Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТ УТЫ ДӨРЛӘП ЯНА

ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә 35 ел

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оешуга 35 ел дисәк тә, аның тарихы 1980 елның гыйнвар аена кадәр, күп еллар элек башланган. 1963 елда, совнархозлар бетерелеп, Чаллы кабат республика буйсынуындагы шәһәргә әверелә. Моңарчы берничә ел туктап торган «Знамя коммунизма» — «Коммунизм байрагы» газетасы 1 апрельдән яңадан чыга башлый. Беренче көннәрдән үк укучы балалардан да, күңелен иҗат уты тынгысызлап торган өлкәннәрдән дә редакциягә шигырьләр, проза әсәрләре килә башлый һәм ул шактыйга җыела. Әмма, газетада әдәби хезмәткәр штаты булмаганлыктан, алар белән танышырга, тиешле кимәлдә эшкәртеп газетага тәкъдим итәргә кеше юк булып чыга. Кулъязмалар җыела тора, билгеле, аларның кайберләре басыла, тик бу эшне тиешле юнәлешкә салмыйча да булмый. Октябрь аенда редакция үтенечен искә алып, Татарстан Язучылар берлеге Чаллыга Зәки Нурины җибәрә. Өлкән әдип кулъязмаларны иренми карап чыга, өметле каләм ияләрен чакырып, һәркайсы белән аерым сөйләшә. Озакламый, Казан педагогия институтын тәмамлап, районга Хәниф Хөснуллин кайтып төшә. Кесәсендә Татарстан Язучылар берлеге биргән юллама — анда яшь шагыйрьнең Чаллы төбәгендә әдәби берләшмә белән җитәкчелек итәчәге хакында язылган... 1964 елда редакция каршында инде әдәби берләшмә оеша һәм аңа «Чулпан» дип исем кушалар. Берләшмәнең актив әгъзалары Разил Вәлиев, Мөдәррис
4 Саннар бүгенге заман календарена күчерелгән.
72
Әгъләмов, Фәннур Сафин була. Разил Вәлиев белән Мөдәррис Әгъләмовка, еллар үткәч, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, «Татарстанның халык шагыйре» исеме бирелде.
Чаллыда яңа төзелешләр башлангач, иң беренче булып шәһәргә язучы Равил Вәлиев килә. Ул ГЭС төзелешендә оештырылган «Энергетик» газетасы мөхәррире итеп билгеләнә. КамАЗ төзелеше башлануга, шәһәргә Хәниф Хөснуллин (Минзәләдә эшли башлаган була), Мәхмүт Газизов килә. Фаяз Дунайның бунтарь тавышы яңгырый башлый. Эдуард Касыймов романнары илкүләм танылу ала. Тәлгат Галиуллин, Наип Лаисов ныклап әдәби һәм фәнни эшкә керешә. Мөдәррис Әгъләмов Чаллы халык театрында режиссёр ярдәмчесе вазифасын башкара. Шагыйрьләр Шәүкәт Гаделша, Ямаш Игәнәй, Әлфия Ситдыйковалар һәм тагын башкаларны да төзелеш үзенә чакырып китерә. Айдар Хәлим 1971 елда Уфадан килеп, КамАЗ төзелеше хакында очерклар яза. Минзәләдә шофёрлыкка укучы Факил Сафин 1971 елның ноябрь аеннан 1972 елның мартына кадәр ЗИЛ-164 машинасында Курья пристаненнан Чаллыга азык-төлек ташый. Чаллыга Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Салих Баттал, Нәби Дәүли, Габдрахман Әпсәләмов, Шәйхи Маннур, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим һәм башка бик күп әдипләр килеп кенә торалар. Шушы чорда исеме күпләргә таныш «Ләйсән» әдәби берләшмәсе оеша, ул бүген дә эшен дәвам итә. Җитәкчесе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина.
Шагыйрь Сибгат Хәким 1971 елда болай дип язды: «Бездә милли горурлык хисен тар аңлыйлар. Милли чикләнгәнлек белән бәйлиләр. Мәсәлән, шушы КамАЗны утыз-кырык милләт төзесә дә, ул бит минем җирдә, нигезенә урынны минем халкым бирә һәм башлап ул эшкә керешә, бөтен авырлыгын үз өстенә ала».
Җитмешенче еллар уртасыннан башлап Чаллыда СССР Язучылар берлеге әгъзалары туплана башлый. Чаллының әдәби мохитенә иң нык тәэсир иткән кешеләрнең берсе, әлбәттә, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин булды. Ул Чаллыга 1978 елда килә. Газиз Кашапов, Нәҗип Мадьяров, Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин, Альберт Сафин, Вахит Имамов, Әнвәр Шәрипов, Рафис Сәлимҗанов, Әхмәт Дусайлы, Данис Хәйруллин, Факил Сафин, Мирһади Разов, Фирүзә Җамалетдинова, Ирек Диндаров, Шамил Шәйдуллин яңадан-яңа әсәрләр язалар, китаплары чыгып тора.
1980 елда, Чаллы язучыларының туктаусыз тынгысызлап торуы аркасында, шәһәр җитәкчесе Рәис Беляев булышлыгы һәм ул чактагы Татарстан Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов ярдәме белән Чаллы Язучылар оешмасы төзелә.
Чаллы Язучылар оешмасының беренче рәисе күренекле прозаик Эдуард Касыймов иде. Аннан соң оешма белән Разил Вәлиев (оешманың ныклап эшли башлавы ул җитәкчелек иткән 1981-1984 елларга туры килә дә инде), Ризван Хәмид, Газиз Кашапов, Ямаш Игәнәй, Рахмай Хисмәтуллин, Вахит Имамов җитәкчелек итте.
Чаллыга килгәч, КамАЗ заводында эшләмәгән каләм иясе сирәктер. Равил Вәли — бригадир, Альберт Сафин, Рәшит Бәшәр, Вахит Имамов — диспетчерлар, Факил Сафин баш конвейерда гади автомобиль җыючы эшчедән участок башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелә. СССР автомобиль промышленносте министрлыгы бәйгесе җиңүчесе, КамАЗның мактау тактасына кертелә. Ирек Диндаров агрегат заводында халык контроле бүлеген, Мансур Сафин гражданнар оборонасын җитәкли. Мирһади Разов та беренче чыныгуны КамАЗда ала. Әлфия Ситдыйкова 20 ел дәвамында автомобильләр җыю заводында дизель төягечен йөртә, Сирень Якупова чирек гасыр КамАЗда эшләде, талантлы шагыйрь Айрат Суфиянов әле бүген дә двигательләр заводында сынаучы вазифасын башкара.
Туксанынчы еллар башында Чаллыга Айдар Хәлим килеп, «Аргамак» журналына нигез салды, иң саллы әсәрләре безнең калада язылды дисәм дә хата булмас. Фәүзия Бәйрәмованың да тормышы Чаллы белән бәйле. Монда ул берсеннән-берсе саллы китапларын язды. «Кырык сырт», «Күчем хан», «Батыршаһ», «Ана» һ.б. китапларын укучылар йотлыгып укыйлар. Шушы чорда Рахман Шәфигуллин, Рубис Зарипов, Зөләйха Минһаҗева, Рәзинә Мөхияр, Рәис Гыймадиев, Вера Хәмидуллина, Равил Сабыр, Булат Сәләхов, Галиәхмәт Шаһи, Хәмит Латыйпов актив иҗат эшенә керешәләр.
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге талантлы яшьләр белән тулылана тора. Соңгы елларда безгә Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, Амур Фәләх, «Белла» халыкара премия лауреаты Лилия Гыйбадуллина, хәзерге көндә «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитовлар килеп кушылды.
Чаллыда яшәүче язучыларыбыз бүген дә актив иҗат итә. Аларга илһамлы гомер телим.
Факил САФИН,
Татарстан Язучылар берлегенең
Чаллы бүлеге җитәкчесе