Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӘКРЕ КАДАК (хикәя)

Студентлар «общага»сында шаяруларның чуты юк инде ул. Вәлиләр бүлмәсе дә
кичә ни генә кыланмады. Яз айлары үтеп, җәй башланып килә бит. Сессияләр дә
җитте, ә күңелне һаман йөгәнләп булмый.
Күрше бүлмә кызларының ишек өстенә су тутырылган пакет эләргә булды егетләр.
Ишекләр тышка – коридорга ачыла. Тоткага җеп бәйләп, пакет белән тоташтырасың
да, бер элмәк ясап, ишек башындагы наличникка беркетәсең. Аның өстендә кызларга
мәгълүм булмаган, егетләр җайлап куйган кәкре кадак бар. Хикмәтнең башы да,
нәтиҗәсе дә шул кәкре кадакка бәйле. Су тулы пакетны чыдатса гына ярый инде...
Кәкре кадакны «җайлау» Вәли башына килде. Озак уйлап йөрде ул бу турыда.
Иң әүвәл тиешле үлчәмдәге кадагы табылмый йөдәтте. Алтынчы кат балконына
кызларның кер җебе сузарга дип каккан кадагына күзе төшкәч, төн йокысы качты.
Этажы белән соң яталар – фән киезенә төшкән көяләрмени... Күпме укырга була
инде ул хатын-кызга?!
Кара төн пәрдәсе күтәрелеп, апрель кояшының мыек очлары офык иңсәләрен
җиңелчә генә кытыклый башлаган иде... Ниһаять, сигезенче бүлмәнең акайкүз
Талиясе дә кухняда мыраулап утырган карт ала песине өченче катка кадәр яшен
тизлеге белән куып төшереп менгәч... Җилле генә, этаж ишеген ябып, үз бүлмәсенә
чумгач... Тагын булмады! Уң якка янтаебрак киткән арык җан кабыгын көчкә-насила
алга ташлый-ташлый, җиңелчә генә селкенеп торган башында иң әһәмиятле, елгыр
студент халкының шуклыкларын чебен тотучы бака теле тизлеге белән эләктерергә
гадәтләнгән ике колак вә бер пар күзен очлайтып, вахтёр Нәсимә апа күренде.
Әбекәй ауга чыккан. Ярамаган гамәл кылганда эләктереп, шактый егет-кызны
очырткан диләр аның турында.
Вәли, бу галәмәти-хәшәрәти тормыш ваклыкларын уздырып җибәргәч, балконга
томырылды. Бер-берсе белән талаша-талаша, кер җебен сантиметрлап бүлеп,
берсенекенә берсен ничек тә тидермәскәрәк тырышып эленгән керләр идәнгә
173
АК ҖИЛКӘН
очты. Ак кирпеч арасындагы ярыкка чөй бәреп, кадакны шуңа каккан булганнар.
«Ык-хык» дигән ике хезмәт кычкырыгы чыгарып, Вәли аны бик тиз йолкып алды,
учына йомарлап, бүлмәсенә йөгерде. Әйе, ул хәзер аныкы, аның кадагы. Барлык
мәшәкатьләр артта калды...
Ләкин бу әле эшнең башы гына иде. Күрше кызларының ишеге өстенә аны кадаклап
кую – менә монысы инде чын батырлык. Күрше-тирәнең берсе булмаса берсе өйдә,
дәррәү авылларына да кайтып китмиләр. Халык йоклагач шакылдап та булмый.
Вәли төрле курсларда укучы күршеләренең расписаниесен бик җентекләп
өйрәнде, язып-язып та алды, кат-кат чагыштырды. Була, җаена төште – җомга көнне
иртәнге унда барча халык китеп бетәргә тиеш. Шуңа күрә ул «общага»да хуҗалык
эшләрен башкаручы Фәез абыйдан чүкечне кичтән үк алып менеп куйды, ишек өстен
дә кат-кат күзәтте, планын хәтта бүлмәдәш егетләренә дә чишмәде. Бер күчерткәнгә
йә таба ярым коймакка алданып, сер капчыгын кирәксез урыннан тишсәләр?! Утыр
аннары аны ямап! Кызларның ышаныч тәсбихына мәрҗән тезеп!
...Һәммәсеннән алда уянса да, Вәли сер бирмәде: йоклаган булып кыланды, аны
беренче парга бүлмәдәшләре «уята алмады». Шактый озак тоелган вакыт узды,
ниһаять – этажда тынлык урнашты. Вәли чүкеч-кадагын тотып күрше кызларының
ишеге төбенә юнәлде, тик үрелеп тә буе җитмәде. Бүлмәсеннән урындык алып
чыкты, җайлап басып, инде эшкә тотындым гына дигәндә, кухня ягында шалтыр-
шолтыр тавыш ишетелде. Йөгереп чыкса, кичәге мәлгунь песи икән, аны балконга
куып чыгарды да максат-ниятен тормышка ашырырга юнәлде.
...Вәли кадакны тәмләп, ихлас йөрәктән яратып какты. Наличник өстендә
инде яртысы гына торып калгач, күзгә чалынмасын һәм су тутырылган пакетны
ышанычлырак тотсын дип, бер якка таба кәкрәйтте. Эш әзер иде. Канәгатьлек тулы
карашын кадакка бертын төбәп торгач, кадакның шакмак-шакмак бизәкләнеп
ялтыраган эшләпәсеннән сыйпап та куйды хәтта. Әйе, соңгы көннәрдә төзелешнең
бу атрибуты белән алар шактый туганлаштылар шул...
Пакет эләсе көнне егетләр инде бергә билгеләделәр. Төрле якларын күмәкләшеп
уйлаштылар. Кызлар, әлбәттә, барысы да бүлмәдә булырга тиеш. Юкса кирәгеңне
бирәчәкләр. Бер мөһим ягы бар: күрше-тирә күрергә һәм хәбәр салырга мөмкин.
Шуңа да, пакетны элгәч, ишек шакырга һәм качарга кирәк. Беренче шакуга ук атылып
чыкмый кызлар. Көязләнәләр!
– Керегез! – дигән вәкарьле тавыш ишетелә. Керүче булмагач һәм шаку
кабатлангач, берәрсе, атылып чыгып, «разборка» оештыра.
Гөлия иртәгә булачак зачётка әзер иде инде. Шуңа күрә егетенә очрашырбыз
дип сүз бирде. Кәстрүлдә су җылытып, чәчен юды, бик пөхтәләп киптерде, лак һәм
егетләр аңлап бетермәгән тагын әллә нинди хуш исле майлар сибеп, причёска
ясады. Болар бар да Вәлиләр бүлмәсе егетләре күз алдында – кул-бит юу бүлмәсендә
башкарылды. Һәммәсен күреп-белеп тору аларны этлеккә аеруча да рухландырды.
Тагын ун минут һәм ул килеп җитәчәк. . . Бүген Гөлия егетен бүлмәдәш
кызларына да күрсәтмәкче була. Мактанмаслык та түгел – Казан егете бит! Менә,
дезодорантларын сөртеп, алсу күлмәген дә киеп алды. Иреннәрен буяды һәм... ишек
шакыдылар. «Күрәсең, килгәндер. Вахтада дежур торучылар чакырырга менгәндер»,
дип уйлады ул, каушавын җиңеп: «Керегез!» – диде. Шаку кабатланды.
– Үзе менде микәнни? Менәр дә, ул бит чая телле Казан егете! – дип мактанып
алды бүлмәдәш кызлары алдында һәм, эре генә атлап, ишеккә юнәлде. Аны ачып,
ярты гәүдәсе белән коридорга сузылуы булды – көязлеге күккә очты.
Үләт еккан! Шунда егете дә килеп керде. Каһәр суккыры! Җитмәсә, Вәлиләр
бүлмәсеннән: «Ты не накрашенная страшная и накрашенная», – дигән җыр яңгырый иде.
Вәлиләрдә исә көлү өянәге башланды. Шаулап узды аларның бу кичләре. Вәли
белән Илдар төнгә хәтле күңел ачты, ә Сәет зачётка әзерләнгән булып утырды. Соң
ятылды. Иртән торулары үзе бер үлем иде. Алдан уянып, юынып өлгергән Сәет, чәй
куеп кергәч, ныклап укырга ябышты. Иртән укыганы күбрәк истә кала иде. Вәли белән
174
Илдар да ачылмаган күзләрен салкын су белән сыпыргалап керделәр, лекцияләрен
караштырырга булдылар. Сәет чәйнекне алып керде, өстәл көйләде, тик чәй эчәргә
насыйп булмады. Шәбәргән Гөлия, чәйнекләренә салырга булыр дип, кичтән үк
бер чынаяк тоз әзерләп куйган иде. Электр плитәсендә икенче кат чәй кайнатып
азапланмадылар – зачётка киттеләр.
...Вәлинең эшләр яман. Алдагы зачётларыннан да котыла алмаган иде. Бүген шул
фәннәрдән башка группаларныкы икән, бәлки, койрыкларына эләгү насыйп булыр?!
Профессорлар рөхсәт биреп, мондый бәхет елмая калса да, бер сәгатьтә дүрт зачёт
дигән сүз бит! Ә старосталары Дилбәр – чая мишәр кызы – рөхсәтне алып чыкты –
деканның үзенә керде. Артта калучыларга аның җавабы кискен иде:
– Шул «койрыкларыгыз» аркасында, каникул көннәремне әрәм итеп, отчёт
тапшырып йөрер хәлем юк! Ведомостьләрне бүген яптырам!
Шулай итеп, бер сәгать эчендә дүрт зачёт бирергә тиеш булып чыкты Вәли. Ары
чапты, бире чапты – бер каттан икенчесенә очып кына йөрде. Зачётка керергә чират
алып куярга кирәк – ахырдан керүчеләр янәшәсендә. Алайса, параллель группаларда
алдан керергә сикергәләп торучы юк. Ул Вәлиләрдә генә укып тинтерәгән кызлар
беренчелек өчен бугазыңа ябышалар.
– Юк, юк, син безнең группаныкы түгел, тай моннан, кайчан керәсен дә үзебез
хәл итәрбез, Лилия белән мин иң ахырдан керәм, дидем бит инде! Бетте! – дип
җикерде аңа Ләйсән.
– Әнә, сине өченче катта көтәләр ди! Элдерт! – диде ачулы Лилия.
Чыннан да, Дилбәр, зачётын тапшырып чыгып, коридорлар буйлап «койрыклы»
Вәлине сагалап йөри иде. Егет, коткаручысын тапкандай, аңа атылды. Кинәт
каршысында кафедрадан килеп чыккан грамматика укытучысы пәйда булды, Вәли
ук тизлеге белән аңа бәрелде. Аптырашта калган доценттан гафу үтенергә дә онытып,
староста артыннан йөгергәндә, коридор ишеге яңагыннан тырпаеп торган бер кәкре
кадак ап-ак күлмәгенең җиңен эләктерде. Юлында каршылык көтмәгән Вәли бар
көченә тартылды – җиң умырылып чыкты. Дилбәр, өченче катка менә торган баскыч
тотынгычларына сөялеп, тетмәсен тетә дә башлады:
– Мин монда синең сүрәлгәнне көтеп ятмыйм! Теләсә ничек ябып бетер! Аня,
хырафатларга ышансаң, җәең шышында узар! Сүекле факультетыңның үзеңне
ебәрәсе килми! Допсессия карачкысы!
Шулай да Вәлинең бәхете бар икән. Бер фәннән бик җиңел котылды. Ә менә рус
теленә кергәч, тамашалар башланды. Билетны белү түгел, нәрсә турында булуын
да аңлый алмады русчасы чамалы егет. Теоретик сорауларга карап, озак утырды.
Практик бирем «гвоздь» сүзенә фонетик анализ иде. Хәрефләрне – бер тартыкка, бер
сузыкка аерып шактый азапланды. Күз алдыннан Гөлияләр наличнигына беркетелгән
кәкре кадак китмәде. Ишек ярыгыннан старосталары гелән-гелән: «Өстә зачёт бетә,
укытучы ведомостьне япканчы менеп куйдыр. Тотып чәпим ату!» – дип ысылдады.
Вәли ике ут арасында калды: нишләргә? Икесе дә җан кебек кадерле зачётлар.
Шулай да профессордан сорарга батырчылык итте:
– Надежда Матвеевна, мне туда надо, – диде ул, бармагын өскә таба күтәреп.
– Не рано ли ещё, Вали-и-и? – дип сузды галимә. – Ну чтож, мы все когда-
нибудь туда пойдём. Я Вам разрешаю, только с одним условием: молвите там за
нас словечко! Может, нам тоже удастся в рай попасть! –Көлүдән чыдый алмаган
профессорның күзлек пыялалары тирләп чыкты.
Аудиториядә ун-унбиш минутлык көлү тантана итте. Илдар бу вакытта
дәфтәреннән сорауларга җавап күчереп өлгерде. Вәли кәлтә җитезлеге белән өске
катка юнәлде. Ә Гөлия, «Казан егете»н култыклап, кәс-кәс басып, өске каттан аңа
каршы төшеп килә иде.