ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

Күрше кызы
— Әни, мин күрше Сәлимәгә әйләнәм, — диде Дамир.
— Юк! Юк! Юк! — диде әнисе.
Дамирның өстенә әйтерсең салкын су сиптеләр. Ул әнисеннән мондый җавап алырмын дип башына да китермәгән иде. Әнисе аңа Сәлимәдән дә яхшырак, баерак кызлар барын, күрше кызының аңа тиң түгеллеген тезеп китте, китте... Шунда кинәт Дамирның мие чуалды, аңа әнисенең сүзләре хак шикелле тоелды һәм ул иртәнге матур уйларыннан кире кайтты.
Алар кечкенәдән үк бергә уйнап үстеләр, бергә мәктәпкә бардылар, бергә кайттылар, математикадан бергәләп авыр мәсьәләләрне чиштеләр. Әкренләп дуслыкны мәхәббәт ялкыны чорнап алды. Алар хәзер матур киләчәк турында сөйләштеләр, хыялландылар. Күрше кызы тәмам йөрәгенә кереп урнашты Дамирның. Торса да, ятса да, озын чәчле, шомырттай кара күзле, мөлаем йөзле, йомшак тавышлы Сәлимә күз алдыннан китмәде. Ул хәзер күрше кызыннан башка яши алмас дәрәҗәгә җитте. Әйе, бары тик Сәлимә генә аңа наз, матур көннәр, бәхет бирәчәк. Ул бары тик аның белән генә гомер юлын бергә кичәчәк, бәхет диңгезендә йөзәчәк. һәм ул бу турыда бүген Сәлимә белән ачыктан-ачык сөйләшәчәк, аның кулын сораячак. Ул шундый нияткә килеп, урыныннан кузгалды, шунда аның күзе әнисе белән очрашты һәм ул үзенең бу сөенечен иң әүвәл әнисе белән уртаклашырга булды, тик әнисе әнә ничек кырт кисеп кенә җавап бирде бит әле!
Шул көннән соң Дамир Сәлимә белән очрашканда аңа күтәрелеп карамаска тырышты, чөнки әнисе аны башка берәүнең кызы белән таныштырып та өлгерде. Дамирның йөрәге Сәлимә дип типсә дә, ул, әнисенең сүзен аяк астына салып таптармын дип куркып, Равиягә өйләнергә булды.
Шаулатып-гөрләтеп туйлар уздырдылар, егет белән кызга иң матур теләкләр теләделәр. Дамир белән Равия аерым яши башладылар, матур гына кызлары туды. Барсы да яхшы кебек иде, тик Дамирда Равиягә карата саф, ихлас ярату хисләре барлыкка килә алмады. Озакламый алар аерылыштылар, ул Сәлимә янына барып, аны оныта алмавы, бәхетсезлеге турында сөйләмәкче, тезләнеп гафу үтенмәкче булды, әмма соң иде шул. Сәлимә күптән түгел генә кияүгә чыккан. Ничә тапкыр өйләнеп караса да, әйбәт гаилә тормышы төзи алмады Дамир.
Әйе, уч төбеңә килеп кергән бәхет кошын бер ычкындырсаң, аны яңадан тота алмыйсың шул.
Халидә ФӘРДИЕВА,
Казандагы 4нче гимназиянең татар теле ҺӘМ әдәбияты укытучысы


Сәфәр башы «токлы» булды
Ул дерт итеп уянып китте. «Онытканмын бит!»
Юкса көн бик матур башланып киткән иде. Аны бик яхшы эшләгәне һәм ышанычлы кеше булганы өчен шушы сәфәргә җибәрделәр. Алсуның, әлбәттә, бик барасы килмәде, юл бик ерак һәм гаиләсен дә калдырып китәсе килмәде. Шулай да, авырлык белән булса да, ул ризалашты. Йокыдан торды, юынды, ашады, җайлап кына кирәк-яракларын барлады, чемоданын тутырды, билетларын әзерләп куйды. Ул эшлекле сәфәргә әзерләнде.
Кичтән гаиләсе өчен ашарга әзерләп, керләрен юып, үтүкләп хәстәрләде. Балалар өчен дә борчыласы юк, каенанасы карап тора. Бар да тәртиптә. Ул тыныч күңел белән сәфәренә китә ала.
Менә кузгалыр вакыт җитә. Алсу такси чакыртты һәм өйдән чыгарга җыена башлады. Тик шунысы читен: ире Алсуны озата алмый, эштә кала.
Көннең ыгы-зыгысыннан арып, таксида оеп-йоклап барган җиреннән шулай сискәнеп уянып китте ул. Оныткан бит, үтүге токта калган! Нишләргә? Кире борылса, самолётка соңга кала, борылмаса, фатирда янгын чыгуы бар. Ул ашыга-ашыга кулына телефонын алды. Ире җавап бирмәде, чөнки эштә иде. Каенанасы да алмады, бәлки, оныклары белән урамга чыгып киткәндер. Машинаны борып, шофёрга тизрәк барырга кушты. Өйгә килеп кергәч, көлепләр җибәрде ул. Үтүге алынган булган бит. Ишекләрне бикләде дә, тиз генә баскычтан төшеп, машинага утырды. Самолётка өлгермәвен белә иде Алсу, шулай да барды инде. Барып җитсә, самолёт та очмаган икән бит.
Алинә РӘХМӘТУЛЛИНА,
Казандагы 4нче гимназиянең

8нче сыйныф укучысы


Очасылар килә
— Кайчан кияүгә чыгасың? — дип теңкәгә тия башлагач, хәйләсен таптым бит: «Пенсиягә чыккач!» — дип җавап бирә башладым. Уйнап әйткәнем ... утыз елдан соң чынга ашмасынмы!
Бер-бер артлы еллар уза торды: утыз, кырык, илле кебек түгәрәк санлылары да терәлеп калмады, сиздермичә генә агып киттеләр. Дус-ишләремнең күбесе башлы-күзле булып бетте, кайберләре инде бакыйлыкка күчте. Нурания белән Гөлсинә оныкларын мәктәпкә җитәкләп илткән көнне генә тирән йокымнан уянып киткәндәй булдым һәм: «Мин дә яшим бит! Кешеләрнең үзләреннән соң дөньялыкта ниндидер эзләре кала, ә мин — тере өрәк! Үзем өчен генә яшәгән булып чыгам түгелме?! Тиздән 55 яшь тә тула! Мин эгоист булганмын, хәзер инде бала таба алу сәләтен дә җуйганмын. Яңакларыма таянып, уйга чумдым. Күз алдымнан мәктәп елларым, югары уку йортында укып йөргән чакларым үтә тордылар.
Бик көчле беренче мәхәббәтем ялкыны минем канатларымны көйдергән булган бит! Җавапсыз мәхәббәт бер көнне минем йөрәкне 35 ел буе эретеп булмаслык ташка, үземне тере мәеткә әйләндергән икән ләбаса! Мине сөймәгән егеткә үч итеп күпме егетләрнең җаннарын таптап йөргәнмен! Минем өчен алар күпме ныграк тилмерсәләр, шуның кадәр миңа рәхәтрәк булган! Мин
— вампир, мәхәббәт вампиры булып яшәгәнмен бит! Мин, җирдә матурлык тудырырга сәләтсез кеше, ничек итеп гүзәл, камил зат — Кеше тудыра алыйм ди! Бу көнгә кадәр «хатын-кыз» исемен йөртергә дә лаек булмаганмын! Хатын- кыз үзе дә йомшак күңелле, гүзәл зат булырга тиеш бит ул!..
Менә шул көннән минем тормышка карашым үзгәрде, кешеләргә дә икенче төрле күзлек аша карый башладым.
Пенсиягә чыгар вакыт җиткәч, тормыш офыгында очраттым мин насыйп ярымны. Чигә чәчләренә көмеш кергән, буыннарына тоз утыра башлаган, тормыштан бик күп сабак алган буйдак ир-егет яшьлектә мин йөрәгемнән өзеп атарга тырышкан беренче мәхәббәтемә бик-бик охшаган иде. 55 яшемдә беркемнән дә оялмыйча ак туй күлмәге кидем! Гомеремдә икенче мәртәбә гашыйк булдым. Өч ел тәхеттә утырганчы өч көн бәхеттә йөзү артыграк икән
— шуны аңладым. Минем хәзер очасылар килә!


Ай кызы
— И, зәңгәр күк! Утыз яшемә җитеп тә, үземә пар таба алмадым бит җирдә! Ай кызын булса да төшер инде, ә? — шулай дип әйтүе булды, нәрсәгәдер сөртенеп, мәтәлепләр китте Гафур.
— Хәлең ничек, абзый? «Скорый» чакырыйммы? — Бик тә матур иде бу тавыш.!
— Кулыңны суз да торырга булыш, Айсылу! Йөрәгем урыныннан купты бугай, «Скорый» гына утырта алырга охшамаган әле аны!
— Абый, сез минем исемемне каян беләсез?
— Айсылу исемле кызның туасын мин инде ун ел көткән идем. Сиңа, ялгышмасам, шушы көннәрдә генә 20 яшь тулды. Зур күзләрең синең «укчы» йолдызлыгыннан булуыңны әйтеп торалар. Сине чәшке туннар һәм алтын- көмеш белән генә яулап алып булмый!
— Әллә сез экстрасенсмы? Марат Бәшәров белән азрак охшашлыгыгыз да бар. Минем турыдагы билгеләмәләрегез дөреслеккә туры килә. Чәшке туннар кайгысы түгел әле миндә! Исемегезне дә әйтсәгез, шушы көннәрдә генә сезгә эштән ике бүлмәле фатир бирүләре турында мин дә сезгә әйтәм. Өйләнеп, әти-әниләрегезне оныклар белән куандырасыгыз килә.
— Син дә экстрасенслар арасында Марат Бәшәров тирәсендә күренмәдең шикелле. Минем турыда бу яңалыкны каян белдең әле, Ай сылуы?
— Беркөнне Татарстан яңалыкларын телевизордан караган идем. Алачак фатирының бер бүлмәсенә мине квартирга кертсә, өйләнгәнче идәннәрен юып торыр идем! — дип уйлап куйганмын. Тәрбияле кешегә охшагансыз бит!
— Ике бүлмәсенә берьюлы фатирга кертәм мин сине! Киләсе дүшәмбе көнне, матур күлмәгеңне киеп, минем белән ЗАГСка барырга ризалык бирүең генә кирәк! Әти-әниләрең риза булырлармы икән?
— Әти-әнием ун ел элек машина белән бәрелеп үлгәннәр шул. Мине әбием үстерде. Ул риза булыр дип уйлыйм. Син бит — татар егете! Әбием мине бары татар егетенә генә кияүгә бирәм, ди.
— Мин әтиеңне дә, әниеңне дә алыштырырлык кеше булырга тырышырмын. «Әйе» дип кенә әйт!
— Мин риза! — дип пышылдады Айсылу. Бер күрүдә гашыйк булу мөмкинлегенә алар икесе дә ышаналар иде. Ә бер күрүдә кияүгә чыгарга ризалык бирердәй кыз бардыр дип һич уйламый иде Гафур. Сихерләде бугай Ай кызы! Әллә инде бүген аларга күктә никах укылган көн микән?
Ата күке мәхәббәте
— Әни, мин күрше Сәлимәгә өйләнәм! — диде Дамир.
— Юк! Юк! Юк! — диде әнисе.
Чуан кабара, тула да бер көн барыбер тишелә икән. Дамир белән Сәлимәнең туйлары беркайчан да булырга тиеш түгел! Аларга җенси якынлык кылырга ярамый! Әй, Аллам, тәүбәмне кабул ит тә гөнаһларымны кичер! 23 яшьлек улым белән бу турыда сөйләшү бик авыр булачак. Аңлашудан качып та калып булмый.
...Сәлимәнең әнисе Саимә белән Әлфия балалар бакчасыннан ук аерылмас дуслар булдылар. Мәктәптә бер партада утырып, «Элемтә» техникумына имтихан тапшырып, аны икесе дә кызыл диплом белән тәмамладылар. Зифа буйлы чибәр ике кыз бик матур бииләр, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә бергә йөриләр, сәхнәдә тамашачы мәхәббәтен дә бергә яулыйлар иде. Икесе дә Азат исемле бер җырчы егеткә гашыйк булдылар. «Мәхәббәттә өченче кеше артык» дигән гыйбарә бар. Аерылмас ике дусны язмыш аерды, егерме дүрт ел элек ак чәчәкле май аенда булды бу хәлләр.
Әлфиянең төн йокысы качты, башын җуярлык гашыйк булган иде ул Азатка. Сандугачлар өзеп-өзеп сайраган бер кичтә башын югалтты да инде. Азат Әлфиягә уенчык кына итеп караган бит! Үзенең балага узуын сөйгәненә белдергән көн җир йөзендә яшәгән иң ямьсез көне булып исендә калды Әлфиянең. Азат баланы булдырмау өчен акчасын кызганмаячак икән! Күз яшьләре коелды, юллар аерылды.
Кызларының авырлы икәнен белгәч, әтисе белән әнисе арасында тавыш- гауга чыккалый башлады, әтисе 23 яшьлек кызын ташлап, өйдән чыгып китте. Әлфия өчен аның иң кирәк вакыты иде әле бу.
Дамирын — йөрәк парәсен тапты, үстерде Әлфия. Әле ярый укуын тәмамлап кала алган! Әнисе белән икесенең алган хезмәт хаклары тормышның очын-очка бәйләп барырга гына җитә иде. Акча җиткерү өчен көнне төнгә ялгап эшләгән чаклары да күп булды Әлфиянең. Дамирының баян уйнарга сәләтен вакытында сизеп алып, бөтен кирәкле шартларны да тудырды. Баласына көн-төн бәхет теләде Әлфия, ә бәхет дигәнең нигә елмаймый соң?!
...Җырчы Азат күрше дусты Саимәнең дә башын Әлфия белән бер үк вакытта бутап йөргән икән! Бер үк елда дөньяга туган ике баласыннан качып киткән Азатны бүген бу шәһәрдә күрүче дә, ишетүче дә юк. «Кайгы-хәсрәтләр күрергә туа адәм баласы...» дигән моңлы җырын да халык онытты, Әлфия белән Саимә дә онытырга тырыштылар. Ата күкеләр дә була. Алар да балаларын юксына белмиләр шул!
Флёра МӘРДАНОВА


Сыңар алка
Әлеге вакыйга инде онытыла да башлаган иде. Тик менә бүгенге хәл аны барсының да янәдән исенә төшерде. Ул дулкынланудан тыны бетеп, өенә йөгереп кайтты да:
— Кызым, теге алканы бир әле, — дип кенә әйтә алды.
Берни аңламаган кызы шкатулкадан әнисенең сыңар алкасын алып биргәч, лып итеп урындыкка утырды. Әнисенең бу халәтен аңламыйча күзәтеп торган Илмира да, аптырап, аның тезләрен кочып, янына килеп чүгәләде. Ә Гөләндәмнең кулында... шкатулкадагы сыңар алканың ише иде. Илмира, әнисенең күзенә текәлеп, җавап көтте, тик Гөләндәмнең генә җавап бирерлек хәле юк, аны уйлар бөтереп алган иде.
Каян гына килеп чыкты соң әле бу болыт? Нишләп болытларның кабарганын да, аны уйларыннан арындырырга теләгәндәй көчәеп исә башлаган җилне дә сизмәде соң ул? Гөләндәм аны-моны уйлап өлгергәнче җып-җылы яңгыр койды да китте. Бу юлдан беренче генә үтми бит инде. Ике авыл арасын, шушы болыннар аша эшкә йөреп, җәен-кышын аз таптамады ул. Әле җитмәсә бу болынның хисләр ташыганда, башны кая куярга белмәгән чакларда уйларны тәртипкә китерә, яши башларга көч бирә торган сихри көче дә бар. Шуңа күрә ул яңгырдан качарга уйламады да, җылы яңгырны тәненең бөтен күзәнәге аша тоеп, үзенә хәл кергәнен искәреп атлый бирде. Табигатьнең илаһи бөеклегенә, серлелегенә сокланып, җылы яңгырдан соң үләннәрнең ямь-яшел булып яшәреп китүенә гаҗәпләнеп барганда, күзе җирдә җемелдәп яткан ноктага төште. «Карачы, нинди матур булып ялтырый бу пыяла кисәге», — дип уйлады яшь хатын. Күңеле нидер сизенгәндәй җиргә иелде. Кулы гүя үзеннән-үзе сузылды. Учындагы кеп-кечкенә әйбергә карады да... имәнеп китте Гөләндәм. Күп еллар элек югалткан, «теге төннең» ачы истәлеге булган сыңар алкасы иде бит бу! Башы әйләнеп китте. Болында үскән өянкеләрнең берсенә барып сөялде. Кайчандыр калын һәм озын булган, әле бүген дә ни җитте кызларның төшенә дә кермәгән толымнарыннан авыр тамчылар агып төшәләр. Гөләндәм күзләргә кергән, яңакларны юешләп үткән тамчыларны теге чактагы күз яшьләренә охшатып тик басып тора. Хисләре ташудан аның җеп өзәрдәй хәле дә калмаган иде. Ире белән
бергә үткәргән, балалар үстергән вакытларын йөрәк сулкылдавы аша тоеп басып тора бирде.
Карасана, бу алканың югалганына да алты ел үткән икән бит. Шул вакыт эчендә кичергәннәре, җепкә тезгәндәй, берәм-берәм хәтерендә яңарды. Яңгырның туктаганын да, ялтырап кояш чыкканын да сизмәде Гөләндәм. Башын күтәреп караса, күк йөзе аязып беткән. Җирнең ике читен тоташтырып салават күпере сузылган. Ә хәтергә «теге төн» килде.
...Ул кичне өйгә соң кайтты Сабир. Ару гына салып алса да, нык исерек тә түгел, аягында йөрерлек, сүзен әйтерлек хәлдә иде. Каян тавыш чыгарырга белми, әле хатынына, әле балаларга бәйләнеп йөри башлады. Гөләндәм, аталары күзеннән яшерергә теләп, балаларга урынны чоланга җәйде, чаршауны тартып куйды да, берни булмагандай Сабирына эндәште:
— Йә, әйдә, бит-кулыңны юып ал да ашарга утыр, аш суына.
Хатынының тыныч тавышы ирне котыртты гына. Аның бүген бөтен дөньясын җимерәсе килә иде. Шул ачу белән ул Гөләндәмне чәченнән урап тотып, ишегалдына сөйрәп алып чыкты. Шулчак капкага кемдер кагылгандай булды. Бу тавышка Сабир айнып киттеме, йомарланган кулларыннан хатынның чәчен ычкындырды. Котылганына сөенеп урамга чыгып йөгерде дә, менә шушы болында бик озак ялгызы йөреп, бер нияткә килеп кайтты Гөләндәм. «Болай кыйналып, кешелегеңне кимсетеп яшәгәнче, аерылуың артыграк. Ходай язган язмышым шушыдыр, балаларымны ялгыз үстерергә язгандыр».
Иртән йокыдан айнып торган ир берни булмагандай эшкә китте. Гөләндәм битен-кулын юып, чәчен тарарга уйлап, көзге каршына килүгә, колагында бер алкасы юклыгын шәйләде. Шулай итеп, бер төн эчендә Гөләндәм ирен дә, алкасын да югалтты.
Әле генә табылган алкасын тоткан хәлдә тагын хатирәләргә чумды ул. Яшьлектәге матурлыгын бөтенләй үк җуймаса да, олыга тарткан, чигәләренә чал кергән инде хәзер.
Менә бит, ничә еллар җирдә аунап ятса да, кайчандыр тапталган, балчыкка буялган алканың бар пычрагын шифалы җылы яңгыр ялт итеп юган да алган. Ул хәзер элеккедән дә матуррак ялтырый. Үзен дә шушы сыңар алкага охшатты ул. Алты ел ялгыз яшәгән гомерендә ниләр генә кичерергә туры килмәде аңа. Сүзе, гайбәте күп булды. Нахаклары бигрәк үзәкләргә үтте инде. Ә Гөләндәм аларга игътибар итмәскә тырышып яши бирде. Чөнки аның бу дөньяда олы бурычы — ике баласын үстереп кеше итәсе бар. Ул гайбәтләрдән өстен булырга тиеш. Менә шушы уйлар аңа яшәү өчен көч бирә. Йөрәк сулыгып-сулыгып яшьлеген, мәхәббәтен юксына, ләкин үткәннәргә юл юк шул.
Әнисә МИНҺАҖЕВА.
Сарман районы Җәлил бистәсе


Үкенү газабы
— Әни, мин күрше Сәлимәгә әйләнәм! — диде Дамир.
— Юк! Юк! Юк! — диде әнисе.
Хәлимәнең ачыргаланып кычкыруын ишетүгә, ишегалдындагы әтәч, ул-бу булмагае диптер, ахры, тавыкларын җыеп, яман кытаклап, келәт астына кереп шылды. Лапас түбәсендә чыркылдашып утыручы чыпчыкларга тиклем дәррәү очып киттеләр. Дамир, анасының мондый кыланышларына күптән күнегеп беткән булса да, бу кадәресен үк көтми иде. Хәлимә, улына тишәрдәй булып карап: «Өйләнмисең, мин сине япа-ялгызым хәерче Сафа кызы өчен үстермәдем. Минем рөхсәтемнән башка өйләнә-нитә калсаң, имезеп үстергән сөтем белән каргармын», — дип
чәрелдәде. «Ник алай дисең, әни, Сәлимә — авылның иң акыллы кызы, үзе уңган, үзе тәмле телле. Мин аны гына яратам», — дип, каршы төшмәкче булды Дамир. «Ярату белән генә ерак китә алмассың. Бу тормышта барын да байлык хәл итә. Өйләнмисең, дигәч, өйләнмисең. Иртәгә югары оч Юныс кызын яучыларга барам. Сәлимәне оныт, ул сиңа тиң түгел», — дип, бу сөйләшүгә нокта куйды анасы.
Имәндәй таза гәүдәле, типсә, тимер өзәрлек егет анасына каршы тора алмады. Ике айдан Дамир Юныс бай кызына өйләнде. Туйны ресторанда уздырганнан соң, Юныс бай кызы белән киявенә зур гына коттеджның ачкычын тоттырды. Шулай итеп, өйгә яшь килен төшереп, аның рәхәтен күрү бәхете дә Хәлимәне читләтеп кенә узып китте. Улы хәзер аның белән очрашмаска тырыша: онытканда бер генә кереп чыга, ә килене каенанасы белән аралашуны бөтенләй кирәксенми. Ана болын тикле өйдә япа-ялгызы яшәп калды.
Еллар бер-бер артлы уза торды. Улы белән килене күптән шәһәрдә яшиләр. Авылга кайтканда, алар Хәлимә янына ярты гына сәгатькә кереп чыгалар. Улы белән туйганчы сөйләшеп утыра алганы да юк. Их, теге вакытта никләр генә каршы төште икән соң? Ни улы, ни үзе рәхәт күрми хәзер. Сәлимә дә бәхетсез. Ул Дамирдан кала берәүне дә ярата алмады. Кыз көе картаеп бара әнә. Күпме түзәргә була! Үкенүдән телгәләнгән йөрәге чыдамады. Ана авырып түшәккә егылды. Бу дөньяда яшәүнең кызыгы калмаган иде инде. Кемгә кирәк соң ул? Барына да үзе гаепле. Улының бәхете турында уйлыйсы урында миһербансызлык күрсәтте шул. Ходай шуның өчен җәзасын да өеп бирде: аны ялгыз калдырды. Үкенүдән дә зуррак газап бармы икән бу дөньяда?
Әнә шулай тилмереп, газапланып ятканда, кемдер әкрен генә өйгә килеп керде. «Сәлимә, балакаем, син икәнсең», — диде Хәлимә, кипкән иреннәрен көчкә кыймылдатып. Кыз, йомшак кулын аның маңгаена куеп: «Хәзер, Хәлимә апа, чәй куеп җибәрәм», — диде. Кура җиләге белән мәтрүшкәле чәй эчкәч, авыру анага хәл кергәндәй булды, ә бераздан тынычлап йоклап та китте. Ул торганда, өйгә тавык шулпасы исе таралган иде. Сәлимә аны җайлап кына утыртып куйды, кашыклап кына Хәлимәгә тәмле шулпа ашатты. Авыруның йөзенә алсулык йөгерде, йөзендә елмаю шәүләсе күренде. Ул төнне Сәлимә авыру ана янында куна калды. Алар таң атканчы сөйләштеләр. «Сәлимә кызым, сезнең бәхетегезне мин җимердем. Барысына да үзем гаепле. Улым бар көе ялгыз яшим. Син дә, аны сагынып, гомереңне ялгыз үткәрәсең. Кичерә алсаң, кичер мине, кызым, — диде Хәлимә апа. — Их, барын да кире кайтара алсаң иде ул... Минем бит оныкларымны да сөя алганым юк. Үзем генә, бары тик үзем генә гаепле. Улымның бай яшәвен теләдем. Баксаң, яратып, бер-береңне хөрмәтләп яшәүдән дә зуррак байлык юк икән. Мин моны барын да җуйгач кына аңладым», — дип өзгәләнде ул. Сәлимә, аның ябык гәүдәсен кочаклаган көе: «Язмышыбыз шундый булгандыр. Үкенмә, Хәлимә апа, алга карап яшик. Икебез дә бер кешене яратып гомер кичерәбез. Бу да зур бәхет ич. Аның исән-сау булуын телик. Мин беркемгә дә ачу сакламыйм. Курыкма, мин сине ташламам», — диде.
Таң атты. Хәлимә белән Сәлимә аналы-кызлы сыман бер-берсенә сыенып утыралар. Тынычланып калган ана йөзендә алсу кояш нуры чагыла иде.
Лилия НУРИЕВА,
Казандагы 96нчы гимназиянең татар теле ҺӘМ әдәбияты укытучысы


Сер
— Әни, мин күрше кызы Сәлимәгә әйләнәм! — диде Дамир.
— Юк! Юк! Юк! — диде әнисе.
Галиянең ярым пышылдап кына әйткән бу сүзләреннән нидәндер курку,
чарасызлык, аптырап калу сизелә иде. Ул, хәлсезләнеп, урындыкка барып утырды. Җир ярылса, җир астына төшеп китәргә дә риза иде ана. Болай буласын белгән булсам... Дамирга: «Улым, Сәлимә белән син — бер ата балалары. Күрше Хәлим абыең синең дә атаң иде», — дип әйтә алмый бит инде ул. Анасыннан рәтле-башлы җавап ала алмаган Дамир: «Ярый, әни, син уйлый тор, кичен сөйләшербез», — диде дә җитез генә атлап чыгып та китте.
Галиянең күңеленнән, әллә әйтмәскәме, дигән уй сызылып үтте. Чыннан да, берәү дә белмәячәк. Юк, юк, алай эшләргә ярамый. Их, бу язмыш дигәннәрен, сындырыплар сыный бит. Егерме ел элек бу хәлгә тарыйсын белгән булсамы?.. Уйлары аны яшьлек чорына кайтарды.
Галия белән Хәлим чыгарылыш кичәсеннән соң озак кына капка төпләрендә утырдылар. Сөйләшеп сүзләре бетәрлек түгел, әллә нинди планнар корылды, бергә булырга дип кат-кат вәгъдәләр бирелде. Таң алдыннан салкынча булып китте, Галия йоклый торган келәт эченә керделәр. Кабат иреннәр бергә кушылды, бер-берсенең кочагында эреп бетәрләр төсле тоелды, мәхәббәт уты отыры көчәя барды. «Галия, барыбер бергә буласы... каршы килмә, бәгърем». Кыз сөйгәненә каршы килә алмады шул, ул егетнең кайнар кочагына тагын да ныграк сеңде... һәм алар моңарчы татымаган назлы рәхәтлеккә, серле дөньяга очтылар...
Ике атнадан унсигезе тулган Хәлимнең кулына повестка тоттырдылар. Егет армиягә китте. Өч атнадан Галия үзенең көмәнле булуын белде. Башта әнисе кызын эт итеп сүкте, аннан соң икәүләшеп кочаклашкан көе еладылар. Бераздан, кеше-мазар сизгәнче дип, әнисе кызын Казанда торучы апасына ияртеп җибәрде. Ике ел дигәндә, кечкенә Дамирын кочаклап, Галия туган нигезенә кайтып төште. Ире үлгән дә Галия авылга кайткан икән, дигән хәбәр таралды.
Бераздан, Зилия исемле яшь балалы хатын ияртеп, армиядән Хәлим дә кайтып төште. И өзгәләнде дә соң Галия. Хәлимем кайткач, бергә булырбыз дигән өметләре челпәрәмә килде. Келәткә кереп, күңеле бушанганчы иңрәп-иңрәп елады, барын да сөйләп бирергә теләп кыҗраса да, телен тешләп калды, тавыш-мазар чыгармады, үз эченә бикләнеп яши бирде. Хәлим дә берни сиздермәде. Әнә шулай ут эчендә янып яши торгач, егерме елның үтүен дә сизми калды. Былтыр Хәлим, күршедә генә улы Дамир яшәвен дә белмичә, дөньядан китеп барды. Инде менә тынычлана төшкәч кенә, улы Дамир, Хәлимнең кызы Сәлимәгә өйләнәм, дип, кабат утка салды. Шулай итеп, гомер буе яшереп килгән серне әйтергә туры килер микәнни? Нинди бетмәгән хәсрәт булды соң бу? Гомер буе янып, йөрәге кара күмергә әйләнеп бетте бит инде... Арт капканың шыгырдап ачылуы ишетелде, сөйләнә-сөйләнә, күрше Зилия килеп керде. «И-и Галия, балаларыбыз өчен шатланып бетә алмыйм, туйларын исән-имин үткәрергә язсын Раббым. Хәлим генә күрә алмады бу көннәрне. Үз кызы булмаса да, Сәлимәне бик ярата иде», — диде ул керә-керешкә. Галия сикереп үк торды: «Ни дидең? Үз кызы түгел иде, дисеңме?»
Зилия барын да сөйләде. Заставада чик бозучылар белән бәрелеш була. Хәлим исән кала, ә командирны, Зилиянең ирен коткара алмыйлар, хатыны яшь бала белән ялгыз кала. Командиры үләр алдыннан, Хәлим аларны ташламаска сүз биргән икән. Ул Зилияне кызы белән бергә авылга алып кайта. Бар кеше дә, Галия дә аны армиядән өйләнеп кайтканга санады.
Галиянең йөрәген кабат ут алды, тик бераздан, өстеннән авыр йөк төшкәндәй, ул тынычланып калды. Димәк, улы алдында аның гаебе юк, Сәлимәне килен итеп төшерә ала.
Шул арада капкадан, көлешә-көлешә, Дамир белән Сәлимә килеп керделәр. Галия Сәлимәне кочаклап алды. «Төкле аягың белән, кызым. Миннән сезгә хәер-фатиха», — диде. — Балалар, хәзер әтиегезнең каберенә барып, аңа да ниятегезне җиткерегез. Җаны тыныч булсын».

Гүзәлия ТАРХАНОВА.

Реклама