Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТҮЗӘ АЛМЫЙ ҖАНЫМ МОҢЛЫКТАН

***
Бу фанида бары да бәйле бер-беренә:

Аерылмый камиллектә һич кешеләр.
Кайчак бездән акыллырак нәни бөҗәк,

Агымсуга башын игән нәфис тирәк.
Мин дә нәфис тирәк идем сабыйлыкта,

Бөдрә каен булып тордым балигълыкта.

Булдым юкә һәр чәчәген чаган үпкән,

Булдым имән — ябалдашын давыл кискән.
Күпме уйлап, күпме сынап, аңламадым:

Нинди агачка тиң булу соң яхшырак? —

Көз җитүгә, өзелеп төшеп җиргә ята

Каенда да, имәндә дә шул ук яфрак.
Җәй буена агач күрке булган яфрак

Кар астында карала да череп бетә...

Яз җитүгә, яңа яфрак көтә җиһан!

Ә искесен... беркем алмый инде искә.
...Бу фанида камилрәк түгел кеше,

Безнең язмыш — җирдә яткан яфрак төсле.


***
Мин беркемне таба алмам, дигән,
Мин беркемне сөя алмам, дигән,
Җиһан эчләрендә япа-ялгыз йөргән,

Бәхет күралмаган дәрвиш сыман...

Карап торам сиңа. Каян килеп чыктың?

Бәхетме бу? Башымы соң әллә ялгышлыкның?
Куркып торам хәтта шатланырга...

Кемнекендер читтән карап торып була.
Барысы җиңел, бары да аңлашыла.

Ә безнекен ничек аңлатырга?!
Әйтсәләр дә, диеп, өеңдәген кешеләрдән сора,

Без сорамыйк әле кешеләрдән, Тормыйк җавап көтеп.
Читләргә аңлашылмастыр үзебез төшенмәгән.

Тотыныйк та, әйдә, кулны кулга,

Таяныйк та бары бер Аллага,

Чыгыйк икәү генә белгән яңа юлга,

Китик алга таба.
Авырлыклар булмас, димим. Булыр!

Почмак саен гайбәт сүзләр,

Яман күзләр сакта торыр...
«Шулай булгач...» димә, башың имә!

Инандыр үзеңне минем кирәклеккә!

Мин инандым инде — син миңа бик кирәк!

Күзләрем дөньяга гел башкача карый,

Гел башкача тибә хәзер йөрәк.
Көткәнем син минем! Ялварганым!

Сабырлыгым белән табалганым!
...Бара-бара аңларбыз калганын...


Оран
И, татарым, уңган да син, булган да син,

Ни кылсаң да, дан-шөһрәткә тулган да син!

Шулай булгач, ник белмисең үз кадереңне,

Җил иссә дә үзгәртәсең ник калебеңне?

Бармы синең башкалардан ким-хур җирең,

Егет-кызың хәтерләтә җиһан гөлен!

Гөнаһмыни балаларга-оныкларга

Бәһасез бер мирас итсәң газиз телең?

Нигә һаман татарлыктан ояласың,

Чит-ят телнең ләззәт-тәмен тояламсың?

Йомыркаңны салгач башка ояга син,

Гомереңне «яшәдем мин!» дияламсың?

Ничәү гомерең, максатсызга сарыф итәр,

Көч-егәрең, маңкорт-куштанлыкка китәр?

Ач күзеңне, күп йокладың, булды, җитәр!

Шаула-даула мәгърур искән җилдән битәр.

Искән җилдәй, дәрья судай шауламасаң,

Күкрәк киереп мин-минлекне дауламасаң,

Үз кавемеңне бары үзең данламасаң,

Ата-бабаң биргән телне аңламасаң,

Яшәү нигә бары ашау-корсак өчен?

Җан фида кыл татар булып калыр өчен,

Яшәү мәгъкуль бары кемлегеңне аңлап,

Асылташтай, милләтеңнең санын барлап.

Бетәр малың, көне-төне арттырмасаң,

Исраф җаның, алда тозак-сак кормасаң.

Күңел күзең тома сукыр, җай күрмәсәң,

Баш очыңда кояш соңра ай күрмәсәң!

Исең китәр: бу ни хәйран, бу ни гаҗәп? —

Онытылып бетеп бара гореф-гадәт!
«Татарлыгы йөзенә чыккан!» дигән сүзнең

Аңлыйсыңмы чын мәгънәсен, әйтче, бүген?

Ни хәйраны, ни хикмәте тагын шунда —

Татарлыктан калмавы бар хәтта «т» да!

Ышанырсың болай булгач, шаять, син дә

«Татар башын татар ашар!» дигән сүзгә.

Бу фанида яманатың калдырма син,

Тарихыңны башкалардан яздырма син!

Кемлегеңне аңлап яшә, белеп яшә —

Уң вә сулга татарыңны куй янәшә!

...Кемем бар соң тагын шулай җаным атар,

Мин сыгынам бары сиңа, Кауме Татар!
***
Яратмый да яшәп була икән! Яңа белдем!
Очкыннары сүнгәч кенә Сөю көткән күзләремнең, —

Хата булганлыгын гомер буе

Җаным терәр кеше эзләвемнең...

Чаптың, йөрәк! Яндың, йөрәк!

Очкын биреп, ут дөрләтер

Кеше эзләп... Йә! Тынычлан!
Килеп җиттек!
Ачып кердек. Күрдек... Инде китик...

җиңми генә! Яратуның ни икәнен белми генә

Яшәгәннәр арасына...
Алгысынма! Ярсыма син! Мин, дип, андый түгел! Ә мин...
Яратмый да яшәп булганлыгын Белдем бүген.
Нигә кирәк? Кемгә? Күз яшь түгү сөям, диеп,

Синнән башка яши алмыйм Бер көнне дә, үләм, диеп.

...Барыбер юк! Барыбер юк Җан сыеныр кеше —

Күзләремнән тамып төшкән Садә яшем

Бөртек-бөртек үбеп алыр өчен Әзер берсе...

Юк! Юк! Юк!!!
***
Чыктым да мин ялгыз сахраларга,

Чәчләремне җилгә туздырдым...

Сине лә генә уйлап, сине көтеп,

Гомерләрем зая уздырдым.
Белмәдем лә, дуслар, һай, белмәдем —

Тузган чәчләр авыр үрмәгә...
Бу дөньяга минем килүләрем —

Кайгы-хәсрәт кенә күрмәгә.
Энҗе яшем коям мендәремә,

Түзә алмый җаным моңлыктан...

Күз яшенең ачыларын белми,

Җаны сөйгән ярга юлыккан.
Эчләремдә ниләр кайнаганы

Мәгълүм бары кара төннәргә...

Зөһрәләрнең Таһирлары булган,

Ә мин җаным ачыйм кемнәргә?!
Чыксам әгәр кабат сахраларга,

Чәчләремне җилгә таратмам...

Дөньяларга кабат килер булсам,

Сине болай өзелеп яратмам...
***
Мин сыенам сиңа. Бу ни гаҗәп:

Икәү бер җан гүя, бер үк тән...
Мондый хисләр бездән башкаларда

Була микән, әллә юк микән?
Инде сүнгән, беткән дигән идем, —

Йөрәк тулы ялкын-ут икән...
Яшьлегемдә болай януларым

Булды микән, әллә юк микән?
Озак көттем сине, озак көттем,

Юктыр минем кебек, һай, көткән.
Ишек ябылуга, куркып куям:

Кайтыр микән, диеп, юк микән...
«Беркемгә дә бирмәм!» — дия алмыйм —

Үзем ташлап ләкин һич китмәм!
Ә син китсәң, әйтермен уфтанып:

«Булды микән соң ул, юк микән...»
Яшик әле, әйдә, яшик әле!

Калган гомер безгә бик җиткән.
Син дә көткән, мин дә көткән бәхет

Бар икән ул! Әйе, бар икән!
Беркөн килеп, бу фани дөньяны

Ташлап алданрак син китсәң, —

Сөрәнләрмен җиде күкләргә мин:

«Андый булмас бүтән, юк бүтән!..»