ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

Быелгы бәйгенең башламнары былтыргы 12нче санда бирелгән иде, яңа
укучылар өстәлгәнлектән, аларны кабатлап басабыз. Ярышта балалар да,
яшьләр дә, өлкәннәр дә катнаша ала. Бу юлы алты җиңүче (бер — беренче, ике —
икенче һәм өч өченче урыннар) билгеләнәчәк. Әҗере булыр. Күләм бер журнал
битеннән артмасын иде.
***
Бигрәк ваклана бу кеше дигәнең. Аңа акча кирәк, мал кирәк. Әйтерсең, дөнья
шулардан гына тора. Әй, сез, Адәм балалары! Җир йөзендә мәхәббәт бар!
Берсендә шулай...
***
— Әни, мин күрше Сәлимәгә өйләнәм! — диде Дамир.
— Юк! Юк! Юк! — диде әнисе.
***
Ул дерт итеп уянып китте. «Онытканмын бит!»
***
Синме соң бу, Сания? Хәтерлисеңме, беренче, иң беренче тапкыр очрашуга
барганда да, шушы көзге алдында озак кына басып торган идең бит...
***
Менә ничә көн инде Илсурның башында бер генә уй бөтерелә: калыргамы
Х сыйныфка, юкмы? Китсәң, БДИ бирүдән куркып киткән, диячәкләр. Калсаң...
***
Әлеге вакыйга инде онытыла да башлаган иде. Тик менә бүгенге хәл аны
барсының да янәдән исенә төшерде.
***
Зәринә барсын да бер минут эчендә югалтты: сумкасын да, телефонын да, акчасын
да... Һәм чит шәһәр уртасында япа-ялгызы басып калды.
***
«Син кайларда йөрисең икән?..» Бу җырны тыңлаганда, күзгә яшь килә... Яшь
килә, ә син килмисең. Ике ел инде менә...
***
Арттагы партадан чәчемнән тарткан иде ул. Борылып, акаеплар караган идем
үзенә... Чәч күптән кыскарды инде. Тик акыл гына кермәде шул һаман...

***
Чыгарылыш кичәсе безнең өчен кавышу кичәсе дә булды...
***
Кинәт кемдер күземне каплады. Шундый җылы, йомшак иде бу ике кул. Бик тә,
бик тә тансык иде миңа мондый җылы игътибар. Тик кем соң бу?
***
Бу заман кызы түгелдер инде мин. Кулъяулык чиктем әле менә. Тик ничекләр
итеп кулына тоттырыйм икән моны?
***
«Фәһим Габделәхәтович, минем белән калып шөгыльләнсәгез иде!» — менә нинди
язу тоттырган бит ХI б дан Назлыкаева... Кирәк булыр инде, әйе, кинәт «икеле»ләр
ала башлады бит кызый.
***
Төбендә серле утлар янган кавыштырма казаны! Хыялга чумып, һәр кичне
егермешәр, утызар кат урап чыгам бит мин аны... Тукта, тукта, каршыга кем килә ул?
***
— И, зәңгәр күк! Утыз яшемә җитеп тә, үземә пар таба алмадым бит җирдә! Ай
кызын булса да төшер инде, ә? — шулай дип әйтүе булды, нәрсәгәдер сөртенеп,
мәтәлепләр китте Гафур!
— Хәлең ничек, абзый? «Скорый» чакырыйммы? — Бик тә матур иде бу тавыш!
***
Кайчан кияүгә чыгасың дип теңкәгә тия башлагач, хәйләсен таптым бит:
«Пенсиягә чыккач!» — дип җавап бирә башладым. Уйнап әйткәнем... утыз елдан
соң чынга ашмасынмы!
***
«Привет! Сколько лет, сколько зим! Таныдыңмы?» Йокыдан уяныр-уянмас,
күзләремне уа-уа, планшетымны табып алганда, әнә шундый хат килеп ирешкән
иде. Юк, танымадым. Ашыга-кабалана хәбәр иясенең фотоларын барларга керештем.
Булмас ла! Үзе микәнни? Үзгәргән...
***
«Элдеңме?!» — дип сүз башлады патрон. Аның исәнләшүе дә, таләбе дә, искәртүе
дә, сөйләшүне дәвам итүнең төп шарты да — һәммәсе шул сүзгә сыеп беткән иде.
***
. . .Ир дигәне җай гына үз көненә яшәп, бернинди наз, ярату хисләрен
тойдырмаганга илереп әйтте ул бу сүзләрне.
***
Бер елдан соң эзләп тапты ул Чыңгызын. Менә бергә булабыз, бәхетле тормыш
корабыз дигәндә генә, язмыш аларны кабат аерды. Мәңгегә...
Тагын өч башламны биредәге хикәячекләрнең башында күрерсез.

Язмыш сынавы
Билгесезлек, мөгаен, иң авыр җәзадыр. Кайда ул? Ничек? Кем белән?Аны шушы
сораулар гына борчыды.
Алинә тагын күтәрелеп сәгатькә карады. Инде тугыз тулып килә. Ә Фәрит һаман
юк. Кәрәзле телефоны да җавап бирми. Ул бит алтыда гел өйдә була торган иде.
Ичмасам, иптәш егетләренең дә телефон номерлары юк. Ышана иде шул Алинә
Фәритенә, артык нык ышана иде.
Вакыт соң булуга карамастан, Алинә Алсуга шалтыратырга булды. Ләкин Алсу да
шатланырлык бер хәбәр дә әйтмәде. Бары тик: «Көт, үзе кайткач, барын да аңлатыр»,
– гына диде. Ә нәрсә аңлатырга тиеш соң Фәрите? Бу билгесезлектән тәмам гаҗиз
булды Алинә. Арып, диванга барып ятты ул һәм хатирәләр йомгагын сүтә башлады.
Фәрит белән алар узган ел Яңа ел каршылаганда таныштылар. Алинә иптәш
кызларына Яңа елны каршыларга килгән иде. Бик теләмичә генә килде ул Алсуларга.
Чөнки бәйрәмдә барысы да парлы булырга тиеш иде. Алсу бик үтенеп сорагач, ул:
«Барыгыз да парлы-парлы, мин генә моңлы-зарлы булыйммыни? – дип тә карады.
Ләкин Алсу барыбер үзенекен итте, Алинәне күндерде.
Менә Яңа ел киче дә якынлашты. Алинә чыгарылыш кичәсендә кигән алсу ефәк
күлмәген киде, чәченә күбәләкле бант куйды, иреннәренә беленер-беленмәс кенә
иннек тидерде.
Алинә килеп кергәндә, Алсуларда бар да җыелган иде инде. Яшьләр, шау-гөр
килеп, шешә тәгәрәтеп уйныйлар иде. Уртада кара бөдрә чәчле мөлаем гына бер егет
басып тора. Ул, шешәне тәгәрәтеп җибәрде дә, кемдә тукталыр икән дип, сабыр гына
көтә башлады. Менә шешә әйләнүдән туктады. Шулчак Марат: «Күпме теләсәң дә,
болай туры китереп булмас иде. Кара әле, шешәнең башы Алинәгә караган түгелме
соң?» – дип кычкырды. Барысы да әле яңа гына ишектән килеп кергән Алинәгә
төбәлделәр. Марат, шатлыгыннан нишләргә белмәгән сабый баладай, тагын: «Фәрит,
ычкындырма бәхет кошыңны, әнә ул, сине көтә», – диде.
Шулчак Фәрит белән Алинәнең күзләре очраштылар. Бу карашта аптырау да,
серлелек тә, самимилек тә бар иде. Ләкин аларга озын-озак карашып торырга ирек
бирмәделәр. Алсу тиз генә йөгереп килде дә Фәрит белән Алинәне таныштырды.
Фәрит Алсуның туганнан-туган абыйсы икән. Әле яңа гына армиядән кайткан.
Бу Яңа ел төне Фәрит белән Алинә өчен кавышу төне дә булды. Шушы бәйрәмнән
соң алар бер-берсеннән башка тора алмас булдылар. Фәрит көн саен Алинәне
институттан каршы ала, тулай торакка озатып куя. Күпме сөйләшсәләр дә, сүзләре
бетмәс сыман иде аларның.
Менә ямьле җәй дә җитте. Сабан туенда Фәрит белән Алинә, гөрләтеп, яшьлек
туйларын бәйрәм иттеләр. Бу вакытта алардан да бәхетле кеше юктыр кебек иде
бу дөньяда.
Җәйләр үтте, көз җитте. Көннәр бер-бер артлы үттеләр дә үттеләр.
Бүген Алинә институттан иртәрәк кайтты, соңгы парлары булмый, диделәр. Ул,
җиң сызганып, бүлмәләрен җыештырды, кер юды. Аннары кыстыбый пешерергә
уйлады. Фәрите бик ярата шул кыстыбыйны. Ә чәй эчкәндә үзенең сөенечле хәбәрен
җиткерер, «тиздән әти булырсың, бәгърем», – дияр.
Бүлмә җыелган, кыстыбый өстәлдә, чәй әзер. Тик Фәрите генә һаман юк. Алинә
күзен йомды һәм йокыга талды.
Ниндидер кыштырдаудан Алинә күзен ачты. Өстәл артында, күзләрен тутырып,
аңа Фәрите карап утыра иде. Алинә, ничек итеп сикереп торганын, Фәритнең
муенына барып сарылганын үзе дә сизмәде. Тик Фәрите бүген башка көннәрдәге
кебек түгел иде: сикереп торып кочагына да алмады, колагына матур сүзләр дә
пышылдамады. Бары: «Безгә сөйләшергә кирәк, Алинә!» – диде.
Алинә сак кына урындыкка утырды да Фәритенең күзенә бакты. Фәрит, сүзне
ничек башларга белмичә, башта тамагын кырды, аннары, күзен читкә алды да,
акрын гына сөйли башлады: «Алинә, безгә аерылырга туры килер. Алисага әти кирәк.
Мин баламның әтисез үсүен теләмим. Төмәндә хезмәт иткәндә, мин Марина белән
танышкан идем. Бер-беребезне яраттык. Ләкин безнең бергә булуыбызга әти-әнием
каршы килделәр. Шунлыктан Марина минем белән кайтырга теләмәде. Мин инде
барысын да оныткан идем. Ләкин кызыбыз Алисаны күргәч, барысы да яңарды: аңа
булган хисләрем дә, мәхәббәтем дә. Алинә, мине гафу итә алсаң, гафу ит. Син үзеңә
тиңеңне табарсың, балаларыгыз да булыр. Ә мин китәм. Эзләмә мине, зинһар».
Фәрит, күз яшьләрен яшерергә теләп, тиз генә торып басты да ишеккә юнәлде.
Алинәнең аны туктатасы, «Китмә, безнең балабыз булачак!» – дип кычкырасы
килде, ләкин теле билтәкләнде. Иреннәре генә: «Бәхетле бул, бәгърем!» – дип
пышылдыйлар иде...
Гөлзадә САФИНА,
Казандагы 96нчы гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Соң иде инде
Үләм! Нәкъ шундый җете салават күпере! Аны күргәч, миңа ни дип әйткәнен
хәтерли микән Илсур?
Илсур белән Кабан күле буенда очрашырга сүз биргән иде Айгөл. Кыз соңга калды,
тик ул килгәндә егет кулларына кызыл роза тотып көтә иде инде. Айгөлне күргәч,
егет аңа талпынды. Куллар кулга тоташты, иреннәр иренгә беректе. Яннарыннан
елмаешып та, оялып та үткән халык төркеменә дә игътибар итмәделәр алар. Шулчак,
каян килеп чыккандыр, нәкъ алар өстендә генә кара болыт чыкты да, коеп яварга да
тотынды. Яшьләр сискәнеп, кая яшеренергә дә белмичә торганда, яуган яңгыр ничек
башланган булса, шулай тиз тәмамланды да. Ялтырап кояш та чыкты. Айгөл елмаеп
Илсурның чәчләрен сыпырды. Яңгыр чылаткан чәчләре кояшта елкылдыйлар иде.
– Кара әле, Илсур! Нинди салават күпере!
Айгөлнең сүзенә Илсур да борылып карады. Чыннан да, бик матур салават
күпере күл өстенә салынган иде. Мондый хозурлыктан кем дә дулкынланыр, егет
тә шашынып кызны үбә башлады.
Тыны кысылып:
– Айгөл, бәгърем, чык миңа кияүгә, – диде ул.
Кыз оялып аның күкрәгенә башын салды. Ул тынып калды.
– Җавапны соңрак бирсәм ярыймы?
Кыз әзер иде җавап бирергә, «әйе» дияргә күптән әзер иде. Әмма, нидер тыеп
калды аны бүген. Илсурның да дулкынлануы юкка чыкты.
Кызны үзеннән сак кына этәрде дә:
– Кайтыйк инде, – диде.
Үпкәләде егет. Югыйсә, бер-берсен күптән яраталар. Димәк, Айгөл аны яратмаган.
Ә үзе гел сөям, дия иде…
Илсур үз уйларына батты.
Салкын гына аерылыштылар. Икенче көнне кыз авылына кайтып китте. Ике-өч
көннән, кире шәһәргә килгәч, аңлашырбыз, мин риза, диярмен, дип уйлады кыз.
Телефоннан да сөйләшмәделәр алар.
Казанга килгәч, кыз егет янына йөгерергә теләде, тик иптәш кызы аны туктатты.
Илсур өйләнгән! Кыз аңа җавап бирмәгәч, егеткә күптән гашыйк булып йөргән
күрше кызына өйләнгән егет.
Ай, ашыктың, Илсур! Ашыктың! Ике-өч көн көтсәң!
кисешмәде, очрашмадылар алар. Инде кыз утызга якынлаша. Һаман ялгыз ул. Ә
Илсурның ике баласы бар. Ишетеп кенә белә кыз егет турында.
Шуннан бирле, нигәдер, салават күпере дә күзенә чалынмады. Ул көндәге кебек
кояшлы яңгырның да булганы юк кебек.
Әмма менә бүген эштән чыкканда, Кабан күлен урарга уйлады кыз. Ни күрсен:
нәкъ теге көндәге кебек яңгыр явып алды, кояш чыкты. Аннары теге көндәге кебек
салават күпере! Шундый ук җете, матур!
Кыз елап җибәрде. Дәшми калуы үзен бәхетсез итүен аңлады. Тик соң инде,
күптән соң иде!..


Матур яулык, яшел күз...
– Әгәр дә әбиләр кебек яулык бөркәнеп, төренеп йөри башлыйсың икән– мин
сине ташлыйм! – диде Азат каты гына итеп. – Әнә, дөньяда ниләр бара. Сиңа да берәр
сәбәп табып бәйләнсәләр? – Кыз икеләнеп, юк, икеләнеп түгел, уйланып калды…
Алсу дингә кинәт килде. Беркөн иртән торды да, ниндидер тыелгысыз теләк
белән, әбисеннән калган иске дини китапларны актарып, намаз укырга тотынды.
Намаздан соң җиңеләеп, иркенәеп калган Алсу үзенә ният куйды: мөселман кануны
буенча яшәргә! Бер-ике ай чынлап намазга өйрәнгәч, йөргән егете Азатка да бу
турыда әйтергә уйлады. Азат белән бер ел элек дискотекада танышканнар иде алар.
Егет җиңелрәк холыклы: уен-көлке ярата, тәмәкедән, аракы эчүдән дә тайчанмый.
Киләчәктә бергә булу турында уйлана башладылар инде алар. Үзенә күрә «яратам!»
дип йөри Азат. Атасыз үскән егет гаиләле булу теләге белән яна иде.
Беркөн кич Алсу Азат белән күрешергә матур итеп яулык ябынып, озын матур
күлмәк киеп чыкты. Әле кайчан гына кино-концертларга йөргән, телефоннан җыр
тыңлап йөргән Алсуны бу кыяфәттә күргәч, Азат телсез калды. Аннары үзен кулга
алып, кызны тетеп ташлады. Дөньядагы исламга каршы мөнәсәбәтләр турында да,
кеше алдында оят икәнлеген дә искәртте. Алсуны ток суккандай булды. Ел буе
яратып, ышанып йөргән егеттән бу сүзләрне ишетү бик авыр иде аңа.
Кыз бер сүз әйтә алмыйча, борылып өенә кереп китте. Яулыгын тартып төшереп,
идәнгә ташлыйсы килде. Әмма, ни гаҗәп, андый теләк тиз югалды. Ул үзен көзгедән
озак күзәтте. Бик матур иде ул. Озак уйланды кыз. Иртән торганда, Азатка булган
мәхәббәте күз яшьләре белән юылып сүрелгән иде инде. Ярый әле, өендә аның бу
нияте белән килешәләр. Әтисе сабыр кеше, тыныч кына эшләп йөри, әнисе үзе дә
дини китаплар укыштыра. Алсу дингә таба баруын дәвам итте. Азат күп тапкырлар
очрашырга, аңлашырга талпынды да, кыз йөрәгендә аңа урын юк иде. Азатның да
кызга карата мәхәббәте шуның кадәр генә булган, ахры, бүтән аны газапламады ул.
Тормыш дәвам итте. Кыз дин юлында булды. Тыныч кына язгы сессиясен япты.
Кайбер кешеләр сәерсенеп карады, кайсысы елмаеп озатты.
Беркөнне Алсу кибеткә ипи-сөт алырга китте. Көн дә йөри торган кибет, нигәдер,
бикле иде. Ерактарак урнашканына барырга булды. Керергә дип ишек ачканда,
кинәт кенә берәүгә килеп бәрелде. Гафу үтенергә дип авыз ачкан кыз аптырап үзенә
текәлгән егетне күрде. Егет пышылдап:
– Сез нинди гүзәл! – диде.
Бу егет үзе дә исламга якынаеп баручы, үзенә теләктәшлек белдереп яшәүче
кыз эзләүче Илдар иде. Кызның сылу гәүдәсе, зур яшел күзләре әсир итте аны. Алсу
исә күңелендә бөреләнгән хисне сизде, әмма киләчәктә шушы асыл егетнең тугры,
акыллы хатыны буласын белми иде әле…
Гөлшат ДӘҮЛӘТБАЕВА.
Арча районының Яңа Кырлай авылы

Реклама