ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ (бәян)

Кайда савап, кайда гөнаһ?
Крәстиән ялан-кырлардан, басулардан йөге-йөге суктырган ашлыгын, бәрәңге, чөгендерен ташый торган матур бер әбиләр чуагы көнендә Дөм-дөм авылы урамнарына, өермә җиледәй, һич гадәти булмаган хәбәр бәреп керде:
— Ишеттегезме, халык... Идарә бинасын саталар икән!
Сату-алуга бәйле елгыр, чуар адәмнәр төркеме колхоз идарәсе йортының хакы, кайчан аукционга куеласы турында гәп башлап җибәрсә, үз җилкәсендә гомер буе колхозчы исемен күтәреп йөргәннәр, йә исләре-акыллары китеп бот чапты, йә кисәк кара кайгыга батты:
— Китче, ялган сүздер бу! Кәнсәләр авыл милке бит, кем саттырсын ди аны?!
— Башта фермалардагы малларны тараттылар, суйдылар, барлык автопаркны спекулянтка бирделәр, инде правлениегә чират җиткәнме? Болай булгач, тәмам беткән икән калхуз. Сугышта әйткәнчә, последний бастион да кулдан киткән...
— Адәм көлкесе инде бу, җәмәгать, идарә ызбасын саталар, имеш! Ичмасам, берәр авыл хаҗәтенә тотсыннар иде аны. Хәер, тәмәке белән ысланган, орыш- акырышлар сеңгән диварны кем сатып алыр икән?
— Иллә дөрес әйтәсең, кордаш, ызба ясап буламы правлениедән? Нигез- мазары җенле-шайтанлы бит аның.
— Ә тыштан ничава күренә үзе, әрмән, грузин алырга да может. Алар акчалы, бердәм халык. Тик, уйлап торам әле, яга, җылыта башласаң, газ, электрына түләп бетерерлек түгел. Җиһазлыйм дисәң, бүлмәләренә мебель-мазар да җиткезеп булмас. Чегән өере төпләнсә генә инде.
— Вәт, абзыкаем, правлениене чегәннәр сатып алсын дисеңме? Авыл
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ (1945) - язучы ҺӘМ әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты; Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты; «Гомерем фасыллары» исемле китап ҺӘМ әдәби журналларда басылган күпсанлы проза әсәрләре авторы; БР Язучылар берлеге әгъзасы. БРның Кушнаренко районы Тәрәбирде авылында яши.
Сәгыйдулла
Хафизов
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
уртасында табор тотарга җыенасызмы? Һәй, адәм көлкесе!.. Күр, кая барып җитәргә җыенабыз без, абзыкайлар, бу базар тормышы белән!
Чынлап та, әрсез, талымсыз һәм мән белмәгән базар заманында Дөм-дөм халкына сәер гамәл күрергә язды. Тирә-юньдә вакмы-эреме, баймы-ярлымы әллә нинди крәстиән хуҗалыклары яшәп килә. Авыл хуҗалыгы кооперативы, агропром, җаваплылыгы чикләнгән оешма, фермер хуҗалыгы дисеңме... Тик ничек кенә аталсалар да, аларның күбесе элекке колхоз варислары булып көн кичерә һәм боларның «штаб»лары да, крәстиән гадәтенчә, «ата йорты» нда төпләнгән. Авыл уртасындагы күзләр күнеккән бинада ут яна, учак ягыла, морҗасыннан төтен чыга икән, күңелгә дә җиңел, димәк, хуҗалык яши, игеннәр үстерелә, маллар асрала. Карт-коры да хәле мөшкелләнсә, өйрәнелгән сукмактан идарәгә юл тота, утын, салам китерүгә, бакчасын сөреп бирүләренә өметләнә.
Аһ, ни үкенеч, Дөм-дөмдә исә адәмдәге шул ут, шул хисне дә яшәтә алмаслык мескен бер хәлгә тарыдылар. Әмма, әйтергә кирәк, үз вакытында әлеге авылда берәү дә «Ленин юлы» колхозының гомере үзен тудырган вакыт — ХХ гасыр белән чикләнер дип шикләнмәде. Бабасы кулак Галәү нигезен саклап яшәгән Сәүбан теленә дә йокмады бу шөбһә. Юк, юк, күмхуҗ хакында көфер уй каян башка килсен? Әле тарих мең дә тугыз йөз сиксәненче елга аяк баскач та, «Ленин юлы» миллионер хуҗалыклар рәтенә күтәрелгәч, октябрь азагында бугай, авыл клубында галәмәт зур, купшы уңыш бәйрәмен уздырдылар. Шунда әле яңа гына елтыр «Алтын йолдыз»ны күкрәгенә тагып, түш кесәсенә Социалистик Хезмәт Герое таныклыгын салып куйган рәис Шәкүр Яушев кызыл трибунага күтәрелеп, ярты сәгать чамасы колхоз казанышларын санады да, кибәнне һәйбәт итеп очлап куйгандай, куаныч белән әйтеп салды: «Без, иптәшләр- авылдашлар, тагын берничә дистә елдан, әйтте диярсез, «Ленин юлы» колхозы белән коммунизмга да барып чыгарбыз»...
Хуҗалык башлыгы артыннан шулай ук ялкынланып чыгыш ясаган партком секретаре Рәүф Шакиров та колхозның тарихи үткәнен баскычлап-баскычлап күрсәтеп, Ленин юлы белән олы казанышларга ирешәчәген раслаган иде. «Ильич сызган юлдан тайпылмыйча барырга да барырга!» — диде ул. Һәм секретарьның авылдашлары аңында әлеге юлны берәр ничек сынландырасы килдеме, әллә инде обком вәкиле каршында үз фиркасын ватанпәрвәр итеп күрсәтергә теләдеме ул, колхоз идарәсе каршында Ленинга һәйкәл куярга кирәк, дигән эшлекле тәкъдим ясады.
Әйткән сүз — аткан ук. Партоешма һәм колхоз идарәсе карары белән Мәскәүдән скульптор чакырдылар. Һәм сиксән бернең җәй башында ук чәчкәләр белән бизәлгән мәйданчыкта Ильичның мәһабәт сыны торып басты. Идарә йортына эш яисә йомыш белән килгән һәркемне җитди карашына эләктереп сәламләде һәм чыкканда кулын таң ату, кояш чыгу ягына юнәлтеп озатты бу сын.
Ленин кулы флюгер угы түгел, җилдә, давылда кыйбласын үзгәртеп, төрле тарафларга боргаланмый ул, чөнки сын-гәүдә гранит ташка утыртылган, кат-кат корыч арматура белән урап, цемент белән катырылган. Кул һаман бер тарафка изәвен белә. Менә шуннан соң шөбһәләнеп, икеләнеп кара инде син ил белән барасы юл — кыйбла хакында. Моңа һәр туар көне кая барып эшлим, кемгә ялланып гаиләмне туйдырыйм, дигән гамь белән тулган Сәүбан кебекләрнең башы гына түгел, зиннәтле калаларда яшәүче аксөяк профессорларның да акыл-зиһене җитмәс.
Хәер, бу хакта ят сер — кәлимә ишетергә сусаган адәмгә әллә кая барып йөрисе дә булмагандыр. Шул ук Дөм-дөмнең ырым-сихер, багу-күрәзәлек 16
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
17
эшләрендә даны чыккан Хашия карт-корының, аеруча биләмче әби-чәбиләрнең ис-һушын алып, бер сөйләгән, имеш:
— Сез ул карачкы Ленинның гел таңга, кояшка изәвенә инанасызмы? Башыгыз чуер таш белән тулган булса, коммуннар сүзен чынга алыгыз соң. Үз күзегез белән карап-шәйләп тә ялганны тотып була ласа. Җәйге мәлдә таң Барыйлар ызбасының кыегы өстендә сызылса, кыш фасылында ул тәмам икенче якка борыла да, иренеп кенә Гайниҗамал ызбасы өстеннән ата. Шуны күзәткәнегез булса, әйтегез миңа, таң да, кояш та гел бер урында калкамы? Юк! Ә Ленин кулы белән һаман бер ноктага изи. Шулай булмыйни, һәм маңгай күзе ябык аның, һәм җаны, рухы юк, күрсәткән кыйбласы да ялган, өндәгәне шайтан таңы булып чыга...
Безнең халык, дигән Хашия, гомер бакый карачкыларга, сын-сурәткә табынмаган. Аллаһ каршында бу гадәт зур гөнаһ саналган. Авыл уртасына таш Ленинны бастырып кую — монафыйк гамәл. Аллаһы Тәгалә моның өчен кеше башларына әллә нинди бәлаләр салыр әле.
Җитәкчеләр, активлар арасында бу хорафат иясенең сүзләрен колакка элүчеләр табылдымы икән? Юктыр, шәт. Кеше үз башына кайгы, афәт төшкәндә генә шикләнә, төрлесен юрый башлый бит. Әлегә «Ленин юлы» колхозының эшләре дә һәрчак гәзитләрдә макталып, телевизор аша күрсәтелеп, үтә дә ырамлы барды. Дөм-дөм халкы — игенчесе, терлекчесе — биргәненә шөкерана кылып, күкрәгенә терәп ипи кисте, хезмәтем белән ил-көнне ныгытам дип уйлап, эшенә ашыкты.
Хашиянең һәйкәл турында әйткән сүзләрен азау ярган гайбәтчеләр дә оныта башлаган иде инде.
II
Дөм-дөмгә зур каза, Козгын тавыннан авыл өстенә томырылган яшен болыты сыман, һич көтмәгәндә һәм кинәттән килеп төште. Сыер фермасында ут чыгып, янгынны сүндергәндә, колхоз рәисе Шәкүр Яушев һәлак булды. Бу Дөм-дөм халкы өчен генә түгел, барлык Чардаклы районы өчен әрнүле югалту иде. Матәм хисе белән өлкә матбугатында да хәбәрләр язылды. «Җөмһүрият яшьләре» гәзитенең танылган журналисты Фәнис Шәвәли язган «Фаҗига» очеркы кулдан-кулга йөрде. Аның хәлне нечкәләп өйрәнеп һәм дулкынланып тасвирлаган язмасында герой рәиснең үлеме хакында түбәндәгеләр хәбәр ителгән иде.
«Җилле-буранлы февраль төнендә Дөм-дөм авылында ут сүнә. Төпкелдәге сала кешеләре өчен бу — еш кабатланып торган күңелсез хәл. Кабынырмы- юкмы дип, дүрт-биш сәгать көтә-көтә көтек булгач, каравылчы Шәрифҗан карт каралты-кура тирәсендә йөртә торган керосин фонаренә ут элдерә дә фермага юнәлә. Сыерлар бозаулап ятмыймы? Абзарда маллар тыныч булып, хәвеф-хәтәр күренмәгәч, карт чыгу ягына юнәлә. Тик бозлы капка алдында ул таеп егыла. Кулындагы лампа җиргә очып төшеп, тирә-юньгә керосин һәм ялкын чәчелә. Малчылар, иртән таратыр өчен, монда печән керткән булганнар. Ут, сөяккә ташланган эт сыман, әлеге кипкән үләнгә сикерә. Ә карт тиз ара аягына басса да, аптырап кала, огнетушитель артыннан ихатага чапсаң, ут азып китәр, дигәндер, мөгаен. Ул елан кебек тегендә-монда сузылган ялкын телләрен таптарга, печән өемен тузгытырга тотына. Ә азгын утка шул гына кирәк. Түгелгән керосин, коры печән белән азыкланып, һаман җәелә, көчәя генә бара.»
Җөмләдән, журналист ут чыгу сәбәбен ачыклап, ифрат урынлы, дөрес сүзләр әйткән икән: «Минем сөрән саласым килә: ут куркынычы янап торган терлекчелек фермаларына, товар складларына, җәмәгать биналарына каравылчы итеп бәлтерәйгән картларны, янгын белән көрәшергә әзерлексез кешеләрне беркетүдән кайчан туктарбыз икән без? Нәрсә соң бу? Экономияләүме, халык милкенә төкереп караумы, әллә шәхси ваемсызлыкмы? Гомергә балта остасы булып эшләгән Шәрифҗан картны хәтәр постка куеп, ферма мөдире Рәшит Тангатаровның үтә җавапсызлык күрсәткәнлеге бик ачык».
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
18
Гәзиттәге язма алга таба ут һәлакәтен түбәндәгечә күз алдына бастыра: «Бу төндә савучы Дания Шәйдуллина буаз сыеры Дашкага күз-колак булырга теләп, терлекчеләр өендә кунарга калган була. Ул тәрәзәдә чагылган ут шәүләсен күреп, урыннан сикереп тора. Фермада янгын чыгуын аңлый һәм иң тәүге шөгыле итеп телефоннан колхоз рәисенә шалтырата.
— Әү, сеңлем, Яушев тыңлый.
— Шәкүр абый. Сыер фермасында янгын. Янгын! Тизрәк килегез, Шәкүр абый!
— Аңладым. Хәзер пожарникларны күтәрәм. Каравылчы кайда, тыштамы? Ут сүндерәбез дип, тегендә-монда чапмагыз. Сезнең төп эш — сыерларны абзардан чыгару. Капкаларны ике яктан да ачыгыз, сыерларны кәртәдән ычкындырыгыз. Хәзер һәр секунд кадерле, әйткәнне үтәгез, Дания сеңлем!
Шәкүр абыйсы белән сөйләшү комсомолка Дания Шәйдуллинаның уйларына ачыклык, йөрәгенә куәт кертә. Ул тиз арада каралты капкаларын ача, сыерларны бәйдән ычкындырырга керешә һәм уттан-төтеннән куркып кыргый авазлар чыгарып мөгрәгән, илергән сыерлар берәм-берәм карлы ихатага, иреккә ыргылалар. Менә янгын сүндерү машинасында председатель үзе дә килеп төшә. Фермага кулларына чиләк, көрәк тоткан ирләр чабып керә. Ут бу чакта инде бик хәтәр рәвеш алган була. Каралтының бер ягын тулысынча иңләп алып, өскә, кыекка үрли ул. Шатыр-шотыр килеп шиферлар ватыла, аның кисәкләре, очкын сибеп, вырлап тирә-юньгә чәчелә. Дәһшәтле ут тамашасы котларны алса да, кешеләр помпа-насосларны, су шлангларын сөйрәп, көйләп, су сибәргә әзерләнәләр, чиләкләр тотып, мичкәләр тирәсендә бөтерелә башлыйлар.
Менә шулчак каралтының икенче башыннан бөтерелеп ургып-ургып чыккан төтен агымы белән бергә бер шәүә пәйда була:
— Һәй, монда. Монда килегез! — Шәрифҗан абзый яна. Монда. Ярдәмгә килегез! Балта, лом кирәк!
Бу — Дания Шәйдуллина була. Комсомолка тагын нидер әйтергә җыена, әмма тончыга-тончыга йөткереп, җиргә, кар өстенә сыгылып төшә. Шәкүр Яушев каралты эчендәге маллар язмышы турында борчылып, үзе үк йөгерә-атлый каралтының бу тарафына килгән була. Ыгы-зыгы, акырышкан-кычкырышкан бу чын мәхшәр мәлендә Даниянең төтенгә тончыккан тавышын аңардан башка тагын кемнәр ишетте икән? Ишетеп колакларын торгызучы булса да: «Бар, ут эченә кереп шуны, шуны эшлә!» — дип боера алмый председатель. Чөнки хәвеф эченә ташлану — һәрчак кешенең үз эше, шәхси акылы, йөрәге белән кабул иткән нияте ул. Һәм моңа һәркем бара да алмый. Батырлык юлына басар өчен, аерым хисле, аерым йөрәкле кеше булып җитлегү шарт. Ә батырлык үзе
— кайнар секундлар тезмәсендә эшләнә торган шөгыль».
Фәнис Шәвәли, күренеп тора, рәиснең тормышын тәфсилләп өйрәнеп, аның нинди кеше булуын, эчке дөньясын ачык күзаллаган. Образ-сурәт тудыру ягыннан аның каләменә көнләшергә дә мөмкин:
«Шәкүр абый секундлар эчендә үз хәленә төшенә. Даниянең өндәү- чакыруына җавапсыз кала алмый иде ул. Моңа аның хакы юк. Ул бик яшьли, мыек кына чыгып килә торган солдат булып, Бөек Ватан сугышында катнашты, үлем күзенә карап, атакаларга барды. Ул — хәтеренә мәңге уелып калган хәл
— яшь ата, бала мәхәббәтен татыган кеше хәлендә үз гомерен куркыныч астына куеп, Ык елгасы чоңгылына бата башлаган күрше малаен коткарды. Ул, байтак гамьсез ирләр эштән качып күләгәдә яткан чакта, башта бригадир, аннары председатель камытын киеп, «колхоз» дигән баржаны сөйрәде...
Төтенгә тончыккан, киемнәре пыскый башлаган савучы Дания, председательне күргәнме-юкмы, әмма Шәкүр юлыннан кире борыла яисә кеше артына поса алмый иде инде. Парткомда, райкомда гына тикшермиләр, вөждан үзе дә һаман сынап тора,
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
19
күрәсең: «Син, Шәкүр Марат углы, урынга үрләп, кешелегеңне, намусыңны җуймадыңмы?» янәсе.
Председатель кулына лом эләктерә, брезент чикмәнен төймәли, чөкесен башына ныклап бөрки дә төтен ургыган капкага юнәлә: «Кәй, мине югалтмагыз, эчкә керәм!» Аның артыннан тагын берничә шәүлә каралты эченә кереп югала. Бераздан, куркыныч ерткычтан котлары очып чапкан киек-җәнлекләр сыман, сыртлары көйгән сыерлар, тыннары капланган кешеләр карлы-бозлы ихатага атылалар. Кинәт кемнеңдер йөрәксенеп сөрән салуы һаваны айкый:
— Председатель. председатель чыкмый калды, егетләр! Барыгыз, чыгарыгыз Шәкүрне!
Янә башларына ни туры килсә, шуны бөркәнеп, аждаһаныкы кебек куркыныч абзар авызына өч-дүрт кеше кереп китә. Утлы, җан көйдергеч күпмедер секундлар үтә һәм, ниһаять, шәүләләр буыла-йөткерә, аллы-артлы ике гәүдә сөйрәп чыгалар. Аларның берсе — кисәү сыман чаткылар чәчеп, эче төтен бөркегәне — каравылчы Шәрифҗан карт, ә икенчесе — кар өстенә сузып салгач та сулышы киселеп, йөрәге туктаганы Шәкүр рәис иде.
«Орденлы фронтовик, Социалистик Хезмәт Герое Шәкүр Яушевны соңгы юлга озату йоласында мин дә катнаштым, — журналист язмасын үзенең тетрәнүле хисләре белән тәмамлый. — Мәрхүмнең хезмәттәшләре, авылдашлары, район җитәкчеләренең «Ленин юлы» колхозы узаманы хакындагы сүзләрен ишетеп, күзләргә яшьләр тыгыла. Әмма мин еламадым. Елап, без бүгенге дошманыбыз Газраилне генә сөендерәбез бит. Мин бугаздагы төерне йотып, блокнотыма герой рәис турында горурлану, соклану сүзләрен тезәм. Безнең яшьләр, чын коммунист Шәкүр абый кебек, батырлыкны яшәү максаты, гомер бизәге итеп санасыннар. Әйе, шикләнмим, Шәкүр абый ялкынлы йөрәге белән мәңге безнең күңелләрдә яшәр!»
Фәнис Шәвәлинең яшьләрчә ялкынлану белән язылган «Фаҗига» очеркын радио аша яңгыратып, республика халкында Дөм-дөмдәге Шәкүр Яушевның якты истәлеген тирән сеңдереп калдырдылар.

III
Матәм әчесеннән аз-маз арынгач та, идарәгә башлык табып кую үткен мәсьәлә булып калыкты. Авыл халкы да, партия-совет активы да хуҗалыкка җитәкче итеп мәрхүм кебек гаярь Дөм-дөм кешесе куелуын теләде. «Үзеңнеке үз итә, читнеке читкә тибә», диештеләр. Игътибар үзәгенә колхоз экономисты Рәмзил Сәгъдиев белән кошчылык фермасы мөдире Зәйтүнә Кәримова куелды. Аеруча соңгысының исемен еш төрләндерә башладылар. Кырык яшьләр тирәсендәге бу мөлаем хатын авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, эш кешеләре белән уртак тел таба, җыелыш-мазарларда да бик төпле, урынлы сүзләр сөйли. Шуның өстенә ул өлкәнең Югары Советында депутат та, димәк, өстә дә абруе бар Зәйтүнә Хәниф кызының. Колхоз дилбегәсен үз кулына алырга каршы түгел бугай гаярь хатын.
Әмма Чардаклы райкомы Дөм-дөмнәрне йомшак җәеп катыга утыртты. Әлеге кандидатларның һәр икесен ансат кына читкә тибәреп, район фиркачылары председатель урындыгына үз кешесен куйды. Бу жонглёрлык, күз буу хакимият коридорында әллә нинди уен-интригаларны күргән партоешма сәркатибе Рәүф Шакировны да гаҗәпкә калдырды. Вәт замана!.. Чынлап та, ил-көндә чәбәлчек, сөремле, алдаткыч вакыт булды бу. Бер-бер артлы югары хакимнәр алмашынып торды. Үзенә «Ильич!» дип кенә эндәшүләрен яраткан, олпат гәүдәле, ачык йөзле һәм, күкрәк тулы алтын-медальләрен чылтыратып, олысына да, кечесенә дә күңел тынычлыгы сирпегән Брежнев бабайның үлемен ил кыек башларына, капка баганаларына матәм байраклары элеп, авыр траур көннәре кичергән иде. Тәхеткә аның варисы Черненко утырып, ел чамасы хакимлек итә алды микән, дөньялыкны ташлап, ул да бакыйлыкка китеп барды. Моннан соң озак еллар КГБ челтәрендә эшләгән Андропов, остазы Тимер Феликс кебек тәртип-низам урнаштырам дип, җиң
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
20
сызганып, югары кәнәфигә менеп утырган иде, тик нишләптер моның да кикриге бик тиз шиңде, гүр иясе булды... Дөм-дөмдә авыл коммунистлары илдәге сәяси вакыйгаларга карата утырыш үткәргәндә, әче телле пилорамчы Габбас әйтеп салды: «Ходай Тәгалә янында вакансия бар микән соң? Шулай ашкынып, бер-бер артлы теге дөньяга китеп бармасалар...»
Эче бик кытыкланып куйса да, Рәүф рәсми бүлмәдә дәшмәүне килештермәде:
— Йә, йә, энем, авызыңны чамалап ач!
Ә чынын әйткәндә, кайгылы хушлашу телмәрләрен һәм сагышлы матәм көйләрен тыңлап яшәү барысын да туйдырган иде инде. СССРның сәяси сәхнәсендә яшь ир Михаил Горбачёвның күренүе болытлы көннәр тезмәсеннән соң ялтырап кояш чыгу сыман тоелды. Әйе, моңа үлем-китем кагыла дип куркасы түгел, бу ифрат яшь, шулай да сүзгә бик маһир, идеяләргә бай. Илнең үткәне һәм киләчәге хакында колачлы, кыю фикерләр йөртә... Матбугат генсекның чыгыш, өндәмәләре белән тулды. Радио-телевидение аша көне-төне аның речьлары яңгырап торды. Илгә генә сыймады җегәрле Горбачёв, хатыны Рәисәне култыклап, диңгез артларына да сәяхәт тотты. Ширмалар артына кереп, мәшһүр президентлар, корольләр, руханилар белән дә серләште. Менә бу куәтле мәмләкәткә хас патша ичмасам!
Бездә үзен чын түрә, башлык итеп тойган кеше реформалар ясамыйча түзәме соң? Тарихта эзеңне уярга, исем-шәрифләреңне язып калдырырга кирәк! Совет кешесенең колагына бөтенләй ят булган демократия, плюрализм, хөр фикерлелек, ачыклык һәм билгелелек кебек сүзләрне яңгыратып, Горбачёв илне үзгәртеп корырга чакырды. Аның «үзгәртүне үзеңнән башла!» лозунгы күпләрне тәшвишкә салган кебек, Рәүф Шакировны да чиксез аптыратты. Нәрсә соң бу, дип үзалдына уйланды ул, яңача яшәргә җыенган кеше, бина астына нигез корган ташчы кебек, барысын да өр-яңадан башларга тиеш була микән соң? Үткән тәҗрибә, яшәү гадәтләре тәмам яраксызга әйләнәме? Маркс та, Ленин, Сталин да бөек тәгълиматлары белән демократия заманы өчен искергән буламы? Үзен комбайнчы, халык арасыннан чыккан җитәкче һәм Ленин варисы дип тәкрарласа да, астыртын гына нинди юлга, кай тарафка өнди соң бу Кремль хуҗасы? Билгеле, колхоздагы фирка узаманы чынлап торып шөбһәләнсә дә, мондый катлаулы сорауга анык җавап таба алмый иде.
Ә илдәге тоташ яңарту-үзгәртү шаукымы төпкелдәге авылларда да сизелми калмады. Җитәкчелектә алмашынулар башланды. Һәм Рәүф тә үз колхозларына рәис сайлап кую мәсьәләсен иң башлап Чардаклы райкомына яңа куелган лидер Эдуард Дашкин белән хәл итәргә тиеш булды.
— Әйдәгез, узыгыз! — Фирка кабинеты хуҗасына хас булмаганча ачык елмаю һәм нәзакәтле мөнәсәбәт белән каршылады Рәүфне Эдуард. — Нәрсә, чәй телисезме, кофемы?
Бер-берсенә күз атып, чәшке бушатканда, кунак хәлендәге кеше Дашкинның кием-салымы да үзенчәлекле булуына игътибар итте. Зәңгәр джинсы куртка, тез башы агарган киндер чалбар... Аягында саргылт хәтфә туфли... Гастрольгә килгән театр артисты диярсең. Җәй көне дә саллы кәчтүн, калын табанлы ботинка киеп, галстугын ныгытып бәйләгән һәм гел тирләп-сөртенеп торган Кукушкин янында бу йомышчы малай гына. Элекке беренче гөрелдәп чыккан тавышы, өстәлгә еш йодрыкланып төшкән йонлач куллары белән генә түгел, киеме белән дә үтә олпат, дәрәжәле булып күренергә тырыша иде.
Яңа башлык «Ленин юлы» колхозы вәкилен игътибар белән тыңлады һәм дустанә төстә Рәүфнең аркасыннан какты:
— Менә-менә! Мондый мөһим мәсьәләдә инициатива халыкның үзеннән, урыннан чыгарга тиеш. Бик хуп, сездән ике кандидатура тәкъдим ителә, димәк. Ә без берне, үзебезнекен куярбыз. Халык кайсын кирәк дип таба, шунысын сайлар. Сайлау альтернативалы булырга тиеш. Сез, иптәш Шакиров, бик дөрес һәм заманча фикерлисез.
Бу анык сөйләшүдән соң колхоз рәисен тәгаенләү буенча гадәттәге эшләр
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
21
башланды. Кандидатураларны аерым-аерым райкомга чакырып, тәфсилле әңгәмәләр ясадылар. Председательне сайлап кую өчен клубка халык жыелды һәм, ниһаять, дәгъвачылар берәм-берәм трибуна артына басып, үз шәхесләре, колхоз жңтәкчесе буларак башкарасы эш-ниятләре турында сүз алырга тиеш булдылар.
Тик ни гажңп! Сәхнәгә күтәрелгән урта яшьләрдәге, спортчыларга хас таза, нык бәдәнле ир — Рәмзил Сәгъдиев оялчан бала төсле кулларын бер кушырып, бер аралап торды да һич көтмәгән сүзләр әйтеп ташлады:
— Ни. иптәшләр, авылдашлар, мин уйладым-уйладым да, ни бит әле. Самоотвод бирергә булдым.
Пәм ул залдан ишетелгән «Ник?.. Ризалашмауның сәбәбе нидә?.. Үгездәй тазасың, ник эшләмисең?» кебек сорауларга да ж,авап тотмады, ашыгып сәхнәдән төшеп ычкынды.
Зәйтүнә Кәримованы зал алкышлап каршылады. Тик башка чакларда чатнап торган хатынны бүген танып булмады, чырае караңгы, төксе, сүзләре дә илке-салкы:
— Иптәшләр, гафу итегез, кичерегез, эш-мәшәкатьләрем күп, депутатмын, гаиләм дә ишле. Мин председательлекне тарта алмам инде! Соң авылда ирләр күп бит, ирләрдән куегыз! Ягез, ачуланмагыз миңа!
Шулай итеп, зал күпме генә тавышланмасын, һич көтмәгәндә, сайлар өчен бердәнбер кеше торып калды. Бу, аңлашылганча, Эдуард Дашкин алып килгән зат — райкомда инде байтак еллар өченче секретарь вазифасын башкарган Фердинанд Исхаков иде. Халык бу озын буйлы, сыек гәүдәле, калын күзлеге аша кешегә чекерәеп, текәлеп караучан фирка вәкилен танып, умарта күчедәй гөжли башлады:
— Безгә юкны бушка аударучылар кирәкми, үзебездә дә жңтәрлек!
— Колхозга башлык итеп кәгазь кешесен түгел, эшләр адәмне куегыз!
— Булдыклы булса, үзегездән артмас иде әле.
— Бу — кирәкми! Рәисне үзебездән сайлыйбыз.
Зал һәрьяктан әче репликалар белән әлеге кандидатка карата ризасызлыгын күрсәткәч, тыныч кына сүз сорап, трибуна янына беренче үзе килеп басты.
— Әйтәсен әйтеп бетердегезме? Эчегездә төер-фәлән калмадымы? Инде мине тыңлагыз, жңмәгать! Менә сез, — диде ул, алгы рәткә утырып, еш-еш кычкырган какча хатын ягына кулы белән төртеп, — әйе, сез, колхозга кәгазь кешесен түгел, эшләр адәмне куегыз, дип кычкырдыгыз. Уйлап әйтәсезме моны? Кәгазьдән, ягъни китаптан, фәннән башка, бүтән өлкәләрдәге кебек, авыл хуҗалыгында да уңышка ирешеп буламы? Без атом-төш, кибернетика, космос заманында яшибез. Кырчылыкта булсын, терлекчелектә булсын, шулай ук, кошчылыкта... Сезнең Зәйтүнә ханым моны бик яхшы белә... Фән-техника казанышларыннан башка алга китеп булмый. Буразнада ятып, тирестә аунап кына Америка, Европа илләре белән ярыша алмыйбыз. Бүгенге җитәкчелектә грамоталы, киң карашлы кешеләр кирәк. Ә без тәкъдим иткән иптәш нәкъ әнә шундый, хөрмәтле ханым!
Һәм ул янә бер кат бармак төрткән хатынга карап торды. Тегесе бу караштан куырылып куйды һәм үзе дә сизмичә, кычкырып ук әйтте:
— Әйе, дөрес! Мин фәнгә каршы түгел. Мин бит чынлап торып эшли торган кеше булсын дип кенә әйтәм.
— Эшләр! — дип, шөбһәгә урын калдырмаска теләгәндәй, кулы белән һаваны кисте секретарь. Һәм ул президиум артында утырган Фердинандка карап кисәк кычкырып сорау бирде. — Эшләрсезме, иптәш Исхаков?
Тегесе елт итеп торып басты, хәрбиләрчә костюмын төзәтеп-тартып куйды һәм чатнатып җавабын да бирде:
— Мин — партия солдаты. Партия кая кирәк тапса, көчемне жәлләмичә шунда эшлим!
Халык айкала-чайкала, бөгелә-сыгыла көлде. Кайдандыр арткы рәтләрдән бер хатын-кыз: «Солдат кына булып калганчы, генералга үрләсәң, үзем үк кайнар кочакка алыр идем, иптәшкәем!» — дип кычкырган иде, көлеш, утка май сипкән кебек, янә
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
22
көчәеп китте. Залдагы киеренкелек, кул белән сыпыргандай, кисәк юкка чыкты.
Кешеләр тынычлангач, Дашкин янә сөйләп китте:
— Иптәшләр, гәзитләр укып, радио-телевидение тапшыруларын тыңлап- күзәтеп барасыздыр, партия киләчәккә ачык курс билгеләде. Ил локомотивын яңа рельсларга куярга кирәк безгә. Җитәкчебез Михаил Сергеевич демократия, билгелелек, ачыклык, плюрализм төшенчәләрен атап, киләчәк юлның да нинди булырга тиешлеген ачык төшендерә. Халыкның үзенә иҗтиһад бирү, мөһим мәсьәләләрне бергәләп тикшерү, бер-береңнең фикерен хөрмәтләү, кешеләрне тигез итеп күрү кебек таләпләрне партия бүгенге тормыш каршына куя. Югыйсә, яшерен-батырын түгел, кулакларны кысрыклау, хәтта юк итү, дин кешеләрен мыскыллау, сәүдәгәрләрне, буржуазия калдыклары дип, төрмәләргә утырту фактлары да булды. Партия хәзер мондый гамәлләрдән читләшә һәм шул эшне башкаручылар белән араны өзә. Без һәр кешене хөрмәтләү, аңа ирек бирү, иҗтиһад итү мөмкинлекләрен тудыру ягында торабыз. Җитәкчелектә камчы уйнатулар бетәргә тиеш!
Кыскасы шул: хөрмәтле иптәшләр, без сезгә тәкъдим иткән Исхаков хәзерге партия линиясен ифрат шәп аңлый, ул сезне дөрес юлдан җитәкләр!
Президиумда утырган Рәүф авылдашларының күз-карашларыннан, сулышларыннан сизеп тора, зал өстендә рәис сайлап кую гаме тоныкланды. Монда район түрәсенең сөйләвенә соклану, киләчәк тормыш яме белән юану тойгылары өскәрәк калка. Нәтиҗәсе алдан ук ачык, билгеле инде сайлауның, төтен җибәреп, Дашкин җиңәчәк. Чынлап та, күпчелек тавыш белән «Ленин юлы» колхозчылары үзләренә башлык итеп Фердинанд Исхаковны сайлап куйдылар. Тыштан сиздермәскә тырышса да, җыелыш карарына иң көенгәне һәм гарьләнгәне парторг үзе булды. Алданды. Кәкре каенга ничек оста, шәп терәделәр аны! Беренче, Исхаковны сайлау таләпләре үтәлсен дип, сан-исәп өчен генә тәкъдим итә кебек тоелган иде. Белә бит Рәүф ул үтереп мактаган кешене. Кәгазьдәге сәясәт эчендә яшәп, акылы тәмам томаланган булуын, зур түрәләргә юбилей, бәйрәм кичәләрендә речь тотар, докладлар сөйләр өчен текстлар язып бирергә генә маһир икәнен белә ләса. Өлкәдә арттан этүчесе бар аның, шуның аркасында гына райком штатына эләгеп тора бит ул. Хәер, чукынсын, торса, урынында һаман мүкләнгәнче утырсын иде шулай. Тик нишләп аның колхозга башлык булып килүенә юл куйды соң партия секретаре? Аның бит үзенә Фердинанд белән бергә эшлисе бар. Их син — түнгән баш, куян йөрәк!
Шакиров, район вәкилләрен озаткач та, эңгер-меңгер дип тормады, Зәйтүнәнең өенә юнәлде.
— Ни хәл бу, Зәйтүнә Хәнифовна, — диде ул, шактый ярсып. — Сез бит безне пычаксыз суйдыгыз!
Чәчәкле халатын киеп, кухнясында савыт-саба шалтыратып торган хатын акланмады:
— Гаепле мин, Рәүф, гаепле. Тик син райкомга каршы баруның нәрсә икәнен беләсең. Дашкин миңа моны янә бик яхшы аңлатты. Ишетмәгәннәремне ишеттем мин өстән сыйпап, астан кисә торган тәти кешедән. Һаман күңел болгана! Миңа зал каршында самоотвод бирүдән башка чара калмады. Аңлавымча, Рәмзил белән дә шундый хәл килеп чыкты шикелле, Рәүф.
— Иштегез ишәк чумарын! — Рәүф фиркадәшләрен гаептән йолырга теләми иде. — Йә, хәзер Исхаков белән нишләрбез инде? Бу Шәкүр абый кебек колхоз өчен җан атмас, мыегын да селкетмәс. Әнә, кайбер күршеләр муеннарыннан бурычка батканнар. Без дә шул хәлгә төшсәк нишләрбез? Горбачёвта колхоз кайгысы юк. Бар белгәне пере-строй-ка! Ул мәрәкәләре белән кая китереп терәр безне?
— Рәүф, эчәсеңме? — диде Зәйтүнә кисәк. — Бераз тынычланырсың, ичмасам.
— Булса, салып бир! Йөрәк янганчы, хәмер янсын!
Бала-чага урын-җир әзерләп әвәрә килә иде. Рәүф, авыл мужикларынча, кырлы стаканны аяк өсте генә түңкәрде дә, хуҗабикәгә рәхмәт әйтеп, чыгу ягына атлады.
Аяклары өенә тартмады. Тәмәкесен кабызды, үзе дә сизмичә, басу юлына чыкты,
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
23
балачактан ук ияләшкән калкулыкка юнәлде. Хәзер караңгы, ә көн яктысында монда дөнья уч төбендәге сыман. Күзләр манзараны күреп туймый, ә бар һава үпкәгә агыла кебек, рәхәт. Хәер, төн булса да, кырга яз сулышы таралган. Ара-тирә боз элпәсе аша уҗым төсмерләнә. Рәүфне һаман җыелыш хәлләре, гарьчел тойгылар эзәрлекләде. Кисәк ул Дашкиннан тәмам күңеле кайтып, элек һич татымаганча хисләнеп, тансыклап, Кукушкинны хәтерләде. Өстеңә ничек кенә дәһшәт булып ябырылмасын яисә үз дигәнен үтәтергә омтылмасын, ул барыбер сиңа аңлаешлы, ачык кеше булып кала иде. Әйткәнен эшләде, вәгъдәсендә торды Леонид Харитоныч. Бүгенге Беренче кебек халык алдында комедия корып, хезмәттәшләрен хурлыкка калдыру да аңа тәмам ят булды. Җитди мәсьәләләрне хәл иткәндә, төлке Дашкин сыман, әллә нинди эз бутаулар ясап, чынлыктан читләшмәде, халык, коллектив фикеренә отыры каршы чыгарга базнат итмәде элеккеге Беренче. Ә яңасы — демократ! Үзгәртеп кору күбәләге!
Кызганыч, реалист Кукушкин буыны кысрыкланып сәяси мәйданнан китә, тамырсыз-йөгәнсез маргинал демократлар өере иҗтимагый аренага ыргыла. Зәйтүнә әйтмешли, өстән сыйпап, астан кисүче, йомшак җәеп катыга утыртучы адәмнәр гамәлдә ниләр башкарыр?
Март таңының офыкка карандаш белән генә сызган кебек зәгыйфь кызыллыгын «Ленин юлы» колхозының фирка җитәкчесе әнә шундый олы шик-шөбһәләр белән каршылады. Аның өйгә юлы үзәк урамнан, Ленин һәйкәле
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
яныннан үтә иде. Нишләптер ул баганадагы ут яктысыннан хасил булган шәүләгә басарга җөрьәт итмичә туктап калды. Җентекләп сынның үзен күзәтергә кереште. Мәһабәт гәүдә кул изәгән тарафка күтәрелеп караса, аһ итте:
— Ильич, син кай тарафка өндисең? Таң бит бөтенләй башка яктан сызыла...
Скульптураны җәй көнендә урнаштырганнар иде шул. Башларында кибәк булганмы? Хашия карчык әйткәнчә, җәй һәм кыш фасылларында таң тарафы төрле якларга күчеп, Ленин кулы бик хаталана икән. Шайтан таңы ясый дигәнме? Кинәт Рәүфнең миен уй кисеп үтте: Ильич күрсәткән юл — кыйбла анык булмагач, бездә ил корабының юнәлешен бутаучы-үзгәртүче ялган узаманнар табыла, иман тотмаган һәм таянырга яраксыз иярченнәр килеп чыга.
Иярчен дигәннән, син үзең кем соң, диде эчке тавыш. Элекке, революция елларындагы аскет түгелсең. «Ватан өчен, Туган ил өчен!» — дип башларын сугышта салган коммунистларга да охшамагансың. Бу гамәлләреңнән күренеп тора. Ферма янганда, син дә шунда идең, ник утка син түгел, ә Шәкүр абыең керде? Җитди, хәтәр хәлләр килеп чыкса, үз-үзеңне саклау әмәлләре эзлисең, җаваплылыкны, җае чыкса, кешегә аударасың, Рәүф. Таны шуны! Фиркада эшләвең дә иман өчен түгел, акча хакына бит. Вазифа! Әйе, вакланды, зәгыйфьләнде хәзер большевик-коммунистлар, дип нәтиҗә ясап куйды башбирмәс эчке тавыш.
Тик, диде ул, моңа аерым коммунистлар гына гаепле түгел. Моңа партия үзе гаепле, чөнки үз әгъзаларыннан аерым каста ясады: хакимияткә утыртты, җитәкче, түрәләр итте, кешеләр өстеннән хөкем итүче судья да, җан алучы палач та булды сезнең фирка. Ә власть кешене боза бит ул, аның рухын тарката, Рәүф. Туры әйткәнгә ачуланма, халык сезнең өерне тычкан тотмаган ата мәчеләр итеп күрә.
Ниһаять, Рәүф Шакиров үзен байтактан борча кебек талаган сорауга шулай көтмәгәндә җавап тапты. Күрәзәлеге дә, теләсә кайсы багучыныкына караганда да, дөрескә чыкты.
IV
...Фердинанд Исхаков Шәкүрнең кисеп ташлаган тырнагына да тормады. Эш кешеләренең вакытын алып, туктаусыз мораль укыды. Гәзитләргә карандаш белән сызып-сызып җыйган тезмәләрне туплап, кешеләргә акыл өйрәтте. Аның иртәнге сүзе кичкә ярамады, гамәле башлаган эшне чуалтты. Ә тора- бара таңнан эреле-ваклы җитәкчеләр җыела торган идарә нарядына килүдән дә туктап, хезмәт көнен планлаштыруны бөтенләй дә ярдәмчесе Хариска тапшырды. Түрә, янәсе! Аның каравы, кесәсендәге мөһерен бик еш финанс кәгазьләренә чәпәп, колхоз акчасын үзенчә тотарга өйрәнде. Челән кебек адәмдә бик тиз корсак бүртеп чыкты. Үзенә Чардаклыда ике катлы коттедж салу, «иномарка» алу хәлләренә дә күз йомдылар. Партия утырышларында берничә кат тәнкыйтьләделәр дә үзен. Дашкин әмеренә буйсынып, председатель колхоз миллионнарын районның тишек-тошыкларын каплауга, хәерчелеккә төшкән хуҗалыкларны өстерәүгә сарыф итә башлады бит. Җавабы да әзер икән: партия берәү меңнәр өчен, меңнәр берәү өчен, дип үзара ярдәмләшеп яши, янәсе. Беренче каршында демагог рәисне, аның лозунгын фаш итеп кара?! Дашкин үзенекен кыерсытырга бирми. Атканың бумеранг булып үз башыңа гына кайтачак...
Туксанынчы еллар азагында Ык буйларына берничә ел корылык килде. Кырлар, басулар, ташлаткан сыер сыман, кысыр булды. «Ленин юлы»нда элекке 24
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
25
булдыклылык, оешканлыкка таянып, халыкка өләшерлек ашлык, терлекләргә фураж җыеп алсалар, сыерлар өчен кыш чыгарлык печән, салам туплау үтә кыен мәсьәләгә әйләнде. Нишләргә? Һәм бер иртәдә, нарядка килеп, Исхаков әйтеп салмасынмы:
— Иптәшләр, көзгә без сыер фермасын бетерәбез. Илдә иткә кытлык, сатып акчасын банкка салырбыз, ә язын нәселле сыерлар кайтартып, ферманы яңартырбыз. Әйбәт идея бит бу. Шулай без берьюлы ике куян атабыз, иптәшләр!
Утырыштагылар шактый вакыт эндәшми тордылар.
— Фердинанд Әгъзамыч, сез бу сүзегезне уйлап әйттегезме? — диде парторг.
— Күрше өлкәләрдән салам ташучылар бар. Безгә дә шул мөмкинлекне карарга иде!
— Уйланасы уйланган, Шакиров. Мин Дашкин белән киңәшләштем, хуплый,
— рәис калын күзлеге аша Рәүфкә чекерәеп бакты.
— Ә, шулаймыни? Сөйләштегезмени, хәл иттегезмени? — дип үртәде аны парторг.
— Сез, абзыйлар, нәселле сыерның күпмерәк торганын беләсезме соң?
— Хәбәрдән йөзе кызарып чыккан ферма мөдире Харис сикереп үк торды һәм үзе үк әйтеп тә салды: — Машина бәясе! Каян табарбыз шул сумманы?
Фердинанд каушамады:
— Без районга ярдәм иттек бит. Алар да булышмый калмас. Моңа иптәш Дашкин ышандырды мине. Юкка хафаланасыз, тәүлегенә һәркайсы берәр пот сөт бирә торган сыерлар фермасын яңарту — реаль күренеш, иптәшләр. Хәзерге жңтәкчелек тормышка йөз белән тора. Курыкмыйк!
Икенче көнне иртән идарәгә савучылар төркеме килеп тавыш куптарды. Сүзне сул бите янгын вакытында көйгән Дания башлады.
— Шәкүр абый, сыерларны саклыйм, дип утка керде. Син бетерәсеңме малларны? Үгез үлсә ит, арба ватылса утынмы сиңа? — дип, ул утлы күзләре белән Фердинандка кадалды. — Сүзебез шундый: берәр сыерга тотынып карагыз, бөтенебез эштән туктаячак!
Менә шуннан китте, китте... Сыер дуласа, аттан яман, дигәндәй, савучы хатыннар куптарган бола — рәис белән колхозчылар бәрелешен «Ленин юлы» идарәчеләренең күргәннәре юк иде.
Менә шул көнне үк парторгка райкомга барып, рәисне төшерү мәсьәләсен куярга һәм авылда җыелыш ясарга кирәк булгандыр, әмма җөрьәт итмәде Шакиров. Исхаковны Дашкинның яклаячагы көн кебек ачык иде. Берничә көннән өстән, республиканың хөкүмәт башлыгы Сарбаевтан да, корылык сәбәпле, хәлсез хуҗалыкларның эре малларын пычак аша үткәрергә кирәк, дигән күрсәтмә килде.
Әлеге елда Чардаклы районы хөкүмәткә ит тапшыру планын ике тапкырга арттырып үтәп, беренче секретарь Эдуард Дашкин данга күмелде, ә «Ленин юлы» колхозчылары ярык тагарак алдында торып калды. Ферманы яңарту турында сүз дә юк. Колхоз кассасында җилләр исә. Ә Дашкинның, кыш узмас борын, Чардаклыдан эзе суынды. Шундый булдыклы фирка вәкилен төпкелдә тоталармы соң? Аны министрлыкка эшкә алдылар. Бетте, кем әйтмешли, эре мөгезле терлек. Сыер фермасының хуҗалыкта никадәр мөһим акча чыганагы булуына тик шул вакытта төшенделәр. Айлык хезмәт хакын өләшү, машиналарга ягулык-май сатып алу сөтлебикәләр исәбенә булган икән. Хезмәтләре өчен акча түләмәгәч, халык колхоздан кача башлады. Ирләр Туктагулдагы нефть промыселенә агылды, хатын-кыз исә Чупайда ачылган кирпеч заводына юл тотты.
Берничә елдан колхоз тәмам бурычка батып, банкротлыкка төште. Борис Ельцин заманында мондый хәлгә тарыган хуҗалыкларның язмышы билгеле инде. Яэҗүҗ һәм Мәэҗүҗ өргән кебек, авылга кыямәт килде. Багучы Хашия карчык дөрес юраган шул. Туктаусыз бәлаләр яуды, фаҗигаләр килде авыл үзәгенә басып, үзе дә белми, каядыр, нәрсәгәдер кешеләрне өндәп кул изәгән Ленинлы Дөм-дөмгә.
. Көзнең болытлар эленеп торган сүрән бер көнендә, октябрьнең алтысында, Рәүф Шакиров, соңгы елларда шактый бирешеп, башын чал чәчләр каплаган чандыр ир,
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
26
кулына җиңелчә киндер букча алды да, авыл читендәге зиратка юнәлде.
Бүген Шәкүрнең туган көне. Моны онытып яисә бутап буламы соң? Нәкъ 23 ел элек иде бу. Яушевны Хезмәт Героена тәкъдим итү өчен документлар әзерләнгәндә, партком секретаре председательнең туу көнен ачыклады. «Әйдәле, Шәкүр абый, клубта кичә ясап, туган көнеңне үткәрик. Илле яшь бит!»
— Яле, кычытмаганны кашыма! — диде гадәтенчә кырыс итеп рәис. — Әллә ничаклы расхуд була, аннары кешеләр тегене-моны сөйли башлый. Теләге булган килсен, тавык суйдырырмын да, берәр чәркә төшереп, бәйрәм ясарбыз соң.
— Алайса, өйдә чиләнгәнче, юньле адәмнәр кебек пикникка чыгыйк. Нәрсә, эш беткән диярлек, идарәгә ял бирерсең. Райондагы кайбер абзыйларны чакыру да зыян итмәс. Карале, Шәкүр кычкырышырга гына түгел, сый-хөрмәт күрсәтергә дә бик әвәс икән, дисеннәр.
— Әйдә, алай бик теләгең булса, яланда оештыр соң берәр нәрсә, — дип рәис кулын селтәде.
Ык буендагы аулак аланда менә дигән мәҗлес үткәрделәр. Авылның мәртәбәле кешеләрен, эреле-ваклы җитәкчеләрен әйткән дә юк, райүзәктән дә төялешеп килделәр бит. Хәтта Беренче үзе дә хозурланып, зур чәчәкле кулъяулыгын кулына тотып сөртенә-сөртенә, рәиснең туган көн бәйрәмендә катнашты. Кукушкинның юбилярны татар телендә котлавына хәйран калдылар.
Көн әбиләр чуагына хас кояшлы, җылы булды. Кайберәүләр хәтта елгада коенып та алдылар. Табын ресторанныкыннан һич ким булмады. Сырасын, кымызын, хәмерен дә ящик-ящик китергәннәр иде.
Бәйрәм итеп әй кинәнде эш башында торган кавем! Шәкүрнең чәркә тотып мәҗлес алдында ниләр сөйләвен дә бик ачык хәтерли әле зиратка атлаган чал ир.
— Иптәшләр, котлыйсыз — рәхмәт! Исәнлек телисез — янә дә сезгә рәхмәт! Исәнлек-саулык председатель кешегә бик тә кирәк шул. Эше тавык чүпләп бетермәле түгел бит аның. Ту тегесе, ту монысы килеп чыга. Шулай да мине көндәлек мәшәкатькә батып, тома сукыр хәлгә төшкән бәндә дип тә уйламагыз. Мин бик еш авылыбызны уйлыйм. Үсә, матурая бит, егетләр, Дөм-дөм! Әле кайчан гына салам башлы ызбалар, читән йортлар иде бездә. Ә хәзер һәркемдә бишпочмаклы, калай башлы зиннәтле өй, уты гөлт иткән. Ә тиздән, Ходай язса, газын-суын үткәрербез, урамнарга асфальт җәярбез. Яшьләр авылда «ду» тузып эшләр, күңел ачар, гөрләр әле безнең Дөм-дөм! Әйдәгез, матур тормыш, имин киләчәгебез хакына тотып куйыйк әле, егетләр!
.Рәүф кара гранит ташына мәрхүмнең исем-шәрифләре алтын хәрефләр белән язылган чардуган каршына килеп чүгәләде.
— Исәнме, Шәкүр абый, туган көнең белән! — Кисәк үз акылы үз теленә хәйран калды. «Шәкүр абый!» диде бит. Югыйсә, күптән инде үзе мәрхүм яшеннән узган ласа. Бабай булып бара. Зиратта исәннәр вакыты көчсез, юрист әйтмешли, статуссыз була, күрәсең. Узган вакыт дилбегәсен әрвахлар үз кулларыннан ычкындырмый кана.
Ул, шулай уйлана-уйлана пакет эчендә казынып, кулына стакан алды.
— Синең исәнлеккә, Шәкүр абый! Герой рәис хөрмәтенә! — Һәм ул стаканын каплап, тозлы кыяр кабып куйды. — Мәрхүм белән күрешүгә килүнең йоласы шундый, гаеп итмә! Хәзер татары ни, урысы ни — толерантлар бит. Мөфти мәчеттә урысча вәгазь укый, поплар, колбасаны боздылар дип, елкы итенә ябырыла... Хәер, бу шайтан суын тотмасаң да, гомер буе «Ата коммун» кушаматын йөрткәч, барыбер мине суфыйлар рәтенә куймаслар. Бер башлагач, гөнаһ фәрештәсе, әйдә, дәфтәрен азакка чаклы тутырсын инде. Әйе, савап җыям дип, кайберәүләр сыман җан атмадым шул. Бу гөнаһлы дөньяда изге булам дисәң, урманда качып яшәргә кирәк. Ә кеше белән эшләгәндә, адәмнәр башыннан йөргәндә, кайда савап, кайда гөнаһ, шайтан үзе дә аермас... Синең анда, Шәкүр абый, хәлләр ничектер, ә мин турысын әйтәм, оҗмах дип юанмыйм. Зөбанилар утка тотып, акырта-бакырта чистартмый булмаслар. Ә барыбер дә мәхшәр коесыннан бер котылып, эх, шул оҗмахны күрсәм иде, дигән
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
27
теләк бар, Шәкүр абый! — Рәүф тәмәке кабызды. Төтен суыра-суыра, сүзен дәвам итте.
— Хәзер син миңа: «Йә, сөйләп җибәр, комиссар, колхоздагы хәлләр ничек анда?!» диярсең. Әйе, сөйләрмен. Тик, Шәкүр абый, мин байтактан комиссар түгел инде. Парткомнарны күптән туздырдылар бит. Син белмәгән Ельцин коммунистлар фиркасының Рәсәйдәге хакимлеген закон белән үк тыйды. Гаҗәпме? Ә без синең белән райком ишекләрен ачып кергәндә, ләхәүләләр укый идек.
Алай. Парторг булмагач, кем инде син хәзер, барыбер гади бер колхозчыга әйләнмәгәнсең бит? дип сорарсың инде, Шәкүр абый. Юк, мин бу әверелештән һич оялмас идем. Тик колхоз да тәмам бетте бит, таралды. Хас тузгытылган күч булдык!.. Умарта күче, дим. Моны әйтергә дә оят. Тик син корган, төзегәннән бернәрсә калмады хәзер. Кешеләр дә таралды. Дөм-дөм буп-буш. Нигездә калганы кулы нәрсәгә ята, нинди һөнәр белә, шуның белән тамак туйдыра. Әй, сиңа җиңел, син һаман герой! Дөм-дөмнең соңгы могиканы булып каласың, Шәкүр абый. Ә без. без кемнәр?
Рәүф янә иелеп букчасында әвәрә килеп алды, хәмерле стаканын күтәрде.
— Әй, Шәкүр абый, син колхоз дип җан аттың. Утка кердең. Гафу ит безне, саклый алмадык шул син корган, төзегәннәрне. Оятсыз, затсыз сатлык кешеләр кулына күчте колхоз җыйган байлык. Инде кичер, кичерә күр, Шәкүр абый, безнең ваемсызлыкны! Горбачёв та, Ельцин да түгел, шулай ук Дашкин, Фердинанд та түгел, тик үз ваемсызлыгыбыз белән һәлакәткә китердек, таркаттык илне. Безгә хезмәт кешесе өчен дип кан койган буыннар каршында оят, Шәкүр абый, беләсеңме шуны!..
Чал ир стаканын кисәк эчеп куйды да эчтән сулкылдап күзләрен каплады. Элекке «Ленин юлы» колхозының соңгы могиканы Шәкүр Яушевның чардуганы каршында менә шулай нечкәреп күңел бушатты ул.
Ә Дөм-дөмдә, пыскып булса да, тормыш дәвам итә әле.
Бигрәк тә көтү кергәндә, мал-туарны барлаганда, әби-чәбиләр, бабайлар капка алдындагы эскәмияләргә утырышып гәп сатканда, авыл җанлана. Тик элек күбрәк кеше тикшергән, килен-малайлардан зарланган булсалар, хәзер боларның телләрендә гел югары сәясәт хәлләре:
— Бу миңле-тамгалы патшаны әйтәм, пристрое белән адәм мәсхәрәсенә төшерде бит безне. Нинди зур, шәп мәмләкәт идек. Хәзер дөнья хәерчесенә әйләндек тә куйдык.
— Аны бит, ахирәтләр, хатыны Рәисә бик каты котырткан икән. Әмирикләр менә болай яшиләр, инглиз белән француз менә шулай шәп итеп тора. Немец тә һәйбәт көн күрә. Без дә тотыйк та шуларга ияреп яшәргә тотыныйк, дип иркәйгә тукыган икән.
— Хатын сүзенә карап йөрсәң, төпсез коега төшкәнеңне дә сизмәссең...
— Коесын белмим, ә базга төште инде, Фәйзерахман кордаш. Шул Горбачёвны әйтәм, туган көне булган икән. Мәскәүдә үзенә сәлам бирүче түрә дә табылмаган. Англиягә үк качкан ди.
— Ельцинны да халык бик каргый.
— Каргамыйча соң, кодагый. Мин капитализм корам, миңа калхузлар кирәкми, миңа фермерлар кирәк, дип бар дөньябызны болгатты.
— Туктагыз әле, әбиләр! Ник таякны гел бер якка гына бөгәсез? Калхузлар әллә күпме крестияннең башына җитте. Кулак, имеш! Болганса да, әле беркемне казаматка бикләгәннәре юк, Ходайга шөкер. Җир бар, ирек бар. Тот та син дә фермер бул! Ялкау бездә хәзер халык. Бөтен хикмәт шунда гына.
— Хикмәт монда гына түгел, Галимҗан. Бездәге дөнья — куласа ул, әйләнә дә китереп бер баса! Моннан соң Ходай хакимнәргә акыл, халыкка сабырлык бирсен инде. Намазга басып шуны гына сорарга кала безгә.
— Карагыз әле, теге сатыла торган кәнсәләрне алмаганнармы әле? Һаман да хуҗа чыкмыймы үзенә? Кемнең генә һиммәте җитәр шуңа, байтак сумма торадыр ул.
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
28
Яшерен агент
I
Арбитраж управляющие Равил Галләмов иртән Чардаклы район хакимиятендәге офисына эшкә килгәч, Галина сәркатип, сөенче алган кебек, әйтеп салды:
— Равил Фазлыевич, бүген безнең эштә түгәрәк дата, юбилей. Менә меңенче аукционга карточка тутырып ятам.
— Шулай укмыни? — дип ихлас гаҗәпләнде управляющий. Димәк, биш еллап эшләү дәверендә чүкече белән өстәлгә суга-суга, «сатылды!» дип сөрән салып, кешеләр кулына мең әйбер озаткан ул.
Түзмәде, үз-үзен үртәп куйды: «Торгашлыкка якын барасы кеше түгел идең югыйсә...»
Галләмов бу шөгыльгә кадәр Чардаклы райкомында оештыру бүлеген җитәкләгән иде. Чандыр, теремек, хәтта ашын да аягүрә генә капкаларга гадәтләнгән бу яшь ир фирка оешмасы башкарасы әллә нинди шөгыль, чараларны да маһир нәкышчы кебек күңел салып, әсбәтләп үткәрде. Үзен бу тынгысыз һәм чәбәлчекле эшнең остасы итеп танытты, күпләргә әшнә булып китте. Тик көннәрдән бер көн Кремльдән килгән указ белән райкомнар һәм парткомнар эше туктатылгач, Галләмов бер шөгыльсез торып калды.
Ай үтте, ике. Өч ай... Сәлам бирүче дә юк. Нишләргә? Хезмәт биржасына барып чиратка басарга хурланды, мәктәпкә кайтып, электәге укыту-тәрбия вазифасына тотынырга аягы тартмады. Монда янә үзе дә аңлый алмаслык әллә нинди күңел киртәләре бар иде. Урамдагы тегендә-монда эленгән белдерүләргә, игъланнарга күз атып һәм кеше гәпләренә колак салгалап йөргән мәлдә, аның өендә бер иртә телефон шалтырады:
— Алло, иптәш Галләмов, — диде үтә нәзакәтле хатын-кыз тавышы. — Министрлыктан борчыйбыз. Безнең шалтыратуның максаты шундый: эшкә урнаша алмаган булсагыз, без сезне кастингта катнашырга чакырабыз.
— Кайда, кайда? — диде ир.
— Кастинг! Ишеткәнегез юкмыни? Сайлап алу, конкурс мәгънәсендә... Кыскасы, иптәш Галләмов, эш урыны проблемасы булса, министрлыкка килегез. Җөмһүрият хөкүмәте бинасы, 419 кабинет.
Бу ягымлы өндә ниндидер ымсындыргыч нәрсә бар иде. Галләмов таң белән торып машинасын иярләде дә башкалага юл тотты. Менә үзәк хакимият бинасы... Әнә теге хатын әйткән бүлмә... Саллы ишек. Аны ачкач, колагына бәрелгән ягымлы тавышны да бик тиз абайлап алды — кичә шалтыраткан ханымныкы:
— Иптәш Галләмовмы? Бик яхшы! Утырып, берничә минут көтегез!
Затлы кабинет ишеге каршында була торганча, ул каушау кичерде. Мәгәр уй- фикерләрен җепкә тезеп өлгерә алмады, аны керергә өндәделәр. Тик бусаганы атлап үткәч, үз күзләренә үзе ышанмады — каршында Эдуард Дашкин балкып тора:
— Йә, нихәл иске дус. Чардаклы бичурасы! Иске дус ике яңа дустан яхшырак, диләрме? Менә үзеңне юксындым да эшкә җәлеп итәргә булдым. Әгәренки каршы килмәсәң?
Чардаклыда май кояшы сыман вакытлыча гына балкып алган Беренче һаман җор телле, кешегә чырае ачык, аралашу маһиры икән. Түрәмен дип кәперәймәгән бу... Тик чигәсенә мул булып кырау төшкән дә киемендә рәсми пөхтәлек кенә арткан.
— Эдуард абый, молодец Сез! Мәркәзгә килеп, нинди кабинетка утыргансыз!
— Кабинет яулар өчен фантазия кирәк, Равил дус. Фантазия плюс тәвәккәллек! Шул нәрсәләрең булса, ишекләр ачыла ул. Сүздән, болар бармы синдә, дустыкаем? Шул хакта сөйләшергә телим дә бит мин синең белән.
Һәм Дашкин яңа икътисад шартларына яраклашып, республикада арбитраж
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
29
управляющийлар корпусын формалаштыру бурычы куелуын, шул эшкә, сыналган кадр буларак, Галләмовны да димләвен әйтте. Азак ничек диде әле Дашкин: «Карл Маркс яңа эчтәлек һәрчак яңа форма таләп итә дип раслый. Ә безнең күчеш заманы кешеләре исә яңа эчтәлекне иске формага салу мөмкинлеген дә дәлилләргә тиеш. Һәм тәвәккәл затлар шулай итә дә, иптәш орготдел! Яхшы кадр — алтын бәясе!»
Дашкинның яңа эш хакында тәкъдиме Чардаклының статуслы эшсезе өчен күктән ишелеп төшкән бәхет кебек булды. Башкалада өч айлык курс үткәч, Галләмов кулына агач чүкеч тоттырдылар һәм менә шуннан бирле ул банкрот хуҗалыкларның мал-мөлкәтен аукционга чыгарып сатып ята. Арбитраж управляющие әлеге тәти чүкече белән шапылдатып өстәлгә суга икән, димәк, барысы да дөрес һәм законлы. Әмма Равил үзе дә таный, Рәсәй тормышына туксанынчы еллар башында иңгән һөнәр ияләрен газраилга тиңләүчеләр дә байтак булды. Халык милкен үзләштерү, эшсезлек, фәкыйрьлек, гаиләләр таркалу кебек социаль афәтләрне нәкъ әлеге эшем кешеләре китереп чыгарды. Тормышта барысы да Кремль түрәләре кәгазьдә язганча булмады шул. Сүз дә юк, хәлсез предприятиеләрдә арбитраж управляющийлары идарәсен урнаштырып, аларны банкротлыктан коткарасы, инде бу хәл кулдан килмәсә, һич югы аларда эшләгәннәргә тиярен бирәсе иде дә бит, акча исен сизеп, кырыңда козгыннар сыман кәкре куллы башлыклар, эшкуарлар, җилкуарлар бөтерелә башласа, чүкечеңне үзең теләгәнчә сугып булмый шул. Өстәлдәге Фемида ханымга карап көрсенеп куярга гына кала: «И Ходай, кыек гамәлләрдән арала. Дөнья малы — дуңгыз каны... Тәмуг утларына ташлап, заяга харап итмә гафил бәндәңне!»
— Равил Фазлыевич, кәгазьләр әзер. — Галина начальнигының өстәленә папка китереп куйды.
Бүген «Ленин юлы» колхозының соңгы мөлкәтләре сатуга куела икән. Ике зур ягулык багы, җиһазлары белән бер кыр кухнясы, тәгәрмәчләрдәге будка һәм таш правление бинасы...
— Галя, меңенче аукцион, дип сөенче алдың алуын, тик сатлыгың ташка үлчим бит. Кеше каршына чыгарга да оят!
— Әйе шул, Равил Фазлыевич, ә бит үзләре миллионер колхоз булган. Ә хәзер сөяк-санак кына торып калган...
«Ленин юлы» колхозының мөшкел хәлләре мәгълүм булгач, арбитраж управляющие үзе дә нәкъ шулай уйлады бит. Миллионер колхозның мөлкәте зурдандыр, сатып хәл-әхвәлләрен рәтләп булмасмы, янәсе. Тот капчыгыңны! Сыер фермалары бишбылтыр юкка чыккан, тавыкларны, сарыкларны кетәклек, каралты-куралары белән фермер Штельманга сатканнар. Машина-трактор паркы да 23 техника берәмлеге тимер-томыр хакынча һаман шул Штельман милкенә әверелгән. Хәтта миллионнарга төшеп төзеткән өр-яңа тегермәнен дә колхоз тавыклар көләрлек арзан бәягә шул ук фермерга саткан. «Бирдем- алдым» кәгазьләре дөрес, теркәү палатасы мөһерләре белән расланган... Галләмовка гажәпләнергә генә калды. Кайсы яктандыр, билгесез, әмма арада теләсә кемне төп башына утыртырлык маклер бар. Кем бу? Колхозны очлап чыккан председатель Фердинанд Исхаковмы, фермер Штельманмы, әллә соң боларның артларына ышыкланып эш итүче «яшерен агент» бармы?
II
Аукционны башларга вакыт жңткән иде. Тиешле әсбапларны, документларны күтәреп утырышлар залына юнәлделәр. Монда байтак кына халык җыйналып, үзара гәп сатып яталар.
— Хәерле иртә, хөрмәтле эшкуарлар! — дип залны сәламләде Галләмов һәм, жңһәт кенә өстәл артына урнашып, эшкә керешүләрен белдерде.
— Банкрот хуҗалыклар милке арасында зуррак суммадагы лот — Дөм- дөм авылы үзәгендәге правление бинасы. Өч заттан заявка бар, взнослары кертелгән.
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
30
Тагын сатулашырга теләүчеләр булса, рәхим итегез, каршылык юк, — управляющий кулына чүкечен алды. — Хөрмәтле эшкуарлар, әлеге таш бинаның башлангыч бәясе 300 мең. Киттек! 300 мең — бер, 300 мең — ике...
— 320 мең! — дип тавыш бирде көрәктәй кара сакаллы, кызыл йөзле урыс агае алдагы рәттән, аягына басып. Галләмов аны белә, корсагы да бүртеп чыкса, чын купец буласы... Чардаклыда аракы кибете тота. Дөм-дөмдәге бинаны складка әйләндерергә нияте бар. Тегендә ящик куярга да урын юк, урлыйлар, дип зарланды.
— 320 мең — бер, 320 мең — ике... — Управляющийны бүлеп, залда тагын кул күтәрелде:
— 330 мең!
Тавыш иясе — озын буйлы, бик ыспай кыяфәтле яшь ир. Шәһәрдән килгән бу. Сатыласы йорттан җәйге резиденция әтмәлләргә җыена. Тик, әйтүенчә, ихатасы бәләкәйрәк икән. Бакча, бейсбол суга торган яшел үләнле кишәрлек, бассейн булырга тиеш, ди.
— 330 мең — бер, 330 мең — ике, 330 мең...
— 335 мең! — диде кибет хуҗасы.
— 350 мең! — Ыспай ир шулай ук әлегә үз ниятендә нык торуын раслады.
Ә өченче дәгъвачы кая соң, ник тавыш бирми, дип уйлап алды шул ара управляющий. Бу Бишкурай авылыннан ишек, тәрәзә бизнесы белән шөгыльләнүче Габдуллин иде. Дөм-дөмдә әлеге бинаны җиһазлап, мастерской ачарга җыенган иде бит. Аукционда катнашырга теләп, взнос акчасын да кертте. Киреләде микәнни? Авылда ул ниятләгән мастерской эшләп китсә, халыкка да әйбәтрәк булыр иде, дип уйлап Галләмов чын-чынлап эшкуар һөнәрчене юксынды. Мөгаен, акча юнәтә алмагандыр, бахыр.
— 350 мең — бер, 350 мең — ике, 350 мең... — Управляющий әйтәсе сүзен әйтеп, чүкече белән сугарга җыенган иде инде. Кинәт аның күтәрелгән кулын яңгыравыклы хатын-кыз тавышы туктатты.
— 360 мең!
Барысы да үтә кызыксынып, арткы рәттән күтәрелеп түргә табан атлаган озын кара плащлы хатынга текәлде. Гәүдәсе шактый тулы, хәрәкәтләре салмак булса да, башын чөеп, түшен киереп тотуыннан аның үз кадерен үзе белеп яшәүче зат икәнен чамаларга була иде. «Каян бу асыл кош, кем булыр?» — дип уйлап алды Равил. Шулай да югалып, онытылып китмәде, үз эшен белде:
— 360 мең — бер, 360 мең — ике...
— 370 мең! — дип ярып салды ыспай ир янә.
— 400 мең! — Аягөсте торып үз суммасын атаган әлеге хатын тавышында да ике сөйләргә урын калдырмаслык ныклы үҗәтлек бар иде. Моңа инде берәү дә каршы килергә базнат итмәс кебек. Һөнәри тоем-сизенү белән управляющий да әлеге санны күтәренке тавышта яңгыратты:
— 400 мең — бер, 400 мең — ике, 400 мең — өч. Сатылды! — Бер үк вакытта чүкеч тә шапылдап өстәлгә төште. — Шулай итеп, Дөм-дөм авылындагы правление бинасы 400 меңгә үз хуҗасын тапты, әфәнделәр. Ярты сәгатьлек тәнәфес!
Галләмов сәүдә бәйгесендә өстен чыккан ханымны үз яннарына, өстәлгә чакырып алды. «Яңа милкегез белән котлыйм сезне! — диде ул, дулкынланудан йөзе кызарып чыккан хатынга карап. — Исәп-хисапны секретарем белән ясарсыз, минем исә сезгә берничә соравым бар. Кайда яшисез? Нинди кәсеп кешесе? Күчемсез милек нинди максатта алынды?»
— Кайда яшисез, дип... Мин мондагы инде. Дөм-дөмнеке. Мәрзия Сәгъдиева булам, — хатын үз сандыгын ачарга бик ашыкмады. — Менә кичә соң гына правлениене сатасыгызны белгәч, булган акчаны җыештырдым да сезгә чаптым. Гаиләм ифрат зур, йорт кирәк!.. Әтием шәһәрдә фатирын саткан иде. Нәрсәгә безгә
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
31
өч бүлмә, ди... Туганнарым да күп, һәркайсы күтәреште. Биргәч, алдым инде, акчаны әйтәм. Бурычлы үлми, диләр бит. Түләрмен әле!
— Үзегез нинди эштә соң, Мәрзия ханым?
Хатын сөяленә баскан кебек, йөзен җыерып, карашын аска төшерде. Аннары кисәк нәүмизләнеп яшькелт күзләрен Галләмовка текәде. Күрәсең, бу матур хатында ниндидер эчке гасабилану бар.
— Авылда яшәгәч, кем буласың? Колхозчы инде. Бригадир кушканны башкардык. И, ул колхоз тиеннәренә генә калсаң, башың хәерчелектән чыкмас. Дөрес тә. Хәзер әнә капчык тотып саилчы буласы гына калды... Ярый үзебез тырыштык инде. Сөт-май сатасың, күкәй... Иткә дип мал асрыйсың. Ал-ял күрми. Сатып җыясың инде шулай...
Ниһаять, Галләмов хатын вәсвәсәсенә ачык төшенде. Дәүләт кешесе булгач, акча чыганагын тикшерә дип курка. Күпләрдә калка торган шик бу. Сәвиттән калган чир. Бер аяк базар иркенә, акча, мал җыю нәфесенә басса, икенчесе кыек гамәлен кешегә фаш булыр дип шикләнеп, итәк-җиңне бик җыеп эш итү заманында кала. Бу Мәрзия Сәгъдиева Равилны прокурор дип беләме соң? Аукцион үткәрүчегә бик кирәк инде сезнең акча чишмәсен тикшерү... Җыйгансың — молодец! Үзеңә кирәген сатып алгансың — игелеген күр!
— Мәрзия ханым, анкета өчен генә бирелгән сораулар иде, борчылмагыз, — диде ул үзалдына үртәлеп һәм тәмәке тартырга дип коридорга юнәлде. Шулай да Галләмов — кеше бит, күңелендә сорау торып калды. Кем соң бу? Ире бардыр бит. Ник бер сүз әйтмәде? Каракның бүреге яна дигән сыман, нишләп үрсәләнде соң бу чибәр хатын?
Кичен эшләрен төгәлләп, аукцион документларын папкага теркәгәндә, управляющий Галинага кәгазь сузды:
— Мә әле, сеңлем, кампитердән карале, кем булды соң бу Сәгъдиева?
Секретарьнең бармаклары клавиатурада уйнап алды:
— Сезне нәрсә кызыксындыра, Равил Фазлыевич?
— Ире бармы? Булса, кем, кайда эшли?
— Бар, менә күрсәтелгән: Рәмзил Сәгъдиев, 1959 елда туган. Эш урыны — «Ленин юлы» колхозының экономисты...
— Булды, рәхмәт, Галина, кирәген белдем.
Моннан соң арбитраж управляющие Равил Галләмовка «Ленин юлы» колхозы милкен сатуда маклерлык гамәлләре күрсәткән «яшерен агент» ның кем булуы ап-ачык иде инде. Шунысы да бәхәссез: маклерлык хезмәте өчен икътисад белгече Сәгъдиевка аз түләмәгәннәр, хатыны Мәрзия кызыл акчаларны пачкалап тоткан бит.
Төнге кунак
I
Иртәгесен Мәрзия йорт эшләреннән арынды да балаларын ияртеп идарә бинасына, юк ла... хәзер инде аның законлы милкенә әйләнгән өенә килде. Калай түбәле, кызыл кирпечтән салынган биниһая зур бу йорт аныкы, Мәрзиянеке бит! Эчке хис кесәсеннән ачкыч чыгарып, ишекне ачкан чакта, ут өстендәге сөт кебек ташып чыкты. Ул ире белән кычкырышса кычкырышты, әмма барыбер үз дигәнен итте, сатып алды бит уена кергән йортны. Хәзер инде хыялындагыча чәмләп чукларга, бизәргә генә кала. Элекке алпавытлар, морзалар ызбасы кебек булсын! Иң башта ихатасы белән күңелләрне яулар Мәрзия корган җәннәт. Капкадан кергәч тә, өй бусагасына чаклы кызыл кирпечтән тезгән җыйнак юл булыр. Аның ике ягына да гөлләр утыртырлар. Аллея астра, георгин, роза, лилия кебек эре, төрле төсләрдәге чәчәкләр белән балкыр. Шуннан сул якка таба крыжовник, карлыган, кура җиләге куаклары рәт-рәт булып тезелеп китәр. Ә уңъяк суган, кыяр, кишер, помидор кебек яшелчә түтәлләре белән тулыр. Арырак теплица куярга да исәбе бар Мәрзиянең. Ихатада сыер, сарыкка түгел, тавыкларга да урын булмаячак. Туйды хуҗабикә
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
32
тояклар белән изеп сазлыкка әйләнгән маллы йорттан. Күпме чистартсаң, юсаң да, балалар галош элеп бер-ике әйләнеп керсә, бусагаңа гына түгел, өеңә дә катламы белән саз утыра. Баласы бала, мәчесе, көчеге дә паласыңа чүмәшеп яисә караватка ук менеп, тәпиләрендәге мәтене коя бит, валлаһи... Шул саз, пычрак белән алыша-алыша да диванага әйләнерсең. Юк, җитәр, таш йортта суы, туалеты эчтә булыр Мәрзиянең!
Тышы шулай ялт итеп торыр бу йортның. Ә эче? Иң элек урам ягына караган өч тәрәзәле, хисапчылар утырган бүлмәне дивар белән аерып кибет эшләрләр. Иргә дә, хатынга да гадел кәсеп булыр бу. Тик Сания магазинындагы сыман ипи, кәнфит, прәннек, шикәр кебек тәм-том сатмаслар. Юк, көндәшлек кирәкми! Хуҗалык товарлары куярлар монда, югыйсә буяу, лак, кер порошогы артыннан да 25 чакрымдагы райүзәккә машина куалар. Мәрзия үз кибетендә хатын-кыз почмагы да ясар. Иннек-кершән, ислемайлар, шампуньнарның төрләре шәһәр кибетләренекеннән һич тә ким булмас, язган булса.
Тагын нәрсә? Өйләренә керү өчен, һичшиксез, аерым ишек уярга кирәк. Әнә кырый тәрәзә моңа бик кулай. Рамы барыбер какшаган. Ә... тәрәзә дигәннән, барысын да еврога алмаштырырга кирәк. Бүген үк Бишкурайга
барып, Габдуллинга заказ бирергә онытмаска иде. Әй, Габделкаюм шатланыр инде. Аңа нихәтле эш монда!
Тәрәзә дә, бүлмә дә ифрат күп, һава иркен. Инде балалар да берсе өстенә берсе өелеп ятмаслар, Аллаһы боерса. Каенанасына да аерым бүлмә кебек нәрсә әтмәлләргә кирәк. Югыйсә, намазын да тыныч кына укый алмый, бахыр, Фәрһаты белән Ләйләсе йә намазлыгына килеп ауный, йә кочагына сикерә. Намаз дип тормый, назлап сөеп куя инде каенанасы.
— Әй, оланнар, килегез әле монда, — дип кычкырды Мәрзия, төрлесе төрле якка йөгерешеп, сикерешеп яткан балаларына яратып карап. — Килегез, кил! Ягез, бергәләп карыйк, кайда кухня, кайда зал булыр? Кайда йокларбыз, кайда дәресләр әзерләрбез? Ягез, сайлашыгыз! Әйдәгез!
Һәм Мәрзия йөз-биттә бер-берсенә шактый охшаш булсалар да, яшьтәге аерымлыклар аркасында буй ягыннан кайсы колга, кайсы кәрлә булып күренгән бәгырь кисәкләрен җитәкләп, идарәне бүләргә кереп китте...
Кичен табынны җыеп, савыт-сабаны урнаштыргач, Мәрзия диванга ире янына килеп елышты.
— Әтисе, без бит бүген җыйнаулашып ызба карарга бардык. Үзегезгә ошаган бүлмәне сайлап алыгыз, дигән идем, кызлар кассирныкын яратты. Малайлар безгә бухгалтерныкын бирерсез, диләр. Утырышлар залын кухня итәрбез, мөгаен. Иркен булыр, тышка да якын. Ә председатель утырган төштә зур зал, кунак бүлмәсе булыр. Кояш анда көнозын — бер ягы кыйблага карый, икенче яктан шәфәкъ тора. Матур булып бакча күренә... Ә үзебезнең йокы бүлмәсе кайда булыр, җаным? Сиңа парторг бүлмәсе ошамасмы?
— Миңа берсе дә ошамый. Әйттем бит, — диде Рәмзил, элекке тискәрелеген күрсәтеп. — Андагы ызгыш-талашлардан гарык булган идем, инде шунда барып яшәргәме? Үз нигезебездә ызба салып кергән булыр идек әле. Тактың башка бәла!
— Рәмзил, мин сиңа ничә санап күрсәттем бит. Хакы өчләтә арзан, урыны матур бу йортның. Менә күрерсең, ишек-тәрәзәләрен алмаштырырбыз, ремонт ясарбыз да карап туймаслык булыр. Син ызба сала башласаң, өч-дүрт ел төзелеш мәшәкатеннән, чокыр-чакырдан арынасы түгел, йортта мәхшәр куба! Ә монысы бер-ике айдан әзер була, Ходай язса! Мин уйладым, Чардаклыдан малярлар бригадасын чакырабыз, слесарьлар китерәбез. Рәмзил, бәлки үзең дә җылылык батарейларын урнаштырырга керешерсең. Кешегә түләгәнче, дим...
Хатын беркавым иренә сынап карап торды, тегесе янә сыртын кабартмагач, күптән эчен пошырып торган нәрсәне тәвәккәлләп әйтеп салырга булды:
— Рәмзил, Штельманың белән араны өзәрсең, бәлки? Иртә-кич йөрергә, унлап чакрым бит. Бензинга күпме китә? Аннары иң яхшысы — вакытында туктавың
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
2. «К. У.» №11 33
хәерле... Җан тыныч булыр. Сергеевкага озаткан саен, энәләр өтә мине. Монда кибет ачып җибәрербез, яшәргә җитәр әле. Рәмзил, ә?
— Акча яратасыңмы, җаным? — дип ир Мәрзиягә очкынлы карашын текәде.
— Яратасың. Һай, яратасың! Инде мәхәббәтең хакына түзәсең ул энәләргә. Штельман белән бер мичәүгә җигелдем мин хәзер. Минем башкача сәмән эшләү чарам юк. Аңладыңмы? — Һәм Рәмзил тавышын янә күтәрә төшеп әйтеп салды. — Йорт мәрәкәсен үзең башладың, үзең очла, яме? Ә мине тынычлыкта калдыр!
— Очлармын шул!.. Тик акчаны кая куйдың дип үзәккә генә үтмә, яме?
— дип үз чиратында кайнарлык белән җавап кайтарды Мәрзия.
Алгы яктан муенына дисбе элгән Һәдия карчык килеп чыкты:
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
— Рәмзил, нәрсә тавыш куптарасың? Ни бүлешә алмыйсыз? Балаларны куркытасыз бит.
Улы эндәшмәде.
— Юк, әни, борчылма! Һаман шул өй мазасы инде, — диде килен кеше.
— Тарткалашмагыз! Бер сүздә булырга кирәк. Әле менә балаларны тыңлап тордым. Әй сөенәләр, кечкенәләренә кадәр бытылдый. Ызба аларга бик ошаган. Юк-бар сөйләп күңелләрен төшермәгез. Өй яме сезнең кулда.
Һәдия карчык бераз тын торды да үзен борчыганны әйтеп салды:
— Әле менә шуны уйлап торам. Мәрзия килен, ул таш Ленинны да сезгә саттылармы соң? Мөселман йортына килешерме икән ул? Нишләтерсез үзен дим?..
— Башка кайгың булмаса, Ленин хакында көяләнмә әле, әни! — диде малае.
— Әни, без калай койма куярбыз, Ленин урамда калыр, — дип тынычландырды каенанасын килен.
Гаиләдәге әлеге сөйләшүләрдән соң Мәрзия үзе сатып алган бинаны ызба итеп тергезер өчен икеләтә-өчләтә җегәр белән эшкә кереште.
Бу заманда акчаң мул булса, әллә нәрсәләр ясарга, нинди генә юк әйберне дә табарга була. Ходайга шөкер, тегене-моны кайтарырга дип кешегә ялынасы да түгел, үзе руль артына утыра да ялт итеп китереп тә куя Мәрзия ремонтка кирәкле нәрсәләрен. Баштарак бу авыл хатынына ярамаган тагын, дип берничә яллаган урыс эшчесе «тяп-ляпка» эшли башлаган иде, хуҗабикә бураннар туздырды. Осталар шундук майлаган кебек булдылар. Һәркайсының артыннан «бишле» куярлык!
Ниһаять, барысы да Мәрзия теләгәнчә эшләнде. Ызба эчтән дә, тыштан да ялт итте. Декабрь урталарында мамык-мамык ак кар явып торды, йорт күл уртасындагы аккошка охшап калды. Үткән-сүткән түзмәде, эчкә дә кереп күз салды. Тәмәке төтене, кәгазь-каләм исе белән ысланган стеналары ышкылып каешланган һәм идән сайгаклары какшап бирчәйгән кәнсәләр дә шундый күркәм кыяфәткә керә алыр икән, дип шаккатып чыктылар.
Мәрзия күченүне дә озакка сузмады. Яңа елны Сәгъдиевлар яңа мебель белән җиһазланган һәм балалар чыр-чуыннан, олыларның бәйрәм белән үзара котлашуларыннан яңгырап торган өйдә каршыладылар. Инде боларга матур итеп, Һәдия әби әйткәнчә, шөкерана кылып яшәргә генә калды.
II
...Күмәч кебек түм-түгәрәк, әле бер телеме дә киселмәгән ел иртәсе. Рәмзил торып ихатага чыккан. Әллә эшкә барырга җыена, әллә иске ихаталарындагы мал-туарны барып карарга тели... Сәер, ак тынлык. Ул томанга да манчылган бугай. Дөнья үзенә патша булган яңа Вакытның җиргә басуын, аяк атлап китүен көтәме?
Чү, нәрсәдер гөрс итте. Ул да булмый, каршына дәү бер шәүлә килеп басты. Ләхәүлә... Пьедесталыннан төшкән Ленин бит бу!
— Исәнмесез... Владимир Ильич! Яңа ел белән! — дип сихерләнеп кул сузды Рәмзил. Әмма Ленин сәламне алмады, ашыгып сул кулын чалбар кесәсенә тыкты, ә уңын пинжәк эченә яшерде:
— Тәк, тәк, Сәгъдиев... әфәнде, диик инде. Халык милкен үзләштереп, күчемсез милек ясадың, димәк. Капитал туплыйсың, шулаймы? Йә, йә, аңышмаганга салышма! Сүз колхоз кәнсәләре турында бара.
Рәмзил ярасына саксыз кагылган кеше кебек чыраен чытты. Авылда акча үзләштерү хакында теләсә кем, авызына килгән теләсә нәрсә әйтсен, лып итеп 34
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
2.* 35
утыртырлык җавап табар иде, әмма революция юлбашчысыннан кисәк әче сүз ишетү, үзенә таба гаеп атылу ирне исәнгерәтеп куйды:
— Сез нәрсә, Ильич? Ниткән әфәнде мин? Кем капитал туплый?..
Тик Ленин Рәмзилнең ык-мык килүен исәпкә дә алмады, телмәр тоткандагыча кулын селкеп, кайнарланып сөйләп китте.
— Факт, Сәгъдиев, бер сез генә түгел, бүгенге Рәсәйдә йөзләр, меңнәр, юк, хәтта миллионнар жуликларга әверелеп, оятсыз рәвештә җәмәгать милкен үзләштерә, пролетар революция казанышларын юкка чыгара, шул нигездә илдә капитализмны реставрацияләү бара. Хезмәт кешеләре өчен һәлакәтле сәяси ситуациядә иң ачуны китергәне — эшчеләр һәм крестьяннар сыйныфының деградацияләнүе. Уйларга да куркыныч, дөнья капитализмы янавы түгел, милли буржуазиянең көчәюе түгел, бүгенге Рәсәй иминлегенә, кем дип уйлыйсыз, люмпен пролетариат яный. Әйе, әйе, люмпен пролетариат! Элек без аның кабахәтлеген, дошманга сатылуын даими фаш итсәк тә, бу кадәр җимергеч көчен, аркага пычак кадау мөмкинлеген искә алмаганбыз. Әйт, Сәгъдиев! Каян килеп чыктыгыз сез? Һәм нинди юллар белән сез урта сыйныф дип тәкъдир иткән социаль катлам тәшкил иттегез? Бу сорау хәзер мине чиксез уйландыра. Безнең большевистик тәгълиматта социализм чорындагы эшче-крәстиәннең социаль һәм рухи таркалу мөмкинлекләренә аз гына да шик тотылмаган иде бит. Чынлап, Сәгъдиев, бабаң — революционер, атаң — коммунист, анаң — яңа тормыш төзү активисткасы, ә кайдан керде синең эчкә буржуазия корты? Әйт миңа шуны!
Ленинның үзенә төбәлгән нәфрәтле карашыннан Рәмзил тәмам коелып төште.
— Иптәш Ленин... Владимир Ильич... безне өстән котырттылар бит. Үзгәртәбез, яңартабыз, диделәр. Тирә-юньдә шулкадәрле афёралы, шухыр- мухыр эшләр эшләнде, мин генә читтә калалмадым инде. Приватизациягә катнаштым шул. Минем бит гаиләм бар, ишле: хатын, әнкәй һәм биш бала!
— Шулай укмыни? — Ленин кисәк күзгә күренеп үзгәрде. Күзләренә мәрхәмәт, шәфкать чаткылары бөркеп чыкты. — Хуплыйм, Сәгъдиев ! Демографик хәлне яхшыртуга актив өлеш кертәсез, димәк. Аннары, күзәтүемчә, син акчаңны паразит элементлар сыман азып-тузып йөрүгә түкмисең шикелле. Һәрчак айнык, тәртипле күренәсең.
— Әйе, әйе, бар тапканны өйгә кайтарам инде, Ильич, хатынга бирәм, — дип Рәмзил яктырып китте. — Аннары үзләштерә дию дә гайбәт бит. Саткан-алган, түләгән-җыйган һәрнәрсә кәгазьдә, мөһер белән беркетелгән. Документлар кулда, һичкем гаеп тагалмас!
— Йә, сафсата корма, Сәгъдиев, беләбез, сездәге базар икътисады — тик күз буяу, халыкны алдау. Ул тулысынча байлар, маклерлар һәм аферистлар кесәсен калынайтуга корылган. Баегыз, капитал туплагыз! Ничек җыясыз, алымнары, юллары мөһим түгел. Шулаймы, Сәгъдиев? Тик бел, сезнең кая борсаң, шунда килеп чыга торган законнардан тыш пролетар вөҗдан хөкеме бар әле. Бәлки ул безгә кагылмый, диярсез. Намусны сату — кешелегеңне юкка чыгару ул, эшкуар. Әйт, бармы, калганмы синдә вөҗдан, Сәгъдиев?
Йөрәге авырттырып чәнчеп куюдан Рәмзил кинәт күзләрен ачты. Тончыгудан котылган кеше кебек еш-еш һава сулады. Кайда ул? Өнме, төшме күргәне? Аның башы чатный иде. Кичә яңа ел төнен каршылап ныграк төшерелгән. Бусы хак. Яңа өйгә күченеп килүләрен дә хәтерләде ир. Хатыны аңа түшәкне элекке партком бүлмәсендәге диванга җәйгән иде шул. Ленин белән төшләнүе дивардан, һавадан булды микәнни? Йә Алла, ничек бугаздан алды бит, сыйнфый дошманы диярсең...
Карурманда кызыл алмалар...
I
Фәкыйрь балачак галәмәте булдымы бу, әллә табигатендә тәм-томга тартылу көчле идеме, Рәмзил сабый чагыннан ук алма турында хыялланды. Учны тутырган
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
36
зур, кызыл, сусыл алма күрүгә үк, авызына сулар килә иде малайның. Тәмен көн дә татый, диярсең. Мә, тот! Нәфес котырткан алмалар «Әлифба», «Букварь» битләрендә тәгәрәшеп ятты. Рәсем дәресләрендә, өйдә бар ясаганы алма булды. Олылар сөйләгән оҗмахны да татлы алмалары белән адәмне әсәрләткән бакча дип күзаллады ул. Тик кулына берәү дә нәфесен котырткан алманы тоттырмады аның. Тәнәфестә яисә тегендә-монда бар кимергәне кытырмачка әйләнгән ипи кыерчыгы булды... Шуны хәтерләпме, Рәмзил ата кеше булгач, балаларын алмадан өзмәде. «Ашагыз, балакайлар, алмада витамин бик күп!» Чынында бәхетле, җитеш дөньялы балачак Рәмзил күңелендә кулдагы кызыл, сусыл алма белән төсмерләнә. Учларыннан алма өзелмәсен Сәгъдиев сабыйларының!
Әмма алма хакында кысыр уйлардан, үкенечләрдән генә тормады Рәмзилнең малай чагы. Каты бакыр чәче кебек холкы да үҗәт, таш тишеп чыгарлык иде. Хәзер инде хәтерләргә дә оят, дүртенчедәме, бишенчедәме укыганда, яман гадәткә күнекте ул. Дәресләре төштән соң башлана иде. Тавыклар сәхнәдәге артистлар сыман берәм-берәм кетәклеккә менеп җырлап төшкәч, малай качып кына шунда үрләп, кулына ике йомырка эләктерә һәм аларны чалбар кесәсенә салып мәктәпкә юнәлә. Индук Закир бабайның алма бакчасы тыкрык янәшәсендә генә. Моннан һәрчак башларны әйләндерә торган җимеш исләре аңкый. Җәй уртасында да, көз дәвамында да биек читән белән тотылган бакчада берсе артыннан берсе алмалар өлгереп тора...
Малай букчасын тотып, урыс капкалы пөхтә, җыйнак йортка килеп керә. Киндер алъяпкыч бәйләп, такта ышкылап яткан яисә балта чабып, агач юнган җиңел сөякле Закир карт каршыласа, юл уңа дип исәплә.
— Най, күрми торам, безнең шәкерт килгән икән бит! Алма кирәкме? Бик мәслихәт, алма ашасаң, баш эшли ул. Мәсьәләне ансат чишәрсең, иншаны яхшылап язарсың, — дип сөйләнә-сөйләнә, карт малайның башыннан сыйпап үтә, сарайга әйди һәм алдына кәрзине белән алма куя. — Эреләрен, кызылларын сайлап ал, улым!
Инде җәй межинында да киез-катасын сөйрәп йөргән Мәхрүзәттәйгә эләксәң, беттең, алмасы да тамакка гына төелә:
— Тагын күкәй урладыңмы? Әниең белсә, үтерә бит. Сине дә, мине дә үтерә...
— Мәхрүзәттәй, башка килмәм, соңгысы, бир инде алмаңны?
— Алма да бетте. Әле менәтерәк кенә чуваш хатыны алып китте. Чиләге белән...
Хәзер инде ике кесәдән ике ап-ак күкәйне чыгарып, чегәндәй кара чутырлы карчыкка сузар чак. Ул ялт итеп алып, аларны итәктәге кесәләренә шудырып куя һәм ишек артына кереп, кулларына ике муртайган алма тотып чыга. Башка баш... Алма ашыйм дип алданганчы, күкәйләрне тишеп эчүең шәбрәк булыр иде дә бит... И бу нәфес! Кетәклектәге кыек гамәле фаш ителеп, әнисенең тал чабыгы алып берничә рәт аркага сыдыруы да алма нәфесенә җавап рәвешендә булды...
Әйе, ишеткәне бар, нәфес тәмугка кертә. Тик нәфессез яшәп тә булмый. Кешене бит тамак йөртә... Кыекмы, турымы — адәм йөрәгенә гамь өсти нәфес — тамак. Әнисе белән «Уфалла» арбасын сөйрәп урманга менә башлагач, Рәмзил дөньяның бу нечкәлекләренә дә акрынлап төшенә барды. Әйтәсе юк, бер яктан, хурланды инде үзе кебек малайлар төрледән-төрле мотоциклларга атланып яисә руль артына кәпрәеп утырып «Жигули» ларда җилдергәндә. Инде арбага җигелгән «Ябага тай», күзләп йөргән кызларына очраса, җир тишегенә үк кереп китәрдәй булды. Әмма икенче яктан «Уфалла» Рәмзилне табигать баласы итте, әнисенә ифрат якынайтты, тормыш арбасын да үз чамасын белеп тартырга өйрәтте.
Үлән кабарып, яшел хәтфә өстендә чәчәкләр күренә башлагач, Һәдиянең телендә гел печән хәстәре була: «Улым, әйдәле, бер кочак булса да печән чабып төшик әле. Кышын бит аның бөртеген дә табалмыйсың». Ана чалгысын җилкәгә сала, малай арбаны тарта да юлланалар шулай урман эченә. Тик боларга зәрдә, каз тәпие, әрекмән, яран гөле сыман, күләгәдә үскән көпшәк үләннәр ярамый. Кипкәч, болардан җепселләр генә торып кала бит. Һәдиягә кояш астында сутланган, ефәк кебек сыгылмалы, тыгыз сабаклы, купшы үрмәле һәм ак, сары, зәңгәр чәчкәләреннән хуш
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
37
исләр бөркелгән аклан үләне кирәк. Кышын хуҗабикә әлеге печәнне лапас башыннан алып төшәр дә өйдә сикерешеп, чабышып йөргән бәрәннәр, бәтиләр алдына элеп куяр: «Ашагыз, нәниләрем, сезгә кәнфит инде бу!» Бозаулагач, печән, тансык сый итеп, сыер алдына да төшерелә. «Әни, туйралык үләне «мүкләк» өчен дә кәнфитме?» «Юк, улым, ул безгә шифалы каймак-сөт булып кайтыр».
Ананың уенда әнә шулай затлы урман печәне шәүләләнә. Ә малай һаман әлеге дә баягы алма турында хыяллана. Әй, әкияттәге сеңлесен эзләүче Ваня кебек очратсын иде ул юлында купшы алмагачны: «Әй Иван, татып кара минем алмамны! Тәмләсәң, әйтәм сеңлең кая булганны...» Берәрсен бисмилла әйтеп кабу гына түгел, арбасы белән үк төяп китәр иде Рәмзил купшы алмагач җимешен... Ә Ваня аны татып карарга да теләмәгән була, вакыты юк, янәсе...
Чынлап та, алмагачның урыны урман бит. Чикләвек, шомырт, балан үсә ләса! Ник монда үсмәсен ул? Индук Закирның читән бакчасын гына үз итеп җәелергә димәгән ич иркә алмагачка!
Урман эченә ераграк киткән саен, Рәмзил эзләгәнен табуына ныграк өметләнә төшә. «Улым, кайук киттең? Борылыйк, адашырбыз...» «Әнә бит алда яктылык, әни. Аклан түгелме? Барыйк әле!»
Дөрестән дә, беркөнне алар урман эченә шундый ерак кереп киттеләр ки, тәмам ят, зур ачыклыкка килеп чыктылар. «Әни, күр әле, монда үлән хөррияте!» «Күрәм, улым, монда арбабыз кынысыннан тулыр!» Ана уңышка сөенеп, чалгысын селтәргә керешә, ә малай арбаны калдырып, тирә-юньне күзләргә тотына. Монда аңа кеше кулы каккан казыклар очрый... Ишелгән читән дә чалымлана. Берәрсе бакча ясаган булганмы соң? Һәм менә атлый торгач, малай үз күзләренә үзе ышанмады... Алдында алмалары белән балкып алмагач тора иде. Малай шундук берсенә үрелде. Зур, кызыл, сусыл... Тәме Закир картның җәй межинында ук өлгерә торган алмасы кебек!
Рәмзил ау хисенә бирелгән җәнлек кебек елдамланып, якын-тирәне айкарга кереште. Тәлгәшләрен аскан карлыган куаклары, кызыл җимешләр авырлыгыннан иелеп төшкән кура җиләкләре өстенә килеп чыкты. Әһә, менә янә бер алмагач... Тик монысы әллә картлыктан, әллә кышкы суыктан чирләп корый башлаган... Малай зифа буйлы миләш ышыгында янә бер алмагачка тап булды. Монысы да тырышып-тырышып җимешен өлгертеп ята бит, җанкай... Тапты, тапты бит алмалыкны!
— Әни, тизрәк кил, алмалар бар!
— Китче, карурманда нинди алма ди? Печәне дә җитәр безгә!
— Әни, алдамыйм ла, валлаһи, алма! Карлыган, куриләк тә бар.
Улы чакырган төшкә, ниһаять, әнисе дә килеп җитә:
— Сөбханалла! Чынлап та, алма пешә икән бит!.. Карале, кара, карлыган, куриләк тә җитешеп килә... Оҗмах бакчасымы соң бу, улыкаем?
Нәдия, шулай ук сихерләнеп, таң калып, карашын тирә-юньгә йөгертә, агачларга, куакларга үрелеп җимешләр татый.
Арбага печән төяп бастырыклап куйгач, алар җиргә утырып, Ходай биргән нигъмәтләр белән сыйландылар. Ана шунда хисләнеп әйтеп куйды: «Әй, улым, син булмасаң, нишләр идем икән мин?» «Ничек инде ул син булгач, мин булмаска тиеш, ди, әни?» Рәмзил шунда эченнән генә янә уйлап та алды: «Кайчагында бу олылар бигрәк тә юк нәрсәләр сөйли инде».
Үткәннәрне хәтерләп, Сәгъдиев үзендәге янә бер сыйфатны ачыклады. Сер тота белә икән... Югыйсә, үзләренең яшерен акланына барып, печән белән бергә янчык-янчык алма, чиләге белән карлыган, кура җиләге алып кайтканны күрше үрдәк Әнәсе сизгән булган:
— Рәмзил, алма уйдыгыңны безгә дә күрсәт әле! — диде ул, урам малайлары туп тибәргә җыелгач. — Сыйланасы килә бит. Закир карт урлатмый. Сезнекен Ходай биргән, бүлешү тиеш! Әйдә, җәяү интегәсе түгел, мотоциклга атланабыз да җилдерәбез!
Малайлар кыршавындагы Рәмзил аптырап калды. Әнисе күрше Гамбәрия түти
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
38
белән сөенечен уртаклашты микәнни соң? Хәзер аның малае Әнәс шуңа бакылдап ятамы? Бак... Бак... Сертотмас Үрдәкне алып барсаң, акланнан саранча явы үткән кебек булыр...
— Юк! — диде ул. — Ниткән уйдык? Карурманда ничек алма пешсен ди? Әни Бишкурайдан ярты капчык онга алмашты карлыган, алманы. Ә печәнне юлда чаптык. Шарлык үзәнендә печән каерылып үскән. Ышанмасаң, мотоциклыңа атланып, җилдереп кенә карап кайт, Әнәс!
Ышандылар. Ышану тозагына төшмичә, кая китсеннәр әзергә бәзер урам гуҗлары! Карурман уртасындагы татлы алманы Ходай аерым яраткан бәндәләренә генә бирә бит ул. Моны әтрәк-әләм белән бүлешү язык та булыр иде әле.
II
Ходайның рәхмәте, язмыш юлындагы бәхетле уйдыкларга Рәмзил кавырсыны ныгыгач та берничә рәт тап булды бит.
Мәктәптә укыганда, малай көндәлек мәшәкатьләргә чумып, алдагы язмышы, һөнәре хакында ваемсыз йөргән иде, өлгергәнлек аттестатын кулына алгач, кинәт аптырап калды. Алда нишләргә, кая барырга? Әнисенең аһ-ваһлары, бәргәләнүләре аның күңел вәсвәсәсен тагын да көчәйтә генә төште. Таянычлары юк, анысы дөрес. Шәһәрдә торып институтта укырга кулларыннан килмәс, акча кирәк. Унны бетердем, берәр ак эш бирегез, дип идарәгә барыр идең, аттестатлы яшьләр белән буа буарлык хәзер... Рәмзилгә үзен солдатка җибәрүләрен көтәргә генә калды. Ярар, яхшы итеп хезмәт итәрмен дә әфисәрлеккә үрләрмен, дип, анда да үз-үзен тынычландырды егет кисәге.
Малаеның хәсрәте башына төштеме, әллә ил хастасы эләктеме, Нәдия ана бер иртән үзен бик авыр хис итте. «Эшкә барма, ят, дәвалан, әни», — дип аның урынына Рәмзил тавык фермасына эшкә китте. Элек тә берничә кат анасын алмаштыргалаган иде ул, шөгыльне белә. Җиңнәрен сызганды да әтәч, тавык халкын ашатырга тотынды. Эш арасында шаярышып алырга тиңдәшләре Әнисә, Халисә бар, онытылып китте шулай.
Бу көнне кошчылык фермасын карарга председатель килгән икән. Чиләк, соскы тотып кызлар белән көлешеп-шаярышып эшләп йөргән бакыр чәчле сөйкемле егеткә карап, Шәкүр сорап куя: «Бу кем?» Аннары председатель Рәмзил янына килеп сөйләшеп тә алды. Башта шаяртты:
— Күз тимәсен, кулларың эшкә ятып тора, үскәнем. Әллә соң фермада каласыңмы? Матур кызлар бар, өйләнерсең, мөдир итәрбез. Ә кем, Сәгъдиев?
— Мин һич каршы түгел, Шәкүр абый!
— Ә чынлап сөйләшсәк, киләчәгең хакында нәрсә уйлыйсың соң, энем?
— Әллә ни уйлап булмый шул, Шәкүр абый. Әни чирли, мөмкинлекләр чикле. Повестка килсә, солдатка китәргә дип торам... Кайгырасы юк, ашау — байдан, үлем — Ходайдан... Дөнья күрермен! Сез әле сугышларда да йөргәнсез, Шәкүр абый.
Председатель дәшмәде, аяк очына карап бер моңаеп, бер елмаеп, шомбайланып торган егеткә бераз күз атып торды да китеп барды.
Кичен Рәмзил әнисенә нәкъ рәис белән очрашуы хакында сөйләп кенә тора иде, идарә йомышчысы Хәллә тәрәзә какты:
— Әй, Нәдия, сине Шәкүр чакыра. Малаең белән... Тиз бар!
Нәдия улы янәшәсендә пошаманга төшеп барды:
— Эшкә чыкмавымны яратмады микәнни... Әллә соң син берәр ярамаган сүз әйттеңме үзенә... Кара аны, әрепләшә күрмә! Тыңлап кына тор... Үзем сөйләшермен персидәтел белән...
Тик юкка көенгән ана. Шәкүр аларны бик якты йөз белән каршылады. Нәдиядән хәл-әхвәлләр белешкәч, әйтеп салды:
— Сәгъдиева, егетне колхоз стипендиаты итеп институтка җибәрсәм, нәрсә диярсең? Безгә экономист бик кирәк бит...
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
39
Бу кичтә ана бәреп чыккан куанычыннан бар чирен онытты, ә малай рухы белән кинәт бер башка үсеп китте. Ул, Рәмзил Сәгъдиев, башкаладагы финанс- экономика институты студенты булачак! Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына... Ана белән ул карурманда кызарып пешкән алмаларга юлыгып та шулай шатланышкан иделәр бит.
Алмалы уйдыкны Рәмзил студент булгач та онытмады. Тик каникулда тамак нәфесеннән бигрәк бирегә балачак эзләрен сагынып килде ул. Калада Дөм- дөмне ай-һай нык җирседе бит! Әйтерсең, авыл белән кендеге береккән. Шуның аша гүя тып-тын итеп йөрәккә сагыну-сагыш кәррәсе тибеп тора. Уйламаган иде Рәмзил үзен кыз-кыркын кебек нечкә күңелле зат дип...
Менә ул таныш акланга аяк басты. Алмагачлар быел да җимеш бирәме икән? Кайберсе ял итә ди бит...
Тик Рәмзил иртә өлгерә торганы, җәйгесе янына килеп чыкса, хәйран калды. Монда нидер көйли-көйли берсе алма җыеп маташа. Тавыш ягымлы, килеш- килбәт ятышлы, кулда тырыс — әкияттәге үги кыз түгелме соң бу?
— Кем биредә минем рөхсәтемнән башка минем алмаларымны җыеп ята? Ә! — Егет тавышына урман хуҗасы — аюга хас куркыныч төсмерләр өстәргә тырышты.
Чынлап та, аркасы белән торган яшүсмер кыз алмагачка үрелгән кулын ялт итеп аска шудырды, башын борды да курыккан боланныкы кебек зур елтыр күзләрен Рәмзилгә текәде:
— Фу, котым ботыма төште... Көт, һәй, курыкты ди берәү. Бар, бар, юлыңда бул, алпан-тилпән! Бу — безнең бакча. Әти утырткан, мин — хуҗа! Белдеңме?
— Атаң кем атлы синең? Былтыр түгелме? — Наман баягы тавышы белән сөрәнләде егет, юри шагыйрьгә сылтау ясап.
— Кит, Шүрәле! Әллә кешечә сөйләшә дә белмисеңме син, и урман сарыгы?
Кызнын авызыннан шулай Тукай сүзләре бөркеп чыкты. Сүздә көчле бу! Таптап узачак...
Рәмзил шуны уйлап дәшмәде. Чынлап та, гәпне үзгәртергә вакыт иде. Ул үзендә кызнын яшькелт карашын тоеп, алмагач янына килде, үрелеп алма алды да шартлатып тешләде.
— Хәйран тәмле! Бу агачка син сулар сиптенме? Җырлап үстерденме, чибәркәй?
Рәмзил үз-үзенә, теленә шаккатты, анарда ниндидер әверелеш башланган кебек. Өрфия япмадай кара тутлы, яшькелт күзле сылу кызыкай бөтен барлыгы белән аны сихерли, башын әйләндерә бит. Тик сихергә каршы сихер бар. Теләсә нинди кыз тискәрелеген аны мактау җинә. Гөнаһсыз мәдхия, асыл башны түбән идереп, серле күзләрне керфекләр астына качарга мәҗбүр итә... Егет мактавы, назы белән көчле.
— Бу алмагачны үзендәге гүзәллекне арттыру өчен үстерәсенме, дим... Алмасында матурлык суы бармы, алиһәкәй? Әйт әле, әгәр фирма сере булмаса?
Кыз чынлап оялып, эндәшми торды. Ниһаять, телгә килде:
— Кем син? Нишләп ялгызын йөрисен?
— Син дә бит әтряд белән түгелсен?
Һәм алар шулай сөйләшеп, бер-берсе белән танышып киттеләр. Кызнын исеме Мәрзия икән, якындагы Бишкурай авылыннан велосипедка атланып килгән. Чынлап та, бакчаны монда атасы Җиһангир урман каравылчысы булып торганда утырткан булган. Кызнын балачагы урманда үткән, Бишкурай мәктәбендә дүртенче класска чаклы укыган. Үзен Кордон кызы дип атап йөрткәннәр. Шуннан сон инде алар Зирекле леспромхозына күчеп киткәннәр. Әмма Мәрзия Бишкурайдагы апасына кунакка килгән саен Кордонга менә икән. Кендек каны тамган җир бит, тарта...
Менә шулай күренмәс җепләр егет белән кызны, карурман акланына тартып китереп, бер-берсе белән таныштыра, аннары мәхәббәт утларында яндыра һәм ахыр чиктә кавыштырып та куя.
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
40
III
Институтны төгәлләп, экономист дипломы белән колхозларында эшли башлаганда, Сәгъдиев өйләнмәгән иде әле. Анын өчен үтә кызык, мавыктыргыч хезмәт еллары булды бу. Укыганда бокс белән шөгыльләнеп, вузара ярышларда призлы урыннар алган иде. Авылда да йодрык күнегүләрен ташламады. Эш урынында башта кешеләрне төз гәүдәсе, көчле куллары һәм аек карашы белән җәлеп итте. Аннары егет үзен көчле икътисад белгече итеп танытты. Дипломын Рәмзил «Авыл хуҗалыгында рентабельлекне тәэмин итү чаралары» темасына эшләгән иде. Яклаганда җитәкчесен дә, үзен дә үтереп мактадылар. Хәтта әлеге тема белән аспирантурага димләүчеләр дә булды. Тик әлеге дә баягы ялгыз әнисен уйлады, матди мөмкинлекләрнен укуын дәвам итеп, диссертация өстендә эшләүгә шарт тудыра алмаячагына төшенде. Шәкүр абыйсы анын колхозга кайтуын да дүрт күз белән көтә бит. Шәһәрдә калса, рәисне алдау булыр иде. Сәгъдиев фәнни идеяләрне гамәлдә сынарга, кулдан килгәнчә үстерергә карар итте. Атап әйткәндә, колхозда рентабельле икътисад элементларын кулланырга, һич югы бу хуҗалык итү алымын аерым тармакларда сынап карарга теләде ул. Бу ниятен рәискә әйткәч, тегесе каршы килмәде. Тик моны берәр ничек рәсмиләштерергә, правление утырышындамы яисә җыелыштамы карар кабул итәргә кирәк булыр, диде. Экономист мәсьәләне куяр өчен колхозчылар җыелышын хуп күрде.
Менә халык белән шыгрым тулы клуб залында аңа да сүз бирделәр:
— Хәзер колхоз эшчәнлегенә нәрсә җитми? Техника бар, эшкәртү кораллары җитәрлек. Эшче кулларга да кытлык әлләни зур түгел. Һәрхәлдә, безнең Дөм-дөмнең ферма, кырларында читтән килеп эшләүчеләргә хаҗәт юк. Бездә уңганнар ифрат күп. Ә шулай да, иптәшләр, әлләни алга китә алмыйбыз. Ник?
Халык Рәмзил сүз башлагач та тынып калган иде. Нәкъ экономист тарафыннан әлеге сорау куелгач, һәрчак үзен белдекле итеп күрсәтәсе килгән тракторчы Шәһит урыныннан кычкырды:
— Энем, син белгәнне без күптән киптереп элгән. Акча юк! Колхоз — гомерлек хәерче!
— Ә акча ник юк? — дип элдереп алып китте сәхнәдәге яшь белгеч. — Сез шул турыда уйланасызмы, иптәшләр? Мәсьәләгә төшенү өчен, экономиканы аңларга, экономик белемнәрне үстерергә кирәк безгә. Менә колхозны күтәрүнең төп чарасы кайда?
Һәм әлеге проблемалы халәтне җыелыш алдына куеп, Сәгъдиев рентабельле хуҗалык алып бару, аны колхозның аерым тармакларында сынап карау кирәклеге турында сөйләде. Яшь экономистның хуҗалыктагы әрәм-шәрәм итүләргә кагылышлы сүзләре күпләргә энә булып кадалды:
— Ашлык, сөт-ит, күкәй, балның үзкыйммәте, боларны җитештерүгә киткән чыгымнар белән исәпләнә. Ә бездә сакчыллык, исәп-хисап бармы? Менә Шәһит абзый беркөн тракторын ремонтлый. Эшен бетергәч, ярты чиләк солярка агызып алды да, кулларын юа бу. Әйтәм, моның литры 25 сум тора бит. Чиләктә кимендә 3 литр. 75 сум акчаны җилгә очырасың түгелме син, абзый? Менә шунда нәрсә дип җавап кайтардың син? «Әй, энем, колхоз өч литр соляркага калганмы? — дип көлдең. — Син, әнә, исәпле булсаң, читкә аккан меңнәрне сана!» — имеш.
Юк, иптәшләр, ялгыш сүз бу. Акчаны экономист түгел, җитештерүче санарга тиеш. Күпме ягулык тотыла, күпме электр энергиясе яна, нихәтле эшче көче сарыф ителә — болар иң элек сезне сакчыллыкка, исәп-хисапка этәргән нәрсәләр булырга тиеш, Шәһит абый.
«Кыпыр» кушаматлы тискәре тракторчы сүзен бирмәскә тырышты:
— Ну, син әйткән өч литрны сакладым, ди. Шуннан нәрсә? Аннан миңа ни файда, энем. Предсидәтел, бухгалтерга акча кирәк кәнишне...
— Юк, рентабельле, хозрасчётлы тармак буларак эшләгәндә, әлеге 75 сум сезнеке, Шәһит абый. Аны ничек телисез, шулай тота аласыз. Моны премиягә өстәргә
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
41
мөмкин, моны үзеңә яңа трактор, сабан алыр өчен копилкага куярга була. Кыскасы, сүзем шул: мин сезгә тәкъдим иткән икътисад чарасы хезмәт кешесен җитештерү үзәгенә куя, җаваплылыгын арттыра һәм, билгеле, материаль стимулын да күтәрә. Мин быелгы хуҗалык елында Хәнәфи Габдуллин җитәкчелек иткән умартачылык тармагын, Зәйтүнә апаның тавык фермасын, шулай ук Габделхак Арслановның кырчылык бригадасын хозрасчётлы звенолар итеп оештырырга, алар белән шул хакта договорлар төзергә тәкъдим итәм. Нәтиҗәләрен күрик. Тәҗрибә акланса, тулаем колхоз белән рентабельле хуҗалык булып яшәүгә йөз тотарбыз. Алла боерса, диләрме, халык?
Җыелыш шау-гөр килде. Күбесенең йөзендә кинәнү, сөенү чаткылары күреп, Шәкүр рәис канәгатьләнеп уйлап куйды: «Дөрес сайлаганмын... Бу егет, һичшиксез, колхозга яңа сулыш өрер».
Сәгъдиев үз идеяләренең матур нәтиҗәләр бирәсенә шикләнмәде. Әмма кул кушырып көтәргә, «алма пеш, авызыма төш!» дип ятарга да ярамый иде. Иртәнге нарядларда катнашып, кәгазь-документларга бәйле эшләрен башкаргач та, ул терлекчеләр, механизаторлар, кыр-басуларда эшләүчеләр янына чыгып китте. Аның «Иж» мотоциклы әле тегендә, әле монда тырылдады. Һәркайда ул кешеләр белән сөйләшеп, эшне яңача оештыру мөмкинлекләрен күрсәтте, киңәш бирде, тәкъдимнәр ясады. Аның сүзләренә колак салдылар. Чөнки ул парторг Рәүф яисә агроном Хөснулла сыман даим-даим жәмәгать милке, колхоз кереме дип авыз чайкамый һәм боларны ишәйтү хакында сару кайнатып вәгазь-нәсыйхәт тә укымый, ә эшкә булган мөнәсәбәтне аны башкаручының үз, шәхси мәнфәгатеннән чыгып карарга омтыла иде. Үзенә тапшырылган теге яки бу шөгыльне күпме вакытта һәм ничек башкарганда кеше хезмәт хакыннан ота? Элекке колхоз милкенә карата булган битараф мөнәсәбәт урынына хуҗаларча карашта торып эшләсә, аның матди хәле ничек яхшырачак? Кайбер җитәкчеләргә үтә вак меркантиль булып тоелган әлеге мәсьәләләрне Рәмзил һәркайсына үтә җитдилек белән аңлатты, хезмәт кешесенең күңеленә үтеп керде, рухында борылыш ясады.
Әлбәттә, колхоздагы аерым гамьсезләр белән кырыс булды, каты да сөйләште яшь экономист. Тик монда да йодрык төймәде, урамга ишетерлек итеп акырмады ул. Боксчы буларак, нокаутка көтелмәгән яктан сугып утыртса, хезмәт таләпләрен бозучыны да акча, кесә ягыннан торып тәүбәгә китерде. Айгыр Зәйнулла хакында техника паркындагылар ай буе сөйләделәр. Штурвал артында да шешәсен ташламаган комбайнчы ярты көн буена сынык иләк белән арыш суктырган. Белмәсләр, күрмәсләр дип уйлаган инде бу сәрхуш. Әмма токка кайткан центнерлар исәбеннән чыгып, Рәмзил шиккә кала. Чөнки Кәркәле кырындагы арышны контроль суктыру гектардан 27 центнерны күрсәткән була. Ә Зәйнулла, өч-дүрт сәгать эшләп, бункерыннан тик бер машиналык бөртек бушаткан. Җитмәсә, шофёр Вагыйз да шикне көчәйтеп әйтеп сала: «Кешеләр инде өч-дүрт рейс ясадылар, ә мин көчкә берне кайтардым. Больше, Рәмзил энем, куймагыз шул Зәйнулла комбайнына. Гаиләм ач кала!»
Сәгъдиев шундук мотоциклына атланып, Зәйнулла эшләгән кырга юнәлә. Иң элек сугылган саламны карый. Төптә катлам булып бөртек ята... Комбайн артыннан сузылган көпчәкләр юлы да арыш белән капланган. Хәл ачык, бөртек бункерга төшми, җиргә агыла. Үз артыннан эшен тикшергән экономистны күреп, Зәйнулла айнып китә. Ялына башлый:
— И энекәем, зинһар, эшне зурга җибәрмә. Хатамны таныйм. Инде асла болай эшләмәм, энем. Йома күр, без бит карендәшләр!
Дөресен әйткәндә, эчкән Зәйнулла мәрәкәсе бер-ике көн сөйләнер дә онытылыр иде. Әмма ул кешеләр күңеленә кәҗәсе белән түгел, мәзәге белән кереп калды: «Йома күр, энем, без бит карендәшләр...» Эшен эштер-өштер башкарган кеше Дөм-дөмдә юри дә, чын да әлеге гыйбарәне әйтеп хәлен җиңеләйтте. Авылда мәзәк кадерен беләләр бит: «Ярар, йом инде, абзый, карендәшеңне ая!»
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
42
Юк, Сәгъдиев күрә торып эшләнгән җинаятьне йоммады. Комиссия хуҗалыкка килгән зыянны ачыклады, эш башкаручыга штраф суммасы билгеләнде һәм Зәйнулланы яңадан комбайн штурвалына мендермәделәр. Әчесен әче, тик «колхоз — диңгез, без — парахуд...» дип йөргәннәргә шәп сабак булды бу!
Әйтәсе юк, эш арасында җыелышып тәмәке кабызучыларга үрләтерлек мәзәкләр байтак җыелды. Бер Айгыр Зәйнулланы гына түгел, күпләрне төрләндерделәр авылда яшь экономистка бәйләп. Әнә, Шыпырт Мәгъсүм уңган, комбайны сәгать кебек, текелдәп эшли. 15-20 минут саен бункер бушата «Шыпырт». Урак кызгач, бу ашарга да төшми башлаган икән. Бердән, сакчыл. Кухарка Зәмзәмия калҗасыз ашына да 30 тәңкәне язып куя. Икенчедән, вакытны ашауга әрәм итми бит. Хатыныннан түгелмәсен өчен дип ботка-мазар китертә дә штурвалында баскан килеш тамак ялгап куя бит бу. Беркөн карабодай боткасы белән йодрык шае котлетны сыпырып куйгач, кәеф күтәрелеп киткән Мәгъсүмнең, хатынны капшый башлаган. Гадәтенчә шыпырт кына тегендә дә үрелә, монда да үрелә икән ир. Гөлфара, бахыр, ахыр түзмәгән: «Туктат инде комбайныңны, Мәгъсүм, егылып төшәбез бит. Бункерыңның хакын әйт, үзем түлим». Менә сиңа тагын бер көләмәч әзер: «Бункерыңның хакын әйт, үзем түлим...»
Кыскасы, табындагы бәлешкә мул гына өре сибеп, бик җай бутап җибәрде Рәмзил экономист. Халык эшкә тәм табып, кызык табып йөри башлады. Дәррәү тотынган эшнең нәтиҗәсе билгеле инде. Аерым хуҗалык итү исәбенә эшләп, колхоздагы һәр тармак рентабельле булып әверелде. Һәркемнең хезмәт хакы күпкә күтәрелде. Колхоз да күзгә күренеп хәлләнеп китте. Өч-дүрт елдан «Ленин юлы», әле кайчан гына уртадагылар исәбендә йөреп, югары түрәләр күзенә чалынмаган хуҗалык, миллионер колхозлар рәтенә сикереп чыкты... Мондый сөенечле хәлдә уңышларның каймагы, билгеле, иң элек җитәкчеләргә эләгә. Колхоз парторгы Рәүф Шакировны съезд делегаты ясап Мәскәүгә, Кремльгә озаттылар. Брежнев үзе үк булдыклы фиркачене котлап кулын кыскан икән. Ә хуҗалык башлыгы Шәкүр Яушев, белүебезчә, нәкъ шул елларда каһарман хезмәт герое булып күтәрелде. Саный китсәң, күп инде ул башкала һәм район бүләгенә лаек булган бригадирлар, комбайнчылар, тракторчылар, савучылар... Тик сорау туа: яшь экономист Рәмзил Сәгъдиев уңыш бәйрәмендә күкрәгенә нәрсә такты, кесәсенә ниләр салды соң? Урыс әйтмешли — шиш! Нәчәлникләр, ударниклар елмаешып бүләк алганда, тол Һәдия малаена залда утырып доклад тыңларга һәм кул чабарга гына калды...
Кимсенү хисен эчкә йотарга да мөмкин иде. Әмма җәй азагында өйләнешеп, клубтагы уңыш бәйрәменә култыклашып килгән Мәрзия ярага тоз салды:
— Сиңа бернәрсә дә бирмәделәрмени, Рәмзил? Колхоз эше дип көн-төн чаптың. Туганнарың, дусларың белән әчелешле булдың. Инде эшләвеңә дә ничә ел... Вәт калхуз — жуликлар оясы!
Чыннан да, нинди хәл булды соң бу? Эшне күрмәделәр дисәң, идарә утырышларында Шәкүр абыйсы экономисттан һәрчак канәгать булып, ә кайчак мактап ук сөйләде. Рәүф парторгның да белгечкә дәгъвасы юк иде шикелле. Хәер, күрешкән чакларда бик ашыгып кул да сузмады ул. Берчак Шакиров белән район киңәшмәсенә барганнар иде. Әнисенең, ызба искерә, улым, безгә яңа өй турында уйларга вакыт, дигәнен истә тотып, Сәгъдиев юлда киңәш сорамакчы булды. Янәсе, председательгә кереп, квартир хакында сүз кузгатса, килешерме, Рәүф абый? «Әллә тагын, — диде парторг кырку гына, — сорарга була инде ул. Тик ызба бик җитди мәсьәлә бит... Ничә ел эшлисең соң әле? Ызба минем дә өр-яңа түгел инде. Түзәбез инде шулай. Ил гаме белән яшәргә кирәк. Тормышлар яхшырса, булыр яңа фатир, көтик, энекәш!»
Парторгның өзек-төтек сүзләрен тыңлап, егет чәнчеп кенә, коммунизм җиткәнен көтәргәме, абзый, дип сорарга җыенган иде, ярар, шөкер, телен тыеп калды. Әмма эчтән яхшы аңлады, парторгта аңа карата әшнәлек юк. Фирка башлыгы булып шулай кыланамы, әллә үзенә, нәселгә эчтә берәр чәнчү бармы?
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
43
Бухгалтер Шаһбаз белән кайчак тегене-моны серләшеп алалар иде. Озын буйлы, ачык йөзле һәм түгәрәк кенә корсак үстереп килгән яшь ир Рәмзилне бик үз итә, дуслыкка тартыла. Сүз арасында Рәмзил парторг мөгамәләсеннән зарланган иде, Шаһбаз шундук аның күзен ачты:
— Әй, иптәшкәем, син шул бездәге сарай интригалары белән бер дә
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
кызыксынмыйсын. Рәүф абзаң нишләп сине якын итсен? Апасының кияүдән аерылып Дөм-дөмгә кайткан кызын экономист итеп куярга йөрде. Тегенең техникумнан финансист дипломы бар. Районда мәсьәләне почти хәл иткәннәр. Тик син кайтып, ашка таракан булып төштең... Без сине укыттык, син эшкә урнашырга тиеш! Аңладыңмы хәлләрне? — Аулакта тәмәке көйрәтә-көйрәтә, сүзчән ир акрын-акрын егеткә идарәдәге пәрдәләрне күтәрә-ача килде. — Безнең абзый эшләтергә генә әвәс бит ул. Давай да давай аңа. Син баштан ук менә шуны яхшы бел, Рәмзил туган! Ничек яшисең син, кайда, ничек торасың. Зарплаттан ризамы син — болардан аның бер хәбәре хынҗымый. Шуңа Яушев кабинетына кереп үз зарыңны әйтергә кирәк. Һәм курыкмыйча сорарга, белдеңме шуны!
Ә бездә калҗаларны парторг өләшә. Менә ул кешене күтәрү-төшерү остасы ичмасам! Бәйрәмдә докладны ул ясый, бүләкләнүчеләр исемлеген шул адәм төзи. Премия аласы кешеләрне дә парторг язып бирә. Бездә теге кара кардинал дигәннәре шул инде — парторг Рәүф Шакиров... Кәнишне, сөйләвен матур сөйли, телмәрне шома тота парторг. Ну ул да кеше бит, Рәүфнең дә үз туган- тумачасы, дус-ише бар. Куштаннар да җитәрлек. Менә шуннан уйлап кара инде: син, төшкә дә, тешкә дә кергән бүләккә кемнәр эләгә? Кыскасы, сүзем шул: Рәмзил туган, кеше арасында исем чыксын, дисәң, йә бүләк-мазарга нәфес тотсаң, ешрак парторг күзенә чалын, аның тирәсендә матур сүзләрне күбрәк сөйлә син. Син Рәүфнең буена карама, з-у-ур кеше ул. Мәскәү Кремлендәге съезд делегаты!
Гайре табигый хәл булды бу. Көзен чебешләрне санап, уңышларга сөенер вакытта Сәгъдиевнең күңеле кителде. Эшкә кисәк суынып калды. Кеше күңеле чынлап та пыяла икән бит...
IV
Алга таба, әллә битарафлык басты, әллә үз идеяләренә ышанычы какшады экономистның, эшләр гел кирегә китеп торды. Агроном Хөснулла, өстән куштылар бит, дип колхоз складларын әллә нинди гербицидлар, пестицидлар белән тутырды. Хаклары таш булып җилкәдә утыра... Съезд делегаты Рәүф Шакиров дәүләткә ике ашлык озату планын үтәргә вәгъдә биреп кайткан. Ә Сәгъдиев йөкләмә үтәгәннән калган бөртекне фуражга калдырырга исәп тоткан иде. Инде хәзер фермага дәүләттән биш бәясенә комбикорма дигән чүп-чар азык сатып алырга тиешләр. Сөтнең литры да биш мәртәбә кыйммәтләнә дигән сүз инде бу. Хәзер көт сыер фермасыннан рентабельлекне! Әле тәмәке тартканда Шаһбаз, рәис, сүзен үтәп, ниндидер район фондына гаҗәп зур суммада акча күчерүен әйтеп салды: «Күкрәккә медаль таккач, карыша алмый, күрәмсең, абзыкай...»
Рәмзилнең күз терәп торган соңгы таянычы да, көзге агач сыман, кинәт укасын койды...
Юк, дип уйлады Сәгъдиев, тәмам рухы төшеп, колхоз рентабельлек өчен көрәш урыны булалмый. Чөнки аның белән чын хуҗа түгел, ә фирка һәм функция, вазифа башкаручылар идарә итә. Колхоз диңгезендә, Рәмзил уйлаганча, җилкуарлар түгел, болар — парахуд. Анда болар теләгәнчә йөзә, теләгәнчә төпкәчә болгата... Шулай булгач, икътисад кануннары, рентабельлек, табыш турында хыялланма инде син, иптәш экономист! Формасы ул түгел. Юләр, иләк белән су ташырга теләгәнсең бит син...
Тора-бара «Ленин юлы» муенсыз Фердинанд Исхаков кулына күчеп, эшләр бөтенләй кирегә тәгәри башлагач, Рәмзил яшьлектәге омтылышларын төш итеп кенә тоя башлады. Әллә булган шундый хәлләр, әллә юк... Хәзер икътисад рисаләләре язучылар үзләре дә иҗтимагый тормышны камилләштерергә 44 чакырудан бигрәк, кешеләрне җан асрау, яшәп калу юлларына өйрәтәләр. Рәмзил хәзер бала чагындагы сыман үзендә янә алма нәфесе уянуын тойды. Карурмандагы кебек үзе өчен генә алма уйдыгы табудан элеккечә сөенеч кичерә башлады. Кешеләргә белгертмичә генә
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
45
тапканын өенә ташыды, балалар учында һәрчак алма булуын күреп, күңеле сөенде, җаны тынычланды. Чын бәхет, иминлекнең күз явын алырдай кызыл алма аша төсмерләнүенә тагын бер кат инанды Рәмзил. Кыскасы, башы-аягы белән гаилә мәнфәгатьләрен кайгыртуга чумды хәзер Сәгъдиев. Шулай булмый, югары трибуналардан, радио, матбугат чараларыннан гел колакка тукып торалар бит. Кешене саклау, имин итүнең төп чарасы, ышанычлы кальгаң — синең йортың, янәсе. Сатасын сатып, акча, милек тупла! Кеше бәясе капитал микъдары белән үлчәнә хәзер. Милке барның күрке бар!
Тукта, тукта! Ник тиктомалдан фәлсәфәгә чумды әле ир дигәнең? Ә... ә, вөҗдан тавыш бирә икән. Хәзер аңышты, Рәмзилнең үз тормышы хакында уйланулары пьедесталдан төшкән Ленин белән күзгә-күз карашып сөйләшүдән соң астыртын рәвештә барган. «Сез күралмаган люмпен пролетариат шулай хасил булды, Ильич!» — дип җавабы да әзерләнгән ләбаса! Вөҗдан дигән нәрсә, димәк, бар әле Сәгъдиевтә. Юлбашчы юкка шикләнгән. Нәкъ намус уяну аркасында үзендәге алма нәфесе хакында үкенечле уйларга да чумган әле ул. Бала чагында, ярар, олылар үстергәнгә сузылды, әнисенең тавык күкәйләрен сатып алма ашады. Ә инде хәзер балигъ ирнең бар тапканын хәләл дип буламы соң? Хәрам кәсептән аралап, чыбык белән ярганнарын көтәме инде, исәр?
Инде аңа, үзенә алмагач утыртып, зур, кызыл, сусыл алмаларны гавамга өләшер вакыт җиткән. Заман ничек кенә болганмасын, ир өстендә һаман йорт салу, бала үстерү, агач утырту бурычы үзгәрмичә кала бит. Менә кайда ул вөҗдан аклыгын яшәткән искермәс һәм күгәрмәс чын хакыйкать!
Өйгә хәрам кермәсен
I
Мәрзия элекке партком бүлмәсен тәки үзләренә ятак итте. Монда аулак, иртәнге кояш та бимазаламый, янәсе. Иркен агач карават, шифоньер, өстәл урнаштырып, артлы урындыклар тезгәч, аңа ямь керде. Рәмзилнең диварга китап шкафын беркетеп, яраткан әдәби әсәрләрен, кирәкле журналларын да тезеп чыгарга теләге бар иде дә, хатыны өнәмәде. Йокы бүлмәсенең аурасына бәет, кыйссалар начар йогынты ясый, имеш. Каян сүзен тапкан? Һава дисә ни булыр. Менә әле хатыны тыныч йокы теләде дә балалар янына китте. Кечкенәләре Фәрһатның көе китеп тора, суык тидергән, төнен ана малайны саклап чыгар, мөгаен...
— Сәгъдиев! — дигән шикелле булды берәү.
— Әү!
Һәм Рәмзил алдына, Хоттабыч карт сыман җиңелчә томан белән өретелеп, тып итеп... Ленин килеп басты. Тик аңышмады хуҗа, әллә ишектән керде бу, әллә тәрәзәдән...
— Курыктыңмы, Сәгъдиев? — Камзуллы кәчтүннән, галстуктан һәм башына кепка элгән Ленин, үзенең чынлыгына ышандырырга теләгәндәй, бераз сүзсез калып, кәртинкәдәге кебек елмаеп торды. — Үзең эндәштең бит, мин килдем. Тик люмпен пролетариат хакында уйлаганыңны янә искә төшер әле. Ул Совет строенда ничек килеп чыкты, дидең?
Рәмзил хәлгә тиз аңышты.
— Мине колхоз люмпеннар хәленә төшерде, Ильич. Сезнең колхоз — икътисад
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
46
кануннарына яраклашмаган хуҗалык итү формасы. Феодал байга барщина түләү! Хан заманыннан калган ысулны ничек кулланышка керттегез?
— Сафсата сатма, Сәгъдиев! Мин колхоз дигән нәрсәне белмим. Аны миннән соңгылар корды. Дәгъваңны шуларга әдрислә!
— Социализмга нигез салучылар Ленин-Сталин түгел идемени, Ильич?
— Зинһар, мине Сталин белән янәшә төрләндермәгез! Минем съездга хат язуымны оныттыгызмыни? Генсек, ил башлыгы итеп Сталинны куярга ярамый, дидем. Тупаслыгы, дорфалыгы белән ул миңа ошамады. Ә авылдагы коллекив эшләү формасына килгәндә, мәкаләләремдә ачык язылган бит. Рәсәйдә Европага тартым кооперация хуҗалыклары оештыруга, крестьяннарның цивилизацияле берләшүенә 100 елдан соң гына керешергә кирәк, дидем... Мәкалә һәм речьләремдә бу фикер узган гасырның егерменче еллар башында әйтелде. Ә хәзер бер гасыр кичеп, тагын әлеге вакытка якынлашабыз. Димәк, минем өйрәтмәләр буенча эш иткәндә, нәкъ менә хәзер коллективлаштыру кампаниясен башлап җибәрергә вакыт. Ә сез, Сәгъдиев, колхозларны инде кабергә күмдегез. Исәбегез — кулаклар үрчетү. Ә аларның вакыты узган гасырда иде. Бездә, Сәгъдиев, субъектив рәвештә, беләме-белмиме, хатамы-дөресме, вакытка тыкшыну көчле. Рәсәйне сабырсызлык бетерә. Бик тиз кампания корырга, югарыга рапорт бирергә! Менә бу — каһәр суккан Рәсәй стиле.
— Моның белән килешәм, юлбашчы! Тик Сезнең юлга төшәр өчен, яңадан Октябрь революциясе ясарга кирәк. Ә бу мөмкин түгел, бер суга ике рәт кереп булмый! Аннары халык та инкыйлабтан ачы сабак алган. Шөпшә оясын күпме туздырма, күч аны янә нәкъ үзенчә кора: кемдер бал җыя, кемдер сорыкорт булып нектар суырып ята...
Кыскасы, Ильич, тәгълиматыгыз өйрәткәнчә, милләтне аерым социаль төркемнәр ясап, сыйнфый сугышка тарту һич тә файдага түгел. Халык бу дошманлашу шартларында якты киләчәккә өметен өзә...
— Гафу итегез, нинди халык, мәсәлән? — дип төпченә калды Ленин.
— Татар халкы! Сезгә үз милләтем сүзен җиткерәм, юлбашчы.
— Сез нинди партиядән?
— Мин партиясез һәм миңа бернинди партиядә тору да кирәкми. Мин — мәче сыман үҗәт, беркемгә дә баш бирмим, үз яшәү законым бар.
— Алайса, халык исеменнән сөйләмәгез, күгәрченем. Без бу халыкка, татар хезмәт ияләренә, автономияле дәүләт төзеп, милли мәнфәгатьләрен үстерү мөмкинлекләрен бирдек. Туган телдә укыту, матбугатны үстерү, китап басу, мәдәният учакларын ачу минем тарафтан махсус декретлар белән эшләнде. Татарлар большевикларга мәңге рәхмәтле булырга тиешләр, Сәгъдиев!
— Большевиклар бирде, Мидхәт Шакиров ише коммунистлар алды, Владимир Жириновский кебек шовинистлар юкка да чыгарды. Чөнки сез вәгъдә иткән хокукларның нигезе моңа юл ачты. Йә, әйтегез әле, Халык комиссарлары Советы рәисе, иптәш Ленин, эчтәлеге соцалистик, ә формасы белән милли булган культура төзү... Нәрсә бу? Үзегез әйтмешли, сафсата! Сез бит марксист, базис нинди булса, өскорма шуңа ярашлы итеп корыла. Сез төзергә ниятләгән урыс социализмы, урыс коммунизмы нишләп милли өскормалар рухы белән сугарылсын да көндәш милләтләрне үстерсен ди? Хәер, якты, бәхетле киләчәктә илдә бер генә халык, бер генә тел, бары бер культура калырга тиеш дигән сүзләрегез акка кара белән дә язылды түгелме? Димәк, үзегез бирәсез, үзегез үк юкка да чыгарасыз, иптәш Ленин. Әйттем исә — кайттым, әйеме?
Ильич кепкасын салып, башын кашып торды:
— Коммунизмга чаклы гасырлар үтүе мәгълүм бит. Ул — ерак киләчәк! Милләтләр берләшүен тарихи канун итеп танырга кирәк.
— Әмма Рәсәйдә сез әйткән сабырсызлык тантана итә бит, Ильич! Никита Хрущёв дигән генсек сезнең фирканең XXII съезд трибунасыннан торып коммунизмны сиксәненче елларда ук корып бетерәбез, кулланышта рус телен генә
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
47
калдырабыз, дип сөрән салды. Аның коммунизм юлы, беләсезме, күпме иде? Чирек гасыр! Шәхсән мин, татар буларак, үземнең һәм, милләт буларак, халкымның инкыйразга дучар булуын һич теләмим, хөрмәтлебез! Татар, урыс кебек үк, җирдә яшәргә хаклы милләт ул. Тик сез башлаган вак милләтләрне ассимиляцияләү сәясәте, турысын әйтик, астыртын хупланган рәсми сәясәт, Рәсәйдә элек гөрләп торган татар төбәкләрен корытып, юкка чыгарды. Менә бу безнең фаҗига сезнең намуста, иптәш Ленин! Халык сездән алданмаса, бүген мондый кызганыч хәлгә төшмәс иде.
Революция юлбашчысы, корт чаккан кебек, урындыктан сикереп торды, кулларын бутарга кереште:
— Ялган бу! Демагогия! Миңа хәзер нинди генә гаепләр ташламыйлар. Ә мине халык ярата, миңа һаман сәҗдә кылалар... Мин — пролетариатның мәңгелек юлбашчысы, юксылларны яклаучы. Ә сез — буржуазия ялчылары, черек интеллигенция... Берчакта да сездән акыллы сүз чыкмады... Вакыт килер, сатылганнар революциянең иң кырыс законнары нигезендә җәза алыр!
Шундый әрләү сүзләре кычкыра-кычкыра, Ленин урынында орчык кебек бөтерелде дә кисәк юкка чыкты.
Шунысы кызык: Рәмзил бу тамашада үзендә бер курку, шүрләү әсәре тоймады. Гаҗәпләнмәде дә хәтта. Ильич белән сөйләшкәннәрен бераз исләп торды да гырлап йокыга ук талды...
II
Ә менә иртән уянгач, Рәмзил таң калды. Төш булдымы соң, әллә өнме бу?.. Бер үк вакытта пошаманга да төште ир. Бу Ленин Рәмзилне эзәрлекли башлады микәнни? Ә нәрсә, һәйкәле йорт каршында гына. Хуҗаның түшәге исә партком кабинетында. Мәрзия әйтмешли, бүлмә аурасына революция юлбашчысы, фирка башлыгы зәхмәте сеңсә, ни әйтерсең? Мондый диварлар эчендә ничә ел Ленин язганны сөйләделәр, дога итеп ятладылар, колакка тукыдылар бит... Йә Хода, тарыган инде, болай булса, Рәмзил яман хәлгә. Инде ничек котылырга соң бу зәхмәттән?
Көндез Сергеевкага барып эшкә бирелсә дә, күңеленең бер читендә махмырга охшаш халәт хөкем сөрде ирнең. Уйларында өйдән читләште. Кайчандыр Рәүф Шакиров хуҗа булган бүлмә чит-ят тоелды аңа. Ниндидер җен, албастыга охшап, эчтә һаман да кепкасын башына элеп, Ленин йөри, тиргәнә сыман...
Кичен кызы Ләйләне күтәреп әнисе янына керде. Бинаның сулъяк янбызында чәй кайнатып, савыт-саба тота торган җыйнак кына бер бүлмәчек бар иде. Монда хәзер Нәдия апа кереп намаз укый. Черем иткәләп ала. Кыскасы, аның почмагы бу. Мәрзия, каенанасы теләген үтәп, диварга бизәкләп язылган зур шамаил элде. Кара тукымага алтын сурәт белән төшерелгән кәгъбәтулла кыйбла ягына урнаштырылган. Мондагы дивар артка чигеп, бүлмә тәмам зурайган кебек. Дәү агач сандык өстендә әнисенең мамык шәленә сузылып, аклы-каралы Мөштәр йоклап ята. Мәче халкы тыныч урынны сайлый белә инде ул... Ләйлә песине уятырга дип кулларын сузган иде, әтисе тотып калды: «Тукта, кызым, Мөштәр аудан гына кайткан бит әле. Ул бәү-бәү итсен, аннары уйнарсыз, яме?»
— Әни, төннәрен әйбәт йоклыйсыңмы? Төшләнмисеңме, дим?
Караватка утырган Нәдия көмешләнгән чәчләрен яулык астына кыстыргалап калкынып алды:
— Ходайга шөкер, йокы тыныч, улым. Теге ызбада мәшәкать күп иде бит. Төннәрен дә уйлап чыга идем, капка, ишек яхшы япканмы, сарык, чебеш имин торамы? Монда миңа инде хәсрәт бетте, Аллага шөкер!
— Аның каравы мин төшләнәм, әни. Әллә нинди һич уйламаган нәрсәләр килеп керә.
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
48
— Булыр ул, булыр, улым. Үзем дә шикләнәм Ленинлы йорттан. Җисме булгач, аның өне дә бардыр шул. Кулдан дисбе төшми, телдә дога... Йортка иман иңдерергә кирәк, улым. Коръән укыту, җиде азан әйттерү фарыз мондый чакта.
Әлеге сөйләшүдән соң Сәгъдиевләр шимбә көнне, мәҗлес җыеп, Коръән укытырга булдылар. Бишкурайдагы Илдар хәзрәтнең тирә-юньдә абруе зур икән, Мәрзия, Коръән укырга шуны чакырыйк, диде. Рәмзил ят йортның ишеген шакыгач, үз алдында чалма-чапанлы һәм аягына гатырша мае аңкып торган һәйбәт читек кигән олпат кеше күрергә җыенган иде. Дин әһеле электән шулай аңга сеңгән. Әмма Илдар хәзрәт дигәннәре Рәмзилдән дә яшьрәк бер иркәй булып чыкты. Башында ак төрек кәләпүше, өстендә урыс свитеры һәм тез башлары агарып, тәненә сыланып торган джинсы ыштан... «Хәзерге муллалар да Аурупа стиленә күчкәннәр икән», дип уйлап куйды Рәмзил.
Киемнәре кебек, эчтән дә шома, җиңел сөякле булып чыкты Илдар хәзрәт.
— Коръән укыргамы? Була ул, кем... Рәмзил әфәнде, — һәм кулындагы яшел барсеткадан блокнотын чыгарып, язуларына күз йөгертеп алгач, сәгатен дә әйтте. — Төп-төгәл өчкә киләм. Тик чакырган кунакларыгыз табынга җыелган булсыннар, Рәмзил әфәнде!
Нәкъ күрсәтелгән вакытка электән күргән кыяфәте белән капка алдына килеп басты мулла әфәнде. Тик төшкән машинасы иллә купшы иде. Елкылдап торган кара «Тойота Камри»! Бала-чаганың кул ягуларыннан курка күрәмсең, өйгә кергәч тә, ул Рәмзилнең өлкән малае Эльмирның колагына нидер пышылдап, машинасын каравылларга озатты.
Элек колхоз рәисе хуҗа булган якты, иркен бүлмәдә дистәдән артык кунак тезелешеп җай гына әңгәмә корып тора иде.
— Ягез, җәмәгать, мәҗлесебезне башлыйк, — дип, мулла үзе өчен әзерләнгән өстәл башындагы урынга килеп кунаклады. — Сез, хуҗа әфәнде, минем белән янәшә утырыгыз.
Һәм алдына ачык Коръән китабын куйган Илдар хәзрәт яшьләрчә дәртле, яңгыравыклы һәм көйле мәкам белән башлап та җибәрде:
— Әгүзе билләһи минәш шәйтанир раҗим...
Дөресен әйтергә кирәк, Мәрзия сузган чигүле бәрхет кәләпүшне башына киеп, җай гына мулла янәшәсендә утырса да, Рәмзил дини мәҗлесләрдә сирәк була, Коръән сүрәләрен дә өчме-дүртме рәт кенә тыңлавы. Әмма сизә: магнит кыры кебек кешене биләп ала торган серле көч, тылсым бар ят лөгать белән көйләп һәм бөек затка эндәшеп-ялварып укылган Ислам догаларында. Калын, көр һәм тук кеше тавышы белән масаю да, күкләргә барып ирешерлек итеп сузып көйләү дә, яисә күмәкләп җырлап, Тәңренең игътибарын җәлеп итәргә теләү дә юк монда. Бишек янындагы ана баласын уйлап, аңа төбәп ниләр көйләсә, Коръән Хафиз дә, бөек Аллаһның үзен ишетүенә өметләнеп, Аңа серен сөйли, сыена, курку катыш ярлыкау сорый... Тик бу ялгызак авазы гына түгел, эчтән аңа бар мәҗлес кушыла. Дөнья йөген һәркем аерым-аерым тартып, үзенә язганын кичерсә дә, ахирәттә, Аллаһ каршында, барча мөэмин-мөселман Мөхәммәд өммәтенә әверелә. Тик Коръән укылганда үзеңнекен уйла, бөтен кальбең белән Аллаһыга сыен, өлешеңә төшкәннәрне барла, ихластан теләкләреңне әйт, ә гөнаһың булса, тәүбә итеп, кичерүен сора син. Җаның сафланганын, тормышың ямьләнгәнен сизәсең икән, ышан, гомум дога аша синең эндәшне дә ишеткән Ходай һәм үзеңә атап рәхим, шәфкатен юллаган...
Әнисе биш вакыт намаз укып, уразаны калдырмыйча һәм гошерен биреп, шәригатьчә яшәгән мөслимә булгач, бу хакыйкатьләр аның газиз малае Рәмзил өчен дә сер түгел. Дөрес, ул мулла көйләгән байтак сүзләрне аңламавы, гафиллеге өчен кайчак оялып та куя. Тик акылы ирешеп бетмәгәннәрне хыялы тулыландыра. Коръән сүрәләре тыңлап, хискә чумып, күз алдында сурәтле җиһан ачылып китә аның.
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
49
Балачактан ук бездәге салават күперендәге сыман җиде төстәге нурларга чумган, шифалы кәүсәр чишмәләре атылган һәм, билгеле инде, татлы җимешләр белән тулган ямьле сәхра дип күзаллады ул аны. Тик хәзер монда үзе белән бергә яшәп, инде бакыйлыкка күчкән мәрхүмнәр белән ешрак очраша. Әнә газиз атаң, балачак дустың Рөстәм, ә тегесе бик якын кыз туганың... Исеме ничек иде әле... Рәйсәме?.. Чәчәк авыруыннан киселгән сабыйны жәлләп ничек елаган иде малай... Монда хәтергә уелган тагын әллә күпме йөзләр күзгә чалынып китә. Һәркайсына яратып сүз катасы иде: «Ничек яшисез, туганкайлар, кыен түгелме?» — дип сорыйсы иде. Ләкин ни гаҗәп, боларны син бик ачык күрсәң, төсмерләсәң дә, үлгәннәр сине абайламый. Юк, әнә догада әрвахларның рухына багышлап теләкләр теләнә. Үз исемнәрен ишеткәч, һәркайсы берәм-берәм кисәк җанлана, мәрмәр йөзләренә шатлык, сөенеч нурлары бөркеп чыга. Рәмзил өчен дога исәннәр белән мәрхүмнәр арасын тоташтыручы серле кәлимә дә икән ул. Югыйсә, зираттагыларны кайчан хәтерләп, күңел йомшартыр иде дөнья куган җир кешесе.
Тәмуг утлары, мәхшәр коелары белән күзалланып, ифрат куркыта да догадагы бу җиһан. Ул кешегә сират күперен кичәсен дә искәртә. Савапларың күп булса, рәхим ит, кич-үт син кылдан нечкә бу күперне! Әмма гөнаһларың басып, тәмугка тәгәрисең икән, үзең гаепле. Хәзер инде тәмуг утларына ташлап, синең җанны чистартырга, сафландырырга гына кала! Син дөньялыкта мин хуҗа дип, мәзлүмнәрне кыерсытып, тамак, нәфес колы булып гөнаһлар җыеп йөргән булсаң, хәзер — шәфкатьсез зобанилар әсире. «Әйдә, фәрештә, мәхшәр коесының миченә утын күбрәк як, монда янә бер тәмуг кисәве өстәлде...» — диярләр.
Ничектер җәй мәлендә кыр-ялан карап йөргәндә, Рәүф Шакиров белән теге дөнья хакында сөйләшеп киттеләр. Ураза көннәре, байтак колхозчы, бигрәк тә хатын-кыз, киленнәр ягы ачтан исәңгерәп йөри, сусаудан интегә. Мондый чакта кем эшләсен, күләгәгә кача...
— Йөри инде халык юк-барга ышанып. Ленин дөрес әйткән ул: «Религия — опиум для народа!» Дин — әфьюн, наркотик...
— Рәүф абый, сез теге дөньяга бөтенләй дә ышанмыйсызмыни? — дип сорап куйды Рәмзил.
— Хи, акыллы кеше ничек ышансын ди ул оҗмах-тәмугка?! Яһүдләр Талмуды оҗмах монда ул, җирдә, ди. Шуңа да бу кавем кояш астында яшәргә җайлашкан. Ә безнең халык көн-төн намаз укып, ураза тотып, хәерче булып кала.
— Рәүф абый, Аллаһны уйлап, аңа сәҗдә кылу әллә кайчаннан, картлар әйтмешли, әлмисактан ук килә. Һәм Ходайга бер-ике диндар гына түгел, меңнәр, миллионнар ышана. Сез әйткән Талмудта да теге дөньяга инану бар. Менә син шуны әйт! Бар кешелек әфьюн суыра микәнни соң? Иман ялган булса, барыбер фаш ителми калмас иде. Әмма бөек рухны бер дәһри дә, аек материалист та инкарь итәлмәде әле. Дөнья бит җисемнән генә тормый, рух көче, үзегез еш әйткәнчә, куәтлерәк тә әле. Димәк, Илаһи затның яшәвен, аның өстенлеген тану бу!
Рәүф бәхәстә катлаулы фәлсәфәгә кереп тормады:
— И энем, наркотик, хәмер куллансаң, аны ташлап буламы? Бу хакта син, иң яхшысы, берәр алкоголик белән серләш! Әйтелгән ич, дин — әфьюн!
— Бәлки нәкъ материалистлар кешене наркоман, алкаш ясыйдыр, иптәш парторг?
Гәптән соң да Рәмзил, Рәүф коммунист-материалист сыман, үлгәч синнән тузан да калмый, дип күңел тәрәзәсенә аркылы-торкылы такта кадаклауның да, Аллаһыга ышануның, ягъни теге дөньяда яшәүгә өмет итүнең дә психик нечкәлекләре турында байтак уйланды. Рәүф инкаре кешене чын-чынлап хайван ясый, юлсыз-канунсыз итә, чөнки барлыгын инкарь итеп, вөҗданга төкерә ул. Аның өчен тән, нәфес кенә бар... Ә рухка ышану аның күңел дөньясын баета, кеше буларак камилләштерә, сафландыра. Аллаһ каршында ул үз-үзен әхлакый тәртипкә китерә. Адәмне бит өмет, иман яшәтә.
СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ
50
Вөҗдан иреге сайланышында Сәгъдиев икеләнмичә, соңгы идеяви ноктада басып торуын аңлады. Бүгенге мәҗлестә ул гафиллеге өчен бераз кыенсынса да, бөтенләй ят кеше түгел инде...
III
Ниһаять, Илдар хәзрәт укыйсын укып, сәдакаларын алгач:
— Бу өйгә, аның хуҗаларына Ходай Тәгалә тынычлык һәм иминлек бирсен! Һәрбарчагызга тазалык-саулык, бәхет, иман байлыгы юлдаш булсын! — дип битен сыпырды.
— Илдар хәзрәт! — диде күрше Саимә карчык. — Мин кызыма калага барырга җыенам. Мосафир кешегә рамазан аенда ураза тотмый калу дөрес буламы икән?Шуны әйтегез әле.
— Минем дә уразага кагылышлы соравым бар, җәмәгать, — дип, югары оч Габделбәр дә тавыш бирде.
Әмма мулла урыныннан кузгалган, әйберләрен җыештырып китәргә дә әзерләнә иде инде.
— Җәмәгать, өлгәшә алмыйм, Яушевларга исем туена барасым бар. Болай да вәгъдәмне боздым... Киттем, киттем. — Һәм ул сөйләнә-сөйләнә, кабаланып кунак бүлмәсеннән чыгып югалды.
Мулланың үз соравына илтифатсыз калуын өнәмәгән Саимә карчык әйтми түзмәде:
— Яшьрәк шул, аңлап бетерми...
Сәвит органнарында байтак еллар эшләп, төрле вазифалар башкарган үткен сүзле Факиһә исә тартынып тормады:
— Укуын укыган, әмма Аллаһ күңеленә сеңеп бетмәгән әле моның. Кәсеп белән шөгыльләнә.
Табында уңайсыз тынлык урнашты. Кайбер кунаклар кузгалыша башлады.
— Туктагыз әле! — диде Һәдия карчык. — Мәшәкатьле вакыт түгел, утырыйк! Тагын бер кат чәйләп алырбыз. Йә, Мәгъфүрәттәй, мөнәҗәтләреңне көйләп җибәр әле. Күптән тыңлаган юк.
Тулы гәүдәле, зәңгәр күзле һәм йөз күркәмлеген җуймаган карчык һич кыстатып тормады:
— Һәдия әйткәч, үтәми булмас, тамакны язып алыйк, булмаса.
Ул җиңелчә генә тамагын кырды һәм аның гаҗәеп көчле, үтә сагышлы күкрәк тавышы бүлмәне иңләп алды:
Бу дөньялар безгә фани, Фани дөнья безне алдый.
Һичбер кемсә бармый калмый Ки Ходайның хозурына...
Мәгъфүрәттәй берничә ахирәтенә карап көйли-көйли кул изәде, һәм алар бергәләп алып киттеләр:
Әй, Илаһым, пәйгамбәрем, Шәфәгать кылгыл безләргә, Аерылмагыл тугры юлдин...
Мөнәҗәтче янә көчле мәкаме белән ялгыз сузды:
Кабер кайгылары каты, Авыр булыр анда яту.
Кара гүрнең ишеге юк, Мөмкин түгел кабат кайту.
Һәм аны янә ахирәтләре күтәреп алды:
Әй, Илаһым, пәйгамбәрем, Шәфәгать кылгыл безләргә,
ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ
51
Аерылмагыл тугры юлдин...
Кухня тарафыннан Мәрзия йөгереп чыгып, коридорда басып торган Рәмзилгә килеп бәрелде:
— Җаным, телевизорны ача төш! Бигрәк матур җырлыйлар. Кемнәр соң анда?
— Күзеңне ача төшеп, залга кара. Кунакларың концерт бирә ләса!
Әй Ходаем, насыйп итмә Тәмугыңның газапларын.
Кыямәт көн насыйп итсен Безгә кәүсәр шәрабларын.
Әй, Илаһым, пәйгамбәрем, Шәфәгать кылгыл безләргә, Аерылмагыл тугры юлдин...
Мәрзия яшьләнгән күзләрен сөртеп алды да иренә пышылдады:
— Буранлы әбиләре дип колакны тондыралар. Безнекеләрне сәхнәгә күтәрсәң, бар дөнья шаккатыр иде!
Мәҗлестән Һәдия ана да бик канәгать булып калды, мәгәр күңелендә күптән биктә торганын да улына әйтми түзмәде: «Рәмзил балакай, инде өйгә хәрам кермәсен, хәләл ризыклар гына кайтсын. Тәүбә бозу — Ходай каршындагы иң зур гөнаһ».
Сәгъдиев үз түшәгендә сабый сыман изрәп йоклады. Әллә кунак көйләп арыган иде, әллә чынлап та, өйдә Коръән укыту рухи һаваны яхшырта алды, мәгәр җан тынычлыгына ирешү әмәлен табу ирне тулаем тынычландырып җибәрде.
(Ахыры киләсе санда)

Реклама