МИНЗӘЛӘМ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ

САБИР ӨМЕТБАЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ МИНЗӘЛӘ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫНА 80 ЕЛ
Булды микән, димен, безнең яшьлек, Күккә-болытларга карасам...
Болытлар да ул чак кызгылт-кара иде...
Кайсыннандыр тамса күз яше,
Янәшәсе койды кара кан.
Эшләп узганлыгын уйлап яшьлегемнең Горурланам кайчак, эзем танып, Узган юлларыма карасам.
Әлеге шигъри юлларның авторы бармы, булса — кем ул, шигырь дип язганмы, купшы сүзләр тезмәсе генәме бу — аларны кайда укыганымны да, ишеткәнемне дә хәтерләмим — әллә күңелемдә генә яңгырыйлармы — тәгаен әйтә алмыйм. Әмма узган гомерем турында уйланып утырганда: «Булдымы икән безнең яшьлек?» — дигән сорау куела да, яшәгән елларымнан, узган юлларымнан җавап эзли башлыйм. «Картлыгы килгәннең яшьлеге булу табигый», — дип, үз-үземне тынычландырам да кулыма каләм алам, алдыма ак кәгазь салам.
Әйе, безнең дә яшьлегебез булды. Үлем, кан коюларны, хәбәрсез югалуларны күп ишетүдән кайнар күз яшьләре коеп кына узмады ул. Без, Ватан сугышы чоры балаларына, кайгы-хәсрәтне, михнәт-газапларны, өлкәннәр белән уртаклашып, авыр кичерсәк тә, башка дөньялар барлыгын хәтерләткән мизгелләр дә, бәхетле яшәү булачагына өмет уянган чаклар да була иде. Бигрәк тә авылыбызга спектакльләр белән чын театрлар килгәндә.
Минзәлә театры килү — авыл халкы өчен олы бәйрәм булыр иде.
18 яшендә Киевне коткару сугышында һәлак булган абыем 1942 елда (17 яшендә) күпмедер вакыт (2-3 ай чамасыдыр) Илеш-Дүртөйле колхоз-совхоз театрларында эшләп алган. (Артистлары фронтка алынгач, ир затлар җитмәгән сәбәптәндер.) Нинди рольләр башкаруын да, нәрсәләр эшләвен дә әнкәй үзе күреп белми иде. (Фаразлавы буенча, баянчы вазифаларын башкарган булуы ихтимал.) Әмма, мәрхүм абый турында сүз чыкканда (чыкмаса — чыгарып): «Һәр эшкә оста абыегыз кебек»,
— дип аны зурлап, изгеләштереп сөйләр иде.
Сүзем абыйның «артистлыгы» турында түгел, ә безнең йортның театрлар килгәндә кунакханәгә әверелүе хакында.
Авылыбызга нинди генә концерт бригадасы яисә драма коллективы килмәсен
— алар әнкәбез өчен абыйның иптәшләре — артистлар иде. Елның кай вакыты, нинди генә көн булмасын — артистлар өчен безнең ишек ачык, булганы белән табын әзер. Әгәр клуб мөдире онытыпмы, башка берәр сәбәптәнме, фатирга безгә кермәсәләр, әнкәй аларны үзе барып алыр, килмәсәләр, сый әзерләп, чәйгә чакырыр иде.
Әлбәттә, әнкәйнең бу йомшаклыгы безгә спектакль-концертны бушлай карату мөмкинлеге өчен генә түгел, ә мәрхүм артист улының эшен дәвам итүчеләргә хөрмәте зур булганнан. (Ирле-хатынлы бер «театр» бригадасының, әнкәйнең шундый йомшаклыгыннан файдаланып, кышкы салкында 10 көн кунак булып ятуы истә.)
159
Минзәлә театры килеп , чын артистлар белән очрашуымны үзем дә яхшы хәтерлим.
Урак өсте иде. 1946 елның августы булгандыр. Әткәй белән мин сыерыбызны
җигеп, печәнгә киткән идек. Кайтуыбызга артистлар безгә «фатир төшкән». Кич белән Мольерның «Ирексездән табиб» әсәре буенча спектакль буласы икән. Миңа 11 яшь кенә булганлыктан, «Мольер» сүзен дә, «табиб» сүзен дә аңламыйм, әнкәйдән сорыйм. Нәрсәне аңлатуын малайлардан алда беләсе килә. Әнкәйнең җавабы хәтердә:
— Табиб дигәне — врач булса, ирексездән дигәне төрмәдер инде, ә менә «мольер» дигәне берәр чир-сырхау түгелме икән? Чирсез җирдә врач булмас бит?
...Авыл җирендә спектакльләр сәгатькә карап түгел, көтү кайтып, хуҗалыкта эшләр тәмамлануга, халык җыелуга, колхоз рәисе кайчан килүгә карап башлана.
Клубка артистлар бер сәгатькә алданрак барасы булгач, әнкәй кичке ашка иртәрәк чакырды:
— Артист апайларыгыз мәшкә куырды. Бәрәңгене шуңа кушып ашагыз да чәйне бәрәңге төрмәсе белән эчәрсез, — диде.
— Мәшкә түгел — гөмбә, гөмбәнең дә иң шәбе — ак гөмбә, бәрәңге төрмәсе түгел, ә бәрәңге бөккәне, — дип әнкәйне төзәтте тышта яшеренеп тәмәке тарткан апай.
— Бездә аны җыйган да, ашаган да кеше юк, Хәдичә... Сездән соң гына җыя башламасалар... (Хәдичә апаны беренче күрүем.) Ә төрмәне бөккән диючегә кушылмыйм. Аның бәрәңгесе бөгелми бит, камыры бөгелеп, бәрәңгесе шуңа төрелә. Шулай булгач, төрмә дөрес була...
Уенын-чынын берләштереп, ашагач-эчкәч, артистлар — клубка, ә мин яңа ризыклар, яңа сүзләр белүем белән мактанырга күрше малайларга юнәләм. Барып керсәм, алардагы артист абый балык чистартып утыра. Гел бер иш зурлыктагы кызыл канатлар!
— Менә бу кара малай, Базы елгасында балык юк, дип алдамакчы булган иде дә, мин аңа ышанмадым. Томалап пешерергә ике кило булыр бит? — диде миңа карап бу артист абый. Ә мин, аның соравына җавап бирү урынына, үзем сорадым:
— Каян эләктеләр болар?
— Судан!
— Кайсы судан?
— Юеш, сыек судан.
— Күпер астындамы андый су?
— Балыкчыдан да, сунарчыдан да: «Уңышың кайдан?» — дип сорамыйлар, энем. Алар дөресен әйтмәячәк. Ә мин әйтәм. Чөнки без иртәгә Базытамакка күчеп китәбез. Балыкка дип әллә кая барып йөрмәгез, тегермәнегезнең бурасы свайлар өстенә салынган — бура астына идән ярыгыннан «порх оны» коела, шуңа балык ияләшә. Көтү белән барып өркетмәгез, анда балыкның төрлесе.
«Гөмбә», «бөккән», «порх оны» кебек яңа сүзләр генә түгел, яңа дөнья ачтылар безгә ул кич Минзәлә театры артистлары. Хисләр муллыгыннан спектакльнең эчтәлеген аңлар хәлдә түгел идек без — авыл малайлары. Киемнәре дә, чәчләре дә без көндез, яктыда күргәнчә, ягъни кешеләрчә түгел, исемнәре дә, сөйләшүләре дә... башка.
...Икенче көнне, үгез җиккән арбаларга төяп, Базытамакка илткәндә, барлык артистларның игътибары арбада ятып барган бабайда булды: аның тавышы таныш та кебек, ә кыяфәте... коточкыч шешенке... (Соңыннан аңлашылганча, ул балыкчы Мөхит Кичубаев исемле артист булып чыкты.) Клубка барганда, аны Мәсәбих абыйларның умарта корты сарып, тәненең ачык урыннарын корт чаккан, бакча артындагы күлгә чумып кына үлемнән калган. Шулай да, муеныннан, битеннән 28 корт угы табылу аның кыяфәтен танымаслык үзгәрткән. Сүзләре шешне кайтару өчен нинди дару эчү тиешлек турында, спектакльне өзмәү турында барды.
Кемдер берсе: «Париксыз гына уйнарсың, юкка борчылма!» — дигәч, икенче берсе: «Баш сызлый дип — парик, тән шеште дип кием кими уйнасак, Мольердан ни кала?» — диде. (Болары Гомәр Калинин белән Мөхәррәм Зәйнуллин дигән артистлар булганлыгын үзем шул артистлар белән эшли башлагач кына белдем.)
Әлеге мөхтәрәм артистларны искә алганда, алар алып килеп авыл халкына күрсәткән спектакльләрне искә төшереп, әле хәзер дә сүзсез калам һәм рәхмәт белән баш иям.

1946 елдан 1956 елга кадәрле арада авылыбызга килеп куелган спектакльләр Минзәлә театрының батырлыгы, артистларының фидакарьлеге турында сөйли: «Васса Железнова», «Аршин мал алан», «Өйләнү», «Гаепсездән гаеплеләр», «Йөз миллионга елмаю», «Мәкер һәм мәхәббәт», «Фамилияләрен әйтмичә», «Сәвил», «Бирнәсез кыз» — болары башка телләрдән тәрҗемә ителгән әсәрләр буенча куелган спектакльләр генә; арада татар язучыларының пьесалары буенча куелган спектакльләр күпме! Шул спектакльләр, аларда уйнаган артистлар йогынтысында бездә — авыл малайларында театр сәнгатенә мәхәббәт уянгандыр дип әйтәбез икән, бу ихластан.
...Минзәлә театры турында хатирәмне язарга алынуым театрның моңа кадәр, миңа кадәр язылган тарихын тулыландыру максатында түгел. Дания Гыймранованың китабында театрның оешу, җитлегү, сугыш һәм сугыштан соңгы тернәкләнү чорлары да, шул чакларда театрда иҗат итеп, җуелмас эз калдырганнарга кагылышлы истәлек материаллары да, мөмкин кадәр тулы язылганлыктан, хәтер сандыгымда сакланган кайбер артистлар шәхесенә кагылышлы аерым эпизодларга гына тукталырмын. Үземә ярдәмгә, мин тукталган шәхесләрне күреп белгән, әле бүген дә аларны сагынып искә алучыларның язганнарына да мөрәҗәгать итәрмен.
Аннары бер кызыклы фактның бу язмама каләм алырга этәрүен әйтеп узу артык булмас.
Минзәлә театрын оештыру әмеренә 1935 елның 15 июлендә кул куела. Бу — театрның туган көне.
Минем дә туган көнем 1935 елның 15 июле. Без — яшьтәшләр. Бу исә мине театрга якынайта да, бурычлы да итә.
...Минзәлә театрында эшләү чорым бүген мизгел генә булып тоелса да (сигез ай), анда күргән-белгәннәрем, алган тормыш сабакларым иҗади эш белән узган озын-озак гомерем юлында гыйбрәт, чагыштыру маяклары булдылар.
.Сәнгать кешеләре, аерым алганда, артистлар турында, аларның теге яки бу спектакльдә рольне ничек башкаруы хакында, ягъни артистның һөнәри камиллегенә бәһа мөһере баскан мәкаләләр күп языла. Алар, кагыйдә буларак, бер калыпта сугыла, «балчыгы» гына үзгә була. Артист урынына рольне машина яки робот башкарса да, шундый ук «кирпечләр» сугылыр иде, ягъни, мәкаләләренең эчтәлеге «ошады»-«ошамады»га кайтып калыр иде. Иҗат әһеленең шәхси сыйфатларына кагылмыйча, аның һөнәри башкару осталыгына гына игътибар һәм бәһа бирү тенденциясе бездә киң таралган алым. Кеше һөнәр иясе генә түгел бит, иң элек ул — шәхес!
Шәхес булган кеше өчен язмышындагы теләсә нинди очракта да кешелеген югалтмау мөһим... Ьөнәри осталык күз-колакка тиз чалына. Күп халыкларны үз сәнгате белән яулап
МИНЗӘЛӘМ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ
6. «К. У.» № 1 161
алган талантлары аша беләбез. Алар — җыр, бию осталары, рәссамнар, музыкантлар һәм башка төр һөнәр ияләре. Алар — данлыклылар, дәрәҗәлеләр, исемлеләр... Ә нинди кешеләр? Белмибез.
Кеше буларак, әйтик, ир кеше — ирлек бурычларын үтәгәнме ул? Үтәмәсә, нигә үтәмәгән? Пүчтәк сорау түгел бу.
Әллә шул җырлавын яисә биюен генә белгәнме? Осталык — яшәүгә җайлашуның бер төре генә ул. Ир икән, ул осталыгына өстәп, хатын алырга, нәселен калдырырга, өй салырга, агач утыртырга, ягъни, кешенең иң табигый бурычларын үтәп кенә бу фани дөньядан бакыйлыкка күчәргә тиеш. Ярый, әйдә, өй генә түгел — сарайлар салдырсын, агач кына түгел — урман утыртсын, утраулар калдырсын, ди. Нәселе калмаса, ул ир — ир түгел, сабын куыгыдай кабартылган, ниндидер һөнәргә өйрәтелгән җанлы машина гына булып чыга түгелме?
Хатыннарның — хатыннар белән, ирләрнең ирләргә өйләнеп, «зәңгәрләнеп», җенес алыштырып яшәүләре — кешелекнең бозыклыгы. Бозыкны үрчетмиләр. Нәҗескә басмыйлар, ә күмәләр. Кешеләрне дә күмәләр. Данга, чәчәкләргә, дәрәҗәгә. Болар — кешенең кешегә һөнәр иясе дип кенә каравыннан.
Дөньяны һәлакәттән матурлык коткарыр, дисәләр дә, даһи шәхесләр тудырган сәнгать әсәрләре генә дөньяны матурлый һәм озын гомерле итә.
Озын гомерле кайбер сәнгать әсәрләре сокландырса да, күп чакта бәхәсләр тудыра, кайберләре шиккә дә сала. Чөнки аның иҗатчысы, оста булса да, кешелеге шикле.
Язачагым, шиксез, чын кешеләр белән очрашуларым турында.
.Урта мәктәпне медальгә тәмамлап та, медале миңа тәтемәү сәбәпле, институтка керә алмый калганлыктан, елны бушка уздырмас өчен район агитбригадасында гармунчы-артист булып йөргәндә, Актаныш районының Аеш авылында Минзәлә колхоз-совхоз театры артистлары тарафыннан А.Островскийның «Бирнәсез кыз» әсәре буенча спектакль күрсәтеләчәген белеп алдым. Язмыш бүләге ич бу!
.Безнең бригада ул кич Аештан 10 чакрымнар ераклыктагы Ябалак — Илеш авылы клубында чыгыш ясарга тиеш иде. Нишләргә? Ничек-ничек итәргә? Әгәр мин «Бирнәсез кыз»ны карарга китсәм, үз төркемемә хыянәт итеп, «бирнәсез калам», китмичә, концертта катнашырга калсам, хыялларыма, сугышта үлгән артист абыем васыятьләренә, ниятләремә хыянәт итәм.
...Ике хыянәттән беренчесен сайладым — «Бирнәсез кыз»га китәргә булдым.
.1955 елның соңгы аеның соңгы атнасы. Алла каргаган буранлы салкын көннәр. (Мондый көннәрне безнең әнкәй «урыс өеннән дә чыкмаслык», дия иде.)
Аеш авылына җәяү барырлык түгел. Чит колхоздан ат сорап алырлык «рәтем» дә, абруем да юк.
Без концерт куясы клубның мөдире булып эшләүче авылдаш яшьтәшем Радик Сәгадиев (СССРда беренче булып йөрәгенә ясалма клапан куйдырган кеше) ярдәмгә килде: бер «ярты» исәбенә конюхтан ат җиктерүгә иреште. Шулай итеп, минем өчен Радик та авыл клубы тамашачыларына хыянәт итте: концерт буласы кичне клубны (постын!) ташлап китте.
Соңыннан, Мәскәү шифаханәсендә очрашкач, әйтте: шуннан соң аны эшеннән чыгарганнар. Ясалма клапан белән сигез ел яшәде.)
«Тәвәккәл — таш ярган», — диләр. «Ярабыз», болай булгач, барабыз! Аешка китәр алдыннан фатирга бергә төшеп йөргән иптәшкә кая һәм нигә китүемне әйтергә көч табуымны батырлыгымнан санамыйм: программаны үзгәртеп төзергә вакыт җитәрлек иде. Спектакльгә өлгерә алырбызмы? Атны кусак та, кумасак та, тизлеген арттыра алмый: юлны буран күмдергән, җиле дә безгә каршы исә.
.Сөн елгасына җиткәндә, караңгы да төште; боз өстендә юл югалып, ат хәтеренә генә ышанырга калды.
МИНЗӘЛӘМ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ
6* 162
.Күпме барганбыздыр — алда авыл утлары җемелдәде. «Өлгерәбез!» дип сөенештек. Тик иртәрәк шатланганбыз — утлар Аешныкы түгел, ә Кәзкәй авылыныкы булып чыкты.
Радикның бу якларда йөргәне юк икән, юлларны да күреп белми. (Атның Кәзкәй аша Актанышка барганы булган.)
.Безгә тагы 10 чакрымнар кире якка көрт ерырга кирәк булды.
«Бирнәсез кыз» яртысына якынлашканда, Аеш клубына аяк бастык. Ишек төбендә — контроль (соңыннан дустыма әйләнәчәк рәссам Кәшфи Камалетдинов) «тәнәфестә керерсез» дип бик текә торса да, нигә килүебезне әйткәч, үз яныннан узмый гына карарга рөхсәт итте. Без бәхетле идек.
. Спектакльдән соң миңа инде күптән фатирына кайтып яткан администратор Рәкыйп Шәймөхәммәтовны күрергә һәм Минзәлә театрына эшкә алыну-алынмауны хәл итәргә кирәк иде. Мәсьәләне ничек чишү нечкәлекләренә тукталып тормыйм. Ул чакларда кесә телефоннары юклыкны хәтерләгән кеше күз алдына китерер
— Рәкыйп абый әйтүеннән шул аңлашылды: базага кайтып, Сабир Өметбаевка күренмичә, мәсьәләне чишелгәнгә санап булмый икән.
— Ниятең ныклы икән, бер атнадан Минзәләдә булабыз. Квартплатасыз, суточныйсыз, зарплатасыз да эшләргә риза булсаң, иярәсең, — диде ул.
— Ни эшләргә тиеш булам соң мин?
— Нинди эш килеп чыга — шуны.
— Сәхнәдәме?
— Безнең бар эшебез сәхнәдә, энем!
Сәхнәдә эшлисе булгач, ризалашмый кая барыйм?
.Шул Аеш төненнән соң минем өчен маҗаралы яңа тормыш башланды. Кинәт кенә, хыялыма ирешеп, Минзәлә «артисты» булгач, Аештан соң күрше Илеш районының Исәнбай авылында беренче тукталыш. Аннары район үзәге Югары Яркәйдә, Күктау, Исәммәт авылларында иде. Узган атнада гына шушы авылларда «артистлыгымны» күрсәтеп киткән рядовой солдат кинәт генерал булгандай кабул иттеләр мине. Ишек төбендә «Бирнәсез кыз»га килүчеләрнең билетларын ертып торуымны генерал булуга тиңләүчеләр кемнәр һәм күпме булгандыр, чынбарлыкта солдат булыр өчен дә әле миңа күп тоз ашарга кирәклекне үзем дә күз алдыма китермәгәнмен. Хәерле булсын. кирегә юл ябык.
.Колхозларда күпмедер күләмдә шикәр комы бирә башлаганнар иде. Миңа өлеш тиеш булмаса да, бүлгәндә исемлеккә кертеп, өлеш чыгаралар.
Сатуда юк нәрсәне табуны администратор Рәкыйп абый Шәймөхәммәтов үзенең зур җиңүенә тиңли иде.
Тиңләсен! Шикәрен генә тапсын! Безнең өчен ипине шикәр комына манып чәй эчү — «швед өстәле» иде.
.Башкортстаннан Актаныш районы Байсар авылына күченү өчен олаулар көтәбез. Безне илтергә тиешлеләре әйтелгән вакытка түгел, буран туктагач кына килделәр. Исәммәт белән Байсар арасы 20 чакрым булыр. Ничә олау килергә тиеш булып, ничәсе килүен әйтә алмыйм, әмма безгә әйберләрне генә чанага салып, үзебез җәяү барырга, диделәр. «Үзебез» дигән сүз яшьләргә генә кагыла булып чыкты. Кыймылдадык. Тау төшкәндә чана артына басарга рөхсәт итәләр. Ә урманда, юлсыз араларда. тәпи-тәпи.
.Театр дөньясында һич кенә дә гафу ителмәс очракларның иң кәттәсе
— билгеләнгән спектакльнең өзелүе. Андый «ЧП»лар сирәк булса да, булгалый икән. Әмма театр аркасында түгел, күбрәк транспортка бәйле рәвештә. «Быел исә, ни хикмәттер, погода хыянәт итә, явым-төшем күп. Көне-төне кар ява. «Кемдер Аллага тел тидергәндер», — дип фаразлый «атеист» артистлар, атлар артыннан атлый-атлый.
.Байсарга авыл өйләрендә утлар сүнгәч кенә барып җителде, спектакль куелмады, план янды, без «сүндек», барыбыз бергә салкын клуб сәхнәсендә кунасыбызны әйттеләр.
Театрларда кабул ителгән тәртип шундый: гастроль бригадалары ирле-хатынлы гаиләләрдән төзелә.
Минзәлә театрының иң абруйлы артисткасы Хәдичә апа Сәлимова — театрның баш режиссёры Сабир ага Өметбаевның хатыны. Ә режиссёрлар, кагыйдә буларак, гастрольләргә чыкмый, базада икенче бригада белән яңа спектакль әзерләп кала.
...Шунлыктан күп чакта Хәдичә апа фатирга ялгызы гына төшә. Әбүәп Авзалов- Бәхия Вәлиева, Мөхәррәм Зәйнуллин-Нәзифә Гайнетдинова, Мөхит Кичүбаев- Рабига Шакирова, Шамил Сабиров-Мәбрурә Рәхмәтуллина, Габдулла Шәрифҗанов- Нурия Гыйззәтуллина —
МИНЗӘЛӘМ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ
163
аерылмас парлар. Бу исемлекне яшьрәк парлар белән дә дәвам итәргә булыр иде. Кыскасы, берсе артист булса — икенчесе башка һөнәр иясе булганнар да, театр арбасына җигелеп, йөкне бергә тарта — сәнгатькә хезмәт итәләр. (Әйтик, Рәкыйп абыйның хатыны артистка Җиһан Сәлимова булса, Гомәр Калининның хатыны администратор, Әнвәр Фәсхетдиновның җәмәгате медицина хезмәткәре һ.б.)
Андый гаиләләр бүгенге театрларда да бар һәм бу парлар һәр театрның нигез ниргәләреннән санала.
Югарыда китерелгән парлылар исемлеген язуымның сәбәбе — Байсар клубында куначагыбыз хәл ителгәч, 48 яшьлек Хәдичә апаның: «Әхтәм дигән егетегез минем аркамны җылытып ятса гына клубта кунарга риза», — дип сөрән салуы исемә төшүдән. Аяз көнне күк күкрәдемени!!! Барысы да мине үгетли, «Ризалаш, Хәдичә апа папируз гына тарта, сиңа да «Беломорканал» тарттырыр», — диләр. Көләләрме, шаярталармы, чынлыйлармы — белмим. Аптырыйм, аңламыйм, үртәләм, хурланам, кызарам, бүртенәм, әмма дәшмим. «Дәшмәү — ризалык билгесе», — ди Әнвәр Фәсхетдинов.
Нәсимә апа Җиһаншинаның «сыңары» Җиһангир ага Җиһаншин, кабыныр- кабынмас учакка «кәрәчин» сибеп, сүзне икенчегә бормакчы:
— Хәчтәй, сезнең арканы җылытырга лаек егет түгел ул; труппага кушылуын юдырмавы сәбәпле, бураннар туктамый, спектаклебез өзелеп, юлыбыз уңмый башлады... Әүвәл өзекне ялгасын, шуннан соң карарбыз. кемнең аркасына нәрсә җитмәвен!..
...Тәмам буталдым: нинди өзекне, ничек ялгарга?... Шул сорауларга җавап таба алмый, чи утын тутырылган калай мичне кабызырга маташам: башымны күтәреп карарга хурланам да, куркам да. Бермәл учагым янып киткәч, әҗәткә акча биреп торучы булса, «өзек ялгау» кинаясен гамәлгә ашырырга ризалыгымны белдерергә дип башымны күтәрсәм, барысы да урын хәстәрләп ятканнар, кемгә генә дәшсәм дә, уятуым өчен гафу үтенергә кирәк булачак кебек тоелды.
.Яшьлекнең иң авыр үтәлүче гамәле, мөгаен, хатаңны танып, гафу үтенә алмаудыр. Аннары уеннан — чынны, чыннан уенны аермау. Минзәләлеләргә кушылган беренче көннәремдә уеннан чынны аера белмәүдән «интегүләрем» хәтердә. Байсардан Пучыга күченгәндә дә, Пучыдан Аюга күчкәндә дә (тракторыбыз ватылып), Матвеевка дигән рус авылында кунарга мәҗбүр булуыбызда да мине «гаепләделәр». Янәсе, әүлия кебек апайның аркасын җылытудан баш тарткан, шуның «кәсәфәтен» күрәбез икән.
Минзәләгә 31 декабрь төнендә кайтып җиттек.
«База» дигәннәре Башкарма комитет урнашкан бинаның аскы катындагы бер бүлмә икән. Фанердан бүленгән почмакта дирекциясе.
Декорацияләрне бушатуга, барысы да өйләренә чапты. Сабир абыйны көтеп, Хәдичә апа гына калды.
— Син ни көтәсең, улым? — ди бу миңа.
— Минем барыр урыным юк. Шушында кунам да иртәгә фатир эзләрмен.
— Монда кундырмаячаклар сине. Үзебезгә алып кайтам. Сабир абыең килсен дә. бергә кайтырбыз.
.Кәшфи Камалетдинов, рәссам буларак, атып-сатып кына ташлаган декорация детальләрен, реквизит-бутафория нәрсәләрен урнаштырып, җыйнаштырып тоткарланган иде — Хәдичә апа аны чакырып китерде дә:
— Кәшфи, менә бу малайны урнаштырырга кирәк бит, парин... Үземә алып кайтырмын дигән идем дә, Сабир абыең һаман килми. Берәр нәрсә булгандыр, мөгаен. Син, бар, илт юньлерәк танышыңа, шәһәр үзеңнеке, тыңларлар. «Бер кичкә — кер мичкә!» диләр.
...Кәшфи мине үзләренә алып кайтты, анда пилмән белән сыйладылар. Мунча кертеп, каз мамыклы түшәк җәйгән урында йоклаттылар. Икенче көнне, ягъни яңа 1956 елның 1 гыйнварында мин талонга икмәк сатыла торган «Хлебный магазин» янәшәсендәге фатирга урнаштым. Кәримовларга.
...Минзәләгә килеп урнашкач та күргән-белгәннәрем күктән җиргә төшереп күзләремне ачса да, күңелемне төшереп, дәртемне сүндерә алмады.
Үземне белә башлаганнан алып, Минзәлә театрының авылыбызга килеп куйган барлык спектакльләрен карап барган, һәр артисткасын фәрештәгә, ир артистларын пәйгамбәрләргә тиңләгән авыл малаеның «Исполком подвалында» (базада) ишеткәннәре фәрештә-пәйгамбәрләрнең дә шатлана, кайгыра, мактана, хурлана, әрләшә, елый, көлә торган җир кешеләре икәнен күрсәтте. Аларга да акча җитми икән, ашау-эчү кирәк икән. Итек-читекләрен
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
164
яңарту, торыр урыннарын ремонтлау кирәк икән. Барысы да гап-гади кеше омтылышлары, кеше уйлары, кеше теләкләре, кеше өметләре.
Шушы гап-гади кешеләр Гольдони, Шиллер, Мольер, Островский, Гоголь, Камал, Тинчурин, Эминов, Җаффарлы персонажларына әверелеп, авыл халкына могҗизалар күрсәтә, кайгы-хәсрәтләрен оныттыралар, бәхетле мизгелләр бүләк итәләр икән.
Театрның эченнән карап аны аңлау — артист хезмәтенең үтә дә җаваплы иҗат булуына инануда һәм профессиямне сайлауда бик кирәкле шәй булгандыр дип уйлыйм.
Исемнәре аталган кемне генә алсак та, алар — биографияле, тарихлы кешеләр. Заман үлчәвенә салып караганда, алар, бәлкем, герой да түгелләрдер. Ләкин һәркайсы — кеше булуына тап төшермичә бу дөньядан ак йөз белән киткән олы шәхесләр. Шәрифҗанов Габдулла, Зәйнуллин Мөхәррәм, Гыйззәтуллина Нурия, Калинин Гомәр, Кичубаев Мөхит, Шакирова Рабига, Яһудин Нур, Гайнетдинова Нәзифә, Сәлимова Җиһан, Авзалов Эбүәп, Вәлиева Бәһия, Фәсхетдинов Энвәр, Нигъмәтҗанова Мөнәвәрә (исән-сау), Җиһаншина Нәсимә (исән-сау), Җиһаншин Җиһангир, Җиһаншин Эхмәдиша, Җиһаншина Роза, Вәлиев Рәшит, Мәрдеханов Рәшит, Рәхмәтуллина Мәбрурә, Сабиров Шамил, Гарифуллина Мөслимә (исән-сау), Камалетдинов Кәшфи — һәркайсының язмышы аерым китаплык вакыйгаларга бай. Аларның һәркайсы турында мавыгып укырлык әсәрләр язарга булыр иде.
...Эмма бу язмада Минзәлә театрының Атасы һәм Анасы дип аталырга лаек, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге лауреаты Сабир Өметбаевка, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Хәдичә Сәлимовага, ягъни театрга нигез салучыларга һәм аларның кайбер юлдашлары белән эстафета калдырган яшь буын артистларыннан Анатолий Богатырёвка тукталырбыз.
Хәдичә апа Сәлимова...
Ул — Свердловск өлкәсендәге Лысьва шәһәрендә туып-үскән, шунда педагогия техникумында мөгаллимә һөнәрен үзләштергән; белгечлеге буенча дүрт ел эшләгәч, «театр җене» кагылып, Казанга килгән; тагын дүрт ел театр техникумында укып, Академия театры труппасына алынган «фанатичка».
Нәфига Арапова, Гөлсем Болгарская, Нәгыймә Таҗдарова, Шакир Шамильский, Кәрим Тинчуриннарның һәркайсына үз булып, ияләшеп беткәч кенә, Минзәлә колхоз-совхоз театрын оештырырга ире Сабир Өметбаев белән Чистайга китә ул. Батырлык димәсәк тә, шуңа тиң адым бу.
Миңа Хәдичә апа катнашкан спектакльләрдән «Гаепсездән гаеплеләр»дә Кручининаны, «Бирнәсез кыз»да Огудалованы, «Васса Железнова»да Вассаны, «Мәкер һәм мәхәббәт»тә Леди Микфордны, «Балан куаклыгы»нда Ковшикны, «Язылмаган законнар»да Майлыбикә образларын авыл сәхнәсендә күрү насыйп булды. (Элбәттә, күбесен малай чакта. Э үзем режиссёр булгач, «Кара бүре»дән өзекне исә кино тасмасына төшердек. Ул телевидение фондында саклана.)
Кем турында гына фикер йөртсәк тә, аның эшләреннән тыш үзеңә мөнәсәбәтеннән — мөгамәләсеннән чыгасың, шуларга таянасың.
Татарстанның атказанган артисты Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова истәлекләреннән:
«Хәдичә апа Сәлимованың талант иясе булуы турында күп язылды. Кыскача
МИНЗӘЛӘМ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ
165
гына аның, кеше буларак, холкы-фигыле турында хәтеремдә эз калдырганы шул: талантлы икәнен бик яхшы тоеп, үзен башкалардан өстен куебрак яшәсә дә, иҗатташларына кимсетеп карау түбәнлегенә төшмәде ул. Шул ук вакытта мин аның кешеләргә ярдәм иткәнен дә хәтерләмим. Бәлки мин генә күрмәгәнмендер ? Әмма көчле ихтыярлы кеше иде ул. Талантлы булуын белеп яшәгән шәхесләр җиңүләргә тиз күнегәләр, җиңелүне та-нымыйлар. Әмма Хәдичә апа җиңүләре белән шапырынмады, сирәк-мирәк җиңелгән чакларында аны танырлык көч тапты. Бу
— чын, олы талант ияләренә, көчлеләргә генә хас сыйфат бит!
«Ана йөрәге» (С. Кайтов әсәре) дигән спектакльдә Наилә роле икебезгә бирелсә дә, репетицияләрдә Хәдичә апа үзе генә үтә, миңа үтәргә бирми иде. Ә Казанга гастрольләргә килгәч, миңа шул рольне уйнарга туры килде. Уенымны тамашачылар да, тәнкыйтьчеләр дә ошаттылар, мактаулар да булды, хәтта диплом тапшырдылар. Наилә роле миндә генә калды, аны миңа, риза булып, Хәдичә апа үзе тапшырды. Бу аның җиңелүе түгел, ә үзен җиңүе иде. Аңа йомшак күңелле персонажлар бармый иде, тәнкыйтьчеләр дә шулай диделәр, ул аларга каршы килеп сүз әйтмәде. Ваклана белми иде ул, эрелеген югалтмас иде.
Аның белән фатирларга бергә төшәргә туры килгәләде. Әйберләрен күтәрми
— кешегә куша, хуҗабикәләр белән дә дорфарак сөйләшә, әмер бирергә ярата. Икенче тапкыр килгәндә, Хәдичә апа белән булса, фатирга кертмиләр иде. Шунысы игътибарга лаек: фатирлардан икенче авылга күчеп киткәндә, хуҗалардан гафу үтенеп, үзендә булган күчтәнәчләре белән уртаклашып (чәйдер, шикәр-карамельдер кебек нәрсәләр), рәхмәтләр әйтеп китәр иде.
Бер кешедә ике холык: кырыс һәм мәрхәмәтле, усал һәм ягымлы, саран һәм юмарт. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр? Ничек булса да, ул үзен яраттыра иде. Ярата идек без аны».
Хәдичә апаны театрның һәр артисты, һәр хезмәткәре «эчендәге — тышында» булганы өчен, яратудан элек, кыен хәлдә калдырмаска тырыша иде...
Минзәлә театрында бик аз вакыт эшләсәм дә, Хәдичә апаның минем киләчәгемне планлаштыруга йогынтысы әһәмиятле роль уйнады: ул миңа бер урынга берегеп «катмаска» кирәклекне төшендерде, укырга китү зарурлыгына ышандырды. Мәскәүдә татар студиясендә уку өчен студентлар җыю буенча конкурс булачагын, шуңа игълан чыгачагын әйтте. (ВТО әгъзасы бит!) Нинди каналлар буенча белгәндер
— шул игълан басылган газета ертыгын миңа «Хәдичә ападан бүләк» дип китереп бирделәр. Бу безнең бригаданың «Ни чәчсәң — шуны урырсың» дигән пьеса буенча спектакльгә репетицияләр вакытында иде.
Баш рольдә уйнаучы өлкән актриса роленең сүзләрен белми, бутала, башкаларны да бутый, игътибарсыз. Режиссёр Сабир абый да, катнашучы артистлар да минем хатын ролендә уйнаучы бу артистканы түгел, ә сүзләрне белгән, режиссёр кушканча уйнарга тырышкан Әхтәмне «сүгәләр», «бәйләнәләр», юктан хата табалар, хатынны ничек яратырга кирәклеге турында вәгазь укыйлар; кыскасы, мине өйрәтүдән мәзәк чыгаралар. Хурлансам, кимсенсәм дә, үземне яклап сүз ката алмыйм. Хатыным ролендә уйнаучы, гаепле булса да, сүз әйтми, мине дә якламый, дәшмичә, кызарып- бүртенеп утыра исемен атамыйм, оныклары бар). Ахырда түземем җитми: «Йә — хатыным ролендә уйнаучыны алыштырыгыз, йә миннән рольне алып, башкага бирегез. Шулай эшләмәсәгез, «артистлыктан чыгарыгыз», дигән гариза язып бирәм дә, авылыма кайтып китәм», — дидем бер сулышта. Сабир абый сабыр гына көлде дә:
— Синең әле артистлыкка кабул ителгәнең дә юк, энем. Син сынау шарты белән эшләүче
Н.Гогольнең «Өйләнү» спектакленнән. Сулдан уңга: М.Нигъмәтҗанова, М.Кичубаев, Ә.Авзалов.
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
166
монтажник идең. Бүген сынауны уздым дип бел. Өмет бар, Өметбай сүзе шушы: приказ чыгарып, бүгеннән артист штатына күчерерләр, — диде дә, тәнәфескә тукталдык. Сабир абыйны партҗыелышка дәштеләр...
...Мин шатланырга да, кайгырырга да, гомумән, үземне ничек тотарга да белмәдем. Үземне Аештан баеш артист булдым, дип йөри идем бит!
Репетицияләрдән соң (фатир хуҗасыннан әҗәткә акча алып) бер шешә кызыл шәрабка «атландым» да, кыюлыгым җыеп, Сабир абый фатирына күзгә-күз карап сөйләшергә киттем. «Өмет бар» дигән Өметбай сүзенең мәгънәсе ни булуны ачыкларга кирәк иде...
Тик... Сабир абый өйдә булмады. Хәдичә апа кер уа иде. Мин килеп кергәч, гаҗәпләнеп карап торды да түргә узарга кушты. Ә кулымдагы «бомба»ны күргәч:
— Сабир абыеңны сыйларга килдеңме? — диде. Мин:
— Икегезне дә, — дидем.
— Ник аны сыйламакчы булдың әле кинәт?
— «Артист итәбез», диде бит.
— Үзең теләмәсәң, ул сине артист итә алмый.
— Телим шул.
— Теләгәч, укырга кит! Монда хәзер торгынлык. Катып калачаксың.
— Ул миңа «өмет бар», диде бит...
— Өметбайның әйтә торган гадәти сүзе. Шул сүзе өчен сал әнә шул кружкага тутырып...
...Ык-мык итеп торуыма Хәдичә апа үртәлде булса кирәк, кулымнан шешәне үзенә алды да, бөкесен ачып, ике кружкага шәраб салды.
— Тот, әйдә... вакыт бара...
— Сабир абыйны көтмичәме?
— Сабир абыең бүген кайтмаячак.
— Ник? Кайда куна соң ул?
— «Скорая помощь»та кунар инде...
— Ә моны... нишләтергә соң?
— Абзарга кергән малны кире чыгару юк, — диде дә шешәдә калган эчемлекне юынтык сулы чиләккә агызды.
— Нигә алай иттегез инде?
— Аның урыны шунда, энем.
— Миңа нишләргә соң хәзер?
— Кайтып ролеңне өйрән... Штатка кабул ителү әле артист булу түгел. Эшне сыеклыктан башлавың хата. Хатадан башлаган бата.
— Батсалар да эчәләр бит...
— Өметсезләр эчә. Ә сиңа «өметле», дигән... Өметбай. Ышанмыйсыңмыни?
— Ышанамдыр сыман... кебек... шикелле...
— «Дыр» белән «бугай»га таянып, гайбәт тыңлап йөрмә. Кайтып ролеңне өйрән...
— Сабир абыйны алып киткән «скорый»ны табасы иде, сөйләшәсе иде...
— «Скорый» кирәклесен үзе таба ул, эзләмә син аны.
...Шунда мин Хәдичә апаның күзләре яшьле булуын күрдем. Бер сүз әйтми чыгып китү уңайсыз булганга гына:
— Нинди чир белән авырый соң ул? — дигән булдым.
...Хәдичә апа кабат керләрен юарга тотынды. Алар Сабир абыйның безгә таныш күлмәкләре иде.
— Аның чире әнә шул «Скорая помощь» йоктырган чир. Күрәсеңме: сары күлмәктә кызыл помада? Азгынлык дип атала бу.
— Аңламыйм да, күрмим дә...
— Сиңа кирәге дә юк. Хуш!
...Хәдичә апа белән булган бу очрашу миндә сорау арты сораулар гына тудырды. Шуларның кайберләренә генә булса да җавап тапмасам, тынычлана алмам төсле тоелганга, тагы «база»га киттем. Анда каравылчы гына йокымсырап утыра иде.
— «Скорый», дисеңме? Ха!
— Сабир абыйны шунда, диделәр.
— Хәдичә апа гәстрүлләрдә йөргән чакта ияләштергән мәгъшукасын «скорый пумыч», диләр. Башыңа мәшәкать кирәк булса, адресларын өйрәтәм. Түлке мин әйткәнне әйтмәссең...
— Кирәкми, өйрәтмә!
— Кирәкмәсә — эләкми! Син сорамадың, мин әйтмәдем. Чөнки беркем, берни белми.
МИНЗӘЛӘМ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ
167
Бәладән башаяк. Кеше сүзе кеше үтерә...
...Менә нәрсәдә икән хикмәт! Сабир абыйның «авыруын» театрның һәр әгъзасы шулай авыр кичерә икән. Белсәләр дә әйтмиләр, әйтсәләр дә ишеттерми генә, күрми генә.
— Шулай да, ул «скорый пумыч»ны биздереп булмыймы?
— Партсобраниеләрдә дә тикшерделәр, күрәсең, мәхәббәттер. Бер генә чара кала: ампутация опухоли.
— Ничек?
— Аны театрдан китәргә мәҗбүр итеп.
— Артисткамыни ул?
— Бөтен Минзәлә белгәнне, син генә белмәгәнгә салышма, яшь иптәш. Хатының булып уйнарга әзерләнә түгелме соң үзе? Кара аны, Алла сакланганны саклар, ди, сиздермә. Әнә ич, приказда шулай күрсәтелгән...
...Ул вакытта гаҗәпләнүем Сабир абыйның да гади кеше инстинктларыннан мәхрүм түгеллеген белүемнән генә булса, хәзер исә театр коллективының остазлары абруе өчен ничек көрәшүләрен аңлап, бөтен ваклыклары белән күз алдыма китерүдән.
Репетицияләр вакытында миңа бәйләнүләр «улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» булган икән!
...«Скорая помощь» яңа сезонда башка шәһәргә күчеп китә һәм театр бүген аның исемен дә оныткан.
...Шунысы тагы да гаҗәбрәк: Хәдичә апа Сабир абыйның хыянәтенә хыянәт дип карамаган. Ә узгынчы бер авыру, терелер дип караган. Дуламаган, тузынмаган. Бу аның горурлыгы юклыктан түгел, ә күңеле киңлектән, олы сәнгать өчен, чын иҗат өчен тәкәбберлектән горурлыкны өстен куя белүдән.
...Узгынчы бу авыруыннан терелгәч, шәхес культы фаш ителүгә, беренчеләрдән булып, Сабир абый Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен куя.
1956 елның язы. Бөтен театр дөньясы тернәкләнгән яңа чор башлана. Ул «җепшеклек чоры» дип атала. Җәй буе театр шул «Зәңгәр шәл» спектакле белән гастрольләрдә йөрде. Хәдичә апа ишанның беренче хатыны ролендә, мин шәкерт ролен башкардык. Сабир абый тагын өендә ялгызы калды... Август ахырында мин Мәскәүгә киттем... Шуннан соң Минзәлә театры белән бәйләнешләр өзелде. Сабир абыйга икенче «скорая помощь» ияләшә. Анысы инде үтерә торган «помощь» була. 1967 елда Академия театрының «Әни килде» спектакле белән җәйге гастрольләрдә йөрибез. Авылларда уйныйбыз да Әлмәткә кайтып кунабыз.
...Беркөн көндезен, вакыт табып, мунчага барырга булдык. (Иптәшем Николай Дунаев иде бугай...)
.Эссе көн. Мунчада бездән башка бер генә кеше утыра. Бер аягын калай таздагы суга тыккан, икенчесен, эскәмиягә куеп, үткен пәке белән аны туный, ягъни кисә. Кызыксынып, карамакчы булып, үзен-үзе кисүченең янына бардык. Аяк табанында була торган гадәттәге үкчә сөялен генә кисү түгел иде бу — бөтен табанын туный абзый. ...Безнең аптырап карап торуыбызны күрде дә башын күтәрде карт. Һәм мин шунда, таеп, чак егылмый калдым.
— Нәрсәдән курыктыгыз? — ди абзый.
— Курку түгел бу, Сабир абый, сезнең белән күрешмәкче булган идем. Исәнмесез, саумысез?..
— Саулыгына чыдарга булыр иде, сөял йөдәтә... вәгаләйкемәссәлам... күңелдәге сөялдән шулай котылып булса икән. Сезнең гастрольләрдә икәнегезне беләм, спектаклегезне карадым.
— Нигә сәхнә артына кермәдегез?
— Мин хәзер элекке мин түгел шул, күренеп, сүз куертасым килмәде. Кичерерсез дип беләм.
— Хәдичә апа да карадымы спектакльне?
— Хәдичә апагыз Минзәләдә, мин икенче хатын белән. монда.
...Сүз бетте, җир упты. Ике як та сүзне ничек дәвам итәргә белми интегә.
Сабир абый: Кунакка чакырыр идем — хатын авырый. Кунакчыл да түгел. Үзем дә. күрәсез...
Мин: Үзегез гостиницага килегез! Очрашуны билгеләп үтәрбез, узган-күргәннәр турында сөйләшербез.
Сабир абый: Шул узганнар турында гына сөйләшмәсәк, минем киләчәгем дә, хәзерге хәлем дә кеше кызыгырлык түгел.
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
168
Мин: Бу очрашу үзе кызык, үзе кадерле!
Сабир абый: Шатлык китергән очрашу гына кадерле була, онытылмаслык булып истә кала... 1944 елның иртә килгән язы иде. Без — 1 нче Украина фронты сугышчылары. Кем инициативасы белән булгандыр, безгә татар артистлары концерт куярга килә, диделәр... Тере артистларны күрәсе килүемне сөйләмәсәм дә аңларсыз. Әмма, кемне очратуымны әйткәч, тагы егылып китмәгез: сәхнәдә баянчы Рокыя Ибраһимова! Ул бит минем белән театр труппасын оештыруда күп көч куйган беренче музыкант! Менә бу инде чын очрашу, бәхетле очрашу, истәлекле очрашу иде. Хәзер мин очрашулардан качам, мунчага да кеше аз вакыттарак килергә тырышам.
Мин: Нигә шулай, ничек шулай булып чыкты соң тормышыгыз?
Бу сораудан соң Сабир абый коенып-юынып килде, озак кына уйланып утырды, безгә дә утырырга кушты.
— «На ногах правды нет», ди урыс. ...Кама Тамагы районы малае булсам да, мин урыс арасында эшләп, урыс белән дус булып, урыста укып һөнәр үзләштердем.
1934 елда Мәскәүдән Казанга кайткач, Хәдичә белән кушылдык, гаилә кордык, улыбыз туды. Күрелде инде. Бары — бергә, югы — уртак булды. Мин рус классикасыннан Толстойга табынган кеше. Гомерем буе, шушы даһи кебек, гаилә ныклыгы өчен көрәшеп, ныклы гаиләләргә мәдхия җырладым. Спектакльләремдә, билгеле.
— «Язылмаган законнар» белән «Сәвил»не мин дә күрдем... уйнадым да.
— Барысында да булмаса да, күбесендә гаиләсен таркатуда гаепленең сәбәпләрен күрсәтергә тырыштым. Ә менә үз гаиләмә игътибарым җитмәгән.
— Ягъни?
— Толстой — гаиләсен ташлап киткән Король Лирның поступогын кабул итә алмый. «Ничек инде, шундый титан акыл иясе, Лирдан гаилә таркаттыра?»— дип, Шекспирны сүгә. Ә бит гомеренең ахырында даһи Толстой үзе, бар мөлкәтен балаларына бүлгәләп, гаиләсеннән китеп, тимер юл станциясендә үлә. Моны, заочно булса да, Шекспир даһиенең җиңүе, диләр. Минем очракта җиңүче юк. Ә. җиңелүчеләр һәммәбез.
Мин: Сезнең кебекләр дөньяда бик күп, Сабир абый, үзегезне җиңелгәнгә санамагыз. «Көрәш дәвам итә!» — диегез.
Сабир абый: Ялгышым да, язмышым да шушыдыр. Зинһар, сөйләтмәгез. Хәдичә апагызны очратсагыз, миннән сәлам әйтегез. Егет ул. Егет булып калсын. Бигайбә.
...Шуннан артык сүз әйттерә алмадык Сабир абыйдан.
Сүз әйтмәсә дә, Минзәләдән китүен, аерылышуын авыр кичергәнлеге кыяфәтенә чыккан иде.
...Шуннан соң мин аны очратмадым. Әмма абруйлы исеме, иҗади алымнары һәрчак күңелемдә булды.
Татарстанның, атказанган артисты Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова сөйләгәннәрдән:
«Минем бөтен иҗади гомерем Сабир абый белән бергә узды. Минзәлә театрында 22 ел, Әлмәт шәһәрендә гомеренең соңгы елларына кадәр. Әлмәт театрына 1973 елда, Сабир абыйдан соң күчеп килдем мин. Очрашкач: «Нигә дип килдең монда, хәзер үк Минзәләгә кайтып кит, син бит Хәдичә урынына каласы артист», — дип кычкырды миңа.
Бик озак аңа күренмәскә тырышып йөрдем. Бермәл Горький исемендәге клубка чакырта бу мине.
— Нигә кайтмыйсың?
— Ә сез нигә кайтмыйсыз? Сез анда мондагыдан кирәгрәк ич.
— Мин кайта алмыйм.
— Нигә?
— Белмим.
— Ә мин беләм: безнең Минзәләдә ашыйсы ризыгыбыз, эчәсе суларыбыз беткән. Кунак булып кына кайта алабыз. Иҗатчы булып түгел. Анда хәзер башка мохит.
— Мин иҗатсыз мохитне, мәхәббәтсез яшәүне белмим.
Сабир абыйга хатын-кыз назы булмады. Гомере буе наз эзләде ул, хатын җылылыгын тоймады, йомшак сүзләр ишетмәде, сагынып көтеп алуларны күрмәде. (Бердәнбер уллары Ринат та әти-әни дип өзелеп тормады. Берчак Әлмәткә килгән ул, Сабир абыйны гаепләгән, аның яшь хатыны белән ызгышкан. Ә Сабир абый үлгәч, килеп, кайбер әйберләрен, китапларын алып киткән. Шуннан соңгы язмышын белмим.) Әлмәттә Сабир абый үзен иркен тотып, язучылар белән аралашып, артистлар белән дустанә яшәсә дә, өзгәләнгән чаклары еш
МИНЗӘЛӘМ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ
169
була иде. Чөнки яшь хатыны — Илчкәсе — театр халкын дошман күрә, алардан көнләшә, читләштерергә тырыша иде.
Миңа «Мөнәвәрә», димәде, «әнә, Минзәләң килде, сөйләшегез, ул килсә, мине онытасың», — дип, чәй эчәргә кереп бикләнә иде. Сабир абый рәхәтләнеп, көлә дә:
— Картайган саен җүләрләнә. Синең Мөдәррисеңне дә артистлар бик ярата, көнләшеп ямьсезләнә күрмә, Хәдичә апаңнан үрнәк ал, — ди иде.
Минем гастрольләрдән кайтуымны көтеп ала, күрешүгә «ярый әле Минзәләгә кайтып китмәдең», дип кочаклый иде. Күңеле мөлдерәмә тулган, аны бушатыр сердәш кирәк. Сәгатьләр буе сөйләшеп утырыр идек. Кулыннан теләсә нинди эш килә торган, фикер иясе, һәрьяклап көчле шәхеснең күңеле йомшак, теле ягымлы, холкы кешелекле иде».
Татарстанның халык артисты Илүсә Бәдриева сөйләгәннәрдән:
«Бик әйбәт кенә, чын иҗади дәрт белән эшли иде әле Сабир абыебыз. Бердәнбер көнне... («Көнне түгел — төнне», ди иде Хәдичә апа сөйләгәндә.) Әйе, төн белән, кеше йоклагач, фатир ишеген шакыйлар боларның... Шакучысы театрның сәхнә эшчесе була. Белгән кеше, ягъни, үз кеше... Ачалар... ул Сабир абыйның урамга чыгуын сорый, үзе керми. Урамга чыгып, күпмедер вакыттан соң әйләнеп керсә, Сабир абыйның йөзеннән кан качкан, калтырана. Сүзен әйталмый тора икән. Йөрәк чирле иде бит, мәрхүм... Хәдичә апа, куркып: «Әллә берәрсе үлгәнме?» — дип сорый. Сабир абый: «Әлегә үлмәгән, пожалуй, үземә үләргә туры килер, синең өчен», — ди. Хәдичә апа: «Шаяртма!» — ди. Сабир абый: «Тагы теге килгән, беркая да китмим, ди. Нишлим?» «Теге» дигәне Сабир абый белән Мәскәү театрында бергә эшләгән Гали Ильясовның сеңлесе икән. «Берәр эш табып, почмак табып урнаштыру синең өстә кала», дип хат язып калдырган икән абыйсы. Гали Ильясов үлгәч тә, бер килгән булган бу хатын. Әлеге дә баягы — шайтан таягы дигәндәй, Хәдичә апа гастрольдә чакта килгән... Аларына туктап торасы юк. Сабир абый тәвәккәл холыклы, йомшак күңелле ир кеше буларак, ирлеген күрсәткәндер бу мохтаҗ хатынга. Төнлә ишек шакытып чыгартучы шул булып, гаиләне таркатучы мәкерле һөҗүм шуннан була.
— Әгәр кабул итмәсәң, мин синең күз алдыңда үләргә мәҗбүр булам, — ди, агу күрсәтә. — Нишлим? Нишлибез, Хәдичә, әйт киңәшең!
Сабир абый Хәдичә апага кабат-кабат, һаман саен «нишлибез?» ди икән, ишектән аерылмыйча.
— Нишлисең, «Скорая помощь»ны буш җибәрмәссең бит», — ди дә Хәдичә апа, кайчы алып, идәнгә җәйгән келәмне урталай кисә, бер мендәрне шуңа төрә дә: «Бар, көттермә, «ложный вызов» була күрмәсен, тик алданма, сак бул!» — дип 45 ел яшәгән ирен, бирнә биреп, озата ул. Шуннан соң Сабир абый фатирда торып театрда бераз эшләде әле. Еш-еш авырый башлады... «Скорая помощь» дигәне дару биреп торырга репетицияләргә ияреп йөрде. Әмма Сабир ага Өметбаевның рухы, дәрте, кулы сизелми иде инде ул чор хезмәтләрендә. Шуннан ул Әлмәткә күчеп китәргә мәҗбүр була... Андагы тормышлары безгә караңгы.
— Күчүне януга тиң, диләр бит...
— Әйе, Сабир абый янып үлде, көеп үлде... Хәдичә апа аннан алдарак вафат булды. Ике оныгын, бердәнбер улын һәм гомер иткән ирен югалту хәсрәте алып китте аны.
...Үлем хастасы белән егылгач, сакларга килгән Фәнисәгә әйткән: «Авыруымны Сабирга хәбәр итеп белдермәгез, «скораясыннан» котылгач, кайта ул...» Кайтты Сабир абый, диваналана башлаган «аптечка»сын да иярткән иде... Хәдичә апаны күмгәндә бик елады... Озакламый Сабир абыйның үзен дә җирләшергә барды театрның аңа тирән хөрмәтле варис-артистлары Бүген Минзәлә колхоз-совхоз театры оештыручысы, озак еллар директоры һәм баш режиссёры хөрмәтенә «Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры» дип атала. Остаз исемендәге премия булдырылган. ...Көчле характерлы, үзенчәлекле рольләр иҗат итеп, шушы театрда бөтен гомере буе эшләгән артисткаларны бүләкләргә Хәдичә Сәлимова премиясе дә булдырылса, нур өстенә нур булыр иде. Ул аңа лаек шәхес. Бүгенге театр җитәкчеләренең бу адымга тәвәккәллеге дә, көче дә җитәрлек. Сабир абый әйткәндәй, «өмет бар» Өметбаев театрында! Аерылышуларына да карамастан, Хәдичә апа да, Сабир абый да шәхси мөгамәләнең эшкә комачаулавына юл куймыйлар... Әйтерсең лә берни булмаган! Нәрвакыттагыча, дустанә сөйләшү, хәл белешү, киңәшләшү. «Хәдичә апа Сабир абый турында гайбәткә юл куймаса, Сабир абый исә Хәдичә апага хөрмәтендә һәрчак рыцарь булып калды», — ди Татарстанның халык артисткасы Илүсә Бәдриева. Башкалар бердәм рәвештә аңа кушыла. Әйе. аларның бер-берләренә мөнәсәбәте уникаль дә, сокланырлык ихлас та булуы бәхәссез. Әгәр алар тормышыннан үрнәк алып, пьеса язучы булса, аның буенча куелган
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
170
спектакль, шиксез, театр репертуарында озак сакланыр һәм сокландырыр иде. ...Язмамда бу ике фидакарьнең шәхси тормышларында озаграк «казынуым» өчен аларның рухлары алдында гафу үтенеп, башымны иям, кичерегез, ...хатирәләрем дога булып ирешсә иде, дим. Бергәлектә дә, аерылышкач та шәхесләреннән түбән төшмәгәннәр алар, ирешкән биеклекләрендә калып, шул биеклектә яшиләр, яшәрләр, яшәсеннәр!
Тукталып китүне вәгъдә иткән өченче шәхесем — Минзәлә театрында артист һәм директор булып эшләгән Анатолий Богатырёв — Татарстанның атказанган артисты. Ни өчен кинәт шундый сикереш ясыйм? — дигән сорауга җавабым: чөнки Богатырёв Анатолий — Роберт Шәймәрдановка кадәр театрда иң озак директор булып эшләгән артист (13 ел). Аннары ул табигате белән Сабир ага Өметбаевка охшаш башлап йөрүче — инициатор: Чаллы театрын оештыруда да, Түбән Кама театрын ачуда да ул башлап йөрде. Ул чаң сукты.
(Ул театрларның берсе Богатырёв исеме белән йөртелсә, гаделлеккә мәдхия булыр иде дә, әмма ләкин андый шәхесләрнең «дустан күп дошманы», диләр. Минзәләдә Хәдичә апа Сәлимованы, Әлмәттә Сабир ага Өметбаевны дини-милли йолаларны тиешенчә үтәп, кадерләп җирләүне оештыручы керәшен милләттәшебез Анатолий Степанович Богатырёв булуы да; имчәк баласы Терезаны ятим, ирен тол калдырып хатыны Әлфиянең кинәттән, Казандагы гастрольләре вакытында үлеп китүе дә; мине Минзәләгә чакырып, Гогольнең «Өйләнү» әсәре буенча спектакль куйдыруы да; үзенең кинәт кенә үлеп китүе дә — барысы-барысы хатирәләремдә аңа аерым тукталуга этәрде дисәм, башка фидаилар рухы рәнҗемәс.
Минем аның белән беренче очрашуым 1962 елның җәендә Бөгелмә шәһәрендә булды. Щепкинчыларның Академия театры составында беренче гастрольләре иде. Кунакханәдә яшәп, авыл клубларында уйныйбыз. Бер көнне Бөгелмә театры бинасында Минзәлә театры спектакль күрсәтә икән дигән хәбәр ишетелде. Аны күрәсебез килсә дә, карау мөмкинлегебез юк — кич ерак авылда үзебезнең гастроль спектаклебез. («Көзге ачы җилләрдә» түгел идеме икән?)
Үзем эшләп киткән театр артистлары белән күрешеп булса да калырга дип, иртән иртүк үзәктәге кунакханәгә барсам, алар инде йөк машинасына төялгәннәр, күчеп китәргә кемнедер көткән чаклары.
— Исәнмесез, — дип сәлам бирдем, сәламемне алучы булмады. Нәркайсы утырып барыр өчен үз урынын җайлау белән мәшгуль иде. Бер бөдрә чәчле чибәр егет машинадан сикереп төште дә, «Исәнме, Әхтәм абый», дип кулын сузды, «Толя», диде.
— Мин сине танымыйм, син кем буласың соң? — дидем.
— Әйттем ич: Анатолий Богатырёв... Степаныч!
— Директормы әллә? — дидем, үзем дә сизмәстән.
Рәхәтләнеп, чын күңелдән көлде бу бөдрә чәчле егет.
— Нигә көләсез? Исемегездән чыгып кына соравым иде. Сездә Чемодуров, Улубашевлар эшләүне беләм.
— Соң сездә дә Николай Дунаев, Вера Минкина эшли — директор түгелләр ич! Мин дә гади керәшен малае, артист булып йөрим. Ә сине диплом спектаклегездән хәтерлим.
Күңелем күтәрелеп, телем ачылып китүгә сәбәп булды аның мине тануы.
— Шушы танышуны ныгытып, шампан белән каплап куйыйк... Элекке таныш артистлар очраса дип алып килгән идем; танышлар юк, бер дус табылды.
Шофёр кабинасына кереп, бутылканы көч-хәл белән ачып, шәрабына чылансак та, аны нәрсәгәдер салып эчкәндәй иткәч, Толяның әйткәне әле дә колагымда: «Башы булды, бакасы Минзәләдә очрашкач».
Еш булмаса да, очрашуларыбызны бәйрәмгә әверелдерә иде Толя.
Хәер, мин аның күңелсез йөргәнен, боеккан чагын хәтерләмим. Андагы ташып торган оптимизм башкаларга да җиңел күчә иде. Толяда, гомумән, шат булып кылану дигән нәрсә юк, чөнки ул шатлыкның үзе иде.
Ничәнче елны икәнен хәтерләмим — тунга тире иләтергә Актанышка барырга туры килде. Самолётка билет булмагач, автобуста кайтырга булдым. Башта Минзәләгә, аннан Чаллы аша Казан автобусына утырырга кирәк булачак иде. Бу турыда телефон аша Анатолийга белгерткәч, ул эшен ташлап, үз машинасында мине Бигеш аэропортына илтеп, самолётка утыртканчы ташлап китмәде. Бигрәк тә кешелекле, тугрылыклы, ярдәмчел, вәгъдәле кеше иде, мәрхүм.
1985 елда спектакль көнне бушка уздырмас өчен расписаниедә иртә белән дә, кич тә репетицияләр куелгач, ниһаять, бер якшәмбедә артистлар соравы буенча ял бирелә.
МИНЗӘЛӘМ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ
171
Бакчалары барлар шунда юнәлсә, Анатолий Степанович мине Байлар дигән авылга балык тотарга алып китте. Таныш балыкчы көймәсендә күпме утырсак та, бер балык та капмады. Минем күзем калкавычта булса, Анатолий бер ярга караса, ике тапкыр сәгатенә карый:
— Сәгатькә карап балык капмый, урынны алыштырырга кирәк, — дидем.
— Балык кабармы, башкамы — урын алыштыру вакыты җитте, әйдә, утрауга чыгабыз — җый кармакларың.
— Учак кабызырга коры-сары җыярга кушты да бу, үзе авыл ягына, яр буендагы машинасына таба ишеп китте.
— Кая барасың? — дигәч, «шырпы онытылган» дигәнен генә ишеттем. Ул вакытта кесә телефоны юк, эчә торган су алып кил, дип кычкырырга уңайсыз. Кем инде су уртасында су сорый!.. Өсне салып кызынырга чебен-черки йөдәтә.
Ник ризалашып килүемә үкенеп, бөрлегән тапмаммы дип, йөри-йөри утрауның теге ягына барып чыкканмын. Берчак: «Робинзон! Чык, әйдә — Пятница килде!» — дип кычкыра бу.
Чыксам, чынлап та мин күрмәгән ике ир басып тора.
— Таныш бул — сельпо председателе белән колхоз рәисе.
Исемнәре хәтердә калмаса да, алып килгән сыйлары атна буе утрауда яшәсәк тә бетәрлек түгел иде. Горбачёв указының иң котырган чагы булганлыктан, гөнаһлы мәҗлесләр качып-посып, яшерен-пошырын оештырыла иде бит. Анатолий да, ике рәис тә «рульдәбез» дип хәмергә тимиләр, кыздырып алып килгән җәен балыгы белән чөгәле «уха»ны гына ухылдаталар. Мин дә: «Сез эчмәгәч, мин дә эчмим», — дип характер күрсәтмәкче булган идем — болар миңа аз-маз ярдәм итәргә булдылар...
Ничек кайтып китүебезне хәтерләмим. Уянып китсәм, җыйнак кына нарат өй сәкесендә ятам. Бу — Анатолийның үз бакчасындагы йорты икән. Дача!
— Тор, уха пеште! — ди бу.
— Тегеләр кая? — дим мин.
— Алар син йомшаруга кайтып киттеләр, ә мин дачамны күрсәтергә сине монда алып килдем. Тор, кара: минем кое — республикада иң тирән кое.
— Туктале, ничек сезне ГАИ тотмады?
— Без бит стаканнарга су салып кына...
Анатолий кунак сыйларга ярата иде. Аның фәлсәфәсендә кеше — дөньяга килгән икән — ул кунакка килгән.
Татарстанның халык артисты Илүсә Бәдриева истәлекләреннән:
«1957 ел көзендә Алабуга культура-агарту мәктәбе студентлары Алабуга районы Атиаз дигән авылга бәрәңге алырга килеп төштек. Авыл бер генә урамлы, матур гына инеш буендагы тау буенча сузылган, табигате белән соклангыч иде. Кичке уеннар оештырабыз. Уеннарның барлык төрендә дә иң актив кечкенә бер малай күзгә ташланды. Бик матур, һәр кыланышы килешеп торган бу егетне авыл кешеләре, сөеп, Толик дип кенә йөртәләр иде. Укулар башлангач, шимбә кичләрендә әлеге дә баягы матур малай иң актив катнашучы! Театр дәресләрендә, егетләргә кытлык булу сәбәпле, «Толик»ны группа кызлары этюд, театраль өзекләр әзерләгәндә коткаручыбыз дип, беркемнән дә кыерсыттырмаска тырышабыз. Спорт ярышларында да катнаша ул. Чаңгы ярышында шәһәр беренчелеге аныкы.
Җәмәгать эшләре белән мавыгып, укуга вакыты да җитмәгәндер инде. 45 чакрым ераклыктагы авылына чаңгы белән кайтып китеп, кышкы буранда аякларын өшетеп, больницага кергәч, театр дәресләрен алып баручы укытучыбыз спектакльне өзгән өчен «2»ле билгесе чыгарды чирегенә. Ләкин ул бөтен авырлыкларны да уйнап кына уздыра, тормыш аның өчен ал да гөл.
Спорт белән шөгыльләнү, бию дәресләре файдасыдыр, мәктәпне тәмамлаганда, ул кинәт кенә үсеп китте.
Театрга эшкә без өчәү килгән идек. Шәһәр халкы иң беренче аны күреп алды, чөнки бию кичәләре, концерт-тамашалар аның активлыгы белән уза. Беренче роле Х.Вахитның «Беренче мәхәббәт» әсәре буенча куелган спектакльдә Тәлгат роле булды. Халык аның бу хезмәтен бик яратып кабул итте, аны шул көннән Тәлгат дип кенә йөрттеләр. Театр коллективына да бик ансат кереп китте. Балыкчы өлкән артистлар белән ул да балыкка бара, кармаклары юк, кемнең кармагына балык капканын карап тора да, яр буен яңгыратып: «Мөхит абый, капты, капты, кил инде тизрәк», — диеп кычкыруга, балык, куркып, ычкынып китә икән. Балыкчылар: «Башка безнең белән йөрмә, алып бармыйбыз», — диеп ачулансалар да, икенче көнне тагын үзен ияртеп балыкка китәләр иде.
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
172
Энергиясе ташып торган егетне бригадабызның җитәкчесе итеп чыгаралар. Артистларны фатирга урныштыру аның өстендә. Шулай бервакыт, «костюмнар әзерлисең бар», диеп, хатыны Әлфияне төшереп калдыра да башка артистларны урнаштырырга китә бу. Таратып бетергәч, үз фатирларына кайта. Өйдә кечкенә малай гына. Мич арасындагы сәкегә ял итәргә ята. Уянып китсә, кич җиткән, клубка китәргә кирәк. «Апа, Әлфия кайтмадымыни әле?» — дип сорауга, апа: «Синең Әлфияң кайдадыр, минеке кайтты», — диеп, үз кызын күрсәтә. Үзләренең фатиры диеп, икенче өйгә кереп йоклаган икән. Шулай итеп, башка вакытта килгәндә дә аларның үз туганнары кебек барып керә торган йортлары булды ул өй. Театрның иҗади тормышында, финанс туплау, репертуар сайлау, спектакль тудыру эшләрендә бик ихлас катнашучы иде ул. Театр репертуарында халык күңелен яулаган «Һәйкәл» (Ә.Баян), «Соңгы төн» (И Юзеев), «Гарасат» (Г Сабитов), «Мин — солдат хатыны» (Анкилов), «Упкын читендә» (А Дударев) һ.б. бик күп спектакльләрнең уңышында Анатолийның хезмәте зур булды. Аның белән гастрольләрнең узганы да сизелми кала иде. Кешеләргә эчкерсез мөнәсәбәте, авырлык алдында югалып калмавы, ихлас ярдәме коллективның ышанычын яулады.
Дусларына бервакытта да хыянәт итми, гомере буена дусларыннан аерылмый, аларны онытмый торган кешеләр бик күп булмый, ә ул шундый иде. Яшьли үлеп киткән хатыны Әлфия белән тормышлары да күпләр сокланырлык, үрнәк алырлык иде, диеп ихлас әйтә алам. Алар бер-берсен күз карашларыннан аңлыйлар, кадерлиләр, саклыйлар, яраталар, күпләр өчен иң авыр вакытларында юатучылары, аңлаучылары, ярдәмчеләре булдылар. Аларның 10 кв.метр бүлмәләрендә матур истәлекләр калдырган бәйрәмнәр, кичәләр мәңге онытылырлык түгел. Яшьтәшләре генә түгел, Әлмәттән килгән Сабир абый Өметбаев та, Башкортстаннан Нәҗип Әсәнбаев та, Казаннан Хәким ага Сәлимҗанов кебек шәхесләр белән театрга аяк баскан яшь көчләрдән Н.Нәҗмиев, К.Вәлиев, Д.Кузаева, Ә.Хөсәеновлар һ.б. Анатолийның кадерле кунаклары иде.
60 нчы еллар башында авылдан-авылга трактор, ат чаналарында йөри идек. Кышкы салкыннарда 30-40 чакрым юл бик озак, көн буе узыла. Матур истәлек булып күңелдә калган шул мизгелләрнең бер сәбәпчесе — Анатолий. Туңып- калтырап утыручыларны чанадан сөйрәп төшереп, ат-трактор чанасы артыннан йөгерергә мәҗбүр итә дә, без тирләп-пешеп бетәбез. Бервакыт бер яшь кызыбыз толып чабуларына буталып егылып калды, ә трактор бара да бара. Юлда кечкенә авыл очрады. Анатолий авыл җитәкчеләренә кереп хәлне сөйләгәч, ат бирәләр. Хәлдән тайган кызыбызны ат белән алып кайтты.
Урман эченнән узган юлга ике яктан кар сарган чыршылар асылынган. Безнең чаналар метродан баруны хәтерләтә. Алдагы атта яки трактор чанасы алдында утырган Анатолий чыршы ботакларына кагылып ала, безнең өскә кар ишелеп төшә. Китә чыр-чу, көлеш, барыбыз да хәрәкәткә киләбез, җылынабыз.
Спектакль бетүгә, Толя залга төшеп китә, скамейкаларны җыеп, яшьләр белән кичке уен өчен урын әзерли башлый, тамашачылар да, артистлар төркеме дә таңга чаклы күңел ачабыз, яңа җырлар өйрәтәбез, шигырьләр сөйлибез, биибез. Монда да юлбашчыбыз Анатолий.
Ат ярата иде ул. Авылларда атка атланып чабып хозурлана иде. Бервакыт, аттан егылып, оча сөяген сындырды ул. Хәтта операциягә дә ятарга туры килде аңа. Ләкин эшкә зыян китермәде.
Гастрольләрдә көндез клубта концерт, тематик кичәләр оештыра идек. Зур колхозларның кече бригадаларында көндез спектакль яки концерт куябыз. Сара Садыйкова иҗатына багышланган концерт белән кечкенә авылларда бушлай чыгышлар бик матур хатирә булып истә калган. Бригаданың «Яшен» дигән кечкенә күләмле көндәлек һәм гастроль нәтиҗәләре турында зур күләмле гәҗит чыгару да Анатолий активлыгы белән оештырыла иде. Ихласлыгы, оештыру сәләте, кешелекле булуы, авыр вакытларда югалып калмавы, кыенлыкны җиңүне үз өстенә ала белүе, кешеләрне ихтирам итүе — менә шул асыл сыйфатлары аны коллективыбызның ышанычлы кешесе итеп тануга китергәндер һәм халык арасында танылган театрыбызның җитәкчесе — директоры итеп сайлаткандыр. Җитәкчелек чорында, нинди генә вакытта да, кешеләрне рәнҗетерлек сүзләр әйтмәде, кешелекле булды. Ярдәмчел, тырыш, сәнгатьне яратучы, сәхнәгә тугрылык саклаган матур кеше булып калды.
Менә шундый матур истәлекләр калсын иде барыбыздан да. Иртә, бик иртә киттеләр ирле-хатынлы Богатырёвлар, ләкин мәңге онытылмаслык истәлек- хатирәләре гомер буена күңелләрне җылыта. Зур эшләр эшләп, яшьлекләре, тормышлары белән зур хезмәткә мәдхия яңгыратып киттеләр. Андыйларны онытмыйлар!
Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина истәлекләреннән:
МИНЗӘЛӘМ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ
173
«Без бала вакыттан Минзәлә театры спектакльләрен карап үстек. Сәнгатькә мәхәббәтне алар тәрбияләде.
Авылга «Тайга йолдызы» (Ш.Шаһгали әсәре) белән килеп төштеләр болар. Салкын кыш, артистлар йөк машинасы өстендә, ә кабинадан биләүдәге бала күтәргән япь-яшь ханым төште. Аны бик буйчан ир каршылады. Бу парны безнең Нурлыһода әбекәйләргә фатирга урнаштырдылар. Әбекәй кич спектакльгә бара алмады, артистларның баласын карап калды.
Шулай итеп, авылга килү белән бу пар гел әбиемнәрдә туктала торган булды, күчтәнәчләр алып киләләр. Без аларны мунча ягып, табын корып каршы алабыз. Анатолий Богатырёв белән Әлфия Мусиналар иде болар. Ә кечкенә сабый — 2 айлык кызлары Тереза иде.
Еллар узгач, 1979 елда Минзәлә театрына артистка булып килгәндә, гаризамны А.С.Богатырёв исеменә язып эшкә урнаштым. Ыспай егет еллар үтү белән төсен югалтмаган, дулкынланып торган чәчләренә бераз чал кунган, килешле сакал-мыек җиткергән мөлаем җитәкче иде инде.
Театр традицияләрен саклауга зур өлеш керткән җитәкче иде ул. Олыны олы итә белә, кечене кече итә. Дуслары ышанычлы, сыналган. Үзен һәрчак саклап, күтәреп алырга әзер торган тугрылыклы дуслар — үзе кебек.
Бик игътибарлы, кешегә каты бәрелмәс, кешелек горурлыгына кагылмыйча гына әрли дә, мактый да белә иде Анатолий Степанович. Субботниклар модада чаклар бит. Эшлибез, колхозга печән әзерләшергә дә йөрибез, театрны да юабыз — эчен дә, тышкы кызыл кирпечләрен дә. Ул шунда ук «пирожковый команда» оештыра. Ашау-сыйлану белән тәмамланыр иде бу субботниклар. Акчасын каян алгандыр. Акча дигәннән, яшьләргә һәрчак акчаң бармы, булмаса, «мә, булгач түләрсең», дип акча биреп тора иде. Бу аның күңеленә нык уелып калган бер вакыйга белән бәйле булгандыр дип уйлыйм. «Хатыным Әлфия үлгәч, җирләдек, мәшәкатьләрен уздырдык. Кызым Тереза белән икебез ике ятим. Бер тиен акча юк. Кая барып сугылырга, егылырга белми йөргәндә, коллектив акча җыеп бирде. 30 сум акча бик күп ул чор өчен. Кичкә үзем белән эшләүче хезмәттәшем керде. Иртәнгә кесәдәге акчадан җилләр искән. Чарасызлыктан утырып еладым. Шул хәлдән соң акчасыз кешене кызганам. Ә минем акчаны урлаган ир мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын», — дип сөйләгәне булды аның.
Чын артист иде ул. А.Дударевның «Упкын читендә» драмасында (1983 ел) Красовскийны уйный. Мин — Алина, иреннән качып киткән бичара хатын, ул мине эзләп таба. Богатырёв — Красовский сәхнәгә килеп керә — янып, дәрте ташып торган яшь чибәр ир, ул күренүгә, залдан ниндидер дулкын уза, тамашачы бертавыштан «ох» итә. Мин, нәзек кенә, кечкенә генә Алинаны үзенең көрәк куллары, олы гәүдәсе белән ботарлап, күтәреп алып өстәлгә атып бәрә. Ул куркыныч, менә хәзер бәреп үтерә кебек тоела, куркудан мин куырылып китәм. Ә сәхнә артына чыккач: «Сеңлем, берәр җирең авыртмадымы? Катырак тотсам, гафу ит», — ди.
Ә Лек Вәлиевнең «Париж егете Әлфәнис» комедиясендә (1986 ел) Мыгырдык картны уйный. Нәкъ авыл гадәтләрен, гаилә тәртибен саклап килүче, этләргә ачуланып йөрүче авыл карты. Тамашачы бик ярата иде аның уйнавын. Сөйләшкәндә тавышын төрле тоннарга күчереп, бер югары, бер түбән тавыш белән сөйли, ул көлгәндә үзе селкенә, аңа ияреп бөтен тирә-як селкенә кебек. Кешелек сыйфатлары сокландыргыч иде!
Театр хезмәткәренең баласы яки артистлар гаилә корса, ул анда тамада. Бик күңелле туйлар уздырды ул театрда, юбилейлар. Гастрольгә чыгасың, бу тынгысыз зат, иртүк бөтен яшьләрне уятып, үзе артыннан йөгерергә алып чыгып китә. Зур шәһәрләргә барсаң, кырынган-киенгән, барыбыз җыенганны авызын ерып көтеп тора да музейларга алып китә, культпоходлар, очрашулар оештыра, әллә нинди шөгыльләр табар иде. Райкомнан эт итеп сүгеп кайтарырлар, ә ул берни сиздерми авызын ерып кайтып керер иде. Артистларны «эттән алып, эткә салып» ачуланганын, билләһи, хәтерләмим. «Нәрсә, Ябалак?» — дия иде, бик ачуын китерсәң.
Аннары керәшен җырларын бик матур итеп башкару осталыгы бар иде аның. Түбән Кама шәһәренә күчеп, анда театр ачып эшли башлагач, 60 яшьлек юбилее алдыннан 2002 елда 8 март көнне Рөстәм Галиев белән театрга — Минзәләгә килделәр. Чакыру билетлары белән. Бөтен хатын-кызларга тюльпаннар күтәреп килгән Степаныч! Биредән киткәненә байтак ел, ләкин ул безнең белән гел кызыксынып, театрны үзенеке итеп яшәде. «Күзләремә операция ясаттым әле, хрусталикларын алыштырдылар. Үлгәч тә менә болай итеп күзәтеп ятачакмын», —
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
174
Театрның 50 еллыгы уңаеннан телетапшыруга чакырылган кунаклар ҺӘМ театр коллективы. 1985 ел.
дип шырык-шырык көлә, үзе күзләрен кыскан. Аның юбилеена директорыбыз Роберт Шәйхуллович Илүсә Бәдриева, Рөстәм Муллин һәм мине җибәрде. Спектакльдән өзекләр дә алып бардык. Без Түбән Камага килеп кергәндә, Богатырёвның кан басымы бик югары күтәрелеп, ашыгыч ярдәм табиблары уратып алган иде үзен. Ярты сәгать үттеме-юкмы, кояш кебек балкып килеп тә керде безнең янга. Илүсә Бәдриева белән уйнаган өзекләре бүген дә күз алдында. Яшьлегенә кайткан иде ул. Соклангыч иде.
Театр юбилейлары өчен янып йөрүләрен, артистлар өчен торак артыннан чабуларын, транспорт булдыруларын язганнардыр, кабатлап тормыйм.
Чын мәгънәсендә үрнәк җитәкче, кешелекле, намуслы, чиста күңелле кеше иде. Эчендә ни кайнаганын беркемгә сиздермәгән, акырып-бакырып кеше җанын биздермәгән тәрбияле ир-егет, ике бала атасы иде ул.
Аны театр коллективы белән барып җирләсәк тә, Анатолий Степанович безнең арада калды. Үзе янып, яратып уйнаган сәхнәсендә аның рухы яши. Хезмәттәшләре, тамашачысы, Минзәлә халкы күңелендә дә матур бер моңсу хатирә ул».
Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор -җырчы Мәсгуть Имашев хатирәсе:
«Бер шәһәрдә яки бер авылда бергә яшәргә насыйп булмады Анатолий белән. Шуңа күрәдер һәр очрашуыбыз хәтергә уелып калырлык күңелле була иде.
Алтмышынчы елларда мин Әлмәт музыка училищесында директор булып эшлим, Анатолий Минзәлә театрына артист булып килгән. Шушы театр мине Нава Сафинаның «Җыр дәвам итә» дигән пьесасы буенча куелган спектакльгә музыка язарга чакырды. Анатолий белән шул вакытта таныштык. Ачык йөзле, риясыз-хәйләсез булгангадыр, аралаша торгач, без Анатолий белән дуслашып киттек. Бераздан мине эшкә Казанга күчерделәр, Анатолий Степанович Минзәлә театрында директор булды.
...Бервакыт ул мине Рабит Батулла әсәре буенча куелган «Кайрылмасын канатың» дигән спектакльнең музыкаль бизәлешен эшләргә чакырды.
Премьерага пьеса авторы белән без дә бардык. Спектакльне халык бик яратып кабул итте. Тамашаның урта бер җирендә мәктәптә укучы кыз бала, әтисе белән әнисенең аралары пытырылуын (бозылуын) сизеп, аларны аерылмаска өндәп, бик моңлы бер җыр җырлый — бу вакытта театрның шыгрым тулы залында кулына кулъяулыгын алмаган кеше калмагандыр. Мин үзем дә тыела алмадым...
...Театр гастрольгә китте... Ижау шәһәреннән кайткач, Анатолий белән Казанда очраштык. «На «Ура» үтте гастрольләребез, спектакльнең теге кыз җырлаган моментына килеп җиткәч, дворец директорын, мәдәният идарәсе җитәкчеләрен
— урыс кешеләрен — әкрен генә залга алып керәм. Бөтен зал мышык-мышык килә, һәркемнең кулында кулъяулык. Урыслар спектакльдән шаккатып чыгалар, малай. «Татарлар бигрәк нечкә күңелле икән», дип сокланалар», — дип сөйләде ул.
МИНЗӘЛӘМ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ
175
Анатолий белән бәйле тагын бер тетрәндергеч (минем өчен) хәлне сөйләми булдыра алмыйм.
...Көннәрдән бер көнне телефонда Анатолий тавышы: «Сәлам, дустым, мин Казанда, күрешеп китәсем килә». Мин әйтәм: «Килеп җитмәгәнсең, кая ашыгасың, безгә кил», — дим. «Мин военкоматтан шалтыратам, бер-ике сәгатьтән безне Чернобыльгә озаталар», — ди бу. «Хәзер киләм, көт», — дидем дә чыгып чаптым. Военкоматта дежур торучы подполковник Анатолийга бер сәгатькә чыгып керергә рөхсәт итте. Без туп-туры военкомат янындагы курчак театрына кереп киттек. Театр директорлары бер-беребезне яхшы беләбез (бу вакытта мин опера театры директоры), директор кабинетында чәй эчеп, туйганчы хәл-әхвәлләрне сөйләшеп утырдык. Анатолий яшь чагында армиядә, химия гаскәрләрендә хезмәт иткән булган. Аның хәрби һөнәре, Чернобыль атом станциясе шартлагач, иң кирәкле һөнәр икән. Авырлык турында сөйләшмәдек. Ут эченә китеп баручы дустымның хәлен, ни уйлаганын мин сүзсез дә аңлыйм. Йөрәгемне «мәчеләр» тырный, ләкин берни хәл итеп булмый. Военкомат капкасы төбендә каты кысышып, кочаклашып аерылыштык.
...Минем сөенечкә, барлык туганнарының, дусларының сөенеченә Анатолиебез исән-сау кайтты.
Шуннан соң ул Түбән Кама шәһәренә күчте, анда театр оештырды, аның директоры булды, соңрак мәдәният һәм техника йорты директоры булып эшләде.
Кайда гына эшләсә дә, Анатолий Степанович эшен яратып, җанын-тәнен аямыйча, бирелеп эшләде.
Дуслары күп иде аның, чөнки дусны дус итә белүче, шәфкатьле, ачык күңелле кеше иде ул. Безгә аның белән Казанда да, Минзәләдә дә,,Түбән Камада да, Мәскәүдә дә (бер айлык семинарларда), өйдә дә, аның дачасында да, театрларда да еш очрашырга туры килде — җырларга, шаян сүз әйтеп көләргә (тавышы көчле иде), үз кулы белән мул өстәл оештырырга ярата иде. Күпсанлы туганнары, дуслары катнашында гөрләп үткән юбилей кичәләре хәтеремдә онытылмас бәйрәм булып сакланалар. Тормышымда шушындый «егет» кеше белән дус булып, җырлашып яшәвемә мин бик бәхетле. Ашыгып китте дустым. Урыны җәннәттә булсын».
Анатолий Степанович Богатырёв турында истәлекләре белән шагыйрь Мансур Шиһапов та уртаклашырга теләгән иде. Кызганычка каршы, каты авырудан соң кулына каләм тота алмый икән. Телефоннан сөйләшкәндә, Түбән Кама шәһәрендә өр-яңа театр ачу маҗараларын бик образлы телдә тасвирлагач, театрның бүген Анатолий Богатырёв исемендә булырга тиешлеген дәлилләде ул, ә чынбарлыкта бүген ул ачкан, ул оештырган театрда мәрхүмнең исемен телгә алу да «гаеп» саналуга нәфрәтләнүен сиздерде.
Язмамны «Минзәләм йолдызлыгы» дип атасам да, йолдызлыктагы өч йолдызга гына тукталдым. Театрда йолдызлар күп була. Шулардан хатирәләре белән уртаклашкан Рәзилә Муллина белән Илүсә Бәдриевага тукталмасам, гөнаһлы булырмын.
Рәзилә... Бәхетле язмышлы артист ул. Минзәлә районының Татар Мөшеге авылында балта остасы Мирхәт абзый белән клубта эшләгән Фәгыйлә апай гаиләсендә туган беренче бала. Кечкенәдән артистлар уенын күреп, аларның кеше күңеленә тәэсир итү көчен тоеп үсә ул.
Мәктәптә уку елларында ук үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә актив катнаша, смотрларда «җиңүче» исеменә лаек була. Шулай да артистка булырга җыенмый. Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлагач, өч ел режиссёр булып халык театрында эшли. Ниһаять, артистлык тылсымы аны җиңә. Менә инде ничәнче ел ул Минзәлә театрының төп артисткасы. Ире Рөстәм Муллин белән театрның иң якты йолдызлары. Уйнаган рольләрен санаганда, аларның төрлелеге актрисаның профессиональ колачы, амплуа әсирлегеннән котылганлыгы турында сөйли. Ул
— шәхес.
Күп спектакльләрдә баш рольләрне башкарса да, Рәзиләдә «йолдызлык» авыруы юк.
— Һәр талантлы артист сәхнә йолдызы була алмаган кебек, йолдыз булганнарның да һәркайсы артист дигән сүз түгел, — ди ул, проблемага профессиональ яктан карап, — үзенең уңышсызлыкларын бүтәннәргә яисә язмышка сылтаган артист беркайчан да алардан котыла алмый. Кемдер үз эшеннән үзе канәгатьлек таба, кемдер үз масаюына сылтау табып юана. Минем юанычым да, куанычым да — театрыбызга кирәк булуымны тоеп эшләү.
Театрга гына түгел, тамашачыга кирәк син, Рәзилә Мирхәтовна, халыкка, милләткә кирәк. Хезмәттәшләре аның иҗади биографиясеннән бер кызыклы хәлне хәтерлиләр: спектакль тәмам, зал алкышларга күмелә, сәхнәгә тамашачылардан букетлар тапшыру башлана.
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
176
Чәчәк букеты алмаган артист калмый. Бер Рәзиләне генә күрүче юк. Чөнки Рәзилә әхлаксыз, азгын хатын ролен башкарган. Тамашачы аның артистка булуын онытып, бозык хатын дип кабул иткән, аны гафу итмәвен чәчәк бирмәү аша белдергән. Бу бит мәдхия!
Шушы очрак Рәзилә өчен «артист нинди булырга тиеш?» дигән сорауга җавап буларак еш исенә төшә икән: иң мөһиме чәчәк букеты түгел, ә тамашачыда туган фикерләр букеты!
Кемдер үзенең хәтеренә таянып, хатирәләрен язарга утырса, кемдер хәтерсезлеген эшкә җигә: нәрсәнедер күрмәскә, белмәскә тырыша.
Рәзиләнең фикер колачы сыйдырган күп артистлар турында матур-матур истәлекләре бар. Анатолий Богатырёв турында хатирәләрен сорап мөрәҗәгать иткәч, ул миңа калын дәфтәр тутырып, мәрхүм 20 артист турында кызыклы мәгълүматлар язып җибәргән. Мин аңа, шул юнәлештә язуын дәвам итеп, альбом яки хатирәләр китабы чыгарырга киңәш иттем. Ышанам: киң күңелле кеше буларак, киңәшләргә «колак салачак» ул, һәм без әле ачылмаган йолдызлар ачачакбыз.
Илүсә Бәдриева...
Минзәлә театрында мин куйган өч спектакльдә дә катнашты ул. Мәрхүм ире Фәиз Бәдриев тә киң колачлы иҗатчы. Өлгергән сәхнә остасы, талантлы музыкант булгач, уллары Булат алар эшен дәвам итеп, Минзәлә театрының баш режиссёры вазифаларын үтәүче дәрәҗәсенә күтәрелгән. «Бәдриевләр йолдызлыгы» турында сүз алып барырга, династия дияргә буладыр, — дигәч, Илүсә ханым: «Юк, юк! Династия турында түгел, үзебез турында да бары тик Сабир абый белән Хәдичә апаны күреп белгән хезмәттәшләре, Толяның курсташы буларак кына... телгә алсагыз. бик җиткән.
— Сәхнә тормышы белән гаиләдәге хәлләр — икесе ике дөнья. Сез безнең өчен әйбәт артистлар гына түгел, үрнәк гаилә буларак та кызыклы...
— Анысы өчен дә без Сабир абыйга бурычлы.
— Ничек?
— Сабир абый тәкъдиме белән, ул димләп, ул кодалап өйләнешкән парлар һәркайсы ныклы, какшамас гаилә кордылар, үрнәк булырлык матур яшәделәр. Фәиз белән минем дә никахым Сабир абый катнашында булды... Без театрга эшкә урнашканда, фатир сорау, фатир алуны уйга да китереп булмый иде. Ничәнче ел булгандыр, Чистайдагы рус театрын Минзәләгә күчерәләр. Аларга хөкүмәт фатир бирдерә. Ләкин театр яшәве өчен, фатирга өстәп, тамашачың булуы мөһим. Театр мантый алмый, тарала. Рус артистларыннан бушаган фатирларга мохтаҗ яшь татар артистларын урнаштыру башлана. «Кемне — кайда, кем белән?» — дигән сорауга Сабир абыйның үз җавабы. Безне Фәиз белән бер фатирга урнаштыралар. Бер фатирдан — бер казанга, бер казаннан — бер кесәгә күчтек, кесәдән караватыбыз уртаклашты. Без генә түгел, Сабир абыйга Роза апа белән Әхмәдиша абый да, Нәсимә апа белән Җиһангир абый да, тагын башкалар да бурычлы.
— Фатир кысынкылыгы җаннарны якынайткан булып чыга түгелме?
— Фатирга кадәр ондыр, ярмадыр салган капчыклар берлеген узасын онытмыйк.
— Ягъни, нинди «капчыклар берлеге»?
— Яшерен-батырын түгел, сугыштан соңгы елларда да әле театрлар «подножный корм»да яшәде. Ягъни, гастрольләр вакытында колхозлардан алып кайткан ондыр, ярмадыр запасларына таяна идек.
Башкортстанның Бакалы районына гастрольләр вакытында карабодай ярмасы бирәләр. Аны Минзәләгә кайткач кына бүлешергә булалар. Әхмәдиша абыйның ярма салырга капчыгы юк икән. Соңыннан алу шарты белән үз өлешен Роза апага салдыра ул.
Уртак ярмадан уртак ботка пешә. Шул ботканы алар гомер буе бергәләп ашадылар, зарланмадылар. Гомер буе тамаклары тук, өсләре бөтен, гаиләләре ныклы булды. Сабир абый сайлаган парларның һәркайсы үрнәк гаилә корды.
— Сабир абыйның корган төп гаиләсе — ул төзегән театр. Аның васыятьләренә тугры калып, яңа заман тамашачысына яңа спектакльләр тәкъдим итә алса, театрда Сабир абый рухы яши дигән сүз.
Кошларга очар өчен канатлар гына түгел, һава да кирәк булган кебек, театрның яшәве өчен аңа артистлар гына түгел, үз тамашачысы булу да мөһим.
Театрның тормыштагы ролен дә, аның нинди булырга тиешлеген дә шул үз тамашачысы гына әйтә, үз тамашачысы гына бәһали,аның үсү юлын билгели.
Бүген Минзәлә театры Сабир Өметбаев исемендә яши икән, аның бер канатын иҗади көчләре тәшкил итсә, икенче канаты, шиксез, мирасны кабул итеп, эстафетаны киләчәк
МИНЗӘЛӘМ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ
177
көннәргә илтүче җитәкчеләредер.
Табигатьтә хәзергә кадәр билгеле 88 йолдызлык бар. Ачылмаганнарының саны чиксез күп. Без — кешеләр күктәге йолдызлыклардан Андромеда, Игезәкләр, Аю, Үлчәү, Сукояр йолдызлыклары турында гына ишетеп, сөйләшүләребездә телгә алгалыйбыз. Алардагы йолдызлар санын да, кайчан һәм ничек барлыкка килеп, ни өчен, ни исәбенә, ник яшәүләрен дә белү ихтималы юк. (Кирәге дә юк.) Саннары да, гомерләре дә миллиардлар белән генә саналып, үзгәрешсез һаман үз урыннарында яши, кала бирәләр алар. Ә җирдәге шартлы йолдызлыклар исә кеше гамәлләренә генә нигезләнеп, кеше язмышларына бәйле. Язмышлар исә (яшәү шартларына бәйлелектән) үзгәрүчән дә, башка язмышларга тәэсир итеп, аларны үзгәртүчән дә булалар. Аларның хәтерләрдә күпме гомерләр саклану ихтималы мирасның кемнәр кулында булуына бәйлелеге дә сер түгел.
Шул яктан караганда, Минзәлә театры бик бәхетле. Чөнки театрны мирас буларак кабул итеп алган хәзерге вариста, Сабир ага Өметбаевтагы кебек, ихласлык, үз эшенә бирелгәнлек һәм коллективына ышаныч бик көчле. Иң мөһиме: театр коллективының аңа ышанычы шиксез һәм вак-төяк очраклыкларга бәйле түгел.
Уртак ышанычка нигезләнгән шушы тандемга чирек гасыр тулып килсә дә, театрның бүгенге артистлары, бергә узган елларны түгел — ә коллективта һаман булып торган уңай үзгәрешләрне санап, директорлары адресына мәдхия генә юллыйлар, аны йолдызлыкны ачучы астрономга тиңлиләр. Без дә аларга кушылабыз һәм калын китап язганда да сыеп бетмәс гамәлләр кылган шанлы театр директоры Роберт Шәйхуллович Шәймәрданов белән якыннанрак таныштыру «артык сөяк» булмас дип уйлыйбыз.
1989 елда мәдәният институтын тәмамлаган булдыклы егетне Мәдәният министрлыгына эшкә чакыралар. Өч ел эшләү дәверендә үзенең тәвәккәл һәм инициативаларга юмарт булуын күрсәтергә өлгергән һөнәрманны яшәү белән үлем арасында көн итүче, хуҗалары алышыну «чехардасыннан» арып, финанс кытлыгыннан чыгу юлын югалткан Минзәлә театрына директор итеп билгелиләр.
Театрның бинасы иске һәм җимерек. Бүлеп бирелгән акчаның кая очканын белерлек түгел. «Реставрациягә китте», дип отчёт бирсәләр дә, эшләгән бер эш тә күренми. Халыкта да, артистлар арасында да гел бер сүз йөри: «Чаллыга күчерәләр икән». Гел күчеп эшләргә тиешле театрның нибары бер искергән автобусы бар.
Артистларның күзләрендә өметсезлек, кулларында каядыр күчеп китү өчен тутырылган чемоданнары белән гариза. Нинди кадр кирәк дисәң — ул юк. Чакырыр өчен фатиры булмау, эш хаклары түбәнлеге Робертны бик кыен хәлдә калдырса да, куркытмый, ә кыю адымнар ясарга этәрә. Ул, иң элек, театрның мондый хәлгә төшүенең сәбәпләрен ачыклый. Булдыксыз, театрны үз кесәләренә эшләтеп, сәнгать
турында уйламаучы әрәмтамак — прилипаллардан коткару «операциясенә» керешә ул. Аңа коллективның сакланып калуын теләгән намуслы артистлар булыша. (Бер «операция» процессына мин дә шаһит булдым.)
Нәтиҗә буларак, изге теләкләргә һәм намуска таянып эш итүче директор театрның бетүгә юнәлгән юлын булсынга, үссенгә юнәлтүгә ирешә. Аның яшьлек энергиясе, үҗәтлеге нәрсәләр кирәген белеп, шуңа өстәгеләрне ышандыра алуы нәтиҗәсендә, бер ел эшләү дәверендә ул театрга 5 яңа машина, музыкаль үзәк, радио һәм яктырту аппаратуралары, столяр станогы алдыруга ирешә, театр бинасын ремонтлау эше җанлана. Бу эшләрне могҗизага тиңлиләр.
Хуҗалык эшләрен җанландырган яшь җитәкче театрның иҗади йөзен — имиджын үзгәртүгә дә күп көч куя һәм үзгәртә. Бүген Себердә дә, Урта Азиядә дә, Петербург, Мәскәү шәһәрләрендә дә көтеп алалар икән, бу, һичшиксез, директоры Роберт Шәйхуллович булган Минзәлә театрының тамашачы зәвыкларына җавап бирерлек профессиональ югарылыкта булуы нәтиҗәсе.
Хәзерге көндә театрга эшкә алынган артистлар өчен торак проблемасы юк. Кадрлар мәсьәләсендә дә «кытлык кырык чакрымга качкан...»
Роберт Шәйхулловичны җитәкче буларак та, кеше буларак та бизәгән төп сыйфатларыннан берсе һәм иң мөһиме — эшкә күңел биреп эшләгән һәркемгә хәерхаһ булуындадыр. Ул кешегә ышана да, ышандыра да белә. Сүзен гамәл белән ныгытуы — аның абруй нигезе.
Театрга нигез салган, авырлык килгән елларда театрны саклап калуда үзләрен аямыйча эш күрсәткән шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә дә риясыз эшли ул.
Театрга Сабир Өметбаев исеме бирелү дә, Сабир Өметбаев исемендәге премия булдыру да
Роберт Шәйхуллович тырышлыгы белән гамәлгә ашырылган үсеш баскычларыннан. Ә театр бинасы, карап туймаслык гүзәл сарай буларак, эченә керсәң, чыгасың килмәс уңай. Инде менә театрның 80 еллыгы уңаеннан Сабир Өметбаев һәм Хәдичә Сәлимоваларның фотоларын сорап шалтыраткач, театр директорының безгә биргән җавабы аерым игътибарга лаек:
— Һичшиксез, Хәдичә апа да, Сабир абый да, Анатолий Богатырёв та Минзәлә театры йолдызларыннан. Ләкин йолдызлыкта йолдызлар күп була бит. Аларның барсының да әлегә исеме булмаска да мөмкин. Ә кайберләре, әлегә балкымасалар да, җемелдиләр генә. Димәк, киләчәктә аларның да балкулары бик ихтимал. (Йолдызлар караңгыда балкый!) Без сездән йолдызлыктагы башка йолдызларны да яктырткан язмаларыгызны көтеп калабыз. Сезнең эш йолдызлар ачу булса, безнең эш йолдызлар балкысын өчен шартлар тудыру.
Минзәлә йолдызлыгының «Казык йолдызы» Роберт Шәймәрдановка театр артистлары гына түгел, күпсанлы тамашачыларның да рәхмәтле булуына шикләнмибез.
Яши, яшәсен Өметбаев исемендәге театр!
 

Реклама