ӘДӘБИЯТ МИЛЛӘТНЕҢ ӘХЛАКЫЙ ЙӨЗЕН БИЛГЕЛИ

Россиядә Әдәбият елы дигән, Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дигән исем бирелгән 2015 ел төгәлләнде. Киләсе елга нинди генә исем бирелсә дә, безнец өчен ул Муса Җәлил белән Габдулла Тукайның, олы юбилейлары елы булачак. Әдәбият, әдипләр, әдәби тормыш игътибардан читтә калмаячак дип уйларга кирәк. Ләкин ил җитәкчеләре безне дөньяда икътисади кризис колач җәя, Россиягә икътисади блокада белән яныйлар, каешларны кысыбрак буарга туры киләчәк дип кисәтәләр.
Әдәбиятка килгәндә исә без әле Татарстанда әдәби оҗмахта яшибез дияр идем мин. Күпме әдәби басма чыгып тора, китапларыбыз дәүләт нәшриятында дөнья күрә, аларныц 85 проценты турыдан-туры китапханәләргә җибәрелә. Язучыларның үз йортлары, әдәби кичәләр үткәрер өчен үз клублары, ул кичәләрне һәм һәртөрле әдәби чараларны, укучылар белән очрашуларны оештырыр өчен 23 кешелек аппарат коллективы, автомашиналарыбыз бар. Пенсия яшендәге язучыларга ай саен пенсияләренә өстәп субсидияләр бирелә. Дөрес, болар узган коммунизм чорындагы дәрәҗәдә түгел түгелен. Булганына шөкер итәргә кирәк, диясе килә. Язучыларга карата шундый хәерхаһлы мөнәсәбәт, дөресен генә әйткәндә, Россиядә бары тик бездә генә калып бара. Мәскәүдә бүгенге көндә язучыларның 11 оешмасы бар. Алар барысы да дәүләттән бер тиен акча алмыйча, җыелган взнос хисабына көн күрәләр.
Ләкин, шөкер, җиһанда әдәбиятка, язучыларга уңай карашта торган мәмләкәтләр дә бар. Соңгы елларда миңа элеккеге союздаш республикалар булган берничә илгә барырга туры килде һәм, икейөзләнмичә әйтәм, «их, бездә дә шулай булсын иде!» дигән көнләшү белән кайттым мин алардан. Азәрбайҗан һәм Казакъстан Язучылар берлекләре совет заманындагыча гөрләп эшләп ята. Кабарда-Балкар, Ингушетия, Чечен республикаларында да язучыларга ихтирам зур. Ә күптән түгел генә Дагыстанда булып, анда әдәбиятка мөнәсәбәтне күреп, исем китеп кайттым. Һәр авылда бер милләт яшәп яткан, авар, даргин, кумык, лезгин, лак, табасаран, урыс кебек җиде төп милләтле бу республиканың Язучылар берлегендә шушы милләтләр буенча секцияләр эшли. Махачкалада Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда бердәнбердер, Поэзия театры ачылган. Дагыстан Язучылар берлеге рәисе Мөхәммәт Әхмәтовның алтмыш яшьлек юбилей кичәсен республиканың Башлыгы Рамазан Абдулатыйпов үзе алып барды! Бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләреннән, Мәскәүдән кунаклар бар иде. Махачкаланың А.С.Пушкин исемендәге Рус драма театры халык белән шыгрым тулы иде. Мин аннан бездә дә киләсе елда һич югы Муса Җәлил белән Габдулла Тукайның юбилейлары әнә шулай дәүләт җитәкчеләре катнашында, иң югары кимәлдә үткәрелсен иде дигән хыяллар белән кайттым. Туган милләтеңнең киләчәген кайгыртканда, халыкның әхлакый йөзен билгели торган матур әдәбиятка, аның бөек вәкилләренә әнә шундый мөнәсәбәт булганда гына ул милләтнең, ул халыкның киләчәге булачак.

Реклама