МӨРӘҖӘГАТЬ

«Безнең юл» идарәсеннән әдипләргә, шагыйрьләргә,
гыйлем-әдәбият мөхибләренә (сөючеләргә)

МӨРӘҖӘГАТЬ
Хәлләрнең гадәттән тыш авыр булуына карамастан, «Безнең юл» журналын чыгара
башладык. «Безнең юл»ның чыгуы Татар җөмһүриятенең мәркәзендә – Казанда булса
да, бу мәҗмуга Русиянең төрле якларында яшәгән һәммә татар-башкорт халыкларына
хезмәт итүне үзенә максат итеп ала. Менә шул авыр, зур бурычны үтәүдә без – эчке
Волга-Урал, Сибириянең төрле почмакларында эшләүче әдипләр, шагыйрьләр, барлык
гыйлем-әдәбият мөхибләренең ярдәменә ышанып, эшкә керештек. Үтенәбез: бер
яктан, бу журналның таралуына, икенче яктан, гыйльми-сәяси, әдәби материаллар,
мәкаләләр җибәрү белән бу журналга булышсыннар иде.
Кулъязмалар өчен акча түләнә. Даими абунә җыючылар, даими язучылар белән
аерым мөгаһәдәләр (килешүләр) ясала. Эшче-крестьян гаммәсенең (массасының)
азатлыгы юлында эшләүче иптәшләр бу журналны үзләренең уртак хезмәтләре итеп
карасыннар һәм шулай булышсыннар иде.
«Безнең юл» идарәсе.
1922, №1

ТӨП ҖИТӘКЧЕ Г. ИБРАҺИМОВ ИДЕ1
Билгеле булганча, бу елларда Казанда татар телендә
«Безнең юл» исемле әдәби, иҗтимагый-политик, нәфис
журнал чыгып килә иде. Журналның төп җитәкчесе,
әлбәттә, Галимҗан Ибраһимов иде. Беркөнне, 1926 нчы
елның башында булса кирәк, Галимҗан ага, партия өлкә
комитетының матбугат бүлегенә килеп, журналның
эчтәлегеннән канәгать булмавы һәм шуның өстенә
тиражның кечкенәлеге турында бик борчылып сөйләде:
– Аңа катнашучы, үзләренең әсәрләрен бастыручы
бер төркем язучылар яисә журналистлар журналы гына
түгел ул, – диде. – Республика журналы ул, партия
журналы! Дөресе, бөтен Советлар Союзындагы татарлар
өчен чыгарыла торган бердәнбер әдәби һәм иҗтимагый-
политик журнал. Шуңа күрә аңа бик нык игътибар итәргә
кирәк. Партия өлкә комитетының журналга игътибары
җитәрлек түгел. Аның эчтәлеге, эше, торышы һәм планы
белән чын-чынлап кызыксынмый. Хәтта аны тарату мәсьәләсе белән дә җитәрлек
шөгыльләнми. Мәсәлән, шәһәрләрдә, шулай ук авылларда да, партия ячейкалары
төрле журналлар яздыралар, ләкин шулар арасында «Безнең юл» юк.
Бу турыда ул бик борчылып, ләкин сабырлыгын югалтмыйча сөйләде. Хәтта безне
орышып та алды.
Шуңа күрә бу мәсьәлә 1926 нчы елның 25нче январенда матбугат бүлеге
коллегиясендә каралды. Анда Галимҗан ага журнал турында доклад ясады, аның
эчтәлеген яхшырту, материаль хәлен ныгыту һәм аны халык арасында күбрәк тарату
чарасын күрү мәсьәләләрен куйды.
Утырышка чакырылган иптәшләрнең күбесе чыгып сөйләделәр, Галимҗан
Ибраһимовның фикерен якладылар, күп кенә яхшы тәкъдимнәр керттеләр. Сөйләүчеләр
арасында Гомәр Галиев, Фатыйх Сәйфи, Ш.Фәхретдинов, Сәлах Атнагулов, Фәтхи
Бурнаш һәм башка иптәшләр бар иде. Соңыннан карар кабул ителде. Түбәндә карарның
бер өлешен күчереп үтәм:
а) журнал әдәби-нәфис журнал булырга һәм анда гыйльми мәсьәләләр бүлеге дә
сакланырга тиеш;
б) Мәгариф Комиссариаты журналны тәртипле рәвештә үз вакытында чыгарып
баруны һәм вакытында подписчикларга җиткерүне тәэмин итәргә тиеш;
в) журналны арзанайтуга омтылырга;
г) партия өлкә комитетының матбугат бүлеге партоешмалар аркылы журналны
күбрәк тарату һәм аның тиражын арттыру чарасын күрергә тиеш;
д) журналга татар язучыларының төрле агымнарын җәлеп итәргә һәм аларны
«Безнең юл» журналы тирәсенә тупларга;
е) журналның редколлегиясен түбәндәгечә расларга: Галимҗан Ибраһимов, Гомәр
Галиев, Гаяз Максудов.
Редколлегиягә тагын ике әгъза өстәү мәсьәләсен өлкә комитетының секретариатына
кертергә.
Латыйф ГОМӘР,
Татарстан өлкә комитетының
матбугат бүлеге мөдире.
Журналист, җәмәгать эшлеклесе.

 

Реклама