Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮЗЕМ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘМЕН ӘЛЕ

***
Уйлар, уйлар...
Кайчак алар – тып-тын
Җәйрәп аккан елга агымы,
Кайвакытта күңел ярсулана,
Әйтерсең лә диңгез давылы.
Уйлар, уйлар...
Кайчак күккә аша,
Галәмнәрне кайта әйләнеп.
Кайчак болыннарда чалкан ята,
Чәчәкләргә иркә бәйләнеп.
Уйлар, уйлар...
Төрле-төрле була,
Агы була, кайчак – карасы...
Уйлар, уйлар – кеше яшәеше –
Туу белән үлем арасы.
***
«Күңелем Ленин белән сөйләшә...»
С.Хәким

Үзем белән сөйләшәмен әле,
Шыпырт кына, тып-тын, килешеп.
Кайвакытта нидер пышылдый күк
Талгын гына җылы җил исеп.
Үзем белән сөйләшәмен әле,
Ярсып-ярсып, тетеп, орышып.
Тирә-якта давыл, әйтерсең лә,
Күңелемнең hава торышы.
Үзем белән сөйләшәмен әле
Шатлыгымда, кыен чагымда.
Бергә күтәрәбез бу тормышның
Карасын да hәм дә агын да.
Үзем белән сөйләшәмен әле.
Ул тикмәгә мине мактамас,
Гаепләрем булса – акламас та,
hәм шулай ук салып таптамас!
***
Җир шундый матур,
Җил талгын гына...
Тик кешеләр генә
Сугышалар, талашалар.
Әллә шушы тамашадан
Кайвакытта
Җир дә вулкан булып сулый,
Җил дә бүре булып улый.
***
Элек карадык бер яктан,
Хәзер – икенче яктан.
Кемдер күргән гел караны,
Кемдер гел күргән актан.
Берәүләре гел хурлаган,
Кемдер гел килгән аклап...
Бәлки инде вакыт җиткән
Карарга ике яклап.
***
Бала чакта
Текә ярдан суга сикергәндә
өзелеп төште йөрәк.
Ә бит
Текә ярдан суга сикерергә
башсызлык кирәк.
***
«Энем!» – диеп дәшкәннәргә
Үпкәли идем элек.
«Абый!» – дигәч, сискәндем мин,
Олыгайганымны белеп.
***
«Кайтмыйсың!» – дип үпкәлисең, Әнкәй...
Моңа, бәлки, үзең гаепле.
Гел өйрәттең: «Эшлә, эшләмәгән
Бәйрәм итә алмый гаетне».
Минем теләк – синең теләк инде:
«Эшсез калдырмасын Ходаем!»
Бәхетемә, гел чокчынам әле,
Чүпләгәндәй тавык бодаен.
Минем хезмәтләрем – сезнең хезмәт,
Горурланып кайчак куясыз.
Сездән башка – без кош баласыдай
Суыкларда калган оясыз.
«Кайтмыйсың!» – дип үпкәлисең, Әнкәй...
«Эшем күп шул!» – килә диясе...
Дөрес түгел, инде иң зур эшем –
Сезгә кайтып башым иясе.
***
Бу тормышның, бәлки, минем өчен
Хатын-кызлар – иң зур бизәге!
Бер көн күрми торсам мин аларны,
Дөньядан да бик тиз бизәмен.
Алар юкта – күкне болыт каплый,
Көн сүрелә. Кояш тотыла.
Һични уйлый алмый газиз башым,
Салкын котып җиле йортымда...
Болыннарда чәчәкләр дә шиңә,
Тулы Ай да күзгә күренми.
...Сез булганда, бары сез булганда
Күзләремнең нуры сүрелми!
***
Янмыймын утларда,
Батмыймын суларда,
Тоймыймын эссене, суыкны...
Тик сине күргәндә,
Тик сине үпкәндә
Буламын эсселе-суыклы!
***
Матурлыгың сурәтләрлек
Сүзләрне табалмадым,
Шуңа күрә шигыремне
Башламый тәмамладым.


Арада юп-юка пыяла
Бер егет тәрәзә каршында.
Көтә ул анда ут янганын.
Ашкына күрергә сөйгәнен,
Сизми дә күзләре талганын.
Тәрәзә hаман да караңгы…
Белмидер бу Мәҗнүн бер нәрсә:
Караңгы бүлмәдән сөйгәне
Өзелеп егетне күзәтә.
Горурлык кертмидер егетне,
Кызы да чыгарга ояла.
Көтәләр йөрәкләр бер-берсен –
Арада юп-юка пыяла.


Безнең киләчәкләр – куе томан
Безнең киләчәкләр – куе томан...
Ул томанда бәхет бар сыман.
Текә ярдан суга сикергәндәй,
Шул томанга чумам ярсудан.
Безнең киләчәкләр – куе томан...
И, киләдер ерак карыйсы.
Өметләнәм – шул томанда көтә
Җиләк исе безне, кар исе.
Безнең киләчәкләр – куе томан...
Кайвакытта бераз ачыла.
Юк, кирәкми! Үз вакыты белән
Килсен шатлык, сагыш – барсы да!
***
Тирә-якта бар да зарланыша,
Бар да сүгә кемне булса да.
Ә мин дәшмим, әмма елмаямын,
Күңелләрем бик нык тулса да.
Кемдер гаеп эзли күршесеннән,
Кем – хатыннан, ата-анадан...
Картлар йорты. Кемдер тәрәзәдә
Хәбәр көтә газиз баладан.
Уйлап кара: кемдә икән гаеп –
Атадамы, әллә балада?!.
Гаеп эзләп гомер уздырмыйкчы –
Кылган куган кебек далада!
Булмыйк әле, әнә, берәү сыман:
Әй, үпкәләп ташка юлдагы,
Тибә ярсып, аннан гаеп табып...
Әрнеп үрсәләнә ул тагы...
Бу тормышның төрле чагы була:
Эссе була кайчак, суык та.
Өскә ишеләдер кайгы-сагыш –
Җибәреп шул булмый куып та!
Кем гаепле?! Кемгә үпкәләргә –
Тарихкамы, илгә, халыкка...
Эзләп кара! Бәлки, табалырсың...
Бик күп кырлы була хаклык та.
Минем уңышсызлык – минем гаеп,
Минекедер минем ялгыш та...
Шушы җирдә биргән тормыш өчен
Рәхмәтлемен насыйп язмышка!