ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

Бәхетсез иткән сугыш...
Әлеге вакыйга инде онытыла да башлаган иде. Тик менә бүгенге хәл аны
барсының да янәдән исенә төшерде. Әминә әбидән интервью алырга килгән
мәктәп укучылары аны яңадан яшьлек елларына, сугыш чорына әйләнеп кайтырга
һәм саф мәхәббәтен исенә төшерергә мәҗбүр итте. Өйдә тынлык урнашты, барсы
да Әминә әбине тыңларга утырдылар, һәрбер сүзен язып барырга керештеләр. Ак
яулыклы, ап-ак кардай ак чәчле Әминә әби үзенең тормыш йомгагын яшь хәбәрче
балаларга сүтеп җибәрде.
– Хәлле генә бер гаиләдә без ике матур кыз үстек. Исемнәребез дә бигрәк
матур. Беребез – Әминә, икенчебез – Җәмилә. Әти-әниебез исем кушканда, бәхетле
булсыннар дип уйлаганнардыр да соң...
Әтиебез Зиннур авылда зур булмаган кибет тота. Безне дә гел матурдан
киендереп йөртә.
Мактанып әйтүем түгел, матурлыгыбыз, гүзәллегебез, нәфислегебез авыл
егетләренең күз яуларын алырлык була. Кич җиткәч, бергәләшеп уенга чыгабыз.
«Чума үрдәк, чума каз» уены вакытында авылның баһадир егете Хәтмулланың зәңгәр
күзле, озын чем-кара чәчле кызга, миңа күзе төшә. Мин дә инде егетне игътибарсыз
калдырмыйм. Әкренләп очраша башлыйбыз, арабызда мәхәббәт уты кабына, көз
җиткәч өйләнешергә дип вәгъдәләр бирешәбез. Янымда яраткан кешем булуы белән
үземне бик тә бәхетле тоя идем, – дип сөйләвен дәвам итте Әминә әби. – Алдагы
тормыш турында уйланып, хыял диңгезендә йөзеп йөргәндә, Хәтмуллага армиягә
чакыру кәгазе килде. Мин инде көтәргә вәгъдәләр биреп озатып калдым.
Күп тә үтми әти-әнием мине, димләп, икенче бер авылга, үземнән өлкәнрәк
Хәсәнҗанга кияүгә бирделәр. Ничек инде олылар сүзеннән чыгасың, буйсынырга
мәҗбүр булдым. Бирелгән вәгъдә җепләре шул минутта өзелде... Төннәрне елый-
елый Хәтмулламны сагынып үткәрәм. Тормыш йомгагы алга таба тәгәри дә тәгәри.
16 яшь кенә иде әле ул вакытта миңа. Чибәр, акыллы, тәрбияле, зыялы Хәсәнҗанны
яратырга өйрәнә башладым, көннән-көн аңа ияләштем. Гаиләмне бәхетле итеп, бер-
бер артлы ике матур кызыбыз, ике улыбыз дөньяга килде.
1941 ел... Көтмәгәндә Бөек Ватан сугышы башланды. Сугышка барлык авыл ир-
атларын чакыра башладылар. Хәсәнҗанга да чакыру кәгазе килде, мин дә иремне
елый-елый озатып калдым. Сугыш еллары һәрбер гаиләгә ачы күз яшьләре алып
килде, күпме гаиләләр ятим, ач-ялангач калды. Сугыш дисәң, йөрәкләр тетрәнә. Бу
сүзләрне һич кенә дә тыныч күңел белән әйтеп булмый.
Хәсәнҗан Полтава өлкәсенә эләкте, пулемётчы булып хезмәт итте. Безгә булдыра
алган кадәр хатлар җибәреп торды.
1943 ел. Август ае. Гаиләбезгә сугыш кырыннан «кара кәгазь» салдылар. Мин
үземнең тормыш таянычымны югалттым. Ул вакытта төрле авырулардан, ачлык-
ялангачлыктан бер генә кызым исән калды.
Көн артыннан көн үтте, Бөек Җиңү көне дә якынлашты. Бик күп кеше өчен бу
бәхетле минутлар булса, минем өчен тол хатын тормышы, ялгызлык вәгъдә иткән
көн иде...
Авылыма әти-әнием янына кунакка баргач, юлыма көтмәгәндә Хәтмулла килеп
чыкты. Мин каушап, уңайсызланып калдым, сугыштан кайткан ир алдында башымны
аска идем. Бу минутларда үземне бик гаепле тойдым, вәгъдәмне үти алмаганым
өчен газап утларында яндым. Хәтмулла сугыштан исән-имин кайткан, яу кырларында
алган медальләре түшен бизәп тора. Авылда аны яратып, «безнең майор абзый»,
дип йөртәләр.
Шул очрашу вакытында Хәтмулла мине һаман да яратуын, мине генә сөюен
белдерде, яңадан кушылу теләген әйтте. Тик мин ризалыгымны бирмәдем. Ир-ат
чит кеше балалары белән кабул итә алмас төсле тоелды, бәлки, кабат ялгышуым
булгандыр бу... Без инде бүтән очрашмадык.
Тормыш йомгагым акрын гына алга таба сүтелде. Сугыш еллары бик авыр иде.
Куш йөрәкле хатын булганмындыр инде ул заманнарда, өемә килеп кергән ач, бетле
башлы кызны – Назыйманы да үз куеныма алдым. Соңрак, тол хатын тормышыннан
тәмам туеп, гомеремне башка кеше белән бәйләдем, йортыбыз янә балалар тавышы
белән тулды.
...Сугыш еллары инде күптән артта калса да, мин һаман да күземне басу
капкасыннан алмыйм, үземнең Хәсәнҗанымны көтәм. Басу капкасыннан авылга
кергән һәрбер кеше миңа яраткан иремне хәтерләтә сыман тоела.
Әминә әбинең сөйләгәннәре сугыш вакытының ачы, ялангач хәлләрен
барыбызның да күз алдына китереп бастырды...
Алёна ФӘХРЕТДИНОВА,
Казан шәһәре 37нче гимназиясенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Җиңү парадында катнашкан бабам
Ул дерт итеп уянып китте. «Онытканмын бит!» Укытучы апасына Бөек Җиңүнең 71
еллыгына багышланган сыйныф сәгатендә үзенең Кызыл мәйданда Җиңү парадында
катнашкан ерак бабасы турында чыгыш ясарга сүз биргән иде бит.
Берничә ай элек, кышкы салкын көннәрнең берсендә, Казанга Ильясның әбисе
килде. Ильяс аның килүен түземсезлек белән көтте. Оныгы дәресләрен әзерләп
бетерүгә, әбисе аңа һәр кич төрле-төрле маҗаралар, әкиятләр сөйли. Нинди матур
итеп сөйли ул аларны... Тыңлап туйгысыз!
Беркөнне әбисе аңа Абзалетдин бабасы турында сөйләрмен дигән иде. Ильяс,
бер минутын да әрәм итмичә, оныгы торышка чәй кайнатып, коймаклар пешереп
йөргән әбисе янына чыкты.
— Мин сугыш турында китаплардан укып, кинолардан карап кына беләм, – дип
сүз башлады дәү әнисе, – җирдә сугыш булмасын, бары тик тынычлык кына хөкем
сөрсен иде. Сугыш ветераннарының сафлары да елдан-ел сирәгәя. Без аларны һич
тә онытырга тиеш түгел. Без ветераннар алдында түләп бетермәслек бурычлы.
Минем әтием, синең Абзалетдин бабаң да Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Ул 1926 елның 24 мартында Чувашстан Республикасының Чкалов районы Чкалов
авылында дөньяга килә. Шушы авылның җидееллык мәктәбен «5»ле билгеләренә
генә тәмамлап, Батыр район үзәгендә укуын дәвам итә. 1944 елда Абзалетдин
Шәйхелислам улы бик күп яшьтәшләре белән бергә армиягә алына. Хәрби хезмәтен
тутырып тиз генә өйгә кайту насыйп булмый аңа. Тиз арада танк училищесын
тәмамлап, бабаңа беренче көннәрдән үк бик каты сугышларда катнашырга туры
килә. Танкистлар иң кайнар нокталарда мөһим бурычларны үтәгәннәр. Нинди генә
канлы юллардан үтми, нинди генә куркыныч орышларны күрми ул. Күп кенә орден,
медальләр белән бүләкләнә.
Ниһаять, зарыгып көткән Бөек Җиңү көне килеп җитә. Әтием 1945 елның 24
июнендә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашу бәхетенә ирешә. Парадны
Георгий Жуков үзе кабул итә. Туплар гөрселди, дошман байраклары җиргә ыргытыла,
салют була. Бабаңның күңелендә бу көн онытылмас бер вакыйга булып саклана.
Парадтан соң да үз хәрби частенда хезмәтен дәвам итә, туган авылына 1951 елда
гына әйләнеп кайта. Шул ук елны авылның чибәр кызларының берсе – Камәрия
әбиең белән өйләнешеп, матур гаилә корып җибәрәләр.
Сугыш кырларында чыныккан, фронт михнәтләрен күп татыган әтиебезне
партиянең район комитеты финанслар бүлегенә бухгалтер-ревизор итеп чакыралар.
Сугыштан соңгы иң авыр елларда бу җаваплы постта эшләү җиңел булмый. Әмма
Абзалетдин Шәйхелислам улы үзен тырыш, булдыклы хезмәткәр итеп таныта. Язмыш
җилләре бабаңны 1954 елда Иркутск шәһәренә алып килә. Ул егерме елдан артык
алтын приискаларында шахтёрлар бригадиры булып эшли. «Хезмәт ветераны»
исеменә лаек була, рәсеме «Мактау тактасы»н бизи.
Әбисе сөйләгәннәрдән ерак бабасы Ильясның күз алдына җанлы булып килеп
басты. «Мин ерак бабамны күреп белмим. Ләкин мин аның барлыгын тоям. Сыйныф
сәгатендә иптәшләремә Абзалетдин бабамның тормышын ничек тасвирларга икәнен
беләм мин хәзер», дип уйлады ул.
– Сез түккән каннар, ерак әбиләребезнең күз яшьләре юкка булмаган икән. Алар
бәрабәренә без рәхәт яшибез. Шуны онытмыйча, сезнең батырлыклар турында
үзебездән соңгы буыннарга да җиткереп, тынычлыкның кадерен белеп яшәргә
өйрәнсәк иде. Ә син, бабаем, тыныч йокла. Мин синең исемеңә тап төшермәм...
Ильяс РӘХМӘТОВ,
Казандагы 4нче гимназиянең
3 «А» сыйныф укучысы


БАКА-БАКЫЛДЫК
ӘКИЯТ
Борын-борын заманда яшәгән ди бер симез бака. Ул күп сөйләшә торган
булган. Шуңа күрә аңа Бака-бакылдык дип исем кушканнар. Ул ишегалдындагы
бөтен йорт хайваннарын һәм кош-кортларны үзенең туктаусыз бакылдавы белән
тәмам туйдырып бетергән. Барлык йорт хайваннары күмәкләшеп эш эшләгәндә,
ул бармакка бармак та ормый ди. Алар көне буе эшләп, кич белән арып йокларга
ятса, Бака-бакылдык көне буе йоклап, кич җиткәч тамак киереп бакылдарга
керешә икән. Моның әлеге гадәтенә түземлеге калмаган хайваннар, бака белән
бер-бер хәл кылырга уйлашканнар. Көндәлек эшләрен тәмамлагач, ишегалдында
җыелыш җыйганнар. Җыелышта сүзне, беренчеләрдән булып, горур әтәч алган.
Ул, күкрәкләрен киереп, канатларын җилпеп, койма башына менеп баскан да:
«Җәмәгать, Бака-бакылдыкның тәртибе бер дә канәгатьләнерлек түгел. Без иртә
таңнан торып эшкә чыгып китәбез, ә ул көне буе күләгәдә йоклап ята, без йокларга
яткач, бар дөньяны яңгыратып бакылдый башлый, беркемгә дә йокларга ирек бирми.
Шуңа күрә аны хуҗалыктан куарга тәкъдим итәм!» – дигән.
Әтәчнең бу фикере белән барлык йорт хайваннары да килешкәннәр һәм
баканы хуҗалыктан шактый ерак урнашкан камышлы күлгә куып җибәрергә карар
кылганнар.
—Бака-бакылдыкның ялкаулыгын беләбез,— дип сүзгә кушылган Энҗеле үрдәк,—
ул ярты юлдан кире борылып кайтырга мөмкин. Мин аны күлгә чаклы үзем озатып куям.
Һәм Энҗеле үрдәк Бака-бакылдыкны камышлы күлгә озата киткән. Бик тиз
әйләнеп кайткан үзе... Әмма шул көннән бирле Бака-бакылдыкның тавышын ишеткән
кеше юк ди...
Роза КӘЛИМУЛЛИНА,
Алабуга шәһәре 9нчы урта мәктәбенең
10нчы сыйныф укучысы

Реклама