УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Хәсән ТУФАН
Хуш килдегез, уртаклар!

(Кыскартып бирелә)
Татарстанга үзбәк язучылары бригадасы килде. Элек, Россия «халыклар төрмәсе»
булып яшәгән чорда, рус колонизаторлары һәм башка милләтләрнең шовинистлары,
шулай ук «үз» эксплуататорлары тарафыннан изелеп, мыскыл ителеп килгән үзбәк
хезмәт ияләренең, үзбәк михнәттәш, кәмбәгаль (ярлы) диһканнарының уллары килде
Татарстанга.
Кадерле кунак безгә алар.
Халыклар төрмәсенең соңгы җәлладлары булган курбашларын, басмачыларын,
ак һәм яшел бандаларын туздыруда арысланнарча көрәшкән батыр үзбәк халкының
балалары булган өчен кадерлеләр алар.
Без шатбыз. Аларны үзебезнең арабызда күрүебезгә шатбыз.
Гафур иптәш Голәмнең Вахитов эшчеләренә багышланган шигырьләрендә:
Без искедән калган чүп-чарны, керне
Юу эшендә бергә, без – туганнар, –
дигәненчә, яңа, якты, күңелле тормышлы дөнья төзү сафында бергә булуыбыз өчен
шатбыз.
Үзенең «Яңа Казан» дигән беренче тәэсираты чагылган нәсерендә: «Мин Казанны
беренче мәртәбә күрәм. Сөенеп-сөенеп карыйм... Тукай шигырьләрендә көлү һәм
нәфрәт белән күрсәтелгән мәшһүр «Печән базары», «Көфер почмаклары» матур
бакчага – культуралы ял бакчаларына әверелгән. Мәчет манаралары сүтелеп, алар
урынына гигант завод-фабрикалар корылган... Тәрәзәләре төрле-төрле, ал, кызыл
гөлләр белән бизәлгән яңа өйдән шатлыклы, куанычлы, ягымлы җырлар ишетелә...
Казанның шундый үсеш, уңышларына сөенеп, масаеп, күкрәк киереп карыйм һәм
«Казан безнеке инде!» димен», – ди иптәш Шакир Сөләйман.
«Мәйле (әйдә, ярый), – ди ул, – Казанны, бер вакытлар, – төрек татарның милли
учагы, пантюркистларның Мөкаддәс бишеге итәргә уйлаган хәзерге ак качаклар, мәйле,
теләсә нинди ялалар яудырсыннар. Казан яңа Казан, совет Казаны булып, кызыл байрак
белән мәңге һәм куанычлы яшәячәк!» – ди Шакир иптәш Сөләйман.
Үзбәкстан язучылары менә шундый туганлык белән килделәр безгә.
Хуш килдегез, ишетегез, тыңлагыз, уртаклар! Совет иле халыкларын бәхетле
тормышка илтүче юлбашчыбызга, гомеренең һәр минутын хезмәт ияләренең бәхетләре
өчен көрәшкә багышлаган сөекле Сталиныбызга сәлам һәм рәхмәт булып яңгыраган
ашүләләрен – җырларын ишетегез Татарстанның.
«Совет әдәбияты», 1936.

Туфан МИҢНУЛЛИН
Бармаклар

Баш бармак та имән бармак...
Исең китте шуңамы?
Әйт син менә – бу дөньяда
Бөек бармак буламы?
Ике гаҗәеп бармак бар –
Мин белгәннәре генә,
Бүтәннәре арасында
Бер дигәннәре генә.
Менә шушы ике бармак
Бөекләр дә, гади дә...
Берсе Ренат Харисовта,
Берсе Марсель Галидә.
Харисов имән бармагын
Күккә каратып куйса,
Хәреф таныган кешегә
Үзе бер тулы кыйсса.
«Мин әйткән сүз – иң дөрес сүз»,
Дигәнгә киная ул.
«Дөреслеккә иң туры юл,
Хакыйкатькә маяк ул».
Карандаштай каткан бармак
Селкенми, кымшанмый да.
Синең сүзеңне ишетми,
Ишетсә, ышанмый да.
Тора бармак – горур бармак,
Төп закон маддәседәй,
Хуҗасының данын аклый
Сакчының кәттәседәй.
* * *
Марсельнең имән бармагы
(Кем белми ул турыда!)
Елан кебек сыгылмалы,
Камыш кебек туры да.
Ул бармакның төзәлеше
Синең якка эләксә,
Син белеп тор: син моннан соң
Кеше түгел – үләксә.
Тора бармак сиңа карап,
Дантесның наганыдай.
Син торасың, авыз ачып,
Татарның нәданыдай.
Шуннан кинәт даһи бармак
Күккә таба үрелә.
Аннан безгә Марсель белгән
Галәм сере күренә.


Марсель ГАЛИЕВ
Үлемгә караш

Мин баш редактор Зәки Нури кабинетында.
– Барлас Камаловның повестен карап чыктым. Ләкин басарга дип кул куя алмыйм.
Соңгы абзацта гына төп героен үтереп куйган. Быел журналның алты санында алты
повесть басылды, алтысында да мәет күтәреп чыгалар. Пессимизм түгелме соң бу?
Өстәгеләр ни әйтер?
– Совет илендә үлем юк димәкче буласызмы, Зәки ага?
– Алай ук димим дә... Чагыштырып кара, әнә, капиталист черки тешләсә дә егылып
үлә... Ә бездә тугыз баллы җир тетрәсә, тугыз катлы йорт убылып төшә, ә берәү дә
үлми, шулай бит?!
– Шулай, Зәки ага.
– Шулай булса, чакырт Барлас Камаловны, терелтеп китерсен Гапсаттарын! Моның
әллә ни катлаулыгы юк, менә укып күрсәтәм, шушы төшен үзгәртсен дә... «Гапсаттар
абзый турында очерк язу уе белән канатланып кайттым. Күңелдә һич август түгел,
май ае иде. Тик өйгә кайтып керүгә, салават күперенең һәммә төсләренә манылган
кәефем кара пәрдәгә уралып калды. Әти миңа телеграмма тоттырды. «Бабай үлде.
Мирхәйдәр!», – дип язылган иде анда».
...Барлас Камаловны чакыртып, хәлне сөйләп биргәч, башын кашып, бераз уйланып
189
Сђхифђне Марсель ГАЛИЕВ ђзерлђде.
утырды да, ризалашырга мәҗбүр булды. Икенче көнне ул «Актуган Гапсаттары» исемле
повестен болай үзгәртеп китергән иде...
«Гапсаттар абзый турында очерк язу уе белән канатланып кайттым. Нур өстенә
нур өстәп, кайтуыма өч көн дигәндә, Мирхәйдәр абыйдан хат килеп төште: «Зур
куанычыбызны уртаклашабыз. Ни гомер үткәч, бабайны тагын бер Дан ордены –
беренче дәрәҗәлесе эзләп тапты... Шулай итеп, Гапсаттар солдат полный кавалер
хәзер!..»
Зәки Нури повестьның төзәтелгән азаккы җөмләләрен укыды да:
– Күз алдында терелттек. Басарга дип кул куярга була хәзер, – диде. – Советлар
Союзында үлем – дөньяда иң бәхетле үлем! Шулай да... Үлем белән бик злоупотреблять
итмик әле... – диде.


Ашханәдә
Урак өстендә Илдар Юзеев бер яшь шагыйрь белән районга чыгып китә. Бик
ачыккач, алар, юлда туктап, ашханәгә керәләр. Өстәлләрнең шапшаклыгына,
эсселектән пыжыган һавасына күнегелгән инде. Кирәк бит, яшь шагыйрьнең ашыннан
социализм шартларында өлгергән таракан килеп чыкмасынмы! Ачуыннан буылып,
яшь шагыйрь дәррәү тора да ашханә мөдирен эзләп китә. Тавыш, хәрәкәт куба. Илдар
Юзеев кына берни дәшмичә, тып-тын утыра икән.
Соңыннан, бар да үткәч, яшь шагыйрь, аптырап, Илдар Юзеевтан болай дип сорый:
– Ничек Сез шундый чакта тыныч кала аласыз?
– Авызың тулы таракан булса да, кеше алдында төкермә! – ди Илдар Юзеев.


Марат КӘРИМОВ
Ходайның үз кешесе

Ләбиб Леронга
Юмор язу Ходайдандыр,
Булдыралмый һәр әдип.
Ходай үз иткән әдип бар,
Ул әдип – Лерон Ләбиб.
Көлгән кеше озак яши,
Шулай ди зур галимнәр.
Әнә җирдән югалганнар
Әллә күпме кавемнәр.
Борынгы грекларны да әйт,
Йә, берәрсе калганмы?
Чөнки алар укымаган
Ләбиб Лерон язганны.
Ә без укыйбыз, уздырып
Беребездән беребез.
Шуңадыр да Ленин кебек –
Тереләрдән теребез.
Хәтта үлемсез булырга
Күбебезнең өмете,
Бары бетмәсен Ләбибнең
Ходай биргән лимиты.
Хәер, юмор уты чәчеп
Яшьнәр әле ул, яшьнәр.
Үз язганыннан да көлсә,
Иншалла, озак яшәр.

Реклама