Гомерем фасыллары

 

Февраль

                (Дөньяга килгән аем)

 

       ххх

Чатнама суыклар,

Җәяүле бураннар,

Һәм тәүге тамчылар, —

                    Яз алда.

Бу — минем халәтем —

Язмышым,

Өметем,

Ышанып яшәвем язларга.

 

 

 

Март

         (Әниемнең туган көне)

 

Әни

Йомшак кына елмаюлы йөзең

Күз алдыма килә таңнарда.

Әни, әни, еллар кирәк булды

Синең күңелеңне аңларга.

Әни, әни, кадерлисе килә,

Җитмәгәндер кебек җылыбыз.

Бер кайгыга, бер шатлыкка салган

Мең төсмерле гомер җырың без.

 

Йомшак эндәшүең ишетәм күк

Тынлыгында туган нигезнең.

Әни, әни, ничек өзелә үзәк! —

Үзәгебез идең син безнең.

Әни, әни, кадерлисе килә,

Җитмәгәндер кебек җылыбыз.

Бер кайгыга, бер шатлыкка салган

Мең төсмерле гомер җырың без.

 

Йомшак кына карашларың калган

Тәрәзләрне сөртәм тын өреп.

Синең күзләр төсле тәрәзәләр

Безне көтә һаман тилмереп.

Әни, әни, кадерлисе килә,

Җитмәгәндер кебек җылыбыз.

Бәгыреңне гел сызлатып торган

Мең төсмерле гомер җырың без.

 

 

Апрель

Тукайга

Кичер, диеп гафу сорамыйм мин,

Гөнаһлылар, әнә, сорасын!

Туры Тукай,  өстебездә безнең

Намусыбыз төсле торасың.

 

Болгарыңны синең җимерделәр,

Әле ярый исән Кырлаең.

Белеп ятасыңдыр бу заманда

Сорыкортлар ниләр кылганын.

 

Синең кебек мин дә яланаяк

Чыгып йөгерердәй буламын,

Күргән саен  карагруһларның

Телне, матбугатны буганын.

 

Ничекләр соң пакълыйк бу дөньяны! —

Аһ, керләнә бара җан гына...

Кичер, диеп гафу сорый алмыйм,

Гөнаһым юк синең алдыңда.

 

Шагыйрь булып яшәү газап икән!

Хак яраткач Ходам, ни кылыйм?!

Юккамени синең әрнүләрең

Бәгыремдә минем сулкылдый...

 

Май

9 май

Шау-гөр килеп шәһәр бәйрәм итә.

Солют балкый Казан күгендә.

Йөрәгемне төеп утлы төен,

Авыр төер тора күңелдә.

 

Кемдер бүген үксеп-үксеп елый,

Кемдер көлә,

Кемдер шатлана.

Йә көләргә иде,

Йә еларга,

Җанымдагы төен, шартла, йә!..

 

Җиңелрәк булып китәр иде,

Кыса гына төен сулышны.

Шатланырга дисәң, нинди шатлык —

Без бит җиңгән,

Җиңгән сугышны!

 

Без бит җиңгән,

Дошман юлларына

Киртә итеп кеше салынган.

Миллионлап киткән адәм башы, —

Кем хәбәрсез,

Кемдер табылган...

 

 

Без бит җиңгән,

Әй син, Бөек халкым,

Батырлыгың хәттин ашканга

Без бит җиңгән.

Догаң — җиңү булган,

Синең Мәккәң булган башкала.

Башкалага дошман керә алмас,

Башкалада Үзе баш кага.

 

Яу кырында шанлы орыш бара,

Себерләрдә нәсел кырыш бара,

Башкалада Үзе баш кага...

 

Бүген бәйрәм.

Халкым көлә-көлә,

Елый-елый бәйрәм иткәндә,

Әй кысыла сулыш,

Тын кысыла,

Әй үртәлә күңел,

Үртәлә.

 

Кичәгедә кичкән газап кала,

Яңа көн туармы иртәгә?!

 

 

Июнь

Сабантуй      

Сабантуй — халык бәйрәме.

Өлгесе күңелләрнең.

Таң калып тыңлый болыннар

Сихри моң түгелгәнен.

 

Бил алыша батырлары,

Ярыша өлгерләре.

Ак өмет булып җилферди

Сабантуй сөлгеләре!

 

Җир бәйрәме, 

         җыр бәйрәме,

                  җан бәйрәме — Сабантуй.

Дәртләндерә йөрәкләрне

Сабантуйда килгән уй:

 

Нинди гүзәл минем халкым!

Бизәге, өлгеләре!

Татарымның күңеле күк

Сабантуй сөлгеләре!

 

                

Июль

Җәйге этюдлар

               1

Малайлар ат сугаралар.

Болында — печән өсте.

Балачакны алып атлар

Җилдереп китәр төсле.

 

Җәй челләсе чыңлап тора

Чикерткәләр җырында.

...Су өстендә җәй сурәте

Агып бара тын гына.

                                 2

Илаһи күк кыйпылчыгы мени! —

Күкчәчәкләр арыш арасында.

Әйтерсең лә саклап тора алар

Яман күздән, тормыш карасыннан.

 

Күкчәчәкләр саклап тора безне —

Арыш басуларын,

                               күңел кырын.

Күңелеңә кунмас дөнья кере,

Ишетә алсаң күкчәчәкләр җырын.

                            3

Башаклар серкә очыра, —

Кыр өсте — яшкелт рәшә.

Тын гын,

Тибрәлеп кенә

Җир белән күк сөйләшә...

 

                  4

Каен җиләкләре,

          кыңгыраулар,

                   мәтрүшкәләр... —

Июль урманы.

Күрәзәче кәккүк, юмартланып,

Миңа йөз ел гомер юрады.

 

Каеннарның башын сыйпап үткән

Ак болытка яшел ягыла.

Йөз ел гомергә тиң бер сулышы —

Җәй җәннәте туган ягымда!

 

                   5

Корама болынның кисәге — шәһәрдә.

Кыендыр болынга

Шәһәрдә яшәргә.

                     Август

                       1

Күңелемнең моңсу фасылы бу,

Гомеремнең моңсу фасылы.

Ак күбәләк булып җаннар оча —

Җәй азагы,

Август ахыры.

 

Күтәрелә кошлар төркем-төркем —

Җыеналар ерак юлларга.

Канат очы каглып-каглып киткән

Болытлары әзер еларга.

 

Юатырга теләп, Кояш карый

Күксел болытларны аралап.

Болыт аша моңсу елмаюы

Йөрәгемне куя яралап.

 

Бөтерелә ап-ак күбәләкләр —

Җанкаемның җаны кайсыдыр?

...Мине ялгыз иткән август җирдә —

Күңелемнең моңсу фасылы.

 

 

                 2

Тып-тып итеп август алма коя —

Өзелеп-өзелеп куя үзәгем.

Җылы җәйнең соңгы сулышлары,

Тәүге сулышлары көзләрнең.

 

Сибелеп-сибелеп оча аерчалар —

Таҗ яфрагын җәйге гөлләрнең

Җилләр куа.

Күңелләргә тула

Хатирәсе бергә көннәрнең.

 

Тып-тын калган, тирәнәйгән күлләр —

Мөлдерәмә тулган күзләрем.

...Соңгы сулышлары җылы җәйнең,

Тәүге сулышлары көзләрнең.

 

                    3

Мин августка охшап барам бугай,

Әллә август минем ишеме?

Көне буе җылы өләшә дә

Төнгә кергәч, җаны өшиме?

 

 

Төне буе йолдыз коя-коя

Якты үткәненә юл саба.

Җылы җәйгә кайта,

Назлы җәйгә,

Хыялында гына булса да.

 

Иртәләрен адашасы килә,

Ап-ак томаннарда каласы.

Җәйләр белән көзләр арасы бу, —

Шатлык белән сагыш арасы.

 

Август миңа охшап бара бугай.

Әллә мин августка охшаган?

Шундый халәт —

Күңел талпынуы

Һич ким түгел китәр кошлардан...

 

Сентябрь

            ххх

Сарылы-яшелле фасыл бу.

Бу фасыл яшелле-сарылы.

Җәйләрнең көзләргә атлавы

Нишләптер күңелгә кагылды.

 

Сап-сары яфрак шикелле

Өзелеп төшәр күк бу йөрәк.

Ямь-яшел тойгылар леперди:

Без җилдән көчлерәк, көчлерәк...

 

Яшелле-сарылы фасыл бу.

Бу фасыл сарылы-яшелле.

Көзләрнең түренә агылган

Болытка яшердем яшемне.

 

Кемнедер юатыр,

Кемнедер

Үртәр дә елатыр бу болыт.

Әлегә тойгылар талпына

Яшелле-сарылы моң булып.

 

 

 

Октябрь

 

   ххх

Сары яфрак булып

тәрәзәдән керде — Көз.

Күксел томан булып

күтәрелеп китте — Җәй.

Аксыл офыкларда — кыш шәүләсе.

Һаваларда тибрәп торган

Татлы җәй,

Дымлы көз исенә

Кушыла килә

сыкы —

Кыш исе.

 

Ноябрь

х х х

Аһ, кар яуган!

Сагындырган аклык!

Ноябрьнең кара таңнарын

Ап-ак итеп

Беренче кар яуган,  —

Иркенәеп китте җаннарым.

 

Аклык җитми икән ...

Әйтәм җирле                                                                                                                                                                     

Кара көздә күңел күшегә.

Беренче кар төсле

                     сафландыргыч

Якты хисләр кирәк кешегә!

 

Декабрь                 

 ххх

Бу елның да соңгы ае керде,

Иске елның яуды яңа кары.

«Шатлан!» — диеп, чәчләремә кунды,

Үбеп очты кайнар яңакларны.

 

Очып китте Яңа елга каршы, —

«Шатлан!» — диеп, тагын кемгә кунар?

Күзләремә тулган моңнарымны

Тоеп өлгердеңме, бәгърем кар!?

Гыйнвар

Алдану

Гыйнвар.

Плюс биш, плюс өч.

Бөрегә тулышкан агачлар.

Ак өмет шикелле күкләрдән

Ишелә, ишелә юеш кар.

 

Бик тиздән ак чәчәк күлмәген

Кияргә җыена алмагач.

(Алдагы зәмһәрир суыклар

Калдырыр бөтенләй ялангач.)

 

Гыйнвар.

Агачлар бөредә.

Ымсынып саташу бу бары.

...Хәтердә яңарды милләтнең

«Яз!» диеп алданган еллары.

 

Реклама