Логотип Казан Утлары
Бәян

ТУРГАЙ (ахыры)

Үгез белән кәҗә сугышы
Тургай, казларны капкадан инешкә куганнан соң, тавыкларга, Акбайга,
бозауга ашарга салып кергәндә, әнисе көзге каршында чәчен рәтли, әтисе
беләгенә сәгать тагып маташа, әбисе белән бабасы чәй эчеп утыра иде. Тургай
әнисенең иннеген алды да аның каршына килде.
– Әни, әйдә кызартыйк әле, – дип аның иреннәренә үрелде.
– Кирәкми, улым, фермага барганда нәрсәгә ул, – дип, рөхсәт сорагандай
әтисенә карады.
Әтисенең йөзеннән ниндидер күләгә йөгереп үтте, ул борылып ишектән
чыгып китте.
– Тидерим инде! – дип ялынгач, әнисе елмаеп иреннәрен бөреп аңа китерде.
Тургай әз генә тидерүгә, әнисе аңардан китеп тә барды.
– Миңа да тидермисеңме соң, улым? – диде әбисе, чынаягыннан чәен эчә-
эчә.
– Син болай да матур бит, – ди Тургай, көлеп.
– Ай-яй хәйләкәр син, улым, – ди бабасы, мыек астыннан кеткелдәп. – Нинди
матур булсын, бөтен бите җыерчык бит әнә.
– Әбинең җыерчыклары да матур, – ди Тургай. Аннары кинәт сорап куя: –
Нишләп сезнең икегезнең дә чәчегез ап-ак?
– Тегермән оны кунды безнең чәчләргә, – ди бабасы әллә ничек серле итеп.
– Нинди тегермән? – ди Тургай аптырап.
– Бик зур тегермән ул, – ди бабасы. – Ташы туктаусыз әйләнә дә әйләнә,
тарта да тарта, онының тузаны чәчләргә куна... – Тургайның иңбашын сикертеп,
аптырап торганын күреп, бабасы өстәп куя: – Үскәч белерсең әле. Хәзер
мәктәптә тырышып укырга кирәк, улым.
Тургай сумкасын асып чыкканда, әле шактый иртә, урамда мәктәпкә
баручылар күренми иде. Әллә соң Бормалы буеннан әйләнергәме? Инде өч
көн инешкә төшкәне юк. Ул тыкрыкка борылды. Аяк астыннан бер таяк кисәге
эләктерде дә, шуның очын койма тактасына басып, инешкә таба йөгерде. Койма
рәшәткәләренең таяк белән текер-текер сөйләшүләренә кушылып, Тургай
гөлдерәп көлеп тә җибәргәч, ул үзен гармун телләре өстеннән йөгергән кебек
хис итте. Их, ялан аяк йөгерергә! Шушы бәбкә үләннәренә ятып аунар иде
дә, мәктәпкә барасы бар. Мәктәптә укуы читен шул. Ә монда рәхәт! Менә
Ахыры. Башы 3,5нче саннарда.
4
ул Бормалыга төшеп тә җитте. Тирә-юньдә кошлар тавышы, талгын җилдә
лепердәшкән агач яфраклары үзләренә чакыра...
– Сагындыгызмы мине? – диде Тургай, тал яфракларына иреннәре, битләре,
маңгае белән терәлеп. Яфраклар салкынча, инде саргаеп киләләр, үзләреннән
ләм, балык, чукмарбаш исләре бөркелә, бөтен гәүдәгә рәхәтлек иңә...
Кинәт кәҗә кычкырган тавыш ишетелде. Караса, Шәмседоха әби яр өстенә
Ристанны бәйләп куйган икән. Ул Тургайны танып, «ки-и-ил, ки-и-ил» дигән
сыман сузып-сузып кычкырырга тотынды. Тургай кәҗәгә охшатып, «мә-ә-ә!»
дип кычкыра-кычкыра аның янына йөгерде. Килеп җитүгә, Ристан аның
кулларын ялап алды, хәтта иңбашындагы сумкасын да иснәп торды, тик, андагы
китапларны уку нияте булмаганлыктан, сораулы карашын туп-туры Тургайның
күзләренә төбәде. Их, бер кыерчык ипи дә алмаган иде шул! Ә Ристанның
соры күзләренә әлифбадагы кебек матур хәрефләр белән «Мәмәй бармы?» дип
язылган. Тургай бу сораулы карашны күтәрә алмады, яр буйлап кына кибет
очына йөгерде. Кибеттән түгәрәк күмәч алды да кәҗә янына ашыкты. Алып
килгән күчтәнәчен вак-вак кисәкләргә сындырып аңа каптыра торды, үзенең
мәктәптә укырга-язарга, санарга, рәсем ясарга, җырларга өйрәнүен сөйләде,
элеккечә гел-гел килеп булмаса, үпкәләмәссең диде, әле беркөн аның рәсемен
ясап мәктәпкә алып барганын да сөйләде. Кәҗә ак керфекле соры күзләрен
йома-йома, башын әле уңга, әле сулга кыегайтып, Тургайның сөйләгәннәрен
тыңлады, шул ук вакытта ул биргән күмәч кисәкләрен тәмләп чәйнәде.
Ашап туйгач, койма буендагы чиләгеннән су эчте, юеш борынын, иреннәрен
ялмаштырды, мекер-мекер килеп үзенчә рәхмәт әйтте.
Шулчак инеш басмасыннан бу якка чыгып килүче Әхтәм абый күренде. Ул
ярга күтәрелгәч, аңа аптыраулы караш ташлап:
– Бәй, син дәрескә бармадыңмыни? – диде.
Тургай шунда гына исенә килде һәм тыкрык буйлап урамга таба йөгерде.
Нык ашыгудан аяк астында чыгып торган бер таш кисәгенә сөртенеп егылды.
Уң кулының уч төбен нәрсәдер ертып, каный башлады. Ул аны каны туктасын
өчен әрекмән яфрагы белән урап тотты да мәктәпкә очты. Койма күләгәсендә
Нурмый абзыйларның сөзгәк үгезе ята иде. Тургай әрекмән яфрагын аның
авызы турына атып китте. Мышнап коридорга барып керде, аннары үзләренең
беренче сыйныф ишеген ачты.
– Керергә мөмкинме? – дип сорады укытучы өйрәткәнчә.
Ләкин Әлфия апалары «кер» димәде, кырыс тавыш белән:
– Нуруллин, хәзер икенче дәрес бетә бит инде, – диде. – Кайда йөрдең?
Бөтенесе аңа төбәлде. Кызлар да елмая, Риф белән Мансурның авызлары
колакларына җиткән. Ишеккә якын гына утыручы Рөстәмнең дә күзлекләре
аның соңарганына куанып елтырый кебек. Уртадарак Фаилнең кызыл йөзе
күренә. Аның тел очы ярым ачык авызыннан бер чыга, бер эчкә керә. Кешене
үртәгәндә гел шулай итә Бүсмән. Тургай андый сорауга җавап бирермен дип
башына да китермәгән иде. Шуңа күрә сыйныфташларыннан ярдәм сорагандай,
аларга карап, җавапны нәрсәдән башларга белми торды.
– Нуруллин, нишләп бик еш-еш сулыйсың? – дип апалары аны кузгатмакчы
булды. – Эт-мазар кудымы әллә?
Шушы «эт» сүзе аңа тел ачкычы бирде, зиһене яктырып китте: «Эт, кәҗә...
сөзгәк үгез....» Бервакыт Галимҗан абыйсы үгез белән кәҗә сөзешкәнне сөйләп,
аны көлдереп үтерә язган иде. Әзрәк үзеннән дә өстәп җибәрергә дә...
– Ни... апа! Эт куу гынамы соң! Сугыш булды бит!
Ф О А Т С А Д Р И Е В
5
Тургай сул кулы белән костюм кесәсендәге кыйпылчыкны кысты. «Ярдәм
ит берәр нәрсә уйлап чыгарырга!» – диде аңа эченнән.
– Нинди сугыш сөйлисең, Нуруллин?!
– Һи, апа, күрсәгез! Без йөри торган мәктәп тыкрыгында... – Тургай баскан
урынында өч-дүрт мәртәбә туп кебек сикергәләп алды. – Шул тыкрыкта
сугышып яталар!..
– Кемнәр? – диде Әлфия апалары җитдиләнеп.
Тургайның йөзе куркыныч төскә керде, башы аска иелде, күзләре сөзгәк
үгезнеке төсле акайды. Дәһшәтле тавыш белән:
– Ике кан дошман менә шушылай бер-берсенә ташланды!!! – дип Тургай
канлы кулын сыйныфташларына таба сузып, аягы белән шартлатып идәнгә типте.
Ике-өч кыз куркуларыннан берьюлы «мыйк!» дигән тавыш чыгардылар,
бүлмәгә кан исе таралгандай булды.
– Әгәр аермыйча китсәң, болар бер-берсен үтерәчәк иде! – дип дәвам итте
Тургай, канлы кулын болгый-болгый.
– Кемнәр соң ул, әллә Шүкәме? – диде түземе беткән Риф.
– Берәү булса качар иде. Ә мин качмадым, тотындым боларны аерырга!
Кемнәрдер көлгәндәй итте, кемнәрдер пышылдаша башлады. Фаилнең теле
авызына кереп качкан. Мансурның иреннәре көләргә әзерләнеп, бер җәелә, бер
җыела. Алсу коты алынып, канга карап каткан. Рөстәм, озын муенын сузып,
аның колагына нидер пышылдый.
– Җитте, Нуруллин, утыр урыныңа! – диде Әлфия апалары.
– Апа, сөйләп бетерсен инде! – дип малайлар-кызлар урыннарыннан сикереп
тора башладылар.
Әлфия апалары аларны тынычландырып утырткан арада Тургай сөйли
башлаган сугышны тәмам уйлап бетерде.
– Анда бит Нурулла абзыйларның сөзгәк үгезе белән Шәмседоха әби кәҗәсе
сугышып ята иде! – диде Тургай, вакытлы тынлыкны оста файдаланып.
Бүлмәдә тагын көлү тавышы яңгырады. Әлфия апаларының иреннәре
кысылган, яңаклары бераз кабарган, ул көлеп җибәрүен тыеп торган кебек тоелды
Тургайга. Укытучы туктатканчы сүзне дәвам итәргә кирәк иде. Тургай, тагын да
куркынычрак кыяфәт белән канлы кулларын ялт-йолт китереп, сүзен дәвам итте:
– Үгез менә шушылай башын түбән игән, күзләрен акайткан, «Му-у-у!
Му-у-у!» дип бичара кәҗәнең өстенә килә. Шунда кәҗә артка чигенде дә
үгезнең бүксәсенә китереп төртте. Шундый нык төртте, апай, күрсәгез! Бүксәсе
«дык» итте. Шуннан... ни... үгез кәҗәне борыны белән чөеп җибәрде. Кәҗә
китте коймадан да биеккәрәк очып. Үзе «Мә-ә-мә-мә!» дип кычкыра, үзенең
шомырты шыбыр-шыбыр өскә коела...
Сыйныфтагыларның кайсы хихылдый, кайсы шыркылдый, кайсы көлүеннән
тынсыз булып каткан. Моны күргәч, Тургай тагын да дәртләнебрәк китте, инде
аны бернинди көч тә туктатырлык түгел иде.
– Шуннан, апай, күрсәгез, үгез «У-у-у!» дип үкереп миңа килә башлады.
Аяк астында туфракны менә шушылай кулларым белән көрәп алып тегенең
әле борынына, әле күзләренә тондырдым. И, күрсәгез, апай! Шуннан башын
өскә күтәрде үгез, күзләрен челт-челт йома... – Тургай моны эшләп күрсәтте.
– Өске ирене дер-дер килеп күтәрелде...– Менә хәзер күрсәтәм.
Ул Рөстәмнең артыннан килеп, өске иренен ике читеннән ике бармагы белән
өскә күтәрде. Аның кып-кызыл казнасы, сирәк тешләре ыржаюга, иртәшләре
генә түгел, Әлфия апалары да пырхылдап көлеп җибәрде. Рөстәм дә тамак
ТУРГАЙ
6
төбеннән «ых-ых» дигән авазлар чыгарып тыела алмыйча көлә һәм Тургай
сөйләгән маҗарада бик кирәкле күрсәтмә әсбап рәвешендә катнашуыннан
канәгать иде. Аның күзлеге бер колагыннан ычкынып, икенче колагына гына
эленгән килеш селкенеп тора башлады. Тургай:
– Шунда үгез «Пух! Пух!» итеп төчкереп җибәрде,– диюгә, күзлек
Рөстәмнең ачык дәфтәрендәге кәкре-бөкре язылган хәрефләренә килеп төште.
Тургай бармакларын алганнан соң, Рөстәмнең өске ирене казнасын һәм
тешләрен каплап, үз урынын биләде һәм аның күрсәтмә әсбап булуы шуның
белән төгәлләнде. – Үгез өч мәртәбә бик каты төчкергәч, минем тагын берәр
нәрсә эшләтүемнән куркып, Ыкка таба чапты...
Иң элек көлүеннән Әлфия апалары туктады.
– Нуруллин, әйт әле, моны берәрсе сөйләдеме, үзең уйлап чыгардыңмы? –
дип сорады ул, күзләрен кулъяулыгы белән сөрткәләп.
– Валлаһи, чын, апа! – диде Тургай, күзен дә йоммыйча. Чөнки ул үзе
сөйләгәннәренә үзе дә чынлап ышанып беткән иде инде. – Кояшның чыраен
күрмим, әгәр алдасам. Директорның чыраен күрмим! Җир йотсын, ипидер
менә! Әле алар сугышканда, бер оя кырмысканы да таптап үтерделәр.
– Ул нинди кырмыска соң? – дип куйды Алсу, кызыксынуын яшерә алмыйча.
– Тешли торган, – диде Тургай, тешләрен шыкылдатып. – Әллә синең
үрмәләп менеп, берәр җиреңне тешләгәне юкмы?
Аның бу сүзләре, учакка коры чыбык өстәгәндәй, көлү тавышларын тагын
көчәйтеп җибәрде. Ниһаять, Әлфия апалары тынычландырды, Тургайны да
урынына утыртты.
Дәресләр бетеп, мәктәптән кайтырга чыккач, кызлар-малайлар Тургайны
әйләндереп алдылар. «Ничек шулай оста уйлап чыгардың?» – дип
гаҗәпләнделәр. Тургай йөзенә юри серле кыяфәт чыгарып:
– Валлаһи, чын! Соңрак ышанырсыз әле, – дигән булды.
Кайтып ашап утырганда, әтисе кабаланып керде дә:
– Ристанның янбашына корыган тал кадалган. Суеп бирәм инде, терелергә
охшамаган... – дип пычак үткенләргә тотынды.
Тургай капкан ашын йота алмыйча сикереп торды, күзләренә яшь бәреп чыкты.
– Әти, суйма, үзем терелтәм мин аны! – дип елап җибәрде.
– Ничек терелтмәкче буласың соң син аны? – диде әтисе, пычагын кәгазьгә
төрә-төрә. – Ирененә иннек сөртепме?
– Галимҗан абыйга барам! Чаптарның эче ярылгач, терелтте бит.
Әтисе аңа шактый вакыт сүзсез генә карап торды.
– Бар алайса, – диде, ниһаять, бер карарга килеп. – Шәмседоха әбинең
үзенең дә бик үк суйдырасы килми.
Тургай велосипеды белән «ә» дигәнче Шәмседоха әбиләренә барып та җитте.
Ишегалдына күршеләре дә җыелган иде. Ристан чирәмгә яткан, үзе көчкә сулыш
ала, корсак янындагы ярасыннан кан саркый. Шәмседоха әби елый-елый:
– Әзрәк тал кайрысы ашасын дип кенә җибәргән идем, – дип сөйләп тора иде.
Тургай Шәмседоха әбисен кочаклап алды да:
– Әби, суйдырма, хәзер Галимҗан абыйны алып кайтам, ул терелтә, – диде.
Шунда берсе:
– Кәҗәң үлә, ичмасам суйсаң итен ашарсың, – дип әбине үгетләргә кереште.
– Аның итен ашыйсым юк, ни булса, шул булыр, бар, улым, – диде
Шәмседоха әби.
Тургай велосипедына атланды да болынга элдерде. Галимҗан абыйсы аны
Ф О А Т С А Д Р И Е В
7
ярты сүздән аңлады. Чаптарына атланып, авылга очты. Тургай көтүне саклап
калды. Бер сәгать үттеме-юкмы, Галимҗан абыйсы килеп тә җитте.
– Тал чыбыгы бик тирән кергән, ярасына сарыкның эч маен тутырып
бәйләдем, терелер, – диде Галимҗан абыйсы.
Тургай аңа рәхмәт әйтеп кайтып китте. Ристанны иркәләп йоннарыннан
сыпырды, битләреннән үпте. Кәҗәнең яралануы кичкә бөтен авылга таралды.
Тургай икенче көнне мәктәпкә баргач: «Менә миңа ышанмаган идегез аның
үгез белән сугышуына. Хәзер ышандыгызмы инде? – дип иптәшләрен дә,
Әлфия апаларын да шаккатырды. Аларны шаккатыру гына түгел, шулай килеп
чыгуына үзе дә шаккатты. Әллә бу дөнья без сөйләгәннәрне кабатламакчы
була – белмәссең...
Син минем малаем түгел!..
Тургай әтиләре җырлый торган көйгә коридордан сикерә-сикерә җырлап
бара иде:
Атын-батын чуман чу,
Чын чурихын батын бу;
Бум бурихын бурантас,
Каридорбух пирби час!
Почмактан үзләре сыйныфы ягына борылуы булды, Диләрә Ахуновнага
килеп тә бәрелде. Бу көтелмәгән бәрелүдән директор урынбасарының
кулындагы журналы шапылдап идәнгә төште. Тургай «ялт» кына иелеп
журналны алды да аңа тоттырды, үзе кып-кызыл булды.
– Нишләп коридорда җырлап йөрисең? – диде ул аңа кырыс тавыш белән.
– Мин бит тәнәфестә генә, – дип Тургай, башын аска иде.
– Тәнәфестә дә ярамый. Синең җырың башкаларның тынычлыгын боза.
Мондый тозсыз җыр бигрәк тә. Аңладыңмы?
– Аңладым да...
Шул арада дәрескә керергә кыңгырау шылтырады.
– Ә нәрсә ул «да»?
– Беркөн ни... – күпме тыелса да ниндидер көч аның бәйләнгән телен чишеп
җибәрде. – Беркөн... Нәзир абый урамнан кычкырып җырлый-җырлый безнең
турдан үтеп киткән иде...
Диләрә Ахуновна энесе турында шушы җир кортыннан андый сүзләр
ишетермен дип уйламаган иде. Ул өнсез булып калды. Нибары өч сүз әйтә алды:
– Хәзер үк дәресеңә кер!
Тургай шуннан соң аның күзенә чалынудан гел куркып йөрде. Такмак
җырлавы өстенә ул икенче ярамаган эш эшләвен аңлады. Олылар тормышына
катышырга ярамаганлыгын өйдәгеләр аңа туктаусыз тукып тора югыйсә.
Диләрә Ахуновна исә Нуруллинның чамасыз шаянлыкларын ишетеп белә
иде. Инде малай үзенә килеп бәрелгәч, ул сыйныф җитәкчесе Әлфия Замановна
белән озаклап әңгәмә корырга мәҗбүр булды. Мәктәптә беренче танышканда ук
Диләрә Ахуновна: «Иң беренче чиратта гадел бул, таләпчән бул, дигән иде яшь
укытучыга. – Әгәр беренче көннән үк дилбегәне ычкындырсаң, яңадан кулыңа
ала алмассың», – дип тә өстәгән иде. Аның укучыларының берсе директор
урынбасарын килеп сөзәрлек булгач, дилбегәнең тиешенчә тотылмавы ачык иде...
Беркөн кичкырын ишегалдында Акбайны җырларга өйрәтеп маташканда, әтисе
белән әнисе Тургайны өйгә чакырып кертте. Әнисе йомшак кына сүз башлады:
– Дәфтәрләреңне карыйк әле, улым.
ТУРГАЙ
8
Ул шундук дәфтәрләрен аларның алдына китереп салды. Шактый вакыт
карагач, әтисе канәгатьсезлеген белдереп:
– Бигрәк ямьсез язгансың бит, – диде.
Аның Тургай кергәндә үк караңгы йөзе тагын да караңгыланып китте.
– Бүген урамда очрап, Диләрә Ахуновна белән сөйләштек, – диде ул. –
Дәрестә тик утырмыйсың, укытучыңа комачаулыйсың икән. Теләсә ни сөйләп
көлдерәсең икән.
– Алар үзләре көлә бит, – диде Тургай, акланмакчы булып.
– Җитмәсә дәрескә соңга калып, тузга язмаган нәрсәләр сөйләп, укытучыны
алдагансың.
– Мин Галимҗан абый Ык буенда сөйләгән кызык әйберне генә сөйләдем,
– диде Тургай, акланырга теләп. – Шаяртырга да ярамагач, мәктәп дип аны...
Аның бу сүзләреннән әтисе кызып китте:
– Һаман мин әйткәнне аңламагансың икән! – дип сикереп үк торды. – Син
кем малае соң?!
Тургай әтисен ачуландырырга теләмәгән иде. Каушавыннан бер сүз дә әйтә
алмады, аның ачулы йөзенә куркып карап торды.
– Әгәр укытучылар кушканны тыңламасаң, безне шушылай оятка
калдырсаң, син минем малаем түгел!
Әнисе:
– Әмир, син ни сөйлисең?! – дип нидер әйтмәкче булган иде, әтисе аңа
ачулы карап, бер генә җикерде:
– Тик тор!
Әнисе үксеп елап җибәрде.
– Аңладыңмы? – диде әтисе, Тургайга иелеп.
Әтисе тагын бик күп нәрсәләр әйтте. Аның күңелендә «минем малай түгел!
Минем малай мондый булырга тиеш түгел!» дигәне генә сөзелеп калды. Әтисе
әйтте-әйтте дә, җилләнеп чыгып китте, урам капкасының шапылдаганы гына
ишетелеп калды.
– Әни, мин әшәкемени? – диде Тургай, әнисе каршына килеп.
Ул әнисенең башыннан сыпыруын, кочаклап үбүен көтте. Тик әнисе коры
тавыш белән:
– Син артык шаян, улым, – диде.
– Юк, әшәке мин! – диде Тургай, каядыр читкә карап. – Әтине ачуландырдым,
сине елаттым...
– Әйбәтләнерсеңме соң, улым?
– Әйбәтләнермен, әнием...
– Минем башым авырта, – диде әнисе, күз яшьләрен сөртеп. – Бераз ятып
торыйм әле...
Тургай ишегалдына чыкты. Акбай аңа чылбыры белән тартылып, «ыйк-ыйк»
килеп сикергәләсә, бөтерелсә дә, аның янына бармады. Ишегалдын әллә нинди
авыр салкын нәрсә тутырган шикелле иде. Әнисе бүген кочакламады да, үпмәде
дә. Әтисе «син минем малаем түгел», диде. Ул үзе Акбаена эндәшергә теләмәде.
Бу ни соң бу? Ул җылы свитерын киеп, атылчыгын кесәсенә салып чыккач, капка
төбендә шактый вакыт уйга батып басып торды. Бу минутта ул үзен япа-ялгыз
итеп тойды. Кибет чатында әбисе белән бабасының Шәмседоха әбисеннән
кайтып килгәннәре күренде. Тургайның ни сәбәпледер алар белән очрашасы
килмәде. Бу мәзәк иде. Алар белән сөйләшмәсә, моңа кадәр үзенә урын тапмый
иде. Чыннан да бүгеннән башлап әшәкеләнгәндер ул. Әнисе аны юатыр өчен
Ф О А Т С А Д Р И Е В
9
генә әшәке дип әйтергә кыймагандыр. Ул урамны аркылы чыкты да, тыкрыктан
Бормалыга төшеп китте. Инешкә барып җиткәнче, колагында әтисенең «минем
малаем түгел!» дигән сүзләре яңгырап торды, әнисенең елавы күз алдыннан
китмәде. «Малаем түгел! Малаем түгел!» Нишләп болай соң бу? Ничек рәхәт
иде мәктәпкә укырга барганчы. Тургайга беркем бер сүз әйтми иде. Хәзер болай
итәргә, тегеләй итәргә дә ярамый. Шаярма, йөгермә, кычкырма, җырлама, кызык
ясама! Ярамый, ярамый, ярамый! Бу нинди хәл бу? Фәлән минут дәрес, фәлән
минут тәнәфес, фәлән минут ашау. Бөтенесе төрле яклап кысалар. Рөхсәт сорарга
кул күтәр дә кул күтәр. Кул күтәрү бит ул пленга төшү. Нәкъ пленга төштеләр
дә инде. Беркая да китә алмыйсың. Ничек ашкынган иде мәктәпкә барырга!
Зөлфәт юкка елап йөргән. Кадерен белеп рәхәтләнеп кенә йөрисе.
Тургай Бормалы буена төшеп китте. Агач яфраклары саргаеп бетә язган
инде. Ул кәүсәсе урталай ярылган тирәкнең очы суга кергән җиренә аягын
салындырып утырды. Аның елыйсы, кайтып әнисен юатасы килде. Тик елый
алмады, кайтырга да аягы тартмады. Кайтса, әтисе белән әнисенең күзенә
карый алмаячагын аңлады ул. Бүген шушында төн үткәрергә ниятләде. Әле
кай арада караңгылык иңде, йолдызлар кабынды. Бүген тирәк дәшмәде.
Бормалы елга ташыганда аккан бозлар тирәкнең кабыкларын кубарып
бетергән, аннары кәүсәсен ярып төшергән. Кайчандыр боларны тал-тирәк
үзе елый-елый сөйләгән иде. Шуңа күрә Тургай җанына урын тапмаганда гел
аның янына килә. Әмма бүген тирәк аны күрмәде кебек. Усал җил ботакларын
туктаусыз чайкалдыра, яфракларын йолыккалый, кәүсәсенең аумыйча калган
икенче яртысын егарга тели. Чайкалган ботаклардан, шул ботаклар өстендә
селкенмичә мәкер белән карап торучы йолдызлардан әллә нинди шом иңә.
Кул сузымы арада нәрсәдер кыштырдап үтте. Биредә еланнар, ниндидер
су кумаклары күп, диләр. Нәрсәдер ухылдап бөтен дөньяны яңгыратты.
Мәче тавышы ишетелде дә, ул сабый елавына әйләнде, кемдер шаркылдап
көлде кебек... Тургай йөрәгенең дөп-дөп тибүен аермачык ишетте. Кинәт ул
нәрсәдер сизенеп, башын югары күтәрде һәм чак егылып китмәде: селкенүче
ботаклар, шыбырдашкан яфраклар бөтенесе бер зур мәче башына әверелгәннәр
иде! Тургай куркуыннан читкә сикерде, аның күз алдында ул инде елаучы
бала башына әйләнде! Тургай коты очып тыкрыкка таба йөгерде. Ул чабып
кайтканда, әнисе капка төбендә басып тора иде.
– Кая югалдың, борчылып беттек, – дип әнисе аны җитәкләп алып кереп китте.
– Малайлар белән уйнадык, – диде Тургай, еш-еш сулап.
Ул аяк очларына гына басып керде дә үз почмагына узды. Урыны җәеп куелган
иде, тиз генә чишенде дә ятты. Әтисе дә яңа кайткан күрәсең, аларның сөйләшә-
сөйләшә кергәннәре, арадагы ишекне ябып куйганнары ишетелде. Йөрәге һаман
үзенә ишетелерлек булып тибә иде. «Мин куркак, мин куян йөрәк!» дип үзен-үзе
тиргәде ул. Сабантуйда Мансурны җиңгәннән бирле үзен батырга санап йөргән
булды бит әле җитмәсә. Тирәкнең мәчегә дә, бала башына да әверелә алмаганын
белә ич. Әллә исәрлек шушылай була микән? Куркак кына түгел, ялганчы да ул!
Әнисен уйнадык дип алдады. Ник? Нигә дөресен әйтмәде? Алдашуның начар
икәнен белә югыйсә. Бабасы аны берничә мәртәбә кисәтте: «Улым, тормышта бик
кыен чаклар була, – диде. – Ничек кенә кыен, уңайсыз булса да, алдама, – диде.
– Алдау, ялганлау – иң әшәке нәрсә», – диде. Бабасына беркайчан да алдашмаска
сүз биргән иде. Сүзендә тормады. Әшәке малай булып чыга ул. Әтисе, минем
малаем түгел, дип дөресен әйткән. Тургай шуны күтәрә алмады, инеш буена
качты. Анда тагын курыкты, кайткач әнисен алдады. Дәрескә соңга калуын яшерү
ТУРГАЙ
10
Ф О А Т С А Д Р И Е В
өчен үгез белән кәҗә сугышын уйлап тапты. Әтисен ачуландыручы да, әнисен
елатучы да ул. Ә Диләрә Ахуновнага ярамаган сүз әйтүе? Ул бит Тургайның аңа
килеп бәрелүен әйтмәгән әтисенә. Тәртибен төзәттермәкче булып сөйләгән аның
әшәкелекләрен. Нишләп ул Фәйрүзәләр, Алсулар кебек була алмый? Аларга
укытучының бер генә кисәтү дә ясаганы юк бит. «Бетте, җитте!» – диде ул
йодрыкларын кысып. Иртәгәдән ул бөтенесенә үрнәк булачак. Берүзе бертөсле
исәр булудан туктаячак. Иртән торгач, әбисе белән бабасы алдында әти-әнисенә
бүгеннән төзәләм, дип сүз бирәчәк. Мәктәпкә баргач, Диләрә Ахуновнадан
гафу үтенәчәк. Аңа шул кадәр рәхәт, җиңел булып китте. Моңа кадәр ул үз-үзен
борчу-газапларга салган лабаса! Бөтенесенә дә үзе сәбәпче. Аны тәртип бозарга,
алдарга, әшәкеләнергә котыртучы юк ич. Шушы уйлардан соң Тургай тынычлап
йоклап китте. Бая тал-тирәкне чайкалдырып, яфракларын тарткалап көрәшкән
җил Тургай утырткан алмагачның ботакларын сыгылдырып, тәрәзә пыяласына
шатыр-шотыр ышкыды, әмма аны уята алмады.
Иртән торгач, гафу үтенәселәрен ул нишләптер иртәгәгә калдырды, аннары
бөтенләй онытты...
Теш һәм экскурсия
Бу дәрес бик кызык булды. Кешене чолгап алган табигатьне өйрәнделәр.
Үзләренең авыл тирәсендәге Акай чишмәсен, Мәтәлчек тавын, Нух маңгаен,
Чирмеш ерганагын, Болан яткылыгын, тагын бик күп атамаларны санадылар.
Әлфия апалары табигатьнең кеше кебек үк тере икәнлеген кызык мисаллар
белән аңлатты. Аны ничек сакларга, кадерләргә кирәклеге турында бөтенесе
берәм-берәм сөйләделәр. Шуннан Әлфия апалары «хәзер ял итеп алабыз»
дип, аягүрә бастырып, гимнастика ясата башлауга, Энҗе кычкырып җибәрде:
– Апа, минем тешем төште!
Әлфия апалары барысына да утырырга кушты. Энҗе генә бармагы белән
канлы тешен тоткан килеш басып калды.
– Кулъяулыгыңа төреп куй тешеңне, – диде Әлфия апалары.
– Әйе, кайткач әниеңә отчёт бирерсең, – дип куйды Риф астыртын елмаеп.
Ләкин тешне куярга ирек бирмәделәр, аны тотып карарга теләп, Энҗегә таба
әллә ничә кул сузылды. Аның теше партадан партага күчә-күчә бүлмә буйлап китте.
– Берүк югалтмагыз, – диде Энҗе.
Ул шулай диюгә, дәррәү көлеп җибәрделәр. Аның алгы тешләре уртасында
шактый киң бушлык барлыкка килгән иде.
– Капкаң ачылган икән. Шуннан телеңне чыгарып күрсәтә дә алмыйсыңдыр
әле, – диде Тургай аны үртәп.
Энҗе:
– Алмас, апай! – диде дә кып-кызыл тел очын тештән бушаган урыннан
чыгарып күрсәтте.
Моңардан көлмичә калу мөмкин түгел иде, ничек кызык икәнен күрмәсә
дә, Энҗе үзе дә башкаларга кушылып чыркылдады. Әлфия апалары аларны
тынычландырганнан соң, һәркемгә әйләнә-тирә табигатькә бәйле нинди дә
булса әйбер ясарга кушты. Кемдер агач, кемдер өй, машина, эт, мәче, сыер,
күбәләк ясады. Әлфия апалары һәрберсенең рәсемен карап, киңәшләр биреп
йөргәндә, кинәт Энҗе як-ягына каранып еламсыраган тавыш белән:
– Тешем кайда, тешемне бирегез! – дип кычкырды.
– Нигә ул сиңа? – диде Лилия, гаҗәпләнеп.
Мансур көлә-көлә аңа кушылды:
11
ТУРГАЙ
– Җеп белән бәйләп урынына куядыр ул аны!
Бүлмәдә шау-шу купты.
– Барыбер ташлыйсы бит инде аны, – диде Алсу.
– Тешне ташларга ярамый, апай! – диде Энҗе. – Тешне ташласаң, ирең
ташлап китә, ди әби.
– Ирең ташламыйча һаман синең белән торамыни әле? – дип Тургай ялкынга
бензин сипте.
– Бусы аның өченче ире бит инде!
Рифнең бу сүзеннән соң шау-шу тагын да көчәйде. Апалары сыйныфны
тынычландырды да:
– Ягез, балалар, бирегез тешен, – диде.
Ләкин тешне бирүче күренмәде. Энҗенең күзләре яшь белән тулган иде инде.
– Әллә еламакчы буласыңмы? – диде Фаил мыскыллаулы тавыш белән. –
Минекеләр бүрәнә ярыгында. Кирәк булса, хәзер бер уч алып килеп бирәм.
– Үзең саклагансың бит әле, – дип кычкырды Энҗе.
– Нәрсә миңа кычкырасың?! Әллә мин синең иреңме? Иреңә кычкыр! –
диде Фаил көлеп.
Болай булгач эш тирәнгә китте.
– Син алгансың аны! – диде Энҗе, үзе ярдәмгә өметләнеп Әлфия апаларына
карады.
– Баязитов, алган булсаң, бир, – диде апалары.
– Миңа нәрсәгә Энҗенең төшкән теше? – дип гаҗәпләнде Фаил. – Борын
тишегемә тыгыйммы аны, башка җиремә куйыйммы? Алтын теш булса бер хәл иде.
– Хикмәт тештә түгел бит, балалар, – диде Әлфия апалары.
– Ә нәрсәдә? – диде Энҗе, укытучының әйткәнен аңламыйча.
– Хикмәт бер-беребезгә булган мөнәсәбәттә. Әйбәтме ул, начармы? Бер-
берегезне чынлап хөрмәт итәсезме сез? Бәлкем берәрегез ялгыш кесәсенә
салгандыр...
Бу сүзләрдән соң бөтенесе дәррәү кесәләрен актардылар, тешне кем кемгә
биргәнне тикшерергә тотындылар. Син миңа бирмәдең, мин фәләннән алдым,
кире үзеңә бирдем, дип тарткалашсалар да, очына чыга алмадылар.
– Үзең сумкаңа-мазар салып куймагансыңмы, ныгытып карадыңмы? – дип
сорады Алсу.
– Карадым, юк, – диде Энќе өздереп.
– Без теш югалтмадык, – диде апалары, һәр сүзенә басым ясап. – Сез бик
тә кадерле, бөтенегезгә кирәкле зур бер нәрсәне югалттыгыз бугай...
– Нәрсә ул, апа?! Әйтегез зинһар! – дип шаулаштылар балалар.
– Әйтмим, – диде Әлфия апалары. – Үзегез уйлагыз. Бүген дә, иртәгә дә,
аерым-аерым да, бергәләп тә уйлагыз. Әгәр кемдер ялгыш кесәсенә яисә
китап-дәфтәрләре арасына салып оныткан булса, теш табылса, Яруллинага
яисә миңа бирерсез. Ә хәзер соңгы дәресебез табигатькә экскурсия булачак.
– Ур-р-ра! – дип кычкырды малайлар, сыйныф дәррәү сикереп торды, теш
мәсьәләсе шуның белән онытылды.
Шаярышып баргач, авыл башындагы үрне төшкәннәрен дә, болын юлыннан
барып, әрәмәгә, Әйләнмә күлгә килеп җиткәннәрен дә сизми калдылар. Агачлар
кайсылары сап-сары, кайсылары алсу-шәмәхә, кайсылары кып-кызыл булып,
фоторәсемгә төшәргә матурланып җыенгандай, тезелешеп торалар. Зәп-зәңгәр
күк йөзе, кояшның алтын нурлары аларны гаҗәеп серле, тылсымлы дөнья итеп
күрсәтә. Барысы да шул тылсымга карап хәйран калганнар иде.
12
Ф О А Т С А Д Р И Е В
– Балалар, әйтегез әле, агачлар ни сәбәпле саргая? – дип сорады апалары.
– Җилдә су бетә дә салгая, – диде Рөстәм.
– Әле өченче көн генә коеп яңгыр яуды, нишләп су булмасын, – диде Айгөл.
– Бавыры авыртканга саргая, – диде Риф, күзләрен хәйләкәр кысып. – Безнең
бабай бавыры авыртып больницада ятканда сап-сары булды.
Лилия кычкырып көлеп җибәрде:
– Бавыры кайда соң агачның?
– «Кайда, кайда», – дип үртәде аны Риф. – Кайда булсын – тамырында!
– Берегез дә белмисез, мин беләм, – диде Тургай.
– Белсәң әйт, әйт, әйт! – дип ашыктырдылар аны.
Барысы да елмаеп аңа төбәлде.
– Мин таң атканда тышка чыккан идем, шунда күрдем, – дип сөйләп китте
Тургай. – Бакчага сары чәчле, сары сакаллы бер өер бабай җыелган. Утырып
торган эт буе гына үзләре. Бер кулларында... – Тургай ике кулын ике якка җәеп
җибәрде. – Озы-ы-ын саплы пумала. Икенче кулларында сары, шәмәхә, ал, кызыл
буяу салынган чиләкләр. Пумалаларын манчыйлар да агач яфракларын буйыйлар.
Әнә кайбер агачларның очлары яшел килеш калганын күрәсезме? Пумаланың буе
җитмәгәннәре шулай калган аның. «Буямагыз безнең агачларны!» дип кычкырган
идем, тотындылар мине куарга. «Белмәгән башың белән безне өйрәтергә кем
син?!» дип кычкыралар. Акбайны ычкындырып җибәргән идем, тотынды,малай,
тегеләрне куарга. Өерләп бакча почмагына китергәч, и елыйлар, и ялыналар
миңа. «Харап итмә зинһар, җибәр, йөз мең акча бирәбез», – диләр. «Акчагыз да,
үзегез дә кирәкми, яңадан безнең яшел яфракларыбызга, үләннәребезгә кагыласы
булмагыз!» дидем дә этне читкә алдым. Пумалаларына атланып, миңа рәхмәт
укый-укый, һавага күтәрелеп юк булдылар.
Балалар көлешеп туктагач, Әлфия апалары Тургайны тылсымлы әкияте өчен
мактап алды, үсемлекләрнең көз көне ни сәбәпле саргайганнарын аңлатты.
Аннары каен, чаган, юкә, шомырт, балан, камырлык агачларын, карлыган,
гөлҗимеш, күгәнә куакларын күрсәтә-күрсәтә, алар турында сөйләде, аларның
җимешләрен дә авыз итеп карадылар. Кинәт Мансур:
– Менә монда тишек бар! – дип аваз салуга, бөтенесе ул күрсәткән урынга
җыелды.
Җир эченә чиләк сыярлык тишек кереп киткән иде. Иелешеп карый гына
башлаганнар иде, Риф куркыныч итеп кычкырып җибәрде:
– Әнә бүресе чыга, качыгыз!
Кызлар чырыйлап читкә атылдылар, малайлар рәхәтләнеп көлделәр.
– Агач яфрагын буяп йөрүче теге картларның оясы бу! – диде Тургай көлеп.
– Мин кугач, шушында качканнар мөгаен.
Әлфия апалары җәнлекнең оя тирәсендәге эзләрен карагач:
– Бурсык оясы бу, балалар, – диде.
– Бурсык ни соң ул? Сөйлә әле, апа! – дип аны сырып та алдылар.
Апалары сумкасыннан төсле рәсемле бер альбом алды. Анда бурсык та
бар икән. Борыныннан башына ак белән кара сызык сузылган, койрыгы банан
төслерәк очлаеп килгән.
– Алар кешене тешлиме? – дип сорады Айгөл.
– Сине бер кабуда йота, – дип Фаил хихылдап куйды.
– Бурсыклар кешедән куркалар, – диде Әлфия апалары. – Агач тамырлары,
җиләк-җимеш, чикләвек, гөмбә белән туеналар, тычкан кебек вак җәнлекләрне
дә тотып ашыйлар. Алар кышны менә шушы өннәрендә йоклап чыгалар.
13
ТУРГАЙ
– Бер дә уянмыйлармы? – дип сорады Фәйрүзә.
– Юк, уянмыйлар.
– Нишләп кешеләр дә шулай йокламыйлар икән? – дип куйды Мансур уфтанып.
– Шуны да белмисеңме? – дип сүзгә кушылды Тургай. – Кешеләр бит
гырлый. Месләүчеләре дә бар. Шуның тавышына уянырлар иде алар.
– Ә тургайлар кыш көне йоклыймы соң? – диде Мансур, көлеп.
– Юк, алар җылы якка китеп месли, – диде Тургай.
Апалары да бергәләп көлде. Дәрестә булмагач, рәхәт иде. Акрын гына
һаман эчкәрәк атладылар, апалары үзегезгә ошаган яфракларны җыегыз, дигәч,
төрле якка таралыштылар.Тургай читкәрәк китеп, шаккатып карап торды.
Чаганнарның эре-эре яфраклары берән-сәрән генә өзелеп төшә. Яфрак өзелгәч,
кояш яктысында үзен күрсәтү өчен бераз һавада бөтерелеп, шаярып ала, аннары
коры үлән яисә яфрак өстенә кыштырдап килеп төшә. Кымшанмыйча гына
тыңлап торсаң, сары яфраклар түшәлгән җирдән тавышсыз моң килә. Үзе
тып-тын, үзе моң. Тургай төрле төстәге яфракларны кулына алып, алар белән
сөйләшмәкче була, иреннәренә, борынына, күзләренә тери, ниндидер төче ис
килә, әмма алар сөйләшергә теләмиләр. Алардан яшел чактагы кебек җылы
килми, бары тик моң, моңлы тынлык иңә, моңсулык, моңсулык, моңсулык
җәелә. «Ах, ни булды соң сезгә?!» – дип пышылдый Тургай аларга, тамак
төбенә килеп бүәлгән кайнар сулышын өреп. Моның сәбәбен аңлаган да кебек
була. Аларны бит лепердәшеп сөйләшеп утырган җирләреннән ниндидер көч
өзеп алып җиргә төшерә. Ә анда төшкәч, алар сөйләшергә кул күтәреп рөхсәт
сорый алмыйлар, кымшанмыйча буйсынып ятарга мәҗбүрләр.
Тургай эчкәрәк керсә, Энҗе балан куагына үрелеп азаплана. Менә ул аның
бер ботагын әз генә иеп авызына китерде дә, кып-кызыл балан тәлгәшен тешләп
алды. Балан сытылып, теге тешсез урыныннан иягенә чәптерде. Тургай аңа
якын ук килде һәм Энҗенең иягеннән кызыл балан сүлен сөртеп алды. Икесе
дә шул кызыл бармакка карадылар да көлеп җибәрделәр.
– Ачымы? – дип сорады Тургай.
– Үзең кабып кара, – диде Энҗе, капкан баланын суыра-суыра.
– Ә син ботакны минем авызга бөк, – диде Тургай.
– Әнә бит нинди эре тәлгәш нәкъ каршыңда.
– Миңа син капкан тәлгәш кирәк, – диде Тургай.
Энҗе үзе авыз иткән тәлгәшне аңа якынайтты, Тургай аның бер өлешен
тешләп алды. Мәмрәп пешкән баланның әз генә баллы ачкылт сүле бер тешләү
белән сытылып авызга таралды. Тургай аны йотып җибәргәч, төшләрен учына
алып, читкә сипте.
– Ник алай итәсең? – диде Энҗе.
– Әлфия апа, җимеш төшләреннән яшь агачлар тишелеп чыга, диде бит бая.
– Тургай үзе турындагы эре-эре тәлгәшле ботакны иеп: – Тагын кабасыңмы?
– дип сорады.
– Бүтән капмыйм, рәхмәт, – диде Энҗе.
– Үзең сыйладың, үзең рәхмәт әйтәсең, – дип куйды Тургай.
– Син әйтмәдең бит, Ислам, – диде Энҗе һәм чыркылдап көлеп куйды.
Энҗенең «Ислам» дип дәшүе Тургайны әллә нишләтеп җибәрде. Аны бит
өйдә гел үз исеме белән атыйлар иде. Энҗенең дәшүеннән бөтен гәүдәсенә
җылы дулкын йөгерде. Тургайга бу мизгел икесе генә эзләп тапкан, беркем
белми, күрми торган серле дөнья шикелле тоелды. Әйтерсең лә Энҗе аның
сыйныфташы түгел, ә бәлки әллә нинди илаһи биеклектән Тургайны күреп
14
Ф О А Т С А Д Р И Е В
төшкән әкият кызы иде. Аның чыркылдап көлүе дә көлү түгел, шушы сихри
сары яфраклар, кызыл тәлгәшләр арасындагы матур кошның сайравы иде.
Аның бар дөньяга ишетелерлек итеп җырлыйсы килде, әмма тыелып калды.
Тургай Энҗегә якын ук килде, аның сулыш җылысы йөзенә үк кагылды.
– Энҗе... мин озак уйладым... – диде Тургай. – Синең тешең миндә...
Энҗенең гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнде, бөтен йөзенә җәелгән
елмаюы сәер булып катып калды. Ул әллә нинди тонык тавыш белән:
– Нигә бирмәдең? – диде.
Аның бу соравын Тургай әллә ишетте, әллә юк.
– Синең елмаюың матур, – диде ул. – Тешең миндә калсын әле... Искә
төшерергә...
– Ә Әлфия апа?
– Әйдә, барабыз да әйтәбез, – диде Тургай.
Әлфия апалары Әйләнмә күл буен фотога төшерә иде. Үзенә таба килүче
Энҗе белән Тургайны да «челт» итеп төшереп алды
– Апа, без... – шулай диюгә Энҗе тотлыкты, ярдәм сорагандай, Тургайга төбәлде.
– Нәрсә бар?
– Энҗенең теше... ни... минем кесәдә булган... – диде Тургай, башын аска иеп.
Әлфия апалары аларның әле берсенә, әле икенчесенә шикләнгәндәй озаклап
сынап карап торды.
– Иптәшләрегез белмидер бит әле?
– Юк, – диде Тургай. Бераз уйланып торгач, өстәп куйды: – Иртәгә мәктәпкә
баргач әйтермен.
– Шулай эшләсәң, егетләрчә булыр, – диде апалары.
Алар иптәшләре янына ашыктылар. Кулларына яфраклар җыеп тоткач,
күтәренке күңел белән кайтырга чыктылар. Әлфия апалары белән кызлар алдан,
малайлар бераз калыбрак атлады. Инде авылга кергәндә, Энҗе артына борылып
карады. Аның сүзсез генә шулай карап алуы Тургайда шатлык уятты. Баягыдан
да ныграк җырлыйсы килде, ләкин ул тагын тыелып калды. Кул күтәреп рөхсәт
сораса, Әлфия апалары җырларга рөхсәт итәр иде, билгеле. Рөхсәт сорамыйча
гына җырларга кыюлыгы җитмәү әлеге шатлыкны күпмедер томалады кебек...
Кайтып ишектән керүгә үк Тургай:
– Без бүген әрәмәгә экскурсиягә бардык, – дип хәбәр салды. – Мин сезнең
барыгызга да күчтәнәчләр алып кайттым.
Өйдәгеләр:
– Кая? Нәрсә ул? – дип урыннарыннан кузгалдылар.
– Ашыкмагыз, балалар! – диде Тургай. – Урыныгызда тыныч кына утырыгыз.
Шуннан соң ул сумкасын ачты да, әле саргаеп та бетмәгән бер уч имән
яфрагы алды.
– Менә бусы сиңа, әти, – дип яртысын әтисенә бирде. Калганын бабасының
учына салды.
Аннары әнисенә алсу-шәмәхә миләш яфраклары, әбисенә үзләре сары,
үзләре эре чаган яфракларын бирде. Алар һәркайсы Тургайга рәхмәт әйтеп, аны
мактадылар. Ул Йомшакны да онытмаган иде. Аның алдына өстән каен яфраклары
төшерә башлауга, мәче алгы аягы белән аларны ефыртып уйный да башлады.
– Акбайны онытмадыңмы соң, улым? – дип сорады бабасы.
– Онытмадым, – диде Тургай, сумкасыннан бер уч чаган яфрагы алып.
Ул яфракларны Акбайга салып керде. Бабасы яфракларны куллары белән
сыпырды да әллә нинди моңлы тавыш белән акрын гына җыр сузып җибәрде:
15
ТУРГАЙ
Күл буенда әрәмәдә
Калды минем эзләрем.
Саргайган яфрак шикелле
Саргайды инде йөзләрем.
Һәркайсы кулындагы яфракларга карап, аны сүзсез генә тыңлады, үз уен уйлады...
Һәркемнең үз эше
Әлфиягә диплом яклаганда ук аспирантурада калырга тәкъдим иттеләр.
Моңа әти-әнисе дә сөенгән иде. Әмма ул авыл тормышын күрәсем килә, үземне
гади авыл мәктәбендә сынап карыйсым килә, дип нык торгач, алар ризалашты.
Гөлбакчаны да, мәктәпне дә ошатты ул.
Директор Илдар Каюмович белән озаклап сөйләшеп утырды, ачык йөзле,
тәмле телле Рәсимә әбигә фатирга урнаштырдылар. Студент чоры хыяллары
Гөлбакчага килгән беренче кичендә чынбарлык булып күңелендә җанлана
башлады. Балалар аның һәр дәресенә бәйрәмгә килгән кебек киләчәкләр,
ул сөйләгәннәрне авыз ачып тыңлап утырачаклар, һәр сүзен хәтерләренә
сеңдерәчәкләр. Аның ничек югары өлгерешкә ирешүен район, республика
укытучылары килеп махсус өйрәнерләр. Әти-әниләр, гомумән, авыл халкы
Әлфиягә рәхмәт укыячак, аны хөрмәт итәчәк. Нинди матур иде хыяллары!
Әмма укулар башлану белән ул хыяллар искән җилдәй юкка чыкты. Гүя Әлфия
Газизованы бөтерелеп аккан ташкын үз ихтыярына каршы агызып алып китте.
Дөрес, балаларның һәркайсы беркемне кабатламый торган могҗиза иде. Ләкин бу
кечкенә могҗизаларны тыңлату, буйсындыру гаять катлаулы эш булып чыкты. Еш
кына хәлләрдә алар Әлфияне үзләре буйсындыралар кебек иде. Мондый хәлнең
сәбәпләрен эзләп, ул дәресләрдән соң баш вата. Әллә быелгы беренче сыйныфка
гына шаяннан шаян балалар туры килдеме икән, дип тә уйлап куйган чаклары
була. Һәр баланың игътибары гүя калганнарныкы белән аерылгысыз тоташкан
һәм аны барысы да Ислам Нуруллинга юнәлтәләр. Алар өчен укытучы Әлфиядән
ул якынрак кебек. Нуруллин көлсә – бөтенесе дә авыз ера, ул шаяртып бер сүз
әйтсә, барысы да күтәреп ала. Әйбәт кенә барган дәресне туктату яисә икенче
якка борып җибәрү Нуруллин өчен берни дә тормый. Аның йомры башы кызык
нәрсәләрне туктаусыз уйлап чыгарып тора, сыйныф аларны дәррәү күтәреп
ала, шаркылдап көләргә, шауларга тотына. Бер көнне директор урынбасары
Диләрә Ахуновна «Нишләп сезнең сыйныф бүлмәсеннән ничә карасаң да шау-
шу ишетелә?» дип, аның белән әңгәмә дә уздырды. Әлфия мәктәпкә яңа гына
аяк баскан балаларга иркенлек бирүен, аларны мәктәп тормышына акрынлап
күнектерергә тырышуын аңлатты. «Үзегезгә карагыз, – диде Диләрә Ахуновна.
– Принципларым турында мин сезгә сөйләгән идем инде.» Нуруллинның
шаяртуларыннан үзе дә көлә-көлә дәрес уздырган Әлфия хәзер әллә завучның
кисәтүе дөрес булды микән, дигән уйга килде. Башта ул Исламны яратты,
битендәге, борынындагы вак кына сөйкемле сипкелләренә сокланып карады,
аңа кисәтү ясаганда да елмаеп кына ясады. Әмма Әлфия хәзер бер нәрсәне
аңлады: сыйныфта ул түгел, Нуруллин хуҗа була бара иде. Ислам ниндидер
сүз әйтүгә, иң элек үзе көлеп җибәрә, аннары барысы да, Әлфиянең күзләренә
карап: «Нигә син дә безгә кушылмыйсың?»– дигән сыман рәхәтләнеп көләләр.
Ә Нуруллинның көлүе хәзер аңа мыскыллы көлү булып күренә, битендәге
сипкелләре биешеп, аны үртиләр шикелле тоела. Малай тагын нидер уйлап
чыгара һәм кайбер дәресләрендә Әлфия куйган максатының яртысына да ирешә
16
Ф О А Т С А Д Р И Е В
алмый. Балаларга сыйныфта үз иптәшләренең хуҗа булуы бик кулай, чөнки
Нуруллин аларга мәктәпкә кадәр өйрәнгән урам иркенлеген сакларга булыша.
Ул аларның теләген тормышка ашыручы. Алар Нуруллиннан туктаусыз нидер
көтәләр. Малай алар көткәнне бирергә һәрвакыт әзер. Барысы да Нуруллинга
аркалана, Нуруллин аларга аркалана, Әлфия исә аларның бу бердәмлеген
җимерә алмый. Нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнен чамалый ул. Әллә артык ирек
бирүдән тугарылдымы балалар? Әллә дәресләрен кызыклы итеп үткәрмиме?
Мәктәп директоры Илдар Каюмовичның беренче очрашуда әйткән фикерләрен
кабат-кабат хәтереннән уздырды. «Беренче сыйныф – иң җаваплы чор, – диде
ул. – Күп нәрсә балаларны сезнең белем елгасына ничек алып кереп китүегездән
тора. Баланың кызыксыну тойгысы дәрестән дәрескә, көннән-көн көчәя барырга
тиеш. Баланың кызыксынуы кимесә, аның эченә шайтан керә башлый.» Ул һәр
дәресен күзеннән кичерде, әлеге таләпләрне тиешенчә үтәгәненә инанды. Шунда
ул үзенең иң йомшак урынын тапты.
Сентябрьнең соңгы атнасы бара, ә ата-аналар белән аның юньләп
аралашканы юк икән бит! Һәр баланы галәмне өйрәнгән кебек өйрәнергә
кирәклеген, моның өчен ата-аналар белән даими элемтәдә торырга кирәклеген
ул ничек онытты соң?! Моны төзәтүне бүгеннән үк башларга ниятләде Әлфия.
Кичкырын көтүләр кайткач, ул Айгөл Заһидуллиналарга китте. Айгөл – басынкы
гына кыз. Йөзе ап-ак, чәчләре, күзләре кап-кара, керфекләре озын, күз төпләре моңсу
күләгәләнеп тора. Киемнәрен өр-яңа дип әйтә торган түгел. Дәресләрдә гел тыңлап
утыра, башкаларга ияреп шаярмый, шаркылдап көлми. Әмма ни телдән, ни әдәби
сөйләмнән, ни математикадан материалны үзләштерә алмый. Югыйсә Әлфия аңа
күбрәк игътибар бирә, әледән-әле килеп үзенә генә аңлата. Әйбәт кенә аңлаган кебек
була да, кабат шуны оныта, сорау биргәч, хәтеренә төшерә алмый интегә. Иптәшләре
үртәбрәк берәр сүз әйтсә, тавышсыз гына еларга тотына. Ул ике-өч көн саен иртән
соңга кала, сорасаң, сәбәбен әйтми. Хәзер инде Әлфиянең сораганы да юк. Әнисе
Нәфисә апаны мәктәпкә бер мәртәбә чакырып китерде ул. Әлфия укулардан соң
сыйныф бүлмәсендә ялгызы иртәгәге дәресләренә план төзеп утыра иде. Шулчак
Нәфисә апаның юан гәүдәсе ишектә күренде. Ул исәнләшеп тә тормастан, ишек
катындагы партага гыжлый-гыжлый барып ятты. Әлфия коты очып сикереп торды,
аның янына килеп хәлен сорарга өлгермәде, ул:
– Су, су, су! – дип пышылдады.
Әлфия кружкага су салып килгәндә, Нәфисә апа парта өстенә торып
утырган, көч-хәл белән сулыш ала иде. Калтыранган куллары белән ниндидер
дару алып капты да, суны эчеп куйды.
– Бәлкем врач чакырыргадыр? – диде Әлфия, нишләргә белмичә.
Нәфисә апа «Юк!» дип баш чайкады. Аның йөзе кәгазь төсле ап-ак булган,
кара чәчләре яулыгыннан тузып чыккан иде.
– Ник чакырдыгыз? – диде ул бераз хәл алгач.
– Айгөл турында сөйләшергә кирәк иде, – диде Әлфия, мөмкин кадәр
йомшак булырга тырышып.
– Ни булган аңа? – дип Нәфисә апа кашларын җыерды.
– Булуын берни дә булмаган...
– Булмагач?
– Беләсезме, Айгөл иптәшләреннән күпкә калыша. Дәресләрне бик авыр
үзләштерә. Сезнең аны тикшереп караганыгыз бардыр бит?
– Дәфтәрләрен карадым, – диде Нәфисә апа. – Без дә шулай кәкре-бөкре
яза идек. Сабый бит әле ул.
17
ТУРГАЙ
– Белеме, ничегрәк укуы турында да сораштыргансыздыр инде.
– Мин аны ничек сораштырырга икәнен белмим. Вакытым да юк.
– Моның өчен вакыт тапмыйча ярамый бит инде, Нәфисә апа, – диде Әлфия
ялынгандай итеп. – Булышырга кирәк аңа.
Бу сүзләрдән Нәфисә апаның чем-кара күзләре зураеп, очкынланып китте.
– Сез мине үз кызымны үзем укытырга өндәү өчен чакыргансыз ахрысы, –
диде ул ачулы тавыш белән. – Ә сез, укытучылар, нәрсә өчен акча аласыз соң?
– Сез мине дөрес аңламадыгыз, Нәфисә апа, – дип аны тынычландырмакчы
булды Әлфия. – Айгөлгә үтелгән материалны кабатлау җитми кебек.
– Тагын нинди кабатлау ул? Беренче сыйныф баласына өй эше бирелми.
Мәктәптә чакта яхшылап укытырга кирәк. Бала миннән, укыту сездән, Әлфия
Замановна. Һәркемнең үз эше.
Әлфия баланың ничек укуы белән ана кешенең кызыксынуы нинди зур
көчкә ия икәнлеген аңлатмакчы булса да, Нәфисә апа аны ярты сүздә бүлдерде.
Яңадан мәктәпкә чакырып интектермәскә кушып, чыгып та китте.
Менә хәзер аларның өенә якынлашкан саен, күңеле тынычсызланганнан
тынычсызлана барды. Ул тынычсызлык инде күпмедер дәрәҗәдә куркуга
ук әверелде. Ләкин куркып кая барасың? Барыбер күрергә, сөйләшергә,
аңлашырга кирәк. Менә ул кайчандыр зәңгәргә буялган, хәзер буявы уңып,
купшаклап беткән коймалы йорт. Ихата эчендәге әллә кайчан эшләнгән тәбәнәк
кенә агач йорт та, иске абзар-кура да аның борчулы күңеленә сөрем генә
өстәде. Ләкин аны шаккатырган нәрсә эчтәрәк булып чыкты. Ачык лапаста
коба сыерның корсак астына кереп бетә язган Айгөл зур зәңгәр чиләккә чыж-
чыж сөт сава. Әлфия хәйран калып туктады. Әз генә якын килсә яисә дәшсә,
сыер Айгөлгә тибәр йә аны таптап китәр, дип курыкты.
Айгөл аны күреп алган иде инде, сыер астыннан иелеп караган килеш:
– Исәнмесез, апа, – дип дәште. – Хәзер савып кына бетерим инде...
Әлфия кымшану түгел, тын алырга да куркып басып торды. Әллә аңардан
ятсынып, ишегалдындагы казлар каңгылдашып куйды, алар тавышына
абзардан сарыклар җавап бирде. Сыер да аякларын күчергәләп тынычсызлана
башлады. Айгөл аны ягымлы итеп иркәләргә кереште:
– Былбылым, тик кенә тор. Син бит минем акыллы Былбылым. Савып
бетерү белән тагын он ялатырмын. Күп итеп чөгендер яфраклары да әзерләп
куйдым үзеңә. Абзарга япкач, ашарсың тәмләп. Көне буе көтүдә йөреп
арыгансыңдыр, ашарсың да ятып йокларсың. Чү, чү, селтәмә койрыгыңны,
сөткә чүп төшерәсең. Әнә шулай, акыллы бит син минем Былбылым. Барысын
да аңлыйсың. Менә бетте дә.
Айгөл чиләк күтәреп сыерның бу ягына чыгып, чиләге белән сөтне читкәрәк
куйды да лапас эченнән тагын ярты чиләк сөт алып чыкты. Күтәрергә җиңел
булсын өчен сөтне шулай бүлеп сава икән. Айгөлнең карышуына карамастан,
Әлфия чиләкләрнең икесен дә үзе күтәреп алып керде. Нәфисә апа ятып тора
иде. Салкын гына исәнләштеләр.
– Апа, малларны ябасым бар иде. Мин кирәкме? – диде Айгөл, бер әнисенә,
бер аңа карап.
– Син безгә кирәк түгел, – дигәч, ул өйдән чыгып китте.
Әлфиянең кыенсынудан ике бите ут яна башлады.
– Килүем вакытсызрак булды бугай – диде ул, кыен хәлдән ничек чыгарга
юл тапмыйча. – Зинһар мине кичерә күрегез...
– Нәрсә өчен?
18
Ф О А Т С А Д Р И Е В
– Мәктәпкә чакырганым өчен. Мин үземчә укытучылык бурычымны
үтәмәкче булган идем...
Нәфисә апа тавышын күтәрмичә генә аны бүлдерде:
– Сез әле яшь, Әлфия Замановна, – диде ул авыр сулап. – Укытучылык
бурычы дигән нәрсә юк ул. Мин моны сезгә инде егерме ел мәктәптә
җыештыручы булып эшләгән кеше буларак әйтәм. Депутатлык бурычы да,
врачлык бурычы да, минем кебек җыештыручы бурычы да юк. Кешелек бурычы
гына бар. Ә мине мәктәпкә чакыруыгыз белән сез хаклы идегез.
– Юк, юк, мең мәртәбә юк! – диде Әлфия кызып. – Без, укытучылар,
балаларны үтәли күрәбез, дип уйлыйбыз. Әмма бик нык ялгышабыз икән. Айгөл
кергәнче мин сезгә шул хакта әйтергә телим. Мин бит аны... сыйныфта иң ялкау
кыз дип уйлый идем. Бүгенге көнгә кадәр шулай уйладым. Шулай уйлаганым
өчен кичерүегезне сорыйм мин. .. Сезне чакырганчы үзем өегезгә килергә
тиешлегемне дә соңыннан гына аңладым. – Әлфия үзенең кайнар куллары белән
Нәфисәнең кулларын тотты. Алар сап-салкын, гүя үлгәннәр иде. – Кичерәсезме?
Шушыңа җавап алмый торып, минем сезнең белән сөйләшергә хакым юк.
– Сезнең мин бөртек тә гаебегезне күрмим... – Нәфисәнең салкын
бармаклары кымшанып аңа җавап бирде. – Күреп торам, сез чын күңелдән
сөйлисез. Кулыгызның кайнарлыгы йөрәгемә үтте. Анда инде ничә еллар
бернинең дә үтеп керә алганы юк иде...
– Алай яшәп булмый ич, Нәфисә апа! – диде Әлфия, хисләнеп.
Нәфисә бер ноктага карап шактый вакыт дәшми торгач, сүз башлады:
– Сезнең иртән беркемне дә күрергә теләмичә йокыдан торганыгыз бармы?
– Әлфия дәшмәде. – Менә мин инде ничә еллар шулай торам. Минем ялгышып
елмайгалаган чагым була, ә көлгәнем юк. Кояш күктән көлеп карый, мин
елмая алмыйм. Мәктәптә дә минем елмайганны күргәннәре юк. Күрерләр иде
– елмайганым юк. Елмаер идем, миңа бүген начар, иртәгә тагын да начаррак
буласын беләм. Кешеләр белән исәнләшәсем дә килми...
Нәфисә, сөйләвеннән туктап, кул аркасы белән күз яшьләрен сөртте. Шул
арада Әлфия аптырап сорап куйды:
– Ни булды соң сезгә?
– Мин сигезенче сыйныфта укыганда, гангрена булып, әнинең уң аягын
бот төбеннән үк кистеләр. Әти мин туганчы ук вафат иде. Укуны ташлап,
фермада сыер савучы булып эшли башладым. Әни үлгәндә әйтте: бабаң авыл
мәчетенең манарасын кисүдә катнашкан. Аның шул гөнаһы өчен Ходай мине
аяктан мәхрүм итте, диде. Иремне ферма өчен урман кискәндә агач басып
үтерде. Аягым авыртып, мин дә фермада эшли алмас булдым. Көч-хәл белән
Болынкырдагы икенче мәктәпкә җыештыручы булып урнаштым. Аяксыз әни,
ике бала белән дөньяны сөйрәдем, ә дөнья миңа гел каршы торды, яшәгән саен
өеп чир бирде. Хәзер ни көтим язмыштан?
– Сезнең бит әнә нинди уңган кызыгыз бар, – диде Әлфия, аның
сөйләгәннәренә яктылык иңдермәкче булып.
– Уңган... – дип куйды Нәфисә, аның әйткәнен кире каккандай. – Ул бит
чарасызлыктан уңган. Менә бүген кан басымым һич кенә дә җибәрми...
Аякларымда тромб, артроз. Рәтем булган чакта тезләнеп савам сыерны. Чирле
көннәрем сау чагымнан күбрәк шул. Бөтен эш Айгөл җилкәсенә төшә. Ул
сабыйны чиләге-ние белән аударып, сыер әллә ничә мәртәбә таптый язды инде.
– Халык сыер асраудан туктап бара түгелме соң хәзер? – дип сүз кыстырды
Әлфия.
19
ТУРГАЙ
– Күпме акча алып эшләгәнемне әйтер идем, оялам... – Нәфисәнең тагын
күзләреннән яшь сыгылып чыкты. – Малаем техникумда укый. Укуы өчен дә,
фатиры өчен дә түләргә кирәк. Кием-салымга, газына, башкасына... Даруларга
гына күпме кирәк! Бәяләр айлап түгел, көнләп котыра. Сөтнең күбесен
сатабыз, акчасы иш янына куш була шунда. «Былбыл»ны асрамыйча булмый
безгә. Мин ике баланы кеше итим дип көчәнәм, алар мине үтермәскә тырыша.
Юкса, бу дөньядан инде берни дә ала алмаячагымны да, аңа берни дә бирә
алмаячагымны да күптән аңладым. Дөньяны инде беркайчан да буйсындыра
алмаячагымны, ә аның мине җиңәчәген дә беләм. Барысы да ачык. Көтелмәгән
берни дә калмады. Кызык та, мәгънә дә калмады. Балалардан башка. Сез минем
эчемдә ниндидер очкын кабыздыгыз. Мин сезгә ышанам. Тик бер генә нәрсә
үтенәм: ташламагыз Айгөлне!
Нәфисә кинәт Әлфиянең алдына тезләнде, аның кулларын үбәргә тотынды.
Әлфия аны култыгыннан тотып көч-хәл белән аягына бастырды.
– Нәфисә апа, зинһар тынычланыгыз! – Кулъяулыгы белән аның күз
яшьләрен сөртте.
Ләкин Нәфисә тынычлана алмады. Авыр кулларын Әлфиянең ике иңбашына
салды да:
– Ташламагыз Айгөлне! – дип аһырды. Аның янып торган кара күзләре
көйдергәндәй тоелды Әлфиягә. – Бабайның гөнаһысы өчен әни белән миңа,
иремә язылган язмыштан аралап алыгыз аны! Сүз бирә аласызмы миңа?!
– Кулымнан килгәнчә барысын да эшләрмен, Нәфисә апа! Күңелегез тыныч
булсын, – диде ул.
Киткәндә Нәфисә белән Айгөл, аның каршы килүенә карамастан, күчтәнәчкә
бер литр сөт җибәрде.
Бу очрашу 29 сентябрь көнне булды. 30 сентябрь иртәсе шундый назлы,
бизәнгән-ясанган яшь кызлар кебек елмаеп килде. Күк йөзе дә айның
соңгы көненә чистарынган, сафланган, кояш та җәйдән саклап тоткан иң
ягымлы нурларын коя. Җил ятып ял итә, шуңа күрә һавадагы тоҗымнар да
кыймшанмыйча бер урында тибрәнеп торалар. Көзнең шушындый көннәрендә
еш кына, нишләптер, күңелгә яз килә.
Икенче дәрес математика иде. Тигез күплекләрне кабатлап, яңа темага
күчәргә әзерләнгәндә, Нуруллин тышка чыгып керергә рөхсәт сорады. Шул
чыгудан ул кермәде. Озын тәнәфестә биология укытучысы Илгизә Исхаковна
Әлфияне читкәрәк алып китте дә елмаеп: «Тургаегыз очты бит», диде.
Әнисенең хәлен белергә биолог өенә кайткан булган. Безнең ындыр буендагы
сукмактан Нуруллин кармак тотып Ыкка төшеп китте, ди. Бу инде иптәшләрен
көлдерү генә түгел, Әлфияне сыйныф алдында мыскыл итү иде. Җитмәсә
бөтенесе туктаусыз «Тургай кая китте микән?» дип шыбырдаша. Әлфия
аларның тавышын «авыргандыр» дип бер сүз белән басарга тырышса да, үзенең
эчендә җеннәр котырды. Калган дәресләрне үткәрүе үткәрү булмады, кәефе
тәмам киткән иде. Укулар бетү белән Илгизә Исхаковналар янындагы сукмакка
ашыкты. Яр өстенә килеп басуга, Исламның чылбыр белән йозакланган көймә
башында кармак салып утыруын күрде. Пыяладай су өсте тып-тын. Ислам
карашын калкавычына түгел, югарырак – Нух тавына юнәлткән иде. Әлфиянең
колагына сизелер-сизелмәс кенә ниндидер көй ишетелгәндәй булды. Ислам
авыз эченнән җырлый икән бит. Бик таныш көйгә дә охшаган. Өзек-өзек кенә
аерым сүзләре дә ишетелеп ала. Әлфия аңа булган рәнҗүен онытып, малайны
тыңларга тотынды. Көй әкияттәй серле, бик-бик ерактан сызылып килә кебек
20
Ф О А Т С А Д Р И Е В
иде. Әйтерсең лә тау башындагы чал кылганнар арасыннан җил йөгерә, шул
җилнең кылган сабакларына кагылуыннан моң дулкыны җәелә. Ул йомшак
кына булып йөрәкне йә тынычландыра, йә бердәм тыпырдагандай көчәеп,
аны каядыр ашкындыра... Менә Ислам кулларын югары күтәрде, тавышы Ык
буйларын яңгыратып, еракка таралды:
Оч син, күңелем, оч син,
Оч син зәңгәр күкләргә!
Шунда язган язмыш миңа
Бәхет орлыкларын чүпләргә!
Һау-вау, һау-вау!
Шаулама, камыш, чыгарма тавыш!
Шаулама, камыш, чыгарма тавыш!
Шунда Ислам нидер сизенгәндәй ялт итеп артына борылып карады. Аның
йөзенә аптырау билгеләре чыкты, ләкин ул аны бик тиз җиңде һәм Әлфияне
хәйран калдырды:
– Апа, төшегез монда, кармак салабыз, – диде.
Әйтерсең, берни дә булмаган! Әлфия ярдан төшеп көймә янына ук килде.
Нишләптер:
– Кая тоткан балыгың? – дип куйды.
– Миңа дигән балыклар суда, апа.
– Нишләп мине алдап качтың? – диде Әлфия, кырыс тавыш белән.
Нуруллин әз генә уйланып торгач, башын аска игән хәлдә мондый җавап бирде:
– И, апа, миңа бабай һәркемнең үз эше, ди. Берәүләрнеке укыту, берәүләрнеке
балык тоту.
Әлфия бу сүзләрне ишеткәч, чак кына суга барып төшмәде. Ул Нәфисәнең
кичә әйткәнен төп-төгәл кабатлады бит! Очраклылыкмы бу? Очраклылык та
закончалык билгесе, диләр. Ул берни әйтә алмыйча ярдан югарыга атлады, әмма
аякларыннан эләктергәндәй, ниндидер билгесез көч аны артка таба тартты.
Эчке тавышы очраклымы, түгелме икәнне бизмәнгә салырга кушты. Кичә
Айгөл турында сөйләшергә баруы, һичшиксез, педагогика таләбе буенча зарури
иде. Нуруллинның бүген дәрестән качуы да аның үз-үзен тотышының логик
үсеше булып тора. Димәк,икесендә дә очраклылык юк. Очраклылык булмагач,
Әлфия ниндидер чара күрергә, гамәл кылырга тиеш. Ничек, нинди гамәл?
Яр башына менеп җиткәч, Әлфия борылып аска карады. Ислам күзләрен
кояштан күләгәләү өчен кулын каш өстенә куйган хәлдә, башын кыйгайтып
аны карашы белән озата иде. Әлфия шул чакта эчендә нидер кузгалуын, үзен
моңарчы көтелмәгән халәт биләвен тойды. Ул әлеге ике очракның, үзара
берләшеп, күңеленә җылы агым булып иңүен һәм Исламга карата ачуын этеп
чыгаруын сизде. Хикмәт нәрсәдә? Нишләп болай булды? Бу сорауга да җавап
табарга кирәк иде...
Мин юләр түгел
Тургай йокыдан уянып, тәрәзәгә күз ташлауга кычкырып җибәрде:
– Карагыз әле, карагыз, койма, баганалар ак бүрек кигән! Өй нишләп болай
яктырган?! – дип ул әле әнисенә, әле әтисенә, әле бабасы белән әбисенә килеп
сарылды.
– Тыштагы карның агы өйгә тулган да күләгәләр диван астына кереп качкан,
– диде, бабасы көлеп.
Тургай, курткасы белән бүреген ашык-пошык кигәч, атылып тышка чыкты,
әмма карның чагылдыруыннан беркадәр вакыт күзләрен ача алмый торды. Карның
21
ТУРГАЙ
агы өйгә генә түгел, күзгә дә тула икән бит! Бөтен җир ап-ак. Бер-берсен уздырырга
теләп, һавадан төшүче кар бөртекләре көләләр. Аларга кушылып Тургай да көлә.
Кар бөртекләре шундый эре! Ничек матур! Нинди тәмле исләре! Кар кунмаган
агач та, койма башы да калмаган. Баһадир почмактарак өелешеп торган казлар
яныннан керт-керт басып лапас алдындагы тавыклар янына килде, аларга тамак
төбе белән нидер әйтеп куйды. Акбай муенсасын ычкындыруга котырып чабарга
тотынды, әллә ничә мәртәбә казларны, тавыкларны пырхылдатып үтте. Капканы
ачуга урамга томырылды. Тургай багана башыннан кар алды. Ул мамык шикелле
җиңел, әллә нинди хуш исле. Тургай карны авызына каба, аңардан әллә сөт, әллә
бал, әллә җил тәме килә. Ул урамга чыга. Ындырдан урап кайткан Акбай аның
янында үрле-кырлы сикерә башлый, борыны белән аның тезләренә бәрелә, арт
аякларына басып, битен, колагын ялап ала. Тургайның Бормалыны күрәсе килә.
Алар икәүләшеп тыкрыктан шунда төшеп китәләр. Инеш үзе каралып агып ята,
ә тирә-юне ап-ак. Таллар, тирәкләр челтәрле ак шәл ябынган төсле, башларын
бераз аска игәннәр. Үләннәрдән биегрәк булып утыручы куралар да ап-ак. Акбай
сикерә-сикерә чабып үткәндә, ул кураларның карлары коелып төшә. Тып-тын.
Җил кая качты икән? Әллә кар астында басылып калып, чыга алмыйча ятамы?
Тургай ярның текәрәк җиренә килде дә, мәтәлчек атып, аска тәгәрәде. Бүреге
төшеп калган иде, аны Акбай алып килеп бирде. Хәзер ашау белән тау башына
чана шуарга гына китәр иде дә, мәктәпкә барасы бар шул. Алар Акбай белән еш-
еш сулап йөгереп кайтып керделәр.
Кызык бүген. Урамда да бөтенесе кар ыргыта. Тәнәфес саен кызлар да,
малайлар да киенеп тә тормыйча ишегалдына чыгып кар атыштылар. Бөтенесе
кычкыра, бөтенесе чабулый, кар йомарламнары төрле яктан оча, кем кемгә
атканын да белмәле түгел, кайсы төшеңә тисә дә авырттырмый, көләсене
генә китерә. Тышта рәхәт, ә менә бүлмәдә Әлфия апалары, тик утырыгыз,
боргаланмагыз, пышылдамагыз, дип кисәтеп кенә тора. Соңгы дәрескә кергәч,
Тургай тәрәзәгә күз салган иде, кар бөртекләренең, ак күбәләкләргә әйләнеп,
тәрәзә каршына ук килеп уйнаганнарын күрде. Аннары алар әз генә зурайдылар
да, чыпчык, сыерчык, сандугач тавышлары белән әллә нинди матур бер көйгә
җырларга тотындылар. Тургай парта артында утырса да, аларның уртасына
күчүен сизми калды. Шуннан соң әллә ул аларга, әллә алар аңа кушылып
җырлый башладылар. Тургай югыйсә атламаган да кебек иде, ә үзе, кулларын
аларга таба сузып, тәрәзә каршында басып тора икән...
Болытларның төбе тишелгән,
Карлар ява, карлар ява,
Җилләр йоклый карның эчендә,
Җәйләр йоклый минем исемдә-ә-ә!..
Ул җырлый башлаганда, сыйныфташлары көлешә башлаган иде, кинәт
тынып калдылар, авызларын ачып аңа төбәлделәр.
Ул шундый да моңлы итеп җырлады, аны хәтта Әлфия апалары да
бүлдермәде. Тургай туктауга, бөтенесе гөрләтеп кул чаптылар.
– Тынычландык, балалар, – диде Әлфия апалары, берни булмагандай. –
Дәресне дәвам итәбез.
Тургай иртәдән бирле ниндидер дулкынның үзен югарыга чөйгән кебек
күтәреп-күтәреп алуын сизеп йөргән иде. Менә хәзер тынычланып калды.
Җырлаганда-көлгәндә ул нишләптер бернинди кыенсыну сизми. Коридорда
җырлап барганда директор белән Диләрә Ахуновнадан гына бераз шикләнә.
Башка укытучылар аңа елмаеп кына узалар. Тургайга менә хәзер шулкадәр
22
Ф О А Т С А Д Р И Е В
рәхәт булып китте. Тик иптәшләре генә әллә ни эшләделәр. Кайсылары аның
кебек көй чыгармакчы булды, кайсылары җырның сүзләрен кабатлады, алда
утыручылар туктаусыз Тургайга борылып елмайдылар, нәрсә дә булса әйттеләр.
Әлфия апалары дәресне юньләп алып бара алмыйча интекте. Дәрес беткәч,
бөтенесе дәррәү урыннарыннан кузгалды. Әлфия апалары Тургайга калырга
кушты. Бүлмәдән барысы да чыгып беткәч, Әлфия апасы аңа йомшак кына итеп:
– Ислам, дәрестә җырларга ярамаганын син беләсеңме? – дип сорады.
– Беләм, – диде ул.
– Нишләп җырладың соң?
– Яңадан җырламам, – диде Тургай, башын аска иеп.
– Син минем сорауга җавап бирмәдең. Ник җырладың? Дәресне өзү өченме?
– И, апа, сизми дә калдым, – диде Тургай чын күңеленнән. – Өйдә дә шулай
булганым бар. Әниләр дә аптырый.
– Ә җырның сүзләрен үзең уйладыңмы? Берәр китаптан алдыңмы?
– Юк, – диде Тургай, иңбашын сикертеп. – Мин берни дә уйламыйм. Үзе
килеп тора...
– Каян килеп тора?
– Белмим... Карлар җырлатты мине. Үзләре кошлар кебек җырладылар матур
итеп. Сез дә шунда, сыйныфташлар да. Бөтенебез бергә... – Әлфия апасының
йөзенә чыккан аптырау билгеләрен күреп, ул сикереп торды. – Чын, апа, сез
ышанмыйсыз... Чын бу...
Әлфия апасы шактый вакыт аңа сүзсез генә сынап карап торганнан соң:
– Яңадан дәресне бозмаска сүз бирәсеңме? – дип сорады.
– Бозмам, апа...
– Ярый, бар кайт, Нуруллин.
Мәктәптән кайтып ашагач та, Тургай чанасын тартып тауга ашыкты.
... Кич өйләренә Әлфия Замановна килеп кергәч, Зөһрә белән Әмир каушап
китте. Тургай әле чана шуудан кайтмаган иде. Әниләре өстәл әзерләргә кереште.
Зөһрә белән Әмир Әлфияне түр якка алып чыктылар, нәрсә булганын белергә
теләп, икесе дә аңа сораулы караш ташладылар. Әлфия Исламның сентябрь
азагында дәрестән качу вакыйгасын да, бүген дәрестә җырлап җибәрүен дә
җентекләп сөйләп биргәч, Әмир авыр сулап ишекле-түрле йөрергә тотынды.
– Аның тик торганда җырлый башлавы безне сагайтырга тиеш, – диде Әлфия.
– Ул моны усал ният белән дә эшләми бугай. Сәбәбен аңлатуы да кешечә түгел,
әллә нинди серле, аңлаешсыз. Бәлкем психиатрга күрсәтеп карарга кирәктер?
Әмир белән Зөһрә бер-берсенә карашып сүзсез калды. Малайларының
сәер кыланмышыннан соң аларның үзләренең дә бу хакта сөйләшкәннәре
булды, әмма тәвәккәлли алмаганнар иде. Әниләре белән әтиләре аларны чәйгә
чакыргач, барысы да өстәл янына утырды. Мәктәп хәлләренә авылныкын да
кушып, чәй эчкән арада, Тургай да кайтып керде. Аның битләре кызарган,
бияләйләренә, итекләренә ап-ак булып кар ябышкан иде. Әлфияне күргәч, ул
елмаеп җибәрде һәм:
– Исәнмесез, апа! – дип өс-башларын салырга тотынды. Ул иске чалбарын
кигән иде. Зөһрәгә укытучы каршында кыен булып китте. Ул Тургайга курткасы
белән бүреген эләргә булыша-булыша:
– Улым, тагын иске чалбарыңны кигәнсең, – дип канәгатьсезлек белдерде.
– Яңа чалбарларың бәләкәйләнә бит, аларны кимәгән килеш чыгарып
ташларбызмыни?
– Ташламабыз, – диде Тургай һәм, эре-эре атлап, өй түреннән үк әйләнеп
23
ТУРГАЙ
килде. – Малайларга кидерербез.
– Иптәш малайларың синнән дә зуррак бит, – диде әнисе.
– Мин үз малайларымны әйтәм, – диде Тургай эре генә.
Бабасы чынаягыннан эчеп маташкан чәен чак пошкырып җибәрмәде.
Бөтенесе дә хәтта тын алудан туктап аңа төбәлделәр.
– Ул нинди малайлар тагын? – диде әтисе ачулы тавыш белән.
– Өйләнгәч туасы малайларым...
Аның бу сүзеннән иң элек бабасы көләргә тотынды. Әлфиянең ике бите
генә түгел, колакларына кадәр ут яна башлады. Әйтерсең лә аның бу сүзләре
өчен ул гаепле иде. Зөһрә дә кып-кызыл булды. Әмир генә көлми иде.
– Кемгә өйләнерсең микән соң? – диде бабасы, ясалма тешләрен шыкылдата-
шыкылдата көлеп.
– Аптыраган инде, – диде Тургай елмаеп. – Аның хәзер юньле кызлары да
калмады бит әле.
– Синең белән укый торган кызлар ярамыймыни? – диде әнисе, Әлфиягә
күз кысып.
– Уйлыйсы бар әле, – диде Тургай, сүзгә нокта куйгандай итеп.
Әнисе аның битләреннән үпте, кулларын юып, ашарга утырырга кушты. Әмир
белән Зөһрә Әлфия Замановнаны озатырга чыгып, шактый вакыт торып керделәр.
– Апа ник килгән? – дип сорады Тургай, әбисе әзерләп биргән йомырка
тәбәсен ашый-ашый.
– Безнең хәлне белергә кагылган, – диде әтисе.
Әтисенең төпченгәнне яратмавын белгәнлектән, ул бүтән сорау бирмәде.
Бер атна вакыт узгач, якшәмбе көнне әнисе Тургайның тырнакларын
кискәндә:
– Иртәгә больницага барабыз, – диде.
– Ник? – дип сорады ул.
– Үземнең дә врачка караласым бар. Сине дә күрсәтербез.
– Минем бер җирем дә авыртмый бит, – диде Тургай.
– Авырткач соң була, – диде әтисе, телевизор карап утырган җиреннән
сүзгә кушылып.
– Минем мәктәпкә барасым килә...
– Мәктәп беркая да качмас, – диде әтисе.
– Больница качамыни?
– Телләшеп торсаң, мин икенче төрле дә сөйләшә белермен, – диде әтисе,
ачуланып.
Икенче көнне иртән больницага әзерләнә башладылар.
– Язган дәфтәрләреңне, ясаган рәсемнәреңне алып кил әле, – диде әнисе.
Тургай дәфтәрләрен, альбомнарын алып килде дә аптырап әле әтисенә, әле
әнисенә карады:
– Нәрсәгә кирәк алар?
– Алып барырга куштылар, – диде әнисе, аның әйберләрен үзенең кечкенә
сумкасына салып.
Тургайның күзләрендә яшь күренде.
– Мин бармыйм! – дип кычкырып җибәрде ул.
– Әгәр тагын шул сүзеңне әйтсәң, сыртыңа каеш төшәчәк, – диде әтисе ярсып.
– Бармыйм, бармыйм!
Тургай шулай диде дә чыгып йөгерде. Ул, абзарга кереп, бозау ябылган мал
өенә качты. Әтисе белән әнисе аны эзләп табып, икесе ике кулыннан тотып алып
24
Ф О А Т С А Д Р И Е В
чыктылар. Ул кычкырмыйча гына елый һәм бертуктаусыз «бармыйм, бармыйм,
бармыйм», дип пышылдый иде. Аны машинага утыртып алып киткәндә, әбисе
белән бабасы капка төбендә ни әйтергә белмичә кайгырышып калды.
Иң элек врач бүлмәсенә әнисе кереп китте. Ул анда бик озак торды, Тургай
белән әтисе көтә-көтә хәлдән тайдылар. Ниһаять, әнисе чыгып, Тургайны алып
кереп китте. Ул бик курыккан иде, врач матур гына ягымлы апа икән. Икесе генә
калгач, ул мәктәптә нинди фәннәрне өйрәнүләрен сораштырды, татар теленнән,
укудан, математикадан сораулар бирде. Аннары Тургайга үзе белгән чәчәк, үлән
исемнәрен санап чыгарга кушты. Ул бик күп үсемлекләр атады, врач апа аларның
кайберләрен үзе дә белмәвен әйтте. Бер-бер артлы кошларны, балыкларны,
бөҗәкләрне, агачларны санап чыгарга туры килде. Үзенең иптәш малайлары
турында сораштырды, уйный торган уеннарын сөйләттерде. Шуннан соң кулына
елык-елык килеп торган бәләкәй тимер чүкеч алды. Аны Тургайның каршысында
төрлечә йөртеп, шуңа карарга кушты, аягын аякка атландыртып, чүкече белән
тез башына өч мәртәбә сугып алды. Бер биек утыргычка утыртып, чигәләренә,
маңгаена, арт чүмеченә электр тоташкан әллә ниләр ябыштырып тикшерделәр.
Агачлар, чәчәкләр белән ничек сөйләшүен сораштырды. Аларның сүзен мин
үзем генә ишетәм, диде Тургай. Врач апа Тургай ясаган агачларны күрсәтеп:
– Болар ни агачы? – дип сорады.
– Алмагачлар, – диде Тургай. – Әнә бит кып-кызыл алмалары.
– Син ул алмаларга ике күз төрткәнсең, борын, ирен сызгансың. Ник алай
эшләдең?
– Алмаларның безнең белән сөйләшәсе килә бит. Шуңа авыз ясадым.
– Син әти-әниләреңә өйләнергә теләвең турында әйткәнсең, – диде врач
апа көлемсерәп.
– Кызык итеп сөйләдем инде шунда, – диде Тургай, көлә-көлә. –
Шаккатыруы кызык бит.
– Миңа да берәр кызык сөйлә әле.
– Сөйли алмыйм, – диде Тургай кинәт җитдиләнеп.
– Нишләп?
– Менә уйлыйм шуны... – Ул карашын уң яктагы тәрәзәгә юнәлтте, күзләре
яшьләнде. – Юләрлекне тикшергәндә сөйләп булмый!..
Тургай урыныннан сикереп торды да ишеккә ташланды.
– Ислам, алай түгел бит, – дип кычкырып калды врач.
Аны коридорда әтисе белән әнисе дә туктата алмый калдылар. Артыннан
йөгерешеп чыгып эләктергәч, машинаның арткы урынына утырттылар. Әтисе
аны кочаклап ялварулы тавыш белән:
– Улым, син ник болай кыланасың? – диде.
Тургай еш-еш сулады, күзләрен чытырдатып йомды да пышылдап бары
өч сүз әйтте:
– Мин юләр түгел...
***
Нуруллинның сөмсере коелганын Әлфия Замановна балалар алдына кереп басу
белән күрде. Сыйныфташлары аның кинәт шаярмас-көлмәс булуына аптырасалар
да, моның сәбәбен белмиләр иде. «Мөгаен психик тайпылыш тапканнардыр»,
дип уйлады Әлфия коты очып. Ислам хәтта иптәшләре шаярткалап, көлешкәләп
алганда да җитди булып утыра бирде. Тактага чыккач та, бер генә артык сүз дә
әйтмәде, бер генә артык хәрәкәт тә ясамады, әз генә елмаеп та карамады. Әйтерсең
25
ТУРГАЙ
лә аны башка берәү белән алыштырып куйганнар иде. Сыйныфта ниндидер якты ут
сүнеп, җылы качкан төсле тоелды. Хәзер аның коридор тутырып җырлап йөрүләре,
туктаусыз шаяру-көлүләре дә туктады. Әлфия Зөһрә белән сөйләшкәч, аңарда
бернинди психик тайпылыш булмавын, Исламның сау-сәламәт икәнлеген белеп,
чиксез куанды. Ләкин ул өйдә дә юньләп сөйләшми-көлми торганга әйләнгән.
– Больницага алып барырга ашыкканбыз, – диде Зөһрә, уфтанып.
Әлфия дә йөрәген туктаусыз яндырган нәрсәне әйтмичә кала алмады.
– Мин гаепле монда. Мин киңәш бирмәсәм, мөгаен, алып бармаган булыр
идегез...
– Кем белә инде, – дип куйды Зөһрә.
Әлфия аны юатырлык сүзләр эзләде, әмма таба алмады.
– Күңеле урынына утырыр әле, – диде.– Без дә кулдан килгәнне эшләрбез.
Әмир абый гына каты бәрелә күрмәсен инде...
Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Исламның йөзе акрынлап ачыла
башлагандай тоелды. Җомга көнне Әлфия аның бер мәртәбә елмаюын да
күрде. Ләкин элекке Ислам Нуруллинның шукланулары, гөлдерәп көлүләре
бик еракта калган иде инде...
Мәтәлчек тавында
Бу ялда бөтен сыйныфлары белән Мәтәлчек тавында чана шуарга
сөйләшкәннәр иде. Хәтта Әлфия апаларын да чакырдылар. Ул, чакыруыгыз өчен
рәхмәт, эшләрем муеннан, диде. Шимбә көнне нык кына җепшетеп җибәрде.
Карны эретеп бетерсә, чана шуып булмас, дип хафага да төштеләр. Якшәмбе
иртәсе үзе аяз, үзе салкынча булып килде. Сәгать унга Айгөлдән кала барысы
да җыелып бетте. Зуррак егетләр, кызлар чаңгы шуалар иде инде. Алар, тау
башыннан очып төшеп, тыкрык буйлап урамга ук барып чыгалар. «Маймычларны
сайга чыгарабаз», дип көлеш-көлешә, аларны тауның тәбәнәгрәк урынына
җибәрделәр. Абыйсы Шүкә белән килгән Зөлфәт тә чанасын тартып аларга иярде.
Моннан авыл уч төбендәге шикелле күренә. Карның кояш нурларында җем-җем
итүе күзләрне кытыклый шикелле. Алар бу сихри манзарага сокланып торган
арада Айгөл дә килеп җитте. «Чанам ватылган», диде ул төшенке тавыш белән.
Аны барысы да үзе белән бергә шуарга чакырды. Тик ул Алсу янына китте.
Борынгы бабаларыбыз мамонт ауларга әзерләнгәндәге кебек, барлык
нәрсәләр дә искә алынды. Таудан бөтенесе берьюлы тәртип белән генә шуып
төшәргә, бергәләп тәртип белән генә менәргә килештеләр. Стратегик планга
гаделлек һәм башка әхлак нормаларыннан чыгып искәрмәләр дә керттеләр:
– Бүрекне алып атыш түгел!
– Күзгә кар сипмәскә!
– Аяк киемен салдырырга ярамый!
– Муенга кар салыш түгел!
Менә һөҗүмгә әзерләнгән гаскәр кебек, чаналарны тигезләп куйдылар.
Арада иң юан тавышлысы Фаил булганга, команда бирергә аңа куштылар. Фаил
ике көлчә төсле ике битен бик җитди кыяфәткә кертеп кабартты да, авылдагы
бөтен җан иясенең йөрәген алырлык итеп кычкырып җибәрде:
– Внимание! Минем команданы тыңла! Бер! Ике! Өч!
«Өч» дигәндә куркудан Зөлфәтнең әллә тамак төбеннән, әллә пәлтәсе
эченнән үк «пырт»ка охшаш аваз ишетелде. Беренче сыйныфларның старт
пистолеты булмаганлыктан, бу сигнал да ярап торды. Чаналар дәррәү кузгалып
түбәнгә очты, төшкән саен ныграк кызулый барды. Карлы җилнең битләрне,
26
Ф О А Т С А Д Р И Е В
борыннарны өттереп үбүенә һәркем, төрле авазлар чыгарып, чыйнап, шаркылдап
үз шатлыгын белдерде. Ләкин аларның стратегик планына ниндидер каршылык
килеп керде. Иң элек Фәйрүзәнең чанасы, дулаган усал айгырдай, кинәт уңга
каерып, Риф чанасына бәрелде. Аннары алар өстенә Алсу белән Айгөл килеп
менде. Сул якта Тургай белән Фаил бәрелешеп тәкмәрләде. Лилия билгесез
сәбәпләр аркасында тауның уртасында ук мәтәлчек атты. Кыскасы, җентекләп
төзелгән план чәлпәрәмә килде. Ни өчен дисәң, һәр шуып төшү берничек тә
аңлатып бирә алмастай сихри дөньяга чумдыра иде. Бер шуып төшкәч, син
шуның тылсымыннан чыга алмыйсың, сөйләшеп куелган «бергәләп» дигәнне
дә онытасың һәм, күзеңне йомып, кабат тау башына йөгерәсең, үзеңнең
күкрәгеңнән шатлык авазлары бәреп чыкканын да сизмисең. Кемнең төшкәнен,
кемнең менгәнен инде аерырлык түгел. Бөтенесе хәрәкәтләнә, бөтенесе ашыга,
бөтенесе кычкыра, кемнәрдер аяк чала, кемнәрдер төртеп ега, кемнәрдер аска
таба тәгәрәтеп җибәрә. Аларның күкрәкләреннән ярсып чыккан тавышларны
мамонт тоткан кешеләрнеке белән генә тиңләп булыр иде. Вакыт та югалды, җир
дә югалды, бары тик тау дигән ак ястык кына бар. Анда ничек егылсаң да, бер
җирең дә авыртмый, битләргә ябышкан, беләкләргә, муеннарга тулган карлар да
салкын түгел, тәнне кайнарлата гына бара, битләр ут яна, борыннардан аждаһа
авызыннан бөркелгән ялкын кебек һава бәрә, тамак төбеннән дию тавышы чыга.
Мондый рәхәт беркайда була алмый! Мондый кызык кинода да, циркта да була
алмый! Мондый могҗиза менә хәзер шушында – Мәтәлчек тавында гына була
аладыр. Моның бөтен рәхәте һәркемнең теләгәнчә котыруында, булдыра алганча
кычкыруында, шаркылдап көлүендә, карда мәтәлчек атып йөзүендә. Рөстәм
төшкәндә авызын зур итеп ача, күзлеге ялык-йолык килә, тамагыннан чыккан
тавышы ажгырып килгән поездның гудок бирүен хәтерләтә. Иң аста Лилия
инде өченче мәртәбә тезләнеп кулларына таянып торырга маташканда, Зөлфәт
чажлап төшеп, аның яшел чалбарлы арт санына китереп төртте. Күрәсең, яшел
булгач, алга барырга ярый, дип уйлагандыр инде. Лилия кабат карга капланды,
Зөлфәт аның өстеннән мәтәлчек атып, юлын чанасыз гына дәвам итте. Ләкин
чанасына боегып торырга туры килмәде. Чанасына корсагы белән яткан килеш
төшүче Фаил нәкъ Зөлфәт чанасына маңгае белән килеп бәрелде. Маңгае күбеп
чыкты, чананың бәрелгән җире күпмәде дә, яньчелмәде дә. Шул рәвешле Фаил
адәм башының тимердән йомшаграк икәнлеген тагын бер мәртәбә тәҗрибә
юлы белән раслады.
Тургай: «Очты, очты, чаналар очты!» – дип сызгырып төшкәндә, юлына
чажлап Энҗе килеп керде. Алар чаналары-ниләре белән аска тәгәрәделәр.
Тәгәрәп туктагач, Тургай сикереп тормакчы булды, ләкин тора алмады,
бугазына нидер баскан иде. Йөзендәге карны сөртеп, ныклабрак карагач, ул
кысып торган әйбернең Энҗенең аягы икәнен күрде. Аның икенче аягы да
җайлы урынны тапкан – нәкъ Тургайның җилкә чокыры турына кергән икән.
– Ал аягыңны! – дип сөрән салды ул, кулы белән аның аягын кымшатып.
Әмма бу шау-шу эчендә Энҗе аның сөрәнен ишетмәде. Ничектер сигнал
бирергә кирәк иде. Ул Энҗенең ботын, бик калын киенгән булуына карамастан,
көч-хәл белән чеметүгә иреште. Энҗе бу сигналны кабул итеп:
– Нишлисең?! – дип кычкырып җибәрде.
– Син үзең нишлисең? – дип аның соравына сорау ташлады Тургай. –
Муенны кысла кебек кыскансың!
Энҗе аның бугазын бушатып, аягын алырга өлгермәде, парлашып утырган
Алсу белән Айгөл чанасы өсләренә килеп менде. Аннары шушыны гына
27
ТУРГАЙ
көткәндәй, Фәйрүзә, Рөстәм,Мансур килеп өелде. Энҗе белән Тургай өстеннән
аларны алып ату өчен төзелештә эшләүче Шәфәгать абыйның краны кирәк
булыр иде. Күпмедер вакыт узгач, крансыз да берәм-берәм тәгәрәшеп төшә
башладылар. Аларны бөтенесе уратып алды.
– Карагыз әле, бик кызык икән бит бу! – дип баскан урынында сикергәләде
Лилия. – Бөтенебез бергә төшик тә бергә өелик!
– Юк, – диде Мансур уртага чыгып. – Бөтенебез бөтенебез белән көрәшәбез,
егабыз, торгызабыз.
Ул шулай диде дә Лилиягә барып та ябышты. Бүтән сыңар сүз дә кирәк
булмады, кем кемне эләктерә, шуны егарга тырышты. Бу инде чана шуу
гына түгел, бу инде Чуд күле өстендәге рыцарьлар бәрелешенең сурәте иде.
Кемдер кемнеңдер аягын чалды, этеп екты, тәгәрәтеп җибәрде, беркем дә
беркемне кимсетерлек сүз әйтмәде, бөтенесе көлде дә көлде. Болай укмашып
уйный башлагач, алар бер-берсен ныграк күрделәр. Рөстәм үзенең төкереге
күплегеннән үзенчә файдаланып шаккатырды: авызына кар каба да, тиешенчә
юешләгәч, «фрү!» дип очырып җибәрә. Риф тезләнеп гел аста гына йөри,
аякларыннан тота да аудара, тота да аудара. Аның кулына йә аягына китереп
басканда, «Ай, баканы сыттым!» дип көлешәләр. Рөстәмне тартып еккач,
аның өстенә Лилия, Алсу, Энҗе килеп ауды. Торганда Рөстәмнең күзлеге
нәкъ борынга элә торган урыннан сынган иде. Аның сыңар пыяласы, чатын
өскә күтәреп, боек кына карда ята иде. Күзлекнең икенче яртысын карны
күпме актарсалар да таба алмадылар. Кемнең аягыннан тартып егарга җайлы
икәнлеген чамалап маташкан Риф шулчак кычкырып җибәрде:
– Әнә күзлегең! – диде ул Лилиянең аягына таба чәнти бармагын төзәп.
Чыннан да күзлекнең икенче яртысы колакка элә торган сабы белән Лилиянең
итек кунычына эленгән, пыяласы анда җылыга керергә сыймаганлыктан,
итекнең тышында боек кына ялтырый иде. Рөстәмнең гел Лилия тирәсендә
бөтерелгәнен барысы да белә иде. Энҗе шуңа ишарәләп:
– Күзлекне җәдәч итеп сындыргансыз икән, – диде. – Бергә уйнау өчендер
инде...
Энҗе иң элек үзе чыркылдап көлде, аңа башкалар кушылды. Рөстәмгә аның
«бергә» дигән сүзләре шулкадәр нык ошады.
Инде кайтырга әзерләнә генә башлаганнар иде, мәчеттән Хәмзә хәзрәтнең
азан әйткәне ишетелде:
– Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Әшһәдү әлләә
иләәһә илләәәааһ!
Шунда Риф көлә-көлә:
– Әшһәдү илләллаһ! – дип сузып бер әйтте, яңадан: – Әшһәдү иллә... – дип
суза гына башлаган иде, Тургай бер уч кар алып, аның авызына каплады.
Риф тынып калды, карын төкереп җибәрде, ә малайлар-кызлар көләргә
тотындылар. Рифнең йөзенә ачу чыкты.
– Син нәрсә, Тургай?! – диде ул, иреннәрендәге карны учы белән
сыпыргалап. Аннары кулларын йодрыклап алып, аның каршына килеп басты.
Кысык күзләре нык зурайган, ялт-йолт килә иде. – Ник авызга кар тыктың?!
– Чана шууыңны бел, – диде Тургай тыныч кына.
– Дураклыгыңны больницада алып калгач, акыл кердемени? – диде Риф,
авызының уң як чите белән мыскыллы көлемсерәп. – Сине бит псих врачына
тикшерткәннәр.
Барысының да күзе Тургайга төбәлде. Кемнәрнеңдер көлгәне, Энҗенең
28
Ф О А Т С А Д Р И Е В
дә чыркылдап алганы ишетелде. Тургай коелып төште, тәне эсселе-суыклы
булып китте. «Белгәннәр! Аны больницага алып барганны белгәннәр!» – дип
өзгәләнде эченнән. Болай ялгызы гына исеннән чыгара алмыйча йөри иде,
менә хәзер иптәшләренә дә билгеле булды. Больницада тикшерелгән юләрдән
барысы да көлә, билгеле. Ул сыйныфташларының йөзенә берәм-берәм карап
чыкты. Кызгану да, гаҗәпләнү дә, мыскыллы елмаю да кирәк түгел иде аңа. Ул
тирән итеп сулады да, чанасын эләктереп, авылга йөгерде. Иптәшләре, шунда
гына исләренә килеп, аның артыннан:
– Тур-га-а-й!!! – дип кычкырып калдылар.
Әмма ул борылып та карамады. Барысына да шулкадәр күңелсез булып
куйды. Тургайны больницага алып барганнарын алар өлкәннәрнең пышы-
пышы сөйләшүеннән белгәннәр иде инде. Тик белгәнен аңа сиздерүче булмады.
Риф кенә ялгышты. Рөстәм аның аркасына дөпелдәтеп сугып алды да:
– Ник телеңне тыймыйсың, Бака тәле?! – дип кычкырды.
– Синең авызыңа кар тутырсалар, нишләр идең микән? – диде Риф,
акланырга теләп.
– Сиңа ныграк кирәк иде әле, – диде Мансур.
– Дөрес, дөрес, – диештеләр кызлар.
Читтәрәк торган Фаил Рифнең каршына ук килде дә, көлә-көлә:
– Әллә өстәп тагын авызыңа кар тутырыйкмы? – диде.
– Үз авызыңны сакла, Бүсмән!
Риф шулай диде дә, чанасын тартып, таудан түбәнгә атлады.
Барысының да кәефе кырылды. Фаил сәгатен алып карады да:
– Унике тула, әйдәгез кайтабыз, – диде.
Шул сүзне генә көткәндәй, башта малайлар кузгалды, аларга кызлар иярде.
... Тургай кайтып ашагач, китапларын караштырып утырды, рәсем
ясамакчы булып, төсле карандашларын алды, тик нишләптер ясый алмады.
Аның колагында таудагы күңелле шау-шу һаман яңгырап торды. Ул киенеп
ишегалдына чыкты, бәрәңге бакчасы капкасына менеп, тау битенә карады.
Анда беркем дә юклыгын күргәч, сөенеп куйгандай булды. Әгәр һаман шунда
булсалар, кызыгып карап торасы иде. Юк, сөенә дә алмады ул. Нәрсәгә
сөенергә? Больницадан кайтканнан бирле бернигә дә сөенә алмый ул. Менә
бит Акбай да, Баһадир да, сыер белән бозау, сарыклар да элеккечә. Әнә ничек
иркәләнәләр, сырпаланалар. Тургай үзе исә алар белән күренмәс пыяла аша
сөйләшә кебек. Тавышларын да юньләп ишетми, иркәләсә дә, болай гына
иркәли, аларга дәшүе дә чын түгел. Өйдә дә, мәктәптә дә шулай. Әйләнә-
тирәне өйрәнү дәресендә Әлфия апалары җирне шар кебек түгәрәк дигән иде.
Чыннан да, җир туфрактан, агачлардан, сулардан, кешеләрдән торган бер олы
шардыр. Тургай да пыяласы боздан ясалган салкын шар эчендә бугай. Ул күзгә
дә күренми, кул белән дә капшап булмый, әмма ул Тургайны бөтен дөньядан
аерып тора. Үзенең чын-чынлап берәүгә дә якыная алмавы аны туктаусыз
бимазалый. Шуңа күңеле үсми, шаярасы-көләсе килми, боз шары бөтен яктан
тыеп тора кебек...
Капка биге шыкылдауга борылып караса, Энҗе кереп килә. Кулында бәләкәй
кызыл букчасы да бар. Тургай аңа өрә башлаган Акбайга дәшеп өрүеннән
туктатты да Энҗе каршына китте. Менә алар кара-каршы басып калдылар.
Бүтән чакта булса, Тургай гөлдерәп көләр, Энҗе чыркылдар иде. Ә менә хәзер
икесе дә моны эшли алмыйлар, шуңа күрә бик тә кыен. Энҗе букчасыннан
берничә тәлгәш кысып бәйләнгән кып-кызыл балан чыгарды.
29
ТУРГАЙ
– Без бакчадагы бер агачның баланын җыймыйча калдырган идек, – диде
Энҗе елмаеп. – Менә әле генә сиңа дип җыйдым. Авыз итеп кара.
Энҗе сузган баланны алганнан соң, Тургай да көлемсерәп җибәрде һәм:
– Бу хәзер минеке буламы инде? – дип сорады.
– Әйе.
– Син мине әрәмәдә балан белән сыйлаган идең бит. Хәзер минем чират.
Әйдә кабып кара әле.
Энҗе өч-дүрт балан кабып, авызында әвәләргә тотынды. Тургай да балан
кабып, авызында җебетте, Энҗе төше-ние белән йотып җибәрде.
– Төшен дә йоттың бит! – диде Тургай.
– Ни булган?
– Эчеңдә төшеннән балан үсеп чыкса! – диде Тургай, елмаеп.
– Үсми ул, – диде Энҗе.
– Башта балан үсә, аннары балан баласына әйләнә!
Бу сүздән Энҗе тешсез авызын туйганчы күрерлек итеп чырык-чырык көлде.
– Әйдә, чәй эчәргә керәбез, – диде Тургай.
– Оялам, – дип Энҗе капкага таба атлады.
– Сиңа күчтәнәчкә бернием дә юк бит инде, – диде Тургай, аны капка төбенә
кадәр озата барып. – Әллә букчаңа кар булса да салып җибәримме?
– Кар үзебездә дә җитәрлек.
– Ә безнең кар сөйләшә.
– Ничек?
Тургай итеге белән карны шыгыр-шыгыр китерде.
– Ишеттеңме?
– Ни ди соң ул?
– Ул бит җырлый.
– Ни дип җырлый?
Тургай бабасының әбисен үртәп җырлый торган җырын җырлап бирде:
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
Шыгырдавык башмакка.
Кабып йотам, сак була күр,
Туры килмә ач чакка!
Тургай:
– Минем карыным ачты-ы-ы! – дип аңа килә башлаган иде, Энҗе
чыркылдый-чыркылдый өйләренә йөгерде.
Энҗенең килүе аның күңелен күтәреп җибәрде. Өйгә кергәч, ул яшерен генә
аның атылчык таш янына салынган теге тешен озаклап карады. Энҗе каршысында
торган кебек күз алдына килде, сөйләшкән, көлгән тавышы ишетелде. Тургайның
күңеле күтәрелсә дә, бу озакка бармады. Кичкә таба үзенә урын таба алмыйча
аптырап йөрде. Икенче көнне мәктәпкә баргач та, күпме генә тырышса да, ачылып
китә алмады. Риф тә аннан ераграк йөрде, тәнәфестә дә, ашханәгә кергәч тә, күзен
Тургайдан яшерде. Нишләптер Рифкә булган үпкәсе бетте аның. Уйлана торгач,
үзен гаепләргә тотынды. Авызына нигә кар салырга иде? Үзе дә сизми калды
шул. Азанның гаҗәеп зур нәрсә икәнен белә Тургай. Аның үзе моңлы, үзе серле
сүзләрен ишетүгә, Тургайга әллә ни була. Намазга баскан әбисен дә хәйран калып
күзәтә. Бу – илаһи халәт. Моңа комачауларга да, бу вакытта хәтта сөйләшергә дә
ярамый. Рифнең азанны шаярып кабатлавы Тургайның башына суккан кебек итте.
Рифнең бабасы намаз укымыйдыр. Шуңа күрә аңа азан ни дә, намаз ни. Рифкә
моны аңлатасы да килә, әмма теге салкын боз пыяласы ирек бирми.
30
Ф О А Т С А Д Р И Е В
Танышу
Ничек тиз үтә бу җәйге көннәр! Сабантуй җиткәнне сизми дә калдылар.
Мансур малайларны «әйдәгез, барыбыз да көрәшкә чыгабыз», дип кыстап-
кыстап караса да, берсе дә бил алышырга атлыгып тормады, «күз күрер әле»,
дип котылдылар. Иртәгә сабантуй дигән көнне кызык кына хәл булып алды.
Фаил, Ислам, Риф Ыктан су коенып кайтып киләләр иде. Шулчак тукталышта
автобустан төшеп бер малай аларга таба килә башлады. Ул гәүдәгә шактый
озын иде. Өстенә ак футболка, күкшел шорты кигән, аякларында ак замш
туфлиләр. Спортивкасының күкрәк турына зәңгәр дельфин төшерелгән
икән. Иңбашына бик затлы зур кызыл сумка аскан. Малайларга карый-карый
дәшмичә генә үтеп бара иде, Фаил:
– Әй, дельфин, тып-тын гына кая йөзәсең? – дип аның каршына чыкты.
– Ты чего? – диде малай, гаҗәпләнеп.
Аның икенче ягына Риф килеп басты.
– Кая барасың? – Риф күзләрен һәм иреннәрен кысып, аны өнәмәвен
күрсәтте.
– Бабайларга кайтам, – диде малай. Аннары өстәп куйды: – Сабантуйга...
Риф, ияген алга чыгарып, аңа якынрак килде.
– Сабантуйга бүләгең бармы соң?
– Ә бүләк кирәкмени?
– А как же! – диде Фаил. – Бүләгең булмаса, акча да ярый.
Фаил кулын аңа таба сузды. Малайның иреннәрендә мыскыллы елмаю
чагылып китте. Ул күкрәк кесәсеннән йөзлек акча алды да Фаилнең учына салды.
– Миңа да! – дип Риф тә кулын сузды.
Аларның кыланмышын карап торган Тургайның сабыры төкәнде. Ике
атлауда яннарына барып җитте дә:
– Сез нишлисез? – дип кычкырды. – Фаил, бир акчасын!
– Бирде диярләр!
Фаил йөзлекне кесәсенә салмакчы булган иде, Тургай аны тартып алып,
теге малайга сузды:
– Мә акчаңны!
– Мин Сабантуйга биргән бүләгемне кире алмыйм!
Малай киң итеп елмайды да кызу адымнар белән китеп барды. Ислам акчаны
ачу белән Фаилнең күкрәк кесәсенә тыкты.
– Мин бит шаяртырга гына теләгән идем, – дип акланмакчы булды Фаил.
– Уеннан уймак чыга, ди безнең бабай. – Ислам Рифнең күзләренә туп-туры
карап: – Шулай бит, Риф? – дип өстәде.
Риф бер сүз дә дәшмәде.
Икенче көнне көрәшкә кыстап-кыстап карасалар да, Тургай да, Мансур
да, башкалар да чыкмады. Спортивкасына дельфин төшкән малай көрәшергә
чыгучыларның һәрберсен күтәрде дә бәрде, күтәрде дә бәрде. Аны Казаннан
килгән кунак малае, исеме – Илшат, фамилиясе – Габбасов, дип таныштырды
көрәшне алып баручылар. Ахырда дельфинны үзебезнең Шүкә екты.
Төрле уеннарны карап йөргәндә, кемдер Тургайның иңбашына шапылдатып
сукты. Борылып караса – Илшат. Исәнләшкәч, ул Тургайны култыклап читкә
алып китте.
– Ник көрәшкә чыкмадың? – дип сорады Тургайдан.
– Синең белән көрәшергә бил сыеграк әле, – диде Тургай, көлеп.
31
ТУРГАЙ
– Минем белән көрәшмәсәң, ваграк чебешләр күп иде бит.
– Вак чебешләр мине кызыксындырмый, – дигән булды Тургай эре
күренергә тырышып.
– Синең исемең ничек?
– Тургай.
– Андый исем булмый.
– Ну, Ислам инде.
– Ислам, син миңа кичә ошап калдың. Әйдә, дуслашабыз.
– Ничек? – дип сорады Ислам.
– Менә визитка. Анда безнең адрес, өй телефоны. Казанга килсәң, шалтырат.
– Ярар, – диде Ислам, визитканы кесәсенә салып.
Бераз дәшми торгач, Илшат:
– Син теге малайларың белән йөрмә, – диде.
– Нишләп?
– Белмим. Миңа ошамадылар...
– Алар бит шаярмакчы гына булганнар.
Илшат нидер әйтмәкче иде, аларны Госман абый, аның карчыгы, тагын
кемнәрдер әйләндереп алдылар. Илшат Госман абыйның энесенең малае
булып чыкты...
Сабантуйдан соң Галимҗан абыйсы янына төшкәч, ул Исламнан:
– Ник быел көрәшкә чыкмадың? – дип сорады.
– Егуларыннан курыктым, – диде Тургай күңелендәген яшермичә.
– Курыкмас өчен төрле көрәш алымнарына өйрәнергә кирәк, – диде
Галимҗан абыйсы. – Мин сине иң элек самбо көрәшенә өйрәтә башлыйм.
Тургай бик тиз генә бер-ике алым өйрәнеп, иптәшләрен шаккатырмакчы
булган иде, Галимҗан абыйсы аны бу ниятеннән кайтырга мәҗбүр итте.
«Көрәшергә өйрәнгәч, сиңа кемдер һөҗүм итеп, башка чараң калмаса гына, самбо
куллана аласың», – диде. Көрәш алымнарын үзләштергәнче, иң әүвәл егылырга
өйрәнергә кирәк икән. Галимҗан абыйсы күнегүләрне шуннан башлады.
Тургай иптәш малайларын да чакырмакчы иде дә, Галимҗан абыйсы «андый
җаваплылык алырга хакым юк», дип каршы төште. Көрәш белән бергә Тургайны
атка атланып чабарга да өйрәтте. Атта чабу шул кадәр рәхәт иде, Тургай үзен
һавада очып барган кебек хис итте, Галимҗан абыйсының кисәтүләрен онытып,
атны куалады да куалады. Аның болай кылануы ат өстеннән очып барып төшү
белән төгәлләнде. Ул аксап йөри башлады. Галимҗан абыйсы көрәшне дә, атта
чабуны да туктатты. Аягының аксавын Тургай Ыкның текә ярында уйнаганда
авырттырдым, дип ансат кына котылган иде. Әмма Галимҗан абыйсының
хатыны Нәгыймә апа әнисенә сөйләгән дә, өйдәгеләр дөресен белделәр.
Җитмәсә Галимҗан абыйсы белән Нәгыймә апа кичләрен аның хәлен белергә
дә кергәләделәр. Нәгыймә апа кергән саен яратып кына Галимҗан абыйны
тирги, баштук баланы интектермә, дидем мин аңа, ди, үскәч тә өлгерер әле
дидем, ди. Ул бит көтүдәге качкан сыер кебек, үз дигәнен эшләми каламы соң,
ди. Әтисе Нәгыймә апа ягыннан хуплап сүз кыстыра, ә бабасы Тургайны яклый,
ир кеше барлык һөнәргә дә малай чактан ук өйрәнергә тиеш, ди. Батыр ярасыз
булмый ул, атта чабарга без яшьтән өйрәндек, ди. Әнисе белән әбисе бер якка
да кушылмыйча тыңлап кына утыралар. Тургай аларның сүзен күңеленә салып
кына утыра: болай булгач, тыючы юк икәненә төшенә. Аягы тизрәк төзәлеп кенә
бетсен, ул тагын болытларга җитә язып атта җилдерәчәк әле!..
32
Ф О А Т С А Д Р И Е В
Могҗизалы дөнья
Никләр ашыктың, кай арада бездән ераклашып өлгердең соң әле син,
җиләкле җәем минем! Үзеңнең юмарт канатларыңда ашкындырып йөрттең-
йөрттең дә сиздермичә генә китеп барасың. Без, беркатлы малайлар-кызлар,
инде сиңа ияләнеп беткәч, инде синнән башка сулыш та алмый торганга
әйләнгәч, нигә дип син безне сагышка салып китеп барасың?!
Их, җиләкле җәем! Балачагымның мәңге онытылмас җылы оясы! Якты
кояшның мәрхәмәтле нурлары белән өретелгән оҗмахтай көннәре! Безне бер-
беребезгә тагын да якынайткан, урман-таулардан, басу-кырлардан йөгертеп
кайтарып зәңгәр Ык суларына чумдырган көннәреңне кайларга ук алып киттең
син?! Аллы-гөлле болын чәчәкләре хасил иткән хуш исле дулкыннардан без
колачларыбызны җәеп йөгердек, шул болыннардан кып-кызыл җиләкләр җыйдык,
биек яшел дивар булып сузылган әрәмәләрнең эченә кереп, чиләк-тубалларыбызны
карлыган-шомырт, гөлҗимеш-камырлыклар белән тутырдык. Син безгә яшел
диңгез булып чайкалган арыш, бодай, арпа басулары өстендә сайраган тургайлар
җырын тыңлаттың, безне камыл төпләрендәге чикерткәләр, бытбылдыклар
белән сөйләштердең. Башын болытларга терәгән Нух тавы җәй буе безне иртән
сәламләп каршылады, озын көн буе хәвеф-хәтәрдән саклап күзәтеп торды. Мең
төрле төсләрең, моңнарың, чыңнарың, хуш исләрең ел саен сиздермичә генә эреп
юкка чыга. Ел саен Тургай сине ак мамыкка төрелгән кыш белән очраштырырга
хыяллана. Әмма арагызга алтын көзләр, гөрләвекле язлар килеп керә дә сезне
рәхимсез аера. Зәңгәр күк астында сезнең хәрәкәтегез дәвам итә, кояш белән ай,
исәпсез-хисапсыз йолдызлар, утлы керфекләрен тибрәндереп сезне озата бара,
сезнең белән бергә меңнән-мең төрле рәвешләргә кереп серле җемелди...
Әле кайчан гына күкрәп утырган иген басуларына дәү-дәү комбайннар
килеп керде. Алар, кояш нуры сеңгән алтын бөртекләрне ындыр табакларына,
амбарларга озатып, артларында салам өемнәре калдырып, эшләрен дә
бетерделәр. Урылган басулар кап-кара итеп сөреп ташланды, көз чәчкән
кишәрлекләрдә беренче шытымнар борын төртте, андый җирләр ерактан
шәмәхәләнеп күренде. Агачларның яшеллеге уңа, кайберләренә саргылт, көрән,
алсу-шәмәхә төсләр чыга башлады...
Ничек тиз үтә вакыт! Аны койрыгыннан яисә сәгать теленнән тотып туктата
торган булса, Тургай гелләрем дә җибәрмәс иде. Аның җиләкле җәе, күпме
генә ялварса да, туктамады, китте дә барды. Ел саен шулай. Быел алар дүртенче
сыйныфка баралар. Укулар башланырга өч көн кала, Тургай инеш-елга буйларын,
басу-кырларны, Әйләнмә күлләрен, урман-әрәмәләрне, алардан аерыласы
килмичә, кабат-кабат әйләнеп чыкты. Күпме генә әйләнсәң дә, берсен дә кесәңә
салып мәктәпкә алып бара алмыйсың шул. Каршысында җәйрәп яткан манзарага
карый да нишләптер гел уйга бата. Ә уйларның очы да, кырые да юк. Шулкадәр
рәхәт уйлануы. Мәктәптә алган белемнәре аны күз алдындагы күренешләргә
бүтәнчә карарга, бүтәнчә уйларга өйрәтте. Бәләкәйдән олыны, кыскадан озынны
аерырга, хәреф, сан танырга өйрәнүдән башланган дәресләр өч ел эчендә аларга
бу тылсымлы яшәешнең, иксез-чиксез сихри дөньяның бик күп серләрен,
могҗизаларын ачып бирде. Бу дөнья без күз белән күргән, колак белән ишеткән,
кулыбыз белән тотып караган, тәнебез белән тойган кебек кенә түгел икән. Без
аерым-аерым әйберләр дип йөргән нәрсәләр аерым-аерым түгел, болай карап
торуга гына шулай күренәләр икән. Алар бербөтен икән. Алар бөтенесе дә берсен
икенчесенең эченә кертеп, берсе икенчесенә күренмәс җепләр, тере нурлар белән
2. «К. У.» №6 33
ТУРГАЙ
тоташтырып ясалганнар, билгеле тәртиптә Җир белән күккә урнаштырылганнар
икән. Үсемлекләрдән башка бер генә бөҗәк тә, кешеләр, хайваннар, кошлар да
яши алмый икән. Әле тагын бөтенесенә туфрак, кояш, һава, су, яктылык, җылылык
кирәк икән. Сыңар тузан бөртегеннән алып, ай-кояшка, йолдызларга кадәр –
һәммәсе дә җир белән күктә, шулар арасында туктаусыз әйләнә, бөтерелә, ага,
дулкын булып уйный икән. Шунда үсемлекләр, кешеләр, җанварлар, кошлар,
бөҗәкләр әйләнеп ага, авыл-шәһәрләр, илләр, кыйтгалар хәрәкәтләнә, сәгатьләр,
көннәр, айлар, еллар бер-берсен куып ага икән. Аларның бөтенесен китапларда
җисемнәр, матдәләр, кисәкчәләр дип йөртәләр икән. Шунда ук дәресләрдә үткән
«Сак-Сок» бәетләре, «Кәҗә белән Сарык», «Алёнушка», «Балыкчы һәм алтын
балык» әкиятләре, мәктәптә өйрәнгән җырлар, ясаган рәсемнәр, тагын бик күп
нәрсәләр җир-күк белән әйләнә, ага икән. Бу дөньяның иге-чиге дә, күкнең очы-
кырые да, уңы-сулы, алды-арты да юк икән. Бөтенесен белү өчен укырга да укырга
кирәк икән... Мәктәпләрдә өйрәнгән төрле фәннәр җиһанны тоташ биләгән шушы
бөек хәрәкәтнең адәм балалары өчен кирәкле кисәкчекләре, шәүләләре генә икән!
Тургай бераз шаяртып болайрак уйлый: агачларның тамырлары – сүзләрнең
тамырлары кебек. Ботакларын кушымчалар, яфракларын бәйлекләр,
чәчәкләрен, җимешләрен җөмләләр дип күз алдына бастыра. Инглиз
сүзләре исеме билгесез, танып булмый торган үсемлекләрне хәтерләтә.
Математикадагы кушу-алуларны, тапкырлау-бүлүләрне, сумнар-тиеннәрне
кошларның, җәнлекләрнең көтү-көтү йөрүләренә, таралышуларына, оя-оя
булып үрчүләренә охшата. Чишмә челтерәүләре, искән җилләр, яфракларның
лепердәшеп сөйләшүләре, кошлар сайравы Тургай өчен мәктәптәге җыр
дәресләреннән берние белән дә аерылмый. Боларны аңлагач, ул инде үзенең
олыларга ияреп үсә баруын аермачык сизә, шуңа эченнән генә куана...
Менә биш көн инде Әлфия Замановна, ояларына очып кайткан балаларын
сагынып каршылаган ана кош кебек, алардан күзен ала алмый. Алар барысы да
кояшта каралган, чәч-тешләре агарган, малайларның чәчләре уңып саргайган,
көл төсенә кергән. Кызлар да, малайлар да үсеп, бераз җитдиләнеп киткән
кебек. Хәер, алай дисәң, Нуруллин коридорда да, ашханәдә дә көлә-көлә әллә
ниләр җырлап йөри:
Әбинең колагы ишетми,
Бабайның кан басымы.
Саңгырау һәм сузыклардан
Була иҗек басымы.
Үткән заман фигыле
Иянең чәчен тарткан.
Өчпочмакның мәйданын
Так сан күреп шаккаткан!
Тургай кайчакта яныннан үтеп киткән кызларны, малайларны да күрми.
Әйтерсең, ул ниндидер башка дөньяда яши. Ул дөньяда шулкадәр әйбәт,
кызыктыр кебек. Әгәр шулай булмаса, гел елмаеп-көлеп, гел җырлап йөрмәс
иде. Ләкин аның көлүенең үзгәргәнлегенә игътибар итмичә кала алмады Әлфия.
Моңа кадәр ул гөлдерр итеп бөтен кешене үзенә ияртсә, хәзер аның көлүе
тыелучан, өлкәннәрнекенә тартым иде. Кызларның да, малайларның да бер-
берләрен сагынганлыклары сизелеп тора. Алар гел бергә җыелалар, бер-берсен
бүлдерә-бүлдерә, җәй көне ниләр эшләүләре турында сөйлиләр, туктаусыз
көлешәләр, мактанышалар. Барысы да элеккечә шикелле, әмма нишләптер
бөтенесе дә үзгәргән, тик ул үзгәрешләрнең нәрсәдән гыйбарәт икәнен ачыклап
34
Ф О А Т С А Д Р И Е В
бетереп булмый. Баязитов Фаилнең тавышы калынайган. Моны бөтенесе дә
сизде, әлбәттә. Ул шуны белеп юри күп сөйләшә, күп көлә. Ни әйтсәң дә, тавыш
калынаю ул үсүнең бер билгесе инде. Рөстәм Афзалов тагын да озынайган,
тагын да нечкәргән төсле. Ул, гәүдәсенең шулай озынлыгына ияләнә алмагандай,
басып торганда башын як-якка боргалый, туктаусыз борынын тарта, кулларын
кая куярга белмичә, кесәсенә тыга, башын боргалагач, күзлеге елтырап-елтырап
китә. Бакыев кара чутырга әйләнгән, тагын да ябыккан, хәтта бәләкәйләнеп
калган шикелле. Битләрендә мәк бөртеге кебек вак кына таплар барлыкка
килгән. Кайчакларда озын кара керфекләрен кысып бетерә язып, күзләрен яшерә,
кулларын парта астына төшерә. Мансур Фатыйхов уйчанланган, юньләп көлми,
башкалар сүзенә сирәк катнаша. Ул олылар ролен уйнаган кебек тоела. Фатыйхов
бераз тазарган, ике бите алма төсле алсуланып, кызларныкына охшап тора. Быел
өченче сыйныфка килгән Зөлфәт үзенең моряк тельняшкасы белән бөтенесенең
һушын алды. Ап-ак күлмәгенең ычкындырылган якасыннан күренеп торучы
тельняшка аңа шулкадәр килешә иде, беренче көнне үк аны кызлар сырып
алып соклануларын белдерделәр, Энҗе хәтта битеннән дә сөйде. Диңгез төсле
зәңгәр күзләренә шулкадәр килешеп тора иде бу кием. Кара чалбарын да ул
зур аеллы каеш белән буып куйган, уң кулының аркасына зәңгәр якорь ясаган.
Тәнәфес саен коридорга чыгып, күкрәген киереп, тельняшкасын күрсәтеп йөри.
Кызларда да үзгәрешләр сизелә. Энҗенең чем-кара чәчләре биленә җитә язган,
ул аларны үрмичә бантиклап кына куя, башын борган саен чәчләре елкылдап
таралып китә. Айгөлнең йөзе тагын да агарган. Ул шома мәрмәр төсле. Кап-кара
кашлары кызны тагын да чибәрләтеп күрсәтә.
Укучыларының үсеп, чыныгып килүләренә куанса да, аларның бер гадәте
Әлфия Замановнаны борчуга салды. Малайлар гына түгел, кызлар да бер-берсенә
кушамат белән дәшәләр иде. Бу аларга кызык тоеламы, әллә моңа башка нәрсә
сәбәпчеме – моны ул белмәде. Һәрхәлдә бу начар гадәттән балаларны биздерергә
кирәк иде. Әлфия бүгенге соңгы дәресне шуңа багышлады. Тәнәфестән соң
сыйныф тынычланып бетүгә, төртмә генә тавыш белән:
– Колга, торып бас әле! – диде.
Балалар аптырап калдылар. Рөстәм, чынлап ишетәмме икән дигәндәй,
акрын гына торып басты. Сыйныфта беркем дә көлмәде, чөнки апалары бик
җитди иде.
– Ә син, Кытай, тактага чык! – диде Әлфия тагын да кырысрак тавыш белән.
Рөстәм парта арасыннан чыга башлаган иде, Әлфия:
– Колга, мин бит сиңа басып торырга куштым! – дип кисәтү ясады.
– Бәй, апа, тактага чык, дидегез бит.
– Мин тактага Кытайны чакырдым.
– Кытай мин бит инде ул, апа...
Аның бу сүзләреннән соң кемнәрдер сизелер-сизелмәс кенә көлеп куйды.
– Син берүзең ике кешемени?
– Әле мине, апа, Әпзәл дип тә йөлтәләл.
– Анысы каян?
– Анысы Афзаловтан ясалган Әпзәл. Кайбеләүләл Өстәм ди. Анысы «р»
авазын әйтә белмәгәнем өчен.
– Утыр, Афзалов, – диде Әлфия. – Йә, балалар, матурмы шушы? – Беркем дә
дәшмәгәч, ул сүзен дәвам итте. – Берегез авыз ачып бер сүз дә әйтә алмыйсыз.
Сәбәбен әйтимме? – Сыйныф тып-тын иде. – Һәркайсыгызга кимсетә торган
кушаматлар таккансыз. Арада шундый ямьсезләре бар. Җәмгыятебез сезне
2.* 35
ТУРГАЙ
тормышыбызның иң саф, иң матур чәчәкләре дип саный. Ярый торган эшме
соң шулай бер-берегезне мыскыл итү?
Ул укучыларының йөзеннән кыенсыну, оялу билгеләре эзләде. Төрлесендә
төрлечә булса да, бар иде әле ул билгеләр. Әлфия сүзен дәвам итте:
– Әти-әниләребез, безне бу якты дөньяга китергәч, һәркайсыбызга үзләре
яраткан исемне куйганнар. Шуңа күрә исем кешенең җаны белән кушыла,
тормыш юлыбызда гомер буе ярдәм итеп бара. Ә кушамат җанга зарар салучы
ят нәрсә булып ябыша, безнең кәефебезне боза, яшәргә комачаулый. Исем кеше
үлгәннән соң да кабер ташларында гына түгел, китапларда, халык хәтерендә
яши. Исем – адәм балаларының кем икәнлекләрен, нинди эш-гамәл кылуларын
сүзсез-тавышсыз гына башкаларга җиткерүче тылсымлы көч ул... – Әлфия
исеме гасырлар кичеп, халык хәтерендә яшәүче бөек шәхесләргә дә тукталды.
Сөйләгәннәрен бөтен сыйныф белән кабатлап чыккач, сорау бирде: – Моннан
соң бер-беребезгә ничек дәшәбез инде, балалар?
– Исем белән генә! – дип хуплады күбесе.
– Кушаматларны әйтмибез! – дип өстәде калганнары.
– Кем дә кем кушаматларны онытабыз, һәркемгә бары исеме белән генә
эндәшәбез, дип сүз бирә, шуларның кул күтәрүен сорыйм.
Сыйныф бердәм булып кул күтәрде.
– Рәхмәт, балалар, – диде Әлфия. – Әгәр берәрегез шушыны бозса, миңа
кереп әйтәсез. Килештекме?
– Килештек, килештек! – диде барысы да.
Бу дәреснең тиз генә нәтиҗә бирүенә Әлфия бик үк ышанып та бетмәгән иде
башта. Әмма балаларның сафлыкка омтылышы җиңеп чыкты: аларның бер-
берсенә исемнәре яисә фамилияләре белән мөрәҗәгать итүдән тәм табулары ачык
күренеп тора иде. Димәк, кушамат күтәреп йөрү берсенә дә ошамаган булган.
Шушы хәлдән соң Әлфия Замановна «өстебездә авыр йөк булып йөргәнче тагын
нинди гадәтләребез бар икән?» дип бик еш уйлана торган булды...
Исламның җиңүе
Яңа ел алдыннан мәктәп үзе бер әкияткә әверелә. Ашыгу-кабаланулардан,
шау-шулардан түшәм-тәрәзәләр, диварлар селкенеп тора кебек. Ишегалдында
кыш бабай, кар кызы, әкият каһарманнары, төрле җәнлекләрнең сыннары ясала.
Әйтерсең лә мыжгып торган бал кортлары үз умарталарына ашыга-ашыга
нектар ташыйлар, кәрәз ясыйлар, шул кәрәзләргә бал тутыралар. Кемнәрдер
бер-берләренә бәрелә язып чаналар, зур көрәкләр белән кар ташый, кемнәрдер
ул карларны әвәли-әвәли сын рәвешенә китерә, кемнәрдер сынның тиешле
урыннарын су белән чылата, чәпелдәтеп бер рәвешкә китерә, шомарта, киртли,
сырлый.
Мәктәп эченә нарат, чыршы ботаклары эленә. Бәйрәмгә дигән зур чыршы
әле соңрак алып кайтылачак, соңрак бизәләчәк. Анысы зур залда була. Көн саен
түшәмнәргә ак җеп белән кар бөртегенә охшатып исәпсез-хисапсыз мамыклар
асыла. Кәгазьдән ясалган зур-зур кар бөртекләре стеналарга, тәрәзәләргә
ябыштырыла.
Иң мәшәкатьлесе – газета чыгару. Моны һәр сыйныф аерым эшли, һәр
сыйныф турына стенага эленә. Әлфия апалары моны биш кешегә йөкләде.
Мансур белән Айгөл бик матур язалар. Ислам белән Риф, шулай ук Энҗе
рәсемне әйбәт ясыйлар. Әлфия апалары шактый озын ватман кәгазе, төрле-
36
Ф О А Т С А Д Р И Е В
төрле буяулар, төсле кәгазьләр, келәй алып кереп бирде, аларны башка
эшләрдән азат итте. Укытучылары чыгып киткәч, Риф ватманны бармаклары
белән сыпырып-сыпырып карады, бармак битләрен теленә тидереп алды.
– Кәгазьгә бал сөртеп куйганнар, ныграк яла, – диде Ислам аны үртәп.
Газетаны дәресләрдән соң биш көн буе чыгардылар. Кайтып киткәндә,
барлык әйберләрен шкафка бикләп йөрделәр. Ватман кәгазе акрынлап ай-
йолдызлар, кар бөртекләре, яшел ылыс, кыш бабай, кар кызы рәсемнәре белән
тулды, ялтыравыклы бизәкләр ябыштырылды, көмеш тузаннары сибелде.
Үзләренең укулары, сыйныфтан тыш эшләре турында өч мәкалә дә язып
урнаштырдылар. Эт, мәче, төлке, куян, аю, жираф, убырлы карчык, шүрәле
рәсемнәре ясап, аларның башлары турына кызларның фоторәсемнәрен
ябыштырдылар. Алты башлы аждаһаның башларына Мансур, Фаил, Риф,
Рөстәм, Ислам, Зөлфәт фотолары куелды. Кайберләренә сакал-мыек та
ясадылар, үзләре шуларга карап рәхәтләнеп көлделәр. Кар бөртекләре арасына
табышмаклар да язылды:
Бабай килгән сагынып,
Ак чикмәнен ябынып.
Башы тарак,
Койрыгы урак,
Аны белмәгән дурак.
Сакаллы килеш туа.
Берәү дә гаҗәпләнми.
Әлфия апалары Яңа ел ёлкасына шигырьләр, җырлар, биюләр, маскалар
әзерләргә кушты. Барысы да «ярар, ярар» дисәләр дә, берсе дә бәйрәмгә нинди
күчтәнәч белән киләсен әйтмәде. Исламның берәр төрле маска белән чыгасы
килә иде. Тик беркемне дә кабатламаган битлекне каян табарга? Бу хакта ул
кичтән ашап утырганда өйдәгеләргә әйтте. Бабасы крокодил диде, әбисе каз
диде, әтисе белән әнисе дәшмәде. Ахырда әтисе:
– Син, улым, Чарли Чаплин булып киен, – диде. – Аның фильмнарын яратып
карыйсың. Аныңча кылану сиңа берни дә тормас.
Моны барысы да хуплады. Костюм белән чалбарны әнисе белән әбисе
текте. Таякны бабасы ясады, аның иске эшләпәсен дә бәләкәйләтергә туры
килде. Аягына ботинканы әнисе кемнәрдәндер алып кайтты. Барысын да киеп,
борын астына кара сарык тиресеннән бәләкәй мыек та ябыштыргач, түр якка
чыккан иде, әтисе белән әнисе, әбисе белән бабасы кул чабарга тотындылар.
– Чаплиннан бер аермаң да юк! – дип аның күңеленә дәрт өстәделәр.
Шул дәрт белән ул берничә куплет такмак та язды, көн саен таякны тотып,
өйдә, ишегалдында Чаплин төсле йөрергә өйрәнде.
Яңа ел ёлкасы бик күңелле булды. Исламның әбисе белән бабасы да килгән
иде. Кайберәүләрнең әти-әниләре катнашты. Кыш бабай булып кем киенгәнен
шактый вакыт танымыйча тордылар. Ул география укытучысы Раушан абый
икәнен белгәч шаккаттылар. Ул тавышын да, йөз кыяфәтен дә шулкадәр
оста үзгәртә белә икән. Иң кызыгы, һәр елдагыча, маскалар булды. Өч кеше
клоун булып киенгән иде. Сигезенче сыйныфтан Шамилнең маймылы чын
маймылдан әллә ни аерылмады. Куян, төлке, аю, шүрәле, убырлы карчык,
ябалак, пингвин маскалары – һәркайсы үз осталыгын күрсәтте. Алмаз исемле
малай юан корсаклы бизнесмен булып киенгән, муеннарында алтын чылбыр,
бармакларында җем-җем килүче йөзекләр, кесәсе саен биш меңлек акча
төргәкләре. Лилия Латыйпова кызыл болгар борычына «әверелгән». Билендәге
37
ТУРГАЙ
калын каешына кылыч таккан, пистолетлар кыстырган, кара плащ, киң эшләпә
кигән Шүкә Әбүзәр: «Мин пират, мин пират, кайсыгызга чират?» – дип
кычкырып йөри, бер кулына кылычын, икенчесенә пистолетын тотып болгап
ала. Ислам чалбар, костюм кесәләренә төрле-төрле конфетлар, чикләвек, кабак
төше, крендель кебек тәм-томнар тутырып килде. Чыршы тирәсендә әйләнә
башлауга, ул Убырлы карчыкка иярде һәм артыннан аның төсле кыланып
бара башлады. Убырлы аңа бармак янаган иде, Ислам таягын аңа төбәде дә
гөлдерәп көлеп җибәрде. Аның көлүенә балалар гына түгел, укытучылар,
бәйрәмгә килгән кешеләр, хәтта убырлы карчык үзе дә кушылып көлде.
Бизнесмен борынын чөеп «мин кем?» дигән кыяфәттә узып китүгә, Ислам
нәкъ аның кебек корсагын киереп, алпан-тилпән атлап китте. Бу, күрәсең, бик
кызык чыкты, гөрләтеп кул чаптылар. Ислам аны таягының кәкре башы белән
костюм кесәсеннән эләктереп туктатты. Таягына шудырып өч крендель кертте
дә Бизнесменга сузды һәм акча бирсәң, бирәм дигән мәгънәдә уң кулының
имән бармагы белән баш бармагын ышкып күрсәтте. Бизнесмен аңа кәгазь
унлык сузды, Ислам «юк» дип баш чайкады, таягы белән аның кесәсендәге
акчага күрсәтте. Әмма Бизнесмен «юк» диде дә таяктан крендельләрне тартып
алды. Шулчак Пират Әбүзәр йөгереп килеп аңа пистолетын төзәде, икенче
кулы белән «кренделен кире үзенә бир» дигәнне аңлатучы ишарәләр ясады.
Өч клоун, төлке белән аю Бизнесменны төрле яклап кысрыкларга, акча сорарга
тотындылар. Пиратның янавына түзә алмыйча, ул крендельләрне Исламга
бирде. Үз чиратында Ислам Пиратка да, клоуннарга, Төлке белән Аюга
крендельләр, конфетлар, чикләвекләр өләште. Шунда Әбүзәр төлке белән
аюның колакларына нидер пышылдады да алар өчесе Бизнесмен артыннан
китте. Куып җитеп, аның кесәсеннән күренеп торган биш меңлек акчаларны
һәркайсы ялт кына алып, ёлка төбенә качты. Бизнесмен аларны эзләгән булып,
«Полиция! Полиция!» дип кычкырып чабулады,тамашада катнашучылар аңа
кул чаптылар. Ахырда Бизнесмен туктады. Шуны гына көтеп торган Ислам
аның сыртына китереп төртте дә, Шүрәле артына качты. Бизнесмен ялт-йолт
каранды, Шүрәле каршына күкрәген киереп килде, тик Шүрәле мин түгел
дип баш чайкады, озын бармакларын селкетеп күрсәтте. Бизнесмен борылуга,
Ислам тагын аның аркасына таягы белән төрткәли башлаган иде, ул борылып
таякны эләктерде. Икесе тартыша башладылар. Ислам Чаплинга охшатып
аның нәрсәдер тутырылган зур бүксәсенә тиз-тиз төрткәләп алды, алгы аягы
белән типкәләгәндәй итте. Барысы да авызларын ерып, кул чаба-чаба аларга
төбәлделәр. Бизнесменның бүксәсен өченче мәртәбә төрткәләгәндә, көтелмәгән
хәл булды. Бүксә итеп ясаган марлясы ертылып китеп, анда тутырган пычкы
чүбе коела башлады. Моны күргәч, укытучылар да, өлкәннәр дә егыла-егыла
көләргә тотынды. Пычкы чүбе, күрәсең, коры булгандыр, бик тиз арада агып,
Бизнесменның корсагы шәлперәйде дә төште. Теге ертылган турдан кызыл
чәчәкле бер чүпрәк кенә асылынып калды. Ләкин аңа карап уен туктамады,
Бизнесмен әлеге чәчәкле чүпрәген алып билен буып куйгач, алар шактый
вакыт Ислам белән култыклашып йөрделәр, Ислам баш бармагы белән әле
Бизнесменның бүксәсенә, әле үзенең күкрәгенә төртеп-төртеп алды, имеш тә
үзенең җиңгәнлеген аңлатты. Шушы уеннар вакытында ул Айгөлгә, Энҗегә,
Фәйрүзәгә, Лилиягә, башкаларга конфетлар, чикләвекләр өләште.
Кыш бабай белән Кар кызы балаларга шигырьләр сөйләтте, җырлатты,
биетте, әйлән-бәйлән уйнатты, һәркемгә бүләкләр өләште. Ислам да таягын
бөтергәләп, Чаплин төсле йөри-йөри, үзе әзерләгән такмакларны җырлады:
38
Ф О А Т С А Д Р И Е В
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Яшел чыршы көенә.
Безнең шушылай җырлаганга,
Бөтен дөнья сөенә.
Кыш бабайга Кар кызы
Пешергән ди кыстыбый.
Безгә бирсәгез кыстыбый,
Сез мәңгелек дустыбыз.
Ислам җырлаганда гел балалар арасында йөрде, ә маскалар, аңа ияреп,
туктаусыз биеделәр, бөтенесе кул чапты. Чарли Чаплин маскасы тамашада
җиңүче дип табылды, аңа Кыш бабай, Кар кызы чыршы рәсеме төшерелгән
кечкенә букча белән китаплар бүләк иттеләр. Аны уратып алган барлык
сыйныфташларының, Әлфия апаларының мактау сүзләре, бабасы белән
әбисенең аркасыннан кагып иркәләп торулары бу бәйрәмнең иң күңелле
мизгелләре булды.
Казан кунагы
Каникуллар шундый шәп башланды. Ишеп кар яуды. Ислам дус малайлары
белән окоплы-штаблы уйнады. Тауда чана, чаңгы шудылар. Алар ярты көн
эчендә үзләре кар йомгагына әйләнеп беттеләр. Битләре кызарды, ут булып
янды, карыннары ачты, ашап туймадылар, кар яуган саен, капка төпләрен киң
итеп көрәп куйдылар. Мәктәптә шахмат ярышларына, түгәрәкләргә йөрделәр.
Беркөнне кичкырын Ислам таудан кайткач, өс киемнәрен кардан кагып кереп,
чөйгә элгәндә, телефон шалтырады. Трубканы бабасы алган иде.
– Сине бер малай сорый, – диде ул.
– Кем?
– Белмим, – диде бабасы.
– Привет, Ислам, – диде ят тавыш.
– Привет, – дип җавап бирде Ислам, аңа охшатыбрак.
– Таныдыңмы?
– Юк.
– Хәтерлә әле... өченче ел сабантуйда танышканны.
– Ә-ә-ә, Илшат! – Ислам гөрләтеп көлеп җибәрде.
– Ты чё? – диде Илшат аңа кушылып көлә-көлә. – Син шулай көлә беләсеңме?
– Әллә син көлә белмисең?
– Беләм дә... но не так уж.
Алар шактый вакыт сүз таба алмыйча тордылар. Тынлыкны Илшат бозды:
– Без әти белән Госман абыйларга кайттык, – диде ул. – Только что...
– Син безнең авылдамыни?! – дип кычкырып җибәрде Ислам.
– Ну, – дип җавап бирде кунак. – Встретиться бы.
– Хәзер мин барам, – диде Ислам.
– Давай завтра. Мы устали. Дорога плохая.
– Ладно, – диде Ислам, русча белгәнен күрсәтеп.
Икенче көнне иртән ашап-эчкәч, ул киенеп Госман абыйларга китте. Алар
турына килеп җиткәч, нишләптер адымнары акрынайды. Госман абыйның бәләкәй
чакта аның яңагына сукканы, тирәк төбендә бик озак елаганы исенә төште.
Ләкин бу күңелсез хәлне ул ничек кинәт хәтерләгән булса, шулай тиз онытты
да. Капканы ачуга, ишегалдында кап-кара чит ил машинасы торганы күренде.
Илшат бер озын гына кеше белән абзарда нидер эшли иде. Аның «папа, папа»
дип дәшүеннән Ислам теге кешенең Илшатның әтисе икәнлеген чамалады. Ислам
39
ТУРГАЙ
аларга күренмичә генә абзар янындагы бәләкәй сарайга керде. Аның аларны
шаяртасы, көлдерәсе килде. Сарайның баш сыярлык кына тәрәзә урыны бар иде.
Шуннан карагач, ул Илшат белән әтисенең каралы-аклы чуар бозауның тамак
астын кашып, сыртыннан иркәләп торуларын күрде. Ислам тәрәзә тишегеннән әз
генә читкәрәк китте дә, ике учын иреннәренә куеп, «Өм-м-мү-ү-ү!» дип кычкырып
җибәрде. Тамак астын кашытып торган чуар бозау кинәт артка тартылып, аларның
кулыннан ычкынды. Ислам тагын бер кычкыруга, ул да кычкырып җавап бирде.
– Чё, у них еще телёнок есть что ли? – диде Илшат, як-ягына каранып.
– Не было вроде, – диде әтисе.
Ислам, такта ярыгыннан аларның аптыраулы йөзләрен күреп, чак кычкырып
көлеп җибәрмәде. Аннары ул өч мәртәбә тиз-тиз генә сарык булып кычкырды.
Абзардагы сарыкларның берничәсе шундук «бә-әә-бә!» дип җавап бирде.
Кунаклар тәмам аптырашта калдылар.
– Вроде там барашка, – диде әтисе һәм алар Ислам яшеренгән сарайга килә
башладылар. Алар килеп җиткәнче, көлә-көлә Ислам үзе килеп чыкты. Илшат
йөгереп килеп, аны кочаклап алды.
– Вот тот мальчик, – диде Илшат, әтисе белән таныштырып.
– Исәнмесез, – диде Ислам, аның белән күрешеп.
Ул ап-ак чәчле бик мөлаем кеше иде. Көн җылы булганлыктан, башына
кимәгән, өстендә җиңелчә куртка, аягында зур итекләр.
– Каян өйрәндең болай кычкырырга? – дип сорады ул Исламнан.
Ислам аптыравын белдереп, җилкәсен генә сикертеп куйды.
– Мин бит гел шулар арасында, бергәләп сөйләшәбез...
– Тагын нәрсәләр булып кычкыра беләсең?
Ислам «ка-ка-ка» дигән тавыш чыгарган иде, абзардагы казлар бөтенесе
каңгылдашып җавап бирделәр.
– Вот даёшь! – дип, Илшат гаҗәпләнүдән нишләргә белмичә, абзар эчендә
йөрергә тотынды.
Аннары Ислам кәҗә, тавык, әтәч, карга, чәүкә булып кычкырып күрсәтте.
– Син хайваннар, кошлар телен өйрәнүеңне дәвам ит, – диде Илшатның
әтисе. – Укуыңны бетергәч, без сине Казанга укырга алырбыз.
Ислам, ризалыгын белдереп, баш селкеде. Алар Илшат белән чана
шуарга барырга булдылар. Ислам Илшатны тышта көтеп торды. Ул киенеп
чыккач, чанасын алды да Исламнарга киттеләр. Ул малайларга берәм-берәм
шалтыратканнан соң, тауга кузгалдылар. Илшат татарча сөйләшүгә бик тиз
күчте, әмма сизмәстән кайбер сүзләрне русчалап җибәрә иде. Тик моның зыяны
юк, малайлар өчен бу ашка артыграк сибелгән борыч кебек кенә тәэсир итте.
Ул көнне алар кичкә кадәр тауда шудылар. Илшат ботинкалы чаңгыларын алып
кайткан иде. Икенче көнне чаңгыда күл тирәсеннән үк урадылар. Илшат алардан
шәбрәк шуа иде. Ул инде алтынчы сыйныфта укый, малайлардан зуррак икән.
Төштән соң мәктәптә шахмат түгәрәге булды. Илшат унынчы-унберенче сыйныф
малайлары белән уйнап караган иде, бөтенесен шаккатырып, аларга җиңел генә
мат куйды. Мәктәпләрендәге шахмат түгәрәген мастерлыкка кандидат җитәкли
икән. «Менә бит, шәһәр шәһәр инде», дип тел шартлатты малайлар. Шахмат
уеныннан соң, Илшатка аеруча зурлап карый башладылар.
Өченче көнне кич мәктәптә Илшатның әтисе Гомәр белән очрашу булды. Ул
мәдәният министрлыгында эшли икән. Очрашуга барлык укучылар, укытучылар
җыелган иде. Гомәр Солтанович баянда, таш сыбызгыда, курайда, сорнайда
уйнап күрсәтте, мәктәпне тәмамлагач, кемнең кайда укырга теләве белән
40
Ф О А Т С А Д Р И Е В
кызыксынды, бик күп сорауларга җавап бирде. Укучылар да аңа җыр, бию,
музыка коралларында уйнау осталыкларын күрсәттеләр. Ислам Г.Тукайның
«Су анасы»н сөйләде. Очрашудан соң Гомәр абый аны үзе янына чакырды,
мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга кил, үзем булышырмын, диде. Илшат белән
адреслар, телефоннар алыштылар һәм алар төштән соң Казанга китеп бардылар.
Иптәш малайлары белән Ислам Казан кунакларын кул болгап озатып калды.
Гадәттән тыш хәл
Ял көннәре бик күп кебек тоелса да, себермә буран шикелле үтте дә китте.
Каникуллардан соң укый башлаганга да бүген өч көн була. Ислам сумкасын
асып чыкканда, капкадан Рөстәм белән Риф кереп килә иде. Өчәүләп шау-гөр
килеп мәктәпкә атладылар. Бераз баруга арттан кемдер кычкырганга борылып
карасалар, бүреген болгый-болгый Зөлфәт чаба. Тирләп пешкән, башыннан
пар бәреп тора.
– Кайчаннан бирле йөгерәм, уф! – диде, ул еш-еш сулап.
– Әллә бездән башка мәктәп юлын таба алмыйсың? – диде Ислам аны үртәп.
Зөлфәт көлеп куйды:
– Сезнең белән баргач, тамак туйган кебек була.
Сөйләшә-сөйләшә коридорга килеп керсәләр, мәктәпнең ярты баласы бер
урынга өелгән, шырык-шырык көләләр, кычкырышалар. Шунда укытучылар
да күренә. Малайлар төркем янына ашыктылар. Карасалар, стенага зур итеп
баш ясалган. Кара төстәге германский маркер белән ялт-йолт кына сызылган.
Чәчләре күпереп тора кебек. Аны ныклабрак карагач, Рөстәм:
– Бу бит Диләлә Ахуновнага охшаган, – дип пышылдады.
Чыннан да штрих белән генә сызылган иреннәре, ияк астының өчкә бүленеп
торуы директор урынбасарын хәтерләтә иде. Укытучылар чыгып, балаларны
рәсем яныннан үз сыйныфларына алып киттеләр. Исламнарны да Әлфия
апалары кертеп утыртты, беркая да чыкмаска кушты.
– Кем ясады микән? – диештеләр бөтенесе бер-берсенә карашып.
– Озын койрыклы җендер, – диде Фаил, хихылдап.
– Охшаган, әйемегез? – диде Фәйрүзә.
– Охшаган? Кемгә?
– Койрыксыз җенгә, – диде Риф.
Тагын дәррәү күтәрелеп көлделәр. Шулчак кыңгырау тавышы яңгырады,
ишектә Әлфия апалары күренде. Бу дәрестә каникулны ничек уздырулары
хакында сөйләштеләр, бергәләшеп иң кызыклы вакыйгаларга, истәлекле
мизгелләргә тукталдылар. Дәрескә йомгак ясагач, апалары «Мин каникулны
ничек үткәрдем?» дигән темага өйдә язма эш эшләргә бирде. Беренче дәрес
беткәч, бөтенесе теге рәсемне күрергә дип коридорга ябырылды. Тик аны ак
ватман белән каплап, чит-читләрен скотч белән ябыштырганнар иде. Коридор
да нишләптер элеккечә түгел. Укытучылар да артык җитди төсле ашыгып
атлыйлар, элекке кебек туктап үзара сөйләшеп торганнары да күренми. Соңгы
дәрес беткәндә, Әлфия апалары:
– Звонок булгач, барыбыз да коридорга линейкага басабыз, – диде.
Дүртенче сыйныфтан унберенчегә кадәр барлык укучыларны стенага
ясалган теге рәсем каршына тезделәр. Ватман кәгазе алынган, рәсем шул
килеш иде. Укытучылар балаларга карап стена буена басты. Илдар Каюмович
килеп чыкты. Аның атлаган саен туфли табанының шак-шок итеп идәнгә тиюе
41
ТУРГАЙ
чышы-пышы килеп шаяргалап торучы малайларны да тынып, сеңеп калырга
мәҗбүр итте. Менә ул рәсемнең сул ягына килеп басты. Директорның йөзе
караңгы иде.
– Исәнмесез, – диде ул салкын ят тавыш белән. – Бүген, балалар, безнең
мәктәптә бик тә күңелсез хәл... – Директор, стенага борылып, кулын рәсемгә
таба күтәрде. – Изге мәктәп стенасына кемдер шушындый карикатура ясаган.
Сүз дә юк, аны явыз уй белән эшләмәгән. Моның ни икәнен аңлап бетермәгән.
Хәзер шул укучы, линейка алдына чыгып, үзенең гаебен танырга һәм гафу
үтенергә тиеш.
Илдар Каюмовичның сүзләреннән соң барлык укытучылар балаларның
йөзләренә туп-туры төбәлде. Аларның карашы бер укучыдан икенчесенә
күчте. Линейка алдына чыгучы күренмәде. Биш минутлап вакыт үтте... Бу
басып торуның һәр секунды бер сәгатькә тиң иде. Һәркем үзенә гаеп ташланган
кебек тойды... Тагын әллә никадәр вакыт узды. Коридорда сирәк-мирәк борын
тарткан тавышлар гына ишетелеп торды.
– Моны ясаучының кем икәнен барыбер беләчәкбез, – диде Илдар Каюмович,
карашын балалардан алмыйча. – Әлбәттә, гаебеңне тану кыен нәрсә. Ләкин
башка юл юк. Иртәме-соңмы әйтергә туры киләчәк...
Өлкән сыйныфларның таләпчән тавышлары яңгырады:
– Интектермә, зинһар, әйт тизрәк!..
– Үзеңә генә начар булачак...
– Барыбер әйтәчәксең, киреләнмә!..
Ләкин «мин ясадым» дип чыгучы юк иде. Кинәт Әбүзәрнең тавышы
ишетелде:
– Берәрсе урамнан кереп ясап чыккандыр әле!
Аның бу сүзләрен күтәреп алдылар:
– Ак эт бәласе кара эткә...
– Безнең мәктәптә андый кеше юк. Булса әйтер иде.
– Без гаепсез. Кайтарып җибәрегез!..
– Шау-шуны туктатыгыз! – диде директор, тавышын күтәреп. – Техничкалар
да, каравылчылар да мәктәпкә чит кеше кермәгәнен әйтеп торалар. Дөрес,
кичә консультацияләр дә, репетицияләр дә үтте, түгәрәкләр дә эшләде. Без
бер коллектив, җавапны да бергә тотабыз.
Тагын авыр тынлык урнашты, беркемнең беркемгә карыйсы килмәде..
Бераздан бер-бер артлы тавышлар ишетелә башлады:
– Безне җибәрегез инде, Илдар Каюмович. Сәнгать мәктәбенә соңга калабыз
бит...
Район сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр арасында дүртенче сыйныфтан Алсу,
Фәйрүзә, Мансур да бар иде. Ләкин директорның йөзе кырысланганнан
кырыслана барды:
– Берегезне дә җибәрмим, – диде ул. – Төнгә кадәр басып торабыз.
Карикатура ясаучының вөҗданы уянганчы көтәбез.
Линейкадагылар тагын зарланырга тотындылар:
– Ул оятсызның вөҗданы уянмаса?
– Юри газаплыйдыр ул!
– Без Чаллыга китәсе идек!
– Минем әни ялгызы авырып ята, – дип еламсырады бер кыз.
Вакыт үтте дә үтте. Гаебен танып чыгып басучы һаман күренмәде. Бу
халәт һәркемгә бик кыен булса, Исламга тагын да кыенрак иде. Әнә бит Энҗе,
42
Ф О А Т С А Д Р И Е В
Айгөл, Алсу, Лилия өзгәләнүдән нишләргә белмиләр. Рөстәм, баскан урынында
таптана торгач, инде арып беткән. Ул «аю табан»лы, бер урында озак басып
тору аның өчен үлем белән бер. Әле кайчан гына елмаеп-көлеп, шау-гөр килеп
йөргән иптәшләре, тирән базга ябылгандай, берни кыла алмыйча, аптырашып
басып торалар. Ислам моны керфек астыннан гына күзәтте, беркемгә дә туры
карый алмады. Аның аркасына салкын тир бәреп чыкты. Ул бик авырлык белән
үзе өчен коточкыч кыен булган бер карарга килә башлады. Директор дөрес
әйтә, бүтән юл юк. Тирән итеп сулады да линейкадан чыкты һәм башын түбән
игән хәлдә Илдар Каюмовичка таба атлады. Аңа бер адым кала туктап калды.
Коридор буйлап ухылдаган төсле тавыш дулкыны узды...
– Нуруллин?! – диде директор гаҗәпләнеп.
Укытучылардан кайсыдыр кистереп әйтеп куйды:
– Баштук шулдыр, дидем бит!
Ислам линейкага йөзе белән борылды, әмма башын күтәрә алмады.
Шүкәнең ачулы тавышы аның колагын ярды:
– Күпме бастырып тотты, Тургай тәре!
– Илдар Каюмович, безне җибәрегез инде, – дип ялынды ниндидер бер кыз.
– Ашыкмагыз, – диде директор аларга. Аннары Исламның күзләрен күрергә
теләгәндәй, йөзенә үк иелде. – Без синнән моны көтмәгән идек, Нуруллин.
Ник ясадың син аны?
– Кызык итеп, – диде Ислам, шабыр тиргә баткан хәлдә.
– Күтәр башыңны, кара иптәшләреңнең күзләренә!..
Аның башы тагын да түбәнрәк иелде, күкрәгендә нәрсәдер дөрләп яна иде...
– Кайчан ясадың? – дип сорады директор.
– Кичә... – Ислам тотлыгып туктап калды. – Репетиция беткәндә... Чыктым
да сызгалап кердем...
Һәрбер әйткән сүзе белән бергә өстенә әллә нинди авыр нәрсә баса барды.
Үкенү белән оят тынын кысты... Ул болай ук булыр дип уйламаган иде. Барлык
мәктәп каршына чыгып баскач, коточкыч кыен икән. Кирәк булмагандыр бирегә
чыгу. Аңа һава җитми башлады, йөрәге ярсып типте. Ул үзен белештермичә,
ишеккә таба атылды. Әмма география укытучысы Раушан аны, тилгән бәбкәне
эләктергәндәй, эләктереп алды, әллә күтәреп, әллә сөйрәп, нәкъ элекке
урынына китереп бастырды.
– Гаептән качып котылып булмый, Нуруллин, – диде директор, аның хәленә
кергәндәй кинәт йомшап.
Эчендә ут булса да, Исламның башы төгәл эшләде. Тизрәк бөтенесе
өйләренә кайтып китсеннәр иде. Сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр дә барсын.
Аңа менә болай төбәлеп кенә тормасыннар. Бер кеше аркасында шушы кадәр
кеше интегергә тиеш түгел.
– Әйтер сүзең беттемени, Нуруллин?
– Яңадан алай эшләмәм, – диде Ислам, үзенең аяк очларына карап. – Гафу
үтенәм... – Кроссовкалары нишләптер бик кызганыч булып күренде аңа.
Башын күтәрмичә генә директорга таба борды да: – Абый, аларны кайтарып
җибәрегез инде... – дип өстәде.
Шунда бөтенесе бер-берсен бүлдерә-бүлдерә кычкырырга тотындылар:
– Гафу итәбез, итәбез!
– Шаярткан ул! Аның кәмит ясамыйча тора алмаганын барыбыз да белә бит!
– Кайтарыгыз инде безне!..
Бу сүзләргә Ислам әллә нишләп китте. Үзен яклаучыларның күпчелеге
43
ТУРГАЙ
өлкән сыйныф укучылары булуы аны гаҗәпкә калдырды. Моңа кадәр
куркышып басып торган дүртенчеләр кинәт бөтенесе бер булып:
– Гафу итәбез, гафу итәбез! – дип кычкырырга тотындылар.
Малайлар, сүз берләшкәндәй, кулларын өскә күтәреп, селкеп тә алдылар.
Ислам башының күтәрелгәнен сизде, эченә ниндидер көч иңгәндәй булды.
Линейкада басып торучыларның һәрберсенә рәхмәт әйтәсе килде. Күз карашын
әле берсенә, әле икенчесенә юнәлтте. Күпчелегенең күзләре аның карашын
кабул итте, алар аның рәхмәт әйтүен аңладылар. Бу шулкадәр рәхәт иде. Энҗе
генә карашын аңардан яшерде. Бу аның Исламны гафу итәргә теләмәвен аңлата
иде... Шау-шу көчәя башлагач, Илдар Каюмович уң кулын өскә күтәреп, учын
балаларга таба борды. Ул тавышны туктатырга кирәк булганда шулай итә.
Барысы да тып-тын калды.
– Сезнең ни өчен җиңел генә гафу итәргә теләвегезне аңлыйм мин, – диде
директор, тезелеп баскан балалар өстеннән күз карашын кат-кат йөртеп.
– Әле безгә мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре турында Нуруллин белән
дә, сезнең белән дә бу атнада ныклап сөйләшергә туры киләчәк. – Ул бераз
уйланып торганнан соң, бөтенесе көткән сүзне әйтте: – Нуруллин үзе ясаган
карикатураны юарга кала. Башкаларыгызга кайтырга рөхсәт.
Бөтенесе дәррәү кубып үз классларына йөгерделәр. Директор техничкаларга
чиләк белән су, чүпрәкләр алып килергә кушты. Барлык укытучылар таралышса
да, Әлфия Замановна Ислам яныннан китмәде. Күрәсең, ул аның качып кайтып
китүеннән курка иде. Ул арада сыйныфташ малайлары, Айгөл, Алсу, Лилия
килеп басты.
– Хәзер бергәләп юып ташлыйбыз, – диде Айгөл, сумкасын идәнгә куеп.
– Барыгыз, кайтыгыз, – диде Әлфия апалары, аларны ишеккә таба
аркаларыннан этеп. – Кем ясаган, шул юарга тиеш.
Укытучыга карышуның файдасыз икәнлеген аңлап, сыйныфташлары мәктәптән
чыгып киттеләр. Техничкалар ике чиләк су, ацетон, чүпрәк алып килгәннәр иде
инде. Шулчак кемдер Әлфия Замановнаны директор бүлмәсенә чакырды.
– Ничек юарга икәнен өйрәтегез, – диде ул техничкаларга. – Мин озак тормам.
Ул кергәндә, Илдар Каюмович өстәл башында, Диләрә Ахуновна аның
каршында утыра иде. Директор кул ишарәсе белән Әлфия Замановнага
утырырга кушты һәм сүзен дәвам итте:
– Әйтегез турысын. Нәрсә ошамады?
– Әйтәм, – диде Диләрә Ахуновна, тавышын күтәреп. – Сез тәрбия
моментын комедиягә әйләндереп калдырдыгыз.
– Ничек инде комедия?
– Шулай. Балалар уйланырга, бу хәлне тагын да ныграк кичерергә, ныграк
борчылырга өлгермәделәр.
– Ә сезнеңчә нишләргә иде?
– Тагын да озаграк тотарга. Нуруллинның мотивларын ачыклап бетергәнче
аңардан бөтенебез каршында сорау алырга, кызартырга кирәк иде.
– Гафу итегез, Диләрә Ахуновна, – диде директор, аягүрә басып. – Бөтен
мәктәп ярты сәгатьтән артык басып торды. Аннары Нуруллинның дүртенче
сыйныф укучысы икәнен онытмыйк. Ул баланың шаянлыгын, шуклыгын без
генә түгел, бөтен авыл белә. Аның шаяруларында беркайчан да усал, әшәке
ният булганы юк. Укуы да начар түгел.
Аның бу сүзләреннән Диләрә Ахуновна сикереп торып бүлмә буйлап
йөрергә кереште, үзе туктаусыз сөйләвен дәвам итте:
44
Ф О А Т С А Д Р И Е В
– Мәктәп стенасын шушылай пычратуны сезнең гөнаһсыз шаяру дип
бәяләвегез бик тә сәер. Хәтта Нуруллин сез әйткәнчә шаярган гына булса да,
моны закон бозуга тиң гайре табигый хәл итеп күтәрергә кирәк иде. Ул чакта
безнең педагогик бурычыбыз бер Нуруллинны гына тәрбияләү булмас, шушы
фактка таянып, барлык укучыларны тәрбияләү булыр иде.
– Мин үзем һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш, дип исәплим.
– Әти-әниләрен кайчан чакыртабыз? – диде Диләрә Ахуновна, директорның
әле генә әйткән сүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй.
– Кирәк булырмы соң аларны чакыру?
Әлфия Замановна беренче сыйныфта психоневрологка алып барганнан
соң, Исламның коточкыч төшенкелеккә бирелүе турында күптәннән хәвефле
уйларга батып тора иде. Хәзер бу хакта сөйләсә дә, Диләрә Ахуновна бары
Әлфияне генә гаепләячәк. Рәсем ясау вакыйгасын һаман куертуның бала
күңелендә ниләр китереп чыгарасын каян беләсең? Шуңа күрә ул:
– Чакырмыйбыз! – дип директор урынбасарына кискен каршы чыкты. –
Әти-әнисе белән... Әти-әнисе белән үзем барып сөйләшәм. Бергәләп, уртага
салып. Мәктәпкә аларны китерүдән без нәрсә отабыз?
– Башкалар куркып торсын өчен! – диде Диләрә Ахуновна, дулкынлануын
тыя алмыйча.
– Мәктәп гел куркытуга гына корылса, ул бала күңелен гарипләндерә, –
дип директор Әлфия Замановнага борылды. – Барыгыз. Сөйләшегез яхшылап.
Бәлкем әби-бабаларын да катнаштырырсыз. Анысын үзегез хәл итегез.
Әлфия рәхмәт әйтеп чыгып китте. Ул ишекне ябу белән, Диләрә Ахуновна
елап җибәрде. Күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, почмакка китте. Илдар Каюмович,
аның янына килеп, урынбасарның иңбашына йомшак кына кагылып алды.
– Зинһар тынычланыгыз....
Диләрә Ахуновна борылып, яшь белән мөлдерәмә тулы күзләрен аңа төбәде:
– Сезнең Нуруллинны ни өчен яклаганыгызны беләм мин!..
– Ни өчен?
– Рәсем бит миңа охшаган. Сез мине күралмыйсыз!
Бу сүзләр Илдар Каюмовичка шундый нык тәэсир итте, ул ни әйтергә
белмичә өзгәләнүдән өстәлендәге әйберләрне тәртипсез рәвештә бер урыннан
икенче урынга шап-шоп алып куярга тотынды.
– Сез ни сөйләгәнегезне беләсезме?! Мин сезне күрше мәктәптән үземә
урынбасар итеп китерттем. Халык мәгарифе бүлеге мөдирен моңа көч-хәл
белән ризалатканымны да яхшы беләсез бит!
Директор дөресен сөйли иде. Диләрә Ахуновна бераз тынычлангандай булды.
Илдар Каюмович бу хатынның күзләрендә үзенә карата ниндидер әйтелмәгән зур
нәрсә барлыгын да сизми калмады. Диләрә Ахуновнаның шул арада үзгәреп, аңа
ярым елмаюлы карашы белән төбәлүе директорны нишләптер ашыгырга мәҗбүр
итте. Ул кабаланып башына бүреген киде, пальтосын беләгенә салган килеш:
– Гафу итегез, мине мәдәният йортында көтәләр, – дип кызу-кызу
бүлмәсеннән чыгып китте.
Бу вакытта Ислам стенаны чистартып бетергән, техничкалар чиләк-
чүпрәкләрен, ацетон шешәсен җыялар, Әлфия Замановна стенаның чисталыгын
әле якын килеп, әле ерактан карап тикшерә иде. Директор кызулап атлаган
җиреннән туктап, стенаны карады да, кисәтүле тавыш белән:
– Менә шулай, Нуруллин, – диде һәм пальтосын кия-кия мәктәптән чыгып
китте...
45
ТУРГАЙ
Сернең ачыла башлавы
Мәктәптән кайтып иртәгә буласы дәресләренә әзерләнгәч, Әлфия Замановна
Нуруллиннарга китте. Инде кояш баеган, караңгы төшеп килә иде. Тик Әлфияне
кичке караңгылык түгел, күңелендәге караңгылык борчыды. Аны җиңел сөйләшү
көтми иде. Әлфияне Әмир абыйның кызып китүчәнлеге аеруча куркыта. Монда
каш ясыйм дип күз чыгарып ташламаска кирәген чамалый ул. Әлфия барып
кергәндә, Ислам өйдә түгел иде. Чәй эчә-эчә дөнья хәлләрен сөйләшеп утырганнан
соң, Ислам турында сораштырырга керештеләр. Шулай итеп, аларга ник килүенең
сәбәбен сөйләр чак җитте. Әлфиянең дулкынланудан ике битенә ут капты.
– Сез аның чирекне дүртле-бишлеләргә генә төгәлләвен беләсез инде, – дип
башлады ул. – Тик бер күңелсез хәл килеп чыкты бит әле.
– Ни булды?
– Нинди күңелсез хәл?! – дип әти-әнисе дә, әби-бабасы да аңа төбәлде.
Әлфия стенага ясалган рәсем вакыйгасын сөйләп бирде. Әмир ул
сөйләгәндә, үз-үзен тыя алмыйча, өй буенча йөрде, авыз эченнән ачулы сүзләр
мыгырданды. Шулчак Ислам да кайтып керде. Аның чишенгәнен барысы да
сүзсез генә көтеп утырдылар. Ислам Әлфия апасын күрүгә үк эшнең нәрсәдә
икәнен аңлап алды. Әтисенең карашы мәрхәмәтсез иде. Мондый караш аның
ачуы бик нык килгәндә генә була. Ислам кыюсыз адымнар белән аларга таба
атлады да туктап калды.
– Мәктәп стенасына рәсем ясамасаң, әллә башка җирдә урын беткәнме?! –
дип кычкырды әтисе әллә нинди гырылдавык тавыш белән.
– Мин бит инде аны юып бетердем, әти, – диде Ислам, ишетелер-ишетелмәс
тавыш белән.
– Мин юдыңмы дип сорамыйм, ник ясадың син аны?!
– Шаярып кына ясаган идем...
– Яңадан шаярмаслык итәм мин сине!
Әтисе чөйдә эленеп торган киң каешны ачу белән тартып алды. Әлфия
урыныннан сикереп торды:
– Әмир абый, ул бит инде гаебен таныды, гафу үтенде... Зинһар өчен
сукмагыз...
– Менә, менә, мәктәптә дә, өйдә дә яклыйсыз! – дип Әмир кулындагы
каешын болгап алды. – Шәхес иреге дип һәрнәрсәгә ирек куясыз, гафу итәсез.
Машинаның, теләсә нинди транспортның тормозы булмаса ни була? Һәлакәт!
Адәм баласына бер генә түгел, ун тормоз кирәк!
– Аңлашылды бит инде, Әмир, – диде әнисе, аның каешын алмакчы булып.
Ул каешын бирмәде, өйалдына ук чыгып китте. Әлбәттә, бер генә мәртәбә
булса да каеш белән тамызасы, әбиләре, укытучысы алдында Исламны оялтасы
килә иде. Шул ук вакытта аны бу эштән нәрсәдер тыеп торды. Сугуның бик
начар икәнен ул белә. Башка нәрсә табарга кирәк иде. Ахырда ул бер уйга
килеп, өйгә керде. Каешын идәнгә ташлаганнан соң, барысына да мөрәҗәгать
итеп болай диде:
– Мин мондый карарга килдем. Зөһрә, безгә, синең белән икебез мәктәпкә
барып, гафу үтенергә кирәк. Барлык балалар, укытучылар каршында.
Ислам үзен яклауларын сорагандай, әле әнисенә, әле әбисе белән бабасына,
әле Әлфия апасына сораулы караш ташлады да:
– Мин бит инде гафу үтендем! – диде.
– Ә без?! Әниең белән без, бу хурлыкны күтәреп, читтә кала алмыйбыз!
46
Ф О А Т С А Д Р И Е В
– Бәлкем болай ук катлауландырырга кирәкмидер? – диде Әлфия.
– Кирәк! – диде Әмир кызып. – Нәкъ менә катлауландырырга кирәк!
– Әтием... әни... Зинһар бармагыз! – дип өзгәләнде Ислам.
– Барабыз! Мин хәзер Илдар Каюмович белән линейка җыю турында
сөйләшәм, – дип Әмир телефоннан номер җыя башлады. Ислам атылып килеп,
телефонга ике кулы белән басты:
– Кирәкми, әти!
– Бусы тагын нәрсә?! – дип әтисе сикереп торды да аның якасыннан алды.
Исламның күзләренә яшь бәреп чыкты. Ул үкси-үкси:
– Әти... әтием!.. Ул рәсемне мин ясамадым!.. – диде.
Әтисе шундук аның якасын ычкындырды. Бөтенесе аптырашып Исламны
әйләндереп алдылар. Әлфия апасы аның каршына килеп чүгәләде:
– Син юри әйтмисеңме? – диде ул, Исламның күзләренә туп-туры карарга
тырышып.
– Юк...
Өйдәгеләр аның бу сүзеннән соң бер-берсенә карап өнсез калганнар иде.
Әлфия апасы Исламның калтыранган кулларын үз кулына алды:
– Нишләп «ясадым» дидең соң?
– Кызгандым...
– Кемне?
– Барысын да...
Әтисе дә килеп аңа иелде. Ул бераз тынычланса да, әле күзләрендәге ачу
бетмәгән иде:
– Кемнәрне кызгандың син? – диде әтисе.
– Бөтен мәктәп интегеп басып торды бит. Сәнгать мәктәбенә дә китә
алмадылар.
– Ә сурәтне кем ясаган? – Бу сорауны әнисе бирде.
– Белмим... – диде Ислам.
Әлфиягә Ислам шушы минутта ничектер зураеп, үсеп киткәндәй булды.
Туктаусыз көлеп-шаярып, җырлап йөргән малайның үз өстенә шушындый
йөкне алуына һич тә ышана торган түгел иде. Соңгы сүзне бабасы әйтте:
– Барыбызны да уңайсыз хәлгә куйса да, оныгымны яклыйм әле мин, –
диде ул акрын гына. – Ул йөрәге кушканны эшләгән. Башка берни турында
да уйламаган. Шулаймы, улым?
Ислам дәшмәде, бабасы әйткәнне, дулкынлану сәбәпле, ул бик үк аңлап
бетерә алмады.
– Әти, синеңчә, сарык та исән, бүре дә тук булып чыга түгелме соң?
– Улым, бүре дә юк, сарык та юк. Бала гына бар. Кемгәдер җәза эзләп
интекмәгез...
– Минемчә, Шәрифҗан бабай хаклы, – диде Әлфия. – Бу безнең уртак
серебез булып калсын. Беркемгә дә, берни дә сөйләмәскә. Килештекме шулай?
– Аны барысы да хупладылар. – Ә стенаны пычратучы... гаебен танымаса,
аның вөҗданында калсын...
Бөтенесен борчуга салган бу кич әнә шулай төгәлләнде.
***
Әлфия бу көннәрдә үзен ике ут арасында калган кебегрәк хис итте. Дәресләрдә
дә, тәнәфестә дә Исламның кычкырып көлүләре бетте. Коридорда җырлаганы
да ишетелмәде. Әйтерсең лә аны икенче кеше белән алмаштырдылар да йөзенә
47
ТУРГАЙ
җитдилек пәрдәсе яптылар. Әлфия Замановна нишләптер үзен аның алдында
гаепле саный иде. Икенче яктан Диләрә Ахуновна ул рәсем ясау вакыйгасын
укытучылар булганда да, икәүдән-икәү чакта да гел искәртеп тора:
– Балаларны үсендерүегез, дилбегәне ычкындыруыгыз сезгә бик кыйммәткә
төшәчәк. Кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнлеген вакыт күрсәтер. Әле безгә
бу хакта күп мәртәбәләр сөйләшергә туры килер, дип уйлыйм...
Әлфия Ислам белән ике арада ниндидер аңлап бетерә алмый торган нәрсәләр
сизде. Кайчакларда ул Исламның үзенә төбәлеп карап торуына шаһит була.
Әлфия шуны сизүгә, ул күзләрен читкә ала, битараф булып күренергә тырыша.
Аның шулай сиздермичә генә үзен күзәтүе, тыныч күлгә ыргытылган таш кебек,
күңелен кузгата. Һәм ул теләсә дә, теләмәсә дә Ислам хакында уйларга мәҗбүр
була. Бер көнне соңгы дәрес беткәч, Ислам партасында утырып калды. Иптәш
малайлары әйдәкләп караганнар иде, «кайта торыгыз» дип кул гына селтәде.
– Бирегә кил, Нуруллин, – диде Әлфия, аның нидер әйтергә теләвен чамалап.
Ислам сумкасын алып, аның каршына килеп утырды. Аның бит очлары
кызарып чыккан, күз алмалары туктаусыз хәрәкәтләнә, дулкынланганы сизелеп
тора.
– Йә, тыңлыйм сине. Сөйлә...
Ул һаман сүзен башлый алмады. Бу элекке туктаусыз җорланучы Ислам
түгел иде. Ниһаять, башлады, әмма тавышы пышылдаган кебек кенә чыкты:
– Мин сезгә рәхмәт әйтә алмыйча йөрим, апа...
– Нәрсә өчен ул?
– И, апа! – диде Ислам җиңел сулап. – Сез килгәч, бөтенесе үзгәрде.
Өстемнән иң авыр йөк төште...
– Мин сиңа кыенлык кына китермәдемме икән, дип йөри идем әле. Берни
дә үзгәрмәде бит.
– Үзгәрде! – диде Ислам кинәт җанланып. – Ничек кенә үзгәрде, апа!
– Син бит барыбер гаепле булып калдың...
Ислам Әлфиянең күзләренә туп-туры карады. Аның карашы шундый җылы,
ягымлы иде.
– Мин хәзер ичмасам сезнең алда гаепсез!.. – диде ул, елмаеп. – Сез бит ул...
сезнең алда гаебем юылды. Сез миңа ышандыгыз. Өйдәгеләр сезне тыңлады...
Инде ничә көн шушыны әйтергә теләдем... Шундый җиңел булып китте хәзер...
Ислам саубуллашкач акрын гына чыгып китте. Бу сөйләшүдән соң Әлфия аны
элеккечә шаянлыгына кайтыр, дип өметләнгән иде. Әмма Исламның караңгы
чырае ачылмады, бөтен кыяфәтендә күңел төшенкелеге ярылып ята. Аның
турындагы уйлары Әлфиянең бөтен тынычлыгын алды. Элек ул аның бер дә
арымавына, дәрестә дә, тәнәфестә дә туктаусыз хәрәкәтләнүенә, бөтен нәрсәне
күрүенә, бар нәрсәгә җитешүенә хәйран кала иде. Менә хәзер, ничек кенә
гаҗәп тоелмасын, сагынып искә ала башлады. Дәрестә: «Апа, апа, карагыз әле,
чыпчыклар өере агачларны сырып алды!» – дип кычкырып җибәрүләре дә кызык
булган икән! Аңа һавадагы болытлар да, тыштагы буран да, яуган яңгырлар,
карлар да олы могҗиза, тәрәзә төбендәге гөлләр дә сөйләшәләр иде. Әгәр
сыйныфташларын нидер сөйләп көлдермәсә, кашын-күзен уйната, борынын
селкетә, иренен кәкрәйтә, кайчакта түзә алмыйча Әлфия үзе дә көлеп җибәрә
иде. Аның кымшанмыйча төп-төз утыруына да ышанып булмый. Ишетелер-
ишетелмәс бака тавышы килсә – бу ул. Кайчакта тавык та кытаклап ала, тычкан
да чыйкылдый, бәрән дә бәэлди иде. Ислам боларны нәкъ менә иптәшләре
арыган чакта кылана иде. Әлфия менә хәзер, аның шаянлыклары беткәч, тагын
48
бер күренешкә игътибар итте: Исламның исеме чыкканда, мәктәптә генә түгел,
авыл халкы елмая. Кешеләрнең караңгы йөзләре яктырып китә, күпләре елмая-
көлә башлый, аларга ниндидер тылсымлы, куанычлы көч иңә...
Яңа ел алдыннан Әлфия татар теле дәресендә «чыбык» дигән сүз кертеп
җөмлә төзергә кушты. Ислам, көтеп кенә торгандай: «Хатын-кызларның
барысы да бер чыбыктан сөрелгән», – дип ярды да салды. Мәктәптән кайтып
ашап утырганда, Рәсимә әбигә шуны сөйләгән иде, ул авызына капкан чәен,
чәе янына капкан чүбек хәлвәләрен һәм кыстыбыйларын читкә борылып
пошкырып җибәрде. Икәүләшеп озаклап көлделәр. Бик күп инде авылда аның
турында кызык хәлләр. Тик болар хәзер һәммәсе дә үткәндә калган, хәзер
кызыклы истәлек кенә. Бүгенге Ислам җитди, авыр табигатьле, аралашудан
кача торган олы кешене хәтерләтә. Аның теге вакыттагы кебек төшенкелеккә
бирелүеннән курка Әлфия. Ул Исламны мәктәптә үтә торган барлык чараларда
катнаштырырга тырыша. Шигырь сөйләттерә, җырлата, биетә, уйната. Андый
чакларда Ислам җитезләнеп, йөзе яктырып китә, күзләрендә дәрт кабына.
Әлфия эзләнә, аңардан бөтен мәктәпне шаккатырырлык нәрсәдер башкартасы
килә. Шуны эшләсә, Ислам элекке халәтенә кайтыр кебек тоела.
Сигезенче март бәйрәменә бөтен мәктәп катнашында зур чара әзерләргә
тотындылар. Анда көлкеле күренешләр дә кирәк иде. Әлфия Нуруллинны
тәкъдим итте. Ләкин әле кайчан гына бик күңелсез хәл китереп чыгарган
малайны шундый зур кичәдә сәхнәгә күтәрү дөрес түгел, диделәр. Әлфияне
берничә укытучы яклап чыкты. Географ Раушан «ул укучы мәктәпне бетергәнче
шулай репрессияләнергә тиеш буламыни?» дип мәсьәләне бөтен кискенлеге
белән куйды. Оештыручылар үз сүзләреннән барыбер чигенмәделәр. Әлфия
директорга кереп хәлне бөтен тирәнлеге белән аңлатканнан соң гына,
номерны программага кертергә мәҗбүр булдылар. Ул Нуруллин белән
Лилия Латыйпованың икесе уйлап чыгарган номеры иде. Алар аны әдәби
уку дәресендә күрсәтеп, бөтенесен шаккатырганнар иде. Бәйрәмдә чыгыш
ясаячакларын әйткәч, Исламның башы күккә тиде. Алар дәрестән соң һәр
көн репетиция ясадылар. Исламның элекке Исламга әйләнә башлавына ул
куанып туймады.
Менә бәйрәм дә җитте. Кичә зур залда гөрләп барды. Аларның чыгышына
да чират җитте. Әлфия студент чакта сәхнәдән җырлаганда, биегәндә дә бу
кадәр дулкынланмаган булгандыр. Шундый авырлык белән кертелгән номерда
ниндидер өзеклек, ялгышу килеп чыкса, егыл да үл. Ул эченнән генә аларның
икесенә дә дәрт-илһам, зиһен, осталык теләде. Дөресен генә әйткәндә, бу
чыгышы белән Исламның теге гаебен юуына өметләнде ул. Менә «Ай,
былбылым» көе яңгырады. Кыска итәкле сары тар күлмәк, биек үкчәле туфли
кигән, беләгенә редикюль аскан Лилия сәхнәгә чыгып эскәмиягә утырды,
редикюленнән иннек, көзге чыгарып, иреннәрен кызарта башлады. Иреннәрен
теле белән ялап та алгалап, чәнти бармагының очы белән помадасын төзәткән
кебек тә иткәч, зал дәррәү кул чапты. Иңбашына магнитофон аскан, кулына
микрофон тоткан Ислам аның янына килеп сәлам бирде:
– Исәнмесез!
Лилия, аңа борылып та карамыйча, иреннәрен төзәтә-төзәтә:
– Исән, – диде.
Залда тагын көлешеп куйдылар.
– Мин журналист, – диде Ислам. – Интервью бирмәссезме икән?
– Әйдә, валяй, – диде Лилия.
Ф О А Т С А Д Р И Е В
49
– Әби, сиңа ничә яшь? – дип сорады Ислам, микрофонын аның авызына
китереп.
«Әби» сүзе ишетелүгә, залдагылар тыела алмыйча көләргә тотындылар.
Лилия йөзенә аптырау билгеләре чыгарды, күзләрен түгәрәкләндереп, Ислам
ягына, бу нинди юләр микән дигәндәй, башын чайкап куйды. Аннары хәйләкәр
кыяфәт белән җавап бирде:
– Заманында миңа Габделҗаббар Кандалый гашыйк булып, шигырьләр
язып йөргән иде.
Шуннан соң залда башланган алкышлар, көлүләр бер минут та туктап
тормады. Әлфия куллары авыртып беткәнче кул чапты.
– «Ир – баш, хатын – муен», дигәнне ничек аңлыйсың?
– Моны ир баш, ләкин аның башында хатынының уе, дип аңларга кирәк.
– Байлык, акча кешене бәхетле итәме?
– Бәхетле итми, ләхетле итә.
– Кычытмаган җирне кашу ни ул?
– Дәрестә тыңламыйча утырып, аңламыйча калганыңны укытучыдан кабат
сорау.
– Наданлык гаеп саналамы?
– Гаеп саналмый, гариплек санала.
– Тешең сызлаганы бармы?
– Бар.
– Кайчан?
– Өй эшен эшләмичә мәктәпкә барганда.
– Компьютерыгызга вирус кергәне бармы?
– Компьютерыбыз юк, ә өебез тулы вирус. Кирәк кешеләргә гел бушка
өләшә алабыз.
– Бабайны ничек эләктердең?
– Кармакка суалчан сапладым да, ул йөри торган юлга аттым. Оекбашыннан
килеп капты.
– Ничек яшәдегез?
– Өйләнгәндә күтәреп кенә йөртермен, дигән иде. Өйләнү белән җилкәмә
менеп утырды да шуннан бирле төшкәне юк.
– Сиңа бабаең сигезенче мартта чәчәкләр бүләк итәме?
– Чәчәк бүләк итә дә каядыр чыгып китә.
– Бабай сине иркәлиме?
– Иркәли. Мәче тычканны иркәләгән кебек.
– Бабайның авырганы бармы?
– Аның авырырга вакыты юк.
– Нишли соң ул?
– Колорадо коңгызлары чүпли. Калган вакытында кармагын алып Ык буена
китә.
– Анда нишли?
– Балыклар арасында ГАИ булып эшли.
– Күзең әйбәт күрәме, әби?
– Ничек кенә күрә әле! Менә сине дүрт итеп күрәм.
– Кем соң мин? Таныйсыңмы?
– Танымыйча! Үзебезнең Тургайдан башка кем болай сайрасын инде!
– Алайса мин очып киттем!
– Тукта, мине дә үзең белән ал!
ТУРГАЙ
50
Көчле алкышлар астында Ислам белән Лилия җитәкләшеп йөгерә-йөгерә
чыгып китте. Зал аларны өч мәртәбә чакырып чыгарып, алкышлар астында баш
идерде. Әлфия шатлыктан күкнең җиденче катында иде. Кичә тәмамлангач,
укытучылар аны бик яхшы чыгыш әзерләгәнсең, дип мактадылар, Раушан
хәтта кулын кысып рәхмәт әйтте. Коридорда Ислам белән Лилияне дүртенче
сыйныфлар гына түгел, өлкән сыйныф укучылары да уратып алганнар,
котлыйлар иде. Аннары дүртенчеләр үз бүлмәләренә җыелды. Әлфия Ислам
белән Лилияне әйбәт чыгыш ясаулары белән тәбрик итте, киләчәктә барыгыз
да кичәләргә шулай әзерләнергә тырышыгыз, диде. Бераздан бөтенесе дөбер-
шатыр бүлмәдән чыгып китте. Ислам гына, сумкасын рәтләгәндәй, арттарак
калды да Әлфиягә таба борылды. Аның күзләре, йөзе шатлыктан балкый иде.
– Рәхмәт, апа! – диде ул һәм бүлмәдә үзенең шул яктысын калдырып чыгып
йөгерде.
Әлфия, язгы ягымлы җилгә йөзен куйгандай, күзләрен йомды. Аңа шулкадәр
рәхәт, аңа шушы халәтеннән башка берни дә кирәкми иде...
Талпыну
Бәйрәм кичәсе баланы шулкадәр үзгәртә аладыр, дип уйламаган иде Әлфия.
Дөрес, ул шуңа өметләнде. Әмма бу ул көткәннән күпкә савыктыргычрак
булып чыкты. Сыйныфка җан керде, Ислам шатланып-талпынып бөтенесен
язгы гөрләвекләр кебек уятты. Үткәннәрне оныттылар, шаярулар, көлүләр,
үртәшүләр белән тулы көннәр бер-бер артлы ага бирде.
Узган якшәмбедә Ислам март аеның алдавыч кояшы, нечкә җиле астында
җиңелчә генә спорт киеменнән көне буе сыерчык оясы ясаган. Берүзе биш оя
ясап, ихаталарының төрле җирләренә урнаштырган. Ә кичкә температурасы
40 градуска күтәрелгән. Бу хакта дүшәмбе көнне Әлфиягә шәфкать туташы
Тәнзилә әйтте. Тамак төбе дә шешкән, бик нык ютәлли дә икән. Аның хәлен
сыйныфташлары белешеп, Әлфиягә җиткерә тордылар. Ниһаять, пәнҗешәмбе
көнне укулар беткәч, ул мәктәптән туп-туры Нуруллиннарга китте. Өйдә
Фатыйма әби ялгызы, түр якның ишеге ябык иде. Әлфия аңа пышылдап кына:
– Әллә йоклыймы? – дип сорады.
– Һи, йоклатырсың аны! Кичә температурасы төшә башлады. – Фатыйма
әби үзе дә пышылдауга күчте. – Шуннан бирле рәсем ясый... Нәрсә буладыр
ул... Кайчакта эндәшкәнне дә ишетми... Хәлен белергә туктаусыз балалар килә.
Бөтенесе дә яраталар бит аны. Хәзер чәй әзерлим, аныңчы кереп чык.
Әлфия акрын гына түр якның ишеген ачты. Ислам зур гына рамны
ике тәрәзә арасындагы трельяжның көзгесенә сөяп куйган да, пумаласы
белән буяп маташа. Тупсадан атлап кергәнче үк, Әлфия рамдагы рәсемнең
Нух тавы икәнлеген таныды. Ислам ишекнең ачылганын сизмәде дә. Ул
гүя үзе генә күрә торган сихри зат белән сөйләшә иде: әле рәсемгә якын
ук килеп, пумала очын аңа тидереп ала, әле бөтен гәүдәсен бөгелдереп,
башын артка ташлап яисә кыйгайтып карап тора, әле куллары белән ияген
учлап уйга бата... Әллә тавышсыз гына теге зат белән сөйләшә, әллә барлык
хәрәкәтләрен үзе генә ишетә торган музыкага буйсындыра. Әлфия аның
шушы илаһи халәтен бозмас өчен кымшанырга да кыймыйча торды. Әмма
Ислам, күрәсең, нидер сизде, ялт итеп артына борылды һәм гаҗәпләнү
катыш сөенеч белән:
– Әләй, апа! – дип кычкырып җибәрде.
Ф О А Т С А Д Р И Е В
51
Әлфия шунда гына тупсаны атлап түргә узды. Ислам кабаланып пумаласын
буяулары янына куйды да, кояштай балкып, аның каршына килде:
– Исәнмесез, Әлфия апа!
– Исәнме, исәнме, – диде Әлфия, аның маңгаена кулын салып.
– Әләй, апа, рәхәтлеге!.. – Ислам күзләрен йомды. – Кулыгыз салкынча...
– Әле температураң бетмәгән, ятып торырга кирәк, – диде Әлфия, аның
диванга җәелгән урынына күрсәтеп.
– Ята алмыйм мин, апа!
Аның шулкадәр эчке хис, кайнарлык белән әйткән бу сүзләренең төбендә
зарланумы, әллә башка нәрсә ятамы – билгесез иде.
– Сиңа әлегә тынычлык, ял кирәк.
– И, апа! Сез килгәч, шундый рәхәт булып китте! Нидер җитми иде... Рәхмәт
инде, апа! Көчемнән килсә, әллә ниләр бирер идем... – Ул бераз уйланып
торды да, шатлыклы тавыш белән дәвам итте. – Апа! Беләсезме, апа... Менә
бу рәсемне ясап бетергәч, сезгә бүләк итәм! Алырсызмы?
– Без аны үзебезнең сыйныф бүлмәсенә куярбыз, – диде Әлфия.
– Мин риза, риза, апа! – диде Ислам куанып.
– Авырып ятканда нишләп шундый олы эшкә тотындың соң әле син?
– Их, апа! – диде Ислам, тагын да ныграк җанланып. – Каян белим? Эчтән
әллә ни котырта. Дәрес вакытында йөргәнемне, тәрәзә каршына баруларымны
да сизми калам. Бөтенесе белән уйныйсым, сөйләшәсем килә. Бөтенесе матур!
Агачлар, хайваннар, кошлар безнең килүне көтә, безне күргәч, куанышалар.
Кошларның нинди генә җырлары юк! Аларга ияреп, мин дә җырлап җибәрәм.
Җир өсте дә, күк тә, чишмә-сулар да, болын-кырлар да җырдан гына тора...
Тышта ябалак-ябалак кар яварга тотынды. Ислам кулларын чәбәкләп
бүлмәне әйләнде дә тәрәзә каршына килеп басты.
– Апа, карагыз әле! Карлар тып-тын төшкән төсле. Ә бит алай түгел! Карлар
да көйли-көйли, пышылдаша-пышылдаша төшәләр. Болытлар аларны сөеп
озата, җир ягымлы, тын көй белән кочагына ала. Әнә бит нинди матур моң!
– Ул тәрәзә аша кар бөртекләрен күзәткән килеш, бик озак тавыш-тынсыз
торгач, Әлфиягә борылды. – Их, апа! Сез шундый әйбәт! Сез бөтен нәрсәне
дә беләсез. Әле терелеп мәктәпкә баргач сорармын, дигән идем... Үзегез
килгәч, хәзер сорыйм инде... Кичә телевизордан кайчандыр дөнья бетә, дип
сөйләделәр. Бетәр микәнни?
Исламның туп-туры текәлгән карашында икеләнү дә, хафалану да бар иде.
Әлфия аны тизрәк тынычландырырга булды:
– Дөнья миллион еллар шушылай булган, тагын миллион еллар шушылай
дәвам итәчәк.
– Мин гел уйланам, – диде Ислам, һәр сүзен сузып. – Күптән уйланам...
Минем бер серем бар, апа. Әйтсәм дә сезгә генә әйтә алам... Көлмәсәгез...
– Нишләп көлим? Әйт.
– Олы уй ул, апа. Ышанып та бетмим, ышанасы да килә. Мин үлмәячәкмен
шикелле... Ышанасызмы?
Әлфия шундук җавап бирде:
– Ышанам.
– Сез дә үлмисез.
– Минме? Белмим...
– Әби әйтә, үлсәк тә яңадан тереләбез, ди. Мин гел тере калырга телим. Бу
уй Нух тавына менгәннән соң килә башлады миңа.
ТУРГАЙ
52
– Сине анда кем алып менде? Әтиеңме?
– Берүзем мендем. Тик әтигә әйтә күрмәгез. Әллә ничек анда... Куркыныч
та, куркыныч та түгел кебек. Нух маңгае янына баскач, гел күктән очып барган
кебек. Болытлар баш очында гына, ә җир аста, түбәндә, түбәндә... әллә кайларга
ук җәелә, очы да, кырые да күренми... үзе матур! Дөнья шундый олы! Без
шундый бәләкәй! Минем дөнья кебек дәү буласым килә. Шул тауга менгәннән
соң, үземне төштә Нухның җилкәсенә таянган итеп, дөньяның башлыгы итеп
күргәнем бар...
Аның күзләре очкынланды, ул инде түр өйнең аркылысын-буен бер итеп
йөри, үзенең хыялый уй-омтылышларын Әлфиягә яшермичә җиткерә иде.
Исламны тыңлаган саен, укытучы шушы кечкенә малайның нинди могҗизалы
дөньяда яшәвенә, нинди уйлар белән януына хәйран калды. Менә биредә
хәзер ишеткәннәре белән Исламның мәктәптәге шуклануларын, әллә ниләр
уйлап чыгаруларын, туктаусыз көлүләрен бергә кушуы да кыен иде. Әмма бу
шулай иде.
Ислам аны эчтән тәрәзә пыяласына бөтен йөзе белән капланып озатып
калды. Әлфия өйдән чыгып берничә адым атлауга, капка ачылып китте һәм анда
ике кыз күренде. Алар исәнләштеләр дә туктап калдылар. Кызларның олысы
алтынчы сыйныфтан Зилә, бәләкәе әле быел гына укырга кергән Камилә иде.
– Нишләп йөрисез, кызлар? – дип сорады Әлфия.
– Исламның хәлен белергә килдек, – диде Зилә.
– Ул кем соң сиңа?
– Беркем дә түгел, – диде Зилә. – Ислам минем элгечтәге курткам кесәсенә
йә йомырка, йә пешкән тавык боты, йә бака-мазар сала. Шуннан очрашкан саен
көлешәбез. Нык кызык була. Үрти ул. Тыелып булмый аңа кушылып көлгәндә.
– Ә Ислам синең кемең? – дип сорады Әлфия Камиләдән.
– Ул минем дус.
– Ничек дус? – диде Әлфия, гаҗәпләнеп.
– Ул мине очраткан саен иреннәрен колагыма тери дә: «Меҗҗҗәү! Меҗҗҗ!
Меҗҗҗ!» ди. Аның «меҗе» бөтен тәнемне кытыклый, икәүләшеп көләбез дә
көләбез...
Кызлар йөгерешеп кереп китте. Әлфия, ишеп яуган ябалак карларны ерып,
акрын гына үзләре ягына атлады. Исламның канатланып, ашкынып сөйләгән
сүзләре, аның сыйныф бүлмәсен күтәреп көлүләре колак төбендә яңгырап
озата бардылар. Кар бөртекләренең тып-тын моңнарын да аермачык ишеткән
кебек булды ул. Аңа дөнья шулкадәр якты, иксез-чиксез зур һәм матур булып
күренде. Ул үзен шушы ак дөньяның башлыгы итеп тойды...
Китә диләр сине...
Тормыш безне төрлечә алдый: кайчакта шатлык-борчуларын яшерә, көннәр
вакыйгаларсыз тып-тын гына ага кебек. Әлфия авылның тавыш-тынсыз бер
көйгә барган тормышына берегеп беткән иде инде. Халык аны үз гаиләсенә
кабул итте, бернинди үзгәрешләр дә көтелми кебек иде. Ләкин тормышның
безгә күренмәгән тирәндәге агымнары бар, алар көтелмәгән хәлләр, могҗизалар
китереп чыгара. Коточкыч давыллар да күтәрелә, вулканнар да ата, сулар да
баса, утлар да каба.
... Март аеның ул җылы кичен Әлфиянең мәңге онытасы юк. Кыш белән
язның бил алышуыннан карлар лышпырдап торган, гөрләвекләр аккан, агач
Ф О А Т С А Д Р И Е В
53
бөреләре исе борынны кытыклаган тылсымлы кич иде бу. Ул кич тәннең
һәр күзәнәген яшәү дәрте белән тутыра иде. Нишләптер ул көнне Әлфия дә,
Раушан да мәктәптә бик озак эшләп утырган булганнар икән. Нишләптер алар
нәкъ бер вакытта кайтырга чыктылар. Мәктәп баскычын төшкәч, Раушан аны
култыкларга рөхсәт сорады, Әлфия рөхсәт итте. Раушан кич бик караңгы,
озатып куйыйм, дип үтенде, Әлфия ярар диде. Шул мизгелдә аның күңеленә
«тып» итеп кайнар тамчы тамды... Капка төбенә җиткәч, Әлфия рәхмәт әйтте
һәм кереп китмәкче булды. Ләкин Раушан аның кулын үзенең кулына алды.
Әлфиянең күңеленә тагын бер утлы тамчы төште. Бусы тегесеннән кайнаррак
иде. Аяк астында кар кыймшанган кебек булды.
– Әлфия, беләсеңме... – Раушанның тавышыннан җылылык бөркелде. – Мин
сиңа дүрт ел буе әйтә алмаган сүземне әйтергә телим.... – Раушан такта янында
сөйләгәндә җавабын оныткан укучыдай туктап торды. Әлфиянең кулын кысып
дәвам итте: – Мин сине яратам... Беренче күргән көнемнән...
Әлфиянең аяк астында җир чайкалды. Әмма бу давыл түгел иде. Бу
юлы утлы очкын нәкъ йөрәк уртасына тамды. Җирне тутырып йөгерүче
гөрләвекләргә, су белән тулып килүче инеш-елгаларга караганда, җирне су
басарга тиеш иде кебек. Ләкин әлеге кайнар очкын-тамчылардан аның бөтен
гәүдәсенә ялкын капты, дөньяны янгын чорнап алды...
– Мине теләсәң нишләт! – Раушан аның кулына уттай иреннәрен тидерде
дә, кызу-кызу китеп барды.
Әлфия янгын эчендә дөрләгән хәлдә көч-хәл белән өйгә керде һәм
бүлмәсенә бикләнде. Раушанның көтелмәгән бу сүзләре утка салырлык та иде
шул. Аларның моңа кадәр икәүдән-икәү калып, ике-өч сүз дә сөйләшкәннәре
булмады лабаса! Алайса нишләп һәр күзәнәге очкындай кайнар, ни сәбәпле
йөрәге ашкынып тибә? Бу сорауга җавап эзләгәндә, аны чолгап алган ялкын
акрын гына язгы ташкын булып җәелде, күңеле тылсымлы ашкыну белән
тулды: Раушан исемле егет аны ярата икән! Мәхәббәт, сөю дигән могҗизаның
барлыгын белеп, күреп йөрсә дә, Әлфия, нишләптер, ул могҗизаның кайчан да
булса үзенә дә килеп кагылачагын уйламый иде. Юк, дөрес түгел! Уйлагандыр,
хыялларда йөргәндер дә, күңеленең иң тирән чоңгылында яшеренеп яткандыр
ул могҗиза. Шулай булмаса, «яратам» дигән бер сүздән янгынга да, язгы
ташкынга да төшәр идемени?! «Мине теләсәң нишләт!» – диде дә китеп барды
Раушан. Димәк, ул әнә шул яратуын, бөтен тормышын Әлфия кулына, аның
хөкеменә тапшыра, дигән сүз. «Теләсәң нишләт!» диярлек булгач, болай гына
әйтелгән сүзләр түгел инде бу. Аны теләсә нишләтерлек зур хокукка ия булыр
өчен Әлфиянең йөрәгендә дә нәрсәдер булырга тиештер бит. Әгәр нәрсәдер
булмаса, ул бу дәрәҗәдә утка-суга төшеп дулкынланыр идемени?! Бер-бер
артлы тагын мең сорау туды, тик аларга төгәл генә җавап юк иде. Ахырда
шул сорауларның барысына да җавабын әйтергә теләгәндәй, Раушан күз
алдына килде дә басты, килде дә басты. Директор укытучылар белән үткәргән
киңәшмәләрдә кайнар бәхәсләр гел чыгып тора, кайчакларда коллектив ике-
өч төркемгә бүленә, үзара үпкәләшүләр дә була. Тик укытучылар кубарган
давыл Раушанны гына селкетә алмый. Аның тыныч кына, йомшак кына итеп
әйткән сүзе кайнап торган чишмәне тиешле якка борып җибәргәндәй була.
Югыйсә иң күбесен әйтмичә дә калдыра кебек, әмма мәсьәлә көтелмәгәнчә
ачыкланып китә. Шуңа күрә барысы да аның сүзен түземсезлек белән көтәләр.
Әлфия өчен Раушанның елмаюы бер олы сер иде. Калын иреннәре нишләптер
тыелып елмая, авызының уң як чите , уен яшерергә теләгәндәй, җитди кала.
ТУРГАЙ
54
Әйткән сүзләренең әйтелмәгән иң кадерле өлеше шунда сакланып тора
ахрысы. Раушанның озынча йөзе карлы-бозлы давылларга каршы торып
чыныккандыр төсле, шул каршы давылларның кырыс эзләрен дә саклый
шикелле. Хәрәкәтләре салмак, беркайчан кабаланмас. Беренче карашка
ул барлык нәрсәгә битараф кебек тоелырга мөмкин. Әмма аның бер генә
нәрсәне дә читтә калдырмаучы шомырттай күзләре искиткеч хәрәкәтчән. Бу
күзләрнең бәргәләнүендә әллә нинди тирәндә яткан уй-кичерешләр чагыла...
Аларга яшерелгән серләрне күптән беләсе килә Әлфиянең. Тик Раушанның
озын керфекләре, калын кашлары ул серләрне сикерешми-тартылмыйча гына
саклый бирәләр. Әлфия, аны кабат-кабат күз алдыннан уздыргач, Раушанның
үзенә бик тә якын икәнлеген тойды. Ул әйткән сүзләрнең Әлфияне «гөлт» итеп
ялкынга төрүе юкка булмаган икән. Иртәгә мәктәптә очрашкач, Раушанга ни
әйтер? Бу сорау турында уйланганда, йөрәгенең хәзер бик татлы итеп тибүен
генә сизә ул. Әгәр Раушан тагын озатып куярга рөхсәт сораса, Әлфия кире
кага алмаячагын аңлады.
Әллә инде һавадагы фәрештәләр аның шул халәтен Раушанга җиткергәннәр,
икенче көнне мәдәният йортыннан чыгуга, ул Әлфияне рөхсәт сорамыйча гына
култыклап алды. Әле генә караган концерт турында фикерләшеп кайттылар.
Капка төбенә җиткәч, Раушан пышылдап кына сорап куйды:
– Йә, Әлфия, нишләтәсең мине?
Әлфия көлеп җибәрде.
– Минем сине берни эшләтергә дә хакым юк.
– Бар шул, – диде Раушан, аңа якыная төшеп. – Ихтыярымны сындырып,
син мине үзеңә буйсындырдың. Коткар мине!
– Ничек? – диде Әлфия, көлүеннән тыела алмыйча. – Мин буйсындыручы,
син буйсынучы булганбыз икән ләбаса! Нинди тигезсезлек!
– Безнең тигез икәнлегебезне законлы рәвештә беркетергә кирәк.
Әлфия көлүеннән шып туктады. Раушанның әлеге сүзләре артында әйтмичә
калдырган мәгънәсе күңелен әллә нишләтеп җибәрде. Чынлапмы бу, әллә
шаяртумы?
– Мин сине җитди кеше дип уйлый идем, – Әлфия канәгатьсезлек белдергән
тавыш белән әйтте кебек.
– Ә минем шаяртырга уйлаганым да юк, – диде Раушан, йомшак кына итеп.
Аннары кинәт бәреп чыккан кайнар кичерешләрен тыя алмыйча: – Мин сиңа
өйләнешергә тәкъдим ясыйм, Әлфия! – дип өстәде.
Ул кабаланмыйча гына Әлфиянең иңбашларыннан тотты да кайнар иреннәре
белән аны үбәргә кереште. Әлфия башын читкә бора да алмады, аңа әйтергә сүз
дә тапмады. Ул әллә тоташ ялкын эчендә калды, әллә ниндидер көчле дулкын
өстендә чайкалды. Вакыт та, аяк астындагы җир дә югалды... Ниһаять, ул үзен
кулга алып, зиһенен җыйды.
– Раушан, әйдә ныклабрак уйланырга беркадәр вакыт калдырып торыйк,
– диде ул, һәр сүзенә басым ясап. – Без бит әле бер-беребезне белеп тә
бетермибез.
Раушан аны кочагына алды һәм колагына пышылдады:
– Әйдә, синеңчә булсын. Мин сиңа карыша аламмыни соң?!
Алар һәр кич очраша башладылар. Иң элек мәктәп «чыш-пыш» белән тулды.
Авыл халкы өчен тыныч, гел бертөрле генә агып барган көннәр бетте. Моңа
кадәр телгә кермәгән ике кеше – Раушан белән Әлфия калган иде. Хәзер шулар
икесе халыкның һәркөн үзләре турында сөйләшүенә сәбәпче булдылар. Ләкин
Ф О А Т С А Д Р И Е В
55
бу сөйләшүләр куанычлы сөйләшү, аларның бер-берсен табуына шатлану
иде. Кемнәрдер Әлфиянең авылга килеп укыта башлаган чорыннан ук, аны
Раушанга булсын иде, дип теләк теләгән, пар килгәнлекләренә сокланып
йөргән. Кайберәүләр туйның кайчан булачагын гоманлый. Әлфия дә баш вата,
барысын да акыл бизмәне аша үткәрергә тырыша. Моның өчен вакыт кирәк,
ә Раушан һәркөн ашыктыра. Әлфия, көзгә кадәр сабыр итик, бер-беребезне
сыныйк, ди. Ләкин тормыш кайчакта шундый сәер хәлләр китереп куя, үз
ниятләреңнең ничек үзгәргәнен дә сизми каласың икән. Аларның өйләнешүе
белән дә шулай булды...
Беркөн Әлфия дәрескә кереп, сыйныф журналын ачарга да өлгермәде,
Чинаев торып басты да, нечкә тавыш белән:
– Апа, сине... – дип сүз башлады һәм тамагына әйбер тыгылгандай туктап
калды.
Ул, «ник ярдәм итмисез» дигәндәй, тилмерүле карашын әле уңга, әле сулга
төбәде. Балалар барысы да елмая, кайберләре астыртын гына көлә иде. Зөлфәт
үзенә беркем дә ярдәм итмәячәген аңлаганнан соң, әче нечкә тавыш белән
кычкырып җибәрде:
– Апа, сине бездән Раушан алып китә мәллә?!
Әлфиянең ике битенә дөртләп ут капты. Балалар эчке бер канәгатьләнү белән
хихылдашырга тотындылар, күрдеңме, дигәндәй, бер-берсенә караштылар,
тыныч кына утыра алмыйча, урыннарында сикерештеләр. Аларның йөзләре
кояштай балкый, кыланмышларында җиңү тантанасының иң кайнар мизгеле
чагыла, «ура» кычкыру белән салют ату гына җитми иде.
– Чинаев, – диде Әлфия, Зөлфәтнең янына килеп. – Олы кешеләргә
дәшкәндә, исемнәренә «абый», «апа» сүзен кушарга, яисә әтисенең исемен
ялгап әйтергә кирәклеген мин сиңа беренче сыйныфтан бирле өйрәтәм бит
инде. Йә әле, Раушан Кемевич дип әйтергә кирәк?
Зөлфәт мөлдерәп яшь тулган зәңгәр күзләрен Әлфиягә төбәп авыз эченнән:
– Кемевич... – дип мыгырданып торды да, усал итеп ярып салды: – Раушан
белән кочаклашып китәсезмени?!
Балалар тагын күтәрелеп көлделәр. Алар Чинаевтан түгел, Әлфиянең
үзеннән көләләр кебек тоелды. Аның башы томаланды, аларга әйтерлек сүзләр
эзләде, әмма таба алмады. Раушан белән дуслашканнан бирле, укучыларның
үзенә бүтәнчә карауларын, ниндидер күренми торган кабык эченә йомылуларын
сизеп йөрде ул. Күрәсең, аның Раушан белән дуслыгын үзләренә хыянәт дип
кабул иткәннәр, Чинаевны шул хыянәтне фаш итү өчен әзерләгәннәр иде. Ул
моны аңлады, ләкин балаларга ни әйтергә? Каян ни дип башларга? Аны бу
кыен халәттән Нуруллин чыгарды:
– Син, маймыч, саплаган бер җимгә кабасың. Селәүгә дә, ипигә дә, ак
кортка да.
Зөлфәт колакларны ярырлык нечкә тавышы белән:
– Көлмә кешедән, Тургай тәре! – дип сикереп үк торды.
Ислам Зөлфәтнең янына килеп аны кочаклап алды һәм болай диде:
– Кайгырма юкка, син суда йөзәрсең, мин күктә очармын! – Ул шунда
гөлдерәп көлеп җибәрде. – Апа мәктәптән китми бит. Сине юри бутаганнар.
Зөлфәт тә, калганнар да Әлфиягә төбәлде.
– Борчылмагыз, балалар, мин беркая да китмим, – диде ул, бит очларының
тагын да ныграк кызышуын тоеп.
Барысы да җиңел сулап куйды һәм дәрес башланды.
ТУРГАЙ
56
***
Раушан ике көнгә Казанга семинарга киткән иде. Ул «бүген кич кайтам,
көт» дип шалтыратты. Әлфия көне буе очып йөргәндәй йөрде. Раушанның иң
кадерле кешесенә әверелгәнен шул ике көндә аеруча нык аңлады ул. Әлфия
аның тәкъдименә күптән риза, тик моны аңа әйтүдән үзен тыеп тора иде.
Тәкъдим ясалган, җавап бирү миннән тора, аны соңрак әйтүдән берни дә
үзгәрмәячәк, дип уйлады ул. Башта ниятләгәнчә, көз иң кулае булачак.
Раушан кайткан кич аларның икесен тылсымлы кочагына чумдырды. Якты, айлы
кич иде ул. Алар Ык, Бормалы буйларын мең мәртәбә урадылар, җырланмаган бер
җырны да калдырмадылар. Туктап кайнар үбешүләр ул җырларның кушымтасы
булды. Аларның җырына бакалар хоры кушылды, кошлар күтәреп алды, күктә
йөзгән ай дирижёрлык итте, йолдызлар күз кысышып кул чапты... Әмма икенче
көнне... Ул кичтә дә күктә ай балкый иде. Әмма ул кич Әлфиянең кайнар күз
яшьләренә манчылды. Раушанның мәктәптә елмаймыйча, күрелмәгәнчә сәер,
җитди йөрүеннән үк аның эченә шом кергән иде. Алар сөйләшкәнчә тау башында
очраштылар. Аның авыз ачып әйткән беренче сүзе Әлфияне аптырашка салды:
– Теләгеңә ирештең, Әлфия, – диде ул төшенке тавыш белән. – Мин
директорга гариза яздым...
Әлфия берни аңламыйча, өзгәләнеп аның күзләренә төбәлде:
– Нинди гариза?!
– Эштән китәргә, – диде Раушан.
– Эштән?! Нишләп?!
Әлфия нәрсәдер аңлый да башлаган кебек булды. Шул ук вакытта һәммәсе
аңлаешсыз, томанлы иде...
– Әлфия! Миңа туп-туры әйтсәң булмадымыни?
Ул берни дә аңламаудан гаҗиз иде.
– Нәрсәне?! – дип сорады елый язып.
– Кияүгә чыгарга теләмәвеңне ни өчен үземә әйтмәдең? Балаларыңа әйтеп,
нигә аны бөтен дөньяга тарату кирәк иде?!
– Ялгышасың, Раушан! – Әлфиянең күзләренә яшь бәреп чыкты,
дулкынланудан аның тыны кысылды. – Мин аларга андый сүз әйтмәдем!
– Әйткәнсең! – диде Раушан кискен итеп. – Коридорда унынчы сыйныф
кызлары «отказник кияү» дип көлешеп калдылар. Мине ишетми дип
уйладылар. Укытучыларның йөзендә мәсхәрәле елмаю. Бүген иртүк күрше
Җәмиләтти әнкәй белән мине юатырга керде. Ул баш тартты дип кайгырмагыз,
насыйбы табылыр, ди.
– Бу бит гайбәтчеләр эше! – диде Әлфия, өзгәләнеп. – Мин хәзер сиңа
аңлатам...
Ләкин Раушан аны бүлдерде:
– Аңлатма, Әлфия. Син бер сүз генә әйт.
Әйе, ул сүз бит күптән аның тел очында. Җимерелеп барган якты хыялларын
шул сүз генә коткара алачак.
– Мин бит риза, Раушан! – диде ул аңа күз яшьләре аша төбәлеп. – Бүген
чыгарга да риза!..
Раушанның йөзе шатлыктан балкып китте.
– Чынлап әйтәсеңме, Әлфия?!
– Риза, риза, риза! – диде Әлфия тыела алмыйча.
Раушан аны үзенә тартты, икесенең кайнар иреннәре бер-берсенә тоташты...
Ф О А Т С А Д Р И Е В
57
Аннары барысы да бик тиз эшләнде. Ял көне Раушан машинасы белән Арчага
барып, әти-әниләренең рөхсәтен алдылар, Сабантуйда өйләнешеп, туй ясарга
ризалаштылар.
Кар астындагы рәсем
Бүген язгы каникулның соңгы көне. Кояш бер кат күлмәк аша да тәнне
пешерә. Бөтен җирдә шаулап гөрләвекләр ага, иңсу, чокыр-чакыр урыннар
күзгә күренеп язгы су белән тула. Сыерчыклар сайравыннан, чыпчык, чәүкә,
карга тавышларыннан ихата күтәрелеп китәр кебек. Риф ике көн буе тирес өя.
Бозлы кар кисәкләре белән болгатып өйгәч, кыш буе мал астыннан чыгарылган
тирес шактый биек күтәрелде. Ул басылып кызгач, өстеннән җылы пар чыга
башлый һәм җәйгә бер дигән черемә була. Риф койма күләгәсендә калган карны
көрәккә элеп атканда, кар астыннан ниндидер зәңгәр кәгазь килеп чыкты. Ул
кызыксынып кәгазьне алды. Кәгазь бүрәнкә шикелле бөкләнгән, ниндидер
язуы да күренә иде. Учына салып суккалауга, кәгазьнең кары коелып та төште
һәм Риф аны җәеп җибәрде. «Гөлбакча урта мәктәбенең III сыйныф укучысы
Энҗе Яруллинаның математика дәфтәре», дип язылган иде анда. Риф былтыргы
дәфтәр тышының бирегә ничек килеп эләккәнен дә аңлады һәм елмаеп куйды.
Энҗенең әнисе Факия ападан помидор орлыклары алып кайтканнар иде бит.
Орлыкны әнисе нәкъ шушы бүрәнкәдән алып тартмаларга төртте һәм алар инде
тәрәзә төбен тутырып үсеп утыралар. Риф дәфтәр тышын тирес өстенә атты.
Тик аны җил очырып төшерде. Хәзер ул эчке ягы белән ачылып төште. Менә
шунда Риф ашыга-кабалана иелеп аны кулына алды һәм сулышы тукталгандай
булды. Тышлыкның ике ягы да баш сурәте белән тулган иде. Хикмәт аның
тулуында түгел, ул сурәтләрнең барысының да бертөсле булуында иде. Хикмәт
аларның бертөсле булуында гына түгел, алар нәкъ мәктәп стенасына ясалган
теге баш сурәтенең күчермәләре иде! Риф, ниндидер җинаять эшләгәндәй,
як-ягына каранып куйды һәм түргәрәк китеп, улак читенә утырды.Аңа бала
йоннарын кабартырлык уй килде: ул стенадагы рәсемне Энҗе ясаган булып
чыга түгелме соң?! Әнә бит, кайберсен башлаган да ташлаган, аннары яңаларын
ясаган. Иренен Диләрә Ахуновнаныкына охшатып алга чыгара алмыйча
интеккәнлеге күренеп тора. Биш-алты гына сызык белән уйнатып-боргалап
сызып җибәргән. Соңрак ясалганнарының ирене Диләрә Ахуновнаныкына
шактый охшаган. Кайбер урыннарда берсе өстенә икенчесен ясап бетергән
хәтта. Әгәр стенага ул рәсемне Ислам ясаган булса, Энҗенең былтыргы дәфтәр
тышында берничек тә була алмый ич инде ул. Әгәр Энҗе ясаган икән, нишләп
Ислам аны үз өстенә алды? Бусы Рифнең башына сыймады. Хәер, ул монысы
өчен артык баш та ватып тормады. Исламнан барысын да көтеп була. Ул сәнәге
белән көрәген коймага сөяп куйды. Тиресне бер-ике сәгатьсез өеп бетерерлек
түгел. Ә Рифнең ул кадәр вакыт бу серне сакларлык түземе юк иде. Дәфтәр
тышы бераз җилләгәч, бутыен салып, аягына кроссовка, өстенә куртка киде дә
Ислам янына йөгерде. Аларның ишегалды иңсурак булганлыктан, су җәелгән,
Ислам лом, көрәк белән шуны берничә урыннан ерып, агызып маташа иде.
Кул биреп күрешкәч, Ислам үзе өйгән тиресне күрсәтте. Аның өстеннән пар
күтәрелә иде.
– Өйгәнеңә ничә көн әле? – дип сорады Риф.
– Әле өч көн дә тулмады.
– Ничек шулай тиз яна башлады соң ул?
ТУРГАЙ
58
– Мин аңа әз-әз генә тавык тизәге дә салып бардым. Шул бик тиз кыздыра
икән аны. Син салдыңмы?
– Салмаган идем, салырмын инде, – диде Риф.
Аннары күзләрен кысып, дәшмичә генә Исламга төбәлде. Аның ник болай
карап торуына аптырап, тегесе аңа төртеп куйды:
– Ни күрдең? Әллә минем битемә бал буяганнармы?
Ләкин Риф аның төртүенә дә, сүзләренә дә игътибар бирмәде. Үзен бирегә
китергән нәрсәне ачыклау ниятенә кереште:
– Минем синнән бер әйбер сорыйсым бар.
– Ни сорасаң да сора, акча гына сорама, – дип көлде Ислам.
– Дөресен генә әйт әле, стенага теге рәсемне син ясамадың бит, әйеме?
– Син нәрсә? – дип көлеп куйды Ислам. – Әллә түбә чәркәң шуыша
башладымы?
– Юк, син дөресен әйт, боргаланмыйча гына.
– Әллә кайчан онытылган нәрсә... Каян башыңа китереп сукты ул?
– Син ясамагансың аны! – диде Риф кистереп.
– Каян белдең?
– Белдем инде.
– Алайса кем ясаган соң?
– Башта менә син әйт «Мин ясамадым», дип. Аннары мин әйтермен.
– Каян килде соң әле бу синең башыңа?
Риф күзләрен хәйләкәр уйнатып алды:
– Ясаган кеше үзе әйтте!
Аның бу сүзе Исламның күңелен чын-чынлап кузгатты һәм ул аны яшереп
кала алмады:
– Әйт, кем ул?!
– Дус итмисең икән, – диде Риф, үпкәләп. – Син әйтмәгәч, мин дә әйтмим.
«Бетте» дигәндәй, кулын селтәде дә капкага таба китте. Ул, Ислам артыннан
килер, ялыныр, дип уйлаган иде, алай булып чыкмады. Ислам хәтта туктатырга
теләп артыннан бер сүз дә кычкырмады. Риф капканы ачарга үрелгәч, борылып
карады. Ислам көрәгенә таянган килеш елмаеп тора иде. Рифнең сабыры сынды
һәм ашыга-ашыга яңадан аның янына килде. Килеп тә җитте, кесәсеннән алып
дәфтәр тышын сузды да. Ислам рәсемнәрне гаҗәпләнеп карарга тотынды.
Аның йөзе җитдиләнгәннән җитдиләнә барды. Ул дәфтәрнең ике ягын да,
ышанмагандай, әйләндереп карады.
– Йә? – диде Риф. – Ясаучы ул булып чыга түгелме соң?
– Синеңчә инде, синеңчә! – диде Ислам, нәрсәгәдер ачулангандай.
– Нәрсә минемчә?
– Нәрсә, нәрсә! – Ислам бераз уйланып торгач, әллә нинди төшенке тавыш
белән: – Мин ясамадым... – дип куйды.
Риф елмаеп җибәрде, хәтта тамак төбе белән генә шаркылдап та куйды.
– Нәрсәгә куанасың? – диде Ислам
– Синең гаебең юк бит. Шуңа сөенәм.
– Минем гаебем булмаса, Энҗенең гаебе бар.
– Анысы аның эше, – диде Риф, Исламның иңбашына кулын салып. – Ни
өчен әйтмәгән ул аны? Һич югы сиңа... Моны болай калдырырга ярамый бит
инде.
– Риф, туктале... Нигә инде кабат кузгатырга? Кирәкми.
– Гаепле булып каласың киләмени?
Ф О А Т С А Д Р И Е В
59
– Таптың гаеп! Стенага рәсем ясаган икән!
– Шулаен шулай да...
– Риф, син моны беркемгә дә әйтмәскә сүз бирә аласыңмы миңа?
– Ярар, әйтмәм, – диде Риф, серле тавыш белән. – Әгәр син бер әйберне
әйтсәң.
– Ни ул? – диде Ислам.
– Ник син ясамаган килеш ясадым дидең?
Ислам көлеп куйды.
– Шәп ясалган иде бит ул. Менә минем осталыкны күрегез әле, диясем килде.
– Бөгештерәсең! – диде Риф, аның җавабыннан канәгать булмыйча.
– Аннары... күпме басып торырга була мәктәп белән. Мин әйттем – барыгыз
да кайттыгыз да киттегез.
Риф сәер генә көлеп куйды.
– Без сиңа рәхмәт әйтергә тиеш икәнбез әле. Ярар, минем тиресне өеп
бетерәсем бар. Сине шаккатырыйм дип килгән идем – булмады.
Ул кызу-кызу атлап капкадан чыгып китте дә шундук борылып та керде.
– Берәрсенә әйтәсеңме соң инде моны?
– Әйтмәскә дип сөйләштек бит. Син бик тиз онытасың икән.
– Энҗегә дә әйтмисеңмени?
– Әйтмим.
– Алайса үзем әйтәм мин аңа.
Ислам көрәге белән Рифкә кизәнде.
– Карале, нишлисең син?! – диде Риф, чигенә-чигенә.
Ләкин Ислам аның каршына төште. Исламның йөзендә бу кадәр җитдилек
күргәне юк иде Рифнең. Ул көрәген ничек тиз күтәргән булса, шулай тиз
төшерде, хәтта аны читкә атып бәрде. Аннары ике кулын Рифнең ике җилкәсенә
салып, йөзен аның йөзенә якын ук китерде. Рифкә аның җылы сулышы бәрелде.
Ялварулы карашы белән күзләренә төбәлде дә:
– Әйтмә син аңа, – дип пышылдады.
– Ник?
– Әйтмә. Без бит синең белән малайлар. Сүз бирәсеңме?
– Бирәм, – диде Риф. – Егет булып калыйк.
Ул эре-эре адымнар белән чыгып китте.
Батырлык түгел бугай...
Теге дәфтәр тышы Исламны әллә нишләтте. Ул үзенең сыйныфташларына,
бигрәк тә Энҗегә гүя башкача карый башлады. Күзләре кычкырып әйтелмәгән
уй-теләкләрен, кылган эш-гамәлләрен үтәли күрергә тырышты. Болай карау
сорау арты сорау уятты. Мондый халәт Ислам өчен ят иде. Чөнки аның
эчендәге тышында, башкаларны да ул шундый дип күз алдына китерде, шуңа
ышанды. Ә менә хәзер ул үзен башкалардан аерып, аларга ерактанрак үтәли
күрсәтә торган күзләр белән карагандай тоелды. Бу гамәле аңа ошамады. Ул
чит кеше хатын укырга ярамаганын белә. Чөнки анда кешенең үзе генә белә
торган, башкаларга күрсәтергә ярамый торган уйлары була. Иптәшләрен
читтән күзәтү аларның күңеленә үтеп керү, андагы иң яшерен уйларны актару
була түгелме соң? Иң беренче зур сорау билгесе булып, аның уйларын Энҗе
биләде. Әгәр аның мәктәп каршында гаебен танырга көче җитмәгән икән, ни
өчен соң ул аны һич югы Исламга әйтмәгән? Ислам укытучыларга җиткерер
ТУРГАЙ
60
дип шикләнгән булса, Энҗе аңа ышанмый, дигән сүз. Энҗе булып Энҗе
ышанмагач, аңа ышанмаучылар тагын да бардыр инде. Әллә гел бүтән нәрсә
сәбәпче микән моңа? Энҗенең шушы гомер берни булмагандай йөрүе сәер. Юк
шул, берни булмагандай түгел икән шул. Һәр көн аны күзәтә башлагач, Ислам
үзе өчен бик күп яңа нәрсәләр ачты. Энҗенең чырык-чырык көлүе кимегән
икән ләбаса! Нишләптер көлгәндә тавышы элеккечә күтәренке чыкмый икән.
Мәктәпкә барганда яки кайтканда, Ислам белән янәшә туры килсә, тизрәк
кызлар төркеменә барып кушыла, яисә сумкасыннан нидер караган булып
артта кала. Кайчаннан бирле ул үзенең күзләрен Исламнан яшерә, карашлары
очрашса, шундук читкә борыла, нишләптер гел аска карый. Димәк, Ислам
алдында күпмедер гаепле икәнен ул бер минут та онытмый. Ә ник түзә?
Башта ул дәфтәр тышын Энҗенең үзенә бирергә уйлады. Инде бер көнне
мәктәптән кайтканда, аны куып җитеп бирергә әзерләнеп беткәч, Энҗе койма
янында сөйләшеп торучы Алсу белән Фәйрүзә янына йөгерде. Әллә тагы
Исламның ни эшләргә теләгәнен күңеле сизде. Аннары нәкъ шул мизгелдә
Исламның эчендә дәфтәр тышын Энҗегә бирергә һич тә ярамый, дигән уй дөртләп
кабынды. Болай эшләү Энҗегә күсәк белән китереп суккандай булачак. Аннары
Энҗенең гаебен белгәнлеген күрсәтү «син үзеңнең минем алда гаепле икәнеңне
аңлыйсыңмы?» дип кычкыруга тиң булачак. Ислам батыр хәлендә, Энҗе начар
булып калачак. Ә бит Энҗе стенага ясавы белән чын батырлык күрсәтте кебек.
Тик моңа тәвәккәлләргә аның бик күп вакытлар әзерләнгәнен менә бу дәфтәр
тышы ачык күрсәтә иде. Әле тагын күпме дәфтәрләргә, күпме кәгазьләргә күпме
баш ясагандыр ул. Ислам аның матур бармаклары белән тырыша-тырыша рәсем
ясавын күз алдына китерде. Энҗенең боегып йөрүендә үзен гаепле санады, аны
бөтен йөрәге белән кызганды, өйләренә барып юатасы килде. Мәктәптә аңа ул гел
яхшылык эшләргә теләде. Әбисеннән иң тәмле пәрәмәчләр пешертте, аларны иң
элек Энҗегә бирде, әмма ул «ашыйсым килми», дип баш тартты. Кибеттән алып
килгән «сникерс», шоколадларга да якын килмәде. Гүя ул аңа бик нык үпкәләгән
иде. Энҗе ничектер кызганыч итеп елмая, менә-менә күзләреннән атылып яше
чыгар төсле... Бәлкем яше дә чыгадыр, анысын күреп булмый, чөнки ул йөзен читкә
ала... Энҗе күзләрен кысып, туктаусыз чыркылдап көлсен өчен нишләргә соң?! Бу
сорауга җавап таба алмады. Ләкин барысын да үз тәртибе белән вакыт хәл итте...
***
Бүген Ислам Нух тавы рәсемен рамлап мәктәпкә алып килде. Төргән
киндерен сүткәч, сыйныфташлары «аһ» иттеләр.
– Син Нуруллин түгел, Репин! – диде Риф, рәсемне әле якыннан, әле ерактан
карап.
Энҗе колагына гына:
– Мин синнән көнләшәм! – дип пышылдады.
Мактау сүзләре тагын күпме дәвам иткән булыр иде, Ислам иптәшләрен
бүлдерде:
– Мин бит аны сезгә бүләк итеп алып килдем. Кая куябыз?
– Үзебезнең бүлмәгә, – диде берәүләр.
– Мәктәпнең рәсемнәр күргәзмәсенә! – диде икенчеләре.
Әлфия апалары:
– Хәзергә үзебезнең бүлмәгә элеп торыйк, киләчәктә күз күрер, – диде. –
Аннары сез бит яңа уку елында бишенче сыйныф бүлмәсенә күчәсез.
– Апа, сез безнең белән күчәсезме соң? – дип сорады Айсылу.
Ф О А Т С А Д Р И Е В
61
– Юк, балалар. Сезнең сыйныф җитәкчегез башка укытучы булачак.
– Нишләп, апа?!
– Без сездән башка нишлик?!
– Сезне бирмибез. Безгә башка укытучы кирәкми.
– Тәртибе шулай бит, балалар, – диде Әлфия елмаеп.
Аңа шулкадәр рәхәт иде балаларның бу сүзләрен ишетү. Һәрберсе якын, үз
булып беткәннәр бит. Үзе дә аларны бик тә, бик тә сагыныр инде ул.
– Апа, без сезне бишенче сыйныфка урлап алып китәбез! – диде Ислам
көлеп.
– Урларсың, бирер сиңа Раушан! – диде Зөлфәт, күзеннән усал очкыннар
чәчеп.
Балалар бүлмәне күтәрә язып көлделәр. Әлфия исә кып-кызыл булып басып
торды.
– Җибәрмибез и всё, – диде Зөлфәт, учы белән партасына сугып.
– Ә сиңа борчылырга кирәкми, Чинаев, – диде Әлфия. Дүртенчегә күчтең
генә бит. Сине мин тагын бер ел укытам әле.
Зөлфәт сөенеченнән кул чабып куйды.
Соңарып тапшырылган хатлар
Барысы да гел көтелмәгәнчә килеп чыкты. Җәйге каникулларга чыгарга
соңгы атна башлангач, ягъни дүшәмбе көнне булды бу. Мәктәптән малайлар
белән кайтканда, Энҗе аларны куып җитте дә ялынган тавыш белән болай диде:
– Ислам, көн саен ниндидер песи балаларын сөйлисең, миңа да күрсәт әле.
– Соңга калдың, – диде Фаил.
– Нишләп? – диде Энҗе, гаҗәпләнеп.
– Без аларны ашап бетердек, – дип үртәде Фаил
Барысы да көлеп җибәрде.
– Һәрберебезгә бер генә мәче баласы тиде, олы телдән кече телгә дә җитмәде,
– дип өстәде ул тагын.
– Кил, кил, – диде Ислам. – Алар әллә кайчаннан «Энҗе, Энҗе» дип
кычкыралар.
Ислам, ашап, ишегалдына чыкканда, Энҗе килеп тә керде. Ул, мәктәп
формасын салып, күк йөзе төсле кимоносын кигән, муенына үтә күренмәле
газовый яулыгын элгән иде. Кояш ягыннан килеп кергәч, Ислам аны үтәли
күргәндәй булды.
– Песи балаларыгызны карыйсым килеп, төн йокыларым качты инде, –
дигән булды Энҗе.
Ислам сарайга юнәлде. Аның артыннан килгән Энҗе ишек турында туктап
калды. Ислам аның кулыннан тотып:
– Әйдә, кер, курыкма, – диде һәм мәче янына алып килде. – Кара рәхәтләнеп.
Шунда парлашып иелгәндә, иңнәре иңнәренә тиеп китте һәм Энҗедән
килгән кайнарлык аның бөтен тәненә ток кебек таралды. Мәче балаларының
өчесе имә, өчесе уйный иде. Шул уйнаганнарының берсе болайга таба килде
дә, ике аягы белән оя читенә таянып, аларга туп-туры төбәлде.
– И, күзләре ахак төсле икән, – дип Энҗе көлгәндәй итте.
Ислам аңардан күзен ала алмады. Бу минутта аңа Энҗедән дә матуррак,
Энҗедән дә якынрак кеше юк иде. Аның бөтен җире – кара чәчләре, чем-кара
күзләре, шома иңбашлары да, алсу туфли кигән аяклары да искиткеч матур,
ТУРГАЙ
62
шул кадәр үз иде. Боларның һәммәсе кул белән кагылырлык якын арада иде...
Ул Энҗенең бик озак шушында торуын теләде. Әмма ул гәүдәсен турайтып:
– Булды, рәхмәт, күрдем, – диде дә ишегалдына чыкты.
Ислам Энҗегә күңелендә кайнаган нәрсәләрне әйтәсе килүдән, әмма ничек
итеп әйтә белмәүдән гаҗиз булып, аңа иярде. Урамга чыккач, беләгеннән
тотып алды да:
– Энҗе, мин сине яратам!.. – дип пышылдады.
Энҗенең йөзе кинәт ямьсезләнде һәм ул елап җибәрде, күз яшьләре аша
ачыргаланып:
– Нинди ярату?! Нинди ярату?! – дип кычкырды. – Мине яратырга мөмкин
түгел!
– Нишләп?! – диде Ислам ялварып.
– Белерсең әле!
Шул ике сүзне әйтте дә йөгереп китеп барды. Ислам ни уйларга, ни эшләргә
белмичә, капка төбендә тораташтай катып калды. Башында мең төрле сорау
бөтерелсә дә, җавап таба алмады. Җавабы кич, караңгы төшкәч килде. Энҗе,
телефоннан шалтыратып, Исламны үзләренең капка төбенә чакырды. Ул киенеп
тә тормыйча өйдән чыгып йөгерде. Энҗе капка төбендә басып тора иде. Ул
Исламның кулына калын гына конверт тоттырды.
– Ни бу? – дип сорады Ислам.
– Укыгач белерсең.
Энҗе шундук кереп югалды. Ислам, кайту белән өстәл янына утырып,
конверттан урталай бөкләнгән кәгазьләр алды. Аларны алдына куеп, иң
өстәгесеннән укый башлады. Кәгазь компьютерда язылган иде.
«20 январь.
Исәнме, Ислам! Мин сине беләм, син минем кем икәнемне белмисең.
Мин синең алда бик гаепле. Бу минем теләгемнән башка үзеннән-үзе шулай
килеп чыкты. Барыбер мин гаепле, гаепле, гаепле! Бу хатымны сиңа ничек
тапшырырга? Белмим...»
Икенче кәгазь. «1 февраль. Исәнме, Ислам. Мин синең алда котокыч гаепле.
Үземә урын таба алмыйм. Зинһар гафу ит. Мин әйтергә курыктым. Мине
беркайчан да гафу итмә, яме?
Синең белгән кешең.»
Өченче кәгазь. «15 февраль. Исәнме, Ислам! Элек язган хатларымның
берсен дә тапшыра алмадым, кайберләрен ертып аттым. Син бераз сабыр
ит. Мин үземнең кем икәнемне әйтермен. Хәзергә батырчылык итә алмыйм.
Ачулан, тиргә, сүк мине!
Белгән кешең.»
Дүртенче хат. «18 февраль. Исәнме, Ислам! Сиңа моңа кадәр дә шактый
хатлар язган идем, тапшыра алмадым. Куркак икән мин. Җирәнәм үземнән.
Бер генә теләгем бар: син тотып кыйнасаң, җиңелрәк булыр иде. Тагын...
Калганын яза алмыйм инде.»
Болардан тыш тагын җиде-сигез хат нәкъ шушындый эчтәлекле булып чыкты.
Соңгы хат кулдан язылган иде һәм аның язуыннан Ислам Энҗе кулын таныды.
«Ислам! Менә хәзер бу хатларны мин язганны белдең. Теге әшәкелекне мин
эшләдем. Мин генә шундый эшкә сәләтле. Әйе, мәктәп стенасына рәсемне мин
ясадым. Озак баш ваткач ясадым. Директор тезгәч, түземем бетеп, «мин!» дип
кычкырырга уйлаган идем. Өлгермәдем. Син чыктың да минем әшәкелекне үз өстеңә
алдың. Башта котым очты. Сиңа берни дә булмагач, шатланганымны белсәң! Ул чакта
Ф О А Т С А Д Р И Е В
63
мин моны әшәкелек дип уйламадым. Диләрә Ахуновнаның кикриге шиңсен, дидем.
Эчемнән генә көлеп йөрдем. Аннары кинәт әллә ни булды. Борчылырга тотындым.
Сине күргән саен, оялуымнан тәнемә ут каба. Үзебезнең сыйныфтан, Әлфия ападан,
мәктәптәге һәр кешедән ояла башладым. Берничә көн «эчем авырта» дигән булып,
укырга да бармадым. Сездән башка тора алмагач, кабат укырга йөрергә керештем.
Чын оятсыз мин. Үзем язам, үзем оялам. Уф, арыдым! Иртәгә, йә берсекөнгә дәвам
итәрмен. Әйтәселәремне әйтеп бетерим инде сиңа.
Дәвам итәм. Алмагачлар ап-ак чәчәк атты. Кошлар сайрый. Язгы җил
чәчләрне йомшак кына аралый. Син бит җилнең кулы бар, дисең. Без шуннан
көлдек. Ә син дөрес әйтәсең икән. Җил йомшак бармаклары белән чәчләремне
аралый, мине юатырга тели. Ә мин күз яшьләремне һич тыя алмыйм. Мине
әти-әниләр дөрес ачуланалар икән. Мине тырнагымны чәйнәвемнән дә
бармакларыма кызыл борыч ышкып кына туктаттылар. Әни әйтә-әйтә арып
беткәч кенә йокыдан торам. Ашарга утырганда, кулыңны юдыңмы, дип
сорыйлар, мин юдым дип алдыйм. Кайчакта сизеп, юарга мәҗбүр итәләр.
Кайчакта алдаганны белмичә дә калалар. Кул юарга да иренгән кешенең
киләчәге була аламы? Юк! Намус бар микән миндә? Менә ничә көн инде шул
турыда баш ватам. Бар да сыман, юк та сыман. Әллә бер килеп, бер китеп
йөриме ул намус? Теге сурәтне ясаганда да, син гаепне үз өстеңә алганда да,
ул миндә юк иде бит. Әгәр булса, мине дөресен сөйләргә кушар иде. Сиңа
гына булса да. Кайда яткан ул? Менә хәзер бар кебек, ул гел борчып тора. Алай
китә-килә йөргән намус минеке түгелдер ул. Мөгаен синең намусың килеп,
мине елатадыр. Ничек кенә булса да, син мине гафу итәргә уйлама. Хуш!»
Очрашу
Ислам иртүк Энҗегә шалтыратты, безгә очрашырга кирәк, диде. Ул Чаллыга
туганнарыбызга барабыз, кичкә генә кайтабыз, иртәгә очрашыйк, диде. Юк,
диде Ислам, кичке тугызда Бормалы ярында үзебезнең тыкрык турында көтәм,
диде. Исламның күзе көне буе сәгатьтә булды. Түзмәде, тугызынчы яртыда ук
инеш буена төшеп китте. Кояш баешы кичке шәфәкътән алланып тора. Хәйран
калып, кошлар сайравын, бакалар җырын тыңлады, тал-тирәкләрнең сагызлы
яшел яфракларын иснәде, иреннәре, битләре белән кагылып, аларның хәлләрен
сорашты. Тамак кырган тавышка борылып караса, Энҗе басып тора. Ул кара
күлмәк кигән, йөзе бик җитди иде.
– Йә, нәрсә карап торасың? Кыйна мине! – диде ул, тавышын күтәреп.
– Ник?
– Мин бит иң әшәке кеше! Әйдә, сук!
Ислам елмаеп «юк» дигән мәгънәдә баш чайкады.
– Минем бер җан иясенә дә сукканым юк. Сиңа ни өчен сугарга тиеш мин?
– Минем хатларда ни өчен икәне әйтелгән бит.
Ислам акрын гына аның иңбашына кулын салды.
– Онытыйк без бу хәлне?
Ләкин Энҗе шундук читкә тайпылды.
– Әгәр мин әйтмәгән булсам, син ясаучының кем икәнен белмичә дә кала
идең бит.
– Юк, Энҗе. Мин син ясаганны күптән белдем.
– Күптән?! Алдама! Син берничек тә белә алмыйсың моны!
Ислам аңа теге дәфтәр тышын сузды.
ТУРГАЙ
64
– Ни ул?
– Кара, белерсең...
Энҗе, дәфтәр тышын ачып карагач, Исламга таба талпынып куйды:
– Син моны каян алдың?!
– Урамда җилдә очып йөри иде. Минем аяк астына килеп эләкте.
– Ә миңа бер сүз дә әйтмәгәнсең, – диде Энҗе. Аннары үпкәләгән тавыш
белән өстәп куйды: – Ай-яй, эчле икәнсең! Сине мондый дип белми идем.
– Теләсәң ничек уйла, – диде Ислам, авыр сулап. – Әгәр гаепләгән булсам,
дәфтәр тышын әллә кайчан күрсәткән булыр идем. Акладым мин сине,
акладым...
– Син мине акларга тиеш түгел! – Энҗенең дулкынлануы тавышына бәреп
чыкты. – Мине аклагач, син минем кебек әшәке!
– Дөрес әйтәсең, – диде Ислам.
Алар икесе дә тынып калдылар. Кошлар, бакалар җыры көчәйгәннән-көчәя
барды. Язның күзгә күренгән һәм күренмәгән тәүге дулкыннары мең төрле
исләре, мең төрле тавышлары белән ике ярны тутырып, җәйгә таба ага иде...
Аларның күңел халәтләре, сөйләшкән сүзләре бу сихри күренешкә һич тә
туры килми иде. Иптәш малайлары белән булса, Ислам инде әллә кайчан, шул
дулкыннар белән агып китеп, бу дөньяны оныткан булыр иде. Ләкин биредә
Энҗе басып тора һәм ул аңа үзен күптән борчыган төп соравын бирде:
– Энҗе, син аны ник ясадың?
– Сиңа барыбер түгелмени? – диде Энҗе, сораудан ансат кына котылмакчы
булып.
– Хәйләләмә, – диде Ислам. – Дөресен әйт.
Энҗегә дөресен әйтүе кыен иде. Моны халыкка таратырга ярамый иде. Шул
ук вакытта ул моны Исламга әйтмичә кала алмаячагын да аңлады. Ниһаять,
шактый вакыт дәшми торганнан соң, акрын гына сөйләргә кереште:
– Диләрә Ахуновнаның энесе минем җизни икәнне син беләсең. Сәлимә
апам белән алар район үзәгендә яшиләр. Диләрә Ахуновна апаларның
тормышын боза. Ул килеп киттеме, җизни тавыш чыгара. Апаны әллә ничә
тапкыр кыйнап ташлады. Апа түзә алмыйча аерылып та кайткан иде. Үги әти
белән икесенең арасында тавыш-гауга купты. Мин апаны яклагач, үги әти
миңа да кул күтәрде. – Энҗе тавышсыз гына үксеп алганнан соң, тимер тавыш
белән: – Мин Диләрә Ахуновнадан үч алдым, – диде.
Ислам барысын да аңлады. Тик бер сүз дә әйтә алмыйча аптырап торды.
Бу аның башына килеп тә карамаган нәрсә иде.
– Әйдә икебез Илдар Кыямовичка керик тә бөтенесен сөйләп бирик, – диде
Энҗе. – Синең гаепле булып йөрүеңне теләмим... Бөтен мәктәп алдында гафу үтеник.
Ислам ни әйтергә белмичә сүзсез калды. Бераздан зиһене акрынлап ачыла
башлады:
– Шуннан соң ни булачагын беләсеңме?
– Ни була?
– Диләрә Ахуновна үзенең рәсемен синең үч алырга теләп ясаганны беләчәк.
Менә шунда күрсәтәчәк инде ул күрмәгәнегезне! Апаң белән җизнәңне дә
аерылу хәленә җиткерәчәк.
– Син нинди акыллы, Ислам! – диде Энҗе, хисләнеп. – Аннары миңа өйдә
дә көн бетәчәк... Нишләргә соң, Ислам, нишләргә?!
– Берни дә эшләмәскә, – диде Ислам. – Диләрә Ахуновна пенсиягә китәчәк,
диләр.
Ф О А Т С А Д Р И Е В
3. «К. У.» № 6 65
– Шулай ансат кына котылып булыр, дип уйлыйсыңмы?
– Мин ансат димәдем. Гаебебезне хәзер әйтсәк, безне беркем дә кешегә
санамаячак.
– Нишләп?
– Үзең уйлап кара.
Шуннан соң алар тыкрыктан сөйләшмичә акрын гына кайттылар, Ислам
бер сүз әйтмичә аны озатып, капкаларыннан кертеп җибәрде. Урам ялт итеп
тора, күктән йолдызлар коела кебек тоелды Исламга. Күпме вакытлар күтәреп
йөргән билгесезлек йөге аның иңнәреннән төшкән кебек булды...
Галимҗан абый академиясе
Исламны ниндидер олы сөенеч уятты. Ул күзләрен ачканчы ук елмая иде.
Әллә укулар беткәнгә шатланумы бу? Аның соңгы атнасы сизелмичә үтте дә
китте. Әлфия апалары аларны көн саен диярлек Ык буена, әрәмәгә, урманга
алып барды, район музеена, сөт заводына, икмәк пешерү комбинатына, төзелеш
әйберләре ясый торган оешмага экскурсия ясадылар. Кичә соңгы дәрес булды,
апалары билгеләрне аңлатты. Алсу, Фәйрүзә, Айзирәк, Мансур, Энҗе дүртенче
сыйныфны гел бишлегә генә төгәлләделәр. Исламның математикадан бер
дүртлесе чыкты. Өчлеләре беткәнгә, Айгөлне Әлфия апалары аерып мактады.
Әгәр ялкауланмасалар, Баязитов, Афзалов, Бакыевның дүрткә-бишкә генә
укырлык мөмкинлекләре бар, диде. Зөлфәт уку елы буена бер генә өчле дә
алмаган булып чыкты. Шуны әйткәч, бөтенесе дәррәү кул чапты.
Ислам бүген Галимҗан абыйсы янына барырга ниятләде. Торып ишегалдына
чыгуга, песи балалары йөгерешеп килеп җиттеләр. Иң элек аларга сөт салды.
Алар хәзер матурландылар, җитмәгән җирләре юк. Юлбарыс балаларын бер
генә минутка да күздән ычкындырмый. Ислам эшләрен бетереп кергәндә,
бөтенесе ашап утыралар иде. Ул җылы сөт эчеп, бер йомырка ашады да, рәхмәт
әйтеп, табыннан кузгалды.
– Иртүк кая барасың, улым? – дип сорады әнисе. – Йоклар идең рәхәтләнеп.
Мәктәпкә барасың юк бит.
– И, әни, көн шундый матур. Ап-ак томаннар төшкән һавадан. Галимҗан
абый янына барып кайтам әле.
Ул, велосипедына атланып, көтүлеккә элдерде. Авылны чыгып, Надулат
үренә җитүгә, велосипедын туктатты. Ык өстендә мамык тутырган төсле
томан ята. Аръяктагы агачлар томан аркылы олы гәүдәле ят җәнлекләргә
охшап каралып торалар. Әллә ничек бөтенесе йокылы-уяулы, серле. Ерактагы
сыер, сарык көтүләре дә юньләп күренми. Җил дә җиргә ятып йоклаган
бугай, һаман уяна алмый. Кичә бит йөгерде дә йөгерде. Тарткаламаган-
йолыккаламаган агачы, шакымаган ишеге, кермәгән тишеге калмады. Алай
кылануы юкка булмады. Көтүдән таралган сарыкларны бер урынга җыйгандай,
әллә кайлардан болытларны куып китереп, кичкә яңгыр яудырды. Җир бик
коргаксыган иде, әйбәт булды, дип кешеләр рәхмәт укыды. Күктә тургайлар,
агачлар арасында башка кошлар очына-очына сайрый, аларның дәртле йөрәк
тибешеннән җиргә, яшел үләннәргә, серле томан пәрдәләренә искиткеч моң
җәелә, кояш тамчылары зеңләп тама. Ислам шушы гүзәллекне күзләренә,
җанына-тәненә сеңдергәч кенә юлын дәвам итте.
Галимҗан абыйсы колач җәеп аңа каршы атлады, Ислам, йөгереп килеп,
аның кочагына атылды. Галимҗан абый кытыршы иреннәре белән аның
ТУРГАЙ
66
битләреннән үпкәч, бәләкәй чактагы кебек, берничә мәртәбә күккә чөеп алды.
Алар сагынышканнар иде. Галимҗан абыйсы да нишләптер бик сирәк керә
башлады. Ул ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая-елмая:
– Син каядыр югалдың, Ислам, – диде.
– Син дә безгә кермисең бит, – дип аклангандай итте Ислам.
Галимҗан абыйсының елмаюдан кысылган күзләре җитдиләнеп китте.
Башындагы читләре өскә бөгелгән эшләпәсен маңгаеннан күтәреп, тирән
сулыш алды да:
– Нишләптер вакыт җитми башлады, – дип куйды.
Алар бер-берсенә бераз карап тордылар.
– Син үскәнсең, – диде Галимҗан абыйсы.
– Ә син гел ковбой төсле, – диде Ислам.
Чыннан да аның яшькелт-зәңгәр костюмының погоннары бар, күкрәк
турындагы һәм астагы кесәләрендә, киң каешында көмеш төсле бизәкләр
ялтырый. Эшләпәсенең маңгай турында да барска охшаган билге беркетелгән.
Чалбарының кесәләрендә, балак очларында да әллә нинди нәкышләр
кызыктырып тора. Йөзе, җиңе сызганылган беләкләре инде кояшта каралырга
өлгергән. Аягында үзе юкәгә сүс кушып ясаган җиңел туфля.
Ислам ярты буханка ипи алып килгән иде. Чаптар, аның күчтәнәчсез
йөрмәгәнен белгәнлектән, велосипед артына кыстырылган букчаны теше
белән тарткалап та маташа.
– Рөхсәтсез алырга ярамый бит, – диде Галимҗан абыйсы, Чаптарның
муенын сыпыра-сыпыра.
Ислам ипине ваклап ашатып бетергәч, ат йомшак иреннәре белән аның
битен, муенын кытыклады. Аның рәхмәт әйтүе шулай була. Галимҗан
абыйсы белән алар элек үткән самбо алымнарын кабатладылар, яңасын өйрәнә
башладылар. Самбо күнегүләреннән соң атта чабу мәҗбүри шарт булып тора.
Галимҗан абыйсы Исламны күтәреп атландыруга, Чаптар киң болын кочагына
атылды. Болын инде яшәргән. Сап-сары үги ана, тузганак чәчәкләре күренгәли.
Язгы су җыелган урыннарны Чаптар чажлап ярып үтә, су тамчылары әллә
кайларга чәчри. Өй урыны, ишегалды кадәр вак күлләрнең читләрен эре ак,
сары чәчәкләр әйләндереп алган. Болар барысы да Исламның күзенә чагылып
кына калды. Аның колакларында җил уйнады, күлмәге чалбарыннан чыгып
кабарды, үзе туктаусыз кычкырды:
– Әйдә, Чаптар, әйдә, болытларга ук алып мен мине! Әнә безгә таба үләннәр
йөгерә, күлләр йөгерә, юллар, куаклар йөгерә! Сәлам, Әйләнмә күл! Исәнмесез,
шомыртларым, баланнарым! Саумысез, камырлыклар, гөлҗимешләр! Юк,
чакырмагыз, кул болгамагыз, без сезнең янга кермибез, без күлне бу яктан
гына әйләнеп чыгабыз. О, чүрәкәй үрдәкләр! Саумысез! Ник очтыгыз, мин
бит сезгә тимим, матурларым! – Ислам болыннан чабып килеп, әрәмәгә кереп
киткән төлкене күреп алды: – Нинди матур синең койрыгың, хәйләкәр төлке!
Койрык очың ак икән!
Олы күл яныннан әйләнеп кайтканда, Ык буендагы пар тирәк уртасыннан
һавага туп-туры төтен күтәрелә иде. Галимҗан абыйсы яратып ял итә торган
яшел чирәмле урын ул. Әлеге тирәкләрне дә яшь чакта үзе утырткан. Аларның
ябалдашы астында һәрчак күләгә, эсседә салкынча рәхәт, җилдә-яңгырда ышык
була. Чаптарның тезгенен муенына бәйләп куйгач, Ислам Галимҗан абыйсы
янына килде. Тирәк күләгәсенә ул зур брезент җәйгән. Уртада зур савытта
кып-кызыл булып пешкән кыслалар тора. Аның әйләнәсенә кара ипи, кабыклы
Ф О А Т С А Д Р И Е В
67
бәрәңге, яшел суган белән укроп, литрлы банка белән тозлы кәбестә куелган.
Брезент читенә утыргач, Галимҗан абыйсы Исламның кулына кысла тоттырды.
Элек кысланы бик яратып ашаганы бар аның. Чаптар яныннан килгәндә, биш-
алты кысланың җирдә ятканын шәйләгән иде. Шуңа күрә:
– Ә тегеләрен нишләп пешермәдең? – дип кызыксынды.
– Алары үлгән, пешерергә ярамый.
– Алар бит чиләктә бөтенесе бертөсле. Ничек аерасың?
– Тере кысланың койрыгы белән башы бер-берсенә таба бөкләнгән була.
Ә үлесе турыга сузылып ята, – дип аңлатты Галимҗан абыйсы. – Тере
кыслаларны яхшылап югач, кайнап торган суга салырга кирәк.
– Әләй, алай иткәч, бик авыртадыр бит аның тәннәре?
– Кысла берни дә сизми кала.
Ислам кулындагы кысласын әйләндереп-әйләндереп карады.
– Шулай да... әйбәт нәрсә түгел бу... – дип куйды. – Теп-тере җан иясен
кайнаган суга...
– Яшәү кануны шундый, – диде Галимҗан абыйсы. – Үзебез асраган кош-
кортны, сарыкларны, бозауларны да суярга туры килә. Ит ашамаса, кеше яшәргә
сәләтсез җан иясенә әверелер иде. Мал-туар үсемлекне ашый, аларның итен,
сөтен, йомыркасын без ашыйбыз.
– Бичара көчсезләр көчлеләргә азык була икән, – диде Ислам, кәефе
кырылып.
– Син уйлаганча гади генә түгел. Тере булмаган нәрсәләр дә шул канунга
буйсына, – диде Галимҗан абыйсы. – Минутларны сәгатьләр ашый. Сәгатьләрне
тәүлекләр йота. Тәүлекләрне айлар, айларны еллар, елларны гасырлар ашый,
үзенә ала. Кызыкмы? Бөтенесе бөтенесен үзенә ала, аның үзен дә нәрсәдер ала.
– Минем хайваннар белән дә, кошлар белән дә дошман буласым килми. Мин
алар белән сөйләшәм. Тере кысланы кайнап торган суга да сала алмыйм мин.
– Балыкны ник тотасың?
– Ашарга.
– Ә нинди аерма? Кысла бер секунд эчендә берни сизми кала. Ә син балыкны
күпме интектерәсең? Судан алгач, ничек бәргәләнә бичара! Тере килеш эткә,
песигә бирәсең.
Ислам аның бу сүзләреннән аптырабрак калды. Каз, тавык итләрен дә бик
ярата ул.
– Без аларны ашагач, аларның дошманы булып чыгабызмыни? – дип
гаҗәпләнде Ислам.
– Юк, дошман түгел.
Галимҗан абыйсы аны җитәкләп Ыкка алып китте. Аръяктагы агачлар,
аларның ботакларына уралган колмаклар, ак чәчәк аткан баланнар, шомыртлар,
яр астындагы үги ана яфраклары, күрән-камышлар су өстендә көзгедәгедәй
ачык күренә. Шунда ук кояш, зәп-зәңгәр күк, болытлар чагыла.
– Кара син шушы суга! – диде Галимҗан абыйсы ниндидер яшь, көчле тавыш
белән. – Су бөтенесен сугара, туйдыра, пакьландыра. Яшәтә! Ул мәңгелек!
Нинди могҗиза! Нинди бөеклек! Һәммәсе дә ничек камил итеп уйланган!
Су җирнең бөтен катламнары, күзәнәкләре буйлап ага. Сыңар үләннән алып,
без бөтенебез күренүче һәм күренмәүче җепселләр, су тамырлары белән
тоташканбыз. Кешенең каны – кызыл су. Бер төрле үсемлекләрдә ул яшел
төскә керә, икенчеләрендә сары, ал, шәмәхә, кара сүл булып йөри. – Галимҗан
абыйсының тавышы азан әйткәндәй серле, җыр кебек моңлы иде. – Кояш, җир,
ТУРГАЙ
3.*
68
су, һаваның бердәм хәрәкәтендә мәңгелек гаделлек ята. Вакыт та су шикелле.
Дөнья вакыт эчендә яши. Сәгатьләр, секундлар вакытның тере күзәнәкләре ул.
Галимҗан абыйсы күкрәгенә кулларын кушырып басып тора. Аның артында
Ык елтырый, аръяктагы кошлар сайравына чумган әрәмәләр. Астан өскә карагач,
аның эшләпәсенең киң читләре Исламга бераз гына болытларны каплый. Җир
шарының баш ковбое диярсең! Аның якты йөзенә, көчле беләкләренә күргән
саен соклана Ислам. Менә хәзер нишләптер сорап куясы итте:
– Галимҗан абый, син кайда укыдың?
Ул кычкырып көлеп җибәрде.
– Ык буе академиясендә! – Аннары тагын хисләнеп кулларын Ыкка таба
сузды. – Менә бит барысы да каршыбызда. Кара, күзәт, иренмичә өйрән. Иге-
чиге юк! Математика белән физика да, биология белән химия дә, география
белән тарих та, шигырь дә, җыр да шушында. Сез укый торган әкиятләр пүчтәк
ул. Биредәге серле бер сәгать мең әкиятеңә тора.
Шунда Ислам аны бүлдереп:
– Галимҗан абый, син миңа теге атнаның теге атнасында оча торган тәлинкә
турында сөйләрмен дигән идең, сөйлә әле, – диде.
Ул сөйләргә кереште:
– Әйе. Нәкъ шушында сыерларны сулауга туплаган идем. Күктә сыңар болыт
әсәре дә юк. Офыкта бер ак әйбер күренде. Болыт бугай, дип уйлап бетерергә
өлгермәдем, килеп тә җитте, Ык өстендә шып туктап калды. Чыннан да тәлинкәгә
охшаган. Ике өй кадәр бар микән. Алай ук та юктыр. Әйләнә-тирәсеннән
шәмәхәрәк яктылык сибелә. Берничә секунд туктап торганда, кабыргасының бер
урыныннан беләк юанлыгы шакмаклы нәрсә чыгып алды. Шунда минем тәнемнән
ток үткәндәй булды. Тәлинкә кинәт туп-турыга һавага күтәрелде, аннары шартлап
сынган почмак ясап, Нух тавына таба китеп югалды. Мин тәлинкәнең хәрәкәтен
бер мизгелдә текә почмак ясап үзгәртүенә хәйран калдым. Болар бит бездән
ныграк үскән затлар. Без әле дөньяның рәтен белмибез. Бер атомда күпме көч! Ул
тәлинкәнең очканда тавышы да юк бит. Тизлегенә күз иярми. Җирдәге бернинди
материал да андый текә борылуга түзә алмый. Менә шуларны уйлагач, үзебезнең
әле үрмәләргә маташкан сабый хәлендә икәнебезне аңлыйсың...
Галимҗан абыйсы сөйләде дә сөйләде. Ислам аны аңлады да, кайчакларда
аңлап та бетермәде. Авылга төштән соң гына кайтты. Галимҗан абыйсы
сөйләгәннәр гел уеннан чыкмады, башында әллә ниләр бөтерелде. Кич
көтүләр кайткач, Ислам тагын аның янына кереп китте. Ул алма бакчасындагы
беседкасында ялгызы утыра иде.
– Бер соравым калган, Галимҗан абый, – диде Ислам.
– Әйдә, әйтеп кара.
– Кеше гел үлмичә яши аламы? Су мәңгелек булгач...
– Менә ничек! – дип куйды Галимҗан абыйсы һәм Исламга сынап карап
торды. – Мин бу нәрсәләрне син аңламассың дип кузгатмаган идем. Кеше әллә
ничә йөз ел яшиячәк.
– Кайчан?
– Ит ашамый башлагач. Бигрәк тә үзенә иркәләнгән, ат кебек хезмәт иткән
җан ияләрен ашамый башлагач.
– Син яшәү кануны шундый, дидең.
– Бик күп заманнар үткәч, бу канун үзгәрәчәк. Әмма гасырлар кичеп
яшәүнең тагын меңнәрчә шартлары бар.
– Әллә син аларны беләсең? – диде Ислам, аңа якынрак килеп.
Ф О А Т С А Д Р И Е В
69
– Чамалыйм гына. Мин бит укыган кеше түгел. Әнә галимнәр кеше
тәнендәге күзәнәкнең серен аңлап бетерә алмыйлар. Адәм балаларын рак
чума кебек кыра. Күзәнәкнең барлык серләрен ачсалар, ракны бетерү әмәлен
дә табарлар иде.
Күзгә дә күренми торган күзәнәкнең эчендә тагын әллә ниләр булырга
мөмкин микәнни? Бусына гел ышанасы килмәде Исламның.
– Күзәнәкнең серләрен нишләп ача алмыйлар соң? – дип төпченде ул.
– Акча җитми. Галимнәр җитми, – диде Галимҗан абыйсы. – Туп тибүчеләргә,
шәйбе куучыларга, бер-берсенең эчке әгъзаларын җимереп, сөякләрен сындырып
көрәшүчеләргә, сугышучыларга түләнә акча. Кайсылары иблисчә акыра, кемнәрдер
бер сантиметрга биегрәк сикерү өчен гомерләрен багышлый.
– Син дә мине сугышырга өйрәтәсең бит.
– Юк, сакланырга өйрәтәм. Сугышырга уйласаң, өйрәтмәс идем. Спорт –
ул уен, ял.
Рәхәт иде Галимҗан абыйсы белән сөйләшүе. Ислам чыкканда, караңгы
төшкән иде инде. Ул капка турларына җиткәч, агач бакчасында әтисе белән
әнисенең тарткалашканын ишетеп, туктап калды.
– Син бит яшерәсең, тавышыңнан сизеп торам! – диде әтисе.
Аңа каршы әнисенең елардай булып әйткән сүзләре яңгырады:
– Яшермим! Минем яшерерлек гаебем юк!
– Алайса нишләп гел аның янында ул?
– Мин каян белим соң?
– Син моны махсус эшлисең, үзең аның янына барырга әйдәклисең, – диде
әтисе ачулы тавыш белән.
– Ник син мине газаплыйсың болай?! – Әнисенең кычкырып елап җибәргәне
ишетелде.
– Берәр сүз әйтсәң, тотасың да балавыз сыга башлыйсың...
Шулчак болдыр ишегенең ачылганы ишетелде. Әтисе белән әнисе сүзсез генә
өйгә кереп киттеләр. Әбисе чыккан булган икән. Ислам коймага сөялде дә уйга
батты. Кем турында сүз барганына ул төшенеп бетә алмады. Ислам турында да
кебек. Әллә Галимҗан абыйсы белән ачуланыштылар микән? Аның кермәве
дә юкка түгелдер. Балык кертсә дә озак тормый, чыгып китәргә ашыга. Әнисе
елады. Әтисе ярсыган. Күпме уйласа да, моның очына чыга торган түгел. Ул өйгә
кергәндә, әтисе телевизор карап утыра, әнисе яткан иде. Әтисенең йөзе караңгы
икәнен күрде. Ул Исламга дәшмәде, хәтта борылып та карамады. Ислам чишенеп
ятты, әмма йокысы качты. Ул әтисе белән әнисен бик ярата, аларның елмаеп кына
торуын тели. Әбисе белән бабасы күрмәгәндә, әзрәк әйткәләшеп алалар алуын.
Тик бүгенгесе андый үтә торган әйткәләшүгә охшамаган. Ниндидер моңарчы
сизелмәгән ят нәрсә бар кебек. Ул ят нәрсә аларның йортында, һәрберсенең
өстенә басып тора, әтисе белән әнисенең арасына ук кергән. Ул нәрсә күренмәсә
дә, Ислам аны кап-кара итеп, күтәргесез авыр итеп тойды. Ул аларның берсен
дә санга сукмаячак, ул аларның барысыннан да көчлерәк җанвар кебек әлегә
йокымсырап кына тора, вакыты җиткәч уяныр, ул уянса, бөтенесе җимерелер
кебек тоелды. Ни соң бу? Галимҗан абыйсы сөйләгәннәрдән Ислам моңа җавап
таба алмады. Оча торган тәлинкә кебек, көтелмәгәндә килеп төшкән бу нәрсәгә
җавапны киләчәк көннәр генә якынайтса якынайтыр ахрысы...