Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧАЛЛЫ ШАГЫЙРЬЛӘРЕНЕҢ ИҖАТ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Чаллы төбәге шагыйрьләре иҗатын махсус тикшерү бу җирлектә шигъриятнең зур үсеш алуын күрсәтә. Шагыйрьләр күп, шигъри барыш татар әдәбияты тарихында үз урыннарын алган Айдар Хәлим, Факил Сафин кебек шагыйрьләрне дә, студент вакытыннан ук поэзиягә алып килгән яңалыгы белән сискәндергән Лилия Гыйбадуллина кебек яшьләрне дә, шигърият серләрен акрынлап ача-ача осталыкка ирешә килгән бик күп иҗатчыларны да берләштерә. Яшьләр, студентлар, мәктәп балалары да иҗатка тартыла. Күрәсең, бу процессның активлыгына Чаллыда татарча газета-журналлар нәшер ителү уңай йогынты ясый торгандыр.
Төбәк шигъриятендә күренеп-аерылып торган 30лап иҗатчының һәрберсе хакында фикер әйтү мөмкин булмас. Моннан тыш, соңгы айларда мин төбәкнең кайбер шагыйрьләре иҗаты, аерым алганда, Факил Сафин, Лилия Гыйбадуллиналар шигърияте хакында махсус язмалар әзерләдем. Алар матбугатта тәкъдим ителер дип уйлыйм. Шуңа күрә дә әдәби барышта үзенчәлекле урынга дәгъва итүче, шактый актив берничә иҗатчының шигъриятен күзәтү, үзенчәлекләрен билгеләү максаты куям.
Чаллы язучылары, шагыйрьләренең иҗаты хакында миңа 2006 елны чыгыш әзерләргә туры килгән иде. Анда, Чаллы төбәге яшь шагыйрьләре иҗатын гомумиләштереп бәяләп, тискәре мәгънәдә традиционлык хакында сүз башлаган идем. Чөнки шигъри җанлы татар халкында шигырь язучылар күп. Ләкин чын шагыйрь булу өчен үз юлыңны, үз стилеңне табу сорала.
Бу яктан, Сирень Якупованыц «Кар юлы» җыентыгы (Казан: Татар.кит.нәшр., 2014, 223 б.) шагыйрәнең, чыннан да, татар шигъриятендә үз урынын тапканлыгы хакында сөйли. Романтизм иҗат юнәлешеңдә язылган шигырьләрдә камил булмаган дөнья һәм андагы гаделсезлеккә, усаллыкка шагыйрь күңеленең, кешедәге изге омтылышларның каршы куелуы ике төрле дөнья моделен тәшкил итә. Тормышка, яшәеш кануннарына сызланып (экзистенциаль), сагышлы, хәтта әрнүле бәя барыбер яктылык, гармония ноктасына килеп төгәлләнә. Моңа шагыйрә лирик геройны идеаллаштыру аша ирешә. Бер үк вакытта лирик геройны шәхсиләштерү, үз «мин»енә якынайту күзәтелә. Сирень Якупованың лирик герое — үз күңеленең төрлелеген, тирәнлеген, яктылыгын сөйләүче, күрсәтүче, бернинди чикләүләр, сер пәрдәләре белән капламыйча, күңел тәрәзәләрен ачкан кеше булып аңлашыла. Ләкин бу шәхсиләштерү аның иҗатын гадиләштерми, иҗат чын шигърият мәйданында кала. Моның сере нидә соң? Бу иҗатта еш очрый торган алымнар нинди?
Күңел халәтен укучыга җиткерү өчен, шагыйрә ниндидер таныш картина, таныла торган детальләр сайлый. Аннары шул сурәтне лирик герой язмышына, кичерешенә янәшә куя. «Үткән чакта» шигырендә — арба тарткан ат, «Соң булса да...» — әче миләш, «Алтын яфрак өеменең...» — үз-үзе белән качышлы уйнаучы песи баласы, «Нинди төз буй!..» — мәһабәт нарат, «Даруханә саен...» — тукранбаш эзләү һ.б. Тормышта таныла торган рәсем, әйбер, эш-хәрәкәт күңел халәтенең аллегорик образына әверелә. Һәм шигырь эчендә автор аны сиздерми генә «мин»енә күчереп куя, нәтиҗә ясый. Мәсәлән, «Алтын яфрак...» шигырендә песи баласының уенын күргән лирик герой болай ди: «Җирән песи — минем күңел, / Бу көз гомер көземме? / Алтын яфрак-елларымны / Кыштырдатам үземме? / Уйнаган булып кыланам. / Уйланам...» Текстларның соңгы юлларында китерелгән нәтиҗә күпләр
теләгенә, кичерешенә аваздаш булып чыга, гомумиләшә. Классик шигырьгә хас алым: кичереш-хисләрнең башкаларныкы белән уртаклыгы текстларның укылышын тәэмин итә.
Тагын бер мисал — «Үткән чакта» шигырендә гомер арбасын тартып чапкан Вакыт, шул
ДАНИЯ ЗАҺИДУЛЛИНА
126
юл буйлап коелып калган кыйммәтләр: балачак, яшьлек, сөйгән яр, хыяллар һ.б., шуларны югалтып аһ оручы, яшьлеге узган лирик геройга гына түгел, һәркемгә аңлаешлы. Аның күңелендәге теләк: «Калмый миннән ярты адым да, / Юк ла инде, күпкә алдымнан, / Ак нур чәчеп тере ялыннан, / Өмет колынкаем атласын!» — шунда ук укучыныкына әверелә. Һәр шигырьдә диярлек шагыйрә укучыны ниндидер яңалык, шаккатыргыч образлар яки детальләр ярдәмендә түгел, бәлки таныш кичерешләрне тергезеп җәлеп итә. Гадилекнең самимилеге — бу иҗатның көчле ягы. Әйтик, «Тәгәрисем килә карга ятып» шигырендә лирик герой, җанын ачып: «Эт белән бер...» Минем хакта түгел! / Шуны исбатлап үтте бөтен гомер», — дигәндә дә, аннары дөньяның буранына йөрәк җылысын каршы куеп: «Йөрәгемнән өмет бавы сузам, / Тотыныгыз, и кешеләр!» — дип эндәшкәндә дә ышандыра. Гаять халыкчан сурәткә нигезләнеп, милләт хәле турында сөйләгәндә дә («Даруханә саен керә киләм...», «Пәрдәләрен җайлап тартып куйган...»), шәхси сәхифәләрне искә төшереп, «Бүген минем күңел керпе инде...» дип белдергәндә дә шагыйрә самими һәм якын тоела.
Шагыйрә иҗатында гаҗәпләндергән шигырьләрнең күбесе иҗат темасына язылган. «Кышын — яңгыр, язын — кар», «Дога», «Үз телемдә сүз әйтимче...», «Йомарланып кереп ятты күңел...», «Бураннарын кышның яратканнар...» — тормыш мәгънәсен, үзенең язмышын иҗатта күргән лирик герой образы тудыра.
Тагын бер көчле як — шигырь техникасы. Шагыйрә, аеруча, интонацион шигырь мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдалана. Телгә алынган «Үткән чакта» шигыре — моңа матур мисал. Шулай да Сирень Якупова классик силлабик шигырь формасына ешрак мөрәҗәгать итә. Үз формасы да бар: шагыйрә һәр строфада иҗекләр саны тигез булган вәзенгә өстенлек бирә. Аның фикер сөрешенә, сүз-сөйләм агышына 10/10 формасы килешә, гаять матур әсәрләр туа. Әйтик, «Дәшәр инде, дәшәр бу офыклар...» шигыре: «Дәшәр инде, дәшәр бу офыклар, / Әллә ниләр вәгъдә итәр таңнар, / Йолдызлары, аһ, ул йолдызлары, / Юл күрсәтеп, гел еракка тамар. / Йөгерерсең җилне уза-уза, / Җитәм диеп, җиде алданырсың, / Дигән иде әни... / Инде мин дим — / Кызым түгел ләкин тыңлаучысы».
Буыннар арасындагы бәйләнеш, кешенең гел өмет белән яшәвен, ләкин теләгәненә ирешә алмавын сөйләгән бу тексттагы якты үкенечне шушы үлчәм тәэмин итә. 9/9 («Хыялым артыннан йөгердем»), 12/12 («И түбәннән агылалар бу болытлар», «Язгы кояш») үлчәмнәренә язылган шигырьләре бар. Кече формалардан, 10/10/10лы, ааа тибында рифмалаша торган силлабик кыска шигырь («Типтереп тә җирдә яшәп куйган...») еш очрый.
Китапта альбом шигыре булып калырга тиешле, мәгънә ягыннан уйланып бетмәгән текстлар да («Елама, күзләрең буялган», «Шигырь итеп язасымны...», «Егылдым кышкы сукмакта», «И тапсам иде икән, дим...»), инде тапталган фикер кабатлаучылары («Балалар уенын күзәткәндә», «Су буенда», «Илһамлы мизгел», «Танымыйм», «Кипкән әрем саклыйм өйдә», «И көтәбез ул бәхетне», «Яшьлек») да шактый. Гражданлык лирикасында урынсыз чагыштырулар бар. Әйтик, халык язмышын бәйдәге эт («Эт язмышы») яки буар елан авызына кереп баручы куян («Берәм-берәм буар елан йота») белән чагыштыру — югары поэзия эше түгел. «Талларга кунып сайрый кош...» кебек текстлар да очрый. Ләкин, гомумән алганда, С.Якупованың шигырьләр җыентыгын төбәк әдәбиятының гына түгел, татар әдәбиятының уңышы дип бәяләргә мөмкин.
Әлфия Ситдыйкованыц соңгы елларда проза өлкәсендә матур-матур әсәрләре дөнья күрде. Ике ел рәттән шигырь җыентыклары бастырып чыгаруы исә тиз, җиңел язуы турында сөйлидер, мөгаен. Дөрес, җыентыклар сыйфат ягыннан бер- берсеннән шактый аерыла. Беренче җыентыкта («Утлы җимеш». — Казан: Татар, кит.нәшр., 2011. 143 б.) «өйрәнчек» шигырьләр күбрәк кебек тәэсир кала. Монда хатын-кыз шигъриятенең тематик байлыгы чагылыш тапкан.
Бер елдан соң дөнья күргән икенче җыентык «Тансык бәхет» (Казан: Татар.кит. нәшр., 2012. 222 б.) яңалыгы белән дә, шигъри табышлары белән дә игътибарны күбрәк җәлеп итә. Әйтик, «Туган чакта һәркем көчсез сабый...», «Җан сакчысы иттем йөрәгемне...», «Йөрәкләрдә шигырь уты яна...», «Ничәмә кат янган утка кердем...» кебек сәхнәләрдән укый торган, кешенең ныклыгы, иҗатның көче белән горурланып язылган патриотик шигырьләр дә, кеше язмышы, яшәеш фәлсәфәсе матур чагылыш тапкан әсәрләр дә («Ак җилкән», «Хәтер елгасында, әнкәй, кат- кат...», «Иксез-чиксез зәңгәр киңлек...» һ.б.), саф мәхәббәт шигырьләре дә бар. Алар традицион кимәлдә, техник яктан камил эшләнгән, ләкин бу шигырьләрне яңалыгы белән гаҗәпләндерә дип бәяләү дөрес булмас иде. Еш кына хисләрнең сәбәбен әйтеп,
ЧАЛЛЫ ШАГЫЙРЬЛӘРЕНЕҢ ИҖАТ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
127
ачыклап бетермәү күзәтелә. Лирик герой да — романтик, ярата белгән, дөньяга шагыйрь күзе белән караучы, туган җирен яратучы, ләкин анда шушы сыйфатлардан тыш ниндидер шәхси, үзенчәлекле сызыкларны күрү мөмкин түгел. Әйтерсең, Әлфия хис-кичерешен сөйләп бара, ләкин тулысынча җанын ачып бетерергә шикләнә — шуңа күрә моны гомумиләштереп, образлы бәяләми. Дөрес, хисләрне детальләштереп, җентекләп сөйләп бару гаять тәэсирле, ул күңелнең төрле мизгелләрен, кеше уй-эмоцияләренең тирәнлеген, байлыгын күрсәтә. Шигырьләр укыла. Ләкин яңалыгы белән сискәндереп хәтергә кереп урнашырлык шигъри юллар күп дип әйтмәс идем. Бәлки, шуңадыр да, яңалык ягыннан гражданлык лирикасына караган шигырьләр шәхси, интим, мәхәббәт хисләрен белдергән шигырьләргә караганда көчлерәк бу иҗатта.
Гадәттә, олы шагыйрьләр иҗаты дөньяга караш концепциясенең үзенчәлеге һәм шуны чагылдырырлык әдәби алымнарның яңалыгы белән гаҗәпләндерә, аларның беркемне дә кабатламый торган стиль үзенчәлеге шуңа бәйле була. Әлфия иҗатының камилләшү юлы танылырлык үз шәхси образларын, дөньяга шәхси карашны белдерерлек шигырь техникасы алымнарын табуда, күрәсең.
Күп кенә шигырьләр эшләнеп бетмәгән, фикер формалашып җитмәгән дигән тәэсир калдыра («Мин хисләрдән яралганмын...», «Җир сулышы, чор сулышы»). Традиционлык гел бер силлабик формага өстенлек бирүдә дә, таныла торган рифмалар белән эш итүдә дә аермачык. «Тавышы-агышы», «җанымны-данымны», «тирәгемә-йөрәгемә», «алда-ялга» кебек рифмаларны үзгәртәсе килә башлый. Халык җырларын хәтерләткән вәзен, төзек булса да, шигъри орлыкка чәчәк булып ачылырга ирек бирми, укучыга образны-күренешне уйлап бетерергә мөмкинлек калдырмый. Әйтик, «Сөләйман балдагы» шигырендә мәхәббәтнең юкка чыгуы әйтеп бетерелгән, шушы күренешне укучыга хыялында төзеп карарга, үз язмышына үлчәп чагыштырырга мөмкинлек калмаган.
Әлфия һәм Сирень шигъриятеннән аермалы буларак, Айрат Суфиянов иҗатында төзеклек, ритм-рифма һәм сүзләр сайлау, гомумиләштерә алу ягыннан осталык җитенкерәми. Мәсәлән, «Кылычлы җил» җыентыгын ачып җибәргән беренче шигырь — гаять тәэсирле, кайгы хисен чиктән тыш зурайтып сурәтләгән текстта «Абый киткән көндә» дигән төгәлләштерүне — башка, гомумирәк фраза белән алыштырасы килә. Чөнки дөнья кайгысы дәрәҗәсендә сурәтләнгән хис шәхси рамкаларда кала алмый, ул ил өчен корбан булган яшьләрнең гомере иртә өзелүдән хис сәбәбе ясауны сорый. «Таң туып килә, бите алланып...» дигән, яшәүнең матурлыгын күрә-аңлый белү сәләте белән сокландырган шигырьдә, әйтик, беренче строфадагы «гыйффәтле» сүзе урынсыз тоела. Яки «Каршылык» шигырендәге соңгы строфа тулы текст белән бәйләнештә түгел, ул логик яктан да хаталы булып чыккан. Тәэсирле текст кешенең каршылыклы тормышы, холкы турында сөйли, ләкин соңгы юллардагы «тиңсез бөеклек» шушы сурәттә артык булып чыккан. «Туган телнең киләчәген уйлап...» шигырендә исә беренче тезмәләр: «Туган телнең киләчәген уйлап, / Көлдән тудым кабат», — шулай ук урынсыз тоела: чөнки текстта кабат тел мәсьәләсенә дә, мифологик феникс образына да әйләнеп кайтылмый, канәгатьсезлекнең, экзистенциаль чарасызлыкның сәбәбе дә тормыштагы явызлык, битарафлык булып чыга. Ләкин боларны тел югалу белән бәйләргә бернинди ачкыч та юк.
Шигырьләрдә логик, фактик, хисси төгәлсезлекләр шактый еш очрый. «Гасырларга багып тыңлап торам / Яңа сулыш биргән һәр язны, / Татар өчен мәңгелектән килгән/ Мәхәббәткә тугры авазны», — кебек юллар белән, мәхәббәтнең милләте юк бит, дип, бәхәсләшәсе килә. Кайчак татар шигъриятендәге мәгълүм юлларга иярү интертекстуальлек түгел, бәлки күчерү төсен ала («Улыма», «Кайтыйк әле, улым, авылга бер...»). Йә булмаса: «Мәхәббәтем белән мәрхәмәтем / Бергә кушылганда, / Таң калырлык аклык, сафлык туа / Күкрәп минем җанда», — кебек юллар ышандырмый, мәрхәмәт һәрчак кеше күңелендә яшәргә тиеш бит, дип искәртәсе килә башлый. «Инде үстем, бәхетнең дә / Иртәсе сары икән. / Сорап та тормый йөрәкне / Моң-сагыш сара икән» кебек тапталган һәм рифмасы уңышсыз строфалар да юк түгел. «Әйтерсең лә минем җаным / Ярсызлыкны коча балачактагыча» кебек, ритм-рифма өчен генә, мәгънәсенә карамыйча, сүзләр сайлау да бар.
Шуның белән бергә, җыентык Айрат Суфияновның шигъри таланты, потенциалы зур икәнлекне күрсәтеп, дәлилләп тора. Аның шигырьләрендә фәлсәфи фикер тирән, ул кешелекне дә, милләтне дә колачлап ала, шушы фонда «лирик мин — кеше» дәрәҗәсендә төгәлләштерүләр дә ясый. Әйтик, уңышлы шигырьләрдән «Хәтерсез җан да юк, тел дә юк...»та
ДАНИЯ ЗАҺИДУЛЛИНА
128
бер-берсен дәвам итеп килгән: бүгенге һәм киләчәк — үткәнне истә тотуга бәйләнгән; милләтне бердәмлеккә хәтер илтә; хәтер, югарыга күтәреп, аңны үзгәртә — кебек фәлсәфи һәм иҗтимагый фикерләр табигый рәвештә лирик герой халәтенә ялгана: «Бу җырым дөньяга яралды, / Канатым кояшка тигәндә».
Әлеге юлларда лирик геройның күңел омтылышы гына түгел, шигъри сүзнең тылсымлы көченә ишарә дә бар. Нәтиҗәдә, шигырьдә хәтернең кеше өчен, сәнгать өчен, милләт өчен һәм кешелек өчен әһәмияте бербөтенгә әверелә.
Шагыйрь бик гади, үтемле итеп зур категорияләр хакында сөйли белә. Менә «Сыгылмады, бөгелмәде...» шигыре: «Сыгылмады, бөгелмәде, / Баш имәде һичкайчан. / Теләделәр дошманнары: / «Сынсын иде, ичмасам». / Яраклашып шуышмады, / Сабыр булды, түземле. / Көенегез дошманнары, / Сынмады ул, өзелде. / Өзелсә дә, күңел күзе / Калды ачылган килеш. / Бераз гына көлемсерәп, / Бераз ачынган килеш».
Бик гади генә кем икәне төгәлләштерелмәгән зат хакында сөйләүче лирик герой нык булыгыз дип үгет тә бирми, горур яшәргә дә чакырмый, ләкин үрнәк-идеалны күз алдына китереп бастыра.
Айрат шигырьләрендә ир-ат шигъриятендә сирәк очрый торган дәрәҗәдә күңел халәтен, кичерешләр күчешен детальләп сурәтли алу сокландыра. «Умырзая»да өметнең чиксез көчен тасвирлау, «Сөенәсем килде» кебек көчле шигырьдә күңелдәге омтылышлар хәрәкәтен тергезү, икейөзлелек кебек сыйфатның тормыштагы урынын детальләп-барлап язылган «Күргәнем бар чәчәк астыннан да...» кебек текстлар да татар әдәбияты барышында үзенә лаек югары урынны алырлык.
Рәзинә Мөхияр иҗатын яхшы мәгънәсендә хатын-кыз шигърияте дип бәяләргә кирәк. Хатын-кыз хисләре, көндәлек халәт, якты омтылышлар, борчу-гамьнәр аның үзәгендә тора. Шуның белән бергә, сүзләр сайлау осталыгы, эчке рифма мөмкинлекләреннән иркен файдалану, охшаш яңгырашлы сүзләрдән көй-музыка тудыра алу да игътибарга лаек. Күңелендә тормышка соклану, кешеләргә ышаныч һәм мәрхәмәт тулы лирик герой — лирик мин шәхсилек белән фәлсәфилек үремтәсендә. Әйтик, «Шәм кабызыйм» шигырендә һәр кешенең башкалар юлын яктыртучы булу сәләте күренеп китә: «Шәм кабызыйм, / Кара төндә / Ялкыннары / Таралсыннар / Тирә-якка, / Адашканга / Юл күрсәтеп».
Ләкин бу шигърияттә һәм фикер, һәм образлылык җәһәтеннән традиционлык шулкадәр көчле, авторның үз алымнарын, үз язу стилен аерып чыгару авыр. Менә ике кыска шигырь: «Без, татарлар, тарихта эзлебез, /Гасырлардан килә үз йөзебез, / Кешелеккә бар әйтер сүзебез». Яки: «Уемның бер очы күктә, / Икенчесе әле жирдә... / Уйланасы уйлар күп тә».
Матур яңгыраш, сүзләрнең аһәңле сайланышы укылышны тәэмин итсә дә, фикер һәм образлылык дәрәҗәсендә кабатлану күзәтелә.
Тагын бер автор — Данис Хәйруллин шигъриятенә дә аерым тукталасым килә.
Катлаулы образлар тудырырга омтылыш көчле бу иҗатта. Эчке рифмалар да моңа матур гына килеп ялгана — димәк, зәвык, тоем бар. Ләкин аерым бер очракларда әлеге катлаулы сурәтне күз алдына китереп булмый: «Әсир иттең, керфекләрең ача-ача, / Эзләп киттем, эзләреңә баса-баса», — дигәндә, матур рифмалашкан аһәңле тезмәләрдәге керфекләрне озаклап ачу процессын күз алдына китерү авыр булып чыга. Яки: «Саумы, туташ, керфек асларында /Яшьлек кыйпылчыгы, күзләр
— шул! / Кыйпылчыкка калган көзгеләр без, / Көзгеләрдә калган көзләр шул»,
— строфасындагы катлаулы сурәт бербөтен образ ясамый.
Шул ук вакытта, шагыйрь текстларындагы нечкә ирония һәм үзирония күренеше үзенчәлекле, бу яктан, шигырьләр Гамил Афзал иҗатын да хәтерләтә. Әйтик, «Безнең җыр» шигырендәге «кайнап торган» дөньяга бәя милләткә бәягә әверелә: «Кайнап тора әле Казаныбыз, / Алсалар да каймакларын җыеп...» Яки: «Алда әле артта калган көннәр», — кебек сурәтләрдә нечкә ирония, татар менталитетына юнәлтелгән үзирония — шагыйрьнең осталыгы билгесе, дия алабыз.
Фикер төгәллеге, образның камиллеге бигрәк тә дүртьюллыкларда күзәтелә. Гомумән, Данис Хәйруллин кыска шигырьләрдә көчлерәк. Кайбер текстлар үзләре мөстәкыйль дүртьюллыкларга бүленә кебек тәэсир дә туа («Бер карасаң...», «Дөнья», «Алмаш» һ.б.). Дүртьюллыкларда экзистенциаль көлү дә урын таба: «Җае чыкса, айга улар бүре булып, / Йә кагыныр әтәч кебек эре булып. / Битлеген ач! — / Бер чарасыз калыр, бәгырь, / Кипкән яфрак астындагы бөре булып».
Кеше фәлсәфәсе шулкадәр төгәл һәм камил сурәтләнгән, лирик геройның сызланып көлүе аны гомумиләштереп, тәэсир көчен тагын да арттыра.
Аерым бер очракларда сатира тормыш-җәмгыятькә бәя бирә. Шагыйрьнең көлү алымнары халыкчан, төгәл, сатира белән юмор янәшә килеп, көлүне җылыта, йомшарта: «Моңсу идем. / Келтер-келтер көлеп куйдың, / Көлүеңне киптерергә элеп куйдым... / Кичер мине, дөньялыктан / Туймадым мин, / Дөньябызга хуҗа булмак туйдан туйдым!»
Шул рәвешле, Чаллы төбәге шигърияте турында сөйләгәндә, төбәктә иҗатлары яшьләр өчен кайсыдыр сыйфатлары белән осталык мәктәбе булырлык шагыйрьләр барлыкны күрсәтергә кирәк. Урта буын шагыйрьләр арасында татар әдәбияты барышын үз шигъри иҗатлары белән баеткан, үзгәртүгә өлеш керткән каләм ияләре бер төркем булып күзаллана. «Мәйданчык»та һәм «Көмеш кыңгырау»да бүген әдәби сыналу уза торган яшүсмерләр дә шушы дулкынга килеп кушылыр, милли әдәбиятыбызны баетуга, камилләштерүгә катнашыр дигән өмет бар.