Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тукайча көләм

Шул давыллы чорда чөнки туып-үстем,

Шул давыллы чорны кичтем!

Әхмәт Исхак

Чын галим дә, чын язучы да булган каләм ияләренә, кыскасы, зур талантларга һәрвакыт сокландым. Андыйлар әдәбият һәм фәнне бер көрәккә салып этеп барган бульдозер сыман тоела миңа. Үзэткеч көрәгеннән вак-төяк коелып барган кебек, әлеге шәхесләр дә, ялкынлы да, үтемле дә каләмнәре ярдәмендә, нәфис әдәбиятны буш әсәрләрдән арындыруга зур көч куя, аның үсешенең туры векторларын билгели. Шундыйлар арасында мин гаҗәеп талантлы шәхес Әхмәт Исхакны да күрәм.

Әхмәт Габдулла улы Исхаков (1905-1991) – үз чорының атаклы шагыйре, тәрҗемәчесе, тәнкыйтьчесе иде, кызганыч ки, бүгенге әдәбият сөючеләрнең зур күпчелеге инде аны сатира-юмор остасы буларак кына белә, яшьләребез арасыннан бөтенләй белмәүчеләр дә күп. Ә бит ул, сөекле Тукаебыз кебек, үз чорының төрле жанрларда эшләүче иң актив иҗатчыларыннан була, тормышның игътибарга алырлык һәр мөһим күренешенә, ил һәм хәтта дөньякүләм вакыйгаларга оператив рәвештә мөнәсәбәтен белдереп бара. Ә бу нинди кыюлык, белемлелек, күзаллау офыгының киңлеген, фаразыятка осталык таләп итә!

Ә.Исхак иҗаты белән якыннан танышканнан соң, һичшиксез, инанасың: ул – Тукай мәктәбе сыйфатлары ачык күренеп торган каләм ияләреннән. Бердән, Ә.Исхак әдәбиятка Тукай чорының тәэссораты нәтиҗәсендә һәм олы шагыйрьгә замандаш әдипләрнең лаеклы алмашы сыйфатында килә. Әле һичкайсы татарның теленнән Тукай исеме төшмәгән бер вакытта – узган гасырның егерменче елларыннан аның шунда ук әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын яулаган шигырьләре, иҗтимагый темаларга язган мәкаләләре, очерклары көндәлек матбугатта басыла башлый.

ХХ гасыр башы әдәбияты яңалыкка ничек кенә тартылмасын, анда назирәчелек һаман да – көчле күренештер. Бер яктан, бу борынгыдан килгән традицияләрнең яшәү сәләте турында сөйләсә, икенче яктан, яңачалыкның да назирәчелек аша әдәбиятта популярлаша алуын күрсәтеп тора. Өченче яктан, кайбер язучылар, яңалыкка омтылыш аркасында, укучы җанына якын һәм милли рухыбызны ачканда бик отышлы булган форма-калыпларның онытыла баруы өчен дә борчыла, ә аларның вакыты чыкмаганлыгын Тукай иҗаты аша раслау җиңелрәк, отышлырак була. Шуны аңлап алган Әхмәт Исхакның Тукайга ияреп язган әсәрләре татар әдәбиятында назирәчелекне, пассив кулланышка күчкән кайбер калыпларны җанландырып җибәрә.

Оригиналь әсәрләр язарга да маһир Ә.Исхак, билгеле ки, Тукайга таянмаса да, зур язучы данына ирешкән булыр иде, әмма шагыйрьнең актуальлеген югалтмаган һәм тематик киң мирасы аның өчен тормыш китереп чыгарган проблемаларга җавапны бирә дә тора. Шәхси тормышта көймәбез комга терәлгәндә, кулыбызга Коръән алган кебек, әдәбиятта һәм иҗтимагый чынбарлыкта теге яки бу проблемалар көн кадагына сукканда, шагыйрьләр әнә шулай еш кына Тукайга килә. Ә.Исхак та, белгәнебезчә, Тукайга бигрәк тә тормышның теге яки бу күренешенә тиз арада җавап бирергә кирәк булганда мөрәҗәгать итә. Сугыш башлангач, ул «Дөнья бу!», «Тотса Мәскәүләр якаң» һәм башка әсәрләрендә, Тукайның шул исемдәге шигырьләренә ияреп, фашистларның хурлыклы киләчәкләрен фаразлый:

Ни кылырсың, әй фашист җан, тотса Мәскәүләр якаң?

Как ты будешь отвечать там, тотса Мәскәүләр якаң? /…/

Кол итәргә мин тудым дип, лаф орып йөргән идең, –

«Ник тудым?» – дип аһ орырсың, тотса Мәскәүләр якаң?

Сүз уңаеннан шуны да әйтик: Тукайның халыктан алган әлеге гыйбарәсе татар әдәбиятында шулкадәр күп очрый ки, аларны туплап, хәтта фәнни хезмәт тә язарга булыр иде. «Тотса Мәскәүләр якаң» цитатасын нәкъ менә талантлы каләм ияләре, милләтпәрвәр әдипләребез куллана. Тукайдан алынган тирән һәм асмәгънәле бу юллар кайберәүләрне иҗтимагый-сәяси эчтәлекле әсәрләр язуга этәрә, текстларында алар шуңа яисә интертекстуаль бәйләнешләргә ишарәләп үтә; икенчеләр аны милли тарихны яктырткан әсәрләргә эпиграф, атама итә; өченчеләр теге яки бу вакыйга-хәлнең, проблеманың алшартын, сәбәбен ачканда, киңсыйдырышлылыгын, асмәгънәлелеген исәпкә алып, нәкъ Тукай аңлаганча куллана, ә Ә.Исхак аннан рәдиф-рифма ясаган. Кушма җөмләләрнең соңгы өлешендә килүенә карамастан, интертекст шигырьдә һәрвакыт доминанта позицияне алган һәм шул сәбәпле текст лейтмотивының кыскартыла алмый торган бер кисәгенә әверелгән. «Тотса Мәскәүләр якаң, нишләргә дә белмәссең», ди шагыйрь.

Бигрәк тә бүгенге шагыйрьләребез милли теманы ачканда файдалана торган әлеге цитата Ә.Исхакта уртак Ватанны – Россияне саклауга әйдәүче, патриотик яңгырашлы һәм фашистларга янаучы әсәрдә кулланылган. Дөрес, аңа карап кына, Ә.Исхак аның мәгънәсен башка тематик яссылыкка тулысынча күчергән дип әйтеп булмый, монда татар халкының ачы тарихи-милли тәҗрибәсе бик оста яшерелгән. Без инде сезне ни көткәнен үз үткәнебездән чыгып, бик яхшы беләбез, дип әйтә кебек шагыйрь. Шунысы бәхәссез: әлеге шигырь сугыш башлангандагы урра-патриотизм әсәрләренең берсе булып тора. Ә бит ясалма пафослылыкка корылса да, үз заманында андый җыр-шигырьләрнең халыкны бердәм фронт рәвешендә дошманга каршы күтәрүдә роле бик зур булган.

Ә.Исхак алга таба да Тукайга таянудан, аны пропагандалаудан туктамый. 1946 елны язган бер әсәрендә ул Тукайның, әсәрләренең халык күңелендә мәңге яшәячәген сөйли. Каләм иясенең Тукай образын әдәбиятта чагыштырмача аз сандагы һәм иҗатчыдан метафорик фикерләү, сүз үтемлелеге, композиция төзү осталыгы һәм башкаларны таләп иткән балладаларда, шул ук «Җырчы һәм үлем турында баллада»да чагылдыруы – әһәмиятле күренеш. Аның шундый әсәрләреннән «Тукай һәм яшь шагыйрь турында баллада»ны (1968) да искә алырга мөмкин.

Ә.Исхак мәсәлдә дә Тукай традицияләрен дәвам итүче санала. С.Хәким, аның әлеге форманы татар әдәбиятында җанландырып җибәрүенә бәйле рәвештә, түбәндәге фикерләрне әйткән иде: «Әйтерсең, мәсәл жанры шагыйрьнең бушаганын озак вакыт көтеп торган. Мәсәлләр Ә.Исхакта үз кешесен тапты. Ул кеше үткен телле, шаян, шук, урынына карап үтергеч усал. Бу жанрда ул үзен ничектер бөтенләй җиңел сизә, иркен тота, аның чын мәгънәсендә хуҗасына әйләнә. Минемчә, таланты аның шунда: Тукайлардан, Гафурилардан соң мәсәлне яңадан безнең шартларда үстереп җибәрде ул».

Шагыйрьнең балаларга аталган әсәрләре белән Тукайныкылар арасында да янәшәлекләр уздырырга мөмкин. Ә.Исхак бигрәк тә сюжетлы шигырьләрдә балаларның, үсмерләрнең көндәлек тормышын җанлы картиналарда күзаллап булырлык яктырта, җиңелчә юмор, гыйбрәтле хәлләр тасвиры аша аларга теге яки бу тискәре сыйфатларыннан арынырга ярдәм итә, аларны заман зәвыгын тоеп иҗат ителгән әкият геройлары арасында йөртә. Ә.Исхакның кече яшьтәгеләр өчен язылган әсәрләрендә шулай ук Тукай образын чагылдыруын билгеләргә кирәк («Безнең урам»).

Тукай иҗатында, дәреслекләрендә тәрбияләнгән һәм шигъри калыпларга, фикерләү рәвешенә өйрәнгән Ә.Исхак бигрәк тә юмор-сатира өлкәсендә Тукай традицияләрен үстерүгә көч куя. Әйтик, аның «Мещан базары яхуд киселгән тел» пародик поэмасы Тукайның мәгълүм «Кисекбаш»ына интертекстуаль бәйләнештә иҗат ителгән. Ә.Исхак иҗатында юмор-сатираның зуррак урын алып торуы бер дә гаҗәп түгел. Сугыштан соң, «Чаян» журналында эшли башлау, бигрәк тә 1963-1969 елларда аның баш мөхәррире вазифасын үтәү каләм иясенең көлү-тәнкыйть итү талантын тагын да ачып җибәрә. Ул күпсанлы эпиграммалар, чәнечкеле парчалар, актуаль яңгырашлы шаян мәсәлләр, такмаклар, мәзәкләр һ.б.ларны иҗат итә. Һәм элеккечә үк һаман да Тукайга таяна. Ә бит юкса… шагыйрь мирасын бәяләгәндә, ул да еллар барышында абынып куйгалый…

Кайчандыр Тукайның халык мәнфәгатен кайгыртуына, милләтпәрвәрлегенә сокланган Ә.Исхак берара, вульгар социологизм шаукымына бирелеп алып, Тукайны үз халкын сыйныфларга бүлеп карамауда, тулысы белән бәхетле яшәтергә теләүдә, милләтне азатлык өчен көрәштә бердәмлеккә чакыруда гаепли, буржуаз-демократик инкыйлабка зур өмет баглап ялгышты, дигән фикерләр дә әйткәли, башка хата карашлары да юк түгел, әмма ул әкренләп алардан арына бара кебек...

Хәер, Әхмәт Исхак бит узган чорның битлеге тулаем сыдырып төшерелгән елларда яшәргә өлгермәде диярлек. Бердән, ул үзгәртеп кору елларының тәүге этабын гына күреп калды, икенчедән, туксан беренче елда вафат Ә.Исхак инде актив иҗат эшчәнлеге алып бармый иде. Без дә партия кул астында һәм аның ныклы күзәтчелеге астында эшләгән җитәкченең чын йөзен, асылын белә алмый калдык. Әгәр дә яңадан ун ел иҗат итсә, әдипнең актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган чоры булса, туксанынчы елларда беленер иде аның Тукайның миллилеге, җәдидчелеккә мөнәсәбәте, алфавит алмаштыруга карата фикерләре һәм башка яклары турындагы чын һәм ихлас уйлары, шагыйрьнең һәр текстындагы асмәгънә идеяләргә, эчтәлеккә бәяләмәләре…

Әле шуңа игътибар иттем: нәкъ менә сәяси-иҗтимагый яссылыклардан торып фикер йөрткәндә, Ә.Исхак үз чорының өстән тагылган карашларын яклый түгелме? Әллә якларга мәҗбүрме? Талант иясен теге яки бу карашлары өчен гаепләү дә кыен. Чын хакыйкать беребезгә дә ахыргача ачык түгел бит. Теге яки бу фикерне язуның асыл сәбәп-шартларын без берничек тә белә алмаячакбыз. Кайвакыт, бер кыю әйберне имгәтеп булса да халыкка ирештерү өчен, авторлар үзләренә хилафлык та кылалар, текстларга төзәтмәләр кертәләр һәм куелган шартларга да ризалашалар иде. Партия инструкцияләрен турыдан-туры тормышка ашыручы, аның үткер күзе булган юмор-сатира журналын җитәкләүче берәр журналистның ялганга бөтенләй дә бармый калганы, гел үзе инанганны гына язганы булдымы икән? Юктыр! Булса да, ышандырмас иде! Ул төр матбугат партиянең иң көчле коралы булды бит.

Редакторларның, теге яки бу органнарның җавапка тартуыннан куркып, кеше текстларына тиешсез тыкшынулары турында әйтәсе дә юк! Бу күренеш исә яңадан көчәя бара! Күпләргә таныш хәл: син бер нәрсә язасың, сөйлисең, әңгәмәң яисә язмаң басылып чыккач, кайвакыт андагы иң мөһим фикерең шулкадәр үзгәртелгән була ки, күзләрең маңгаеңа менә. Элегрәк диссертацияләр яклаганда гына түгел, хәтта курс-диплом эшләре язганда да, аны башкаручылар әйтелергә мәҗбүри һәм әйтелергә тиешле карашлар турында кисәтеләләр иде. Фән өлкәсендә туксанынчы елларда шактый кыю фикерләребезне язып калдырсак та, хәзер баш өстебездә күсәкнең тагын да зуррагы, юанрагы күтәрелеп килә. Заман флюгерлары да ачыклана башлады кебек…

Ә.Исхакның Тукай мирасына мөнәсәбәттә җил уңаена ышаныпмы, ышанмыймы борылулары күзәтелүгә карамастан, аның Тукайны халыкка аңлатуда, халык язучысы сыйфатында, Зур Шагыйрь буларак танытуда роле биниһая зурлыгын кире кагу мөмкин түгел. Тукайның рус әдәбияты белән бәйләнешләрен ачканда, Ә.Исхак шактый кызыклы нәтиҗәләргә килә, укучыга һәр фикерен теге яки бу әсәр ярдәмендә исбатлап, аңлатып күрсәтә, Тукайның Лермонтов, Пушкин, Жуковский һәм башкалар белән ни дәрәҗәдә һәм нинди яссылыкларда якынлыгын ача, ни өчен аның иҗатында Некрасов шигърияте тәэсиренең көчлелеген әйтеп бирә.

Әхмәт Исхакның тукайчылык фәнендә алга таба калкуланачак төп юнәлеш-фикриятне билгеләгән «Татар халык шагыйре Габдулла Тукай» язмасының Сталин үлеменнән (5.03.1953) соң, ягъни шул елның апрель аенда басылуы – кызыклы бер факттыр. Тукай шәхесенә, иҗатына багышланган конференция эчтәлегенә илкүләм афәттән котылу ниндидер үзгәреш кертми калмагандыр дип беләм. Әле ул турыда язучылар, бәлки, булыр да.

Ә.Исхакның фәнни эзләнүләре арасында иң күреклесе һәм капиталь хезмәте – «Тукайның шигъри осталыгы». Ул анда Тукайның иҗат лабораториясе серләрен – поэтикасының технологик ягын ача: узгандагы мирас белән бәйләнешләрен күрсәтә; әсәрләренең көнчыгыш поэзиясеннән һәм халык җырларыннан килгән сыйфатларын, әйтик, калып-үлчәм, рифмалаштыру, яңгыраш үзенчәлекләрен билгели. Ә.Исхак Тукай кулланган сөйләм составының, структурасының, әдәби алымнарның һәм стиль-сурәтләү чараларының татар шигырен музыкальләштерүе, интонацион көчәйтүе һәм халыкка якынайтуы турында әйтә. Тукайның чираттагы юбилее көннәрендә әлеге китап яңадан кибет киштәләрендә пәйда булса иде.

Тукайга ияреп язучыларыбыз да, Тукайны укучыларыбыз да, Тукайны өйрәнүчеләребез дә байтак, әмма арада иң-иң тукайчы дигәннәре күп түгел. Ә.Исхак – әнә шуларның берседер.