Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Туфан МИҢНУЛЛИН
Урамбашев белән Куйруков

Әкәмәт халык бу татар. Инде белеп-аңлап бетердем бу халыкны дип уйлыйсың, ә
ул яңа яклары белән ачыла да куя.
Тәтеш ягына барган идем, Олы Тархан авылында булдым һәм гаҗәеп нәрсәләр
ишеттем. Ул да булса, анда яшәүче агай-энеләребезнең фамилияләре.
Заманында мин бер пьесамдагы персонажга Буреев фамилиясе биргән идем. Андый
фамилия юк татарда, дигәннәр иде. Җавабымда – мин аны үзем уйлап чыгардым,
дигән идем. Бактың исә бар икән андый фамилия Тарханда. Буреев кенәме әле,
әллә ниндиләрен ишеттем. Шунысы кызык: һәрбер фамилиянең килеп чыгышын да
аңлаттылар. Урамбашев, мәсәлән, Урам башында торучыларга, Крыев – авыл кырыенда
яшәүчеләргә бирелгән икән. Байтагы кушаматларны фамилия итүдән килеп чыккан.
Чипчиков, әйтик, чыпчыктан, Тютюков – түтек, ягъни мәсәлән, сыбызгыдан, Чумарин
– чумардан, Куйруков – койрыктан, Куркин – күркәдән, Буреев, әлбәттә инде, бүредән.
Тагын әле Шна (ышна җире), Шагаев (үлчәүче), Симуткин (чеметүче), Ситров
(чытырманлык), Зарма (ярма), хәтта Управляющий, Буявче, Дәҗҗ дигәннәрен дә атадылар.
Мин инде ишеткән бөтен фамилияләрне дә санап бетермим. Күп алар. Инде уйлап
утырам – нигә дип әле бер Тархан авылында гына шулай? Бүтән җирдә андый хәлне
ишеткән юк. Хәер, элегрәк тә сәер фамилияләр ишетелгәли иде. Бервакыт Шадраяков
дигән фамилия ишетеп аптыраган идем. Аңлаттылар – Себер милләттәшләребез Казан
ягыннан күчеп килгән татарларны шадра аяклар дип атаган. Чөнки күчеп килүчеләр
чабата кигән булганнар, чабатадан кар өстендә шадрага охшаган эз калган. Себер
татарлары үзләре чабата дигән аяк киемен белмиләр. Гомумән, чабата татар аяк киеме
түгел. Аны авыл музейларына куеп, безнең милли аяк киемебез, дип әйтү ялгыш.
Шулаен шулай, ә менә Шадраяков дигән фамилия ябышып калган.
Гомумән, безнең фамилияләр турында ныклап тикшергән фәнни хезмәт бар микән?
Чөнки элек бит татарның үз фамилиясе булмаган бугай ул. Кем таккан безгә фамилияләрне,
һәм ни өчен? Бу инде зур сөйләшүне таләп итә. Ә хәзергә Олы Тархандагы фамилияләргә
гаҗәпләнеп, ниләр генә кыланмый бу татар дигән әкәмәт халык дияргә генә кала.
Мөрҗи дигән фамилия үзе генә дә ни тора.


Гәрәй РӘХИМ
Юбилей

Язучылар берлегеннән бик нәфис тавышлы бер кыз шылтырата:
– Гәрәй абый, белгәнегезчә, бер атнадан Камал театрында атаклы язучыбызның зур
юбилей кичәсе була бит. Бу көнне күренекле язучыларыбыздан Ренат Харис, Роберт
Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, Батулла, Марсель Галиев,
төрлесе-төрле җирдә бик әһәмиятле чараларда катнашу сәбәпле, олуг юбилярыбызны
котларга килә алмыйлар икән. Бөтен халкыбыз яраткан әдибебезне котларга хет
бер өлкән язучы кирәк бит инде. Гәрәй абый, кичәдә театр сәхнәсеннән юбилярны
котлавыгызны нык үтенеп сорыйбыз.
– Ярар... – дим.
Иртәгә юбилей дигән көнне Язучылар берлегеннән әлеге нәфис тавышлы кыз шылтырата:
– Гәрәй абый, иртәгә юбилей кичәсендә Ренат Харис, Роберт Миңнуллин Равил
Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, Батулла, Марсель Галиев юбилярны котларга
вакыт табалар икән. Кичәне озакка сузмау максатыннан, Сезгә юбилярны котларга
сәхнәгә чыкмасагыз да була инде.
– Ярар... – дим.


Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ
Туры бәйләнештә

Моң кирәкми, хәзер җырчы
Акча төртеп «остара».
Бирем күләменә карап,
Итәкләре кыскара....


Уянмады ла...
(ХХ гасырның 90нчы еллары)
Әй сөендек, татар уянды дип,
Азат дәүләт куйды шәйләнеп.
...Уң як янтыгыннан сул ягына
Яткан икән бары әйләнеп.


Марсель ГАЛИЕВ
Еракка китми кара

Депутат чагында Фәндәс Сафиуллин кабинетына Рәфкат Миннекәев килеп керә.
Дәвалаучы, күрәзәче, бөтен нәрсәне белүче, кайчакларда Күк катларына менеп, Ходай
Тәгаләнең үзенә дә киңәшләр биреп төшкәләүче Миннекәев, үтенеч белән килгән икән.
Халыкны җыеп, дәва сеанслары үткәрү өчен, «Комсомолец» кинотеатрын үзенеке
итмәк кели, имеш...
– Мин шушы арада гына Япон диңгезендәге цунамины туктаттым. Кичә Кырымны
дер селкетәчәк җир тетрәүне булдырмый калдым. Бразилиядә...
Шунда аны Фәндәс Сафиуллин бүлдереп:
– Алай ук ерак китмик! Җир шары турында кайгыртучылар болай да җитәрлек.
Менә мин хәзер тәрәзә төбенә шәм куям. Син шуны утырган урыныңнан шырпысыз
гына кабызып, аннары... өрмичә генә сүндереп күрсәтсәң – кинотеатр синеке, – дигән.
Өермә-давылларны учы белән каплап кына, торнадоларның муенын борып кына
туктата алган кодрәт иясенә шундый да вак, мескен эш кушалармы!
Рәфкат Миннекәев депутатка үпкәләп, алагаем рәнҗеп чыгып китә.


Буш
– Американнарны әйтәм, без татарларны ничек яратсыннар инде!
– Ник алай дисең?
– Соң... Дүрт тапкыр сайлатып, ике Бушны президент итеп куйдырдык бит. Буш
татарны Америкага җибәрәләрме!


Кибеттә
– «Кузькина мать» дигән кәнфит бирегез әле.
– Андый кәнфит юк бездә. Менә, «Дунькина радость» бар.
– Шуны сорыйм лабаса.
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.