Логотип Казан Утлары
Публицистика

Синең ничә нигезең бар?

Чаллы татар дәүләт драма театрында – «Яр» спектакле

Сигезенче Тинчурин фестиваленең финаль аккорды булып Булат Сәлахов пьесасы буенча куелган «Яр» спектакле (режиссёр – Фаил Ибраһимов) яңгырады. Әлеге спектакльне тамашачылар бик яратып кабул итте, ул беркемне дә битараф калдырмады, чөнки аның төп темасы һәркемгә аңлаешлы һәм якын иде. Драманың авторы – Булат Сәлахов – кешенең бу җирдәге миссиясе, тормыш мәгънәсе хакындагы уйланулары белән уртаклашты, һәр кешенең туган җире һәм үз ыругы алдындагы бурычы турында искәртте.

Спектакль хакында фикер алышуда Мәскәү академия сатира театрының әдәбият мөдире Нина Карпова, «Страстной бульвар» журналы мөхәррире Елена Глебова, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Ильтани Илялова катнашты. Театр сәнгатенең күренекле белгечләре спектакльне уңай кабул итүләре хакында хәбәр иттеләр, темаларның актуальлеген, актёрлар уенының үзенчәлекле булуын билгеләп үттеләр, ут һәм тавыш куелышына бәйле файдалы киңәшләрен бирделәр һәм кайбер образларның мәгънәләре ачылып, аңлашылып бетмәве хакында үкенечләрен белдерделәр.

«Яр» лирик новелласы үз исемен тулысынча аклый. Ул – бер архитекторның һәм, гомумән, туган ягы белән бәйләнешен, кан тартуын югалткан хәзерге заман кешесенең җан авазы. Әсәр атамасының мәгънәсе сюжетның төенләнү мизгелләрен үз эченә ала. «Яр» сүзе пьесада берничә мәгънәдә кулланыла: чик – яр, диңгез яры, текә яр; яраткан кеше, сөйгән яр; яр салу – кычкырып әйтү, белдерү мәгънәсендә. Әсәрне анализлаганда, пьеса атамасы янына еш кына өндәү билгесе куярга теләгән чакларыбыз булды.

Драманың нигезендә архетипик ситуация – юлдан язган, үз нигезен югалткан улның кире кайту вакыйгасы ята. Төп герой, чит илләрдә бәхет эзләп йөргәннән соң, күңел борчуларына дәва таба алмыйча, туган йортына кире кайта. Төп коллизия яңа түгел, ул әдәбиятта бик еш очрый торганнардан (А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» (1962), «Әткәй җырлый да, елый да» (1980), В.Шукшинның «Односельчане» (1968), «Калина Красная» (1975), «Выбор» (1981), В.Распутинның «Живи и помни» (1974), Ю.Бондаревнең «Берег» (1975), В.Быковның «Карьер» (1985) һ.б.). Билгеле булганча, кире кайту вакыйгасының архаик мәгънәсе дөньяның пространстводагы моделенә юнәлә, ул модельдә үзәк белән периферияләр иерархиянең төрле баскычларына куелган. Кире кайту ул – ниндидер сәбәпләр яисә теләк аркасында югалган яки югалырга мәҗбүр булган сакраль үзәкнең кире кайтуы. Кире кайту мифологемасы үлеп терелгән Алла турындагы мифка барып тоташа; «югалу һәм кире кайту ниндидер космик драманың мизгелләре булып тора, аның чикләрен белдерә. Югалу һәм кире кайту нокталары арасында космик тормышның яшәве өчен җавап биргән КЕМНЕҢДЕР булмавы тора». «Кире кайту вакыйгасының онтологик мәгънәсе – субъектның дөньяны барлыкка китерүдә катнашу-катнашмавын, сакраль субъектның КЕМ булуын билгеләү. Кире кайту процессы, вакыйга статусын алыр өчен, дөньяның элекке халәтенең кабатлануын гына белдерә алмый. Ул субъектның юкка чыгуы дөньяны ничек үзгәртүе һәм субъектның дөньяга нәрсә бирә алуы хакында хәбәр итәргә тиеш»2, – дип саный Т.Л.Рыбальченко. «Кире кайту ситуациясенең башка генетик чыганагы, тикшерүче фикеренчә, – инициация йоласы: кире кайту белемнең өстәлүен һәм, башка, югары яки аномаль дөнья хакында белем алганнан соң, «үзәк»нең туган, үз пространствоның кыйммәте раслануын дәлилли»3.

«Яр» драмасында Б.Сәлахов шәхси кыйммәтләрне традицион һәм рухи кыйммәтләр, ыруг кыйммәтләре белән тулыландыру, төгәлләштерү тиеш дип санаучы «туфракчы-язучылар» (рус әдәбият белемендә аларны «писателипочвенники» дип йөртәләр) карашлары белән аваздаш. Татар драматургы әдәбиятта еш очраган «беленмичә калган кире кайту» сюжетын (В.Пропп)4 яңа мифопоэтик мәгънә белән тулыландырырга тырыша. XIX гасыр рус прозасы традицияләренә ияреп, автор фабулага ике төрле интерпретация ясый: сурәтләнгән хәлне реаль вакыйга итеп тә, фантастик вакыйга итеп тә кабул итәргә мөмкин. Хикәяләүнең мифопоэтик катламы драматургка «җанландырылган универсум» образын тудырырга булыша. Геройларның исемнәре юк. Алар – әсәргә фәлсәфи төсмер өсти торган гомумиләштерелгән образлар.

Бер яктан, Б.Сәлахов юкка чыккан авыллар, ялгыз картлык фаҗигасе хакында уйлана кебек... Сюжет үстерелеше дәвамында исә «нигезен югалткан кеше» тарихы көнкүреш мәгънә ала, төрле сәбәпләр аркасында туган йорты белән бәйләнешен югалткан кешенең драмасы хакында сөйләүче замана бәяны төсмерләре белән баетыла.

Төп герой килеп кергән авыл дөньясында гармония булмаганлыгына басым ясала. Ул хаос сыйфатларын алган космос рәвешендә сурәтләнә; бу спектакльнең аеруча аскетик һәм шартлы сценографиясендә чагылыш таба. Элекке гармония хакында бизәкле капка калдыклары гына сөйли. Хәрәкәт үстерелешендә бизәкле капка образы иясез калган йортта яшәгән кешеләрнең нәсел агачы символына әйләнә. Бу образ спектакльнең төзелешендә хәлиткеч роль уйный. Авыл йор ты образы баулар белән беркетелгән атлама ярдәмендә тулыландырыла; бау очындагы төеннәр туганлык җепләре, туганлык төеннәре (чаг.: «узы родства») метафорасын визуальләштерә. Кызыл йолдызлар белән бизәлеп, сырлап ясалган капка кырыйлары, хронотопны төгәлләштереп, тамашачының игътибарын сугыштан соңгы буын тормышына юнәлтә. Капканың орнаменты татар йорты өчен традицион5: агачтан сырлап ясалган бизәкләрдә кояш чыгу, таң ату мотивы; геометрик орнамент (әйләнә, ромб, өчпочмак) өстенлек ала; капканың өске өлеше дулкынсыман формада. Капканың бер ягында төнге күк күренеше, стильләштерелеп, бизәк итеп ясалган. Шул рәвешле, спектакль сюжетының көнкүреш потенциалы визуальләштерелә. Капкадагы бизәк, бер яктан, бабаларыбызның иҗади потенциалын дәлилли, милли декоратив сәнгатьнең бай традицияләре хакында сөйли; икенче яктан, чит җирдә архитектор-урбанист, шәһәр цивилизациясен (бу цивилизация дә юкка чыгу куркынычы астында тора) тудыручы буларак танылган баш герой сәләтенең чыганагын ачып бирә.

А.Гыйләҗев6 кебек үк, «Яр» драмасы авторы да ишекнең икеләтелгән символикасын актив үзләштерә; ягъни ишекне тишек (ярык) һәм келә рәвешендә сурәтли. Бу образ чикне саклау һәм чикне җиңеп чыгу, узу мәгънәсендә килә ала. Шул ук вакытта сценографиядә ишекнең арка – сакраль (изге) белән профан дөнья очрашу урыны мәгънәсе дә киң таралган. Спектакльне оештыручылар капка образын да милли-мәдәни коннотация белән баетырга телиләр.

Сюжет үстерелешендә капка нәсел агачына (шәҗәрәгә) әверелә. Бу – декорацияне һәлак булган абый-энеләрне символлаштырган йолдызлар белән баету сәбәпле килеп чыга. Шул ук вакытта аркылы борыска нисбәтле әлеге корылма үлчәүне хәтерләтә башлый. Үлчәүнең уң ягында – тийәк (диал., сарык түшкәсен эшкәртү өчен махсус җайланма), сул ягында янгын рельсы асылынып тора. Сценографиянең бу детальләре корбанчылык һәм язмыш мотивын көчәйтә (чаг.: «якадан тәкъдир тотты»; «...тәкъдир килеп кысыла» (Нигезен югалткан кеше), «Тәкъдир дисең инде» (Бабай) һ.б.). «Нигезен югалткан кеше» исә тийәккә плащын элеп куя. Шулай итеп, спектакльне оештыручылар, бер яктан, безне геройның үз-үзенә кул салуына һәм үз теләгенә ирешә алмавына әзерли, икенче яктан, геройның нәселенә, үз асылына кайтуын сурәтли. Плащ – шәһәр цивилизациясе, чит илдә гомер итү символы. Шулай итеп, метафора аңлатыла: плащын (битлеген) салган герой үз асылын, яшәү мәгънәсен таба. Геройның дөньяга карашында булган кризис тавыш (рельска сугу тавышы) ярдәмендә көчәйтелә (бу вакытта рельска сугу авылда янгын чыкканын хәбәр итә торган чаң сугуның бер инварианты булып тора).

Автор эчке психологизм алымын уңышлы куллана. Геройның эчке монологлары аның җанын, фикер сөрешен ачып бирә (чаг.: «Сабый бала булып еласаң да» лирик монологы).  

Герой һәм Хозыр Ильяс (юлга чыккан кешеләрнең саклаучысы, юл хуҗасы)7 арасындагы диалогларга көчле мәгънәви басым ясала. Фольклорчы галимнәр белдерүенчә, Хозыр Ильяс кулына таяк тоткан ак киемле карт рәвешендә була. Аны гади кешедән аеру өчен, кулларына карарга кирәк (аның баш бармакларының берсендә бер буын булмый). Ул, гадәттә, заманага туры килмәгән, көнкүрештә инде очрамый торган иске кием кия (мәсәлән, бизәкле киң чалбар, искечә тегелгән яшел күлмәк). Бу рухка яхшы мөгамәләдә булган, аны хөрмәт иткән кешеләргә Хозыр Ильяс бәхет һәм уңыш алып килә. Тупас холыклы, тәртипсез адәмнәрне исә җәза да көтәргә мөмкин8 . Спектакльдәге картның костюмында Хозыр Ильяс рухына юнәлтә торган ике деталь бар: яшел чалма һәм агач таяк. Картның сакалы – зирәклек билгесе. Герой өстендәге заманча костюм исә «тылсымлы ярдәмче» образының концепциясенә каршы килә. Яшел чалма кигән карт иң хәлиткеч вакытта – баш геройга дөрес карар кабул итәргә булышу, кирәкле адымга этәрү өчен пәйда була9 .

Әсәрдәге карчык образы да кызыклы. Автор «авылчылар» концепциясенә каршы килә: ул зирәк әбине түгел, ә акылдан язган карчыкны сурәтли. В.Шукшинның «Калина красная» әсәрендәге кебек үк, кире кайткан геройны үз әнисе танымый. Нәкъ менә аны тудырган, аңа тормыш биргән ана «юлдан язган ул»га бәя бирү критерие буларак кулланыла. Ана / ул сюжет сызыгы үстерелешендәге кульминацион мизансцена геройның үз ыруы каршындагы гаебен тагын да көчәйтә. Ләкин, Шукшин әсәреннән аермалы буларак, Б.Сәлахов тамашачыларга вакыйгаларның яхшы тәмамлана алуына өмет бирә: үкенүе һәм үз гаебен тануы нәтиҗәсендә герой үз нигезенә кире кайта алачак. Аның әнисе белән сөйләшү күренешендә яулык белән китапларга көчле символик басым ясала. Бер яктан, алар – көнкүреш детальләре, икенче яктан, аерым репликалар контекстында, тамашачы аларның мифопоэтик потенциалын күрә. Улы әнисенә бүләк иткән яулык – геройның яшь вакытта ыруг, нәсел гореф-гадәтләренә тугры булуының дәлиле. Е.М.Бохонная күрсәтүенчә, шәл / яулык берәмлекләре халык авыз иҗаты текстларында, «чит дөньяга озатучы» мәгънәсеннән тыш, «дөньялар арасындагы чик» мәгънәсендә дә йөри10. Шул ук вакытта спектакль сценографиясендә (сценограф – Булат Ибраһимов) яулыкның берләштерү, саклау вазифасын үз эченә алган йола мәгънәсе дә кулланыла. Яулыклар белән бергә улы истәлеккә җибәргән китаплар да игътибарга лаек. Алар – герой яшь вакытта язган, аның күңел хисләреннән туган шигырь җыентыклары. Чит җирдә ул шигырь язмый инде. Шулай итеп, туган якның тагын бер мәгънәсе төгәлләшә: ул – күңел бакчасы. Шул ук вакытта китап ахыргача укылып бетмәгән гомер китабы буларак та аңлашыла башлый. Ул – герой җанының символы. Китаптагы ком сибелгән хәрефләр хакындагы реплика исә Коръәндәге сөйләшә торган балчык турындагы мифка барып тоташа.

Шул ук вакытта карчык концепциясендә гаеп темасы үсеш ала. Чөнки балаларны тәрбияләүгә ана җаваплы. Бу яктан авторның кычыткан хакындагы мифы кызыклы:

Ә б и. Кычыткан тәнгә сихәт бирә ул, балам. Ашы да тәмле була. И-и. Элгәре, мин бу йортта торганда, әллә нәрсәләр пешереп ашата идем балаларыма... Тик... артларын чәбәкләргә генә онытканмын.

Ә б и. ...Кычыткан тәме керми калган үзләренә...

Ә б и. ...Кычыткан пешереп ашасаң, хәтер кире кайта ди менә...

Ә б и. ...Кычыткан бит ул, олан, кеше яшәмәгән җирдә үсми. Кешесез яши алмый кычыткан. Аңа, үсәр өчен, кеше күз яше тамган җир кирәк. Кешенең күз яшьләре кычыткан зәһәре булып чыга аннары. Җирдә күз яшьләре беткәч, кычыткан да үсми башлый. 

Автор мифының фольклор нигезләре турында без «Бер үлән бар чокырда, аны таный сукыр да» табышмагыннан һәм кычыткан чыпчыгы турындагы халык мифыннан беләбез: «Кычыткан чыпчыгы: «Үз өем, үз илем!» – дип сайрый икән. Моның өе кайда дип карап торсалар, кычыткан арасында кычыткан ефәгеннән үргән оясына кереп киткәнен күргәннәр».

Пьесада «Ишегалдын тутырып үскән кычытканнар – йортның бердәнбер сакчылары»; «Кычытканнар гына корып, искән җилдән хәбәр көтеп, сызгырып, җырлап утыралар» (автор), «Изге җаннар» (Әби), «Иң беренче кычыткан да түмәр астыннан чыкты», «Кычытканнар саклый бу нигезне» (Бабай), «Кычытканнар соңгы тапкыр чыктылар быел» (Түмер), диелә.

Шулай итеп, автор символикасында кычыткан дөньяның милли образына әверелә; ул туган якка булган мәхәббәтне символлаштыра, танып белү, саклауяклау һәм җәза бирү идеяләрен күтәрә. Әкияти традиция кысаларында кычыткан (герой йортын калдырып торган вакытта) аның вазифаларын үти: кече угыл сыман, нигезне саклый.

Геройның малай, үз-үзе белән очрашуы сюжетта зур урын алып тора. Тамашачы геройны бала чагында «почык борын» дип йөртүләре хакында белеп ала. Авылда кушаматлар кешегә характеристика бирү өчен кулланылган. Бу кушамат исә геройга хас мин-минлек хакында сөйли һәм ниндидер дәрәҗәдә аның тормыш драмасының сәбәпләрен аңлата. Интертекстуальлек алымы ярдәмендә әлеге кушамат безне «Түләк һәм Сусылу» дастанына юллый; бу әсәрдә горур баш герой ярлы кием кигән хөкемдар атасын танымаган булып кылана. Бу исә кире кайту сюжетын яңа мәгънәләр белән баета. Балта һәм түмер сценасына зур басым ясала, ул кешедәге мин-минлекнең чагылышы гына түгел, хаос билгесе дә. Түмернең сакральлеге исә туган нигезнең, нәсел хәтеренең изгелеген символлаштыра.

Малай ярдәмендә герой әтисенең бабайлар зирәклеге белән сугарылган васыятен исенә төшерә (кендек каны хакындагы миф).

Малай геройга бүләк иткән сакраль предмет – кылыч ярдәмендә бабаларның сугыштагы батырлыгы турында сөйли.

Кәләшкә бәйле сюжет сызыгында яулык туй йоласының элементы булып аңлашыла. Ак төс кыз күлмәгенең аклыгына тәңгәл килә, бу исә туй темасының үстерелеше өчен җавап бирә. Ак төс – сафлык символы. Ак күлмәк кигән кыз ак күгәрчен белән чагыштырыла. Канатлар вазифасын исә канатларга охшаган җиңнәр башкара. Кыз йөгереп киткәндә, бу бигрәк тә ачык күренә.

Икенче яктан, ак яулык – мәхәббәттәге уңышсызлык символы да. Фольклорчылар билгеләвенчә, яулыкның нинди төстә булуы зур мәгънәгә ия. Ачык, якты төстәге яулык бәхетле мәхәббәтне символлаштырса, әлеге баш киеменең төсне югалтуы бәхетсез мәхәббәт символы булып тора.

Кыз образында безгә «Чура батыр» дастаныннан таныш булган ярәшелгән кыз / кәләш мотивы да бар: «әткәйләр дә сүз куешканнар ич» (кыз). Халык авыз иҗаты әсәрләрендә герой һәрвакыт «үз» пространствосындагы кызга өйләнергә тиеш була. «Чит, ят дөнья» вәкилләренә өйләнү исә геройга бәхетсезлек китерә (чаг.: «Сусылу һәм Түләк»). «Яратмыйча гына өйләндең. Кызларың бар» (Кыз). Ярәшелгән кызга хыянәт итү дә шулай бәяләнә (чаг.: «Чура батыр»). Кызның «Еллар буе йөреп» лирик монологы гашыйклар вәгъдәсе кебек яңгырый. Кыз / хатын антитезасы чынга ашмаган бәхет темасын көчәйтә11.

Әсәрдә сөйләм характеристикасы да мөһим роль уйный. Кыз геройга хөрмәт белән «Ирьегет» дип эндәшсә, хатыны аны «Исерекбаш» дип атый. Туй темасының финал аккорды булып спектакльдә НИГЕЗ, ЙОРТ, ТҮМӘРдән торган хор репликалары яңгырый.

Н и г е з. Нинди ямьсез хатын.

Й о р т. Усал...

Т ү м ә р. Нигезен тапкан кешене кыерсытты.

Н и г е з. Мин аның нигезе түгел.

Нигезнең репликасы туй йоласы контекстында аңлашыла башлый. Татар гаиләсендә туйдан соң кыз, исемен югалтып, йорт кешесенә – киленгә әверелгән. Шулай итеп, йорт туган йорты өчен җаваплы булган геройның хатынын һич тә кабул итә алмый.

Кыз концепциясе туй йоласы кануннарына җавап бирә дип әйтергә мөмкин. Спектакльне оештыручыларның кызның профессиясен сыер савучыга үзгәртүләре генә кызганыч. Б.Сәлахов әсәрендә Айзирәк – хат ташучы. Билгеле булганча, почта заманча әсәрләрдә үз / чит пространствоның чик вазифасын башкара (Убырлы карчык образының инварианты), ә хат ташучы исә ике дөньяны тоташтыручы булып төгәлләшә. Кызның ишарәсе һәм «күрше авылда сыер савам» репликасы беренче мәхәббәт аурасын һәм идеаль героиня романтик образын юкка чыгара (исемнең мәгънәсенә игътибар итегез: Айзирәк – «Зирәклегенә сокланырлык кыз»12).

Авыл кешесе (Илфат Әскәров) авылның бүгенге халәтен символлаштыра. Ул Шукшинның «Сәер кешеләр»ен хәтерләтә: «Ул – кайгыра һәм эш-гамәлләр кыла белә торган тере кеше; һәм, әгәр дә аның күңеле авыру, ә гамәлләре гомуми кабул ителгән фикер буенча мәгънәсез икән, сез аның ник шулай булганлыгын аңларга тырышыгыз, үзегездән мин аңа кызыгып карамыйм микән дип сорагыз» (Шукшин, «Чудик»). Авыл сәрхушенең күңелендә әле гаделлек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек бар, ул бәхетсезлеккә очраган кешегә булышырга әзер.

Герой, үз-үзенә кул салып та, ниятенә ирешә алмагач, Хозыр Ильяс аңа Ибн Фадлан язмаларында очраган зирәк кеше турында миф сөйли. Һәм геройның үз-үзен үтерергә теләвен кан тартуы белән аңлата. Ибн Фадлан иң акыллы болгарларның үзләрен Аллага багышлаулары (корбан булулары) хакында яза. «Синдә шул бабаңнарның каны уянып-уянып ала булыр. Синең дә вакыт-вакыт изге буласың килә», – дип аңлата Карт. Ләкин авторның бу мифында хата бар: әлеге йоланың татарларда киң таралган әүлия культы белән бер уртаклыгы да юк. Үз-үзенә кул салучы беркайчан да изге була алмый. Бәлки, авторның бу мифы тамырлары белән борынгы риваятькә барып тоташадыр. Ул төркиләрнең бер йоласы турында сөйли. Хөкемдарга аеруча якын булган бәкләр аны, киез өстенә утыртып, тугыз тапкыр кояш йөреше буенча әйләнгәннәр. Шулай сәламләгәннән соң, хөкемдарны ат өстенә утыртканнар да муенына ефәк яулык бәйләп буарга тотынганнар, үзләре аннан: «Син ничә ел идарә итә аласың?» – дип сораганнар, имеш. Шулай итеп, әлеге йоланың максаты илнең киләчәген ачыклау булган. Бу аспектта геройның әлеге гамәле тормыш мәгънәсен аңларга, киләчәктә үзен ни көтүен белергә теләве белән аңлатыла.

Әсәрнең финалы ачык. Герой үзен бер авылдашы таныгач («Карале, син безнең Җирьегет малае Ирьегет түгелме?») юкка чыга. Б.Сәлахов та А.Гыйләҗев концепциясенә тугры кала. Туган ягыңның «өч аршын җиренә» дә әле лаек булырга кирәк икән бит! Чит илләрдә сәяхәт итү драмада адашып йөрү белән тиңләштерелә. Тамашачы кечкенә кешенең, эше уңмый торган адәмнең, дәүләт системасы һәм шартлар корбанының тәүбәсен түгел, ә шактый зур уңышларга ирешкән шәхеснең истигъфарын ишетә. Шулай да бу уңыш та, бәхет тә чын түгел (ком мотивы), алар уйлап кына табылган; ә үтәлмәгән вәгъдәләр өчен кайчан да булса җавап бирергә кирәк булачак. Без спектакльдә ахыр чиккә җиткән өметсез герой белән очрашмыйбыз. Аны әле җәмгыять кабул итәргә дә мөмкин. Хәзер инде ул нигезнең кадерен белә... Без нигезен югалткан угыл белән ул үкенү стадиясенә җиткәндә аерылышабыз. Тамашачыларга катарсис һәм үз нигезеңне саклап калуга өмет уята, ярдан тәгәрәргә түгел, ә аңсызлык баткаклыгыннан чыгарга ярдәм итә торган «Яр» спектакленең әхлакый нәтиҗәсе менә шул. Авторның искәрмәсендә шундый шәрехләү бар: кеше кабер казый, озаграк казыган саен, ул биегрәк күтәрелә. Бу – авторның тормыш метафорасы. Кеше туганнан бирле үлемгә юл тота. Аның тормыш юлы – җиңүләр, табышлар һәм югалтулар чиратлашуы ул. Һәрбер кешенең нигезе, рухи фундаменты бар, һәм аны саклап калуга һәркем үз өлешен кертергә тиеш.

Б.Сәлаховның драмасы безне мифологик тышча артында хәзерге иҗтимагый тормыш чагылган борынгы грек трагедиясенә юллый. Нигез, Йорт һәм Түмердән торган хор лирик новелланың драматизмын көчәйтү, борынгы бабаларыбыз һәм автор фикерен белдерү өчен кирәк. Әйтерсең лә хор туган йорт сакраль пространствосының космик энергиясен активлаштыра, туган йорт төшенчәсе изгеләр кабере, курганнар белән баетылган туган җир, Ватан мәгънәсенә кадәр киңәйтелә.

Актёрларның уены самимилеге, тәэсирлелеге белән җәлеп итә. Әни ролен башкарган Г.Гайнетдинова артык мелодраматизмсыз образны ачып бирә. Хозыр Ильяс (Р.Каюмов) ата һәм җитәкче вазифалары арасындагы балансны саклый ала. Р.Каюмовтан үз көченә ышаныч, рухи көч бөркелеп тора, ул тамашачылар хәтерендә тере образ калдыра. Кыз (Л.Нургалиева) сәхнәдә беренче мәхәббәт аурасын тудыра; Ф.Сәхәбетдинов тамашачыларны малайларча шаянлыгы, дөньяга якты карашы белән куандыра; Хатын (Р.Таһирова) исә бик кыска эпизодта да әрсез холкын, усаллыгын, рухи ярлылыгын күрсәтә. Актёрлар коллективына, бизәлеш рәссамнарына (Булат Ибраһимов), режиссёрга (Фаил Ибраһимов) – композиторга (Нияз Тарһановка) искиткеч, ихлас, рухи яктан бай спектакль һәм кызыклы сценография өчен, ә авторга күңелгә ләззәт, уйланырга азык бирә торган әсәр өчен бик зур рәхмәт.

1 Евзлин М. Космогония и ритуал. – М.: Радикс, 1993. – С.123.

2 Рыбальченко Т.Л. Ситуация возвращения в сюжетах русской реалистической прозы 1950-1990-х гг. // Вестн. Том.гос.ун-та. Филология. – 2007. – №1. – С.58-82.

3 Шунда ук.

4 Пропп В. Морфология волшебной сказки. – М.: Лабиринт, 2001. – С.55.

5 Мингазов И.Э. Приёмы декоративного оформления ворот в современном народном жилище (на материалах Кукморского района Республики Татарстан) // Вестник КазГУКИ. – 2013. – №3. – С.45-48.

6 Кара: Хабутдинова М.М. Хронотоп дверь и его функционирование в произведениях Аяза Гилязова // Язык и литература народов Поволжья: проблемы межкультурной коммуникации: Сборник трудов I Всероссийской интернет-конференции с международным участием. Казань, 1-3 октября 2012 г. – Казань: Изд-во Казанский университет, 2012. – С.132-138.

7 Ислам: Энцикл. словарь. – М.: Наука, 1991. – С.94-95.

8 Корусенко М.А., Диянова А.М. Традиционное мировоззрение барабинских татар во второй трети XX – начале XXI вв.: представления о духах-хозяевах «Чужих» пространств // Вестник археологии, антропологии и этнографии. – 2012. – №1. – С.186-195.

9 Чаг.: Хозыр образы А.Гыйләҗевнең «Урамнар артында яшел болын» романында сурәтләнә. Кара: Хәбетдинова М.М. Аяз Гыйләҗевнең 1973-1985 еллар иҗатына гомуми күзәтү // Гыйләҗев А.М. Сайланма әсәрләр. 6 т. – Т.4. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2015. – Б.604.

10 Бохонная Е.М. Функции цветообозначения единиц с семантикой «одежда» в лирической песне (на материале сибирского фольклора) // URL: library.krasu.ru (дата обращения: 12.05.2000)

11 Фольклор. Особенности функционирования частушечного символа // URL: http://slavyanskaya-kultura.ru/ slavic/tradition/folklor-osobennosti-funkcionirovanija-chastushechnogo-simvola.html.

12 Саттар-Муллиле Г. Татар исемнәре ни сөйли? – Казан: «Раннур» нәшр., 1998. – Б.337.