ШИГЪРИ КӨЗЛӘР ӘЛЕ ДӘВАМ ИТӘ

***
Шигъри көзләр әле дәвам итә,

Гомере барның юлы дәвамлы.
Дүрт фасылны шагыйрь җырлап үтә,

Тутыкмаса каурый каләме.
Шигъри көзләр әле дәвам итә,

Ашыкма, кыш, бераз тоткарлан.
Әй, килсәң кил, әйдә!

Син килеп тә,

Мин йөрүдән әле тукталмам.
Шигъри көзләр әле дәвам итә,

Бураннарың ерып юл чыгам.
Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Юл дәвамым башы шушыннан.
Шигъри көзләр әле дәвам итә,
Фасылларга фасыл кушыла.
Шагыйрь гомере һаман юлда үтә,

Юл йөргәндә даим җыр чыга.
Шигъри көзләр әле дәвам итә,
Гомер дигән юллар бар әле.
Җанны назга, кышны язга бәйләп

Калдырасы җырлар бар әле.
Шигъри юллар әле дәвам итә.


Җирнең өсте ак та...
Икенче көннең дә ундүртенче елда

Кыл үзәге инде. Инде үтеп бара.

Кыш айлары юкса. Кышның урталары

Җирнең өсте ак та — күкнең йөзе кара.
Күкнең йөзе кара. Ил күңелендә яра...

Халык йөрәгенә кемнәр яра сала?
Нинди кара көчләр җанга яла яга?

Ил халкына тагын нинди җәза сала?
И, Ходаем! Раббем! Сынау гынамы бу?
Ил иманын җуйды. Шуңа гынамы бу?

Кемнәр ялгышлыклар җирдә кылган өчен

Ник афәткә тара бер гаепсез кешең?!
Әрнеп-сыкрап шундый сорауларны куйган

Бу гөнаһлы җанны ярлыкагыл, Ходам!

Иртәгесе көнгә ышанычын җуйган,

Болай да бит инде әйле-шәйле иман...


Җәйнең соңгы ае
Җәйнең соңгы ае үтеп бара,

Августның да җитә уртасы.

И гомерне шушы мул чакларда

Җибәрмичә ничек тотасы?
Үз ямьнәре белән көз дә килер,

Яшеллекләр кимер җәй киткәч.

Шул хакыйкать белән килешер дә,

Ялгыз Каштан бүтән яшь түкмәс.
Исемдә калган чынбарлык
Авыллардан авылларга ул чак К

үчеп йөрде безнең гаилә.

Ләкеләргә күчеп килгән җәйне

Минем хәтер саклый әле дә.
Кырык алтынчының августында

(Унбишләре иде шикелле),

Яңа директорның биш баласын

Чытыр арба төяп китерде.


Ялгыз Каштан
Йә, исәнме, яңа баштан
Көн яңарткан, Ялгыз Каштан?

Никләр әле төсең качкан,

Әлсерәпме ят кояштан?
Юк, кояшы ят түгелдер,

Кай якта да кояш бердер.

Әмма җаның-тәнең өчен

Бу як якын җир түгелдер.
Җан адашкан, аң саташкан,

Куптарылып туган яктан

Килеп чыккач чит якларга,

Җан тетри шул, Ялгыз Каштан.
Гүргә керер сер сөреме

Миндә дә бит хәттин ашкан;

Безнең язмыш тиң — охшаштан,

Ятимнәр без, Ялгыз Каштан.

Исемдә калган чынбарлык
Авыллардан авылларга ул чак

Күчеп йөрде безнең гаилә.

Ләкеләргә күчеп килгән җәйне

Минем хәтер саклый әле дә.
Кырык алтынчының августында

(Унбишләре иде шикелле),

Яңа директорның биш баласын

Чытыр арба төяп китерде.
Бишенчебез — сугыштан соң туган

Ике генә айлык Альбина.
Алты яше тулмас Ринат белән

Әнигә дә урын бар монда.
Ат башыннан Апа тотып бара,

Иң олыбыз инде — Баш бала.

Ләкеләрдә үткән тугыз елым

Шушы җәйдән минем башлана.
Әти инде җәй башыннан килеп

Кабул иткән иде мәктәбен.
Кайсыныңдыр: «Бер хәерче татар

Килгән инде», — диеп әйткәнен
Җиткерделәр әни колагына,

Бик әрнеде әни ул сүзгә.
Дөрес сүзгә ләкин җавап юк шул,

Дөрес бәя иде ул безгә.
Без чынлап та үтә фәкыйрь идек,

Хәттин ашкан иде ярлылык.
Әти-әни — «детдом балалары» —

Әз-мәз ярдәм итә алырлык
Туганнары да юк. Булганының
Үз кайгысы үзенә җитәрлек...
Альбинаны миннән караттылар,

Бер яулыкка төреп күтәреп.
Күршеләргә аны алып керәм,
Алар биргән ипи кисәген

Шул сабыйга ваклап изеп бирәм.
(Үзем аны авыз итмәдем...)
Кырык алты, кырык җиделәрнең

Истә калган әче ачлыгы.
Җиде җанлы гаилә. Тик берүзе

Әти эшли — гаилә башлыгы.
Ул чакларда мәктәп директоры
Үзенең өен белми иде бит.
Чын коммунист: «Якты киләчәк», — дип

Бушка эшләп йөри иде бит.
Сугыш елларында сатылмаган

Өч нәрсәсе калган әнинең.
Беренчесе — сыер. Балаларны
Сөт саклады. Калган әйбернең
«Икенчесе сыер», дип аталганы —

«Тегү машинасы». Аның да

Ярдәме зур булды. Әни белән

Күпме кием тектек авылда.

Өченчесе? Ул — патефон иде.

Кирәге булмагач һичкемгә Сатылмыйча калган.

Ләкедә дә Байтак ятты шкаф өстендә.
Аннан (тормыш рәтләнә төшкәч)

Бәйрәмнәрдә шуны уйнатып,

Халкыбызның мәшһүр җырчыларын

Без Ләкедә байтак тыңлаттык.


Матәм
Июнь.
Яшел җиребез дә,

Без карадан йөрибез.

Башны игән, кара кигән,

Кайгы килгән көнебез.
Бу тормышта күпне кичтек,

Тик мондыен күрмәдек.

Мәңгелеккә бәхилләшеп,

Әткәбезне җирләдек.
Гадел иде, сабыр иде,

Аекларның аегы.
Аклыгына тамга инде —

Баш өстендә каены.
Әнкәемә сабырлык бир!

Гүр күрмәсен күз яшен.

...Әткәм кергән кара кабер,

Җирдә июнь,
җир яшел.
Гомеренең дәвамыдыр

Дүрт кызы да бер улы.

Илдә-җирдә дәвамы зур —

Шәкертләре ил тулы.
Юк, калмады Гариф карттан

Каккан казык, салган йорт,
Җыйган акча, дәгъвалашып
Мирас бүлер маллар юк.
Бишәү үстек, беребезгә бер
Авыр итеп дәшмәде,

Үзе өчен яшәмәде,

Иле өчен яшәде.
Яшь буынга белем бирде,

(Укытучым минем дә).
Сугыш килгәч — шинель киде,

Мылтык элде иңенә.
Шул сугышның башыннан ук

Ахырынача йөре дә!
Кырык өчнең языннан бит

Алып киткән чирең дә.
Атап язган, төбәп әйткән

Васыятьләрең юк-югын.

Гадел юлың дәвам итәр

Дүрт кызың да бер улың.
Гомер буе көч-куәтен

Илгә биргән кешенең,

Чордашларың яд итәрләр

Чиста атың-исемең.


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.

Реклама