Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР ФОТОРӘСЕМ ТАРИХЫ

Бу — Муса Җәлилнең Казанга килгәч беренче төшкән рәсеме. Уңда — шагыйрьнең татрабфактагы сабакташы, җәмәгать эшләрен бергә башкарган яшьлек дусты Нәгыймә Насыйрова[1]. Язучы Афзал Шамовның[2] архивында шундый рәсемнәр ике данә иде: шагыйрь берсен — А.Шамовка, ә икенчесен Гадилә Насыйровага[3] бүләк иткән. Рәсемнең артында Муса кулы белән болай дип язылган: «Парлы

МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ ТУУЫНА 110 ЕЛ

дуслар. Бәхетле көннәрнең бер хатирәсе. Казан, 1923 ел, декабрьнең 23е». Муса Җәлил имзасы.

Икенче рәсем Афзал Шамов хатынының сеңлесе Нәгыймә Насыйровага бүләк ителгән, аның артында мондый сүзләр бар:

«Шулай

 

 
   


Мәңге ил багында бергә Яшәрбез эш җирендә, ямьле җәйдә, Кара эчле явызлар шунда безгә Карап, тик үртәлеп үлсеннәр, әйдә!!!

 

Муса Җәлил.

23 декабрь, 1923 ел, Казан».

М.Җәлил Нәгыймә Насыйровага бер шигырь («Сайланма әсәрләре». I том. 500 бит) багышлаган:

Ил чәчәгенә

Эшче кызының альбомына

Илдә туып үскән бер кыз Син, Нәгыймә!

Күктә янып торган йолдыз Син әле дә.

Җир йөзенә нурың чәчеп шатланасың, Мактанасың, шаян диңгез,

Үз ягыңда.

Юләр яшьлек ямен котлап тилерәсең,

Шаярасың, көләсең дә көлдерәсең, Ут икәнсең, ут икәнсең, бигрәк инде, Бер карауда сөйдерәсең, көйдерәсең.

Ә өченче томның 472нче битендә шундый хат басылган:

Нәгыймә Насыйровага

15 февраль, 1928 ел, Мәскәү.

Нәгыймә!

Сәлам. Сине Мәскәүдә сагыналар. Озак кунак булдың. Кайт инде. Без монда тетеп укып ятабыз. Зачётлар якынлаша. Колак артын кашый башладык. Син ул турыда бер дә кайгырмыйсыңмыни? Укуның иң кызу вакытында әллә кайда кунак булып йөрисең! Килгәндә Казан яңалыкларын, Казандагы дуслардан хатлар, сәламнәр төяп алып кил. Татрабфакка кереп чыксаң, минем Зәйнәп, Хәдичә дигән сеңелләрдән хәбәрләр алып кил. Боларның барысыннан да бигрәк менә бу йомышны үтә. Бер дә уйламаган-көтмәгәннән кинәт кенә сиңа шундый ашыгыч хат язарга мәҗбүр иткән сәбәп тә менә шул йомыш: мин 25 нче елны ук бер шигырьләр дәфтәремне югалткан идем. Өч ел буена эзләп, кайгырып, янып, таба алмый һәм кайдалыгын белә алмый аптырадым. Бүген Шамов миңа шул турыда сөйләде. Нәм шул дәфтәрнең синдә булганлыгын әйтте. Син, зинһар, шуны үзең белән алып кил әле. Онытма, алып кил! Ышанам. Әле хәзергә хуш.

Сәлам белән, Муса Җәлил.

 

[1] Нәгыймә Насыйрова (1905-1979) — М.Җәлил белән татрабфакта бер группада укыган. Беренче Мәскәү университетының юридик факультетын Җәлил белән бер чорда тәмамлый. Күп еллар Аралашу юллары министрлыгында инженер-экономист булып эшләде.

[2] Афзал Шамов (1901-1990) — язучы. 1925-1930 елларда Беренче Мәскәү университетының әдәбият һәм сәнгать факультеты студенты.

[3] Гадилә Насыйрова-Шамова (1902-1982) — А.Шамовның тормыш иптәше.