Тукай — истәлекләрдә

Татар халык шагыйре Габдулла (Габдуллаҗан) Мөхәммәтгариф улы Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулды. Бу уңайдан үткән елда «Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясендә безнең тарафтан әзерләнгән 2 том күләмендәге «Тукай — ядкярләрдә» дигән хезмәт бастырып чыгарды.
Дөрес, әдип хакында төрле истәлекләрне бергә туплап, аерым җыентык рәвешендә беренче мәртәбә әдәбият галиме Сәгыйть Исәнбаев 1960 елда нәшер итә1. Анда барлыгы 52 истәлек ҺӘМ мәкалә, янә шагыйрь турында 3 бәет ҺӘМ Шәехзадә Бабичның (1895-1919), Мирхәйдәр Фәйзинең (1891-1928), Мәҗит Гафуриның (1880-1934), Габдулла Харисның (1893-1931), Габдулла Сөнгатинең (1894-1917 елдан соң), Сәгыйть Сүнчәләйнең (18881937) берәр шигыре урын алган.
1976 елда И.Нуруллин ҺӘМ Риф Якупов төзегән «Тукай турында хатирәләр» дигән җыентык дөнья күрде129 130. Анда тупланган 33 истәлекнең 21е—элекке басмада дөнья күргәннәр. Әмма аларның кайберләре беренчел чыганактан алынган. Яңаларыннан 3есе

кулъязмадан, 5есе төрле көндәлек матбугаттан, 2се сайланма әсәрләрдән алынган. ЯМорадиның «Тукаев Уральскида» дигән китабының тексты да кыскартып урнаштырылган.
Шул ук авторлар 1986 елда «Тукай турында истәлекләр» исемле икенче җыентык та әзерләп нәшер иттеләр131. Ул барлыгы 51 берәмлекне эченә ала. Аларның яңа урын алганнары: төрле матбугаттан — 10, сайланма әсәрләрдән — 2, җыентыктан — 1. Кулъязмада сакланган ҺӘМ киң катлау укучыга һаман да билгесез булып калган язмалар нишләптер анда кертелмәгән. Алар бит шактый гына югыйсә.
Бу җыентыклар, гәрчә Г.Тукайның тормыш юлы ҺӘМ иҗатын өйрәнүдә мәгълүм роль уйнасалар да, кызганыч ки, алар шул чор хаким идеология кысалары нигезендә төзелгәннәр. Шул сәбәпле аларга, беренчедән, үз вакытында көндәлек матбугатта дөнья күргән бик күп истәлекләр, мәкаләләр ҺӘМ башка төрле чыганаклар кертелмәгән.
Шагыйрьнең җеназа мәрасимен яктырткан язмаларның да бер-икесе генә хәзерге заман укучысына мәгълүм. Ә бит алар берничә. Дөрес, табигый ки, аларда кабатланулар да бар, шул ук вакытта бер-берсен тулыландыра торган фактлар да юк түгел.
Икенчедән, югарыда телгә алынган җыентыкларга кергән материалларның байтагы шактый кыскартылган. Кайвакытта андый урыннарны күрсәтү яки билгеләп үтү кирәк дип табылмаган. Алай гына да түгел, сүзләр үзгәртелү, текстлар редакцияләнү күренешләре дә күзәтелә.
Ике том күләмендәге «Тукай — ядкярләрдә» дигән хезмәт бу юнәлештәге бай тәҗрибәгә нигезләнеп башкарылды. Әмма биредә Г.Тукай турында туганнары, замандашлары, дуслары ҺӘМ танышлары тарафыннан язылып, һаман киң даирә укучыга билгесез калган, төрле вакытларда көндәлек матбугатта басылып чыккан истәлекләрне, мәкаләләрне мөмкин кадәр барысын да ҺӘМ тулысынча туплау максат итеп куелды.
Шагыйрь вафат булгач, замандашлары тарафыннан аңа багышлап шигырьләр язылган, бәетләр чыгарылган. Аларның барысы да Тукайга ихтирам хисләре белән сугарылган булса да, бу җыентыкка кайберләре генә кертелде. Чөнки күбесенең әдәби яктан эшләнеше бик йомшак.
Әлеге җыентыкта барлыгы 670 берәмлек материал тупланды. Шуларның 599ы гарәп хәрефендәге чыганаклардан гамәлдәге татар алфавитына беренче мәртәбә күчерелеп урнаштырылды. Алар арасындаГ.Тукайның тормыш юлын ҺӘМ иҗтимагый-сәяси карашларын хәзерге заман таләпләре нигезендә дөрес аңларга ярдәм итә торганнары да байтак.
Журнал укучылар игътибарына әнә шул җыентыктан кайбер истәлек-хатирәләрне тәкъдим итәбез.
Рәмил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы,
Җәүдәт МИҢНУЛЛИН, тарих фәннәре кандидаты

Татар халкының сөекле, бөек шагыйре Габдулла Тукайның
Казанга килгән көннәре
1907 ел, сентябрь ае: исемдә калганнар.
Мин Казанда (1906-1918 еллар) чыга торган «Йолдыз» газитәсендә, язучылардан мәшһүр драматург Галиәсгар Камал тарафыннан чыгарыла торган «Азат халык»133, соңгы елларда чыгарылган «Яшен» журналы һәм «Йолдыз» газитәсендә ридаксийә-кантур мөдире, бухгалтир булып эшләгән көннәрнен берсендә (хәзерге Киров134 һәм Татарстан урамнары чатлыгында «Болгар» нумирларында (16, 17, 18, 19 нчы нумирларында), 1907 ел, сентябрь аенын ахыргы көннәрендә, кичке 4-5 сәгатьләрдә, ридаксийә рабутниклары китеп беткән вакытлары, мин дә инде кантурны бикләп өйгә кайтып китим дип торганда, кантур ишеген акрын гына ачып: «Мөмкинме!» — дип, ябык кына чырайлы, өстенә карасу яшькелт җәйге җилән (ул заманнын җәйге пальтәсе), аягына ризинкә колаклы батинка, башына фуражка, пальтә эченнән касаварутка күлмәк кигән һәм римин буган, кулына бер кечкенә ак яулыкка беркадәр юл ашамлыклары төреп тоткан, кара күзлекле 20-21 яшьләр чамасында бер егет килеп керде.
Мин гадәттәгечә китәргә хәзерләнгән булсам да , кулымдагы нәрсәләремне урындыкка куеп, көтмәгәндә килеп кергән кунакны каршы алып, түрдән узарга, утырырга урын тәкъдим иттем. Кайдан килүе, кем икәнлеген, ничек килүен һәм ни йомыш барлыгын сораша башладым. Чөнки күңел әллә ничек бер зур тойгылык сизә иде.
Габдулла Тукаев: «Мин, Казан арты авылларынын берсеннән чыккан бер егет, Уральски дигән шәһәрдән Казан аркылы призывка (салдатка каралырга) кайтып барам, хәзер генә парахудтан төштем дә сезгә туп-тугры килдем. Казанда якын кешеләрем, туганнарым булса да, әдрисләрен белмәгәнгә күрә, матбугат аркылы якын танышып белгән Галиәсгар Камалны эзләп менә бирегә — сезгә килдем», — диде дә, мина карап, минем исемемне, фамилиямне һәм биредә кем булып эшләгәнемне һәм татар әдибе Фатыйх Әмирханга кардәшлегемне сорашты. Мин дә үз хакымда тиешле мәгълүматларны биргәч, Фатыйх Әмирханга ерак кардәш булганлыгымны аңлаткач, Тукай, сүзгә керешеп: «Сез Уральскидә чыга торган «Фикер» газитәсен, «Әлгасрелҗәдит» журналын беләсезме, укыйсызмы?» [диде]. «Алабыз, укыймыз, менә әле кичәге почтада гына «Әлгасрелҗәдит» журналынын сонгы нумиры килгән иде», — диюемә каршы чыдамсызлык белән: «Сез анда Габдулла Тукаев дигән кешенен шигырьләрен күргәлисезме, укыйсызмы, анын шигырьләрен яратасызмы, Сезгә ошыймы?» [диде]. Мин дә: «Укыйм, бик яратып укыйм», — дип әйтеп бетерә алмадым, күнелләре күтәрелеп, йөзләре ачылып: «Менә инде Габдулла Тукаев мин булам», — дип әйтеп җибәрде.
Мин дә анын шигырьләрен яратып укуым өстенә, ул Тукайны күрү хыялы белә йөргән көннәремне тиз генә күз алдыма китереп өлгерә дә алмадым, сикереп тордым да: «Сез Габдулла Тукаев, татарның атаклы шагыйре Сез буласыз, ә...» — дип яңадан озак кулларын кысып күрештем дә бер-беремезгә карашып торганны күреп, Габдулла Тукай миңа: «Нигә аптырадың, — дип көлемсерәп куйды да, — наконец135 Казанга да, татарлар арасына да кайтып җиттем», — дип, бик тирән сулап куйды да кул яулыклары белә күзләрен, башларындагы тирләрен сөртеп куйды.
Мин дә: «Сез ерак җирдән килгән кеше-кунак, нәрсәләрегез, ягъни Сезнең чумаданыгыз, пастилләрегез бардыр, аларны берәр җиргә куйдыңызмы яки пристандә (храниниәдә) калдырып килдеңезме әллә», — дип соравыма: «Юк, Галим туган, минем бернәрсәм дә юк, менә бөтен чумаданым шушы», — дип, кулындагы тастымалны (килгән, өстәл өстенә куйган ак чүпрәк) күрсәтте. Көлеп һәм аны ачып: «Менә,
эчендәге дәүләтләрен күрегез», — дип эчендәге чәнчелеп, чәрмәкләнеп беткән ике пешкән йомырка, беркадәр катып беткән икмәк кисәкләре, кәгазьгә төргән тоз кисәге, кимерә-кимерә түгәрәкләнеп беткән бер шакмак шикәрдән башка нәрсә юк иде.
«Ә чумаданым, ягъни юл карзинкәм, парахудта килгәндә баш очыма куеп җоклап киткәнмен дә, Ходай орган караклар (минем кастүмнәремне, күлмәкләремне, прастинә, сөлге, сабын һәм башкалар салынган) карзинкәмне урлаганнар», — дип җырлап та куйды. Мин дә өйгә кайтуны тәмам онытып, искәртмәстән урынымнан сикереп торып: «Габдулла әфәнде, Сез юлдан килгән кеше, ашаганыгыз-эчкәнегез дә юктыр», — дип соравыма: «Галим туган, Сез борчылмагыз, мин парахудта гына, Иделдә пешерелгән балык силәнкәсен ашап кына мендем, — дип көлеп куйды. — Ягъни бер кружка су белә икмәкне кулга алып, Идел суында йөзгән балыкларны күреп ашап утырдым, безнең балык силәнкәсен беләсең инде. «Рыба даром ширба хорош»136 дигән урыс мәкален белә торгансыңдыр, — дип көлде. — Җитмәсә, минем бүген ашарга җитәрлек ужин137 бар бит», — дип көлеп куйды (төенчеген күрсәтә). Мин дә бөтен мәсьәләне аңлап, званук биреп, нумир официантын138 139 чакырып китереп, хәзер 17нче нумирга (ул нумир «Болгар» гастинитсасында ридаксийә кругы өчен үзара җыелышып утыра торган кунак бүлмәсе) хәзер бер портсийә (100) пилмән, катлит һәм пәрәмәчләр, чәй китерергә куштым да гастинитсаның йомышка-юлга йөри торган (розсыльный11) Әптри (Габдерахман булырга кирәк) исемле малайны чакырып китерергә куштым. Берничә минут та үтмәде, Әптри дә килеп керде.
Мин Галиәсгар Камал исеменә бер запискә язып, хәзер тиз генә Галиәсгар Камалны чакырып килергә куштым. Әптри: «Була ул», — дип чабып та чыгып китте.
Һәм Габдулла агага: «Сез юлдан килгән кеше, пристаннән менгәндә, Казан тузанына да буялып-манчылып беткәнсез булырга кирәк. Күрше бүлмәдәге умывальника140 җуынып алыгыз, анда сабыны да, сөлгесе дә бар», — дип, җуынырга куштым.
Шул вакытта, Тукай килеп керергә 10-15 минут элек кенә ридаксийәдән чыгып киткән, нәрсәдер онытып калдырган булырга кирәк, Галиәсгар Камал ридаксийәгә килеп керде.
«Бу ничек алай бик тиз, әллә очып килдеңме?» — дип сорарга өлгермәдем, «Нәрсә бар?» — дип соравына: «Мин сине чакыртырга Әптрине җибәргән идем», — дип әйтүемә: «Мин берәүне дә күрмәдем, мин өйгә кайтканым юк, «Мәгариф»тә булдым («Мәгариф» көтепханәсе), бер кәгаземне онытып калдырганмын, шуңа борылып кайттым», — дип әйтеп бетермәде, мин дә: «Габдулла Тукай килде», — дип әйтергә өлгермәдем, күрше бүлмәдән, сөлгегә сөртенә-сөртенә, Тукай килеп чыкты.
Галиәсгар Камалга: «Безгә бит бик ерактан зур кунак килде, ул Сезне бик күрәсе килә, шагыйрь Габдулла Тукаев каршыгызда тора, танышыгыз», — дип әйтеп тә бетермәдем, Тукайга кулындагы сөлгесен куярга да ирек бирмичә: «Кадерле кунак Тукай, кемне күрәм, Сезне кайдан җил ташлады», — дип барып кочаклап та алды.
Озак кочаклашып торганнан соң: «Әйтегез, зинһар, Сезне кайсы җаклардан җил ташлады, нинди көтмәгәндә зур шатлык, зур очрашу», — дип әйтеп тә бетермәде, миңа борылып: «Галим, нәрсә карап торасың, кайда, ашарга-эчәргә китерт, кунак җырак җирләрдән, авыр сәфәрләрдән килгән, ачыккандыр», — дип әйтеп бетерүенә ишектән официант кереп: «Галим абый, бары да булды, барысы да хәзер, рәхим итегез...» — дип әйтүенә Камал, аптырап калыр-калмас: «Галим, нәрсә бар да булды?» — дип соравына официант: «Ашарга-эчәргә булды, 17нче нумирга хәзерләдем», — дип әйтүенә Галиәсгар абзыйның күңелләре тагы да күтәрелеп: «Әйттем бит, Галим ул безнең сизгер халык, чарасын күреп тә өлгергән», — дип Тукайны култыгыннан кыстырып: «Әйдә киттек, туганкайлар», — дип барыбыз да 17нче нумирга чыгып киттек.
Нумирга кергәндә, өстәлдә нигъмәтләр барысы да хәзерләнгән иде. Галиәсгар ага: «Әһә, бар да булган, пилмән янына кирәклесен Галим оныткансың», — дип әйтүенә официант бер минем күземә, бер Камалның күзенә карап торды да: «Анысы да була», — дип чабып чыгып китте. Кунаклар ашадылар-эчтеләр, сөйләштеләр, көлештеләр, җырлаштылар. Шул вакытта Тукайның: «Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә, бу юлда һәртөрле хурлыкка, зорлыкларга түзмәккә»141, — дип җырлавы хәзерге шикелле күңелемдә сакланган. Бу җырны нәрсәгә каратып әйткәндер, анысын әйтә алмыйм.
Караңгы кич, төн булганны сизми дә калдык. Ул төнне Тукайны шул 17нче нумирда йокларга калдырып, Камал белә өйгә кайтып киттек. Икенче көнне иртә белә ридаксийәгә Камал иртүк килеп җитте. Тукай йоклый иде әле. Иртә сәгать 9-10нар булгандыр, Тукай уянып ридаксийәгә килеп керде.
Без аңарчы Камал белә бергә «Болгар»ның хуҗасы Рамазанов белә сөйләшеп, Тукай өчен айлыгы 9 сумга сөйләшеп, «Болгар» да 3нче ятажда Кабан күленә каршы карап торган бер тәрәзәле генә, бер карават, кечкенә генә өстәл, бер урындыктан гыйбарәт мебелле №40 бүлмәне алып, хәзерләп куйган идек инде.
Мәрхүм шул нумирда, кечкенәлегенә карамастан, 5-6 ел бертоташтан, һичбер җиргә күчмичә, каты авыр хәлгә килгәнче, Кләчкин балнитсасына чыгып китеп142, шуннан якты дөньяга борылып кайта алмады. Шунлыктан ул үзенең «Безне урынсыз яманлыйлар» дигән шигырендә «Җирәнмәслек мосафирханә һәм ашханә юк, диләр, «Сарай»дан143 чисталыкта ким түгел «Болгар»ымыз бардыр» дип көлке шигырь язган иде.
Көндез сәгать 12 ләр бардыр. Тукайның Казанга килүе ялкын шикелле бөтен Казанга таралып өлгергән булырга кирәк. Ридаксийәгә бер-бер артлы Сәгыйть Сүнчәләй144, Хөсәен Ямашев, Вафа абзый Бәхтиярев, хәзерге прафиссур Фатыйх Мөхәммәдъяров, Габделгафур Коләхмитев, Шәһит Әхмәдиев145, үзенең калйәскәләре белә146 әдип Фатыйх Әмирхан, Гариф Латыйф, Әхмәт Урманчиев, Казан китапчылары, әдипләре, яшьләре һәм башкалар берсе артыннан берсе Тукайны күрергә, Тукай белә күрешергә килделәр. Әлеге «Болгарының икенче катында чатлыктагы балкунлы 17нче нумиры Казан яшьләре, Казан ривалүтсийәнирлары, Казан интиллигинсийәсе беренче мәртәбә Тукай белә очрашкан, Тукай белә танышкан бүлмә исемен алып калды.
Берничә көн Тукай кичләрен генә үзенең 40нчы бүлмәсенә менеп кунса да, көн буе иртәдән кичкә кадәр 17нче бүлмәдә танышлар белә очрашу вакытын кичерде.
1905 ел ривалүтсийәсеннән соң ривалүтсийә ялкыны белә рухланып калган Казанның беркадәр татар сәүдә хезмәткәрләре, прикашчиклары үзләренең күп вакытта яшерен җыелышларын «Болгар» нумирларында пәрәмәч-чәй мәҗлесе хәлендә үткәрәләр, җыелышалар иде, хуҗалардан яшереп 17нче нумирларда төннәрдә утыргалый идек.
Хуҗалары 16-17 сәгать эш көне, ял көне булмауларга наразыйлык147 юлы белә ял көнен ничек көрәшеп алу хакында прикашчиклар җыш-җыш «Болгар»да җыелышлар булгалый иде. Габдулла Тукай да бу җыелышлардан бер дә калмый иде. Тукай шул җыелышларда чыгышлар ясап, төрле ялкынлы киңәшләр бирә иде.
«Ял көнендә (бәйрәмдә) кибет япмыйм дип частьтән казак алдырма»148 дип Казан байларына карата язган шигыре Казан сәүдәгәре Шәмсевәли бай дигән кешенең Казан прикашчикларының ял көне, эш вакыты белә көрәшүләренә каршы палитсия, атлы казаклар китертеп, кибет саен кереп ривалүтсиан прикашчикларны яптырып йөрүенә, «Болгар» нумирларындагы җыелышларны санга алуларына каршы язган шигыре иде. Тукай күп вакытларын ридаксийәгә төшеп утырган сәгатьләрендә ридаксийәгә читтән килгән крәстиәннәр, хәлфәләр, мәдрәсә шәкертләре, прикашчиклар, фабрик-завудлардан эшчеләр белә сөйләшә, алар белә фикер алыша, аларның зарларын тыңлый, аларның кайгылары белә уртаклаша, аларга төрле киңәшләр бирә иде.
Күп вакытта шундый бисидалары соңыннан үзара сүзгә керешкәндә, Галиәсгар Камал, бәгъзы бер вакытта көлеп: «Кичә Тукайның клиентлары күп иде, нинди кансультатсийәләр бирдегез», — дип көлеп сөйләвенә каршы Тукай: «Галиәсгар, Галим, андый бисидалар миңа рух бирәләр, татар халкым өчен хезмәт итәргә ярдәм итәләр, алар миңа ривалүтсийун көч бирәләр», — дия торган иде.
Күп вакытта зарланучыларга: «Сабыр кирәк, килер бер заман, һәр эшче-крәстийән, хезмәткәр үз сүзен әйтә алыр, үз сүзен, үзенең шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгар. Үз сүзен теләгән урынында тамагын кыра-кыра әйтә алыр, ул көн бик еракта түгел, — дия торган иде. — Бу кабахәт риаксиан буржуалар тиздән тончыгырлар, ул Ишми ишан, Шәмсевәлиләр, аларның апурасы149 — патша хөкүмәтенең көннәре санаулы калды. Сезнең көткән шатлыклы көннәрегез алда», — дия торган иде.
Тукай, Казанга килгәч, Казанда озак кала алмады, аның авылга кайтып, призывка торасы бар иде. 1907 ел Тукай сентябрь ахырларында үзе торган районга150 кайтып китте. Ләкин ул анда озак калмады, тиз борылып кайтты. Шунлыктан Тукайның авылдан борылып кайтуын Казан яшьләре дүрт күз белә көттеләр.
Шул мөнәсәбәт белә Галиәсгар абзый инисиативасы белә үзара салышып, Тукайның Казанга килүе шәрәфенә 1907 елның 31 декабрендә 1908 елны — Яңа елны каршы алу кичәсе ясалды. Ул кичә мәрхүм Хөсәен Ямашев, Габделгафур Коләхмитев, Галиәсгар Камал, тагы 8-10лап Казанның зыялы яшьләре булган хәлдә үзәк кругта әлеге «Болгар»ның 17нче нумирында якыннан аерым танышу- аңлашу кичәсе үткәрелде. Кичә бик тантаналы үтте, уйнаштылар, көлештеләр, җырлаштылар. Тукай үзенең яңа шигырьләрен укыды.
Габделгафур Коләхмитев: «Егетләр, мин кайтыйм инде», — дип кичәдән китәргә теләвен белгерткәч, Тукай, көлеп, мишәр теле белә мыскыллаган кыяфәттә: «И Әбделәпурым, балам-канәтем, кайларда утыра икән, дип, анаң җылап утыра торгандыр, бар, канәтем, өйгә кайт», — дип аркасыннан чапкалап, мишәр теле белә көлеп, сөйләгәннәрне һәммәбезнең шаркылдап көлгәнемез әле дә хәтеремдә калган.
Шул көннәрдән башлап үзенең кечкенә, тар 40нчы нумирында киң күңелле, шат, гомерендә һәрвакыт шат җырлап йөри торган татарның сөекле улы, бөек шагыйре, ривалүтсийун-димакрат, патриот язучы Абдулла151 Тукай [190]7-[190]8 елгы кара риаксийун елларында Беренче рус ривалүтсийә дулкыннары белә күтәрелеп чыккан бөек рус халкының димакратик язучыларыннан өйрәнгән, үрнәк алган, халык иҗаты белә рухланган, аның киләчәгенә нык ышанган Габдулла Тукай шул 7-8 ел эчендәге кыска гына вакыт эчендә мәңге яшәрлек югары худужиствулы шигырьләр, поэмалар, әсәрләр тудырып калдырды һәм шул хакта аерым круг яшьләр белә утырышканда сөйләшә торган иде. Тукай үзенең һәр шигырен язганда, поэмасын язганда, эшче- крәстийән халкына һәм хезмәт ияләренең аң-белемнәрен күтәрү, аларга сатсиаль һәм милли азатлык алып бирү мәсьәләләрен күтәреп чыга торган иде. Һәр шигырендә, поэмасында татар халкының үз эченнән чын халык интирислары белә язучылар, җәмәгать хезмәткәрләре, җәмәгать эшчеләре булдыруны, шул рух белә яшьләрне җәлеп кылу эшен алга куя иде. Шуның аркасында Тукай белә бергә бер генә мәртәбә утырышкан кеше Тукай белә яңадан утырышасы, очрашасы килә иде.
Халыкны бәхетле итү, агарту, аң-белем ягыннан күтәрү өчен, беренче чиратта, аның эшенә, алга баруына комачаулык иткән риаксиан фиадал көчләр, ысул кадимчеләргә каршы көрәш алып барырга үзенең шигырьләрендә, поэмаларында шактый аңлата иде, беренче урынны бирә иде.
Аның каләмендә үз вакытында сатсиалистик көрәштә әһәмияте булган бер генә вакыйга да шигырьләреннән читтә калмый. Шуның өчен Тукайдан кара көчләр, ысул кадимчеләр: Кәҗә Ягъкуб, Мөхәммәтҗан Хафиз, бүрекче Исхак, Шәмсевәлиләр шикелле карагруһ башлыклары һәм аларның иярченнәре Тукайдан никадәр үч алырга йөргәннәрен Тукайга сиздерсәләр дә, Тукай алардан курыкмыйдыр иде һәм алар да Тукайдан үзләре дә куркалар, берәр зарар китерә алмыйлар иде.
Күп вакытта Тукай Печән базары, Көфер почмагы152, Мөхәммәтҗан Хафизның сентры (центры) булган кырык тартма, вак галантирийә шкафы яныннан узганда, Тукайга әлеге карагруһлар төрле сүзләр белә көлеп, кычкырып калу белә генә канәгатьләнәләр, ләззәтләнәләр иде. Тукай аларга карата: «Бу галантирийә-кырык тартмачы ларийүгинә көн буе йомыркасаламетдин, каптырма сатылмиүллин», — дип кушма исеме Мөхәммәтҗан Хафизга шигырь язган иде. Һәм шуңар карата «Печән базары-Кисекбаш» поэмасын язып чыгарды.
Халык исеменнән сөйләп-язып йөрүче, эшче халык зарарына эшләүче буржуа милләтчеләре, капитал юлына сатылган икейөзле милләтчеләр, укымышлылар Тукай шигырьләрендә фаш ителәләр иде.
Шуңар каршы бу сатлык милләтчеләр дә Тукайга каршы Мөхәммәтҗан Хафиз юлы белә бармасалар да, икенче юл — Тукайны провоциравать153 итү юлы белә, аның хакында төрле начар хәбәрләр тарату, татарның шагыйре бер Тукай гына түгел, (зря154) аны гына күтәрәләр. Зариф Бәшири, Вакыйф Җәлал Тукайдан кайсы җире ким, дип, Тукайның афтарититын төшерергә бөтен көчләрен сарыф кыйлалар иде. Тукайдан шуның белә үз ачуларын алырга тырышалар иде.
Ә Тукайны сөючеләр, чыннан тәкъдир кыйлган татар зыялысы, татар китапчылары, мөхәррирләре, наширләре, газит-журнал ридаксийәләре Тукайны үз интереслары өчен генә корал итеп куюда аның каләменнән вакытлыча файдаланып калырга күбрәк әһәмият биреп, Тукайның бөтен татар милләтенә бер кирәкле кеше, кирәкле көч, татар милләтенең күз нуры итеп куюны алга куялмадылар дип әйтәсем килә һәм әйтергә тугры килә, һәм моны түбәндәге сәбәпләр әйттерәләр дә:
1) Тукай Казанга килгән көннән башлап үлгәнчегә кадәр беренче тормыш оясы булган кечкенә 8-9 квадрат метр «Болгар» бүлмәсеннән торуына, язарына, татар милләте эшенә хезмәт итәренә ярдәм итәргә, якты, җылы канфуртлы бер фатир яки зур бүлмәгә күчерү чарасына татар зыялылары сәбәбен күрмәделәр.
2) Тукайның Казанда 7-8 ел торган дәверендә эшләгән акчасы җитәме, шул акчага тормышын алып бара аламы, аның тамагы туямы, ул вакыттагы хәрчәүник-ысталавай ашлары белә кеше нормаль тораламы, аның өст-башлары вакытында җуыламы, алмаштырыламы, кыскасы, ул вакытта сәламәтлеген саклар өчен вакытында ашыймы, эчәме, сөт, йомырка, май шикелле нәрсәләрне кирәк кадәр ашый аламы — аны һичбер тикшермәде, аның өчен берәүнең дә йөрәге борчылмады.
3) Мәрхүм Тукай Казанга килгән көннәрдәк төсенә карап, туп-тугры Тукай арыган, Тукайга яхшы тәрбия кирәк, яхшы ашау кирәк, яхшы һава кирәклеге күренеп тора иде. Чөнки Тукайның кечкенәдә ятим булып үсүе, мәдрәсә, типаграфийә, ачлы-туклы тормышлар Тукайны шул хәлгә китерергә тиешле булгандыр. Бәлкем, әллә ул Казанга килгәндә үк үзен яшьлек дәверендәге авыр-начар тормышлары аңа яшерен хәлдә туберкулёз оялап өлгергән булгандыр.
Бу хәлне үз күзем белә күреп, Тукайның җыш-җыш йөткергәләп йөргәнен күрсәтәдер иде.
Шул хәлдә берьялгыз, гаилә тормышы рәхәтен күрмәгән, ата-ана тәрбиясен бөтенләй белмәгән, вакытында җылы-кайнар ашы, чәе, тәмле чәй ашлары күрмичә фәкать кагылган, шунда фәкать хәрчәүник-ысталавай ашлары белә тукланып тору, аны да вакытында ашамау, эчмәү аның бар сәламәтлегенә зарар итте.
4) Дөрест, адәм баласы авырмый тормый, Тукай да кыска срукларда булса да җыш-җыш авыргалап ала торган иде. Авыру берничә көн бүлмәсеннән чыкмый, күренми ята икән. Аның өчен һичбер кемнең дә күңеле борчылмый, ни белән авырый, дуктыр ярдәме бирелгәнме, дарулары бармы, аны вакытында ашатканнармы, эчерткәннәрме — бу берәүне дә кызыксындырмый иде.
Галиәсгар Камал, тагы бер-ике зыялының «Болгар» хуҗасына, буфитына биргән заданийәсе буенча каридур малае официант Әхми, Әптери дигән ике һичбер җавапсыз малайның «Абдулла абый, ашыйсың киләме, нәрсә ашарга бирик, эчәсең киләме?» [дип] Тукайның исенә төшерсәләр-китерсәләр генә, ул көнне ач калмый иде. Алар онытканда, Тукайның ач кунган көннәре булгалыйдыр иде.
Буфитка бу расхудлар өчен Тукайның ридаксийәдәге ганарарлары белә соңыннан түләнәләр иде.
Искәрмә: бу расхудлары өчен, Тукай үзе үлгәч, 680 сум бурычын Камал инисиативасы белә ридаксийә хисабыннан расчут ясалды.
Әле дә хәтеремдә, Тукайның бөтен шигырьләрен, язмаларын манапулийәгә алып бетергән, миллиунлап капитал тәшкил иткән «Мәгариф» китапханәсе хуҗаларыннан Гыйльми Шәрәфләр, «Гасыр» китапханәсе хуҗаларыннан Гәрәй Хәсәни, үз вакытларында тиешле акчамны бирмиләр, кысалар, басып калалар, дип зарланганы, нервировать155 иткән чаклары җыш булгалыйдыр иде. Бервакытны дуктыр Мөхәммәдьяров Фатыйх ага Тукайда ачык рәвештә туберкулёз барлыгын иптәшләренә белгерткәч, Тукайны бер группа яшьләр, язучылар Уфа ягына кымызга җибәрү мәсьәләсе кузгалды. Ләкин бу мәсьәлә хакында ничек җибәрү, кайда җибәрү, җибәргәндә акчаны кайдан табу мәсьәләсе зур дискуссия156 барып җитте. Акча табып бирүгә берәү дә сикереп чыкмады. Шәрәфләр дә, Хәсәниләр дә май каптылар, ишетмәгәнгә салыштылар. Һәркем: «Әйе, җибәрергә кирәк», — диделәр дә калдылар. Җәй үтеп китте. «Көзен Кырымга җибәрергә кирәк», диделәр дә калдылар. Кыш килеп җитте. Тукай көннән-көн кибә, җабыга барды. Кыш буе авырып чыкты. Бәгъзы бер иптәшләрнең ярдәме белә Әтнә районы157 Каенсар авылына кардәше Саҗидә ханымга бераз гына булса ял итәргә дип җибәрелде158. Шул авылда «Авырып яту»159 дигән шигырен язганда: «Мин әле аурыйм авылда, монда кайттым кыш көне; Ял итә монда агайлар, җәйдә калган эш көне. Сызганып, мин дә агайлар берлә ялкаулык итәм; Туйдым инде хәстәлектән, яз көтәм, саулык көтәм», — [дип] ярты өмид [белән] шигырен язган иде. Ләкин авылдан кайтып язган шигырендә: «И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син бик аз? Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы!»160 дигән актык өмидсез шигырен язарга мәҗбүр булды.
«Яз көне саулык көтәм» дигән сүзенә өмидсезлек туып, яз көне урыныннан тора алмый башлады. Үткән җәй кымызга, көзен Кырымга җибәрергә кирәк дигән Тукайны кайгыртучылар, инде һич булмаса, Казанның Островски161 урамындагы Кләчкин балнитсасына личибнитсәсендә урнаштыру чарасын күреп, алгы 350 сум акчаны җыелышып алдан түләп, Кләчкингә илтеп куйдык. Ләкин татар зыялысы үзенең хаталарын аңлады, ләкин соңга калды. Тукай апрель бозлары белә дөньяны ташлап китеп барды.

Шәриф БАЙЧУРА162
Тукай турында истә калганнар
Тукай үз вакытындагы яшьләргә, татар укытучылары һәм укучыларына, гомумән, ул вакыттагы татар җәмгыятенең алдынгы катлавына бик зур йогынты ясап торды. Бу алдынгы катлау Тукайны, Пушкин сүзләре белән әйткәндә, чын мәгънәсе белән «Властитель наших душ» дип әйтә алалар иде. Ул вакыттагы татар мәдрәсә шәкертләренә исә Тукайның тәэсире аеруча көчле булды.
1907-[19]08 еллардан башлап Казан мәдрәсәләренең шәкертләре, Тукайның әсәрләре, шагыйрь мәҗмугаләре басылып чыгу белән, барлы-юклы акчаларына ябырылып сатып алалар, мәдрәсә почмакларында аерым рәвештә яки күмәкләшеп ул әсәрләрне укыйлар, тикшерәләр, өйрәнәләр, аннан рух алалар, шуларның тәэсире белән үзләренең тормыш планнарын үзгәртеп төзиләр: мәдрәсәдән чыгу, русча уку, халыкка файдалы хезмәтче булуга әзерләнү... Кайберләре хәтта Тукайга ияреп үзләре шигырь язуда көчләрен дә сынап карыйлар иде.
1907-[19]08 елның кышы. Минем Казанда беренче елым, мәдрәсәи «Мөхәммәдиямдә укыйм. Шәкертләр, бүген татар театры булачак икән, ничек тә барасы иде, дип йөриләр. Бер иптәш миңа да тәкъдим ясады. Ләкин моның өчен берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Беренчесе, мәдрәсәдән кич белән ничек чыгу? Чөнки эчке тәртип кагыйдәләре буенча кичен чыгарга, бигрәк тә театрга барырга рөхсәт ителми. Кеше күзенә күренерлек рәвештә бераз эрәтлерәк киенү, билетка акча оештыру һ.б.лар.
Теләк көчле булгач, әллә нинди киртәләрне дә җиңеп була икән. Койма аркылы күрше ишегалдына төшеп, биш шәкерт театрга юнәлдек. Арада электә театрга баргалаган, шомара төшкән ике иптәш бар. Биш кешегә ике билет алып, икебез театрга кереп китте, аннан соң аларның берсе, ике билет белән чыгып, безне берәмләп эчкә үткәрде.
Шулай итеп, без беренче тапкыр татар театрында. Безгә, беренче күрүчеләргә, монда бөтен нәрсә яңа, бөтен нәрсә искиткеч хәйран калырлык булып күренә. Бу театр бинасы ул чакта «Новый клуб»163 дип йөртелгән хәзерге «Волга» номерларында (аның хәзер Сәламәтлекне саклау министрлыгы урнашкан өлешендә) иде. Бүген «Сәйяр» труппасы азәрбайҗанлылар тормышыннан язылган «Мосыйбәте Фәхретдин»164 драмасын куя икән. Спектакль башланырга бераз вакыт бар әле.
Халык фойедә, партерга керү юлларында өзлексез йөреп тора. Янымдагы иптәшем, фойедән партерга кереп баручы бер егеткә күрсәтеп:
— Әнә шагыйрь Тукаев, — ди.
Мин зур дикъкать белән аңа карыйм. Кечерәк кенә буйлы, үткен карашлы әле яшь кенә бер егет. Өстенә кара костюм кигән, ак яка куйган, хәтта манжетлары да булганлыгы хәтеремдә калган. Без театр «куяннары» Тукай белән күрешү-танышу уен, әлбәттә, башыбызга да китерә алмадык. Әле андый күрешүне аңларлык дәрәҗәгә дә җитмәгән, яңа авылдан килгән шәкертләр идек әле без. Спектакль барышында пәрдә араларында Тукайны тагы 1-2 тапкыр күрсәк тә, читтән аңа сокланып карау белән чикләндек. Бу — Тукайны минем беренче тапкыр күрүем булды.
Тукайны миңа читтән тагын берничә тапкыр күрергә туры килде. Бервакыт «Болгар» номерасы яныннан үтеп барам. Шуңа якын гына «Юл» китап сәүдәсе магазиныннан Тукай килеп чыкты. Бу аның «Ялт-йолт» журналы редакциясеннән чыгуы булса кирәк. Тукай ни өчендер миңа бик туры карап үтте. Ул үзенең истәлекләренең берсендә: «.юканың үзенең караган нәрсәсен үтеп чыгарлык көчле карашы.» — дигән рәвештәрәк бер фикер әйтә. Моннан шагыйрь үзендә андый сыйфаты булып җитмәүгә пошына шикеллерәк бернәрсә аңлашыла. Чынлыкта исә Тукайның күз карашы бик үткен иде. Ул сиңа туры караган вакытта синең йөрәгеңә караган шикелле, сине үтәли күргән кебек үткер, көчле карый иде. Тормышта шундый хәлләр була бит: кайбер кеше белән гомереңдә бер генә тапкыр очрашасың, ләкин бу очрашу синдә гомер буе онытылмаслык тәэсир калдыра. Тукай турында да моны тулысы белән әйтергә мөмкин. Йөргән вакытында Тукай, вак атлап, шактый тиз йөри, гәүдәсен төз тота иде.
Тукайның шигырьләрен ничаклы яратып укысам да, аның Казанда яшәгән дәверендә миңа да өзлексез Казанда булырга туры килсә дә, соңга табарак инде (1910-[19]13 елларда) мин мәдрәсәдән чыгып, типографиядә, редакцияләр, китап нәшриятлары тирәсендә вак-төяк эшләр эшләштергәләп йөрсәм дә, Тукай белән аның үлүе алдына чаклы очрашып таныш булырга туры килмәде. Мәсәлән, Фатыйх Әмирхан белән 1912 елда ук очраклы рәвештә танышырга туры килде. Тукай белән исә мондый бер очраклык булмады. Ә болай, билгеле бер сәбәп булмаган хәлдә, тиктомал гына: «Мин Сезнең белән танышырга килдем әле», — дип барып керүдән тартынылган булса кирәк.
Шулай да Тукай турында, аның көндәлек тормышы хакында башлыча ике иптәш аркылы миңа беркадәр нәрсә белергә туры килде. 1911-[19]13 елларда мин Якуб Байбурин165 дигән бер иптәш белән еш кына очраша идем. Ул үзе Уфа ягыннан зур гына бер байның улы булса да, фикер ягыннан атасы белән килешә алмыйча, аны ташлап чыгып киткән, Казанда китап нәшриятлары (башлыча «Гасыр») тирәсендә кайбер эшләр башкарып, шул ук вакытта русча урта мәктәп өчен өлгерү аттестатына (аттестат зрелостига) әзерләнә иде. Ул үзе демократ кеше, иптәшләре хәленә бик керүчән, кулыннан килгәнчә яхшылык итәргә тырышучы кеше иде. Тукай янына ул бик еш барып йөри, аңа төрле эшләрдә булышлык күрсәтә, үзе әйтүенчә, Тукайны хәтта мунчага да алып йөри иде. 1912 елның көзендә минем даими бер хезмәт урыным булмаганлыктан, мин кайда булса да бер урынга керергә тырышып йөри идем. Якуб, миңа бу эштә ярдәм итәргә теләп, «Шәрык» клубында уңайлы гына бер урынга кертергә тырышып карады — анда шундый бер вакансия бар иде. Ләкин аның бу омтылышы барып чыкмады. Чөнки мин урнашырга теләгән урынга, башта безгә вәгъдә итүенә карамастан, клуб членнарыннан бер «тәрәкъкыйпәрвәр» сәүдәгәр үзенең сөяркәсен урнаштырды.
Минем хәтеремдә, әнә шул вакыйга уңае белән Якуб түбәндәге сүзләрне әйтте:
— Милләт дип йөрүче ул татар торгашларыннан эрәт чыгамыни соң! Ул торгаш сине алырга сүз биргән иде бит. Шулай инде, алар «милләт, милләт...» дигән булып сөйләнсәләр дә, бер татар малаена эшләп укырга мөмкинлек бирүгә караганда үзләренең сөяркәләре турында күбрәк кайгырталар. Әле моны гына әйтәсеңме соң! Тукайны даруланырга, ялга җибәрү эшендә дә шундый ук хәл. Барысы да «җибәрәсе иде, җибәрәсе иде.» дип сөйләнәләр, ләкин шул эшне чынлап оештыруда берсе дә конкрет чара күрми, юкны лыгырдап йөрүдән узмыйлар, ди.
1910-[19]13 еллар чорында Тукайга бик якын торган, аның көндәлек тормышын, характерын, гадәтләрен яхшы белгән бу Байбурин иптәш, хәтеремдә ялгыш калмаган булса, 1913 елның икенче яртысында Әстерханга китә һәм анда үзен-үзе үтерә. Кызганычка каршы, бу иптәш Тукай турындагы барлык хатирәләрен үзе белән кабергә алып китте.
Тукайга яхшы мөнәсәбәттә булып, аңа еш кына барып йөргән иптәшләрдән икенчесе — ул елларда «Тукай мәктәбе» буенча уңышлы гына шигырьләр язып йөргән Габдулла Харис иптәш. Ул миңа Тукай янында үзенең еш булганлыгын, кайчакларда аңарда бик озак утырып калгалауларын сөйли, аны бик хөрмәт итә, Тукайны үзенә остаз итеп саный иде.
Г.Харисның түбәндәге бер хәлне сөйләве хәтеремдә калган:
— Тукай минем русча белмәвемә ышанасы килми. Минем кайбер шигырьләремнең, мәсәлән, «Сәҗдә» дигән шигыремнең, эчтәлеге русчадан алынган булырга кирәк дип уйлаганлыгын әйтә, — ди.
Г.Харисның моны миңа сөйләве 1912 елның көзендә булды. Бу вакытта Г.Харис минем янымда, хәзерге Киров урамындагы «Ново-Оренбургские номера»дагы бер номерда тора иде. Икебезнең дә экономик хәл шәптән түгел, мин «Гасыр» китап нәшриятына Купринның166 кечерәк бер хикәясен тәрҗемә итеп маташам, Г.Харис исә үзенең шуңа чаклы язган шигырьләрен бер җыентык итеп бастыру өчен «Гасыр»га сатарга сөйләшеп йөри.
Гадәт буенча номер хадимәсе иртә белән безнең номерга да самовар кертә, безнең исә икмәк тә, чәй-шикәр дә һәм алырга бер тиен акча да юк. Ләкин без хадимәгә серне бирмәү өчен аннан-моннан күмәч валчыклары җыйнап, подноска салабыз, хадимә безне күмәч белән чәй эчкәннәр икән дип уйласын өчен бу эш эшләнә. Чөнки безнең хәлнең бик «хөртилеген» белсәләр, гостиница администрациясе тарафыннан безгә мөнәсәбәт начарланачак, квартир өчен акча сорап кысрыклый башлаячаклар.
Менә шул бергә торган вакытта мин Г.Хариска Пушкинның «Цветок» һәм «Жизнь» исемнәрендәге ике шигыренең эчтәлеген татарчалаштырып бирдем, ул аларны шигырь калыбына салды һәм уңышлы тәрҗемә шигырьләр килеп чыкты. Аның бу шигырьләре, Пушкиннан алынганлыгы күрсәтелеп, «Кояш» газетасында басылып та чыкты.
Бу шигырьләр басылып чыкканнан соң, Г.Харис тагын Тукайда була. Тукай аны:
— Әйттем бит, син русча аңлыйсың дип, яшереп йөргән буласың, — дип бераз орышып ала.
Г.Харис монда да әле ул шигырьләрнең эчтәлеген икенче кеше тәрҗемә итеп биргәнлекне әйтми.
1913 елның 1 апрель көне (иске стиль белән). Г.Харис бу вакытта инде минем янымда тормый иде. Шул көнне ул миңа:
— Беләсеңме, Тукайның хәле бик начар. Ахыргы көннәре булырга охшый. Әйдә аның янына больницага хәлен белергә барыйк. Син дә күреп калырсың, — ди.
Клячкин больницасына барабыз. Дежур врачтан рөхсәт алып, Тукай яткан палатага керәбез. Палатада үзе генә, аңа аерым бер палата биргәннәр. Без килер алдыннан гына берничә кеше килеп киткән. Авыру мендәрләргә сөялгән, ярым утырган, ярым яткан бер хәлдәрәк. Әлбәттә, мондый хәлдә җитди мәсьәләләр турында сүз алып барырга туры килми. Шулай да бу вакытта аның кәефе бик үк начар түгел иде. 15-20 минут чамасы сөйләшеп утырдык. Ул, Хариска карап:
— Бер яхшы иптәшем бар, дип сөйли идең. Шушы иптәш була икән инде ул, — диде.
Без Тукайга тизрәк сәламәтләнү теләп саубуллашып чыктык. Ләкин аның хәле авыр икәне күренеп тора иде инде.
Икенче көнне шәһәрдә Тукайның үлү хәбәре таралды.


Занид НУРКИН
Тукай «Кояш»та
Тукайны мин мәдрәсәдә чагымда ук белә идем. Аның матбугатта чыккан шигырьләрен барысын да укый бара идем. Алай гына да түгел, алар миңа соң дәрәҗә ошаганга, мин аларның күбесен «бикли», ягъни ятка ала бара идем.
Бераздан Тукай Казанга килде. Мин аны күреп тә белә башладым. Ләкин читтән торып кына. Рәсми танышып түгел. Яшькә миннән 3-4 яшь олырак булса да, буйга миндәй генә булган бу кеше минем карашымда бик зур булып күренә иде. Аның белән рәсми рәвештә танышу минем башыма да кереп чыкмый иде. Алай итү Тукайны ваксыту, үзеңне аңа тиң күрү сымак булыр төсле тоела иде. Шулай итеп, мин, мәдрәсәдә чакта гына түгел, аннан чыгып, өлгергәнлек имтиханына хәзерләнә башлагач та, Тукай белән тиз генә таныша алмадым. Хәер, монда инде югарыдагы сәбәп өстенә берничә ел Казаннан читкә китеп торулар да кушылды.
1912 елның көзендә мин, Казанга килеп, өлгергәнлек имтиханына хәзерләнүне дәвам иттерә башладым. Бу чакта инде мин учителлеккә имтихан биргән, берәр ел татарча да, русча да укыту тәҗрибәсен уздырган, шуның өстенә бераз язгалап та караган кеше идем.
Шушы елның ноябре урталарында «Шәрык» клубында ниндидер бер кичә булды. Ул кичәгә мин дә барган идем. Анда тамаша залының беренче рәтендә Тукай белән Фатыйх Әмирхан да янәшә утырып торалар иде.
Фатыйх Әмирхан ара-тирә шундый кичәләрдә булгаласа да, аларда һичбер күренмәгән Тукайның булуы мине бераз гаҗәпләндерде. Минем Фатыйхка мөнәсәбәтем дә нәкъ Тукайга мөнәсәбәтем кебек үк иде: мин аны мәдрәсәдән үк таныйм, ихтирам итәм, язганнарын яратып укый барам. Ләкин үзе белән рәсми таныш түгел идем. Сәбәпләре дә шулар ук иде.
Беренче танышу — тәнәфес вакытында минем яныма үзем кебек үк өлгергәнлек имтиханына хәзерләнеп йөрүче Ягъкуб Байбурин дигән егет килде дә: — Заһид, сине Фатыйх үзе янына чакыра. Шунда бар, — диде.
Мин моңа гаҗәпләндем, нигә кирәк булдым икән мин Фатыйхка дип уйладым. Шулай да Ягъкубның шаярып сөйләшергә яратмый торган җитди егет икәнен белгәнгә, шунда ук Фатыйх белән Тукай янына барып, үземнең исемемне әйтеп, икесе белән дә күрештем. Алар: «Беләбез», — диделәр. Фатыйх, янындагы урындыкны күрсәтеп:
— Утыр әле шунда, Заһид, — диде, — сине чакырудан максат менә нәрсә: тиздән Казанда «Кояш» дигән яңа газет чыга башлаячак. Ул яшьләр органы булачак. Редакторы — Зәкәрия Садретдинов, җаваплы секретаре мин булачакмын. Язышучыларны сайлау миңа тапшырылды. Менә Габдулланы һәм Гыймад Нугайбәкне168 чакырдым. Алар ризалык бирделәр. Безгә тагы бер кеше кирәк. Анысына сине чакырам. Шартлар шундый... — дип сөйләп китте һәм: — Әгәр риза булсаң, иртәгә миңа хәбәр итәрсең, — дип өстәде.
Шартлар заманына күрә ярыйсы иде. Эштәшләр барысы да мин белгән һәм ихтирам иткән кешеләр булганга, мин тиз генә уйлап алдым да:
— Рәхмәт, Фатыйх абый, тәкъдимегезгә! Иртәгәләп торасы да юк, сезнең белән бергә эшләргә мин бик риза, — дидем.
— Алай булса, бигрәк тә яхшы, — диде Фатыйх, — мин бүген тыныч йоклыйм икән: язышучылар җыелып бетте, — диде.
Шулай итеп, мин һичбер көтелмәгәндә генә ике бөек классик язучыбыз белән рәсми танышу өстенә алар белән бергәләп бер газетта эшләргә дә сүз куештым.
Тиздән «Кояш» чыга да башлады. Фатыйх белән Тукай «Амур» («Кояш» редакциясе шунда иде) нумирларында янәшә бүлмәләргә күчтеләр. Ләкин бу инде Тукайның авыруы көчәеп барган чаклар, аның гомеренең соңгы айлары иде. Авыру кешене тынычсызламас өчен, мин аның бүлмәсенә бик сирәк керә идем, ә ул үзе редакциягә бер генә тапкыр да кермәде. Шулай да ул «Кояш»ны яхшырту турында гел уйлана иде. Бер керүемдә:
— «Кояш»ны яхшыртасы иде бит, Заһид, — диде. — Дума отчётлары, агентство хәбәрләре белән генә булмый, оригиналь мәкаләләр, фельетоннар кирәк, үз хәбәрчеләребез хәбәрләрен басарга кирәк иде, — дип сөйләде.
Ул чакта «Раннее утро» дигән газетта бер кеше эчке һәм тышкы темаларга көн саен шигырь белән кечкенә фельетоннар биреп бара иде. Тукай бу язучының җитезлегенә, теленең үткенлегенә, белеме киңлегенә бик соклана иде. «Менә безгә дә шундый фельетоннар кирәк», — дия иде. Хәтта ул «Балкан куйлары» дигән баш астында шундый бер фельетон язып та карады. Ләкин шуннан соң авыруы бик тиз көчәя барганга, бу эшен дәвам иттерә алмады. Бу фельетон аның «Кояш»та беренче һәм соңгы фельетоны булып калды. Шуннан башка аның бары «Уянгач беренче эшем» дип аталган һәм үз иҗатына үзенең карашын күрсәткән бер мәкаләсе генә басылды.
«Кояш»та эшли башлагач, мин Фатыйх белән бик тиз дуслашып киттем. Фатыйх гаять саф күңелле, сөйкемле кеше иде. Мин көн саен редакциядә аның белән күрешү өстенә кичләрен дә еш кына аңа килгәли башладым. Килгән саен диярлек аның бүлмәсендә Тукайны очрата идем. Алар аерылмас дуслар иделәр. Аларның дуслыклары хәзер миңа Маркс белән Энгельс дуслыгын хәтерләтә. Ул вакытта яшьләр арасында бер-беренә фамилияләре белән генә эндәшү бик таралган булуга карамастан, болар бертуган кардәшләр төсле бер-беренә тулы исемнәре белән генә (Фатыйх! Габдулла!) эндәшәләр иде. Тукай күп чакта сөйләшмичә генә моңаеп утыра иде. Фатыйхка карап торудан гына да канәгатьлек табуы сизелеп тора иде. Анда-санда гына алар берәр сүз әйтешәләр иде. Фатыйх үзе дә Тукайны иң зур шагыйребез дип олылый иде. Тукайны «Кояш»ка алуы да башлыча үзенең җан дусты шагыйрьне авыру чагында билгеле айлык килер белән тәэмин итү өчен иде.
Тукай янына икенче бер керүемдә ул чәй эчеп утыра иде. Өстәл өстендә төрле порошоклар аунап ята иде. Мин, шуларга ишарә итеп:
— Ничек соң, болардан файда табасыңмы? — дип сорап куйдым.
— Ничек дип әйтим, Заһид, — диде Тукай, — дару бит щётка кебек бер әйбер. Щётка киемне чистарта да, аны туздыра да. Шулай ук дару да үпкәдән какрыкларны чыгарып, аны чисталый да, ашый да.
Тукай шуннан соң озакламый үлеп тә китте. Минемчә, Тукайның үлүе иң каты Фатыйхка тәэсир итте. Ул бик кайгыра башлады һәм бераздан каты авырып алды.
Петербург җәмгыяте мәктәбендә Тукай көне169
Икенче апрель көнендәге Тукай матәме ике катлы караңгы көн булып үтте. Петербургның аңлылары бу көндә Тукай берлә бергә зур бер милли байлыгымызны әрәм иткәнемезне, олуг бер куәтне кирәкмәгән йиргә сарыф иттереп исраф ясаганымызны ап-ачык иттереп сизенделәр. Вә Тукай мәрхүмнең узылмаенча, ерылмаенча гомере буе килгән мәшәкатьләре, зәхмәтләре күңелсезлекләренә, Петербург исеменнән үзләренең дә нәнәкәй генә, ачы гына, сасы гына бер агу салып җибәргәннәрен тойдылар. Елы каберенең өстеннән күтәрелә торган шул ямьсез вөҗдан газабы җитмәгән кебек, шул кайгылы көнгә тагы җәрәхәт ачылды.
Тукай мәрхүм берлә халыкны таныштырыр өчен кичә ясалырга рөхсәт ителмәде. Вә Тукайның симасы170 уяткан хисләр мәйданга чыгарырга юл таба алмаенча күңелләрдә таш булып калды.
Петербургның җәмгыяте хәйрия мәктәбе балаларына Тукай идарәсе ясаган булмаса иде, шул тарихи көн Петербургта ысулы җәдид мәктәпле кечкенә генә бер авылдан да начар үтәчәк иде.
Шундагы йортлы-йирле аңлы мөселманнарның булдыксызлыкларын, Петербургтагы саннары җиде дистәдән үткән укучы егет вә кызларымызның гөнаһларын җәмгыяте хәйрия оныттырды. Аның Тукай иртәсе матур мәгънәле, ямьле чыкты.
Балалар килеп җитеп, Коръән укылып, мәрхүмнең рухына багышлангач, пәрдә күтәрелде, аның артыннан чәчәкләр берлә бизәлгән, аяк астында чәчәкләр сибелгән, Тукайның статуе килеп басты. Тукайның әтрафны тоткан кечкенә-кечкенә туташчыклар, бәләкәй-бәләкәй егетчекләр бердән мәрхүм шагыйрьнең «И мөкаддәс моңлы сазым»ны171 ерларга тотындылар.
Зал тынга калды. Саф авызлардан, пакь күңелләрдән чыккан шул тавыш мәрхүм шагыйрьнең трагидийәсен хизируның күз алдына китереп бастырды. Бик күп кешеләрнең күзләре яшәрде, бик күп тешләрне иреннәргә батырырга мәҗбүр итте.
Аның артыннан Тукайның тәрҗемәи хәле сөйләнде. Шуннан соң берсе артлы берсе Тукай нумирлары китте. Аның баснәләре сәхнәгә куелды.
Бер бала карга булып, берсе төлке киемендә килеп чыкты. Аларның сөйләүләре, карганың алданулары балаларның эчләрен катырып көлдерде. Тукайның теләнчесе дә шулай ук куелды. Теләнче булган сәхнәдәге ябалак-ябалак карлар бик табигый чыкты. Бик күп хисләр уятты.
Тукайның ягъмур172 берлә кояш булып чыккан ике кечкенә туташчыклар балаларны гына түгел, зурларның да исләрен китерде. Ягъмур киемнәреннән агып тора торган сулар, кояшның бөтен тирә-юненнән балкып тора торган нурлар балаларны хәйранга калдырдылар. Алар әллә кайдан белеп алып «бис-бис!» дип шул манзараны ике мәртәбә ясаттылар.
«Ана теле»173 дигән шигырен хор берлә укыганда, залдагы бик күп кеше шуңарга катышып китеп, мәрхүм Тукайның шул сүзләре үзенеке, бөтен халыкның рухының тәрҗеманы икәнен күрсәтте.
Ахырдан халык теләп «Әй мөкаддәс моңлы сазым»ны тагы тәкрарлатты.
Залның бер почмагында кечкенә генә бер туташчык Тукай рәсемен сата иде. Иң ахырдан гына бер кыз чыгып, кечкенә генә тавыш берлә: «Без балалар Тукай исеменә ачылачак «Балалар көтепханәсе»нә бераз акча җыйган идек, сез дә ярдәмдә булышыңыз», — диде. Кечкенә кызлар әниләреннән акча җыярга тотындылар. Кырык сумнан артык акча җыелды.
Җәмгыять балаларга алмалар, канфитлар, прәннекләр өләште, балаларның аналарына, туталарына ширбәтләр тәкъдим итте.
Балаларның аналары, кардәшләре мәктәп шәкертләренең матур иттереп кайгырта белүләренә шатланып, җәмгыять башында торучыларга, мөгаллим вә мөгаллимәләргә рәхмәтләр укып таралдылар.
«Балалар кыйраәтханәсе»нә җыелган акча «Кояш» идарәсенә җибәрелде.

 

Реклама