ЭТЮДЛАР

Типсәң – тимер өзелә
Рафис Корбанов белән дус яшәгән чагында «Оптимист» ширкәтендә дүртәр
сутыйлы бакчабыз бар иде. Хәлдән килгәнчә түбә корып, шунда егерме елдан артык
көн күрдек.
Язларның берсендә Рафис, гадәттәгечә, фамилиям белән генә аваз салды:
– Кәримов, кил әле, күрмәгәнеңне күрсәтәм! – ди.
Килсәм... тәртә буйлык торба эченә бер җан иясе кереп качкан да, ни үгетләп, ни
куркытып чыгарып булмый үзен. Күсәк тыгып төртеп тә карадык, торбаны бастырып
җирне дә төябез, төшми дә, кымшанмый да. Калдырып китәр идек тә, җан иясен
күрәсебез килә.
Шуннан торбаны сузып салдык та, эченә бер чиләк су агыздык. Һәм, икенче
башыннан йомран чыгып урманга таба теркелди башлады. Бу тирәдә бүтән йөрмәсен
дигәндәй, Рафис, йөгереп барып аның койрык астына типте. Йомран очып барган
хутка шап итеп килеп төште, көтмәгәндә кисәк борылып, кискеч тешләрен ыржайтты,
үзе эт кебек ырылдый. Качсак – куып китә, куркытсак – өскә сикерә инде бу, дип
тораташтай катып калдык.
Безне берара гипнозлап тоткач, борылды да «солидно» гына китеп барды
йомранкай. Ә без исә, исән-имин котылуыбызга сөенгән булдык.
– Йомранга типкәнче, дусларга тип икән, – дип көлеп калды оптимист Корбанов.


Кыр үрдәкләре артыннан
И, кунакчыл халык та инде без...
Килсеннәр генә: балын-маен, акчасын дигәндәй кызганмабыз; милли күлмәк
кидереп, бишәр килолы чәкчәк күтәртеп, уксындай кызларыбызны олы капка төбендәге
раштуага чыгарып бастырабыз; елга буйларына, күл өсләренә кунак йортлары чәчеп
үстерәбез... Берүк үпкәләп кенә китмәсеннәр.
Яшьләр үзәге тукталышында Кырлай паркыннан качкан үрдәк гаиләсенең урам
аша чыгуын язган идем инде мин. Күз алдына китерүе – үзе бер ләззәтле нәсыйхәт...
Яңа гына оядан төшкән биш бәбкәсен ияртеп, әнкә үрдәк машина ташкыны шаулап
торган олы юлга килеп чыкты. Әткә үрдәкләре юк – атылгандыр инде...
Ул вакытта әле трамвай юлы да бар иде, бәбкәләрен рельс аркылы чыгара алмый
гына бит – талпынырдай канатлары уенчык сыман гына, сикерергә дисәң – тәпиләре
сыек.
Боларның интеккәнен күреп, машина ташкынына сикергәнемне сизми дә калдым.
Чарасыздан батырайган үрдәк миннән курыкмаска булды, хәленнән килсә, тешләп
өзәрдәй ният белән рельсны чукый, «бак-бак» дип туктаусыз такылдавы әллә ничә
төрле мәгънәле кебек...
Ышанасызмы, юкмы – мин аларның берсен кушучлап алдым да... үрдәк мамыгыннан
эрләнгән, кояш нурына төренгән, яшәү өмете белән тыпырчынып торган кара-кучкыл
яшькелт йомгакны ике рельс аркылы күчердем... Биш тапкыр, шәһәр гарасатында
исән кала алган табигать могҗизасын җаным белән тойдым.
«Вак-вак, сак-сак?» Әниләре дә хәлсезләнгән иде инде. Тимергә бәреп канатын
сындыра күрмәсен дип аңа да булыштым.
Юлның бу ягын хәвеф-хәтәрсез генә үттек. Ә икенче ягы... Кремль ягыннан
котырган әрсез, ярсу, дорфа машиналарны тыярмын димә – «Кырлай» паркындагы
муниципаль оясы туздырылган биш нарасый кыр үрдәгенең таш юлга җәяүләп чыгуын
күрмиләр дә. Туп-туры минем өскә киләләр. Кычкыралар, тәрәзә төшереп сүгенәләр,
тормозлары чиелдый. Мондый һөҗүмдә мин үзем дә алтынчы бәбкә хәлендә идем.
Шулчак «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире Латышов, мине
танып алды булса кирәк, хәлнең җитдилеген үзенчә бәяләп, машинасын юлга аркылы
куйды. Александр Николаевич, алга басып, ике кулын җәеп, ашкынулы ташкынны
туктап торырга мәҗбүр итте.
Тротуар белән юл читендәге таш бусагага килеп терәлгәч, кыргый нарасыйлар мине
үзләре үк көтеп торалар иде бугай инде... Аларны Казансу ярындагы таллык үз куенына
алганчы карап калдым, шушы манзараны күрер өчен... ярты патшалыгыңны бирерсең!
Тагын шунысы: биш бәбкәле үрдәк вакыйгасы миңа әр яудырган шофёрларны да
үзгәртте бугай, әлеге манзараны фотога төшерүчеләр күренде.
Бу хәлләрдән соң инде дистә еллар узды. Эшкә килгәч, урамда берәр шау-шу
ишетсәм, унынчы кат тәрәзәсеннән олы юлга текәләм, кыр үрдәкләренең тагын бер
оясы исән калгандыр кебек... Ләкин мин инде аларны бүтән күрмәдем. Сәбәбен дә бик
ерактан эзлисе юк – «Кырлай» паркы буйлап болыт түбәле өч кунакханә атлап килә.
Алар инде киек-кош ояларын таптап киткәндер. Төзелеп бетмәгән килеш тә үзләренә
кунак көтәләр бугай...


Сандугач һәм еланнар
1981 ел. Утыз бер яшьтә өйләнсәм дә, килен төшерерлек үз куышым юк иде әле.
Ул еллардагы литфонд директоры Лирон Хәмидуллин мине Язучылар берлеге рәисе
Гариф Ахунов янына алып керде. Берәр ел Аккош күлендә яшәп торыгыз, әкренләп
фатир мәсьәләсе хәл ителер, диделәр.
Язучыларның «Аккош күле» дигән данлыклы иҗат йорты. Миңа диелгән бүлмәнең
бер тәрәзәсе, кечкенә миче, өстәле һәм иң мөһиме – карават сыярлык почмагы бар. Уң
якта – Сибгат ага Хәким гаиләсе, ә сул як күршемдә Хәсән Хәйриләр яши. Тәрәзәбез
Аурупа ягына карагач, бүлмә салкынча, өйдә бик утырасы килми.
Урамда майның унбишләре. Шау чәчәк исеннән исергән былбылларның
күмәкләшеп тә, ярышып та сайравы – монда яшәгән бер генә шагыйрь дә тасвирлап
бетерә алмаслык аһәң!
Ни күрим, минем янда гына бәләкәй генә соры могҗиза талның яшел ботагында
тибрәлә-тибрәлә сайрапмы-сайрый! Бармак башы чаклы гына талантлы былбыл, мине
күрмәслек хәлгә җитеп, язга мәдхия җырлый.
Аягымны шудырып кына якынаям, холкым шундый – тотып карыйсым килә...
Менә инде арабыз бер чыбык кына... Ниһаять, бер карыш... бер сөям... Ул әле һаман
уяулыгын югалтырлык моңлы ләззәттә. Мавыгуымны тыя алмыйча үреләм... Юк,
тоттырмады. Бу кичне бик күп шагыйрьләрнең өй түренә кунып сайрар әле ул...
Ләкин мин «Аккош күле» дигән «оҗмахта» яшәп кала алмадым. Гел сандугачлардан
гына тормый икән ул алан.
Көн кичкә авышкач, яшенле яңгыр явып узды. Тиз аязды үзе. Кипкән печән, камыл,
тирес өемнәрендә, кая карама – елан башлары тырпаеп тора! Кара еланмы, тузбашмы
– минем өчен бөтенесе дә дошман, кечкенәдән куркып үстек без алардан.
Сайрап торган «Аккош күле»н ташлап киттек. Мин еланнар белән янәшә яшәргә
күнекмәгән шул...

Реклама