Логотип Казан Утлары
Роман

Тимә, яшәсен! (дәвамы)

ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
РОМАН-НОВЕЛЛА
Үлеп укыйсым килә
Мәктәп – авылның күз карасы. Тәрәзәләрен балкытып, ул бөтен өйләрдән
биек булып, күркәм урында утыра. Олы урам, тыкрыкларын ияртеп, мәктәп
бинасына алып килә. Бакчасында агачлар мулрак үсә. Кече капкасы да мәгънәле
шыгырдап ачыла. Монда бар да белмәвеңне белүгә корылган.
Алты яшьтә чагымда ук, кызыгып, мәктәпнең ишеген ачып кердем бит мин.
Кердем дә зур коридорда югалып калдым. Беренче классларны укытучы Фатыйма
апаны читтән генә күреп белә идем, үтеп барышлый тукталып миңа сүз катты:
– Әллә укыйсың киләме?
– Үлеп укыйсым килә…
Фатыйма апа көлеп җибәрде. Нигә дисәм, минем «үлеп» дигән сүздән көлүе
икән. Ул аны янәшәдән үтеп барган укытучы абыйга: «Шулай дип әйтте бит
менә бу үскән малай», – диде. Икесе дә көлештеләр. Нәрсәдән кызык таптылар,
аңламыйм. «Үлеп ашыйсым килә» яисә «үлеп йоклыйсым килә», диләр бит
инде өлкәннәр...
Фатыйма апа мине җитәкләп класска алып керде. Иң арткы партадагы буш
урынга утыртты. Дулкынланудан калтырыйм. Үзем сөенәм, бу – минем өчен
белем ачкычына тәүге тапкыр үрелеп алу мизгеле иде.
Батырлыгымны җыеп, тагын шулай, тагын килгәләдем. Шөкер, куып
чыгармадылар. Бәхеткә арткы партада урын гел буш була иде.
Менә мин бүген, беренче класска барырга дип, урамга чыктым. Карыйм,
Зөфәр килеп ята, ул арада капкадан Фаварис чыкты. Өчебез дә ак күлмәктән,
кара чалбардан. Зөфәрнең китап-дәфтәрләрен әнисе зәңгәр яулыгына төреп,
кул тоткычы калдырып төйнәп биргән. Фаварис киндер букча тоткан. Минем
кулда әти фанердан ясап биргән «дипломат»: тоткалы, элгечле. Яшел төскә
буялган. Аның каравы – һәрберебезнең «Әлифба«сы бер үк төрле, сыныйм бу
малайларны дип, эчтән кыҗрап торадыр әле.
Кибеттән матур сумка алу турында хыяллану да өметсезлекнең өметсезлеге
иде илленче елларда. Бар акылын, бар куәтен танкларга, пушка коюга тоткан
ил бала-чагага уку сумкасы тегеп ваклана димени?!.
Әллә нинди купшы тантаналы җыелыш булмады шикелле, турыдан-туры
дәрескә кереп киттек. Тактага олы итеп язылган, бригадир Габделхәй абзыйның
Дәвамы. Башы узган санда.
70
җир үлчи торган саженена охшаган хәреф – «А» хәрефен, алфавитның гаскәр
башын, мин күптән инде беләм бит, беләм!..
Беренче тәнәфескә чыккач, күрәм: малайлар ишелеп бетеп, өелешеп
көрмәкләшә, шулкадәр кызыгып, өсләренә сикердем генә... Кемдер якамнан
эләктереп, сөйрәп төшерде дә ияртеп алып китте. Карасам, Фатыйма апа икән.
Укытучылар бүлмәсенә алып кереп, ишек катына бастырды да:
– Мин сине яшең тулмаган килеш мәктәпкә алдырдым, әтиең сүзен тыңлап...
– дип, кайнар тыны белән ысылдап, мине битәрләргә кереште. Элеккеге Фатыйма
апа түгел иде бу. Хәер, мин дә элеккеге түгел бит, бүгеннән чын укучы саналам...
Укытучылар бүлмәсеннән кикригем шиңеп чыкты. Бер гаебем юк иде бит
югыйсә... Капылт өскә чыгарга ярамыйдыр шул, әнә, аста әүмәкләнүчеләргә
берни булмады...
Укудан кайтканда, мине юл уртасында шорник Шәрип абзый туктатып:
«И-и, син дә үсеп җиттеңмени инде?» – дип, яратып кына борынны кысып
китте. Бармагыннан шундый куе ис йогып калды. Бара-бара бу ис тирләгән ат
ябагасы, җебегән каеш, ат тизәге, әче тәмәке – тагын әллә нинди төсмерләргә
таркалып, борынны үчекли башлады. Мин йөгерә-йөгерә кайтып, кат-кат
сабынлап борынымны юсам да, бер атна буе шул истән котыла алмадым. (Еллар
үткәч тә, шорник Шәрип абзыйны күрсәм, теге исләр җыелмасы, берсен-берсе
уздырып, борын төбендә сирпелеп китә торган иде.)
Икенче көнне дәрес барышында Фатыйма апа шундый сүз әйтеп алды:
– Менә бөтен хәрефләрне өйрәнеп, укый-яза башлагач, китапханәдән укырга
кызыклы китаплар ала башларсыз...
Аның бу сүзе күңелне кабалый гына бит. Соңгы дәресе дә сузылганнан
сузыла бит аның.
Китапханәче Әнисә апа үзе бер затлылык үрнәге булып тоелды миңа. Кара
костюмнан, куе сары төстәге блузка якасы күренеп тора. Чәч толымын арт чүмеченә
җыеп китереп, төенләп куйган. Үзеннән әллә нинди нәзберек тәмле хушбуй исе килә.
– Укуның икенче көнендә китап сорап килгән бала юк иде әле, – диде ул,
елмаеп. Шул елмаюын сүндермәгән килеш, үрелеп кенә бер юка китап алып
бирде, укып күрсәтүемне үтенде.
Йөгертеп кенә укып биргәч, машалла, дип башын чайкап куйды да, исем-
фамилиямне сорап, яза башлады.
Фанер «дипломат«ка мин хуш исле китапны урнаштырып өйгә йөгердем.
И ул чаклар...
Агач ручкага кигезелгән корыч каләмне карага манып язабыз. Кара савыты
һәркемнең үзенеке. Тел очына тисә әчеттерә торган шәмәхә төстәге сыеклык
салынган кара савытын мәктәпкә килгәндә-киткәндә алып йөртү – үзе бер бәла.
Бу савыт, карасы агып чыкмасын дип, капкач ягыннан эчкә таба тараеп эшләнсә
дә, гел түгелергә генә тора; укучы баланың борын очы, кул бармаклары,
җиңе, итәге яисә чалбары гел шушы шәмәхә төс белән чуарланып, ерактан ук
кычкырып тора. Нинди әрсез, тешләк төс ул шәмәхә төс... (Кием-салымында,
кул бармакларында шәмәхә төснең муллыгына карап, кайсы баланың ничәнче
класста укуын чамалап була иде.)
Минем дә фанер сумкамның бер чите, эчтә түгелгән кара агып чыгып,
Татарстан картасына охшап җәелде. Хәзер инде минем шапшаклыгымны бөтен
урамга кычкырып барасы бу сумканы ничек тотып йөрим...
Шуннан соң әти миңа каешын иң аша асып йөрешле күн сумка алып кайтып
бирде. Ачып җибәрәсең – ике бүлекле, берничә каләм кертеп куя торган оясы
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
71
да бар. Моны күрүгә, малайлар, көнләшеп: «Ат печүче, ат печүче сумкасы
таккан, ыстырам», – дип үртәргә керештеләр.
– Командирлар сумкасы бу!– дигәч кенә тындылар.
Дүртенче классны тәмамлаганда, мин китапханәдәге бөтен татарча
китапларны укып чыккан идем инде. Бөтен дим дә... Әлбәттә, меңләп түгел,
билгеле... Шулай да шактый бар иде.
Ике китап кына укылмыйча калды. Берсе – Тургеневның «Рудин«ы, икенче
калын китап – Войничның «Кигәвен» романы. Икесе дә тәрҗемә. Мин аларны
укый башлап, берни аңламыйча һәм аңларга да теләмичә ташладым. (Бик күп
еллардан соң сатып алдым мин Этель Войничның «Овод» дигән китабын.
Ятты-ятты, тотына алмадым. Малайчакны үпкәләтермен шикелле тоелды,
актыкта букинистка илтеп аткардым.)
Менә ул – без бишенче класска укырга килгән Туйкә сигезьеллык мәктәбе.
«Г» хәрефе сыман төзелгән, кызыл түбәле мәһабәт бина. Комташ диварлары
яңгырлы көндә каралыбрак китә, кояшлы көндә төрле төсләргә кереп яктыра,
кышын һәр ташына сыкы сара да көмештән коелган шикелле җем-җем итеп тора.
Зәңгәр рамлы зур-зур тәрәзәләре тезелеп киткән мәктәп бинасы Парфенон
сарайларыдай бик борынгы заманнарда салынгандыр кебек.
Җиз кыңгыраулы мәктәп... Куе бакча... Нинди иркен, чирәмле ишегалды...
Салам-шифер түбәле авыл уртасында үзенә бер оазис, серле утрау...
Менә шул утрау уртасыннан, кулын артка куеп, Усманов абый килә. Куе
зәңгәр төстәге каплавычлы кесәле френч, яшькелт төстәге галифе чалбар кигән.
Билендә – портупеялы офицер каешы. Хром итекләре гаҗәп пөхтә ялтыратылган,
хәтта яңгырлы, пычрак көннәрдә дә бер генә тап та күрмәссең – көзге кебек. Текә
маңгаеның дәвамы булып куе кара чәче өскә чөелгән, тигез кыркылып, баш чүмеченә
таба юкарып төшә. Муены белән гәүдәсе тоташ, шуңамы, ул башын иебрәк йөри.
Калын күзлек пыялалары аша күзләре кечкенә генә булып, бик тирәннән күренә.
Әгәр мәктәп директоры булмаса, бик зур гаскәр башлыгы – генерал итеп
куярлар иде аны, дип уйлый идем мин.
Без аны «директор абый» дип йөртәбез. Менә ул, хром итекләрен шыгырдатып,
мәктәп коридорыннан килә. Син инде үзеңнең бөтен шуклыкларыңны күңелеңнән
барлап чыгасың. Эчкә курку йөгерә. Буйга тагын да кечерәеп, стенага кереп китәр
шикелле барасын. Исәнләшү дә авыз эченнән зәгыйфь кенә пышылдауга әйләнә.
Гадәттән тыш усал тоела иде ул.
Корыч тавышы белән дәрес башлануын игълан итүгә, класста шундый үткен
тынлык урнаша ки, хәтта канның тамырларда типкәне ишетелеп тора. Күрше
класстагы тавышлар калын стена аша саркып керә башлый.
Таушалып, ялгау урыннары куба башлаган дөнья картасы алдында басып
торганымны һич тә онытасым юк. Сорау бирелгән. Директор абыйның
шундый гадәте бар: башта ул сине ашыктырмый, кабаландырмый, уйланырга
мөмкинлек бирә. Иелеп, журналга нидер яза, күтәрелеп карамаса да синең
нинди халәттә торуыңны үтәли сизәдер кебек.
Сорау бирелгән: «Мәрмәр диңгезенә көньяктан нинди бугаз аша кереп була?»
Директор абыйның тавышы минем колак төбендә, яңгыравын җуя алмыйча,
тирбәлеп тора. Картасы да биек эленгән бит аның, вак язуларны укымалы да
түгел. Куркудан минем аяк астында идән чайкала башлый. Тынычлану өчен
вакытны азга гына булса да сузарга иде... Кайсы тирәдә икәнен томанлы гына
чамалыйм инде чамалавын. Каушаудан, тал чыбыгыннан шомартып эшләнгән
күрсәткеч таягым Гибралтар бугазына килеп төртелә. Такыр башын кытыр-
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
72
кытыр сыпырып торган малай, нәкъ егерме өч елдан соң, шушы Гибралтар
бугазы ярында, Испания ягыннан Марокконың кызгылт тауларына карап
торырмын дип, әлбәттә, уена да китерә алмагандыр...
Кысып тоткан кул калтыравы күчкән таяк очы, эзләнә-уйлана, Урта диңгез
буйлап йөзеп килә. Дөресен әйткәндә, мин аны диңгез итеп күзаллый да алмыйм.
Зурлыгы безнең инеш сыман гына тоела. Тоташ зәңгәрлек булып бара югыйсә, әз
генә култык ясап кердеме – бүтән исем. Нигә тоташтан бер Урта диңгез генә дип
аталмый. Шуңа һич башым җитми. Бер үк су акмый микәнни соң бу ярлардан?!
Таяк очы, икеләнеп, Сүәеш каналы яныннан кире борыла, тагын шул диңгез
дулкыннарына кереп адаша. Әнә Кара диңгез, Каспий, Арал, яңгырдан соң
җыелган күлләвек шикелле, әллә каян балкып тора. Һәрберсенең үзенә койган
елгасы, йомык ярлары бар. Ә монда... Табып кара син диңгез эченнән диңгезне!
Директор абый күрсәткән иде бит узган дәрестә ул Мәрмәр диңгезен. Бишле
алгач, киләсе дәрестә барыбер сорамый дип астан гына рәсем ясап утырган идем шул.
Колагыма керде, югыйсә, «мәрмәр» дигән сүз, диңгезгә таш исеме кушалармыни
инде, дип аптырап та калган идем, күтәрелеп карарга исә баш җитмәгән.
Мин, ярдәм эзләгәндәй, яшен тизлеге белән класска күз төшереп алам.
Арткы партадан, гел елмаерга кызыгып торган җәйпәк битле Мәхәсим кулы
белән «болай таба, болай таба» дигәнне аңлата. Күрсәткеч таягым Кызыл
диңгезгә кереп чума. Директор абый, коры чыбык сындырган шикелле итеп,
тамак кырып, минем тарафка юнәлә. Бетте... Мәхәскә ышанып соң. Ике көн
дәрес калдырганы өчен бүген иртән генә директор абый кызык итеп сүккән
иде бит аны. Сәбәбен сорагач, Мәхәсим:
– Сыер суйдык, вакыт булмады килергә, директор абый, – дип җавап бирде.
Усманов абый тыныч кына:
– Ите күп чыктымы? – дип сорап куйды.
– Бер түшкә инде, директор абый.
– Мае күп чыктымы?
– Бер табак инде, директор абый.
Мөхәс шулай беркатлыланып җавап бирә, без исә тыела алмыйча көләбез.
Шуның сүзен тыңлап соң... Сүәеш каналына нигә керергә иде миңа?! Әнә директор
абыйның симез бармагы үрелде дә (чак укып өлгердем...) Эгей диңгезенең ярын
шакый башлады. Дистә еллардан соң мин нәкъ шул бармак үткән төштә, Эгей
диңгезенең зөбәрҗәт дулкыннарында су коенырмын. Иреннәргә йоккан тозлы
дулкын тәме миңа аерата кадерле булыр. Зәйтүн куаклары төбендә, Азиянең эре
йолдызлы күгенә карап, мин карта алдында торган шушы «бәхетсез» чагыма
бер генә минутка булса да кайтып килергә кызыгырмын.
– Эгей диңгезеннән килеп Мәрмәр диңгезенә бары тик Дарданелл бугазы
аша гына эләгергә мөмкин! Менә ул!
Бармак безнең инеш кумырыгы кебек кечкенә генә уентыкка барып төртелә.
Менә сиңа Мәрмәр диңгезе! Аргы яры күренмәгән гаҗәп зур диңгез икәненә
мин аның соңыннан, үз күзләрем белән күргәч кенә ышанырмын.
Директор «икеле«не алай тиз генә куймый. Бер белмәүдән соң күңел
нечкәрә, баш мие өчләтә тизлектә эшли башлый. Шуңа күрә директор абый
икенче белмәүгә кадәрге араны файдаланып кала. Хәзер ул мине карта буенча
«куа» башлаячак. Бүген миңа «диңгез көне» килде ахрысы...
– Тимор диңгезен күрсәт!
Күрсәткеч таягым Австралия кырыена очып куна. Бу диңгезне мин Аркадий
Гайдарның «Тимур һәм аның командасы» дигән китап исеменнән хәтерләп
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
73
калган идем. Нигә Тимур, безнеңчә тимер бит инде югыйсә... Сизеп торам,
хәзер бөтенләй икенче киңлеккә барып төшәчәкмен.
– Бофорт диңгезе...
Таяк очы Аляска тирәсенә төртелә. Күз алдымда пәрәвез ятьмәсе кебек
меридианнар, параллельләр биешә.
– Целебес!..
Мин тагын тропикка кайтып төшәм. Икенче белмәвем Тасман диңгезендә
тәмамлана. Һәм кичәге «бишле» кырыена журналда сытык чырайлы «өчле»
урын ала. Кеше башы бутап... океаннарга, диңгезләргә бүлгән булып...
чынлыкта бөтен материклар да бер үк океан суы өстендә ята түгелме соң?!
Бу картаның нигә тузганын аңладым мин. Безгә кадәрге чабаталы малайлардан
башлап, бездән соңгы буыннар да күпме йөзәчәк әле бу океан киңлекләрендә...
Атна кич – мәктәптә танцы көне. Менә шунда инде Усманов абыйның
директор икәне онытылып тора. Ул, чалбары ышкылып ялтырамасын өчен,
тез башларына бәрхет чүпрәк яба да баянын кулына ала. Үзалдына елмайган
шикелле бирелеп уйный. Китә бию, төрле уеннар. Укытучылар да безнең
арада. Иң яшь укытучыбыз – Алия апа. Ул һәр сүзне тәмле, ягымлы итеп әйтә
белә. Чәченең бер генә бөртеген дә аерып калдырмыйча, үтә дә пөхтә итеп
артка толымлап үреп куйган булыр. Киеменнән ниндидер тыйнак хушбуй
исе сизелер-сизелмәс кенә сирпелеп китәр. Куллары шундый йомшак, нәфис
бармаклы. Менә шул йомшак кулны тотып, аның белән танцы итү өчен без
малайлар арасында яшерен бәхәс, чират бүлешү барлыкка килә. Алия апа исә
беребезне дә нәүмиз калдырмый.
Без, чит авылдан килеп укучылар, тулай торакта яшибез. Алия апа безнең
яңа тәрбияче. Йокы сәгате җитәр алдыннан килеп керә. Пальтосын, мамык
шәлен салып куя да өйгә бирелгән эшләрнең үтәлешен тикшерә башлый. Әгәр
ул укытучы булмаса, гел елмаеп кына торыр иде. Ә болай, җитди булырга
тырышудан ике каш арасына җыерчык сызыла. Шул җыерчыкны кул белән
тигезлисе, Алия апаны гел ягымлы итеп күрәсе килә. Бераздан ул кызлар
бүлмәсенә кереп китә. Без, каударланып, аның элгечтәге пальтосы янына
җыелабыз. Мондый пальто авылда беркемдә дә юк. Якасы гаҗәп йомшак,
күпереп торган затлы мехтан. Хуш исле якага йөзебез белән чумып та, кул
белән сыйпап та карыйбыз. Бер-беребездән көнләшү китә... Шул чакта ишек
ачылса, корт чаккан кебек, элгеч яныннан дәррәү сибелешәбез.
Сәгать унбердә Алия апа безгә хәерле йокы теләп утны сүндерә дә өенә
кайтып китә. Әмма «хәерле йокы» безгә тиз генә килми шул әле.
Менә кемдер тамак кырып куя. Карават шыгырдый. Ул арада ут кабызыла.
Торып, чалбарларга гына тотынабыз – ишек ачылып китә. Алия апа! Чалбарның
сыңар балагын гына кияргә өлгергәннәр, титаклый-титаклый килеп, одеял
астына чума. Мендәр читен тешләп, көлүдән чак тыелып ятабыз. Алия апаның
ризасызлыгы йөзенә алсулык булып чыккан. Ул тавыш күтәрми, бер мәл
сынаулы карап тора. Укытучының шелтәле күз карашын төбәп, мәгънәле тын
торуыннан да хәтәр мизгел бар микән?..
– Ә мин сезнең турыда бүтәнчә уйлаган идем...
Ут сүнә. Ишек ябыла. Тын да чыгармый ятабыз. Безнең бит әле сукыр
тәкәле, арка чабышлы, тагын әллә ниләр уйныйсы бар, кызлар стена какканчы
дөбердәп, ду киләсе бар. Без шуңа күнеккән идек бит... Нигәдер барыбызга да
оят. Ут кабат янмый. Стенада беркайчан да күкесе ишеген ачып чыга алмый
торган сәгать кенә келт-келт «аксаклап» йөри.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
74
Ачулануы да матур иде, килешеп тора иде үзенә Алия апаның. Без аңа
сабыйлык яратуы белән сокланып караганбыз, ахрысы...
Ул безнең мәктәптә бер генә ел эшләде дә Башкортстанга, үзенең туган төбәгенә
китеп барды. Күңелдә нәүмиз-якты моң гына калды. (Ничә еллар үткән бит инде
югыйсә, ул һаман шулай сөйкемледер, ул һаман шулай унтугыз яшендәдер дип
уйлыйм мин. Әгәр кайда да булса, нинди дә булса хатын-кызның тупас кыланышын,
тәмсез сүз әйткәнен ишетсәм, гүзәл генә буласы җанның үз-үзен кимсетүенә әрнегән
күңелемә дәва эзләп, мин еллар аша Алия апаны искә төшерәм...)
Укытучыларыбыз арасында Рафика апа – үзе бер дөнья. Ул кысыграк
күзле, җиңел, нәфис гәүдәле. Тигез, ак тешләрен балкытып елмайса, класс
эче яктылык белән тула иде. Директор абыйның дәресендә киеренке утырып
оеган буыннарны без тәнәфестә генә язып бетерә алмыйбыз, Рафика апа
дәресенә дә кала. Ул тактага борылган арада бер-береңә төртешеп алырга да,
хатлар ыргытып «сөйләшергә» дә мөмкинлек туа. Әмма без Рафика апаның
әйбәтлегеннән алай ук усал файдаланмыйбыз. Чама белеп кенә.
Ул чакта, хәзерге кебек, Җир шарын футбол тубы кадәр итеп кенә күрсәткән
телевизорлар юк иде. Дөресен әйткәндә, чын футбол тубын да кулга тотып
караганыбыз булмады. Әгәр бүгенге мәктәпләрдәге кебек бай спорт заллары булса,
безнең арадан да, бәлки, дөньяга исеме билгеле спортчылар чыккан булыр иде.
Ләкин без, барыбер, дәрестән тыш вакытларны күңелле үткәрә идек. Рафика
апа ни генә уйлап чыгармый.
Беркөнне ул район үзәгеннән күп итеп лозунг яза торган каләмнәр алып кайтты.
Зур-зур хәрефләр әнә ничек җиңел генә языла икән! Әмма Рафика апа кулыннан
матур яралган хәрефләр безгә алай тиз генә бирешергә теләмәде. Дәррәү, класс
белән тотынсак та, бу һөнәрне үзләштерүчеләр соңыннан бер-ике генә калды.
Рафика апа мәктәпкә мандолиналар кайтартты. Тагын без, күмәкләшеп, уйнарга
өйрәнә башладык. Бармак битләре канап, тиресе берничә кабат сыдырылып
төшкәнче айлар буе маташсак та, шома итеп уйнауга берничә кеше генә иреште.
Концертлар куйганда, без ике егет, ике кыз сәхнәдән мандолинада уйный идек.
Фототүгәрәк оештыргач та шулай булды.
– Сәләтсез кеше булмый, һәммә кешегә дә тумыштан нәрсәгә булса да сәләт
бирелгән, – дия иде Рафика апа. Юк мөмкинлекләрне дә бар итеп, ул бездә
нинди дә булса һөнәргә кызыксыну уяткан икән.
Рафика ападан без беренче тапкыр «коллекция», «коллекционер» дигән
сүзләрне ишеттек. Хикмәтен аңлагач (ул чакта ни бар иде соң әле...), ярышып,
шырпы кабындагы рәсемнәрне җыя башладык.
Хыял чикләрен киңәйтә белгән Рафика апаның «поход түгәрәге» оештыруы
барыбызга да хуш килде. Күп тә үтмәде, без, чаңгылар тагып, җылымса, кояшлы
көндә беренче сәяхәткә кузгалдык. Укытучыбыз: «Туган җир матурлыгы», –
дип аңлаткач, карлы таулар, урманнар күрер күзгә күнегелеп беткән булса да,
бөтенләй яңа яктан ачылып китте. Тирән тарлавыклар, боз астында яшеренеп
яткан инешнең кар бүрекле текә ярлары, чытырманлы урман ешкынлыклары –
бар да ниндидер сергә өртелгән кебек. Әйтерсең, моңа кадәр беркем дә монда
аяк басмаган, гүя без, беренче эзләр салып, яңа дөньялар ачарга чыкканбыз.
Ләкин көтелмәгән «хәл» маршрутны үзгәртте дә куйды. Урман арасыннан
калкып торган текә таудан төшкәндә, мин каты гына егылдым. Рафика апа
кызлар белән бергә тауны әйләнеп узарга дип астан киткән иде, күрми калды.
Тауның иң хәтәр җирендә кинәт нәрсәдер тез астына шартлап бәрелде дә,
сөрлегеп, мәтәлчек ата-ата барып төштем. Чаңгылар могҗиза белән генә
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
75
сынмый калгандыр. Малайларның бердәм көлүе астында сызлаган тез
тирәсен уа-уа тордым. Куаклыкка кереп карасам, чалбар балагы ертылган, тез
шәмәе астыннан канлы уылдык бәреп чыкканмыни. Рафика апа күргәләгәнче
дип, итекне тиз генә салам, кесәдән кулъяулыгым чыгарам. Яра туры әрнеп
сызлыймы, өшиме шунда? Малайлар кулъяулыкны бәйләргә булышалар. Аяк
үземә генә сизелерлек булып калтырый. Чаңгыны көчкә беркетәм. Ул арада
Рафика апа яныбызга килеп җитә.
– Ни булды, егылдыңмы? – дип сорый.
– Берни дә юк, Рафика апа, – дип кузгалам. Аякны бөгеп булмый. Барыбер
сиздермәскә кирәк. Шундый матур сәяхәтне ярты юлда өзеп булмый бит инде.
Әмма Рафика апа нидер сизенә:
– Берәр җиреңне авырттырдыңмы әллә, кая күрсәт әле? – ди. Мин аның саен
үзсүзләнәм. Очраклы хәл аркасында кире борылыргамы? Тешне кысып булса
да түзәргә кирәк. Ләкин чалбар ертыгын яшерергә тырышуым ярдәм итмәде,
Рафика апа итегемне салдыртып, чалбар балагын күтәртеп карады да, манма
кан булган кулъяулыкны күргәч, теш арасыннан авыртулы сызланып куйды.
Шулай итеп, кире борылырга туры килде. Якындагы авылның ферма йортына
кергәч, Рафика апа яраны юып, тиресенә йод сөртте, аннары ап-ак марля белән
бәйләп куйды. Яра шактый тирән, сөяккә кадәр җиткән булып чыкты.
Мин кыенсынудан, оялудан авыртуны да онытып утырам. Чыраена борчылу
чыккан Рафика апа әледән-әле: «Сызлыймы?» – дип сорый. «Юк», – дим,
үз-үземә ачу килүдән тешне кысып. Минем җебегәнлек аркасында шундый
көнгә калдык бит. Ә малайлар: «Мин дә чак егылмый калдым ул төштә...» дип
бер-берсен уздырып минем хәлгә керергә тырышалар. Берсенә дә күтәрелеп
карый алмыйм, шундый уңайсыз халәт... Рафика апа ул арада мине кайтарып
куярга дип ат белешеп керә. Бусы тагын бер мәшәкать.
– Әйдәгез, капкалап алабызмы?! – дип, Рафика апа күңелсез тынлыкка
җиңеллек кертә. Кытай термосыннан булары чыгып торган кайнар чәй агызып
иң элек миңа бирә. Табын түгәрәкләнә. Май яккан арыш ипие, шикәр, «мендәр
кәнфитләр» кебек нигъмәтләр уртага куела. Рафика апа һәммәбезгә дә берәр төче
коймак өләшеп чыга. Шунда мин аның беренче тапкыр, гап-гади кешеләрчә, ашап
утыруын күрдем. Укытучыларның ашавын мин уема да китереп караганым юк иде.
Мине өйгә атлы чанада китереп куюлары, әнинең куркынып каршы чыгуы,
медсестра килеп: «Яраңны Азнакай хастаханәсендә тектерергә иде, булмый
инде, йод сөрткәч... Бер ай буена аягыңны бөкләмәскә тырыш, бөкләсәң, җөе
аерылып китәчәк», – диде. Аның ике атна буе урында гына ятарга кушып китүе
төш кебек кенә хәтердә калган. Ярый әле, икенче көнне ял иде. Әни чыгып
киткән арада йөреп карыйм, тез бөгелми. Агач аяклы Мотыйк абзый кебек үрә
катып йөрергә туры килә инде.
Дүшәмбе көнне иртән, караңгылы-яктылыда, мәктәпкә юл тоткан
иптәшләрем, кар сайратып, тәрәзә турыннан үтә башлагач, минем йөрәк тә
очынып тибәргә тотынды. Җиденче класска җитеп, минем бит әле бер дә
дәрес калдырганым юк. Минсез мәктәптә әллә нинди яңалык булыр кебек.
Нишләргә белмим, өйдә һава җитми кебек. Бик үтенеп, елап сорагач, ниһаять,
әни күнде, инде яктырып килгәндә, бригадирның түрле чанага җигелгән атын
алып кайтты. Бер атналык ризык һәм чаңгыларымны күтәреп, мин чанага
чыгып утырдым.
– Савыкмаган килеш, гарип калсаң, кемгә кирәгең булыр!.. – дип әни юл
буе битәрләп барды.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
76
Әгәр мин барып күренмәсәм, Усманов абыйдан эләгәчәк Рафика апага.
Яңадан безне бер тапкыр да походка җибәрмәячәкләр.
Күрше авылга юырттырып кына барып кердек. Тулай торакка әйберләрне
кертеп урнаштыргач, әни минем сүзгә каршы килмәде, атын борып, кайтып
китте. Бөгелми торган аягыма чаңгы кидем дә, исән аягым белән этенеп барам.
Аксау сизелми болай... Безнең класс тәрәзәсе капка ягына карый. Беренче дәрес
Рафика апаныкы, ул тәрәзәдән күреп торачак. Ишек янына җиткәч, чаңгыны
салып карга кададым. Иң кыены баскычтан менү, аякны бусага аша атлату булды.
Рафика апа минем өчен нык борчылган булгандыр күрәсең, ишекне ачып
керүемә, эчке шатлыгын яшерә алмыйча, бер тын карап торды да:
– Килер әле бу, – дигән идем. – Дәрестән соң без синең янга барырга торабыз
тагын... – дип елмайды, парта янына килеп, җилкәмнән сыйпап алды. Мин
шунда гына аңладым: әнием белән тиң күреп яратам икән бит мин аны...
Сигезенче класста укыган чагыбыз, бер көнне Фаварис йөгереп килеп
керде. Әсәренгән.
– Бездә – яңалык! – ди. Авылга эшләргә агроном килгән. Резидә апа. Ул
бездә фатирда торачак, белдеңме!
Актанышның Пучы авылында туып-үскән Резидә апа каршында башта
ятсыныбрак торсак та, сизмичә дә ияләштек, тора-бара ул күңелләребезне яулап
алды. Үзенә тиң итеп сөйләшү рәвеше, үз-үзен тотышы бөтенләй башкача,
әллә нинди җене бар иде аның. Юктан да кызык таба белә, мавыктыра, аның
авызына гына карап торабыз. Ул безне үз биеклегенә күтәреп, үзен безнең
биеклеккә төшереп гәп кора белә иде. Ул безне, кинәт кузгатып, йокыбыздан
уяткан шикелле булды. Комсомол өмәләре үткәрәбез, концертлар куябыз.
Бизәкләп стена газетасы чыгарабыз. Клубка эленгән ул газетаны олылар да
кызыксынып укый. Шул газетага Резидә апа һәммәбезгә шигырь язып килергә
кушты. И азапландык инде, сүзләр шигырь калыбыннан бүселә дә чыга,
өйрәтелмәгән тай кебек, рифмага буйсынып, тәртә арасына керәсе килми.
Сүзләрне тыңлата алмыйча аптырагач, мин Такташка ияреп, «Коммунизм
кыры күренә» дип тәмамлап бер такмак әтмәлләдем һәм бүтән мәңге шигырь
язу газабына алынмаска дигән исәпкә килдем. Бу – аерым бер кешеләр... юк,
кеше дию генә аз, аерым бер затлар гына ирешә торган шөгыльдер, мөгаен.
Резидә апа безне иң якын кешеләре итеп каршы ала, нинди китаплар
укуыбыз турында сораша, әллә нинди язучыларның исемнәрен әйтеп, укырга
киңәш итә. Кызганыч, ул әйткән китаплар русча булып чыга шул...
Җәй көне Казаннан Резидә апаның энесе кайтып төште. Бу хәбәрне ишеткәч,
Зөфәр белән мин Фаварис янына дип килдек. Фәгыйләттәй коймак пешереп йөри,
Казан кунагы чишмә яннарын карап кайтырга дип аръяк болынга чыгып киткән икән.
– Әллә җүләр инде ул, – ди Фәгыйләттәй. – Көзге каршына килә дә, кулларын
бутап, көзгедәге үзе белән сөйләшә, – ди.
– Шигырь укый бит ул, әни, – дип, кунакны яклый Фаварис. Без шаккатып
калабыз: нинди шигырь, үзе язамы әллә?
Кичен клубка чыккач кына Резидә апаның энесен күрергә туры килде. Зур
түгәрәк башлы. Куе, тубал кебек чәче башын тагын да зуррак итеп күрсәтә.
Аксыл пинжәк кигән. Кыска аяклы.
Клубта ду килеп бию, танцы бара, ә ул, бернигә игътибар итмичә, озын
блокнотын ачып тезенә куйган да нидер язып утыра. Матур авторучкасы
ялык-йолык итеп ала.
Менә авыл кызлары аның кулыннан йолкып алып, бию кызган уртага
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
77
чыгардылар. Кунак егет карышмады, түгәрәк йөзенә елмаю җәелде. Болай, язу
гамен алып ташлагач, йөз-кыяфәте шактый күркәм, чибәр булып китә икән моның.
Клубтан ул берничә кызны култыклап, озата кайтты. Без читтән-читтән генә
күзәтеп барабыз. Тавышы шәп, яңгырап тора. Сүзләрне әллә ничек, түгәрәк
итеп, матур аһәңле итеп әйтә. Кинәт туктала, кулларын бутый-бутый такмак
әйтә. Кызлар аны чыркылдашып мактыйлар.
Төнге Балтач урамын бер итеп барган, оста теле белән кайбер кызларның
йокысын калдырган Казан кунагы – киләчәктә журналист-язучы булып
танылачак Рахмай Хисмәтуллин булып чыкты.
Бер көнне өйдән-өйгә шундый хәбәр таралды: «Чёрный кайткан, Чёрный
Фәрит кайтып төшкән!»
Хәтерлим бит мин аны. Язын, карлар эреп беткәнче үк майкадан йөрер иде.
Җәй көне инде корымга баткан кебек, тулаем каралып бетә. Әнисе дә ак чырайлы
югыйсә, әйтерсең лә ерак заманнарда бу нәселгә негр каны кереп калган...
Менә шул Фәрит абый кайтып төште дә, сайланып тормыйча, Резидә
апабызга гашыйк та булды. Клубтан хәзер без түгел, ә Фәрит абый озата кайта
Резидә апаны. Әлбәттә, көнләшәбез. Әмма ачуыбыз кабармый. Чөнки Фәрит
абый бик ипле, ягымлы итеп сөйләшә. Аның хакында «төрмәдә утырып чыккан
икән», диләр. Ышанасы килми. Күзләрендә тимер рәшәткә шәүләсе сизелми.
Клубның бер почмагында штанга, ике потлы герләр бар. Фәрит абый безне
штанга күтәрергә өйрәтә башлады.
Армиядән соң ул кайсыдыр бер шәһәрдә яшәгән. Спорт белән шөгыльләнгән.
Инде спорт мастеры була дигәндә... Кичке танцы мәйданчыгында аңа салмыш бер
егет бәйләнә. Фәрит абый моны кысып алып, тынсыз калдырып тора да селтәп
җибәрә. Көчсезлеген тойган егет, үчегеп, пычагын чыгара да Фәрит абыйның
ботына кадый. Авыртуны әле сизеп тә өлгермәгән Фәрит абый теге егетне,
бөгәрләп алып, койма аша ыргыта. Теге егетнең бу хәлне читтән күзәтеп торган
дуслары булган икән. Берәм-берәм ташланалар Фәрит абыйга. Ә ул койма аша
берәм-берәм ыргыта тора икән боларны. Шулай итеп, биш егетне ул томырып
өлгерә. Аннары, дружинниклар урап, кулга алалар үзен. Кайсының ничек: кулы
тайган, аягы сынган, кабыргасы чатнаган теге егетләр судта шаһит булалар...
Резидә апа бәхетеннән балкый иде. Янәшәсендә шундый егет калкан булып
торсын әле. Кара костюмнан, ыспай гәүдә, тимер кебек тыгыз мускуллы.
Иңнәре шакмакланып тора. Карасу йөз, кыска итеп алдырылган кыл каты
кара чәч, шакмакланып тәмамланган ияк – бөтен торышы арба кендеген бөгә
ала торган ир-егет икәнлеген тантана итеп тора. «Чёрный» яки «Кара» Фәрит
дигән кушамат та чат килешә үзенә.
Ул да Резидә апага гашыйк иде.
Өйләнештеләр дә Азнакайга китеп оя кордылар. Очыбыз ятим калды. Хәер,
безне дә бит Азнакай, шәһәр шаукымы белән, үзенә тартып алды...
***
Икенче мәктәпкә күчү икенче илгә күченү белән бер. Бөтен яклап яңабаштан
корылырга кирәк. Бар да үзгә, парталар, тәрәзәләр икенче, хәтта ишек
тоткалары да ятсынып каршы ала.
Азнакайның беренче мәктәбен үз итеп, болгавыр дөньяга уралып кереп
китәрме күңел? Әллә гел ятсынып, Туйкә мәктәбен сагынып, үз эченә
йомылырмы?
Тугызынчы «А», тугызынчы «Б» классында без аерым-аерым санаганда
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
78
утыз бишәр, бергә кушып караганда, йөз кырык күз, йөз кырык колак, җитмеш
борын икәнбез. Укытучылар аптырый, мондый ташкынны күргәнебез юк иде
әле, диләр. Һәм бик куаныч та күрсәтмиләр шикелле.
– Беренче чиректә үк кыскартачакбыз. Эленке-салынкы йөргәннәр белән
хушлашырга туры киләчәк! – дигән кисәтү, шом салган карга кебек, баш
түбәбезгә менеп кунаклады. Мондый чакта: «Кемне дә булса куачаклар, тик
мине түгел», дигән самими өмет һәркемне эчтән юатып тора бит ул...
Монда мөгаллимнәр укучыларга «сез» дип эндәшә икән. Күнегелмәгән.
Сез, диюгә, үзеңне әллә ничәгә таркатылган кебек хис итәсең. Әкиятләрдә
дию пәрие җиде башлы әнә, барыбер аңа «сез» димиләр...
Мәктәп директоры Хәмзин абый биләмәсендә төрле классларда алты йөз
укучы, корт күче кебек быжылдый. Ул, кәкре башлы таяк тотып, сул аягын яннан
алдырып, аксап йөри. Һәр авазны түгәрәкләп, ачык итеп, басым ясап, һәр сүз
арасында чирек сулышлык ара калдырып сөйли. Мине гаҗәпкә калдырганы шул
булды: фикерне сул ягы белән әйләндереп, кире яктан да белдерергә мөмкин икән
бит. Әйтик, дежур укучы стенага элә торган карта эзләргә дип чыгып китә, шактый
күп карталар саклана торган урыннан тапмыйча, башын иеп класска килеп керә.
Шул чакта Хәмзин абый, бик җитди итеп, һәр сүзен кадаклап, болай ди:
– Син аны табар идең инде, таба гына алмагансың...
Без көләргәме-юкмы дип аптырап калабыз.
Икенче вакыт ул, югары классларны (йөзләп укучы) коридорга хәрбиләрчә
тезеп бастырып, стенаны аягы белән тибеп кем пычратканы хакында сорау
алды. Бик озак интектергәннән соң, берәү дә «мин» дип чыкмагач:
– Мин ул укучының фамилиясе Хәкимов икәнен әйтеп тормыйм инде,
таралыгыз! – диде.
Класс җитәкчебез – математикадан укытучы Туйкин Әхсән Хәсән улы. Атаклы
Туйкиннар нәселеннән. Кыска буйлы. Аягында йомшак кунычлы кара читек.
Мао-Цзе-Дунныкы сыман, утыртма якалы, каплавычлы ике кесәле кара-зәңгәр
төстәге френч киеп килә. Чәчен такыр итеп кырдырган. Ап-ак чәч бөртекләре,
ап-ак сакал-мыек төкләре чак сизелеп, җемелдәп тора. Кашы гына кап-кара. Ул
һәрвакыт каядыр ашыккан шикелле, гәүдәсен алга омтылдырып, очынып-очынып
йөри. Аңа алтмыш яшьләр булгандыр ул чакта. Бакчасында төрле җиләк-җимеш,
хәтта йөземгә кадәр үстерсә дә, аның төп дөньясы – математика иде. Синус,
косинус кебек телгә ят сүзләр аның әйтүендә ниндидер серле яктылык белән
өртелә, әллә нинди катлаулы тигезләмәләр белән мәсьәлә чишеп күрсәткәндә, ул,
яңа бер планета ачкан кебек, бәхетле халәткә безне дә алып керә, мавыктыра белә
иде. Саннардан шигърият табу – һәркемгә бирелмәгән шул.
Минем кебек математикага битараф туң башларны да ялыктырмас өчендер
бәлки, Хәсән ага дәрескә нинди дә булса яңа кәеф өстәп куя белә. Менә ул
ишектән атылып керә-керешкә үк:
– Бишенче, унбишенче, егерме бишенче, утыз бишенчеләр – тактага! – дип
чатнаган, әче тавышын яңгыратып өстәл янына ашыга. Журналдагы үз номерын
һәркем хәтерли. Парта капкачлары шапы-шопы ачыла-ябыла – дүртәү тактага
таба юнәлә. Хәсән ага безнең исем-фамилияләребезне яхшы белә, гадәттә,
болай номерлап йөртми. Бу очракта... дәресне кызыграк итәсе килүдән генә...
Һәм ул, җитез генә килеп, янәшә торган ике кара тактаның да урта бер
җиреннән акбур белән сызып төшерә. Үрелгән вакытта френч итәге күтәрелеп,
эчтән зәңгәр майкасы күренеп ала. Тактадагыларга аерым-аерым мәсьәләләр
биреп, классны да мәхрүм калдырмыйча, Туйкин ага дәресне башлап җибәрә.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
79
Шулай биш-ун минут вакыт үтә. Каләм кыштырдавы, тактага тиеп-тиеп
киткән акбур шакылдавы, ара-тирә пышылдашып алулар... Әгәр Хәсән ага
яңа тема аңлатса, класс яңгырап торыр иде. Колакка катырак булганга, ул
кычкырып сөйли бит.
Ә бүген ул аягын-аякка чалыштырган, тезен кочаклап тик утыра. Болай
утыру ялыктыра күрәсең, хәрәкәт кирәк. Менә ул кинәт шапылдатып аягын
идәнгә төшерә. Без, сискәнеп, ялыктыргыч саннар дөньясыннан башны
күтәрәбез. Тактадагылар да борылып карый. Хәсән ага, бөтен классны
дертләтүдән канәгать, мут елмаеп, ияген сыпырып ала да:
– Эшләгез... – ди.
Тактада, ниһаять, беренче булып мәсьәләнең очына чыккан укучы кыюсыз
гына эндәшә:
– Мин бетердем.
Хәсән ага үзенә эш чыгуына куанып сикереп тора, тактадагы өстән-аска
кадәр чыбырдап тулган саннар буйлап күз йөгертеп төшә дә, кинәт кычкырып
җибәрә:
– Әллә шулай чыкты?!
Укучы тиз генә чүпрәк белән җавапны сөртеп куя. Ачулы кыяфәттә Хәсән
ага, сөзеп карап тора да, шыпырт кына:
– Утыр... – ди.
Укучы болай гына бирешергә теләми, яңадан акбурны кулына ала, дөрес
җавапны тапмыйча, мәйданны алай җиңел генә бирәсе килми. Ләкин Хәсән
ага бу юлы катгый итеп, иренен кысып әйтә:
– Утыр!
Укучы, башын иеп, сытылган кыяфәттә үз партасына таба китеп бара. Ул
арада Хәсән ага акбурны алып, нәкъ баягыча җавапны калын итеп язып куя.
– Нигезле белмисең, җавабың дөрес иде. Үз-үзеңә ышанычың юк!
Сүзенең ничек тәэсир иткәнен ул класска карап күзәтеп тора да, өстәле
янына килеп, журналга иелә.
– Дүртле...
Хәсән ага, сабыйларча елмаеп, башын күтәрә. «Икеле«гә өметләнгән
баягы укучы да җиңел сулап куя. Хәсән аганың ачулы кыяфәте белән елмаюы
арасында секундлык кына ара була.
Ул һәр дәресен үзенчә иҗат итә. Бүгенге гадәте кабатланыр дисең – юк,
кабатланмый, ул әнә шулай, көтелмәгән яңалык уйлап табуы белән безне
яраттырган ахрысы.
Коридорда этешә-төртешә черәшеп, дәрес расписаниесе язып торучыларга
аптырап карап үтәм. Шакмаклап язылган расписание сурәте ерактан рәшәткә
булып күренә. Миңа аны белмәү кызыграк.
Быел мин бер уку китабы да сатып алмадым. Кып-кызыл төстәге юка
сумкамда фәкать дәфтәрләр генә. Дустым Фаварисның әнә Туйкә мәктәбендә
дә шыплап китап тутырылган сумка күтәреп йөреп, бер җилкәсе төшенке
калды, бастырыгы кыек тарттырылган печән олавы кебек.
Астрономия, тарих, география фәнен яратырмын, ахрысы. Сызымны
әйткән дә юк. Әллә инде косинус, котангенс, гипотенуза, биссектриса кебек
сәер яңгырашлы билгеләмәләре ошадымы – тригонометрияне дә бик якын
китермәдем. (Күп еллар үткәч, бер астролог әйтте миңа: «Син 1646 елны
беренче тапкыр Рим империясендә тугансың», диде. Сәер яңгырашлы сүзләр
җан хәтеренә шуннан йогып калгандыр, бәлки... Кем белә?..)
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
80
Ходай Тәгалә, минем хәлгә кереп, янәшәмә, партадаш итеп, Марат
Хәлиуллин дигән Азнакай егетен утыртып куйган. Унберенче классны
бетергәнче миңа түзәрме – белмим.
Математика, химия, физика кебек фәннәрдән өзлексез мәсьәлә чишү ярамас,
баш миен сакларга кирәк, дип мин бу эшне тулаем Марат җилкәсенә салдым. Кыска
буйлы, карусыз, һәрчак ярдәмгә ашкынып торган эчкерсез бу егет мәсьәләләрне
үзенә бирелгәнне дә, минекен дә ничекләр чишеп өлгергәндер – шуңа хәзер дә
гаҗәпләнәм. (Алга таба ул, еллар үткәч, хәрби академия бетереп, полковник булды.)
Тирә-як авыллардан, чит районнардан укырга килгәннәр арасында ияләшә
алмыйча йөрим. Туйкә мәктәбеннән беренчеләр рәтендә укып кил дә, монда буталып,
кикригең шиңеп калсын әле... Җитмәсә, холкым да җайлы гына аралашучан түгел.
Тулай торакта яшәсәң, бер хәл иде. Салиха түтәй мине фатирда тота.
Бер ай укыгач, мондагы кырыс шартларга түзә алмыйча, чирек беткәндә
барыбер куылачагын сизенеп, дустыбыз Зөфәр мәктәпне ташлап китте.
Бөгелмәгә барып, шофёрлар курсына укырга керде. Без, авылдашлар, дүртәү
калдык: Фаварис, Әхсән, мин, мәктәпнең иң чибәр кызы – Гөлсиринә...
Коры көздә велосипед белән авылга кайтып йөрибез. Велосипедларны
Салиха түтәйнең һәрчак ишеге ачык торган таш сараена куеп торабыз. Укулар
сәгать көндезге бердән кичке җидегә кадәр дәвам итә. Шуннан соң инде, егерме
ике тиенлек батонны күши-күши авылга кайтып китәбез. Төн караңгы. Асфальт
тар. (Ничек бәреп китмәгән машиналар, хәзер дә искә төшсә, дертләп куям.)
Арттан машина фарасы яктыртканда, күләгәләребез, биниһая озынаеп,
әллә кай еракларга сузыла. Машина якынайган саен, күләгәң кыскара-кыскара
үзеңә таба килә дә, машина яннан үтеп киткәндә, кинәт өскә сикерә шикелле.
Сигез чакрым араны көн дә шулай үтеп, клубка кайтып төшәбез. Мин
кызларны биетерлек кенә хромка тарткан булам.
Октябрь бәйрәме алдыннан, мәктәп балалары да катнашында көндез
концерт булды. Шунда мин, бер-берсен бүлеп шигырь сөйләп торган ике
кызга игътибар иттем. Дөресрәге, берсеннән һич күземне ала алмыйм. Кызыл
галстуктан, чәчендә ак бантик, ак челтәр якалы, көрән күлмәктән.
– Ничәнче класслар? – дип сорыйм Фаваристан.
– Җиденчедә укыйлар, Туйкәдә.
– Әнә, уң яктагысын карап кал. Үсеп җиткәч, ул минеке булачак.
Концерттан соң, халык таралышып бетә язганда, теге ике кыз да җитәкләшеп
чыгып килә. Юлларына аркылы бастым:
– Исемең ничек? – дип, бая күңелемә хуш килгәненең кулыннан тотып алдым.
– Фәния, – диде ул, кара керфекләре арасына күзен яшереп.
– Тизрәк үсеп җит. Мин көтәм, бүтән бер кызга да карамыйча.
Фәния, пионер галстугын төзәтеп, миңа зур күзләре белән шундый гаҗәпләнеп,
аптырап карады ки, мин уңайсызланып калдым. Күңелем дерт итеп куйды. Бу бит
умартачы Солтан абзый кызы, бу бит Талиянең сеңлесе булып чыга.
Малай чагымда хәтерлим әле, Талия Азнакай мәктәбеннән җәяү кайтышлый,
безнең урамнан үтә иде. Кулына кыр чәчәкләре тоткан. Нәкъ менә шушындый:
ак челтәр якалы күлмәктән, ике толымы очында бантик. Мин урам читеннән аңа
сокланып карап бара идем. Ә бер көнне... Асфальттан егетенең велосипедына
утырып кайтканда машина бәреп киткән.
Мин, үлемнең барлыгына ышана алмыйча, югары очка мендем, Солтан
абзыйларның чирәмле ишегалдына халык җыелган иде. Талияне мәңгелеккә
озатырга.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
81
Менә бит, нинди кабатлану! Еллар аша, Талиянең чагылышы минем
каршымда басып тора. Дөресе, кулын тартып алып, тизрәк китәргә ашыга.
Күзләрендә – олылар күрмәсен дигән курку.
Шуннан соң мин аны Туйкә мәктәбенә тезелеп баручы укучылар арасында
сирәк кенә күреп, велосипедымны туктатам да:
– Кайчан үсеп җитәсең инде? – дип теге сорауны кабатлыйм. Ул исә өнәп
бетерми шикелле, бервакыт, салкын тавыш белән генә:
– Үскән кадәресе үземә җиткән, – диде.
Укулар бара. Яңа ел алдыннан, чирек тәмамланганда кемнәрнең төшеп
каласы шәйләнә башлады. Шулар җөмләсендә мин дә...
Бер караганда, шома гына бара кебек.
Рус теле укытучысының:
– Сезнең класста рәсем ясый белүче бармы? – дигән соравыннан соң башланды
хәлләр. Ике көндә бик тырышып, рус теленә багышланган газетаны бизәп ташладым.
Буа ерылды, география фәненә, химиягә, тарихка багышлап та ярты елга
бер газета чыгарырга кирәк икән бит. Укытучылар хәзер инде каршы очраганда
мине шәүлә итеп, үтәли ерып чыгып китмиләр, күрәләр, искәрәләр. Яуладым
мин боларның күңелен. Журналда билгеләр дә йолкыш хәлендә түгел, кукыраеп
күренә башлады.
Тик менә физикадан гына алдырып булмый. Туйкә мәктәбендә төрле
приборларның эчен актарып, рәсемен тактага ясап, гел бишлегә укып килгән
малай, әллә нинди сукыр сан-хәрефләр тезелгән чытырманлы формулалардан
гаҗиз булып, чарасыз калды. Моны ярату да, аңлау да мөмкин түгел иде.
– Дүртенче икелене куям, Галиев! – дип кисәтү ясады кутырлы ирененнән
елмаю качкан Ләмига апа.
Декабрь ае кереп килә дигәндә бит бу, чирек тәмамланырга бер ай калганда...
Шулчаклы икеле өерен төзәтеп бетерергә ничек көч җитсен. Мондый чакта
тракторист Җәүдәт абзый: «Сливай воду!» – дияр иде. «Эштән туктыйбыз,
трактор радиаторындагы суын агызырга кирәк, юкса, төнлә суык төшеп
бозланыр да моторны ярыр», дигән сүзе инде бу.
Юк, язмыш мине болай гына тибәрә алмый, нидер булыр, дип эчтән генә
өметне кашып, берәр чара көтеп йөри торгач, бер көнне нур кунды ла төмсә
болытка, яктырып китте дөньялар...
Ләмига апаның:
– Классыгызда рәсем ясаучы бармы? – дип соравы минем өчен котылу
догасы булып яңгырады.
Физикага багышланган газетаны да, дәрестән соң калып, гөр килеп эшләдек.
Ләмига апа якыннан алай ук усал түгел икән. Кутырлы ирененә елмаю да
куна, җылы гына сөйләшә дә. Тырышып та куйдым соң бу юлы. Төсләрне соң
балкышынача коендырып бизәдем. Ләмига апа газетадан бик канәгать калды.
Шуннан соң инде журналдагы «икеле«ләр пошаманга төште, китте
– тешләнгән крендель кебек «өчле«ләр, әйләндерелгән урындык сыман
«дүртле«ләр, хәтта бер «бишле» дә симез корсагын күрсәтеп алды.
Ләмига апа да ягымлыланып китте, иренендәге кутырлар да күренми
башлады шикелле.
Юк, Ләмига апаның миңа карата йомшавын тою уңайсыз иде миңа...
Җим көткән кош баласы кебек, авыз ачып тормыйча, ныклап әзерләнеп килә
башладым, партадашым Марат та ярдәмгә тартылды. Уңайга сыйпау ярамый
мине, каршылык кирәк, каршылык ныгыта кешене!
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
82
Көтмәгәндә, буранлы бер төндә, йокларга җыенып йөргәндә, Салиха
түтәйләргә Туйкин ага килеп керде.
– Киен әйдә, киттек газета чыгарырга!
Мин бер карусыз аңа ияреп чыгып киттем. Өе тыкрыктан кереп, якында
гына икән. Кызы (миннән берме-икеме яшькә кечерәк булыр) чәй әзерләп көтеп
торган. Тиз генә чәйләп алдык та, тар бүлмәгә кереп, эшкә тотындык. Туйкин
ага ике ватман кәгазен ябыштырып, әзерләп куйган. Төсле карандашлар,
акварель буяулар – ни кирәк – барсы да әзер. Вакыт-вакыт Туйкин ага, кызын
чакыртып ала, безнең янда булашырлык берәр йомыш кушкан була.
Төнге бергә кадәр шулай мәрәкә килдек, «Иртәгәгә дә калсын», дип Туйкин
ага эшебезне туктатты, мине Салиха түтәйнең капкасына чаклы озата килде.
Икенче көнне Туйкин агаларга иртәрәк бардым.
– Бүген эшне бетермичә кайту юк! – дип каршы алды ул. Өендә ул мәктәптәге
сыман шәрран ярып сөйләшми, чүәк кигән тыныч өй картына әйләнә.
Шкафларда шыгрым китап. Минем бу кадәр дә күп китаплы өйне күргәнем
юк иде әле. Өр-яңа Коръән дә бар хәтта. Коръән бит, гадәттә, тышы искереп,
купшаклап беткән, саргайган битләре коелып торган, чит-читләре вакыт
тарафыннан кимерелгән була. Шул кадимилеге белән серледер дә ул.
Ә монда... кул белән тотарга уңайсыз...
Мин Туйкин ага кычкырып җибәрмәсен тагы, дип сак кына үреләм, ә ул
минем кул хәрәкәтенә хәерхаһлы булган шикелле ым кагып тора.
Менә бит ничек, дөньяда яңа Коръән дә була икән. Минем гаҗәпләнеп бу
изге китапны каравымны үзенчә юрап, Туйкин ага:
– Хаҗдан алып кайттым мин аны, – диде. Бу сүзе мине тагын аптырашка
калдырды.
– Хаҗга революциягә кадәр генә барганнар түгелме соң?
– Совет заманында да баручылар бар. Сирәк кенә...
Мин Туйкин аганы атеист дип йөрткәннәрен, халык каршында Коръән
сүрәләрендәге хаталар турында клубларда лекцияләр сөйли икән, дип
ишеткәнем бар иде, әмма бер дә үземә тыңларга туры килмәде.
– Сез Коръәннең гарәпчәсен укый беләсезме? – дип соравыма, ул тыныч кына:
– Беләм, – диде. Минем кулдан китапны алып, бер битен ачты да, гарәпчә
моңлы итеп сузып, укып җибәрде. Аннары шуны татарчага тәрҗемә итте.
Минем җилсу акылга болай ук тирән керү кирәк түгел иде... Әмма Туйкин ага
бу темадан китәргә ашыкмады.
– Минем халыкка укыган лекцияләрне тыңлаганыгыз булмадымы?
– Коръән сүрәләрендәге ялгышларны фаш итүегез турындамы?
Кинәт, калкынып, Туйкин ага ишекле-түрле йөри башлады. Тавышына
гадәттәге ачылыгы кайтты:
– Кем әйтте сезгә фаш итте дип?
– Халык әйтә.
– Нинди халык, кая ул халык?! – дип Туйкин ага, кызып китеп, йодрыгы
белән өстәлгә сукты. Ул арада, кызы йөгереп кереп, әтисенең иңеннән кочып,
тынычландыра башлады. Әмма Туйкин аганың күзләре зәһәр очкынланып,
иреннәре бөрешеп килде. Ниндидер бик тирәнгә күмгән фикерен әйтергә тели,
әмма әйтергә ярамаганын акылы исенә төшереп, аны тыя иде сыман.
– Дин бит ул... Дин ул! – дип тавышын күтәреп, бармагын күк тарафына чөеп
әйтә башлаган сүзен, кинәт, икенчегә борды. – Халык бит ул син сөйләгәнне
йөрәге белән тыңлый белми, күзгә карап тыңлаган кебек утыра, ә башында
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
83
печән-утын әзерләү кайгысы, акча җитмәү, бәрәңге алу, баланы мәктәпкә
әзерләү... Мең-мең борчуы аша ул иң очраклы бер фикерне йотып җибәрә дә
шуны кайнатып чыгара... Сүрәләрдә хата түгел, ә чагышмау хакында сүз бара.
Мин шуны искәртеп, халыкның игътибарын Коръәнгә юнәлтергә телим түгелме?
Ә сез хата, дисез! Башыгыз яшь әле. Аңларсыз бер, әмма ул чакта мин булмам...
Бит арасына кәгазьләр кыстырган бу Коръәнне ул вакытлыча гына шкафка
куеп торган ахрысы, менә хәзер ниндидер мәчет манаралары төшерелгән
юка, бәрхет келәмгә төреп, ул аны сандыгына салып куйды. (Мәккә мәчете
төшерелгән намазлык икәнен мин бик күп еллардан соң гына аңладым.)
Математиканы су урынына эчә торган картыбыз бүген минем өчен бөтенләй
яңа яктан ачылды, бәлки, яңа яктан ябылгандыр... ул япкан ишекнең тоткасы
минем буй җитәрлек түгел иде шул...
Ул төндә, газета эшен тәмамлап, иртәнге икедә генә кайтып киттем. Бу юлы
да Туйкин ага мине озатмакчы иде дә, мин ук кебек очып кайтып җитәм, дип,
буранлы төнгә кереп күмелдем.
Мине үзебезнең класс газетасына да рәссам итеп билгеләделәр. Яңа
ел газетасына мин зур итеп, һәрбер ярусындагы бизәлешләрне, хәтта күп
сурәтләрдә күзгә ташланмаган аюларын да төшереп калдырмыйча, кечкенә
бизәкләренә кадәр бөртекләп, биш көн буена Мәскәү Кремле рәсемен ясадым.
Мәктәп буенча конкурста ул беренче урынны алды.
Рәхмәт укытучы Рафика апага. Рәсем ясау теләгемне ул ныгытты. Ул һәр
ясаганымны күзәтеп, киңәшле сүзен әйтеп торды. «Хәтта төрмәдә дә бу һөнәрне
белгән кеше югалмый», – диде.
Беркөнне укудан кайтып керәм, Салиха түтәй тәрәзә катына басып, тышка
карап тора, борылгач та мине күргән дә, күрмәгән дә шикелле. Күз төпләре
кызарган. Мин, «ни булды?» дип сорарга куркам. Билгесезлек тагын да
яманрак.
Салиха түтәй, авыр гына кузгалып, кече яктан кара сумка тотып чыгып,
минем алга куйды:
– Алып бар бүлнискә. Тәмәке сорады, өзлексез тарта, – дип ул, яулык чите
белән күзен каплап, җылый башлады. Беренче тапкыр мондый хәлдә күрәм
Салиха түтәйне.
– Ни булды?! – дип гасабиланып соравыма ул, карлыккан тавыш белән:
Әтиең кулын өздергән бит… Шул… каһәр суккан пычкысында инде… – диде.
Мин «лып» итеп урындыкка утырдым.
– Дүрт бармагын да өздергән, – диде Салиха түтәй. – Бар, янына барып
кайт. Сумканы онытма!
Әти йөри дә алмыйдыр кебек тоелган иде миңа, палатадан үз аягы белән
чыкты. Сул кулы калын итеп бинт белән бәйләнгән. Йөзе суырылып калган.
Бакчага чыгып утыргач, ул тәмәке чыгарды, шырпы кабын утыргычка куеп,к
абызырга азаплана башлагач, мин алып, тәмәке очына ут элдердем. Әллә
ничек, комсызланып суыра, минем күп итеп тәмәке алып килүемне белгәч,
сөенгән сыман булды.
– Тәмәке авыртуны баса, – диде, акланган сыман итеп. Сизеп торам, ярасы
авырта, әмма сиздермәскә тырыша. Бармак төпләре исән калган булган да бит,
табиблар төптән үк кисәргә мәҗбүр булганнар. Шунсыз, уч төбенең дә, кул
аркасының да тиресен тарттырып китереп, яраны каплап, тегеп булмый икән.
– Гәрбил такта кысылды да… Үрелеп алыйм дигәндә… Пычкы суырып
китерә бит ул, кыеп алганын сизми дә калдым. Бармаклар, кәлтә кебек, җирдә
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
84
сикерешеп яталар. Бармакның да җаны тиз генә чыкмый икән, – дип, әти сүнеп
барган папирос утын яңага күчереп өлгерде.
Әтине ничек юатырга да белмим. Әни дә монда икән. Сөт-катык алырга
дип, хастаханәдән кибеткә чыккан булган. Аның да яңгыравык тавышы сүнеп
калган. Ярымпышылдап сөйләшә.
Күздән яшь бәрә дә чыга, әти-әнигә күрсәтмим дип, иеләм дә ботинка бавын
чишеп бәйлим, иеләм дә ботинка бавына тотынам. Кайгы-бәла артында һәрвакыт
кире кайтарып булмый торган үкенеч, сызлану ята. Аңа бернинди дәва да юк.
Сулагай иде бит ул. Эшкә иң алдан сузыла торган кулындагы әллә нинди
хикмәтле әйберләр ясый торган, оста, зиһенле бармакларын харап иткән.
Мин бәләкәй чакта урманнан утын төяп кайтып барганыбызны хәтерлим.
Атны туктатып, юл читеннән кура-көпшәләр кисеп алды да, үткен пәкесе белән,
үзе генә белгәнчә үлчәп, тишекләр уеп, курай ясады. Әле генә каралҗым булып
юл читендә утырган курадан шундый да моң агылсын әле – могҗиза бит бу!
Әтинең шундый оста итеп, курайны моңлы сыздыртуына минем исем китте.
Рәзинә апа да: «Мин бәләкәй чакта… атта барганда, юл буе курайда уйнап
барды», – дип сөйләгәне бар.
Менә шулар хәзер «кылт» итеп исемә төште. Күпме еллар үткәч, тагын бер
генә уйнап күрсәт әле, әти, дип, нишләп бер дә сорамадым икән, дип үземне
битәрлим. Хәзер инде менә сорасаң да юк, курай уйныйсы бармаклары… юк,
ышанасы килми…
Бәләкәй чагымда нинди генә уенчыклар ясамады ул миңа. Хәтта авыл өстеннән
оча торганына охшатып, яшел аэроплан ясап бирде. Ике канатлы, канат арасында
тартылган тимер чыбыкларына кадәр бар иде. Җилгә каршы тотсаң, пропеллеры
чөрелдәп әйләнә. Аннары төрле калынлыктагы җиз чыбыклар тарттырып
мандолина ясады. Үзе кылларын чиртеп, «Әпипә«не уйнап та күрсәткән иде.
Авылга кайткач, әтинең эш коралларын алып карадым. Сул кулының бармак
эзләрен хәтерлидер болар. Яңадан тотына алмас микәнни? Күзгә яшь килә.
Сугымга әзерләнгәндә, елкылдап торган пычакларын кыныларыннан алып
тезеп куя иде. Бер кырыйда – игәүләре. «Бусы – алмаз кайрак, – дигән була ул.
Вак-вак ташлары җем-җем итеп торган кайрак чынлап та затлы токымнандыр.
– Бусы – имән кайрак. Имән тамыры сазлыкта, кырык ел буе һава кермичә су
төбендә ятса, чын тимергә әйләнә, менә кара, чыңлап торамы?..«
Мин чынлап та тимергә әйләнгән, агач җепселләре ачык күренеп торган
кайракның авырлыгына, катылыгына хәйран калып, учымда әвәрә китерәм.
Әти пычакларны үзенә бер көйгә җырлатып иги, чарлый, кайрый – мәш
килә. Шулкадәр тәм белән бирелеп эшли, сабыйларча, тел очы иреннәре
арасына кысылып калган. Аннары... пычакларны тезеп куя да бермәл сокланып
карап тора, әллә инде әфсен өреп нидер пышылдый, гүя коралларның эчтә
уянып үрсәләнгән җанын тынычландыра...
Аннары... аелыннан чөйгә эленгән озын каешны сузып тота да пычакның
әле бер ягын, әле икенче ягын әйләндереп, шундый бер җитезлек белән
ышкып-ышкып ала. Ялык-йолык иткән пычак йөзеннән чагылган лампа
яктысы әтинең күзләрендә хәтәр очкыннар булып җемелди. Бу мизгелдә
минем әти – салкын коралның кодрәтен тойган мәҗүси, кыргый җәнлек эзенә
төшкән аучы, иртәгә хәрби сәфәргә кузгаласы яугир... Юк, бу турыда ул үзе
белми-уйламый да, мин дә аны читтән күзәтеп хыялга гына биреләм. Пычак
йөзендә уйнаклап алган ялкын шәүләсендә ата-бабамнарның ерак гасырларда
айкаган кылычындагы елдырым-яшен кайтавазын тойгандай булам. Элеккеге
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
85
дәверләрдә коралны сәнгатьле итеп ясау бер хәл, аны сурәтләгәндә дә никадәр
матурлыкка ирешкәннәр: «Ут елдырым яшен таш – чын булаттан корычы,
аждаһадай сулаган ул кылычның сулышы».
Гаҗәп бит: сулышы... дигәннәр. Чынлап та, мин әтинең тетрәп яткан
саллы пычакларына орынырга куркам, аларның салкын сулышын тойгандай
була идем. Миңа иң ошаганы – әтинең баш бармак бите белән, арфа кылын
чирткән кебек итеп, пычак йөзенең үткенлеген сынавы, аннары пычакларның
кайсын күн, кайсын киндердән эшләнгән кынысына тыгып, яшереп куюы иде.
Бу күренеш инде бүтән мәңге кабатланмас микәнни? Моның белән килешәсе
килми, шуңа күрә үҗәт акылым белән әлеге кадерле чорны алдагыга күчереп,
кабат-кабат алдану рәхәтен кичерәм сыман.
Ярасы төзәлеп, җөе йомылып беткәч, әти сул кулына кияргә дип махсус
бау ясады. Әйбер тотырга иткәндә, шул бауга кыстырып тота. «Ярый әле, баш
бармагым исән, үзе бер бәхет бит ул», дип куя. (Аннан соң да җиде ел эшләде,
табибларга бер дә күренмәде, инвалидлык алмады.)
Язның матур бер көнендә асфальт юлдан, күләгәм белән узышып, велосипедта
авылга кайтым барам. Руль, минем ихтыярга буйсынмыйча, үзеннән-үзе Туйкә
ягына борылды бит. «Нигә?» дип, сорау бирмә, күңел! Беләсең, сизәсең бит. Бар
да әйбәт бу дөньяда, әмма нидер җитми. Күбәләккә күбәләк кушыла, болытка
– болыт, җилгә – җил. Дөньяда бөтен җанлы-җансыз ияләр үзенең парын эзли.
Кызыл галстуклы кызый, нигә син болай әкрен үсәсең? Кайчан соң ул
галстугыңны яшьлек учагыннан өзеп алган ялкын итеп җилгә очырырбыз икән...
Менә ул мәктәпнең яшел чирәмле олы мәйданга тиң ишегалды. Мин килеп
туктауга, тәнәфескә чакырып, таныш кыңгырау тавышы яңгырады. Тәрәзәләр
аша күрәм, класс ишекләре ачылды, бераздан тышкы ишектән дә без былтыр
үз урыныбызга калдырган сигезенче класс малайлары ташып чыкты. Мине
урап алдылар. Китте күрешү, бер-беребезне бүлдереп сөйләшү.
Минем күз карашы тәрәзә ягын сиздермичә генә өтеп ала. Күренерме
– күренмәсме? Әгәр күренми, күрми икән, димәк, үсмәс һәм үсмәячәк тә!
Гасабиланып кысылган йодрыгым үзеннән-үзе языла: әнә бит ул – Фәния үзе!
Тәрәзәдән минем якка карап тора. Сиздермә, күрмәмешкә салыш.
Озын тәнәфес беткәнче ул бер урында басып, шулай карап торды. Димәк...
Дәшмә, сүзләр көчсез монда... Эчтән күңелне бәхет шакый. Нинди капкалар
да тардыр бу бәхеткә. Зәңгәр рамлы тәрәзә уемында тере рәсем – кызыл
галстуклы кызый.
Межа буйлап авылга очып кына кайтам. Ачык зәңгәр күктә уйдык-уйдык
болытлар. Кояш болытлар белән качышлы уйный. Чәчне йомшак кына
җил сыйпап ала. Юл да кәефле, шундый тигез, дыңгылдыкларын, чокыр-
чакырларын каядыр җыештырып куйган.
Кече капканы алгы көпчәк белән бәрдереп кенә ачып, ишегалдына кайтып
керәм, велосипедны чирәмгә яткырып куям да, өйалдына кереп, чиләктән чүмеч
белән чумырып алып, йотлыгып салкын су эчәм. Шулчак әни килеп чыга:
– Чәй эчәргә кер, улым, – ди.
Нинди чәй, ди, күңел ташына салкын су чыжылдап төшә монда.
Җанны кая куярга белмичә, ишегалдын бер итеп, арлы-бирле йөренәм.
Бакчага кереп чыгам. Аякка уралган песине сыйпап алам, ул, рәхәт мырылдап,
дүрт санын дүрт якка таратып, иркенләп үзен сөйдерергә әзерләнә. Юк, минем
вакыт юк, мин киләчәгемә ашкынам. Анда – кызыл галстугын чишеп салып,
кулына тоткан кыз миңа кул болгый. Күңелдә бәхет бөресе ачыла бара, ачыла
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
86
бара, зурая, киерелә, кабара – мин бу шаукымны җанга-тәнгә сыйдыра алмыйм
бит! Рәхәт шашкынлы бу хиснең олылыгы мине тынсыз калдырып, кысып ала
да... кыргый тавыш белән кычкырып, үз-үземнән ыргытылырга теләгәндәй
сикереп куям, йодрыгымны сузып, күк гөмбәзенә бәреп алам. Шул мизгелдә
рәхәт бушану, илаһи бер очкынның таралуын сизәм.
Артымда әнинең тавышы ишетелә. Күзәтеп торган икән:
– Алай итмә, улым. Белмәгән кеше, «җүләр икән бу», дип уйлар. Үзалдыңа
кычкырып, тәккә сикерәләр диме.
Миңа оят булып китә. Дөньяда берүзем генә калган кебек онытылганмын.
Тел төбеннән, эчтән елмаюыннан сизеп торам: битәрләп тә, шикләнеп тә әйтми
әни. «Күңелең саф чакта, тәнең җиңел чакта, баш очындагы бәхетне сикереп
ал, еллар йөге иңеңә басып авырайткач, болай сикерә алмассың. Мондый мәл
бер генә була. Үкенечкә калмасын», дигән ишарә ясагандыр ул...
***
Унынчы класстан соң җәйге каникулда ныклап бер эшләп алырга булдым.
Унберенче класска бу киемнәр белән барып булмас, яңартырга кирәк. Әзме-
күпме тәҗрибәм бар. Бәләкәй чактан ук әтинең тракторына, комбайнына
утырып, бөтен кырларны гизеп чыкканмын. Соңгы елларда, каникул
вакытларында, урак уруда, чәчүдә, тырмалауда «белемне» ныгыттым. ДТ-74
тракторын йөртергә өйрәндем.
Мине сабанчы (прицепщик) итеп иң шәп тракторчы Җәүдәт абыйга
беркеттеләр. Шундый да ипле, сабыр кеше булыр икән. Сөйләшүе дә тыныч-
әкрен, сүзләрне сузып, тел өстендә тәмен суырып тоткан кебек, ашыкмыйча
сөйли. Иң мөһиме – эш рәтен белә. Умырабыз болай булгач акчаны! – дип
эчтән сөенеп куйдым мин.
Бервакыт Чалтаймас кырына, Кара куак дигән шомлы урман янәшәсендәге
кырга күчендек. Сутка куабыз. Көннән – төнгә яисә төннән көндезге сменага
күчкәндә, «сутка куу», ягъни тәүлек буе тоташ эшләргә мәҗбүрсең. Мондый
чакта өйдән ашарга дүрт йомырка, ярты шишара ипи, ике шешә чәй, аның
янына берничә шакмак шикәр аласың.
Төнге сменада кайсы вакытта йоклап алу файдалы икәнен Җәүдәт абый
төшендереп бирде. Иртән сәгать дүрттән алтыга кадәр йокының иң симез чагы
була икән. Нәкъ шул вакытта җелеген суырып калсаң, көне буена башың саф,
күңелең көр була, имеш. Чынлап та шулай икәненә мин саламга төренеп, өскә
күк гөмбәзен ябынып йоклап алгач төшендем.
Кара куак кырына барып җиткәч, ул, тракторын җир башында туктатып,
мине урман янәшәсендәге юлга алып чыкты. Барабыз җәяү. Бер урында юл
чокырга төшеп ала. Нишләптер, нәкъ юл уртасында тирескә әйләнеп беткән
иске печән өеме ята. Кара чүпрәк кисәкләре дә күренә. Җәүдәт абый шул
турыда туктап, башын иеп торды да:
– Бергә укыган идек трактористлыкка, – диде. – Чалтаймас егете иде. Менә
шушында узган ел янып үлде...
Мин шунда гына аңлап алдым. Менә ни өчен юлның бу төшен үлән баскан,
икенче яктанрак юл сапканнар икән бит ...
Кабинасыз гына «Белорусь» тракторында, печән төягән арба тагып, кайтып
килгәндә... тизлеге хәйран булган, ахрысы, чокыр төбеннән күтәрелә башлауга,
тракторы артка чүмәлеп киткән дә, егетне арба белән печән арасына китереп
кыскан. Печәнгә ут капкан. Акырып янып үлгән, бичара.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
87
Миңа бу шулкадәр тәэсир итте, кабат-кабат бу фаҗигане күз алдына китереп,
үз тәнемнән сызылып узган кебек, тетрәнү кичердем.
Тракторны, сабанны көйләп-майлап, яңа җирнең фатихасын алганда, болытлы
август төне өстебезгә убылып кына төште. Шундый караңгы. Кара куакның
төне урманнан ишелеп чыга, шуңа күрә дә шомлы була, диләр иде, дөрес икән.
Менә хәзер безгә кырның бу башыннан теге башына чаклы туп-туры итеп
загон сызарга, ягъни, беренче буразнаны туры итеп салырга кирәк. Соңыннан,
сөреп бетергәндә, кыр итәгендә чөй калмавы шуннан тора.
Фараларын яндырган трактор каршыннан мин, салам күбәсе кочаклап, алга таба
киттем. Егерме адымнар китүгә, фара яктысының көче бетте, кырт киселеп төн
караңгылыгы башланды. Тома караңгылык ягына чыгарга аяклар тартмый гына
бит, иелдем дә ут төрттем күбәгә. Караңгылык алгарак чигенде. Ул арада трактор
кузгалды, минем утлы күбәгә таба үкереп килә. Тиз генә мин арырак китеп, тагын
бер күбәгә ут салдым. Тагын, тагын шулай, бераз атлыйм да караңгылык чигенә
җиткәч, күбәгә ут төртәм. Җитмәсә... янган егет гәүдәсе күз алдымнан чагылып
ала, ул төш якында гына, кара кучкыл урман шәүләсе эргәсендә генә...
Трактор камыллы җиргә тезелеп киткән ут эченнән килә. Утлы күбәләр ике
гусеница арасында, тракторның мазутлы корсагы астында кала бит!
Тракторын туктатып, гусеницага чыгып баскан Җәүдәт абый кычкыра:
– Алгарак китеп як! Тракторны яндырасың бит! – дип, читкә алмыйча һаман
утлы күбәләр өстеннән килә.
Юк, булмый, янасаң да, еласаң да булмый, яктыдан караңгыга чыгарга һич кенә дә
батырлыгым җитми. Үземне ничек мәҗбүр итәргә, ничек чыбыркыларга да белмим.
Җебегән тәре! – дип сүгә-сүгә, елый-елый кибәннәргә туктаусыз ут төртеп барам.
Шулай итеп, кыр башына җитеп аудым. Күз яше аша трактор факелга әйләнгән кебек
күренә. Мин куркып сикереп торам. Юк, исән, исән! Әнә ул, утлы яланны таптап,
еш-еш сулу алган, әсәренгән айгыр кебек, кыр башына җитеп туктады.
Берәү булса, сикереп төшеп, мине әйләндереп җибәрер иде, ә бу – Җәүдәт
абый шул, кабинадан төшеп, артка борылып карады да:
– Күрдеңме, ыжламый да чыкты ут эченнән, – диде. Бүтәннәрнеке кебек
мазутка баткан түшле булса, дөртләп кабына иде бит...
Минем курыкканлыгымны искәрмәскә тырышты, рәхмәт аңа.
Кара куак, төн ишелгән кыр, утлы күбәләр... Сез минем хәтергә гомер буе
очкын салгалап торырсыз, мөгаен...
Август азагында миңа кырык биш сум акча түләделәр. Җәүдәт абыйның да
акчасын кискәннәр. «Син колхоз рәисеннән күбрәк хезмәт хакы алырга тиеш
түгелсең», дигәннәр. Нишләргә була бу акча белән? Миңа бит киенергә кирәк...
Киттем Бөгелмәгә. Кибетләргә керәм – минем акча күләменнән чыгып караганда,
бар да кыйммәт. Илдә химия шаукымы баш калкытып килгән заман бит ул. Имеш,
нефтьтән, газдан бөтен нәрсәне ясап була. Эленеп торган кием-салымнарны карыйм:
шыкырдап торалар, ялтырыйлар, төсләре – гадәттән тыш җете, исемнәре ят: нейлон,
кримплен, джерсилар... Кыйбат булуга карамастан, халык шуларга ташлана.
Барып керәм бәяләре төшерелгән магазинга. Йөз егерме тәңкәлек драп
пәлтә егерме ике сум тора. Килеп тотынам – кулга рәхәт, табигый икәне
сизелеп тора. Киеп карыйм – бераз озынрак. Кыскарттыру – безнең эш. Сугып
кына алдым мин моны. Шул ук кибеттән йон тукымадан тегелгән чалбар, күн
табанлы ботинка һәм ике сум илле тиенгә шакмаклы кепка алдым. Шулай итеп,
кырык биш тәңкәгә баштан-аяк киенеп чыктым мин. Химиядән артта калган,
натуральный әйбер кия бу, дип көлсә көлсеннәр!
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
88
Шулай да... рәнҗүем калды. Тәүлекләр буе тузан эчеп алган акча күз ачып
йомган арада бетте. Автобуста кайтып килгәндә, үзебезнең урман-кырларга
карагач, үпкәләвем тагын да көчәйде: «Бүтән беркайчан да бу кырларга кайтып,
тир түкмәм инде мин, беркайчан да! – дип үз-үземә, тешне кысып, сүз бирдем.
Мине бүтән дөньялар көтә. Анда китеп, бер иркенәйдемме – мин инде монда
кайтып, туган җир читлегенә кабат керә алмам.
Нинди дөньялар көтә – мин аны тоям, сизәм, чамалыйм, әмма күз алдыма
китерә генә алмыйм әлегә...
Шулай итеп, унберенче класска энәдән-җепкә киенеп килдем.
Укулар башланды. Минем сумка елдагыча – коймак калынлыгы гына. Бәлки,
быел ныклап «бишле«гә генә укып күрсәтергәдер? Хыялланма, егетем. Быел да
узган елдагыча булачак. Китапның һәр хәрефен ятлап алган белемнең ябагасы
бик тиз коела. Син һәр фәннең ныклы үзәген тешләп өзеп ал. Син – уртача
укучы. Әнә бит, быел да, расписание тирәсеннән чирканып узып киттең.
Чөнки син дәрестән чыгарга звонок булгач кына, алдагы дәреснең нинди
буласын күршеңнән сорыйсың. Сиңа шулай, секунды җиткәч кенә, белү
кызык. Берничә минут эчендә, башыңда давыл кубарып, миеңдәге сырларны
кыймылдатып аласың. Узган дәрестә сөйләгәннәрне (тарих, әдәбият, җәмгыять
фәне кебекләр), һәр фикере, тавыш тембры, нәрсәгә басым ясап әйтүләренә кадәр
хәтереңә уелып калган була. Шуңа күрә, дәреслеккә йөгертеп карап алу җитә.
Ә инде алгебра, физика, химия кебек каһәрле мәсьәлә чишүгә корылганнары...
Марат аларны өендә «хәл итеп» килгән була, сиңа күчереп аласы гына кала.
Шулай...
Укулар бара. Әдәби китапларны бер-бер артлы «эчеп» кенә торам. Каядыр
алгысыну җанга һич тынгы бирми. Әллә нинди, томанлы фикерләр күңел
ишекләрен кага, кайсы ишекне ачып, аларны ничек азат итәргә белмим. Их,
янда бер акыл иясе булсын иде дә ачып җибәрсен иде томан пәрдәләрен.
Туйкә мәктәбендә сигезенчене тәмамлар алдыннан Рафика апа, безне
җыеп, «кем киләчәктә кем була?» дигән сөйләшү оештырган иде. Минем хакта
ул: «Киләчәктә ачышлар ясаячак», – диде. Без, әлбәттә, көлешеп куйдык. Ә
укытучыбыз бу сүзе белән минем уй-гамемә, тын гына пыскып яткан кисәү
салды. Вакыт-вакыт ул кисәү эчендә йокымсыраган ут, кабынып ала, мине
алгысыта, җылыта, төшенкелеккә бирелгәндә, күләгә төшкән күңелемне, нәни
генә өмет уты сирпеп, яктырта иде... Әйе, белмәвен белмәгәннәр – һәрчак алга
чыгарга, ә белмәвен белгәннәр белемгә омтыла...
Декабрьнең хәтергә ак карлар ияртеп керәсе сигезенче көне. Авылга төрле
тарафтан ялга кайтып, клубта җыелыштык.
Күкнең кайсы катларыннан ният кылынды микән безне кара-каршы
китерергә? Көтмәгәндә, Фәния белән йөзгә-йөз очраштык. Сүзсез карашып
торабыз. Хисләрен сиздермәү табигыйлеге аңа тумыштан бирелгәнлеген
мин бит әле белмим, «Кайчан үсәсең инде?», «Пионер галстугыңны кайчан
саласың?» дигән сүзләр белән, элеккечә шаярта да алмыйм. Аның тугызынчы
класска, Азнакайның рус мәктәбенә укырга керүен ишеткән идем. Каядыр,
бүтән дөньяларга китәргә хыяллана ахрысы, мин аның белән янәшә баралмам,
юкка өметеңне сузма, дигән бер икеләнү-кисәтү дә мине чарасыз калдырган иде.
Каядыр, үзем генә белгән күңел утравында матур бер үкенеч булып, сызылып
калыр сыман иде. Менә бит, бүген ул җиргә төшкән! Бер җепкә тезелеп, карлар
яуган тын төндә ул минем каршыга, мин аның каршына килеп тукталганбыз.
– Исәнме, – дигән гади сүз дә гади түгел бу очракта. Ул елмая. Зур кара
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
89
күзләрендә тыенкы очкын кабынам дигәндә, куе керфекләр күләгәсе аны
яшереп өлгерә. Билгесезлек сүрүе эчендә нинди җан тибә, нинди сер яшеренә,
нинди тойгылар талпына – моны миңа ачарга язганмы?
Клубка кергәч, мин аны танцыга чакырам. Ул, уңайсызланып, елмая:
– Аягымда киез итек бит, – ди.
– Мин дә тиз генә киез итек киеп килимме соң, икебез дә бертөсле булабыз,–
дим. Елмая. Минем «прощай молодость» дигән ботинкаларга карап ала.
Их, өзделәр бит әле ялгана башлаган язмыш җебен. Өлкәннәр әйтмешли,
«әргәнче» уйнап арган икән, хромканы минем кулга китереп тоттырдылар.
Кызышып бию башланды.
Бармаклар уйный, күзләр үткенләнә, акыл уяу. Күрәм, моңарчы барлыгы
гына билгеле булган яңа кош төштемени арабызга – сынап, чукып карыйлар
– малайлар әле берсе, әле икенчесе Фәниянең янәшәсенә утырып, сүз катып,
ешынып ала. Ә ул тыныч, ипле генә аларны сүз белән «этеп» куя шикелле.
Кайтыр якка чыккач, бер төркем булып оешабыз. Бүген Зөфәрләрдә аулагөй
бит әле.
Фәния аулагөй дигән сүздән аптырап, бу нинди искелек калдыгы дигән
сыман, куркып кала.
– Юк, мин бармыйм! – дип, ишетергә дә теләми.
Култыклап алам. Менә хәзер, киреләнеп, мине калдырып китсә... ихтыяр
көчен җуйган бер мәмкә булам да калам.
– Хәзерге аулагөй бик гади бит ул, өлкәннәр сөйләгәнчә түгел. Әти-әнисе
кунакка киткәч, йә малае, йә кызы өйдә хуҗа булып кала. Алар үзләренең
дус-ишләрен чакыралар. Анда төрле уеннар уйныйлар. Бәлеш пешерәләр, чәй
эчәләр. Менә шул. Бик гади бит.
«Теләгән парлар куна кала», дисәм, харап итә идем. Бик гади чишелешне
шәрехләп биргәч, Фәния карышмый башлады. Үзе дә сизмичә безгә иярде.
Иярмәсә, үзен бала-чагага санарлар дип тә шикләнде бугай.
Аулагөйда бер-ике сәгать утырганнан соң, Фәния колагыма пышылдады:
– Китик, уникедән дә соңга калсам, әни үтерә, – диде. Беренче тапкыр
чирканчык ала бит әле, ничек кыстыйм. «Китик» дигән сүзе колакта
кытыкланып калды. Ул бу сүзне мондагы теләсә кайсыбызга әйтә ала иде бит.
Бу очракта миңа, миңа гына төбәп әйтте бит ул аны.
Чыксак, дөнья үзгәргән. Кар туктаган. Болытлардан чишенгән күк йөзендә
түгелеп калган йолдызлар чекердәшә.
Күңел бии. Әллә нинди купшы сүзләр эзләп үрсәләнә дә гап-гади сүзгә
килеп абына. Үзеңнән акыллырак, үзеңнән матуррак, үзеңнән батыррак
күренәсе килүнең тәүге адымнары.
– Кайчан үсеп җитәсең инде, дигән сүзең гел колак төбендә яңгырап торды.
Төшкә шулай керә идең. «Юк, үсмим, гел шушы килеш калам!» дип үзсүзләнәм.
Ә син көләсең генә. «Мин әйткәч, үсәсең инде син, артка юл юк», – дисең.
– Үсеп җиткәнемне каян белермен, – дим. – Аны мин генә әйтә алам, – дисең.
– Сизми дә кала яздым бит, әз генә соңласам, башкалар эләктерә иде үзеңне.
– Рус мәктәбендә укый башлагач, бүтән планетага эләккән кебек йөрдем.
Укырга авыр. Ташлап китәргәме дигән чакларым да булды. Сентябрьдән бирле
ябылып укыдым да укыдым. – Күп нәрсәдән куып җитәргә кирәк иде.
– Бөтенләйгә югалдың дип уйлаган идем инде.
Кар салкыныннан кул кызыша. Фәниянең бияләен салдырып кулын тотам.
Рәхәт салкын. Кулы учыма кереп йомыла, эри, югала, кан тибешенә күчә.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
90
Кулга кул тотышкач, икебезне бер итеп уйлап барам түгелме... Тәүге
янәшәлек кенә бит әле бу. Бәлки аның сайлаганы бүтәндер?.. Бүген аулагөйдә
бит әнә, йөзек салыш уенында, Ирек тә гел аның янына тартылды, күзендә
тояклар уйнатып алды. Бер арада мине алгы якка алып чыгып, юеш ирене
арасыннан көнләшүле тынын өреп: «Аны син озатасыңмы?», – диде.
Мин күреп алгач кына, күзең ачылды бит, егетем. Моңынчы кайда идең? Аларның
үзәк урамда калкып торган йорты турыннан үтеп-сүтеп йөргәндә, бер дә бәхетең
абындырмадымыни! Бу сүзләрне тишмичә, уемда гына калдырдым, әлбәттә.
Сайлаганы бүтәндәдер, дигән буламмы, юк, егетем, ирәеп, кыланып кына
барган буласың бит, бүтәндә була алмый бу төндә!
– Сиңа минем дус кызым гашыйк бит. Аның күзенә ничек күренермен.
– Кем ул?
– Син аны бер аулагөйдә туры килгәч үпкәнсең бит...
Мин көлеп куйдым. Яшәү кануны буенча, хәзер аклана башларга, юк, күргәнем
дә юк, дияргә тиешмен бит инде. Фәния дә әнә беренче ялганымны көтә.
– Ничек була микән, үбешү дип кенә... Сине күз алдымда тотып.
Фәниянең йөзенә рәнҗү төсмере чыкты. Әмма ул үзен тиз кулга алды.
Бүген генә, әле генә безнең эзләребез бергә килде. Алда безне моңарчы
күрелмәгән таҗлары ачыласы киләчәк көтә, нигә аны безгә кадәрге төннәр
белән күләгәләргә...
Авыл үзәгенә, Фәнияләр өе турына кайтып җиттек. Кече капканың гадәттән
тыш юан баганасы күләгәсендә торабыз. Күктә чалкан яткан урак ай да
күренде. Авылның күпме гашыйкларына шушындый ялгыз ай, шушындый
капка баганасы сиздерми генә көч биреп, ышыклаган, кавыштыргандыр, һәм
сер иясе булып калгандыр.
«Фәния...» дип пышылдыйм, бу исем уелып йөрәккә языла. Кысып
кочаклыйм. Бераз ятсынган, бераз куркынган иреннәрдә самими дәрт тетрәп
ала. Төнге күзләр йомыла. Кинәт ул мине читкә этәрә, кыенсынып йөзен читкә
бора. Аркасы белән миңа сыена.
Минем бар җиһанга хәбәр саласым килә:
– Минемчә бит бу дөнья, мин уйлаганча!
Безнең мәхәббәт беркемнекенә охшамаганча булачак. Без беркемне дә
кабатламаячакбыз!
Кайчандыр мәктәп тәрәзәсеннән миңа карап торган кызыл галстуклы кызый,
ниһаять, син мине куып җиттең, менә без – янәшә, шәүләбез дә уртак. Чигенегез,
өйләр, киңәегез, урамнар! Безгә ике шаһит җитә: капка баганасы, урак Ай...
Хушлашыр алдыннан, Фәния кесәсеннән кәгазьгә төрелгән әйбер чыгарып,
учыма салды.
– Мә, теләсәң нишләт, – диде.
– Сүтеп карыйм: таслап төрелгән кызыл галстук! Йөземә тигереп, иснәп
карыйм: аның миңа кадәрге чоры, самими еллар исе килә.
– Яндырыйкмы әллә?
Юк, галстук үзе дә учак ялкыныннан яралган. Ошый иде ул миңа, муенны
җылытып торган өчен генә түгел. Ябылып, укып яткан мәктәп баласының ак
чыраен да нурландыра иде бит ул.
– Әйдә, икегә бүләбез. Яртысы – синдә, яртысы – миндә саклансын.
Үткен пәкемне чыгарам. Капка баганасына җәеп куеп, галстукны икегә бүләбез.
Икенче көнне мин, уянып, бәхетле хисне тәнгә, җанга, уема сыйдыра
алмыйча, баскычка чыгып, карлы таңга сикердем.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
91
Гаҗәп, мин яңадан туганмын түгелме! Мин хәзер ялгыз түгел. Уйлансам,
уемда – янәшә, җырласам, җырымда – янәшә, күктә, җирдә, төшемдә, өнемдә
якыннан-якын кешем бар. Язмыш тәлинкәсендә нинди тигезлек. Эчке
дөньямның гүя мөкәммәл түгәрәккә әверелүен сизәм. Моңа кадәр минем хисси
күңелем ятим булган, нидер мине читләтеп узган. Ялгыз булганмын. Бөтенләй
яңа, күрелмәгән халәт минем барлыгымны били; икенче ярымшарымны күпме
эзләгәнмен, юксынганмын, көткәнмен ич мин. Хәзер менә һәр уй-фигылем,
һәр кылганым икегә төрләнеп, бер бөтен булачак.
Күтәрә алырмынмы бу икең бер булу могҗизасын?! Үземне ипле кысаларга
кертеп, тыйнак күренер өчен генә көчемне сарыф итә алу – холкыма ят!
Күңелдән бәреп чыккан хисне акыл белән куша алмыйча, үз мин-минлегемнең
тоткыны булып калырмын да, үкенечле язмышка юлыкмаммы?
Күпме сораулар, еллар боҗрасына кушылып, йөрәкне чорнаячак әле...
***
Безнең күңел сәгате ун ел укуга көйләнгән иде бит. Мәскәүдә утырган кайсы
түрәнең юка башына килде икән унберенче классны койрык итеп тагып кую! Янәсе,
һөнәргә өйрәтеп чыгаралар. Ә сайлау мөмкинлеге юк. «Киң профильле механизатор»
таныклыгын җиде классны бетерер-бетермәсләр дә алып чыга. Син миңа ун класска
тиң һөнәрне тәкъдим ит! Юкмы? Алай булгач, бер ел гомер заяга узды дигән сүз.
Безнең тракторчылар группасына тегүче һөнәрен алырга теләмәгән берничә
кыз да язылды. Арада – «Б» классыннан, мәктәпнең комсоргы – Роза Зәйнуллина
(киләчәктә Туфитуллова фамилиясе белән танылган журналист булыр) да бар.
Без төп бинадан читтәрәк, махсус әзерләнгән класста укыйбыз. Парталар
рәте уртада. Ян-якта, артта өелгән тимер-томырның исәбе юк. Моторлар, төрле
валлар, подшипниклар – ни генә юк анда.
Безне РТСтан килгән инженер укыта. Кыска буйлы. Кечкенә башы, муенны
көтеп тормыйча, җилкәдән генә бәреп чыккан. Шуңа күрә ул як-якка яисә артка
караганда, бөтен корпусы белән борыла. Без аңа Чәкүшкә дип исем куштык.
Күренеп тора, үзе әйбәт, юаш кеше, әмма аңа укытучы сәләте бирелмәгән.
Ә болай үзе техниканы яхшы белә, аңлатуын тәмләткечләр белән кашыкка
салып бирә генә белми.
Бервакыт мин моны кызык итәргә булдым. Тәнәфестә бер-ике тимерне
парта астына алып куйдым. Дәрес башланып, Чәкүшкә класска арты белән
торып тактага нидер яза башлагач, тимерне алдым да артка томырдым. Китте
дөбердәү, китте күкрәү... өемдәге тимерләр гүя бер-берсе белән котырып
сугыша, үзара тибешә башлады.
Чәкүшкә, борылып, классны күзе белән эчеп чыкты да, колак тондыргыч
тавыш тынуга:
– Кем?! – диде.
Тып-тын. Берәү дә дәшми. Чәкүшкә яңадан тактага акбур белән яза
башлады. Мин икенче тимерне парта астыннан алып, артка селтәп ыргыттым.
Инде бер мәртәбә уянган тимер өеме тагын да дуамалрак дөберди, чаң суга
башлады – мәхшәр.
Чәкүшкә тагын борылды да, сабыр гына:
– Кем?! – диде.
Тып-тын. Берәү дә дәшми. Мин дә берни булмагандай самими кыяфәт
чыгарып утырам. Кызлар да дәшми. Хәер, кызлар алгы партада утыра, кем
тавыш чыгарганны белмәүләре дә табигый.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
92
Икенче атнада тагын шулай, дәрес алдыннан ике тимерне парта астына
яшердем.
Чәкүшкә класска керде. Төрле плакатлар элде. Тактага борылып, ниндидер
формулалар яза башлады.
Мин бер тимерне алып, арттагы өемнең куе җиренә ыргыттым да дәфтәремә
иелдем. Артта дөбердәп тимер туе башланды. Малайларның авыз ерылды.
Кызлар җитди кыяфәт белән, бу шуклыкны өнәмичә, теләктәшлек белдереп,
Чәкүшкәгә төбәлделәр.
Бу юлы Чәкүшкә борылды да:
– Га-ли-ев, бас. Икенче дәрескә директор белән бергә керерсез, – диде. Мин
сумкамны алып чыгып киттем. Моңынчы бер дә сугылмаганны, уку соңында
гына Хәмзин кабинетына кереп булмас, дип кайту ягына борылдым.
Уйланып барам: димәк, кемдер саткан, алдан әйтеп куйган. Бу – баласы
гына, киләчәктә олы сатуларга юлыгасымны мин ул чакта белми идем әле...
Комбинезоннар киеп, бер ай буена РТС цехларында эшләдек. Мотор цехы, җыю
цехы, ремонтлау цехы... Һәрберсе озын, иркен, мазут, солярка исе җир идәннәргә
кадәр сеңгән. Беләктән майга батып, төрле детальләрне юабыз, чистартабыз,
сүтәбез, җыябыз – цехлар гөр килеп тора. Кызлар да безнең белән беррәттән,
калышасылары килми, үзләренә ниндидер ташлама ясауны да таләп итмиләр.
Беркөнне мин Розаның җитдилек битлеген салдырып карарга булдым. Бит
очларын чокырайтып, иреннәрен чама белән генә терелтеп елмайганда, ул
гаҗәп нурланып, чибәрләнеп китә, әмма сирәк елмая, комсорг кырыс булырга
тиеш дигән максат куйганмы үзалдына – белмәссең.
Роза Зәйнуллина бөтен мәктәпнең күз уңында; югары класслар өчен
кызыклы чаралар үткәрүдә башлап, ясканып йөри иде. Шундыйлардан
Советлар Союзы герое Михаил Девятаев белән очрашу истә калган. Ул безгә
әсирлектән бер төркем иптәшләре белән нимес самолётында качуларын
мавыктыргыч итеп сөйләде.
– Сез алып чыккан самолёт хәзер кайда? – дип сорау биргәч, Девятаев
елмаеп куйды да:
– Сезнең ашханәдәге калаклар, бәлки, шуннан ясалгандыр, – диде.
Икенче вакыт Роза Зәйнуллина, Казаннан нефть районнарын күрергә дип
чыккан шагыйрьләр – Хәсән Туфан белән Сибгат Хәкимне чакырып, мәктәп
укучылары алдында гомердә истә калырлык очрашу кичәсе оештырды.
Шундый кешеләр белән янәшә йөр дә җитди булмый кара. Бәлки, ул
якыннан аралашканда, олыларча тотышын онытып, үз табигыйлегенә кайтып
төшәдер дә чибәр, гади, мөлаем туташ булып каладыр.
«Б» классында бергә укып, шәһәр ягында да бер тирәдә яшәгәнлектән, Фаварис
дустым аның белән күбрәк аралаша. Бергә укырга киләләр, бергә кайталар.
Фаварис берчакны Розаның редакция каршында оешкан әдәби түгәрәккә
йөрүен, киләчәктә язучы булырга хыялланганын сер итеп кенә әйтте. Мин аның
бу сүзен ишеттем дә, ишетмәдем дә, аптырадым да, аптырамадым да шикелле.
Китап язучы – шагыйрь ул гадәти кеше сыйфатларыннан өстен биеклектә
торучы сирәк туа торган зат булып тоела иде миңа. Юк, бу бер хатадыр, ялгыш
ишеткәнмендер, безнең белән бер мәктәптә укып йөр дә язучы бул, имеш...
Моны акылыма сыйдыра алмыйча, дустымның бу серен игътибарымнан читкә
тибәрдем бугай ул чакта. Өч-дүрт сүзне кулга-кул тотыштырып, рәтле җөмлә
төзи алмаган башым белән бу хакта уйлау да оят иде миңа...
Мотор цехында исә шаярту уе үзеннән-үзе килде.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
93
Нишлим соң, кайчакларда шаяртырга яратам. Киек-җәнлекләр, кошлар,
хәтта нәни бөҗәкләр дә, тамагы туйгач, кәефе шәп чакта, бер шаяртып алалар
бит. Бу – Ходай Тәгаләнең терек җаннарга күңелсезлекне җиңәр өчен бирелгән
уенчак сыйфаттыр, мөгаен.
Ул көнне мотор цехында шаярту болайрак килеп чыкты. Җиргә яртылаш
күмелеп яткан бер сырлы тәгәрмәчне табып алып, чистартып, тутыгын
сөрткәндәй иттем дә, арабыздагы эчке хөсетен сиздерми торган, иң тыйнак
саналган Иреккә тоттырдым.
– Розага бир әле шуны. Әнә, цех башындагы үзебезнең мастерны күрәсеңме,
ул сорады, илтеп бир, диген.
Ирегем, карусыз гына, теге сырлы тәгәрмәчне Розаның кулына тоттырды.
Һәрнәрсәне әллә ничә тармаклы итеп, кат-кат уйлап эшли торган кешеләр,
кайчакта, бик беркатлыланып, юкка да ышаналар. Роза белән дә шулай булды.
Китте бит бу, нык адымнар белән, цех уртасыннан бара бит, әй!
Барып җитте, теге нәрсәне мастерга сузды... Ишетеп торабыз, мастер:
– Нәрсәгә бу миңа! – дип, шаркылдап көлде дә искереп беткән тәгәрмәчне
җиргә ыргытты. Розабыз кырт борылды, килә, минсиңайтим, тәвәккәл
адымнар белән килә, безнең төркемгә якынлаша бу... Мин алгы рәттән, бик
каударланмыйча, сак кына арткарак чигендем.
Килеп җитте дә Розабыз, Ирекнең яңагына чатнатып сукты, аннары кырт
борылып китеп барды.
– Вәт комиссар бу, ичмасам! – дип куйды кемебездер. Ирек бурлат кебек
кызарып чыкты. Ул кызыллык битендәге каратут сипкелләре арасында бер
суынып, бер кызышып, кичкә кадәр адашып йөрде.
Яз көне кырга чыгып, трактор йөртү (езда) буенча имтихан биргәндә
каршылык килеп чыкты. Инструктор беребез йөртеп килгәннән соң, тракторны
сүндерә, икенчең яңабаштан кабызырга тиеш була. Ә ДТ-74 тракторы кадими
алым белән кабызыла: пускач шкивын, бер очы төенләнгән каеш бауны кисәк
тартып әйләндерергә кирәк... Миңа бу электән үк ошамый, чиркандыра иде.
Минем чират җиткәч тә инструктор тракторны сүндерде дә, яңадан кабызырга
пускачка беркетәсе бөлдеркәле каеш бауны миңа сузды. Мин бауны җиргә
ташлап, моторны кабызудан баш тарттым.
– Без ракеталар очырган чорда яшибез. Хәзерге тракторлар кнопкага басуга
кабынырга тиеш!
– Кабызырсың, нибуч, аттестат аласың килсә!
– Кабызмыйм! – дип, кыр буйлап китеп барам, инструктор куып җитеп,
җиңемнән тартып туктатты:
– Шушы юк нәрсә аркасында унбер ел укыганыңны харап итәсең бит!
Шул мәлдә, әтиләрнең кайчандыр җилдә, бозлы яңгырлар астында бернинди
кабинасы булмаган, тупас тимердән генә торган, аңгыра трактор йөртүләре,
кеше чыдамаслык шартларга түзеп, аларның бер карусыз изелү, мәсхәрә
ителүләре күз алдымнан сызылып үтте.
Алар өчен ачынып, йодрыкны кысып, гасабиланып кычкырам:
– Кнопкага баскач, кабынырга тиеш!
Инструктор минем кызып китүне үзенчә юрап, чигенә башлады, кул селтәп,
каеш бауны иелеп алды да, үзе кабызырга ниятләп, пускачка урый башлады.
Кабынды. Киттек кузгалып. Күпме йөрткәнем бар минем бу «ДыТы«ны,
көндезләрен дә, төннәрен дә. Мотор тавышының үзенә генә хас көе, дерелдәве,
хәтер юшкыннарын коеп бара... Инструкторның «туктарга», «чигенергә»,
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
94
«борылырга» дигән командаларын төгәл үтәп, кузгалып киткән эзебезгә кайтып
туктагач, ул: «Үзсүзле икәнсең, миңа охшагансың», – дип «биш«ле куйды.
Берничә айдан соң районга куе сары төстәге бөтенләй үзгә төрдәге ДТ-75
тракторлары күпләп кайтты, кнопка белән кабына торганы, яңалары...
Хуш, мәктәп!
Ниһаять, мәҗбүри белем богауларын салып ташлап, иреккә чыгабыз. Унбер
ел әйләнешендәге кырык дүрт фасыл... үтеп тә киттеме?
Хуш, мәктәп! Сагынмам ахры мин сине. Сизәм бит, борынгы диварларыңны
җимерерләр, безнең кул тигән ишек тоткалары булмас инде, без баккан
тәрәзәләр дә күзләрен йомар. Кече капка төбендә һәр көнне каршылап-озатып
калучы карт тупыл да, Хозыр Ильяс кебек, еллар аръягына китеп барыр...
Хәтерне үпкәләтеп, бар да үзгәрер, яңадан корылыр... Менә шуңа сагына
алмам мин сине.
Салиха түти минем хакта әтигә болай дигән:
– Кеше чыкмас моннан. Өч ел буена сумкасын бер дә ачып карамады. Гел
кирәксез китаплар гына укып ятты...
Юк, алай гына бирешмәм әле, күңелемдә мин ауганда да аумый торган
манара горурлыгы йөртәм. Ул манара нигезендә – сездән күбрәкне күрәм,
сездән күбрәкне беләм, дигән ышаныч ташы ята.
Тик менә... алай җиңел генә бирелми икән шул әле иреккә чыгу, мин авылда
гомерлек коллыкка беркетелгәнмен ләбаса. «Паспорт» дигән хикмәт ат дигән
хайваннарга гына җиңел бирелә, унсигезе тулган егеткә тәтеми икән бит.
Укырга керәм дип бу бәйдән ычкынсаң гына. Ә минем укудан ял итеп, бераз
өс-башны карыйсым, кесәмдә акча кыштырдавын тоясым килә.
«Нишләргә?» дигән сорауны төрләндереп, хокуксыз йөргән бер мәлдә,
кемдер миңа киңәш итте: «Паспорт алу өчен генә булса, Уфага бар, ике генә
имтихан бирәсең дә...» дип, техникум исемен әйтте. Шул көнне үк УАДТ
(Уфимский автодорожный техникум)га хат юлладым. Озакка сузсам, тирәмдә
бригадирлар, эшкә чакырып, кашына башлаячак.
Алтынчы августка чакыру килде.
Киттем. Беренче тапкыр поездга утыру... Таулы-өркәчле Өфө калаһын
күрү – дулкынландыргыч минутлар иде. Поездан төшеп, сораштым да кирәкле
трамвайга утырдым. Итәген уңны-суллы болгап, шакы-шокы бик озак теркелди
бу, шулкадәр озак бара микәнни, ике тукталыш узгач, җиткәндер дип, төшеп
калдым. Сорашам, «әле ерак, барасы да барасы», диләр. Икенче трамвайга
утыргач, өч тукталыштан соң, түземем бетеп, төшеп калдым. Баксаң, алда
тагын ярты сәгатьлек юл икән.
Документларны тапшыргач, ындыр табагы чаклы, түгәрәк, зур бер палатка
эчендә, шәрә карават пружиналарын пинжәккә батырып, утыз-кырык егет
ятабыз. Җитмәсә, имтиханнардан соң, техникум бинасын ремонтлау өчен, безне
тоткарларга ниятлиләр икән. Бердәнбер костюмымны акшарга батырыргамы...
Имтиханы да – математика. Монда бит партадашым Марат мәсьәлә чишәргә
көтеп тормый. Ул каядыр хәрби училищеда имтихан биреп ята.
Кыскасы, ата-ана куеныннан ерак китмәгән малайга монда берни дә
ошамады, «төкерим паспортына, берәр җае чыгар әле» дип, кайтырга
кузгалдым. Әлбәттә, документны бирми йөдәттеләр, унберне бетергәннәр
аерым чутта йөри икән монда.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
95
Кайтып төштем. Беркемгә берни аңлатмыйм. Әллә нинди эш кырган сыман,
серле генә йөрим. Юк, мин болай тапталып калмам, нидер булыр, нидер булыр
да мине бу билгесезлектән йолып алыр кебек... Ә барыбер чарасызлык эчтән
кыршый, кәефемә көя төшерә.
Зөфәр белән печәнлектә ятабыз. Ул «Москвич«та колхоз рәисе Әхмәтшин
абыйны йөртә. Бүген аның ял көне икән, машинасы көйсезләнгән, «запчасть
эзлиләр», ди.
Ә минем телдә бер кайгы – ничекләр итеп паспорт юнәтү зары. Зөфәр үзенең
Әхмәтшин абыйга паспорт сорап керүен сөйли:
– Кабинетына кердем, шофёрлыкка таныклык алып кайттым, дим. Котлыйм,
якынрак кил, дип, таныклыкны алып карады. Паспорт кирәк иде, Әхмәтшин
абый, дим. Урындыгыннан торып басты да чалбар каешын чиште, аннары
ширинка сәдәфләрен ычкындыра башлады, – нишләргә уйлый бу? – дип,
тынсыз калдым. – Кулына карандаш алды да: «Менә, шушы карандашка ике
мәртәбә урап карыйм, өченчегә калса, паспорт – синеке!» – диде. Аңладым,
Әхмәтшин абый, дип ишеккә таба чигенә башлагач, туктатты да: «Яңа
«Москвич» кайта, утырырга теләгең юкмы?» – диде. Кемне йөртергә? – дим.
«Төшереп калдырмасаң, мине инде», – ди. Менә шулай. Эттән сөяк алып була,
Әхмәтшиннан паспорт ала алмыйсың.
Печән исенә изрәп ята торгач, Зөфәр йоклап китте. Минем дә күз кабаклары
йомылмакчы була, әмма эчке гамь-исәп таралырга ирек бирми. Кинәт... каяндыр
ишелеп төшкән кебек, башыма бер уй килә, тиз генә печәнлектән төшеп, өйгә
керәм, Уфа техникумыннан килгән чакыру кәгазен кулга алам. Озын гына
кәгазь бите. Аста мөһере дә бар. Имтиханга керер алдыннан фәлән...төгән...
дигән урынын кисеп төшерәм дә... Аны кайчы белән түгел, ә үткен пычак
белән, линейка куеп, кисәргә кирәк.
Минем үтә дә кара төстә майлы итеп яза торган сәер карандашым бар.
Шәмәхә кара белән язылган сүзләрне өстеннән катлап чыгам да... алтынчы
дигән санны «егерме алты«га төзәтәм. Шулай итеп, «егерме алтынчы августка
килергә» дигән кыска гына язу торып кала. Почта мөһере сугылган конверты
да бар. Мөһердәге вак саннарны үткен лезвие белән кисеп, үзгәртәм. Менә
бит – Филькина грамота әзер!
Моны ничек, җай табып, Әхмәтшин абыйга күрсәтергә? Нәрсә сондың
миңа, дип кычкырып, мыскыллап ташламасмы? Аның бит шул мыскыллы көлә
белүе, җор-үткен сүзгә осталыгы өчен халык ярата. Кырда бөгелеп чүп утаучы
хатыннар аның өчен «күт белән йолдыз үбүчеләр», тиргә батып, юан аягын-аякка
ышкытып йөрүче мул гәүдәлеләр – «аяклы әбрәкәй», ябыклары – «ядәч сөяге».
Тарантаслы чордан ук ул бик пөхтә киенеп йөри: кара костюм, ак күлмәк,
һәрчак галстук таккан булыр. Озын буйлы, чибәр.
Алтмышынчы еллар башында авылда иптәшләр суды дигән шаукым
кузгалды. Кемнең кемлегенә карамыйлар, тоталар да судка бирәләр. Гел
кәнсәләр тирәсендә йөргән электрик Миргазыян абый судья итеп билгеләнгәч,
авылның йөзек кашына әйләнде.
Пеләш башлы, күгәрчен йоткан кебек кенә тыгыз корсаклы, шәп костюм
киеп, култык астына күн папка да кыстыргач, башкала түрәләренә биргесез
чын судья булды да куйды. «Шакиров» дип кенә йөртәләр үзен.
Иптәшләр суды тын гына йөргән халыкны кузгатып җибәрде. Концерт-
театрларың бер кырыйда торсын. Клуб шыгрым. Берсе өстенә берсе басып
торалар. Әллә кайлардан, Урал-Себерләрдән, хәтта Сахалиннан күз күрмәгән
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
96
кешеләргә кадәр ишетеп кайткан. Хәтта, кабереннән торып, зираттан
төшүчеләр дә булды бугай...
Башта парторг Хәбибуллин абыйны судка бирделәр. Медпунктта эшләүче,
чибәр генә Рәхимә апа белән күргәннәр, имеш. Кайный халык, һәммәсе сүз
сорый, сүз ала. Үз акылыңны күрсәтеп калырга нинди иркенлек. Шунда
Әхмәтшин абый чыгып, парторгны яклап бер генә җөмлә әйтте: «Ана эт
сорамаса, ата эт атланмас».
Икенче судка амбар мөдире Вагыйз абыйны тарттылар. Кибет янәшәсендә
торучы Нәфисә апаны «Пырасковия» дип мыскыл иткән икән... «Кайчан күргән
ул минем пырасковия булганны?» дип и ярсыды теге. Халык та моңарчы хөрмәт
итеп йөргән Вагыйз абзыйны (безнең яшьти Абрекның әтисе) хатын-кызга
әшәке сүз әйткәне өчен өзгәләп ташларга әзер иде. Инде бетте Вагыйз абзый,
тапталды дигәндә... соңгы сүзне үзе алып, трибунага чыкты.
– Җәмәгать, – диде ул тыныч кына. Трибуна өстенә Чехов, Горький, Толстой
кебек рус язучыларының китапларын тезеп куйды. Кәгазь кыстырган битләрен,
чулак кул бармагы белән ачып укый башлады:
– Менә бусында «Прасковья Фёдоровна» дигән исем кырык тугыз мәртәбә
кабатлана. Менә бусында Прасковья Филимоновна нинди чибәр хатын, аны
күргәч, ирләр тәкатьсез кала. Ә бусында – Прасковья Степановна нинди эшчән
кыз, татардан бер дә ким түгел! Болар бит мәшһүр язучылар тарафыннан
калын-калын китапларга кертелгән исемнәр. Мин бит безнең Нәфисәне дә
чибәр, эшчән булганы өчен шуларга тиңләп, сокланып әйткән идем, җәмәгать!
Бая гына кызышып ярсыган халыкның шул мәлдә башы иелде. Вагыйз
абзыйның бер гаебе юк икән ләбаса. Нәфисә апа, «кичерегез мин наданны»,
дип, сытылып, җылап җибәрде.
Акладылар Вагыйз абзыйны. Соңыннан ишетелде: аны Әхмәтшин абый
шулай дип әйтергә котыртып куйган икән...
Ферма мөдире Шаһәдәт абзыйны да судка тарттылар. Фермада үз кул
астында эшли торган, унсигезе тулып җитмәгән, Сәлимә дигән кызның башын
әйләндереп йөргән, йөреп кенә калмаган, ыштиен суыткан, имеш.
Зал котыра, Шаһәдәт абзыйны салып таптарга әзерләр. Ирләрнең күзе
иләсләнгән. Мул күкрәкле яшь кыз судьяның сорауларына башын иеп кенә җавап
бирә. Мондый чакта шаһитлар калыкмый буламыни. Җәйләүдә, төш вакытында
да урманга кереп китәләр иде, кичләрен инде әйткән дә юк, диләр. Шаһәдәт
абзыйның сары песнәккә охшаган хатыны чәпчи генә, үз-үзен ыргытып ярсый,
имеш, салам эскерте астында яткан чакларында фонарь белән барып тоткан.
Иң соңыннан Шаһәдәт абзый сүз алды. Кесәсеннән ниндидер кәгазь чыгарды да:
– Менә, иптәшләр, справка, вырачлар кул куйган, пичәте басылган. Бу язу
– Сәлимәнең саф кыз булуы хакында, – диде.
Зал «аһ» итеп калды. «Шәдәйне беләбез, хатын-кызны ул болай гына
калдырмый!» дигән сүзләр яңгырады. Халыкның тынганын көтеп торды да,
Шаһәдәт абзый иң мөһим сүзен залга ташлады:
– Иптәшләр, чын йөрәктән әйтәм, кирәксә, ипи тотып ант итәм: кагылмадым
мин аңа! Билләһи тимәдем. Яшермичә әйтәм, кызыгып, яратып йөрдем, бер
атна җитми калды, бер атнадан минеке була иде бит! – дип, ул коточкыч үкенү
кичергән аваз белән: – Их! – диде дә яшь бәреп чыккан күзләрен учы белән
каплады. Әле генә көнләшеп, аңа каршы кызышкан ирләр, «булмаган икән»
дип, сөенешеп тә, кызганып та сүрелеп калдылар.
Шаһәдәт абзый артистлыкның югары кимәлендә иде ул көнне (күп еллардан
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
4. «К. У.» № 11 97
соң, межада, агач күләгәсендә пирәшләп утырганда, Шәдәй абзыйдан сорадым
(ул әле һаман нык, чүкеч кебек иде). «Теге чактагы справка дөрес идеме?» – дигән
соравыма ул, сары тешләрен күрсәтеп, сары керфек-кашларын уйнатып, көлде дә:
– Каян килеп дөрес булсын инде, – диде. – Юк, справка белән генә
ышандырып булмый иде халыкны. Хәтерлисеңме, нәрсә дидем бит? Бер атна
җитми калды, кыз минеке була иде – дидем. Шул хәл итте судны. Булдым,
дисәм, бетерәләр иде.
Бара торгач, колхоз рәисе Әхмәтшин абыйның үзен дә судка бирделәр. Шул
инде, хатын-кызга карата мутлыгы аны да эшафотка менгерде.
Никита Хрущёв тәхеттән төшкәч, «демократия» дип аталган ИЯ артык
җәелеп киткән итәген җыя башлады. Иптәшләр суды сирәгәйде, түрәләрне
тетеп салу беткәч, халык көтүче, комбайнчы кебекләрне хөкем итүнең кызыгын
тапмый башлады.
Мин менә шул авылның кан тибешен тоеп, ни кыласын үтәли күреп торган
зирәк-елдам кешегә – Әхмәтшин абыйга уч төбе кадәрле кәгазь сузарга дип,
ике көн йөрим бит инде. Велосипедыма атланып, ындыр табагына да барам,
кыр станына да... Кешеләр арасында күрәм дә, якын килергә базмыйм. Минем
кәгазьне тотып карар да, «шушының белән алдарга теләдеңме мине!» – дип,
кешеләр янында алагаем сүгеп ташлар кебек. Аннары авылда мәзәк чыкканын
көт тә тор!
Шулай, киләп сарып йөргәндә, мине бригадир Мөхәммәтгали абзый
эләктереп алды:
– Илле сутый борчак чабасың бар. Үлчәп, казык кагып, исемеңне язып
куйдым, – ди. Кайсы төштә икәнен аңлата.
Икенче көнне иртәнге сәгать дүрттә мин инде борчак җирендә идем. Бәхеткә,
үрлерәк җир, борчак сабагының чуалып, үрелеп, егылмаган кишәрлеге туры
килде. Табигатем ялкаурак булса да, җенем белән тотынсам, каршымда эш
ике кулын күтәреп, тез чүгә. Әти чүкеп, игәп-ипләп биргән чалгы бу юлы да
сынатмады. Покослар су урынына савылып бара. Илле сутый борчак җирен,
бер саплам да ял итмичә, су-мазар эчәргә дә тукталмыйча, көндезге сәгать
өчкә чабып чыгуыма әле дә ышанмыйм.
Кичен, бар кыюлыгымны җыеп, нәрәт башланганчы, Әхмәтшин абый
кабинетында үзе генә чакта барып кердем.
– Укырга чакыралар. Инженер-механик булып үзебезгә кайтачакмын.
Армиягә дә алмыйлар, шунда лейтенант дәрәҗәсе биреп чыгаралар, дип
гипнозладым да теге кәгазьне суздым. Язмышымны хәл итәсе бу мизгел сират
күперен кичүгә тәңгәл иде.
Әхмәтшин абый язуны әйләндереп-тулгандырып карады да:
– Мондый документ белән сине тоткарлап булмый инде, – дип, кул куям
дигәндә... Бригадир Мөхәммәтгали абзый килеп керде бит. Миңа ым кагып:
– Чабуын чапкансың, маладис. Суктырырга комбайн керерлек итеп, өч
пакусны бер итеп чыгасың бар бит әле, – диде.
– Шулаймыни! Эшеңне төгәлләгәч килерсең, – дип, Әхмәтшин абый минем
кәгазьне өстәл пыяласы астына кыстырып куйды. «Бетте, болай булгач», дип,
йөрәгем төшеп китте. Барысын да бик тиз хәл итәргә кирәк, кешеләр айнырга
өлгермәсен, дип никадәр каударлансам да, каршылык чыга тора.
Иртәнге өчтә, таң атып килгәндә торып, велосипедка сәнәкне беркеттем дә,
кырга элдердем. Сәгать иртәнге алтыда инде мин, эшне бетереп, идарә ишеге
төбенә велосипедны каптырып куйдым.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
98
– Шул арада бетердең дәме? – дип, Әхмәтшин абый сынап карап алды да
кәгазьгә кул куйды.
Иртәнге сигездә мин авыл советы рәисе Тәлгат абый катында идем. Ул
кәгазьләр тутыртып, эшне бетерә дигәндә, почта йөртүче Вәсилә апа килеп
керде. Төпченеп белеште дә, «бу арада сиңа хат килгәне юк бит», – дип ярып
салмасынмы. Тәлгат абыйның да хәлиткеч урынга кул куярга дип сузылган
кулы туктап калды. «Йә бетәм, йә калам», дип торган мизгелдә юка баш та
икеләтә тизлек белән эшли бит ул.
– Хат Азнакайга килгән иде бит, – дим мин, ашыгып. «Ә-әә», дип Вәсилә
апа җаваптан канәгать калу ымлыгын суза. Тәлгат абыйның икеләнеп туктап
калган кулы, хәрәкәткә килеп, тамга сала.
– «Булды бу», дип куаныч итәгенә уралып, кабинеттан чыккач, теге хат
конвертына күз төште дә, йөрәгем «жу» итеп китте. Хат бит бер ай элек авылга
килгән булган! Караган булсалар, бетә идем бит... Нидер саташтырды боларны...
Ашыгам. Кемдер сизеп алып, минем бу операцияне туктатыр кебек.
Азнакайда, Әдрәнә апаның танышлыгы аша тизләткәч, икенче көнне хуш исле
паспорт минем кесәдә иде инде.
– Минем паспортым бар! Күрегез, абзагыз – паспортлы гражданин! – дип
бөтен дөньяга кычкырасы килде. Әлбәттә, Мөкәтә тавына менеп.
Алданмас өчен
Тиздән миңа унсигез яшь тула. «Стиляга» сүзе, «заманча» дигән мәгънәгә
ирешеп, колакны иркәли, яңа модага иярәсе килгән чак. Кигәндә, интегеп
тартылудан җөйләре ыңгыраша торган үтә тар балак. Эчтән сабын сылап
үтүкләнгән, кылыч кебек үткен йөзле кыска балак астыннан җете кызыл
носкилар каравыл кычкырып тора. Эре шакмаклы күлмәк чыгарып салынган.
«Спартак«ның эшкәртелеп бетмәгән күнле аяк киемнәре дә юк заман, каяндыр
юнәтеп, аяк ярым аяк сыярлык кырык өченче размер туфли киеп җибәргәнмен.
Бу кыяфәтем белән мин Чарли Чаплинны бер кырыйгарак этеп куйдым
шикелле. Чәч «канадка» итеп алдырылган. «Шейк«ка биегәндә, кабарынкы чәч
учмасы маңгайга төшеп сыйпап-җилләтеп алсын өчен, гәүдә хәрәкәтләреннән
өстен башны Куба негрларына хас нәзакәтле селкеп-селкеп аласың. Унсигезгә
бер адым... Елмаясы гына килгән чаклар...
Мәктәптә уяна алмый калган акыл каядыр тирәндә йокымсырый, әмма
дөньяга үзеңне күрсәтәсе килеп, аек хис өстенлек итә. Мин әле яңа гына эшкә
кергәнмен. «Художник» дип йөртсәләр дә, төрле плакатлар ясарга өйрәнеп
килсәм дә, кызларның гашыйк карашыннан очынып йөрсәм дә... нидер җитми,
хыял каядыр ашыга, үз-үземне узарга, кемнедер шаккатырырга теләп, майлы
буяуларга тотынам. Әмма төсләр тартыша, бер-берсе белән кушылырга
теләми – карыша. Тумаган килеш үлгән билгесез бөек, көчсезлеген тоеп,
төсләр әлифбасын өйрәнергә соң икәнен аңлап, пумаласын ачу белән ыргыта:
киндердә пәйда булган язмыш сурәте телен чыгарып үрти генә...
Ә барыбер яшәү матур, дөнья киң! Ниләр генә гаҗәпләндерми, ниләр генә
сокландырмый безне. Бер җәй эчендә джунгли кебек үсеп чыккан кукуруз
кырлары дисеңме, югары көчәнешле электр баганаларын Эйфель манарасына
тиңлисеңме... Шуларны ясап, рәссамнар егерме ел буе тукландылар. Мәскәү
Кремленең борынгы диварларын пычраталар, дип, Кызыл мәйданның
мактанычы булган күгәрченнәрне көчле насослар белән суыртып алганнан соң,
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
4* 99
поэзиядә, тынычлык күгәрчене темасыннан чыгып, яңа офыклар ачкан чаклар бу.
Химиянең киләчәктә могҗизалар тудырачагына һич кенә дә шигебез юк. Каядыр
океан артында елгалар пычрануы, һаваның зарарлануы турында хәбәрләр саркып
кергәли, ләкин ул безгә кагылмый. Буржуаз илләр өстеннән агулы яңгыр төяп
килгән болытлар, безнең ил чигенә җитүгә, кире борылачак. Безнең күкләрдән
чиста болытлар гына агыласы, безнең елгалар саф сулы каласы... Ашыгабыз...
Йөзләрчә гектар урманнар, үрә баскан килеш акырып, ГЭС буасы астында кала.
Бездә урманнар чиксез. Ашыгабыз... Ялан кырларда меңләгән факеллар янганын
күргәнегез бармы? Бигрәк тә кышкы, сыкылы салкында... Җемелдәп торган түм-
түгәрәк салават күпере уртасыннан чиксез галәм тирәнлегенә утлы баганалар
сузыла... искиткеч күренеш! Ак төннәр. Син алтын колонналы әкият иленнән
барасың. Миллиард сумлык газ янганы башыңа да килми. Кояш тәгәрәрлек
асфальт кырыйларында матур лозунглар: «Американы куып җитәрбез, узып
китәрбез!» Машина бортларында шундый язу: «Не уверен – не обгоняй!»
Шулай. Һәркемдә күтәренке рух... Ашыгабыз. Сиксәненче елда безне
коммунизм көтә... Мин авылда Нәфисәттинең ишелә башлаган йортына
карыйм. Кайчан яңа йорт салдыра башлый инде бу ялгыз карчык, оялмыйча,
коммунизмга салам түбәле йорт белән барып кермәссең бит!
Съезд делегаты, өч класс белемле өлкән яшьтәге бер ханымның сөйләгәне
хәтердә: «Кремль сараенда биш-алты көн буе рәхәттә йөздек. Ул кибетләр,
минсиңайтим, ни кисәң, ни ашасаң, шул бар. Һәр әйткән сүзгә кул чабасы гына
килә. Мин кайтуга, авылым да шулай үзгәргәндер, аллы-гөлле капкалардан
гына килеп керермен кебек. Кайтып төшсәм... берни үзгәрмәгән, тузган ферма,
өшәнгән сыерлар... Француз майлары сөртеп йомшарткан кулымны салкын суга
тыгарга чирканып, эшкә керешә алмыйча исәнгерәп йөрдем», – дигән иде ул.
Әйе. Әкиятнең чынга ашасына бик тә ышанасы килгән заман. Мич башында
яткан Иванушканың көлдән борчак чүпләп, түшәмгә карап хыяллануы, «Мең дә
бер кичә» әкиятләрендәге һәртөрле нигъмәтне бетмәс-төкәнмәс итеп яралдыра
алган тылсымлы ашъяулыклар менә кайчан гамәлгә ашачак икән!..
Тукның күзе – хикмәттә, диләр. Тамак туйгач, өс бөтенәйгәч, нишләрбез,
рух нинди биеклектә калыр? Анысы ерак офык артында. Әдәбият-сәнгатьтә
җырланган, түшләренә төсле металл тезгән уңай геройлар фанфаралар астында,
алар безне киләчәккә илтә. Экологик афәт чаң кагасы еллар Маяковскийлар
сокланган завод торбаларыннан башланган төтен мисалында киләчәк йөрәген
агулый. Ашыгабыз. Бер мәртәбә дә аваз салмаган «Патша-кыңгырау» кебек,
«Дөньяда иң зур!», «Дөньяда иң биек!», «Дөньяда иң көчле!», «Дөньяда
иң беренче!» дип көчәнгән төшенчәләр астыннан ургылып чыккан саннар
кешенең аңын томалый. Кайчан башланган бу? Шул саннар зурлыгыннан хозур
алып, чабаталы, сәләмә килеш тә бәхетле елмаерга мәҗбүр итеп, утызынчы
елларда ялган эйфория тудырган шәхес турында мин унсигез яшемдә башкача
уйлый идем әле. Диңгез төбендәге Атлантида кебек җиде йозак астында яткан
дөреслек кояш яктысына чыкмаган иде.
Кеше бер генә тапкыр табына ала. Икенче тапкыр кабатланырга аның гомере
җитми, күрәсең. Олы алдану кичергәннән соң, ул инде чираттагы шаукымга
сагаеп карый, тормыш баскычларыннан күтәрелү өчен, икейөзлелек кылып
уйнарга мәҗбүр була. Намус, фидакарьлек саклап, тарих тәгәрмәче астында
калу – сирәкләр өлеше.
Сталин рәсемен мин, мөселман булсам да, икона кебек кабул иткәнмен,
күрәсең. Хыялый малайга аның генералиссимус погоннары ошаганмы?

Үзенчәлекле кыяфәтеме? (Соңыннан белүемчә, ретушерлар, рәссамнар
тырышлыгы белән.) Әллә инде корыч салкынлыгы бәреп, яңгырашында
тылсымлы көч сизелеп торган, беркемдә кабатланмаган исемеме? Әгәр
Джугашвили булып кына калса?.. Мисыр фиргавеннәренә хас серле псевдоним
алмаган булса?.. Шул магик сүзгә әллә нинди исерткеч мәгънә салынган
кебек иде бит: СТАЛИН... Мин аның рәсемен күрүгә, бөтен тәнемә рәхәт
калтырану тарала, илаһи көче, сүз белән аңлатып булмас төшенчәләргә
таркалып, акыл чиген уза, зурая-зурая бөтен барлыгымны били. Алтмышынчы
елларда «шәхес культы» дигән сүз гамәлгә керсә дә, мин аның хаталарын бар
чынбарлыгы белән күз алдыма китерә алмыйм. Күңелнең үз алласына хыянәт
итәсе килми. Мин табынган сурәттәге кеше бүтән, ул минем күзәнәкләремә,
һавага, бөтен киңлекләргә таралып һаман да яши, тыңлый, ишетә, күрә, аның
ялгышуы мөмкин түгел... Ул дөньяны калдырганда, миңа җиде генә яшь иде
югыйсә, курку түгел, чиста, плебейларча табыну сеңеп өлгергән. Курку хисен
министрдан алып вахтёрга кадәрге тыю сагында торучылар сугара. Ә ул
югарыда. Меңнәрчә кешеләр «Коткар, якла!» дигән өмет белән аңа төбәлгән.
Хрущёв инде башка. Йөз-кыяфәте дә гади. Иңендә затлы погоннар да юк.
Чигүле украин күлмәген дә киеп җибәрсә... Үзен фиргавеннәргә хас серле
ераклыкта тотмый, гел хәрәкәттә, гел халык арасында. Рәсемнәре көн саен
газета битләрендә тулып чыга. «Шушы кадәр зур илнең таяну ноктасы берәү
генә микәнни, бүтәннәр кая?» дип ризасыз уйланып та куясың. Мин аңа шәхесне
кечерәйтә торган аңсыз табыну аша түгел, кешечә, хөрмәт белән карыйм.
Концлагерь капкалары белән бергә күңел капкалары да ачылган чак. Телгә
куәт иңгән чак. Җан иреген тойган замана. Кибетләрдә соңгы арада ит-колбаса,
шикәр-конфет беткән икән, бу – вакытлы күренеш. Алда – кояшлы мираж. Сиңа
унсигез яшь була. Күп нәрсәне белмәвеңне белмәгән бәхетле чорың.
1964 елның августы. Якты көннәр. Азнакай илнең беренче кешесен – Никита
Сергеевич Хрущёвны каршыларга әзерләнә.
Мәгърур Чатыр тау, абагалы каен урманнары, гүзәл Ык, сез кайчандыр
Екатерина II нең безнең төбәкләрдән үтүен күреп калгансыз. Әби патша күперләре
әле һаман да саклана. Фанерлардан төзелгән «Потёмкин авыллары» гына юк
инде, ул тау башларында гамьсез сарык көтүе йөри. Заман башка, күз буяу
хәзер акыллырак эшләнә. Бөгелмә – Азнакай трассасында татар авыллары бик
күренми, үр артында кала. Салаяз исемле бары тик бер авыл гына юл кырыена ук
урнашкан. Салам түбәле фәкыйрь рус авылы көн ярымда танымаслык кыяфәткә
керде: ак-кызыл түбәле өйләр, яңа шәльяулыгын күрсәтергә чыккан киленнәр
кебек, ияләнмәгән купшылыктан бераз оялган да шикелле елмаеп тезелешкән.
Азнакайның биек йорт фасадлары да яңа төсләрдә балкып китте. Яшеллеккә
чумган үзәк урамның муртайган тәбәнәк коймаларын кубарып алдылар.
– Их, дәүләт башлыклары көнаралаш килеп торса, ал да гөл итеп яшәр идек.
– Алдың кәррә, артың шәрә шушы була инде, – дип тел чарлады күпне
күргән агайлар.
Өстәрәк кемнәргәдер йокысыз төннәр килгәндер. Кунакчыллык табыннан
башлана. Меню бай булырга тиеш. Безнең суларда йөзми торган затлы
балыклар китертелгәндер. Ашлама кертелмәгән үләннән генә яралган сөт
эчеп үскән бозаулар суелгандыр. Диңгез аръягыннан кайткан деликатеслар
янына куяр өчен каклаган каз, тутырган тавык, ат казылыгы, чөгендер катыгы,
карабодай коймагы, гөбәдия, өчпочмак, чәкчәк, бавырсак, төш – кыскасы, татар
кухнясының чиксез мөмкинлекләрен эшкә җигәрдәй уңган аш пешерүчеләр,
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
102
бер-берсен уздырырга тырышып, кул кыздырадыр. Бал кортлары, икеләтә
тырышып, юмарт чәчәкләрдән генә бал җыядыр. Казан аэропортында каршы
алганда, милли киемле кызлар чәкчәк китергәч, «Кукурузамы бу?» дигән олы
кунакның күңелен күрү өчен күпме акыл, көч, сәләт, вакыт, финанс сарыф
ителгәндер, шушы форсаттан файдаланып, кемнәр кесә калынайткандыр –
Олимп тавы мине кызыксындырмый, минем үз каланчам, үз даирәм.
Мин турыдан-туры постройком председателе Әхмәтбаевка буйсынам. Ибәт
Әхмәтбаевичка буйсынмау, тәвәккәллегенә сокланмау мөмкин түгел. Мәһабәт
буйлы. Җил ашаган таштан эшләнгән шикелле тотрыклы борын. Калын
иреннәр. Көр тавыш. Ул, төзелеш идарәсенә килеп керүгә, гөрелдәтеп аваз
сала, кабинетлар буйлап пышылдау китә: «Әхмәтбаев килде... Әхмәтбаев үзе...»
Утызынчы елларда ул исполком председателе булып эшләгән. Аны шәп
тройка атларда гына җилдереп йөрткәннәр. Казанга, зур җыелышларга аны
тау өстендәге аэродромнан махсус самолёт алып киткән. Әгәр инде Әхмәтбаев
берәр авылга килеп төшсә, каршылаучылар арасында, аерым бер игътибар
җәлеп итеп, укытучы-табиб кавеменнән чибәр ханым яисә чибәр кыз балкып
торган. Әгәр инде шул авылда, чибәркәйне ошатып, кунып та калса... аңгыра
хайваннар, мөгрәп, дәрәҗәле кешене вакытыннан элек уята күрмәсен дип,
сыерларга борынчак кигереп, көтүне аскы урамнан куа торган булалар.
Ниндидер сәбәпләр аркасында, сугыш алдыннан хөкем ителеп (судтан соң
аны, төрле авыллардан килгән унҗиде хатын-кыз елап озата), ун ел утырып
чыкканнан соң, ул, кадер-хөрмәттә үткән еллар шавын күңел төбенә яшереп,
бүгенге язмышы белән килешеп яшәргә мәҗбүр иде.
Бу көннәрдә Әхмәтбаев ут чыккан кебек йөрде. Кабинетына кайтса, кулы
– телефонда. Никита Сергеевич Хрущёв килеп керәсе урамга транспарантлар
элдерүгә ул җаваплы.
Бүген ул яңа костюм кигән. Чыкылдап торган ак якалы күлмәк. Яңа галстук.
Шушындый зур вакыйгага үзенең дә катнашы булудан ул күндәм канәгать. Борын
сыртындагы шадралар арасыннан тибеп чыккан тир бөртекләрен дә сизми.
– Бар әле, – диде ул, минем якка авыша төшеп, – участокка, Харис абыеңа
бар, бәдрәфне ясап бетерәләр микән, тиз йөр!
Тавышына шомлы мәгънә салып әйтте, гүя сүз ниндидер бер хәрби объект
турында бара.
Харис абзый мәзәк яратучан. Ирен читләре, мимылдап, гел елмаерга
кыҗрап тора, борын очы таеп, өскә чөелгән. Кулында һәртөрле корал уйнап
кына тора үзенең. Җырлап эшли. Мин аңа беренче тапкыр килгәндә, шундый
сүз булган иде:
– Иптәшең белән килдеңме?
– Юк, үзем генә, Харис абзый.
– Мин сиңа андый иптәш турында әйтәммени? Галифе чалбар турында
әйтәм бит!
– Мин бит әле армиядә булмадым, Харис абзый.
– Вәт син аны, ә! Мин сиңа андый галифе турында әйтәммени! Менә кара, –
дип, ул буш шешәне чалбар кесәсенә тыгып, кабартып күрсәтте дә шаркылдап
көлә башлады.
Мин әле сүз хикмәтенең сул ягын әйләндереп карый белми идем, шешәгә
кул тидерүне дә гөнаһ саный идем, яман кызарып ишеккә борылдым.
– Сабыр ит, ачылыр фабрик, – дип, Харис абзый туктатты да минем гозерне
тыңлый башлады.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
103
Ә бүген... Мин барып җиткәндә, шәп нарат тактадан ышкылап ясалган
бәдрәф янында Харис абзый һәм тагын берничә балта остасы кайнаша иде.
Эчтән ялтыравыклы фанера кадаклыйлар икән.
– Тәһарәтле булсаң гына кагыл, патшалар әбрәкәе бу, – диде Харис абзый. –
Минем кул авыртмаса, әллә кайчан бетерәсе идек. Чәнти бармакны сындырдым
бит. Утыз биш тәңкә акча түләделәр шуның өчен. Былтыр кабырганы
сындырып илле алты тәңкә алган идем. Страхавой дигәне шәп нәрсә икән,
каһәр, элегрәк белмәдем аны. Ату латарей билеты алган буласың – сукыр бер
тиен чыкмый. Ә болай... юк-бар җиреңне егылып сындырган буласың да... –
дип, Харис абзый, акча кыштырдаткан кебек, бармакларын уып куйды. Кинәт
җитдиләнеп, мине бер кырыйга алып китте: – Бер сәгатьтән өлгерә, диген. Кая
алып китәселәр икән патша бәдрәфен? Ярар, ярар, маташтырма, начальство
тирәсендә уралып, шуны да белмәгәч...
* * *
Һәркайда әзерләнү бара.
Азнакай кызыл маңгайлы таулар ышыгында урнашкан. Бөгелмә ягыннан
килгәндә, үр астында кинәт кенә икешәр-дүртәр катлы ак түбәле шәһәр пәйда
була; анда ЦКРС, ЦКППН, УАДТ, ПАТП һәм башка шундый кыскартылган
исемле дистәләрчә нефть һәм транспорт оешмалары чәчелгән. Әлмәт ягыннан
кергәндә исә сыер-сарык, тавык-чебеш асраучы, шәп ихата-куралы авыл сине
каршы ала. Авыл, үз йөзен җуярга теләмичә, суы чыпчык тезенә җиткән инеш
яры белән шәһәр ягыннан аерыла. Хрущёв, Әлмәттән кузгалып, нәкъ менә шул
авыл яклап килеп керергә тиеш икән. Авылның үзәк урамына котлау сүзләре
язылган кызыл транспарантны, машина-кран алып, унлап эшче Әхмәтбаев
җитәкчелегендә куеп кайтты.
Икенче көнне иртән Әхмәтбаев идарәгә кара коелып килеп җитте. Авыр
таш капкан кебек ияге асылынган, күзләре чарасыз иләсләнгән.
– Беттек, җегетләр!
– Нәрсә булды, Әхмәтбаев абый?
– Теге елларда моның өчен, беләсезме, нишләтерләр иде?..
Инженер Шәрәфиев белән без, сагаюлы тын калып, аның зур авызына
текәлдек.
– Транспарант колгаларын җил сындырып төшергән. Өстеннән, хәкарәләп,
сыер көтүе үткән. Карарлык та түгел...
– Ничек хәкарәләп?
– Шуны да аңламыйсыңмыни! Тычып үткән, сыердан да аңгыра хайван
бармыни дөньяда!
Шәрәфиев елмаерга исәпләп җәелә барган авыз читенә учын куйды да,
артык җитди кыяфәткә кереп:
– Әйттем бит мин, кыскарак язарга дип, егерме биш метрны нинди колга
күтәреп тора алсын, – диде.
– Әйттең, әйттең! – дип, Әхмәтбаев өметсез кул селтәде дә телефонга барып
ябышты. Калтыранган кулы саннарны җыя алмыйча азапланды.
Берничә сәгатьтән «Хуш киләсез!» дип башланган котлау сүзләре язылган,
элеккесенә караганда таррак колачлы транспарант әзер иде инде. Әмма барыбер
Әхмәтбаевның күзендә шом, курку бетмәгән. Бусын инде ул төне буе үзе
саклап чыгарга әзер иде.
Ниһаять, көткән көн туды. Иртәдән үк Азнакайның үзәк урамы мыжлаган
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
104
халык белән тулды. Олысы-кечесе – бары да бәйрәмчә киенгән. Кайлардан җыеп
китергәннәрдер, урамның як-ягына кызыл погонлы милиционерлар тезелгән.
Бөгелмәгә чыгып китәсе асфальт буп-буш, ник бер хәрәкәт булсын. Дәүләт
машиналарын иңеннән үткәрәсе юл, тынлыкка күнегә алмыйча, йокымсырап ята.
Мин алгы рәттән, урамның кырыеннан ук урын алдым. Хрущёв нәкъ
минем турда туктап төшә дә халыкка мөрәҗәгать итә, имеш. Шулай уйлыйм.
Ышанычым шулкадәр көчле, хәтта бу уемны бүтәннәр белән бүлешергә дә
кызганам. Нигә минем турда? Тегендәрәк Ленин бар бит әле, Ленин һәйкәле
тора, анда, үзәктә, тукталмыйча үтәр микәнни? Юк, мондый сораулар башыма
килми. Көтәбез. Кояш төшлеккә җитте. Кыздыра. Кинәт кычкырган тавыш:
– Килә-ә!
Озак көтеп арудан гамьсезләнә башлаган гавам, кайнап, бер сулыштан
тупланып өлгерде. Минутлар үтә, урам буш. Шаяртканнар гына. Билгесезлек
каршында алдану җиңел. Тагын берничә тапкыр шулай кычкырдылар. Андый
чакта барыбер ышанып алданасың икән. Әз генә читкә тайпылсаң да күрми
калырсың, узып китәрләр кебек.
Шулчак урам уртасына бер аягына титаклап җүләр Асия килеп чыкты.
Беләгенә аскан сумкасы шактый авыр күренә.
– Җүләрләр! Нишләп ятасыз монда?! Кибетләргә колбаса-май чыгарып
өйгәннәр. Ул карт китүгә җыеп алалар бит аны! Барыгыз, мокытлар!
Ул арада Асияне ике милиционер култыклап алды. Асия халык арасына
кереп чумар алдыннан, каерылып, тагын бер, чын күңелдән, инәлеп кычкырды:
– Авыз ачып каласыз бит, ул карт китүгә...
Аның кызыл яулыгы калкавыч сыман бер батып, бер калкып күренгәләде
дә халык дулкыны эчендә йотылды. Җиңелчә көлү тавышлары яңгыраса да,
кибет ягына тартылганнар берән-сәрән генә булды.
Асия, аксаклап, беләгенә иске кара сумка асып, гел кибет тирәләрендә
йөрергә ярата. Ул килеп туктаган урында шунда ук тавыш-гауга чыга. Сүзе
туры, уйлаганын бәреп әйтә, тыңлап торсаң, акыллы гына сөйли. Ул һәрчак
дөреслек эзли, шуңадырмы халык аны җүләр дип йөртә иде. Гадәттә, җиңел
акыллы дип уйлаганнарның күбесе үзен беркайчан да алдатмый, чөнки
андыйларның акыл җебе фәкать үзенә генә уралган була. Асия дә үз дигәнен
эшләми калмый иде. Берничә ел элек ул беренче секретарьның фатирына
барып керә, коридордан эчкә үтмичә генә, ярып сала:
– Торыр урыным юк, куып чыгарып карагыз гарип хатынны, бөтен миргә
рисвай итәм! – дип шәрран яра. Фуфайкасын аяк астына җәеп, сузылып ята.
Икенче көнне Асиягә барактан фатир бирәләр. Азнакайдан ерак түгел генә
бер авылда тагын бер җүләр хатын бар иде. Аның да исеме Асия. Ул, посёлокка
килүгә, адашын эзләп таба, икәүләшеп кибет мәйданында кыран-әкәмәт килеп
талаша да башлыйлар. «Әллә син җүләр инде?!» «Син үзең җүләр, чүпрәк
баш!» дип, бер-берсен мыскыллап, чәчләрен умырышып сугышуга кадәр
барып җитәләр. Үзен бердәнбер санаган авыл Асиясенең посёлокта да беренче
буласы килә. Күрәсең, беренчелек өчен тартыш акыллы җүләрләр арасында
гына бармыйдыр...
Көтәбез. Инде төш авышты. Арыган халык барыбер таралмый. Газоннардагы
мул үләнлек тәмам изелеп бетте. Аяк астында шиңгән, тапталган чәчәк
бәйләмнәре аунап ята. Ил башлыгы ачык машинада килә дип көткән халыкның
нияте изге, чәчәк белән күмү иде. Ташлаттылар. Имеш, чәчәк бәйләменә таш
кыстырып ыргытучылар була икән. Шул хакта еллар үткәч тә уйланам, һич кенә
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
105
дә башыма сыйдыра алмыйм. «Таш атканга – аш ат» дигән мәкаль ана сөте белән
кергән безгә, юк, ышанмыйм, якташларым арасында чәчәк белән ташны янәшә
куючы имансыз кеше табылмас иде. Бүтән тәрбия, бүтән яклар гадәтедер ул...
Без зарыгып көткән вакытларда Хрущёв, Ык буендагы миллионер «Авангард»
колхозы җирләрен карап йөргәннән соң, Сәпәй умарталыгында төшке ашка
тукталган икән (әлеге урынны хәзер дә «Хрущёв урманы» дип йөртәләр).
Анда әлеге дә баягы чәчәк аркасында шундый хәл була: бөтен ритуаллар,
кемнең кайчан, ничек, нәрсә әйтәсе, нинди хәрәкәт ясыйсы мең кат уйланылган
бит югыйсә, ә монда... кинәт кенә урман эченнән бер кызчык йөгереп чыга. Ак
бантиклы, үзе кадәр чәчәк бәйләме күтәргән. Җаваплы кешеләр катып кала.
Нишләргә? Бу бит программада каралмаган. Тән сакчылары ничек искәрмәгән?
Кызчыкны туктатыр идең... бу бит ил чиген үтеп кергән төклетурага пушкадан
атуга бәрабәр. Никита Сергеевич үзе каршы килеп, кызчыктан чәчәк бәйләмен
кабул итеп, аны үз оныгы кебек итеп сөеп куюга, тирә-юньдә чүгеп калган
җаннар, тураеп, үз рәвешен ала.
Ә без эссе кояш астында һаман, түземлек саклап, көтәбез. Баштагы киеренкелек
инде йомшаган, халык таркау, кайсы кая утыра, яшьләр генә аяк өстендә.
Ниһаять, урамның аргы очыннан башланган дулкын, күкрәп, безнең тирәгә
әүмәкләнеп килеп җитте:
– Килә! Киләләр!
Халык, тетрәп, урамның як-ягына тыгызлашты. Мин алгы рәттә, арттан
бәргән кайнар сулыш, күкрәк көчен тоеп торам. Килә... урам уртасыннан елык-
ялык итеп тимер ташкын килә. Иң алдан, юлны авыр дерелдәтеп, брезент түбәле
мәһабәт «ЗИЛ» үтеп китте. Аннан йөз метрлар кала шундый ук машинада,
ниһаять – Үзе! Күпме сурәтләрдә күреп күнеккән түгәрәк, симез чырай. Ян
тәрәзәдән кул болгап килә. Тизлек уртача. Вакытны туктатырга тырышып,
текәлеп карыйм... Менә ул миннән бер сулышлык арада. Катлы-катлы ияк, арыган
кыяфәт... Халыкның шашып сәламләвенә артык исе китми кебек. Ул шофёр
кырыенда. Артта галәмәт зур гәүдәле хәрби кеше. «Генерал» дип уйлап өлгерәм.
Миңа тарих җиле кагылып уза.
Тукталмады.
Без суырылып карап калган машиналар артыннан зур тизлектә берәм-берәм
«Волга«лар уза башлады. Тәрәзәсеннән чагылган тук чырайларда фаталь
горурлык.
Нәүмиз калып басып торабыз. Көне буе көткәнебезнең соңы шулай тиз
төгәлләндеме? Тукталмады. Тере тавышын ишетәсе килгән иде бит...
Бездән ул Октябрьск шәһәренә китте. Анда нефтьчеләрнең колонналы
мәдәният сарае каршындагы мәйданда халык кайнап көткән.
Бервакыт колонналар арасыннан ак эшләпә кигән, мул чырайлы, юан
корсаклы берәү чыгып килә икән.
– Әнә ул! – дип халык кызган баштан ташлар, чи йомыркалар ата башлаган.
Аннары искәреп алганнар, илбашы түгел, үзләренең ресторан директоры икән.
Мәдәният сараеның еллар буе кагылынмаган арт ишеген каерып ачып,
Хрущёвны сәхнә артына өелгән тузанлы плакатлар эргәсеннән җитәкләп алып
кертергә мәҗбүр булганнар.
Ә теге ресторан директорын, олы кунак киткәч, Хрущёвка нык охшаганы
өчен, эшеннән алганнар.
Ат аунаган җирдә төк кала, диләр. Соңыннан төрле сүзләр таралды. «Авангард«ка
тирә-як авыллардан эре, нәселле дуңгызлар җыйганнар икән дә, делегация киткәннән
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
106
соң, үз дуңгызларын бүлешә алмыйча, председательләр арасында гауга чыккан,
имеш. Умарта ояларын җете кызылга буяганнар да, кортлар качып беткән, имеш.
Кайсы чын да кайсы ялган – халык арасына таралганны җыеп ала алмыйсың.
Азнакайны шаулатып узган олы вакыйгадан соң өч ай вакыт үтте микән,
гадәти эш көне булырга тиешле иртәдә Әхмәтбаев кабинетына Әхбәр
Шәрәфиев атылып килеп керде:
– Ишеттегезме, Ибат Әхмәтбаевич, Хрущёвны төшергәннәр!
Көтелмәгән хәбәр сискәндереп яңгырады. Күкрәккә сыймаслык ниндидер
шатлык биләүдән мин урындыгымнан калкынып куйдым. Димәк, яңа
үзгәрешләр булачак! Әхмәтбаевның аскы ирене салынып төште. Күзендәге
утын сүндереп бер тын утырды да, капылт йокысыннан айныган шикелле, эре
бармаклы йонлач кулын алга сузды:
– Чү! Алай димә! Арыды ул... Ар-рыды-ы... Үзе китте.
Арыды, дигәндәге тавышы, бәгыреннән кайнап чыгып, олы бер түгәрәк
сыман тулышып, бөтен бүлмәгә җәелде. Мин урындыкка сеңдем. Аңа ышанмау
мөмкин түгел иде. Әхмәтбаев кайгылы кыяфәт белән, маңгаен учлап, тын
калды. Миңа аның каршында оят иде. Тизрәк чыгып китәргә, күңелдә мәтәлчек
аткан сөенечтән ялгызым гына ләззәт алырга кирәк иде. Димәк, тиздән яңа
үзгәрешләр булачак. Пирамиданың иң биек ноктасында кем китә, кем килә,
минем өчен аның язмышы билгесез, мин аннан хәбәрдар түгел, миңа ул ерак.
Көтелмәгән яңалыклар була торсын. Миңа унсигез яшь тула...
Ул чакта... үзгәрешләр нидән башланды соң әле? Кибетләргә һәртөрле
товарлар чыгып тулды.
– Менә бит! – дип тел шартлатты беркатлылар.
– Власть алмашыныр алдыннан, ризасызлык тудыру өчен, товарны махсус
яшерәләр, – диде кабатланырга яраткан тарихны белүчеләр.
Әмма унсигез яшьлек егет өчен болар вак нәрсәләр иде. Аны иң
шаккатырганы постройком председателе кабинетында үзе күргән хәл булды.
Беркөнне, парторг буларак, Әхмәтбаевны райкомга чакыртып алдылар.
Н.С.Хрущёвның хаталарын ачып салган яшерен хатны (Мәскәүдән Үзәк
Комитеттан килгән) тикшергәндә, кемдер берәү, кыюланып:
– Күптән кирәк иде алып ташларга! – дип кычкырган.
Безнең Әхмәтбаев та, үзенең политик сизгерлеген күрсәтергә ашыгып:
– Пы-рауильно-о! – дип, калын тавыш белән җөпләп куйган.
Райкомнан кайткач, ул киң төпле урындыгына утырды да, тирән сулап:
– Теге чакта ук сизгән идем аны... – дип, транспарантның сынып җиргә
төшүен, аның өстеннән сыер көтүе узуын искә төшереп алды.
Мин соң дәрәҗәдә гаҗәпләнүдән сулышсыз калдым. Кыска гына арада
әллә ничә төскә керә алу маһирлыгын беренче күрүем әле. Кеше асылына
икейөзлелек тумыштан бирелә микән әллә?.. Үз күңелеңә күләгә төшермәс
өчен, шәхеснең беренче чиратта якты ягын күрә белергә кирәк дигән
ышанычым тетрәп алды.
Алданмас өчен, берәүгә дә сукырларча табынма!
***
Төзелеш конторасы барак дип аталган бер этажлы бинага урнашкан. Анда
минем дә, инженерларныкы кебек үк булмаса да, бәләкәй генә үз кабинетым бар.
Азнакайны шәһәрләштерү нигезен салган Төзелеш-монтаж идарәсе заманында
иң көчле оешма саналган. Үзенең паркы, түгәрәк танцы мәйданы, фонтаны, зур
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
107
Мәдәният сарае гөрләп эшләгән. Хәзер инде бу байлыкларны Пионерлар йортына
биреп, төзелеш идарәсе үзе бер этажлы бинада утырып калган.
Менә тагын бер объект өстәлде үзенә. Сәпәй умарталыгында ил башы –
Хрущёв үзе сынап караган бәдрәфне контора кырыендагы бакчага кайтардылар.
Базын казып, берничә эшче шунда мәш килә.
Әхмәтбаев абый мине кабинетына дәштереп алды:
– Күзең очлы синең, бар әле, искәртеп кил, авыш итеп урнаштыра
күрмәсеннәр, – диде. – Авыш бәдрәфле ихата мескен күренә, – дип тә өстәде.
Чыктым яннарына. Бастырып куйганнар объектны. Берничә эшче, чөкер-
чөкер сөйләшеп, тәмәке көйрәтеп утыра. Ул арада Харис абзый да килеп җитте.
«Сабыр ит, ачылыр фабрик», дип ул тотынса, эш барып чыкмый кала димени.
– Шәп тактадан, иренмичә ясаганнар моны, – ди берсе.
– Эче дә шәп, тышы да шәп, Харис абзаң корган шәт, – ди Харис абзый.
– Матур нәрсә кантурда утыручыларга гына тәти инде.
– Матурның күте кантур, – дип җөпләп куя Харис абзый.
Көлешәләр. Көлү дәртен тополь ботакларын сыгылдырып утырган каргалар
күтәреп ала. Карга тавышына сискәнеп, сары яфраклар коела. Җилдә – көз исе.
Плакатлар ясый торган урыным – каршыдагы өч катлы йорт подвалында.
Иркен. Җылы. Якты дию генә аз, нык якты. Прожекторга куела торган туп хәтле
лампочкалар чама белми яктырта. Бүлмәмнең мактанычы – тәртипсезлегендә.
Кая карама, анда – иске, яңа плакатлар, эреле-ваклы рамнар, төрле рәсемнәр,
буяу тюбиклары, тагын әллә ниләр – боларны ипле тәртипкә салдыңмы –
бүлмәнең сере, анархиясе югала.
Буяу исен яратам. Әлегә химия борынын тыкмаган, табигый ислеләр. Олифа
дигәне дә үсемлек маеннан, ипигә ягып ашарлык.
Мин рәссам-бизәүче генә түгел, спорт эшен дә җитәкләргә тиеш икәнмен.
Ләкин җитәкләр кеше генә юк. Оешманың бөтен яшьләрен Төмәнгә, яңа
төзелешкә озатканнар. Алны-ялны белмичә эшләп, «Северный«ны да кушкач,
айга меңнән артык хезмәт хакы алалар икән. Ә профсоюз взносы монда ишелеп
кайта. Ул кадәр акчаны үз вакытында рәтен белеп туздыру Әхмәтбаев абзыйның
зирәклегенә бәйле.
– Спортка нәрсә кирәк, язып керт! – дип юмартлыгын сиздереп тора.
Складта карыйм: ботинкалы чаңгылар утызлап пар. Ул тимераяклар... Хәтта,
«ножи» дип аталганы, чын спортчылар кия торганнары да бар. Бәләкәйдән үк
конькида шуып үскән малай буларак, бусы минем күңелгә бигрәк тә хуш килде.
Үземнең кабинет шкафында да киштә-киштә спорт киемнәре, бар да минем
үлчәмгә килеп тора...
Шкафтан футлярга салынган саллы фотообъектив табып алдым. Ә фотоаппараты
юк. Бу минем нәфесне котыртырга җитә калды. Әхмәтбаев абзыйга кәгазь тотып
керәм. Ул гаҗәпләнгән сыман, борынына атландырган күзлеге өстеннән миңа төбәлә:
– Фотоаппарат кирәк дигәнсең, моның спортка ни катнашы бар?
– Турыдан-туры. Ярышларны төшереп барырга кирәк бит. Соңыннан альбом
чыгарырбыз.
– Дисеңме...Үзең карап, кыйбатлысын ал!
Мин «Зорький» фотоаппаратына тукталдым.
Миңа яшәп торырга бер бүлмәсе тәгаенләнгән тулай торак биек топольләр
ышыгына сыенып утырган бер катлы бинада икән. Эче иркен. Чиста. Тыныч.
Идәненә келәмнәр җәелгән. Яшьләр аз. Күбрәк – буйдак, сазаган ирләр яши.
Күрше бүлмәгә бергә укыган сабакташым Рәфәт урнашкан икән. Ул нефтьче-
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
108
оператор булып эшкә кергән. Соңгы өч елда бергә укысак та, аның белән
якыннан аралашкан юк иде. Эчкә баткан күзләреннән салкынлык бәреп торган
төмсә чырайлы бу Карамалы егете миңа ошап бетми иде. Менә, язмыш безне
уйламаганда янәшә китереп куйды. Ул юктан да фәлсәфә чыгарырга ярата икән:
– Танышканда син кызларның башта аягына карыйсыңмы, әллә йөзенәме?
– дип, ул мине аптырашта калдырды. Бу хакта уема да килгәне юк иде.
– Башта аягын күзләп ал. Хөләпә икән, китәсең дә барасың. Ә инде башта
йөзенә карап, гашыйк булсаң... аннары җеп сыйраклы икәнен күрсәң дә,
ычкына алмыйсың...
Аның сулышын эчкә алып әйтелгән бу сүзләре күңелемә кереп оялады.
Хатын-кызның гәүдә-аяк матурлыгын күз ачып йомган арада бәһаләп алу – ир
кешенең табигый мутлыгы икәнен ул чакта мин белгәнмени?!
Беренче хезмәт хакын алгач, тукымалар сата торган кибеткә кереп бик озак
сайландым. Мәктәп елларында вельвет тукымадан ике кесәле куртка тектереп,
бик яратып кия идем. Ул чакларда йә кара, йә көрән төстәгеләре генә була
торган иде. Менә бит, вельветның да төрлесен уйлап чыгарганнар. Мин әнигә
күлмәклеккә дип, вак кына бөрчек чәчәкләр төшкән куе-яшел вельвет алдым.
Икенче айдагы хезмәт хакына өйгә шифоньер, зур көзге, «Рекорд» исемле
радиола сатып алдым. Боларның тышы чын агачтан эшләнгәнлектән, хаклары
икеләтә арзанайтылган, халыкның келәйгә катырып, йомычкадан ясалган
агачсыман әйберләргә кызыга башлаган дәвере бу.
Октябрь бәйрәме алдыннан көне-төне эшләргә туры килде. Плакатлар
язам, транспорантлар эшлим. Язганда кул армый, ә бөтен киеренкелек аякка
төшә. Шуңа күрә таш идәнгә, аяк астына иске плакатлардан кубарып алынган
чүпрәкләрне җәям. Тулай торакка кайтып яткач, аяклар гүли.
Рамнарга тарттырырга дип, алагаем зур рулон белән кызыл ситсы кертеп
ташладылар. Сатин яңа чакта ялтырап тора, сокланып, җете-кызыл өслеген
сыйпап карыйм. Шул мәлдә әнинең әйткәне искә төшә... «Син тугач, биш
метр кызыл сатин бирделәр... Сталин бүләге»... Их, иптәш Сталин бабай,
саранлангансың, менә мин хәзер сине уздырам, ун метр үлчим дә әнигә алып
кайтып бирәм...» Һәм шулай эшләдем дә.
Ул айда миңа өч йөз җитмеш сум акча язганнар. (Ул чакта авыл кешесенең
айлык пенсиясе унике сум иде шикелле.) Баедым. Кесәңдә акча күп булганда,
баш чөелә, йөреш үзгәреп китә икән. Дөнья – тубыктан, бөтен нәрсәне булдыра
алам, дигән җүләр бер «минминлек» туа. Юк, мин алай исереп китмәдем,
акчалы хыялның койрыгын тиз кистем. Путалы, шәл якалы кышкы һәм тагын
куе яшел төстәге көзге пәлтә сатып алдым. Чалбар, күлмәк, бүрек һәм... муенга
аса торган кобуралы кечкенә радиоприёмникка да акча җитте.
Айга ике-өч мәртәбә посёлокның урам тәртибен саклау өчен төнге дежурга
чыгу, җиңгә кызыл бәйләп, дружинник булып йөрү көннәре һәр оешмада катгый
приказ белән алдан билгеләнгән. Минем кабинетта кыска погонлы, ачык зәңгәр
төстәге биш пинжәк эленеп тора. Махсус тектерелгән дружинник формасы.
Хикмәт шунда: районның халык дружинасы хәрәкәтен Рейниш дигән бик сәер
бер кеше җитәкли иде. Рәвеш-кыяфәте, киеме белән дә үзенә бер булып аерылып
торган Рейниш тиз арада Азнакайның иң билгеле кешесенә әверелеп китте.
Халык хәзер милициядән түгел, ә Рейништан курка башлады. Автоколонналарда
эшләүче иң гаярь шофёрлар кавемен дә ул үзенә табынырга мәҗбүр итте. Теләсә
кайда, теләсә кайчан кул күтәреп туктата, документларын тикшерә. Хәтта
шофёрларның бюллетененә Рейниш кул куймаса, акча түләнми иде.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
109
Аның сүзен тыңламаска җөрьәт иткән бердәнбер кеше – безнең очның
Талип абзый улы Әнвәр – аңарга шофёр булып эшкә кергән иде. Өенә яисә
эш урынына килгәч, Рейнишның пәлтәсен салдырышып, кидерешеп торырга
кирәк икән, моны белүгә, ярпач Әнвәр: «Мин сиңа холоп түгел!» – дигән дә
ачкычын ыргытып чыгып киткән.
Менә шул Рейниш бөтен оешмаларга кыска погонлы зәңгәр пинжәк
тектертергә күрсәтмә биргән. Аның хәзер үз карамагында бинасы бар.
Кабинеты, дружинниклар өчен бүлмәсе, тотып кайткан ярсу хулиганны
тынычландыру өчен каталажкасы бар.
Рейниш үзенә үзе уйлап чыгарган ярымхәрби киемнән йөри: кыска погонлы
зәңгәр костюм, якасына ялтыр ромбиклар беркетелгән, погонында шактый эре
ике йолдыз, каймалы зәңгәр пилотка, портупеялы каешына пистолет кобурасы
асылган. Әллә кайсы илнең пөхтә офицеры диярсең – килешеп тора үзенә, каһәр...
Мәскәүгә барып ул бу кием формасын күрсәтеп, халык дружинасының нәкъ
менә Азнакайда гына гамәлгә кертелгән эш алымнары белән таныштырып
кайтты. Күп тә үтми, «Азнакай тәҗрибәсе», «Татарстандагы башлангыч»
дип, зур-зур газеталар язып чыктылар. Шуннан соң, Рейниш районның күз
өстендәге кашына әверелеп китте.
Хәтерлим, без, бер төркем дружинниклар, төнге урамнарны айкап йөргәндә,
болагайланып, тавыш чыгарган, кызмача хулиганны эләктереп кайтабыз да
Рейнишның кабинетына кертеп бастырабыз. Рейниш кобурасыннан пистолетын
чыгарып, өстәлгә яткырып куя да тегеңәрдән сорау ала башлый. Үзенә бер
ләззәт белән, чирканып, тегене сыта, камырга әйләндерә.
Октябрь бәйрәмендә ул, бер өер дружинниклар төяп, бөркәвечле машинада
безнең авылга килеп төште. Сәбәбе бик гади: елдагыча, Гыймай Заһиты
көпә-көндез, клубта кызган бәйрәм шаукымын бозып, сугыш чыгарган иде.
Моңа халык инде күнеккән, кунакка кайта алмый калганнар да: «Ничек үтте
бәйрәм, Гыймай Заһиты сугыштымы?» дип сорый торганнар иде, әгәр инде
ниндидер сәбәп белән Гыймай Заһиты сугышмый калса, «Бәйрәм барып
чыкмаган» санала иде. Үзе ул, алагаем йодрык төеп, явызларча сугышмый да,
билдән чишенеп ташлап, борын канатырлык яисә бит тиресен сыдырырлык
кына дыңкып ала. Аңа – бөтен кешенең игътибар үзәгендә булу, шау кузгату,
тынычландырырга теләп, үгетләп йөрүче төркем уртасында калкып тору,
көчлелегенә ышандырып, дәһшәт салу кирәк.
Менә шул кырпак кар төшкән бәйрәм көнендә, кемдер районга шылтыраткан
күрәсең, дружинниклар машинасы килеп җиткәндә, Гыймай Заһиты тирәсендә
кайнаган төркем клубтан карлы урамга ташып чыккан иде инде. Рейниш
машинаның ишеген ачып, кабина баскычына чыгып кына, пистолетын болгап:
«Забра-ать!» дип кычкырды. Юка зәңгәр шинельдән, кокардалы пилотка,
портупея, галстуклы ак күлмәк, ыспай гәүдә рәвеше – бу мизгелдә ул без
киноларда күргән нимес офицерларына охшаган кебек иде. (Хәер, кинолардагы
нимес офицерлары ролендә Мәскәүнең яһүд артистлары уйный түгелме соң?..)
Менә хәзер, клуб янына тамаша карарга җыелган халыкка карап, Рейниш:
«Ятыгыз!» дип команда бирсә, нишләр иде микән авылдашларым? Калды
микән аларда элеккеге башкисәр дуамаллыгы?..
Ай-һай... Әнә бит, Гыймай Заһитларын дружинниклар әрдәнәләп төяп
киткәндә, каршы төшеп, алып калырга теләүчеләрнең тавышы бик юаш чыкты.
Элеккерәк еллар булса, бу машинаны Рейнишы-ние белән кимендә өч тапкыр
әйләндереп капларлар иде.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
110
Әлбәттә, Рейнишның Азнакай җирлегендә кинәт болай калкып чыгып, отыры
канатларын җәеп, бәйсез бер кенәзгә әверелә баруы белән өстәгеләр, ягъни,
райком дәрәҗәсендәгеләр килешеп, битараф карап торгандыр дип уйламыйм.
Астыртын нинди агымнар бөтерелеп алгандыр – анысы безгә караңгы.
Көтмәгәндә Рейнишны яңа, олы төзелеш кайнаган Төмәнгә алдылар. Үзе
белән ул бер төркем шофёрларны, шул исәптән безнең Әнвәрне дә махсус
чакыртып алып китте.
Күпмедер вакыттан соң шофёрлар кире әйләнеп кайттылар. Рейниш
турында ләм-мим, бер сүз әйтмиләр, телләре йозаклы иде. Шундый хәбәрләр
йөрде: дөреслек, гаделлек сагына үзен багышлаган Рейниш зур акчалар
актарылган җирдә нәфесен тыя алмаган, имеш, кулга алганнар, утыртканнар
икән, диделәр...Азнакайга ул бүтән әйләнеп кайта алмады.
Кинәт мин үземне бу чиксез дөнья уртасында япа-ялгыз итеп тоя башладым.
Тирә-юнемдә тормыш кайный, әмма ул шаукымга мин табигый генә кушылып
китә алмыйм кебек. Дуслар да таралды: мәктәп ишегеннән ыргылып чыктык
та, беребез – уңга, беребез – сулга, беребез – турыга китеп сибелдек менә.
Һәркем үз гамендә... Аңга килеп кабаттан җыела башларбызмы – кем белә...
Фәния дә ерагаеп бара кебек. Ул энә белән кое казый. Әбүгалисина
мәгарәсеннән тартып чыгарырга телим үзен, юк, уку үҗәтлеге акылын
томалаган. Йөзендә – аҗаган кебек сүрән, арган елмаю.
Мин үзем туң утын пүләнеме әллә, күңелендә ут кабыза алмыйммы? Юк, болай
булмый. Сизәм бит – быел мине армиягә алачаклар. Кая да булса укырга кереп,
посып калырга мин әзер түгел. Хәрби кануннар әсирлегендә минем иң матур өч
елым бу тормыштан төшеп калачак. Аннары башкача була инде ул. Армиядән
кайткан, диячәкләр. Акыл утыра башларга вакыт дип, гел искәртеп торачаклар.
Тәртә арасына кермәгән тай вакытының кадерен белеп калырга кирәк.
Абынсаң да, кагынсаң да – үзеңнеке, иркәләнү дә, яшьлек җүләрлегенә
аркалану да килешә бит әле безгә...
Иптәшкә Рәфәтне кузгатам, киттек беренче мәктәпкә, бүген җомга, танцы көне.
Муенга ак шарф салам. Өстә ромбик тезеп сырылган утыртма якалы нейлон
куртка, яшел чалбар. Салкынны санга сукмыйча гына яланбаш чыгам. Баш
туңса да, чәч өшемәс әле... Рәфәт минем киемгә күз кырыен гына төшереп,
үзенең соры пәлтәсен өнәмичә генә кул аркасы белән каккалап алды.
Быел тугызынчыга өч класс тупланган икән бит! Мәктәп тарихында
күрелмәгән хәл. Спортзал кайный, музыка, чытлыкланып көлү авазлары
тибрәнә, йөзеп кереп киттек ваемсыз яшьлек куелыгына – кызлар төркеменә
барып кушылдык. Гүя безне генә көткәннәр монда танцыга чакырып, ым
кагарга өлгермисең, кул арасына суырылып керәләр. Мин яңа танышуны
өнәмичә, әкәм-төкәм кебек үз кабыгыма бикләнә торган идем, бүген әллә нәрсә
булды, ачылды күңел капкалары, бернинди тартыну белмәгән кызлар мине
дә җилбәзәк халәткә буйсындырдылар. Ул арада Рәфәт каядыр юкка чыкты.
Танцыдан соң, төнге Азнакай урамын бер итеп кайтып киләбез. Тугызынчы
«А», «Б», «В» классыннан чибәр өч кызны сайлап алганмын. Берсен генә
култыкласам, калган икесе үпкәли, икесен култыкласам, берсе артып кала.
Өчесе дә ошый бит әле боларның. Сөйләшергә җиңел, уенчак холыклы кызлар.
Менә шулай... гашыйклыкның бәгырьгә сызып төшми торган, өстән генә
сирпелеп алган юка катламы да була икән...
Уенын-чынын бергә кушып, сүзгә-сүз ялгана. Кызларның чыркылдашуы
күңелгә рәхәт.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
111
– Кайсыбызга гашыйк булдың инде, әйт дөресен?!
«Минме?... Минме!..» дип, һәрберсен кабаттан күздән кичерәм.
Ул арада «Б» кызы җылаган атлы булып, битен каплый:
– Мин түгел... Аһ, сайлаганы мин түгел...
«В» кызы, беләгемнән кулын алып, үпкәләгән атлы булып, урам читеннән
бара башлый. Янәшәмдә «А» кызы гына торып кала:
– Ниһаять, үз урынын таптылар болар, – дип алардан көлә.
Кызларны бер учка җыеп игълан итәм:
– Өчегезгә дә гашыйк бит мин!
– Алайса, безгә дуэльгә чыгарга туры килә инде.
– Тарихка керсен әйдә: кызлар дуэле.
– Секундант буласыңмы?
Бармакны югары чөеп кызларны тынычландырам. Хикмәтле сүз әйтәм, янәсе.
– Сез һәммәгез дә чибәр. Ни өчен икәнен дә беләм. Көн дә иртән көзге
каршына килеп, «мин чибәр, мин чибәр, мин иң чибәр!» дип өч мәртәбә
кабатлыйсыз, шулаймы? Ә «мин акыллы, мин акыллы, мин иң акыллы!»
дип өч мәртәбә кабатлаганыгыз бармы? Юктыр шул. Ә мине акыл ягы да
кызыксындыра. Конкурс игълан итәм. Сорау тарихтан: Тимерләң, Аксак Тимер
турында ишеткәнегез бардыр. Менә шуның кайсы аягы аксак булган?
Кызларым гөр килә башлады: «Шундый сорау буламыни?», «Кайсы аягы
аксак булса да барыбер түгелмени?», «Ул бит атка атланып йөргән!»
Дөресен әйткәндә, Тимерләңнең кайсы аягы аксак булганын мин үзем дә
белмим. Аптыраганнан гына әйтүем. Җавап соралмый да... Кызларда йомгакка
уралмаган җеп очы калсын дип кенә...
Алар мине тулай торакка кадәр озата килделәр. Бүлмәмә кергәч, утны
кабыздым, пәрдәне тартып куярга дип тәрәзә катына килсәм, тротуарда басып
торалар. Кул болгап хушлаштылар да култыклашып китеп бардылар.
Китап – йокы даруы. Мендәр куенына башны терәп, инде китап битендәге
юллар бер-берсенә кушыла язып, йокы пәрәвезен үрә башлаган иде... бүлмә
ишеген чорсыз ачып, Рәфәт килеп керде.
– Бүтән синең белән беркая бармыйм, – диде, һәр сүзенә аерым басым ясап.
Мин аптырап калдым. Юк, шаяртып әйтми кебек үзе. Болай да елмаю сирәк
куна торган йөзенә болыт күләгәсе тагын да калынрак булып ягылган кебек.
– Ник алай дисең?
Рәфәт соравымны кулы белән җилпеп төшергән кебек хәрәкәт ясады да:
– Үзең беләсең! – дип, ишекне каты ябып чыгып китте.
Шуннан соң мин аны үзеннән яшькә зуррак, чагыр күзле, буйдак адәм
белән күргәли башладым.
«А», «Б», «В«лар кыю булып чыкты, йә берсе килеп нәни ташны тәрәзәмә
«черт» итеп ыргыта, йә икенчесе эш урынында пәйда була, йә өченчесе... Өлгер
генә, кинога алып барам, урамда йөрибез, катокта шуып туйганымны сабыр
гына карап, көтеп торалар.Үзләре шуа белмиләр, өйрәнергә теләкләре дә юк.
Бер атна вакыт болар белән юанып үтеп тә киткән. Беркөнне, төш җиткәч,
пәлтәмне киеп чыгарга әзерләнгән генә идем, эш кабинетымның ишеген
шакыдылар. Ачсам, бусага төбендә Фәния басып тора. Үткән көннәрем
ваемсызлыгын җуеп, әллә кая артка чигенде.
– Ничә көн инде, күренмисең... Курыктым, – ди.
– Бүтән планеталарга китеп адашып йөргәнмен, – дим.
– Алай итмә... Сине минем кебек ярата алган берәү дә булмаячак, – дип
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
112
ул түшемә сыенып, пәлтә якасына битен куеп, җылый башлады. Кыен булып
китте, ничек юатырга да белмим, мондый халәттә калганым юк бит әле минем.
– Мин гаепле... Әйдә, моннан соң көн дә күрешеп-очрашып торыйк, яме...
– дип, ул эре-эре күз яшьләре аша миңа төбәлә.
Ни әйтим. Ничек аңлатыйм. Башымда уенчак уйлар бөтерелә. Алай ук җитди
кабул итмә, берни булмады, мин үземне сынап кына карарга теләдем, дияргәме?
Күз яше кирәкми иде...
Якам юпь-юеш. Урамга чыгабыз. Кар ява.
Сынап карау... Унсигез дә тулмаган килеш... Без бит үз күңелебезнең
Магелланы... Күңелнең яшерен утрауларын үз вакытында ачасы, исерткеч
томаннарын таратасы килә.
Ым кагу җитә, миңа кызлар күзе төшә икән бит! Бу – хәтәр хакыйкать
түгелмени! Күпме вакытлар икеләнеп, үз бәямне белмичә кимсенеп, төрле
хорафатлар колы булып юкка йөргәнмен.
Фәния киләчәк өчен яшәргә әзерләнә. Ә миңа бүген яшәп калырга кирәк.
Мине алда көткән ниндидер олы максатлар бимазаламый әлегә. Уйныйм,
шаярам, көләм, гашыйк булган булып кыланам. Болар бит үзеңне танып белүгә
уенчак адымнар гына.
Фәния – башка... Ул – күкләр тарафыннан тәгаенләнгән мәхәббәтнең гомер
соңына кадәр ачыла барачак тылсымлы таҗы... Безгә бер-беребезне сакларга
кирәк.
Сүз белән ничек аңлатыйм. Мин ялгызлыкны күрәлмыйм. Шундый
тойгы биләп ала мине: үлемнән түгел, ә яшәүдән курка башлыйм. Авыру
дәрәҗәсендәге бу астыртын тойгыдан бары хатын-кызның янәшәдә булуы,
тыны, ягымлы тавышы гына мине йолып ала; очраклы танышлыкмы ул, үтешли
күз төшүме – барыбер! Яшәүнең куркытып янавыннан шундый мизгелдә
сихәтлек аласың, олы мәхәббәтеңне җуймас өчен...
Беркөнне Рәфәт эш урыныма килде. Тулай торакта сирәк күренә иде. Ун
көннәр элек ул, авылына ялга кайтканда, минем ромбик төшереп сырылган
нейлон курткамны сорап торган иде. Киемне кешегә биреп торсаң, кире
кайтканда үпкәләгән була, үзеңнән үч ала икәнен белә идем, югыйсә, саран
исеме күтәрәсем килмәде, ни дисәң дә классташ бит...
Кайткан Рәфәт авылына, клубта егетләр бәйләнешкәннәр. Кан чәчрәгән
куртканы әнисе кайнар суда юып «пешергән»... Рәфәт аны, миңа күрсәтергә
уңайсызланып, шактый көннәр әйтмичә йөргән. Аңлаштык инде соңыннан.
Кабырчыкка әйләнгән куртканы мин шифоньерның аскы киштәсенә ыргыттым.
Гуд бай! – немец теле укытучысы Сагындыкова апа әйтмешли...
Беркайчан мул сөйләшергә яратмый торган Рәфәткә бүген нидер булган: юк-
барны сөйләшеп утыра да утыра. Шатлыктанмы, кайгыданмы дулкынланган
– анык кына белә алмыйсың. Утыра торгач, сәгатенә карап алды да:
– Әйдә, урамга чыгабыз, шундый матур кар ява бүген, – диде.
Чыктык. Стадион янына, аулак урынга җиткәч, ул:
– Син мәктәптә минем тугызынчы класстан алып, унберенчегә кадәрле
бөтен малайны кыйнап чыкканны беләсеңме? – диде.
– Юк, берәүнең дә сиздергәне булмады.
– Тимәгән бер син калдың... – дип, Рәфәт төмсә йөзенә саран гына елмаю
саркытып алды. – Кыйнау дию дөрес тә түгелдер... Мин бит дәрес бирәм...
Шау-шу кузгатмыйм. Сүгенмим, кызмыйм, тыныч кына... Ул приёмны мин
сиңа да өйрәтеп калдыра алам.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
113
– Кирәкми. Кешегә кизәнү – Аллаһка кизәнү белән бер, дия минем Салиха
әби.
– Һы, бу тормышта кизәнмичә генә яшәп булмый.
Сүзсез калып, карлы стадион сукмагыннан әрле-бирле йөрибез. Рәфәт тамак
кырып куя, гүя күңелендәге әйтелмәгән уйларын барлый, актара, чүбеннән
арынырга тели.
– Күз алдыңа китер: мәктәп коридорыннан килә берәү... бәхетле елмаеп
килә, киеме дә синекеннән шәбрәк... Аулак урынга чакыртып алам мин
моны: «Син миңа ошамыйсың, егет», дим дә... Кара-каршы баскан уңайдан
иңсәсеннән кисәк кенә тартып китерәм, шул моментта ике ударны берьюлы
бирәм – берсе тез белән җан җиренә, икенчесе маңгай белән ияк астына...
һушсыз калып авып китмәсен өчен иңсәсен җибәрмим... сыгылып кына төшә
дә җиргә тезләнә. Ул бит минем каршыда тезләнә! Шулай итеп, мин мәктәптә
күпме тәкәббер малайны тезләндереп, сабак бирдем.
Рәфәт моны шулкадәр канәгатьлек белән, олы бер серен ачкан кебек сөйләп
бара, мин шаккатып калдым. Тып-тыныч холыклы кебек иде, кемгә дә булса
тавыш күтәргәне, кызып киткәне булмады. Эчке уена баткан үтә сабыр кеше
сыман иде.
– Блокнотымда синең исем турында сызык тора. Шуны бетерим дип килгән
идем яныңа, тагын булмады, тезләнмәгән бер син калдың, – дип, ул рәнҗегән
сыман сәер караш ташлады да, кырт борылып, китеп барды. Стадион капкасына
җиткәч:
– Иртәгә мин Себергә китәм, хуш, – диде.
Мин Рәфәтнең кинәт шулай күңелендәге кара капкасы ачылуын акылыма
сыйдыра алмыйча басып калдым. Бу – хушлашу түгел, ә бәхилләшү иде сыман...
Аның тугызынчы класста иң тере, иң җитез кызыбыз Светланага гашыйк
булганлыгын барыбыз да сизә идек. Рәфәтнең баянда уйный белүе дә шул
чакта ачылды. Светлана – Советлар Союзы герое Әкрам Вәлиев кызы иде.
Әмма әтисенең батырлыгы белән беркайчан да мактанганы булмады. Нечкә
күңелле, очынып йөргән Светлана унынчыга күчкәч, басынкыланып калды
кебек. Рәфәттән дә читләште бугай. Бәлки ул аның яшерен генә башкарып
килгән әлеге яман гадәтен белгәндер...
Тормыш – уен, дип йөр менә. Кешеләр карурманы куерак та, шомлырак
та түгел микән әле?.. Менә кем булып чыктың син, төмсә йөзле классташ.
Тормышта кичергән нинди үчлек йөзеңә төн карасы сеңдерде? Сирәк кенә
елмаюың да синең табигый түгел, ә елмаю хәрабәсе генә булган икән бит...
Тимераяк ярышында катнашырга Тресттан чакыру килгәч, мин озын
спорт конькиларын алып, стадионга киттем. Анда эшләүче спортсмен кыздан
бөтен серләрен кыска гына арада өйрәнеп алу малайчактан ук боздан кайтып
кермәгән «тәҗрибәле» аякка кыен булмады. Гаҗәп икән ул озын конькилар.
Борылышларда аякларны алдан чалыштырып алу, озынга барганда арттан
чалыштыру өчен үзенә бер осталык, төгәллек кирәк. Ә тизлек көчәйгәннән-
көчәя, конькилар гүя үзеннән-үзе суырып алып бара. Куллар – канат. Аяклар
чигү чигә. Бу ләззәтне каток иркен чакта, аяк астында бала-чагалар чуалмаганда
гына алып була шул...
Мин инде ярышта үзем дә катнашырга әзер идем, әмма һөнәр училищесыннан
кызлар командасы гына туплап булды. Аның каравы, яшьләр булмаса да ярый,
дигән ике ярышта – шахмат һәм ату ярышларында катнашып, Бөгелмәдә Трест
буеча беренче урынны яуладык. Шулай итеп кыш узып та китте.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
114
Язның матур бер көнендә Спорт тауарлары кибетенә кергәч, шаккатудан
телсез калдым. Каршымда – спорт мастерлары халыкара ярышларда гына
катнаша торган велосипед балкып тора. Күземә генә күренәме, каян килгән бу
Азнакайга? Ул – ыспайлыгы! Ул – җиңеллеге! Бөгелеп төшкән руле – таудан
сикерәсе кәҗә мөгезе кебек тора. Тизлекне кул хәрәкәте белән бер-бер артлы
ун төргә күчереп була. Тәгәрмәчләре бер рычагны боруга, автомат рәвештә
салына. Мин күпме еллар кызыккан, хыялымда йөрткән могҗиза бит бу!
Тотып-тотып карыйм, сокланудан куллар калтырый. Сулышыма кабып
торуымны күреп, кибетче минем янга килде:
– Кызыктыңмы әллә? – ди. – Берәү генә ул. Заказ белән кайтардык, – ди. – Бай бер
нефтяник малае алырга тиеш иде... фаҗигагә эләккән, диделәр. Килә алмый инде...
Мин акча күчерү юлы белән иртәгә үк алабыз, дип, кибеттән кирәкле кәгазь
юнәтеп, конторага йөгердем. Тыным-көнем бетеп, Әхмәтбаев абый кабинетына
барып кердем. Хәлне аңлаткач, аңлаган кебек булды да, барыбер, кайтарып
сорамыйча калалмады:
– Хакы йөз сиксән биш сум дисеңме? Кырык биш сумлыгы ярамаганмы!
– Андые ишәк бит аның, Әхмәтбаев абый, – дим, – ә бу – аргамак.
Ул арада бухгалтер Рәмилә апаны чакыртып, тиз арада акча күчерү
документын өлгертергә кушты. Ә миңа, төне буе теләк теләп чыгарга гына кала...
Икенче көнне иртән Рәмилә апаның банктан кайтканын дүрт күз белән көтеп
тордым. Күңелсез генә кайтып килә. Йөрәгем урыныннан купты.
– Булмады бит әле бу, – ди. – Бланкта хата киткән. Икенчегә кул куйдырырга
Әхмәтбаев абыең Бөгелмәдә. Кич кайтса да кереп тормас, ял алды бит...
Болай булса, кулдан ычкына бердәнбер велосипед. Каршылык тудымы –
чигенмәскә, ул каршылыкны җимереп булса да алга барырга, дип тиз генә
акылны эшләтеп алдым. Минем ярсыну шулкадәр көчле иде ахрысы, Рәмилә
апа хәтта минем тәкъдимгә каршы килә алмады.
Менә мин, кабинет ишеген эчтән бикләп, пыяла аша төшереп тә, болай
гына да Әхмәтбаев абыйның кул кую рәвешен кабатларга керештем. Шулкадәр
четрекле, озын итеп куйган кулны, йөз мәртәбә генә язып караганмындыр.Үзем
сәгатькә багам, банктан акча күчерү вакыты чыгарга утыз минут кына калып
бара. Ниһаять, яңа бланкка Әхмәтбаевча кулны куеп, кертеп бирдем Рәмилә
апага. Бланкны карады-карады да:
– Банк белән шаярырга ярамый. Шулай да барып карыйм, – диде. Күрәсең,
минем чырайдан әгәр шушы операция барып чыкмаса, зур фаҗига буласын
төсмерләгәндер.
Әй көтәм, әй көтәм әйләнеп кайтканын. Күңелдән әллә нинди хорафатлар
уйлап чыгарып, үземчә фаразлыйм.
Исән-имин кайтып килде бит Рәмилә апа.
– Ну, малай, сиңа фальшивомонетчик кына буласы калган, – дип көлә.
Акча күчерелгән кәгазьне тотып, аргамакка тиң иң затлы велосипедны
алырга дип кибеткә йөгерәм.
Бәхетле тукталыш
И бу – тургай моңына манылган җәйге хозурлыклар!
Күк гөмбәзенең аяз төпкеленнән без белмәгән дөньяларның кызыктыргыч
шәүләсе саркып күренер кебек.
Велосипедта җилдергән унсигез яшьлек егет күңелендә нинди уйлар
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
115
кайный? Әллә соң – уйлы икәнен белмәгән уйлы чагымы, бәхетле икәнен
белмәгән бәхетле чагымы?
Педальне күз иярмәс тизлектә әйләндергән аякларында ап-ак спорт чүәкләре
чагылып кына кала, кыска җиңле ут-кызыл футболкасын җил кабарткан.
Велосипедның ялтыр тәгәрмәчләреннән җем-җем килеп кояш нуры сибелә.
Җете балкыш! Бар да әйбәт. Бар да имин. Рәхмәт сиңа, унсигез яшьлекнең
ирекле җәе!..
«Сагынырсың, сагынырсың әле, ничек кенә сагынырсың», – дип пышылдый
йомшак, ягымлы җил. Велосипед тизлегеннән туган бу җил: «Үзең уяттың
да!» – дигән шикелле үрсәләнә, чытлыкланып, чәчне тузгыта, иркәләнеп куенга
тула, алга йөгереп китеп, мине үз артыннан әйдәкли.
Үр менү белән үр төшү арасында аерма юк. Рульнең сул як очындагы
«өтер«гә кагылып кына алам – тизлек үзгәрә, рульнең сул ягындагы «өтер«дә
биш төрле тизлеккә күчерешле хикмәткә ия. Очам гына. Машиналарны узып
китү – җан рәхәте. Дулкын-дулкын таулар, яшел тугайлар, үзән-кырлар –
һәммәсе минем тизлеккә ярашып, бер юнәлештә агып бара...
Туган җир күкрәгенә каеш булып уралган юл тигезлеге, сынатма, сакла
син, ярлыка, тизлек җиленнән исергән башсыз улыңны! Бер генә була бит ул,
гомереңдә бер генә була бәхетнең җиденче катында очу мизгеле. Искәреп кал,
бүтән аны кабатлап булмый, сагынырга гына кала...
Шундый хәтәр тизлек белән җилдергәндә... җан үзәгендә кабара барган
кыргый хисне сыйдыра алмыйча, кулларны рульдән ычкындырам да, күккә
сузып бер талпынып куям... Мин шулай бу җирдә яшәвем өчен Ходайга
рәхмәтемне җиткерәм түгелме!
Асфальттан авылым юлына борылам. Колакта жуылдаган җил сүрелә,
тизлек акрыная, велосипедның тизлектән ярсыган тәгәрмәчләре ризасыз гына
вак-төяк чокыр-чакырларны санап бара. Ике тау арасында посып утырган
авылым, үзенең барлыгын раслап, кинәт каршымда пәйда була. Күрәм бит,
мин төшәсе тау, каты булмасын дип, юлын бәрхет тузан белән түшәгән. Сизәм
бит, мин ачып керәсе капка келәсе, алдан ук әзерләнеп, кытыкланып куйды.
Менә ул – ваемсыз яшьлекнең кадерле тукталышы! Чирәмле ишегалды.
Алтын шарлар итеп бал кортларын чөеп уйнаган бакча. Менә ул – бауга ак
керләр элеп йөргән яланаяклы кызый. Кисәк ачылган капка тавышына сискәнеп
борыла, зур ачылган күзләрендә якты моң. Ниндидер акыллы сүзләр көчсез бу
мизгелдә, ашкынып килгәнемне сиздермәс өчен, җүләр бер дулкынга күчәм:
– Кем син, танымыйм?
– Мин – Фәния. Ә син кем?
Дымлы керләрдән чирәмгә ләйсән тамчылар тама. Бал кортлары үз көенә
гөжелди. Койма буенда песи таралып ята. Фәниянең аяк йөзен юеш туфрак
сипкелләгән.
Кысып алган бәхетле хистән күзгә яшь килә...
(Дәвамы киләсе санда)