Логотип Казан Утлары
Публицистика

«БЕЗ БАРЫБЫЗ ДА ТУКАЙ БАЛАЛАРЫ...»

Тукай — егерменче гасырда татарны милләт буларак саклап калучыларның берсе, беренчесе, милли каһарманыбыз.
А.Гыйләҗев

Аяз Гыйләҗевнең тормыш һәм иҗат юлында Г.Тукай исеме, сүзе, фикере даими яңгырап тора. «Югалтылган бәхетнең кайтарылуы» (1946) шигырендә үк лирик «мин» Тукайны белүе белән горурлана:

Алексейның әзрәк шагыйрьлеге
Бар дисәк тә, ялгыш булмастыр.
Бәлки бу хис анда яшьлек дәрте
Һәм мәхәббәт белән тугандыр.

Укыган ул Пушкин, Лермонтовны,

Шактый көчле иде Тукайда.
Оста гармун уйный, яхшы егет

Яраттырды үзен һәркайда*.

Г.Тукай А.Гыйләҗевнең иң яраткан шагыйрьләреннән була: «Эш бүлмәмдә, сул якта бер шкаф бар, шуның өске киштәсендә минем иң яраткан авторларым, күңелемнең мәңгелек юлдашлары булган китаплар — Тукай, Есенин, Ибсен, Шоу, Хемингуэй, Еники, Эрих Мария Ремарк»1. Яшь чагында ук күңеленең иң түренә үткәреп, җитлегә төшкәч, Тукай шәхесенең бөтен бөеклегенә гаҗәпләнеп тә, сөенеп тә төшенә ул: «Яшьрәк чакта Тукайны яттан өйрәнсәк тә, университетка кереп, Якуб ага Агишев лекцияләрен тыңлаганчы мин Тукайны бөтенләй аңламаганмын икән»68 69 70.
А.Гыйләҗев Тукай темасын махсус өйрәнә дип әйтү дөреслеккә туры килмәс. Шулай да шагыйрь әдипне кайсы ягы белән җәлеп итә соң? Әйтергә кирәк, иң әүвәл, халыкчанлыгы белән: «Бер нәрсә хак — безнең татар халкын Тукай тудырган. «Тукайсыз-айсыз тору» безнең бик зур бәхетсезлегебез булган. Тукай — чор билгесе, мең еллар яшәгән татар халкының көзгесе, милләтнең яшәү көчен, аның сәләтен, бар булганын ачып салучы. Онытмыйк, милләтнең эчке көчен бары тик аерым шәхесләр генә ача алган. Безнең өчен Табигать Тукай бөеклеген сайлаган. «Тукайны бишенче ел революциясе тудырган», диләр безнең галимнәр. Алай гына түгел, революцияне Тукайлар тудырган... Шулай...»71 Тукай фикер хөрлеген яклый, шәхес азатлыгын күтәреп чыга, ул кертеп җибәргән «милләт хадиме» концепциясе шагыйрьнең үзе кебек үлемсез. А.Гыйләҗев җепшеклек елларындагы хөр фикернең чишмә башы турында уйланып, болай ди: «Тукайны 1905 ел революциясе тудырды. Без әлегә кадәр шул революциянең дәрте-шаукымы белән яшәп ятабыз ич! Нинди күтәрелеш, нинди уяну, нинди кузгалыш чоры булган бит!..»72
Г.Тукай әдипнең иҗади аңы үсешенә тирән йогынты ясый. Башлангыч иҗат чорында ук язылган «Адашкан йолдызлар» хикәясендә (1946-1947) Г.Тукайның «Мәхәббәт» исемле шигыреннән «Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну!»73 дигән өзек эпиграф итеп кулланыла. А.Гыйләҗев «шагыйрьнең ярату — шифалы яңгыр тамчысы ул, гади кешедән мәхәббәт каһарманын ясый ала, дигән фикерен ачкыч итеп ала»74. Үз чорында Г.Тукай сөю-яратулар иҗатчы өчен илһам чыганагы дип белдерә, күңел лирикасында Алишәр Нәваи, Байрон, Пушкин, Лермонтов исемнәрен яңгыратып, татарның мәхәббәт шигъриятен дөнья әдәбияты киңлекләренә чыгара. А.Гыйләҗев исә «Адашкан йолдызлар» хикәясендә Исхак-Сания хисләрен тасвирлаганда, традицион сурәт чараларына мөрәҗәгать итә (мисалга, хәтфә үлән, сирин, гөлчәчәк символлары). Әсәрнең эмоциональ көйләнешенә килгәндә исә, ул да Г.Тукай, Һ .Такташ романтик лирикасын, Г.Ибраһимов һәм Ф.Әмирхан прозасын хәтерләтә. «Йәгез, бер дога!» романындагы лирик чигенешләр шул ук яссылыкта икәнен искәртеп үтү дә урынлы булыр.
Әдәбият мәйданына тәүге адымнарын атлаганда язган «Олы урам күләгәсендә» очеркында (1959) әдип Камчылы ишан образын Г.Тукай сатирасы традицияләренә таянып иҗат итүен билгеләп китә («Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» (1908))76. «Дүртәү» повестенда А.Гыйләҗев Г.Тукайдан килә торган тарихи хәтер концепциясенә мөрәҗәгать итә. Туган җирне саклап һәлак булган батырлар күмелгән кыя, сарай урынында батырлар ныклыгын саклап үскән наратлар турындагы легендалар «Шүрәле» поэмасы йогынтысында язылган булганга охшый. Повестьта татар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты традицияләре үзара керешә. Әйтик, бала тормышында урманның роле турында лирик чигенешләр Тукай поэмасын искә төшерә. Әдип тарихи хәтер ярдәмендә яңа фикерләрне калкытып куюга ирешә.
1960 елларда «Тукай чынлыкта нинди шәхес?» дигән сорау тирәсендә бәхәсләр куера. Р.Нәфыйгов77, К.Фасеев, З.Ишмөхәммәтовлар78 79 «социалистик Тукай» образын күтәрәләр. Г.Тукай исеме белән бәйле ялганга каршы иң беренче булып И.Нуруллин11 чыгыш ясый. Аңа А.Гыйләҗев тә теләктәшлек белдерә.
1964 елда «Өч аршын җир» (1962) повесте рус телендә дөнья күреп, «Дружба народов» журналының махсус бүләгенә ия булганнан соң, А.Гыйләҗев исеме СССР халыкларына таныла. Хрущёв «җепшеклеге»нең татар әдәбиятын яңа юнәлешләргә алып чыгачагына ихлас ышанган әдип Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, М.Галәү традицияләрен дәвам итәргә чакыра, милли әдәбиятыбызның «алтын чор»ына йөз тотарга өнди: «Минем халкыбызның йөрәк байлыгы, бөеклеге турында сүз әйтәсем килә. Безгә үзебезнең заманның Тукайлары кирәк. Мин моны теге «Щедриннар кирәк» дигән казённый сүздән чыгып әйтмим, Ходай сакласын, минем Җәлилләрне, Бакыйларны, Газинурларны тудырган халыкның йөрәген ачкан әсәрләрне күрәсем килә», — дип яза әдип Ш.Галиевкә юллаган хатында80.
«Җиргә тапшырылган серләр» (1966-1967) драмасында Тукай турындагы фикерләр тагын да ачык гәүдәләнеш ала. А.Гыйләҗев яшь буынны тәрбияләүдә шагыйрьлек вазифасын югары күтәрә. «Без монда «Кәҗә белән Сарык» әкиятен ятлап йөргән арада, Пастернакларны аңлый торган кешеләр туган. Яңа буын. Яңа кешеләр. Алар барын да беләләрдер, барын аңлыйлар», — ди мәктәпне тәмамлау алдында торган Зәнә. Әдип яшь буынга гыйлем-мәгърифәтне аңлы рәвештә үзләштерергә өнди (ятларга-аңларга антитезасы). Һәр кешенең иҗади мөмкинлекләре бар, һәркем тормыш юлын гамь белән сайларга тиеш, ди. Татар әдибе халкыбызның яраткан шагыйре Г.Тукайны шигъри бизәк остасы Б.Пастернакка каршы куймый, аларның һәр икесен аңлар өчен, сүз-образларга игътибарлы булып, үзәгенә төшеп укырга кирәклеген җиткерә. Әдип мисал китерә. Рәдиф исемле үсмер егет Г.Тукайның «Пар ат» шигырен өйрәнә. Шигырьдәге «мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары» дигән юллар аңарда горурлык хисе уята. Шулай итеп, Г.Тукай А.Гыйләҗев героен Ватан турында, тормыш-яшәешнең асылы, үз урыныңны табу турында уйланырга этәрә: «Шуны әйт син: без шул җирнең кайсы почмагында яшибез? Түрендәме? Почмагындамы? Һәм кем булып көн күрәбез?» Рәдиф моннан соң «куян койрыгы төсле» «ярыкта» гомер итәргә теләмәгәнлеген аңлый. Яшүсмер һәр «адәм угылының» «тормышның түрендә»81 яшәргә хокуклы икәнлегенә төшенә. Совет әдәбияты шартларында туган әлеге пьеса әдәби тәнкыйтьтә шау-шу кузгата. Билгеле, әсәрнең сәхнә гомере дә озак булмый. Әдип күңелен тырнаган уй-гамьнәрен «Урамнар артында яшел болын» һәм «Балта кем кулында?»
романнарында гаять кискен куя.
Мәгълүм булганча, татар мәдәнияте озак еллар идеологик басым астында яшәде. Язучылар системаны мактаган, данлаган әсәрләр язарга, яраклашырга мәҗбүр була. Сүз иреге булмау аркасында конъюнктурага яраклашу, хәтта буйсыну, чигенү, рухи
яктан сыну күренешләре дә булмый калмый. «Ә син үзең кем, укучы?»82 (1967) дип исемләнгән мәкаләне А.Гыйләҗевнең замандашлары программ мәкалә дип кабул итә: «Безнең нәшриятларда, журналларда түбән зәвыклы, примитив әсәрләр басылып» торды, тәнкыйтьчеләр (Ф.Мөсәгыйт, Х.Хәйри, яшьләрдән Ф.Мусин) шундый характердагы әсәрләрне күтәреп, мактап» йөрделәр, «шундый характердагы хикәя-романнарны ниндидер үзгәрмәс эталон итеп» расладылар. «Болар барысы да безнең укучыларның әдәби әзерлеге үсүгә комачаулый торган факторлар». «Примитив әсәрләрнең иң куркыныч яклары шунда: алар укучыда уйлау сәләтен үтерәләр, һәрвакыт, һәрчак әзер стандарт фикер сеңдереп киләләр. Тормыш-көнкүрешләренә, җәмгыять үсешенә җентекле күз белән карау сәләтен үтерә андый арзанлы әдәбият. Кешеләрне гражданнар түгел, тыңлаучан гади винтиклар булырга мәҗбүр итә. Әдәбият барыннан да элек хөр фикерле гражданнар тәрбияләргә тиеш»83.
Югарыда билгеләп үтелгәнчә, А.Гыйләҗев өчен Г.Тукай — хөр фикер иясе, азатлык символы, «гасыр башында милләтне» саклап калган «иң бөеге Тукай»: «Тукайга милләт көч биргән, шагыйрь белән милләтнең арадашлыгы берчакта да өзелмәгән, халык — Тукайны, Тукай татарны аңлаган. Бишенче ел революциясе Тукай белән халкыбызны бер мәйданга чыгарган. Бу гадел революциянең җылысы Тукайның мәрхәмәте, шәфкатьле кайнарлыгы аша безнең көннәргәчә җиткән»84.
«Балта кем кулында?» романында язучы: «Татар тормышының һәр тарафына күзе җиткән бөек пәйгамбәребез Тукай», — дип данлый85. «Яра» повестенда мондый юллар игътибарга лаек: «Мәңгелек — безнең изге җиребез, зәңгәр планетабыз. Мәңгелек — безнең зәңгәр күгебез, мәңгелек нурлы кояш, ягымлы-ягымлы ай, гомеребезне бизәп, бәйрәм ясап балкыган сансыз-исәпсез йолдызлар. Иделебез, сыгылмалы матур телебез, моңыбыз, Тукай, Сәйдәш...»
«Йәгез, бер дога!» роман-хатирәсендә Тукайның шигъри юллары автор позициясен белдереп килгән, эчтәлекнең эмоциональ тонын билгеләгән эпиграфлар буларак китерелә: «Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы. / Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры — / Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә / Яшьрен генә янып яткан хәсрәт тулы»86’ 87. Романда дога кылып, тәүбә иткән мәлләрендә әдипнең герое янәдән Тукайга килә. «Көзге җилләр» шигыреннән өзек әсәрдәге фәлсәфи фикерне җиткерү, көчәйтү өчен кирәк:
- Иң сөекле эшче әүладым быел ач калды, — дип,
Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый.
«Быел» гынамы?!»88 — дигәндә, мин-геройның кичерешләрендә никадәр ачы көлү яңгырап тора.
Шәхси хатларында, көндәлекләрендә, публицистикасында әдип Г.Тукайны төрки- татар әдәбиятының үзәк фигурасы, «халкыбызның йөрәк байлыгын, бөеклеген» әсәрләрендә ачкан әдип, «халыкның иксез-чиксез моңын җырлап күрсәткән» шагыйрь89, «егерменче гасырда татарны милләт буларак саклап калучыларның берсе, беренчесе, милли каһарманыбыз»90 дип атый.
Язучы фикеренчә, «Октябрь революциясе татар милләтенә һәлакәт, бетү, инкыйраз әзерләгән». «Кызыл авызлар» Тукай иҗатын да «үз мәнфәгатьләренә яраклаштырдылар»: «Аларга динсез, денсез, каршылыксыз, шоп-шома Тукай кирәк иде». «Имән чикләвеге» (1990) исемле мәкаләсендә А.Гыйләҗев совет чорындагы Тукай фәнен шулай бәяли91. Язучы «Г. Тукай һәм Г.Ибраһимов» проблемасы игътибардан читтә калганга борчылуын белдерә.
А.Гыйләҗев өчен Тукай әсәрләре татар әдәбиятының «алтын дәвере» аһәңе, бәһаләп бетергесез кыйммәтле мирас, укыган саен яңа мәгънә табылырга тиешле байлык: «Безнең әле Тукайның үзәгенә төшеп җитә алганыбыз юк... Тукайның бөеклеген без бүтән милләт вәкилләре дә кабул итәрлек дәрәҗәдә ача алганыбыз юк. Без аның татар тарихында тоткан урынын әлегәчә аңлап та, аңлатып та бетерә алмыйбыз»93.
Тукай исемен мәңгеләштерү турында озак уйлана ул. Милләтнең бөек каһарманы хакында биографик әсәрләр булдыру, А.Гыйләҗев карашынча, татар язучылары алдында торган аерым бурыч. Әдип М.Әгъләмовның «Тукай хатлары» поэмасын югары бәяли94, Тукай шигырьләрен инглиз теленә тәрҗемә иткән Р.Бохараевка рәхмәтен җиткерә.
«Әдәби таланты чәчәк аткан һәрбер язучы үз күңелен бөек Тукаебыз белән янәшә куеп карарга тиеш», — дип яза А.Гыйләҗев И.Юзеевның «Очты дөнья читлегеннән» дип аталган тарихи драмасына язган рецензиясендә. — Диндар мөселманнар Мәккәгә барган сыман, без һәммәбез дә шигъри Мәккәбез булган Тукайга бер көн сәҗдә кылып килергә мәҗбүр — чөнки без барыбыз да Тукай балалары».
А.Гыйләҗев: «Мин үземә катгый яңалык ачтым: Такташ бөтен җан тамырлары, бөтен барлыгы белән Тукай улы икән», — дип гаҗәпләнүен яшерми. Тукай шәхесе белән бер рәттә торучы милләт хадимнәренең исемнәренә җаваплылык белән якын килергә кирәклеген дә искәртә: «чөнки тарихи шәхесләрне иҗат иткәндә, бер тарихи шәхес кенә түгел, әсәрне иҗат иткән кеше дә шәхес буларак ачыла, ул телиме, теләмиме, бар булганы белән безнең күз алдына килеп баса»95.
Гомумән, А.Гыйләҗев Тукай шәхесе белән бәйле һәр күренешне изгеләштерә. Аның иҗатында татар җаны милләтнең бөек каһарманнары Тукай, Насыйри, Ф.Әмирханнар җирләнгән татар зираты белән бәйләнә96. А.Гыйләҗев шагыйрь туган көнне каен утырту традициясен кертергә дә тәкъдим итә, аның карашларына, рухи ныклыгына милләтебездә эчке ихтыяҗ зурлыгын кабатлап әйтә.
«Зур-зур тантаналар, том-том китаплар, чуар-шаулы шигырь бәйрәмнәре, йөзләгән мәкаләләр Тукайны ачып бирә алмаган икән әле! Юк, юк Тукай могҗизасын аңларлык дәвер әле килмәгән, әмма бүген үзем өчен генә булса да Тукайны яңача ачтым шикелле», — дип яза А.Гыйләҗев көндәлегендә, 1996 елның 31 маенда Кушлавыч авылына барып кайткач. — Кушлавыч белән күрешү, Тукайның ялан тәпи эзләренең җылысы калган авыш урамнар, авылга терәлеп торган моңсу зират, шагыйрь әтисенең кабере җаныма мәңге китмәскә дип ургылып керде. Шагыйрьнең туган төягенә, бәхетле вә бәхетсез татар дөньясына багышланган шигъри юллары, әнкәсенә эндәшүләре җанланып торып бастылар да һич аерылмас булып күңелемнең иң түрендә яши башладылар. Кемдер, Тукай музеен, яңа юлларны тамаша иткәннән соң, «бар да ашык-пошык», дип борынын җыерган икән, дип тә ишеттерделәр! Ә мин Кушлавычтагы үзгәрешләргә башка күз белән яратып һәм сөенеп карадым. Әле якты бурасы күтәрелеп, манарасы торып баскан, буп-буш кыса-мәчеттә дә сокланып, кая басканымны белмичә йөрдем мин! Кайсы урманнарда үскән агачлар Тукай мәчете булып кочаклашып очрашканнар икән! Урамнар, авыш юллар, музей биналары, моңсу зират агачлары, җилдә сыпылып- сыпылып тирбәлгән үләннәр Тукай рухын сакларга алынганнар лабаса!»97
«Өч аршын җир» повестена бәйле рухи эзәрлекләүләр аркасында А.Гыйләҗев ике дистә елга якын Тукай бүләгенә ия була алмый, бары 1983 елда гына мәртәбәле премияне алуга ирешә. Вахит Юнысовка бу хакта болай яза: «Өченче тапкыр куйганнар иде... Беренчесендә, идарәнең «премиягә тәкъдим итәргә» дигән карары килгәч, Югары йорттан берәү зәңгәр карандашын ала да юан итеп минем фамилияне сызып ташлый. «Әлерәк кенә Качалов театрында нинди әшәке пьеса чыгарганын оныттыгызмыни?!» — дип бер генә җикеренә (сүз минем бары тик русча гына куелган «Один потерянный день» исемле пьеса турында бара). Ул чакта Тукай бүләгенә «Язгы кәрваннар», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят»
повестьларым куелган иде. Былтыр инде «Җомга көн, кич белән.», «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары тәкъдим ителде. Бу юлы да, сәбәп табып, «кандидатураны кире бордылар». «Әле повестьлар китапта басылып чыкмаган бит!» — диделәр. Рәхмәт идарә әгъзаларына, быел инде Югары йортны да «перед фактом» калдырдылар, бары тик минем исемне генә кандидат итеп алдылар. Гадәттә бит Тукай бүләген әдәби әсәрләр түгел, ә аларнын авторлары ала килде, күбесенчә ялагайлар, иҗат төсләре булмаса да, тасма телләре булган кешеләр алды... Бу очракта исә авторның булмавы хәерле иде, әсәрләр юл ярып барды, Бибинур карчыклар, Хәйретдин агайлар.»98
Себер татары Якуб Зәнкиевкә юллаган хатында (1982) А.Гыйләҗев әрнүен яшерми: «Тукай егерме җиде яшьтә китә. Ул булмаган булса, ул дәвердә яшәгән татарларны ничек бәяләр идек? Бүген кемне милләт өчен шулай хезмәт куя дип әйтеп була? Безнең буынның намусы дип кемне атап була?»99
Бу сорауга җавапны без әдипнең «Татарский век глазами национальной элиты. 100 выдающихся татар» исемле китап өчен бирелгән әңгәмәсендә табабыз. Корреспондентның «Аяз Мирсәетович, ХХ йөзнең ун бөек татары исемлегенә Сез кемнәрне кертер идегез?» — дигән соравына ул болай ди: «Билгеле, Тукайны, Фатих Әмирханны, аларга хәзер ни сәбәпледер игътибар итмәскәрәк тырышалар. Һичшиксез, театрыбызның атасын — драматург Галиәсгар Камалны. Әмирхан Еникине, Мөхәммәт Мәһдиевне югары бәялим. Безнең мәдәниятне Гаяз Исхакый, Салих Сәйдәшевтан, Рөстәм Яхиннан, Хәлил Әбҗәлиловтан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Илһам Шакиров, билгеле — гений. Унынчы урынны үземә калдырам. Ышанып әйтәм, татар әдәбиятында башка андый прозаик юк.»100
А.Гыйләҗевнең дистә еллар дәвамында тудырылган гаҗәеп киңкырлы, күп катламлы, жанр төрлелеге һәм тема ягыннан гаять бай әдәби иҗаты ХХ гасыр татар тормышының иҗади елъязмасы булып укыла, милли әдәбиятның гына түгел, дөнья әдәбияты үсешенең дә бер өлеше булып тора. «Өч аршын җир», «Җомга көн, кич белән...», «Әтәч менгән читәнгә», «Язгы кәрваннар», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», «Урамнар артында яшел болын», «Яра», «Йәгез, бер дога!» һ.б. әсәрләре — һәрберсе милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез... Алар — безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына нисбәтле иҗат ителгән әдәби әсәрләр. Безнең чор кешеләренең яшәү рәвешләрен киләчәк буыннарга да алып бару вазифасы тапшырылган аларга...» — дип бәяли М.Шәймиев А.Гыйләҗев иҗатын101.
«Һәр милләтнең халыкны берләштерә торган, аңа бәхет, сәгадәт китерә торган уртак җаны туа. Яши...» — ди А.Гыйләҗев. Татар милләте өчен Тукай исемен ул шулай данлый: «Бар ул ҖАН. Ул — безнең гүзәл Тукай, Насыйри бабайлар, Фатих Әмирхан пәйгамбәрләр, мәңгелеккә күчкән зиратыбыз! Ул — безнең мәчет манараларыннан безгә баккан яшь аебыз. Һәм шушы көнгәчә иманыбызны сындырмыйча буыннан буынга саклап килгән меңнәрчә милли каһарманнарыбыз»102. Габдулла Тукай язучы өчен рухи «ата»: «Тукай — татарның мең еллык тарихында халыкта иң якты эз калдырган беренче шәхес! Халкыбызның аннан да газиз улы юк, чыннан да, аның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән әле безнең бик нык уйлыйсыбыз бар. Бик бар! Тарихының кадерен белмәгән халыкның киләчәге дә юк. Тарихына чын күз белән карый алмаган халык алда да гел абынып, сөрлегеп кенә барачак»103. Бу фикерләр әдипнең киләчәк буыннарга әйтер сүзе, рухи васыяте булып яңгырый.