Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Марсель ГАЛИЕВ
Рапорт

Университетның хәрби кафедрасында дәрес башланырга тора. Ул чактагы студент
Зөлфәт дежурлыкны курсташы Мөдәррис Әгъләмовка тапшырган. Менә-менә ишектән
майор Шакиров килеп керергә тиеш. Мөдәррис рапортын инде йөз мәртәбә авыз эченнән
кабатлаган. «Товарищ преподаватель! Во время моего дежурства...» дип башлыйсың да...
Менә ишек ачыла, класс дәррәү аягүрә баса. Майор Шакиров рапорт кабул итү кебек
ләззәтле мизгелгә әзерләнә. Мөдәррис «Смирно-о!» командасы бирә дә җитез адымнар
белән майор каршына килеп баса, киноларда немец солдатларыннан күреп калганча,
үкчәсен үкчәгә бәреп честь бирә. Чатнап торган тавышын яңгыратып рапорт бирә башлый:
– Товарищ предатель!..
Аһ, каһәр суккан чытырманлы рус теле! Җиңел генә әйтәсе иде бит... Класс гөр
килеп көләргә тотына. Мөдәррис тотлыгып кала. Майор Шакиров агарып чыга.
Дулкынланган чакта шундый гадәте бар аның: сул күз кабагы тартыша башлый, уң
терсәге белән ул үз касыгына төртеп куя. Совет майорына «предатель» дигән хәтәр
сүз әйтүдән каушап калган Мөдәррис тә нәкъ Шакиров хәрәкәтләрен үзе дә сизмәстән
кабатлый: сул күз кабагы тартыша, уң терсәге белән үз касыгына төртеп куя.
Моны ук көтмәгән майор кычкырып җибәрә:
– Ещё дразнишься!.. Вон из класса!
Шул китүдән Мөдәррис Әгъләмов хәрби кафедрага бүтән әйләнеп кайтмый.
Университет белән дә хушлаша.
Шуннан бирле, урамда хәрби кеше күрсә, Мөдәррис Әгъләмнең сул күз кабагы
тартыша, уң терсәге касыгын эзли торган була...


Фәлсәфи төкерек
Америка Кушма Штатларында йөргән чакта мин бәхетле очракка туры килдем.
БМОның Генераль секретаре Бутрос Гали безнең атаклы шагыйребез Мөдәррис Әгъләмне
милли мәсьәләләр буенча киңәшкә чакыртып алган икән. Утыз ике катлы штаб-квартира
каршында журналистлар җыелган, кара болыт кебек. Кайсы гына илдән килмәгәннәр.
Мин дә шулар арасына барып кысылдым. Көтәбез. Бөтенесенең дә телендә «Мөдәррис...»
Кытайлар, Мү-Дәлли, диләр, аларда «р» авазы юк бит. Греклар – Мударриссиус, абхазлар
– Амөдәррис, грузиннар – Мударриссилиани, кхмерлар «Мө!» дип кычкыралар.
Менә бервакыт ишекләр ачылып китте. Яхшы ашаган таза-таза адәмнәр арасында
безнең курач гәүдәле Мөдәррисебез күренде. Гәүдәгә озынлык ягыннан кыска буйлы
Мөдәррисне Бутрос Гали иелеп кочаклады да өч мәртәбә үпте. Ирләр белән үбешү
тәрбиясе алмаган Мөдәррис Әгъләм кул аркасы белән битен сөртте, аннары кап-
кара тәрәзәле, гаҗәеп озын «Линкольн» лимузинына утырыр алдыннан, полиция
кордоны чак тыеп торган журналистлар ягына вәкарь белән генә карап, бармагын
Ренат Харисча пистолет итеп төзәп торды да, мине күреп алгач, ым какты. Ул арада
мине, күтәреп диярлек алып килеп, «Линкольн»га утырттылар. Машина эче гаҗәп
икән: телевизор эшләп тора. Экранда – бер-берсенә уралышып беткән лесбиянкалар.
Көмеш чиләкләрдәге боз эченнән шампан шешәләренең кукрайган борыны күренә.
Арттарак – яшькелт зәңгәр сулы бассейн.
183
Машина кузгалып китүгә, Мөдәррис Әгъләм киемнәрен салып ташлады. Тетелеп
бетсә дә, социализм чорының карасу төсен җуймаган трусигын да таслап төреп куйды.
БМОның Азия-Африка илләренә ярдәм фондыннан бирелгән, крокодил тиресеннән
эшләнгән затлы плавкины киеп карады. Чылатырга кызгандымы, киредән салды,
бассейнга кереп, бөтен дәүләтен таратып та ташлады. Су астыннан ике бармагын
чыгаргач, мин аны, Черчилль кебек, «Виктория» дигән билгене күрсәтә микән, дип
уйлаган идем, кырыйда утырган хезмәтче негр малае, шундук аның теләген аңлап,
сигара кабызды да Мөдәрриснең ике бармагы арасына кыстырып та куйды. Мөдәррис
Әгъләм, алкалы төтеннәр чыгарып, Манһеттен небоскрёбларына таба өрде дә:
– Арылды... Бутрос Гали белән җиде илнең азатлыгын хәл иттек инде, – диде.
Кымырҗып торган салкын шәраб эчкәч, күзләрен йомып, су өстендә яткан килеш
бераз черем итеп алды. Күзләрен ачып, тәрәзәдән небоскрёблар урынына тәбәнәк-иске
йортлар күргәч:
– Әллә Казанга кайтып та җиттекме?! – дип сорады.
– Юк, сэр, – диде шофёр. – Нью-Йоркның негрлар яши торган кварталы бу.
Мөдәррис, тынычланып, бассейнга башы белән чумды, бөтенләй күмелеп, Җир
йөзеннән, тарихтан, татар халкыннан ике минутка югалып торды. Милләт язмышы
өчен хәвефле минутлар иде бу...
Бассейнга Һималай кыялары арасында үскән җитмеш ике төрле үләннән
кайнатылган, Тибетның далай-ламалары гына куллана торган ислемай салынган иде.
Зәй ягының ярым керәшен авылында үсеп тәрбия алган Мөдәррис тәненә чат килешеп
тора иде бу хушлык.
Менә ул судан чыкты. Негр малае тәнен корытып, изрәтеп массаж ясый башлагач,
егерменче гасырның фәлсәфә ташын йоткан бу бөек шәхескә мин бер сорау бирмичә
түзә алмадым:
– Мөдәррис әфәнде, сезнең Президент булырга ниятегез юкмы?
– Равил Фәйзуллин дөрес эшли, – дип башлады ул җавабын. – Дөрес эшли үз
акчасына үз һәйкәлен ясатып. Киләчәккә ышаныч юк хәзер. Шәйхи Маннур да әнә
исән чакта үзенә ике һәйкәл ясаткан иде. Берсен, Ленин һәйкәлен этебрәк, шуның
урынына Мамадышның үзәгенә куйдылар. Икенчесе – туган авылы Тулбайда.
– Мөдәррис әфәнде...
– Әйе, әйе, аңлашыла соравың... Зөлфәтне сакларга кирәк, туган. Әгәр аны, төрмәгә
утыртып, өч ай одиночный камерада тотсаң, өч томлык шигырьләр язып өлгертә,
билләһи! Әлбәттә, шартлар тудырып... Шәп ашау-эчү, атнага бер хатын-кыз. Чибәрлеге
мөһим түгел. Чит күзләр кызыгырдайларны Зөлфәт өнәми. Юк, мин гомуми халык
төрмәсе хакында әйтмим. Казан тирәли «Поле чудес» кырында төзелә бит әле икешәр-
өчәр катлы, тәрәзәләре рәшәткәле...
– Коттеджларны әйтәсеңме?
– Коттеджмы, кат тизме – анысын белмим... Шәһәр читендә унбиш сутый җире булган,
ишек-тәрәзәләре рәшәткәле ике-өч катлы суверен төрмә кирәк иде инде Зөлфәткә дә...
– Минем сорау...
– Батулланы әйтәсеңме?! Әй изделәр дә бит Батулланы Брежнев чорында, әй
сыттылар... Унсигез ел буена талкыдылар. Хәтерлисездер, шул дәвер эчендә Батулла
12 китап бастырып чыгарды, СССРның төрле театрларында 7 пьеса куйдырды. Өч
театрда бер-бер артлы баш режиссёр булып эшләде. Партийный булмаган килеш,
юри, сынар өчен куйдылар Батулланы. Шул чорда ул тагын Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе булып алды. Православие динендәге хатынын аерып, егерме җиде
яшьлек чибәр татар кызына өйләнде. Казанның епискобы күршесендәге йортын
сүткәч, ике җирдән фатир алды. Беренче машинасы бәрелеп хыянәт иткәч, анысын
үз хакына җибәреп, яңаны юнәтте. Шушы кадәр эшкә ничек чыдамак кирәк! Болай
ук бәхетле изелгән бүтән берәр язучы булды микән ул елларда! Дөрес, хикәяләрен
бастырмадылар. «Черек күл»гә чакырып: «Язма хикәя, язма хикәя!» – дип, өстәл
сугып, Төркиягә чыгарып ташлау белән куркытып, көнаралаш сүгәләр иде үзен.
Шул еллардагы тыелган хикәяләрен Батулла күптән түгел редакциягә китергән иде...
Берсен дә басарлык түгел. КГБда да җүләр малайлар утырмый, теге елларда ук сизгән
184
булганнар ни язып йөргәнен. Батулла КГБга мәңге рәхмәтле хәзер. Йөрер иде әле һаман
шырдый-бырдый хикәяләр язган булып. Әнә күр, бүген нинди романнарга тотынды.
– Сез Президент булырга телисезме, дип сорау бир-рр...
– Бер көрәшчебез бар иде бит әле. Яшьләрнең «Азатлык» оешмасы башлыгы.
Мәйданнарда сөйләргә өйрәнеп килә дисәм, Австралиядә яшәүче татар кызына кияүгә
чыгып китте дә барды. Хәзер анда верхолаз булып эшли, ди.
– Кем, кем дисең?
– Верхолаз. Баскыч куеп менә дә жирафның колак артын кашып утыра икән. Безнең
министрларныкы дәрәҗәсендә, ди, хезмәт хакы.
– Мөдәррис әфәнде, без төп сорауга кайтыйк әле...
– Ә! Туфан Миңнуллинмы?! Хельсинкига киткән ул. Поезд белән булмыйча!
Самолётка аллергия ич аның. Союз председательлегеннән аласы елны кызык иттек
без аны, ә! Якутларның съездына өч ай алдан җибәрдек моны поезд белән. Съезд
беткәч, өч айдан соң кайтып төште. Кем инде мондый заманда алты ай юлда йөри.
Әнә, Гариф Ахунов кабинетын алты көнгә дә калдырып китми иде. Туфан кайтып
кергәндә, күпме үзгәреш: Союз ишегалдында пропискадагы кәрлә эт үлгән, вахтёр –
җүләрләр йортында, секретарь карчык урынында колагына кадәр менгән якты боттан
гына торган мадонна утыра.
– Сез кайсы авылдан, иптәш? Керергә ярамый! – дип каршы ала Туфан әкәне.
Җитмәсә, кабинет ишеген дә биегәйтеп, озын буйлы кешегә чамалап яңаны
куйганнар, йозак та алышынган.
Шуннан соң депутатлыкка китеп барды бит Туфан әкә. Әле Хельсинкидан интервью
биргән. Базарлы Матакка кадәр ишетелә торган Бөтендөнья татар радиосына. Казанга
кире кайтасым юк, юбилейга бүләк ителгән өй бурасын Мәрәтхуҗадан Тампере
шәһәренә тракторлар белән тарттырып китерсеннәр, дигән.
– Нигә кайтмаска булган, үпкәләгәнме әллә?
– Академия театрында Зөлфәт Хәким диктатурасы урнашып килә, миңа көн бетәчәк,
дибәйтеп әйтә, ди.
– Минем сорау... Тукай премиясе...
– Премия дигәннән, Роберт Миңнуллин күренәме? Ул алырдай премия бетсә, яңасын
уйлап чыгарырга кирәк. 2038 елда аңа туксан яшь тула. Сөн суында юынганнар озак
яши, ди. Ике тапкыр туксанга җитә әле ул, Аллаһы боерса.
Тәки соравыма туры җавап алырга өлгермәдем. Машинабыз Кеннеди аэропортына
сызгырып кына килеп керде дә «Боинг» самолёты янында тукталды. Трап тирәсендә
берсеннән-берсе чибәр стюардесса кызлар, сөлгеле подносларга чәкчәк куеп,
Мөдәррисне көтеп зарыкканнар иде. Бөегебез өч бармагы белән ике чәкчәк эләктереп
капты да, тозы әзрәк булган, дип, траптан өскә күтәрелә башлады. Мин, баядан бирле
тулгаклаган соравымны кабатларга дип, аның артыннан иярдем.
Трапның иң биек ноктасына җитеп, самолётның буаз корсагына кереп китәр
алдыннан Мөдәррис Әгъләм борылды да, Америка киңлекләренә мәгънәле караш
ташлап:
– Президентлыкка кадәр миңа бабаларыбыз уңлы-суллы өләшеп калдырган
җирләребезне бер кулга тупларга кирәк әле, – диде. – Америка да безнең әмирлек
икәнен искәртә башларга вакыт. Майялар безнең бабаларыбыз түгелмени! Арканзас,
Ак аю, Алабама. Тел яңгырашын гына тыңлап кара. Барысын да кайтарып алырбыз!
Төркидән башланган дөнья төрки белән бетәргә тиеш!
Мөдәррис Әгъләм, Атлантика җиленә аркасын куеп, ике теш арасыннан черт итеп
нәзакәтле төкерде.
Америка маңгаена чәпәлгән фәлсәфи төкерек иде бу...