Логотип Казан Утлары
Публицистика

Олуг максатка мәгариф аша килик

«Татар – нинди кодрәтле сүз!

Телләр хасиятендәге һәр сүзнең сулышы, кан әйләнеше, җан тибрәнеше бар...

Татар – бөркет сүз.

Җиле – җиһанда, эзе – җирдә...

Татар ... Бу исемдә – йодрыкланган яшен йомгагы.

Ана сөте белән кергән ихтыяр көче, үлмәс горурлык, аянычлы хәтер, гарасатлы заманнар кайтавазы сыйган аңа». Боларны шигъри телле, татарның кемлеген белгән генә түгел, аның тирәнгә, тормыш мәшәкатьләренә күмелеп калган җанын тойган, шул тоюны тәэсирле һәм мавыктыргыч стиль аркылы укучыга җиткерә алу сәләтенә ия Марсель Галиев «Рух» китабында (Казан: Татар.кит.нәшр., 2005) яза. Гадәттәгечә, матур яза, дөрес яза. Татар турында образлы итеп, тарихны гомум иңләп яза. Әйе, шундый булган безнең халык. Дәүләтчелеге булганда. Әмма «бу җиңүчән халыкның гаҗәеп батырлыкларын данга күмәргә тарихчылары булмаган. Күпме үлемсез казанышлары онытылырга дучар ителгән. Татарлар тарафыннан без белмәгән күпме мәмләкәтләргә нигез салынган! Бу гаярь халык, беркайчан да җиңелмәсенә ышанган хәлдә, вакытлы дан белән мавыгып, үзенең үткәндәге җиңүләрен мәңгеләштерү турында уйлап та карамаган». М.Галиев француз философы Шарль Лум Монтескьёның бу сүзләрен шул ук китабында китерә. Ярар, тарихта, димәк, шанлы вә данлы булганбыз. Ә хәзер? Хәзер бездә «татар» исеменнән тыш нәрсә калган? Калган. Тел калган, шул үткәннәрне юксыну авазы булып моң калган һәм үзенчәлекле яшәеш калган.

Аһ, туган каумем газиз!

Ул мөкаддәс кан белән ул

Изге сөткә ни җитәр!

Сөт калыр, ватан китәр!

Сөт калыр, ватан китәр!

– диюе белән, ягъни, территориаль бүленешне аңлаткан ил чикләре җимерелсә дә, дөньяга мөнәсәбәт, үзара багланыш, үзенчәлекле яшәеш калыр диюе белән Дәрдемәнд мең кат хаклы! Әйе, бары татар гына атна ахырында авылга ял итәргә дип түгел, эшләргә дип кайта. Бары без генә май бәйрәмнәрен өй юарга дип көтәбез; бары безнең авылларда гына бәрәңге бакчасын «аны ничек буш калдырасың инде», дия-дия утыртып бетерәләр...

Яшәеш дигәндә, мин санап үтелгәннәрне генә күздә тотмыйм. Менталитет, милли холык-фигыльне тасвирлап бетерү мөмкин дә түгелдер. Әдипләребез һәрберсе аның бер ягын алып тасвирлаган, үзенчәлеген ачкан. Әдәбият, мөгаен, шул сыйфатларны туплаган банктыр. Шул вакытта гына ул чын мәгънәсендәге әдәбият була аладыр. Мәсәлән, Г.Ибраһимов «Яшь йөрәкләр» әсәрендә татар никрутларын (солдатка алынучыларны) менә ничек сурәтли – бу да безнең яшәешнең, безнең халыкның элеккеге данлы үткәненең бер чагылышы: «Монда кем генә юк! Иң әүвәл күзгә чалына татар никрутлары. Арада төрле кием, төрле кыяфәт булса да, болар күвәзлектә [көязлектә] һәммәсе уртак иде. Булардан һичбере гади киемдә түгел. Бар да ясанган, чибәрләнергә тырышкан. Арада бигрәк купшылары да бар: бүгенге һаваның зәһәр суыгына карамыйча, бу купшы егетләр, эш өчен тегелгән, җылы, ләкин прастуй туннарын, тула чикмәннәрен ташлап, өстләренә бишбилле җылтыр кара бишмәт киеп, никрутлык хөрмәте өчен генә алынган кырык тиенлек бәйләм бүрекне маңгайга кырын салганнар. Такыр баш өчен, колак ут кебек яна, ләкин аңа илтифат итми, чөнки күвәз. Җылтыр кара бишмәтнең бер кесәсеннән кызыл өстенә ак дебет белән эшләнгән, икенчесеннән көрзәк өстенә сары белән чигелгән ике кулъяулыкның салынып торуы егеткә тагын бер аерым күвәзлек бирә... Муенда ак шарф. Аның бер очын алга, икенчесен артка салса, менә сезгә тирә-якны шаккатырырлык купшы егет, ыспай никрут!». Бу – татарлар. Дәүләт киткән, ләкин кан, кан һәм Дәрдемәнд әйткән сөт калган бит! Бөтен халыкларны дер селкетеп торган заманнар геннар хәтерендә, «мин булдырам!» дип яшәгән чаклар һаман канда уйный, шул, Г.Ибраһимов язганча, «күвәзлеккә», ягъни көязлеккә этәрә. Ләкин мондый мин-минлек, әгәр ул эшләр, гамәлләр белән тәэмин ителмәгән булса, тыштан ялтырау, әтәчлек кенә булыр иде. Нәрсәгә таянып шулай купшылана, нәрсә аркылы үзенең тирә-юньдәге халыклардан, заманча итеп әйтсәк, текәрәк икәнен белә татар? Беренче чиратта, белемле һәм гыйлемле булуы, әйләнә-тирәдә үзе белән көн итүче шундый ук халыклардан укый-яза белүе белән аерылып торуына нигезләнә. Әйе, әйе, ул чорлар өчен һәм бүгенге көн өчен дә хәреф тану, сәвәтле (грамотный) булу бик зур күрсәткеч. Теләсә кем моны булдыра алмый, ә татарлар булдыра. Шуңа күрә Карл Фукс татарлар турында: «...этот, уже более двух веков покорённый, и ныне развеянный между русскими, народ, так удивительно умел сохранить свои обычаи, свои нравы и народную гордость, точно как бы они жили отдельно...» – дип яза «Казанские татары» (Казан, 1991) хезмәтендә.

Г.Ибраһимов та татар яшәешенең үзенчәлеген көязлектә генә күрми, халкыбызда киң таралыш алган белем-мәгърифәткә зур игътибар бирә.

Әдипнең 1914 елда язып тәмамланган, яңадан совет чоры таләпләренә яраклаштырылып, үзгәртелеп, 1934 елда дөнья күргән «Безнең көннәр» романы бар. Бу гади роман гына түгел, бу – XX йөз башы татар иҗтимагый тормышының энциклопедиясе. Монда төрле сыйныф яшәеше, төрле катлам вәкилләренең сәяси карашлары, революциягә мөнәсәбәте, төрле партияләрнең эшчәнлеге – кыскасы, иҗтимагый яшәешне тәэмин итүче һәр күренеш чагылыш тапкан. Романда шулай ук мәктәп-мәдрәсә, шәкерт күтәрелешләре, аларның эшчәнлеге яхшы күрсәтелә. Беренче эш итеп, татар тормышында, татар яшәешендә генә очрарга мөмкин булган, гыйлемне милләт казанышы буларак бәяләгән һәм гомерен шуңа багышлаган типларны, образларны күздән кичерик. Шундыйларның берсе – Нигъмәт казый.

Шуны искәртик: XX йөз башы татар зыялылары арасында, хәер, татар гына түгел, руслар арасында да, социалист яки революционер булып уйнау үзенә күрә бер мода саналган. Кыскасы, хөкүмәтне, самодержавиене тәнкыйтьләү, аңа каршы көрәшүче булып күренү егетлекнең бер сыйфаты исәпләнгән. Әлеге кызыклы фактка, сәер психологиягә тарихчылар да игътибар итә. Мәсәлән, Вадим Кожинов «Правда сталинских репрессий» (Мәскәү, 2008) китабында болай дип язган: «...напомню, что В.В.Розанов в 1912 году писал: «У француза – «наш старый Фриц». Только у прошедшего русскую гимназию и университет – «проклятая Россия». Как же удивляться, что всякий русский с 16 лет пристанет к партии «ниспровержения»

государственного строя».

Нигъмәт казый да – үз чорының баласы. Ул «озын буйлы, таза гәүдәле, киң җилкәле...

Бу – элек иске, кадим мәдрәсәдә хәтле кятеб кылып [укуны тәмамлап], ничә еллар усал казый булып торган шәкерт. Шул заманнан аңа «казый» сүзе кушамат булып калган. Мәдрәсәнең югары сыйныф шәкертләре, башка һәркайдагы кебек, монда да хәлфә – хәзрәт, байлар яклы булалар. Ләкин Нигъмәт казый аерым юл алды, сыйныфташларыннан аерылып, шәкерт хәрәкәте эченә кушылды. Шуның өчен аңардан: «Ат азгыны тайга иярә!» – дип көләләр. Ләкин ул моңа карамый, сыйныфташлары эчендә дошманлыкка каршы, урталар, түбәннәр арасында җитәкче, көрәшче, ышанычлы иптәш булып санала».

Күргәнебезчә, ул да үзенә күрә бунтарь. Ләкин шунысын да искәртик: бик сирәкләр генә профессиональ революционер булып киткәннәр. Еллар үткән, еллар белән яшьлек, яшьлек белән мавыгулар да үткән... Олыгайган саен кичәге «социалистлар» җитдиләнгән, уйлар, омтылышлар да күптән җиргә төшкән. Ләкин татарлардагы татар гаме бетмәгән. Кичә генә «Ат азгыны тайга иярә» дип тамгаланган, шәкерт чуалышларында иң актив катнашучы Нигъмәт казый да роман ахырына таба үзгәрә. Ул русча укыган, учительлеккә имтихан тоткан, атасы үлгәч, авылга кайткан: «...кайта да эшкә тотына. Учитель дә була, кооператор да була... Аз гына вакыт эчендә «Ярдәм» җәмгыяте», «Укучыларга ярдәм җәмгыяте», «Җәмгыяте хәйрия» ирләр мәктәбе, кызлар мәктәбе ачып бетергән, кайберләрен ачарга хәзерлекләр күргән. Боларны сөйли дә үзе мәҗлес тутырып шаркылдап көлә:

– Мин шулай, җәмгыять ачам да үзем рәис булам. Хәзер бөтен өязне җәдит мәктәпләр белән тутырып барам. Тик менә земство бик кара, хөкүмәттән бер тиен дә ярдәм ала алмыйбыз. Һәммә мәктәпләр тик халык җилкәсендә генә бара...»

Юк, бунтарьлыгын туктатмаган Нигъмәт казый, ләкин омтылышларын закон һәм әхлак кысаларына керткән. Халкын гафләттән – битарафлыктан йолып алу өчен, мәгарифне корал иткән. Татар мәгърифәтчесенең юлы һич кенә дә урыс социалисты юлыннан җиңел түгел. Әйткәнемчә, романдагы вакыйгалар XX йөз башында, төгәлрәк булсак, 1905 ел алдыннан һәм аннан соңгы берничә елда бара. Монда эсер Давыт Урманов, большевик Гәрәй Солтан, тагын әллә кемнәр бар. Исламия мәдрәсәсе, аның шәкертләре, шәкерт кузгалышлары, ислах сорап күтәрелгән яшьләрнең хәлфәләр һәм мөдәррисләр белән бәрелешләре зур урын алып тора. «Полиция нәрсә өчен?», «Мәдрәсә яшьләре», «Нигъмәт казый», «Кояш чыкты, нур балкыды» кебек бүлекләр тулысынча шәкертләр кузгалышын тасвирлауга багышланган.

Патша хөкүмәтенең татар мәгарифе үсешенә киртәләр коруы хакында күп язалар, шуңа күрә бу мәсьәләгә тукталып тору кирәкмидер. Налогын түләгән, солдатын биреп, шушы ил гражданины саналып яшәсә дә, татар мәктәпләре дәүләттән бер тиен дә ала алмый, алар бары тик шушы юлда армый-талмый хезмәт итүче фидаи җаннар һәм акчаларын кызганмаучы хәлле кешеләр хисабына гына яшәгән. Мондый меценат һәм иганәчеләр ярдәменә көн күрүнең шулай ук катлаулы халәт икәнен әйтергә кирәк, чөнки акчасын биргән бай мәктәп яки мәдрәсәнең аның ихтыярынча яшәргә тиешлеген таләп итәргә хокуклы булуын белә һәм, әлбәттә, төрле холыктагы кеше бар. Акча беркемгә дә күктән яумый, сәүдәләр дә һәрвакытта гөрләми, шуңа күрә былтыр юмартланып шактый гына акча тамызган татар бае быел әллә нинди сәбәпләр табарга, матди ярдәм күрсәтүдән баш тартырга мөмкин. Әмма бит уку процессын туктатып, эшне ярты юлда калдырып, балаларны урамга чыгарып җибәреп булмый.

Шуңа күрә мөдәррисләрнең – уку йорты җитәкчеләренең – хәле көнләшерлек түгел, алар ике, хәтта өч ут арасында. Бер яктан – самодержавие, икенче яктан – меценатларга бәйлелек, өченче яктан – ислах, ягъни реформалар таләп итүче яшьләр, шәкертләр. Яшьләр исә максималист, аларның кан кайнар, алар хәзер үк, бүген үк үзгәреш таләп итәләр: «Сөләйман Сәйфуллиннан соң берничә шәкерт аякка баса. Болар да мәдрәсәне, хәзрәтне, байны сүгәләр. Хәлфәләрен канэчкеч, залимнәр, мөстәбидләр дип, ялган әче сүзләр белән сыйфатлыйлар да:

– Без изелдек, безне изделәр, инде уянырга вакыт. «Алма пеш, авызыма төш», дип яту ярамый. Татар шәкерте, күтәрел, ислах флагы белән көрәшкә чык, издермә үзеңне!» – дип, сүзләрен бетерәләр».

Әмма шунысын искәртик: шәкертләр үзләрен изелгән санасалар да, чын изелгән кеше мондый күтәрелешкә сәләтле була алмый. «Рабы немы!» – ягъни коллар телсез була, алар эндәшми, ләкин татар шәкерте хакында, әсәрдән күренгәнчә, һич кенә дә алай дип әйтеп булмый. Болар – заман таләпләрен аңларлык дәрәҗәдә дөньяви фәннәр укыган, демократик рухта тәрбияләнгән кешеләр. Бары шундый яшьләр генә реформа кирәклеген аңлый, җәмгыять каршында үзләренең җаваплылыгын таный. Юк, изү булмаган, чын изү булган җирдә, әйтик, бүгенге Төньяк Кореяда, мондый күтәрелешне күз алдына да китерү мөмкин түгел.

Ә кемнәр тәрбияләгән соң алдынгы карашлы яшьләребезне? Һәр шәхеснең теләген белдерү мөмкинлеге булган демократик рухтагы уку йортларын кемнәр оештырган?

Менә Г.Ибраһимов кайнар башлы яшьләр тарафыннан «Ач калудан куркасыңмы?» дигән сүзләр белән хаксызга рәнҗетелгән Исламия мәдрәсәсе мөдәррисе Гали хәзрәтне ничек тасвирлый: «Ул үзен егерме ел гомерен төрле-төрле мәдрәсәләрдә гыйлем алу юлына биргән кеше дип карый. Русиядә Казан, Кышкар бетерде. Аннан татар сәүдә кәрваны белән Бохарага барып, җиде ел хөҗрәдә ятты. Аңа канәгатьләнмичә, Мәккә, Мәдинәгә, аннан Истанбул, Мисырга барды». Бу урында мин, чигенеш ясап, «татар!» димичә булдыра алмыйм. Кайсы халык укыйм дип шулхәтле тырышлык куя?! Гадәттә, гыйлемгә омтылышның классик үрнәге итеп Ломоносовны күрсәтәләр, имеш, ул җәяүләп башкалага барып җиткән, имеш, бер кереме булмаган килеш, үз көче белән укыган. Соң, җәмәгать, теләсә кайсы татар шәкерте үткән юл бит ул! Ломоносов үз дәүләтендә әле ул, аннан соң, белүемчә, әтисе дә гади балыкчы түгел, сату-алуны оештыручы, бүгенгечә әйтсәк, менеджер булган. Ломоносов чыккан төньяк өлкәләр белән дә җайга салынган сәүдә юллары була, башкалага даими рәвештә диңгез продуктлары ташып торалар. Ә Сәмәрканд, Бохара арасында үз тәвәккәллекләренә таянган кәрваннар гына йөргән, Истанбул, Мәдинә исә – бөтенләй чит мәмләкәтләр. Андагы татар шәкерте – чит ил гражданины, менә ул инде баласын бары тик үз көченә таянып кайгырта алган. Үз илендә, үз телендә, үз кешесе булып белем алган Ломоносовтан аерма зур шул безнең татар егетенең!

Гали хәзрәт юлы – типик татар укымышлысының гыйлем алу юлы, өзлексез эзләнү, үзеңдә мөмкинлек булмаганга, чит мәмләкәтләргә барып уку юлы. Аңа берәү дә стипендия түләми, өйдән килере дә чамалы, ул эшләп укырга, булган акчасын кысып тотарга мәҗбүр. Шундый михнәтләр белән алган белемен Гали хәзрәт, шәхси мәнфәгатьләрендә файдаланып, берәр мәдрәсәдә тыныч кына укытып яки мулла булып – ә аны иң бай мәхәлләгә бишкуллап кабул иткән булырлар иде, татар халкы гыйлемле кешене югары бәяли – яши алыр иде. Ләкин... XX йөз башы – милли аң үсеп, күтәрелеп, күрелмәгән биеклекләргә ирешкән чор, һәм үзен татар зыялысы санаган һәркем аның алгы сызыгында булуны үзенең бурычы санаган. Гали хәзрәт әнә шундыйлардан: «Шуннан, – дип дәвам итә әдип аны сурәтләвен, – ул үзе иске, кадим мәдрәсәләргә дошман киселде, монда, Руссиягә кайтты, Мисыр, Истанбулның яңа мәдрәсәләре кебек мәдрәсә торгызмак булып эшкә тотынды. Юктан башлады, либерал татар капиталистлары ярдәме белән менә шундый зур биналар салды (яңа мәктәп салуның нинди зур эш икәнен уйлагыз! – Г.Д), хәерчеләнеп акча җыйды, Истанбул, Мисыр күргән яңа тип мөгаллимнәр китертте. Динне, гарәпчәне яңача укытты. Тәфсир, хәдис, гарәбият өстенә риазыят, табигыят, татар теле, рус теле дәресләрен арттырды. Ләкин ничек кенә тырышса да, заманны куып җитә алмады. Ничек кенә яңа програм дисә дә, уянган татар шәкертенең күңелен канәгатьләндерә алырлык бер мәдрәсә ясый белмәде. Ул киң күңелле булырга тырыша, шәкертнең сүзсез бозау булуын яратмый, аларда тәнкыйть көче уянуга карышмый, авыр сүзләрен дә күтәрә иде».

Бары тик бишектән үк, «шәкерт булып китәр бу!» дип көйләп үстергән, кызларының бирнәсенә китап салган, «...белеме бар – меңне егар», дип яшәгән татар халкында гына була ала мондый педагоглар. Һәм, әйтергә кирәк, Гали хәзрәт ялгыз түгел, Аллага шөкер, тагын бар андыйлар. Ялгышларына абынып, изге максатка баручыларның тагын берсе – Кәрим Гайфи. Кем ул? Ул – укырга омтылышын милләте ярдәмендә тормышка ашырган, Истанбулда, дөньяви мәктәптә белем алган яхшы ук әзерлекле яшь укытучы. «Әгәр Төркиядә калса, фән дөньясында яхшы урын тотарлык галим булып чыгуында шик ителми иде. Әгәр үзе теләсә, Төркия хөкүмәте тарафыннан Европага укырга җибәрелгән, аннан бетереп кайткач, Төркиядә профессор булып калачак иде».

Сәләтле татар баласын чит илдә – әмма үзебездә түгел! – бәялиләр, үсәргә мөмкинлекләр булдыралар. Дөрес, үз милләте дә бәяли, чөнки аны Төркиягә, остазы Шәймәрдан мулланың димләве буенча, мәхәллә бае Кәмал хаҗи җибәрә. Мондый күренеш, ягъни мәгарифкә, сәләтле балаларга ярдәм татарлар арасында киң таралыш алган була. Әйтик, Р.Әмирхан мондый мәгълүмат бирә: «Дөньяви белемне алга сөрү тарафдарлары арасында Әхмәд һәм Гани Хөсәеновлар, Шакир һәм Закир Рәмиевлар, фабрикант Акчуриннар, Үтәмешевлар, Әҗемовлар һ.б. эре кәсепчеләр, сәүдә һәм сәнәгать эшмәкәрләре, алыпсатарлары була. Шушы җирлектә милли меценатлык чәчәк ата. Татар рухи мәдәниятен легендар төстә химая кылучылар арасында шул ук борадәрән Хөсәеновлар, бигрәк тә Әхмәд Хөсәенов (Әхмәд бай) дан казана. Алар мәчетләр төзү, мәктәп һәм мәдрәсәләр ачу эшенә йөзәрләгән сум акча сарыф итәләр, дистәләгән уку йортларын, мөгаллимнәрен үз хисапларына асрыйлар, үз акчаларына иң сәләтле шәкертләрне чит ил югары уку йортларына, стажировкаларга җибәрәләр» .

Кәрим Гайфи, бәлки, Төркиядә дә калган булыр иде. Калса да гаепләрлек түгел, мондый перспектива кемне кызыктырмас. (Калып, төрек мәдәниятен яңа исемнәр белән баетучылар да булган. – Г.Д.). Ләкин Төркиянең үзендә дә милли күтәрелеш, яңарыш дулкыны мәйданга килгән вакыт, мәмләкәтнең алдынгы карашлы кешеләре дөньякүләм фикер йөртеп, төрки кавем, төрки кардәшлек хакында уйлана башлаган вакыт, шундыйларның берсе Әхмәд Мидхәт аңа болай дип киңәш бирә: «Син, балам, Русиягә кайт. Русия мөселманнары синең хезмәтеңә тагы да артыграк мохтаҗлар. Кем артык сусаган булса, суны иң элек шуңа бирергә кирәк».

Россия мәгариф министры А.Н.Шварцның 1908 елны дәүләт оборона проектына язган отзывындагы: «Необходимо неуклонно отстранять всякие притязания инородцев на какую бы то ни было обособленнось и национализациию школы. Руководящим началом должна быть единая русская государственная школа, на всех её ступенях и для всех без исключения инородцев империи», – дигән сүзләренә татар мөгаллимнәре булган Гали хәзрәтләр, Кәрим Гайфиләр нәрсә белән җавап бирә алганнар соң? Эш, үз-үзеңне аямау, рәсми карьера, шуңа бәйле рәхәт тормыштан баш тарту хисабына халыкка хезмәт итү белән генә... Бу юлның ләззәте дә, михнәте дә күп. Реалист булыйк: ләззәте – рухи, милләтеңә хезмәт итүдән канәгатьлек алу. Ә михнәтенә килсәк, аны матди дәрәҗәдә тоеп булырлык, сизелерлек: монда ачлы-туклы тормыш та, полиция һәм жандармерия эзәрлекләве дә, максималист яшьләрнең кимсетүләре дә, җәмгыятьнең консерватив өлешенең каһәрләүләре дә. Санап бетерә торган түгел. Бигрәк тә Россиядә, бигрәк тә XX йөз башындагы тотрыксыз иҗтимагый тормышта үзләрен бары тик педагогикага багышлаганнарга кыенга туры килә. Чөнки ике нәрсә – дин һәм мәгариф – иң консерватив өлкәләр, алардагы реформа һәм яңарышлар бик авырлык белән бара, дин һәм мәгарифтәге төшенчәләрне үзгәртү – кешеләрнең аңын, дөньяга мөнәсәбәтен үзгәртү ул.

Укытам, шул эшчәнлегем белән милләткә хезмәт итәм дип кайткан Кәрим ялкынланып эшкә тотына: «Кәрим Гайфинең ачык, кискен, тулы якты дәресләре һәммә шәкерт өчен, тамактан үтмәслек начар сулар белән җитлеккән чакта, кинәт саф тау елгасына барып чыккандагы кебек әсәр итеп җибәрде. Бер атна эчендә ул шәкертләрнең иң сөекле остазы булып китте». Ләкин илдә дулкын – революция дулкыны. Революция исә бар нәрсәне җимерү, искеме-яңамы, яхшымы-начармы – бар нәрсәне инкарь итү дигән сүз. Революция авантюристларга, бүгенге көн белән яшүчеләргә, радикалларга юл ача, ата белән улны, ана белән кызны баррикаданың ике ягына ташлый. Җәмгыятьнең күнегелгән тормыш рәвешен яклаучыларны ул дошман дип игълан итә, андыйларны читкә тибәрә йә бөтенләй юк итә: «Кузгатылган һәрбер дулкын, күтәрелгән һәрбер көрәш мөгаллим Кәрим Гайфине шәкерт ялкыны белән капма-каршы куя торган булып китте. Ул бөтен көче белән мәдрәсә яшьләре эчендәге бу хәрәкәтне туктатырга, дулкынны басарга, ялкынны сүндерергә теләде. Яңа фәннәр, яңа программалар турында шәкертнең үзенең сугышып йөрүен гаҗәп бер начарлык итеп каршы алды. Ул шәкерт җыелышында да, идарәдә дә ачык куйды:

– Шәкертнең вазифасы – укымак, укымак, укымактыр. Шәкерт укысын! Гыйлем алсын. Ә фикер, тәнкыйть аңардан шул алган гыйлемнең мәҗбүри нәтиҗәсе рәвешендә үзе килеп чыгар. Шәкерт укудан, гыйлемнән башканы белмәсен! – диде».

1905 ел вакыйгалары самодержавиене күпмедер ташламалар ясарга мәҗбүр итсә дә, бу хәл озакка бармый. Тиздән реакция башлана, Дума таратыла, яшь татар матбугатына һөҗүм башлана, ислах сорап гауга куптаручыларның сафларын да туздырып ташлыйлар. Вакыт Нигъмәт казый, Гали хәзрәт, Кәрим Гайфи кебек тыныч юлдан, мәгърифәт юлыннан барып, максатка ирешергә омтылучыларның хаклы булуын күрсәтә.

«Артың белән киртә җимерә алмассың» – халык моны колонизациядә яшәү шартларындагы яшәешне күздә тотып әйтә. Рус социалистлары алар үз илләрендә, алар яшәү шартларын үзгәртүне генә күздә тота. Безгә исән калырга, милләт буларак сакланып калырга кирәк. Бүгенге шартларда да, XX йөз башында да, аннан алдарак гасырларда да бу – мәгариф җилкәсенә төшкән йөк. Безгә, Сингапурдан килеп лекция укыган бер галим әйткәнчә, горизонталь түгел, ә вертикаль үсешкә, ягъни интеллектуаль үсешкә омтылу, шуның аркылы милли үзаңның фәнни концепциясен булдыру шарт. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай кирәк.