Мөхәммәд (поэма)


Әгуузү билләһи минәш-шәйтаани-р-раҗииим.
Бисмилләәһи-р-рахмәәни-р-рахииим.
1. Рәхмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән (башлыймын).
2. Галәмнәрнең Раббысы Аллаһка мактаулар булсын!
3. (Ул) мәрхәмәтле, (Ул) рәхимле.
4. Дин Көненең (Кыямәтнең) падишасы.
5. Бары тик Сиңа гыйбадәт кылабыз һәм (бары тик)
Синнән (генә) ярдәм телибез.
6. Безне тугры юлга алып бар.
7. Үзләренә нигъмәтең бирелгәннәрнең юлына.
Үзләренә җәза-газап бирелгән һәм юлдан язганнар юлына төшермә!
(Фатыйха — «Ачучы» сүрәсе)
***
Күктә кояш көлә иде чәчеп нурын —

Җырлый иде ул мәңгелек изге җырын.

Җир йөзенең сузылып яткан япан кырын

Назлап үпте бары җилләр элеккечә.
Күктә кояш балкый иде, нурлар чәчеп,

Дөньялыкта гүя сихри серләр ачып.

Бәгыреннән бары якты нурлар ташып,

Серле нурын ташлый иде элеккечә.
Кинәт кенә шунда әллә нәрсә булды,

Ишегалды якты нурлар белән тулды.

Кинәт кенә тылсым мәллә пәйда булды,

Килеп керде ак киемле ике адәм.
*Журнал варианты, кыскартылып бирелә.

Сүрәләр Батулла тәфсиреннән алынды.

Икесе дә ак сакаллы, ак җиләннән,

Хәбәрләре бармы әллә берәр җирдән,

Ычкындырып капканы үз келәсеннән,

Эчкә үтеп якын килде малайларга.
Камил исә тиз-тиз генә чапты өйгә,

Әйтер өчен шушы хәлне әнисенә,

Ә Мөхәммәд аны куып барган көйгә

Туктап калды никтер шунда, авыз ачып.
Һәм Мөхәммәд, һушы китеп, җиргә ауды,

Өстенә иштеләр гүя зур бер тауны.
Ишетмәде ул урамнан гауга-шауны,

Биһуш булып җиргә авып төшкән иде.
Картның берсе тоткан иде алтын савыт,

Ялт-йолт килә иде ул да вакыт-вакыт.

Кайсысыдыр куйды аны, җаен табып,

Һушсыз яткан Мөхәммәднең кырыена.
Икенчесе куеныннан пәке алды,

Малай һаман элеккечә биһуш калды,

Тып-тын иде, аулак иде ишегалды —

Карт малайның күкрәгенә куйды кулын.
Кизәнде ул киерелеп алга табан,

Күкрәгеннән саркып чыкты бары каннар;

Йөрәгенме аердылар шунда җаннан —

Хәрәкәтсез калган иде Мөхәммәд тә.
Картның берсе карады да шунда иткә,

Ачу белән атып бәрде аны читкә,

Ә йөрәкне кире бикләп тар читлеккә,

Шуннан соң ул бөтенесен ябып куйды.
Эш тә бетте, картлар инде «Амин!» диеп,

Чапаннарын төзәткәләп, рәтләп киеп,

Мөхәммәдкә кабат-кабат башлар иеп,

Кузгалдылар акрын гына юлларына.
Камил, әти-әнисенең кулын тотып,

Тышка чыкса, картлар инде бара китеп,

Алар, бары зур саваплар өмет итеп,

Аннан соңра югалдылар бөтенләйгә.
Ә Мөхәммәд, күзен ачса, нәрсә күрә:

Абый, апа, Камил генә басып тора.

Ятим бала нәрсә әйтсен җавабында —

Сөйләде тик шул ике зат нишләгәнен.
Исбат өчен күтәрде ул күлмәген дә,

Шаһитлар һич анда берни күрмәде дә.

Апасы да берни әйтми баш иде дә,

Кулын гына селтәп куйды көлемсерәп.
Бу хәл аннан тора-бара онытылды,

Бер төш сыман гына керә торган булды.

Күрсәтмәде ул барасы тугры юлны,

Калды фәкать Мөхәммәднең хәтерендә.
Хәер, башта Хәлимә дә шул картларның

Ишеткәндәй булган иде ул шартларын.

Вәгъдә бирде онытырга сернең барын,

Мөхәммәд үз хәтерендә сакласа да.
Ышанмаслык түгел иде аның сүзе —

Картларның ни кылганнарын күргән үзе.

Тик юк тәндә ул пычакның берәр эзе,

Ни булганны ничек алай исбат итсен?!
Ә Хәлимә нидер көтеп тора иде,

Кешеләргә әйтте: «Ул бик сәер, — диде,

— Элек серен сөйли иде. Хәзер инде

Сорасам да, бер сүз әйтми басып тора».
***
И әнкәем... минем газиз әнкәем син,

Нишләп мине бөтенләйгә ташлап киттең?
Ташлап киттең — шулай мине ятим иттең

— Кабереңә башым куеп елыйм менә.
Минем өчен иң кадерле кеше идең,

Кочагыңа кыса-кыса мине сөйдең.

Чәчләреңә кадәр өзелеп сагынам синең,

Кабереңә башым куеп елыйм менә.
Атамны да күрәлмәдем исән чакта,

Ерак җирләрдән кайтканда туган якка,

Чир зәхмәте еккан аны аягыннан,

Хушлашкан ул дөнья белән мәңгелеккә.
Кемнән эзлим, кемнән табыйм инде кадер,

Күз алдымда тора һаман ике кабер.
Кемнәр мине юатырдай сүзләр табар

Юатырга шундый моңлы чакларымда.
***
Бик борыннан язылган ул усал фәрман,

Юл чыкканда булсын синдә дәрт һәм дәрман.

Ят кавемнәр һөҗүм итсә берәр заман,

Көч вә куәт һәрвакытта җитсен синдә.
Кәрван, әйе, акрын бара. Кояш исә

Кара тиргә батыра, җил сирәк исә,

Кәрванбашы вакыт җитми, туктыйм, дисә,

Туктар иде барысы да ял итәргә.
Кәрванбашы озынлыгын белә юлның,

Болгамый ул кирәкмәгән чакта кулын,

Шулай диеп өйрәтте ул хәтта улын —

Бөтен максат — тизрәк җитү барыр җиргә.
Ә юл озын, дүңгәләкләр сирәк-мирәк,

Мондый чакта тик сабырлык кына кирәк,

Кояш нуры, бар җиреңә нурын терәп,

Бөтен төшне кара тиргә коендыра.
Мөхәммәд тә ул заманны, куркып кына,

Алуларын үтенгәч тә авыр юлга,

«Сүз тыңлаучан сабыр бала, керер кулга —

Бер ярдәмчем булыр», — диде Әбу Талиб.
Барыр юллар — мең ярымнан артык ара —

Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап бара.
Хыял җитмәс ераклыкка барып кара —

Мөхәммәд тә үкенгәндер юлга чыккач.
Әйтүен ул әйтте дә бит, юлны белми,

Теләкләр бит мөмкинлеккә туры килми,

Юл — юл инде, юлчыга да тоташ көлми,

Газаплары белән бары интектерә.
Шул ук кырлар, шул ук дала, шул ук офык,

Көн буена кояш — патша, юк бер ышык.

Тузан куна бер тоташтан очып-очып,

Пәрәнҗәң дә саклый алмый сине озак.
Ә юл озын. Уйга чумган Мөхәммәд тә,

Уенда — газиз әнкәсе. Табигать тә

Оныттырган ул вакытны. Кәм, әлбәттә,

Каман шул ук — рәхәт чаклар искә төшә.
Сабый гына иде әле Мөхәммәд тә —

Әнкәсе гел төрде аны мәхәббәткә.

Йөзә иде газиз бала, әй, рәхәттә —

Татый иде анасының сөю назын.
И кайда ул бер гөнаһсыз сабый чагы,

Иркәләсен иде шулай тагын... тагын...

Йә җырласын иде газиз туган ягын,

Искә алып онытылмас бала чагын.
Сирәк җырлый кәрванбашы Әбу Талиб,

Туган якның гүзәллеген көйгә салып,

Үтәсе юл ераклыгын телгә алып,

Кәрбер якты матурлыкка хәйран калып.
Көннәр үтә, кояш чыгып, кояш баеп,

Сүриягә юл арасы — ике айлык.
Дөяләрдә генә бардыр бар уңайлык,

Исән-сау тик алар илтсен барыр җиргә.
***
Фаҗигале вакыйганы сөйли бу ил —

Кабил кулы белән һәлак булган Кабил.

Самуд халкы гомер сөргән имансыз җир —

Ходай үзе бу җирләрне каргагандыр.
Салих атлы пәйгамбәр дә берчак килгән,

Әллә нинди могҗизалар анда кылган.

Тик барыбер самуд халкы ышанмаган,

Һәм дөяне үтергәннәр җыйнаулашып.
Сөйләсәң, сүз шундый хәлләр турысында —

Онытыла юл газабы шунда гына.
Шаян сүзләр, җырлар тына — җаннар тына,

Яхшы дуслар юл газабын оныттыра.
Юл бик озын. Ерак илгә җитәсе бар,

Малны кирәк урыннарга илтәсе бар,

Ничә чакрым ташлы юлны үтәсе бар,

Вакыт кысан, ничек аны кыскартасың?!
Монда тәртип — телне әйбәт аңласаң да,

Бармак әйтә, берни эшли алмасаң да,

Сүз әйтү юк, бераз гына алдасаң да —

Бөтенесе сәүдәнең үз тәртибендә.
Алдау белән алдану ул — ике игез,

Үлчәвең бит барыбер дә түгел тигез,

Бердәй булмый һәрчак җиде белән сигез —

Ничек кенә антлар эчмә бәхәсләшеп.
Сәүдә кызык: берсе килә, берсе китә —

Болай гына кызыксынган кебек итә,

Һәрберсе дә бәя төшәр диеп көтә,

Ахыр чиктә алып китә барыбер дә.
Эш беттеме, үз җаеңны үзең көйлә —

Нәрсәләрдер аласы бар туган өйгә.

Бөтенесе бар бит монда, ә аннан соң,

Бераз гына кәефләнү гөнаһмыни?!
Аз булдымы сәүдәгәрләр арасыннан

Исереп шул ахмаклыкта башын җуйган.

Бер тиенлек тәтәйләргә китереп куйган

Җәфа чигеп шунда бөтен тапканнарын.
Башкалар да бик булдыра алыр иде,

Онытылып сәрхушлектә калыр иде.

Башкалар да яман атлар алыр иде,

Ләкин андый эшкә һич тә бармадылар.
***
Кайткан чакта булды тагын бер яңалык,

Мәккәгә дип борылганда һәммә халык,

Басра дигән җирдә юлдан тәмам арып,

Эсселектән бераз гына ял иткәндә,
Баһирә дип исем йөрткән монах шунда

Чакырды да аларны үз кальгасына,

Шат йөз белән сәлам биреп барчасына,

Кунак итмәк булды бугай әйбәт кенә.
Яшь әле, дип Мөхәммәдие Әбу Талиб

Бу мәҗлескә кермәгәнгә күрә алып,

Баһирә исә әйтте шуида хәйраи калып:

«Нишләп әле ул ятимие рәнҗетәсең?
Бик ерактан күрендегез, көи ягыиа —

Еракларга карадым да күрдем шуида:

Малайның иәкъ баш түбәсе турысында

Никтер һаман бәләкәй бер болыт иде.
Шул вакыт мин әллә нинди уйга талдым,

Баш миемие төрле уйлар биләп алды,

Нишләп әле ул берүзе тышта калды,

Чакырыгыз әле аны монда», — диде.
Керде малай, сәлам бирде, барын күрде,

Баһирә баш иеп аңа сәлам бирде,

Миң тамгасын күрүгә үк, тәмам инде

Аның гади булмавына ышандылар.
Әллә нинди сәер уйлар туды җанда,

Ышанган һәм ышанмаган булды анда;

Озатып калды ялгыз монах шуида елап,

Кемнәргәдер гыйбрәт итеп сөйләр өчен.
***
Мөхәммәдкә тулып килә егерме биш,

Ташып тора беләкләрдә гайрәт һәм көч.

Кешеләрнең мәрхәмәте булса да еш,

Гомере бит тәмам үтеп бара инде.
Ә ул җәен көтү көтә, дөя куа,

Арып-талып, тиргә батып кайта өйгә.
Өс киеме яки өстә яки чөйдә —

Кайгырту юк аның хакта бөтенләй дә.
Заман кичкән, ятим калган, сакау үскән

Муса да бит авырлыкны байтак кичкән,

Дөньяның бар хәсрәтләрен мулдан эчкән

Һәм Аллаһның кадерен белгән ахыргача.
Сусыз җирдә салкын чишмә бәреп чыккан,

Кызыл диңгез — кичәр өчен бер ым җиткән.

Бар хикмәте аның бары шунда икән:

Ул таякиы тоткан булган фәкать Муса.
Сөләйманның байлыклары иксез-чиксез,

Санар өчен ул байлыкны җитми һич сүз.

Җәнлекләр һәм кошлар телен белә сүзсез,

Хатын-кызның чибәрләре — аныкылар.
Мәхәббәт тә, мәрхәмәт тә, чын иман да

Җитәрлек үк безнең җанда булмаганга,

Туды Гайсә, дәва булып безнең җанга,

Бу күңелдә гыйбрәт-имаи тумаганга.
Башта уйлар. Килә башка төрле хикмәт,

Хикмәтләрдән яраламы газиз икмәк.

Бөтен дөнья нужаларын гына чүпләп,

Алга таба барамыни безнең тормыш!
Мөхәммәдкә килә һаман сәер уйлар,

Уйлар, уйлар... Ул аларны кая куяр?

Көтүченең башынамы алар сыяр —

Башта әле шул турыда уйлыйсы бар.
Көлкесен ул көлке дә бит. Тик шуны бел:

Корәешләр — бик борынгы затлы нәсел,

Ничә буын бер-берсенә ялганып гел,

Борыннан ук килә Кусай токымыннан.
Кем белми соң Габделәхәд тормышын да,

Исмәгыйль күк корбан булып бергә шунда,

Кардәш булып бөек Аллаһ каршысында

Бер-берсенә, биек күккә ашканнарын.
Аллаһы Тәгаләгә алар корбан булып,

Күкрәкләргә фәкать изге хисләр тулып,

Һәм күңелдән бары изге дога кылып,

Җиде катлы биеклеккә ашканнар да.
Төшә күңел. Көтүчегә нинди хөрмәт,

Сүгеп кенә була аны, каргап... тиргәп...

Аңа да бит юкса матур сүзләр кирәк —

Эссе кояш астында бит көннәр буе.
Туганнары, яшьтәшләре арасында

Тигез иде аның өчен син дә, мин дә.

Читтән килгән билгесез бер әллә кем дә

Аңа фәкать хөрмәт белән карый иде.
Әс-Сафаны, әл-Мәрваны хөрмәт итеп,

Яннарыннан дога укып, кат-кат үтеп,

Ул өйгә дип кайта иде, әж,ер көтеп —

Тынгы табып шулай изге күңеленә.
Йокыга да ул тынычлап тала иде,

Дөньяныкы дөньяда ук кала иде.

Әйтерсең, ул бер нарасый бала иде —

Бер гөнаһсыз көе шулай яшәде ул.
***
Үтә гомер, Мөхәммәдкә — егерме биш —

Кем булыр соң гомерендә иптәш һәм иш?

Күптәннән ул өйләнергә инде тиеш —

Гомер буе йөрмәс болай буйдак булып.
Уйлаган бар. Нәселсез бер кавемнәнме,

Ул бит — затлы корәештән туган кеше.

Бәдәвиләр һәм башкалар аңа ишме,

Туган булып дәвам иткән нәселләре.
Аллаһ аны сынар өчен үстерсә дә,
Икмәк биреп, җанга кирәк кан бирсә дә,

Дөньялыкта андый хәлләр гел булса да,

Бу тормышка яраксыз дип санамаган.
Шулай уйлап йөри иде Мөхәммәд тә,

Яшәештә куеп һаман бер үк рәткә,

Бу дөньяда ялгызлык та, мәрхәмәт тә

Нигә болай гел янәшә яши икән?!
Әллә кайдан килеп чыкты Мәйсәрә дә,

Сүз юкта сүз, гел сөйләнә, соравы зур:

«Нишләп әле һаман буйдак, үзең матур,

Моңа кадәр йөрисең тик ялгыз гына?»
Мөхәммәд соң нәрсә әйтсен җавап итеп,

Ни әйтсәң дә, һаман бер сүз — тормыш китек.

Ятим кеше яши шулай, картлык көтеп,

Кешеләр соң ничек сиңа бирсен кызын?
Ә чибәр дә, бай да булган ялгыз хатын,

Таләп итми генә синнән никах хакын,

Иң кадерле кешеседәй күреп якын,

Тәкъдим итсә үзен, тормыш корыр өчен?!
«Кем соң ул?» — дип кинәт кенә сорау куйды —

Мөхәммәдкә җавап бик тә кызык иде,

Мәйсәрә исә хәйлә белән башын иде,
Һәм бераздан: «Ул — Хәдичә ханым», — диде.
Мөхәммәднең әллә башы әйләндеме,

Бу сүздән соң теле генә бәйләндеме,

Шатлык дими, бәхет дими, ярар дими,

Бары: «Булмас», — диеп кенә әйтә алды.
Атасы үз кызы холкын әйбәт белә —

Каршылады кунакларны хөрмәт белән,

Хәмзә белән Мөхәммәдне гелән-гелән

Каршылыйсы мөмкин кадәр тату итеп.
Әйтеп куйды кызы аңа шуңа күрә:

«Кирәкмәгән начар сүзләр әйтә күрмә,

Дәрәҗәң бар, сүзең ихлас, телең хөрмә —

Әйткән сүзең бу мәҗлестә тансык булсын».
Мөхәммәднең туганнары Габдел-Гуззә,

Байлык дисәң, монда аны кемнәр уза.
Хәмзә исә бала чактук булды таза,

Габбас Зәмзәм коесына хәзер хуҗа.
Бу Мәккәдә яши алар хуҗа булып —

Хашимилар башлыгы бит Әбу Талиб.
Варислары аз булса да, салым салып

Арттыралар үзләренең байлыкларын.
Кызык бу туй: ике заман — ике яра,

Аз дисәң дә, байтак еллар ике ара.

Калды хәзер бары үткән заманнарга —

Газәл кебек моңсу караш җырда гына.
Вәрака да йөри, әнә, нәкъ бер буйдак,

Аллаһ эзли, диннәр эзли, нидер уйлап.

Бу дөньяда йөреп булмый фәкать уйнап —

Табып булмый дәлилсез ул хакыйкатьне.
Күп уйлады шушы хакта Мөхәммәд тә,

Уйлау җиңел, җиңел чакта ул рәхәт тә.

Өмет итеп килер көндә мәрхәмәт тә,

Ул көнне бит көтә иде бик еш кына.
***

Бисмилләәһи-р-рахмәәни-р-рахииим.
1. Сине юктан бар иткән Раббының исеме белән укый башла.

(2) Аллаһ инсанны бер галәктән (аталанган күкәйчектән, күзәнәктән, яралгыдан) хасил итте.

(3) Укы! Раббың синең чиксез юмартлык иясе.

(4) Ул каләм белән язу язарга өйрәтүче.
(Галәк — «Яралгы тамчысы» сүрәсе, 96: 1-4)
Тансык булып, бәхет булып туды Касыйм,

Иркәлектә уздырды ул барын-барын.
Хуҗа булып йөри иде, кая барсын —

Атасына-анасына шатлык булып.
Фәкать ике яшьтә иде, йә, ни әйтим

Кайдан шулай килгәндер ул авыру — бәла.

Алып китте аны теге дөньяларга, Калдырды да һәр икесен япа-ятим.
Күз нурыдай якын иде аңа бала —

Инде хәзер исемен дә үзенә ала;
Әбүл Касыйм дип куштылар ул балага —

Уйладылар: сөендерер картлык көндә.
Сөендереп кенә тормый икән язмыш,

Исем кушу гына булса җирдә бар эш.

Көтелмәгән хәлләрне бит күрү тиеш,

Уйлаганда мәшәкатен яшәешнең.
Дөньяга бит бер-бер артлы кызлар туды.

Касыймнан соң Рокыя һәм Зәйнәп иде,

Өммегөлсем һәм Фатыйма җиргә килде —

Кызлар арты кызлар килде — ә малай юк.
Мөхәммәд соң бу дөньяда нәрсә күрде —

Габдулла да һәм Таһир да иртә үлде.
Үз итәрме ир баласыз кеше җирне —

Баласызның дәвамы юк бу дөньяда.
***
Һинд океаны, Кызыл диңгез буйларыннан,

Үзәк гарәп җирләреннән килеп шуннан,

Мәҗүсиләр изге диеп монда корган

Күчмәннәрнең исәп-сансыз балбалларын.
Утыз бернең ел ахыры килеп җитте,

(Мөхәммәднең асыл сүзе әллә бетте?)

Сүрәләрдә мәгънә әллә кая китте —

Аның сүзен төрле төстә аңлаталар.
Ә Йәмәннең көньягында, бик тырышып,

Хакимлекне Әл-Әфгани яулап алган.
Теленә ни килсә, шуны кабатлаган,

Һәм кемнедер ышандырган үз сүзенә.
Төрлесенең уе төрле — тарих шаһит,

Беркемгә дә һич тәтемәс андый бәхет.

Алырмыни Мөхәммәдне кысан ләхет —

Аның хәле һәркөн саен начарлана.
Нәрсә соң бу, бары бүген генә суйган

Дөя ите нишләп әле болай булган?

Һәм Мөхәммәд чыгарып үз авызыннан

Зәхмәтле бу иткә бүтән кагылмады.

***
Зур шул инде мөселманнар корган бу ил,

Һинд океаны, Кызыл диңгез — һич чик түгел;

Күчмә халык ясаган һәрбер агач сын

Череп юкка чыгар инде әллә кайчан.
Изге диеп үстергән ул агачлар да,

Берәм-берәм корып бетәр инде бар да.

Көлгә-комга әверелер ул потлар да,

Ядкяр булып кичәгедән — бүгенгәчә.
Изге сүзне әйтер фәкать изге Коръән

Булмас һичбер бер-берсенә алар дошман,

Әбу Бәкер, Гомәр, Гали белән Госман —

Хак Тәгалә әйткән телдә сөйләшерләр.
Гыйбрәтләр күп бу дөньяда. Бөтенесен

Белмәсәң дә яки белеп, исен-төсен

Тоймасаң да, кала җирдә, җуеп эзен,

Ялгыз кабер тактасына язган исем.
***
Яши мәңге, үзләренчә яши бар да,
Җир тирәли әйләнүче йолдызлар да,

Филләр белән бәп-бәләкәй коңгызлар да

Гомер буе ямен тоя яшәешнең.
Тормышында Мөхәммәдиең чик-чама бар,

Искелекне ватар өчен бер чара бар;
Янса янсын, дөрләп янсын ул чаралар,

Элеккечә яшәп булмый бу дөньяда.
Гомерлеккә сынауларны бирә Алла,
Тик ул гына безне хөкем итә ала:
Күңелгә ул илһам өсти, курку сала —

Синең нинди өлешең бар бу тормышта?
Ашау-эчү, кием-салым кирәк кадәр,

Кешеләргә өләшмә син начар хәбәр.

Дөнья булгач, була инде төрле хәлләр,

Ул хәлләрне күпертмә син үз файдаңа.
Хатын-кызга мәхәббәттә чама кирәк,
Үз нәфсесен генә күргән — хәзер сирәк.
Аңла аның ни теләвен, бул син зирәк —

Уртак булсын икегезнең теләкләре.
Шигъриятне танып белү — бик әйбәт эш,

Һәр адәмчә сүзнең көчен белү тиеш —

Бакыр сүзнең чын мәгънәсе булсын көмеш,

Ә көмеше яңгырасын алтын булып.
***
Бисмилләәһи-р-рахмәәни-р-рахииим.
1. Ий, бөркәнеп йөрүче, (Рәсүлем).

(2) Аягыңа бас һәм халыкларны кисәт, үгетлә.

(3) Вә Раббыңны олыла.

(4) Киемеңне пөхтә тот.

(5) Нәҗеслектән вә яманлыктан ваз кич.
(6) Кылган игелегең өчен хак таләп итмә.
(7) Раббыңның ризалыгын аласың килсә, түз, сабыр ит.
(Мүдәссир — «Бөркәнгән» сүрәсе, 74: 1-7)
Мөхәммәднең яратканы — Хира тавы, Бик күптәннән якын итте
бит ул аны.

Мәккәдән дә ишетелми аның шавы —

Аулак урын, тавыш-тынсыз бер җир шунда.
Терлек-туар йөрми анда — үләннәр юк,

Шуңа күрә сузылмаган сукмак йә юл.

Азык-төлек, икмәк тә су — булганы шул —

Мөхәммәдкә тагын нәрсә кирәк булсын?!
Йә Илаһым, яратканым — тик син генә,

Сала күр син изге теләк күңелемә.
Иман гына булсын йөрәк түрләрендә,

Ышанычым минем фәкать синдә генә.
Килдем монда мин Хәдичә белән бергә —

Гомер буе күңел тарткан изге җиргә.
Кешеләрнең теләкләрен җиткерергә,

Догаларга Хира тавы шаһит булыр.
***
Сәләфиләр гасырының тугыз йөз дә

Егерменче елы иде инде бездә,

Мөселманча алты йөз дә унынчы, дип

Санаганда ел исәбен үзебездә.
Мөхәммәдкә, Хира тавы куышында

Утырганда, әллә нәрсә булды шунда:

Кинәт кенә бер нурлы зат пәйда булды,

«Укы!» — диеп, үзенчә бер фәрман бирде.
«Укый белмим», — дип, Мөхәммәд йөзен борды,

Ә теге зат һаман бер сүз әйтә торды.
«Укы!» — дигән әмер тагын кабатланды,

Мөхәммәд тә курка калды нәүбәтендә.
«Укы! Илаһи Зат — безне Ул яраткан,

Оешкан каннар да инде җанны тарткан,

Кешеләрнең бар белмәгәнен белергә,

Каләм белән кирәкле сүзләр төзергә

Белмәгәнне белергә дә ул өйрәткән».
Кырык яшьтә Мөхәммәд тә инде хәзер,

Җиткән иргә болай уйлау гаять сәер.
Хира тавы итәгендә, уйланып бер,

Һәрбер сүзен аның ничек кабатлыйсың?
Юк, тикмәгә булмагандыр ул күргән төш,

Анда серле асыл мәгънә булу тиеш.
Таләбендә катгый итеп ул әйтте ич,

Икеләнмәс ышанычлы әмер белән.
Ә Мөхәммәд әйтте аннан Хәдичәгә:
«Әллә аңа мин шигырьче бала-чага?
Яки шашкан бер адәмме — ни дим аңа —

Китте ул да бер сүз әйтми янәшәмнән».
Ни аңлата аның «укы!» дигән сүзе?
«Хәтерләп кал», «аңлатып бир», дигән сүзме?

Чынбарлыкта, бу дөньяда кем ул үзе —

Килгән миңа Аллаһтанмы, Иблистәнме?
«Укы!» дигән сүзнең мәгънәсе бит төрле,

Әйткәннәре нигә болай артык серле?
Тынгы бирми инде кайсы көннән бирле —

Мөхәммәд һич аңа җавап таба алмый.
Хәдичә дә, Вәракә дә юаттылар,

Фәрештәме, җенме дип тә баш ваттылар.
Аннан: «Нинди төш булмас», — дип әйттеләр,

Ә Мөхәммәд барыбер дә уйга калды.
Ә бер көнне... Хәдичәсе йоклый иде,

Ул нурлы зат аңа менә тагын килде.

Уятты да ул хатынын: «Әнә...» — диде.

Ул бары тик Мөхәммәдкә күренә иде.
Ышанычы кире кайтты — инде күптән

Хира тауда ишеткәне чыннан икән.
Борчулары кабатланса әгәр бүтән,

Хак Тәгалә хөрмәтенә син дога кыл.
Хәдичәнең сүзләренә ышанса да,

Ышанычы бераз гына кымшанса да,

Чөнки йөрәк Мөхәммәдтә һәрчак садә,

Дәлиллерәк сүзләр кирәк иде аңа.
Бер нәрсәгә охшамаган — гаять көчле,

Вакыт та юк, галәм дә юк аның өчен.
Кешеләр һәм дөньяларны төзү өчен

Чикләнмәгән инде аңа берничек тә.
Хира тавы итәгендә ул ачкан сер,

Адәмнәр өчен күрәсең, билгесездер.

Шуңа күрә күңеленнән ачылып бер

Әйтте бары Хәдичәгә, Вәракәгә.
Вәракәне борчый иде башка уйлар,

Аллалар күп — адәми зат нәрсә уйлар?

Ә Хәдичә — аны инде кемнәр тыяр —

Риза иде Мөхәммәднең әйткәненә.
***
Аллаһ юлы Мөхәммәдкә һич ят түгел,

Аллаһ сүзе белән тулы һәрчак күңел.

Пәйгамбәре итеп санап йөрсә дә гел —

Тик Мөхәммәд лаек мондый мәртәбәгә.
Ә сүзләре Мөхәммәднең томанлы да,

Җансыз да бу чит-ят сүзләр... һәм җанлы да.

Кисәк кенә күреп, Гали сорап куйды:
«Нәрсә соң бу? Болай нәрсә эшлисез?» — дип.
«Мин беркайчан ишетмәдем андый динне,

Әти белән киңәшергә кирәк инде...»
«Юк, кирәкми...» — һәм Мөхәммәд шулай диде,

Каршы килде ата белән киңәшергә.
Иртәгесен килде Гали Мөхәммәдкә,

Ул шат иде кушылырга бу хәлләргә;
Атасына әйтмәде ул бер хәбәр дә —

Мөхәммәдкә биргән анты дөрес иде.
Гаҗәпләнде үз баласын кинәт танып,

Аулак кына бер урында Әбу Талиб.
Пәм сорады, бу эшләргә хәйран калып:

«Гали белән нишлисең син, и Мөхәммәд?»
«Минем Аллам — бу дөньяда берәү генә,

Ант итәмен мин тик аңа — терәгемә.

Әллә ничә Аллаһ миңа кирәк нигә —

Мин ышанам бары фәкать үз Аллама».
Утыз яшьлек Госман ибне әл-Гаффан да,

Әз-Зөбәер, Тальха ибне Гобәйдулла —

Туганнары белән бергә булды бар да —

Аның иң шәп яклаучысы өч ел буе.
Дөньядагы хәлләр төрле, тик халыкка,

Мәхәббәткә, миһербанга һәм хаклыкка

Нигезләнсә генә бары чыкмый юкка

Һәм ирешә кешеләргә савап булып.
Бер Аллага ышану — ул килми күптән,

Күкләр аны түземсезлек белән көткән.

Аны көтеп, еллар үткән, чорлар үткән,

Күп хаталар ясаганбыз көтеп Аны.
Дөньяда бу гаделсезлек нигә арткан,

Шайтан мәллә кагыйдәне артка тарткан?

Үз канунын үткәрергә узып Хактан,

Ул үзенчә кормакчымы яшәешне?
Колагында кыңгыраулар чыңлаганда,

Әллә нинди сәер аваз сеңгән аңа,

Матур уйлар туган анда, шул чагында

Хак Тәгалә Коръәнне бит иҗат иткән.
Вакыт — чиксез, галәм — чиксез бу җиһанда,

Искедән соң күк йөзендә туа яңа.
Тик бер Аллаһ кына хуҗа була аңа,

Беркемнең дә һич юк андый мөмкинлеге.
Беркемгә дә буйсынмыйча тора Аллаһ,

Кешеме соң аңа әмер бирә ала?!
Ул теләсә, бу дөньяда нәрсә кала —

Бөтенесен хәл итәдер ихтыяры.
Фәкать Аннан мәрхәмәт тә, изгелек тә,

Дөньялыкның яшәеше, күрәчәк тә,

Бөтенесен Ул хәл итә ахыр чиктә,

Ничек кенә уйламасын Адәми зат.
Бер кешесез Хира тавы буйларында,

Җавап булып барча шикле уйларына,

Һәм дөньяда Ислам дине хаклыгына

Хак Тәгалә аны шулай ышандырды.
Мөхәммәд һәм якыннары өчен бу төн

Тоташтырды Аллаһ белән элемтәсен,

Исбатлады шушы диннең бөтен көчен,

Бар дөньяда ачык итеп аңлатты да.
***
Иртә таңнан Әс-Сафа тау түбәсеннән

Яңгырады ят бер аваз, таң белән,

Аптырады халык: анда кемнәр менгән,

Җыелышка чакырырга бар халыкны.
Рахман, диеп, мәрхәмәтле, диеп Аны,

Биек күкләргә күтәреп Аллаһ данын,

Чакыра ул һәр инсанның бар иманын

Тик ул гына үлчәсен, дип, дөньялыкта.
Мөхәммәд бит Аллаһның ярдәмчесе,

Бары биек күктән килгән бер илчесе,

Аллаһ нәрсә әйтсә, аны үтәүчесе,

Кешеләрдән башка берни өмет итми.
Сызгырдылар, кычкырдылар пычрак сүзләр,

Мөхәммәднең йөрәге соң ничек түзәр,

Бу гаугага каршы нинди җавап эзләр,

Нәрсә диеп җавап бирер кешеләргә?
Юк, Мөхәммәд көтми иде мондый хәлне,

Болай каршы килгән чаклар гел юк әле,

Һичбер сүзсез дәвам итәр ул көрәшне,

Киләчәге өммәтенең матур булыр.
Киләчәккә таба илтер теләк-ният,
Бик борынгы заманнардан килгән әкият,

Алдагы көн турысында вәгазь сөйләп,

Ышандырган иде дә ул бөтенесен.
Тик кемнәрдер әллә куркып, әллә болай,

Кузгалдылар кемдер кире, кемдер уңай,

Кемнәргәдер юлны сайлап, әйбәт шулай —

Сәбәп табып кайтыр якка юл алдылар.
Көчле каләм белән аны кем язган соң?

Нишләп анда яшеренгән билгесез моң?

Аерып кына укысаң да «Тау» бүлеген,

Утлы уклар кадалган күк йөрәгеңә.
Нинди йолдыз баткан якка карасаң да,

Көннән, төннән күзен ала алмасаң да,

Ай юлыннан кай тарафка син барсаң да,

Һич белмәссең дөнья кая авышканын.
Ул — бердәнбер, Ул — мәңгелек, Ул — тумаган,

Тудырмаган илаһи һәм көчле бер җан,

Кодрәте дә, шәфкате дә җитә тәмам —

Берни белән үлчәп булмый аның көчен.
Ә соңгы көн килсә җиргә — ә ул килә,

Кайчан килә — ансын бары Аллаһ белә.

Куркыныч һәм бөек ул көч белән бергә

Юкка чыга бөтенесе берәм-берәм.
Ул көн килер. Куркыныч һәм бөек ул көн,

Аның кайчан киләчәген белми беркем.

Тереләр дә, үлеләр дә төркем-төркем

Күрер аның килгәнен дә кинәт кенә.
Дер селкенер тереклекнең бөтен яры,

Ялгыз калыр һәмма адәм балалары.

Һәм ишелер яшәешнең бөтен яры —

Ул чак беркем беркемне дә яклый алмас.
Табалмассың дөньядагы чиста суны,

Йә заккумнан агар ул су — агу булып.

Бик сусасаң, эчерерләр фәкать шуны —

Анда синең күз яшеңә карамаслар.
Рәхәт күрмәс ятимнәрне каккан бәндә,

Алар өчен һич тә урын юк бит анда.
Саваплылар исә шунда ял иткәндә

Сөенерләр татлы сулар эчеп кенә.
Җир йөзендә яшисе бит — ниләр булмас,

Яшәгәндә кеше тагын гөнаһ кылмас,

Үкенсә дә, нишләдем, дип, җаны тынгач,

Кылган эшне һич төзәтеп булмый инде.
Әкият булып тоелса да сиңа-миңа,

Ышансаң да чын күңелдән әнә шуңа,

Хәдичәгә — мәңге тугры хатыныңа —

Энҗеләрдән төзелгән йорт кына насыйп.
Корәешләр кушкан өчен Әбу Талиб,

Кардәшенең эшләренә хәйран калып:
«Кызган мине һәм үзеңне, зинһар, — диде. —

Мин күтәрә алмам инде моны», — диде.
«Агам, — диде Мөхәммәд тә, аңа карап, —

Кояш-ай да һәм... үзем дә булыйм харап,

Һич баш тартмыйм сүзләремнән, үтенмә», — дип

Елый-елый чыгып китте Мөхәммәд тә.
Ундүртенче елның башы иде вакыт,

Мөселманга елмайды да кинәт бәхет,

Һәм Әл-Әкрам дигән кеше урын табып

Ирек бирде намаз өчен үз җирендә.
***
Әбу Җәһил, Әбу Суфиян белән бергә

Үртәгәнгә мыскыл итеп аны гелән,

Мөхәммәдне җыен пычрак сүзләр белән

Урамдагы әтрәк-әләм мыскыллады.
Үз фикерен Әл-Вәлид тә әйтте кисеп:

«Шагыйрь түгел, шигырьне ул белсен ничек?

Шигырь бит ул үтә җанга, җилдәй исеп,

Күңелләргә дәртләр өстәп үтеп керә».
Мөселманга дошманлыклар үсә торды,

Кяферләр ислам мөмкинлеген кыса торды.

Яхшы ягы Хак исламның төшә торды,

Бөтен җиргә таралырга юл тапмыйча.
Вакыт-вакыт, хәер, дәшми калып була,

Ләкин чүлмәк ачу белән бер көн тула,

Барыбер дә ни булса да алып кулга,

Дошманына кизәнәсе килә аның.
***
Кызыл диңгез аръягында бар шундый ил,

Яши диләр анда халык сугышмый гел.

Ислам дине алар өчен һич чит түгел,

Әл-Хәбәшә, дип йөртелә ул мәмләкәт.
Базары бар, юлы такыр, товары мул —

Бөтен илдән килә анда тап-такыр юл.

Ислам динен кимсетү юк, һәм шулай ук

Иркен яши халыклар да шуңа күрә.
Иң беренче булып ун ир, дүрт хатын-кыз,

Бала-чага халкы тагын, анысы — сансыз,

Госман ибне әл-Гаффанның төркемнәре

Тулы килеп Африкага юл алдылар.
Әбу Талиб улы Җәгъфәр — икенчесен

Ислам дине тәрәккыят итсен өчен,

Кызганмыйча вакытын һәм хәләл көчен,

Шул тарафка таба һаман юл алдылар.

Бу беренче Хиҗри иде мөселманның,

Унбишенче елы иде башы аның:

Мөхәммәднең вәгазьләре ислам данын

Күп мәртәбә халыкларга төшендерде.
Хәмзә батыр Мөхәммәднең бер ягында,

Икенчесе аңа тиңдәш Гомәр булды.

Ачуланып, начар сүзләр әйтер өчен,

Йә, әйтегез, шундый чакта беркем кыймас.
Коръәнне бит Мөхәммәд һәм яраннары,

Фәкать Аллаһ иҗат иткән, дип, таныды,

Әһле Ислам кабул күргән һәм... аннары

Бөтен җиргә таралачак ул олуг дин.
Хакыйкатькә изге юлны ул ачачак,

Ул «Фатиха» сурәсе дип аталачак,

Иң беренче сүзе булып гел калачак,

«Барасы юл такыр булсын», диеп кенә.
***
Хак Тәгалә яхшылыкка юллар ача,

Иблис исә усаллык һәм нәфрәт чәчә,

Шулай булыр бар да ахырзамангача,

Яшәешнең кагыйдәсе гади аның.
Гайсә исә телгә кергән (никтер сирәк),

Юкса аны телгә алу ешрак кирәк.
Мөхәммәдкә булды бит ул ныклы терәк

— Аның исемен атау лазем һәр адымда.
Ибраһим, Лут, Муса, Салих, Нух һәм дә

Нуд Коръәндә бит телгә кергән һәм... шактый ук

Эшләре дә күрсәтелгән (һич гөнаһ юк!),

Изге эшләр генә бары күрсәтелгән.
Өч ел буе корәешләр коткысы да

Мөхәммәдне бер тапкыр да куркытмады.
Үзе булып калды һәркем, чөнки аны

Куркытырга башка төрле бер сәбәп юк.
Ничә еллар якын күреп Мөхәммәдне

Саклап килде, тотса да ул чит-ят динне.
Ничә еллар мәҗүси дип, хәзер инде

Ул абзасы башка дингә күчсенмени?!
Кешеләр бит нәрсә әйтер, хәзер инде

Башка дингә күчеп, антлар эчсенмени?!

Гомер буе ышанганнан кичсенмени,

Башка динне болай гына үз итсенме?
Өстәвенә Хәдичәсе китте үлеп,

Әле кайчан кара җиргә аны күмеп

Кайтты бит ул, күзләреннән яшьләр түгеп,

Эчендәге зур кайгыга түзә алмый.
Әбу Талиб үлгәч, бик зур түрә санап,

Хакимият башлыгы дип Әбу Ләһаб

Куелды да, үтә булдыклыга санап,

Шул хакимлек алга таба дәвам итте.
Ә Мөхәммәд хали булды, әллә ничек,

Әбу Талиб үлгәч, җыен яшь җилкенчәк

Мыскыллады аны начар сүзләр белән,

Тормышында җыен начар эшләр теләп.
Хәдичәсе хәзер инде гүр куенында,

Бер терәксез калды хәзер, әй, кыен ла,

Көн итәсе аннан башка бик кыен ла,

Истән чыкмый бердәнбере — җан сөйгәне.
***
Мәккәдәге хатын-кызлар азган икән,

Ходай мәллә аны шулай язган икән?!

Ни кылсалар, гөнаһлары аздан икән —

Күп нәрсәне гөнаһ итеп санамыйлар.
Бер-бер артлы атты илнең һәрбер таңы,

Пәйгамбәрне һичбер янау куркытмады.
Киләчәккә зур өмете булды аның —

Халыкларга Хак Тәгалә кушкан сүзләр!
Динебез бит дәвам итәр әле озак,

Бу егерме икенче ел булса да хак,

Уналтынчы июльгәчә булсын мотлак,

Аннан башка көнне берәр билгеләрбез.
Мәгарәдә — Мөхәммәд һәм Әбу Бәкер.

Дошманнары эзләделәр ничә тапкыр.

Ә соңыннан башка якка таба чакыр —

Ул чагында инде беркем таба алмас.
Сентябрьнең егерме дүрт көне үткән,

Ә качаклар башка якка таба киткән.

Корәешләр табарбыз дип өмет иткән —

Төн ягыннан гына һаман эзләгәннәр...
***
Куба җире Мәдинәгә янәшәдә —

Мөселманны гел үзенә ул дәшә дә,

Сентябрьнең соңгы көне башланганда,

Пәйгамбәр дә килеп җиткән иде анда.
Иң беренче мәчет калкып чыкты анда —

Ул гыйбадәт урыны иде мөселманга.
Байрак булып, җиңү теләп, бары алдан

Бер ансарның ак җиләне җилфердәде.
«Без ятимнәр өлешенә кермик, — диде. —

Ул җир хакын үзләренә бирик, — диде. —

Балаларның күңелләрен күрик», — диде,

Нәм кешеләр килештеләр аның белән.
Авызга бит эленмәгән тимер йозак,

Шуңа күрә көтмәделәр аны озак.
Чыкканы юк һичбер нинди гауга, низаг —

Бар да шунда халык белән килешенде.
Көндез намаз укыла да, төнлә исә,

Үзәкләрне өзеп, салкын җилләр исә;

Салкыннарда гел кызганып, ярый, шөкер

Сыендыра мескеннәрне шул ук мәчет.
***
Бэдер янда сугышканда көчле иде,

Батырлары пәйгамбәрнең: «Җиңик!» — диде,

Мөхэммэд тә бик хуп күрде, яхшы, диде,

Җиңүчегә уңышлар да әйбәт килде.
Бәдердәге сугыштан соң мөселманнар

Кайткан чакта бик зур җиңү яулап аннан,

Аерылды Рокыяның тәне җаннан,

Ул кызының үлеменә соңга калды.
Ә тантана олы иде һәм... әлбәттә,
Нинди кайгың зур булса да, шул ук рәттә

Шатлык иде пәйгамбәрдә һәм ул хәтта —

Аның бөтен тырышканы юкка түгел.
Тик ахыры гына аның булмый гелән:

Мәккәдәге биниһая гаскәр белән

Дошманнары шундагы бик әйбәт җирдән

Ташландылар аның явы өсләренә.
Корәешләр җиңделәр дә, кире китте,

Арадагы низаглар да шулай бетте,

Ә Мөхәммәд Мәккәдәге хәлләрдән соң:

«Вакыт әле килер», — диеп өмет итте.
***
Мәдинәнең төньягында бик бай Хәйбәр,

Ни телисең күңелеңә бар нәрсә бар.

Яуламакчы иде аны мөселманнар —

Тырышса да, башта аны алалмады.
Диварлары таш иде шул — ишеп булмый —

Тишекне бит яңабаштан тишеп булмый,

Диварлар калын анда — ишеп булмый,

Ничек тә бит эчкә керү кирәк иде.
Мөселманнар үтеп керде шул тишектән,

Хәйбәр түзә алмаенча берничек тә,

Качу ягын дошманыннан өмет итте,

Котылырга Мөхәммәднең ачуыннан.
Алтын-көмеш әйбер анда байтак иде,

Ашлык, корал һәм колларны бик күп җыйды,

Нәфесенә аның нинди нәрсә сыйды —

Бөтенесен һич тартынмый үзләштерде.
Әллә чын бу, әллә ялган — сөйли халык,

Хәйбәрдагы хәлләрдән соң хәйран калып,

Кемдер үлгән, зәхмәт иткә ризыкланып,

Ә Мөхәммәд кире төкереп исән калган.
***
Йәмән иле көньягында, кушып ялган,

Хакимлекне әл-Әфганлы яулап алган.

Теленә ни килсә, шуны кабатлаган,

Һәм кемнедер ышандырган үз сүзенә.
Һинд океаны, Кызыл диңгез буйларыннан

Үзәк Гарәп җирләреннән килеп шуннан,

Мәҗүсиләр изге диеп монда корган

Күчмәннәрнең исәп-сансыз балбалларын.
«Ышанычлы орлыклардан монда рәт-рәт

Зур агачлар үсеп чыгар, — ди Мөхәммәд. —

Аллаһ безгә ярдәм итәр — аңа рәхмәт,

Без үзебез кайгыртырбыз калганнарын».
Изге сүзне әйтер фәкать изге Коръән,

Булмас алар бер-берсенә һич тә дошман,

Әбу Бәкер, Гомәр, Гали белән Госман

Хак Тәгалә әйткән телдә сөйләшерләр.
Мөселманнар корган бу ил көн дә,

Һинд океаны, Кызыл диңгез — һич чик түгел.

Күчмә халык ясаган шул агач сыннар
Җимерелеп таралырлар, берни түгел.
Изге диеп үстергән ул агачлар да,

Берәм-берәм корып бетәр инде бар да,

Көлгә-ташка әверелер бар сыннар да —

Гыйбрәт булып кичәгедән — бүгенгәчә.
***
Гыйбрәтләр күп бу дөньяда. Бөтенесен

Белмәсәң дә яки, сизеп исен-төсен,

Тоймасаң да, кала җирдә, җуеп төсен,

Ялгыз кабер тактасында берәр исем.
Зур ниятләр корган иде Мөхәммәд тә,

Улың булу мәшәкать тә һәм рәхәт тә.

Ир балалар бәхет белән бер үк рәттә —

Синекенә ялгана ич аның гомре.
Көне-төне Мөхәммәднең яше акты,

Исмәгыйль бит туган иде, нәкъ бер чаткы.

Фани дөнья сибәр микән берәр якты —

Бер уй булып туган иде ул дөньяга.
Кәнизәге йөкле чакта сүзләр китте,

Урамга да төрле гайбәт барып җитте,

Авыр сүзләр үзәкләргә үтте инде —

Гайбәтләрдән ничек итеп котылырга?!
Һәм Мөхәммәд алай итте, болай итте —

Теле озын кешеләргә сүзе җитте.

Ибраһим дип исемләгәч, әҗер көтте,

Эндәште дә бик борынгы заманнарга.

Инде ул да... йөрәгеннән каннар тама —

Гел шаярып, уйнап кына йөргән бала

Туганнарга зур кайгылар сала-сала,

Үле хәзер... каршысында әтисенең.

Соңгы өмет кабынды да... кинәт сүнде —

Кояш нигә тотылгандыр нәкъ шул көнне.

Гарәбстан күгендәге бер нур сүнде,

Пәйгамбәрне япа-ялгыз калдырды да.

«Көн үтәр дә, кайгы китәр», — диде күпләр,

Һәр җирдә дә кайгылар күп ахыр чиктә,

Кояш, ай һәм йолдызлар бар әле күктә,

Нык кайгырды һәрбер үлгән сабый өчен.

Очрашырбыз — бездән алда киткәннәр дә...

Хәдичә дә һәм Зәет тә... бүтәннәр дә...

Аерып тора безне фәкать юка пәрдә —

Әгәр Аллаһ насыйп итсә, күрешербез...

Үтәдемме Аллаһының кушканнарын,

Әмерләрнең җиткердемме икән барын,

Ирештереп аның изге догаларын

Җир йөзендә яшәгән бар өммәтенә?

Киемен салды Мөхәммәд — ихрам киде,

«И, Аллаһым, сиңа хезмәт итәм», — диде.

Барлык сөйгән хатыннары анда иде,

Һәм алар да дога кылды берәм-берәм.

Дога кылды яуда башын салганнарга,

Яра алып, өйләрендә калганнарга.

Ә Рабига, бер ярдәмче булып аңа,

Кабатлады һәрбер сүзен Мөхәммәднең.

Һәр көн саен ул уйларга сеңеп калыр,

Намаз саен искә төшеп, юллар салыр,

Ходай кушкан юллар буйлап мәңгелеккә,

Ислам дине илтер безне киләчәккә.


Редакциядән:
Каләмдәшебез бу айда үзенең 80яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иж.ат уңышлары телибез.

Реклама