәчәк кебек иде. Билләһи!..
– Йә, соң инде, киттем, – дип, хушлашырга ашыктым мин. Пәлтәмне
ябынып, ишегалдына атладым да, Актүш оясына җиткәч, кадакланган төсле,
баскан җиремдә катып калдым. Эт авыр көрсенергә дә куркып ята иде. Каты
эләккәндер шул. Исәңгерәгән халәттә кайнар кар кәзе белән чыраемны сыйпап
алган арада артымда Мәгъсүм абыйның аяк тавышы ишетелде. Өйалдыннан
чыкмады ул. Шундагы баскычка чүгәләп шырпы сызды.
– Түбән оч Марат югалган иде бит әле... Кордашың...
– Ул миннән олырак...
– Бүген тапканнар шуны... Ташландык сарайга кереп буылган...
Саубуллашырга өлгердемме икән, юкмы, кабаланып үзебезгә, Югары очка
томырылдым: тизрәк, тизрәк өйгә кайтып җитәргә! Җанны изгән бу авыр
тәэсирләрдән котылырга! Әмма никадәр генә кызуласам да, Сәгадәт апаның
әрнүле авазы «ә» дигәнче куып җитте мине, куып җитте дә, чирәмлеккә егып
салып, бертуктаусыз яңаклый башлады:
– Нигә асылына алар?!
Мин чирәмгә буялган ямь-яшел кулымны йөземә китердем. Кеше үлгәнне
ишеткәч, ни диләр соң әле? Тик кысылган ирен арасыннан бер сүз дә таммады.
Мин бернинди дога да белми идем

Реклама