Укучылар иҗаты

БӘХЕТ ТУКТАЛЫШЫ
ХИКӘЯ
Бүген ай нигәдер бик моңсу булып калыкты. Күк йөзендә үзенә урын тарсынгандай, сүрән генә елмаеп, болыт читенә сыенды. Аның йөзенә озаклап карап торсаң, менә-менә елап җибәрер шикелле тоела иде. Авыл өстенә таралган нурлары да башка кичләрдәге кебек түгел, нишләптер бик тонык күренә.
Авыл халкы йокларга иртә ята, күп кенә тәрәзәләрдә ут сүнгән. Кызлы өйләрдә генә серле яктылык балкый, вакыт-вакыт пәрдә читләре тибрәлеп куя.
Кичке тынлыкны бозып, урамнан машина узганы ишетелде. Дилбәрнең йөрәге дертләп китте. Көн буе, әнисе фермадан кайтканчы өйне җыештырып, тәмле-тәмле ризыклар пешереп, тәмам арыган иде, машина тавышын ишеткәч, аякларын идәнгә тидерер-тидермәс кенә очып, үз бүлмәсенә чыкты, утны сүндереп, тәрәзәгә күз салды. Ни гаҗәп, капка төбендә беркем күренмәде. Югыйсә, Азатның машинасы иде бит, аның гөрелдәгән тавышын Дилбәр әллә каян таный. «Тыкрык буена туктагандыр әле». Шулай дип үзен юатты да кич чыгарга әзерләнә башлады. Өстенә үзе яраткан зәңгәр күлмәген киде, җылы кофтасын беләгенә салды, чәчләрен җилкәсенә тузгытып төшерде дә, әтисе белән әнисе янына чыгып:
— Мин клубка киттем, — дип, аларга тыныч йокы теләде.
— Тәртипле генә йөр берүк. Төн уртасына калма, кызым, син кайтып ятканчы барыбер күзгә йокы керми, — дип, Маһинур апа кызына көндәгечә үгет-нәсихәт биреп калды.
Өй ишегеннән чыгып барган Дилбәр кире борылды, телефонын оныткан иде. Кулына алуга, хат килгәнен белдертеп, телефон зеңгелдәп куйды. Азат язган икән. Елмаю кунарга өлгергән иреннән шул мизгелдә алсулык качты. «Бүген килә алмыйм». Әлеге сүзләрне укыгач, Дилбәрнең йөзенә борчылу таралды. Ике ел буе очрашып йөргән Азат соңгы араларда кыздан читләшә башлаган иде. Шулай да күзенә карап алай дип әйткәне юк үзенең.
Инде кич чыгып торыргамы-юкмы дип икеләнгәннән соң, Дилбәрнең аяклары урамга атлады. һава җиләсләнгән, күктәге йолдызлар җем-җем килеп торалар, тулып өлгермәгән ай да баягы моңсулыгын онытып, елмаерга тотынган. Дилбәр тиз генә дусты Язиләгә шалтыратып алды: клубка бергә барырга сөйләштеләр. Юл буе серләшә-серләшә атлап, клубка якынайгач, баскыч төбендә торган сары чәчле, кыска итәкле таныш булмаган кызны күреп, икесе дә адымнарын әкренәйтте.
— Ә-ә, теге очка кайткан шәһәр кызы Иркә бу, — диде Язилә, белдекле кыяфәттә.
Дилбәр күк йөзенә күтәрелеп карады. Гаҗәп, ни арада каяндыр соры болытлар килеп чыккан да тирә-якка кунакларга җитешкән, югыйсә чакыручы булмады... Әле яңа гына галәмнең барлык йолдызларын санап була иде, ә хәзер берсе дә күренми. Шулай уйланган мәлдә Дилбәрнең күзе клуб читенә килеп туктаган машинага төште. Сары чәчле кыз оча-канатлана шул якка йөгерде. Машинадан кап-кара юка күн куртка кигән берәү чыкты да, ишекне ачып, кунак кызын алга утыртты, ачык тавыш белән нидер сөйләнде. Караңгыда күзне алдау мөмкин булса да, колакны алдап булмый иде —
180
әлеге тавышның иясе Азат иде...
Кинәт Дилбәрнең гәүдәсе калтыранып куйды, сулыш алуы ешайды. Төшме бу, өнме?! Шулкадәр газиз, якын, яраткан кешесе аңа хыянәт итә түгелме соң?! Тамак төбендәге төер һава суларга ирек бирмәде. Яңаклары кайнарланып янарга тотынды. Мөлдерәмә тулы күзләреннән дә кайнар тамчылар тәгәрәде.
Шул кичтән бирле Дилбәр өчен кояш сүнгәндәй тоелды. Моннан да ачы, моннан да яман берни була алмас кебек иде. Аны оныттылар, аны башкага алыштырдылар, ул дөньясында бер бәхетсез хәзер. Шушындый уйлардан башы авырта башлады, кулыннан эш төште. Бу кайгыдан да авыр бернәрсә юк шикелле иде, күзләреннән елмаю югалды.
Беркөнне иңсәсенә көянтә-чиләк асып, башын иеп кенә чишмәгә барган җиреннән көтелмәгән күренешкә тап булды. Берничә өй аша гына яшәүче күршеләрнең ак ромашкалар төшкән яшел капкасы чыңлап ачылды да аннан гарипләр арбасына утырган япь-яшь кыз бала күренде. Колясканы этеп чыккан хатынны таный Дилбәр, Наилә апасы ул, шәһәрдә яши, ата-анасы янына гаиләсе белән кайтып тора. Ә менә бу кызны беренче тапкыр күрүе. Курчак кебек сылу кызның... ике кулы да, ике аягы да юк иде. Дилбәр үз аякларының да йомшап калуын сизде. Буш чиләкләре иңсәсен басты, йөзе ташка әверелде. Ә гарип кыз исә, йөзендә җылы нур балкытып, аңа елмаеп карады, баш кагып исәнләшкәндәй итте. Кызның күзләрендә шулкадәр яктылык, тормышка мәхәббәт балкый иде.
Үзенең ни рәвешле чишмәдән әйләнеп кайтуын Дилбәр юньле-рәтле хәтерләми дә. Суын өйалдына кертеп бушатуга, әнисе янына атылды.
— Наилә апаңның кызын әйтәсеңдер... — Әнисенең йөзенә борчулы уй таралды. — Дөнья әллә нинди кайгылар белән сыный шул кешене. Олы кызы шушылай булып тугач, больницада ташлап калдырган, дигәннәр иде. Ана йөрәге шул гөнаһны да, шул хәсрәтне ничек күтәреп яшәгәндер... Менә, быел детдомнан эзләп тапкан, үзләренә алып кайткан бит кызын. Дәү әнисе сөйләп тора иде, ул баланың карандашны авызына кабып ясаган рәсемнәрен күрсәң, шаклар катасың, ди. Тормышка чытырдап ябышкан, шундый ачык йөзле бала, һәркемгә елмаеп эндәшә, мин дә күреп калдым. Без йөргән булабыз монда, юк борчуны да зурга санап, чырайны чытып, башны иеп.
Дилбәргә кинәт үзе өчен бик тә оят булып китте. Соң, ул да менә ничә атна инде башын иеп йөри, Азат белән дуслыклары өзелүдән дә начар берни була алмас дип кайгыра. Әйтерсең, бар дөнья Азатка терәлеп калган.
Тормыш алда, аңа дигән насыйп яр да табылыр әле. Әнә бит, шулай дип елмайгандай, күктә кояш көлә. Аның яктысы һәм җылылыгы Дилбәрнең күзләренә дә кереп тулды. Сиңа дигән бәхет тукталышының кайда икәнен кем ачык белә? Ул тукталышны эзләп йөргән булабыз, ә ул һәрберебезнең янәшәсендә — җан түренә иңгән тормышны ярату хисендә икән бит!
Кыз башын күтәрде, дөньяның матурлыгын шушы мизгелдә генә күргәндәй, әле кояшка, әле күршеләр капкасына кабат-кабат борылып карады.
Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА,
Чаллы шәһәре М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 10 Б сыйныфы укучысы


Тормыш мәгънәсе
Кайбер кешенең җаны тынгысыз,
Гадәттә аңа гайбәт килешә.
Алар янында ышаныч кими,

Яхшы һәм яман кискен көрәштә.
Бездән дөреслек таләп итәсең,
Ләкин алдыйсың үзең күпләрне.
Алдарсың безне, үзеңне хәтта,
Алдый алмассың ләкин күкләрне.
Матурлыкны күр тирә-ягыңда,
Теләгәннәргә алар табыла.
Ходайның һәрбер иҗаты камил,
Бөтен тереклек аңа табына.
Зая үтмәсен әле гомерең,
Тормыш мәгънәсен аңларга тырыш.
Яхшылык кылып яшәсен, диеп,
Бирелгән безгә бу газиз тормыш.
Алинә АЙДАРОВА,
Чаллы шәһәре 84нче лицей-интернатының
10 А сыйныф укучысы

Һәр ел саен көтеп алам

Ямьле җәйләр җиткәнен.

Әбиемнең авылыбызда

Икмәк пешереп көткәнен.
Быел да каршы алды

Әби ипи пешереп.

Без кергәндә тора иде

Табасыннан төшереп.
Икмәк исе гаҗәп тәмле,

Урамнарга таралган.

Ипи шундый тигез пешкән,

Хәйран уңган, кабарган.
Түшләрен киереп ята

Дүрт ипи җайлап кына. —

Әби, кибән башын бирче,

Аз гына, майлап кына.
Ипи кыры сырлы-сырлы,

Үзе тәмле кетерди. —

Әби, тагын кыеп бирче,

Монысын ашап бетердем.

Шулай җыелып ашыйбыз

Яңа пешкән икмәкне.

Сизми дә калганбыз икән

Кибән башы беткәнне.
— Әби, синең тешең юк бит,

Аша әле уртасын.

Йомшагын сиңа калдырдык,

Әрәм булып ятмасын.
Әби аңлый инде безне,

Серебезгә төшенә.

Үзенең бала чакларын

Исләренә төшерә.
— Сугыштан соң икмәк күрми

Ачлы-туклы үстек без.

Икмәк кадерен гомер буе

Данлап саклап килдек без.
Икмәктән олы ризык

Дөньяда юк, белегез.

Исраф итми сыйланыгыз,

Кадерләрен белегез.

Гүзәл ЭМИРОВА,

Чаллы шәһәре М.Вахитов исемендәге

2нче гимназиянең 7 В сыйныф укучысы

 

Мәктәбемә

И мәктәбем! Синдә үтә

Иң күңелле көннәрем.

Шау чәчәккә тулып ата

Синдә белем гөлләрем.
Синдә белдем бу дөньяның

Барлык матур җирләрен.
Болын-тугай, һаваларын,

Диңгезләрен, күлләрен.

Өйрәтәсең горур басып,

Бары алга атларга.
Киртәләрне җиңеп чыгып,

Бирешмәскә ятларга.
Синдә таптым якын дуслар,
Якын укытучымны.
Йөрәгемдә саклармын мин

Һәр кыңгырау чыңыңны.
Алсу ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,
Чаллы шәһәре 60нчы мәктәбенең
5 Ф сыйныф укучысы

 

БҮЛӘККӘ ТУН
ӘКИЯТ
Борын-борын заманда, көз җиткәч, урман патшалыгында Саескан җәнлекләргә хәбәр салган: «Кыш килә, Кыш килә, озакламый Кыш килә, урмандагы барлык җәнлекләргә хәбәр итәргә кушты, кем Кышны гаҗәпләндерә ала, шуңа бүләк итеп тун бирә», — диде Саескан.
Җәнлекләр бу хәбәрне ишеткәч, бик нык әзерләнә башлаганнар, чөнки һәрберсенең кышка кергәндә яңа, җылы тун киясе килгән. Кыш озак көттермәгән, бураннарын туздырып, бар җирне ак юрганга төреп килеп тә җиткән. Җәнлекләрне җыеп: «Ягез, кайсыгыз мине нәрсә белән гаҗәпләндерә ала?» — дигән Кыш. Иң беренче үзенең купшы койрыгын болгап Төлке чыккан.
— Кара әле, Кыш әфәнде, мин койрыгымны ничек тәрбияләдем: җәй буе кош ите ашап, кояшта кызынып, койрыгыма яңа төс керттем. Кыш көне карда калган эземне сыпырып йөрергә әзерләдем, мондый матур койрыкка, әлбәттә инде, матур тун да кирәк! — дип, Кышка карап хәйләкәр генә елмайган.
Төлкедән соң Бүре чыккан. Ул үзенең җәй буе яңа туган бәтиләр белән сыйланып көч туплавы белән мактанган.
— Кышкы салкын бураннарда матур тавышым белән улаячакмын, — дип өстәп куйган.
Аю:
— Ул тун миңа булырга тиеш! Карагыз, мин кышкы йокыга китәргә күпме май тупладым. Ә яңа туным булса, тагын да җылырак булыр иде, киеп йоклар идем, — дигән.
Пошый үзенең мөгезләре белән мактанган:
— Мондый мөгез патша таҗы кебек, мин аларны яздан бирле үстердем. Башымда патша таҗы булып, өстемдә яңа тун да булса, бигрәк килешле булыр иде, — дигән.
Кыскасы, барлык җәнлекләр дә нәрсәләре белән булса да мактанганнар. Куян гына бер куак астында качып, тыйнак кына тыңлап утыра икән. Чират аңа җиткәч, ул, мескен, нәрсә дияргә дә белмәгән.
— Мин җәй, көз буе түтәл-түтәл кишер үстердем, балаларымны карадым, аларны ерткыч җәнлекләрдән сакладым, мактанырлык бернәрсәм дә юк. Мин башкаларга зыян салмас өчен, гел читтәрәк, ерткычлардан качып йөрдем, — дигән.
Шуннан Кыш әйткән:— Мине үзенең гаделлеге, тырышлыгы, сабырлыгы, тыйнаклыгы белән Куян гына гаҗәпләндерә алды, — дигән дә тунны Куянга биргән.
Шуннан бирле Куян, кыш җитсә, тунын алыштырып кия башлаган, ди.
Рамазан СУНАЕВ,
Чаллы шәһәре 19нчы мәктәбенең
5 Г сыйныф укучысы

 

Хәтер көне

Даулы еллар инде ерак калды.
Сугыш каны тамган юл гына

«Ватан өчен!» — диеп, алга барган

Тугры солдатларын юксына.
«Фашист» дигән илбасарга каршы

Күтәрелгән илем яу белән.

Киноларда гына күрсәм дә мин,

Һәйкәленә бүген баш иям.
Концлагерьлары — Моабит, Дахау,

Бухенвальдлар — толлар рәнҗеше.
Безнең буын аны курмәсә дә,

Әби-бабайларның хәтере.
Күп кешенең гомере өзелсә дә,

Алар бары алга бардылар.

Кара көчтән илне азат итеп,

Олы җиңү белән кайттылар.
Ветераннар саны сирәгәя,

Җәрәхәтли шунсы йөрәкне.

Онытмыйк без, дуслар, нинди хакка

Яулап алынганын ирекнең.
Гөлүсә НИГЪМӘТҖАНОВА,
Чаллы шәһәре 15нче мәктәбенең
10 А сыйныф укучысы

 

Илем горурлыгы

Илем горурлыгы булып

Җәйрәп ята зур КамАЗ.

Даны еракка таралган,

Аны белмәүчеләр аз.
Таш юллардан элдертә

Корыч айгыр — «КамАЗ»лар.

Алардан башка узмый шул

Хәтта «Париж — Дакар» да!
«Көннән-көн үсә шәһәрем,

Көннән-көн матурая,

Китә алмам сине ташлап,

Шәһәрем, беркая да!
Ләйлә ХУҖИНА,
Чаллы шәһәре 9нчы мәктәбенең
6 А сыйныф укучысы

 

Мизгел сере
Вакыт — зур сер, бу дөньяда иң көчледер,

Мизгел саен ул җиһанга ямь өстидер.

Ул ямьнәрне кайчак болыт каплап китә,

Күңел исә киләчәктән бәхет көтә.
Сизелми дә вакыт үтә, җәйләр җитә,

Кыш үткәндә, кар сулары агып китә.

Өмет белән иртәгесен күңел көтә,

Көтә-көтә гомерләр дә үтеп китә.

Бәхет-шатлык, борчулар да мизгел генә —

Кич була да, вакыт җиткәч, таң беленә.

Мизгел — өмет, дөньялыкның бер кояшы,

Гасырлар да шул мизгелләр җыелмасы.
Сөмбел ӘХМӘТҖАНОВА,
Чаллы социаль-педагогик технологияләр

ҺӘМ ресурслар институтының филология факультеты студенты


Көз
Табигатьнең нурга тулган мәле,

Кыштыр-кыштыр яфрак коела.
Ялкынланып янган миләшкәйләр
Кояш нурын йоткан тоела.
Көз сылуы килеп, бар җиһанны

Алтын-сары төскә бизәде.
Туган яктан китеп барган казлар

Каңгылдашып канат изәде.
Һәр кешегә тыныч көннәр телик,

Хәерле юл телик кошларга,

Сагынырбыз әле җәйләрне дә,

Көзләрне дә салкын кышларда.
Нәзилә СИБГАТУЛЛИНА,
Чаллы педагогика көллияте студенты

 

Актанышым

Актанышым — гүзәл туган ягым,

Бик кадерле, якын күңелгә.

Еракларга киткән чагымда да

Онытмамын мәңге-мәңгегә.
Хезмәт сөйгән халык яши синдә,

Киң кырларда иген үстерә.
Гөлгә чумган гүзәл Актанышым,

Тимәсен тик сиңа күз генә.
Болыннарың тулы гөлчәчәкләр,

Икмәк тулы басу-кырларын..

Сокландырып, кабат үзенә дәшә

Төз наратлар үскән урманың.
Төзек матур йортлар каршы ала,

Аяк баскач туган төбәккә.
Җырчыларың, шагыйрьләрең белән

Күмеләсең данга, шөһрәткә.
Бормаланып, Агыйделең ага,

Аккошлары кайта яз саен.

Синдәгедәй гүзәл сылукайлар

Башка җирдә юктыр, мөгаен.
Батыр уллар синдә генә яши,

Баһадирдай таза беләкле.
Челтерәгән чишмә суларың да

Җанга дәва, тәнгә сихәтле.
Алыштырмам сине башка җиргә,

Алтын таулар каршы алса да.
Актанышым, диеп яшәрмен мин,

Йөрәгемдә ялкын янганда.

Алия КОРБАНОВА,
Чаллы социаль-педагогик технологияләр

ҺӘМ ресурслар институтының филология факультеты студенты

 

Реклама