Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТӨШ»ТӘГЕ СЕРЛӘР

Т.МИҢНУЛЛИННЫҢ «ТӨШ» СПЕКТАКЛЕННӘН СОҢ УЙЛАНУЛАР
«Төш» пьесасын Туфан Миңнуллин Оренбург театры, режиссёр Рөстәм Абдуллаев өчен
махсус яза. Театр белгече В. Павлова спектакльнең проблематикасын «төрле милләтләр
арасындагы мөнәсәбәтләр, аталар һәм балалар проблемалары, бүгенге иждимагый һәм дини
вазгыять»1 дип билгели. Ләкин, безнең карашка, драматургның рухи васыяте буларак
яңгыраган әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр моның белән генә чикләнми.
К.Тинчурин исемендәге театр режиссёры Р.Заһидуллин «Төш» пьесасын сәхнәләштерүгә
2012 елда алына. Безгә спектакльнең премьерасын әдипнең үзе белән бергә карау бәхете
насыйп булды. Туфан абый спектакльне, актёрларның уенын дулкынланып, ничектер үзенә
хас булмаганча, эндәшми- тынмый гына тамаша кылды. Спектакль тәмам булгач, көчле
алкышлар астында аксакал салмак кына сәхнәгә күтәрелде дә спектакльне гаҗәеп дәрәҗәдә
камил сәхнәләштергән режиссёрга, актёрларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Тамашачыларның фикер-карашлары да истә калган. Пьесаның тәүге куелышын алар төрлечә
кабул итте. Сокланып тамаша кылганнары белән бергә, кабул итеп бетермәгәнлекләрен
белдерүчеләр дә юк түгел иде. Могҗизага тиң спектакль тамашачының күңел кылларын
тибрәтте , йөрәген әрнетте, гомумән, һәркемне уйга салды. Туфан аганы «милләтчелектә»
гаепләргә ашыккан тамашачы да табылды анысы. «Төш» пьесасының режиссёр Р.Заһидуллин
сәхнәләштергән куелышы вакыт сынавын узды: өч ел дәвамында сәхнәдән, театр
белгечләренең теленнән төшми. Т.Миңнуллинның әлеге әсәре тематика җәһәтеннән бигрәк,
форма ягыннан үзенчәлекле. Пьесаны «Төш» дип исемләп, драматург әсәрнең стилистикасын
алдан билгели. В.Павлова хаклы: «төшнең логикасы үзенчәлекле», «дәлилләр китерү
системасы үзгә» — төшләрдә эмоцияләр хакимлек итүе мәгълүм». Мөгаен, режиссёр
«драматик хикәяне» мелодрамага шул нигездә күчерә алгандыр да.
Мәгълүм булганча, төш — борынгы әдәбияттан башлап бүгенгәчә киң таралган әдәби
алым. Төш «әсәрнең форма ягыннан корылышын, композициясен оештырырга ярдәм итә,
катнашучыларга идеологик һәм психологик сыйфатлама бирү, ахыр килеп, автор карашларын
белдерү вазифаларын башкара»2. Т.Миңнуллин «Төш» пьесасында форма ягыннан М.Кәрим
традицияләренә таяна («Салават. Өн аралаш ете төш» трагедиясе (1971), «Ярлыкау» повесте
(1984)). «Төш» пьесасында төш (автор белән бәйле тарих) төп сюжет белән кайма хасил итә
(Камил һәм Елена мәхәббәте). Драматург иҗат итү тарихын алдан ук теркәп куя: «Мин бу
пьесаны спектакль рәвешендә төшемдә күрдем... Язуы җиңел булды. Күчереп язган кебек.
Язганда туктап калдым, чөнки пьеса фикерендә яңалык юк шикелле тоелды. Тик барыбер
язып бетерергә кирәк дип санадым. Хәерле булсын»3.
Пьесаның прологында автор-герой тамашачы белән сөйләшү оештыра. Т.Миңнуллин,
тәнкыйтьчеләрне алдан кисәткәндәй, тәкъдим ителә торган яңа пьесада аның иҗатындагы
бөтен темаларның табылачагын искәртә. Әдипнең һәр әсәрен көтеп ала торган даими
тамашачы «Төш» әсәрендә «Гөргөри кияүләре», «Илгизәр+Вера» һ.б. пьесаларындагы
коллизияләрне танып ала. Т.Миңнуллин «кирәк дип санадым»4 дигән сүзләре белән мөмкин
булган бәхәскә алдан ук нокта куя.
Автор, прологта пьесаның язылу тарихы белән таныштырып, тамашачыны әсәрнең
үзенчәлекле пафосын — эмоциональ тонын кабул итүгә көйли, әсәр сюжетында уен алымы
барлыгына да ишарә итә.
1 Павлова В. Оренбург. В прозрачных дебрях сна // Страстной бульвар. — 2011. — №4-144 // URL: http://
www.strast10.ru/node/2022
2 Дынник М. Сон, как литературный приём // Литературная энциклопедия: Словарь литературных
терминов: В 2-х т. / Под ред. Н. Бродского, А. Лаврецкого, Э. Лунина и др. — М.; Л.: Изд-во
Л.Д.Френкель, 1925. — Т. 2. (ФЭБ). // URL: http://feb-web.ru/feb/slt/abc/0.htm?cmd=p&istext=0 (дата
обращения: 12.05.2015).
3 Миңнуллин Т. Төш // Мәйдан. — 2013. — №4. // URL: http://майдан-журнал.рф<'tt/yazmalar/item/273-
tesh (дата обращения: 15.05.2015).
4 Шунда ук.
«ТӨШ»ТӘГЕ СЕРЛӘР
169
Әдип әсәрнең жанр табигате ягыннан «драматик хикәя» булуын тәгаенләштерә. Билгеле
булганча, жанр табигате ике — сыйфат һәм мәгънә өлешләреннән гыйбарәт. Беренче
«драматик» дигән өлеш мәгънәви компонент, сәхнәдәге күренешләрне алдан билгели. Хикәя
дип атау жанрның сыйфат ягына карый — спектакльдә актёр уенын бер кысага сала.
Драматик хикәя — үзәгендә хикәяләү барышында хәл ителә торган конфликт ята торган жанр
ул. Кагыйдә буларак, хикәядә аерым бер кешенең характерын һәм аның җәмгыять белән
бәйле конфликтын тасвирлау үзәккә алына.
Әсәрдәге образлар системасы һәм пьеса структурасыннан аңлашылганча, «Төш»не
драматург театр традицияләренә тугры калып иҗат итә. Образлар системасындагы хор
ярдәмендә («борынгы грек театрында хор дип аталган») Т.Миңнуллин тамашачының
игътибарын борынгы юнан трагедиясеннән үк килә торган «мәңгелек проблемага»
— язмыш-очрак һәм геройның иреге проблемасына юнәлтә. Татар драматургының
геройлары да, борынгы юнан трагиклары әсәрләрендәгечә, үз-үзләре белән көрәшкә
күтәрелә. Софокл кешенең көче — үз гамәлләренә бәя бирә белүдә, ди.
Персонажлар сан ягыннан күп түгел: гашыйклар Камил (Илфак Хафизов) һәм Елена
(Гөлназ Нәүмәтова), аларны тәрбия иткән Фәүзия абыстай (Зөләйха Хәкимҗанова) һәм Анна
Егоровна (Ләлә Миңнуллина). Сәхнә бизәлеше дә персонажларга карап эшләнгән: дүрт тәрәзә
/ пыяла дүрт күңелгә проекцияләнә. Спектакль барышында сәхнә һәр геройның күңел
тәрәзәләренең ачылуы, фикерләренең тамашачыга җиткерелүенә карап алышына. Әйтерг ә
кирәк, режиссёр Р.Заһидуллин һәм рәссам Р.Моров автор әйтергә теләгәнне бик оста җиткерә
алганнар. Камил һәм Еленаның шәхси гаилә тормышы үрнәгендә тамашачы хөкеменә
«мәңгелек проблемалар» чыгарыла.
«Төш» пьесасында хор фон тудыру алымы гына түгел, хәрәкәтнең үзен билгеләүче дә. Хор
драматизм тудыру алымы буларак дидактик вазифа да башкара. Хор җырлары «эчке тирән
мәгънәне» — сызлануларны гәүдәләндерә, конфликт белән шул рәвешле бәйләнә. Пьесадагы
мифологик катламда хор ярдәмендә әдип вакытның турысызыклы һәм циклик модельләрен
кисештерә.
Төп героиняның исеменең мәгънәсе борынгы юнан традицияләрендәге Гүзәл Елена
турындагы мифка тоташа. Дөрес, автор бер әңгәмәдә героиняның тормыштан алынганлыгын
хәбәр итә. Ачкыч символларның мәгънәсен дә юнан мәдәниятенә бәйле шәрехлибез:
чагыштыру өчен: алма (ызгыш-талаш алмасы турындагы миф), йөрәк (йөрәк сурәте хатын-
кыз очасы формасының репродукциясе — борынгы грекларда һәм римлыларда хатын-
кызның матурлыгы турында күзаллау; йөрәк
— чормавык яфрагы (шәраб хәзерләү һәм дәрт символы Дионис алла символы)).
Т.Миңнулин әсәрендә лейтмотивлар техникасы да уңышлы эшләнгән (төш, уен, алма
мотивлары).
Сәхнәдә хатын-кыз образы һәм пианино Ф.Достоевскийның Неточка Незванова образы
белән янәшәлек тудыра. Тормышның төбенә төшә барган хатын-кыз темасы боҗра булып
формалаша. Төп геройның исеме, пьесаның структурасы Н.Такташның «Камил» һәм «Югалган
матурлык» әсәрләрен искә төшерә. Болар барысы да автор фикерен тирәнрәк аңларга ярдәм
итә.
Тәкъдир — Язмыш темасы беренче күренештә үк бирелә. Бу турыда сүзне йөрәгендә
тыелгысыз дәрт-дәрман ташып торган Елена башлавы символик укылышлы. Тамашачы
НӘСЕЛ традицияләрен бозып, АТА-АНА сүзен атлап үтеп, зина юлына баскан геройлар белән
таныша. Елена ярамаган эшме бу, әллә сөюдә иң югары ноктамы, дип үзенең монологында
уйлана. Кыз үзен төрлечә аклап карый. Гаепне әбисеннән дә эзли (янәсе, ул оныгын берүзен
калдырып, санаторийга киткән), җәмгыятькә дә аудара (Джульетта заманнары артта калды,
класста ике генә саф кыз калган ич...), сөйгәненә дә өлеш тия: «Син шундый акыллы, картлар
кебек. Ә түзмәдең»5. Баксаң, кызның бу адымга баруы дәрт ташыганнан түгел, ә яшүсмерләр
өчен хас олылар дөньясына үтеп керергә омтылыш, классташларының көлүеннән
уңайсызлану аркасында гына икән. Кыз бала бер мизгелдә башка эзгә борылган язмышы өчен
5 Шунда ук.
МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА
170
җавап бирерлек дәрәҗәдә түгел булып чыга.
Тамашачы Камил яклы. Егет, бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, кызга тәкъдим ясый.
Елена сизгеррәк: Камил ничек кенә хәл итсә дә, аның адымы КОСМОС-тәртипнең ХАОС-
тәртипсезлеккә әверелүе булачак. Төрки эпосы традицияләреннән үк килә торган халык
этикасы буенча нәсел, гаилә кануннарын бозганнарны, һичшиксез, җәза көтә. Чөнки бу гамәл
Галәм тәртибен боза. Драматург кайчандыр мөгаллимә булып хезмәт иткән әбидән «үтәмиләр
шул Ходай кушканны», дигән яшәешнең гап-гади канунын әйттерә.
Әлеге күренештә уен чаткылары бар. Камил Еленаның кулыннан ала да ир белән хатын
булып уйнарга чакыра. Пьесага уен шулай кереп урнаша. Хор җырыннан «Бер матур кыз белән
уйнадым», «Он влюблён, я влюблена — / Оба виноватые», — дигән сүзләр күңелгә килә.
Әйтергә кирәк, әсәрдә караш ноктасы ике — татар һәм рус мәдәниятләренә нисбәтле. Пьесада
милли һәм дини проблемалар күтәрелә. Халык фикере җырның эчтәлегендә генә түгел, ә жанр
табигатендә үк чагылыш таба. Хор такмаклар башкара. «Жанр формасы белән такмаклар
халык авыз иҗатыннан килгән гомум кабул ителгән кыйммәтләр моделен чагылдыра:
формаль рәвештә такмак әхлакый норманы үзгәртүне, башкага әйләндерүне күздә тота».
Коллектив күзлегеннән тискәре бәяләнгән күренеш, такмакта норма, уңай дип тәкъдим
ителә. Шул рәвешле, такмак жанрында коллектив кыйммәтләр белән диалог җәмгыятьтә үз-
үзеңне тоту кагыйдәләрен, кыйммәтләрне раслауга хезмәт итә. Бу очрак — гомум кабул
ителгән нормадан китеп, индивидуаль башлангычның алга чыгуы»6.
Кыз егетнең мөселман, үзенең христиан динендә булганлыгы өчен борчыла башлый. Чит
мәдәнияткә караган кыйммәтләрне үзләштергәндә күңелендә туган каршылыкны үтәргә
тели:
Елена : Бу кичне мөселманнар ничек дип атыйлар әле?
Камил: Зөфаф кичәсе.
Елена : Безнең алай дип аталмыйдыр инде. Без бит...7
Әйтелеп бетмәгән сүз туйдагы җырланып бетмәгән рус халык җырында кабатлана.
Режиссёр һәм хормейстер моңа баянның озын көй уйнавын да өстиләр. Бу исә — Чеховның
мәгълүм «өзелгән кыл чыңы» деталенең инварианты. Коръәндә, яңа туган балалар мөселман
булган очракта, милләтара никахлар катгый тыелмый. Пьесаның башында ук Еленаның чит
мәдәнияткә кереп китүеннән эчке уңайсызлык тоюы сизелә. Гөлназ Нәүматова Еленаның
сызлануларын бик тирән җиткерә алды. Елена үзенең Камил белән икесе ике төрле кеше
икәнлекләрен таный. Берсе — романтик, дәртле, хискә бирелүчән, икенчесе — прагматик,
төпле, гыйлемгә омтылышлы. Гыйлемлелек темасы да беренче күренештән үк тоемлана
башлый.
Өйләнешү шатлыгыннан гашыйклар иҗтимагый вазифаларын да җиңел генә атлап
үтәләр: Елена ана һәм хатын булу турында күп уйланса, сөйләсә дә, өйдә хатын вазифаларын
үз өстенә алырга ашыкмый: урын-җир җыйнаксыз, аш-суны ире үзе хәзерли. Кыз исә тулаем
өйләнешү уены белән мавыккан. Камил исә 7 ул үстерергә хыяллана: «Җирне күтәреп торырга
ир-егетләр иңе кирәк. Явызлар башлаган сугышта үләр өчен дә ирләр кирәк». Мәгълүм
булганча, исламда 7 — камиллек саны, Кәгъбәне 7 тапкыр әйләнәләр. Димәк, Камил Галәм
тәртибе — КОСМОС алдында җаваплылыкны бөтен йөрәге белән тоя булып чыга.
Еленаның каршылыклы хисләре «Мин сине шундый сагындым...» җырындагы: «Ак
бураннар урап алса, / Табарсың микән юлны?» дигән сүзләрдә чагыла. Гүзәл Елена турындагы
миф Андромеда йолдызлыгы турындагы мифка тоташа. Төш темасы үз чиратында вакытның
циклик булуы турындагы билге — спираль галактика формасындагы йолдызлыктагы томан
белән бәйле.
Камил беренче күренештә пыяла артында җинаятьче сыман тамашачыга ян белән тора.
Аның беренче хәрәкәте кулын сөлге белән сөртү була. Режиссёрның бу табышы — ирнең
тормыш стратегиясенә ишарә. Сюжет үстерелешендә ир проблемалардан кача (русларда
6 Эммер Ю. А. Миромоделирующая функция частушки в праздничном дискурсе // Вопросы когнитивной
лингвистики. — 2013. — №1. // URL: vital.lib.tsu.ru>vital/access/services/Download/
7 Миңнуллин Т. Төш // Мәйдан. — 2013. — №4. // URL: http://майдан-журнал.рф/tt/yazmalar/item/273-tөsh
(дата обращения: 15.05.2015).
«ТӨШ»ТӘГЕ СЕРЛӘР
171
«умывать руки» дигән гыйбарә бар). Тәпкәләр һәм карават парлы образы ярдәмендә режиссёр
«обломовщина» инвариантын — обломов диванын — героиняның рефлексиясен
ассызыклый. Геройларның төш халәтендә икәнлекләрен дә истән чыгармыйк, чөнки төштә
предметлар үзгә мәгънә алалар. Әйтик, өйдәге тынычлык, иминлек символы тәпкәләр
төшлектә бәхетсез никахны, интригаларга эләгү куркынычын белдерә, дип шәрехләнә.
2 пәрдәле спектакль үз эченә 9 күренешне ала. «Төш»тә 9 санының килеп керүе дә
очраклы түгел. Пифагор 9 саны — чик сан, башка бөтен саннар аның эчендә әйләнә, ди.
Нумерологиядә 9 таркалмый торган материяне символлаштырып килә. Димәк, Т.Миңнуллин
әсәрендә пространство үз эченә аерым кешеләр тормышыннан гыйбарәт бербөтен яшәешне
ала. Шул сәбәпле режиссёр актриса Гөлназ Нәүмәтовадан 7 төрле хатын-кыз образын уйната.
Чыннан да, дәртле Еленаның тормыш юлы төрлечә була ала.
Т.Миңнуллин пьесада шәрык һәм гареб фикерләү рәвешен очраштыруга ирешә
(чагыштыру өчен: М.Ю.Лермонтовның «Безнең заман герое»ннан «Фаталист»). Шәркый
фикерләү рәвеше өчен «язмыштан узмыш юк» дип яшәү — тәкъдиргә ышану хас, көнбатышча
фикерләгән кеше, киресенчә, тормышны үзгәртә алачагына ышана. Икенче пәрдәдә тәкъдир
һәм хөрлек темасы язмышны үзгәртеп булмау мотивына тоташа. Моңа ишарә буларак татар
халык җырлары — дүртьюллыклар кертелә.
Тамашачы балаларының язмышы өчен кайгыра торган аналарның сөйләшүен ишетә.
В.Павлова фикеренчә, «Анна һәм Фәүзия дуэты спектакльгә кешеләрнең, халыкларның үзара
мөнәсәбәтләре өчен гаять тә әһәмиятле якны — үз дәрәҗәңне саклау, ихтирамлылык нотасын
кертеп җибәрә»8. Анна Егоровна монологы Елена үскән гаилә тормышына үзәктән карау
мөмкинлеге бирә. Язмыш әбине татар мохитенә китерә, ул, яшәргә җайлы-уңайлы булсын
дип, телне, гадәтләрне үзләштерә. Анна Егоровна татар гаиләсендә бала тәрбияләү тәртибенә
игътибар итә. Бу күренештә «чит»-«үз» оппозициясе автор тарафыннан тирән үткәрелә,
татарның милли яшәеш тәртибе үзәктән ачыла. Чыннан да, ислам — татар кешесе өчен дин
генә түгел, яшәү рәвеше ул. Гореф-гадәтләрне үзгәртмичә саклау темасы ике әби сөйләшүендә
дә чагылып китә: «әтисенә карап улына бар, әнисенә карап кызын ал»9. Анна Егоровна да
кызы кебек, гореф-гадәтләргә саграк карый, кызым үземә охшамаган, ди. Ләкин тамашачы
әби белән кыз арасындагы уртаклыкны тоеп ала. Алар икесе дә баш югалтырлык дәрәҗәдә
дәртле. Анна Егоровна укытучылык гамәле белән мавыгып китеп, ирен дә, кызын да югалта.
Т.Миңнуллин ата-аналарны газиз балаларының киләчәк язмышы, бигрәк тә гаилә
корулары өчен җаваплы булырга чакыра. «Без нишли алырбыз икән?»10, — дип әрни Фәүзия
апа, Аллага тапшырып, Анна Егоровна исә күршеләренә, аларның гамьле булуларына ышана.
Камилнең әнисе моны сынау дип кабул итә. Гыйлемле хатын- кыз буларак, рус әбисе бәхетле
булыр өчен, һичшиксез, телне һәм гореф-гадәтләрне үзләштерергә кирәклеген таный.
Күршесен ихтирам иткәнгә, Камилнең әнисе эчен тырнап торган сиземләүгә игътибар итми.
Ләлә Миңнуллина (Анна Егоровна) һәм Зөләйха Хисмәтуллина (Фәүзия) бу күренештәг е
драматизмны тамашачыга гаҗәеп осталык белән җиткерә алдылар.
Балалар турында җитди сөйләшүне русның кыю такмакларын башкарган хор туктата.
Хорның дидактик вазифасы шул рәвешле чынга аша. Тамашачы беренче күренештә үк
билгеләнгән тема — кабул ителгән нормалардан китү дулкынына көйләнә. Хореографның
(Ләйсән Хәмәтова) профессиональлеген билгеләп үтик: милли биюләрнең элементлары
геройларның кайсы мәдәни мохиттә икәнлекләрен сөйләп бирә. Бию техникасында милли
характер, фикерләү рәвеше, кыйммәтләр, әхлак нормалары чагылыш таба.
Татарча сөйләм русча сөйләм белән алышына: шул рәвешле, сөйләшү барышында
геройларның әдәбендәге үзгәрешләр ассызыклана. Әби Еленаның гөнаһы өчен гафу үтенә,
кызына хакыйкатьне төшендерә: «Чтоб ты это знала и запомнила на всю жизнь. Все люди на
земле как люди, одинаковые. Нет ни плохих, ни хороших. Но так сложилось: все народы
разные. Тоже нет плохих, ни хороших — все равные. Но у каждого народа есть свои нормы
8 Павлова В. Оренбург. В прозрачных дебрях сна // Страстной бульвар. — 2011. — №4-144 // URL: http://
www.strast10.ru/node/2022
9 Миңнуллин Т. Төш // Мәйдан. — 2013. — №4. // URL: Һир://майдан-журнал.рф/и/уа7та1аг/йет/273-1ә8һ
(дата обращения: 15.05.2015).
10 Шунда ук.
МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА
172
поведения, своя вера. Как говорит отец Камиля — религии разные, Бог один. Такова жизнь
— вот эти нормы поведения частенько сталкиваются»11. Шул рәвешле, Анна Егоровна
Еленаны милләтара никахларның шактый каршылыклы булуы, ә хискә бирелүчән
кешеләрнең мондый кыенлыклар алдында югалып калырга мөмкинлеге турында кисәтә.
Беренче тапкыр әби кызы белән милли характер хакында сүз кузгата: «Ты, доченька моя,
страстная как твоя мама. Страсть погубила твою маму. Страсть, излишняя доверчивость,
доступность губит русскую женщину. Коня на скаку остановит, в горящую избу войдёт,
говорят о нас. Но часто мы остаёмся под копытом скачущего коня и сгораем в горящей избе»12.
Бу юллар
— Некрасовның «Мороз, красный нос» поэмасыннан мәһабәт славян кызы тибы турындагы
юлларның үзгәртелгән варианты. Шул рәвешле, эчке мәгънә мөмкинлекләрен файдаланып,
драматург тамашачыны милли эстетик идеал, милли характер турында уйлануларга алып
килә.
4 нче күренеш рус халкының туй такмаклары белән башлана. Автор хатын-кыз
такмакларын сайлап ала. Шулай Еленаның лидерлык сыйфатларына басым ясала. Рус
халкының туй йоласы — кәләш җыры әнисенең яраткан җыры «Уральская рябинушка» булу
очраклы түгел. Җыр — күңел көзгесе, шул рәвешле, драматург «кан тарту» мотивын кертеп
җибәрә. Бүләккә дип җырланган җырда миләш образы ачы язмышка ишарә итә.
Камилнең туйны ясин белән чагыштыруы урынлы түгел, чөнки ясин — исламда күмү
йоласы белән бәйле дога. Мәет янында ясин чыгу кеше үлгәннән соңгы юлны җиңел үтсен
өчен кирәк. Камил, бу йолалардан аз-маз хәбәрдар булса да, әлегә рус әдәбиятыннан
Тургеневның Базаровы кебек, кешене табигатьтән өстен, хаким зат дип саный. Яшьләрнең
туйдан соңгы сөйләшүе фәлсәфи мәгънәгә ия: хөрлек һәм кеше темасы шулай үстерелә. Камил
хатынына тулы ирек бүләк итә. Илфак Хафизов уйнаган образны караганда, бер фикер
урнаша: эмоциональ яктан үзен шулай тыйнак-җыйнак тотар өчен, актёрдан никадәр эчке
сабырлык, көч таләп ителә. И.Хафизов героеның гел югалтулардан торган тормыш драмасын
бөтен тулылыгы белән ачып бирүгә ирешә. Гөнаһка тарткан богдай җимешен татыганнан соң
(тагын бер деталь игътибарга лаек: Камил сәхнәдә кетердәтеп алма ашый), герой җан
тынычлыгын җуя. Камил табигатьтән бик талантлы булса да, ни кызганыч, ата буларак та,
табиб буларак та үзен таба алмый.
Бу күренештә пьесага Шүрәле турындагы миф кертелә. Т.Миңнуллин матурлык /гариплек
категорияләренең шартлы икәнлеген раслый. Камил тамашачы алдында гарип Шүрәлене
терелтү мифын уйлап таба. Бу — Б.Шоуның мәгълүм пьесасыннан Пигмалеон һәм Элиза
Дулиттл турында легендар тарихның ироник варианты. Сизгер Елена «акыллы» Камилгә
хакыйкатьне ачып сала: «Соң Шүрәленең Шүрәлелеге беткәч, әйбәт буламы? Кешегә охшаган
Шүрәле котсыз бит ул, Камил. Шүрәле бит ул урман бизәге. Ул кагылып китсә, агачлар яшәрә,
яфраклар лепердәшә, ул көлеп үтсә, урман ямьләнә, йоклаган табигать уяна. Аның көлгәнен
хәтта йолдызлар да ишетә — яктырак җемелди башлыйлар, ай елмая».13 Шүрәле турындагы
миф гаҗәеп кызыклы уйларга этәрә. Милләтара никахта кайсыдыр як үзенең милли
сыйфатларын җуя, бу — котылгысыз күренеш. Ләкин үз асылыннан баш тарткан җан нишли?
Кан тартуын ничек җиңә?
5 нче күренеш уйга чумган татар кызы җыры белән башлана. Ирен ярата торган Елена
эчке сызлануларының сәбәбен эзли: болар — эшеннән канәгать булмау (ул — укытучы),
баласызлык. Пьесада, төрки әдәби традицияләргә хас булганча, баласызлык Аллаһы Тәгалә
тарафыннан җибәрелгән сынау кебек аңлана. Бала
— Аллаһы Тәгаләнең бүләге ул. Яшь хатын баласызлыкны Аллаһы Тәгалә алдында кылган
гөнаһлары өчен җавап тоту дип исәпли: «Ходай алдында гаебебез бар безнең, Камил. Шуның
җәзасын алабыз. Түзмәдек»14. Ир үз чиратында хатынына, диннең нигезләрен үзләштермичә
торып, артык мавыкмаска киңәш итә, югыйсә, фанатикларча бирелгәнлек бәлагә китерер, дип
11 Шунда ук.
12 Шунда ук.
13 Шунда ук.
14 Шунда ук.
«ТӨШ»ТӘГЕ СЕРЛӘР
173
кисәтә. Камилнең бу турыдагы сүзләре тамашачыны уйга сала: «Мин Алласызлык турында
әйтмәдем, дин турында әйтәм. Аңла, дин ул идеология генә, Алла — рух. Аңла, бәгырькәем,
Ватан бар һәм шул Ватанга хезмәт итәбез диюче партияләр бар. Ватан төшенчәсе
— изге төшенчә, партияләр изге була алмый. Дин дә шулай»15. Елена Камилне алласызлыкта
гаепләве белән хаклы түгел, ир иманлы булуын үзе үк белдерә. Сөйгәне белән ачыктан-ачык
сөйләшкәндә, ир Язмышны сайлаган вакытта һәркемнең Аллаһы алдында бурычлы булуын
әйтә. Һәр кешедә Аллаһының бер өлеше-кисәге яши, яшәешнең илаһи тәртибен бозган
кешене исә җәза көтә. Әсәрдә тәкъдир һәм хөрлек темасы «ирек — җаваплылык ул», дигән
мәгънәдә үзенчәлекле ачыла.
Уен мотивы Еленаның Шекспирның «Отелло»сын уйнарга чакыруында да кертелә. Кыз
үзендәге инфантильлекне җиңә алмый, чынбарлык белән күзгә-күз яшәүдән кача, һаман
уйный. Ул гүя гаилә уенын алып бара, ир ихтыяры белән яшәүнең тәмен эзли.
6 нчы күренеш иргә хәсрәт китерүче хатын турындагы татар җыры белән башлана: «Яр
булыр өчен яралмаган, / Җан көйдерер өчен яралган». Бу күренештә барлык катнашучылар
бергә җыйнала. Сүз гаилә башлыгы — ирнең үз гаиләсе өчен җаваплы булырга тиешлеге
турында. Анна Егоровна Камилне: «Ал син аны кулга»16, — дип үгетли. Фәүзия апаны да яшь
гаиләдәге хәлләр борчый. Камилнең туганнарын киленнәренең сектага керүе турындагы
кеше сүзе сискәндерә. Камил, өлкәннәр йогынтысына бирелеп, хатынына кул күтәрә:
«Ялгышканмын. Бүгеннән соң мин теләгәнчә яшибез»17, — дип яный.
7 нче күренеш гаилә, язмышыңа тигән өлеш турындагы татар һәм рус җырлары белән
ачыла. Камил хатынын дүрт стенага бикләп куюдан ары китә алмый, аның рух канатларын
тулысынча сындыра. Нәкъ менә шушы күренештә С.Садыйкованың Ә.Ерикәй сүзләренә 1942
елны язылган «Көтәм сине» атаклы тангосы яңгыравы — символик. Танго темасын
спектакльгә хор алып керә. Билгеле булганча, тангоның ватаны — Буэнос-Айрес һәм
Монтевидео. Бу җирләрдә Африка, Испания, Көньяк Америка мәдәниятләре кисешә. Әлеге
биюнең хореографиясе үз эченә милонка, хабанера, полька, мазурка һәм вальс элементларын
туплый. Партнёрларның артык якын торып биюләре тангоны югары сәхнәгә чыгару өчен шик
уята. Аны уйлап табучылар дәртле, сексуаль характердагы бию икәнлегенә басым ясыйлар.
Урам музыкантлары тангоны башкарган вакытта скрипка, гитара, арфа, флейта һәм
аккордеон кебек музыка коралларында уйныйлар. Танго-җыр артык эмоциональ. Танго-
җырның эчтәлеге ярсу хисләр белән бәйле. Төп темасы — фаҗигале мәхәббәт. Танго —
хөрлекне сагыну турындагы бию, аның максаты — ир-ат һәм хатын-кызны якынайту18. Танго
темасы костюмнарда да чагылыш таба. Режиссёр тапкан деталь игътибарга лаек: героиня
дискларны кулыннан төшереп җибәрә, С.Садыйкованың тангосын тиз генә таба алмыйча
аптырый. Бу күренеш табигый, чөнки Ә.Ерикәйнең әсәре фронтка киткән сөйгән ярга
тугрылык турында. Төшнең сихри законнары буенча геройларның яшәеше үлеләр дөньясы
белән кисешә. Күренеш әбинең үлеме турындагы шомлы хәбәр белән ябыла, аның шәүләсе
пыяла артында пәйда була.
8 нче күренеш татар җыры белән ачыла. Ихтыярсыздан Экклизиастның: «Һәр гыйлемдә
— хәсрәт бар, белемен арттырган кеше хәсрәтен арттыра», — дигән сүзләре искә төшә. Җыр
тамашачыны Еленаның фаҗигасенә әзерли. Камилнең өй җыештыруы гаиләдә рольләр
алышыну турында сөйли. Елена үләргә тели, Камил исә тагын кача, дөресрәге, җаваплылыкны
монастырьга аудара.
9 нчы күренеш гөлбакчага сикереп, ташка тарыганнар турындагы татар халык җыры
белән ачыла. Бу җыр беренче күренештәге гашыйклар очрашкан гөлбакча турындагы җыр
белән кайма хасил итә. Ир муенындагы дәртле ташкүңел метафорасы — драматургның
табышы. Теләсә кем мондый йөкне күтәрә алмый шул. Соңгы күренештә гаилә драмасы
фаҗига белән төгәлләнә. Камил алкоголизм чире белән авырый торган Еленага
мәрхәмәтлелек күрсәтә. Ихтыярсыздан Горькийның «На дне» әсәреннән Актёр образы искә
15 Шунда ук.
16Шунда ук.
17Шунда ук.
18 Иванов С.Л. Танго как жанр музыки и танца // URL: repository.buk.by:8080
МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА
174
төшә. Елена Камилгә тормышның төбен дә, тәмен дә татыганлыгын әйтә. Хатын бөтен
бәлаләрендә ата-аналарын гаепли: «Я — творение человеческого греха». Аллаһы Тәгаләне
битәрли: «Мин дә, син дә гаепле түгел, безне очраштырган Ходай гаепле»19. Шулай итеп,
тыелгысыз дәрт боҗрасы ябыла, бу да, берсүзсез, — драматургның табышы. Әйткәнебезчә,
Елена-Нәүмәтова күңел каршылыкларын гаҗәеп дәрәҗәдә оста җиткерде. Зал бу образның
кичерешләрен күз яшьләрен тыя алмыйча күзәтте.
Эпилогта язучы-герой төштәге вакыйгаларның хатынның үзенә кул салуы белән
тәмамлануын хәбәр итә. Ләкин пьесада герой-драматург Еленаны үлем алды сүзеннән мәхрүм
итә, чөнки ул — болай да «үле җан». Кеше илаһи башлангычына ирешү өчен, гомер буена үз
өстендә эшләргә бурычлы. Хорның
соңгы җырлары да үле җаннарга кырыс хөкем сүзе булып яңгырый: «Самовар куйдым
күмерсез», «Эх, яблочко / Сбоку верчена; / Я жила с милым, / Да не венчена»20.
Тормыш фаҗигасенең сәбәбе — хатындагы ирек-хөрлеккә омтылышның чиксезлеге һәм
ирнең ихтыярсызлыгы. Камил һәм Елена, үз «мин»нәреннән артык беркемне дә күрмиләр,
шуңа күрә нәсел алдындагы бурычны, ата-ана сүзен җиңел генә атлап үтәләр. Бу Галәмдәге
тәртип — Космос җимерелүгә, Хаос барлыкка килүгә китерә. Пыялага иннек белән язылган
кушу мисалы — Елена+Камил = V
— килеп чыкмый. Режиссёр героиняны берничә тапкыр пыялага китерә, кушылучы якларны
боздыра. Арифметик мисалның кыскаруы геройлар арасындагы хисләрнең юкка чыгуы
турында хәбәр итә (юкка гына «хисләр арифметикасы» димиләр бит). Пыялага иннек белән
язу әхлак нормасына да сыешмый.
Сәхнә бизәлеше аерым игътибарга лаек. Карават, урын-җир детале — әсәрнең
структурасын барлыкка китерүче образ. Бу — авторның төш пространствосына күпер. Бу —
гөнаһ урыны, биредә ике гашыйк зина кыла. Бу — хыянәт урыны. Карават, урын-җир —
хатынның ялгызлык пространствосы да.
Урын-җирнең пөхтә итеп җыелган яисә, киресенчә, җыелмаган икәнлегенә басым ясала.
Елена урын-җирен тәртиптә тотмый. Аны йә Камил, йә Фәүзия апа җыештыра. Хатынның
тыелгысыз дәрте аның тормышын тәртипсез итә. Туй төнендә хатын караватка туфлиен
салмыйча менеп бии. Символик укылышта бу
— хатынның гаилә тормышын туфлие белән таптавы. Ак мендәр тышы чәчәкле тыш белән
алышына. Шулай кайчандыр бер-берсен өзелеп сөйгәннәр арасында сафлык, тугрылык юкка
чыга.
Сәхнәдә — кечкенә өстәл. Савыт-саба алышыну да эчке мәгънәгә ия. Чәйнек / чынаяк /
чәй эчү дә Еленаның тыелгысыз дәртен символлаштыра. Пар чынаяк (яшь парларга ишарә)
ялгыз чынаяк белән алышына. Чынаяк пары — язмыш тәлинкәсе. Пар чынаякны бәхетсез
гаилә символы — ялгыз чынаяк алыштыра. Сызгыра торган чәйнек — уңышсыз, тәртипсез өй
билгесе. Борынгылар өйдә сызгыруны йорт бушап калуга юраганнар. Технократик заман
вәкилләре сызгыра торган чәйнекне йортка хәтерсезлекләрен кисәтер өчен махсус кертәләр.
Тәрәзә/көзге сәхнә пространствосын оештыра. Тәрәзә — күңел символы. Тәрәзәләр —
геройлар һәм тамашачы позициясен белдереп килүче пыяла. Аерым гаиләнең тормышы
пыяла аша бирелә (чагыштыру өчен: «За стеклом»), шул рәвешле, иҗтимагый проблемалар
калкуландырыла. Еленаның хисләре киеренкеләнгән мизгелләрдә тәрәзә көзге белән
алышына.
Хор (Лилия Вильданова, Резидә Сәләхова, Артём Пискунов, Булат Зиннәтуллин, Тимур
Баһаветдинов) спектакльгә җанлы кереп урнаша. Ир-ат костюмнары һәм уен кораллары танго
атмосферасын тудыра. Хатын-кыз костюмнары миллилекне ассызыклый. Актёрлар сәхнәдә
кеше күп булуы турында иллюзия тудыралар. Музыка кораллары миллилеккә басым ясый.
Мандолина, курай — татар күңеле символлары.
«Төш» пьесасы, һичшиксез, татар әдәбиятының алтын фондына керәчәк. Атаклы рус
19 Миңнуллин Т. Төш // Мәйдан. — 2013. — №4. // URL: http://майдан-журнал.рф/tt/yazmalar/item/273-tөsh
(дата обращения: 15.05.2015).
20 Шунда ук.
175
галиме Ю.Лотман: «Төш ул — «үзеңнең эчке дөньяңны аңлауга юл»,
— дип белдерә. Т.Миңнуллинның «Төш»е яшәеш кыйммәтләрен янәдән барларга,
тормышны яңа күзлектән бәяләргә этәрә. Спектакль, берсүзсез, Тинчурин театры
коллективының уңышы да. Тамашачы драматург тудырган серле-сихри чынбарлыктан яңа
мәгънәләр эзләр, гыйбрәтләр алыр. Бу гаҗәеп камил куелыш әле озак еллар күңелләрне
әсәрләндерер, дип ышанабыз.