Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ ЗӨЛФӘТ

Яшел бишек

Олыгайган саен инана барам – авылда туып-үсеп, яшәргә калага киткән кеше, нинди генә гыйлем алмасын, нинди генә уңышларга ирешмәсен, барыбер тулысынча бәхетле була алмыйдыр. Алай гына да түгел, без, уналты-унҗидедә авылдан чыгып китүчеләр, бәхетсез дип әйтсәм дә ялгыш булмас, чөнки авылдан аерылдык, әмма шәһәр кешесе дә булып җитә алмадык.

Түбән Камадан безгә таба сузылган юл башта Балчыклы урманына алып керә, урманны чыккач, күз алдына искиткеч гүзәл күренеш килеп баса: уң якта — Сарсаз тавы, аның итәгенә тияр-тимәс Зәй елгасы Камага кушылырга ашыгып ага, сул якта — Келәтле тавы, түр якта — Шәрбикә калкулыгы. Һәм тирә-якның һәр тарафында урман. Бу хозурлыкның нәкъ уртасында урнашкан минем туган авылым Шәңгәлче. Балчыклы урманы яныннан караганда, ул яшел бишектә тирбәлә шикелле. Кайткан саен сокланам, горурланам – мондый табигать тагын кайда бар соң?!

Табигате шушындый ямьле булганга, Шәңгәлчедән затлы кешеләр чыккандыр. Безнең авылда өч очучы туып-үскән – икесе «ТУ-154» самолётында очкан затлар, берсе – Дәүләтшин Разим – хәрби очучы, утыз яшендә полковник, истребительләр эскадрильясе командиры булган егет. Сәхәбиев Әнәс – танк заводының генераль директоры урынбасары. Корабль капитаннары икәү, берсе — Совет чорында Владивостоктан Америкага йөргән корабль капитаны. Алжирда француз телендә югары математика укыткан Әхмәтов Сәүбән дә безнең авылдан. Опера җырчысы Рафаэль Сәхәбиев, шагыйрь Хәниф Хөснуллин, «Мунча ташы» театры артисты Гамил Әсхәдуллин һәм тагын юристлар, укытучылар, табиблар, бухгалтерлар, инженерлар. Менә шундый авыл ул безнең Шәңгәлче. Шәңгәлче урта мәктәбендә депутат Разил Вәлиев, сәхнә остасы Алмаз Хәмзин укыганнар.

Кайберәүләр: «Мәктәбегез, укытучыларыгыз шәп булгандыр сезнең», – диләр. Җиде йөз илле бала иде мәктәптә мин укыганда. Укытучылар да затлы иде.

Әйе, очучылар, капитаннар, математиклар үсүдә мәктәпнең роле зурдыр. Ләкин иң беренче чиратта, бу табигатьнең үзеннәндер. Табигать яраткан бу затлы шәхесләрне табигать тибрәтеп үстергән үзенең яшел бишегендә.

Алар күкләргә очтылар, планета буйлап сәяхәт иттеләр, ләкин, иманым камил, аларның һәрберсе туган туфрагының җылысын сагынып, Зәй суларына сусап яшәгәндер, үз авылында туып, шунда үсеп, туган нигезендә яшәп, актык сулышын да шул яшел бишектә алучылар бәхетлерәк дип уйлыйдыр.

Урысча өйрәнеп кайткан

Әбиемнең сул як күршеләренә каладан «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырттылар. Аларның Равия исемле алты-җиде яшьлек кызларын сукыр эчәгенә операция ясарга алып киттеләр. Без күрше-күлән балалары Равиянең кайтуын түземсезлек белән көттек. Ничек булганын, ниләр кичергәнен сөйләтәсебез килә бит. Операция дигән сүз үзәкләрне куыра, кала бездән унбиш чакрымда гына булса да, ул безгә чит-ят дөнья, ә инде андагы бүлнистә хирург пычагы астына яту бөтенләй коточкыч хәл булып тоела. Тирә-якка даны таралган хирург Фатыйх Миңнебаевич (аны «Патих Минибаеч» диләр иде авылда) үзе ясый икән операцияне дигәч, Равиянең ата-анасы да, күршеләр дә, хәтта без бала-чага да бераз тынычландык, әлбәттә.

Менә Равияне, операциядән соң бүлнистә күпмедер яткач, алып кайттылар. Үзгәргән Равия. Бераз эреләнгән. Безнең сорауларга теләр-теләмәс кенә җавап бирә. Һәрвакыт ачык йөзле, кыты-кыты көлә торган күрше кызының аз сүзлеләнеп, борынын чөебрәк кайтуының сәбәбе тиздән аңлашылды. Русча сөйләшергә өйрәнеп кайткан икән ул. Беркөнне гадәттәгечә сыерлар сауганнан соң, минем әбинең капка төбендәге утыргычка күрше хатыннары җыелды. Равия әнкәсе Гаян апаның алдында утыра. Кемдер шунда әйтеп куйды:

– Равия русча өйрәнеп кайткан дип ишеттек...

– Әйе, – ди Гаян апа. — Йә кызым, русча әйтеп күрсәт әле. Шунда Равия горур кыяфәттә:

– Скурый пумыщ, – диде.

– Тагын нинди русча сүзләр отып кайттың, — дигәч, Равия:

– Патих Минибаеч, – дип җавап бирде.

Батый хан һәм Патыйха

Авыл үзәгендә урнашкан кибет каршында ялгыз карчык яши, йортның албакчасы буена сузылып яткан бүрәнәдә һәрвакыт ирләр утыра. Кемдер кибеттән чыккан кешедән башын төзәттерүне өмет итә, кемдер дөнья хәлләрен белер өчен чыгып тәмәкесен көйрәтеп утыра, кемдер аралашыр өчен шунда килә торган иде. Алар тирәсендә бала-чага да чуала. Чөнки олыларның сөйләшүе һәрвакыт кызык, әллә кайчан булган әкәмәт вакыйгаларны, галәмәт хәлләрне беләсең, бала башың белән белмәгән-аңламаган бик күп нәрсәләргә күзең ачыла.

Бер тапкыр шулай өлкәннәрнең сөйләшкәнен тыңлап, бүрәнәнең иң очында утырам. Минем белән янәшә Хәсән абый бүрәнәнең теге башындарак утыручы агайның тарихисәяси фикерләрен дикъкать белән тыңлый. Теге агай монгол-татарларның Русияне яулау чоры турында белгәннәрен сөйли. Хәсән абый күптән түгел, хатыны вафат булгач, Фатыйха исемле ялгыз апага өйләнгән иде. (Безнең авылда Фатыйханы «Патыйха» диләр). Тарихны шәп белүче теге агай:

– Батый хан Киевне алган... – дип, шуннан соң ул чорда ниләр булганын кыскача аңлатып, тәмәкесен авызына капкач, Хәсән абый, барысы да ишетелерлек итеп:

– Батый хан Киевне алган, ә мин Патыйханы алдым, – дип куйды.

Бәләкәй...

Авылыбызга читтән килгән тарих укытучысы, мәктәп складыннан чыгып килүче завхозны туктатып:

– Карале, Әбүзәр, мин кышлаган бозау сатып алган идем, суйгач ите аз чыкты, –дип зарланырга тотынды. – Бер яшьлек тана шулай бәләкәй була микәнни?

Әбүзәр абый:

– Мин бит ул бозауны күрмәдем, әйтә алмыйм, – дип җавап бирде.

Бу вакытта мин (бишенче класста укый идем бугай) икенче сменага укырга барышлый, туктап, мәктәп атын караучы Фаиз абыйның ат җиккәнен карап тора идем.

Завхоз сүзне бозау темасыннан читкәрәк борып, дөнья хәлләрен сөйләргә тели, ләкин шикчел укытучыда бер генә кайгы – торымнан-торымга кышлаган бозау дип кышламаганны сатмадылар микән дигән шиген кабатлый. Ул, шәһәр кешесе буларак, бозауның ничә айлык яки ничә яшьлек икәнен аера белмәгәндер инде, күрәсең.

Фаиз абый боларның әңгәмәсен тыңлый-тыңлый ат җигә, мин исә ат җигү алымнарын отып калырга тырышып күзәтеп торам. Ә читтән килгән укытучы Әбүзәр абыйга инде әллә ничәнче кат җанын ашаган бер үк сорауны бирә:

– Кышлаган дип саттылар бозауны, бик бәләкәй булды бит ул, ите аз чыкты, алдамадылар микән мине? Кышлаган бозау шулай бәләкәй була микәнни? Бу вакытта мәктәп бакчасын каравыллаучы Бибиҗамал карчык үтеп бара иде

Тәбәнәк буйлы, тыр-тыр атлап йөргәнгә күрә ул әбине «Пырлыйн карчык» диләр иде.

Фаиз абый атны җигеп бетергәч, башындагы бүреген калкытып куйды да тарих укытучысына:

– Син кайчаннан бирле инде Әбүзәрнең теңкәсенә тиясең: «Кышлаган микән, ите аз, алдамадылар микән, бәләкәй булып чыкты...» – Фаиз абый үтеп баручы Бибиҗамал карчыкка ишарәләде. – Әнә, Бибиҗамал ничә кыш кышлаган, ну бәләкәй инде, нишләтәсең аны!

Көзге урман

Беренче класска укырга кергән елның алтын көзендә малайлар белән җыелышып урманга бардык. Кәрәкә урманы дип атала иде ул, нигә алай атаганнарын белмим. Урманга килеп керү белән уң якта имәнлек (анда җәй көне җир җиләге бик шәп уңа), ә сул яктагы калкулыкны өрәңгелек биләп алган. Өрәңге яфракларын көз көне күргәнегез бар бит инде. Нинди матурлык! Нинди генә төсләр юк! Ул хуш исләр аңкуын әйтеп бетергесез! Шул өрәңгелеккә кереп, алтын диңгезендә йөздек. Минем сулышым капты, таң калдым, әле мондый матурлыкны моңарчы күргәнем юк иде. «Ничек инде шундый матурлык булырга мөмкин? – дигән сәер сорау туды шулчак башымда. – Кеше кулы белән ясалмаган бит, ничек мөмкин бу?!» Чыннан да, төш кебек иде ул күренеш.

Хәзер ел саен диярлек урманга барып шул матурлыкны, шул хозурлыкны эзлим, ләкин табалмыйм. Үзгәрсә дә, шул ук урман, шул ук көз бит югыйсә...

Матурлыкны күрергә дип максат куеп, чын гүзәллекне күрү, аның асылына төшенү мөмкин түгелдер. Ә менә бер мәлне ниндидер серле көчләр тәэсирендә аңның төксе тарафлары яктырып китә дә, ләззәт-кинәнү белән көтелгән гайре табигый әверелеш урынына инде меңәр-меңәр мәртәбә кабатланган һәм киләчәктә гел кабатланачак гап-гади вакыйга урын ала; әмма шул ук вакытта сәер бер сиземләү белән мизгел эчендә могҗиза барлыкка килгәнне аңлыйсың, ә инде шунда син багланышка кергән чынбарлыкның чынлап та могҗиза икәнлегенә ышана башлыйсың, гомереңнең шушы өзегендә сиңа күрергә язган вакыйганың асылына төшенгәндә, тирә-яктагы яшәешнең һәр тамчы-мизгеле, һәр хәрәкәте, һәрбер авазы тылсымлы дип кабул кыласың һәм ригаяңне1 җәлеп итеп сине әсир төшергән күренеш исә бөек могҗизаның куенындагы кечкенә бер могҗиза икәненә инанасың.

1 Ригая — игътибар.

Мин моны хәзер аңлыйм. Илле ел элек өрәңгелек кочагында гүзәллектән сулышым кабып тик тордым, бу өндәге төшем гел кабатланыр дип ышандым...

Җиде яшемдәге «мин» түгел шул инде үзем. Тормышымда иң гүзәл күренеш ул, минем беркайчан да бүтән андый илаһи матурлыкны таба алганым юк. Һәм гомерем буе күз күрмәс сукмактан шул урманга, өрәңге яфракларының алтынында коенырга барам. Кеше барыбер үзенең асылындагы бер гүзәллеккә мәңге бара торгандыр инде ул. Мин дә шул бердәнбер гүзәл күренешемә юл тотам.

Сырган чалбар

Чүпрәк, сөяк, төсле металл җыючы Кыям абыйны «Заготовитель Кыям» диләр иде авылда. Сугыш ветераны, ниместә әсирлектә булган Кыям абый бала-чага өчен бигрәк тә серле, затлы, бай кеше санала иде. Бер чиләк сөяк тапшырсаң, төрле төстәге өч-дүрт шар бирә, бер капчык чүпрәккә берничә пачка пистон аласың, чүпрәгең күбрәк булса, хәтта шул пистонны кыстырып ата торган пистолет алу бәхетенә дә ирешергә мөмкин.

Авылыбыз уртасыннан аккан инешнең сул ягындагы урамнар барысы бергә Аръяк дип атала. Кыям абый Аръякта яши, урамнары берничә йорттан гына тора, тыныч, аулак урын. Сарык йоны тапшырган өчен хәйран гына акча түли торган булгандыр инде – Аръяк малайлары Кыям абый лапасыннан тапшырылган һәм калага озатырга әзерләп куелган сарык йонын урлап, берничә көн узгач, яңадан шул йонны Кыям абыйга тапшырып акча эшләгәннәрен хәтерлим. Озак бәйрәм итә алмадылар ул малайлар, беркөнне тоттылар аларны. Шуннан соң аның лапасыннан әйбер урлаучы булмады.

Бәләкәй чакта шартлый, яна торган нәрсәләргә нык кызыгасың бит инде ул. Сөяк, чүпрәк, иске самавырлар тапшырып, пистолет-пистонга ия булган малайларны күргәч, мин нәрсә илтә алам икән дип баш ватарга тотындым. Әбиемнең өй түбәсендә сакланган борынгы җиз самавырны Кыям абыйга илтеп бирсәм, пистолет кына түгел, өстәп тагын әллә нәрсәләр бирер сыман иде. Әмма әбием самавырны Кыям абыйга илтеп бирергә теләвемне хупламады, чөнки самавыр, иске булса да, затлы әйбер бит инде ул, аннары, әби өчен истәлекле нәрсә дә булгандыр – ул самавыр чынлап та бик борынгы иде. Самавырны бирмәгәне өчен үпкәләмәдем әбиемә, аның әйткән сүзенә хәтерем калды. Сорап теңкәсенә тигәч, ул миңа: «Кит, селәгәй банкрут!» – диде. Әбиемнең миңа әйткән авыр сүзе гел шул «селәгәй банкрут» иде, шуннан да катырагын әйткәне булмады. Банкрот сүзенең мәгънәсен аңламагач һәм әбием ачуы килгән чакларда гына әйткәч, бик начар сүз булып тоела иде ул миңа.

Чиләк тотып бакчаларда, бакча артларында йөреп карадым, чиләк төбен күмәрлек кенә сөяк җыелды, ләкин моның өчен кызыл яки сары төстәге бер шардан артыгын бирми иде Кыям абый.

Бөтен өмет чүпрәк-чапракта хәзер. Әнидән иске чүпрәкләрне бирүен үтендем. Әни миңа мунча өйалдындагы почмакта яткан иске күлмәкләр, тастымаллар, оекбашлар арасыннан иң аламаларын сайлап алырга рөхсәт итте. Арыш капчыгына дыңгычлап чүпрәк тутыргач, әни, шикләнеп, капчыкны бушатты да тикшерергә тотынды. Капчыктан иске-москы әйберләр белән бергә өр-яңа тастымал, апаның әле төсе дә уңмаган җәйге күлмәге, әтинең ике пар эш бияләе һәм үземнең әле күптән түгел алынган фуражкам чыккач, әни, орышып, аларны «конфисковать» итте һәм мин авырлыгы белән ике килога да тулмаган берничә чүпрәк кисәге белән калдым.

Мәхрүм булдым пистолет белән пистоннан. Ә бит Кыям абый үзе ясап ятмый ул пистолетларны, пистоннарны, берәр көнне бетәчәк бит алар, авылыбызда малайлар күп – ул заманда ел саен беренче класска утыз-утыз биш бала укырга керә иде.

Әтинең эш кораллары, иң кирәкле әйберләре саклана торган агач келәтне ачып кердем. Килеп керү белән үк түрдә кадакка элеп куелган сырган чалбарга күзем төште. Әти кышка гел яңа сырган чалбар алып кайта иде. Чалбарны алдым. Эчендә мамык булса да, сырган чалбарның авырлыгы пистолетка тарта иде. Кышка әле ерак, әти чалбар юклыгын тиз генә сизмәс дип, капчыкка сырган чалбарны дүрткә бөкләп тыктым да Аръякка киттем.

Кыям абый сырган чалбарны әйләндергәләп карады да, шуннан соң шактый вакыт миңа карап торды. Минем йөрәгем жу итте – әзсенде инде әллә? Юк, ул аны үлчәп тә тормады, өеннән пистолет белән ике пачка пистон алып чыгып бирде.

Урам буйлап, пистолеттан пистон белән чәлт-челт ата-ата, өйгә кайттым. Капкадан кергәч, келәтнең ишеге ачык икәнне абайладым, әти анда балта кайрый иде. Тиз генә пистолетны чалбар кесәмә тыгып, өйгә кереп шылмакчы идем, әти миңа эндәште. Эләгә хәзер әтидән дип, курка-курка гына келәт янына килдем.

– Минем монда сырган чалбар эленеп тора иде, кая икән ул? – ди әти.

– Белмим, – дидем, ә үзем шундук барыбер әйтергә кирәк икәнне аңладым.

– Син алып берәр җиргә куймадыңмы? – дип сорады әти.

– Мин аны Кыям абыйга сдавать иттем, – дидем мин, башымны аска иеп.

– Ничә сум бирде? – дип кызыксынды әти.

– Пистолет белән ике пачка пистон бирде. – Кая, күрсәт әле пистолетыңны.

Әти пистолетны миннән алып әйләндергәләп карады да, көлемсерәп:

– Һи, өр-яңа җылы сырган чалбар өчен Кыям сиңа автомат бирергә тиеш бит, шушы наганны гына бирдеме?! – диде. – Ул сырган чалбарны, кыш җиткәч, Кыям үзе киеп йөрер инде.

Әти миңа пистолетымны бирде дә балта кайравын дәвам итте.

Әйбер югалтсам да, берәр эш коралын ватсам да, акчасын чәлдерсәм дә, әти мине беркайчан ачуланмады – матди нәрсәгә, акчага һәрвакыт фәлсәфи күзлектән карый белә торган кеше булды ул, яшәү кыйммәтен байлыкта, малда эзләмәде, ә булган нәрсәсен чын хуҗаларча кадерләп саклый һәм куллана белә торган кеше иде. Хәзер аңа сиксән биш яшь, ул һаман да әле, җәй җиткәч, утыз ике ел элек Ижаудан сатып алып кайткан мотороллерына утырып йөри, 1970 елгы «Дружба» пычкысын кабызып утын кисә. Аллага шөкер!

Гайфуллин Рәис

Һәр кешенең гомер буе саклана торган хатирәләре була. Хәтердә, күңелдә мәңгегә уелып калган вакыйгалар миндә дә бар.

Дүртенче классны тәмамлаганда, Алабуга шәһәренә Шишкин музеен карарга экскурсиягә алып бардылар. Классыбызның җитәкчесе – читтән килгән олы яшьтәге укытучы Сара Закировна 35 балага эстетик тәрбия бирү ниятеннән мәшһүр рәссамның шедеврларын күрсәтергә теләгәндер инде. Бөтен класс мәктәп ишегалдында җыелгач, Сара апа: «Гайфуллин Рәис бармый!» – дип игълан итте.

Әйе, шук, тиктормас малайлар классыбызда шактый иде, шуларның берсе мин үзем идем, әмма Гайфуллин Рәис, дөрестән дә, арабызда иң «йөгәнсезе» булгандыр, мөгаен. Укытучы апаның сүз тыңламый торган, көтелмәгән матавыклар чыгаручы малайны шактый ерак сәфәргә алырга теләмәвен, бер яктан караганда, аңларга да була. Икенче яктан караганда, ул бит Алабуга шәһәрендә янгын чыгармас иде инде, музейдагы картиналарны да бозмас иде. Никтер, Сара апа нык каныккан иде ул малайга. Рәис, үҗәтләнеп: «Барам, барам!» – дип кабатлады. Сара Закировна исә: «Иярсәң, бөтен класс бармый, экскурсияне отменять итәм!» – диде.

Рәис минем иң якын дустым иде дияргә була. Төрле урамнарда яшәсәк тә, мәктәпкә кадәр бер-беребезне күрми үссәк тә, без аның белән нык дуслаштык. Аның әтисе Зәй буендагы җәйләүдә көтү көтә иде, шуңа күрә Рәис бәләкәйдән үк кармакка оста балык тотучы иде. Мине ул өйрәтте кармакны көйләргә: кармак сабы нинди булырга тиеш, кыл нинди озынлыкта кирәк, калкавыч белән батыргыч арасы никадәр куела, суалчан кармакка ничек кигертелә. Билсәпитләргә атланып, иртүк Зәйгә төшеп китә идек тә караңгы төшкәч кенә кайта торган идек. Безгә эре балык эләкми иде, Рәис бик оста булса да, вак йомычка зурлыгындагы шыртлака, алабуга, бәртәс, кечкенә табан балыкларын тота идек. Балык түгел, табигать үзе кызыктырган безне. Без анда иректә дип хис итә идек үзебезне. Тәмәке тарта идек, учак ягып, көлдә бәрәңге пешерә идек, тирә-якны яңгыратып җырлый идек. Рәис бик матур җырлый иде. Һәм һәрбер җырны үзенчә үзгәртеп, шаян якка бозып, сүгенү сүзләре кушып җырлый торган иде.

Укытучылар өчен «җайсыз бала» булса да, кызык, талантлы, юмарт кеше иде Рәис.

Сара Закировна аның берүзен класстан аерып калдыруы мине тетрәндерде. Класс җитәкчесенең беләгенә ябышып: «Апа, барсын инде Рәис тә!» – дип ялвардым. Миңа кушылып тагын берничә бала Рәисне яклап сүз әйтте. Әмма: «Синең аркада экскурсиягә бармый калабыз, бар, кайтып кит!» – диючеләр күбрәк булганны хәтерлим. Ул вакытта ундүрт-унбиш яшьтә булсам, һичшиксез, укытучыга протест йөзеннән, мин дә Алабугага барудан баш тартып, дустым белән янәшә калган булыр идем. Ул чакта миңа ун яшь кенә, экскурсиягә бик барасы килде шул.

Рәис ап-ак күлмәк киеп килгән иде. Без класс белән автобус тукталышына киттек, Рәис берүзе безнең арттан карап калды. Аны кызганудан мин елар дәрәҗәгә җиттем. Безне Кама буендагы Кызыл Чишмә посёлогына илтеп куярга тиешле мәктәп машинасы килеп туктагач, экскурсиягә әллә бармыйм микән дигән уй да килде үзе башыма. Класс мәктәп машинасының арбасына төялгәндә дә, Рәис әле һаман кымшанмыйча басып тора иде.

Ошамады миңа Алабуга шәһәре дә, музейдагы картиналарга да исем китмәде, гомумән, бу сәяхәттә мин бер шаккатырлык нәрсә тапмадым. Көне буе күз алдымда укытучыга үпкәләп, безгә ачуы килеп кайгыга баткан ап-ак күлмәкле дустым Рәис торды. Сара Закировнага да шуннан соң мөнәсәбәтем үзгәрде.

Күп еллар үтте, ә бу вакыйга, әле кичә генә булган кебек, аермачык күз алдымда тора. «Ун яшьлек малайны класс алдында шулай кимсеткәч, музейга баруның ник кирәге бар?» – дигән сорау тынгылык бирми дә бирми. Ун яшьлек баланы рәнҗеткәч, Шишкин музеена барудан ни мәгънә?!

Хәзер инде Рәис бу дөньяда юк (кырык яшендә вафат булды), Сара Закировна да бакый дөньядадыр инде (ул безне укытканда ук пенсия яшендә иде), теге вакыйга исә һаман яши миндә – без җыелышып китеп барабыз, ә Рәис, ап-ак күлмәктән, безгә карап тора...

Утыз яшьләр тирәсендә Рәис бавырын җәрәхәтли – «Беларусь» тракторына печән төяр алдыннан арбадагы ломны алып җиргә сикерә дә лом очлы башы белән аның бавырына кадала. Исән кала калуын, ләкин шуннан соң торымнан-торымга бавыры авыртып бимазалана. 2000 елны мин Казаннан авылга әти-әнигә печән чабышырга кайттым. Яңгыр килә иде, ашыга-ашыга чабам. Шунда әрәмә эченнән Рәис килеп чыкты, алар да шул тирәдә чабалар икән. Озак сөйләшеп торырга вакыт юк иде, исәнләштек тә, мин чабуымны дәвам иттем, ә ул, мине аңлап, китеп барды. Соңгы тапкыр очрашуыбыз булган икән. Шул җәйне, үзенең туган көнендә – нәкъ кырык яше тулган көнне үлеп киткән. Шуннан соң үземне гел битәрлим – кадалып китсен иде печәне, рәхәтләнеп сөйләшәсе калган, сәламәтлеге турында да сорамадым бит.

2006 елны минем «Телсез күке» исемле спектаклем белән Бөекбритания башкаласы Лондонга бардык.

Без анда 11 көн булдык. Алтынчымы, җиденчеме көнне мин бер төш күрдем. Классташым, дустым Гайфуллин Рәис керде төшемә. Бернинди хәрәкәтсез, сүзсез миңа тик карап тора, йөзе аермачык якты.

Мин берничә көн бу төш турында уйлап йөрдем – нишләп Рәис керде соң әле төшемә, ниндидер хикмәте бар бу төшнең, ни әйтергә теләде икән ул миңа? Вафат булган кешенең төшкә тикмәгә генә кермәгәнен һәркем белә бит.

Ниһаять, башыма бер «ачыш» китереп сукты – аңладым мин нишләп Зәй буйларында туып үскән Рәиснең әллә ничә мең чакрым ераклыктагы Темза буенда төшемә кергәнен.

Лондонның Милли галереясына ике көн рәттән барып, бөтен дөньяга танылган сәнгать шедеврларын карап йөрдем. Нәкъ шул көннәрнең берсендә күрдем бит сине төшемдә, Рәис туган! Аңладым, аңладым! Мәшһүр рәссамнарның мирасын күзәтеп йөргән көннәремдә синең миңа эндәшәсең килгәндер, 1971 елны булган хәлне онытмады микән дип уйлагансыңдыр. Юк, Рәис туган, онытмадым, хәтеремдә ул вакыйга.

Әйе, дөньяда югары сәнгать бар. Күз явын алырдай бөек картиналар бихисап. Яңалары да туа тора. Әмма барлык музейларны, галереяларны, күргәзмәләрне карап чыккан сурәттә дә, аларда иң бөек бер картина-күренеш җитми, дөнья галереясы аннан башка тулы түгел. Алабугадагы Шишкин музеенда да бушлык бар, хәтта Лондондагы Милли галереяда да җитенкерәмәгән нәрсә бар!

Минем өчен иң кирәкле бер картина җитми галереяларда, музейларда, күргәзмәләрдә. Ул мондый картина: кешеләр төркеме каядыр китеп бара, аларның артыннан ап-ак күлмәкле ун яшьлек малай үпкәләп карап кала.