Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИСЕМСЕЗ МАЛАЙ (хикәя)

Печән өсте кызып кына килә.
Халыкның бер учма үлән артыннан бугазга-бугаз килеп, дөнья кызырып йөрүдән башка чарасы калмаган мәл иде.
Хәтердә: без бу юлы атлы-арбалы идек. Ничек? Мөмкин эшме бу? Колхоз колы булган ятимә хатынга, аның ун яшьтән узмаган улы — малай актыгына, каян килгән ат дигән дүрт аяклы бәрәкәт? Сугыштан соңгы елларда, аеруча уттай печән өстендә, бригадирдан җигүле ат алуга ирешеп, үз хуҗалыгың өчен урманга утынга-печәнгә бару — бу хыялның иң югары тантанасы иде бит! Сәбәпләрен ачыклап тормыйк. Моңа бер роман да җитмәс. Аннан, бу вакыйгаларга алтмыш елдан артык гомер үткән. Сурәтләп җиткерү мөмкинме? Шунысы хак: без — колхоз дигән күмәк хуҗалык хәерчеләре, бу юлы, инәй әйтмешли, аның «атлы хәерчеләре» идек.
Халыкны үләнле урман-акланнарга кертмичә, бер яктан, урман каравылчылары кыерсыткан, икенче яктан, малын, бигрәк тә шул мур кыргыры сарык малын елдан-ел арттыра барып, колхоз кыскан. Сарыкның пычактай үткер, утлы телләре кая ди сутлы үлән, тау битләүләрендәге челек-кармавыгын гына түгел, еланнарын да калдырмыйча чәйнәп йоткан, кара җир таптау-табыр, соры туфрак-тузанга әйләнгән шушы кызу көннәрдә без инәй белән «Карагайлыклар» дигән урман эчләрендә үтмәс чалгыларыбыз белән тегендә бер, монда бер селтәнеп, сәнәккә эләрлек тә үлән тапмагач, ахыр чиктә, өметебезне өзеп, «Әнәч Кулы»ның калын урманнарын икегә ярган тирән чокыр башына килеп туктаган идек.
Ул елларны яланнарда чебен-черки ифрат та күп була торган иде. Көннәр корылыгыннан булса кирәк, бу елны алар аеруча үрчегән иде. Кигәвеннәр безне уратып алып, выж да выж дулыйлар, тегеннән дә, моннан да атылып чыгып, атыбызның тиресен тере килеш туныйлар, корсак асты, янбашлары, бот буйларына кунып, гыж-гыж китереп канын суыралар, ә мин исә, үзем дә черки болыты эчендә йөзгән хәлдә, үзебезне сырмап алган кигәвеннәрне, әлләни уңышка ирешмәсәм дә, эре яфраклы имән ботагы белән шап-шоп китереп, атыбыздан куарга, аның тирәсендә, як-ягына чыгып, туктаусыз өтәләнергә мәҗбүр идем. Әгәр яңгырлырак елларны чабарга дигән печәне чагыштырмача
Айдар ХӘЛИМ (1942) — шагыйрь, публицист, прозаик; «Гомеремнеңун көне», «Өч аяклы ат», «Татар моңы», «Хунвейбин» һ.б. китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлегенең ГИсхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Чаллыда яши.
Айдар
Хәлим
АЙДАР ХӘЛИМ
очраштырып, кигәвен-черки дигәне күзгә кереп бармаган булса, быелгысын кигәвен-черкие күп булып, печән дигәне ифрат та накыс иде.
— Җә, капкалап алыйк, улым, — диде инәй.
Ашау күңелле хәбәр иде. Ашарга дигәндә син миңа гына куш!..
— Атны тугарыйммы?
— Тугармыйча булмас. Ат иңсәсен бушка арытмыйк. Табылганча селтәнгән булырбыз да... Колынын да караштырып кил. Күренми...
— Лабылыкка чумгандыр ул, — дим. Үзем колынны чакыра да башлыйм. — Гөл-гөл!.. Гөл-гөл!..
Биябезнең Якты Маңгай дигән колыны бар. Тугач та, ике айлык чагында, аның чәлтере аша йөкле арба үткән. Әмма Ходайның рәхмәте белән ул төзәлгән, тез астындагы тәгәрмәч изгән төше сеңерле боҗра булып гарип калган. Шуңа күрә ул, башка колыннар шикелле, анасының бер алдына, бер артына чыгып чаба- уйнаклый алмый, ләштер-лөштер килеп арттанрак өстерәлергә мәҗбүр. Бу яктан караганда, безнең кайбер гадәтләр капма-каршы: мин гел инәйнең алдыннан чабарга яратсам, Якты Маңгай инәсенең артыннан теркелдәргә ярата. Шуңа да чем-кара Чегән Бия аны күзеннән беразга гына язлыктырса да, шундук борчыла, пошкыра, фырылдый башлый. Якты Маңгай исемен колынга мин бирдем. Инәсенә охшап, шомырт кара гөл-гөлнең маңгаенда яп-якты кашкасы булганга. Ә менә үзем, башкаларга матур исемнәр бирергә яратсам да, исемем белән атаганнарын яратмыйм. Исемсез мин. Минем әтәй дә сугышта исемсез югалган. Хәтерлибез бит. Югалтмаганбыз. Ил исемсез югалткан дип, без югалтмыйбыз, онытмыйбыз. Инәй дә мине югалтмый. «Улым», ди. Дус малайларга килсәк, алар, шартыннан чыгып, төрлесе төрлечә эндәшә. «Әй, Ташкүмер!» Чөнки минем кашларым, чәчләрем ташкүмер кебек чәтрәң кара. «Әй, Ташмаңгай!» Чөнки минем маңгаем таш кебек нык. «Әй, Тимер-тән!» Чөнки минем тәнем тимер кебек чыдам.
Якты Маңгай бу юлы да инәсеннән читтә иде. Әмма аның арбабыздан астарак, каядыр яфрак куерымына чумган хәлдә, тояклары белән черегән ботак- сатак сындырганы ишетелә иде. Мин бу яшемдә кул арасына кереп, чалгы тота, ат җигә-тугара белә башлаган идем инде. Буем тәбәнәк булу сәбәпле, иң читене атка камыт кидерү иде. Биямне тугарып, тышаулап, иркенгә җибәрергә маташкан арада Якты Маңгай да урман лабылыгыннан яктырып килеп чыкты һәм лачтыр-лочтыр китереп, тастай эре чикләвек яфракларына актан-ак сөтен агыза-агыза, инәсенең имчәкләрен талкый-талкый имә башлады. Мин урап килгәндә, инәй киҗеле ашъяулыгын сүткән, аннан өч кыярны, бер түтәрәм кара ипине, чәйле тимер чәйнүкне чыгарып, табын уртасына олы байлык итеп тезеп куйган иде. Аларны күрү белән, ашказанымны кузгатып, авызыма сулар килде. Ул ашъяулык эчендәге икенче бер кечкенә төргәкне сүтте, чүпрәк эченнән йөзе чар-беләү күрмичә картайган пычак чыгарды һәм, арба янына килеп, аны тәгәрмәч коршавы тимерендә чаж-чож китереп чарлый башлады:
— Кайчан үсеп җитәрсең икән? Кыяр теләрлек тә үткен пычагыбыз юк!..
— Бир, үзем үткерлим!..
— Әлегә үс. Үткерең юк. Үскәч.
— Үткерләнми үсеп буламыни?
— Күп сөйләнмә. Үсәрсең, нибуч.
Кинәт кенә каяндыр уянып чыккан җил исеп куйды. Яфрак куерымнары бүлкәләнеп тетрәнгәндәй итте. Шундук офыклар яшәрә башлагандай күренде. Җирдә-күктә сәер һәм сирәк мизгел урнашты: һавада яңгыр исе тарала, әмма күк күкрәми, күк йөзе яшенсез айкала-чайкала, әмма яңгыр яшеле белән сугарыла бара иде. Ярты гәүдәсе белән чикләвек куакларына чумган биябез, черки- чебенне сызгырта-сызгырта койрыгы белән кугалап, авызына эләккәндә — эре кыяклы үлән, башаклы сарут, эләкмәгәндә, юкә туйрасының аш табагыдай яссы 78
яфракларын шартлатып өзеп, кетер-кетер китерә, шуның белән тирә-юньгә гүя борынгы заманнардан әйләнеп кайткан күчмән тормышны хәтергә төшергәндәй итә иде. Якты Маңгай, гадәттәгечә, күренми, әмма вакыт-вакыт каяндыр ач кыңгырау
ИСЕМСЕЗ МАЛАЙ
79
шикелле зеңгелдәп кешнәп алганы ишетелә...
Ниһаять, без дә табынга утырыштык.
— Кыярларны нигә өчне алдың, инәй? Берсе миңа, икесе сиңамы?
— Берсе сиңа, берсе миңа, өченчесе кемгә? Әйг.
— Белмим.
— Атаңа. Кайтса, нишләр идең?
— Кайтмый торсын әле. Үзебезгә дә ашарга җитми.
— Ни-и-и, ни сөйлисең, бушавыз?!
Инәйнең йөзенә алсулык йөгерә. Гарьлегеннән нишләргә белми, ашъяулыктан валчыклар чүпли башлый. Авыр тынлык урнаша.
— Инәй, мин ятиммени?
— Нигә?
— Ятим, диләр бит. Кем була ул ятим?
— Ата-анасыз бала. Үзең ничек уйлыйсың, син ятимме?
— Түгел. Ата-анасы булып та, бала ятим була аламы?
— Була ала.
— Ә мин ятим булмаммы?
— Булмассың.
— Кайчан?
— Мине тыңласаң...
Тагын тынлык урнаша. Инәй сулкылдый. Әллә елый инде? Колагындагы көмеш алкасы калтыранып ала.
— Нигә алай дисең? — ди ул, миңа туры карамыйча.
— Мин белгән аталы кешеләрнең аталары балаларын кыйный. Мине беркем дә кыйнамый. Шулай бит, инәй?
Ул инде елый гына түгел, яшь аралаш көлә.
Бу минем атасыннан өч көнлек булып калып, анасының куенында ятимлекне сизмичә, ун яшькә җитеп барган малай актыгының Ата Рухы турындагы пролетар фәлсәфәсе була иде инде.
Менә инәй ике кыярның очларын кыркып ала, урталайга яра, аннан урталайга ярылганнарны тагын да урталай итеп дүрткә яра, аларга тоз сипкәләгәндәй итә һәм табынга куя.
— Кабыкларын арчымыйм, — ди. — Кыярның ашы кабыгы астында...
Мин күрәм, кыярларның да эчке дөньясы бар икән. Ул йолдызлар белән шыгрым тулган күк гөмбәзе кебек сихри тәртиптә, сак кына, вак кына, ак кына тешләр белән шыплап тулган. Тешләре әллә үзләре шундый, әллә тупас пычак телүдән, ничектер елаган сымак күренә. Ихластан да, гүя йокылары туймыйча уятылгач, мышык-мышык елаган сабыйлар иде алар...
— Аша. — Инәй алдыма кыяр турамнары куйды. Аннан үзенең ап-ак тешләре белән «хыррыс!» дигән кебек авазлар чыгарып, кыярны умырып тешләде һәм минем алдыма ике телем кара ипи этәрде. — Берсе фурмыга, берсе курмыга...
— Әллә нәрсә сөйлисең, — дидем. — Нинди фурмы, нинди курмы ди?
— Курыкма, икесен дә аша, — дип көлеп җибәрде инәй. — Сөйлим микәнни? Биемем... картинәң искә төште дә... Сиңа ике түгел, дүрт телем дә чәп итәргә җитмәс. Ит кундырасыз бит.
— Ә картинәй нәрсә? Курмы-фурмы дип сине ашаудан тыйдымыни?
— Юк, тыймаган ла... Ашаткан гына. Шул ук вакытта тыйган да. Борынгыларның никадәр каты тәртипле, таләпчән булганлыкларына таң калып әйтүем. Биемем мине, кичә генә килен булып төшкән кыз баланы, саранлыктан
АЙДАР ХӘЛИМ
80
түгел, азыкның фурмыга дигәненнән курмыга5 дигәнен аерырга... чаманы белергә... сакчыл булырга... исраф итмәскә өйрәткән булган икән...
— Сөйлә инде! — дидем мин, бер телем ипине кыяр белән азык шүрлегемә менгезеп тә куйган җегет. — Фурмы-курмы!.. Ха-ха!.. Ник сузасың, сөйлә!..
Туйра лабылыгына инде тәмам кереп чумган кара бия миңа теләктәшлек күрсәткәндәй пошкырып куйды.
— Бу кадәр дә атаңа охшарсың икән!.. Көтә бел әзрәк!.. Шулай, туебыздан соң, биатам, киявем белән... синең атаң була инде... беренче тапкыр бер гаилә булып иртәнге чәйне эчәргә утыргач, бианам миңа, кичә генә төшкән килене алдына, ике телем ипи кисеп куйды да:
— Бел, киленчәгем, — диде җитди кыяфәт белән, күзләрендә дәһшәт уйнатып. — Берсе фурмыга, икенчесе курмыга...
Мин, бу сүзләрне беренче тапкыр ишеткән киленчәк, нишләргә дә белми аптырап калдым. Кулыма алган телемем төшеп киткәндәй булды. Кагылып та карамадым...
— Аша, аша, — ди бианам. — Ашаган — ярышка төшкән, ашамаган — ашка пешкән... Мин әйткәнгә карама. Мин шундый туры сүзле ул. Синең дә шундый булуыңны телим. — Үзе биатама, атаңа карый. Атаң мыек астыннан гына елмая. Яклап, мин әлегә яңа кеше булган чит өйдә, киявем бер сүз әйтсә, ичмасам!..
Соңыннан атаңнан белештем: фурмы дигәне исем өчен, кагылырга ярамаганы, курмы дигәне ашарга яраганы, үз өлешең, хәләлең булганы икән...
Атның пошкырганы ишетелә. Аны кигәвеннәр талый. Пошкырып түзә. Безне черкиләр талый, әмма без бу юлы черкиләр талауга куанган кебек, кашына- кашына шырык-шырык көлешеп түзә идек...
— Менә атаңны да... үземә дигән курмымны... ирем-хәләлемне... бу сугыш, нәгъләт, мәңге кайтмас фурмы иттерде дә гүргә кертте... Ә бит без аны фрунтка синең белән икәү озаттык. Сиңа ике генә ай иде. Абдуллин дигән стансадан. Фрунтка китә торган ишалун каршында, син төрелгән корама юрганны ачкалап, йөзеңә текәлде дә: «Улым, көт мине, ярармы? — дигән булды... — Әниеңне сакла, беркемгә дә бирмә!..» 1942 елның кышындагы бу очрашу синең атаң белән беренче һәм соңгы очрашуың булган икән, илаһым!.. Хәтерлисеңдер бит?
— Хәтерлим, әлбәттә! — дигән булдым. — Мин аның афтаматын да тотып карадым.
— Алдашма. Ул чакта афтаматсыз иде әле. Вишмишуклы гына иде...
— Бәй, үзең сораганга гына әйтәм. Аның белән ул синең дә соңгы очрашуың булды мәллә? — дидем мин, аны-моны уйламыйча.
Инәйгә нәрсәдер булды. Аның гәүдәсе «Ек!» итеп тартылып куйды. Ул, яшьләрен күрсәтмәс өчен, башын читкә борды. Бераздан, дымлы күзләрен челт-челт йомып:
— Атаң әфисәр иде, — диде.
— Кем була ул әфисәр дигәннәре?
— Әфисәр дигәннәре... Хәрби нәчәнник инде шунда. Башкаларны сугышка күтәрә торган кеше.
— Ә-ә-ә... Алай икән.
Безнең табыныбызда әле өченче кыярыбыз калган иде. Атаңның өлеше дип аны инәй миңа бирде. Әмма мин аның яртысын әтәй өлеше итеп инәйнең үзенә суздым. Ул аны алмаска маташты.
— Яланда ашарга яраткан ике нәрсәм бар: төче кыяр белән кара ипи һәм әйрән белән кара ипи...
— Кара ипи, дисең. Ак ипиең бармыни? Булса, миңа бир.
— Юк шул. Ак ипине зур укыганнан соң ашарсың. Сыерсыз калгач, әйрән дә юк. Сөткә булса да бер-ике кәҗә, сарык малы юнәтмичә булмас... Без балчык көрәгәдән алмашлап мәтрүшкә чәе эчтек. Ул озак каплаулы торганга
5 Урысча «для формы», «для корма» дигәннән халык теленә кергән гыйбарәләр.
ИСЕМСЕЗ МАЛАЙ
81
күрә карая төшкән иде. Мин байларча кикереп җибәрдем. Нигә кикермәскә? Әлхәм-шөкер, җилкәм чокыр, өстем бөтен, тамагым тук иде минем. Инәй бисмилласында табындагы икмәк валчыкларын нәзек кенә бармаклары белән чүпләштереп, тел очына салды, кыркылган кыяр очларын һәм калган валчык очтыкларын кошлар өлеше дип үлән арасына сипте. Ашаганнан соң ятып, корсактагы ризыкны бераз сеңдерәсе бар иде дә, черкиләр бимазасыннан котылу мөмкин булмагач, без чалгыларыбызны алып, агачлар арасыннан чабылмый калган сыек урман үләне, кәрешкә-мәрешкәләрне селтәштерә башладык.
Акланнар «Лесничество» дигән урман хуҗалыгы өчен чабылып беткән, кибән-эскертләре коелган иде. Урман эчендәге күләгә үләне исә чынлап та ачуны китерер дәрәҗәдә сыек, сирәк сакал сыман җилбәзәк, су кебек ашсыз иде. Кояшсыз җирдә мантый алмыйча, буе озын, биле йомшак булып үскән кыяклы һәм яфраклы үлән, абага һәм дала камгагы белән аралашып уралган кәрешкә, урман борчагы бездән арттагы пакуста күпереп-кабарып калсалар да, аларның, кипкәч, сәнәк очына эләрлек булып кына калачагы көн кебек ачык иде. Чалгы йөзе үтеп кергәндә, кара кузаклары шартлап ачылган җилбәзәк урман борчагына бушка селтәнә-селтәнә, мин арый да башлаган идем. Булмаган үләнгә чалгы янап торуның мәгънәсе юк иде. Чүкү турында әйтеп тә тормыйм. Ә шулай да миңа, Гайнетдин абзыйлар кебек, чүкеч очына төкерә-төкерә, яхшы итеп чалгы чүкергә өйрәнергә кирәк. Әлегә минем беләгем, күзем тиз арый. Чалгының кашына түгел, башына кундыра башлыйм. Күпмедер шулай, кымтып маташканнан соң, без уч төбедәй акланга килеп чыктык. Әй, инәйнең шатланганын күрсәгез! Камыштай башаклы, юан сабаклы урман саруты, каты сабаклы, мүккә охшаган тыгыз үрмә үлән — бу урманчы күзеннән ничек сакланып калган?! Аллаһы Тәгалә аны безләргә бирәсе килеп, юлыбызга чыгарып куйганмы? Без инәй белән рәттән төшеп, акланны пеләш баш кебек такырайтып, төбеннән-тамырыннан кырдырып чыктык. «Ярты фурман булыр моннан, — диде күңеле килеп инәй. — Урман араларында сукалаганнарын да кертеп, бәлки берәр фурман да чыгар, әйеме?»
Көн кичкә авыша башлаган иде. Үземнән зур чалгы белән әвәрә килеп, уч төпләрем кызган, чалгы тоткасына ышкылган җирләре төерләнеп кабарган иде.
— Кайтыйк, булмаса, — диде инәй. — Ак күңел үләр, йөзе көләр, дигәннәр. Безгә дә, ак күңелгә, бәхет көлде бит әле. Бар, атыңны җик.
Инәй миңа «атыңны» диде. «Җик!» диде. Димәк, ат минеке! Мин — ир-ат!.. Мин ат җигү, кайту шатлыгыннан чалгымны күтәреп, арба янына йөгердем. Урман эчендә шатыр-шотыр килеп яфраклар өзгән, кигәвеннәрдән котылырга тырышып, фыр-фыр килгән биябезне эзләп табып, арба янына алып килдем.
— Гөл-гөл-гөл! — дип кычкырдым, кайдадар ботаклар сындырган колынны чакырып, — Гөл-гөл-гөл!..
Озак та үтми, урманның куе яшел рәшәсен ертып, Якты Маңгайның кара борыны күренде һәм ул шул кара борынын инәсенең имчәкләренә төртеп, аларны беренче мәртәбә күргәндәй, илһамланып һәм дәртләнеп, сөт тамчыларын яфракларга чәчрәтә-чәчрәтә тагын имә башлады.
Тик бәла: әйткәнемчә, аякларымны терәп, кәҗә майларымны чыгарып, чөелдереген тартсам, мин хәтта камыт кысаларын да кыса алам, ә менә атның ачы тир исләре белән ярсып аңкыган бөятле шул авыр камытының үзен генә ат муенына кидерә алмыйм — буй бәласе зыян итә иде. Ярдәмгә инәйне чакырырга уйлаган идем, эчемдәге ниндидер тавыш кисәтте: ир-ат башың белән оят түгелме? Нәрсә, ул камытны арба үрәчәсенә басып кидерә алмыйсыңмыни?! Чынлап та! Мондый уй ничек элегрәк башыма килмәгән?
Һәм мин шулай эшләдем дә. Үрәчәгә сикереп мендем. Камыт шап итеп биямнең күкрәгенә төште дә утырды. Бу гамәлдән соң гүя мин үзем дә бер башка үскән идем.
— Инәй, атны җиктем!..
АЙДАР ХӘЛИМ
82
— Менә бит минем улым... нинди үскән! Гүәрдин!.. Атасы кайтса, танымый да торыр иде!..
Һаман шул кайтса да кайтса!..
Яшь кәҗә тиресеннән тегелгән, инде хәзер үлән сөте буялып яшелләнгән чүәкләре белән чабылган үлән камылын шырт-шырт изеп, инәй урманнан килеп тә чыкты. Ул бәхетле, йөзе нурлы иде. Ул без утырып ашаганда табынга әйләнгән җирдә яткан чәйнекне, ашъяулыкка төрде, хатын-кыз төене белән өстән уратып төйнәде һәм төенчекне арба үрәчәсенә бәйләде.
— Буш арбада буш савыт шалтыраганын яратмыйм. Үрәчәнең эчен булса да үлән белән тутырыйк, улым, — диде ул. — Буш килеш авылга керергә оят. Бу атлы булып алган хәерчеләр акылларыннан ычкынган икән, диярләр...
Буш арбада чүлмәкләр кебек чикылдап авылга керүебезне күз алдыма китереп, мин кызарып куйдым. Һәм кабарган кулларымның, төерләнгән учларымның авыртуына, суланып әрнүләренә карамастан, юк кына төштә дә үлән-мазар табарга тырышып, агач төпләреннән учма-учма үлән кыркып җыйнаштыра, арбада яткан сәнәгебезне алып, үрәчә эченә салгалаштыра башладым. Бу эшкә инәй дә кушылгач, без күпмедер вакыттан арбаның эчен тутырып, кеше каршында хурланмаслык итеп печән җыйнаштыра алдык.
Инәй дә талчыккан, алҗыган иде. Кояш туты көйдергән йөзендәге борчылу һәм дөнья мәшәкате аңа ничектер инәйләргә генә хас аерым бер мөлаемлык өсти. Чәчләре уртасыннан ак юл калдырып, яшьләрчә очыртып бәйләнгән яулыгы эченә яшерелгән толымнарының очларында ике көмеш тәңкәсе бар. Аларның икесендә дә бер үк Микулай патша башы. Иелгәндә-ниткәндә генә зеңләп ала. Инәй аларны акча теләп сайрый, ди.
— Бер дә күңелем тыныч түгел, улым, — диде ул, миңа борылып. — «Әнәч Кулы» өстендә кичә буташтырган үләннәребез исән-сау микән? Мин шуларга күз салып, шул тапкырдан турыга чишмә янына төшәрмен. Син дә тапканынча тагын бераз селтәштер дә, озын-озак сузмыйча, шунда кил. Атыңны авызлыкларга онытма. Дулап китмәсен, мәтри. Монда бик текә җир, тыюлык турмызыңны6 салып төш...
Һәм ул чалгысын йөктәге печән астына тыгып, җәһәт адымнар белән китеп тә барды. Мин бер югалып торып, бер әнкәсе янына калкып чыгып, исенә төшкән саен инәсенең имчәген талкыган колыныннан аерып, атымны бераз алга тарттырдым да яңа кишәрлектән үлән кымтый башладым. Бисмиллаһ әйтсәң, юк җирдән дә мал табыла, дигәндәй, учмалап-учмалап үлән дә табылды. Ярты сәгать чамасы үттеме-юкмы, инде мин кузгалырга вакыттыр дип торганда гына, кинәт кояш сүнде, җир йөзе кисәк караңгыланды да куйды. Бу моңа кадәр мин һичкайчан күрмәгән, шундый куе, тотып карарлык кара зәңгәр караңгылык иде ки, миннән берничә адымда гына торган нәрсәләр дә ниндидер хыялый рәвеш алып оедылар һәм куркыныч кыяфәттә катып калдылар. Кинәт бар галәмне тустаган төбеннән тетрәтеп, офыкларга кадәр чайкалтып күк күкрәде. Күк гөмбәзен ут кайчылары белән телеп яшен яшьнәде, тагын күкрәде, тагын яшьнәде. Черки-кигәвен явы тынды-онытылды, алар тәмам югалган да иделәр кебек. Инде атым кигәвенсез дә бимазалана башлады. Мин, әллә дилбегәсе белән берәр кәүсәгә бәйләп куеп, үзем арба астына кереп торыйм микән дип тә уйладым. Юк! Кайтыр юлга чыгарга кирәк. Иртәрәк төшкән булсам, инәйне шунда чишмә янында көтеп торырмын!
Шулчак басып торган барлык нәрсәне егардай булып көчле җил исте, агач кәүсәләре чайкалып, очлары бөтерелде, гарасат миңа, тәмам аударырга теләгәндәй, шундый дәһшәт белән килеп бәрелде ки, арба астына кереп чумганымны сизми дә калдым. Мизгел! Тавык күкәе кадәр боз рашкысы белән бергә котырып һәм дуамалланып, актарылып һәм ярсып, яңгыр ява башлады. Бу коен иде. Җирдән югары дөнья карасу куе зәңгәр төстә, җирнең өсте ап-ак боз белән капланып та алды. Мәзәк
6 Арбаны тыя торган нәзек агач. «Тормоз»дан алынган.
ИСЕМСЕЗ МАЛАЙ
83
итеп, утырган уңайдан, берәр тустаган булыр, боз да җыйдым. Ниһаять, боз туктап, ишелеп яуган яңгыр белән алышынды. Миңа арба астында рәхәт, өстем-башым коры иде. Инәй күз алдыма килеп баскач, куркып киттем: тал кебек зифа, бер кат күлмәкчән инәем-инәкәем бу кадәр котырып яуган яңгырда нәрсәләр генә эшли икән?! Лычма су булгандыр инде!.. Аның өчен өшегән тәнем бала йоны белән капланды. Мин — атлы, ул — атсыз?! Әгәр ятим калсам?! Юк, миңа ятим калырга ярамый!.. Атадан ятим — бер хәл, анадан да ятим?! Арба астына ничек атылып кергән булсам, аның астыннан атылып чыкканымны сизми дә калдым. Биямне авызлыкладым, арба өстенә бер омтылышта сикереп мендем һәм кулымдагы чикләвек чыбыгы белән атыма сыдырдым:
— На-а-а!..
Ялт-йолт килеп утлары уйнаклаган, дөбер-шатыр килеп әле булса күкрәгән күктән чиләкләп койган коен дәрьясын кичеп, атым текәдән-текә юлга төште һәм арбаның үз авырлыгы тәэсирендә түбән таба ыргып чаба башлар халәттә юыртырга тотынды. «Әнәч Кулы»ның юлы бу тирәдә ихластан да бик текә түбән иде. Ат кызулыгын арттыра барганда, минем арбам төбендә яткан тыюлык чаукамны7 тәгәрмәчкә турмыз итеп тыгарга онытуым искә төште. Болай да салкын яңгырда аркама салкын тир бәрде. Куркышымнан тәнемә тагын каз йоны калыккандыр, мөгаен. Әмма соң иде инде. Атым дулап китсә, тыя алырмынмы дигән уйда, тәҗрибә өчен генә дилбегәсен шакарып тарттым. Тимер авызлыктан ертылырдай булып авызы каерылган кара биям, кечкенә малай тарафыннан мондый кансызлыкны көтмәгән кара биям, бригадтагы атлар арасында иң акыллылардан булган кара биям, юлның иң кискен текәсендә барган җаеннан туктап диярлек, үрә басты һәм колынын чакыргандый кешнәп җибәрде:
— Ио-һо-һо-һо!..
Куанычымнан авызым колакка җитте. Атым миңа буйсына иде. Ә колыныбыз кая?! Тагын торып калдымы? Инәсе кешнәп Якты Маңгайны чакыра иде бит!..
— Гөлгөлең озакламый куып җитәр!.. — дип тынычландырырга тырыштым мин биямне. — Борчылма, гадәтен беләсең...
Быел җәй башында бер колынны бүре ерткалаганнан соң, ат караучылар колыннарны яланга җибәрүне тыйганнар иде. Әле ничек колынны үзебез белән алырга рөхсәт иттеләр. Дилбегәләрне бераз йомшартып, атымны үз уңаена җибәрдем. Минем тәнемдә, йөгемдә, алдымда һәм артымда бер генә дә чыланмаган урыным калмаган иде. Мондагы урманнар юан кәүсәле ак каеннардан торса да, чокырда тагын да караңгырак, яңгыр тагын да дәһшәтлерәк иде. Мин инде чишмә янына якынлашып килә идем. Түз, инәкәем, түз, хәзер килеп җитәм!..
— Ио-һо-һо-һо!..
Кара бия колынын чакырып, тагын да кешнәде. Якты Маңгай һаман да юк иде. Мине яңа курку басты.
Менә алдымда яңгыр томанын ерып, «Әнәч Кулы» чишмәсенең кечкенә түгәрәк акланы күренде. Атымны уңгарак бордым. Кайчандыр җирне сука белән сөреп, агач үсентеләре утыртылган акланның түмгәләкләрендә тәгәрмәчләрем белән тыркылдый- тыркылдый, әйтелгән урынга килеп тә җиттем. Әмма инәй юк иде. Арбамнан төшеп, аны эзләгәндәй итеп, алга-артка йөгергәләдем. Яңгыр бераз басылган, әмма әле һаман да ипле генә ява иде. Әгәр биглыйлар, халык сөйләвенчә, сугыштан соңгы елларда да урманнарда качып яткан дибирсантлар, минем инәкәемне урлап алып китсәләр? Ятим калсам? Әгәр пркарурлар, нигә аның берүзен җибәрдең, дип миннән сорау ала башласалар? Ни әйтермен? Тукта, инәкәемнең исеме ничек иде соң әле? Мин, исемсез малай, инәкәемнең исемен әллә чынлап белмим, әллә куркышымнан оныткан идем. Әтәем кайтса, ни дип жавап бирермен? Мин бит аны Абдуллинда фрунтка озатканда инәкәемне сакларга, беркемгә бирмәскә ант иткән
7 Чаука — нәзек кәүсәле каен агачы.
АЙДАР ХӘЛИМ
84
булганмын?! Табылса, беренче эш итеп анын үзеннән исемен сораячакмын...
— Ин-нә-ә-әй!..
Ак каен карурманнарында минем авазым кайтаваз булып кына кайтарылды.
Хәзер күз алдымда инәкәем көлми дә, елмаймый да, ул елый иде. Анын көн туты, кояш челләсе яткан йөзендә мина булган үпкә сагышланган иде. Инде ана кушылып мин үзем дә елый идем.
— Ин-нә-ә-әй!..
Ул һаман юк иде. Кеше куркышынын ин куркыныч өлеше — шом. Шом килмичә торып, кешенен куркуы әле курку түгел. Бу юлы минем тәнемә һәм жаныма-кальбемә нәкъ шундый шом — ин якын, ин кадерле нәрсәмне югалту куркынычы ингән иде. Инде минем белән бергә табигать тә — шыбыр суга баткан үләннәр дә, чәчкәләр дә, агач кәүсәләренен кайрысы, ботаклары, ботакларынын яфраклары буйлап аккан янгыр сулары шомга төшеп елый иде. Мин үксү катыш йотлыгып янә кычкырдым:
— Ин-һә-һә-һә-әй!..
Ул юк иде. Якты Мангай да юк иде. Тукта, әгәр теге пркарурлар миннән исемемне, атамнын исемен сораса?! Мин кичергән шомнан инәйнен генә түгел, инде үземнен дә, әтәйнен дә исемен оныткан идем. Мин исемсез малай идем. Калтыранып куйдым. Гүя жылынырга теләп, үзем дә сизмәстән, йодрыгым белән арба үрәчәсенә суктым. Биям сискәнеп алды. Кулымнын авыртуын да сизмәдем, бәлки ул шул мизгелдә сынып ялганган да булгандыр. Өметемне югалтып, башымны үрәчәгә салдым. Нишләргә? Кинәт тыныч, чак ишетелерлек тавыш белән кемдер пышылдагандай итте:
— Ни булды, улым? Ник кычкырасын, алай?
Нинди тавыш? Кем? Карасам, алдымда шәм кебек төз гәүдәсе энәсеннән жебенә кадәр чыланган, яшькелт вак чәчкәле күлмәге зифа тәненә сыланган, көннен туты, кояш челләсенен мәшәкате йөзенә сагыну булып яткан инәм- инәкәем — минем жир йөзендәге ин матур, ин кадерле, ин акыллы, ин миһербанлы кешем басып тора иде.
Янгыр туктаган икән.
Мин колын кебек ана барып сыендым. Инәкәй юеш, әмма жылыкай иде. Тәнемдәге каз йоннары шундук юк булды. Мин ятим түгел идем. Кара бия дә кинәт кенә нәзберек итеп пошкырып куйды. Карасам, Якты Мангаем да безне куып житкән һәм талпына-талпына, актан ак сөт тамчылары белән яшел үләннәрне агартып, инәсен талкый башлаган икән...
Мин колагыма кадәр житеп елмайдым. Менә һәркемне тигез балкытып кояш та чыкты. Ул кояш яп-яна кояш иде. Табигать күз яшьләре аша елмайды. Инде яланнан кайтасы да килми иде.
Көчле коенда туфрактан боламыкка әйләнгән сыек балчыкны тәгәрмәчләребездән тирә-яка чәптерә-чәптерә, без кайтыр якка юлга чыктык.
— Инәй, синен исемен ничек?
— Нигә ул сина?
— Югалтмас өчен.
— Югалтмадын бит. Кирәк нәрсә исемсез дә табыла... — Ул чәчүргечләрендәге чулпыларына кадәр зенгелдәтеп көлде. — Үскәч белерсен әле!..
Колыны белән табышкан биябезнен адымнары ырамлы иде. Анын да алда сөекле баласын — бердәнбер Якты Мангаен туйганчы имезәсе, ялларыннан ялап тарыйсы, күзләренә күзен куеп карыйсы — баласына ярыйсы бар иде шул.