ҺӘР ХЫЯЛДАН ТАТЛЫДЫР МИЛЛӘТ ХЫЯЛЫ

Талант ияләре арасында үзләренең олуг максатларын алдан ук билгеләп, туган халкына яшьли тугрылыклы хезмәт итүгә алынган затлар була. Гадәттә, андый шәхесләрнең гамәле, гомум танылуга ирешеп, бөеклек дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу җәһәттән безнең Габдулла Тукаебыз үрнәге әлеге «даһилык формуласы»на тулаем туры килә.
Иң-иң югары иҗат чынлыгын раслау бары фидакярлек бәрабәренә генә бирелә. Ә кечкенә Апуштан зуп-зур Тукайга әверелү юлында йөрәк итен өлешләп-өлешләп ашаган аяусыз сынаулар ята. Мондый шартларда милләт хакын даулау милләт ярдәменнән башка мөмкин түгел. Халык тарафыннан азмы-күпме мәрхәмәт сизеп үскән ятим малайның тора-бара халык хадименә әйләнүе, «Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем», — дип, каләм белән кораллануы бик табигый. Үзен бәхетсез милләтнең бәхетсез улы итеп күргән шагыйрь, ил-көн яшәешеннән аерылгысыз рәвештә, татарның башка кавемнәр арасындагы лаеклы урынын дәгъвалап көрәшкән. Патша охранкасы күзәтүе астына алынса да, үзен самодержавиене куркусыз гаепләүче итеп тойган; байтак әсәрләренә цензура табу салса да, «туры Тукай»лыгын отыры көчәйтә генә барган.
Аң-зиһененең һәр күзәнәге мөкатдәс гамь белән өртелгән мондый шагыйрьгә, һичшиксез, татар халкының кабатланмас рухи әйдаманы булу җаваплылыгы насыйп ителгән. Габдулла Тукайга нәкъ менә шундый бөек миссия йөкләнүе аның бәгырьләребезгә уелган һәрбер сүзеннән үк сизелеп тора. Гомумән, татар халкы язмышына кагылышлы теләсә нинди сорауга сөекле шагыйребез авызыннан төпле җавап ишетергә мөмкин.
- Күпләр тәкрар иткәнчә, сәнгать энеле үзен газиз халкының баласы итеп тойса гына, күкләр тарафыннан иңдерелгән гаять җаваплы иҗат вазифасына алынырга тиеш. Әгәренки насыйп кылынган музага ихлас рәвештә иман китермәсәң, бигайбә, әсәрләрең ил-көн тәрәккыенә барыбер юньле-башлы булышлык күрсәтә алмаячак. Милләт гаме белән ашланган эшчәнлек исә, ничшиксез, зур әнәмияткә ия булуын раслап торыр. Өстәвенә, чын талантларга фидаилек тә кирәк. Туган халкыңа тугры хезмәт итү яшәү мәгънәсенә әверелгән чакта гына... Хәер, боларны нигә тәфсилләп торам әле
— сезнең өчен үтә таныш хакыйкатьне. Әмма әңгәмәбез башында ук шуны ачыклап үтәсе килә: Габдулла җәнаплары, әгәр кулыгызга каләм алганда ант итәргә туры килгән булса, халык алдында биргән тантаналы вәгъдәгез ни рәвешле яңгырар иде?
Габдулла Тукай. Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; саулыгың
— минем саулык, авыруың — минем авыруым. Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле; дөнья бирсәләр дә сатмам. миллиятемне... Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы. Үтәргә иде юлда. түләү белән бурычны Тәңремә һәм халкыма. Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын. Күңел берлән сөям бәхетен татарның, күрергә җанлылык вакытын татарның. Татар бәхете өчен мин җан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын. Синеке дип исәпләсәләр
— бәхетле мин; игелекле шагыйрең булырга ниятлимен. Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм... Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.
- Мондый мөкатдәс вәгъдәләрне үтәү өчен, каләмгә җаның-тәнең белән бирелү кирәктер.
Г.Т. Раст, бу шагыйрьлек белән мин чынлап ук авырыйм бугай. Сукранмый
94
гына авырырга карар биргән идем.
-Дөресен генә әйткәндә, сезгә сукранмау килешми. «Хәзерге хәлебезгә карата» исемле
шигырегездә: «Каләм—бөек, каләм—дәрәҗәле... Каләм данлы, каләм шанлы...»—дип, мәдхия җырлауга алынган идегез. Инкяр кылу хирыслыгы белән әйтегез әле: каләмгә бернинди дә үпкәгез юкмыни? Сездән гаепләү дә көтәргә мөмкин
Г.Т. И каләм!.. Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр, ник төшердең безне?
- Болай гаҗизлек күрсәтеп, өметсезлеккә бирелмик әле. Аллан тарафыннан яралтылган бер кавем буларак, дөньяда татарның да лаек урыны бар. һәм үзенчәлеген билгеләүче сыйфатлары да.
Г.Т. Сөйләшсәк төрле милләтләр хакында, ерактамы алар яисә якында, сөйлибез төрле сүзләр. Дибез госманлылар тугърысында: «Шанлы». Кытайлар тугърысында сүз ачылса: «Алар, — дибез, — гүзәл һәм яхшы чәйле». Әгәр телгә төшә калса француз, дибез: «Гаять һөнәрмәнд һәм дә җанлы». Арабызда сөйләнсә инглизләр, дибез: «Бик иҗтиһатлы һәм дә маллы».
- Ә татар хакында сөйләшсәк, нинди хасият күңелгә килә?
Г.Т. Табалмый сүз, диерсең: «Ул сакаллы».
- Монысы инде канканәле көлү, туры Тукайча җавап буладыр. Ә безнең тәгаен хәл-халәтебез мәсьәләсенә җитдирәк килгәндә, татар халкының язмышы турында өзлексез уйланасыз бит. Аның үткәне нәм бүгенгесе хакында.
Г.Т. Артка карасак борылып... Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе. Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре карт бабайларның. Мәгъмур Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Җылый-җылый бирделәр җан: Сөембикә дә Чыңгыз хан; нә дәүләт калды да, нә шан!.. Үкенеч, йөз үкенеч, мең үкенеч!.. Күпме михнәт чиккән безнең халык, күпме күз яшьләре түгелгән. Вакытында җирне селкеттек. Борынгы олуглыкларыңыз кая китте? Инде эш үтте, булачаклар булды!.. Хикмәти Хода, кая карасаң, анда без фәкыйрь милләтнең бер җире җитмәгәнлеге заһир була!..************* Читен хәл: гайрәтең җитсә — ерып чык, әгәр җитмәс исә — бет, шунда тончык!.. «Аһ!» — дисең, — без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе. Милләт хәлен тетрәгән куллар белән язып бирү бу; син бу зарлану сүзләреннән әсәрлән.
- Хәзрәти Коръәндә искәртеп үтелгәнчә, алгы сафта барган кавемнәр тора-бара арткарак калырга мөмкин. Димәк ки, татар халкының тарихи үткәнендә ниндидер гөнанлану шомлыгы булган.
Г.Т. Түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән. Башка милләтнең алга китүенә мин ах-ух итәм.
- Күктән иңгән тавышка — натифка кушылып әйткәндә, сезгә җылау тиешме?! Барысына да мәэюстәй кул селтәп, гайрәтле каләмне чәнчеп куярга ярамый.
Г.Т. Әйе, шулай, әйе, шулай! Әмма җаным бик тә ачына. Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?
- Туктаусыз әйләнеп торучы тормыш сәхнәсендә, халыкларны ымсындырып, берсеннән-берсе ирониялерәк тамашалар уйналып килгән. «Хөррият хакында» дигән шигырегездә куанычыгызны ничек белдерәсез әле?
Г.Т. Тигез булды законда татар, рус, япон да.
- Соңыннан үзегез дә яхшы төшенгәнчә, патшаның «ирек вәгъдә иткән» 1905 елгы 17 октябрь манифесты, бары күз буяп, гавамны көрәштән читләштерү өчен генә игълан ителгән. «Халыклар төрмәсе» саналган илдә амнистия ясарга атлыгып тормыйлар. Патшаның әмере — бакчаның әреме, дип искәртеп тора әүвәлгеләр. Дөрес, бу чорда безнең кавем беркадәр рухи күтәрелеш кичергән, әмма кара язмыш аңа барыбер ачылып
************* Заһир булу — ачылу.
ҺӘР ХЫЯЛДАН ТАТЛЫДЫР МИЛЛӘТ ХЫЯЛЫ
95
елмаймаган шул. Шулай инде — йә уңасың, йә туңасың.
Г.Т. Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр.
- Адәм баласының халәтерухиясен кайвакыт аңлап бетереп булмый. Ярты гомерен мәхбүслектә үткәргән бәндә кинәт килгән иректә югалып кала. Ничек кенә сәер тоелмасын, андый кемсәләрнең байтагы тоткынлыгын сагына башлый. Азатлык алуга ирешкән кол исә үз колларын юнәтү турында хыяллана. Ирек кешене төрлечә сыный. Бишектән — кабергәчә...
Г.Т. Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде. Очып эзли иде фикерем азатлык анда да монда. Заман үтте. Азат булдым. Теләгем алдыма килде. Күрәм: мин дәү кеше булдым вә мәктәптә түгел инде. Кереп киттем гомер юлына. Нидәндер анда мин шатлык, азатлыкларны һич күрмим. Күңелдән сагынам «тоткын» лыгымны, мәктәбемне мин, «Нигә соң үстем инде һәм нигә «дәү» булдым инде, дим. Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?»
- Сезнең ниндидер «тоткынлык»ны сагынуыгыз бөтенләй гайре табигый тоела. Хәтерлисездер, милләткә биргән вәгъдәгез гаять күп, «дәү» булган саен бурычыгыз зурая. Әлбәттә, азатлык турындагы фәрманны мендәргә салып китермиләр. Бәхет кошын кулдан ычкындыргансың икән, аны кире кайтару икеләтә кыен. Азатлыкны башка халыклардан өмет итәргә дә кирәкми, моның ише юмартлык мисаллары тарихта юк дәрәҗәсендә. Империя тоткан кавем буларак, безнекенә охшаш язмышлы бәгъзе милләтләрне хәтта үзебез дә санлап бетермибез. Ә ирек үзе — нинди татлы сүз! Йодрык тоткынлыгыннан гөнаһсыз камканы очыртып җибәрү дә күңелдә аңлатып бирә алмастай рәхәтлек хисләре тудыра.
Г.Т. Дөрест. Шулай шул. Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым... Аңар бирдем азатлык мин, үземдә шулвакыт күрдем: тынычлап калды никтер һәм иркенләде күңелем.
- Иң бөек максатка ирешү юлында безнең милләткә әүвәл нәрсә җитми?
Г.Т. Халык... хөрриятнең җаннар корбан итәрлек дәрәҗәдә мөкатдәс нәрсә икәнен аңлап җитмәгән. Аңласа да, бик азы аңлаган.
- Ә моның өчен нәрсә кирәк соң?
Г.Т. Юк шул безләрдә берләшмәк; юк бергә-бергә гөрләшмәк, бер җан, бер тән булып, һәр нечкә серне бергә серләшмәк.
- Боларның бөтенесе дә өмет киселүдән килмиме?
Г.Т. Теләгендә нык торучыны беркем өметсез итә алмас.
- Сезгә яхшы мәгълүм, дәүләт югалту фаҗигасен кичергән татар халкы гасырлар дәвамында отыры чәчелүгә дучар ителгән. Үзәктән качу көчләре хәрәкәткә килгәндә, ихтыярсыз гамәлләргә бирелү бик табигый. Аяк астыннан бердәнбер җирең киткән чакта ничек «бер гәүдә» булып яшәмәк кирәк!.. Тәнемез аерым булса да, бер җан булыйк, дисез. Моны ничек эшләргә соң? Милләтебезгә киңәш бирегезче!
Г.Т. Барчагыз Алла җебенә ныклап тотыныгыз. Алла җебе дигәнем — үзара якынаю, дуслашудыр, димәк, үзара каршылыктан, ызгыштан сакланудыр. Тәкъдир сезгә теләктәшлек белән елмая; мондый зур бүләкнең кирәк кадерен белергә.
- Тәкъдир теләктәшлеге, сүз дә юк, олуг нигъмәт. Әмма илаһи ышанычны гамәлдә аклау сорала.
Г.Т. Нич өмет юк җиңне сызганмай. Сыңар җиңнән ике кул чыгарыйк без. Теләсәк яшәргә, хаклы икәнлегебезне исбат итик. Мөселман кешегә милләт файдасын үз файдасыннан өстә тотарга кирәк. Милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын. Кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик. Бушка узмасын һич безнең һәр ай, һәр ел. Әгәр сез тоткан юлыгызда нык торса идегез, бу хәлгә төшүегез, минемчә, мөмкин булмас иде. Тырышырга кирәк, карендәшләр!.. Заман — тырышмак заманы. Уяныңыз да тартышыңыз. Тартышуда гына табарсыз сез үз хакыңызны!
- Һәркемнең үзәгенә үтәрлек итеп, шигарь рәвешендә җентекләп әйттегез.
Г.Т. Шулай тәфсилләмәсәң, татар аңламый.
- Халыкны уянырга чакырасыз. Чыннан да, безнең ише шималь төркиләрендә «йокы
ЗИННУР МАНСУРОВ
96
авыруы» көчлерәк төсле. Озакка сузылган кышлар гүяки каныбызны салкынайткан. Шуңа күрә холкыбыз да ул кадәр кайнар түгел. Инде әллә ничә гасыр дәвамында йокы китергеч күңелсез шартларда гомер кичерү татар халкын аң эшчәнлегенең өлешчә тукталып торуы белән бәйләнешле халәткә керткән. Йокычан егеттә дәрт булмас. Әнә бит, «Яшен» журналының 1908 елгы 2 нче санында шундый бер көлкеле рәсем тәкъдим ителгән: Русия императоры эмблемасы сугылган мөнбәр артында, башын беләгенә салып, кара түбәтәй кигән агай йоклап утыра. Аны беләсез булыр. Ул — II Дәүләт Думасындагы иң сүлпән депутатларның берсе Җиһангир Байбурин. Күрәсез, безнекеләр парламентта да йокыларын симертә.
Г.Т. Әмма бичара татар абзыйлар йоклаудан башканы белмиләр... Руслар эш күрәләр, мөселманнар төш күрәләр.
- Аңлавымча, сез «йокы мәсьәләсе»нең күчерелмә мәгънәсенә күбрәк басым ясап, нәкъ менә рух-үзаң уяулыгын игътибар үзәгендә тотасыздыр бит?
Г.Т. Әйе. Элек йоклап үткәргәнебезне уйлыйк та үкеник. Милләтемезне алга җибәрергә вә мәңгелек йокыдан уйгатырга тырышу кирәктер.
- Безнең милләтхадимнәре, эшләп арыган ат кебек, аягүрә йоклый сыман...
Г.Т. Милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карасын, гакылын җыйсын. Безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр††††††††††††† илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем — милләт үзе аерыр. Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул. Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби.
- Сез әйткән «кара көчләр» үзебезнең арада да, хәтта акылга сыймаслык даирәдә дә шактый бит. Иске «Бакырган китабы»на назирә рәвешендә язылган «Мактанышу» исемле сатирик шигырьдә җаһиллек галәмәтен күрсәтүче ишан авызыннан масаюлы нинди сүзләр сөйләтәсез әле?
Г.Т.
Татарларны мин җигәм,
Минем кулымда җөгән;
Ник җикмәскә, татарлар Җебегән бит, җебегән.
- Мондый ук зәһәрле бәяләмә, әлбәттә, бернинди кысага да сыймый. Кайбер халыкларны дәүләт тотарга өйрәткән милләтне ничек инде мескенгә чыгарып хурларга мөмкин?!
Г.Т. Берәүнең уйларын икенче берәү бикләп куя алмас.
- Үткә тиючән мондый бәндәләрнең авызын яптырырга, төшенерлек итеп җавап бирергә кирәктер бит?!
Г.Т. Таптыйлар пычрак аяклар берлә милләт садрын凇‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡... Искеләр белми һәнүз милләт дигән сүз кадрене.
- Барыбер гарьләндерә: күпме яуда гаярьлек күрсәткән халыкны уптым илаһи җебегәнлектә гаепләргә ярамый. Без бит.
Г.Т. Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез.
- Үзгә камырдан булган милләттәшләребез, яһүдләр шикелле, бер-берсен канатландырырга күнекмәгән шул.
Г.Т. Бу урында һичкемнең йөзен ертмыйча гына бер сүз әйтергә мөмкин: бер эшнең очына чыкмыйча мактану кирәкмәс.
- Кимчелекләрдән котыла алмаган халык гадел тәнкыйтьтән өстен булмас. Шулайрак әйтергә телисезме?
Г.Т. Милләтнең тәрәккыйсенә вә башка милләтләрнең аяклары астында тапталмавына кирәкле нәрсәнең һәммәсе дә саваплы вә хәерле бер эштер. Өзелеп такмак әйтмәс идем, үз
††††††††††††† Мәзкүр рәвешләр — шул юллар, чаралар.
‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡ Садр (садыр) — күкрәк.
ҺӘР ХЫЯЛДАН ТАТЛЫДЫР МИЛЛӘТ ХЫЯЛЫ
97
халкымны сөймәсәм.
- Димәк, сез милләтне урынсыз үсендерү ягында түгел?
Г.Т. Бер яманлык күрсәм, сүгәм, мактый алмыйм.
- Аңлашылганча, кемдер кыек гамәл кылган икән, аны тәнкыйть угы аямаска тиеш. Милләткә зыян китерүчене исә берничек тә кичереп булмый.
Г.Т. Үзенә нәрсә лаек икәнен һәркем үзе белә. Атучыга әмеребез: укларны кызганмасын! Атылмышка нәсыйхәт: йөрәге сызланмасын!
- Бәндә хатадан хали түгел. Хәтта пәйгамбәргә тиңләнгән шагыйрь дә тәнкыйть угына юлыгырга мөмкин.
Г.Т. Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.
- Менә мондый чакта инде төрле хәлләр килеп чыга. Милләт хакын даулап көрәшүче затка нахак уклар да ябырылырга мөмкин. Шунысы бик аяныч: үзен генә кайгыртучы мин-минчеләрнең һәрдаим каршылык күрсәтеп торуы фидаи җаннарның уртак тәрәккыйгә биреләсе күпме гайрәтен суыра! Өч тиенлек мәнфәгатьләрне өстен куюның хәтта кан коюларга китергәне бар. Гомумән, безнең төрки халыклардагы көч-куәтнең хәтсезе үзара көрәшүләргә сарыф ителгән бугай.
Г.Т. Кайчанга чаклы татар. бер-берсенә ук атар?
- Югыйсә безләр бит — бер ата-баба балалары...
Г.Т. Кеше ата берлек белән туган түгел, бәлки фикер һәм тоткан юлы белән кардәш була. Фәлсәфәгә кердем.
- Ә низаглашу фәлсәфәсе чынлыкта гап-гади бит.
Г.Т. Кем булса да бу заман халкыны нечкәләп кенә караса, күрер ки, һәркайда, һәркемнең уе бары бер: кем кемне оста хәйләләр һәм кем кемне яхшы утыртыр.
- Монысы әле көнкүреш мутлыгына, руслар әйтмешли, «шкурный интерес»ка күбрәк карый. Каршылык милли мәнфәгатьләргә тоташса, вазгыять бермә-бер катлаулана.
Г.Т. Күрсәтә һәрбер җаһил милләткә золым вә җәбрене... Бар мөселман була алса иде бер гәүдә.
- Патша самодержавиесенә кискен каршы чыгу гаярьлеге шагыйрь күңелендә көтмәгәндә генә барлыкка килмәгәндер. Ә камиллектән ерак торган җәмгыять белән низагка керү, гадәттә, төрле катлам вәкилләрен тәнкыйди бәяләү омтылышыннан башланып китә. Дөресрәге, аларның тискәре гамәлләрен... Беренче мәртәбә «холык» күрсәтүегез истәме?
Г.Т. Берзаман, Бәдри абзыйларга килгәч, минем илә күрешергә Ситдыйк исемле, авылымызның шактый могтәбәр кешесе килде. Үзе исерек иде. Миңа килеп сәлам бирде — сәламен кайтармадым, кулын сузды — кулын алмадым. Сәбәбен сорадылар. Мин шулвакыт «Бәдәвам»ның:
Исереккә сәлам бирмә,
Ул бирсә ҺӘМ син алма, —
дигән бәетен ярдым да салдым..
- Сезнең баш бирмәү гадәте, ай-һай, бик иртә бәреп чыккан. Димәк, туры Тукай үзенең усаллыгын сигез яшендә үк күрсәтә башлаган. Менә шушы балаларча үссүзлелек хасияте тора-бара сәяси каршылыкка кадәр үскән.
Г.Т. Бу тормышка кальбән разый булган кеше мөселман да түгел, инсан да түгел диясем килә. Бу тормыш бар вакытта үзләрен мөселман дип йөрүчеләр, түгел Коръәннең эчендәге әмерләренә буйсыну, бәлки катыргасы арасына язылган сүзләрен дә ишетмиләр.
- Шулай килеп чыга: мәдрәсәдә укый башлаганда ук сез «дошман» җыярга керешкәнсез. Шагыйрьлек таҗы җиңел бирелмәгәндер?
Г.Т. Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым.
- Телем — дошманым, диләрме әле? Сезне күралмаучыларның шулай ишәюе, мөгаен, туры сүзле булуыгыздан киләдер. Иблис өшкергән кемсәләр дә хәттин ашып киткән.
ЗИННУР МАНСУРОВ
98
Г.Т. Мин дә усал бит... Ачуланам һәм каш җыерам дөньяга... Иркәлим дошманны, чәнчәм чын хакыйкать дустны мин.
- Монысын иллә дә дөрес әйттегез. Югыйсә хөкем карарына охшаган язмаларыгыз астына «Биикусал», «Тәртә башы» кебек тәхәллүсләр куймас идегез. Төзәлә алмаслык дәрәҗәдә усал булуыгыз хактыр.
Г.Т. Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим.
- Каләм очына эләккәннәргә карата нинди генә «образ»лар кулланмыйсыз?! Алар бик ишле: кибәк баш, мие черегән чүбек баш, әфьюн баш, салам баш, бәрәңге корсагы, нәҗес вулканы, бәдбәхет, ата күркә, карга, агач попугай, дурной вә дурак, кыска аяклы маймыл, печән өстендә өреп яткан эт, бушбугаз, кабахәт сурәт, хәсис, ачу йоткан көчек, сыер, дуңгыз, ишәк...
Г.Т. Аның нәрсәсенә исеңез китте?.. Иәммәбез Алла бәндәсе һәм оҗмахка керәчәк Гозәер галәйһиссәлам ишәге, ягъни — Ходай ишәге.
- Әле генә санап үтелгән «эпитетлар» ниндидер лөгать китабыннан алынган кебек. Ә бит аларның нәркайсы артында үзенә күрә мәгълүм шәхес тора. Шул рәвешле тулы бер кавемнең мозаик сурәтенә ишарә ясала күк. Татарда яманатлы инсаннар күбрәк килеп чыкмыймы?
Г.Т. Дөрест, һәрбер халыкта бар дорыр мондый кара йөзләр, вәләкин һичбере милләткә мондый сасы иснәтми. Чабатаң берлә, нинди мәнфәгать бар соң, әдәп таптап?
- Хәтта ниндидер аңлатмалы сүзлекләрдән дә сез тискәре бәяләмәләр эзләп табасыз. Бу инде кайбер мәгълүм затларны күзаллап, аларга «төртмәле фал» ачу булып чыга.
Г.Т. Көннәрдән бер көн мин, ...словарьны тотып утырганда, уйладым: «Тукта, үзем белгән вә хәзерге заманымызда азмы-күпме шөһрәт тапкан кешеләр тугърысында шушы словарьны ачып фалланыйм әле, нәрсәләр чыгар икән?» — дидем. Словарьны иң элек Акчурин Йосыф тугърысында ачтым: «Төркиядә солдатлык дәрәҗәсе» дигән сүз килеп чыкты. Мин аны инде генералдыр дип уйлый идем. Фаразыма муафикъ булмады.
- Бу уңайдан фалнамә биргән мәгълүматлар дөреслеккә туры килеп бетми бит. Истанбул югары хәрби уку йортында белем алган, штаб офицерлары курсына йөргән, гаскәриләргә дәресләр биргән зат солдат дәрәҗәсендә каламы ?! Аннары милләттәшебез Йосыф Акчураның мөстәкыйль Төрек Җөмһүриятен төзүдә турыдан-туры катнашуы, Президент Мостафа Кәмал Ататөрекнең мәдәният һәм сәясәт буенча киңәшчесе булуы, Истанбул һәм Анкара университетлары кебек абруйлы дарелфөнүннәрдә профессор вазифаларын башкаруы, Төркиядә Тарих җәмгыятен оештыруы нәм аның беренче рәисе урынын биләве... Болар тулаем, минемчә, генераллыкка тарта.
Г.Т. Фал нәрсә икәне һәркемгә мәгълүмдер... Булса булсын инде. Күп мәгълүмат сатмыйм.
- Элгәрләр дөрес әйткән: багучыга барма, башыңа кайгы алма. Сезнең кебек фалчы хөкеменә тагын кемнәр дучар ителде?
Г.Т. Соңра Муса Бигиев хакында ачтым. Гаҗәпләнүемнән үзем дә көлеп җибәрдем: «Интеллигентный монах, ягъни зыялы монах» дигән сүз чыкты.
- Сез инде аның мулла булып та, ап-акякадан, эшләпәдән йөреп, узен үтә тәрбияле тотуыннан көләсез бугай. Изге Китапны өйрәнүгә кагылышлы тирән хезмәтләрен дә Коръәннән хата эзләүгә кайтарып калдырасыз сыман. Югыйсә Муса Бигиевнең кабатланмас олуг галим булуын, философ дәрәҗәсенә ирешүен бөтен мөселман дөньясы таный. Әйе, гаҗәпләнүдән көлеп җибәрерлек: монах, имеш.
Г.Т. Тәнакыш юк мисальдә...§§§§§§§§§§§§§
- Сезнең даими көлү үрнәгенә әйләнгән Зариф Бәшири хакында берәр кәлимә укып үтәргә нигәдер чират җитми әле. Әгәр ул ошбу сүзлеккә кертелгән булса, анда аңа карата нинди мәгълүмат бирелгән?
§§§§§§§§§§§§§ Әлбәттә, бу чагыштыру урынлы түгел.
ҺӘР ХЫЯЛДАН ТАТЛЫДЫР МИЛЛӘТ ХЫЯЛЫ
99
Г.Т. «Кыска аяклы маймылларның бер нәүгысе»************** дигән сүз... күренде.
- Янәдән саркастик чагыштыру. Аның кайбер әдипләр белән ярышырга теләп тә, әллә ни ерак «сикерә» алмавына ишарә ясау... Исегездәдер, сезнең мөхәррир Әхмәт Урманчиевка язган хатыгызда тупаслык күрсәтүгә карата мөнәсәбәт белдерү бар. Төгәлрәк әйткәндә, «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 38 нче санын күздә тотып, «Бу номерда да әдәпсез сүзләр бар», — дип искәртү ясыйсыз. Сезнеңчә, моның ише алама әйтешүгә киләчәктә юл киселергә тиеш. «Милләткә файда урынына зарар» исемле мәкаләгездә дә хәдис шәрифтәге шундый сүзләрне ассызыклап үтәсез: «Мөселман кеше мөселманнарны теле белән дә, кулы белән дә рәнҗетмәс». Ә менә үзегезнең яктан әлеге кагыйдә үтәләме соң?
Г.Т. Эшнең дөрестен сөйләргә кирәк... Әйе, без язганнарда да кимчелекләр һәм зур кимчелекләр булырга мөмкин. Без мәкаләләребезнең башына: «Бу мәкалә яки бу шигырь барлык кимчелекләрдән пакь», — дип язмадык лабаса!
- Белгәнебезчә, татар дөньясында танылган байтак шәхес сезнең бизмәндә үз үлчәнешен таба. Бәяләүләр төрлечә булучан. Аерым замандашларыгыз турында шулай тәфсилләп сораштыруым күпләрне кызыксындырган сорауга җавап эзләүдән киләдер. Аллан колларының үзара тәнкыйть итешүе әдәп яссылыгында калырга тиештер бит? Чынлыкта сезнең мәрхәмәтсез «тәртә башы» нинди затларга гына тиеп үтмәгән! Алар күп: Галимҗан Ибранимов, Мәҗит Гафури, Акмулла, Исмәгыйль Гаспринский, СәгыйтьРәмиев, ФатихКәрими, ФатихСәйфи-Казанлы,ГалиәсгарГафуров-Чыгътай, Зариф Бәшири, Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, аталы-уллы Банаветдин нәм Гайнанетдин Вәисовлар, ГабдерәшитИбранимов нәм башкалар. Бу «кара исемлек»тәге әнелләрнең нәркайсы да үз халкына хәленнән килгәнчә хезмәт иткән. Алай гына түгел, әлеге төркемдә милләт горурлыгы булып саналганнары да, сезнең хөкемнән коткаруга мохтаҗ калганнары да бар. Шулай тоташ шелтәләү зыянга түгел микән?!
Г.Т. Һай, боларны бер дә сүкмәс, бер дә рәнҗетмәс идем! Нишлим инде, чарасызмын — тел тидерткән дөньядыр... Һәр нәрсә дә үз асылына бер әйләнә... Фәкать сабыр кирәк.
- Бу җайсыз сораудан сез бик җиңел котылдыгыз әле... Дөнья төрлелектән гыйбарәт. Искә алып үтелгән шәхесләр дә бер-берсеннән шактый аерылып тора: иман камиллекләре буенча да, кылган гамәлләре ягыннан да... һәрберсенә үзенчә вазифа йөкләнгән. Аларның шундый булуы хәерле.
Г.Т. Шулай инде, дөньяның, мәсәлән, кошларыннан вә хәшәрәтеннән генә дә акыллы кешегә гыйбрәт алырга мөмкин. Аларда да тигезлек юк. Мәсәлән, черки дә оча, чыпчык та оча. (Күгәрчен дә оча, чәүкә дә оча, карга да оча, козгын да оча.) Шулар белән бергә, бөтен кошлар ханы булган каракош — орёл да оча. Ләкин һәрберсе үз канаты куәтенчә... Һичберсенә дә ачуланып булмый. Алла шулай яраткан. Боларның кайсы шәригатькә хилаф?.. Инсаннарның дөньяда торган чактагы таләпләре дә, күңелләрендәге теләкләре дә шул кошларның очышына охшыйдыр.
- Тәнкыйтьне күтәрү җиңел түгел. Әнә бит, замандашыгыз Зариф Бәшири «Чүкеч» журналында чыккан шигъри памфлетында (1908 ел, 21 июнь) сезне гап-гади тәрҗемәче шагыйрь итеп кенә күрсәтергә омтылган. «Волжский листок» газетасының 1908 елгы 696 нчы санында Касыйм Уралец та сезгә нәкъ шундый гаепләү ташлый. Утсыз төтен чыкмый. Аларның язганнарында сезгә күпмедер файда китерерлек, мыекка чорнарлык бер фикер дә юкмыни?
Г.Т. Арыслан, вәхши бер хайван булса да, чыпчык авызыннан корт алып вакланмыйдыр.
- Нигезсез хурлаулар йөрәккә кадалучан. һәр көндәшнең кимчелеген табып була, шул исәптән Галимҗан Ибранимовныкын да...
Г.Т. Ник саныйм гаебен аның соң? Мин түгел бухгалтеры!
- Шәригать кагыйдәләре кушканча, ялгышучан адәм баласы үзенә дә тәнкыйть белән карарга бурычлы.
Г.Т. Инсаф кирәк... Ваз кичик мин-минлектән.
************** Нәүгысе — төре.
ЗИННУР МАНСУРОВ
100
- Әмма чәнечкеләрдән арынырга исәбегез юктыр бит?
Г.Т. Йокыга ятканда, кулыма чыбыркы тотып ятам.
- Төшегезгә кергән берәр бәхетсезе, димәк, тагын сезнең кыенны ашаячак... Инде форсат чыккан чакта шуны да белдереп үтик: безнең татар дөньясында «чыбыркылы Тукай» хөрмәтен казанган, мәдхиягә лаек булган затлар да байтак ич. Әйтик, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Ямашев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская... ШулайукРизаэтдин Фәхретдин белән Занир Бигиев җәнапларына да сез төрлеуңайдан җылы сүзләр әйтеп узуны кирәк тапкансыз. Шәхесләргә бай кавем генә олы халык була ала. һәрхәлдә, бу әңгәмәбездә телгә алынган таныш затларга сезнең аяусыз тәнкыйтегез дә, рух күтәрерлек мактау сүзләрегез дә ярдәм иткәндер дип уйлыйсы килә. Әлбәттә, атаклы шәхесләр турында сөйләшү гаять катлаулы, шуңадыр да сорау-җаваплар күпкәрәк китте шикелле.
Г.Т. Әлегә җитәр.
- Әмма бер нәрсәгә ачыклык кертү сорала. Сүз дә юк, шәхесләрнең үзара көндәшлектә торуы каршылыклы дөньяда табигый күренештер. Тик әлеге котылгысыз көрәш чик-чама кысаларында булырга тиеш. Шул ук вакытта безнең арада бернинди мантыйкка да сыешмаучы, һәрдаим киртәләр коручы җаһил грунлар да бар бит әле. Алары белән нишләргә?
Г.Т. Яңадан да безгә аяк чалырга маташсалар, янә безне алар белән кычкырышу кебек түбәнлеккә сөйрәсәләр, без аларны бергәләшеп юлдан алып ташлап, яки «Безнең юл беләнме, әллә түгелме?» дигән сорау куеп, ничек тә аларны ераклаштырыйк.
- Нигә соң безнең халык һаман бердәм көч булып туплана алмый?
Г.Т. «Милләт!» диләр — ул чынмыни, ихласмыни!.. Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык, төяп илтеп Мәкәрҗәдә сатарлык. Нифакъ†††††††††††††† выставкасында күп медаль алганымыз бардыр... Пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч... Әхлак, вөҗдан, инсафларны сөреп чыгардык истән дә; бозылдык шулкадәр начар, уздырдык без иблистән дә.
- Димәк ки, бу таркаулык галәмәте милләтнең вөҗүденнән килә?
Г.Т. Иң начары: җан картайган — һәрнәрсәгә «барыбер» дип карый башлаган... Бетте иман, мәрхәмәт, шәфкать, мәхәббәткә тәмам... Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без.
- Югыйсә күпләребез тыштан шактый инсафлы күренә. Арабызда шундый
Әүля — дөресрәк.
4. «К. У.» № 4
ҺӘР ХЫЯЛДАН ТАТЛЫДЫР МИЛЛӘТ ХЫЯЛЫ
тәкъва кыяфәтле бәндәләр дә хәтсез очрый, гүяки алар ана карынында ук Коръән укып утырган.
Г.Т. Өстендә әйбәт кием булгач, синең бәрәңге генә ашаганыңны кем белә?
- Һаман да шул ук сорау: нишләргә?
Г.Т. Милләт иблис күләгәсен Тәңре күләгәсе ясамас... Эрелек, төче теллелекне ташлыйк.
- «Бозылдык шулкадәр», — дип хак әйтәсез. Ә бит «бозыклык» төшенчәсен нечкәләп шәрехли башласак, әхлак кагыйдәләренә сыймаган башка начарлыклар да килеп чыга. Хәтерлисездер, балачакта сезнең белән күрешергә кергән Ситдыйк абзыйга кул бирмәгәнсез, чөнки кечкенә Апушка бу могтәбәр кешенең салмыш булуы ошамаган.
Г.Т. Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә, ...хәләл дип тә, хәрәм дип тә... Эчкән була карчык та — үзе беткән бетәшеп... Ушбу халык, кабак ничек ачылгач та, бик нык суга гөнаһы юк бутылкага, диеп аңар: «Эчендәге суын чыгар, аның белән безне җылыт, безне сугар; эчтән безгә бишмәт киерт, чикмән киерт, көчле хәмер! Синең кулда зур ихтыяр»... Әгәр күрсәң кызарган йөз аларда, бер дә алданма: «Оялгандыр», димә яңлыш, «Җибәргәндер», дисәң — әүля!*
- Метрополия башка халыкларга үзенең гадәтләрен сеңдерүчән. Шул исәптән яманнарын да. Безне руслар эчәргә өйрәтте, дип, ничәмә-ничә гасыр акланырга тырышабыз. Дөрес, әдәпсез үрнәк үзенчә әгъвалый.
Г.Т. Мәсәлән, мин сезгә мисал өчен генә әйтим... Ике марҗа, бер шешә артыннан икенчесен бушатып, аракы эчеп утыралар; камыр кеби изелгәннәр, аракыдан тамаклары карылган...
- Хәзер инде татар хатын-кызлары арасында да «остаз»ларынуздырып эчүчеләр күбәя бара. Гафу, сүзегезне бүлдем — дәвам иттерегез.
Г.Т. Арадан бер рус, чыгып, гармун уйный башлый, теге марҗалар, торып, ава- түнә бииләр... Кыяфәтләре вә тавышлары көленеч булганга, халык алардан көлә... Шул арада мәҗлескә яланаяклы бер хулиган килеп утыра. Сорап та тормый, салып куйган аракыны алып каплый. Башына киткәч:
Милая Маруся,
Будешь ли моя?
Куплю пуд картошки,
Лопай как свинья, —
дип, ...исерек марҗага мәдхия җырлый.
- Нишлисең, әшәке гамәлләр ымсындырып торучан. Шуңадыр нәфес коллары Һәрвакытта да үрчемле, чөнки инсан иблис токымына үзе булыша... Кышкы салкын көннәрнең берсендә Өчиледән Казанга кайтуыгыз истәме? Чыпчык авылында тукталыш ясавыгыз? Шундагы мәйханәгә кереп чыккан ямщик кәефләнеп алуын ничек белдерде әле?
Г.Т. Аның эчүе түгел, шуны «шайтан коткару» дип тәгъбир кылуы көлке тоелды.
- Чынлыкта без шайтан дигәннәрен бөтен ил белән коткарабыз. Һәммәсе дә эчә: өлкәннәр дә,урта буын да, яшьләр дә, шул исәптән ир-атлар да, хатын-кызлар да... Чир китәр, гадәт китмәс. Шайтан ачыткысы элгәрләр сүзенә дә үзенчә төзәтмә кертергә өлгерде. Икенче төрле әйткәндә, эчкечелек китмәс чиргә, китмәс гадәткә әверелде. Аракы милләтнең үзенчәлекләрен билгеләүче күзәнәкләргә үтеп, ыруның шушы авыруга каршы торучанлыгын җимерде. Аннан ваз кичү, ай-Һай, мөмкин эш микән?!
Г.Т. Туктаңыз әле, бер хикәя хәтеремә килде...
- Эй, син, товарищ! Син хәзер эчүне ташладың бугай?
- Эйе, әйе, ташладым.
- Алайса, бир миңа акчаңны, синең өчен ул акчаны мин эчеп бетерим!
- Иң аянычы, татарның рухи кыйммәтләрен саф-чиста килеш саклаган авылда да эчү-тарту тамырлары һаман саен киңрәк җәелә бара. Сез куйган сорау гелән искә төшә: «Авыл халкына ни җитми?»
Г.Т. Казённый булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар; казённый булса да гәрчә, эчим дисә — аракы бар...
97
ЗИННУР МАНСУРОВ
102
- Анысы, әйе, йөзәрлек! Безнең өммәткә Аллан. бүләк иткән кебек тоелган Сабан туе да инде үзенең асылына туры килмәгән эчемлекле бәйрәмгә охшап калды. Сездәй ятим баланы сыендырган Кырлай авылындагыча бүләк җыю йолалары, бер көнгә генә сыймаган мавыктыргыч тамашалар отыры тарихка күчә. Бу уңайдан сорау туа: әгәр Сабан туе дөнья күләмендә әһәмиятле бәйрәмнәр рәтеннән теркәлсә, аны бу исемлеккә «аракылы кушымта»сы белән бергә кертерләр микән?.. Гомумән, без һәрбер яман гамәлебез җәһәтеннән иманыбыз алдында хисап тотарга тиеш.
Г.Т. Мин әле кая барам?.. «Шайтан аздырган», имеш! «Юлдан яздырган», имеш! Кире татар, иң элек вөҗданың берлән килеш!
- Дәүләтсезлек шартларында татар булып калу өчен үзеңә гаять зур җаваплылык алырга кирәктер. Милләтнең яшәүчәнлеген тәэмин итүдә авылга мөһим вазифалар йөкләнгән. Бәлки, халыкка менә шушы мөкатдәс миссияне тирәнтен аңлау, аны иң-иң олуг гамь итеп тою җитмидер. Ә моның өчен басып тора алырлык, тамыр җибәрерлек зәмин дә кирәк бит.
Г.Т. Җир — аны эшләүчеләр өчен, дию тәмам юк ителгән.
- II Дәүләт Думасындагы уң депутатлар юмалавы, ягъни бюрократлар нәсихәте сезгә яхшы мәгълүм: «Крестьяннарга җир бирергә ярамый, чөнки җир бирелсә, элгәредән күп мәртәбә фәкыйрь булуыгыз ихтимал. Тигезлек мөмкин түгел. Әгәр халыкка тигез хокук бирелсә, инсанның кадере бетәчәк».
Г.Т. Бюрократларның бу сүзе әбиләрнең «май ашама, сукыр булырсың» дигән сүзләренә бик охшый икән.
- Сөйләшү маузугы тирәнгәрәк китте. Эчү турында гәпләшә идек. Фикер сөреше юнәлешен үзгәртер алдыннан шуны да калкытып үтәсе килә: бездә әле авылдан шәһәргә күчеп, аракы мичкәсенә әверелүчеләр да байтак. Моның ише алаканатларга үгетләп ни әйтергә?
Г.Т.
Җөрмә монда, кайт илеңә,
Илеңдә иген игәрсең;
Стаканыңны ат итеп, Бутылкаңны җигәрсең.
Чынлап та, сукасын, сабанын, әвенен, хатын, бала-чагасын онытып, эчеп утырган бер сала мужигына, шулай итеп, каладан китәргә киңәш бирмичә, ни дип әйтергә кирәк?.. Бераз вакыт шатлык таба исерек кенә, үз-үзенә ачы агу эчереп кенә.
- «Казан! Фахиш шәһәр...» Безнең бу бердәнбер пайтәхетебез хакында шундыйрак шигъри билгеләмәләр дә булды. Мондый калада кулыңдагы каурыйны ак килеш саклар өчен өстәмә рәвештә күпме йөрәк көчен түгәргә мәҗбүр ителәсең.
Г.Т. Торам, торам да: «Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да сакланып килдекем истигъдад* очкыны шушы исереклекләр, исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?» — дим... Русиядә хәзер уйнаган җилләр вә Русия һавасы... шул халәте рухиягә китергән...
* Истигъдад — иҗтиһат, талант.
ҺӘР ХЫЯЛДАН ТАТЛЫДЫР МИЛЛӘТ ХЫЯЛЫ
4* 103
- Хәл-халәтебез күңел ачарлык булмаса да, әнә нинди мәкаль уйлап чыгарганбыз: көн дә бәйрәм, көн дә туй, көн дә ширбәт, көн дә куй.
Г.Т. Безнең милләтнең бәйрәме ел тәүлегенә... ике генә... буладыр.
- Ягъни монда әнле исламның төп бәйрәмнәре күздә тотыла.
Г.Т. Әйе... Димәк, без бик эшчән, тырышчан бер халык икәнбез. Чөнки ел буе дөньяның һәртөрле авырлыкларын, михнәтләрен күтәрәмез дә, шул авырлыкларны өстемездән ике тапкыр гына төшереп, тынычлап торабыз... Безнең ватандашларымыз русларның атлаган саен бәйрәмнәре була. Алар, якшәмбене чынлап бәйрәм итдекләре кеби, әллә нинди исемнәр илә әллә нинди бәйрәмнәр итәләр. Хәтта бер юморист: «Ел тәүлегендә 365 көн була, руслар 300 көн бәйрәм итәләр, 65 көн эшлиләр», — дисә, бу сүз бөтенләй үк көлкегә охшап бетмәячәктер.
- Сигез көнгә тугыз бәйрәм, дип әйтүләр шуннан киләдер.
Г.Т. Моннан русларның ялкау, эшсез вә бөтен гомерләрен уйнап-көлеп үткәрүче бер халык икәнлеге, безнең исә кәеф, хозур вә тәгътилләргә‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡ әһәмият бирми торган булуымыз күренәдер. Соң, без күп эшләгәч, алар күп кәеф сөргәч, безнең алга баруымыз, аларның артка калулары тиеш ләбаса! Хакыйкатьтә нидәндер болай түгел: без һаман артта... Алар мәгыйшәт сәфәрендә бергәләшеп бер йөк тартып алып бармакчы булсалар, һәммәсе дә алга тарталар; без, йөкне төрлебез төрле якка тартып, һаман бер урында әйләнәбез... Ләкин без бер дә тик тормыйбыз, ел буе эшлибез дә эшлибез. Без нишләгәнмез? Без ел буе аюның дуга бөгүе кеби эшләгәнбез. Ягъни без эшләү сурәтендә тәмам 365 көн уйнаганбыз да, инде уйнап арып, ял итәбез. Безнең эшле көнебез дә көлке, бәйрәм итүебез дә көлке. Безнең бәйрәм итәргә хакымыз юк.
- Карарыгыз үтә кискен түгелме?
Г.Т. Бәйрәм дип, күбрәк вакытта, бер замандагы алга барышны искә төшереп тәбрик итүгә әйтеләдер. Безнең һаман бер көпчәк әйләнәсендә әйләнүебезгә алга бару дип әйтеп булмый, ерак киттек дип, үзебезне үзебез тәбрик тә итеп булмый.
- Җиңел баштан дөнья онытыла. Мондый халәттә бәндә үзеннән-үзе кәеф-сафа коруга тартыла башлый. Инде безнең бәйрәмнәр дә русныкыннан ким түгелдер. Өстәвенә татар халкы театрны, һәртөрле уен-тамашаны үлеп ярата. Кайвакыт күңел ачулар оештыруда гап-гади чама хисен югалтабыз. Күңелгә шик тә килгәли: без үзебезнең инкыйразга җырлап-биеп бармыйбызмы икән?!
Г.Т. Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел...
- Чыннан да, безнең һәрбер гамәлебез фәкать милләт тәрәккыенә хезмәт итәргә, менә шундый хезмәткә мәхәббәт һәркемнең йөрәгендә яшәргә тиеш.
Г.Т. Барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр... Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек... Инде эшлик саф, ачык күзләр белән... Тырышып, күп акчалар тотып һәм төрле-төрле чаралар күреп, ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә!
- Үзенчә гомер итәр өчен, бәлки, аның акчасы җитеп бетмидер? Борынгылар искәрткәнчә, акча булса, гакыл табылыр.
Г.Т. Татар акча тапмый түгел, таба.
- Сәбәп нидә соң?
Г.Т. Милләтнең чире — керешмәүдә эшкә... Ни эшлим, халкым баштан ук дошман һәрнәрсәгә... Безнең татарларда, иң әүвәл мәртәбә әйткәндә, һәрбер нәрсәгә каршы тору ата-бабадан калган бер гадәттер. Алар, иң әүвәл чыкканда, ысулы җәдит берлә укуга да каршы тордылар. Кара тактаның эченнән «тавык аягы» да эзләп маташтылар. Бара торгач белделәр ки, кара тактаның эчендә «тавык аягы» түгел, «чебеш аягы» да юк, имеш!

Безнең милләт әллә инде олыгаеп киткән, әллә аның балаларча кирелеге чыгып бетмәгән.
Г.Т. Өч яшьлек балага да үзенең сәламәтләнүе өчен дару эчерсәң, яки: тышка яланаяк, яланбаш чыкма, дисәң, билгеле, каршы торадыр. Шуның шикелле, татарларга да: болай итсәңез, сәламәт булырсыз, тегеләй итсәңез, үзегез өчен яхшы булыр, дисәң: «Э... э... кирәкми, э... э...» — дип киреләнәләр... Нә исә, сөйләсәң сүз күп булыр.
- Ачы гыйбрәт тулы мондый сүзләр ниндидер максат белән әйтелә бит.
Г.Т. Милләтемә олуг файдалар килүен өмет итеп...
- Әмма олуг файдалар үзеннән-үзе генә килми. Моның өчен кавемеңнең рухияте мөкәммәл, фәнемлелек дәрәҗәсе югары булырга тиеш. һәрхәлдә, шуңа омтылу лазем. Әгәренки туфракның гумус катлавы чагыштырмача юка икән, димәк, аннан әллә нинди зур уңышлар көтә алмыйсың. Зыялылык зәмине саллы булмаса...
Г.Т. Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар.
- Тик безгә андый затлар наман җитеп бетми әле. Килешәсезме?
Г.Т. Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ... Бу әйтелгәннәр булмаганда, безнең тормышымыз күңелсез, үлек чыккан өй төсле моңлы, тынсыз-тавышсыз, рәхәтсез булачактыр.
- Сөйләгән сүзебез барыбер укуга килеп тоташа. Милләт хадимнәре тәрбияләү өчен мәктәпнең көчле булуы зарур.
Г.Т. Дөрест сүз бу... Әүвәл милләт укысын, белсен, француз, немецләр кадәр күзе ачылсын... Без дә алар юлыннан барыйк, Хуҗа Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк... Без дә ...адәмчә тормыш итик дөньяда. Гыйлем белән дөньяны кулда тотты япон... Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк!.. Күтәрелеш юлларына атлап үтик... Файдаланыйк киңлектән... Надан булу гарь... Наданлык таптамасын — яньчелербез... Кап-кара кол белми хөррият дигән сүз кадрене.
- Сезнең сүзләрдән дә күренеп торганча, һәртөрле белем бирү йортына бининая зур вазифа йөкләнгән. Татар мәктәбенә бигрәк тә. Үз дәүләте булмаган халыкны саклап калу өчен һәрбер укытучы үзенчә фидакарьлек үрнәге күрсәтергә тиеш.
Г.Т. Мәктәпләр — безнең арсенал...
- Әмма шунысы эчне пошыра: алар һәрбер заманда да камиллектән ерак тора.
Г.Т. Бармак берлән каткан җирне казып булмый, әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый; шуның төслүк, мәктәпләрне төзәтмичә, «Тәрәккый!» — дип кычкырырга базып булмый.
- Нишләргә икәнен дә әйтеп үтсәгез...
Г.Т. Ислах дәрьясында йөзсен безнең кораб... Туган вә туачак балаларыбызның күңеленә яңга-яңга милләт хисләре, истикъбаль§§§§§§§§§§§§§§ дәртләре салырга хезмәт итеп.
- Әлбәттә, бармак белән каткан җирне казып булмый. Югары әзерлекле мөгаллимгә җитешле дәреслекләр кирәк.
Г.Т. Хәзерге тормыш, хәзерге китеш өчен иң кирәкле, иң мөһим булган яңа-яңа, үз ана телебездәге китаплар...
- Сезгә инде яхшы мәгълүм, 1905-1907 елгы инкыйлаб алып килгән азмы-күпме хөррият шартларында башлангыч мәктәпләр өчен язма әсбаплар әзерләү ешаеп китә. Белем ягы чамалы «эшлеклеләр» хәтта әлифба төзергә алына. Методика таләпләре санга сугылмый... Кем әйтмешли, укымыйча гына галим булырга маташулар инде каныбызга сеңеп өлгергән бугай.
Г.Т. Гыйлем җәүһәрен чүплек башыннан эзләргә мәҗбүр итәләр... Чүп булгач чүп инде. Ул таралып ятса да, тәртипкә салынса да — барыбер чүптер.
- «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хрестоматиясен төзергә, димәк, күңел кайтаргыч шундый хәлләр тәэсирендә ниятләгәнсез.
§§§§§§§§§§§§§§ Истикъбаль — якты киләчәк.
ЗИННУР МАНСУРОВ
106
Г.Т. Бу... минем законный хакым иде. Татар балаларының рухына файдалы тәэсирем булачак, иншалла.
- Ничек уйлыйсыз, безнең мәктәп элгәрләргә бөтен яктан да алмаш булырлык буынны тәрбияли аламы? Гомумән, татар яшьләренә ышанычыгыз зурмы?
Г.Т. Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны образауный егетләргә тәмам... Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек.
- Димәк, яшьләр шушы йөзекнең...
Г.Т. Бик зур фәхерле***************, чын бриллиант кашлары!
- Дилбегәне кулыннан ычкындырырга теләмәгән бәгъзе затлар, гадәттә, образауный яшь-җилкенчәкне бигүк өнәп бетерми. Монысын да беләсездер.
Г.Т. Дөньяда күп кешеләр бар ки, үткен вә гакыллы кешеләрдән куркып, үз тирәләрендә күбрәк ахмакларны йөртәләр.
- Алмаш дигәннең дә төрлесе була.
Г.Т. Тәти тапса сабый барган юлында, йомышы истән чыгар, һич аерыла алмас. Шулай яшьләр дә: юлда күрсә алтын, баюдан башкага күңелен салмас.
- Бай булсаң, акыллы саналасың. Бусы әле бер хәл. Менә шунысы күңелгә тия: иңнәренә милли варислык җаваплылыгын алырга тиешле байтак егет-кызлар үзләренең карашларын чынбарлык белән акланмый торган чиккә җиткерүчән. Андыйларда мин- минлек билгеләре хәттин ашып киткәли. һәм үзеннән-үзе тәкәбберлек барлыкка килә. Мондый сыйфатларның чиктән тыш күбәеп китүе адәм баласын урау юлларга өстерәп кертә. Остаз үз шәкертләренең шундый булуын теләрме?
Г.Т. Татар шәкертен кеше ясар өчен, иң элек, аның «вәкар»ен бозарга кирәк. Бу — өй салганда иң элек нигездән башлау, сүткәндә түбәдән тотыну кеби кагыйдә инде. Андый «вәкарь» яшьлектә җимерелмәсә, бәгъзан, мөхәррир булып гомер итеп, неграмотный үләчәк «зате галиләр»дә††††††††††††††† дә кала. Мисал эзләсәңез, күктән йолдыз эзләгән кеби генә булып, аны табуда зәхмәт чикмәссез.
- Икенче яктан караганда, кешедә үз-үзен ярату хисе өлешчә булырга тиеш ләбаса! Югыйсә үз көчеңә ышану күңелеңдә җирлек таба алмаячак. Ә яшьлектә беркадәр соңгарып килә торган, тәҗрибә аша бирелгән нигъмәтләрне һәркем белә.
Г.Т. Тугъры караш, төпле гакыл...
- Лекцияләр укыган шагыйрь буларак, татар баласына нинди нәсыйхәт бирер идегез?
Г.Т. И җир йөзендәге фәрештә, син бу милләтнең өмете һәр эштә... Очып төш тә балалык бишегеннән, ябыш — аерылма мәктәп ишегеннән... Синең бу барган юлың — галимнәр юлы; бу юл белән барлык олы кешеләр җитешкән... Көне килер: синең дә урының бөек булыр; ихтимал, исемең алтын белән язылыр... Барлык мөселманнарның уртаклыгы сез... Гыйлем йозагының ачкычы сез, тәрәккый күкләрнең баскычы сез... Черек милләт өчен сынмас терәк сез; тугыз корбан суеп алган теләк сез.
- Гәрчә үземнең каланчадан күзалласам да, бу җәһәттән сорашып каласым килә: сүз нинди корбан турында бара?
Г.Т. Терелер өчен корбан кирәк... Фида булган... бер җан кирәк.
- Милләтне савыктыру өченме Г.Т. Дөрест.
- Ни өчен эле корбан саны нәкъ менә тугыз килеп чыга? Хәер, моны ачыклау озаккарак китәр. Хәзергә анысы сер булып калсын — алдагы сөйләшүләрнең берсендә тәфсилләп аңлатырбыз... Кыскасы, нәсыйхәт бирүегездән шул сизелә ки, сез яшьләргә зур ышаныч баглыйсыз. Мыжык карт сыман, өлкән буынның яшьлек елларын искә төшереп, чагыштыра-чагыштыра, аларны һаман саен сүгәргә кыҗрап тормыйсыз.
Г.Т. Измәсен яшьләрне дә күптән яше үткән кеше!.. Батсын фанатиклар! Яшәсен яңа, яшь милләт каһарманнары!
- Әңгәмәне алып баручы буларак, исегезгә төшереп үтәргә мәҗбүрмен: безнең
*************** Фәхерле — мактанычлы.
††††††††††††††† Зате гали — бөек зат.
ҺӘР ХЫЯЛДАН ТАТЛЫДЫР МИЛЛӘТ ХЫЯЛЫ
107
озынгарак сузылган ошбу сөйләшүдә татар халкы язмышы үзәккә алына. Сорау- җавапларның болай дәвамлы килеп чыгуы нәкъ менә тема мөһимлегенә бәйледер. Икебез дә сизмәстән, аеруча әһәмиятле мәсьәләләргә кат-кат әйләнеп кайтабыз. Күреп торам, үзегез дә һәрбер төшенчәгә милли төсмер бирергә тырышасыз.
Г.Т. Күңелем «милли» дигән сүзне сөя — белмим, нидән?
- Бер олы гамь биләп алгач, калеб шундый халәткә керәдер инде.
Г.Т. Милләтне күтәрергә күңелем ашыга һәм ашкына... Күрергә җанлылык вакытын татарның.
- Бу җәһәттән үз дигәнегездә тору хокук сакчысы гамәлен хәтерләтеп куя.
Г.Т. Бик нык торам үз хакымны теләүдә мин, һәнүз шул ук хокук көен көйләүдә мин... Изге эштер тартышмаклык хокук өчен... Тартыш кирәк, кирәк тартыш... Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук!
- Моның шулай булуын, әлбәттә, гавам да аңлый. Империя кысаларында үз халкыңа хокук даулау милли идеядән чыккан мөһим бурычлардан санала. Әлеге омтылыш хәтта татарның пайтәхетеннән читтәрәк урнашкан калада — сезне яхшы хәтерләгән Җаекта да шактый ачык чагылган. Биредә яшәүчеләр һәртөрле сәяси вакыйгаларга зур җитдилек белән караган, шул исәптән II Дәүләт Думасына сайлауларга да битарафлык күрсәтмәгән.
Г.Т. Халык үзенең программасында һәммә милләтләргә, һәммә диннәргә бертигез хокук бирелүен требовайт иткән партияләргә кушылды.
- Нахак сөйләүче карагруһчылар да зыян-зәвер китерә алмаган.
Г.Т. Алар... рус, әрмән, яһүди, татар депутатларына йөзе бер тәңкәлек чуклы кәләпүшләр алып баручы бер... мөселманны гына Думага җибәрмәкчеләр иде.
- Кәләпүш дигәннән... Телем күптән кычытып тора иде—менә сорау бирергә җай чыкты. Безнең әлеге баш киеме сезгә инде яхшы таныш. Кечкенә Габдулланы асрарга алган Мөхәммәтвәли белән Газизә өендә дә Казан байлары өчен эшләнгән төрледән - төрле кәләпүшләр күп булган.
Г.Т. Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда, ...кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде.
- Сезне Өчилегә кире җибәрер алдыннан да башыгызга өр-яңа кәләпүш менеп кунаклаган. Үги әниегез аны төсле хәтфәләрдән корамалап, үзенчә бер сагынмалык булсын дип теккән.
Г.Т. Алла аңар рәхмәт итсен.
- Без менә шушы гап-гади киемнең шәкеленә артык зур милли эчтәлек салмыйбызмы икән?! Әйтерсең лә кәләпүш — татарлыкның төп билгесе. Өстәвенә аны бүтән милләт вәкилләренә күпләп бүләк итүне гадәткә керттек. Шулай башыбыз да китеп бармагае. Әнә, ханлыгыбыз таҗыннан да колак какканбыз... Фикер бик тирәнгә киткәнче, сезнең мөнәсәбәтне беләсе килә: ни-нәрсә соң ул кәләпүш?
Г.Т. Мөселман икәнлекне белгертер өчен киелә торган мәҗүс каләнсәвәсе...
- Ягъни мәҗүсиләр бүреге. Күрәм, сезнең шулай җавап бирүегездә ачы ирония сизелеп тора. Астары аңлашыла: үзебезнең татар икәнлегебезне без гамәлләребездә күрсәтергә бурычлы. Шулайрак түгелме?
Г.Т. Вакыйган, нинди дөрест сүз әйткәнмен икән!
- Чыннан да, зурдан кубып уйлый белә торган, дошман алдында иелмәгән баш кыйммәт. Безгә исә еш кына тәдбирле гамәл кылу, ягъни нәтиҗәсен алдан күзаллап эш итү җитми.
Г.Т. Менә әле Казан мөселманнары... 300 еллык падишаһ нәселе юбилее вакыйгасында... һәрвакыт мәйданга килә ала торган приютны сорарга уйлаганнар иде... Бу хәл инде узган юбилейның кыйммәтен корым тазартучының бриллиант тәкъдир итүе кебек аңлау була иде. Бу хәл инде милләтнең чын ихтыяҗына вакыйф булмау*, бөтен авыл янганда, белмәмешкә салынып, чабата киндерәсе үрү була иде... Киребеткәнлек була, чебен очуы була иде. Таләпсезлек вә түбән табигатьлелек була иде.
- Романовлар нәселенең Русиядә патшалык итә башлавына өч гасыр тулу уңаеннан ниндидер рәхим-шәфкать көтү аяусыз империя шартларында изелгән халыкның
ЗИННУР МАНСУРОВ
108
самодержавие алдавычына чираттагы бер ымсынуы гына булган лабаса. Моңа төшенүчеләр табылгандыр бит?
Г.Т. Яшьләр бу тарихи вакыйганың чын кадерен аңлау белән, милләтнең дә ихтыяҗын сизү белән, аларга Шекспирның зур каһарманнарыннан берсе булган Гамлетның: «Быть или не быть!» — дигән сүзе белән генә җавапланганнар иде.
- Әлеге дә баягы кәләпүш белән киңәш корып алу кирәк булган... Хокукы чикләнгән бездәй кавемнең аппетиты да кысыла торгандыр.
Г.Т. Күк капусы ачылганын күргән бер башкорт... дога кыйлган:
- Йа Рабби! Иртәгә бер телем ак күмәч белән май ашасам иде!
Әнә ул приютчыларның да таләбе шул башкортныкыннан югары түгел инде... Әмма яшьләр, күк капусы ачылганда, зуррак дога кыйлмакчы булганнар иде. Кабул булмаса булмас.
- Икмәк игә торган җиргә бик хирыс башкорт туганнарыбыз киләчәктә әле үзләренә тәгаен зуррак өлеш тә даулар. Аларда үҗәтлек көчле. Без булганны да таратабыз гына...
Г.Т. Нишләмәк кирәк?.. Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас.
- Менә шундый хәлдә бер-береңне күралмауга нигезләнгән мөнәсәбәтнең отыры колач җәя баруы моңарчы сибелүгә дучар ителгән халыкны инде икенче мәртәбә таркалуга алып бара. Монысы үзебезнең тарафтан эшләнә. Ә эчтән бүлгәләүгә омтылуның нинди генә ысуллары юк! Ис-акылың китәрлек.
Г.Т. Без әйтәмез: бер кеше 20 миллионлы бер халыкның там яртысын дошман күреп, калган яртысын дуст күрәм дип дәгъва кыйлса, аның бу дәгъвасы ап-ачык бер ялгандыр.
- Монда беребезне дә битараф калдырмастай математик зурлык килеп чыкты әле. «20 миллионлы бер халык», дисез. «Өч баш» исемле мәкаләгездә исә «20 миллион Русия мөселманнары», «10 миллион Идел буе татары» дип телгә алуыгыз истә калган. Сөбханалла, өммәт каны аккан замандашларыгыз никадәр ишле булган икән! Әле «халыклар төрмәсе» мәҗбүриятендә гомер кичергән чакта бит. Үзегез үк әйтмешли, «Шул халыкныңмы...»
Г.Т. Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?
- Уйлап чыгарылган мәгълүмат түгел, татарлар Русиядә сан ягыннан икенче кавем булып исәпләнә. Моны һәр тараф та икърар итәргә тиеш. Бер-берсенә лаеклы көндәш булган очракта да әлеге халыклар этикет сакларга бурычлы...
Г.Т. Мәдәният дөньясында безгә нисбәттә «тәҗрибәле картлар» булган руслар...
Вакыйф булмау — төшенмәү.
- Сүзегезне ефәк җеп белән бүләргә рөхсәт итегез. Соравымны оештырып бетеримче... Сезнең язганнарыгызда рус халкына карата мөнәсәбәт төрледән- төрле җете төсләрдә ап-ачык чагылыш тапкан. Анда «Рус белән тормыш кичердек сайрашып» кебек югарырак кимәлдәге бәйрәмчә йомгаклау да, «Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң» ише курку-куркытулы ачы хакыйкать тә бар. Гади сүзләр белән әйтеп үтегез әле: үзара аралашып яшәргә хөкем ителгән әлеге халыклар чынлыкта нинди рәвештәге мөнәсәбәткә өстенлек бирергә тиеш?
Г.Т. Һәр милләтләр максудларын хасил итә‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡... Без — руслар белән татарлар — һәр вакыттагы кеби, тату гына, честный гына алыш-биреш итеп тора алабыз... Бик яхшы бит!.. Дуслыкта берлек, тигезлек, тиңлек кирәклеген әйтмәсәм дә беләсез инде.
- Берлек, тигезлек, тиңлек, дисез. һичшиксез, гаять олы төшенчәләр турында сүз бара. Әмма моның өчен рус белән татар бердәй шартларда, ягъни икәве дә дәүләти мөстәкыйльлектә яшәргә тиеш ләбаса.
Г.Т. Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!
- Кызганыч, безнең милләт инде ничә гасыр «эретүказаны» сынауларын кичерергә мәҗбүр. Мондый гайре табигый хәлдә, бөек державачылык ассимиляциясенә бирелеп, байтак кавем бөтенләй юкка чыкты. Әлбәттә, сез күзаллаган олуг максатларга ирешү өчен татар әүвәл милләт булып сакланырга тиеш. «Быть или не быть!» билгесезлеге
‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡ Максудларын хасил итү — теләкләрен тормышка ашыру.
ҺӘР ХЫЯЛДАН ТАТЛЫДЫР МИЛЛӘТ ХЫЯЛЫ
109
астында гомер сөргәндә ниндидер киләчәк турында хәтта ки уйларга да куркыныч.
Г.Т. Куркыныч һәр заман ияләнмәгәнгә генә була. Бер ияләнсәң, куркыныч та гади нәрсә генә булып кала... Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән!
- Безне нәрсә көтә ? Еракмы ул, әллә якынмы ?
Г.Т. Көлле атин карибен§§§§§§§§§§§§§§§.
- Теле булмаган кавемне карга күтәреп китә. Әгәренки татар күктән бирелгән шушы мөкатдәс нигъмәттән мәхрүм ителә икән, җир йөзеннән аның үзенчәлекле яшәү рәвеше дә отыры юкка чыгачак. Бары камил телгә ия милләт кенә үз алдына зур максатлар куя ала. Әллә сөенергә, әллә көенергә: дөнья буйлап сибелгән безнең халык бик күп төркемнәргә бүленгән кебек, аның теле дә төрле «сөйләш»ләр белән тармакланып беткән. «Туган тел» гимнының авторы буларак, абруйлы карашыгызны тәгаен беләсе килә. Шактый катлауланып киткән ошбу мәсьәләдә берәр төрле юнәлеш билгесе бармы?
Г.Т. Мин Казанны тәхте пай**************** һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына баруын телим.
- Сезгә инде яхшы мәгълүм, безнең мөселман дөньясында Русиядәге барлык төрки халыкларның милли-мәдәни уртаклыгы идеясен күтәреп, аларны «телдә, фикердә, гамәлдә берлек» нигезендә үзара якынайтырга омтылучылар да булган. Әйтик, замандашыгыз Исмәгыйль Гаспринский — шундый әйдаманнарның берседер. һәр кардәш милләт вәкиле өчен дә аңлаешлы аралашу чараларын, мәсәлән, «Чыгтай теле»н игелекле ният белән алга сөрүчеләр дә бар. Төрек туганнарыбызның тел-лөгать тәҗрибәсен уртаклашырга тырышулар да, башка төрле бәргәләнүләр дә әледән-әле кабатланып тора...
Г.Т. Татарларны төрекләштерергә аз тырышмадылар. Ләкин булдыра алмаслыкларына тәмам күзләре җиткәч кенә туктадылар... Үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, «Госманлыез, әфәндем», дип йөрүче хиффәтләребе熆†††††††††††††† дә аз булмады. Ләкин мондый комедияләр вакытында булды да, узды да китте... Без, татарлар, һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр — Истанбулда, без — монда.
- Тәкъдир каләме безгә буйсынмый. Адәм баласын язмыш йөртә. Аның мәҗбүрияте катгый. Менә сезне Финляндиягә чакырганнар, вәләкин барырга насыйп итмәгән. «Мөмкин булса, Истанбулга да бер-ике атнага заглянуть», — дип ният кылгансыз, әмма солтан җирен үз күзегез белән күреп кайтырга вакыт таба алмагансыз. Димәк, ләүхелмәхфүздә язылмаган. Тәкъдир кушуы буенча чит илдә гомерлеккә яшәп калулар да, хәтта башка халыкка хезмәт итүләр дә бар бит әле...
Г.Т. Кем ки туган-үскән җирендә файдалы кешеләрдән саналмаса, аның күңелендә һәрвакыт чит җирләр сөекле булыр.
- Ай-най, бик катлаулы мәсьәлә бу. Әгәр кеше үз җиреннән сөрелергә мәҗбүр ителсә, аңа күктән бирелгән талант-мөмкинлекләрен кайда ачарга соң? Иң әнәмиятлесе—каңгырып яшәсәң дә, чын татарлыгыңны югалтмау. Дөрес, кан-яшьле туган туфрагыңда газиз халкыңның хокукын даулау, аның фидакарь хадиме булып калу күпкә авыррактыр.
Г.Т. Кемгә ләгънәт әйтәсе һәм каргасы?.. Нишлисең, тәкъдир шулайдыр... Һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел!
- Әйе, гомер географиясен билгеләү безнең көчтән килми. һәртөрле һиҗрәт кылулар котылгысыз. Күченү сезне дә көтеп торган.
Г.Т. Бәхет һәм якты киләчәгемне теләп юлга чыккан идем.
- Ятимлек юллары аеруча тармаклы булучан. Әлбәттә, сезне яшьли сыендырган Җаек каласын гадәти тукталышлар җөмләсенә кертергә ярамый. Кечкенә Апуш анда шәхес һәм шагыйрь буларак тәмам өлгереп җиткән. Казанга юл тоткан чакта да: «Хуш, гомер иткән шәһәр!» — дип, ихлас бәхилләшергә кирәк санагансыз. Болары безгә яхшы мәгълүм. Әмма бу каладагы чуардан чуар татар җәмәгатьчелеге тоташтан уңай тәэсир
§§§§§§§§§§§§§§§ Һәр киләчәк якын.
**************** Тәхте пай — башкала.
†††††††††††††††† Хиффәт — тиле, юләр.
ЗИННУР МАНСУРОВ
110
генә калдырмагандыр бит?! Ә безнең халыктан бөтенесен көтеп була. Аның төрле-төрле катлаулары бар.
Г.Т. Уральскиның үзенә вә җаһил татарларына һәммәсенә киткән вакытымда ләгънәт укып киткән идем. Шуңар күрә... һичберсе тугърысында... исемә төшерәсем килми.
- Мондый җавапны көтмәгән идем. Турыдан суктырдыгыз.
Г.Т. Тугъры әйтергә яраганда, кинаяләргә сыгыну нәрсәгә?
- Казанга кайтып гомер итә башлагач, күңелегезгә юшкындай утырган тәэсирләр өстәлдеме? Бәлки, әлеге уңайсыз сорауга да җавапны «туры төтенле» зат буларак бирерсез.
Г.Т. Бу замандагы европалылар нәрсә тарихында изге ат калдырса, шуңар түгел, нәрсә әле бүген дә тамак туйдырса, шуңар тотыналар, түгел аерым личностьлар, хәтта бөтен милләтләр шул эш илә генә мәшгульләр... Казанга килгәч, бөтен милләтчеләрне күреп, хәлләрен аңладым.
- Моның тәгаен билгеләре нәрсәдә күренде соң?
Г.Т. Мәгаттәәссеф‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡, алар минем колагыма: «Синең шигырьләр халыкка үтә, фәлән хакка гына саткансың икән, без фәләнне биргән булыр идек», — кеби ач күзле сүзләре илә мине мыскыллый башладылар. «Киләчәкне тәэмин итәргә кирәк- фәлән», — дип лыгырдадылар. Миңа, һәрвакыт милләт вә миллият фикере белән рухланып, илһамланып торган шагыйрьгә, табигый, ул сүзләр тәхкыйрь§§§§§§§§§§§§§§§§ иде. Мин нишлим аларның киләчәкләре белән?
- Кем белән эш йөртүләрен аңлап, алар сезгә бүтән бәйләнмәгәндер бит?
Г.Т. Алар миңа тынычлык бирмәделәр: «Син бу язганыңны безгә бир, фәлән нашир сиңа аз биргән, ул вөҗдансыз!» Менә шулар мине тәмам ваксыттылар, изделәр... Алар миңа дүрт ел буе «киләчәкне тәэмин!», «кеше»чә тору, киенүне, тагын әллә нәрсәләрне лыгырдадылар. Шул тавышлардан миндә бер колак шаулавы пәйда булды... Хиссиятем тупасланды... Җитәр әле.
- Алай ук сәйяр җанлы булмасагыз да, сезгә сәфәр чыгарга да туры килгән. Казанда иртә-кичен «интеллигентлар, тиречеләр, итчеләр, извозчиклар, жуликлар» белән катышып кына калмагансыз, Мәкәрҗә ярминкәсенә, Гурьевкага, Әстерханга, Петербургка, казакъ далаларына да барып кайтырга өлгергәнсез. Алган тәэсирләрегез күптер. Уфага бер генә түгел, ике тапкыр сәфәр кылгансыз...
Г.Т. Аның «авыллыгы», тынлыгы, җансызлыгы минем әле хасил булмактагы европалылыгымны, культурный шәһәр кешеселегемне, шау-шу яратучанлыгымны, галәбәлек*****************, көрәш сөючәнлегемне үчекләгән кеби булды.
- Җан-тәндә көрәш сөючәнлекне саклап тоту бининая көч-куәт бәрабәренә генә бирелә. Бу хакта сездән сораштырасым килә, әмма нигәдер җөрьәт итмичә торам. Сизелә ки, кичергәннәр турында сөйләргә яратмыйбыз.
Г.Т. Нәрсә күрдем бу җиһанда? Ни бетердем?
- Менә шушы сораулар тирәсендә беркадәр гәпләшеп аласы иде.
Г.Т. Кайгы-хәсрәттән башка мин дөньядан өлеш алмадым... Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.
- Гаять кыен шартларда да газиз милләтеңә хезмәт итә алу—үзеңнән соң бәналәп бетергесез өлеш калдырып китү инде ул. Гадәттә, мондый затның кадере арта.
Г.Т. Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?!
- Сез иҗат гомерен «ярты төш»кә охшатасыз. Җиде сәнәгә сузылган шушы халәттә уянып китүләр дә, яшәеш хәлләре турында уйланып алулар да булгандыр бит?
Г.Т. Андый чакларда мин әллә ничек, итегемә чия төше кергән кеби, штиблет бавым чишелгән кеби, тормышымның өскерәк кат уңайсызлыкларын да сизеп ала идем. Ләкин нә файда: бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы, бәхетсез почмакның әсир былбылы булган мин бичара тагы әллә кемнәрдән агу алам, тагы кәефләнәм, тагы төш күрә идем. Әйе, кардәшләр,
‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡ Мәгаттәәссеф — кызганыч ки.
§§§§§§§§§§§§§§§§ Тәхкыйрь — хурлау.
***************** Галәбәлек — җиңү, өстенлек.
ҺӘР ХЫЯЛДАН ТАТЛЫДЫР МИЛЛӘТ ХЫЯЛЫ
111
минем уянуларым тормышымны төзәтер вә алдагы идеалыма тугърырак атлар өчен, җитди вә әсаслы††††††††††††††††† бер эш кыйла алмыйлар иде.
- Хәтерлисездер, озын-озак әңгәмәбез башында, милләткә вәгъдә бирү төсендә эндәшкәндәй итеп: «...саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым», — дип искәрткән идегез. Әле адәм баласын һәрдаим эзәрлекләп торган, милләтнекеннән үзгәрәк чирләр дә бар бит.
Г.Т. Дөнья күрә башлаганнан бирле медицинага ышанмый идем вә һәр халәткә «Нервы расстроены» дигән докторларны һәр авыруны кизүдән диюче әбиләр белән тиңләштерә идем... Больница хадимнәре миңа: «Ник алданрак больницага кермәдегез?» — диләр. Мин аларга: «Без больницаны үлемнең әүвәлге стансасы дип беләмез. Аз булса да дөньяда торып калыйм, дип әйттем», — дидем.
- Уенын-чынын бергә кушып сөйләүчеләр искәртеп үткәнчә, бер мәртәбә җиңел генә үлеп киткәнче, ун мәртәбә бик каты авыруың хәерлерәк.
Г.Т. Бер зур эш эшләгән шикелле, әллә кайларга барып авырып йөрим. Авылда авырдым, Казанда авырдым, Самарда авырдым, Уфада авырдым, ахирел әмер, патша тора торган шәһәргә — Петербургка барып авырдым... Петербургның суыгы — гыйнвар суыгы, сыросте сырость иде... Бизгәк һәр көнне дә килә — аспиринне эчеп, җөрәкне әллә никадәр зәгыйфьләндердем. Кайсы көнне икешәр мәртәбә эчә идем, чөнки суыкка чыдап булмый... Гаҗиз булдым эчем-тышым туңганга мин... Тән урнашмагач, җан урнашмый. Җан урнашмагач, фикер урнашмый.
- Сез туңдыру зәхмәтенә каршы башкарак әмәл тапкансыз бит.
Г.Т. Җылыныр өчен берәү белән сугышыйм, димен.
- Иҗтимагый тәҗрибә күрсәткәнчә, тормыш — көрәш. Яшьли аңлаганыгызны исегезгә төшерәм. Менә шундый фидакяр эшчәнлектән башка халыкның гомер юлын күзаллап булмый.
Г.Т. Бу тормыш кем белән туктар талаштан?.. Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез, көрәшкәнне җиңә алмый ул каберсез...
Хәзергә җитәр әле... Ьаман үземне генә сөйлим икән.
- Җан-тәнегезнең гайре табигый халәттә әледән-әле көйсезләнеп торуы аркасында, «Бернәрсә дә язып булмый» дип, кайчак зарлангалап алгалыйсыз. Ә үзегез...
Г.Т. Җырлап торам, торган җирем тар булса да... Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?
- Кулыңнан каләм төшмәү — үзе бәхет ләбаса. Шулай түгелме?
Г.Т. Фәйзы бакый — таҗе шагыйрь‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡.
- Менә шундый олуг таҗлы шагыйрьнең насыйп ителүе халыкның үзенә дә бининая зур сөенеч китерә. Бер караганда, язганыңның милләткә файдалы булу-булмавына шик-шөбнә белдереп өзгәләнергә ярамыйдыр. Тәмам өмет өзмәскә кирәк. Бу очракта ясин чыгу безнең вәкаләттә түгел ич. Халкыбызның яшәешен шагыйрьлек хиссияте генә шундый ямансу төсләрдә сурәтләп күрсәтәдер.
Г.Т. Мин... саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә.
- Сөйләшүне түгәрәкләр вакыт якынлашты. Сез әңгәмәбез башында татар халкына соңгы сулышкача хезмәт итәргә вәгъдә биргәндәй, нәркайсы шигарь булырдай гыйбарәләр белән милләтебезгә иҗат асылыгызны ачып салган идегез. Шуларга өстәр сүзегез бармы?
Г.Т. Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем; мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең.
- Ярты төш мисалында кичегүсез үтеп баручы ашкын гомер сәгатьләрендә халкыбыз хакына кылган гамәлләрегезнең әҗере турында уйланырга туры килдеме?
Г.Т. Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса — шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.
††††††††††††††††† Әсаслы — төпле, нигезле.
‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡ Т-> I- V" V"
Бетмәс-төкәнмәс байлык — шагыйрьлек таҗы.
ЗИННУР МАНСУРОВ
112
- Милләт саулыгы әллә ни тәтемәсә дә, милләт авыруы белән авыруыгыз хактыр. Әмма татарның чире байтак бит әле.
Г.Т. Аның авыруына дару куеп киттем.
- Бу әңгәмәгә нокта куеп, берәр кәлимә әйтсәгез иде.
Г.Т. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез?
- Әйдәгез, әлеге катгый сорауны миңа гына түгел, эчендә җаны булган һәрбер татарга бирик.
Габдулла Тукай. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез?
 

Реклама