Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМЕРЛӘР КИЧКӘНДӘ

Гамил Афзал дигәндә, һәркем сүзсез генә елмаеп куядыр, һәркем диюем шуңа: ул — чыннан да халыкка иң якын торган, халыкның яшәү-тормыш итү рәвешләрен белгән, үзе дә гади халык белән иңгә-иң куеп, тау-ташлар актарып Магнитка шәһәрен корган, урман кискән, йөзләрчә вагонга йөк төягән-бушаткан, тынчу баракларда яшьлек гомерен кичергән кеше. Ачлыкны, кимсетелүне, гариплекне кичергән. Әмма табигате белән шат, көчле рухлы Гамил ага күз яшьләрен яшерә белгән, аһ-зарын да һәркайда сөйләп йөрмәгән. Гамил Афзал иҗатындагы юмор-сатира да, хәтта үпкәле шигырьләре дә барыбер өмет-ышанычка, оптимизмга корылган, аларда һәрчак рухи көч өстенлек итә. Аның әсәрләрен укыган һәркем үзенә таныш хис-халәт кичерә, теләгенә, борчуларына җавап таба. Ярты гасырдан артык гомер иҗат итеп, ул, милли әдәбиятыбызга бихисап зур мирас калдырып, арабыздан китеп барды. Бу мирас йөзләрчә еллар халкыбызның рухын тотып торуга хезмәт итәр әле...

Мин Гамил Афзалның социаль-әхлакый лирикасын, фәлсәфи лирикасын бик яратам... Ул — кыска шигырьләр остасы. Аның дүртьюллыклары, сигезьюллыкларының һәр юлы халыкчан әйтемнәр, мәкальләр булып яңгырый. Татар шигъриятендә кыска шигырьләр язу аеруча киң таралган. Заман шагыйрьләре үз язганнарын аныкы белән чагыштырып та, аннан үрнәк алып та иҗат итә ала...

Табигатьнең чәчәге дә — кеше, ерткычы да, Табигатьнең патшасы да — кеше, корткычы да. Урманында бүресе дә — кеше, сандугач та, Үзе бай да, үзе ач та.

Әмма Гамил Афзал иҗатының алтын баганасы — аның юморы һәм сатирасы. Тоталитар режимлы җәмгыятьтә шул дәрәҗәдәге сатираны ничек рөхсәт иттеләр икән дә, һәм шул җәмгыятьне, аның түрәләреннән ачы көләргә Гамил ага үзе ничек җөрьәт итте икән? Күренекле галимнәрнең Гамил Афзал сатирасын Габдулла Тукай сатирасының дәвамы дип бәяләүләре һич кенә дә шагыйранә күпертү түгелдер.

Төшенке чор, нәфис сәнгать артта, Даһилар тумаган чагында, Алыпсатар политика сата, Хан буласы килә аның да.

Әйе, Тукай, Такташ, Туфаннан соң ул бөтен халык тарафыннан шулай үз ителгән чын халык шагыйре булып тора да... Гамил Афзалның сатирасы үзе зур мәктәп.

Агыйделнең аръягыннан Замана баласы килә: Укымый да, эшләми дә Алга барасы килә...

Мин аның янында берничә мәртәбә булып, аның белән сәгатьләр буе сөйләшеп утыруымны үзем өчен зур әһәмияткә ия вакыйга дип саныйм...

Ул үзе яшәгән егерменче гасырның тарихын нык өйрәнгән. Аның хәтеренә гасырның бөтен вакыйгалары тирән уелган, ул Николай патшадан башлап Горбачев-Ельциннарга кадәрге чор патшаларын, хөкүмәт кешеләрен, хәрбиләрнең биографияләрен һәм кылган гамәлләрен бик яхшы белә, алар турында сәгатьләр буе сөйли, аларның һәркайсына, тарихи күзлектән карап, үз бәясен бирә иде. Гомере буе Казаннан читтә яшәвенә карамастан, ул Казанда һәм Татарстанның шәһәр-районнарында булган барлык вакыйгалардан хәбәрдар булуы белән таң калдыра иде. Республикабыздагы әдәбият-сәнгать мохитен белеп торуын әйткән дә юк. Өенә алдырган бер кочак газета-журналны, күрәсең, җөмләсен дә калдырмый укып баргандыр, һәм аларда басылган бер генә әдәби әсәр дә аның игътибарыннан читтә калмый иде бугай. Үзләрен күреп белмәсә дә, яшь иҗатчыларны да үзенчә барлап тора иде Гамил ага. Үземнең язганнарымны укып баруын ишеткәч, гаҗәпкә калдым. «Син, Мирза, шәп язасың, ә нигә гел үзең турында язасың? Гел «мин» диеп кенә язып булмый, башкалар турында да яз, әйтик, песиләр, этләр, чыпчыклар турында яз», — ди бу. — Бөҗәкләр турында язып та фикер, фәлсәфә әйтеп була бит!.. — Менә ничек үтемле итеп әйтә, киңәш бирә!

Мин аңа:

— Гамил ага, мин кош-кортлар, җәнлекләргә бик кагылмыйм, табигать күренешләре — күк-болытлар, чишмә-суларга күбрәк сыенам, — дигән булам. Ул исә:

— Анысын беләм, анысы әйбәт, боларына да игътибар ит, — ди. Яныбызда үз җаен табып, чәй әзерләп йөргән Нәфисә апа да аның сүзләрен хуплап куя: «Шулай кирәк», — ди. Баксаң, анысы да бөтен әдәби мохитне белеп-укып бара икән. Ә Гамил аганың бөтен иҗатын яттан беләдер кебек. Чөнки ул бит аларны тулысынча ташка бастыручы...

...Соңгы тапкыр 2003 елның февраль аенда булганмын икән янында. 4 февральдә. «Киек каз юлында» исемле шигырьләр җыентыгымны бүләк итеп, хәлләрен белеп чыкканмын...

Ишекне ачып керүгә үк тавышымнан таныды:

— Мирзамы ул? — диде.

— Мирза, — диде Нәфисә апа.

Түр бүлмәдән чыгып, Гамил ага үзенең ак, какча кулын биреп күреште... Залга үттек. Унбиш минутка гына керүем, ашыгам, дип, Нәфисә апага чәй дә куйдырмадым, ә үзем, сөйләшә торгач, ике сәгатькә якын утырганмын...

Мин утырдым, ул басып торды һәм сөйләде. Түгелде Гамил ага... Басып торуының сәбәбе — сул аягының тездән бөгелмәве. Ул утырганда нәрсәгәдер тотынып, башта урындыкның читенәрәк утыра да, сул аягы сузылып кала... Җаен табып, шуңа күбрәк басып та тора бугай:

— Егәр бетеп бара. Инфаркт дигән явыз килеп китте бит, әй. Шул явыз булмаса, дәрт җитәрлек әле юкса, — дип шаяртып алды ул. Һәм мине тагын бер кат гаҗәпләндерде бу: — Син, Мирза, өйләнгәнме әле, әллә һаман да буйдак йөрисеңме? — ди...

— Сез нәрсә инде, Гамил ага, минем өч балам, оныгым бар, — дим. — Без дә сезне куып барабыз, миңа 50 яшь тулды.

— Анысын да беләм, укыдым. Өйләнгән булгач, нишләп соң мәхәббәт турында бик аз язасың, сөю-мәхәббәт турындагы шигырьләрең бик күренми, мин сине әллә бу өйләнми торган кеше микән дип йөри идем, — ди картлач...

Нәфисә апа да:

— Сөю турында язарга кирәк, күбрәк язарга тырыш, — дип җөпләп тора.

— Менә бу китабымда мәхәббәт шигырьләре дә бар. Минем андый шигырьләрем дүртьюллыкларда, — дим.

— Дүртьюллыкларны Актаныш егете... Кем әле ул, исемен онытып торам, бик шәп яза, — ди Гамил ага.

— Фәнәвис Дәүләтбаевны әйтәсезме? — дим.

— Үзе, — ди... — Тик никтер соңгы вакытларда күренми... Әйт аңа, язуын туктатмасын, аның фикерләре төпле! — ди Гамил ага... — Үзең дә кыскаларны шәп җибәрәсең, бая әйткәннәрне дә исеңнән чыгарма, — дип үсендереп куйган иде Гамил ага ул чакта.

Үзләренең дә кызу эш өсте. Фоат Галимуллин телефоннан шалтыраткан. Татарстан Язучылар берлеге Халык шагыйрьләренең әсәрләрен туплап, аерым җыентыклар бастырып чыгарачак икән. Гамил Афзал аңа: «Минем шигырьләр 3 том булыр», — дигән. Нәфисә апа белән барлап чыкканнар да, шигырьләр үзләре генә дә 4-5 томнан артып китә икән. Фоат Галимуллинга кабат шалтыратып әйтәсе булыр инде, диләр...

— Бүрәнәнең юан башы Нәфисә апаңа төшәр инде, машинкада күпме бастырасы булачак, — диде Гамил ага.

— Куанычлы мәшәкать бит, — дидем мин үз чиратымда һәм, алар белән саубуллашып, Казанга юл алдым.

Такталачык — аның гомер бишеге. Ни хәл итмәк кирәк?! Үз туган ягында яшәргә туры килмәде шул аңа...

*** Ике су тегермәне төзеп, авылдашларын гына түгел, Әҗмәт, Гәрәй, Түмерҗә авыллары кешеләрен дә кинәндереп торган Гыймазетдинны, кулак ярлыгы тагып, гаиләсе белән авылдан сөрәләр. 9 яшьлек Гамил тормышның олы чынбарлыгы белән тәүге мәртәбә менә шунда очраша...

...1929 елда туган авылы Такталачыкка Казаннан агитпароход белән татар театры артистлары килеп төшә. Янгынчылар алачыгы янындагы мәйданда сәхнә корыштырып, спектакль уйный артистлар... Араларында баһадир гәүдәле авылдашы, тагын ун елдан үзе дә «халык дошманы» аталып, хөкем ителеп, Соловкида этләрдән талатылып үтереләчәк Исхак абзыйның малае Мохтар Мутин да бар. Спектакльдән соң концерт куялар. Концертта Мохтар Мутин:

— Иске тормыш үлә, Яңа тормыш килә, Яңа тормыш килә, — дип ялкынланып шигырь сөйли...

Тагын бер елдан авыл халкына сәяси аң өстәүчеләр белән Һади Такташ та килер. Ул да иске тормышны хурлап, яңа төзелгән «Таң» күмәк хуҗалыгына өметләр баглап, яңа тормышның таңы атачагына дан җырлар. Әмма бу вакытта «Иске тормыш элементы — Гыймазетдин кулак» таланып, авылыннан сөрелер... Әтисе, гаиләләре белән бергә булачак Халык шагыйре, 9 яшьлек Гамил дә мылтыклы кешеләр сагы астында Минзәләгә, аннан пароход белән Сарапулга, аннан этап белән Уралга озатылыр...

Шагыйрьнең тормыш юлына кагылышлы вакыйгаларны язганда, мәгълүм авторлар: «З0нчы еллар башында авылда колхозлар төзелә башлагач, Гыймазетдин гаиләсе белән Магнитогорск төбәгенә күчеп китәргә мәҗбүр була», — дип язалар. «Мәҗбүр иттеләр», дип язарга инде өч дистә елга якын «рөхсәт ителүгә» карамастан... Авылдашы, 1914 елда дөньяга килеп, гомере буе шунда яшәгән Гавас ага Мутин... Әйе-әйе, мәшһүр трагик Мохтар Мутинның туганнан туган энесенең малае, Гыймазетдинга кулак ярлыгы тагылуны да, бар мал-мөлкәте алынып авылдан сөрелүен, аларның Минзәләгә кадәр сак астында атлар белән алып кителүен үз күзе белән күргән кеше... «Мәҗбүр була» түгел, ә нигезеннән кубарып ташлана, талана... Ә 9 яшьлек сабый, аркасында штык очын тоеп, Минзәләгә кадәр ат арбасы артыннан йөз чакрым җәяү атлый... Бу әле газапларның башы гына... Күз күрмәгән чит җирләргә килеп, җәен дә тулысынча эреп бетмәгән җирне кәйлә-көрәк белән актарып, урман кисеп, йөзләрчә вагоннарны төяп-бушатып, илгә сугыш афәте килгәч, дүрт ел буена көне-төне тоташтан аягөсте, салкында снарядлар, бомбалар ясап, ачлы-туклы яшисе, салкын тидереп аяктан егылып, озак еллар түшәктә ятасы бар әле аның...

Кырыс як, туң җиргә ятмый кар, Җир соры, күк соры, көн ятим. Җилкенә сап-сары яфраклар, Яфрактай йөрәкне нишләтим?

Әмма кешене тән саулыгы гына түгел, рухи саулыгы да кеше итеп яшәтә... Шәфкатьле кулларның, шәфкатьле җаннарның да җылысын алып савыга, аякка баса ул!.. Хак Тәгалә салган иҗат орлыклары дәррәү шытып чыгып, тамыр җәеп күкрәп үсеп китәләр. Сабаклары нык, төз, биек, башаклары тук аның иҗатының... Бу иҗатның олылыгын беренчеләрдән булып олуг шагыйрь Сибгат Хәким күреп ала, «Татар шигъриятендә Тукай аныклаган юлдан баручы», — дип бәяли ул Гамил Афзалның үзен. Гамил Афзал иҗаты. Афзал шигърияте үзе бер хәзинә! Аның иҗатының үсеш чорларына кагылышлы язмаларда еш кына: «Таланты Әлмәттә ачылды, Әлмәт — аны, ул Әлмәтне үстерде», — дип язалар. Хак сүзләр, һичкем инкарь итмәслек сүзләр. Әмма Гамил Афзалны Хак Тәгалә үстерде. Ил-көндә шундый буталчык, болганчык бер дәвердә Хак Тәгалә аның җанының нурларын, моңнарын бөтен халыкныкы итәргә әмер кылган да... Шуңа да олуг бу иҗат! Аның гыйбрәтле, ачы язмышы белән үрелеп бар булган үлемсез иҗат!

*** Язмышлар...Кем генә рәхәт яшәгән соң ул чорда, диярләр... Без тарихта билгеле бөекләрнең нәсел-шәҗәрәсенә карарга өйрәнгән. Пушкиннар, Толстойлар — князь дә граф, граф та князь. Безнең татар бөекләре исә иң «күбе» мулла затыннан, вак сәүдәгәрләр затыннан. Дөньяга бәхетсез булып килеп, бәхетсез китәргә дучар кавем... Шулар арасында да дөнья бәһасе шәхесләр туа тора, дөньяга танылган эшләр кылып китә. Татарларда, хәер, татарларда гына түгел, урыс булмаган башка милләтләрдә дә шулай. Чуашлар бөек дип йөргән Миша Сеспельнең туып-үскән өен күргәнем булды. Иң хәерче татар кешесенең мунчасы кебек өйдә ач-ялангач яшәп, кыска гына гомерендә күпме гамәлләр кылган ул... Иң күп кыен ашаганы, әлбәттә, безнең Тукаебыз. Бөекләрнең бөеклеге гомерендә күпме газап чигүе белән бәяләнәме әллә?..

Бу илдән сөрелгән кеше без Болгавыр каһәрле заманда, Кайтам мин иң изге төшебез — Зиратка бер ятып еларга.

Гамил Афзалның туган җирен сагынып яшәве сигезеннән-сиксәненә кадәр бер генә сәгатькә дә сүрелмәгәндер. Ни кызганыч, ул шул чыгып китүеннән (кубарылып куылуыннан) соң туган авылы Такталачыкка кайтып яши алмый. Ни кызганыч, ата-анасы, туган-тумача гомер иткән нигез тәмам юкка чыга. Алар яшәгән йорт сүтеп алына, авылны икегә бүлеп торган ерганак-чокырны аларның өе турысыннан буып... яңа юл төзиләр. Яңа юл аларның йорты, ишегалды аша үтә... Монысын кичерер дә иде Гамил ага... Бәлки кичергәндер дә. Әмма, илленче елларда Такталачыкка төпләнеп гомер итү теләге белән кайткач, аңа авылның ахмак түрәләре күз агы белән карыйлар: «Нигә кайттың, кулак калдыгы?» — диләр. Ай, ни оят... бу юлларны язу һәм үз якташларыңның шундый булуы.

Без хәреф таный башлаганда, шөкер, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин исемнәре акланган, аларның әсәрләре дәреслекләргә кертелгән иде... Дәреслекләрдә булмаса да, Гамил Афзалның китапларда, әдәби журналларда басылган сатирик шигырьләрен дә авыл китапханәсеннән алып уку мөмкинлеге бар иде... Әмма аның, сабыйның коточкыч репрессия корбаны булуын Такталачыкка йөреп укый башлагач, кышкы көннәрдә Гамбәрия апага фатирга урнашып, кунып кала башлагач белеп алдым. Гамбәрия апа Гамил аганың туганыннан туган апасы икән... Алар әниле-кызлы көнозын колхозда эшлиләр, озын төннәр буе йон язып, җеп эрлиләр...Дүрт почмаклы йорт уртасында киндер сугу станогы да эшсез тормый. Чүпрәк-чапракларны бөтереп-бөтереп станокка кертеп җибәрәләр дә, алардан менә дигән бизәкле идән паласлары килеп чыга торган иде. Өйнең алгы ягы өчен дип тә, өйалды, баскыч өчен дип тә тукыйлар иде җәймәне. Без, Балтач авылыннан Ясир Вәлиев белән (ул әле Гамбәрия апаларга, димәк, Гамил Афзалга да туган булып чыга) аларның кул эшләрен күзәтә-күзәтә дәресләр әзерли идек. Кызыксынып, «туку станогына» да утыра идек. Гамбәрия апабыз, бүгенге терминнар белән әйтсәк, «антисоветский» сүзләр дә ычкындырып җибәрә иде... Гамил Афзалның, үзенең әтиләренең талануы, авылдашларының миһербансызлыгы, ашка таш атуларын гаепләп телгә ала иде. Мондый гаепләү, зарланулары минем өчен яңалык түгел. Чөнки үзебезнең өйдә дә Ерак Әбкәм белән Әнкәм (бездә Әнкәй ягыннан әби-бабайны Ерак Әбекәй, Ерак бабакай дип йөртәләр) андый «антисоветчинага» юл куялар иде. Ни өчен дигәндә, минем мөәзин Нурлыгаян бабамны да 1930 елны раскулачивать итеп төрмәгә ябалар, өч ай дигәндә Казан төрмәсендә атып үтерәләр дә, Архангель зиратына илтеп күмәләр... Әнкәм белән Гамбәрия апаның: «Коммунистларның күрәсе бар әле», — дигән сүзләре колагыма керсә дә, күңелемә үк үтмәгәндер инде... Пионер, комсомол «тәрбиясе» алып, хәтта үзем яшәгән районда комсомолларның баш вожагы булып биш ел эшләргә, коммунистлар партиясе сафында унике ел торырга, партия карарларын намус белән үтәргә туры килде миңа... Советлар хакимияте таратылгач, партия билетларын тапшырулар булды, мин тапшырмадым. Бу үзе бер тема. Болай үземә бәйләп истәлекләр яңартуым юкка түгел, Гамил ага белән сөйләшеп утырганда, ул Гамбәрия апа кебек бер дә «антисоветчы» булып сөйләшмәде. «Политик хаталар» җибәрмәде... Иллә мәгәр, Сталинның шәхес культы бөтен халыкка каза булуын ул шул вакытта ук аңлаган, чөнки «геноцид» дигән вәхшилекне үз күзе белән күргән, үз тәнендә тойган, үз йөрәге аша үткәргән шул ул...

Монда бар да тигез:

син абзый, мин абзый...

иңне куеп иңгә,

Комсомоллар белән бергә

Кичәге кулаклар җир казый,

— дип язуында олы киная ята... Сәяси киная...

90нчы елларда кинаяләп язуның кирәге калмады. Утызынчы-илленче еллардагы сәяси корбаннар, сыйнфый дошманнарны юк итүнең бөтен дөреслеген күрсәткән томтом романнар басылды. Репрессия корбаннары үзләре үк әсәрләрен язып, йөз елдан булса да табып алып бастырырлар әле дип җиргә яшереп күмеп куйсалар да, йөз ел көтәсе калмады. Хаклык өскә чыкты. Гамбәрия апа, Мөсәвәрә Әңкәмнәр әйткән көн килде... «Коммунистлар күрәсен күрде». Әмма аларны Себергә җибәрүче дә, төрмәгә утыртучы да булмады... Булмасын да... Изге китапларда: «Үч алу тыелмый, әмма үченнән чигенүчеләр Аллаһы тарафыннан мактала», — диелә бит әнә...

— Берсе дә рәхәт күрмәде, — дип искә ала иде Гавас ага Мутин да. — Утызынчы елларның актив комсомоллары, күмәк хуҗалык төзибез, тигез тормыш төзибез, дип йөрсәләр дә, хакыйкатьтә дистәләрчә гаиләләрнең тыныч тормышын туздырдылар, бөтен халыкны имансыз, котсыз иттеләр. Үзләре пычагым да кыра алмадылар. «Таң» колхозы белән гел читтән килеп идарә иттеләр. Дөрес, «Таң»ның мантып киткән чаклары да булды, әмма гел бурыч исәбенә. «Таң» тәмам таякка таянды да. Бу көнгә төшәргә тиеш идемени ул? Никадәр җире, болыны була торып...

Актаныш ягы гомер-гомергә тырыш игенчеләре белән танылган. Моннан йөз еллар элек, Октябрь түнтәрелешенә кадәр үк, Пермь якларыннан килеп, көздән язга кадәр, потына 6-7 тиен түләп, халыктан ашлык җыеп йөргәннәр. Татар Ямалы авылында җыйган ашлыкны, язын Агыйдел-Кама сулары җәелгәч, баржалар белән төяп алып китә торган булганнар. Бу эшләргә «күзәтчелек» итүне Гавас аганың әтисенең бертуганы, мәшһүр трагик Мохтар Мутинның атасы Исхак Мутин үтәгән... Исхакның үзенең дә Агыйделнең аръягында чәчүлекләре, болын җирләре булган... Ул — беренчеләрдән булып, Такталачыкта кызыл кирпеч сугу һәм яндыруны да оештырып җибәргән кеше.

Гавас агай, урыны оҗмахта булсын, бик борчыла иде авылның хәзерге хәленә... Колхозда беренче тракторны, беренче комбайнны да ул йөрткән. Сугышның беренче көненнән фронтка китеп, мотодесантчы булып, гел алгы сызыкта, дошман тылында диверсияләр оештырып йөргән. 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Җиңү парадында да мотодесантчы булып катнашкан ул.

Сугыштан җиңүче булып, күкрәк тулы орден-медальләр белән кайтса да, аның күңелендә гомере буе олы борчу яшәгән... Мохтар Мутин турында белгәннәрен сорашып, аның янында сәгатьләр буе утырганнарым булды. Бер очрашуда ул гомере буе күңелен тырнап торган шул вакыйганы сөйләп, түгелеп алды...

1944 елның мартында аларның мотодесант батальоны, Сивашны кичеп, Кырымны штурмларга әзерләнә. 8 марттан алып 13 мартка кадәр коточкыч буран котыра. «Кырымда зәһәр җилле, карлы-яңгырлы кап-кара көннәр торды, — диде ул. — Инде һөҗүм белән керәбез дигәндә, немецлар Кырымны калдырып киткән булып чыкты.

13 март таңында Джанкой шәһәрендә (ул безнеңчә Җанкай буладыр инде) тревога белән уяттылар. Тиз генә шәһәрнең вокзалына барып, тимер юлны өч километр озынлыкта тар тыкрык (коридор) калдырып оцепление ясадык. Беркем берни аңламый... Шулай ике сәгатьләп басып торгач, бала-чага, карт-коры, хатын-кызларның елауялварулары, кубарылып этләр өргәне ишетелде... һәм бераздан тар тыкрык буйлап солдатларның штыклары астында котлары качкан шул халыкның вокзалга таба куып китерелүе күренде... Бер атна буена Кырым татарларын көчләп эшелоннарга төяп, туган җирләреннән сөрделәр. Бер атна буе вокзалда оцеплениедә тордым... Шул сабыйларның, хатын-кызларның куркыныч күз карашлары бер генә дә хәтердән чыкмый», — дип көрсенепләр сөйләгән иде Гавас ага... Инде әйткәнемчә, тугыз яшьлек Гамилнең туган авылыннан мылтык астында сөрелүен нәкъ шул күренеш белән тиңли иде Гавас ага...

Гавас ага үзе дә күптән гүр иясе. Ул «Таң» колхозының беренче комбайнчысы булган. Бу колхоз крестьяннарның күмәк хуҗалыгы дип атала хәзер. Әйткәнемчә, совет чорында таякка калса да, үзгәртеп корулар, базарга керүләр дәверендә акрынлап атлап китте ул. Ныгыды... Авылның булдыклы, эш сөючән егетләре күмәк хуҗалыкта да, аерым үзал булып та җирдә иген игәләр, тораклар төзиләр, гаилә коралар, ишәяләр...

Әйе, Гамил ага үзенең Ил халкын дошман күргән һәм мең газапларга салган милләтләр атасының миллионлаган корбанының берсе булуын аңлый һәм авылының ахмак, комсыз түрәләренең төп палачның йомышчысы икәнлеген дә төшенгәндер... Шуңа да әсәрләрендә авылдашларына үч галәмәте юк. Авылын — гомер бишеген мәңге сагынып яши ул.

Мылтык белән куган идең мине,

Мөлкәтемне талап, туган ягым.

Сөргеннәрдә каргамадым сине,

Ватан диеп, сагынып кайттым тагын.

Соңгы елларда «Рухият» фонды бастырып чыгарган «Гомер кичүләре» җыентыгы аның үзенең гомер кичүләре, халкының гомер кичерүләре булып яңгырый... Менә таулар, урманнар аша поезд чаба. Тәгәрмәчләр шакырдавы ил буйлап туган йортыннан аерылганнарны санап бара кебек...

Әнә тар тәрәзәдән күренгән ярым ай... Адашып кергән нурында сабыйның күз яшьләре күренеп ала...

«Гомер кичүләре» — бик тә мәгънәле, бик тә уйчан, бик тә кинаяле һәм хисләргә бай җыентык. Гамил ага бу җыентыкны үзе дә бик яратты! Әлеге китап турында олуг галимнәребезнең, әдипләребезнең бәяләмәләрен дә ишетәсе килгәндер... Бер килүемдә ул: «Мирза, бу китапны сиңа бүләк иткән идем инде. Менә тагын ике китапка кулларымны куеп, теләкләр яздым: берсен Актаныштагы минем шигырьләрне сәхнәдән сөйләүче Мәгыйскә бирерсең, берсен тагын үзеңнең иң якын кешеңә бирерсең», — диде.

***

Гамил аганың 80 яше тулу көнен Әлмәттә дә, Актанышта да бик зурлап билгеләп үттеләр. Әлмәттәге кичәдә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәдәният министры Илдус Тарханов, Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин, халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Казаннан, Чаллыдан, Әлмәтнең үзеннән бик күп язучылар һәм сәнгать әһелләре, җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Актаныштан район хакимияте башлыгы, Такталачык авылыннан якташлары килгәннәр иде... Кичәдә Гамил Афзал бик канәгать булып утырды. Республика җитәкчеләренә, Әлмәтлеләргә, Актанышлыларга рәхмәт сүзләре әйтте.

Ә Актанышта үтәчәк кичәсенә ун көн кала хакимият башлыгы Энгель Фәттахов үзенең урынбасарлары белән аның өенә килде. Нәфисә апаның пилмәннәре белән сыйланып, бик озак кунак булып, күптәннән белгән якын танышлар кебек сөйләшеп утырдык... Күптән түгел генә каты авырып алуга карамастан, Гамил аганың кәефе күтәренке иде. Үз шигырьләрен укып күрсәтте, һәркайсыбызга китапларын язып бирде, бергәләп фотога төштек. Гамил ага Актанышта узачак кичәгә, бик теләсә дә, кайта алмавын әйтте.

Хакимият башлыгының: «Үзем килеп алам, үзем китереп куям», — дигәненә дә, шаярта төшеп: «Инфаркттан соң ерак юлга чыгу уен эш түгел, кешегә мәшәкать ясавым бар», — дип җавап кайтарды.

Әйткәнемчә, Әлмәттәге кичәнең икенче көнендә Актанышта юбилей тантанасы үтте. Гамил ага үзе бара алмаса да, ике кызы һәм Кырымнан кунакка кайткан туганы килделәр.

Бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр иде Актанышлылар. Такталачык авылына кадәр асфальт юл салынды, урамга да асфальт юл түшәлде. Һәркайда чистарту, буяу-агарту эшләре башкарылды, күпләп агач утыртылды, чәчкә түтәлләре ясалды. Авыл Мәдәният йорты өр-яңадан сипләнде.

Юбилей тантанасы аның туган авылында башланды да. Казаннан, Чаллыдан ике дистәгә якын язучы килеп җитте. Үзәк урамда Мәдәният йорты каршында олы җыен җыелды. Соңыннан шушында ук ул урамга Гамил Афзал исеме бирелгәнлеге игълан ителде. Урта мәктәптә халык шагыйренең музей бүлмәсе барлыкка килде. Гамил аганың кызлары Рушания белән Роза Такталачыкта үзләренең моңарчы бер дә күрмәгән тугантумачалары белән очраштылар, әтиләренең авылдашларының, гомумән, Актаныш халкының, Гамил Афзалга булган бихисап зур ихтирамын һәм горурлануларын күреп сөенделәр.

Кичен район Мәдәният йортында районның барлык авылларыннан әдәбият сөючеләр, укытучылар, җитәкчеләр җыелды. Кичәдә Гамил Афзалның «Гомер кичүләре» китабы буенча эшләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Зал тын да алмыйча Гамил Афзал шигырьләрен тыңлады, гыйбрәтләнде, тәэсирләнде һәм истә калганы тагы шул булды: хакимият башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Гамил Афзалга багышлап әйткән сүзләрендә: «Бу юбилей кичәбез, бөек якташыбызны зурлау белән беррәттән, аның алдында такталачыклылар һәм райондашлар исеменнән баш иеп гафу сорау да булып кабул ителсен иде!» — диде. Рәсми дәүләт кешесе тарафыннан беренче тапкыр гафу сорау, шөкер, Гамил агага барып иреште.

Гамил ага кабул иткәндер, авылдашларын, якташларын кичергәндер дип ышанасы килә...

Гамил ага турында истәлекләрне яңартканда, аның гомер юлдашы Нәфисә апа турында әйтми үтү гаделсезлек кенә түгел, гөнаһ та булыр иде.

Әйткәнемчә, Гамил аганың вафатыннан соң да аның гаиләсе белән багланышларыбыз өзелмәде. Инде Язучылар берлеге рәисе булып сайлангач, Әлмәттәге эш сәфәрләремдә аларга керергә, хәл-әхвәлләрен белешергә тырыштым...

Бер керүемдә Нәфисә апа сырхаулап тора иде. Аяклары авыртуын әйтте дә: «И, зарлануым гына инде. 70кә җитеп килгәндә авыртмаган җир булмас», — дип куйды. Мин авызымны ачып калдым. Нәфисә апа төс-биткә бик карт күренмәсә дә, аңа инде күптән җитмешләр тулгандыр дип уйлый идем. Баксаң, ул Гамил агадан унсигез яшькә яшьрәк икән... Менә сиңа кирәк булса. 37 яшьлек карт егет 19 яшьлек япь-яшь кызга өйләнгән булып чыга түгелме соң? Гаҗәпләнүемне аңлап, Нәфисә апа ничек итеп Гамил ага белән танышуларын, өйләнешүләрен, Әлмәткә килүләрен, абзыйның әдәбияттагы беренче иҗат үрнәкләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Ул сөйләгәннәр үзләре бер сага булырлык, күп серияле фильмнар төшерерлек...

...Гамил ага Магнитогорскида коточкыч авыр шартларда хезмәт куеп, үтмәс сырхауга сабыша. Аны инде савыкмас, диләр.

Кая барып сыену тапсын? Башкортстанның Калтасы районы Шәрип авылына тормышка чыгып гомер сөрүче бертуган Сәлимә апасы янына илтәләр аны. Илтәләр, чөнки Гамилнең аяклары йөрми башлаган була... Апасы аны үзенә сыендыра. Халык медицинасында булган бөтен им-томны кулланып дәвалый. Көн-төн Аллаһыдан сорап догалар укый. Гамилнең хәле бик әкрен үзгәрә, күп айлар дәвамында ятакта үлем белән тартыша ул. Апасы, колхоз эшенә чыгып киткәндә, күршеләрендәге үсмер кыз Нәфисәгә, өйгә кереп караштырып чык, ул-бу булса (ягъни үлә калса), килеп әйтерсең, ди. Нәфисә күрше абыйсының хәлен көн дә шулай белеп тора башлый. Аннан соң аны күрше апасы белән бергә тәрбияләп савыктыра, аякка бастыра. Мәрхәмәтле җанда мәхәббәт уяна. Алар кавышалар. Менә бу үзе бер каһарманлык. Фәнис абыйның Нурсөясе, Хисам абыйның Розасы күз алдына килеп баса. Әллә булачак Халык шагыйрьләренең шундый авыр сынауларга дучар ителүен һәм алар янында изгеләрдәнизге җаннарның булачагын Аллаһы үзе ирештергәнме?

Нурсөя, Нәфисә, Роза апаларның изгелегенә һәйкәл булып җырлар, поэмалар, повесть-романнар язылыр әле, шәт.

Бу урында һич тә тыйнаксызлык булмас, әлеге изге җаннар исемлегенә мин үземнең газиз Әнкәмне, репрессияләнгән Нурлыгаян мөәзин кызы, ике аяксыз сугыш гарибе Әткәйне утыз сигез ел буе тәрбия кылган унбер бала анасын — Мөсәвәрә Әнкәемне дә кертәмен.

Нәфисә апа белән Гамил агага хас уртак сыйфатлар да күптер, мөгаен. Нәфисә апа да «телгә беткән», сөйләме юморга бик бай... «Гамил аганың беркайда да басылмаган язмалары калдымы?» — дип соравыма: «Калды, бик күп алар... Мин бит ул үзе «менә боларны басарга ярый» дигәннәрен генә машинкада бастырдым. Әле өченче көн генә амбар кенәгәсен (ул шундый зур дәфтәргә язган) актарып утырганда, күп кенә басылмаган шигырьләрен таптым. Менә берсен сиңа да укыйм әле... Ни язган, юләр», — дип сөйләнә-сөйләнә, кенәгәне ачып укып күрсәтте:

Урысларның хатыннары

Кәбестәне эш итә...

Татарларның хатыннары

Утыра да печ итә...

«Нәрсә инде бу?» — дип көлә-көлә яшьләнеп алган иде Нәфисә апа.

— Туксанынчы еллар башында кибетләр шыр-шәрә калды, — дип, хәтерен яңарта Нәфисә апа. Гамил абыйга чыгып йөрмә дисәм дә, барыбер хәрәкәт кирәк дип кибетләргә барып тора иде. Ветеран булса да, инвалид булса да, чиратсыз берни алмый иде... Кешеләрнең сөйләшүләрен тыңлагандыр, күзәткәндер инде... Бер көнне ит кибетеннән ике сыер койрыгы, чәкән башлары төяп кайтты бу... Без инде ачлык күрмәгән кеше түгел... Шуннан утырды да менә бу юлларны язды:

— Урра, чәкән-койрык килгән,

Бу мөлкәтне кая куярлык?!

Этлекме бу диеп, кытлыкмы дип

Исең-акылыңны җуярлык...

— Соңгы юлларын укымыйм, бирмим дә, — ди Нәфисә апа. Шуннан шул: язды да конвертка тыгып, «Чаян» журналына адреслап, миңа почта тартмасына илтеп салырга кушты... Мин урамга чыктым, почта тартмасына салмадым... И көтәбез «Чаян» журналын, и көтәбез. Килми генә... Ул шулай онытылып калды, ә кулъязмасы бар. Ул моңарчы андый «чүп-чарларны» бастыру ягында түгел иде бит. Мин шуңа да почтага салмадым.

— Гамил абыеңны бик сагынам. Шигырьләрен укыйм да төне буе аның белән сөйләшеп чыгам. Аның шигырьләрен баса-баса әдәбиятны аңладым. Үзен аңладым, изге җан иде.

Нәфисә апага түземлекне, сабырлыкны мулдан биргән шул Хак Тәгалә. Якты көндә гарип ирен, өч баласын тәрбия кылсын да, төн утырып машинкада кулъязмаларын бастырсын әле. Үзләренекен генә бастырасы түгел, Әсрар Галиев тә, Җәмит Рәхимов та, хәтта яшьләр дә китереп тора кулъязмаларын...

Бу юлларны язганда ирексездән башка шундый уй килеп керде: каләм әһелләре — әдипме, шагыйрьме, журналистмы — киләчәктә ни нәрсә турында язсалар да, үзләренең әсәрләрендә Нәфисә, Нурсөя, Роза, Мөсәвәрә исемле хатын-кызларның образларын фәкать изге итеп кенә сурәтләсеннәр иде...

Тагын бер кабат тыйнаксызлыгым өчен кичерүегезне сорап, үземнең «Кысыр Гариф» исемле поэмамда «салкын сугыш» гарибе Гарифка тугрылыгын саклап көтеп алган, аны үтмәс сырхаудан йолып калган кәләшенә дә Нәфисә исемен бирдем. Аның Гарифны сихәтләндерүе турында язганда, гел Нәфисә апаны күздә тоттым. Нәфисә апа, рәнҗемәгез инде, зинһар, мин Сезнең адашыгызны бала табу, бала сөю бәхетеннән мәхрүм иттем поэмамда. Ни хәл итмәк кирәк, чыны шулай булгач...

Гомер кичүләре... һәркем тәкъдирендә... һәркемнең үзеннән соң кылган эшләре һәм аның үзе турында нинди дә булса истәлек кала. Гамил Афзал яшәгән канлы, газаплы XX гасыр инде үзе тарихка күчте, ә ул кичергән гомер исә һаман да дәвам итә. Ул кабаттан яшәрер, өлкәнәер һәм гел шулай кабатланып торыр. Чөнки ул кичергән гомер — безнең әдәбиятыбыз, сәнгатебез, рухыбыз, иманыбызның аерылгысыз бер өлеше.

***

Илле бул да җирле бул,

Җире юкның аты юк,

Атлы бул да затлы бул,

Аты юкның заты юк,

Көче юкның хакы юк.

Гамил Афзалның вафаты хәбәрен Казанга күчеп эшли башлаган җәйге бер иртәдә җиткерделәр. Кичекмәстән юлга чыктым. Әлмәтнең драмтеатр бинасында халык бик күп җыелган иде. Әлмәт үзе исән чагында да кадерли белде шагыйрьне. Соңгы туен да зурлап үткәрде...

Башкортстаннан күченеп килеп, Әлмәттә гомер кичергән, милли әдәбиятыбызда тирән эз калдырган Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликовларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча да игътибарга лаек гамәлләр кылдылар алар...

Гамил ага Афзалның исемен мәңгеләштерү, аның исемендәге әдәби премия булдыру турында Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Башкортстанның Халык шагыйре Равил Бикбаев «Шагыйрьнең дөньяга икенче тапкыр тууы Башкортстанның Калтасы районы Шәрип авылы белән бәйле, әйдәгез, ике республика өчен Гамил Афзал исемендәге әдәби премия булдырыйк, ел аралаш Уфада һәм Казанда, Актанышта, Әлмәттә, Калтасыда аның исемендәге фестивальләр оештырыйк», дигән тәкъдимебезне хуплап кабул иткән иде.

Ни кызганыч, бу теләгебез әлегә яртылаш кына үтәлде. 2010 елда Татарстан Язучылар берлеге һәм Актаныш муниципаль районы хакимияте гамәлгә куйган әдәби премия әлегә Татарстан язучылары өчен генә... Үзебезнең теләгебезне ут күршеләребезгә тагын бер кат җиткерү кирәктер, һәрхәлдә, ул тугандаш әдәбиятлар арасындагы бәйләнешләрне дә, милли әдәбиятларыбызны үстерүгә дә этәргеч ясар иде. Аты нинди бит, аты — Гамил Афзал — затлы ат — затлы исем!!!

Халкыбызга Мохтар Мутин, Гамил Афзал, Минтимер Шәймиев, Әлфия Авзалова кебек асыл уллар-кызлар биргән Актаныш ягы да бу елларда үзенең икенче яшьлеген, җитлегү чорын кичерә кебек...

Район кырларында мул иген үсә. Актаныш игенчесе дигән мәртәбәле исем, дан кабаттан кайтты туган төбәккә. Актанышта татар мәдәниятенә, әдәбиятына, сәнгатенә зурлык китерерлек өметле яшь буын үсеп килә. Олуг шагыйребезне мәңгелек дөньяга озатканга бер ел тулу алдыннан язылган шушы хатирәләремне һәм тәэсирләремне кабат карап, тулыландырып, шуларны, хөрмәтле укучыларым, сезгә җиткерәсем килгән иде.