УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Туфан Миңнуллин 

Вәгазь

— Әгәр дә син бу дөньяда тыныч кына яшим дисәң, үзеңнең урыныңны дөрес сайла. Кешеләр тормышта үз урыннарын дөрес сайлый белмәгәнгә нужа чигәләр. Тыныч яшәргә теләгән кешенең урыны — уртада. Алга да чыкма, артка да калма, яннан да атлама.

Мин — нимесләрдә плиндә булган кеше. Уртада йөрүем аркасында исән калдым. Бик алга чыксаң — кыйныйлар, яннан барсаң — эттән талаталар, артка калсаң — аталар иде.

Көтүдә дә шулай бит. Алга чыккан кәҗәнең дә, янга тайпылган сыерның да, артка калган сарыкның да сыртына чыбыркы төшә. Уртадагы үз җае белән йөри.

Мин зарланган кешеләрне яратмыйм. Андыйлар бөтен кешене узмакчы булып алга йөгереп чыгалар да, кемдер аяк чалганга егылгач, җылыйлар. Җылама. Нигә җыларга? Алга чыгарга теләүче син генә түгел бит. Шуңа күрә аяк чалалар да инде. Алга чыгасың килсә, аяк чаласыларын белеп чык. Артыңнан таш атасыларын да бел. Шуларны белмәсәң, чыкма. Таш эләгүдән куркасың икән, уртада йөре.

Артка калганыңны күреп, артыңа китереп типсәләр дә җылама. Нигә артта каласың? Ишәкмени син? Кеше бит син. Арттан гына барып, кемнәрдәндер төшеп калганны җыеп барырга чамалыйсыңмыни? Алай булмый ул. Бүтәннәрнең дә җыясы килә.

Яннан гына шомартып барырга уйлыйсыңмы? Юл читендәге уҗымга кереп чыгаргамы исәбең? Нәрсә, уҗымга керүне син генә яратасыңмы? Чыбыркы эләгәсен белмисеңме? Белгәч, уртада йөре. Анда көтүченең чыбыркысы җитми.

Шулай. Тыныч кына яшисең килсә, уртада йөре, Туфан дус, Туфан энекәш!

Шәүкәт ГАЛИЕВ
Кыюлык турында
Әйттеләр бер шагыйрьгә:
— Син дә яшисең җирдә... Тарихка кара, туган, Нинди кыюлар булган!
— Әйе, беләм, мин сак шул... Безгә кыю булу кыен, Үлгәннәргә ансат ул.


Равил Фәйзуллинга
Бар иде кызыл шигырьләр...
Син язасың ак шигырь.
Әгәр булмаса сак шигырь,
Әгәр булмаса вак шигырь, Әгәр булмаса чак шигырь, Әгәр дә булса хак шигырь — Ник язмаска ак шигырь.

Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ
Патрит
(«Кайда минем илем» әсәреннән өзек)
«С/^табыз бөек Сталин» үлде (1953 ел). Нәркайда кайгы митинглары, ә безнең кебекләр эчтән генә аңдай, шатланышып күз кысыша. Хәлләр үзгәрәчәк, болай булса!..
Чынлап та шулай булды: хәрби комиссариатка чакыртып, безгә хәрби билет, паспорт, хәтта «За победу!» медале дә бирделәр. Паспортка әсирлектә булган, яралы түгел, дигән сүзләр язылган язылуын да... Хәер, анысы вак мәсьәлә. Шатланып, кәҗәгә кыңгырау таккан шикелле, медальне тагып, гаиләм янына тупылдап кайтып кердем, агай...
Өем бар хәзер, бакчам бар, тавык-кәҗә асрыйбыз, батырып эшләп йөрим, миннән бәхетле кем бар дөньяда! Нәрсә ди әле казакълар? «Казакъ халкы җәйләүдән җәйләүгә кымыз эчеп, ит ашап йөргән халык, җир өстендәге эшне татарлар гына бетереп йөргән»,— диләрме? Ә урыс нәрсә ди? «Лопата, кирка и лом, вот тебе татарский диплом!» — диме? Ярый, көлсеннәр, сабыр итеп эшләсәң, бер рәхәтен барыбер күрәсең аның...
Кичләрен эштән бушаган арада, эч пошмас өчен, мин Германиядә «артист» булып йөргән чакларны искә төшерәм, кайбер шигырь-җырларны язып Казанга, Язучылар союзына юллый торам. Аннан да миңа хатлар килә башлады. Гази ага Кашшаф, хат белән генә чикләнеп калмыйча, Алмалыкка ике мәртәбә үзе килде. Төннәр-көннәр буе мине сөйләтеп, Муса Җәлил хакындагы хикәятләремне язып алып китте.
Бераздан минем исемне дә кертеп, газета-журналларга яза башладылар. Корреспондентлар килә, фотоларга төшерәләр, Мусаны күргән, аның янәшәсендә булган дип, экспонат итеп, мине телевизорлардан күрсәтәләр. Хатыным Халидә каршында да дәрәҗәм үсеп китте:
— Син саткын түгел, патрит икәнсең, — ди. «Патриот» сүзен шулай кыскартып әйтә...


Гәрәй РӘХИМ

 Күкрәгемнән

Йөрәгемне алып,

Мәҗнүн йөрәген куйдым.

Муенымнан

Башымны алып,

Ренат Харис шигыреннән
Электрон-исәпләү машинасы куйдым,

Иңнәремнән
Кулларымны алып,
Күтәрү краннары куйдым,
Күкрәгемнән
Үпкәмне алып,
Компрессор насосы куйдым.
Һәм Җирдәге һәр кешедән

Көчле булдым.
Акыл әйтте:
«Үзең булып каласың килсә,

Үз әгъзаларыңны кире куй!» — диде.
Мин шулай эшләдем дә.


Марсель ГАЛИЕВ
Баязит тарихка керә
биш яшьлек улы Баязитны ияртеп, Ркаил Зәйдулла университет яныннан бара икән. Кинәт колонналар арасыннан затлы кешеләр төркеме ишелеп чыга. Фотографлар, видеога
төшерүчеләр мәш килә. Ул арада төркем аерылып китә — каршыда Президент Минтимер Шәймиев басып тора. Кул изәп ул Баязитны үз янына дәшә. «Син Ркаилнең улымы, исемең ничек? — дип, малайның иңеннән коча. Шул мәлдә фотографлар, бер-берсен уздырып, яшен уйнатып ала.
Берничә көннән Минтимер аганың Баязит белән төшкән фотосы «Мәдәни җомга»ның беренче битен тутырып басылып чыга.
— Биш яшьтә... Президентның үзе белән фотога төш әле... Үскәч кем чыкмас синнән, улым, — ди ата кеше, горурланып.
Бер елдан Ркаил Зәйдулла улын Мәскәүгә алып бара. Кызыл мәйданны, Кремльне тамаша кылып хәйран йөргәннән соң, Баязит әйтеп куя:
— Әти, нишләп Путин үзе күренми?


Мәктәпкә барышлый
Яаил Зәйдулла кызы Энҗене мәктәпкә илтешли татар әдәбиятыннан «имтихан ала» икән. Дүртенче класста укучы Энҗе шагыйрьләрдән Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Нәкыйп Каштан исемнәрен йөгертеп кенә атаган да төртелеп калган. «Болай итик,кызым, — дигән ата кеше, — Мин сиңа шагыйрьләр исеменең беренче өлешен әйтәм, син икенче өлешен атыйсың, уйлап тору юк, килештекме? Әйдә!
— Һади?
— Такташ!
— Хәсән?
— Туфан!
— Госман?
— Садә!
— Ләбиб?
— Лерон!
— Ркаил?
— Әти!
— Газинур?
— Абый!
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.

Реклама